ТӨСЛӘР БАЛКЫШЫ
Мадина Маликованың иҗат noprpt тына штрихлар
әдинә Маликованың иҗади йезе «акында уйланганда Сильва Капутикян- ның мәгьлүм сүзләре хәтергә киле, «Нилектән сәнгатьтә һәм әдәбиятта, бигрәк тә прозада, барлык чорларда хатын-кызлар аз булды икән? ■ дигән горау куйган иде ул һәм бу хәлнең сәбәпләрен ачыкларга тырышкан иде Табигать хатын-кызларга акылны да. йәрәк хисләрен дә ирләрдән ким бирмәгән бит югыйсә . Капутикян үзе куйган сорауга түбәндәгечә җавап биргән иде күрәсең, нәселне дәвам итүче буларак һәм гасырлар буена бирелеп килгән үзенчәлекле тербия нәтиҗәсендә, хатын-кыз үзен тулысыича иҗат эшенә генә багышлый алмыйдыр Ә сәнгатьтә һәм әдәбиятта исә бары тик бөтен барлыгыңиы биреп эшләгәндә генә күзгә күренерлек нә- >иҗәгә ирешеп була таш кала» исемле икенче җыентыгы донья күрде (1971 ел). М. Маликова — шәһәр темасын уңышлы рәвештә үзләштерүче аз санлы татар яэучыларының берсе Аның әсәрләрен укыганда, язучы иҗатында күтәрелгән тема һәм проблемаларның төрлелеге җәлеп ите. Язучы үзенең геройларын тәрле өлкәләрдә һәм вакыйгаларда тасвирлап. яшәү рәяешенең, кеше мөмкинлекләренең, максатка ирешү юлларының күп терле булуын күрсәтергә тырыша
Соңгы вакытта дөнья күргән «Янартаулар яктысында» исемлә повестенда ул, балык тоту траулеры капитаны Өмит Гасимов, аның хатыны актриса Казанская, атаклы Камчатка гейзерларын саклаучы Вадим Николаев кебек кечле ихтыярлы, гадәттән тыш якты күңелле, хыяллары белән ерак билгесеэлекләргә омтылып яшәүче кешеләр үрнәгендә. рәссам Зуфирәиең күңеле канатланганын, тормышы могьнеле. җаны омтылышлы булып киткәнен тасвирлый Зуфирәго кырык яшь инде, ләкин ул һаман да ми сетына ирешә алмаган, үэ-үэен тапмаган, буяулар ярдәмендә дань яның тәсмерләре
М
Чыннан дә, сәнгатьтә һәм әдәбиятта, элек тә һәм хәзер де, башлыча ир-егетләр хакимлек итә Аләрның кечле җырында хатын-кызларның йомшак тавышы чак кына ишетелеп китә, ул авазларны да күпчелек очракта шагыйрәләр бирә Хәтта зур үсешкә ирешкән әдәбиятларның прозасында да хатын-кыз исемнәре берән-сәрән генв
Мәдинә Маликованың иҗаты исә. безнеңчә, хатын-кыз прозаик булганы эчен генә түгел, а бәлки җәмгыятьнең матди һәм рухи тормышы ашкынулы үзгәрешләр кичереп торган бу заманда, татар әдәбиятына уз елешен кертеп, день ага кара-шыбызны киңәйтеп җибәргәнгә күрә дә аерым сөйләшүгә лаек
•Юлдашлар» исемле беренче хикәяләр җыентыгында ук (1967 ел) М Маликова үзен укучы алдына тирен әхлакый мәсьәләләр куя белүче җитди язучы итеп күрсәткән иде Соңрак аның «Казан каласы —
муллыгын, шатлык-кайгыларны тасвирлап бирергә ейрәнеп җитмәгән әле. Капитан Гасимов белән очрашканга кадәр, Зуфирәнең гомере кысан гаилә тормышында, ресторанда аккордеон уйнап кен курүче, вак җанлы һәм пешмәгән, вөҗданның һәм намусның, әхлакый җаваплылыкның ни икәнен дә белмәгән Эльвир белән бергә яшәп уза. Дөрес, өйләнешер алдыннан Зуфирәгә Эльвирның (исеме генә дә ни тора — ни ирләр, ни хатын-кызлар исеме түгел...) максатсыз кеше икәнлеген әйтәләр. Әмма Зуфирә — мавыгучан, хискә бирелүчән шәхес, акылы әйткәнгә ныклап колак сала алмый, тыштан ялтыраганына алданып, музыка училищесын дә тәмамлый алмаган егет белән язмышын бәйли. Ире аркасында күп хурлыкка дучар була Зуфирә. Иренең сөяркәсе өенә барып, аңлашырга маташып йәрүе генә дә ни тора!
Зуфирә шул кадәр кимсетелгән һәм түбәнсетелгән ки, ул ялгызлыктан курка, кызын әтисеннән аерырга хакым юк, дип исәпли. Аның рухы шул кадәр көчсез ки, ул оендә ире белән сеяркәсе естенә килеп кергәч тә, үз-үзен яклый алмый. Соңыннан Эльвир, бернинди вөҗдан газаплары да тоймыйча, кызын һәм акылга зәгыйфь енке- сен хатыны кулында калдырып, Румиягә йортка керә.
Гадәттән тыш һөнәр иясе, чын ир-егет капитан Гасимое белен очрашканнан соң гына Зуфирәнең күңеле үсеп китә, үз-үзенә ихтирамы, ышанычы арта. «Кеше, сыер кебек, җылы абзарда гына яшәргә тиеш түгел. Ул үз кылганнарына, үз тормышына шәм яктысында, хәтта электр яктысында гына да карарга тиеш түгел. Ул үзенә янартаулар яктысында карарга тиеш бер заман. Менә шул чакта ул үзенең чын бәһасен белә алыр»,— ди Өмит Зуфирәгә һәм Камчатканы өйрәнгән кешеләрнең, Лаперуз, Беринг кебекләрнең батырлыгын мисалга китерә. Алар кешелекнең киләчәге, бәхете турында уйлаганнар, кырыс табигатьле якларга китеп, үзләрен авыр, әмма олы мәгънәгә ия булган язмышка дучар иткәннәр.
Зур идеяләргә хезмәт итү белән мавыгып яшәүче, якты хыяллы кешеләрнең — капитлн Гасимоаның, урманчы Вадим Николаевның, балыкчыларның һәм геологларның көнкүреше һәм фикерләү рәвеше Зуфирә каршында яңа дөнья ачкандай була. «Идеалыбыз — гармонияле рәвештә үскән кеше»,— дигән сүзләргә без ничектер күнегеп киттек, аларның олы мәгънәсе хакында һәрвакытта да тиешенчә уйланмыйбыз. Маликова үз повестенда бу гармониягә ирешүнең, бигрәк тә хатын-кыз ечен, никадәр авыр икәнлеген бик ачык күрсәтә. Зуфирә — яңа заманның яшьтән үк яңача тәрбия алган беренче буын вәкиле. Ул буынның әниләре иске кануннар нигезендә тәрбияләнгән иде; хатын-кыз иренең сүзеннән чыкмаска тиеш, кешегә күтәрелеп карамас дәрәҗәдә йомылган булырга тиеш, хисләрен һәм теләкләрен чикләргә тиеш, чөнки аның дөньяга килүенең төп максаты — бала табу. Гореф-гадәт, кеше күңеле тиз һәм кинәт үзгәрә алмый. Зуфирә күңелендә булган үзгәреш тә җиңел генә бирелми, моны Вадим Николаев бик яхшы аңлый: «Бирегә сезне Өмиткә, ягъни ир кешегә булган мәхәббәт кенә китермәгән, шулай бит? Лалерузларны, Беринглариы билгесез юлларга дәшкән талпыну алып килгән сезне. Ни генә булмасын, мәхәббәттән уңмадым дип, сез аяктан егылып ятмассыз»— ди ул Зуфирәгә. һәм хаклы булып чыга. Әхлакый тетрәнү Зуфирәнең җанын яңарта. Ул Өмитнең тышкы кыяфәтен генә күргән, аны зәңгәр күзле, тынгысыз җанлы, мавыгучан һәм хыялый кеше дип кенә белгән, аның язмышының бөтен катлаулылыгын, элекке хатыны белән булган мөнәсәбәтләренең тетрәндергеч нечкәлекләрен аңламаган икән. Кинәт Зуфирәнең күзе ачылып киткәндәй була, ул, чын сәнгать әсәре тудыру өчен, кешеләр күңелендәге хисләр, омтылышлар көрәшен, әлеге көрәшнең кискенлеген һәм авырлыгын күрсәтү зарур икәнен, ә моның өчен шәхси мәшәкатьләреңнән, йомшак якларыңнан арынырга кирәклеген аңлый: Өмит белән бергә булу өмете өзелгәннән соң, ул үзе дә бик каршылыклы хисләр кичерә: бер яктан газапланса, икенче яктан, үзендә моңарчы булмаган азатлык хисе туганын тоя. Шушы мизгелдә Зуфирә җиңүнең иң зурысы — үзенең жан газапларыңны җиңүде һәм алдыңа куйган изге максатыңа буйсынып яши белүдә икәнлегенә төшенә, һәм бер күрешү өмет итеп аэродромга килгән капитан Гасимов белән очрашудан баш тарта Үзеңне җиңү, ваклыклардан арыну, яшәешеңнең изге максатын табу — иҗади, ә кайчакта газаплы ззлән,-, бу—киләчәк хакына барган аяусыз көрәштә бүгенгенең үткәнне җиңүе, диген сүз.
Зуфирә шәхесенең яңаруы, аның әхлакый баюы олы җанлы, гадәттән тыш кырыс язмышлы кешеләр белән аралашу аша бирелгән. Вакыйгалар белән төрле кыйссә-
ларда гына ишеткән урыннарга — җир читән», Камчаткага алып кителер. Бер уйласаң, андый язмышлар укучы ечен кызыклы һем файдалы микен, диген сорау да туарга мемкин. Файдалы икен шул! Тормышыбыз маяклары булган революционерлар, табигать серләрен ачучылар, яңа җирләргә беренче булып аяк баскан сәяхәтчеләр, космонавтлар безнең барыр юлларны яктыртып тормыйлармыни!
Ниһаять, нәрсә турында соң ул «Янартаулар яктысында» дигән повесть—мәхәб- ♦ бет турындамы, яшәү рәвеше турындамы! Ул кеше турында, мехеббет турында — ди- 3 мәк, яшәү рәвеше турында. Язучы Юрий Бондарев шундый бер кызыклы күзәтү яса- Э вы хакында сейли: моннан кырьт-илле еллар элек, «мәхәббәт» сүзе кешеләр телен- J дә аш кулланылуы буенча икенче-еченче урында торган икен, е хәзерге фәнни-техник < - * 1 « революция заманы кешесенең сәиләмеидә исә бу сүз «космос», «лазер» һ. б сүзләр- г дән соң, тугызынчымы, унынчымы урынга чигенгән, һәм менә Маликова үзенең ге- о ройлары Зуфирә. Гасимое. Вадим Николаевларның мәхәббәте мисалында ярату хи- С сенең хыялый дәньяга гына алып китмәвен, ә бәлки, заман кешесенең әхлакый тая- нычыиа әверелеп, аның барча уй-хисләре, яшәү рәвеше, хезмәте, иҗаты белән аерыл- ф гысыз багланышта икәнлеген исбатлый. Мәсьәләнең болай куелышы һәм художество х «аралары белән ышандырырлык итеп чишелеше — авторның иҗади уңышы. ®
Яшәеш максатын эзләү темасы М. Малнкованың тагын бер повестенда — «Казан ® каласы — таш кала»да киң яктыртыла. Бу әсәрдә дә геройларның үзләре сайлаган һә- ы нәрләре буенча хезмәте, иҗади талпынуларын шәхси тормыш серләре белән табигый. s аерылмас багланышта истә калырлык итеп тасвирланган. н
Повестьның герое Мәрьям, башта тезүче инженер, аннары архитектор, гүзәл би- X налардан торган, бакчаларга күмелгән «Бәхет каласы» тезү турында хыяллана Хәзер- „ ге исә аңа типовой проектларны урынга бәйләү, ягъни нигезләр проектлау белән шә- R гыльләнерг» туры кил». Ул моның вакытлы хәл икәнлеген, кешеләргә торак җитмә- s г вил яктан килеп чыкканлыгын яхшы аңлый. Шул ук типовой проектларга да ул нинди- П дер бер үзенчәлек кертергә тырыша: йортларның тышкы стеналарын тәрле тестәгә _ ллитәләр белән бизи, бер йортны икенчесен» балконнар белән тоташтыра һ 6. Мәрьям бетен җаны-тәне белен кешеләргә яхшылык кылырга омтыла. Әмма аның яшьли сәй- гән егете — рәссам Шәүкәт бетенлай башка кеше. «Мин урта кул кеше булырга теләмим. Алай яшәүнең ни кызыгы бар? Мин сәнгатьтә үз сүземне әйтергә тиеш һәрхәлдә Антов дигән художникның үз Джокондасы булыр»,— ди ул хәперенеп Аның фико- ренчв. Леонардо да Винчи заманнары күптән узган инде, «халык күбәйде хәзер, барын да күреп бетерә алмыйлар... Шунлыктан еш кына очракта, иң галантлылар түгел, ә бәлки үз әсәрләрен үзләре күрсәт» алганнар, алариың шәплегенә башкаларны да ышандыра белгәннәр еске калкып чыга»... Шәүкәт талантлы рәссам, ләкин ул «чын сәнгать әсәрләре тудыру эчен, иң элек иҗат итәргә иркен бүлмәң, мул тормышың булырга тиеш», дип саный.
Авыр Мәрьямгә Шәүкәт янында Моның сәбәбе егетнең дан эстәвендә һәм шул ук вакытта бар кечен биреп эшләргә теләмәвендә генә түгел, моның сәбәбе — хатын- кыздан естенлек хисендә. Мәрьямнең иҗади эшкә сәләтле булуына ышанмауда да. «Бер ей эченде ике иҗат кешесе артыграк булмас микен! — ди ул.— Бер казанга ике тәке башы сыймый. Ике кеше ике якка тарткан гаиледә нинди иминлек бул-сын... Уйлап кара әле, Мәрьям: әгәр де син миңа таяныч була алсаң, мин сәнгатьтә икебез ечен дә эшләячәкмен. Ант итеп әйтем!» — ди ул. Баштарак Мәрьям чыннан да үзен мәхәбәт хакына зур корбаннар бирергә сәләтле дип исәпли, ләкин тора-бара аларның дәньяга карашы капма-каршы икәнлеге ачыклана Рәхәт тормыш артыннан куа торгач, Шәүкәтнең таланты әкренләп югала. «Миллион ел тырыша, баш вата торгач, атом бомбасы иҗат итте кешелек! Җир йезендә тормышны юк итү чарасын! Я, уйлап кара, шуннан да искитерлек, шуннан да куәтле берәр нәрсә тапканмы ул! Кешелекнең иң беек ачышы — үэен-үэе юк итү чарасы»,—ди күңеле бушап калган Шәүкет. Ләкин Мәрьямнең фикере бетенлей башкача: ул кешелекнең иң беек иҗат казанышы итеп Джоконданың елмаюын — җаннарны сафландыра. куандыра торган серле һәм тылсымлы кеше елмаюын саный. Яхшылык һәм матурлык хакына тудырылган әсәрләр үлемсез, аләрны бернинди бомба дә юк итә алмый.
, Шәүкәт белән Мәрьямнең мәнесәбәтләре катлаулы, авыр Ниһаять, алар читләшә-
лэр. Мерь ям, кайгысыннан һем ялгызлыгыннан котылу телага белен, кияуге чыга. Лакин чын мәхәббәтнең кече шундый ки, Мәрьям Шәүкәтне оныта алмый, иреннән аерылырга мәҗбүр була. Берничә елдан соң Шәүкәтне тагын очраткач, ул мәгънәсез һәм максатсыз яшәргә хакы юклыгына тешенә. Дөрес, аның тормышы моңарчы да бөтенләй үк буш булмаган, ул бала тәрбиялаген, ләкин бер бала үстерү генә кешенең тормышын олы мәгънәгә ия итә алмый икән шул. Мәхәббәт — никадәр генә ачы, газаплы булмасын, барыбер игелекле хис, «чөнки бары тик мәхәббәт аша гына Мәрьям өчен йөрәк хисләренең, ашкынып талпынуларның мөкатдәс сере ачылды, бу ачышы булмаса, ул иҗатның татлы газабын, олы бәхетен дә татый алмаган булыр иде Җан сызланулары көчле булуга карамастан, Мәрьям яңа микрорайонның проекты өстендә фидакарь рәяештә эшли, бу хезмәтендә аңа проект институтының иҗат уты белән янган башка кешеләре — архитектор Марат, «тормыш — көрәш ул» дигән ышаныч белән яшәүче конструктор Ирина Сергеевна ярдәм итәләр.
Маликованың «Казан каласы — таш кала» повесте совет интеллигенциясенең иҗади омтылышларын күрсәтү белән кызыклы. Бу әсәр, чын интеллигент, белемле мещаннан аермалы буларак, җәмгыятькә хезмәт итүдән башка үз тормышын күз алдына китерә алмый, дигән фикергә укучыны ышандыра. Хисләрнең үсешен, аларның сизе- лер-сизелмәс кенә үзгәрешен дә тасвирлауда һәм хатын-кыз күңелен аңлый белүдә язучының осталыгын аерым билгеләп үтәсе киле.
«Казан каласы — таш калайның уңай яклары күл, ләкин баш өлешен бераз кыскарткан тәкъдирдә ул тагын да отышлырак булыр иде. Әсәрнең өчтән берен укыганнан соң гына ул «укучыны чын-чынлап мавыктырып алып китә. Повестьта геройлар күп, алар барысы да үз урыннарында, ә менә художник Газиз Лотфуллии образы вакыйгалар үсешенә әллә ни зур мәгънә бирми, әсәрнең идеясе ачылуга күп хезмәт күрсәтми. Ләкин шушы кытыршылыкларына карамастан, бу повесть язучының үсешендә бер баскыч булып тора.
Маликованың тормыш хәлләре төрлелеген аерым вакыйгалар аша гына түгел, о бәлки гомуми агымда тасвирлый белүе бер үк иҗтимагый шартларда төрле язмышларны чагылдырганда да бик ачык күренә.
Әгәр дә Зуфнрә белән Мәрьям образларын тасвирлаганда, аларның хатын-кыз булудан бигрәк, рухи байлык тудыручы кешеләр икәнлеге хакында сүз барса, «Гандәлифтән Зөһрәгә хат» хикәясендә хатын-кыз язмышы бөтенләй башкача борылышта күрсәтелә: бу инде азатлык һәм тигез хокуклык төшенчәләрен дөрес аңламау нәтиҗәсендә, балалары өчен бөтен җаваплылыкны үз җилкәсенә алып, аларның әтисен читләштерү аркасында бәхетсезлеккә дучар булган хатын-кыз. Моның авырлыгы Гандәлифнең үзеннән дә бигрәк, ике улы өстенә төшә. Үз вакытында кияүгә дә Гандәлиф яратып түгел, ә бәлки авылга ялга кайткан офицерның чибәрлегенә кызыгып кына чыккан була. Соңрак ул иренең кайчандыр башка берәүне яратканлыгын һәм аны оныта алмаганлыгын белә, көнләшүенә чыдый алмыйча, нәни баласын кулына алып, икенче балалары булачагын иренә әйтеп тә тормыйча, китеп бара. Төпле белем дә, ныклы һөнәр дә ала алмаган Гандәлиф ике баланы зур кыенлык белән үстерә. Балаларына ул, әтиегез очучы иде, һәлак булды, ди. Андый очракларда шулай була бит ул: балалар эчтән кимсенеп, кыюсыз һәм гарьчән булып үсәләр, һәм болар барысы да әниләренең мин-минлеге, үз хокукларын һәм бурычын дөрес аңламавы аркасында килеп чыга. Гандәлифнең өлкән улы башта бәхетсез мәхәббәткә юлыга, аннары машина астына эләгеп, һәлак була — шул рәвешле, аның җилкәсенә өелгән әхлакый җаваплылыкның артык авырлыгы фаҗигагә китерә. Кызганычка каршы уңышлы сайланмаган хат формасы авторга Гандәлиф образын тиешенчә ачарга һәм куелган мәсьәләләрне ахырынача чишәргә мөмкинлек бирмәгән.
М. Маликованың детектив жанрына да мөрәҗәгать итүе аның иҗат мәйданы киң булуы хакында сөйли. «Августның бер төнендә» хикәясе, «Хөкем» һәм «Адашканга юл кайда?» повестьлары детективның барча кануннарына туры китереп язылганнар: вакыйгаларның тыгызлыгы, кискенлеге, көтелмәгән борылышлар укучыга әсәрне бер башлагач ташлап торырга ирек бирмиләр Әлбәттә, әгәр дә автор шушы кагыйдәләр белән генә чикләнсә, аның бу әсәрләре бары тик мавыктыргыч хикәятләр генә булып калырлар, укып чыккач та онытылырлар иде. Бәхеткә каршы, Маликованың детектив жанрындагы әсәрләре дә социаль бурыч үтиләр. Автор, тормышының төрле
ларда тәрбияләнгән Зөлфәгә матур йөзле бу адәмнең кара эчле булуын күрү җиңел түгел.
Повесть яшьләргә адреслап язылган Ә яшьлек ул — кешенең тормышта үз урынын эзләү чоры, шәхеснең иҗтимагый өлгереш кичергән вакыты. Язучы яшьләргә игелек теләп, кисәтү ясый: «Тыштан ялтырауга алданмагыз, кешеләрнең күңелен, җанын аңларга өйрәнегез, лаеклы дуслар таба белегез. Югыйсә ялгышу-адашулар пчен бик кыйммәт түләргә туры киләчәк»,— ди ул.
Детектив жанрда иҗади уңышларга ирешкәннән соң. Маликова киләчәктә дә бу теманы эшкәртүдән туктамас кебек тоелган иде Ләкин алай булып чыкмады. Моннан соң ул традицион рухта язылган әсәрләр бастырып чыгарды. Аның «Егетлеккә бер адым» җыентыгы һәм алда сүз барган «Янартаулар яктысында» повесте шундыйлардан.
«Егетлеккә бер адым» повестенда әтиләре ташлап киткән яшүсмерләр язмышы, аталарның балалары өчен җәмгыять каршындагы җаваплылыгы турында сүз бара 'Язгы такыялар» повесте хатирәләр формасында язылган, анда өлкән яшьтәге Газэә үзенең авыр, әмма матур эшләргә бай яшьлеген искә ала. Утызынчы елларда ул актив комсомол булган, авылда колхоз оештыруда катнашкан, авыр сугыш елларында үзен аямый эшләгән. «Чәчәкләрне генә түгел, гомерем елларын да такыялар итеп үрдем,— ди Газзә үзе турында,— Ак, кызыл, сары, зәңгәр — төрле чәчәкләр бул-ды...» Кызганычка каршы, бу повестьта коры сөйләп чыгуга күбрәк урын бирелгән
М. Маликова җәмгыятебезнең төрле социаль катламнарына гына түгел, төрле яшьтәге укучыларга да мөрәҗәгать итә. Ул яшьләр өчен, балалар өчен дә күл яза. Мәсәлән, «Көндәшләр» хикәясе белән автор безне башка мохитка — авылга алып китә. Давыт исемле яшүсмер малайның матурлыкны аңлый башлавы тасвирлана анда. Бу малай өчен колхозның яшь ат караучысы Заһир — егетлек һәм батырлык үрнәгенә, ә укытучы Әкълимә гүзәллек мисалына әвереләләр Давытның күз алдында Заһир зур батырлык эшли: күрше авыл егете урлап киткән Әкълимәне коткару өчен, язгы ташу вакытында, кара төндә Агыйделне йөзеп чыга. Заһир Әкълимәнең бөтенләй башканы сөйгәнен белә, аның үзенә карамасын да аңлый, ләкин кыз намусын саклап калу өчен тормышын куркыныч астына куя, чөнки аның өчен кеше намусыннан да кадерлерәк нәрсә дөньяда юк.
Язучы үз иҗатының нәкъ чәчәк аткан чагын кичерә. Ул шактый актив эшли, тормыш хәлләрен һәм кеше типларын хәтердә уелып калырлык итеп тасвирларга омтыла, әхлакый мәсьәләләрне кискен итеп куя белә,— моны игелекле активлык дип. язмышның кискен борылышларында кешеләргә ярдәм кулы сузу дип аңларга кирәк
М. Маликованың язу стиленә бер ү-зенчәлек хас: ул гүяки якын кешесенә уз башыннан узганнарны сөйли, мохитны үзе күргәндәй тасвирлый Ләкин бу шулай тоела гына. Аның әсәрләрендәге тормыш хәлләре аерым бер кеше башыннан узганнар гына түгел, алар гомумиләштерелгән. Бу әсәрләр сыгылмалы тел белән язылган, аларда вакыйгаларның киеренкелеге, заман сулышы ярыйсы ук оста бирелә. Кыскасы, шундый үсештәге Мәдинә Маликова иҗаты татар прозасын тема төрлелегенә һәм әхлакый проблемалы әсәрләргә баетуга шактый зур өлеш кертте һәм кертер әле.