ТӘНКЫЙТЬ СҮЗЕ-КАДЕРЛЕ СҮЗ
дәби иҗат практикасын анализлауда тәнкыйтьнең юл күрсәтү- чәнлек сыйфаты мәгълүм Театр һем драматургия тарихында Ф Әмирхан. Г Кәрам. Ф. Буриаш, Г. Кутуй, Г Кашшаф кебек әдипләрнең Һһм тәнкыйтьчеләрнең үз вакытларында әйткән кадерле фикерләре. замандашлары иҗатына шифалы йогынты ясау белән бергә, әле хәзер дә әһәмиятләрен югалтмыйлар
Театр һәм драматургия тарихын ейрә- иел, бүгенге сәхнәбезне даими күзәтеп баручы, замандаш драматурглар иҗатында матур яралгыларны кадерләп үстерергә омтылучы бүгенге тәнкыйтьчеләр турында уйланганда, береичеләрдән булып А. Әхмәдуллин эшчәнлеге күңелебезгә килә. Шуңа күрә аның сәхнә әдәбияты проблемаларына мәкаләләре тупланган яңа китабы да зур кызыксыну уята
Китап еч бүлектән тора: 1 / Бүгенге драматургия мәсьәләләре,- 2/ Драматургия осталары; З/Драма һәм сәхнә.
Исемнәреннән үк күренгәнче, беренче бүлек мәкаләләре 60-70 иче еллар татар драматургиясенең актуаль проблемаларына карыйлар: «Драматургия, аның үсеш юнәлешләре», «Уңай герой», «1968 елда татар драматургиясе». «Уңышлар һәм кимчелекләр», «Дәреслек хакына». «Заман героен ззләү юлында», «Сәнгатьче ачышлар», «Яңа казанышлар юлында». «Татар драматургиясенең хәзерге хәле»—болар татар драматургиясенең соңгы егерме елдагы үсеш тенденцияләрен нечкәләп ей- рәнү нәтиҗәсе.
Тәҗрибәле тәнкыйтьче буларак. А. Әхмәдуллин бүгенге драматургия казанышларын классик мирастан аерылгысыз итеп карый. Моны икенче бүлеккә кергән мәкаләләр ачык раслый: «Татар драматургиясенә нигез салучы». «Аның сәнгатьчә ачышлары», «Бүген дә кыйммәтле мирас». «Драматург — новатор», «Г. Ибрәһимов һәм татар драматургиясе», «Ул социаль бәрелешләрне чагылдырды». «Язучының гражданлык йәзе». «Драматургның үсү юлы», «Өч драматург турында»— бу күзәтүләремдә автор, классик әдәбият тарихындагы аерым аспектларны яктырту белән бергә, бүгенге татар драматургиясенең бай традицияләр җирлегендә яшәсен ача, казанышларны лаеклы дәвам итәргә, үстерергә ЯҢДИ
Мәсәлен, Т. Миңнуллин иҗатын знализ- 1 А Әхиодуллии Сәхнә әдәбияты һай тор мыш Кааан. 1ЧвО лап, ул мондый фикер әйтә «Үзенең язу манерасы һәм стиле белән Т. Миңнуллин Кәрим Тинчуриига якын. Ләкин аның вакыйгаларны оештыруда психологик бизәкләрне нечкә салуда үз кулы, үз почеркы бар К. Тинчуринның теп иҗат ялкыны иске тормышны фаш итүгә юнәлтелгән иде, шуңа күрә аңарда сатира кечле Т. Миңнуллин исә йомшак юмор белән эш итә. Ул бүгенгенең уңай яклг-рын раслауның үтемле формаларын эзли. Аның соңгы әсәрләрендә киң кулланыла башлаган шартлылык алымнарым да шул юнәлештәге эзләнүләр нәтиҗәсе ител карарга кирәк»
Китапның еченче бүлеге, нигездә, спектакльләргә язылган рецензияләрдән тора алар драматургия һәм сәхнә тормышының агымдагы проблемаларына конкрет мәсьәләләренә аеруча нечкәләп тукталу ягыннан аерылып торалар. «Яшь йарекләр» яңадан сәхнәдә, «Каюм Нәсыйри», «Читлектәге кош бәхетлеме?». «Чак-чак кына.. » «Комсомол яшьләге». «Өчәү юлга чыктык» «Канкай углы Бәхтияр». «Ак калфак» «Анага мәдхия», «Ташлама утны, Прометей!» оецензияләрендә тәнкыйтьче татар һәм башкорт театрларының, драматургиясенең уңышларына чын күңелдән сеенел, оттырышларына ихлас кәеиеп мәһим фикерләр әйтә. Авторның башкорт театры спектакльләре уңае белен романтик алымнарны. позтик образлылыкмы яклаган фикере аерым игътибарга лае«
«Мәктәп сәхнәсе», «Халык талантлары» мәкаләләрендә үзешчәннәр иҗатына һәм балалар сәхнәсе репертуарына кагылышлы борчылу сүзләре дә әдипләр һәм театр җәмәгатьчелеген, тамашачыларны битараф калдырмаска тиеш.
Китапта игътибар үзәгемдә торган проб-лемаларның берсе — заманның уңай герое мәсьәләсе. Ф Хәсии кебек тәҗрибәле әдипләр фикерен куәтләп, А. Әхмәдуллин уңай идеалларны масштаблы уңай герой образы аша үткәрүме яклый. «Зур уңай геройны күрсәтү әчем аны зур тискәре типка каршы куярга кирәк» дигән концепцияне инкарь итеп, бу мәсьәләгә бетенпәй үзгә карашын автор Т Миңмуллинның иҗат тәҗрибәсен анализлап дәлилли.
А. Әхмәдуллин мәкаләләрендә уңай герой мәсьәләсендә генә түгел, гомумән уңай башлангычка хермәт зур Драматургиядә дә ул уңай якларын табарга, алармы игътибар үзәгенә куярга омтыла. «Чын кешелек сыйфатлары, безнең кеимәр каһарманнарының асыл гүзәллекләре,— ди уя, естә генә ятмый, еш кына алармы кеч
Ә
куел таба Һем тиешенчә тасвирлый белергә кирәк».
һәр мәкаләдә пьесаларның идея эчтәлегенә, теоретик моментларга сизгерлек күзгә ташлана. Моны классик мираска мөнәсәбәттә дә күрергә мөмкин. Әйтик, Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар» әсәрендәге «имән» символы сәхнәдә башка мәгънә ала икән, тәнкыйтьче моңа кабат- кабат игътибар юнәлтүдән тартынмый. Яшь драматурглар иҗатына карата әйтелгән мондый фикерләр бигрәк тә мөһим
Тормышчанлык, автор позициясе («Алар өчәү иде»), идея сафлыгы, проблема-тема конкретлыгы, жанр аныклыгы, форма бөтенлеге, стиль берлеге («Кырлай егете»), отышлы чыккан шартлы алымнар, романтик пафос, поэтик образлылык кебек мөһим мәсьәләләр турында төгәл мисалларга таянып фикер йөртелү китапның кыйммәтен аеруча күтәрә. Шул ук вакытта тәнкыйтьченең аерым мәсьәләләргә кагылышлы бәяләмәләрендә бәхәсле моментлар да юк түгел. Ә тулаем алганда, алар агымдагы иҗат практикасына карата вакытында каралган әйтелгән кирәкле сүз, гомумиләштерү, анализ булып ишетеләләр.
Мәкаләләрдән авторның тәнкыйть стилен дә ачык төсмерләргә була, А. Әхмәдуллин үз фикерен мөмкин кадәр гади итеп әйтергә омтыла. Ләкин бу гадилек — гадиләштерү, беркатлылык юлына басу түгел. Объектив анализларында автор итагатьле генә итеп үз киңәшен белдерүдән дә тартынмый. Аерым спектПхльгә, артистлар осталыгына караган мәкаләләрендә дә А Әхмәдуллин үзенә хас кешелеклелек һәм таләпчәнлек белән эш итә. Кыскасы, бу китап авторы «күсәк тоткан критик» түгел.
Әмма аны «алсу күзлек кигән тәнкыйтьче» дип тә әйтеп булмый Н. Исәнбәт, X. Вахит. А. Гыйләжев. Т. Миңнуллин кебек танылган драматурглар иҗатларына карата әйтелгән принципиаль фикерләр моңа ачык дәлил.
Т Миңнуллин иҗатына тәнкыйтьче күптәннән игьтибар итеп килә. Әле 1968 елда ук ул болай язган иде: «Анализны «Миләүшәнең туган көне» исемле пьесасыннан башларга уйлыйм. Ни өчен? Чөнки ул, бердән, үткән елны сәхнәгә менгән әсәр-ләрнең кызыклыларыннан берсе. Аның белән олы драматургиябезгә үзенчәлекле һәм талантлы автор килде. Икенчедән, бу әсәрдә хәзерге драматургиядә бара торган. югарыда әйтеп узылган эзләнүләр чагыла». Талантын раслап өлгергән бу драматург иҗатына китаптагы 31 мәкаләнең алтысы (тулысынча яисә төп өлешендә) багышланган. Ихтимал, тәнкыйтьче игътибарын Т. Миңнуллин иҗатындагы яңа тенденцияләр, халыкчанлык, заманча фикер йөртә белү кебек үзенчәлекләр тартадыр
Классик әдипләребез турындагы мәкаләләрдә А Әхмәдуллин һәрбер драматургны татар сәхнә әдәбиятына керткән өлешенә, яңалыгына, карап характерлый. Мондый мәкаләләр арасында Г. Камал, һ. Такташ иҗат портретлары исә шактый тулы бирелүләре белән дә отышлы.
Җыйнап әйткәндә, бу кисаптагы тәнкыйть сүзе — бүгенге театрыбыз һәм драматургиябез өчен тансык сүз.
Р. ӘХМӘТҖАНОВ, филология фәннәре кандидаты,
Н. ХАНЗАФАРОВ, филология фәннәре кандидаты.