ӘТӘЧ МЕНГӘН ЧИТӘНГӘ...
ай. биеь тә соң Сәлахетдиннәрнең читәне’ Бер иш юанлыктагы, гел бер буй чикләвек чыбыкларыннан жил үтмәслек тыгыз итеп үрелгән, исеп китәр' Әнә. житез генә күтәрелеп килгән кояшның кылыч нурлары, читәннең тар ярыклары аша көчкә-көчкә кысылып үтеп, жиргә зәгыйфь кенә ак шадралар сузганнар Түшен киереп, тамак асты алкаларын селкетеп йөргән кызгылт гаярь әтәч бүген әллә ничә мәртәбә шушы читән янына килеп каралы, әмма очып кунарга йөрәге житмәдс Келәт алдындагы буш ялгашны чукып маташкан тавыклар ишсгал дына таралыштылар, җим эзләгән күзләре читән әтәчкә төште «Әһә1> диделәр алар, бер-берсенә күрсәтеп, «әтәчебезнең болдыр култыксасына басып кычкырганы бар лапас өрлегеннән аваз салып таңны уята, өй кыегына сөялгән биек баскычны бар дип тә белми Инде бу читән башына ме иеп тә бер тавыш бирсә, бөтен дөнья әтәчләренең котын алачак!»
Әтәч тә юләр түгел, тәжрибәсе һәм куәте бар. ишле кәнизәкләренең ни көткәнен күз карашларыннан сизде, тавыклар аның дәрт дәрманын көчәйтеп, кырлый кырлый, читән күләгәсендә сырпаландылар Ниһаять, әтәч тәвәккәлләде ишегалдын иңлдп канатларын жнлпеде. мәгърур башын кыйгайтып күккә карады, һәм. мә сиңа, читән казыгына очып та кунды Өстән караганда дөнья бнк киң һәм тавыклар бик вак булып күренделәр *
Муен йоннары күпереп тырпайлы, муен бер. карышка ифнайды. канатлары җил-давыл чыгарды һәм чү! Нн булды’!
Киң җиһанга дәһшәтле аваз салырга җыенган кызгылт әтәч читәннән егылып төште
Егылган җиреннән кычытканнар арасыннан уктан атылып чыкты да озын, таза ботларын яхшы юртак кебек ян-якка ташлап, яңгырдан-
тирәсендә уралган горур хуҗаларын
кардан каралып беткән, юан-юан бүрәнәләрдән салынган келәт астына кереп тә качты...
Дөньякүләм чуалышлар күзлегеннән түгел, шушы авыл төбәгендәге хәлләрдән генә чыгып караганда да бу вакыйгада әллә ни искитәрлек нәрсә юк та кебек, әмма ул без алдарак танышачак кешеләр язмышына турыдан-туры һәм бик тыгыз бәйләнгән булганга, без бу гади йорт кошының шул иртәдә егылып төшү фактын зурлап әйтеп китүне кирәк санадык Кайчагында тормыштагы бик нәни вакыйгалар да һич көтелмәгән зур нәтиҗәләр китереп чыгара, «ихтималның арты киң!», ди безнең тапкыр халык! Бу юлы да шулайга китте эш, кызгылт ’әтәчнең егылуы байтак маҗаралар тудырды, шуңа күрә сүзебезне, белә торып, нәкъ әнә шул кеп-кечкенә вакыйгадан башлап киттек
Ни хәл итмәк кирәк, егылды да төште әтәч!
Бөек хөкемдарларының җиргә мәтәлүен күргәч, гавык кәнизәкләр герлесе төрле якка сибелде, шомланып кырлый һәм кытаклый башлады Ин куштан симез сары тавык әтәч артыннан келәт астына кереп йомылды, ябыграк кара тавык, кысыла-кысыла, капка астыннан урамга ук чыгып китте һәм егылган әтәчнең иң явыз дошманы булган өшегән кикрикле ак әтәч тирәсендә сырпалана, юргаларга тотынды
Мунча түбәсендә, тузанлы каен себеркеләр арасында бөтен дөньядан качып, унбер йомырка өстендә шыпырт кына чырлап утырган бүрекле чуар тавык та чыдамады, өтек канатларын җилпи-җилпи, корыган яфракларны тузгытып лапас эченә очып төште.
Китте кытаклау, купты тавыш, кузгалды ыгы-зыгы, әкәмәт. Моңа күрше-тирә әтәчләре дә игътибар иттеләр, муеннарын сузып күкне күзәттеләр — тилгәннәр эскадрильясы очып килгәнме әллә?! Тауның карурманга якын кыяларында актык көннәрен уздыручы түш йоны коелган карт бөркет адашып авыл өстенә килеп чыкканмы? Өерләре белән карчыгалар күченеп барамы әллә? һич югында, тавык ите сагынган кызыл төлке су буендагы куе таллар арасыннан ындырларны, тавык- чебеш тибенгән тиреслекләрне күзәтеп ятамы? Әллә мур-кыргыры бү- ре-явыз ук бармы?!
Юк. күк чалт аяз һәм буп-буш иде. Әнә, әллә кайда гына бер разведчик тилгән оча, аның бу көтелмәгән сәер тавыш-гаугага һичбер мөнәсәбәте юк икәнлеге күренеп тора, тавыш Югары очта, ә ул Түбән оч буасы ярларына таралышкан гамьсез каз бәбиләрен күзли булыр Бөркет күләгәсе дә тирбәлми, төлке дә тал яфракларын селкетми
Алайса нигә купты соң әле мондый гауга? Югары оч әтәчләренә тынгы бирмәгән, очның бөтен тавыкларының кайнар мәхәббәтен үзенә яулаган кушйодрык кикрикле, дистә ярым урак койрыклы, иң озын ботлы, иң кыдрач, иң көчле сугыш чукмары Гәрәй-хан кушаматына лаек булган кызгылт йонлы, киң күкрәкле әтәчнең муенын «кых-х» иттеләрме әллә?
«Әһә!» диештеләр Гәрәй-ханнан байтак җәбер-җәфа татыган, йолкынган каурыйлы, кутырлы кикрикле бик күп әтәчләр, «якынрак барырга да. җайлы чакта катырак кычкырып, гайрәтне күрсәтеп куярга кирәк! Тавышны тавыклар да ишетеп калсын!»
Уңнан да. сулдан да йомылып әтәчләр чабыша башлады. «Югары очта бүгеннән беренчелек миндә!» дип шауладылар алар
Китте шикләнү, китте юраулар, фараз кылулар, күрәзәлек-табыш мак чишүләр, шулар һәммәсе күршедән-күршегә, йорттан-йортка күчеп, бөтен авыл кош-кортлары пыр тузды Ишегалларында җим сосып, бодай тулы тагарак белән сулы ялгашлар арасында тыпыр-тыпыр киләп сарып йөргән йомры үрдәкләр бакылдады, су буйларына сибелгән каз көтүләре каңгылдады, ияк асларындагы катлы-катлы борынгы алкаларын дерелдәтеп, күләгәдән кояшка голдыр-голдыр күркәләр кабарып чыкты... Чыктылар да, койрыкларын җилкәннәр күк киереп, «кайда5 ни
бар?» дип хәтәр генә йөренә башладылар Йорт кошларына ияреп чыпчыклар чыркылдашты, күгәрченнәр пыр-пыр кыеклап очып уздылар, песнәкләр ботактан-ботакка сикереште Кыскасы, бөтен ишегалларында тоташтан тавыш купты, хәвефле кошлар хоры авылнын кап уртасындагы пожар каланчасына менеп йоклаган Хәйретдин агайны да уятты Ул йокы аралаш иреннәрен тәмле чапылдатып чаннын бавын тартып ♦ куйды. Бау тукмак телне хәрәкәткә китерде һәм чынлаган көмеш та- п кыш Язкилде урамнарын иңләп талгын гына таралды Бер минуттан идарәдән каланчага шалтыраттылар
— Ни булды? Нигә чан кагасын? ?
— Ишетмисезмени?
— Нәрсәне?
Вәт чукраклар. — дип сукранды Хәйретдин агай - Колакларына 5 чүбек тутырганнар' Кош-корт котырына бит'
— Котырса ни? Җәй башы бит. беренче июнь кычыткан җирләре g бардыр
— Кош-корт юкка котырмый ул! Бер-бер хәл бар монда! Тау астына ф
бүре килмәгәнме? в
— Былтыргы унбер бүреме?? — Идарәдәгеләрнен шаулап көлүе “ Хәйретдин агайга да килеп ишетелде
- Көлегез, көл. — диде ул җәберсенмичә генә Кош кортны акыл 4 сыз дип уйламагыз сез! Бер дә юкка түгел Түгел!
— Их. Хәйретдин агай. Хәйретдин агай! u
Хәйретдингә ни булган? Әлү. әлү! Нигә элдегез?
Хәйретдингә асылда берни дә булмаган, ята әнә рәхәтләнеп җиләс < тә, «авылда ни бар? нинди хәвеф-хәтәр килгән безгә3 нигә кычкырышалар?» дип җентекләп сорарга иде аКың исәбе Тыңламадылар, әх. өлкәннәрнең җанын аңлыймыни хәзерге яшьләр!
Әйе. кош-кортлар пыр тузышты Язкилдедә. ә а.тарнын хуҗалары кайда сон? Нигә йортта күренмиләр? Нигә тынычландырмыйлар’ Нигә бер Хәйретдин агай гына тавышка игътибар итте? Җитмәсә ул да кызу эш өстендә каланчада йокы симертә? Йоклар чак мыни? Чәчүләр бетеп, печәнгә төшәргә өлгермәгән тын ара булса да авыл халкы кыры лып эштә: печән оны тартучы машина нртәдән-кичкә кадәр тынмый диярлек, чокыр-чакырлардан, ермак-таучыклардан чабылган сусыл кы чытканны, витаминлы чүп үләннәрне - ;лыклы онга әйләндереп утыра Тәмле, хуш исле яшькелт онны өч катлы капчыкларга тутырып ферма янындагы складка ташып та торалар Яшьме син. картмы, пенсионер мы түгелме, барыбер—әгәр аз-маз җегәрең бар икән, рәхим итеп шушы көннәрдә колхозга алты центнер яшел массаңны илтеп тапшыр! Идарәнең карары шулай! Ә Язкилдедә идарәнең карары нык. гомуми эштән, өмәдән беркем дә читтә калмасын! Бала-чага, үсмерләр, кыз кыркын урманда Язкилденең урманнары исә әкияттәге Кырлай урман нары кебек матур, бай, ул пот-лот бал бирә торган юкәлекләр дисеңме ул гөреҗдәләр чәчелеп үсә торган каенлы аланнар дисеңме, ул шомырт лы. баланлы урыннарны әйтәсеңме, һәммәсе — муллык-саулык чыгана гы! Яшьрәк юкәләрнең нң аскы ботакларын кыркып укучы балалар себерке бәйли Язын бәрәннәргә, бозауларга күчтәнәч! Болыннарда көтүлекләрдә, сугарулы плантацияләрдә дә эш кайнап тора мең сала ват күпере ясап төрле-төрле хикмәтле машиналар туктаусыз су сипте рә. Чапкычлар әзер, печән җыйгычлар әзер, лафетлар төзек, муеннарын сузып рәт-рәт комбайннар арыш кырларына текәлгәннәр бүгеннән чыгалар, боерык кына бир! Бнек-биек шома башлы сенаж башняларын да җылы җнл уйный, алар да Язкилде болыннарының печәнен, кырла рынын люцернасын, кукурузын, борчак саламын көтеп дүртәүләшеп балкып утыралар
Кыскасы, һәркем эштә, һәркем файдалы хезмәттә! Запчастьлар бар. ягулык ташылган, агитбригада планы төзелгән, «кош-корт котырына» тип идарәдәгеләрнен нигә әле эче пошсын?! Кабул ителгән карар катгый чүп-чарны тоташтан ташып торалар, машина туктаусыз дөпелди, капчыклар арта тора...
Шулаен шулай да. әлегә без күргәне. Хәйретдин агай җиләстә ир кенләп йоклап ята Бардыр, койрыкны сыртка салган башкалар да бардыр «Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул!» Күктә генә түгел, җирдә дә әллә ниләр бардыр!
Хәйретдин агай да. Гәрәй хан кушаматлы әтәч кебек, безнең алдагы әңгәмәләрдә мәгълүм бер урын тотканга, аның турында да аз-маз сөйләмичә узып китеп булма: Гадәттәгечә, иң әүвәл туган елына тукталыйк Менә син ә! «Хәйретдин агайга ничә яшь?» дип уйладым да. җавапсыз тотлыгып калдым... •
Була бит шундый кешеләр, аларга ничә яшь икәнен тәгаен әйтү дә кыен Кыен гынамы сиңа, мөмкин түгел! Язкилде кешесе Хәйретдин агай да әнә шуларның берсе иде Яхшы ата-ана баласы, кендек әбисе, артына берне чәпелдәткәч. акырып жылап жибәргән. көне килгәч аңа ia «кызыл ыштан» үлчәгәннәр, үскән-үрмәләгән, йөгереп киткән Барысы да кешечә, һәммәсе дә күз күргәнчә гадәти. Бер ягы сәер — аңа туган көненнән башлап бүгенгәчә бар халык, олысы-кечесе, «Хәйретдин агай» дип кенә дәшә. Башкаларга «абый», «абзый» диләр, яши-яши «бабай» дәрәжәсенә күтәрәләр, «жизни» бар. «кайнеш» бар. «кода»лар күпме, «яшьтәш», «адаш», «чордаш» — тагын әллә кемнәр, әллә нихәтле матур исемнәр авыл-күршене бергә укмаштырып яшәтте, ә аңа гомер- гомергә бары тик «Хәйретдин агай» дип кенә мөрәҗәгать итәләр. Хәйретдин агайның үсеп житеп кайчан өйләнгәнен дә. башка чыгып авыр гына тормыш итә башлавын да. кызларын кияүгә биреп берәм-берәм читкә таратуын да. төпчек малае Мидхәтнең ата-анасының җанын көйдереп читтә — Чиләбедә төпләнүен дә. олы кызы Майбәдәрнең өченче бәбәйдән вафат булуын да. газиз карчыгы Сабираның шул хәсрәттән урын өстендә бик озак авырып ятып. Хәйретдин агайның ничәмә-ничә еллар карчыгын җилкәсенә кочтырып мунчага алып барып йөрүен дә. ниһаять. Сабираны жнрләвен. карчыгы кабере өстенә биниһая олы ак таштан һәйкәл куюын да беләләр, хәтерлиләр Чәчләре көмешләнүен, сакал-мыекларының агаруын күреп торалар, һәммәсе күз алдында, картайды Хәйретдин агай, тәбәнәкләнде, биле бөкерәйде, әмма аңа мөнәсәбәт тә. эндәшү дә шул килеш калды, үзгәрмәде. Үзе дә кайгы-шатлы- гын уртак итәргә бер чакта да ашыкмады, сагышы үзәгенә сеңде, аз сүзле, сабыр холыклы була калды Кызын жирләгәч тә тилмереп жыла- мады. Язкилдегә кайтты да атна буе кулларын корсагы өстенә кушырып. кояш баешына текәлеп, бер ялгызы капка төбендәге бүкәндә утырды Майбәдәр кияүгә китеп, үлеп калган Түбән авыл кояш баешында иде Атна утырды, тирән итеп бер көрсенде дә. берни булмагандай балтасын биленә асып эшкә чыгып китте. Кызының вафаты турында беркем белән берни сөйләшмәде. Карчыгын җиргә тапшырып кайткач та атна буе ялгызы булды, бу юлы кеше арасына да чыкмады. Өчесен дә. җидесен дә уздырмады Урамда күренмәде, ишек шакыганнарга ачмады Күрше-колан, «кайгысыннан эчеп ятамы әллә бичаракай?» дип борчылды Кибетче Фәсхетдин, бөкересен җилкәсендә сикертеп, өч бөртек сакалын учлап. «Хәйретдин агайның бер чакта да чүллидән ары аракы алганы булмады», дип ышандырып торгач, авылдашлары ул уйдан кире кайттылар Үлеп ятамы әллә дисәң, һәр көн өйлә вакытында морҗасыннан төтен күтәрелеп, эчтә җан иясе барлыгын хәбәр итеп торды Атна узгач Хәйретдин агай урамга чыгып тирән генә бер көрсенде дә. эшләпәсен басып киеп, балтасын билбавына кыстырып эшенә юнәлде.
Балта остасы, пыялачы итек төзәтүче, такта яручы, калайчы, тегер мән ташы тешәүче, дуга, тәртә бөгүче, тагын бик күп. авыл халкы өчен бик кирәк һөнәрләрнең иясе иде ул! Әткәсе атаклы оста иде. улы аннлч да уздырды' Бала-чагага күпме уенчык кына ясады ул. балчыктан сы бызгы әвәләде, талдан кәржин үрде, кыз-кыркынга жиләккә йөрергә каен тузыннан тырыс текте Ул кайнаткан каен сагызын бөтен авыл бик ♦ яратып чәйни торган иде! Чиләк төпләүче дә ул. кисмәк-чалчак чабучы _ да ул. иләк кысасы бөгүче дә ул' Язкилде кешеләре анын жанына үтеп •кереп якыная алмасалар да. Хәйретдин агайның кадгрен белеп торды- £ лар. олылап йөрттеләр Бәлки шул. һәркемгә, һәр жәһәгтә кирш . чыгып = торганга, йорты сукмагыннан кеше өзелмәгәнгә, бик яшьлән әткәсенең L кул арасына кереп тирә-к?ньдә дан алганы өчен яше-карты аны «агай* 2 дип олылап атап йөрткәндер дә?
Инде картая төшкәч, карчыгы тәмам урын өстенә егылганда «ике ' кулыңа бер эш булыр, йөрергә дә якын» ди т. аны мәктәпкә завх-з ит i i куйдылар Кинәнде укытучылар, рәхәтләнде директор, сөенде укучылар' Ф Мәктәп ишекләре очып кына ачылды, пыялалар һәрвакыт бәген, пар- ф талар төзек (рәт-рәт тезелешеп ялтырап торалар), күргәзмә әсбаплар барысы ремонтланган, утын ташылган, киселгән, вакланган, ми <ләр акшарлы, йозаклар төзек, хезмәт кабинетында балта өтергеләр үткер < струклар иң пеше каен такталар өстеннән йөгереп кенә йөри акйомыч калар куштан кеше мыегы төсле алкаланып-алкаланып идәнгә « нб i с ләр. кайсы яктан килеп карасаң да хужалыкта тәртип, нык куллы хуже 2 барлыгын раслап торучы иплелек ид Шуның өстенә Хәйр тдип агай - укытучыларның өенә дә барып йөри, вак-төяк ремонт ясый, мич чыгара ’ угын кисешә, токмач кунасы ышкып бирә пыяла белән уклау п. >марта - тагарак-ялгаш чаба, кисмәк төпли, мичкә кыршаулый, кыяр т >злаша. бәрәңге алыша, кирәк икән, менә дигән бәбәй арбасы ясап бирә б -р i < бер дә тик тора белми иде.
Тагын бер мөһим якны әйтми китәргә ярамый. Хәйретдин агай б.-р чакта да акчага кызыкмады, бирсәләр бик читенсенеп кенә, азын гына, кат-кат рәхмәтләр укып. «Сабира апагызга тәм-томга тотсам гына ин де», дип өстәмә аңлатып кына алды
Шул. завхоз булып эшләгәндә карчыгын жирләде. өендә ялгыз калып, ике ел дисәм аз. өч ел дисәм күп. шактый изаланган иде. Чиләбе- дән улы Мидхәт белән килене Начтук (Зәй ягыннан «.әрәп-.и керәшене кызы) кайтып төштеләр Бер ике көн каш астыннан гына ку- т. йөрде дә. Мидхәт мәсьәләне бнк каты куйды «Эшләтеп үтерәләр мои ы ипи. әгкэй. юаш дип сигез камыт кигерткәннәр Хватит!» дип өст »i укты «Үзебезгә алып кнтәм. покранимир адәм төсле торырсың Б< р Гышьтә бер кумныт булыр! Тор әйдә, иркенлә! Әнә. алмаш-тилмәш нч нмцугыи калкынып килә, малайлар, кулың кычытса аларга аз-маз һөнәр үрлтер сең. Давай!»
Карышты Хәйретдин агай, бармас өчен әллә нинди юк сәбәпләр ун лап чыгарды, «әйләнәм, сөйләшенгән карчыгым бар'» дип карады «сихәтлегем какшады», дип ялварды. Мидхәт тә кире беткән эг икән (әллә бала карап жыгы чыккан Начтук боргычладымы малайны-*) ..и наена карамастан, әткәсен жиде ят жнрләргә алып китте Ин кызганы чы. Хәйретдин агай, улыннан бигрәк килене коткысына бире.н (хатын кызны гомере буе олылады ул'), йорт-жнрләрен сатты, өй жиһ илзрын күрше-коланга истәлеккә таратып бетерде Агач кыру стан -гы* •-•«.- м итеп сакларсыз» дип күрше колга Миннәхмәтләргә бир : м tupia.i иде, ул китү белән Миннәхмәтләр олы улларын өйләндер’ п башка чы гардылар. аның нигезенә яңа өй бастырып куйдылар Ч.шикать ард сында уралып станок юкка чыкты Балалар «мәктәп музеена кирәк» дип инәлеп эзләп килсәләр, татарныкы төштән соң. станоктан ш >мар ган каеш кына калган! Мнннәхмәт килене анысы белән качкын кәжә
ләрен арканлап йөртә икән, «тигез жирдә түмгәк эзләп, кадимдәге чүп-чарны таптырып йөрмәгез», дип, станок каешы белән балаларны өтеләп үк чыгарган.
Әйе, өч ел дисәм күп, ике генә ел үтте дисәм азрак булыр, мәгәр көннәрдән бер көнне, калку жирләр кардан ачылып елтыр сукмаклар, төшкәндә, бик жыйнак кына чемодан тотып, як-ягына ялт-йолт карана- карана. Язкилдегә бер өлкән кеше килеп керде Аягында үкчәләре нык кына ашалган озын кунычлы күннтек, өстендә терсәкләре кыршылган бостон костюм Юлчы бөкерәя төшеп бераз барды-барды да чемоданын корырак жиргә куеп, кулъяулыгы белән кайнар тирен сөртә-сөртә, яңа йортларга, яктырып-балкып утырган шифер түбәләргә, жилкенеп-жил- кенеп сайрашкан сыерчыкларга карап торды да бер көрсенде. Шунда I ына таныдылар, юлаучыбыз үзебезнең Хәйретдин агай. имеш...
йорты-өе юк, нигезендә Миннәхмәт малаеның тәрәзәләр белән мул чуарланган верандалы, алты почмаклы нарат йорты шәбәеп утыра, нихәл итсеннәр Миннәхмәтнекеләр кыстый-кыстый картны үзләренә алып керделәр Күбрәк Чиләбе турында сөйләшергә тырыштылар. Хәйретдин агай туп-турыдан ярып салды: «һәйбәт, анда да бик һәйбәт! Урамнары таш кына! Янгыр-мазар нипачум!» (Кайчандыр солдат бут- касын ашаган кешеләр, хәзер, берәр яры барып кайтсалар, телләренә рус сүзләре кушып сөйләшүгә күчәләр!) «Керәшен булса да килен дә ничава', татар токмачын кетердәтеп баса. Примергә, кыстыбыен да на- ять пешерә! Ну воздух начар икән анда, безнеңчә түгел, чыдайт нельзя, әмәл юк, күкрәкне кыса да тора, түзсәң түз, түзмәсәң ятып җыла Иртә таңнан урамнарда зәһәр төтен тудыйм-судыйм бөтерелә башлый, кая ул. безнең Язкилдегә житәме соң?!»
Миннәхмәтләрнең сәфәрчегә кушылып Язкилдене бик мактасылары килә, күзләре улларының юан-юан бүрәнәләрдән салынган йортына төшә дә. телләрен тешлиләр.
Сүзе аз булса да чишмә суы белән куелган самовар чәен туктаусыз эчте Хәйретдин агай, чемоданыннан бер савыт бөртек чәй чыгарып Миннәхмәт хатынына тоттырды.
Элекке күрше Сабиржаннар да аны кунакка дәштеләр. (Алар Хәйретдин агайның мунчасын бушлай гына үз ындыр түрләренә күчереп утыртканнар иде) Алар да бик озаклап килене, оныклары турында сораштылар «Теләгең булса, ни, үзебездә тор Өй арасында эш бетмәс! Беләбез, тиктормас җан бит син! Кыштырдарсың, сүз әйтмәбез. Аерым казан сорама, без ашаган булыр, хәзер туклык», диделәр алар.
Кемдә, кайда тору җәһәтеннән Хәйретдин агай алай өзеп әйтергә ашыкмады, кыенсынып кына чыгып китте, өйрәледә бер кич. буткалы- да ике кич кунгалап, атна чамасы үз нигезе тирәсендәгеләрдә вакыт кыскартып йөрде дә. авыл уртасында диярлек ялгызы гына диярлек тереклек итеп яткан Минниса карчыкка йортка барып керде. Минниса- нын ире куянчы Әфләтүн сугыштан кайтмады, балалары исә берәм-берәм КамАЗга күчеп беткәннәр иде.
«Рәнҗемисеңме безгә», дип сорады Миннәхмәт Хәйретдин агай башын гына чайкады «Мунчаңны күчереп салып бирәм», диде Сабирҗан «Кирәкми», диде Хәйретдин агай.
Миннәхмәт тә, Сабирҗан да шул сүзне ишетәселәрен алдан ук белеп килгәннәр иде.
«Хәйретдин агай да Хәйретдин агай!»
Ул язда авылга шул тансык сүз кайтты
Дуга бөгүләрнең кирәге калмаган иде инде — атлар бетеп бара Мичкә утын ягучылар да бармак белән генә санарлык калган, һәркемнең патша сарае кебек дәү өен ташкүмер кайнарлаган су җылыта Нәүрәп өсләрен ныгытасы, такталарын алыштырасы юк—кар базларын то-
1 аштан күмгәннәр, аларны дәү-дәү ак аюлар — холодильниклар алыштырган. Чиләк төпләүләр, казан ямаулар, аяк киеме төзәтүләр шулай ук иске бер сүз булып кына телдә калган, тишелде исә чыгарып ташлыйлар. ватылды исә чүплеккә ыргыталар Үзгәрешләрне киткәнче дә сизенә иде Хәйретдин агай, әмма байтакка сузылган сәфәреннән сон ул Язкилдегә бөтенләй яна күз белән карады. Шиксез. Хәйретдин агайның * абруен югары йөрткән һөнәрләрнең авылда кирәге калмаган нде. алай я да ул тына белмәде, күрше-коланның койма капкаларын тикшереп, ка- = даклап, ипләп-сипләп чыкты Бушаган араларда су буеннан талчыбыгы 2 ташып, эссе мунчада пешеләп кәрҗин үрде, сыбызгы ясап малай-ша- = лайны сөендерде, карчык-корчыкны көендерде «Сыбызгы сызгыртып х җил чыгаралар!» дип сукранды әби-сәбиләр Минниса карчык Хәйрет- 2 дин агай ни кыланса да канәгать иде. өй арасына күптән көттергән ир ш ат керде, булышчы табылды «Актык көннәргәчә бергә булырга язсын'» ’ дип карчык һәр иртәне хак тәгаләдән яхшылык сорады Яхшы юлдаш Я иде Хәйретдин агай! *
Ел дисәм аз. ике ел узды дисәм күбрәк булыр, көннәрдән бер көн- < не, атна кич иде бугай. Хәйретдин агай Минниса карчыкның чите ки в телгән түгәрәк көзгесе каршында хәйран озак маташты Кайчы белән ш мыегын кыскартты, чалгы плитва белән җыерчыклы ияк астын, юкар- * ган колак тирәләрен чистартты. Борын тишегеннән әрсезләнеп тырпай- " ган төкләрнең башына эскәк җитте Чи..«5едән кайтканнан бирле ял с иткән күнитеккә дә май тиде, пинжәген дә кат-кат кагып киде Хәйрет- 2 дин агай. «Әллә миннән китәргәме исәбе?» дип коты чыгып уйласа да. ~ Минниса карчык аны-моны сорарга *азмады Кулын артына куеп сал « мак басып чыгып киткән кар-ын күз белән бик еракка кадәр озатып ' калды. Хәйретдин агай туп-туры идарәгә барып керде һәм гомерендә иң озын сүзне шушы кичтә әйтте
— Кул бит ул. кул! Бер дә тик торганны өнәми Үзем дә белмим, гел эш сорап тора! Инде генә ял итәргә утырам, я бер эш күзгә күренә, я икенче эш. Кулны әйтәм. зарыга! Кул зарыгуын белгәнегез бармы икән, харап икән ул! Кайтканнан бирле күңел урынында түгел, борса лана көн-төи Чөнки димен, ике кулга бер эш юк Эш юк. каһәр суккы ры1 Эше юкнын җаны тыныч түгел, ял итеп булмый Даваегыз егетләр, бер эш табыгыз миңа! в
Идарәдәгеләр көлемсерәп бер-берсенә караштылар '
Эшләп торасың ич. Хәйретдин агай,—диде бригадир . Күнегелгән колхоз эшенә чыгасым килә
- Син, Хәйретдин агай. Ватан сугышы инвалиды Икс мәртәбә авыр яра алган, кан койган кеше. Колхозыбызның хөрмәтле ветераны Пенсия аласын Алай да гел диярлек булышасың Сине ныклап эшлә тергә хакыбыз юк. диде парторг Мәймүнә
- Эшләмичә ятырга минем права бармы3
Уйладылар, уйладылар да. Хәйретдин агайны, сугыштан бер кулы . имгәнеп кайткан Шәмси Кирамы белән икесен янгын сараена дежур ител куйдылар Икесенә ике ат, бер ат сарае, каравыл өе һәм башка кирәк яраклары — балта-багурлар, насослар, мичкәләр, һәммәсе акт белән тапшырылды Бер тәүлек постта Кирам тора, икенче тәүлектә дежурга Хәйретдин агай килә
Ике ай дисәм күп, бер ай шулай эшләгәч тә дисәм азрак булыр, кичләрнең берсендә, тагын килде Хәйретдин агай председатель янына Килде дә читенсенеп кенә сүз катты
- Бер гозер бар иде бит әле минем, кем
- Тыңлыйм, диде председатель бер дә сәерсенмичә генә
— Соң. шул инде һаман! Элек авылларда мәчет манарасы була нде Каравыл өе янында дүрт аякланып каланча кукраеп басар иде Авылга төс биреп торалар нде алар, ямь таратып
— Хәзерге авыл төссезме?
— Алай түгел, хәзерге авыллар да бик ямьле Мәгәр каланчасыз нинди авыл ди инде ул?
Председатель, Хәйретдин агайның гадәт-холкын тирәнтен белмәсә, бәлки карулашып та маташыр иде, белгәнгә күрә, озын сүзсез ризалашты. «мәчет манарасын көтмә, аларының кайтачагы юк», дип көлеп куйды Язкилделәр каланчалы да булдылар Сенаж башнялары кайтма ган иде әле ул чакта. Каланча юкта аны-моны абайламыйча йөргәннәр икән, торгызып куйгач тел шартлаттылар «Үзенә күрә түгел, матурлы гы бар икән ич моның!» диештеләр.
Күгәрә башлаган чан кыңгыравын Хәйретдин агай мәктәп музееннан барып алды «Хезмәткә кирәктә музейда интектермәгез, менә мин үлгәннән соң алып китәрсез!» диде ул.
Хәйретдин агайның ярты гомере каланча тирәсендә уза башлады Моңа Минниса карчык эчкерсез куанды «Көн аралаш кына күрешеп торгач, ифрат ару була икән ул. көмәйләр! Сагынышып күрешәсең!» дип кое янында эч серен сөйләде.
Ат сараен ындыр табагы төсле чиста тотты Хәйретдин агай, атны кыргычлап, ялтыратып, коендырырга Олы суга алып төште, алдыннан ризык өзмәде, вакытында эчертте
Сүз җаеннан Хәйретдин агайның тагын бер күркәм сыйфатын — үтә пөхтәлеген, җаны-тәне белән чисталык яратуын әйтми китеп булмый Чөнки каланчага менеп черем итүенең сәбәбе дә әнә шул чисталык яра туыннан гына килеп чыкты! Картның дөньядагы иң олы дошманнары чебен-черки, таракан кебек өй хәшәрәтләре иде Өендә чебенне тотмый да тотмый инде ул. әмма мәгәр каравыл өендә һәрвакыт бердәй чиста лыкны саклау читенрәк иде. Җитмәсә наянрак кешеләр Хәйретдин агай нын чебен-черкиләргә каршы сугыш ачканын белеп, картның бу холкын мәзәк иткәлиләр иде Шырпы кабына чебен тутырып киләләр дә. берә^ дә күрмәгәндә, каравыл өенә очыртып жибәрәләр Менә башлана алар өчен тамаша, Хәйретдин агай «мур кыргырлары, тагын кереп тулдыгыз мы, затсызлар!» дип берәмтекләп аларны куып йөри, ашау-эчүен. эшен оныта! Мүкәләп өстәл астына кереп китә, какшаган аяклы агач диванга сикереп менә, тотып бетермичә тынмый иде. Бөкере җилкәле кешенең ярсып өстәл астына кереп китүе дә мәзәк кайберәүләр өчен, диван өстендә селтәнеп маташуы да көлке' Бар бит агач авызлы бүкәннәр!
Эш шуңа барып житә ки, ярсыган Хәйретдин агай урамга да галуш олтанын таякка кадаклап ясаган «чебен әжәле»н тотып чыга, ат коен дырырга төшкәндә дә кулында шул була иде. Беркөн хәтта печәнгә аргы болынга барганда да камчы урынына шуны тоткан, үшән биясен шуның белән каулаган, имеш. Инде ул йоклый торган җиргә черки явыз үтеп керсә, бетте баш, Хәйретдин агай ул төнне керфек тә какмыйча уздыра
Бүген нәкъ шундый көн булды Хәйретдин агай черкиләр белән төн буе сугышып чыкты Төн үтә җылы, җилсез иде, черкиләр әллә кай җирләрдән ярык табып каравыл өенә һөҗүмнәрен туктатмадылар Таңга таба черкиләргә чебеннәр отряды да кушылгач, картның кәефе тагын да ныграк кырылды
Кулалмашы Кнрам болай ару гына кеше иде үзе, басынкы да, карышусыз да. авызы да тик тора белә, тик соңгы елларда аны бала-чага бик басты, олы килене белән хатыны былтыр көздә икесе бер атнада бәбәй алып кайттылар Мәшәкате артты Кирамның, мәшәкатькә арка ланып бөтен эшне Хәйретдин агайга өеп тапшырды Хәзер тота да аңа салына «Әллә димен, Хәйретдин агай, бүгенгә генә минем урынга да калып торасынмы3 Балаларның берсенә юҮәл төшкән, икенчесендә томау Карарга кеше юк. карчыкның үз бәбәе, (бу урында Кирам көрәк тешләрен ыржайтып хи-хи-хи дип көлеп куя), килен сыер сава' >
Кала Хәйретдин агай, бер көн кала, ике көн дә. Кирамга үпкәлән тормый, рәнҗеми, ашарга карчыгы Минниса ташып тора, ана да бер эш, ак тастымалга төрелгән шулпалы чүлмәген ике кулы белән тотып, танавын чөеп, керт-керт кенә басып килеп житә, каравыл өе буш чак а. чебен-черки жанга тимәсә, кара-каршы гына утырып аш ашыйлар, озаклап чәй эчәләр Бәхетләре тигез, хәвеф-хәтәр булганы юк. Язкилде кг- шеләре ут ягына килгәндә бик саклар, байлыкның кадерен беләләр. * шулай да былтыр, жәй уртасында чак кына көлкегә калмады Хәйр.т- о дин агай Әлеге дә баягы шул унбер бүре аркасында инд.
Идарәдәгеләр бая шуна ишарә ясап көлештеләр
Эш болай булды йокыдан ук кәефсезләнеп уянды Хәйретдин агай. 1 төшендә Чиләбене күрде Җитмәсә мунча көне дә иде Каравыл өг S янында малайлар уйнамый түгел, берәүсен жибәреп кайтарды, нкенч? = малай юртып кына барып килде—Кирам эштә күренмәде Хатыны ~ «чирләп ята абзагыз», дип әйткән «Әй. исереп йоклый ла ул, гырлаган тавышы бөтен очка ишетелә!» диештеләр малайлар Кирамның андый £ гадәте бар, бар гынамы, ярата салырга, кулыннан килсә жырлый-жыр- . лый шешәсенә кереп утырыр иде Кыскасы. Хәйретдин агайның ак мыегы үргә карады «Кәкже алай. - диде ул. — мунча көнем икәнне “ белеп тә соңга кала?!» *
Кирамнарга үзенә барырга туры килде. ™
Хәйретдин агайны мунчага озатып эштә каласы кеше чоланнарының е как идәнендә, бер кырыйга авышкан буй-буй тышлы түшәгенә көпшәк ® кызыл танавын терәп, трактор тавышы чыгарып гырлый-гырлый йөз у m бән ята иде Яланаягының сары тырнаклы озын бармаклары гына кын- * мыл-кыймыл киләләр Төрткәләп уятып карадылар, башына чүмеч ту- " тырып суык су сиптеләр, куш-йодрык сыярлык борын тишекләренә нашатырь спирте бөркеделәр, җилпуч хәтле колакларын удылар, уянмады Кирам, дөнья яңгыратып өч төчкерде дә, башмак иреннәрен кыйшайтып «Әйдә, тутырып сал!», дип мөгрәде. Хәйретдин агайның кәеф тәмам кырылды, күкрәгенә ачу килеп бөялде «Тьфу, нәләт1» диде ул жан ачуы белән Кирам хатыны Гөлниса ике кулына нке бәбәй кыстырып аны урамга чаклы озатты «Ачулан, Хәйретдин агай, бнк нык ачулан! Дежурга үзем барыр нем. күрәсең ич Кияүләрең куп булмасын икән лә. килгәне бере ярты кыстырып килә!» диде ул Аз да түгел, ким дә түгел, Кирамның жиде кияве генә бар иде
«Мунча булды, бәлеш мичтә, нигә күренмисең, карт?» дип битенә мул гына кершән ягып, чуклы шәлен иң өстенә чөеп юргалап Минниса да килеп житте. Хәйретдин агай беренче мәртәбә карчыгына җикеренде «Бар ди монда мунча кайгысы!» һәм тузынып каланчага менеп кит- ге. Алтмыш жиде аратаны менеп җиткәнче дүрт мәртәбә туктап тын алды Бер туктый нде элек, нке туктаганы бар нде, бүген дүрт рәт тукталды. менгәч тә тиз генә исен жыя алмады, тез буыннары калтырады, күл алдында яшелле-кызыллы төрткеләр биешеп торды һәм. кирәк бит! Язкилденең ин Югары очында яшәп яткан Сәлахетдиннәр ягына карады Ни дип карады инде ул якка, белмәссең!. Сәлахетдиннәрнең бнек-биек читәне тирәсендә кара шәүләләр абайлап аллы Сарыкка да охшамаган, сыер малы да түгел, кыймыл-кыймыл киләләр, жан ияләре! Ни булыр икән бу шәүләләр? Нәкъ унбер баш! һәм ул күзләре яшьләнгәнче күзәтеп торды да «унбер бүре килгән» дип идарәгә шалтыратты
Аучыларга «бүре бар!» дип әйт кенә син. бер-берсен уздырып, күгәргән көпшәле мылтыкларын эре ядрәләр белән корып авыл чигечә барып та җиттеләр Хуш, ни күрәләр инде болар?. Шуны күрәләр ки, көлә-көлә чак эчләре ярылмый боларның. әле ярый билләрен киң ка ешлар белән буган булалар! Сәлахетдин хатыны Гөлбикә биек читәнгә
17
җилләтергә туннар элгән икән Нәкъ унбер тун! Тун итәкләре җилфердәп Хәйретдин агайның талган күзенә бүре булып күренгәннәр (Ачулы күзгә тун да бүре булып күренә, онытмагыз!)
Хурлыгыннан каравыл өен ташлап китәргә дә талпынды Хәйретдин агай, председатель үгетләп калдырды «Синең хакка каланча куйдыр дык, тагын кулын кычытып киләсең бар, китмә!» диде.
Бер килсә килә бит ул, былтыр Сәләхетдиннең унбер туны иләс- миләс ясаган иде, быел әтәчләре Хәйретдин агайны хафага төшерде — тавыш Югары очтан, шулар ягыннан башланды ич!..
Хәйретдин агайга болай төпченеп тукталуыбызның сәбәбе шул, без нең әңгәмәләрдә ул төп урынны алмаса да, алдарак шактый кирәкле кеше булып чыгачак. Хәзер Хәйретдин агай белән әйбәтләп танышкач, сүзебезнең башына, баярак кына егылып төшеп ботын сындыра язган Гәрәй-хан кушаматлы гайрәтле кызыл әтәч янына кайтсак та була. Без әлеге әтәч хуҗасының исемен атамадык. Сәләхетдиннең бирге як күршесе Мирфатыйх дигән кеше. Читән Сәләхетдиннеке булса, әтәч әнә шул Мирфатыйх атлы кешенеке Хәзер ипләп кенә, кош-кортларны өркетмәскә тырышып шул якларга әйләнеп кайтыйк әле, хөрмәтле укучы! Алга!
2
Каз-үрдәкләр акрынлап тынычланды, тавышлары басылды, Гәрәйхан келәт астыннан чыгып берни дә булмаган төсле гаярьләнеп канатын кагып куйды, җиңелмәвен күрсәтер өчен янындагы куштан сары тавыкка мәхәббәтле караш ташлады Башын югары чөеп, кикриген калтыратып. күкрәк йоннарын тырпайтып бая егылып төшкән урынына карады һәм янлап-янлап чигенергә тотынды. Читәннең теге ягында, Сәлахетдиннәрнең куе карлыган куаклары арасыннан иң элек тырпаеп торган чәч күренде, чәч артыннан туфракка буялган тар маңгай, ман ганга ияреп яфраклар арасыннан ике мут күз елтырады
Сәләхетдин малае Зәйтүн иде бу Ул кулындагы шома саплы рогат-касының кызыл резинкасына үткер кырлы чуер таш кыстырып маташа иде Әтәчнең келәт астыннан чыгуын күрүгә малай читәнгә якынрак тартылды, икс чыбыкны аралап арага рогаткалы кулын тыкты һәм тагын атып җибәрде; бу юлы тидерә алмады, әтәч кушаяклап бер якка сикереп куйды, муенын сузып-сузып сугышчы малайга карады Их, арада биек читән булмаса, дип уйлады бугай ул. Дәһшәтле кош иде Гәрәй-хан. бала-чаганы куркыту гына түгел, корычтай томшыгы белән чукый-чукый олыларны да пыркытып куа торган явыз зат иде!
Ул арада булмады, Мирфатыйхлар өйалдыннан озын саплы бакыр чүмеч күтәреп, Зәйтүннең яшьтәше, әтәчнең яшь хуҗасы Әнәс атылып чыкты, һөҗүм белән мавыккан рогаткалы юлбасар аны-моны абайлаганчы читән кырына барып җитеп:
— Нигә атасың безнең әтәчкә, бүксә? — дип чәрелдәде.
Елгыр Зәйтүн карлыган яфрагы исе килеп торган ике кулын да югары күтәрде һәм әле учын, әле кул сыртын әйләндереп күрсәтте.
— Мә, кара' Менәтерәк! Бармы әйберем, бармы!
— Син аттың аңа, бүксә.
— Атмадым Сезнең карт әтәчегез үзе егылып төште
Зәйтүннең мыскыллы сүзеннән гарьләнеп җыларга җитешкән Әнәс, чүмечен җиргә атып, ике куллап читән чыбыкларына ябышты
•— Безнең әтәч картмы? Безнең әтәчме?
— Карт, карт,—дип үртәште Зәйтүннең тиктормас авызы — Безнең әтәч сезнең йолкышны борып кына сала! — Зәйтүн хата җибәргәнен аңлады, әтәч турында ярыш сүзен артык озынга җибәрергә ярамый
иде. Чынлыкта, Әнәсләрнең Гәрәй ханы аларнын былтыргы салкыннар да өшегән ак әтәчләренә көн күрсәтми иде Ялгышын төзәтергә ашыгып малай сүзне бик тиз борды Ә безнен ата каз сезнен ата казның жа нын ала!
Ала! Җанынмы? һе, килеп кенә карасын. Сезнең ул арык каздан бәбкә дә булмый әле. ♦
Кызганычка каршы, бу сүздә дә Әнәс өстен чыкты аларнын бүрек ф ле ата казлары метр ярымлы юан муенын сузып Зәйтүннәрңең казла- £ рын шыр җибәртеп куа иде
— Ә,— дип һаман бирешмәскә тырышты ул — Безнең куа сыер ?
ике бозау китерде. Икене, икене! х
— һе. икене! Белдең' Берсен фермадан урлап кайткач ике булды! £
Әтәчне бер атуда бәреп төшерсә дә сүздә тагын ялгыш җибәрде “ Зәйтүн, авыл арасында «урланган1» днп телгә кергән игезәк бозаулар у турында искә төшермәскә иде! Кош-кортларны онытып өй эченә керер- 2 гә, ялтыравыклы шкафлар, пианино, келәмнәр, телевизор, радиоалгычлар, бәллүр вазалар, ишегалдындагы «Москвич», лапастагы «Иж-Пла- ♦ нета» белән мактанырга, тагын әллә нинди дәлилләр китерергә дә ® Әнәсне егып салырга иде Юк бит. кирәк чагында нн кирәге телгә килми кала! Нишлисең, беренче классны өчле-тугызлыга быел гына п • бетергән малай өй,эче байлыгы белән мактана белми иде әле. әткәсе- 4 нең «берәүгә дә баш фирмә, җиңелгәнне жиңгә тагалар, бирешмә'» ди- гәи көндәлек катгый боерыгын хәтерендә тотып кына Әнәс белән эреп- <_ ләшеп маташа иде Телгә тагын әтәч килде, чөнки төз атып бәреп <•> төшереп, малайның борын шактый күтәрелгән иде
— Гарьлек, гарьлек! Карт әтәчләре читәнгә менгән иде. мәтәлеп төште. Гарьлек! Карт булмаса тавыкларыгыз безнең әтәч янына кереп йөрмәс иде! - Болары Зәйтүн әнкәсенең сүзләре булса да Әнәскә бик авыр ишетелделәр, ул кһ.зарынып-бүртенеп ызгышны олыларга күчерде.
Бәхәс бары тик әтәч аркасында гына чыкты дип уйлый күрмәгез тагын, тирәндэрәк аның сәбәбе, эчтәрәк!
Әнәс беренчене гел яхшы билгеләренә генә бетерде, Зәйтүннең язмадан һәм арифметикадан өчле чыкты, аны икенчегә авырлык белән генә күчерделәр Яхшы билгеләренә генә укыган Әнәскә кнчә бүләк өр-яңа чуар кепка эләкте Кибеттән әтисе алып кайтып бирде. Әнә ул кепка, аның кичә генә бритва белән кырылган озынчарак башын мул кояш нурларыннан саклап кукыраеп утыра Козырегы тырпайган, сигезгә бүленгән түбәсендә шаһзадәләрнең алтын таҗы сыман тумпак төймәсе дә бар Бүген иртән Әнәснең анасы кепканы кулына алып карады да көлеп җибәрде:
Күрше Зәйтүннең борыны төсле икән бу төймә. - диде
Әнәс урамга йөгереп чыгуга Зәйтүнне күрде дә
— Синең танауны минем кепка өстенә теккәннәр! — днп сөрән салды
Яна кепкага кызыгып карап торган малайлар бердән Зәйтүнгә борылдылар
— Төймә борын, төймә борын! — днп дәррәү такмакларга тотынды
лар •
Уку бетүгә яңа кепка гына түгел, велосипед белән ботинка да вәгъ дә иткәннәр иде Зәйтүнгә, берсе дә эләкмәде Арифметикадан «өчле» сөйрәп кайткан төпчегенә Сәлахетдин абзыйның җен ачуы чыкты Ул дөньяда «санау фәнен» генә «кирәкле һәм бик файдалы» дип исәпли иле «Башкаларын мәктәптә укыта алмыйлар аның, башка кирәкләрен мин сезгә үзем үрәтәмэ. днп кабатларга ярата иде ул еш кына
Ул ат кылы кебек эре төкле кашын җыерды да
— Ә теге Мнрфатыйх бүлтереге ничәле алган? дип сорады
Әнәснең яхшы укуын, математикадан «бишле» үк алуын ишеткәч, малайны җилтерәтеп алды:
— Санауны да үрәнмәгәч, тамагыңны ничек туйдырырсың? Кеше арасына ничек керерсең? Дөньяда яшәүне бик жиңел дип беләсеңме әллә? Авызыңнан тартып алырга гына торалар!..
Малайны тагын да гарьләндереп ул Зәйтүннең борынына чиртте
Болай да сызпап торган борынны «төймә, төймә» дип тамгалап, ма лайлар Зәйтүнне бөтенләй гарьләндерделәр Ул уенга катнашмады, кырт борылды да ишегалларына кереп китте. Байтак эзләнде, ниһаять, эзләгәнен — иске кызыл камераны тапты, ике каеш телеп алды һәм бик шәп рогатка ясады. Карлыган куагы арасында Әнәсләр ишегалды тирәген сагалап утырганда кичәге хурлыклы әңгәмә тагын бер мәртәбә аның хәтеренә төште.
Әтисенә ияреп аны әнисе дә нык орышты. «Нинди өчлегә уку булды бу?» дип сукранды ул «Тамагы тук, өсте бөтен, шул Камаловлар тәресеннән дә калышып торгам ..»
Быел сигезенчене тәмамлап йөргән Фирүзә апасы да әнкәсен жүп ләп сүзгә катышты «Нигә өчле куймасыннар ди аңа! Яза башласа, селәгәе дәфтәренә тия! Юеш танау!» диде.
һаман шул танауга бәйләнәләр!
Малайның күңелендә үч алу тойгысы кайнады, үч тойгысы тышка бәреп чыкты һәм аның беренче ударын Гәрәй-хан татыды. -
Читән-баррикада аша малайлар шактый әрепләштеләр, алай гына бушана алмадылар, читән чыбыгының беренчесен Әнәс суырып чыгарды
— Нигә безнең читәнне сүтәсең, таз? — дисә дә, икенче чыбык Зәйтүн кулында иде Малайларның кайсы житезрәк дисәк, Әнәс монда да алдынгылыкны алды, читән арасына баш сыярлык булгач, ул бакыр чүмечен тотып теге якка үтеп керде. Керүе булды чүмеч белән Зәйтүннең башына берне тондырды
Әле йодрык белән сугарга мөмкин, терсәк белән төрткәләгәннәре бар Зәйтүнне, артына тибеп калганнары бар, мәгәр моңа кадәр, шушы хурлыклы көнгә кадәр әле беркем дә аның башына бакыр чүмеч белән кундырмаган иде! Менә кайда ул гарьлек. Аның кара күзләреннән ут очкыннары коелды, нәзек муены тырпайды, беләк мускуллары каз күкәе хәтле булып кабардылар, ул күлмәк итәге астыннан, чалбар каешына кыстырган рогаткасын тартып чыгарды да агач сабы белән Әнәснең чыгынкы, киңчә маңгаена берне китереп төртте. Хурланды Әнәс, Зәйтүнгә таба ыргылды, шул чагында алмагачлар, карлыган куаклары белән шыпланган бакча яктырып китте: аның кепкасы, бөтен оч малайларының күзен кызыктырган сигез бүлкәле, төймә түбәле чуар кепка очып төште һәм малайның шәп-шәрә ап-ак башы ачылды
— Кабак баш, — диде Зәйтүн
— Чуен маңгай, — диде Әнәс кепкага иелеп
һәм Зәйтүн — түз. Әнәскәй. түз! — фабрика ярлыгы да алынмаган өр-яңа кепкага китереп басты Валлаһи! Тырнагы ө« ай киселмәгән, өч атна су тамчысы күрмәгән кап-кара пычрак аягы белән кепка өстенә менде! Әнәс күзләрен чытырдатып йомды, ачканда аның мактанычы, өр- яңа, күз явын алырлык кепка Сәләхетдин бозавының кайракланган табаны астында калып, чиле-пешле тәбикмәккә әйләнгән иде һәм ул, гомерендә беренче мәртәбә жан ачуы белән чинап, бакыр чүмечкә тотынды, шап иттереп Зәйтүннең маңгаена тагын берне кундырды Зәй- гүн коралсызланды, рогаткасы жиргә төште, житез Әнәс аны аяк очы белән эләктереп, әллә кайларга, бәрәңге ызаннары арасына ук ыргытты. (Күпме эзләсәләр дә рогатканың табылмавын, бары тик көзен, бәрәңге алганда гына, бер сабакка уралган, кояшта янып өзелер дәрә
җәгә җиткән резинка чыкканын гына әйтеп узыйк Ни хикмәттер, ул гәптә бер генә юньле бәрәнге дә юк — бөтенесе чатлы да ботлы, кәкере дә бөкере була!)
Рогатка югалса да ул башлаган гауганың шактыйга сузылачагын зирәк укучы сизенгәндер дә инде! Дөрес сизенәсез!
Малайлар әүмәкләшә торгач ике карлыган куагын изделәр, байтак ♦ кура җиләге сабагын сындырдылар Ниһаять. Әнәс өскә чыкты. Зәйтүннең өстенә менеп утырды, ике бармагы белән тегенең почык борынын | кысты.
— Булдымы? Ашадыңмы? Туйдыңмы, бүксә? Безнең әтәчкә яңадан = тимәссеңме?
— Җибббәрр! — дип тырпылдады тыңкыш Зәйтүн, яткан җиреннән 2
аркасын дугаландырырга һәм Әнәсне чөеп ыргытырга тырышып Тик = Әнәс аны нык иярләгән иде, ике яктан касыгына үкчәләре белән тибеп ' Зәйтүнне бик тиз ипкә китерде. , S
— Яңадан атмам. — дияргә мәҗбүр булды Зәйтүн
Малайлар кепканың аста калганын абайламаганнар, берзаман кал- ф кынсалар, җирдә үлән суына манчылып төсе үзгәргән бер чүпрәк кисә- _ ге күрделәр Бу әлеге дә баягы өр-яңа кепка иде! Зәйтүннең дә эш “ шәптән түгел, маңгай ике урыннан күгәреп шешкән, күз төпләре тыр- < налган, яңак сыдырылган, чалбар төбе умырылган, күлмәк сәдәфләре п коелган. Әнәс кепкасын тезенә каккалап торды да сиздермичә генә Зәй- Е түнгә берне китереп төртте. з
Моңарчы җыламыйча түзгән иде Зәйтүн, хәзер авызын түгәрәкләп, “ урт тешләрен күрсәтеп, бакча тутырып акырырга кереште Шул чакга * Зәйтүннәрнең болдыр яныннан усал, коры тавыш яңгырады
— Әй, сугыш чукмарлары! Икегез дә атлагыз әлс онда!
Зәйтүннең сигезенчедә укып йөрүче апасы Фирүзә тавышы иде Gj.
Малайлар сискәнеп куйдылар
3
Соңгы бер-ике елда Фирүзә сүзгә саранланды, аның тавышын урамда түгел, өйдә дә бик сирәк ишетә иделәр Бер нәрсә сөйләшми дияр лек, чыга, кайта, урамда очраганнарга сәлам бирми, төнтекләнеп башын иеп читкә карап уза. өйдә чакта күбрәк вакытын көзге каршысында үткәрә.
— Кит, затсызланып көзге алдында боргаланма' — дип. әнкәсе кы рыкмаса-кырык тапкыр кисәткәндер инде. Фирүзә анда да җавап кайтармый, шулай да кырыгынчы тапкыр кисәткәч, түзми
— Әллә бизәнеп утырган кеше бармы? Дәрес укыйм нч мин! — дип усалланып каш астыннан гына карал ала
Хак. өйдә кеше барда Фирүзәнең күзе күбрәк китап битләрендә була, яшен тизлеге белән көзгегә караң алуын ул берәүгә дә сиздерми, ә инде кеше юк-та
Соңгы кеше артыннан ишек шапылдап ябыла, Фирүзә җиңел сулап китабын бер якка этәреп куя. идәнгә төшсә дә иелеп алмый, кулларына гаяна һәм күзләрен түгәрәкләндереп көзгегә йотыла Ул бик озаклап, бик җентекләп үзенең йөз әгъзаларын өйрәнә тел очы белән иреннәрен ялый, очлы колаклары янында бөдеркәләнеп торган йомшак чәч бөр текләрен төкерекләп чылата, тагын да ныграк бөдрәли Күлмәген ике күкрәк турыннан да чеметеп алга калкытып куя «Түшләр акрын үсә'> Аннан, сул кулының имән бармагын иреннәренә аркылы куя да тырна гын чәйнн-чәйнн керфекләрен, кашын, муенын, маңгаен, җентекләп, берәмтекләп күздән кичерә башлый
Күзәткән саен гаепне күбрәк таба
Муены нәзегрәк тоела аңа. няк тә очлырак, яңаклар да юкарак, бо
рын да җәенкерәк («Эле ярый Зәйтүн борыны булмаган, нишләр идең!»)
Чынлыкта исә Фирүзә бер дә ямьсез кыз түгел очлы ияк тә килешә аңа, муены да нәзек түгел, килешле биек муен, яңаклары исә алланып, янып тора! Тик ул берсеннән дә риза түгел, борынын да, ияген дә ярат мый. көзге каршына килдеме, чырае караңгылана Ташлап та китә ал мый көзгене, аннан башка да яши алмый! Ярата иде элек үзен Фирүзә, каш-керфекләреннән дә бик канәгать иде, күзләренә дә исе китеп сокланып карый иде Авылда бер чибәр дип саный иде моннан ике ел элек кенә. Менә ике ел инде кыз белән көзгедәге шәүлә арасында кискен көрәш бара
Ул язда аның бит очларына вак-вак кына кызыл төрткеләр килеп чыкты. Калкып-төртеп тә чыктылар. Фирүзәнең йокысын да качырды лар Ә йокысызлык һәммә кешенең, шул исәптән үсмер кызларның да холыкларын тамырдан үзгәртә торган була Күзгә күренеп үзгәрде Сә- ләхетдин кызы!
Арага шуны да кыстырып куйыйк, кызның әнкәсе Гөлбикә апа үзе дә кешеләрнең тышкы кыяфәтенә бик нык игътибар бирә иде I өлбикә. медицинага һичбер мөнәсәбәте булмаса да, Язкилде авыл халкынын ябыклыгын яки симезлеген тикшереп кенә яши иде дисәк тә хаталанмабыз Яман иде аның ул холкы! Мәсәлән, һәр көн кичен, эштән яки биләмнән кайткач, көндез очрашкан кешеләренә бәя бирә башлый, яңалыкларны, ишеткән гайбәтләрне сөйли. «Фәлән апа белән ашта янәшә утырдык әле. Ул ябыклыгын күрсәң, бармаклары үтә күренмәле, янбаш сөякләре тырпайган! Аяклары сәнәк сабы юанлыгы гына Ире ничек тора микән аның белән”» дип башлап китә дә, урамда очраган, эштә күрешкән, юлда сөйләшкән авылдашларының таза-симезлегенә тулы бер отчет бирә. Авыл хатыннарының кайсысының балтыры юан. кайсы сының биле нәзек, кайсысының түше тулы, кайсысының арты бик юка. һәммәсен бәйнә-бәйнә, үтергеч мыскыллау белән сөйләргә ярата Гөл бикә Берсен дә мактамый, һәммәсенә ачы сүзе, зәһәр теле кагылып уза Берәүләрне озын итеп, җан биздергеч ваклыклар белән тасвирласа, икенчеләргә бәһасе кыска, әмма кыскасы да үтергеч зәһәр була анын «Карачкы Ач бет. Ач әрвах. Үлемнән калган. Зираттан җәяү качкан Сөйкемсез. Шыр сөяк Котсыз» Тагын әллә ниләр, тагын әллә ниләр!
Симез кешеләргә тагын да аяусызрак эләгә! «Ит бүкәне. Кышлау умарта Сыра мичкәсе Юылмаган күәс Апара чиләге. Чучка лаканы Буаз сыер. Мышкылдык » ди тазаларга Фирүзәнең әнкәсе. Кунакка барамы, суга төшәме, кибеткә керәме, очраган бер кешегә, сәлам бирүдән элек, үз җырын җырлый башлый: «И-и, ябыгып, тартылып киткән сең Күз төпләрең кара янган Әллә ирең эчәме’ Әллә җелегеңә рак мазар керде микән?» дип һәркемнең котын ала. Хатын-кызлар, бигрәк тә өендә кашык-аяк шылтырый торганнары, Гөлбикәне күрүгә урам ның икенче ягына ташланалар, тыкрыкларга кереп качалар, һич йомышлары булмаган капкаларны барып кагалар. Кешенең тормышында, белемендә, уңганлыгында аның һичбер гаме юк. берәр кеше турында белешергә теләсә Гөлбикә бер сорауны гына бирә: «симезме?» я «ябыкмы?» дип кенә сорый «Симез» икән, аңа бер бәя, «ябык» икән аңа рә-хим шәфкать юк. һәммәсенә агуы җитәрлек! Олы кызлары Рауза, «Әткәй. әнкәй, кияүгә чыгам. Янбакты егете белән кушылабыз», дип хат язгач Сәлахетдин хатыны «егетең ябыкмы, симезме?» дип телеграмма суктырган. Зәйдә телеграмманы кабул итмичә бик озак тинтерәткәннәр
Алма агачыннан ерак тәгәрәми, күп очракта бу наян сүз үтә рас килә, ул атага, кыз анага охшый. Фирүзә дә әнкәсенең бәһа-сүзләрен чырык-чырык көлеп, яратып тыңлап үсте дә, бик яшьлн иптәш кызларының тышкы сурәтләренә күз сала башлады Мәктәп елларында аның
бу гадәт-холкы да тирәнәйде, кызның табигатенә әйләнде Классташлары аның әрем теленнән бик иртә жык күрделәр! Сипкел битле Руфа ниягә дә эләкте, чак кына камытрак аяклы Кифаяга да көн күрсәтмәде Фирүзә, физкультура дәресләрендә, тәнәфесләрдә гел ул булып йөреп күрсәтә иде Сәләте бар нәләт суккан кызның, ошата! Сул күзе чалыш Нәфисәгә мәктәптә бөтенләй көн юк иде Фирүзәне тактага чакыралар * чыга, чатнатып сөйли Укытучы аны күрми, ә ул Нәфисә булып күзен ф чалышайта. Кифая төсле аягын кәкрәйтә, классташлары егыла-егыла = көләләр Фирүзәгә шул гына кирәк тә! Нәфисәнең партасына капла- 2 нып елый башлавын, Кифаяның комачтай кызаруын ул гадәти хәл дип = исәпли, классташларын көлдерә алса аңа шул житкән! Берәрсе чәч та- - рамыйча. тырнак кисмичә яки үтүкләнмәгән күлмәк киеп килсәме, аңа 2 көн бетте! Фирүзә шул сәгатьтә үк стена газетасында көлке мәкалә 5 бастыра, кыяр борын асып, шакшы камыт киертеп сурәтен дә ясап куя 7 Кулы ята. язуы да матур Фирүзәнең, рәсемне дә оста ясый Чиста, пөх- п тә булу өстенә һәрьяктан уңган кыз Фирүзә Чәче ике калын толымга * чак сыеп спай гына жилкәсендә ятып тора, китап-дәфтәрләре тышлан ♦ ган. күлмәк, галстугы үтүкләнгән, бащ яулыгы, кулъяулыклары кардай = ак Җыелышларда гел аны мисалга алып сөйлиләр Мәктәптә яңгыраган мактау сүзләре өйгә дә бик тиз барып ирешә, ата ана ул мактау- * ларга үз сүзләрен дә кушып кызга киләчәккә туп-туры юлны күрсәтә- £ ләр «Артта калма, алга чыгарма!» «Артта калганны изәләр!» «Кемне- Е ке дигәндә Югары оч Сәләхетдин балалары дип әйтерлек булсын!» 3 Шушы тоташ мактау кыз күңеленә баллы яңгыр булып ява һәм аңа u башкаларны күрәләтә кимсетергә хокук бирә идс Бөтен мәктәп, бөтен « авыл күз текәп, мактап торган классташларына Руфания дә. Кифая да. " Нәфисә дә сүз әйтергә базмыйлар Каршы төшкәнне, сүзен кире какканны яшьтән үк өнәмәде Фирүзә, кичермәде дә Якын дуслары, жан сердәшләре булмаса да башкалар аңа ярарга, һич югында яраклашырга тырышалар иде Әче теленнән дә. яман холкыннан да бөтен мәктәп куркып, калтыранып тора иде
Көннәрдән бер көнне теләсә кемнең табигый кимчелегеннән көләргә яралган авыз йомылды да куйды Кызның чеп-чиста ал битенә бетчәләр чыгып сибелде Шул хыянәтче төрткеләр Фирүзәнең телен кисте Башта биттә булдылар алар, аннан'сикереп маңгайга менделәр, борын өстен сардылар. кыскасы, ундүрт яшьлек кызның ике бите язгы күк гөсле. әйтерсең кызгылт йолдызлар белән чуарланды
Үчекләүләр бетте, бәйләнүләр онытылды, шып булды кыз!
«Җәйге кызуларда бетәр әле. үсмер чакта була инде!», дип юатты әнкәсе кара кайгыга сабышкан кызны Авылларында фельдшер булып эшләүче Вәзилә апасы дару-майларнын ниндиен генә алып кайтып карамады, шәһәрдән әллә нинди лосьоннар, кыяр-кабак сулары, француз кремнары кайтартты. Николаев шәһәрендәге «Ал жилкәннәр» фирмасының кремнарын шифалы икән дип ишетеп, аларны эзләп таптылар, берсенең дә файдасы күренмәде Уку бетте, жәй житте каникуллар узды, жәйге челләдә төрткеләр аз-маз жыелып торган кебек булдылар да. көзен, нәкъ укулар башланыр- алдыннан, яңгыр артыннан ишелеп чыккан гөмбәләр шикелле, бөтен биткә таралдылар Маңгайга, борын яфракларына менеп кунакладылар Колак артындагыларын кеше күрми әле, айда да бар алар! ’
Аңа беркем үчекләп сүз әйтмәде, үртәмәде, жәберләмәде Шулай да баштагы көннәрдә ул ике көн дәрескә бармады Ике көн көзге каршына утырып тоташтан үкседе Сердәше көзге иде. дошманы да шул булды
Укучылар казлар кебек тезелешеп бәрәңге алырга чыктылар бармады
Иптәшләре чөгендердә эшләделәр — күренмәде
Урманга, агач кәүсәләренә сарган корткыч күбәләк күкәен жыеп яндырырга йөрделәр — эз дә басмады Тавышы матур —элек сәхнә ләргә менеп жырлый торган иде — хәзер бетте, эзе дә юк. Бит-маңгаен карчыклар шикелле яулыгы белән каплап килә дә, клубның ят яктысы гөшми торган почмагында мыштым гына утыра «Нигр Руфания төсле сипкелле, я булмаса Кифая кебек камыт аяклы түгел икән мин?» дип гөрле уйлар уйлый.
Элегрәк классташ малае Фәрит, очрашканда, кыздан күзен алал мый иде. Фирүзә дә борынын чөеп ана карап-карап куя иде. хәзер очрашсалар бер генә кычкыра: «Сиңа ни кирәк тагын?» «Нигә челәясең?»
Кайта да мендәргә капланып жылый Иртән әнисе мендәрне кояшка чыгара
Ашый да китабын тезенә куеп, көзге каршысына утыра
«Фирүзә, суга бар!»
«Күрмисезмени, укыйм»
«Фирүзә, мунча як!»
«Дәресләрем күп!»
«Фирүзә, он иләче, кызым».
«Вакытым юк!»
Бармый, якмый, иләми—көзгегә бага да-битендәге бетчәләрне са ный. Юк. бетмиләр дә, кимемиләр дә — арталар гына!
Руфаниягә дә чыкты таплар. Кифаяга да, Нәфисәне дә чит итмәде ләр. берән-сәрән аның битендә ^ә күренә Аларга ярый, аларга килешә. берсе сипкелле, икенчесе камыт аяк, өченчесендә чалыш күз! Тик нигә алар Язкилденең ин чибәр, иң пөхтә, иң уңган, иң бай тормышлы Сәләхетдиниең ин иркә кызы жырчы Фирүзәнең ал битен ямьсезләделәр? Бармы дөньяда хаклык?!
Язкилде авылы зур да, болай бик бәләкәй дә түгел, жиде авылны берләштергән «Урал» колхозының бер бригадасы гына, ин олы брига дасы. Дүртне бетергәч алар моннан өч чакрымдагы Түбән авылга йөреп укыдылар Мәктәп шунда Тугызынчы, унынчы классларда Фирүзә Түбән авылның ике катлы таш интернатында торып укыячак. Ул бу көннәрне күз алдына китереп уйлый башласа, күз алдында болытлар тагын да куера Әле монда, өйдә чакта, ялгызың каласың да көзге белән серләшәсең, үзеңә үзең генә текәлеп карап торганда юанырлык мәгънәләр дә табып була Иреннәре сусыл гына аның, кабарынкы Кер фекләре куе. озын, күз читләренә күләгә төшереп торалар Көттереп кенә булса да күкрәкләр дә йомрыланып килә. Тәне ап-ак Фирүзәнең Тик менә бите, маңгае Ун күз сиңа карап торганда ничек көзге алды на барып басмак кирәк3 Газап булачак интернатта Фирүзәгә, үлем булачак Әллә аңынчы бетәрләрме? .
Иртән көзгегә карый да көрсенә
Кичен уфылдый да көзгене каплап куя
Апасы Вәзилә аны күргән саен көлә «Аптырама, .апаем Бетәләр алар! Язкилдедә синнән сылу кыз булмас әле’»
Булыр, булыр Ә Фирүзәнең бүген үк ин сылу буласы килә «Арт та калма, алга чыгарма!» «Артта калсаң, абынырсың»
Әллә дөрес күрсәтмиме, дип, жиңе,белән көзгене сөртеп карый, ап ак көзгеләре дөп-дөресне күрсәтә
Онытмаган булсагыз. Фирүзәнең быел сигезенчене тәмамлап килүен әйткән идем инде. Хәзер алар Түбән авылга имтихан тапшырырга йөри ләр Бүген консультациягә барырга тиешләр иде, машина юк икән «Машинаны кычыткан ташырга куйдык шул. үскәннәрем», диде бригадир һәм читенсенеп кенә Фирүзәгә карады Ишетсәләр дә машина бул маслыгына ышанмадылар алар Язкилдедән сигезенчедә унбер бала Җиде кыз, дүрт малай Арада теге Фәрит тә бар Ничек килмәсен ди
машина? Ел буе йөрттеләр аларны, илтеп куйдылар, барып алдылар, нигә бүген генә жәяүгә калдырсыннар? Имтихан алдыннан Сигезенче не бетергәндә генә! Бер ике рейс кычыткан кайтарыр да шофер Галә ви авызын ерып килеп житәр әле! Озаккамы әллә, әнә генә ич Түбән авыл, терәлеп тора, өч чакрымда гына! Малайлар. «Әйдәгез, җәяү сыпырдык!» дип үгетләделәр, кызлар күпчелек — алар да риза, бер * Фирүзә генә каршы. . а
— Җәяү?! Бүген жәяүгә ризалашсак, алар гомергә машина бирә- £ чәк түгел! — диде ул 2
Ә консультация? — диделәр кызлар бертавыштан
Көтеп торсыннар! Янмый торгандыр әле!
Кифая бик карышыр иде, Фирүзәдән курка, тотар да «Синен ка 2 мыт аяк белән тәпили башласаң, төш болай да житәр!» дияр
Нәфисә, «барыйк!» дип бик әйтер иде, шүрли «Синең чагыр күзен ' белән кайда ялгыш, кайда дөрес икәнен күреп булмый!» дияр
Сипкелле Руфания күптәннән аның белән сөйләшми
Малайлар Фәриткә текәләләр, ул да Фирүзәгә каршы төшеп тормый ♦
Машина килмәсен дә беләләр, ауныйлар чирәмдә, юаныч тапкан * булалар. Ә Фирүзә гадәтенчә читтә утыра, уенга катнашмый, күзе юл- " да, уе юлда Кемдер туп алып килде, көн аяз. чирәм яшел, җир тигез, * тибәләр генә. Оча туп! Беразга консультация дә. читтә кагаеп утырган г Фирүзә дә онытылды
Бер сәгать дисәм аз, сәгать ярым дисәм күбрәк булыр, шактый уй- <_ надылар, шул чакта авыл ятыннан велосипедлы бер кеше күренде Малайлар сискәнделәр, иясез калган туп тәгәри-тәгәрн Фирүзә янына ук “ килеп житге. Ул аңа әйләнеп тә карамады Классташларының: «Җәмил абый килә! Нитә соңга калды икән ул? Бүген футбол матчы бил геләнгәи иде бит! Каптык!» дип ашыгыч пышылдауларына да колак салмады Килүчегә дә карамады Фирүзә Чыннан да бу аларнын физкультура укытучысы, җәен-кышын мәктәпкә я чаңгы, я велосипед белән бара-кайта йөрүче Җәмил Камалов иде
- Сез нигә монда? — диде ул. велосипедыннан җитез генә төшеп
Машина килеп житмәде бит. абый
Иртәдән бирле машина көтеп ятасызмы?
Җәмил Түбән авыл ягына карап алды
Кычыткан ташырга куйганнар Бер килер әле1
Җәяүгә ни булган?
Нәфисә Кифаяга карый, Кифая Руфаниягә Җыйнаулашып бер чит тә утырган Фирүзәгә борылалар Малайларның баш түбән иелә, фут бол тубы тибеп тирләгән җилкәләрдән пар күтәрелә
Фирүзә утырган җиреннән генә тупны аягы белән бер читкәрәк тәгәрәтте дә
— Без җәяү йөрмибез, абый, — диде
һәм башын артка чөеп укытучысына карады, һич каушамады Фн рүзә, битенең бетчәле икәнен дә бер мизгелгә генә онытты беренчедән. Җәмил әлләкем түгел, аларның терәлеп торган күршеләре Мирфатыйх малае, икенчедән физкультура укытучысы гына, өчле чыгарыр дип куркасы юк, өченчедән шушы Җәмил Фирүзәкем аласы Вәзилә артыннан йөри «Күләгәдәй йөри, артымнан калдырмыйм, алга чыгармыйм», дн апасы мактанып
Җәмил ашыга иде, алай да велосипедын Фирүзәгә табарак тартты
Нигә җәяү йөрмисез инде сез?
Хәзер иң ярлы кеше дә жәяү йөрми Берәү дә Без замана балалары.
Башкаларның колак үрә торды, шактый һавалы бу жанапка укыту чылары ни әйтер икән?! Нәфисә Кифаяга карый, «әйдә, киттек!» дип
ым кага Кифая Руфаннягә пышылдый: «Әллә кайчан барып җиткән була идек!» Малайларның, күз җиргә тәгәрәгән, тузанлы битләреннән кара тир ага. Бер Фирүзә генә хәрәкәтсез. Хәрәкәтсез үк түгел икән, күкрәгенә төшкән калын толымнарын берәм-берәм артка чөйде Өч минут дисәм азрак, биш минут дисәм арттырган булырмын, мәгәр шак тыйга тартылды чирәмлектәге тынлык! Менә бит ул нинди Югары очның Сәләхетдин кызы Фирүзә! Укытучының авызын йомдырды Тик Җәмилнең авыз йомарга бер дә исәбе юк иде, иркә кыз Фирүзәнең га дәт-холкын бердән өнәмичә йөри, кистереп әйтергә жае чыкканы гына юк иде. Ул велосипед тәгәрмәчен Фирүзәнең тәбәнәк үкчәле ак туфля- сы янына ук китереп җиткерде.
_ Оят! —диде ул аңа туп-туры карап. — Космоска җибәрерлек егетләр-кызлар эшсезлектән симереп монда ятасыз! Уттай эш өстендә машина сорап йөрергә ничек оялмыйсыз?! — Сәләхетдин кызына аерым өлеш чыгарды Җәмил. — Ә сиңа. Мөхетдинова. җәяү йөрү килешеп китәр иде. Спорт ул җәяү йөрү! Өйдә эшләмисең, ата ялкаусың. спорт белән, физик эш белән даими дус булсаң, кайбер кимчелекләрең тизрәк узар иде. Дөньяга дөм орынып жылап йөрмәс идең
Җәмил абыйлары мактаулы кызга әнә шулай диде. Әллә ни уйлан та әйтелмәгән иде югыйсә, бары тик Фирүзәнең былтыр көз чөгендердән качуын, бәрәңгегә чыкмавын, зарарлы корткычларга каршы ке- рәшмәвен күз алдында тоткан иде. кыз үзенчә аңлады, Җәмил абыйсы аның бетчәле битен мыскыллый дип кабул итте, мунча чыккандай кы зарды. кашы җимерелеп, күз кабаклары өстенә салынды, аскы ирене язгы тамчы кебек менә тамам, менә тамам дип калтырап тора башлады Җәмил башкасын төпченеп тормады, ул бик ашыга иде. велосипедына атланды да Түбән авылга элдертте, малайлар-кызлар, иркенәеп, сулышлары киңәеп, яңа юылган тәрәзәләр төсле балкып, гөрләшеп аның артыннан иярделәр. Иң алдан Фәрит чаба, аның артыннан Нәфисә сикергәли. менә алар алгарак чыктылар, җитәкләштеләр.
Үлде Фирүзә. Бетте Фирүзә.
Чирәмдә бер ялгызы калды.
Талгын гына җил исә, баш очында гына тирбәлә-тирбәлә тургайлар сайраша. Кузгалмады Фирүзә. Байтак утырды
Гәүдәгә калыкса да ябыклыгы күзне кисеп торган чуар бозау анын янына ук килде, башын иеп иснәде, иреннәрен ялмаштырып толым очындагы ал тасмага үрелде. Башка вакыт булса Фирүзә сикереп торып кулына ни эләксә шуның белән бозауның сыртын төяр иде. бүген эндәшмәде, киресенчә, нигәдер бозауны ифрат нык жәлләде. Ике кулы белән чирәм умырып сузды.
— Мә. аша. аша!
Иң очтагы ишегалдыннан гәүдәгә Фирүзә хәтле генә әби килеп чыгып. акрын-акрын аларга якынлашты.
— Чирле бозау ул. — дип аңлатты әби. — Рәхмәт, миһербанлы бала икәнсең!
Фирүзәнең ике күзеннән тулышып ике чишмә акты.
Консультация онытылды, һәммәсе кирегә китте...
Кинәт Язкилдене яңгыратып әтәчләр кычкыра башлады, тавыклар кытаклады, үрдәкләр бакылдады, күркәләр голдырдады. Алар һәммәсе дә: «Фирүзә ямь-сез!» Фирү-зә кот-сыз! Фирүзә артта кал-ган! Фирүзә шушы чуар бозау төсле-е-е!» дип шаулашалар кебек тоелды. Ул сумкасын тез күмәченә бәрә-бәрә Югары очка менеп барганда колагына чан тавышы килеп иреште. «Ямьсез! Кот-сыз!» дип чыңлый иде сыман чан.
Тавышлардан колагы тонып кайтып керсә, энесе Зәйтүн авызын ачып янбакчада җылап тора. Янында баягы котсыз Җәмилнең энесе Әнәс тә бар. Сугышканнар бугай
— Әй, су1ыш чукмарлары! Икегез дә атлагыз әле монда! дни та мак төбе белән генә кычкырды кыз, малайлар шым булдылар Бу боерыкка буйсыныргамы, юкмы, дип уйлап алды да, үзен гаепсез санап. Әнәс тә Зәйтүнгә иярде
— Нигә сытылдың? — диде Фирүзә Зәйтүнне җилтерәтеп
— Әнә ул, Мирфатыйх тәресе кыйнады ♦
— Ә син, боламык, шуңа бирешеп тордыңмы?
һәм Фирүзә аны-моны көтмәгән Зәйтүн-сытыкнын янбашына берне 2 кундырды. Малай иелеп, борынын тарта-тарта шыпырт кына үкси баш- s лады. Әнәс аның дер-дер калтыраган иңенә кулын салды
— Авырттымы, малай? Нык суктымы? — дип сорады ул. Зәйтүн т
яшьле күзләрен мөлдерәтеп, гаҗәпләнеп әле генә дошманы булган 5 Әнәскә борылып карады Фирүзә фыр-р итте дә Әнәснең кулыннан сигез = бүлкәле кепкасын йолкып алып югарыга чөйде Кыска гына гомерендә ? күпне күреп өлгергән кепка кош булып очты да Зәйтүннәр тирәгенең j иң куе ботаклары арасында кунып калды Үзләренә сәер кунак килгән- £ не күреп Югары оч чыпчыклары куркынып чыркылдаштылар Фирүзә чабып өйгә керде, сумкасын карават астына ук атып бәрде дә көзгегә * килеп капланды. Санарга тотынды ®
Берсе дә кимемәгән, күпме вакыт кояшта утырса да битендәге төрт- g келәр нәкъ илле өч иде Ул кинәт «Нигә теге чуар бозауны тукмап « жлбәрмәдем дә, нигә Мирфатыйх тәресе, мин суккач. Зәйтүнне жәлләде соң әле?» дип уйлады Үз уеннан үзе куркып китте 2
4
Җәмил әллә кайчан мәктәп янындагы спорт мәйданында тугызынчы класс футболчылары тренировкасында булырга тиеш иде. Ул ашыгып өйдән чыгуга, үзләреннән биш-алты өй аша яшәгән Сәрвәрбнкә апаны очратты. Больницага барырга чыккан икән бичара «Төне буе тешем сызлады, чыдар әмәлем юк. Түбән авылга ук төшеп житә алмам, фельдшер Вәзилә янына кереп чыкканда да ару булыр иде», диде Яңакларын иске тире бияләй белән җылытып бәйләгән карчык яныннан Җәмил тиз генә узып китә алмады, велосипедыннан төшеп әбекәйне җитәкләде, аннан култыклап ук алды, медпунктка шактый озак төштеләр Ике урында утырып ял иттеләр, Җәмил әбигә сиздермичә генә кул сәгатенә күз төшереп алса да, карчыкны ташлап китмәде, юк вакытын бар итеп җылы кулдан авыруны Вәзиләгә тапшырды. Вәзилә дә аны тнз генә яныннан җибәрмәде, чыга башлагач өйалдында куып җитте: «Аз-маз караганчы гына түз инде, бик чәүчәләк карчык бу Сәрвәрбнкә әби, үзем генә тотыныргй куркам», диде. «Теш врачы түгел лә мин!»
Кире борылып керергә туры килде, Вәзилә кече якта бик озак мыш тырдады, урындык аркасына башын куйган әби туктаусыз аһылдады. Җәмил, түземлеге бетеп Вәзилә ягына чыкты һәм, сәгатен күрсәтеп «Безнең бүген бик җаваплы очрашу, ашыгам!» диде Вәзилә кара белән сызылган нәзек, кыйгач кашларын сикертеп алды «һи. синнән башка да тибәрләр әле тупны!» дип куйды. Җәмил. Вәзиләнең тел төбен бик яхшы аңлаганга, сүз кайтарып тормады, инструментларның суда кай нап чыкканын да. Вәзиләнең Сәрвәрбнкә әбинең авызына дарулар тамызганын да сабыр гына уздырып җибәрде
Медпункттан чыгып ике-өч атлам китүгә үк. эчтән әбинең яшьләрчә кетердәтеп көлүен ишеткәч кенә аңа нигәдер сәер һәм бик шикле булып китте «Әллә бәхетсез юлга чыктым инде бүген?» дип уйлап алды
Ә болай, чынлыкта, Җәмил бәхетле егет - моны алдан ук белдереп куйыйк Бәхетне һәркемнең үзенчә аңлавын, үзенчә күз алдына китерү ен. хөрмәтле укучылар, үзегез дә бик яхшы беләсездер Берәүләр бәхетне хезмәттә күрә, эш өстендә татый Икенчеләр байлык артыннан куа.
көне-төне мал арттыра Данны бәхетнең иң югарысы дип санаучылар да бар. жирдә халык төрле, кешеләр күп. бәхетнең аңлатмалары да гөрле һәм каршылыклы да. Җәмил исә үзенчә бәхетле иде. Максатына ирешә барганы өчен бәхетле Шулай уйлый егет, шуңа ышана. Максаты да буш хыялларга •'янмаган аның, үз рух көченнән, үзенә ышанудан (уган, жирле, нигезле максат. Яшьтән үк ул буш өметләр белән яшәмәде, үз тырышлыгына ышанды, үз көченә таянды..Әле бик бәләкәй чагында, мәктәпкә дә кермәгән иде, язгы ташу тынар-тынмаста Олы суны йөзеп чыгам дип әтәчләнде, йөзеп тә чыкты. Дөрес, тамак төбе кызышып, ютәлләп атнага якын юрган астында ятты, мәгәр үз сүзен сүз итте (Олырак малайлар котыртканнар иде аны, котыртуын!)
Язкилденең иң биек тавыннан, бөркет оя типкән, Уралның иң соңгы тамырлары арасындагы биек кыядан чаңгыда шуып төштеме? Төште! Бусында беркем котыртмады, шаһиты да бер генә кеше иде — күрше Сәләхетдин кызы Вәзилә Шуып төшкәндәге рәхәтне белсә идегез сез! Тезләр бер-берсенә тияр-тимәс кенә калтыраналар, колак төбендә ургылып тау жиле сызгыра О-о, тау жиленең нинди икәнен малай берен че тапкыр шунда татыды! Үзәннәрдә искән чыпчык жиле түгел инде ул, тауда сызгырган бөркет жиле, егетләр жиле! Оча Җәмил, жил аны канатландырып очырта, сикереп-сикереп тә китә, аяклары жиргә тими, егылмый мәгәр, гәүдә нык, сыгылмалы, кулларда көч, кулларда таяклар, чаңгысы да әтисе ясап биргән өрәңге чаңгы.
— Ничек егылмадың син, Җәмил?
Көлә генә Җәмил!
— Ничек барып төшмәдең!
Шаркылдый гына Җәмил!
— Минем котым очты, карап торып үлә яздым!
Кыз авызыннан мондый сүзләр ишетер өчен Җәмил Урал тавынын иң биек, иң хәтәр түбәсеннән шуып төшәр иде. Ул куе соры күзләрен тутырып үзе төшкән текә тауга, үзе беренче башлап сызган сукмакка, буй-кыяфәте мәхәббәт һәм соклану белән тулган Вәзиләгә карады. Тау, тау жиле һәм Вәзилә өчесе бер булып нәкъ шул көннән үсмер йөрәгендә урын алдылар бугай.
Бәхет төшенчәсе кеш» күңеленә жиңү белән янәшә килә. Җәмил белән дә шулай булды. Бәхет өчен нәрсә кирәк? дип уйлады ул үсә төшкәч Җиңү кирәк, ал! i бару кирәк, үз көчеңне раслау кирәк Тулы бәхетне татыр өчен яныңда сөйгәнең булу да шарт дип уйлады егет Валлаһи, шулай дип уй <ады Берәр жирдән укыган идеме, әллә зурлардан ишеткәне булдымы, нәкъ менә шундый уй килде аның бәхет иңгән күңеленә.
Мәктәптә ул географияне һәм физкультура дәресләрен аерата нык яратты. Җир шарында сигез мең метрдан ащкан ундүрт тау түбәсе барлыгын, кайбер каһарман шәхесләрнең бәхет татыр өчен шул биеклекләрне яулап йөрүләрен ул бик яшьли аңлады.
Түбән авылда укый башлагач Җәмил гел чаңгыда гына йөрде. Аныи һәвәслеген укытучылар да күреп алды, егетне ярышларга йөртә баш-ладылар, мәктәп ярышларына, мәктәпара ярышларга, аннан еракка- рак, күрше-тирә районнарга да алышырга жибәрделәр. Барында да алга чыкты Җәмил, район чемпионы исеме белән армиягә китте. «Укырга кер, сиңа кайда да юл ачык», дигәннәр иде аңа, Җәмил көлде генә: «Солдат тормышын, чын ир язмышын татыйсым килә», диде. Бу сүзләрне ул Вәзиләгә дә әйтте. Вәзилә аңа истәлеккә чиккән яулык бирде. «Яшьлек мәхәббәтемнең бүләге, мин сине көтәрмен», диде кыз.
Вәзилә, Вәзилә... •
Күрше Сәләхетдин кызы Вәзилә!
Нинди матур чаклар бар иде! Ничаклы гөнаһсыз багланышлар бар иде Сәләхетдин белән Мирфатыйхлар арасында! Юри дә, күңел өчен
дә. кирәктә дә бер-берсенә бик теләп йомышка йөрешәләр, бәрәңге утырту. алу кебек олырак эшләр ике йортта уртак башкарыла иде Сәлахетдиннәрдә эш башланса. Мирфатыйхныкылар сибелеп бакчага чыга. Мирфатыйхныкылар эшкә керешкәндә, бил буып күршеләр кереп житә Эш житми күршеләргә, башлауга тәмамлап та куялар иде! Сугым көн не, чалу итеннән пешкән өреле шулпа ашарга Сәлахетдиннәр чакырса. ♦ сыер бозаулагач угыз коймагы ашарга Мнрфатыйхлар дәшә Мунча яксалар да бер-берсен чакырмый калмыйлар, ул чагында мунчадан сон 2 хатыннар гына түгел, ирләр дә чәй генә эчә торган иде Балаларнын j гуган көнен билгеләп узу гадәткә ксрмәсә дә бәбәй чәеннән бер-берсен t калдырмыйлар иде. Бүләкләр дә ул чаклы зур булмый иде. туйларга өч ? метр ситсы, өстәл ашъяулыгы кебек затлырак нәрсәләр килсә, бәбәй * туена ситсы бер метр да житә. нәни чуар тастымал да бик олы бүләк z санала иде. Олы бүләк — чөнки һәммәсенә хөрмәт билгесе, эчкерсезлек у үрнәге, дуслыкны ныгыта торган жылы ишарәләр була торган иде. у
Берәрсе чирләп китсә яки кул-аягы киселсә, ике йорт бер сулыш £ ала башлый, хафа уртакка әйләнә, киптергән кура жиләге, җиләк яф рагы, андыз тамыры, сарымсак, уган кишер яки тозл’ы кәбестә тотып * хәзер бер-берсенә кереп китәләр иде Ул чакта ике кура-хужалык ® арасында тәбәнәк кенә, утырган эт биеклеге генә читән иде Ул да че- £ биләр, бәбкәләр ике арада йөреп бакчаны бөтенләй такырламасын өчен a генә үрелгән. Сәлахетдиннәр тавыгы Мирфатыйхларда. Мнрфатыйхны 4 кылар Сәлахетдиннәрдә жнм тибенә, сарык-бәрәинәрнең бер-берләренә * кереп кунган чаклары еш була, әтәчләргә хәтле бик тату иде ул чак- u та! Качкын тавыклар күрше оясына күкәй салса, ул мәсьәлә дә тавыш « гаугабыз гына хәл ителә, хатыннар бер көлеп куярлар иде дә. бетте- “ китте.
Ике йорт арасында какшамас татулык хөкем өрде
Ишле бала чагалы ике йорт арасында бернинди яшерен сер. гайбәт, көнчелек юк ид ?
Мирфатыйх та, Сәләхетдин дә Ватан сугышында катнаштылар, икесе дә яраланып туган илгә кайттылар Сәләхстдиннен кулы яралы иде. Мирфатыйхның мина ярчыгы тигәннән сул күзе күрмәс булды
Үткен күз кирәк чакта алдан Сәләхетдин йөрде, кул көче соралган да иң читен җиргә Мирфатыйх ыргылды - тату яшәделәр күршеләр дөрес яшәделәр Тату ата-ананын балалары да тату була Бу сыналган нәрсә Балалар арасындагы ызгыш иң элек йорттан, ата-анадан баш лана. Бигрәк тә Җәмил белән Вәзилә татулаштылар
Яшьләр үскән саен бу дуслык ныгыды Өлкәннәр «Ниһаять, кода кодагый булабыз!» дип сөенешен йөри башладылар Күршелекне туган лык белән дә ныгыту ике гаиләнең дә хыялы иде
Җәмилнең унынчыдан .оң армиягә китүе көтелмәгән хәл булды «Кайтамы соң!» дип сөйләнделәр күпләр «Кайтмаска китүедер», дип юрадылар ата аналар
«Кайтмас!» дигәнне ишеткәч, авылда берәү бик сөенде һәм бу кешг Җәмилнең җан сөйгәне Сәләхетдин кызы Вәзилә иде Вәзиләнең дә ал дагы тормыш, мәхәббәт турында үз планнары өлгереп килгән чак иде Аның ллаинары да ата-аналар өчен көтелмәгән яңалык булды Вәзилә Җәмилнең үз сүзен сүз итәргә яратканын белә иде Сүзен жнр i , жиг кергән кешене генә хөрмәт итүе дә кыз өчен сер түгел иде Вәзнләнен дә сүз әйтәсе һәм сүзен җиренә җиткереп Җәмилнең мәхәббәтен тагын да ныгытасы килеп %итте. Әле Язкнлдедә. башлангычта укыганда, мәк |әпкә Түбән авылдан врач менгәлн иде Врачны шәп трантаска юртак ат җигеп барып алуларын, укытучыларның аны ничек каршылавын, врачның шикәрдәй ак халат киеп биек үкчәләре белән тек-тек кенә ба сып коридорда йөрүләрен ул бнк яшьтән күңеленә өлге итеп сеңдерде Хисләрен уйнатты, дәртен котыртты Түбән авыл врачларының Язкилде
гә килеп китүе! Аның да врач буласы килә иде. Әмма Вәзиләнең балачагы авыл урамнарына да шәһәр җилләре килеп җиткән кызыклы бер чорга туры килде. Шәһәр, аның матур урамнары, көне-төне аллы-кы- зыллы су атып утырган фонтаннар, кино-театрлар, киштәләре байлыктан сыгылып торган мәһабәт кибетләр, бай базарлар, танца заллары кызның төрле якка ташланырга әзер күңелен әллә кайларга алып китәләр иде. Авылга кунаклар кайта, затлы киемнәр кайта, төрле-төрле күчтәнәчләр кайта.. Вәзилә алдагы тормышын бары тик шәһәрдә дип кенә күз алдына китерә һәм үзен шәһәрнең иң күренекле больницаларының берсендә иң атаклы врач булырга әзерли иде, шәһәргә, бары тик шәһәргә генә!..
Шәһәр кешесе булуның бердәнбер һәм ышанычлы юлы институт бетереп диплом алу, эшлекле кешегә кияүгә чыгу иде. Димәк, аның кияве буласы кеше дә алдагы шәһәр тормышына бүгеннән әзерләнә башларга һәм шул сукмактан тайпылмыйча алга карап кына барырга тиеш иде.
Бик яшьли дәрт керде Вәзиләгә, шул комачауладымы, бишенче-ал- тынчыларда гел өчлегә генә укый башлады. Китабын алдына алып утыра, башында уку түгел, шәһәр, аның шаулап торган урамнары күз алдыннан гел китми. Югары оч кызы өчен институттагы конкурслар, керү өчен барган ярышлар, җитмәгән баллар, күз яшьле фаҗигаләрдә сер түгел иде. Шуңа күрә ул сигезенчедән соң озын-озак уйлап тормады, тотты да Минзәлә медучилишесына барыл керде Болай өчлеләрне тезеп укып барганда аңа институт ишекләре ябык иде. Керде, түзем генә укыды, диплом алды, шәһәрдә калмады. Язкилде фельдшерлык пунктына мөдир булып кайтты. Асылда ул бары тик Җәмил өчен генә кайтты авылга! Бары аның өчен генә! «Шәһәр, бары тик шәһәр генә!» дигән хыялыннан баш тартканы да, бар тартырга җыенганы да юк иде аның. Бер юл мөмкин түгел икән, алга узар өчен икенчесен — ышанычлысыи айлады Вәзилә. Аныңча, беренче разрядлы спортсмен, республика күләмендә чаңгы ярышларында алдынгы урынга чыккан Җәмил армиядән авылга да кайтып тормастан шәһәрдә, күренекле бер урында урнашып калачак иде Вәзилә бңк тиз генә кияүгә чыгып, Җәмил янына, шәһәргә күчеп китәргә әзер иде.
Нишлисең, үз акылларыңны биреп булмый, Җәмил авылга кайтты һәм Түбән авыл урта мәктәбендә физкультура укыта башлады. Казан педагогия институына читтән торып укырга керде Аны биш куллап алдылар Укуы ярап та торсын ди, тырышсын, дипломсыз килеш ир кеше кая бара ала хәзерге заманда? Җәмилнең укырга керүен дә хуплады Вәзилә, өзелеп-өзелеп егетнең авызыннан «шәһәр!» дигән сүз чыгуын көтә башлады. Талантлы һәм перспективалы спортсменның Язкилдедә төпләнеп калуына һич тә ышанасы килмәде аның! Әмма Җәмил ике сүзнең берсендә «авыл», диде. «Авыл спорты» диде. «Авылны сакларга кирәк, авылның киләчәген яшьләр белән ныгытырга кирәк. Спорт — яшьләрне авылда калдыруның мөһим бер факторы», диде. «Ни өчен Голландия. Бельгия кебек бәләкәй генә илләрдән менә дигән югары класслы футболчылар чыга да, ни өчен безнең татар малайлары футбол уйный алмаска тиеш? Футбол—культура үсешен билгели торган уен ул!» дип өстәде.
«Нигә?» диде шаккатып Вәзилә, «синең үз тормышың, үз киләчәген булмас мени?»
«Киләчәгем дә, үз тормышым да авыл белән бәйләнгән!» диде Җәмил көлемсерәп.
Элегрәк булса Вәзилә берсүзсез җиңәр иде, авыз ачарга да ирек бирмәс иде егеткә, әгәр Сәлахетдиннекеләр белән Мирфатыйхныкылар бергә тотынсалар, егетне ә дигәнче борып салырлар иде. Тормыш бик кинәт үзгәрде, тормыш күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне дә, ике
күрше арасында еллар узып ныгыган дуслыкны да челпәрәмә китерде. Хәзер алар бер беренә йомышка бөтенләй йөрмиләр. Бәрәңгене аерым утырталар, аерым алалар. Ике арадагы читәннең кемнеке икәнен оны тып та бетергәннәр иде. читән тагын метр ярымга биегәйгәч кенә Сәлахетдиннеке икәнлеге исләренә төште. Сәләхетдин ара капканы бөтенләй ачылмаслык итеп бикләп куйды, хәзер бер-берсенә керер өчен баш ♦ та урамга чыгарга кирәк. п
Сәлахетдиннәрдән башланды бугай.
Әллә Мирфатыйхтанмы? 2
Юк. Сәлахетдиннәрдән ахрысы
Биш ел дисәм азрак, җиде үк дисәм күбрәк булыр, берзаман. якшәм х бе көн иде. Сәләхетдин районнан мотоцикл алып кайтты Бишсклене 2 Башта бер атна ишегалдында тырылдаттылар, аннан урамга алып чы- 5 гып ай чамасы дырылдаттылар, ай үткәч берәм-берәм дә. төялешеп тә у чаба башладылар. Эте-бете утыра да чаба, Вәзнлә дә киткән була, би ? шеккә чүмәшкән Фирүзәнең дә авызы колакта Ә Сабан туена. Сабан ® туена.. Кулыннан килә, тәмамысы эт икән Сәләхетдин. мотоциклның ф бишеген алган да урынына зур чыбык чуман утыртып кунган мәйдан х буласы урынга бөтен семьясын чуманга утыртып төште Шаккаттылар, ш Бөтен халык көрәш карый, Мирфатыйх хатынының күзе матайда Бө- X тен кеше ат чабышын көтеп тора, Мирфатыйх хатыны Гөлмәрьямнең ® эче яна Мәйдан янында дәшми түзгән иде, кайткач Сабан туе чәен к эчеп бетергәнне дә көтмәде, «әнә. кешеләр Сабан туена машина белән я генә төшкәннәр!» днп куйды.
Гөлмәрьям төне буе йокламады, йокламаса да коймагын нзәрги £ онытып Мнрфатыйхтан әр ишетте, икенче көнне үк Түбән авыл кибе - тенә төшеп бик һәйбәт көзгеле шкаф сатып алды. Шифоньер дип атала икән андый шкаф, затлы кешеләрнең түрендә шул була икән Язуы ар тына ябыштырылган, төгәл йөз егерме җиде тәңкә. Мирфатыйх. «бәрәч балаларга киемгә дигән акчаны тоткансың!» дип әрләгәч, шкаф тирә сенә сыенган хатын «күбрәк акча эшләрсең, хәзер заманы шул», дип кенә җибәрде
Шкаф Югары очта беренче иде Күрше-каршылар. кардәш ырулар икешәр рәт кереп карадылар, Сәләхетдин Гөлбикәсе дә түзмәде, йомыш тапкан булып кереп чыкты. Атна дигәндә Гөлбикә дә Зәйнең үзеннән шифоньер кайтартты. Ике көзгелене Язуын артына кадаклаганнар йөз дә туксан сигез тәңкә. Күрше-каршы. кардәш-ыру савылып Сәләхетдин нәргә кереп китте, бәһасеи белгәч тел шартлаттылар, көнләшүләрен сиздермәслек дәрәҗәдә әйберне мактадылар Мирфатыйх хатыны Гөл мәрьям кермәде. Аның, кара коелып, пыр тузып келәт белән өйалды тн рәсендә итәк җилфердәтеп йөргәнен Гөлбикә чолан тәрәзәсеннән авыз ерып күзәтеп торды. Икенче көнне Гөлмәрьям көтү куганда сыерын да бозавын да озын чикләвек чыбыгы белән чаж да чож яра иде
Шуннан китте, китте
Шкаф артыннан сервант кайтты Сервант артыннан диван Диванга трельяж иярде. Трельяж холодильннкны чакырды Сервантлар буш тормады. Гөлмәрьям дә. Гөлбикә дә дистәсе-днстәсе белән чәшке чы наяк, кашык-чәнечке, бәллүр вазалар, путаллы чәркәләр, балчык сы ерлар, мөгездән ясалган әкәмәтләр, дәү-дәү буш диңгез кабырчыклары һәм тагын әллә ниләр кайтарып тутырдылар Бу чәшке-чынаяклар бе лән чәй эчмәделәр алар, аракыны да кунакларга кырлы стакан белән чөмерттеләр, чәнечкенең әллә ничә төрлесе булса да итне һаман сызган ган беләкле кул белән умырдылар, әмма ярсып-ясканып сервант-шкаф ларны мал белән тутырдылар. Мотоциклларны машиналар алыштырды хәзергесе көндә Сәлахетдиннең гаражында (ишетәсезме, алты йозаклы бетон түбәле гаражында!) «Москвич», тора. Мнрфатыйхларда «Жигу ли» Берсенеке чия төсле, икенчесенеке — лимон
Кара мунчалар ашыгып-ашыгып сүтелде, дәү-дәү ак мунчалар өя герттеләр Мунча алдына иске «Саратов» холоднльнигы илтеп утырттылар, элеккеге атаклы шарлы башлы тимер караватлар да мунча алдына күчте Чабынып-коенып чыккач ачы балны тустаган белән шунда «Саратов»тан алып кына эчә торган иттеләр. Өйләр дә танымаслык булып үзгәрде, аларга уңнан да, сулдан да бүксә-бүксә такта веранда лар кушып куйдылар Мичләрне сүтеп өйләрне пар белән җылытуга күчерделәр Верандалар гына сусынны басмады, йортларны сүтеп, алты, сигез почмаклы егермешәр ниргәле пулатлар салып кундылар Элек бәдрәф, хәзер культуралы туалет исемен алган ханәләрне галерея ясап өй белән тоташтырдылар Ка'рбазларын күмделәр, тәбәнәк капка ларны дәү-дәү МАЗлар, КрАЗлар кереп йөрерлек итеп киңәйттеләр, бие гәйттеләр. Урман якын, урман үзебезнеке, урман шалкан бәясе! Телибез икән трактор белән менеп алабыз, телибез икән бульдозер белән сөйрәтеп алып кайтабыз. «Дружба» атлы пычкы өй борынча, һәр кешедә бар, колхоз бензины бушлай, кисәләр генә, йөзәр яшьлек юкәләрне, биш йөз яшьлек имәннәрне егалар гына Җир гүләп, җир ыңгырашып кала, тракторлар, бульдозерлар юл юк җирләргә күкрәк киереп кереп китәләр.
Кала кунакларына хәзер яңа сауган сөт тә, яңа язган май да эләк ми, алар аертылган сөткә Зәйдән кайткан ипине манып ашыйлар да, аллаһы әкбәр, «монда хәлләр алай икән!» дип тизрәк килгән җирләренә таю ягын карыйлар
Көнчелек дигән сүз кергән арага тиз арада дошмандцк дигән мөнә сәбәт нигез салды. Сәләхетдин белән Мнрфатыйх кан дошманнарына әйләнделәр.
Балалар яшьрәк чакта бу куалашуда катнашмадылар да диярлек Ләкин Вәзилә Җәмил турында авыз ачып өйдә сүз әйтергә базмый иде инде Чөнки Җәмилне бөтенләй аңламый башлады. Кызның күңелендә гел бер сүз булды «шәһәр! «шәһәр!» Җәмил исә, «авыл» диде дә катты
Районга эшкә чакырдылар, бармады
.Өлкәгә күчәргә өндәделәр, ризалашмады.
Егетне районга чакыргач, Вәзилә сөенде. Казанга өндәгәч, күккә сикерде Егет «Язкилдедә калам» дигәч ышанмады
— Шаяртасың, җаный, — дип бармак янады
Җәмил, бик гади генә, күптән сыналып бары тик бер нәтиҗәгә ки лергә мөмкин, булган нәрсә турында сөйләгән кебек итеп, көлә-көлә
— Калам дигәч, калам инде. Вәзилә Мине беләсең, — диде. Кыз.
— Нигә? — дигән сүздән башканы әйтә алмады
— Нигәме? — Вәзилә Җәмил маңгаена буразна булып яткан сырны беренче мәртәбә күрде — Нигә икәнен дә әйтеп була хәтта! Менә иптәшләр белән ашханәгә ашарга гына керәбез. Дүртәү бергә утырабыз Берәү токмач ала, икенчең борчак ашы. ә мин кәбестә ашы яратам1 Монда нигә икәнен аңлатып булмый, һәркемнең төрле-төрлене ашавын гына күзәтәбез Анда да бергәлек һәм бер төслелек юк! Минем бу заманда авылга ябышып ятуым бәлки сәердер, әмма мин аны үземчә ан лата да алам. Без бик еш кына татар халкы ишле халык. Советлар Союзында да алты миллионнан артык дияргә яратабыз Халыкның уңганлыгын гел-гел гомуми эш белән дә, күплек саны белән дә билгеләп булмый икән Халкыңның илгә-көнгә даны таралган алдынгы кешеләре дә булу кирәк. Матрос Әсгать Җиһаншиннан башлап академик Сәгъ- диевкә чиксез рәхмәтем һәм тиңсез хөрмәтем бар минем Алар дөньяда 1атар халкының барлыгын, егетлеген расладылар Федор Симашовны беләсең инде син Биш авыл мәктәбен бетерде Дөнья, олимпия уеннары чемпионы! Гап-гади керәшен малае, ә илгә күпме дан китерде! Татар халкы улы! Футболчы Галимҗан Хөсәенов, хоккейчы Зинәтулла Била-
летдинов, гимнастика остасы Галимә Шөгероваларны ал! Халкыбызның данын кайларга илтмәгән алар!
— Син дә алга чык, күч шәһәргә!
— Минем бик күп талантлы спортсменнар тәрбияләүче педагог буласым килә! Халкыбызның данын тагын да югарырак күтәрәсем килә' Безнең яклардан да менә дигән егетләр чыгарга тиеш.
— Шуннан ни? д
— Аңлашылдымы? х
— Шуннан ни була дим?
— «Аптыратыйммы, йөдәтимме?» дигән җәфалы бер уен бар! Бәй- ?
ләнчек адәмнәр ярата аны Шуны башладыкмы. Вәзилә? =
Юк, Вәзиләнең уйныйсы да, Җәмил төсле итеп тирәнтен уйлыйсы х да килми, аның үзе күз алдына китергәнчә яшисе килә Чыгамы татар ? гаи чемпион, юкмы, аңа барыбер Чыга икән, әйдә, аның Җәмиле чем - пион булсын. дан казансын, чит илләргә йөрсен, төрле-төрле әйберләр, н затлы киемнәр, шаккатыргыч сувенирлар алып кайтсын. Шулай яшәргә мөмкин булганда, һәркайда юл ачылып торганда нигә бу Язкилдедә * череп-бурсып ятырга?! ®
Шөбһәләнде кыз, икеләнде һәм көннәрнең берсендә аның күз алды £ караңгы төндә яшен уйнагандай яктырып китте: әллә яратмыймы соң аны Җәмил?! Сөймиме?! Яратса, гел карышып, кирегә сукалап торыр идемт? Сөйсә, шундый тузга язмаган сүзләр сөйләр идеме? Сөйгән ке з ше берни уйлап тормыйча салкын чоңгылга да чума ала. күктән йолдыз u чүпли! Ә бу. мүкләк сыер кебек карышудан башканы белми
Тукта, «сөям» дигәне бармы сон аның? Юк бит'
Авылда Җәмил күзе төшәрлек, аның игътибарын җәлеп игәрлек башка берәр кыз бармы әллә?!
Вәзилә Югары очтан Түбән очка кадәр өй борынча берәмтекләп санап чыкты, кызлы йортларны айкады, аннан олы урамга керде. Түбән авылдагы мәктәп коллективын кат-кат күңеленнән кичерде Көнче күңел йөгерек була, кызларны санап, барлап чыкты Вәзилә һәм мондый рак фикергә килде Язкилдедә аңа тип булырлык, аның белән янәшә оасарлык кыз юк иде Тагын бер шиге бар иде барын Вәзиләнең. икс күрше — Сәлахетдиннәр белән Мнрфатыйхларнын дошманлашуы ei .-ткә тәэсир иттеме әллә, дип уйлады Ул уеннан бик тиз кайтты «әйдә, чукынышып бетсеннәр. Җәмил белән без барыбер монда калачак түгел'» дип җиңел генә хәл итеп куйды
Тәвәккәл таш ярган. Тырышкан ташка кадак каккан һәр минутта, һәр секундта, көндез дә. төнлә дә күңелдә бер теләк кенә калсын Җ » милне моннан алып китәргә! Моннан китәргә! Спорт яшьлек белән янәшә яши Яшь чагында Җәмил анда, калада ныгып калырга тиеш Шәл спортсменнарга фатир беренче чиратта, шәп спортсменнарга һәр кайда юл ачык
Борыны сизгер Вәзиләнең Теләкләре нык
Сәлахетдин кызы ике беләген сызганып эшкә тәгыиды
Монда, Язкилдедә атлаган саен Җәмилгә аяк чалырга! Авылдан биздерергә Комачауларга Сүз таратырга
Бүген эше мәшәкатьләре шактый күп булды анын Бүген ул тыныч диярлек Бүгенге" көне бушка узмаячак, тормышының олы максатына хезмәт итәчәк Бүген Җәлил егылып борынын канатачак Сәрвәрбнкә әби белән ул кичтән үк сөйләшеп куйды «Җәмил Югары очтан күренү гә битеңне иске бияләй белән ябын урамга чык Тешем сызлый диген Булдыра алган хәтле тоткарла аны. әбекәй!»
Буыннары сызлап торган карчык фельдшер кыз белән борчак пеше рергә каршы буламы соң?.. Тоткарланды егет. Медпунктка да керде
Вәзилә тозагына эләгеп анда да шактый торды. Җитмәсә, теге сиге-зенчеләр...
һәммәсен әйбәткә юрады Вәзилә. Хәзер сабыр гына аның Түбән авылдан кайтуын көтәргә кирәк. Бүген Җәмилләр мәктәбенең футбол командасы районның «Чукмар» командасы белән очраша. Әгәр җиңсәләр, Түбән авыллар республика ярышларына финалга чыгалар Шуны көтә Җәмил, яздан бирле малайларга тынгы бирми. Яздан бирле тугызынчы класс малайлары шуңа әзерләнәләр. Җиңсәләр, Җәмилнең хыяллары тормышка аша башлый, моннан соң аны Язкилдедән кубарырмын димә!
Тик бүген алар җиңеләчәкләр!
Монысын бер Вәзилә генә белә.
Җәмилләр командасының капкачысы тугызынчы класс укучысы Зөфәр — Вәзиләнең энесе. Өч көн ялынды Вәзилә Зөфәргә, өч көн тәмле сүзләр белән малайны юмалады. (Сәрвәрбикә карчык түгел шул малай, таза, сәламәт, фельдшерның кирәге әллә ни юк!) Сүзләр генә ярдәмгә килмәгәч, браслеты белән сәгать вәгъдә итте. Сәләхетдин тамыры шул, Зөфәр яңа сәгатьле булачак, һәм шушы сәгать Вәзиләгә җиңү, командага җиңелү китерәчәк Зөфәр капкачы—теләсә тупны тота, теләмә- сә — «Чукмар» командасы бер-бер артлы гол кертәчәк!
Тәрәзәдән карап, рәхәт уйлар кочагында тирбәлгәндә Язкилдедә кош-корт шау-гөре башланды. «Әйдә, котырыгыз, котыр! Көзгә туй итәрбез дә, симез-симез үрдәкләрне, күркә түшкәләрен күтәреп шәһәр гә күчеп тә китәрбез! Хәйретдин агай чаң кагып озатып калыр! Бигрәк матур яңгырый икән чаң тавышы!»
Хатын-кызның күңеленә теләк иңсәме?! Ул аны тормышка ашыр мыйча калмый, хөрмәтле укучым Без, ир-атлар, хатын-кыз аркасында гына оҗмахтан куылган дөнья мәхлуклары, хатын-кызның өстенлеген, хәйләгә маһирлыгын, осталыгын берсүзсез танырга тиешбез!
Җиңүгә ышанып көткәнгә көннең үткәне сизелмәде дә диярлек. Вә- зйлә Зөфәрне белә иде, ул аңа ышана иде. Көн бераз сүрелә төште, элеккечә чалт аяз һәм тыныч иде, Җәмил кайтыр вакытны чамалап Вәзилә урам якка караган өч тәрәзәне дә киереп ачып куйды, бүлмәләргә коры, хуш исле җәй һавасы кереп тулды; кыз, тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп, елмайган хәлдә, аны көтә башлады.
Шактый көтте, кемдер пунктка керде, ул кемгәдер киңәш сүзләре әйтте, кемнәргәдер дару бирде, укол кадады. Күңеле еракта, күзе юлда, йөрәге сөенечләр тозагында, үзе шатлыклы хәбәрләргә зарыккан иде
Шул чагында ул Түбән очтан менеп килүче ике кешене ерактан ук абайлап алды... Икәү! һич тә ике кеше көтми иде Вәзилә. Әйе, берсе ул Тик ялгызы түгел. Велосипедының икенче ягыннан, Җәмил шикелле үк рульгә тотынып тагын бер кеше менеп килә иде. Хатын-кыз? Вәзиләнең күңеле шашып-шашып кайнады Сәкинә! Былтыр гына унынчыны бетереп фермада сыер савучы булып калган Сәкинә! Бая кызларны барлаганда аны исәпкә дә кертмәгән иде Вәзилә, кара син аны. буйга Җәмил абыйсыннан азрак кайтыш булса да пичекләр атлый, башын күккә чөеп җибәргән, чәчләр су күбеге төсле кабарганнар, күзен-ка- шын ясаган, әйтерсең бии-бии менә! Бер дә сыер савучы димәссең! Әллә пунктка кадәр үк бергә килмәкчеләр инде? Вәзилә бармаклары белән тәрәз пәрдәсен урап тотты да ак җә,ймә җәелгән тар караватка утырды. Күңеленә моңарчы килмәгән салкын шик төште: араларында берәр нәрсә бармы әллә?!
Ул ашык-пошык тәрәз пәрдәсен рәтләде, вак кына тир бәреп чыккан борынын мамык белән пудраларга кереште. Сак кына ишек шакыдылар.
Керегез, кер, — диде ул елмаерга бик тырышып
Ишектән Сәкинә ялгызы килеп керде, керде дә, мактанган сыман, томырылып ана карап тора башлады Вәзилә түземсезлек белән тагын берәүнең кергәнен көтте, хәтта кызнын артына үрелеп тә карады, тик анда берәү дә юк иде
Җәмил абыең кайда? — дип сорады ул дорфа гына ♦
— Җәмил абый? — Бу исемне әйткәндә Сәкинәнең йөзе яктырды Кайтып китте
— Ничек? 2
— Шулай. s
Бер сүз дә әйтмәдеме? ж
Әйтмәс Җәмил абый! Ул гел шаярта бит! Мине бәләкәй кыз дип 2 уйлыймы?
— Шаярта? — Вәзиләнең коты алынды Ялгышын аңлады Җәмнл '
1урында бу кыз алдында сүз кузгатырга ярамый иде Белер иде әле! % Бу кызнын буе гына түгел, теле дә озындыр, әллә ни уйлавы бар — Я. л үскәнем, ни йомыш? Ф
«Үскәнем» дип Сәкинәне кимсетергә теләсә дә керүче кызның исе китмәде, ул биек, мул күкрәкләрен киерә төшеп Вәзилә алдындагы u урындыкка килеп утырды. .<
— Кулым ярыла. Вәзилә апа ™
«Апа» сүзе Вәзиләне усал шөпшә төсле чагып алды, ул күзләрен зур Е ачып Сәкинәнең кулларына түгел, аякларына карады Матур иде Сә- з кинәнең балтырлары, тез башлары, кыска ситсы күлмәге яшерә алма u ган тыгыз, тулы ботлары искиткеч килешле иде! ”
Кулым ярыла дисеңме? — дип кабатлап сорады ул
Әйе. Түбән авыл врачына күренимме әллә дип төшеп бара илем, Җәмил абый очрады да бергә кайтып киттек
— Яхшы булган Яхшы, — диде Вәзилә күзен аяклардан Сәкинәнең кулларына күчереп — Дөрес эшләгәнсең!
Бик озаклап, бик җентекләп карады ул аның кулларына, йомшак, ак беләкләренә күз салды, иңбашларының йомыры һәм кыйгачлап түбән төшүен чамалады, муенының озын һәм горур икәнлеген абайлады һәм кинәт Вәзиләнең комсыз, көнче күзе кызның күлмәк изүенә томы рылды Коры, салкын тавыш белән сорады
— Әллә күкрәкчә дә кимәгән инде син?
Нинди күкрәкчә ул, апа?
— Бюстгалтер дим
— Нигә дн ул миңа? Сәкинә көмеш чәчеп көлеп җибәрде Кирәкми!
Вәзиләнең уе кышын аранда ятып, язгы нурлар уйнаганда иреккә чыккан дуамал аргамак кебек ыргылды күргән Җәмнл, кызның озын бармакларын да. йомыры иңбашларын да күргән, ситсы күлмәк аша ап ачык беленеп торган биек күкрәкне дә, тып тыгыз ими башларын да күргән Бергә кайтканнар! Янәшә Бәлки Сәкинә юри аның каршысына чыгып торгандыр әле? Шулай булмаса нигә больницага ук төшеп җит мәгән? Нигә борылып кайткан?! Гомумән, нигә калды соң әле бу кыз Язкилдедә? Театр училищесына укырга бара, артистка була, дип сөй ләгәннәр иде түгелме? Барсын иде, шунда югалсын иде Пигә калган ул авылда? Бу инде моннан китәчәк түгел. Былтыр яз район газетасын да аның яшьләргә хаты басылып чыкты. Сәкинә үз чордашларын, үз яшьтәшләрен колхоз-совхозларда эшкә калырга өндәгән иде «Азат хатын» журналында рәсемен дә бастылар Сәкинәнең Тик Вәзилә аннан бер тамчы да көнләшмәгән иде, рәсеме дә тонык, ис китәрлек түгел иде Бер ил эчендә тәмам пешеп, өлгереп җиткән икән бу кыз'
Ниләр сөйләгәнен дә, кулы ярылган Сәкинәгә ниләр тәкъдим иткә йен дә аңламады Вәзилә, сыер савучы сылуны капыл-копыл ишектән
чыгарып җибәрде дә. келәне элде. «Беркемне дә күрәсем килми, беркемне дә!» дип пышылдады ул. Утырып, башын тезенә бөгеп озак кына уйланды, уеның һич элә-тотанагы юк иде. күз алдыннан Сәкинәнең хуш ис бөркеп торган аксыл чәчләре, буялмаса да чия кебек алсуланып янып торган иреннәре китмәде. Җәмил шуларны күрмәгәндер дисеңме? «Авылда калыйк!» дигән өндәмәсен хәтерләмидерме?!
Эх. ялгышкан Вәзилә. Эшне Җәмилдән түгел, шушы кыздан башлар ia кирәк булган. Әйтәм җирле, соңгы очрашуларда «китик» дигән саен Җәмил, тиле кеше сыман, авызын ера. Авызы ерык, ә сүзе чыкмый Менә кем икән аның төп сәбәпчесе!
Җәмилнең кайтышлый медпунктка кермәвенең сәбәпчесе дә шушы кызый актыгы гына. Сәкинә белән бергә килеп керсәләр Вәзилә егетнең кыланмышыннан, ярты сүзеннән барын аңлап алачак иде...
Кайчан, ничек өйләренә кайтып җиткәндер. Мирфатыйхлар турын ничек узгандыр, өйалдындагы сулы чиләккә абынгач кына Вәзилә исенә килде, чиләкне почмаккарак алып куйды, тавыш бирде, өйдә берәү дә юк иде Аптырап ишегалдына чыкты һәм лапаста сеңлесе Фирүзәне күреп, кашын җыерды:
— Син нишләп консультациядә түгел? — дип сорады.
Фирүзә иңнәрен сикертте, түшенә яткан толымнарын берәм-берәм җилкә чокырына чөйде.
— Нигә консультациягә бармадың диләр сиңа? Әзерлексез килеш имтиханга кермәкчесеңме? Өчле аласың киләме?!
Сигезенчене аннан-моннан гына тәмамлап, бик күп артык мәшәкатьләргә дучар булган Вәзилә эне-сеңелләренең укуына аерата бер игътибар бирә, бигрәк тә Фирүзәнең, кыз кешенең канына төшә иде.
— Телеңне йоттыңмы әллә?
— Синең Җәмилең. — дип мыгырданды сүзгә саран кыз.
— Нинди Җәмилем? Ни лыгырдыйсың?
— Синең Җәмилең. Хур итте.. Мыскыллады.
— Җитте диләр сиңа!
— Бәйләнә Битең бетчәле, ди.
— Юкны сөйләмә Тапкан сәбәп...
— Үзеннән сора әнә Кайтты!
— Сорадым ди! — Вәзилә Фирүзәгә ышанмады, сеңлесенең алдарга осталыгы барын белә иде ул — Зөфәр кайда?
— Кайтмады әле.
— Ә Зәйтүн кайда?
— Мин каян белим?
Корт иле кебек тузгыган мең сораудан мидә берсе генә утырып калды нигә Җәмил Сәкинә белән медпунктка кермәде? Командасы җиңсә дә. җиңелсә дә ул Вәзиләне күреп чыгарга тиеш иде бит! Әллә Сәкинә берәр сүз әйттеме? . Бусы булмас, юктыр. Вәзиләнең хыянәте юк, Җәмил бары аны гына ярата, аларның алга барыр юллары бер. Җәмил кайтты, нигә Зөфәр аның янында түгел? Зөфәрне табып кайт, дип Зәйтүнгә кушар иде, ул шайтан арбасы да әллә кая тәгәрәгән.
— Зәйтүн кайда дидең әле?
— Белмим дидем ич! — Фирүзә калтыранып кычкырды. — Сугышканнар! Җәмилләр Әнәсе белән!
— Сугышканнар?
— Мин кайтмасам канга батып бетәселәр икән!
— Ни җитмәгән тагын аларга?
— Беләсең ич. нигә сорыйсың?
Вәзилә өйгә керде, өс-башын алышты, җиңсез халат киде, тәрәзә кырына утырды Урам буш иде. Урам сүзсез иде. Эх. ара капка булса, йөгереп кенә Җәмил янына кереп чыгар иде Вәзилә...
Урам бушлыгы да борчый иде кызны, асылда, бер жан иясе булмасын, нигә бу мизгелдә Язкилдедә бөтенесе чәнчелеп китми. Вәзиләнең берсендә дә гаме юк, аның бөтен күңел капшагычлары бары бер шикле ноктага — Сәкинәгә генә барып тоташкан. Җәмил белән уртак язмыш лары нәкъ менә Вәзилә теләгән эзгә керә дип торганда, арага йомыры иңбашлы, сусыл иренле япь-яшь кыз килеп кысылсын әле! «Уналтыда. ♦ унжидедә кызның матур чаклары», дигән татарның гашыйклары Уналтысы, унжидесе үтте шул Вәзиләнең, үтте.
Унжидесе узган кызның күңеле сак. сизгер Җәмил белән Сәкинәнең S бер велосипед мөгезенә ике яклап ябышып кайтулары тиккә түгел = Урам уртасыннан туп-туры пунктка карап киләләр бит. ә?!
Чуалган төенне чишәргә Зөфәр кирәк иде, Зөфәр! Кайда йөрер икән 2 ул малай актыгы! Нигә яхшы хәбәрне тизрәк ирештереп апасының яра 5 лы күңеленә дәва китерми?! Әллә Вәзилә аңа юкка ышандымы? Сәлә- у хетдиннәр нәселеннән Мирфатыйх улы Җәмилгә тартылган бердәнбер « кеше Зөфәр түгел идеме әллә? Аңа ияреп лапаста сабан тәгәрмәчлә- 5 реннән штанга ясап азапланып маташмадымы? Иртә-таннан суык жнл- ф дә дә сөлге күтәреп Олы суга юынырга чапкан да ул түгелме? Юк, юк! Алары малайлык мавыгулары гына Зөфәр — Сәлахетдин улы, йорт ш жанлыклы, төпле малай Вәзиләнең энесе Сатмас ул апасын! Алдагы ■£ көннәрдә дә гел булышып, сүз тыңлап йөрер
Күз алларын томалаган шикле пәрдә берзаман ачыла төшеп. Вәзилә к ныклабрак караса, күз алдында гына, урамда авызын ерып Җәмил z басып тора Зәңгәр тренировочный жиңел чалбар кигән, өстендә жнң- u сез, юка күлмәк, кулында баганага менә торган тырнаклар £
— Вәзилә дим, хәерле көн <
Вәзилә эндәшмәде, сүз әйтерлек хәле юк иде Кызганычка каршы, аның хәле иртәрәк бетеп киткән икән, менә хәзер. Җәмил китергән хәбәрдән соң һушы бетеп егылса да урынлы буласы икән
— Рәхмәт сиңа, Вәзилә
— Ни өчен?
Кара, кара, белмәмешкә салына!
— Икмәктер менә, берни белмим
— Зөфәрне кыздырып, ярсытып жибәргәнсең.
— Ә?!.
Әллә чын сөйли Җәмил, әллә юри. күзләрендә шаян утлар уйный
— Кыскасы, син безгә бик нык ярдәм иттең Мин алда тренер була чакмын. Синең эш методың турында уйларга ярый икән! Без жиңдек! Көчлерәк команданы жиңдек! Ну. Зөфәр! Барыбызны шаккатырды! Ягуар, юлбарыс, барс! Уенчының психикасы жнңүдә хәлиткеч фактор була ала Мин моны элегрәк тә белә идем, Зөфәр мисалында тагын бер кат сынадым. Рәхмәт, Вәзилә
— Котлыйм, алайса, —диде Вәзилә. калтыранган кулларын артына яшереп
— Котлавың кирәкми. диде Җәмил, кычкырып ук көлеп .Мин барын да беләм
Кая барасың син? - Вәзилә сүзне икенчегә борырга тырышты Зәйтүн минем энекәшнең кепкасын агач башына ыргыткан икән Үзе керергә курка Шуны менеп алам
Вәзилә ярты гәүдәсе белән тәрәзә аша урамга сузылган иде инде Менә Җәмилләрнең капкасы ачылды. Әнәснең ап ак башы күренде дә капка кинәт ябылды
— Сугышканнар,—дип дәвам итте Җәмил -Гел тынышмыйлар гел чәкәләшәләр Нигә булыр бу?
Малайлар сугышмыйча тормый инде, — диде Вәзилә һаман Зөфәр турында уйлап Җәмил әйткән хәбәр акыл ышанмаслык иде
Биш минут дисәм күбрәк, өч минут дисәм азрак булыр, шулай
берсе тәрәзәдә, икенчесе урамда — күзгә-күз карашып торгач Вәзилә нең «ничек булды соң?» дип сорыйсы килде, әмма Җәмил үзенең кая барырга чыкканын хәтерләп аларның капкасына юнәлде.
Җәмил ишегалдында күренүгә лапас күләгәсендә утырган Фирүзә пыр итеп күтәрелде, тырылдап өйгә кереп китте, китабын өйалды идәненә ыргытты да чабып кире әйләнеп чыкты. Көзгесен оныткан икән, аны учында яшереп болдырга чабып менәм дигәндә абынды, түгәрәк көзге кулдан төште һәм ташка бәрелеп челпәрәмә килде. Җәмил Фирүзәнең кыланышын дикъкать белән күзәтеп торды, башын чайкады һәм иңбашларын уйнатып карт тирәк янына килде. Җәмилнең агачка менгәнен карарга өйдән Вәзилә дә чыкты, болдыр култыксасына таянып
— Көзге ватылуны бәхеткә дип юрасак, син агачка хәвеф-хәтәрсез менеп төшәчәксең! — диде ул. эченнән Фирүзәне тиргәп.
Мине сынар өчен генә икән, юкка ваткансың көзгеңне! — Җәмил йомшак кына атлап карт тирәк янына барып җитте, агачның тубырлы кәусәсенә карап-карап торды да, «тырнаклар»ны агач төбенә ташлап, учларын төкерекләп бер-берсенә ышкыды, «эһ!» дип бер талпынды, ике сикерде һәм агачның аскы ботагына барып та ябышты Мәче җитезлеге белән үрмәли башлады, байтак менгәч, бер юан ботакны ике куллап селкетергә тотынды Вәзилә юри. курыккан булып, чыркылдады «Егы ласын!» Аның ничек тә Җәмилне көлдерәсе килә иде. чыннан да егет яфраклар куелыгыннан шаркылдап җавап кайтарды: «Минем егылган ны көтәсеңме?» «Юләр!» диде иреннәрен бөреп Вәзилә. Агач янына ук килеп җиткән иде, сискәндереп аның аяк башында бер нәрсә шапылдады Башта Вәзилә кош оясы дип уйлаган иде. иелебрәк караса, кепка төшкән икән. Җәмил дә җиргә сикерде.
— Киярлеге калмаган.—диде кыз, һаман Җәмилне кимсетергә теләп.
Киярлек.— диде Җәмил, һаман авызын җыя алмыйча.— Әйбәт- |әп юып киптерәбез дә калыплап куябыз без аны. Өр-яңа булачак!
— Япаны алырсыз, бер кепка көненә калмагансыз.
«Ни сөйлим мин?» дип сулкылдады аның күңеле, «хәзер ул шушы шакшы кепканы алачак та чыгып китәчәк. Шуның өчен генә кермәгәндер ич?! Кайчаннан ишегалдыбызга аяк басканы юк иде».
Никадәр көләч булырга, сүзләрне сайлап кына сөйләргә теләсә дә Вәзиләнең көндезге ярсуы басылмаган, аның күзләре усаллык чәчеп карыйлар, елмаюы ясалма, салкын, сулышыннан боз исе килә иде.
Нигә яңаны алырга? Бусы да искермәгән! — Җәмил Вәзиләнең күзләренә төбенә төшәрдәй булып карап торды
— Ярар, шундый кепкалар кибеттә ауный бугай Үзем алып бирермен. — дип шаяртырга теләде Вәзилә.
— Юк. Вәзиләкәй. бу кепка — бүләк. Беренче классны әйбәт бетергәнгә әтидән бүләк Әнәс аны гадел тырышлыгы белән яулап алган Үз гомерендә беренче олы бүләк. Аны’ алыштырып булмый
— Бәй. миннән дә бүләк булыр!
«Бүләк вәгъдә итәргә яратасың икән син!» диде дә Җәмил кызның хафасын арттырды, аның ике бите дә кызышып ^на башлады, әллә теге тиле малай Зөфәр бөтенләй үк чишелеп беткәнме? Ах. юньсез Җәмил, малайның серен алгандыр, мөгаен!
— Синнән бүләк алса, бурычы бик зурая энекәшнең. — дип һаман аяусызлана барды Җәмил —Бирмә инде син аңа бүләгеңне, юмарт ланма!
Вәзиләнең Җәмил алдында кызарынып-бүртенеп, дәресен белмәгән надан кебек ык-мык торуын ишек ярыгыннан күзәтеп торган Фирүзә кинәт шаркылдап көлә башлады Моңарчы апасы әйткән «бозауга» бер дә охшамаган иде Мирфатыйх малае! Вәзилә ялт карап алды, көлүче нең тавышы шунда ук киселде.
Алар тагын ни турындадыр сөйләштеләр, тик бу сөйләшү дә мөнәсә
бәтләрне ачыкламады, араны якынайтмады, киресенчә, ерагайтты гына бугай. Җәмил аз-маз шаярткан булды, юк сүз әйтеп Вәзиләне көлдерде, ул аны капкага хәтле озата чыкты. Шунда саубуллаштылар
Җәмил Вәзилә өчен кердеме? Әллә юкмы? Әмма Вәзиләгә алда ни: чек булырга кирәклеген белдермичә чыгып китте Моңарчы Вәзилә үзен ниндидер дәрәжәдә Җәмилнең хужасы итеп саный иде Җәмил бары тик анын хакына яшәргә, анын өчен тырышырга, аның күз карашыннан ни боерганын аңларга тиеш дип исәпли иде Шулай булачагына фанатикларча ышана иде
Мәхәббәт сукыр була диләр
Сукыр булгандыр шул Вәзиләнең мәхәббәте. Язкилдедә Сәкинә шытып калкынганын да күрм.»гән. Зөфәр ныгып килгәнне дә абайламаган.
Бүгенге көнгә Язкилденен Югары очында. Сәлахетдиннәр йортында хәлләр менә шундыйрак — хәлләр, турысын әйтергә кирәк, шәптән түгел. Зәйтүн белән Әнәс читән сүтә-сүтә сугышканнар Фирүзә белән Җәмил абыйсы ызгышканнар Зөфәр дигән егет аламасы, мөгаен генә. Вәзилә апасын сатып дошман лагерена чыккан Җәмил белән Вәзилә арасына Сәкинә килеп кергән!
Боларның эчке мәгънәләре нидә? Бер-берсен ачыклыймы бу фактлар? Әллә нәтижәсе генә бәйләнгәнме?
Нәтижәнс күз алдына китерә алмаса да Вәзилә бу аяусыз фактларның бер-берсспә шактый тыгыз бәйләнгәнен һәм язмышының алдынгы көнендә бу. бүгенге мөнәсәбәтләрнең хәлиткеч урын тотачагын чамалый иде. Җиткән кызларның уе — жилдәй житез!
Ул авызын-борынын мимылдатып кече як ишеге янында басып тор- :ан Фирүзәне ике куллап этеп жибәрде дә, олы өйгә кереп, хәлсезләнеп, мәлжерәп баягы урынына, тәрәзә каршысына килеп утырды Бераздан Гүбән оч ягыннан акрын гына болай таба менеп килүче ике кешене абайлады Урамда кеше Йөрми түгел, әмма килүчеләрнең икәү булуы аны тагын шиккә төшерде, ни тырышса да килүчеләрне танымады Фи рүзәне чакырып китерде «Күземә чүп кердеме шунда, танымыйм гына Кемнәр бу?» диде. Фирүзәнең күзе үткен, шундук чәрелдәп кычкырды «Әй. Зәйтүн бит! Икенчесе Хәйретдин агай!»
Бераздан Вәзилә дә аермачык күрде Хәйретдин агай малайның колагыннан эләктергән, аны Югары очка сөйри. Зәйтүн исә әллә нинди ямьсез тавышлар чыгарып, акыра иде «Кыйнаганда барабан гына үз тавышы белән кычкыра», дип уйлады Вәзилә бер дә кирәкмәгәндә Тегеләр дә ул утырган тәрәзә турына ук килеп життеләр. Фирүзә кур кып кычкырып куйды. Вәзиләнең күз аллары караңгыланды Зәйтүн нең кулында кеше башы сөяге бар иде! Вәзилә абына-сөртенә урамга чыгып чапты.
Чуалган башны тагын да бутар өчен күл кирәкме?
Мөлдерәмә тулы чиләккә бер ике тамчы гына өстәсәң дә чнт-читлә реннән ага башлый
Зәйтүн кулындагы баш сөяген күргәч, Вәзилә чак акылыннан шаш мады. ул Хәйретдин агайның ни аңлатырга тырышканын аңлый алмый ча байтак вакыт азапланды Зәйтүн һаман мышык-мышык жылый иде
— Менә малаегызны китердем. - диде өченчеме, дүртенчеме тапкыр кабатлап Хәйретдин агай Су буенда адәм башы сөяген туп ител уйныйлар иде
Без уйнамадык, тапкан гына идек,— дип сүз кыстырды малай
«О. ужас!» дип уйлады Вәзилә Ул караган киноларда кырган каш лы. сыланган керфекле кызлар бер-бер көтелмәгән хәл булганда нәкъ менә шушы сүзне әйтеп, нәзек беләкле кулларын күккә чөяләр иде Ат
алмасын туп итеп уйнап йөрткәнне күргәне бар, ипи катысын да җирдә тәгәрәтә хәзер авыл малае, бәләкәйрәкләр мәктәп сумкаларын да кар- да-бозда тибеп ярышалар, алма тәгәрәткәннәре бар... адәм башы сөяген футбол тубы итеп, мөгаен, Язкилде авылында гына уйнаганнардыр! Берничә урыннан чатнап ярылган, тешләре ыржаеп торган көрәнсу баш сөяге! Адәм башы!
«О ужас!»
Авылда үссә дә Вәзилә бу сүзнең татарчасын белми иде.
Нәни генә географик белешмә
Төньяк географик киңлекнең 55 нче градусында һәм көнчыгыш географик озынлыкның 52 градус 30 минутында утырган Язкилде авылы гурында, аның Югары. Түбән очлары турында байтак кына сөйләштек инде без. хөрмәтле укучым Авылның кайбер гражданнары белән дә танышып уздык. Сүз арасында гына Җәмил балачакта гарьләнеп йөзеп чыккан ОЛЫ су елгасын да телгә алгаладык.
Авылның яме булган Олы су белән тагын да ныграк танышырга вакыт җитте: безнең хикәядәге вакыйгаларга да. кешеләргә дә туры- дан-туры катнашы булачак әле аның, булачак! Алай гына да түгел, географик карталарда бөтенләй күрсәтелмәгән шушы елга без телгә алган кешеләрнең язмышында искиткеч бер роль уйнаячак. Менә шуннан соң «кеп-кечкенә инеш кенә» дип әйтеп кара инде Язкилденең Олы Суын!..
Матур елга Олы су!
Ә болай артык данлы-шанлы да түгел. Язкилдедән биш-алты чакрымда. калын кара урман арасында, ташлы ярда чишмә булып бәреп чыга да. Олы су башы дип аталган ерганаклы үзәннән үтеп, ашыга- кабалана авыл янына килеп җитә Җәен сабыр гына, серле генә инеш ул. ярларында таллар, уем-уем зирек агачлары үсә. зирекләрне кол- чаклар чорный, колмак араларында сандугачлар сайрый, бормалы тугайларында кызыл канатлар, ташбашлар, кушбашлр үрчи. Иллә мәгәр язын Олы суның холкы яман! Авылны өч яктан ураган урман кары кузгалып төшә башлаганда Олы суга якын барырмын димә! Каян киләдер аңа шул кадәр көч, каян өстәләдер дуамал гайрәт, ур-маннан ук шаулап-гүләп килеп чыга да, үзәнлекне тутырып киңәя, тау итәкләренә кадәр сикергән күгелҗем-кара дулкыннарын уйнатып-бие- теп түбәнгә омтыла. Ике-өч көн дуамалланып котырына, төннәрен дә тынмый, яралы дию булып улый-бәргәләнә. вак-төяк күперләрне йомычка урынына уйн^кут агызып китә, анда-монда сураеп калган печән кибәннәрен ялмап йота, тал-зирекләрне тамырлары белән йолкып-ку- парып ала. Соңгы елларда холкы бигрәк тә яманланды Олы суның! Элегрәк елларда урман кары сабыррак, сызып кына кузгала торган иде Хәзер ни. кая карама я электр чыбыклары узган, я нефтьүткәргечләр сузылган, урман^р кишәрлек-кишәрлек тоташтан киселгән, кояш нуры ургылып килеп керә дә кыш тупланган карларны дәррәү кузгата, ашыктыра башлый. Я китә, я башлана кыямәт! Олы судан байтак җәбер күреп, аның дуамал гадәтләрен белсәләр дә. Язкилде кешеләре яраталар үз инешләрен. Олы суны кушып җырлар чыгара- iap. читкә китсәләр, шуны сагынып кайталар.
Язкилденең зираты авылның түбән ягында, заманында Олы судан хәтсез еракта иде. Инеш язгы ташуларда ел саен ярларны җимереп үзенә яңа юл сайлый башлады һәм биш-ун ел дигәндә, дулый-дулый. зират янына ук килеп җитте. Мәрхәмәте килер, әрвахларның тынычлыгын бозарга куәте җитмәс, дип йөргәннәр иде. алдагы язда су гомердә булмаганча котырынды һәм киртәне җимереп эчкә үк үтте, бай
так кына иске каберләрне юып китте. Су юашланып үз эзенә төшүгә хәстәрле язкилделәр зират тирәсен ныгыттылар, казыклар кагып тал чыбыгыннан ныгытмалар үрделәр, өмә ясап киртә белән тал арасына чре-эре ташлар тутырдылар Машина белән ташыдылар ташны Әмма алдагы язда су тагын шәбрәк акты, биш көн буе тоташ ябырылып дулады. зират киртәләрен, ныгып өлгермәгән сай тамырлы тал агачла ф рын гына түгел, дәү-дәү ташларны тәгәрәтәп, үзе белән түбән якка ияртеп китте Язкилделәрнең болан башы хәтле ташларын Түбән g авылның тегермән буасы алдында таптылар Буа да чыдамаган, кит- = кән иде. Су зиратка ук бәреп кереп быел да байтак каберләрне ялмап £ йотты. У
Картлар кайгыга төштеләр. Зиратны алай-болай гына ныгытып. ? мәңгелеккә йокыга талганнарның тынлыгын саклап калырга җай кал- = маганлыгын күрделәр Мәсьәлә үтә җитди иде. шул хакта сүз ике мэр- £ тәбә авыл советы сессиясендә каралды, район оешмаларына барып т җитте. Иң беренче нәүбәттә авылның төньягындагы тау итәгеннән 2 байтак кына җир кисеп, киртә белән әйбәтләп уратып алдылар Капка башына куелган ай урагын тимерче Фазулла эшләде «Савап булыр. ♦ оҗмахлы икәнсең», дип карчык-корчык бик мактагач, үз акчасына = айны көмеш суы белән дә йөгертте Яңа зират капкасына ай менеп утырган көннән авыл советы катгый карар чыгарды: «Бүгенге вакыт- * тан иске зиратка мәет куймаска, бу максат өчен бары тик яңа зират- ч тан гына файдаланырга», диелгән иде анда
Тик менә яңа зират расланганнан соң беренче мәет булу белән үк халык арасында шомлы хәбәр таралды имеш, яңа зиратка беренче m булып яткан кеше уз артыннан бөтен нәсел-нәсәбен тарта торган * була...
Каян, кемнән чыккандыр бу сүз. Язкилде халкы арасында таралып та. кыска гына вакыт эчендә ныгып та өлгерде Авыл советының тыюына карамастан, мәетләрне иске зиратка, елгадан ерак почмакка куя башладылар. Бер ел шулай үтте. ике. өч.. Тагын якты язлар килде. Тагын дулады Олы су—тагын язкилделәрдән җир тартып алды, корбан таләп итте. Әллә кайчан йокыга талганнарның каберен тузгытып, аларның ак сөякләрен борылышларга, комлы иңкүлекләргә илтеп салды.
Шомга төштеләр язкилделәр! Уен эш мени, тыныч заманда, ут-ядрә чәчрәмәгәндә, бабаларыңның тынычлыгы яз саен бозылсын әле! Шом лы хәбәрләр тирә-якка таралды. Авыл советы председателе районнан авторитетлы лекторлар чакырып, хорафатлар, ышанулар һәм аларның зарарлары турында өч-дүрт мәртәбә лекцияләр тыңлатып карады, әмма үлем-җитем, туу-яшәү җәһәтеннән йолалар, инанулар күп вакытта законнардан да өстен булып калалар
Мәңгелек алдында күпләрнең күңелен икеләнү, каушау чорный торган була Авыл советы председателенең газиз әткәсе дөнья куйгач, яңа зиратның мәңгелек беренче кунагы, мөгаен, ул булыр дип торган нар иде. агай-энеләре, туганнар, кардәш-ырулар җыелып, бер с^эдә. бер авызда торып председательне дә җиңделәр Берәүнең дә тоташ үлем күрәсе килми, бер нәселнең дә уз аравына әҗәлетдинне кертәсе килми иде Рәиснең әткәсен дә иске зиратка җирләделәр, и авыр туф рагы җиңел булсын, бәлки Олы су акылына килер әле?!
Язкилдедә һаман шул гадәтләр, бер үк сүз өстен булып калды
Менә шулай Хәйретдин агай соң дәрәжә кызып. Зәйтүн дигән шук малайның колагыннан сөйрәп өенә хәтле китергән иде
Бу тинтәкнең әткә-әнкәсе әйдәләрме? дип сорады ул малайның колагын нык кулыннан ычкындырмыйча.
— Юк. диде Вәзилә мышык-мышык сытылган энесенә жнрәш-н карап
— Менә күр. туп итеп тибеп йөртәләр бит. ә?!
— Уйнамый идек әле, — дип һаман карулашты малай
— Каян алдың моны? — Вәзилә «баш сөяге» сүзен әйтергә кый
шунда ята.
— Юк безнең туганнар анда. — диде Вәзилә кистереп - Беркемебез дә юк Без һәммәбез дә сау-сәламәт Исән.
— Хата уйлыйсың, кызым.
— Малайның колагын өзеп төшерә язгансыз. Ни хакыгыз бар?
— Тәртипсез бала алдында шулай сөйләшәләрме? Тәрбияң шулмы?
— Хәйретдин агай, башка кайгың булмаса. безнең тәрбиягә катнашып йөрмә инде син. яме
Вәзилә Хәйретдиннең олы кеше икәнен, аның янында тәмсез телле булмаска кирәклеген дә белә, әмма бу минутларда ул аны күрми лә диярлек иде. шәхсән аны кимсетергә дә уйламый, аның күз алдында тату пар — Җәмил белән Сәкинә, егет белән кызның велосипед янәшәсендә атлаган шәүләләре уйный, хәзер алар якында булсалар. Вәзилә аларны чәйнәкләп. өзгәләп ташлар иде Тик алар юк. каршысында. соры фетр эшләпәсен кашына ук төшереп кигәч бөкресе тагын да ачыграк калыккан Хәйретдин агай басып тора, күзләре дымсуланган, яргаланган жыерчыклы кулында — адәм башы сөяге «Карчыгының кабере исән микән?» дип уйлады Вәзилә һәм Зәйтүнгә
— Бар. кереп кит! Пәрисең кеше бимазалап! — дип кычкырды
Зәйтүн, өненә кереп шылган йомран кебек, йомылып кына алар күз алдыннан югалды, ачык тәрәзәдән Фирүзәнең шаркылдап көлгәне ишетелде
мады.
— Каян булсын, су буеннан. — диде малай тынычлана төшеп. Вә зилә апасының яклап, бу усал карттан йолып аласына шикләнми иде Зәйтүн.
— Әнәс тә шунда ндеМе?—диде Вәзилә, бая гына күрше малаен капка авызында күрсә дә.
— Юк.
— Нигә моны башка балалар алмаган да нигә син генә шундый юньсезлеккә тап буласың?
Зәйтүн жавап бирмәде.
Хәйретдин агай колакны ычкындырды, ике кулын да билендәге кин- • р алъяпкычка озаклап сөртте һәм баш сөяген малайдан тартып алды
— Нишлибез инде хәзер? — диде ул бераз сабырланып.
Болай да буталган Вәзиләнең башында бер уй да юк иде.
— Үлеләр белән нишләргә кирәклеген дә мин белергә тиешме?- диде ул дорфа гына Хәйретдин агай аңа күтәрелеп карады
— Син фелшср. Укыган кеше. Мондый чакта синең янга килмичә кем янына барыйк ди без?
— Мин тереләр белән эш итәм, — диде кыз һаман кырыслана барыл \ның тагын да ныграк усалланасы килеп китте, «минем ни эшем бар?» дип күкеле үртәлде, «авыл советы кайгыртсын әнә! Зәйтүннең дә ни гаебе бар? Нигә өйгә алып менгән аны бу карт? Колагын шештереп бетергән! Нигә Хәйретдин агай бу сөякне авыл советына я идарәгә кертеп чыкмаган? Нигә бу файдасыз эшкә Зәйтүн белән мине катыштыра?»
— Ничек-алай? — дип бик аптырады Хәйретдин агай — Ничек алай? Барыбызның да уртак хәсрәте ич бу! Сезнең туганнарыгыз да
— Ә сез нигә китмисез, Хәйретдин агай? Нигә жан талап монда то расыз? Мин нишләтә алам?
— Китәм алайса,— диде юаш карт — Мин ни, аптыраганнан кил гән. Аптырарлык хәл бит, шаккатарлык Уйламаганда-көтмәгәндә Бер җирдә дә мондый хәл юктыр! Борынгы бабаларны әйтәм, авыл өчен урынның шәбен сайлаганнар, менә зиратны гына куя белмәгәннәр Үз ♦ ләрс дә «ни булды безгә?» дип борчылып яталардыр Рәнжнләрдер без гә... Җаен таба алмыйбыз бит 2
— Авыл советына керегез Аларга ныгытып әйтегез. Сез олы кеше. 2 сезне тыңларлар. — диде Вәзилә тупаслыгын йомшартырга тырышып =
Карт та бераз йомшады
— Малайда гаеп юк-югын, мәгәр аз гына гаеп тә бар туп итеп уй- 2 нарга аңа берәү дә кушмаган. Үзе башлаган! Башкалар куркып карап □ кына торган! Сезнең башкисәр тнпкәләп йөртә икән
Китте Хәйретдин агай. о
Үзе дә сизмәстән Вәзиләнең рәнҗүен арттырып китте Бер сәбәпсез. ” бер гаепсезгә рәнҗеде аңа Вәзилә. Чынлыкта исә ул бүген бер генә ке ♦ шегә — үзенә генә рәнҗергә тиеш иде. Әмма адәм баласы шулай яра = тылган, ул гаебе барын эчке сиземе белән чамалаган очракларда ла. * гаебен танырга ашыкмый, аны башкаларга сыларга ярата Ике дә уй- * лап тормыйча башкаларны гаепли. Без барыбыз да. тыштан гаебебез ч не таныган булып кылансак та. күңелебез белән бик сирәк очракларда с гына төп гаепнең үзебездә икәнен таныйбыз
1 Әгәр бүген Вәзилә «командагыз җиңелсен!» дип Зөфәрне үгетләп п озатмаса... *
Әгәр ул ана хыянәте өчен чылбырлы сәгать вәгъдә итмәсә
Әгәр Вәзилә Сәрвәрбнкә карчыкны да үзенә няртмәсә
Әгәр Җәмилнең матур гына үрелеп барган тормышына аяк чалырга маташмаса
Әгәр Сәлахетдин белән Мнрфатыйхлар гаиләсе яшерен һәм астыр тын дошманлык белән яшәмәсә.
Әгәр Вәзилә Җәмил белән Сәкинә каршына айдан балкып килеп чыкса
Күңеле тыныч булыр иде аның, Хәйретдин агайны да юкка рәнҗетеп, борчып маташмас иде
Юк шул, Вәзнлә Сәкинә белән Җәмил алдына тып итеп чыга алма ды, күңеле саф түгел иде аның, кылган эшләре, гамәлләре саф түгел иде. Җәмилгә булган мөнәсәбәте алама иде. Шул аламалык аны тәрәз пәрдәсе артына качырды Шул саф түгеллелек аиын күңеленә чүп чар шикелле уйларны китереп өйде Батыр батырны енрәк чакта ярага, матур матурны бер чакта да сөйми Чөнки матур икәү булса, аның бер се барыбер өстен чыга Матурлыкның төп шартларыннан берсе ул кабатланмас рәвештә бер булырга тиеш Язкилдедә бер матур бар иле— ул Вәзилә иде, Сәкинә дигән матур калкып чыга икән, бу Вәзнләнең үлеме, бетүе, матур буларак югалуы дигән сүз
Шулай уйлады Вәзилә.
Шулай уйларга тиеш тә иде Сәлахетдин кызы
Югары Очның Сәлахетдин кызы
Миңгерәүләнеп килгән Хәйретдин агайны чукый-чукый озатты Вә зилә Чөнки ул күңеле белән бүген саф түгел иде гаебен танырга көче җитмәгәч, тормышының кәйсезлеген беренче очраган кешесенә Хәй ретднн агайга йөкләп җибәрергә тырышты ул Зират юлыннан кайгыга батып кайткаң картны ул башта ук усал күңел белән каршылады Вәзнләнең аңа үпкәләве бөтенләй урынсыз, урынсыз гына түгст. тупаслык, гаделсезлек, дорфалык иде Тик Вәзилә үзендә бүген котырынган бу сыйфатларны бер чакта таныячак түгел, танырга җыенмый ла. ул карт
ның авыр адымнары артыннан нәфрәт тулы күзләре белән карал калды. Ин гаҗәбе. аның күңеле җиңеләйде, йөзенә тантана катыш канәгать ләнү чыкты Кайберәүләр кеше рәнҗеткәннән соң җиңеләеп калалар Вәзилә әнә шундыйларның берсе иде.
6
Инде сүз Зөфәр турында барачак. Чират аңа җитте.
Вәзиләнең күңеле аны эзли «Зөфәр кайда? Кайда йөри ул тилемсә егет?!>
Кайда булсын. Зөфәр баядан бирле Олы су буенда йөри. Бер башы. Ялгызы Ул өенә кайтырга бик курка иде. Ул бүгенге көннең, бүгенге кичнең тизрәк узуын, мәңгегә кайтмавын һәм онытылуын тели иде
Без бит барыбыз да аз-маз ваемсызлар.
Шулай түгел мени, хөрмәтле укучым? Без алда бары тик бәхет ке нә. бары тик тынычлык кына көтә дип шулкадәр нык ышанабыз ки. барыбыз да һәр даим киләчәккә омтылабыз. Киләчәкнең мәшәкатьләрен, кайгы-сагышларын, авырлыкларны кемдер үз өстенә алыр да, безнең өлешкә бары тик татлы-тәмлесе, яктысы вә яхшылыгы гына калыр дип ышанабыз. Киләчәктән беркем дә начарлык көтәргә теләми! Я. кай сыбызның бүгенге көннең иң кадерле гомер кисәге икәнлеген уйлап куанганыбыз бар да, бүгенге көнне озайтырга, сузарга яки бөтенләй туктатырга тырышып караганы бар?!
Тәҗрибәсез Зөфәр дә бүгенге көнен каргый иде Тизрәк узуын, оны тылуын тели иде. Көннәренең, гомеренең санаулы икәнлеге турында уйлап та карамый иде ул
Ә бүгенге көн шул кадәр матур, Зөфәрнең тирә-ягы искиткеч бай. кызыктыргыч дәрәҗәдә төрле-төрле иде. Ул Олы су буенда бер максатсыз, мәгънәсез йөреп талчыккач, биек, куе үләннәр арасына кереп күмелде. әмма үзенең гаҗәеп бер матурлык арасына чумуын аңламады. Көн шулкадәр рәхәт, җылы иде, җилсез, тып-тын иде һәр тарафта бал кортлары оча. төклетуралар гөжелди, ул исемен белмәгән әллә никадәрле алтын-сары. чуар бөҗәкләр үрмәлиләр, сикерәләр, тәпәләшеп сугышып яталар, кыскасы, болынның һәр карышы үзенчә матур, үзенчә хәрәкәттә иде. Зөфәрнең дүрт ягында да тирбәлә-тирбәлә ганҗә гөлләр хуш ис тарата. Кояш нурлары аның битен, муенын иркәли, футбол ярышыннан соң була торган арганлык, гәүдә авырлыгы каядыр йомшак җиргә сеңә бара иде Кошлар пыр да пыр аның тирәсеннән очып чыгалар. күккә атылалар, күк үзенең сыек саф зәңгәрлеге белән искиткеч матур иде.
Тормыш, табигать, кошлар дөньясы бүгенге көн. бүгенге мәшәкатьләр белән мәшгуль! Алар ашыкмыйлар, иртәгәге көн тизрәк килсен иде дип теләмиләр, бүгенгенең рәхәт сөенечләреннән тәмам бәхетлеләр иде Ж.емелдәп-җемелдәп Олы су ага, тугайларында вак балыклар ялтырашып сикереп куя. комырыкта качып яткан ачкүз кушбаш яр күләгәсенә керә дә, үзенең монда хуҗа икәнлеген белдереп, коерыгы белән шапылдатып суга, су чәчрәтә
Менә биек-биектән аваз салып ялгыз торна очып үтте.
Икенче җәй рәттән Зөфәр ялгыз торна күрде.
Кайда икән аның башкалары? Бик биектә, сыек ак болытлар дул-кыннарына тия-тия очты торна, ә тавышы бөтен күк гөмбәзен иңрәтеп таралды. Торна тавышын ишеткәч, чалкан яткан Зөфәр әйләнде дә җиргә йөзтүбән ятты, үлән сабаклары, кыштырдавык яфраклар аның яңакларына сарылдылар, чәчәкләр иелеп муенын кытыклады.
Тугызынчыда укучы малайлар ни уйлый?
Тугызынчыда укучы малайлар нинди теләкләр белән йокыдан уяна?
Аларга нинди төшләр керә?
Тугызынчыда уйлата, унынчыда биетә Тугызынчыда малайлар күбрәк унынчы класс турында уйлыйлар. Унынчы класс — тормышның бер баскычын үтү, олы дөньяга чыгарга теләп капка кагу Тугызынчыда малайлар кыяр-кыймасрак яшиләр, чөнки алда яна. серле һәм биек капка барлыгын алар чамалый башлый. Унынчыдан сон яна тормыш ф башлана Унынчыдан сон бала ата-ана канаты астыннан чыга яза Күбесе чыга да, үзенчә тормыш итә башлый
Тормыш турында сүзләр күп. Билгесезлек һәрвакыт сүзләрнең иш- § лесен тудыра. Мәктәптә сүзләр бер төрле Өй арасында ул сүзләр баш- t ка мәгънә алалар, үзгәрәләр
Сүзләр, сүзләр! п
Кеше яшәешендә һәрбер аерым сүэнен нинди олы әһәмияткә ия бу- х луына без күп чакта игътибар да биреп тормыйбыз! Сүзләрнең һәркай- ? сысын үлчәп, тәмен белеп, бөтен ләззәтен тоеп сөйләргә безнең вакы х тыбыз ж итм и. без яшәргә ашыгабыз, без алтын сүзләрне, алмаз бөр- ь теге кебек бәһасез сүзләрне болай — узышлый гына, эч пошканнан, бодай кибәге очырган төсле генә очырабыз. *
Кеше туа Күзен ача! Нинди бөек минутлар! Кояш аңа көлеп карын ® Юк. кояш түгел, әнкәсенең якты чырае гына икән әле бу Кеше туа £ Аның күз алдында якты йолдызлар яна! Юк. йолдызлар салкын, ә бу п йолдызлар җылы — бәхетле ананың якты күзләре генә шулай елтырый * икән әле! Менә ананың бәхетле иреннәреннән беренче сүзләр пышылдап 3 чыга- «Балам!» «Улым» яки «Кызым!»
Кеше туа Шушы беренче бөек, изге сүзләрдән сон һәр көн. һәр ми ” нут сүзләр дөньясына чума Өйдә, ата-ана авызында сүзләр бер төсле ’ яңгырыйлар, бала тәпи-тәпи урамга чыккач, башкалар белән аралаш канда, чордашларын, иптәшләрен күргәндә өйдә бер төрле яңгыраган сүзләр икенче, кайчагында бөтенләй капма-каршы мәгънәләр алалар «Яратам» дигән сүзне генә алыйк Бу сүзне беренче тапкыр һәм кем авызыннан ишетә бит адәм баласы, уйласаң, бик мөһим мәсьәлә! Бала кем авызыннан беренче ишеткәндә аның эчтәлеген аңлый, бәяли ала. хәтеренә сеңдерә дә шушы гап-гади сүзнең серен-моңын күңелендә тоя башлый Уйлап карыйк әле. хөрмәтле укучым, «манный боткасын яратам» дигәндә хәтерләп каламы ул бу сүзне, әллә «кояш баешындагы моңсу шәфәкъ нурларын үлеп яратам» дигән тезмәдә ишетәме?! Кайсы очракта бала күңеленә кереп кала бу сүз? Югыйсә, «яратам» сүзен «урлашырга яратам», «тукмарга яратам», «җан кыярга яратам'» дигән куркынычлы, дәһшәтле тезмәләрдә дә бердәй иркенлек белән кулланырга һәм максатка ирешергә мөмкин ич! Телнең мөмкинлеге чиксез, бала һәммәсен ишетә Без сүзләрнең чын мәгънәсе турында уйланабыз мы, сакмы без?
Бала — гөнаһсыз җан. язылмаган ак кәгазь, чишмә челтерәгәндәге ак дулкын, мөлдерәп торган саф күзләре белән ата анасының ачык йө генә карап күзен ача. уяна, елмая, көтә Әтн-әнн аны сүзләр дөньясы на катлаулы һәм бер изге илгә алып керә
«И туган тел, н матур тел. Әткәм-әнкәмнең теле!» дип әйтәме алар? Әйтә аламы?
Ленин. Ватан. Туган ил. Казан дип телебезнең иң изге, иң бөек сүз ләрен яшьтән үк бала күңеленә сеңдерә аламы’ Сүзләрнең иң күбесе иң кадсрлесе. иң мөкатдәсләре бала күңеленә ата ана аша инә Оныт мыйк без моны, хөрмәтле укучылар! ’
Зөфәрнең хәтеренә сеңеп, уелып калган беренче сүзләр менә мон дынрак иде (Бала күңеле уңдырышлы кыр ни чәчсәң шуны урыр сын!)
Өй Порт Өй (Сүзнең чыгыш килешен бер дә кулланмыйлар Сәлә \ |днн абзый белән Гөлбикә апа пар кош шикелле сайрыйлар «Өй
1ән» дигән мәгънә юк, «өйгә» дигән юнәлеш килеш кенә бар!) Өйгә кайтырга тиеш, һәммәгез дә өйгә алып кайтырга тырышыгыз. Шулай кирәк, чөнки өй — байлык, өй — изге, өй — мәңгелек Өй — безнеке. Мал-туар Кием-салым. Җиһаз. Сыер Сарыклар Симез казлар Какла ган каз Каз бәлеше. Каз мамыгы. Каз каурые. (Бер капчык жыеп тапшырсаң. уч тутырып акча бирәләр), һәммәсе ӨЙ сүзе белән бәйләнгән һәм юллар Өйгә таба кайта
Тагын сүзләр. Сүзләрдән мәгънә ясала Мәгънә бала күңеленә сеңә бара. Кеше Кешенең кулы үзенә таба кәкре. Үз күлмәгең үзеңә якын Брат братның көтү көткәненә дә рад. Кешегә ышанма, үзеңә таян Артта калма, алдыңа чыгарма — югыйсә өлешсез калырсың.
Ата-ана балаларга, шул җөмләдән Зөфәргә дә, сүзләре белән генә түгел, эш-гамәлләре, тормыш мисаллары белән дә бары тик шушы кагыйдәләрнең генә изге кулланма булырга яраклы икәнен расларга ты рыштылар.
Ана җае килсә дә, килмәсә дә атаны мактады: «Атагыз мал таба белә. Юк җирдә дә таба ала. Кулыннан эш килә. Эш әмәлен белә. Хәстәрен күрә. Тапканын башкалар сыман читкә чәчеп бетерми, өйгә алып кайта! Башкалар эчә, ул кабып та карамый, чүп чар кеше белән ара лашмый».
Ата да ананың дәрәҗәсен күтәреп яшәде: «Анагыз сакчыл. Бөртекне дә исраф итми. Иш янына куш ясый белә, йорт җанлыклы. Саран тисеннәр, исегез китмәсен. Әйе, саран. Юмарт булып берәүнең дә оҗмахка кергәне юк әле. Юмартлык — диваналык. Юмартлык — даны олы. кабыргасы коры.»
Ата белән ана үз сүзләренең буш түгеллекләрен тормышлары бөтенлеге белән дәлилли килделәр. Мал-туар арта тора. Кош-корт ишәя. Былтыр, әйтик, абзарда бер сыер күшәгән булса, быел аның янында башмак тана да печән кәмши. Димәк, яренгә ике бозау булачак. Берсен сугымга калдырсаң, икенчесен базарга алып чыгарга да була Татарларга да дуңгыз симертү харам түгел икән, ике чучка аласың, йорт арасында бөтен калдык-постыкны ашап тора, талымсыз мал. ә акчаны китерә! Акча — кодрәт ул! Тавык-чеби. бакча җимешләре, машина ма шина бәрәңге хуҗалыктан чыгып китә дә акча, кием-салым, йорт җиһазы булып кайта Дөрес, башкалар да мал асрый, әмма Зөфәрләрдә бер тиен акча өчен җан кыярга әзер торалар, акчага табыналар, байлыкны барыннан да өстен куялар. Кешеләрнең дәрәҗәсен бары тик мал таба алуы белән генә бәялиләр
Зөфәр бала чактан ук йорт эшләрендә катнашып үсте Шулай да йорт арасындагы чышын-пышыннардан читтәрәк булды, чөнки мал. байлык аны берчакта да кызыктырмады. Беренчедә әтисе бүләк иткән нч жәпле пәкене ятим Мөхетдингә биреп кайтты, чуар бияләен беренче киеп чыккан көнне үк югалтты, китапларын иптәшләренә биреп торды, тирә-күрше малайлары гел аның чанасына утырып шуалар иде Ә Зөфәр көлә-көлә тауга чананы үзе сөйрәп менде.
— Дурак! — диде әтисе
— Рәт чыкмас бу нәзек муеннан, мал кадерен белми. — диде әнисе Зөфәр бишенче класста спорт белән мавыкты Моңа әлеге дә баягы Җәмил абыйсы сәбәпче булды бугай. Кышын кыска нейлон куртка, җәен җинел зәңгәрсу костюмнан йөри башлады малай.
— Ни котыра инде бу бала? — диделәр беравыздан ата белән ана
Арага Вәзилә кысылды, ул спортсменнарның бай булуларын, мисаллар белән аңлатып биргәч. Сәлахетдин абзый белән Гөлбикә апаның авызы, акча санагандагы кебек ерылды. «Тик данлы һәм маллы булу өчен калада торырга кирәк» дип ачыклады Вәзилә. Олылар мәсьәләнең бу ягына игътибар итеп тормадылар, кызларының кая омтылганын алар беләләр иде инде.
Вәзилә күрше егете Җәмилгә гашыйк булганнан бирле Зөфәрнең бәясе күзгә күренеп артты. Зөфәр спорт ярата башлаган көннән акын бәясе тагын бер баскычка сикерде. Җәмил Түбән авылда укыта, ә Вәзилә гел-гел мәктәпкә барып йөри алмый иде Җәмилен коллективта, эш арасында күрә алмый иде ул. Аптекага даруга төшкән чакларында гына мәктәпкә кагылып чыга, анда да үзенең барлыгын укытучылар ♦ коллективына, аерата яшьрәк хатын-кызларга күрсәтү өчен генә керә Киенеп-ясанып бер-ике минут боргалана да «Менә, миндә бу дөньяда 5 бар! Җәмилемә кагыласы булмагыз!» дип кисәтеп чыга кебек Үзеңне 5 күрсәткәндә башкаларны да күрә алу сәләте бөтен кешегә дә бирелмә- = гән. Вәзилә әнә шундыйлардан иде. башкаларның Җәмиленә булган " мөнәсәбәтен һич сиземли алмый иде. Ә сизәсе килә! Егетнең эчен-ты- 5 шын белергә тели Вәзилә. кем белән очрашканын да. ниләр сөйләшкә- = нен дә; күпме акча алып кайда тотканын да. нәрсә ашап, нәрсә эчкәнен г дә белергә тели1 Зөфәр шуларның барысын да белешергә һәм түкмн- г чәчми апасына тапшырып торырга тиеш булды Ул апасы кушканнар- S ни бик читенсенеп. гарьләнеп кенә үти башлаган иле. тора-бара күнекте тагын. Хәтта бу хезмәт ошый да башлады! Ул Җәмил абыйсы артыннан күзәтә, сыный, ә абыйсы, олы булса да. берни сизмичә йөри бирә, сөй- ® ләшә, көлә. Зөфәрнең укытучы алдында яшертен бер өстенлеге бар иде хәзер. Күрше авыл, районнарга чыкканда Вәзилә аерата вакчыл һәм 2 таләпчән була иде. «Кызлар белән очрашмадымы5 Кайда кунды5 Чы- гып йөрмәдеме?» дигән сораулар белән малайнын башын әйләндереп а бетерә. Вакчыллык белән янәшә Вәзиләнен юмартлыгы да арта, кушыл- - ган эшнең ничек төгәл үтәлүенә карап. Зөфәргә вак төяк бүләк тә элә- "» гә. акча да биргәли апасы. Бинокль бүләк итте апасы алды Зөфәр Әтн-әнисе акчага бик саран малай өчен бинокльле булу ифрат зур мәртәбә иде!
Вәзилә апасының таләпләре һаман шулай булыр дип белә иде Зө фәр һәм берзаман ике арада шундый сүз дә чыгар дип башына да кер- геп карамаган иде Ә апасы тотты да: «Җәмил абыең бала чага түгел, ана авыл спорты белән хушлашырга вакыт Минем кияүгә чыгасым килә! Авыл гыйбатыпа чыгып адәм көлкесенә калыры.м юк Менә шул: бүген сезнең команда җиңелергә тиеш!» диде Аннан мәгънәле генә итеп: «Кем кемне!» дип өстәде
Малайны апасының соңгы сүзләре аерата нык куркытты Димәк, эш моның белән генә бетәчәк түгел, алла тагын ниләрдер көтә икән әле! Ниләр булуы мөмкин5 Нәрсәне ишарә итә аның усал апасы5 Бәлки. Җәмилне агуларга кушар ул. үтерергә5 Аннан булыр, булыр
Куркуы чамасыз булса да. Зөфәр бик тиз ризалашты дисәк, дөрес әйтмәбез. Башта аның коты очты Капкачы малай ик беренче чиратта иптәшләре алдында, кыр уенчылары каршысында җаваплы икәнлеген үзләштереп өлгергән иде инде Шулай да апасыннан курку өстенлек алды, курку кешенең ихтыяр көчен изә. курку кешедән яна кеше әвәли, малай Вәзиләнен үгетләренә биреште, «ярар инде алаша». диде, «бер- ике туп кертерләр», диде Апасы сәгать бүләк итәргә булды Сәгатьле буласы ла килә иле егетнең, чөнки Түбән авыл мәктәбенең югары классларында сәгатьсез егет бер ул гына иде Әтисе «син ■чрыбер ватасын аны» дип алдырмады Әнисе «Әтиең дөрес әйтә», дип егетнең авызын каплады
Бүген алар командасы җиңелергә тиеш булды
Түбән авыллар бер гол кертсә. Зөфәр каршы якнын икс тубын үткәрәчәк Шуп 1ый уй белән \л юлга чыкты Җәмил абый<ын көтеп тә тормады Шундый фикер белән тренировка үткәрде Шундый мәкерле ышаныч белән капкага басчы
Менә ике як уенчылары да кырга чыгып сибелде. Ак күлмәкләр, зәңгәр трусиклар Сары майкалар һәм кара трусиклар Судьялар чык
ты, сыбызгы сызгырды, Җәмил абыйсы: «Я, Зөфәр, бөтен өмет ныклыгы синдә!» дип читкәрәк китте. Туп, ике як малайларын да әйдәкләп, тамашачы укучыларның сулышын кыздырып, кыр тирәли арлы-бирле йөгерә башлады, очып та киткәләде. Башта аның чабуында бер генә мәгънә дә юк иде. бара торгач ул да акылга утырды, ике як капкасына таба да җитезрәк узарга кереште.
Зөфәр күз алдында тигез кыр
Зөфәр күз алдында иптәшләре, аларны байтак кискен уеннарда бер тән, бер җан иткән команда.
Бер кырыйда Җәмил абыйсы.
Әнә, туп нәкъ аның каршысына атылып килә! Оча, сызгыра, сакчы малайлар аның артыннан өлгерә алмыйлар, өмет бары тик Зөфәрдә! һәм ул очып барып тупны кочаклап алды... Вәзилә апасы да, өйдәге мәкерле килешү дә, бүләк сәгать тә шушы мизгелдән онытылды. Ул мәчедән дә җитезрәк кыланды: сикерде, очты, мәтәлчек атты, аркасына ятты, тәгәрәде, түше белән бишәр метр шуып барып йөгерек тупны каплады, кочаклады, аягы белән типте, башы белән сөзде, корсагы белән бәрде, кыскасы, һәммәсен кыланды, әмма бер гол да керттермәде. Ана, ялгышмы, уйлапмы, өч мәртәбә китереп типтеләр, биш-алты малай өстенә егылып измәсен изделәр, бер тапкыр уң кулының баш бармагы каймыкты, шундук шешеп чыкты, терсәкләре җиргә ышкылып суелды, теше канады, тез капкачлары сызлады, кабыргалары авыртты, пнрчәт- кәсенең бармакчалары тишелеп бармаклары тышка чыкты, әмма Зөфәр бер гол да керттермәде. Аның капкасы сихерләнгән, пичәтләнгән иде.
- Ни булды сиңа бүген, егет? — дип котлады аны Җәмил абыйсы Ә иптәшләре аны иңнәренә утыртып кыр буйлап бер әйләнеп чыктылар, бөтен Түбән авылны яңгыратып «ур-ра!» кычкырдылар
-- Ни булды? — дип кабатлады Җәмил.
- Белмим,— диде ул оялып кына.
Белә иде, ялганлады, белеп бетермәсә дә сизенә иде. Аны Вәзилә апасының сүзе — хыянәткә өндәве котыртты Апасының оятсыз тәкъдиме җенләндерде. Бер ел интернатта торып укыган, сүзләрнең башка мәгънәләре дә барын төшенә башлаган, футбол уеннарында бердәмлек рухы, коллективизм сеңеп өлгергән малай актив рәвештә Сәләхетдин абзый белән Гөлбикә апа кысасыннан ычкынып маташа иде инде.
Уеннан соң Түбән авыл буасына төшеп су коендылар, Зөфәр укыту- чы-тренерын бер читкәрәк алып китеп күңел серен чиште:
— Апа артыннан йөрмә, Җәмил абый,— диде ул.— Бетерәчәк ул сине.
һәм өйдә булган мәкерле килешүне түкми-чәчми абыйсына сөйләп бирде
Җәмил абыйсы артык сүз озайтып тормады, көлеп куйды, әмма аның соры күзләре җитдиләнде, калын кашлары җыерылдылар Ул Түбән авылдан Язкилдегә менеп җиткәнче велосипедына атланмады. Уйлары зур иде, уйлары авыр иде. Юлда ул Сәкинәне очратты, һәм хәерле сәгатьтә очратты Сәкинәне күреп, күз салып йөри башлаган чагы иде Икеләнә торган вакыты иде Бүген ул аңа башка күз белән карады Аның җиткән кыз булуын да, очкынланып торган саф күзләрен дә, үзенә төбәлгән карашның эчкерсезлеген дә күрде. Кайнар карашның мәхәббәтле күзләрдә генә булуын ул бик яхшы аңлый иде..
Зөфәр өнгә кайтырга курыкты.
Язкнлденең Түбән очына җиткәч ул иптәшләреннән аерылып калды. «Ник каласын?» дип сорадылар, эндәшмәде, кызарынып башын түбән иде Аның хәзерге минутта Вәзилә апасы белән очрашасы килми ңде. Гомумән, бүгенге көннең, уенның һәм җиңүенең булмавы хәерлерәк иде аның өчен Чөнки бүгенге хәлләрнең иртәгәге, алдагы бик күп кү- ңелсезлекләргә нигез буласын ул аңлый иде инде. Хәзер өйдә Вәзилә
апасы да авторитет, аның сүзе закон Кулында диплом Тапканын өйг > алып кайта. Өс-башын үзе юнәтә Мал таба Хәзер әти-әнисенен вәгазь ләре янына Вәзнләнең дә тавышы кушылып китә. «Малайлар, юк-барга акча әрәм итмәгез. Хәзер дөнья үзгәрде. Байлык кирәк дөнья көтәргә' Дус-иш, туганнарны хәзер бары тик акча гына берләштерә»
Ата белән ана бер-берсенә карап куаналар ♦
Ата белән ана Вәзиләгә карап елмаялар. «Безнеке? Безнен кан' зе- безнең тамыр!»
Алар елмая, ә Зөфәргә куркыныч
Кайтмады, Олы су буена төште дә болында күмелеп ятты
Карыны ачты малайның, эче чурлады. Ул яткан килеш кенә як-ягын = күзәтте: кузгалаклар бар, әнисләр, арырак бер төп какы да күренә £ Зөфәр тезләнеп, бөтерә-бөтерә кузгалак ашый башлады, эченә ачы су = йөгергәч ашыйсы килү тагын да көчәйде Ул какы эзләп бара башлады ' һәм зират коймасына төртелде Күтәрелеп карады, сискәнеп китте: кап- \ ка янында гына, эчтә, тезенә баш сөяге куеп Хәйретдин агай утыра иде £ Зөфәр аңа эндәшмәде, күрмәмешкә салышты Аннан сәерсенеп борылып ф карады, куркып та китте, картның кыяфәте мәзәгрәк иде. Гәүдәсе бер __ якка иңгән, күзләре йомык, чырае көлсу төстә Алай да. Хәйретдин “ агай малайның кыштырдавын ишетте, күзләрен ярым ачып аңа борыл < ды, төссез, коры иреннәрен чак кыймылдатып:
— Кем булды әле анда? —дип пышылдады
— Зөфәр мин, Югары очның Сәлахетдин малае, — диде Зөфәр тиз з
тиз. *-
— Нишләп йөрисең монда? — дип хырылдады карт
— Минме? — Зөфәр ялганлады — Бозау эзли идем, Хәйретдин - агай.
Картның ирен читләренә аз гына саргылт күбек чыкты, ул тагын да ныграк янтайды, күзе шарланып акайды
— Хәйретдин агай дим!
Зөфәрнең йөрәге өзелеп төшкәндәй булды, ул өметсезләнеп һәм куркып як-ягыиа каранды, карт һушсыз иде, ә тирә-юньдә бер җан иясе дә күренмәде. Зөфәр кычкырып тагын Хәйретдин агайга эндәшеп кара ды. җавап ишетелмәде, аның кул бармаклары язылдылар, баш сөяге тезеннән җиргә тәгәрәде. Егет кайнарланып алга-артка талпынды фуражкасын салып чирәмгә ташлады, биленнән һәм муеныннан кочып картны шуңа яткырды «Инфарктмы?» дип уйлады ул
— Хәйретдин агай! Хәйретдин агай дим! Хәзер Вәзнлә апаны алып киләм.
Картның балавыздай сары бит очында дәү чебен арлы бирле йөри, ул учларын шапылдатып чебенне куды да картны күләгәгә күчерергә уйлады Базмады, «әллә ярый аны кузгатырга, әллә юк!» диде дә. сикереп торып, томырылып авылга чаба башлады Җир буе киттеме икән, арттан карлыккан тавыш белән берәү аңа кычкырды
— Әй, Сәләхетдин малае! Әй. Зөфәр! Узды! Бетте!
Коты чыгып борылып караса, зират киртәсенә ябышып Хәйретдин агай басып тора Улмы, әллә өрәгеме? Зөфәрнең чәчләре кыймылдады, теле аңкавына ябышты, ияге исерек кеше кебек биеде Карт тагын, бу юлы ачыграк итеп кычкырды
— Әй. Зөфәр, узды!
Ул тез буыннарының калтыравын көчкә тыеп карт янына кайтты
— Кая чаба идең син алай?
— Авылга
— Нигә?
— Апаны алып килмәкче идем
— Сәләхетдин малае дидеңме әле син?
— Үзе
— Йөрмә. Апаң кирәкми Чирләштерәм мин. Булгалый. Тик бүгенгесен апаңа да, башкага да әйтмә. Сер тота беләсеңме?
— Беләм, — диде Зөфәр кызарынып
— Алайса, шул. Хәзер чүт кенә хәл алам да кайтам Апаң кирәкми Ә син нишләп монда чуаласың? Зират тирәсе яшьләр өчен түгел...
Хәйретдин агай малайдан жавап көтеп тормады, аның каңгырап йөрүенең сәбәбен аңлаган төсле Зөфәргә теләктәшлек белән яратып карады, көрсенеп куйды, күлмәк итәген кайтарып авыз читен сөртте, эшләпәсен арткарак эшерде, иелеп баш сөяген алды: беравык карап горды, тагын бер көрсенде, сөякнең туфракка буялган күз урыннарын тезенә сөртә-сөртә вак-вак атлап зират эченә китте Сөякне куак астына куйды, җиргә тезләнеп ике кулы белән дә йөзгән кебек хәрәкәтләр ясап коры яфракларны җыештырып китерде, җентеклән күмде, күренмәслек итте Тезләнгән килеш хәтсез генә карап торды, дога укыдымы, теләк теләдеме, аңлап булмады, зираттан чыкканда Хәйретдин агайнын кансыз, юка бармаклары калтыраналар, ирен чите уйнап уйнап китә иде...
7
Ул көнне Зөфәр өйгә кайтмады Хәйретдин агай янында каравыл өендә калды Алар авылга кайтканда Минниса карчык, кәстрүл белән боткасын тезенә куеп, баскычта утыра иде, күренеп тора, хафаланган, борчылуы йөзенә чыгып, яңаклары сураеп -эчкә кергән...
— Озакладың, сиңа әйгәм. - диде ул картына елмаеп карап — Кайда йөрдегез болан?
Карчыгын күргәч, Хәйретдин агай керфексез күзен кысып. Зөфәргә баш какты, «сер бирмә!» янәсе, һәм:
— Болын яныннан урап мендем. Печән чабарлык урыннарны карагым. Кышка да әзерләнергә кирәк бит! — диде.
Ботканы олы-олы агач кашыклар белән бик яратып ашаганнан соң бнш-алтышар чынаяк чәй эчтеләр Күңелле үк булып китте, Хәйретдин агай мәзәк сөйләп карчыгын туктаусыз көлдерде, үзе һе-һе дип куанып утырды, мәгәр сизгер карчык картының пигәдер кәефе киткәнлеген бер карауда ук аңлаган иде. Ашны олылап табын янында сүз кузгатмады, ашап-эчеп туйгач, капылт кына сорап куйды:
— Әллә чирләбрәк торасыңмы, сиңа әйтәм?
Хәйретдин агай шыпырт кына тагын Зөфәргә күз кысты һәм Минни- саның соравына җавап бирмәде.
— Менә, аллаһы боерса, озакламый печәнгә төшәрбез! Узган кыш та атка ризык такы-токырак булды. Быел мул итеп әзерләрбез дим. Сарай тирәсен дә ныгытасы бар, улак башындагы почмактан су да үтә, түбәне ябарбыз! Эш күп!
Әле генә, зират капкасы янында үлем хәлендә яткан Хәйретдин агайның киләчәк турында, бары тик алдагы эшләр турында гына сөйләшүе Зөфәргә кызык һәм мәгънәле күренде. Аның тырышып-тырышып ботка ашавы, дөньяны-көнне мактый-мактый чәй эчүе дә бер дә юкка түгелдер кебек тоелды, алдагы тормыш барлыгына ул Миннисаны гына түгел, үзен дә ышандырырга тырыша иде бугай. Карт белән карчык бер-берсен бүлдермичә, әмма җай килгән саен, бер-берсен куәтләп, көч биреп сөйләшеп утырып калдылар. Зөфәр:
— Хәйретдин агай, каланчаңа менеп төшимме? — дип сорады.
— Мен, мен. — диде карт нигәдер сөенеп.
Зөфәр каланчага ашыгып менде, менгәч тә Югары очка карады. Өй тирәсендә хәрәкәт сизелмәде, күрше Мнрфагый.хлар ишегалдында гына кемнәрдер тиз-тнз йөренәләр иде.
Аннары ул Түбән оч ягына —Зәйдән кайта торган олы юлга борыл 1Ы Юл тыныч түгел, дәү-дәү йөк машиналары уза. жиңсл машиналар тыз да быз бер-берсен куалыйлар, мотоцикллар чаба Байтак карап торса да аларның чия төсле «Москвич»лары күренмәде Вәзнлә апасы ике тапкыр янгын сарае яныннан узып китте Медпунктка барып жит- тс дә бер урында әйләнгәләп йөрде, эчкә кермәде, беркем белән очраш- ♦ мады, авыр гына атлап, кире борылып өйгә кайтып китте Ул калан- п чада песи булып йомылып утырган атаклы капкачыны күрмәде Килеш- = ли Җәмилләргә кереп «Зөфәрне кайда калдырдың?» дип сорарга ният £ ләгән иде, кереп тормады, күңеле жавап белән кәнагәтьләнер дәрәжә- = 1ән узган, әгәр Зөфәр каршысына килеп чыкса ул аны әллә нишлә- х тер иде! 2
Җәмилгә дә ачулы иде Вәзилә шиксез!
Сәкинәгә дә, Зөфәргә дә ачулы иде Тик Җәмилне дә. Сәкинәне дә ' берни эшләтә алмаслыгын бик ачык аңлый иде ул һәм аның бар жыел- 5 ан ачу дулкыннары Зөфәр өстенә ябырылырга тиеш иде Чынлыкта.
Вәзнләнең медпунктта эше юк. күрәсе кешесе дә юк ул бары үч ярсуы- < на буылып Зөфәрне генә эзли иде. Дөрес эшләде Зөфәр каланчага ук качып. Вәзилә Хәйретдин агайны да. Минниса карчыкны да күреп узды. _! •гәр малай да алар янында булса оятлы итә иде атаклы футболчыны. < измәсен изеп арыш кабартмасы ясый иде!
Җәмилне кулга ияләштердем. Зөфәрне колым ясадым дип ышанып с йөргәндә генә, икесе дә бер көндә кызның юлына аркылы-яттылар Уй 2 га калды Вәзилә Соңарып килгән акыл һәрвакыт хәсрәт ул Төште “ хәсрәткә Вәзнләнең башы! Җәмилгә. Зөфәргә, үзе үскән Язкнлде авы , лына башка күз белән, читтән килгән кеше күзе белән карады
Бик үзгәргән икән авыл! Матурайган Йортлар бер берсеннән шәп Коймалар бизәкле Капкалар сәнгать әсәрләре кебек Мунчалар, амбарлар. келәтләр бер-берсеннән олы һәркайсы ярты ындырны алып утыралар. Гараж ишекләре тимерле Тимерле ршекләрдә йозаклар. Тимерле ишегаллары асфальтланган Телевизор мачталары Язкнлде өстеннән узган болытларның итәкләреннән тартып алырлык Ннндн рәвешләре генә юк аларның! Түгәрәге, өчпочмаклысы. дүрткеллесе, һәр хужа мачтаны һәм антеннаны күршесенекенә охшатмаска тырышып ясаган һәм теләгенә ирешкән. Нинди генә антенналар юк Язкнлде к\ гендә!
Авыл кешесенең характеры йортында, нигезендә чагыла
Авыл кешесенең кемлеген капка бигенә тотыш ач ук белеп була
Авыл кешесенең байлыгы, ярлылыгы, уңганлыгы, ялкаулыгы ихага сынын бәген ноктасыннан күзгә кереп, кычкырып ук тора
Вәзнләнең аяк табаннары кычытты — аның шушы минутта ук авы .тыннан мәңгегә качасы, шәһәр арасына кереп югаласы килде Шәһәрдә үзеңчә яши аласын! «Үзеңчә яшәү» Вәзнләчә кеше белән аралашмыйча катнашмыйча һәм үз гаилә серләреңне берәүгә дә чыгармыйча яшәу була иде Белә Вәзнлә. укыганы да бар. ишетеп тә белә шәһәрдә бер йортта, бер этажда күршеләр булып яшәгән кешеләр дә бер-берегн бел миләр, йомыш юлга кермиләр, кунакка да читләрне, ерактанрак чакы рырга тырышалар Бу хәлне газеталарда хурлап, «заманыбызның әшәке чире некоммуникабельность» дип атап йөртәләр Хурласыннар, эт өрер кәрван йөрер, ә Вәзнләнең нәкъ менә шундый тормышта яшисе килә, күршеләренең бәбәкләренә туп-туры чекрәеп карап, эндәшмичә генә, киерелеп узып китәсе килә Кунакка җәһәннәмнән - күршеләр бел мәгәннәрне чакырасы килә Әгәр Җәмил аныкы гына булса, аның сүзен юно тотар булса, әгәр аны кадерләп кенә яшәр булса, карурмандагы ялгыз йортта да яшәргә риза Вәзнлә Әгәр Җәмиле бер бер кодрәт белән аныи хәзерге уйларын белеп килеп чыкса һәм <әндә. жанашым бүгеннән лесник булып кнтәм. миннән калма’» иш кулын сузса Вәзнлә
бер минут та икеләнеп тормас иде Күзе күрмәс иде мондагы артык мәшәкатьләрне Мәшәкатьләр тормышны бутый, күңелдә шик тудыра Мирфатыйх йорты белән Сәлахетдин йорты арасына татулык бер чакта да кайтмаячак. Җәмил белән Вәзилә кушылып авылда калсалар да бу ике йорт арасындагы бетмәс көнчелектән вакытсыз гүргә керәчәкләр
Ярты сәгать дисәм аз. сәгать ярым дисәм күп булыр, шактый таптанып йөрде Вәзилә медпункт тирәсендә. Моңарчы пункт тынычлану урыны иде. бүген. Сәкинә аяк басканнан соң, дөньяның бу тыныч почмагы да җан биздергеч җәһәннәмгә әйләнде.
Моннан ары ничек яшәр дә Вәзилә. Җәмилен нинди ысуллар белән үзенә кире кайтарыр Егетне югалтуына бер тамчы да шикләнми иде ул шушы авыр минутларда. Сагышлы, кичке минутларда...
Зөфәр, әлбәттә, биек каланчада торып, апасының күңелен нинди каршылыклы, усал һәм рәхимсез уйлар биләгәнен белә алмады! Усал уйлар кайнаган күңел — тәмугтагы сумала казаны ул. хөрмәтле укучым! Языклы кешеләрнең күңелләре тулы казан! Дөрес. Зөфәр апасы ның усаллыгын да. рәхимсезлеген дә'белә, әмма барыбер аны яхшы күңелле, тырыш кеше дип саный Җәмил артыннан шпионлык кылырга кушуы да егетне яратканы, көнләшүе аркасында гына булды ич аның, дип юата үзен Зөфәр Бүген җиңелергә боеруны да Зөфәр үзенчә — бары тик гыйшык бәласе дип кенә кабул итте Ялгыша иде егет. Җәмилне өзелеп яратканнан тумады кыз күңелендәге ул мәкерле уйлар, андый фикерләр Вәзиләне — Югары очнын үз сүзле, кире беткән Сәлахетдин кызын яратканнан гына туды.
Тик үсмер егет, каршылыкларда чыныкмаган бер катлы егет, алай тирән уйлый белми иде әле. апасын ярата иде ул.
Ул Вәзиләнең үченнән бигрәк йодрыгыннан ныграк курыкты. Абый сы Хәйдәр кайтып өлгерсә. Вәзиләгә Зөфәрне тукмарга ирек бирмәс бирүен Хәйдәр күренми. Хәйдәр!
«Хәйдәр» дидем дә. хөрмәтле укучым, тукталып калдым.
Безнең хикәядә шактый кешенең исеме телгә алынды. Югары очның шактый малай-кызлары күзгә күренеп калды, инде берсе дә буталмасын. һәркайсысы үзенә тиешле урынны алсын өчен, шушы урында, сүзебезне бүлеп, авыл советыннан алынган бер белешмәне теркәп китик.
Кыска гына белешмә
«Бу белешмә биреләдер Язкилде авыл советы гарафыннан шул ук авыл гражданы Сәлахетдин Билялетдин угылы Мөхетдиновка шул хакта, ягъни, бүгенгесе көндә аның гаиләсендә түбәндәге кешеләр исәпләнәләр:
I Мөхетдинов Сәлахетдин — гаилә башы.
2. Мөхетдинова (кыз чагында Гаделшини) Гөлбикә — аның хатыны.
3. Мөхетдинов Габбас — улы. бүгенгесе көндә Әлмәттә яши. өйләнгән. универмагта грузчик.
4 Мөхетдинова ('Ауәббарова) Рауза — кызы, бүгенге көндә Чаллы да яши. кияүдә, кибет мөдире.
5. Мөхетдинов Хәйдәр — улы. авылда уз янында яши Механизатор.
6. Мөхетдинова Вәзилә — кызы, медпункт мөдире
7. Мөхетдинов Зөфәр — улы. укучы.
8 Мөхетдинова Фирүзә — кызы, укучы
9 Мөхетдинов Зәйтүн — улы, укучы.
Җиде бала анасы буларак Мөхетдинова Гөлбикә «Ана даны» ор дены белән бүләкләнгән Өченче дәрәҗәдә»
Гербовой пичәт һәм имзалар белән расланган шушы белешмәдән сез Хәйдәрнең өченче бала булуын да, механизатор икәнлеген дә белдегез инде. Алдарак без Язкилде авылында кызу эш өсте булуын, һәркемнең эштә булырга тиешлеген, идарә карарының ныклыгын һәм идарәдә шулай дип уйлауларын искәртеп узган идек инде. Колхоз идарәсендә Хәйдәрне дә бүген эштә дип беләләр һәм ул печән оны ясаучы < агрегатта хезмәт күрсәтә дип исәплиләр иде.
Тик бу юлы идарәдә ялгышалар иде
Хәйдәр бөтенләй колхоз эшендә түгел.
Хәтта авылда да юк
И балалар, балалар! Бала һәркемгә газиз, керпенең дә баласы йом _ шак, карга баласы да ак
Габбас үсеп җитте дә өйләнгәч өйдә өч кенә көн торды. Әлмәткә 5 күчте Күчүенә рәнҗегән иделәр, «бурычын түләмичә ычкынды», эшкә У универмагка урнашкач куаныштылар. «Авызы-борыны майла булыр!» « Габбаслар хәзер ике’ елга бер генә авылга кайталар, Әлмәт Язкилде " юлын Гөлбикә апа такырлый Кызлары Раузаны Түбән авыл егете Чал- ♦ лыдан кайтып алды Райпотребсоюзда эшләүче егет иде, берсүзсез, дүрт а куллап бирделәр Кибетче иде Рауза, тора-бара мөдир дәрәҗәсенә - иреште «Шулпасы күршедә кайнаса да ите бездә пешә!» Раузаның һәм * кияүнен яраткан сүзе Бу сүз Сәлахетдин абзый белән Гөлбикә апаның - да йөрәгенә бик ята! Чаллы юлын да буш тотмый Гөлбикә апа. яңа шә- Е һәрнең базарларын, кибст-складларын, бәләкәй ларекларын гына түгел. 2 якын елларда кайда, нинди кибет ачылачагын шәһәр төзүче нн хәбәр- ~ дар кешеләрдән дә төгәлрәк белә.
Хәйдәргә ата белән ана аерым бер өмет багладылар
Укуы өчле-тугызлы, тәртибе кеше арасында килделе-киттеле булса да Хәйдәр өйдә бик яшьли кул арасына керде, вак-төяк йомышка ярый башлады Эшкә кулы ята иде малайны» Бер вакыйгадан сон Сәләхст дин абзый улын аерата яратты Лапас артында әллә ничә елдан бирле җыйналып килгән тирес тавы бар иде Бер язда аталы-уллы шул тирес не ындырга чәчәргә булдылар. Тирес тыгызланып агачка әверелгән иде Бер көн чаптылар, икенче көнне ызаннар буйлап ташыдылар Икенче көнне кич белән Хәйдәр әтисенә болай диде «Болай интеккәнче шарт латыйк без бу тауны, әти!» Сәлахетдин көлеп куйды һәм улына буш эш белән маташмаска кушты Хәйдәр кире иде. төннең төн буе йокламады, сифон баллонына мул итеп дары тутырды, дарыга марганцовка кушып болгатты, шушы масса эченә нәзек кенә электр үткәргече урнаштырды Кесә фонары батареяларыннан алтыны бергә берләштереп электр үткәргеченә тоташтырырга әзерләнде (Ул чагында Язкилдедә электр юк иде әле!) Икенче көнне лапас баганасы артына посып батареяларны тирес астына чокып урнаштырылган сифонга тоташтырды Дөрес, «тирес шартлаткыч агрегат эшләмәде», әмма малайның тырышын азап лануы, әмәлен табарга омтылуы ата күңеленә бик хуш килде Хәйдәр әнисенең күңелен дә бик тиз яулап алды, жең эрләгече ясады да өч дүрт кичтә әнисенең бар булган йонын эрләп бетерде «Б\ малайдан эш чыга!» диде ата «Өмет бар монарда!» диде ана
Сәлахетдин абзый Хәйдәрдә үз дәвамын күреп куанды
Хәйдәр сигезенчене теләр-теләмәс кенә тәмамлады аны мәктәптән этеп-төртеп дигәндәй чыгардылар Бөтен коллектив «тугызынчыга кил мәсә генә ярар иде», дип теләк теләде Хәйдәр Мөчетдннэв тугызынчыга бармады, моны белгәч, педколлективта танца кичәсе үткәрделәр С.өе нечтән!
Хәйдәр бер җәй комбайнда ярдәмче булып йөрде дә көзгә ЧнсгаЙга авыл хуҗалыгы техникумына барып керде
Монысына да кул куйдылар
«Чүлмәкчедән күрмәкче» булдымы, әллә күрше Чирфатыйх улы Мидхәтнең Чистайга барып уку нияте элегрәк тә булганмы, һич уйламаганда, истә-оста югында Хәйдәр белән Мидхәт бер агымга туры килделәр. бер бүлмәләрдә укыдылар, бергә практикага йөрделәр
Мирфатыйхлар йорты белән Сәлахетдиннекеләр пыр тузышып көнләшә. байлык артыннан куышып, мал җыеп ярыша торган караңгы чак иде. Гөлбикә белән Гөлмәрьям бср-бсрсся күрә алмаслык дәрәҗәгә килеп җиткәннәр пде! Дөрес, терәлеп торган күрше буларак, бер урам- тыкрыклардан йөрергә туры килә, дошманлыкны ачыктан-ачык белдереп булмый, белдерергә дә ярамый, урам-сукмакта очраганда алар зәһәр елмаешып кына сәлам алышалар, хәл-әхвәл дә сораштырган булалар. Әмма алар әллә ни гомердән бер-берсснсң йортына аяк басмын лар. берсе йортында ни барын кермичә дә бик яхшы белеп, тикшеренеп торалар Өйдә чакта Гөлбикәнең күзе Гөлмәрьямнәрдә. Гөлмәрьям өйдә туры килгәндә ике күзен дә Гөлбикәләрдән алмый. Ксргән-чыккан кеше, сөйләшенгән сүз, ялгыш кына яңгырап киткән ызгыш-талашлар. берсе дә күршеләрнең игътибарыннан читтә калмый Ишетәләр, тыңланалар . җыеп баралар, икенче көнне үк халык арасына чыгаралар Бик артты рып. матурлап чыгаралар
һәр тарафта кискен каулаш бара!
Күбрәк, мулрак, симезрәк, артыграк булсын!
янына керергә чыкты
— Кермә! — дип бер генә кычкырды Мирфатыйх.
Хәйдәр Мидхәтләргә керергә җыенды
— йөрмә! — дип бер генә җикерде Сәләхетдин.
Ләкин дошманлыктан ничек котылмак кирәк?!
Җәй узды, ямьле җәй Көзен алар тагын Чистайда очраштылар һәм дошманлык бер дә булмаган төсле, күрешеп, белешеп йөри баш ладылар, бергәләп чәй кайнаттылар. Бәрәңге пешерделәр.
Дошманлык һич көтмәгәндә үзен сиздерде.
Практика вакытында булды бу яман хәл. Егетләрнең икесен ике тракторга утыртып учхоз җирен сөрергә куштылар Бер әйләнделәр кишәрлекне Хәйдәр белән Мидхәт, ике урадылар, тәмәке тартырга, фи
Ике дошман нигездә үскән егетләр чит урында Чистайда бергә туры килделәр Сөйләшүләре, читләшүләре башта иптәшләрен шиккә гөшергән иде, алариың авылдашлар икәнлеге бик тиз фаш булды Ип тәшләрс аларданегылып көлде. Көлкедән пичектә котылырга кирәк пде, ничектер янәшә түзеп яшәргә, авылдан косрык булып килгән дошманлыкны онытып торырга иде. Сүздән сүз чыкты, уйны уй ялгады. Язкплде тумалары, авылны сагынышкан чаклары булды, яши-яшп Хәйдәр белән Мидхәт бергә чәй эчтеләр, сөйләшкәләп тә алгаладылар. Өйдән килгән кадерле күчтәнәчләр уртак табынга менде, Гөлбикә апа чәкчәкне бик тәмләп әзерләсә, Гөлмәрьям апаның пәрәмәчләрен күрүгә авыздан су килә иде. Дошманлык онытылмады, дошманлык тарихи аскы катламнарда гына калып торды Күмелде.
Малайлар үсеп, ныгып, иңнәре киңәеп, егетләнеп авылга каникулга кайттылар Яңа гадәтләре аларга Язкилдегә кадәр ияреп кайтты Тик авылда ике күршенен хәле элеккедән дә яманрак пде Мидхәт Хәйдәр
Гөлмәрьям Мпрфатыйхны,
— Кермәсен!
— йөрмәсен!
Гөлбикә Сәлахетдинне куәтләделәр
Икенче көнне капка төбендә бер-берсеп күрделәр, танымаганга салышып берсе кырлар ягына, икенчесе Түбән очка карады Көндез оч рашмыйлар, кичен бер-берсен күрмәскә тырышалар, таицада клубның ике читендә бииләр, Югары очка аллы-артлы кайталар.
кер уртаклашырга тукталдылар Икесе дә аракыны яратып эчә һәм тәмәкене тәмләп тарта башлаган вакыт иде
Көн эссе, көн бөркү, ник чыпчык жиле иссен.. Яндыра' Икәүләшеп трактор күләгәсендә чүмәштеләр Суыралар, тарталар, черт тә черт төкерәләр Ике авыздан, дүрт борын тишегеннән зәнгәр төтен ургылып . чыга да һавада озак кына бөтерелеп йөри. Зәп-зәңгәр рәшәле чиксез гөмбәздә күкнең йөрәге тургай талпына о
— Минем трактор шәбрәк, — дип ирәйде кинәт Хәйдәр Кичә сыра = кушып эчелгән аракыдан аның ми тамырлары котырып сызлый иде. — 2 Син арттан сөйрәлеп йөрмәсәң мин кишәрлекне тизрәк үтәр идем
— Мактанчык! — диде Мидхәт жиргә төкереп
Әллә ышанмыйсыңмы?
— Трактор трактор инде! — диде исе китмичә генә Мидхәт Анын 3
бер дә юкка сүз көрәштерәсе килми иде 2
— Минеке көчлерәк! — диде Хәйдәр һаман кабарынып Егетнең баш 2
чатный, күз алдында аллы кызыллы түгәрәкләр иле — Әйдә, ышанма- 7 саң, сынап карыйбыз. Җиңә алсаң, сиңа бер ящик аракы! ♦
«Сынап карыйбыз» дигәндә Мидхәт куркып калыр дип көткән иде а Хәйдәр, әмма ике гаилә, ике егет арасында барган сүзсез көнчелек, каршылык, көрәш, бер-берсен яратмау, күремсезлек, гаделсезлек белән дә ~ теләсә нинди бәхәсне хәл итәргә әзер булу үзенекен итте- алар кул г сугыштылар, тракторларны сабаннардан аердылар һәм икс ДТ-75. ике = гайрәтле гыйфрит бер-берсенә каршы таранга китте. Бер килеп бәрс _ пештеләр тракторлар, моторлар өзмәс үкерде, металл ышкылган таныш колакларны ярды. Чигенеп, тагын берсенә каршы икенчесе китте, күз- jj ләрен кан баскан егетләр бер-берсен изеп, таптап китәргә әзер иделәр
Техникум яңа ике тракторын югалтты
Техникум ике егетен югалтты
Хәйдәр белән Мидхәткә нигәдер «боксер» кушаматы тактылар һәм судка бирделәр. Егетләрнең армия сафларына китәр чаклары җиткән иде, шул гына аларны аяп алып калды, ата аналарына шактый штраф гүләттеләр дә. егетләрне шыпырт кына озаттылар
«Штраф түләргә» дигән язу кайткач Сәлахетдин Хәй г грне үз янына чакырып кертте дә
— Җиңдеңме ичмасам шул сөмсез Мирфатыйх малаен’ - дип сорады
Җиңдем, — диде үкчәсе белән идән тырнап Хәй tap
— Алайса, ярый Түләсәк гә түләрбез шул. диде Сәлахетдин акча янчыгын селкеп
Мирфатыйх та Мидхәттән допрос аллы:
Шул Сәлахетдин тилесенә җиңдермәгәнсең лә? — дип сорады
— Җиңдермәдем,— диде Мидхәт муенын кашып, күккә карап Ярый алайса, түләрбез инде, диде Мирфатыйх. хатыныннан акча янчыгын тартып алып
Егетләрне армиягә бер айда алдылар
«Бер частькә генә эләкмәсәк ярар иде!» дйп теләде Хәйдәр
«Бергә җибәрмәүләрен сорармын!» тип уйлады Мидхәт
Теләкләре кабул булды, егетләрнең берсен көнчыгышка, икенчесс’н көнбатышка озаттылар
Егетләр икесе бер елда, аллы артлы диярлек армия хезмәтеннән кайттылар «Машина алып бирсәң авылда калам»,— диде Хәйдәр әти сенә. «Авылда калсаң, машина алып бнрәм», диде Мирфатыйх Мнд хәткә
Сәлахетдиннәр йортына тиз арада чия төсле «Москвич-412» кайтты Мнрфагыйхныкылар лимон төсле «Җигулн»ны абзарларына алып кайтып яптылар да. ел дигәндә таш идәнле, бетон түбәле, тимер ишек
ле, алты йозаклы гараж җиткереп тә куйдылар. «Карак түгел, җил до үтмәс» алар салган гаражларга!»
Шулай итеп егетләр авылда калды Башта икесе дә трактор да эшләделәр. «Берүк икесен ике басуга куегыз, югыйсә бетте баш!» диде Сәлахетдин «Бәладән башаяк», диде Мирфатыйх акча янчыгын хатынына сузып.
Ике дисәм аз, өч җәй дисәм күп булыр, тракторда эшләгән егетләр ялынып-ялварып башка эшкә күчтеләр. «Эссе! Башыма ут каба Тазалыкка туймыйм» — диде үгез кебек Мидхәт.
«Акчасы аз төшә, өйләнәсе бар!»— диде Хәйдәр.
Мидхәт механизатор булып терлекчелеккә күчте, Хәйдәр чия төсле машинасына утырып чыгып югалды. Бер атна күренмәде, ике атна кайтмады, төгәл утыз биш көн югалып торды Сәләхетдин Хәйдәре. «Эчеп йөридер әле ул боксер», диештеләр кешеләр. «Караклашып йөридер, шайтан!» диючеләр дә булды. Сәлахетдиннекеләр дәшмәделәр, Мирфатыйхлар йортыннан күңелле җыр яңгырады:
Бар. зимагур, кайт иленә.
Кайтсаң иген игарсек. Чабатаңны сука итеп Бутылканны җигәрсең
Сәләхетдин тумасы — җете соры күзле, юка ирене һәрчак кысылган Хәйдәр йодрыкларын йомарлап юкка гына йөрми иде читтә Ул авыл дан-авылга, колхоздан-совхозга, әрмәннән-грузинга, бригадирларга, әртилләргә юкка гына кагылып, эшләренә кысылып, төпченеп йөрмәде: колхозларда договор белән эшләүче бригадалар белән танышты, белеште. законнарны өйрәнде, документ үрнәкләрен күчереп алды Кирәк икән юхаланды, кирәк икән яртыны куйды, тагЪш да сүзсезләнеп. авы зын йомып авылга кайтып төште Язкилдедә яшьтәшләре белән кичке уеннарга чыгып йөрмәде, көндезләрен телевизор карады, кичләрен бнк
* күп адреслар белән хат язды.
Икенче язда, карлар эреп юллар төшкәндә, үз ишләреннән жидс кешелек бригада туплап, күрше район колхозларының берсендә договор белән терлекчелек комплексы сала башлады. Үзен дә аямады, иптәшләренең дә җанын алды. Эшләгән эшләре көлеп тора иде, акчасын да кушуч тутырып алдылар Бригадасында ике доцент, өч студейт һәм бер бик әйбәт инженер — ташчы бар иде. Бер караңгыдан икенче караңгыгача баш күтәрми эшләделәр, төшке ашны аяк өсте генә капкаладылар. аракы белән мавыкмадылар, клуб тирәсенә эз басмадылар, хатын-кыз артыннан йөрмәделәр.
Акча! Акча дип таң аттырды Хәйдәр, акча дип кичен озатып жи- бәрде. Кышын олы өй янььна тагын бер өй җиткерделәр, Хәйдәргә өйләнергә кирәк иде «Тораммы-юкмы монда, белмим, әмма резервта йорг булу бер чакта да зыян итмәс», диде ул әтисенә Сәлахетдиннәрдә җыр яңгырады. Мирфатыйхларда «траур» иде.
Язкилдедән дә. Түбән авылдан да үзенә яраклы кәләш таба алма ды егет, «бусы арык», диде әнисе; икенчесен «симез, арты тегермән ташы чаклы», дип бракка, яраксызга чыгарды, улының гайрәтен чигерде
Кызны читтән, Гөлбикә апаның күзе җитмәгән җирдән табарга кирәк иде. Ниһаять, бик озак эзләгәч, чия төсле «Москвич» бик күп юлларны таптагач. Хәйдәрнең күңеленә ятышлы кыз табылды Ул Зәй- Чаллы юлы өстендә диярлек урта кул гына Байгол дигән авылда яшәп ятучы Гөлсабира исемле кыз икән. Әтисе, якын туганнары юк, әнисе белән икәү генә яшәп яталар. Кыз бар яктан да Хәйдәргә ошады
— Кайсы ягын ныграк яраттың? — дип сорады ата улыннан
— Аз сөйләшә.
Хуп, әйбәт сыйфат, дип мактады ата Тагын кайсы төше ошады?
- Әр яна «Жигулне» бар
- Бәракалла. диде ата — Нигә сүзне шуннан башламадың?
Күп сөйләшә торган кеше «Жигули» ала аламы?! Хәере белән килсен'
Гөлбикә дә килен буласы кеше белән бик нык кызыксынды, «ябык- = мы. симезме?» дип сорады. «Кочаклап ятканым юк бит әле!» дип ачу- = ланырга өлгермәде дулкынланган Хәйдәр, анасының гадәтен бик яхшы 2 белгәнгә сүзне озынга сузмады
— Таманча гына инде.— дип куйды
Шуннан арысын ата белән ана сорашып тормадылар, һәркайсысы 5 улыннан ишеткән кадәресен зиһеннәрендә сеңдереп, уйларында тарка- S тын йөрделәр. «Машиналы килен! Мирфатыйхларның танавы жнмерелә ф икән! Алар кылдый-былдый матае да булмаган Түбән авылның Хәлил- ю рахман кызын алырга йөриләр!» дип уйлады Сәлахетдин. «Таманча гы- ш на ди! Бу инде Гөлмәрьямнең булачак килене төсле шүрәле түгел!» дип * уйлады йөзе алланган Гөлбикә *
Икс көн. ике төн узгач кызның исемен, яшен белештеләр Исеме дә к җанга ятышлы икән. Гөлсабира атлы ди. яше генә ата белән ананы 2 бераз уйга калдырды- Гөлсабира Хәйдәрдән төгәл дүрт яшькә олы — *” егерме тугызда икән инде «Әйдә, диде соңрак ата. малайның кадерен £ белер Машинасы өр яңа ич. яшь машина!» «Тормышлары ышанычлы- * рак булыр, азып-тузып, мал таратып йөрмәсләр», дип килеште ана
Хәйдәр булачак хатыны турында аргык озаклап уйламады, аны ма шина бик нык кызыктырды Энекәшләр үсеп килә, әле әтисе дә көчендә. семьяда бер машина белән генә яши торган түгел иде Дөрес, тырышса Хәйдәр үзе дә машина юнәтә алачак, ә болай. тәгәрәп авызга кереп юрганы барында нигә юкка көч сарыф итәргә?! Ул гаражны киңәйтү турында сүз кузгатты, әлеге машина да авылда торырга тиеш иде Аннан тагын күз күрер Шулай игеп Сәлахетдиннекеләр килен төшерергә әзерләнә башладылар
Гөлбикәнең күңелендә һаман бер шик кала килде, улының «таманча гына» диюенә ышанып ук бетмәде ана. бүген нртә таңнан алар кыз ка рарга барырга чыктылар Рульдә кияү булачак Хәйдәр
Алар киләсен беләләр иде. көтеп алдылар. Кодагый буласы кеше, «аз-маз ярдәм итәрсең» дип. Байголның ашка суга гына түгел, телгә дә шактый оста карчыкларының берсе булган Мнцлсжамал карендәшен дә чакырып китергән иде, йокысыз төн үткәреп, тынгысыз таңны чак-чак ) здырган ике карчык, кунакларны баскыч төбенә чыгып, кулларын ку шырып баш орын каршы алдылар Ишегалдына кереп, болдыр турына килеп туктаганчы Гөлбикә машинадан төшмәде, уклау йоткан сыман туп-туры утырып барды .
Ниһаять, төштеләр, күрештеләр
Менә. әни. киленен Гөлсабира шушы була инде, диде Хәйдәр, калка ябып арттарак калган кызга таба борылып Тездән шактый түбән итәкле эре чәчәкле ачык күлмәк кигән, эре сипкелле битле, жнрән чәч ләрсн кистереп бөдрәләткән урта буйлы кызга карап Гөлбикә мең уй кйларга өлгерде «Усал түгелме5 Мине санлап торырмы? И ходаем, ирис ир итәрме? Мал кадерен белерме?» Әмма күңелендә бәлардан да өстен бер генә уй иде «Аз гына арыграк икән, каһәр суккыры!» Кода гыйга карап ул нибарысы бер уйлады «Симергән, нәләт! Кул арасын дагы йорт эшләрен дә кызына тапшырыл түрдә тик утыра икән бу тәм лс тамак!»
Кодагыйларның бер-берсенең җете күзләре астында ничек аяк ат-лауларын, ничек бусага аша чыгуларын, ничек сүз катуларын, өйгә кергәч ничек сынашуларын, дога кылуларын бәйнә-бәйнә сөйләп хәзер- с заман татар карчыкларының бик күп серләрен ачып булыр иде, ләкин безнең максат ул түгел бүгенгә. Гөлбикә белән аның кодагые Миңлесорур безнең әсәрдә төп урынны тотмыйлар, шуның өчен Байголда «акта сүзне кыскартыйк әле без! Ә кыскасы шул: кодагыйлар бер-бер ген ошаттылар, ошатмасалар бергә, кара каршы утырып ике самовар • ы екканчы чәй эчә алмаслар иде! Гайбәтче Миңлеҗамал карчык та Гөлбикәне яратты. (Гөлбикә хәйләкәр, керүгә үк күчтәнәчләрне аңа оттырды!), Хәйдәр кияү дә ошады аңа. Сүзе-өне юк, өстәл почмагына ■ыштым гына килеп утырды, әңгәмәгә кысылмады, берәр сүз кушсалар .нлеп-елмаеп ике-өч сүз белән генә җавап бирде. Гөлсабира, кодагый .арның килешеп китүен күреп, кая басканын да белмәде «Сине жи- цәм мин!» дип уйлады ул кайнанасына карап «Ә сине бөтереп кенә там!» дип уйлады киявенә карамаска тырышып.
Аракы эчеп, тәмәке тартмый торган кияү — кыз аналарының хыя- !ы! «Тартмыйм» диде Хәйдәр һәм Гөлсабирага карап күз кысты Tapia иде Тәмәкене убыр урынына ашый иде. «Әллә берәр генә чәркә тогынмы. кияү! Бик бәләкәйне генә?» диде Миңлесорур егетне сынар -чен «Эчкәнем юк!» диде Хәйдәр, әллә ышанмасларын белеп, өстәп \йды. «Мин рульдә бит, әби!» Ул сыйдан баш тартты. Чынлыкта исә , \ль-мазар дип тормый, теләсә кайчан эчә ала. күп тә эчә. иртәннәя •өмерә башлаган көннәре бар. алай исерми, эчкән килеш тә машина йөртә алуы белән мактанырга гына яратмый иде.
Гөлсабираны бер генә нәрсә шикләндерде: Хәйдәрләрнең семьясы ишле иде Ул җәһәттән дә егет аны бик тиз. аз сүз белән тынычландыр- гы: «Бүлмәләр җитәрлек Яна өй безнеке. Сеңелләр китә. Энекәшләрне •итсәң, алда күз күрер Алариы да озатырбыз».
Гөлбикә юл буе улына тукып килде:
«Әллә ниләр вәгъдә итмә, чамалап сүләш Баргач эчә күрмә, аракы .аган тел — дошманга ялланган тел булыр. Сатар үзеңне! Эчкең кил- ■ бер яртыны алдым, кайтыр юлга чыккач чөмерерсең Бездән сер алып ка тмасыннар, без аларныкын алып китик!»
Кыз карау уртак фикер, уртак телләр белән тәмамланды: туйны Сабан туе тирәсенә, июнь ахырынарак билгеләделәр. «Кызымны ерах җиргә җибәрергә бер дә уйламаган идем бит!» дип шыңшый башлагач Миңлесорурны ахирәте Миңлеҗамал кече якка чакырып кертеп себеркесез генә чабып чыгарды: «Тинтәк! Төшкән җирендә таш булсын дип теләк телә! Ахмак!» дип. Гөлсабираның яшенә ым кагып алды Аш-сү стасының чышын-пышынын бу якта да ишеттеләр, әмма куллар сугылган. вәгъдәләр бирелгән иде. аны-моны күпертеп тормадылар
Карчыклар мыштырдаган арада Хәйдәр Гөлсабираны, чолан ише- 1снә терәп, коймак исе килеп торган калын иреннәреннән үбеп алды
Кодагыйлар җылашып калдылар.
Хәйдәр бик әдәпле кыланып кәләшенә кул бирде, кыз ике куллап 1ың беләгенә сарылды: «Килеп йөр. Хәйдәр, берүк онытып бетермә Саргайтырсың инде!» дип инәлде.
Егет белән кызны Хәйдәр бригадасында ике ел рәттән эшләгән ступит таныштырган иде Алар Хәйдәргә кадәр үк Байголда эшләгәндә Гөлсабираларда квартирда торганнар икән «Алтын кыз» диде студент
«Алтын» сүзе Хәйдәрнең колагын иркәләгән иде
Бүген менә кәләше егеткә бер дә ошамады Авызын ныграк ерганда гына җемелдәп китә торган алтын тешләре дә ошамады, кояш яктысын да кызыл кан булып күренгән алкалары да. алтын суы йөгерткән чәчләре дә ошамады Күз карашыннан ук кәләшнең туймас жан икәнлеген
тоеп утырды егет Ик нык ошаганы өр-яңа, нибарысы өч йөз җитмеш километр узган «Жигули» булды Бусы чын мал инде! һәм Хәйдәр аның бердәнбер хуҗасы булачак Үлчәү табасына салганда «Жигули» ягы баса иде
Саубуллашып чыгып киткәч, кул болгап калган Гөлсабира белән чын күз яшьләрен чыгарган ана күздән гаеп булгач. Хәйдәр җиңел су- ♦ лады, авылны чыкканчы алар бер сүз дә алышмадылар Гөлбикә апа. бик авыр көрәшләрдә җиңеп чыккан батыр кыяфәтен саклап, кулларын £ тезе өстенә салып, тәрәзәдән иген кырларын, бәрәңге басуларын күзә- s теп бара иде. g
— Машиналары әйбәтме?— дип белеште һәм улы җавап бирмә- у гәч,— болай бик матур күренә икән,— дип фикерен ныгытып алды j
Әнисе белән бер уйда барулары Хәйдәргә ошамады, ул җәһәт кенә = борылды да чия төсле «Москвич»ны юл читендәге куаклыкка алып ке- г pen туктатты. т
— Ай аллакай гынам, ник кердең?—диде Гөлбикә апа, як ягына £ каранып
— Чишмәсе бар, — диде Хәйдәр, янындагы сумкадан стакан чыгарып Гөлбикә апа артЫгын сорашып тормады, улының кул хәрәкәтлә- 2 реинән, җитдилегеннән ул барын да аңлады Ана кеше бер нәрсәне ге- < нә белми калды әйткәнебезчә, булачак килен Хәйдәргә бер дә ошама £ ды, һәм хәзер, барган саен, ара ерагайган саен ныграк ошамый иде Юк Б гаепләр табарга да әзер иде Хәйдәрнең ачулы җаны. Мондый чакта з күңелен аракы белән генә юата торган, тынгысыз җанын исереп кенә “ юмаларга күнеккән Хәйдәргә бераз гамак төбен чылатып алырга кирәк £ иде. Ул. әдәп саклап, бер чакта да әтн-әнисе янында эчми иде, бүген дә < шулай итте, анасына карамыйча гына шешәне алды, ипн сыныгы белән каклаган каз кисәген бармак арасына кыстырды һәм шактый читкә китеп, каен күләгәсенә сузылып ятты Гөлбикә апа да моменттан файдаланды. чишмәне эзләп тапты, учы-учы белән алып салкын суны кайнар лантан киң битенә сипте
Байтак югалып торды Хәйдәр, машина янына килгәндә, кулында буш шешә һәм таплы стаканнан башка бер әйбер дә юк иде.
— Кузгалыйк әйдә,— диде ашыктырмыйча гына Гөлбикә апа
Мондый чакта улына сүз кушарга ярамаганны белә ул. белә!
Хәзер, хәзер,— диде Хәйдәр, юл ягына күзен тондырып карап Менә аның кашлары җыерылып күтәрелде, маңгаена эзләр сибелде, аскы ирене өскесе астына кереп качты, сулышы ешайды, борын яфраклары алланды. Ул кулындагы буш шешәне агач төбенә китереп сылады, учын тезенә ышкып алды һәм ишеккә ташланды
Утыр тизрәк! — дип кычкырды ул ят тавыш белән
— Ай аллам, ни булды тагын?
— Утыр диләр сиңа! — диде, кай арада кереп өлгереп машинасын кабызырга маташкан Хәйдәр Син ашыкканда буламыни, кабынмый гына машина, бер талпынып карады Хәйдәр, ике. газны көчәйтеп кара ды, ниһаять, кабынды, мотор күндәм генә эшли башлауга Хәйдәр бар көченә педальгә басты. «Москвич» ургылып алга ашыкты Ул арада аларның борын төбеннән генә өлгергән лимон төсе кергән сап сары «Жигули» узып китте, рульдә Мидхәт, арткы урында киерелеп, алагаем тур, калын келәм кочаклап Гөлмәрьям утыра нде. Гөлмәрьям Хәйдәр нең машинасын күрмәде, машинаны ла. кашы иләмсез җыерылган Хәй дәрне дә Мидхәт кенә абайлады, абайлагач та тизлеген арттырды Хәйдәр исә Мидхәт машинасы артыннан ук килә торган аллы артлы <КамАЗ»ларга рл бирергә мәҗбүр булды, шактый көтәргә туры килде Ул асфальтка, олы юлга чыкканда сары лимон хәтсез еракка тәгәрәгән нде ннде.
Сәлахетдин абзый белән Гөлбикә апа таза йөрәк биргәннәр уллары на. закускасыз диярлек, бер үзенә бер яртыны эчеп бетерсә дә кулы нык Хәйдәрнең, күзе әллә кайларны күрә. «КамАЗаларны куып узды, башка ыбыр-чыбыр машиналарны артта калдырды, күзе алда, керфек какмый, бер төшеп, бер менеп барган дугалы асфальт юлдан җилдәй тәгәрәгән сары машинаны ычкындырмый Вакыты-вакыты белән Мидхәтнең машинасы аның күзенә сары шайтан, гыйфрит булып күренә башлый, ул тешләрен кысып алгарак иелә төшә, газны бер көчәйтә, таучыкларда чак кына акрынаеп та ала Юл буендагы баганалар, агачлар, каршыга килүче машиналар колак яныннан очкан ядрә кебек кенә выжлап калалар
— Ипләбрәк, ипләбрәк! — диде Гөлбикә апа. аракы эчкән улына эндәшергә ярамаганын онытмаса да. — Ипләп!
— Ипләргә вакыт юк, — диде Хәйдәр борылмыйча гына. — Күрмәдең мени, кем узып китте мине?!
— Мирфатыйхныкылар идеме әллә алар?
— Шулар
— Үзләренә күрә түгел тагын, алга чыккан булалар. — Гөлбикә а,. үзе дә сизмәстән улын кыздырып җибәрде
Зәйгә җитәргә тугыз-ун чакрым калганда Хәйдәрнең «Москвичам озын торбалар төялгән прицеплы машинаны куып җитте. Дәү «Урал» әче. куе төтенен бөркеп акрын гына үргә таба үрмәли иде. Мидхәт прицепны җайлап кына узып өлгерде, Хәйдәр килеп җитүгә каршы яктан машиналар туктаусыз агылды Пионерлар төялгән кояшлы автобуслар узды, ялга баручыларны көньяк җылысына тәгәрәтүче җиңел машиналар үтте, йөк машиналары тоташтан үтә торды. Хәйдәр һич алга бара алмады Ул прицеплы машина шоферына йодрык күрсәтте, әнкәсенә ишеттермичә генә суганлап-борычлап русча-татарга сүгенде. Инде, кагыйдәләрне бозып, уңнан узар иде. ул якта текә яр, текә ярлар буй-буй бетон баганалар белән читләнгән. Ирнә күперенә төшкәндә ул прицепны да, башка машиналарны да узды, әмма күз күреме кадәр ераклыкта алда да, артта да лимон төсле «Жигули» юк иде Ул як-ягына каранды, урман, болын юлларына күз салды, әмма Мидхәт бер җирдә дә күренмәде Ул тезенә йодырыгы белән авырттырып китереп сукты
— Уздылар! — диде теш аралаш. — Утырганда син мыштырдама- саң алга чыгармый идем мин аны!
— Аларның машинасы яхшырак худлы мыни соң? — дип сорады Гөлбикә апа бераздан.
— Юлы бит. машиналар чебен урынына оча! — диде Хәйдәр алдагы юлдан күзен аерырга да куркып.
Аларның Зәйдә йомышлары юк иде, үзәк урамнарга кагылып та тормадылар, арткы аулак урамнар аша узып Язкилдегә кайта торган юл башына чыктылар Азык-төлек кибете алдына туктаган сары лимонны икесе дә берьюлы абайлап алды
— Әнә ич алар!
Гөлмәрьям апа кыймшанмыйча да үз урынында утыра иде. ниндидер бәләкәй төргәк тотып кибеттән чыккан Мидхәтне күргәч сикереп үк алды
— Әнә чыкты!
«Москвич» сары «Жигули» янына ук килеп туктады Мидхәтнең авы зы ерылды, кысыграк күзләрен тагын да йома төшеп:
— Я. ничек Хәйдәр, куып җитеп булдымы? —дип эндәште
Машина эчендә җәелеп утырган Гөлмәрьям апа ияк астына салынган киртләчләрен селкетеп көлә башлады.
Ах. шул сүзләреңне әйтмәгән булсаңчы. Мидхәт!
Көлмәгән булсакмы син дә. Гөлмәрьям апа!
Әмма эш узган — сүз телдән ычкынган, майлы иреннәрдән көлү гөрләп чыккан иде Мидхәт сүзләре Хәйдәрне жәберсетсә. Гөлмәрьямнең бер дә юктан көлке чыгарды Гөлбикәгә бер дә. бер дә ошамады
— Яхшы,—диде калайланган күзләрен елтыратып Хәйдәр
— Яхшы ук түгел инде! — дип үртәште Мидхәт. *
— Үз юлыбызга чыгыйк! Карап карарбыз' Кем кемн?! ф
— «Москвичжның «Жигулижны куып узганы юк. белмәсәң бел! £
— Минеке уза! £
— Юкка мәтәштермә. Хәйдәр =
Сәлахетдин Хәйдәрен тыярлык түгел иде хәзер, ярсуыннан кулларын х кая куярга белми, йодрыгы белән тез башларын туктаусыз төя иде 2
Кайтыр юлга бергә диярлек кузгалдылар Мидхәт жай белән генә | алга чыкты.
— Бәйләнмә шул юләргә! днд ■ Гөлмәрьям
— Бәйләнмим, үзләре сагыз кебек ябышалар.— диде күңелсезләнеп ф
Мидхәт Хәйдәр белән сүзгә килүнең яхшылык белән бетмәслеген ул ♦ бик яхшы аңлый иде. Машиналар б.р берсснә тагылып диярлек Зәй- я Сарман трактына чыктылар Ирнә күперен үткәч Хәйдәр Мидхәтне ку- “ ыи узды һәм бераз баргач машинасын юлга аркылы куйды Машина- * сыннан төште һәм кулын изәп Мидхәтне үз янына өндәде. R
— Хәзер сынашабыз. — диде ул юлга карап — Аулак Юлны әйтәм. к машиналар күренми
— Кирәкми, күрше,—диде Мидхәт бәхәсне йомшартырга теләп — „
Син салган ®
— Салса ни? Син сатмаганмы?
Күршесенең оятсызлыгына Мидхәтнең дә ачуы чыкты
Салсам да буема ссңдерәм. синең шикелле шыр тилереп йөрмим,— диде ул дорфаланып
— Шыр җибәр.I. им. J
Юк Курыкмыйм Куышмыйча да бик яхшы беләм
— Беләсең, әбиеңнең келәсен!
— Куын жптә алмын ыи?!
— Узып та ки тәм!
Мидхәт аракыны әле генә эчеп чыккан иде. Хәйдәр тирләгән кайнар кулы белән аның иңбашына ябышкач, аның ачуы артты, ул күршесенең кулын ни хәрәкәте белән кагып төшерде
- Бәйләнмә, егет!
Биргтәс.ңм. ■»
Аракы парлары Мидхәтнең кан тамырларына йөгерде
Ну что ж. диде ул, — тик әниеңне төшереп калдыр
Калдырмыйм Хәйдәр! ) хәзер ни әйтсәләр дә каршы төшәргә әзер иде ул
Что ж. дни кабатлады Мидхәт Бераз кәгеп алса, кызлар янын га һәм базарда ул гел русча сөйләшә башлый Пеняй на себя!
Хәйдәр юлга аркылы куйган машинасына таба атлады
- Әни,— диде Мидхәт, ишеккә иелеп - Син төшеп мине шушын гирак көтеп тор Бу йолкыш әтәчне акылга утыртыйм инде Узам да хәзер үк сине алырга борылып киләм
Гөлмәрьям, улы сүзенә буйсынып келәмен кочаклап машинадан төште гә дәү әрекмән төбенә барын утырды
Хәйдәр дә әнисенә шыпырт кына эндәшг
Әллә син гә төшеп торасынмы3
Юк. - диде кабарынып Гөлбикә Шул карачкының келәм ко чаклап утырганын карап торыйммы, ходавәндәм Син узарсың'
Ишстмәсәң ишет, я хода Гөлмәрьям күршесе «карачкы»'
Сез ишеттегезме, хөрмәтле укучым? Бу хурлык тамгасы, яман сүз мине үткән гомергә кайтарды, уллары Мидхәт һәм Хәйдәр белән мавы гып. без аларның газиз әнкәләре Гөлмәрьям белән Гөлбикәне бөтенләй онытып бетергәнбез! Ярамый, һич тә ярамый! Шашкын куышу башлан ганчы аз булса да аналарның күңел пәрдәсен күтәреп карыйк
Бүген авыз тутырып әйтергә дә уңайсыз, әйтми калырга да ярамый, ышанасызмы-юкмы, заманында Гөлбикә белән Гөлмәрьям ахирәт дуслар иде. Әйе, әйе, җырларда мактала торган, телләрдән-телләргә күчеп йөри торган чын дуслар иде алар! Берсе Түбән оч кызы, икенчесе Олы урамда туып үссә дә. сабый чактан ук гел бергә булдылар — курчаклы хйнадылар, тәтәй җыйдылар, бишташ чөйделәр, качышлы, әбәкле, арка кагышлы, пиштилс уйнадылар — азмы матур уеннар бар иде атаклы Зәй ягының Язкилде авылында! Барын да уйнадылар Гөлмәрьям белән Гөлбикә, аерылмас тату дуслар, ишегалларында. тар тыкрыкларда бәб кә-чебиләр белән бергә аунап, песи борчагы, карга борыны ашадылар, ындыр артларына чыгып шепкән удылар Берсе агач букча, икенчесе киндер букча асып беренче класска җитәкләшеп барып керделәр Яз ларның берсендә, иң ягымлысында, иң татлысында. Олы су ташып, ты нып. ярларына кайткач, яр битләренә сап-сары кимәшә башлары чәчелеп утырганда, сандугачлар кунган талларда бәрмәнчекләр — тал песи ләре чәчәккә әйләнгәндә бәби итәкле матур күлмәкләрен киеп беренче тапкыр су буена уенга бергә төштеләр.
Югары ечта ике дус, ике яшьли дус үсә иде. Беренчесе Сәлахетдин, икенчесе Мирфатыйх. Шул язда, шушы җәйдә алар көлешә-көлешә янәшә кайткан, иңбашларын сикертеп атлаган Язкилде чибәрләре Гөл бикә белән Гөлмәрьям артыннан иярделәр. Әй кызык та иде ул чаклар! Кызлар кайта алдан чыкы-чыкы, Мирфатыйх белән Сәләхстдпи алары якынаерга базмыйлар, бигүк артта да калмыйлар
Күк гөмбәзе чамасыз биек, йортлар-агачлар саф көмештән коелган, аяк асты йомшак чыклы чирәм, урам-тыкырыкларга хуш исләр кереп тулган Ямьле Олы су буенда һаман уен бара, бишле бииләр, җырлый лар. «Кыз алыш» уйныйлар. Анда олыраклар, парлылар калды Гөлбикә белән Гөлмәрьямнең дә адымнары җиңел, сулашлары иркен, йөрәк ләр беренче тапкыр дөп-дөп тибә, күңел кытыклана, гел көләсе килеп тора Чөнки алар артыннан үсмер егетләр килә! Икәүләшеп абына-сөр тснә юрттыралар! Борылалар да чыкы-чыкы киләләр кызлар, борыла лар да пырхылдап көлеп җибәрәләр. Гөлбикә кыюрак
— Әй, малайлар, бозавыгыз кайтмадымы әллә? — дип эндәшеп алды.
Бу сүз генә малайларны кыюландырмады, алар да көлештеләр, тик якынаерга базмадылар
— Әниләре эзләп чыгып, ярып алып кайтыр әле менә.— дип ахирә тен куәтләде Гөлмәрьям.
— Ярырлар менә! — Ике үсмер тып та тып басып алар янына ча бып килде, ай нурында күзләрен елтыратышып байтак тик карашып тордылар .
Ике егет гел бергә, ике дус кыз да бергә йөриләр Беренче мәхәб бәт хатын да алар икесе исеменнән ике егеткә атап яздылар «Без сезне сөибе^Ь? дип хат ахырында чуклы чәчәкләр арасына җырлар өстәде ләр. '
«Без сезне сөябез!»
«Биз дә!» диделәр малайлар һәм ахирәт кызлар белән очрашырга җай гына эзләп йөри башладылар Кулъяулыкларны бергә чикте кыз лар. егетләренә дигән ак пирчәткәләрне бергә бәйләделәр, киндерне алмаш-тилмәш бер станда суктылар, бергә тукмадылар Кияүгә дигән бирнәләре дә бер төсле иде аларның, туй бүләкләре дә Туйны да икесе бер җәйдә, атна аша гына уздырдылар, башта Гөлбикәнекен, аннан
Гөлмәрьямнекен Икесенең бер очка, күрше киленнәр булып төшүләренә чиксез куандылар. «Бергә гомергә!» дип жырлар җырладылар
A-а. беренче тапкыр су юлын үтүләр'
Беренче мунчалар, йокысыз төннәр, татлы таңнар Сөйләшергә уңайсызланганда ярты ымнан, күз карашыннан, кул хәрәкәтеннән бер- өерсен аңлый иде яшь киленнәр, бөтен Югары очны. Олы су буйларын ♦ яңгыратып рәхәтләнеп көлешә тЬрганнар иде. «Киленнәр төште, очы- о бызга ямь керде!» дип куанып, .ходайга рәхмәт укыдылар Сәлахетдин = белән Мпрфатыйчның әтиләр. 2
Тамак туйгач кына кашыкның нинди икәнен карыйсын =
Икс гаилә арасындагы мөнәсәбәтләрнең ничек һәм канчан чатнавы = турында мин алданрак сөйләп узган идем инде. Ирләр арасындагы 2 дошманлык бер төсле булса, хатын-кыз арасында туган дошманлык 3 меңгә төрлән.I. миллионга тармаклана
Кыскасы, кайчандыр, моннан байтак еллар элек ахирәт дуслар бу- ? 1ыи йөрешкән икс хатын арасына бүген якын барырлык түгел! Элек ал о алъяпкыч ябынып, чәчләрен талир тәңкәләр белән бизәп, йнгерә-йөгерә ф Олы судан кайтып килгән кыйгач кашлы и.-зек билле Гөлбикә бсләч а хәзер машинада күпереп, ачуыннан кабарынып утырган юантык хатын u арасында җир белән күк аермасы бар инде! Әрекмән күләгәсендә ачы. < зәһәр исле тирен сөртеп, аяк очындагы келәмнән күзен алмыйча утыр- £ ran җиңгәчәйне дә элеккеге Гөлмәрьям дпп әйтү мөмкин түгел иде. = Икенче хатыннар иде инде болар, «шайтан токымнары» иде...
Шу тай итеп, ярыш башлан iu! *
Зәй-Сарман юлы такыр, чия төсендәге «Москвич — 412» белән сары , лиман кабыклы «Жигули» берьюлы лнярл.к алга ыргылдылар Авызы чалшайган, теше ыржайган Хәйдәрен күреп Гөлбикә ап-ак булды, үзенең хәвефле эшкә тарыганын тирәнтсн үк айлап алды, кан качкан нрсл- паре белән «ләхәүлләсен» укыды Хәйләрне туктату турында уйларга 13. өметләнергә тә ярамый иде Машиналар юлны иңләп бертигез дәрәҗәдә шактый ара уздылар. Аннары тигезлек югал iu. әле берсе, әле икенчесе улап-ярсып алга чыкты М »т . р.т.чр тыелгысыз гүләде, тәгәрмәч шиннары әллә нинди авазлар чыгарып чинадылар, як якка вак чуер ташлар сибелде, сыек тузан күккә күтәрелде Спидометр уклары тук таусыз уйнап, сикереп торды. .
«Узам'» дп.и- тешләрен кыскан Мидхәт
«Уздырмыйм'» дпп пышылдады яңак сөякләрен сынар дәрәҗәгә җиткереп кыскан Хәйдәр
Машиналар бср-берсенә тия язып калалар, ике арала зәңгәрсу очкыннар сибелә Әмма урта юлга ерак та калмады Хәзер озын гына үр төшәсе.. Хәй ыр Мпрфатыйх тинтәген шунда калдырырга тнеш Иксе, дә салмыш, икесе лә ачулы, икесенең дә күзе тонган, алар юл читендә ге «юл төзәтү эшләре бара'» дигән язуны да. чекрәе . торган тамганы та күрмәделәр. Очын диярлек барган шәһкә икс машина икесе дә казылган җиргә борыннары белән барып төрт.лд- тәр
Чия төсендәге машинаның дүрт ишеге лә урыныннан каерылып чык ты. арткы ишеккә тотынган Гөлбикә ана эчтән суырылып чыгып әллә кая читкә очты. Хәйдәр мангае белән ал пыялага килеп сыланды, машинасы капланды әйләнеп аякланды, тагы i капланды һәм дүрт тәгәрмәченә утырып, канауда янтаеп туктады. Мидхәтнең лимоны каплан мады. ян белән бераз шуып барды да таш өеменә килеп сыланды
Өчесе дә исән иделәр
Юл тузаны утырып та өлгермәде, канау артыннан Гөлбикә апаның сыкраган тыңкыш тавышы ишетелде
Кулым, ай кулым' Үләм'
Хәйдәр дә исән нде исәнен, маңгае ике җирдән каз күкәе- хәтле бу тын шешеп чыккан, яңагы тирән җәрәхәтләнеп канга манчылган, күкрәк
капкачы яньчелгән иде. Ул машинасыннан чыкты да, иелеп кан косты, авызын ачу белән сөртә-сөртә машина ишекләрен җыярга тотынды, соңгы ишеккә ябышып яткан гәүдәне күргәч кенә әнисе барлыгын хәтеренә төшерде.
— Әни, син монда мыни?
— Кулым, беттем! — дип өзгәләнде ана.
Гөлбикәнең кулы сынган иде. Аннан-моннан бәйләштереп. яньчелгән цшскләрне машинага төягәч Хәйдәр моторны кабызып карады, машина йөри, ул үз ходында иде!
Хәйдәр «ишекләр харап булды» дип йөргән арада кысыла-кысыла Мидхәт тә көнгә чыкты. Аны танырлык түгел — бпте-күзе кан, иреннәре умырылып . Машинасының уң ягы* яньчелеп эчкә кергән, пыялалар ватык, бензин багы кабартмага әйләнгән... «Шартламаса гына ярар иде!» дип куркынды Мидхәт һәм Зәй ягына борылып карады. Күз кабаклары шешенгән иде, ул келәмен күтәреп тыр-тыр йөгереп бирегә килүче әнисен күрә алмады. «Әле дә ярый аны утыртмаганмын», дигән уй да килеп китте аның зыңлап торган башына Шул чагында Хәйдәр көндәше янына килде. Сары лимон йөгерекнең ни хәлгә төшүен күргәi эчен уып хихылдарга тотынды.
— Ничек? Уздыңмы? Уздыңмы, ә?! Ха-ха-ха!
— Ертык тишектән көлә, — диде Мидхәт, иреннәрен кулы белән тота-тота.
— Минем машинага чурт та булмаган, менә син ничек кайтырсың?!
— Хәйдәр.— диде Мидхәт.—Бар, минем әнине генә алып кил. Ул анда коты чыгып ятадыр. Я йөрәге ярылып үләр.
Хәйдәр әнисенә карады.
Йөзен чыткан Гөлбикә башын селкеде.
— Йөрмә, тизрәк бүлнискә кайтыйк. Чыдар әмәлем юк. — һәм тоташ уфылдарга, ыңгырашырга кереште. — Ай. үләм! Үлә.м! Бетүләрен шушы икән...
Хәйдәр бик кызганган төс белән кулларын җәйде.
— Синең анаң теркелди, минем әнине тизрәк апкайтырга кирәк.— диде ул Ишекләрне арткы утыргычка төяделәр. Гөлбикә апа бу юлы алга, улы янына утырды.
— Ныгытып ябыш! — дип боерды Хәйдәр.
- Берүк акрын кант,— дип ыңгырашты яралы ана.
- Әнине барып ал әле. ди теге. Анда барып йөрерлек ди безнең хәл! Инспектор-мазар күргәнче тизрәк авылга сызыйк дими!
һәркемнең үз кайгысы. Гөлбикә апа тезенә сыгылып төшә дә «ай. кулым! Сынык кул белән ни хәлләр итәрмен? Туйда, кодагыйлар алдында ничек күренермен?!» дип хафалана Хәйдәр аны ишетми дә. үз- үзенә сөйләнеп кайта.
— Да-а Төзәткән хәлдә дә яңа булмый инде ул! Мондый ук буяу ны каян табасың?.. Энекәшләргә калыр бу машина
— Үзең җәяүгә калырсыңмы?
- Гөлсабира яшәсен!
Хәйдәрнең өйләнү, өйләнмәве нәкъ шушы урында, шушы минутта х.-л ителде Чия төсле машина эчендә җилләр уйнамаса. белмим, кияү- ң була алыр идеме икән Байголның сазаган кызы! Тегесен дә. моны- UJH да кат-кат үлчәп, чамалап караганда Хәйдәрнең күңеленә шик-шөб- һәләр килеп киткәнен бая ук әйтеп узган идек инде. Икеләнүләр тиз онытылды, күз алдында балкып торган машинасы янында алтын нур ларга күмелеп Гөлсабира гына җемелдәп калды.
Түбән авыл кешеләре Хәйдәрне, аның дүрт ягыннан җил узып йөр- -и йоны коелган ала-кола машинасын күргәч, бармак белән төртә-төр- >күзләре белән карый-карый көлә башладылар
— Ни булды?
— Юл бит Булды инде,— диде Хәйдәр
— Кыз урларга барган җирдән кыйнап кайтарганнар!
«Ну бу авылны!» диде ачуына буылып Хәйдәр һәм Вәзиләне хәтер ләде: «Дөрес сөйли сеңел! Качарга кирәк моннан!»
— Бетергәнсең машинаңны!
— Гөл итәм әле мин аны! — дип мактанды Хәйдәр ♦
Машинаны һәр җәһәттән җентекләп карап, әллә никадәр сүзләр
сөйләшкәч кенә, кешеләрнең күзе Гөлбикәгә дә төште. £
— Бәй, әниең дә монда икән ич! Ни булды аңа?
— Аз-маз кан түктек әле! =
Көч-хәл белән больница ишеге янына барып җиттеләр, Гөлбикә апаның чыраена үлем сарысы йөгерде, иреннәреннән каи качты «Үләм» 2 дип ыңгырашты ул. Хәйдәр ике куллап тотып, күгәреп диярлек әнисен = баскычтан менгерде, ярымкараңгы коридорга барып керделәр, ике дә 7 атламадылар — ак ишектән чыгып килүче бер кеше белән бәрелешә яз 5 дылар Ир кеше ахылдап алды, юньләбрәк карасалар чыгып килүче S Сәләхетдин үзе икән бит. Хәйдәрнең әткәсе. Гөлбикәнең газиз ире ф
— Нишләп йөрисез монда? — диде ул кырыс кына
— Ә син, әткәсе? Ничек болай? — дип иңрәде Гөлбикә.
— Егылып сул кулны сындырдым *
— Ә?! — диделәр ана белән ул бер авыздан
Аннары өчесе дә бер мәлгә шашып тынып калдылар
— Әнинең дә кулы сынды. Юлда капландык Ике тапкыр тәкмәрлә- з
дек. Әле дә ничек исән калдык,— дип аңлатты Хәйдәр ашыга-ашыга u Сул кулы... £
— Ходай саклады инде,— дип үксергә кереште Гөлбикә
Әле генә уң кулын.гипслап Сәләхетдин чыккан бүлмәгә күз яшьләре белән битендәге кан тапларын юа-юа, ыңгырашып, ыңгырашу арасына дөньясына, шушы каһәр суккан шайтан арбаларын уйлап чыгарган галимнәргә, машиналарны авылга кайтарып саткан кибетчеләргә ләгънәтләрен кушып укына-укына Гөлбикә кереп китте.
Бер кичтә аларның икесен ике палатага больницага салдылар Сәләхетдин ирләр янында сыйды, Гөлбикә апаны хатыннар палатасына арба белән тәгәрәтеп алып керделәр
Хәйдәр машинасын Язкилде авылына куды, бер урында па ут янмый иде. төн дә караңгы, күзе дә күрер-күрмәс дәрәҗәгә җитеп шешенгән иде. «Гөлсабира яшәсен!» дип уйлады егет Алдагы тормышның бар якты хыяллары хәзер Байголның сүзгә саран, әмма машиналы кызы белән бәйләнгән иде
9
Рәвешен китереп, җиренә җиткереп тозласаң кыяр да бик ләззәтле, бик тансык аш була бит ул, хөрмәтле укучым! Искиткеч тәмле була ул!
Бу эштә безнең Зәй якларында, бигрәк тә Язки.]дедә Сәлахетдинне уздыра алган кеше юк. Менә ул тозлаган кыярны авыз итеп карагыз сез... Дөнья бәһасе торырлык итә бит шул тавык җимен' Ул төсе, ул исе, елның кайсы вакытында табынга куйсаң да бүген түтәлдәй өзгән сыман кештердәп тора аның тозлы кыяры! Бер чакта да уртасы куыш ланмас, җебемәс, болай да тәмләп ашарга була, теләсәң салатка куш. теләсәң рассольникка тура, кайда да йөзгә кызыллык китерәчәк түгел
Авылы авылы, ягы ягы белән бит ул. бер авылда бәрәңге шәп үсә. ярмаланып, ап-ак булып, ярылып-ярылын тора Икенче авылларның мактанычы — суган Алтын шарларны үреп үреп келәтләргә асып куя лар да. үзләре дә шаккатып, әйтерсең берьюлы чыккан мен кояшка сок ланып карап торалар — бигрәкләр дә матур була инде шул эре суган
б «К У » М 8
65
бавы! Өченче берәүләр шалканны шәп үстерә, татлы, сусыл итүнең серләрен белә. Язкилде авылының мактанычы — кыяр.
Татарлар да яшелчәнең тәмен белә башладылар Әле сугышка кадәр генә, «бәбәйләсе .хатын тәпсерли», дип, агач җамаяк тотып, күрше рус авылына тозлы кәбестәгә яки якын-тирәдәге керәшен авылларына гөмбә-гөрәждәгә китәләр иде. Тозлы кыяр эзләп әллә кай җирләргә баралар, күз күрмәгән бәһаләр түли иделәр. Шөкер, хәзер яшелчә үстермәгән авыл юк, яшелчә яратмаган кеше калмады, яшелчә табын түрендә, ашка кишер, кәбестә турыйлар, салат ашыйлар, ике-өч буын узу белән безнең халыкта да кәкре аяклар, кыска ботлар бетеп, озын аяклы, озын торыклы адәмнәр килеп чыга башлар, зифа буйлылар күбрәк булыр!
Ашыйлар икән —кирәк! Кирәк икән — кемдер үстерергә тиеш. Файдасы күп, мәшәкате дә җитәрлек яшелчәнең. Үстерә белергә кирәк, әмәлен табарга!
Сәләхетдин абзый газетадан бер фельетон укыган иде. (Инде сүз уңаеннан гына Сәләхетдин абзыйның бары тик һава торышы турындагы һәм фельетоннарны гына укуын әйтми китмичә ярамыйдыр шәт?!) Имеш, бер отставкадагы полковник шәһәр янындагы калдык-постык чокырлар арасыннан алты сутый җир кистереп ала да, киртәләп, бер ел эчендә аны тигезли, ашлый-ашламалый. икенче язда бакча тутырып торма чәчә. Ачы торма. Редька ди аны руслар Ашлаган яңа җир, елы да килә, торма да шул кадәр шәп булып, эре булып, тигез булып өлгерә ки, әлеге абзый уңышын базарга алып чыкса, бөтен кеше ах итә! Хуҗа да күрә, моның товары базарда бер! Торманың килосын башкалар егерме биш тиеннән сата, ул тота да унбиш тиеннән сата башлый. Башка сатучылар кычкыралар моңа, үртиләр, «юләр, тинтәк» диләр, сукраналар, ә моның мыегы да селкенми, сатуы сату, үлчәү табасы биеп тора, кулы-кулына йокмый. Кая ул, башкаларның тормасына әй-ләнеп караган кеше дә юк, моның тормасын чират торып, талаша-тала- ша, макгый-мактый алып та бетерәләр. «Тагын юкмы?» дип уртадан чыгармый торалар. Икенче көнне нишләсеннәр, базарның хокукы зур, бөтен базар ничарадан-бичара, теге абзыйны сүгә-гүгә торманың бәһа- сен унбиш тиенгә төшереп сата башлый Ул арада торма төяп тагын теге абзый килеп җитә, базар бәясен белешә, һәм бик шәп торманы ун тиеннән сатарга тотына. Ун тиен! Әйдә кил, ал, сөен! Тормасы шәп, бәясе юнь, моның товарын күз ачып йомганчы алалар да бетерәләр
Башкалар — тормаларын мактап тамак карлыктырганда, абзыем куен кесәсен калынайтып кайтып та китә. Нишләсеннәр бичара сатучылар. иртәгесе көнне болар да килосын ун тиеннән сатарга мәҗбүр булалар Тагын теге «юләр» килеп җитә һәм беркемнән белешеп тә тормыйча товарын сигез тиеннән сатарга тотына. Җире алты сутый, торма уңган, шартлап тора, кабыгы юка, әрчесәң ачысы чәчрәп күзгә кереп тора, юк итәләр моның товарын, базар торманы' ялмап йота «Менә мәрхәмәтле бәндә, менә яхшы бәндә, урынын оҗмахта булсын», дип мактый-мактый алалар торманы. Кыскасы, торма бәясен биш тиенгә төшерә... (
Икенче яздй якын-тирә авылларда берәү дә торма чәчми, «әй, диләр, килосын биш тиеннән сатып җәфаланганчы лутчы мин кыяр утыртам, яки кишер чәчә.м!» . Теге абзый тагын алты сутыен тутырып торма чәчә, вакытында тырмалый, вакытында сукалый, вакытында ашлама бирә, тагын котырып үсә, уңа торма һәм берзаман, көне җиткәч, хуҗа уңышны базарга төяп алып чыга. Торма беркемдә юк, базарында бер! Ә бәһасе? бәһасе. килосы бер сум! Бер сум! Сатып алучыларның авы-
зыннан су килә, бәһасен ишеткәч күзләре тона, яныйлар тегенә, «өеңә ут төртербез», диләр. Нишләсеннәр, сатып алалар! Ә яшелчә сатучы лар телсез кала! Көчләп сатмый бит ул, көчләп такмый, көлемсерәп тик тора Бер сум тек бер сум! Базар бәяне үзе билгели, кодрәте з\р Кирәк торма, салатка да кирәк, бәбәй табарга җыенган хатынга кирәк, авыруга да кирәк, һәммәсенә тансык! ф
Кара көзләргә кадәр килосын бер тәңкәдән сата бу, сатып бетерә.
Икенче язда бөтен тирә-як шашып-шашып торма чәчә, ә булган ху- 2 җа алты сутыен тутырып кишер белән кыяр утырта Өченче елда кә- = бестә үстерә Үзегезгә мәгълүм инде, базарда кыяр запастагы полков- t инкта гына була Яки кишер аңарда гына Менә шулай
Сәлахетдин бу фельетонны кат-кат укыды, кисеп алып иң кадерле кәгазьләре янына сандыкка салды. «Юк, торма үстереп акча җыйган = абзый дурак түгел, моны язып аны тәнкыйтьләргә тырышкан журналист у юләр!» дип уйлады Сәлахетдин. «Әгәр безнең авыл хуҗалыгында шун- - дый йомыры башлар утырса, шундый киң илебездә, шундый-шундый 2 җиребез барында без берчакта да яшелчә, җиләк-җимеш җитми дип зарланмас ңд j ♦
Сәлахетдин үзен йомыры башлы дип саный иде. ®
Югары очлар кишер чәчә, кыяр утырта, кара яздан парник ясап.
гирес ташып чиләнәләр. Кәбестәсен әз-мәз үстерәләр, помидорны да о читкә куймыйлар. Теге газетадан соң Сәләхетдин абзый төп игътибарны кыярга юнәлтте. Аның да тозлысына Яшел кыяр бөтен кешедә дә ~ бер чамада өлгерә, базарда бәһасе юнь, озак саклана торган товар тү- u гел, хәзер шиңә, саргая башлый Иллә мәгәр тозлы кыяр башка! Бәрәкәт белән генә сатсаң кыш буена җитә, бәясе югалмый, торган саен ар- “ га гына бара һәр көздә өч-дүрт мичкә кыяр тозлый башлады Сәлахетдин Соңгы ике мичкәне Сабан туенда гына ача, бәйрәм тирәсендә, ишле кунак кайтканда, рәхәтләнеп, аяк терәп,, кешенең күзенә карап кыярына теләгән бәясен сорый ала иде.
«Әмәлен белергә кирәк!» — Сәләхетдин белән Гөлбикәнең яраткан сүзе
Сәләхетдин абзый бик ерактан башлады
Олы су башы урамыннан, көн озын якты кояш караган тазчыктан йөзьеллык бер имәнне сайлап алды. Аулак чакта Хәй (әр белән шуны аударды Кеше кара юкны чамалап өенә ташыды (Өе Югары очта, каян, кайчан кайтып керәсең—беркем белми кала!) Имәнне метрлап турады. Бүкәннәрне сигезгә ярып күләгәдә, талгын җил күчеп йөргән җиләстә генә киптерде. Аннан мичкәгә ярарлык итеп яра башлады кабаланмыйча, һәр ярканы йөз кат әйләндереп карап, агачның юнәле-шен, сызыкларын җайлап кына ярды. Пычкы тартырга беркемне чакыр, мады, берүзе маташты Имән өлгеләрне, төплеккә яраклы кисәкләрне мунчага кертеп парда тотты. Суда яткырды, киптерде Инде кәмәленә кертеп һәр өлгене тигез итеп юнды, ышкылады, пыяла белән шомартты Хуш ис аңкытып торган имән өлгеләрне мичкә итеп тезгәндә җырлап җибәрче Тезде, кыршаулады, төпләде. Иң актыктан мичкә эченә эрегән кайнар балавыз йөгертте. Кыяр өлгереп килгән көннәр иде. Шуннан гел бертигез генә, бер чамадарак таза кыярларны өзеп сап-салкын чишмә суы белән яхшылап юды. корытты һәм зур тас белән мичкә яны на тартып китерде
Иң әүвәл мичкәнең балавызланган төбенә бер кат итеп кара карлы ган яфрагы түшәде Яфракларның да бозыгын түгел, ям яшелен, таза сын, куырылмаганын гына өзде. Яфрак түшәк өстенә вак нак туралган сарымсак бүлкәләреи сибеп чыкты Шуннан соң гына бер-берсенә ти дереп, әмма иркен ятырлык итен кыяр тезде Кыярлар кукуруз тешләре төсле тигез тезелешеп, матур булып яттылар Аның өстенә Сәләхетдин абзый ваклап тураган укроп сипте, чия, имән яфрагы аралаштырды
Сарымсак өлешләрен гел кушып торды. Астагылары күмелгәч тагын бер рәт кыяр түшәде. Бу юлы арага алдан ук әзерләнгән имән шакмаклар да кыстыргалады «Имән тәме кыярга сеңә, чир-чордан саклый», днп аңлатты ул читтән генә карап торган хатынына. (Олы, җаваплы эшләрне Сәләхетдин бер чакта да хатын-кызга ышанып тапшырмый иде!) Мичкәне шулай җентекләп тутыргач, ул ике тапкыр иләк аша уздырган тозлы су агызды. Кыярлар яфраклар, имән шакмаклар ара сында язга тиклем утырырга тиешләр иде.
Көзге бәйрәмнәрдә беренче мичкәне Биш авыл базарына алып чыктылар, бик әйбәт узды. Ике мичкәне курка-куркарак җәйгә калдырганнар иде, Сабан туй алдыннан баздан чыгарып ачып карасалар исләре китте кыяр яңа гына түтәлдән өзеп алган кебек нык һәм тәмле иде. Сәләхетдин абзый мичкә тирәли бот чабып йөрде: «һай, да рәхмәт полковникка! һай да рәхмәт газетчыга! Өйрәттеләр бит хәйләгә!»
Сәләхетдин кыярының даны китте.
Базарында ул бер иде. Кайчан чыкса да бер. Башкалар да аның сыман кыландырып карыйлар, кыяр урынына базарга тоз боламыгы гына алып чыгалар: куышланып, мыңгыланып беткән апыра исле кыярларны күргәч сатып алучылар, танауларын тотып, Сәләхетдин янына чиратка йөгерәләр.
Кыскасы, биш-алты ел эчендә Сәләхетдин күрше Биш авыл базарында гына түгел. Зәй, Сарман якларында да атаклы кыярчы булып танылды Бер елны да аның уңышы зарарланмады, кыярына шадра, тап төшмәде, елдан-ел әмәлен күбәйтә барып ул үз эшенең остасына әйләнде
«Аның бит мең төрле сәбәбе бар! Мичкәгә дигән имәннең кайсы тауда үсүенә кадәр шарт! Кояшлы якта үскән имән кирәк. Шуннан башлана ул Аннан ары тагын мең шарты бар!» дип куя иде ул аерата кәефе килгән төннәрдә хатынына. «Тик аны кешегә белдерергә геңә ярамый!»
Байлык белән саранлык килә. Саранлыкка сүзсезлек иярә.
Шуннан ниләр булганын, йортка ниләр кайтканын сез беләсез дә инде, кадерле укучым! Сәләхетдин, Гөлбикәләр турында, аларның Мирфа- тыйхныкылар белән ничек яшәүләре турында без аз сөйләшмәдек.
Сәлахетдиннәр йортында кыяр — патша. Кыяр — культ. Әгәр Яз- килде адәмнәре борынгы графлар кебек үз гербларын булдырсалар, Сәлахетдиннең герб уртасында, кытыршы яфраклы яшел кыяр чәчрәп торыр иде! Кыяр түтәлләре арасына бала-чагадан беркем керми Рөхсәт юк Кыяр бакчасына ялгыш-мазар тавык-чеби керсә, өйдә җәнҗал, , талаш! Кыярны Сәләхетдин оста үзе җыя. Ипләп кенә, чүгәләп кенә өзә дә бәби биләгәндәй киндер алъяпкычына тутыра. Кыяр тозлаган көн— бәйрәм көн. Шулпалы бәлеш пешә андый көнне, Гөлбикә апа чолан сандыгыннан «чистай малайларын» берәм-берәм кертеп тора. Кыяр җирен көздән үк карыйлар, йомшарталар, ашлыйлар, өф итеп кенә тоталар .
Ә язның үз мәшәкатьләре. Кыярны соңгы кыраулардан сакларга, суны таманча гына сибеп, һәр төпнең үсүен күзәтеп, билгеләп торырга кирәк һәр төпне!
Cyl ч
йортта кое бар, тик аның суы каты. Сәлахетдиннәр кыярга суны Олы судан алып кайталар, җәй буе шуннан ташып сибәләр Бала-чага, олылар — һәркем үзенә куелган норманы үтәргә тиеш. Балалар унар чиләк ташыса, олыларга аннан да күбрәк төшә Ялгашлар тула, кисмәкләр тула, кәстрүлләр тула, лакан да мөлдерәмә утыра. Су җылына, аны кичке ярауда, көн сүрелгәч, кояш баер-баемаста саклык белән генә, бер яфрак та изелмәслек, бер сабак та сынмаслык итеп, җентекләп кенә сибәләр. («Әгәр кыярның бер яфрагы гына сытылса да аның җимешен тозларга ярамый, бозыла һәм мичкәне боза!»)
Су’
Су ташу газап. Элегрәк елларда малайлар әтиләре күрмәгәндә ялгашларга кое суы тутырып куярлар иде. әмма Сәлахетдин зирәк, бармагын чылатып чәчен сыпырып кына карый да ялгашны тибеп аудара «Үтерәм!» Хәзер андый хаталыклар кабатланмый, кыярнын тормыш тоткасы икәнен балалар да белә
Cyl ♦
Ниһаять, Язкилде авылына да су килде — водопровод үткәрделәр. һәр ун йорт исәбеннән бер колонка куелды, чык та чыжлат чиләгеңне! х Син бөереңә таянып күккә караган арада тула да куя! Идәнеңне ю. мал- £ га эчерт, мунчаңа ташы! Көмештәй су. урман чишмәсеннән килә, эчәргә = татлы, юынырга йомшак Рәхәтләнде Сәләхетдин кыярлары! Хәйдәр ос- х та егет, каян тапкандыр, ничек юнәткәндер, бер машина тимер торба 2 кайтарып аударды. Чокырны жыйнаулашып казыдылар Шулай итеп ш Сәлахетдиннекеләр суны ишегалдына ук үткәрделәр Мунчага да керде * су, бакчада да кран бар: бор да тор, ага да ага! Хәйдәр берсен Әлмәт- £ тән, икенчесе Чаллыдан иске ванналар алып кайтты, янәшә торган ван- ф наларда су бик әйбәт жылына ♦
Күрше Мирфатыйхлар кыяр белән мавыкмый, ашамый да. балалары <а ашаса да кулларыннан бәреп төшерә «Тавык жиме. тозлы су!» дип ке- “ нә йөртә Аларның яшелчә бакчасы зур. өйләргә су килгәч, бакча тагын * да зурайды Семья ишле, кәбестәсен үстерергә кирәк, чөгендерен, ки- ч шер-укробын Мирфатыйхныкылар да ярата яшелчәне Сәлахетдиннән * күрмәкче, алар да бакчага бер ванна алып кайтып куйдылар ванна янына тирән генә чокыр казып эчен бетонладылар, тирән кое казыды- п лар Коега да водопровод суы тутыралар Анысы запаска
Явымлы елларда су һәркемгә дә җитә Су турында авылда сүз чык мый Әмма соңгы елларда һаваның һич тәртибе булмады, я бик явым лый, яки җәйләр буе жир коргаксып, мөлдерәп утыра Җитмеш икенең жәен генә алыгыз. Кама аръягында өч ай рәттән бер тамчы яңгыр төшмәде. Урманнар көеп утырды. кырлар-ужымнар янды, эсседән каз бәбкәләре тәгәрәп үлде.
Андый елларда водопровод суы житми Андый елларда афәт
Сәләхетдин Югары очта Иң актыккы кеше Су кытлыгын иң ныгы ул тоя Аның кыяр бакчасы татый Кыярга аңа су ай-һай күп кирәк! йомшак та, чиста да чишмә суы аның кыярларына үтә дә килешә Сәләхетдин краннарын ачып куя да чормага менеп, маңгайдагы ай аша Мирфатыйхларны күзәтә Аларда ага су. ага! Иртән дә агып килә, кичен дә туктамый. Ә Сәлахетдиндә су юк. түтәлләре әлсерәп утыра, ләү- дәү ванналары буш. ялгашлар коргаксыган, балаларны куып та Олы суга йөртә алмыйсың. «Кем көянтә белән су ташый хәзер? Оят!» ди Вәзилә. Аңа Фирүзә кушыла: «Без замана балалары!» Мал-туарга коедан эчертәләр, өй арасында да ул ярый, карлыган, кура жиләгенә дә шуннан сибәләр, әмма кыярга татлысын кирәк Кыяр -тормыш, кыяр— автомашина, бензин, кыяр яңа тун, кыяр - модный күлмәк Кыяр - такта Кыяр йорт, байлык Кыяр авыл арасында абруй «Килосын өч сумнан сатам мин аның!» Ай рәхмәт теге полковникка Тагын шундый берәрсе килеп чыгып су мәсьәләсен дә хәл итәргә өйрәтсә икән
Карый Сәләхетдин. Мирфатыйхныкылар су кадерен белмиләр, урман чишмәсеннән ерак юл үтеп килгән кадерле нәрсәне карлыганга сибәләр! Аяк киемен дә шул су белән юалар, идәннәренә дә шул. тузанлы машинага да шлангтан шуны сиптерәләр. Аларга ага. иртән дә килә, кичен дә килә! Сәлахетдиннең краны богыр-богыр утыра, аккан чакта ага. акмаганда тама Төнлә торып буш савытларның һәммәсенә күздән тутырып куйгалый ул, әмма кемнең төн саен йокы калдырып убыр шн келле йөрисе килсен?
Ачуы килә Сәлахетдиннең
Кыяр түтәлләренә караган саен ачуы арта. Мнрфатыйхларга кадәр су тигез генә менә, чама белән тотсалар, яки ачкүзләнеп теләсә ничек агызмасалар, Сәлахетдингә дә менеп җитәчәй бит ул! Элек шулай иде| Бер әйтеп карады Сәләхетдин Мирфатыйхка, ике кисәтте, тегеләр колакка да элмәделәр. -Әйдә, әти, кызык итик үзләрен, казыйк та торба- зарын томалап куйыйк», диде Хәйдәр. Анысына ук йөрәкләре җитмәде.
Көннәрдән бер көнне—беренче июнь иде. җәй башы — Сәләхетдин Түбән очтан бик каты ярсып кайтты. «Кече улыңны тый, зират тирәсендә шуклана башлаган», диде авыл советы председателе. «Әгәр Хәйдәрең колхозда эшләмәсә, чарасын күрербез», диде колхоз рәисе. «Сезнең йортта совет тәртибе урнаштырасы бар», диде парторг Мәймүнә.
Ачуланып-күбенеп кайтып керсә, кыярлар сулып утыра, ялгашлар буш, ванналар корып кипкән. Өйдә адәм заты юк. Лапастагы, кузлага көзгесен куеп Фирүзә китап укып утыра Зөфәр дә юк, Хәйдәр дә кайтмаган, Гөлбикә аның белән бергә Байголга килен карарга киткән. «Кыяр карасы урынга килен карап йөри, тинтәк!» Вәзилә вак-төяк йорт эшләренә катнашмый башлаган чак, ни әйтәсең—китәсе кыз..
Кранны борып карады, тамчы су. юк торбаларда. Чормага менеп ярымайга борынын тыкса, күрә, Мирфатыйхларнын бөтен савыт-саба- 1ары күздән тулы. Мирфатыйх түтәл арасында йөри, майкачан гына, чалбар балакларын сызганган, яланаяк, авызында тәмәке, күпереп утырган карлыган куакларына резин шлангтан сибә суны, керендерә генә Коя! Аяк бармаклары арасыннан күбекле кара ерганаклар йөгерә Сандугачын әйт син аның, Мирфатыйх бакчасында сайрый, кеше бар дип тә тормый, өздерә генә...
Күзе тонды Сәлахетдиннең Менгән җиреннән ипләп кенә төште дә чоланга кереп бер бәләкәйне шешә авызыннан гына эчте (кем бу заманда аек килеш күрше белән сөйләшә ала?!), ипләп кенә Мирфатыйх янына кереп китте Адымы салмак, аракының хәрәкәте тиз иде, күршегә кереп җиткәнче, башка менде. Ә Мирфатыйх сиптерепме-сип- терә!
— Краныңны яп,— диде Сәләхетдин.
— Ни бар? —диде Мирфатыйх исе китмичә генә.
— Безгә су менеп җитми
— Мин гаеплеме аңа?
— Ансын белмим. Яп
— Сибеп бетерим, аннары ябармын
— Болай да бакчаңны сазга әйләндергәнсең инде! — Сәлахетдиннең «авышы калтыранды, маңгаена бөрчек-бөрчек тир чыкты
— Күңел булганчы суламадым әле,— диде Мирфатыйх. штан балак-ларын күтәреп. Сәлахетдиннең бакча уртасына кереп, боерык биреп торуын ул бер дә ошатмады
— Болай куалашуың яхшыга илтмәс! — диде янап Сәләхетдин — /Киткән, җиткән! Бөтен җирең су гына!
Мирфатыйх та карчыгыннан качырып бер бәләкәйне кәгеп чыккан иде, ул да күзенең агы белән генә күршесенә карады да
— Юк әле! Син коры калгансың!—дип кычкырды, һәм шлангысын тул-тур ы Сәлахетдингә юнәлтте Сәлахетдиннең якасы төймәләнмәгән күлмәге манма су булды, юка чәче маңгаена төшеп сыланды, ачык авы <ына су керде Мирфатыйх көлеп үк җибәрде.
— Менә болай ярый! — диде ул.
Күз чокырларын йодрыгы белән сөртә-сөртә Сәләхетдин акыра баш лады:
— Карун! Җитмәде инде сиңа Комсыз. Өйрәтәм әле мин сине!
Мирфатыйхка эше ошап китте, ул Сәләхетдинне туктаусыз шәбәртә иде.
— Өйрәтте диярләр!
Сәлахетдин шлангка барып ябышты, алар тартыша, ызгыша башла дылар, юк-барлар, үткәннәр искә төште, әшәке сүзләр яңгырады, шлангны эләктереп алган Сәлахетдин Мирфатыйхка сибәргә кереште, ахыр чиктә шул булды — Сәлахетдин резин көпшәне тартып алырга маташкан хуҗаны нык кына этеп җибәрде Мирфатыйх та кызган иде. ничек ♦ инде, ул үз бакчасында, хужа. кемдер эт жан монда кереп аны кыды- рып, боерып йөрсен әле! Чәчләре агарган, тешләре ямьсезләнгән ике 2 күрше, элеккеге ике дус, яшьтәшләр, бала аталары бер берсен төрткәли. 5 тарткалаша башладылар Мирфатыйх Сәләхетдиннең күлмәк изүен ае- = рып төшерде, «әле син алаймы? дип. Сәлахетдин күршесенә ташланды. ’ юеш жирдә аягы таеп китте Авызы кыегайды, куллары мәгьнәсезгә S һавада буталдылар, ул арты белән егылды, таянам дигән уң кулы ван- х на кырына эләгеп, сынцп та чыкты, кан күренде. Карт сөяккә күп ки- з- рәкмени?!.. g
Сынган кулын күлмәк жиңе белән Фирүзә бәйләде
Сәлахетдин акыра-бакыра медпунктка төште. Тик Вәзнлә анда бул- ф малы Вәзилә Җәмилдән ничек үч алырга икән дип баш ватып Түбән о очта йөри иде Медпункт тирәсендә давыл булып йөргән әтисен калан ш чадан Зөфәр күреп алды һәм Хәйретдин агайны ияртеп яралы янына * барып житте. с?
- Кайда Вәзилә? Үтерәм мин аны! — дип кычкырды Сәлахетдин к
— Чү, чү . Алай ярамый! Хәйретдин агай иң дуамал кешеләрне u
дә тынычландыра ала иде.— Хәзер ат җигәбез дә Түбән һвылга алып п төшәбез. *
- Төрмәдә черетәм мин ул чалышны! Ранный кулны сындырды! Минем кемлекне белми әле ул! . Чалыш тәре!
Хәйретдин атай кушуы буенча Зөфәр тиз генә ат җигеп килде, Хәй ретдин агай көчләп диярлек арбага Сәләхетдинне утыртты һәм ягымлы гына итеп атка дәште:
На, малкай! Әйдә, теркелдә! Ә син. Сәләхетдин, сабыр бул!
— Судка бирәм мин аны!
- Кемне? - дип кабатлап сорады Хәйретдин агай, гәрчә кем турында сүз барганын ул байтактан төшенгән иде инде Хәзер ник сораганы на үкенде, чөнки Сәләхетдин авызындагы сүзләрне эт жыеп алмаслык иде
Кемш булсын? Безнең очта эт бер генә Карун тәре Шәфкатьсез Кешелексез. Муены астына килгере Дөмеккере Тамагына сөяк торгы- ры Яшен суккыры Каткыры Бетсен, тавык узәте йоксын Муены астына килсен Чукынсын Шүрәле белән кочаклашсын
Ат Хәйретдин агайның каулавына карамастан акырын бара. Зөфәр үрәчәгә ябышкан әткәсенең каргаганын авыз ачып тыңлап, шаккатып бара иде Ул Хәйретдин агайдан
Кемне каргый ул шулай? дип сорады
Кемне булсын? Мирфатыйх абзацныдыр инде!
Юк, Сәләхетдин Мирфатыйхны гына түгел, медпунктында булмаган, иң кирәк чакта ярдәм күрсәтмәгән кызы Вәзиләгә дә. иң эссе чакҮа югалып калган Хәйдәргә дә, Гөлбикәгә дә эләктерә иле Машинасы белән Хәйдәр өйдә булса үшән атта теркелдәп барыр идеме Сәләхет дин??!
Зөфәр артта калды, иярмәде Әтисен ямьсез итеп күрәсе килмәде аның Күрше Мирфатыйх турында да әшәке сүзләр ишетәсе килмәде егетнең Тренеры, киңәшчесе, менә дигән, укытучы Җәмил абыйсының әтисе ич Мирфатыйх! Нигә тыныша алмыйлар икән алар икесе? Кай
чандыр дус булганнар бнт, бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр. Ә хәзер әтисе ни ди? «Дөмеккере!» диме... ,
Әтисенең Мирфатыйх абый белән дус чакларын Зөфәр бик томанлы гына хәтерли иде.
10
Ул сүзләргә Хәйретдин агай да игътибар итте, колагы рәнжеде аның «Дөмеккере!» диме? «Каткыры!» диме?!
Егет булып җитеп килгән улыннан һич читенсенмичә шундый әшәке сүзләрне сибәме?! Ярый, Хәйретдин агайны кешегә дә санамасын ди инде Улы монда бит, Зөфәр! . Сүгенгәнне ишеткәне бар Хәйретдин агайның, ара-тирә сугышкалап та ала кеше дигәнең, бигрәк тә яшь- җилкенчәк кыдрач, авызларына аракы кердеме куллар хәзер якага менеп китә Әмма каргаганны күпме яшәп Хәйретдин агай беренче тапкыр ишетте Кем кемне каргый диген әле! Бездә, Татарстанда, Кама аръягында. Зәй төбәгендә, Язкилдедә!..
Язкилдедә гел яхшы кешеләр генә яши дип ышана иде Хәйретдин агай Талашлары очраклы хәл. чәкәләшеп алуларының да сәбәпчесе бары тик шул каһәр суккан шайтан суы дип кенә белә иде. Монда бит Мирфатыйх белән Сәлахетдин Терәлеп торган күршеләр, яшьтәшләр, чордашлар, фронтовиклар гына түгел! һәммәсен бик яхшы хәтерли ул. Белә! Алар бит. алар Әллә оныттылармы алар?
һәр халык яхшы гореф-гадәтләре, кунакчыллыгы, тәмле теле, хатын-кызларның буй җитмәс сафлыгы, горурлыгы белән мактанырга ярата Чиләбегә баргач, базарда нске-москылар рәтендә, ике татарның Тукай теле белән дөнья сасытып ызгышып ятуларын ишеткәч. Хәйретдин агай соң дәрәҗәдә аптырап аларның янына барды: «Кардәшләр!» диде ул, тыны бетеп, «икегез дә ару ата балаларына охшагансыз, пигә алай үзегезне кадерсезләп, башка халыкларны көлдереп талашасыз?!»
Тегеләр ачудан күгәренеп бердәм рәвештә Хәйретдин агайны тетеп ташларга җыенганнар иде бугай, ак сакалны тиргәргә оятларына көч килдеме, шыпан-шыпан гына икесе ике якка кереп киттеләр
Анда, читтә, сине беркем белми, син ирекле кош. дүрт ягың кыйбла, сүзеңә үзең хуҗа. Ә монда, туган авылында, нәсел-нәсәбеңне бөтен кеше белеп торганда, әле ерак бабаларның исеме телдән төшеп онытылмаганда, токымыңның дәвамы күз алдында...
Сәлахетдинне больницада калдырып чыкканнан бирле гел бер уйлар тирәсендә йөрде Хәйретдин агай. Менә хәзер дә. атын туарып япты, алдына печән салды, «нәсел-нәсәбеңне» диде дә, бик аптырап, ватылып каланчаның түбән баскычына барып утырды.
Сәгать дисәм азрак, ике сәгать үк дисәм күбрәк булыр, һушын жыя алмыйча да утырды, аптырау узмагач, дөньясына хәйран калып, тотты да Кирамнарга китте Сер итеп кенә әйткәндә, әнә шул базарда ызгышып яткан татарларны очратканнан бирле аның Чиләбедән жаны бизде...
Кич булды, көтү кайта башлады, урам буйлап вәкарь белән башларын чайкап бурадай сыерлар узды, һавага әче әрем һәм татлы сөт исе таралды Кемнеңдер ачык тәрәзәсеннән күңелләрне хушландырып музыка тавышы яңгырады. Яңгыратып балалар көлештеләр. Тук казлар каңгылдашты Каланча янында Хәйретдин агай былтыр көз генә утырткан җиде каен яфраклары кичке җилдә күңелләрне күтәреп җилфердәп алдылар Ул Кирамнарга китте, һәр кәҗәне, һәр сарыкны күзеннән уздырып акрын гына барды Хәйретдин агай. Үз малы юк, Миннисаның кәҗәсе иркә, туры өйгә — сый янына кайта. Көтү кайта дип чыгып чабасы юк. шулай да бүген мал-туарны аерата дикъкать белән күздән кичерде ул. Сыерларның кемнеке икәнен белергә тырышты, таныгач ху-
жаларын күңеленә китерде, аларның кушаматларын, кем нәселеннән икәнен күңелендә барлады. Уйлаган саен, барган саен, таныш хайваннар белән очрашкан саен аның күңеленә кичке караңгылык тула барды
Язкилде дә шыксыз булып тоелды аңа. Чнләбе кебек үк һавасы тын юлларын буа, көчне-дәрманны ала иде Ул. соңарып авылга кереп, кайда кунарга аптырап калган юлаучы кебек, сыер-сарыкларны аралап ♦ урам уртасыннан барды Кайбер йорт турында тукталып уйланып торды: «Кем иде соң әле боларнын бабалары? Әһә, Шәйхетдин солдат | нәселеннән болар!. Ә монда кылый Сәфәр балалары Урыннары оҗмах- g та булсын. Ил алдында бер чакта да яман исемнәре таралмады!» =
Нәсел башын, олыларны хәтерләгәндә аның йөзе сүрән генә ачылып х китә дә, уй җебе бүгенгә, бүгенге кешеләргә, йорт-нигезләрнең бүгенге 2 хуҗаларына әйләнеп кайткач саран яктылык та югала, яңак итләре 5 суырылып эчкә керә, тигез җирдә дә абынып куя иде Бу йорт хуҗасы ' да аракы эчә, монысының улы тәмам алкоголик булып бетте болары S илдә булмаганны, былтыргы Сабан туенда сугышып, бер абыйлары өч 5 елга төрмәгә эләкте. Бусы өч тапкыр хатын алып аерды, өч җирдә өч * ятим үсә Водопровод суы Югары очка менеп җитә алмаса ла. аракы дигән зәһәр су йортларның һәммәсенә дә бик мул агып керә, бер җирдә ы дә тоткарлык аңа юк! *
Соңга калган мал-туарны куркытып, тәрәзәләргә, капкаларга әче ® тузан исе таратып, сөт, әрем исен зәһәр бензин исе белән күмеп, колак Ё тондырып берьюлы, аллы-артлы алты җиде мотоцикл узды Гомергә з беркемгә авыр сүз әйтмәгән, тәмле телле, сабый күңелле Хәйретдин u агайның авызы бүген иман белән ачылмады «(Бушы җен арбасын уй лап чыгарган кешене колагыннан каланчага асып куясы иде!» диде ул. <
Кирамнарга барып кергәндә күз бәйләнә башлаган иде инде Кирам хатыны сыерын сауган, бер көтү сарыкларын өерләп киртә аранга куып керткән, ишегалдында ике-өч оя каз белән кәҗә тәкәсе калган, җиде кызың һәм бер взвод киявең булгач казны шулай асрамый ла булмый, ә кәҗә тәкәсен Кирам мәзәк өчен тота ид.
— Хуҗа өйдә юкмы әллә? — дип сорады Хәйретдин агай, кайнар су белән чиләк юып маташкан хатыныннан. Хатын сүзсез генә лапас ягына ишарәләде. Кирам күлмәкчән генә, яланаяк, кузлага менеп атланган Калын йон баскан барабан корсагын кашып тәмәке пыскыта икән
Әй, Хәйретдин агай,— дндфл иренеп кенә—Яманлап йөрисең, әле генә аштан торган идек
Хатыны аның сүзен ошатмады
— Пигә олы кешегә алай дисең? диде ул. Ащ та бар ите дә җитәрлек Хәзер чәй куям Уз өйгә, Хәйретдин агай
Рәхмәт. Уза ук тормам
’Бия ни хәлдә? — дип сорады Кирам кинәт
Бия? - диде, аңлап бетермичә Хәйретдин агай Аның уйлары әле бик еракта, акыл ирешмәслек ераклыкта иде. — Ә-ә бия дисең икән! Җиктек әле. комын койдык. Сәлахетдин кулын сындырган, аны Түбән авыл<а. больницага лмгтык
Ни булган aiW
Кем белеп бетерсен, диде Хәйретдин агай томанлы гына Таеп егылганмы шунда
Карт сөяк тиз ялганмас, диде белдекле төс белән Кирам - Сугыштан беләм Яшьләр госпитальгә кереп тә урнашалар, җылынып та өлгермичә чыгып китәләр иде. Ә олыларның эш харап! С.»ләхсгдинг.« ничә яшь инде?
— Әллә тагын.
— Алар ничәнче елда каралырга барды әле?
— Элеккеләрне онытып бетергән син, Кирам! Нишләп олырак бул сын. миннән яшьрәк ич ул!
Шулай микәнни? — диде бик гаҗәпләнгән булып Кирам. Сүзсез тынлыктан сон, Хәйретдин агай.
Әйдә әле. капка төбеңә чыгыйк,—дип чакырды Кирам хатыны тәрәзәдән кычкырып калды.
— Ерак йөрмәгез, чәй яңартам! — Ире өчен чиратыннан тыш пожар када яткан кешегә аз булса да яхшылык эшлисе килә иде аның.
— Кирам,— диде Хәйретдин агай, каядыр ерактагы йортларга карап.— Син чык инде бүген эшкә.
— Ә син? — Кирам канәгатьлек белән һаман корсагын кашый иде
— Кәефем юграк Кан басымым әйбәт түгел минем.
Ул үзенең байтактан сәламәтлеккә туймавын, берничә мәртәбә ги- потанический криз кичерүен, бүген шул хәлнең зират янында кабатлануы. күңеленә шом керүен, күңелгә шом керүнең яман фал икәнлеген Кирамга сөйләп бирергә уйлады, кемгәдер сөйләп җиңеләергә кирәк иде аңа. әмма сөйләмәде, көлемсерәп җиргә карап торды да:
— Әжәлетднн бабайдан хәбәр килде бүген! — дип куйды. — Иртәгәдән эштән китәм. Булды. Рәис янына төшеп белдереп куям. Бүген үк Аннары шул, мине яна зиратка җирләсеннәр
— Кит сәнә! — диде Кирам куркынып
— Ниеннән куркасың аның? Олы су килеп каберемне тузгытканны көтеп ятыйммы?? Тау битеннән Язкилдегә карап яту үзе бер бәхет булачак.
— Язмаганны сөйләмә. Хәйретдин агай! Я ышандырырсың. Ярты авыл синең агай-эне Язкилдегә мур килүен, рәттән кеше кырылуын телисеңме? Син барын да ияртеп алып китәчәк бит аларның!
Хәйретдин агайның йөзе агарып яктырып китте, ул көрсенеп алды
— Ярты авыл дисеңме? Хи-хи, агай-энеләр хәзер! Чнләбедән кайт канга кайчан? Күпме туйлар узды, бәйрәмнәр үтте, берәрсе чакырдымы мине?
Кирам ык-мык килде, сыңар күзен кысып, офыкта кабынып маташкан йолдызга карап катты.
— Сакалына эт эчәгесе бәйләнгере! — дип ычкындырды ваемсыз Ки- ’ рам.— Үлгәч кайда ятсаң да барыбер түгел мени?
— Шундый каргану да бар мыни? дип кызыксынды Хәйретдин
агай. ♦
— Ризалыгыңны бирсәң, ну каргыйлар инде сине! — дип сүз кыс тырды Кирам. .
— һәй. минем кемгә кирәгем бар?
— Куй әле анысЪш. Бик хәтәр сүз әйтеп ташладың әле син, Хәйретдин агай. Үлү турында сөйләшмик әле.
Кирам хатыны капка ачып чәйгә чакырса да, алар кузгалмадылар. Хәйретдин агай, үз-үзенә әйткәндәй сөйләнеп алды
— Шулай икән ул дөнья! Яшисең, яшисең дә. берзаман тормыштан туеп та китәсең икән...
Хәйретдин кузгалып киткәндә таудай корсагын түгел, башын кашып калды Кирам, «вәт син. агай! Хәйретдин агай булдымы бу? Тормыштан туйдым, дидеме? Яна зиратка барыпятырга ихлас күңеленнән ризалы гын белдердеме?»
Өченче тапкыр чәйгә дәшеп карасалар да. кунак ризалашмады, рәх мәт тә әйтмәде. «Иртәгедән эштә бер башын каласың. Бүген үк төшеп җит. Мин яңадан анда бармыйм», дип сменщигын ныгыткач. Хәйретдин агай өенә юнәлде.
— Бәй. карт, нишләп болай кайтасы иттең? Яныңа барырга гына чыга идем. — диде Минниса, мөмкин кадәр ягымлы тавыш белән.
— Үләргә кайттым. Минниса, үләргә.— диде Хәйретдин агай нык итеп.
Минниса карчык коелып төште
Урман колак, кыр күз, дигәннәр Урман кырлар арасында утырган Язкилде авылы мен күз, мен колак, биш йөз тел ул' Югары очта төчкерсәләр, Түбән очта ишетеп торалар Олы урамда кикерсәләр. Югары очта «бәракалла!» дип куялар
Ямьле җәйнең беренче көне шулай үтте. ♦
Иртәнге, көндезге, кичке вакыйгалар, ниһаять, сүз булып өй эчләренә күчте, булып узган хәлләр турында аш, чәй өстәлләре тирәсендә = катлы-катлы, чуклы-чачаклы әңгәмәләр кузгалды
Сүзне, әлбәттә, Зәйтүн белән Әнәстән башладылар
«Имеш, Сәләхетдин башкисәре белән Мирфатыйх йомыкые бер сүз- х дә булып, өй борынча йөргәннәр, әтәч-тавыкларга аракылы ипи тарат- 2 каннар Кош-кортлар исерешеп гауга чыгарганнар, өч әтәч сугышып 5 жан биргән, тавыклар күкәйләрен үз ояларына салмаганнар Сырур- 7_ бикә карчык Тугашлар тыкрыгыннан кычыткан арасыннан бер алъяп- Ь кыч күкәй җыеп кергән Әгъләмнәрнең күркәсе тончыгып үлгән. Мәгъ- 5 мүрәнең ике чебиен тилгән алган Тегермән буасы артында төлке иснә- ф иеп йөргән Тауга менгәндә авызында ак тавык нде, ди »
Китә сүзләр, тарала, кузгала юраулар
Ашлар суына, ясап куйган чәйгә чебен төшә, телевизор онытыла Киносеансны бүген сәгать ярымга соңга калып башлыйлар
Сүзләр шуның белән тәмамлана дип уйлыйсынмы, кадерле укучым5' с Кысылып үлгән бәбкә өчен дә. тавык урлаган төлке өчен дә малай- * ларны сүгәләр. «Азынды бала-чага, олыларны санлау юк, өй арасында эш табалмыйлар да менә азып-тузып йөриләр! Юк. Сәләхетдин бала « ларыннан юньле кеше чыкмас Мнрфатыйхныкылар да әллә кем < түгел!»
«Сәләхетдин кызы бетчәле битле Фирүзә букчасы белән чирле бозах ны ярган икән, чак үтермәгән» диләр..
Җәмилнең нн эшләп йөргәнен дә беләләр! Анын Вәзнләдән качып фермага төшкәнен, кичке савымга кадәр Сәкинә янында бөтерелгәнен, сыер сава торган аппаратларны көйләшеп йөрүен, эш беткәч, икесенең дә Олы су аръягындагы, тау итәгендә «подручном гулять итүләрен» күреп торганнар да «быел көзгә туй буласы!» дип нәтижә чыгарганнар «Мирфатыйх малае Җәмил Сәлахетдиннең фелшер кызы Вәзиләне таш лаган икән, өйләнергә ата-анасы рөхсәт итмәгән ди Хәзер Мөсбах кызы Сәкинә артыннан чаба имеш » «Әй. ачарның әллә кайчан вәгъдәләре булган инде, Сәкинә унынчыны бетергәнне генә көткәннәр» «Сәкинә чукынчык Җәмиле өчен генә фермада калган икән әле!» «Гәҗитләрдә мактап яздылар бит шуны!» (Соңгысын кызлы аналар әйтә, ни генә димә, Мирфатыйх малае Җәмил мактаулы егет')
Мич арасыннан комган тотып йөз яшьлек Зөләйха карчык чыга, дугадай бөгелеп, учын колагы янына тери «Ә? Нәрсә5 Әмрнкәннәр сугыш башлаган диме? Кайда?»
Карчыкны көйләп чөйләп чәй янына утырталар, алдына бал-май куялар Зөләйха әби тына
Зәйтүн актарып чыгарган баш сөяге дә бик күп сүзләр кузгата «Кемнеке булыр икән? Кайсы бәхетсезнеке? Әй, аллам!»
Белмиләр. Онытылган. Исемнәр язып, елларын әйтеп таш кую, чар дуганнар бастыру, аларны караштырып тору Язкилде авылында соңгы елларда гына очраштыра иде Ә болай туа кеше, вафат була, утырып бер җылыйлар да догалы авызлары белән мәрхүмнең исемен кабатлап җир куенына тапшыралар Әллә шул кадерсезлек өчен усалланып зиратка һөҗүм башладымы изге Олы су?! Ата баба ?арыгы^мын. борынгыларның исемен яд итмисез дип үпкәлиме? Тарихыгыз чыпчык боры ны хәтле генә бит сезнең. Язкилде ваемсызлары дип ярсыймы?! Тарн
хы юк халык — юк халык, бүгенгеләр дә хаклы рәвештә иртәгә онытыла Үткәннәрне хәтерләүнең юллары бик күп, төрле-төрле, кайчагында ялгыз кабер ташы да еллар, гасырлар өчен җавап бирә..
Белмиләр Онытканнар Хәтерләргә тырышмаганнар...
Табын янындагы сүзләр азая, зират турысында сөйләшә башлауга күңелләргә курку иңә. һәркемнең соңгы юлга чыгасы бар.
Вәзилә дә курка
Вәзилә җанына тынгы табалмады бүген. Аның Җәмилгә әйтәсе сүзе бар Авылдан китәргә теләгенең нигезе итеп әнә шул убылып, җимерелеп барган зиратны телгә алмакчы. «Монда калганнарның сөякләренә дә тынгылык юк ич, сукыр!» димәкче ул. Шуңа күрә Вәзилә, шашып- шашып, урамнар буйлап очтан очка чаба, Олы су ярына төшеп менә, аръякта боегып утырган биек-биек сенаж башнялары артында гына кыз белән егет йөридер дип башына да китерми Кызы — Сәкинә, егете — Җәмил.
Хәйретдин агайның чирләгәнен ишетсәләр дә ышанып бетмиләр, ул агай аларга әкиятләрдәге үлемсез ил агасы, мәңгелек булып тоела.
Хәйдәр белән Мидхәтнең машина ярыштыруын да кызык итеп сөйлиләр...
«Чистайда трактор башына җиткәннәр иде инде алар, вәт син, ә! Үз машиналарын да әрәмгә чыгарганнар икән! Байлык симертә! Сәлахетдин малаеның башы эшли, Байгол авылыннан кыз ала икән, бирнәгә машинасы килә, ди Ә Мирфатыйхның Мидхәте юләр, бер дә Җәмилләренә охшамаган Аттан ала да, кола да туа шул. Сүзгә килгәннәр! Салганнардыр әле! Сәләхетдин малае эчә! Күпчеп, көеп беткән инде Мидхәт дә каба! Ярата! Рәхәтлеккә чыдый алмый хәзерге яшьләр. Рәхәтлек боза кешене. Элек итле ашны бәйрәм-сәйрәмнәрдә генә күрә идек Кысыр ашка катык ката алсак сөенә идек. Балаларга икесенә бер күкәй — җеп белән кисеп ашата идек. Май — базарга, күкәй — базарга, йон — базарга, ит налугка иде, шул — байлык боза».
Үзеңне онытып, күршене сүгү, күршене орышканда үзеңне юмарт, акыллы, сабыр итеп күрсәтү бик ансат бит ул! Сиңа каршы сүз әйтергә базмаган бала-чагаң алдында тик утырасың мактанып!.. Рәхәт!
Сүз малайлардан аналарына күчә!
«Гөлмәрьям үзе дә шунда булган. Карап торган Келәмен кочаклап күзен тоз итеп көтеп тора бугай! Җитмәгәнме аларга келәм? Ну, Гөлбикәсенә эләккән Сул кулы шартлап сынып чыккан, ди». «Әйбәт булган Төс аларга Җитмәде инде, туймады инде, гуҗлар!»
Сәләхетдин белән Мирфатыйхның сугышканын да, Сәләхетдиннең каргаганын да ишеткәннәр Авыл гөжләп тора: «Иртән малайлары, кичкә кырын үзләре сугышкан!»
Бусына аерата нык гаҗәпләнәләр. Элгәре Язкилдедә бер дә сугышу- фәлән булмый торган иде Берәрсе ялгыш төртеп җибәрсә дә аны бик олы әдәпсезлек, юньсезлеккә чыгарып, телдән-телгә күчереп еллар буе мисал итеп сөйлиләр иде. Малайлар сугыша, үсмерләр чәкәләшә, мәгәр олылар һәрчакта да, кызган бәхәсләрдә дә сабырлар иделәр Олы кеше, аксакал арага кысылып бәхәскә тиз үк чик куя ала иде. Ни булды бу олыларга? Нишләп алай үзгәрделәр алар?
Баш ваталар, җавап таба алмыйлар. Сүз һаман аракыга барып терәлә. Шул явыз котырта кешеләрне!
Язкилдедә күптән мондый җанланыш булганы юк иде!
Хәбәрләрнең хәбәре, җанланышның төп сәбәбе Хәйретдин агайның васыяте булды.
«Яна зиратка кем беренче булып барыр?» Бу сорау, белгәнебезчә, авылны байтактан киеренкелектә тота иде. Кем килер? Бүгеннән һәркемгә мәгълүм — ул кеше Хәйретдин агай булачак
«Барса да барыр шул», диештеләр авылдашлар «жылап калыр кешесе юк, Минниса карчыкка ялгызлык яңалык түгел, нишләрсен, үзе дә олыгаеп бара. . Хәйретдин агайның карчыгы жир куенында, балалары таралышкан Әйдә, барсын, яхшы сүз белән искә алырбыз үзен. Әйбәт яшәде, игелек белән үлә дә белде, диярбез»
Башта, кызулык белән, рәхмәт укыдылар, мәңгелеккә изге сәфәр ♦ теләделәр Сүз азайгач, күңелләргә уй килде Иң элек, элеккеге күршеләр уйга калды Миннәхмәт тә борчылып уйлады Сабиржан да һ
Миннәхмәт Сабирҗаннарга барып керде
— Ишеттеңме? х
— Ишетмәгән кая?
Сүз ялганмады, Миннәхмәт кул болгап «әй» дип эчтәлексез бер ым 2 ычкындырды да, шомлы күләгә сыман, эреп тә югалды, чыгып китте 5 Сабиржан, Миннәхмәтнең кергәнен онытып, үзе аларга сугылды
— Ишеттеңме? ' ~
— Тиле икән Хәйретдин агай S
— Безгә рәнҗемәгәндер бит! Ф
Ике күршене дә шушы каһәрле сорау борчый иде.
- Алай булмаска тиеш,— дип, бер-берсен юатырга тырыштылар ш Язкилде өстенә тынгысыз төн инде Язкилде күгендә тынгысыз бо- *
лытлар куерды Июньнең сыек нурларын сүгеп шул чагында Югары оч- £ ка Хәйдәр кайтып җитте Аның белән бергә диярлек өйгә Зөфәр кайтып к керде Вәзилә белән Фирүзә «Бәхетсезләр без' Кыярга суны кем та- з шыр?» дип җылаштылар да, гомергә булмаганны, печәнлектә кочакла- u шып йокладылар. Зәйтүн үзенә күз булмаганнан файдаланып чолан к идәненнән өч литрлы банка белән җиләк вареньесы алып керде һәм * прәннек мана-мана аның яртысын состы, яртысын идәнгә агызды
Әнисе, әтисе янында больницада шактый озак торылган икән, Хәйдәр артыннан ук диярлек, Мирфатыйхлар турында трактор тавышы яңгырады, ут көлтәләре тирбәлде Сарысы коелган «Жигули»ны трактор белән сөйрәткәннәр икән Машинаны этеп-төртеп гаражга керттеләр дә биш йозаклап шартлатып бикләделәр
Ник биклисең? — дип сорады Мидхәт
— Өйрәнелгән гадәт,— диде Мирфатыйх абзый Үзеннән дә дәү ке
ләм күтәреп капкадан кереп килүче хатынын күргәч аның җылыйсы килде г
- Кайтып җиттеңме? — диде ул ачуланмыйча гына
- Кайтуын кайттык та...
- Әйдә, мал табылыр Төзәтербез машинаны Баш исән булсын! Сәлахетдиннең сынык кулын күргәннән соң Мирфатыйх кинәт айныган һәм песи кебек юашланып калган иле. Әнә анда Хәйретдин агай бик начар, ди.
Юк сүздер. Аңа ни булсын? Гөлмәрьям дә куркып кайткан иде. хәзер йөгеннән арынып, иренең җылы сүзләрен ишетеп, җиңел сулады
- Юк түгел ди шул менә! Ята дн! Яна зиратка куюларын сораган'
- Сорагач, куярлар да. — Гөлмәрьямнең бу хәбәргә дә исе кит мәде.
Мирфатыйх кына пошаманлана иде, ул соңарган кичке чәй янында тагын икс өч тапкыр Хәйретдин агайның «үтенеч»ен телгә алса да, өй дәгеләрнең бу сүзгә дикъкать итмәүләрен, туктап тынып калды
Түбән аныл больницасында кешеләр тынычсыз йокыга талгач, кулы ның сызлавына, башының авыртуына чыдый алмыйча Сәлахетдин ишек алдына чыкты һәм баскычта утырган хатынын күреп бик гаҗәпләнде
— Бөркү,—дип акланды Гөлбикә. — Эреп ага яздым.
— Шул кадәр симермиләр аны! —Сәләхетдин хатыныннан читкәрәк барып утырды
— Яшь чак түгел инде,— диде Гөлбикә
— Ни булды соң сезгә? Кая бәрелдегез? — Сәләхетдин җикеренеп хатынына карады.
— Син сорама, мин әйтмим дигәндәй, үзеңә ни булды?
— Җанын алам мин аның!
Кемнең җанын, кайчан һәм ничек аласын да сөйләргә җыенганда гына больница капкасы ачылып, аннан машина килеп керде. Олы урамнан Бибиәсманы бәбәй табарга китергәннәр икән. Яна хәбәр больницага аңа ияреп килде- Хәйретдин агай үләргә ята икән, үзен яңа зиратка куюларын сораган.
— Бик әйбәт булган,— диде Гөлбикә исе китмичә генә. — Яшен яшәгән дигәндәй. Менә монда булды әле эшләр! Үлдем дип торам.
Сәләхетдин хатынын кызганып бер сүз дә әйтмәде, киресенчә, сынык куллы хатынына сау чактагы төсле итеп кычкырып кунды:
— Чүпрәк баш, чүпрәк баш! Ни беләсең соң син? Кабак баш!
— Ай аллам, нигә холыксызланасың? Ни әйткән әле мин?
Сәләхетдин аңлатып тормады, тәмәке төпчеген җиргә бәрде дә. па-латасына кереп китте. Төне буе керфеге йомылмады, уйлады да уйла ды, тик аның уенда машинаны ваткан юньсез Хәйдәр дә. чак кына үлми калган Гөлбикә дә, тиздән судка биреләчәк Мирфатыйх чалыш та юк иде, ул төне буе тоташтан Хәйретдин агай турында, аның әҗәлен сизгәч әйткән васыяте турында гына уйлады.
11
Кичәге- көн ел кебек озын булды, чөнки гадәттән тыш вакыйгаларга бик бай иде ул. Бүгел Язкилдедә гадәти көн Гадәти иртә. Шул ук кояш. Шул ук урам-тыкрыклар йортлар да төн эчендә үзгәрмәгәннәр Олы су өстендә генә сыек томан кичәгедән озаграк торды Башкача һичбер үзгәреш юк. буласы кичә булып беткән ..
Бүген дөнья тын! Гәрәй-хан да читәнгә менәргә ашыкмый, келәт ти-рәсендә тибенеп йөри. Дөрес, кырын күзе> белән генә кичә канлы сугыш кырына әйләнгән карлыган куагы ягына карап ала. Тавыклар да тыныч, җырлый-җырлый хуҗалары тирәсендә йөренәләр, кытаклый-кытаклый ап-ак йомыркаларын салам ояларга тәгәрәтәләр. Үрдәкләр дә юашланган, күркәләр дә күләгәдән чыкмый. Гараж тирәләре дә иртә-таинан гып-тын. Торбалардагы чишмә суы Югары очка кадәр менеп җитә. Фирүзәнең консультациясе дә юк, кызыл тапларның да бишесе кипши башлаган. Юып киптерелгән, калыпланган сигез бүлкәле кепка Әнәснең кабак башында өр яңадай утыра Зөфәрнең дә футбол ярышына барасы юк, ул апасы Вәзилә торганчы ук Хәйдәр белән печән оны әзерләүче агрегат янына киткән. Хәйдәрнең дә эше җайлы, үзе теләп колхоз эшенә чыккан Каланчада да яңа кеше тора. Зират янындагы бушлыкта малайлар чын туп тибәләр. Кичә консультациягә барырга чыккан малайлар барысы да шунда.
Көн кичәгедән дә матур, кичәгедән дә җылы, кичәгедән дә хуш ислерәк Әмма матурлык белән генә көннәр истә кала алмый - вакыйгалар кирәк тарих өчен, эш, җиңеш кирәк! Матурлык белән генә дөнья алга бармый.
Вәзилә, бик иртә уянса да, һаман җитешеп эшкә китә алмый, зиһене таралган, бер эшкә барып тотына да, аны тәмамламыйча икенчесенә ябыша. Җәмил үзенең футболчыларын җыеп Кырынды өстенә, юкә урманына. яфрак себерке әзерләргә китте Әти больницада, әни больни
цада Берсенең уң кулы сынык, икенчесенең сул кулы «Ичмасам, нигә икесенең дә сул кулы сынмаган?» дип уйлады Вәзилә Фикеренең мәгънәсе булмаса да шулай уйлады йөгереп кенә больницага төшәр иде, халыктан оят Ничек кеше күзенә күренергә? Я, кайсыгызның, кайсы авылда бер үк кичтә ата белән ананың кулы сынганын ишеткәне бар? Дөньяда очрамый торган хәйран вә вәйран эшләр булып узды Язкнл- ♦ дедә. Күкрәве бөтен кешегә ишетелде, яңгыры да бөтен җиргә ЯУДЫ. яшене генә Вәзиләнең бер үзен сукты'
Җәмил янына кереп чыгар иде — өйдә юк.
Җәмил янына урманга китәр иде — аралары бозык =
Зәйтүннең урамга чыгарга җыенганын күреп ул аяк тибеп кыч- = кырды: 5
— Кая?! =
— Урамга чыгам. s
— Кымшанма, сугыш чукмары!Аңгыра бәрән! £
— Ник кычкырасың? Мин синең улыңмы әллә?
— Минем улым синең кебекаңгырабулса,мин аны Ф
Вәзилә Мирфатыйхлар өендә ни булганын белми, мәгәр Мидхәтнең в
ямьшәйгән иске сумка тотып, ындыр артлатып чыгып китүенә караган- и да, аларда да хәлләр булганга охшый Мирфатыйх абый эшкә чыкма * ды, ул да кеше күзеннән качып, өйдә яшеренеп ятадыр булса кирәк £ Гөлмәрьям апа тавыкларга җимне югарыдан торып, болдыр баскычын- с нан гына сибеп җибәрде дә кереп югалды.
— Мәгез, ачкаклар, тыгыныгыз!
Хәйретдин агайның хәле шәптән түгеллеген дә ишетте Вәзилә. Мин « ниса карчык көтүгә кәҗәсен кугач ук килеп җитте: «тамагына да кап- * мый, чәен дә юньләп эчмәде, түшәмгә караган да тик ята», диде ул бик нык кайгырып. «Теле бармы соң?» диде Вәзилә. «Ара-тирә сораштырып та куя.. Сораганның да энәсе-җебе юк, «Миннәхмәт күршенең бабасы кем атлы иде әле», ди. Әле Сабирҗаннарны сораша, әле башкаларны Әллә кайчан дөньялыкны куйган адәмнәрне нигә телгә алып торырга’ Баргач сөйләшерләр иде әле. Кыямәт көн килми калмас Кайсы җирең авырта, дим. башын гына чайкый... Сезне дә белеште Сәлахетдиннең абзасы кайда әле хәзер, ди »
Вәзиләнең исе дә китмәде Мнннисаның бытырдавына, әҗәле килгән карт ни сорамас та, өендә авыруы бар карчык ниләр уйлап чыгармас’
Кичәге очрашулары искә төшкәч Вәзилә бүген дә кызарып куя Бик төшәсе иде Хәйретдин агай янына, бик карыйсы иде. урамга чыгарга, кеше күзенә күренергә генә уңайсызланды Вәзилә төшмәле. Минниса карчык яңадан менмәде, өй арасында йөреп, вак төяк тастымалларны юган булып Вәзилә чак чак кына көнне уздырды, кичне җиткерде Кояшны аркан белән офыкка тартып төшерердәй булды Хәйдәр 'белән Зөфәр төшке ашка кайтмадылар, Хәйдәргә нык кына эләгә иде югыйсә' Машиналары худта булса, выжт иттереп кенә Түбән авылга төшеп менәр иде Вәзилә, ата-анасы сукранып, каргап ятадыр анда
Больницада ул иң элек хатын кызлар палатасына барып керде Гөлбикә апа яткан җиреннән торып, аңа ияреп, ишегалдына ук чыкты Бик биек карт каенга аркаларын терәп эскәмиягә утыргач кына Вәзн- лә сорау алырга кереште .
— Нишләдегез сез? Адәм хурына калдырдыгыз!
— Нишләдегез дип, кеше малын урлап суймаган
— Бөтен авыл гөр килә Тәүлек буе беркемнең теле туктап торганы юк, бирдегез гайбәткә ризыкны!
— Атаңның гаебе юк! Мнрфатыйх чалыш суккан аңа, сугып еккан Атаң аны судка бирәчәк. Монда белеште инде Өч ел рәттән эләгәчәк Мнрфатыйхка
Шул гына җитмәгән иде.— Вәзилә тәмам аптырашта калды.— Мирфатыйхны өч елга төрмәгә тыгалар, мин аның улына кияүгә чыгарга йөрим!
— Чык соң! — Гөлбикә бу хәбәрне дә бик тыныч кына тыңлады.— Сез моннан китәсе. Әгәр бу юлы йомшаклык күрсәтсәк, Мирфатыйх безне урамга да чыгармас. Кулда форсат барында әлпиен укытырга кирәк аның.
Вәзилә ике кулы белән кайнар башын тотып бер сүзне кабатлады:
«О ужас! О ужас! Кыргыйлар...»
«Әти кайда?» дигән сорау юк. «хәле ничек?» дип белешү юк, Вәзилә үз кайгысын кайгырта иде, моны аңлаган ана күңеле бик нык рәнҗеде,' алай да аны-моны сиздермичә:
— Җәмил ни ди сон? — дип сорады.
'— Җәмил белән сөйләшерлек хәлдәме мин? Сез нишләгәнегезне беләсезме, азрак хурлык турында да уйлыйсызмы?
Вәзиләнең тавышы торган саен ныграк яңгырады, больницаның ачык тәрәзәләреннән хатын-кыз башлары күренә башлады.
— Акрын.— дип бүлдерде кызын Гөлбикә.— Хәйдәр өйдәме? Мал- туарны барлап яптыгызмы? Көн бик эссе булды, әткәңнең кыярларына суны син сибәрсең, ыбыр-чыбырны йөртмә.
— Чукынып китсен кыярларың. Малларыңны мур кырсын!
— Чү, чү, тилермә! Син китәсе кыз. Ә без ничек яшәрбез? Балаларны аякка бастырасы бар. Атаң әйтә...
— Әти? Кайда ул? Мин килгәнне ишетмәдеме әллә?
Гөлбикә аңа бик аптырап карады.
— Бәй, мин сезне юлда күрешкәнсез дип торам. Авылга менеп кнт- ге, Язкилдегә. Аймылыш булдыгыз микәнни, ай аллам.
— Мин Олы су буйлап төштем.— Вәзилә юлга ни өчен чыкмавын аңлатып тормады — Өйгә кайтып киткәндер инде. Кыярлары бетә дип коты чыккандыр. Берни дә булмаган кыярларына.
— Юк,— диде әнисе уйчан гына. — Өйгә кайтып китмәде ул. Өйгә булса бер хәл иде... Атаң Хәйретдин агаң янына китте.
— Нигә? — диде түземсезләнеп Вәзилә.
— Әйтә мени ул? Хәйретдин агайның үләргә ятканын, яңа зиратка күмәргә васыять иткәнен ишеткәннән соң атаңны алыштырып куйдылар мыни, телдән калды. Көне буе сөйләшмәде. Ашамады. Борсаланып тик йөрде. Караңгы төшер-төш.мәстә чыдамады, китте менә.
Шашкандыр ул! — диде Вәзилә, Хәйретдин агай белән кичә булып узган күңелсез очрашуны хәтерләп. «Әллә шуны да ишеттерделәрме әтигә?» дип тә борчылды.
Аналы-кызлы бер-берсенә байтак кына карашып утырдылар, әмма аларны якынайтырлык сүз дә, уй да юк иде.
— Әйдәләрме болар?
Минниса карчыкның ябылып бетмәгән ишеге тавышсыз гына ачылды. кулын ак марлялар белән урап аскан Сәләхетдинне күргәч карчык чынлап ук каушап китте. «Гомергә бусагамны атлап кермәгән кеше килгән .. Хәйретдин агамның хәле мөшкел икән!» дип курыкты ул. Тавышка Хәйретдин агай да калкынды, агач карават шыгырдап куйд|ы, ул. ишек ягына күз салып, сүрән генә:
— Кер, кер. Син йөрисең икән,— диде дә көрсенде.
Сәләхетдин исән кулы белән артсыз урындыкны карават янынарак сөйрәп китерде, урындык аякларыннан ямьсез эз тырналып калды, ул
аны күрмәде дә, эчкә баткан хәсрәтле күзләрен тутырып Хәйретдин агайга карады. Ялыныч, ялвару гына түгел, өмет җылысы да бар иде аның кайнар карашында
— Нихәлләрдә соң? — Сәләхетдин тавышын йомшартып эндәшергә тырышты да йөткерде, учы белән юеш иреннәрен ышкыды
— Ятам әле шунда,— Хәйретдин агайның сакалы тирбәлеп алды ♦
— Авырткан җирең дә бармы?
— Артык сызланган төш юк-югын Мәгәр.
— Ни исәпләр белән ятасын соң, Хәйретдин агай? — Сәләхетдиннен 5 каушавы тагын да көчәя төште.— Ни уйлыйсың?
Хәйретдин агай ашыгып жавап бирмәде, «әле кайчан гына. Түбән т авыл юлында, арбага янәшә утырып төшкәндә минем дөньяда барлык- g ны да онытып, юлны-кырны сасытып барган Сәләхетдинме соң бу ке- х ше?» дип уйлады ул. Сәлахетдинне байтак интектергәч кенә аның ирен- s нәре авыр гына ачыла башладылар g
— Исәпләр күп, әмма очына чыгар әмәл генә юк. Әжәл якаңнан S алганда үз сорауларыңа да жавап табалмагач, әйтсәм дә әйтим инде, ф нинди кеше буласың ди инде? Нинди жан?!
— Нинди әжәл? Ни сөйлисең син? Җир жимсртеп эшләп йөргән “
кеше! #
Хәйретдин агай Сәлахетдингә көлемсерәп карап куйды, туң чыраена п җылылык йөгерде.
— Эх-хе-хе! — дип сузды да карчыгына эндәште. Кая, ни мыш- з гырлыйсың, карчык? Самоварың тереме?
Минниса карчык башын аска иеп, яулык читен тешләп, өстәл әзер- £ ләргә тотынды. <
— Бая ни әйтә башлаган идең әле син? — дип сорады Хәйретдин агай юри тавышын нечкәртеп Сүзе кызгандырып, мескен булып чыкты аның Сәләхетдин гипсланган кулын, «менә, күрәсеңме?» дигән сыман, селкетеп куйды
— Мина бер хәбәр ишеттерделәр әле
— Нинди хәбәр икән ул? — дигән булды Хәйретдин агай
— ’Белмәмешкә салынып ятма сана! — дип калкынды Сәләхетдин кызып ук — Хәбәрне син салгансың ич!
— Шулай да булсын,— дип килеште юашланып Хәйретдин агай
— Ул сүзеңне кире ал, Хәйретдин агай,— диде бик нык ялварып кунак. Ялгыш ычкындырган син ул сүзне! Тереләсең син, валлаһи дип әйтәм, әжәлгә бирешә торган адәмме син? Менә мин нинди исәп белән йөрим әле, сине санаторийга җибәрергә кирәк, дәваланырга!
— Дәваланырга? Кем җибәрсен ди мине?
— Менә мин жибәрәм Сәләхетдин тагын йодрыгына йөткерде -- Путевкасын да табам, акчасын да түлим. Юлына да бирәм, барырына, кайтырына дигәндәй, һәммәсен түлим Тик ул сүзеңне кире ал! Үлә калсаң, иске зиратка күмдер Бөтен расхудларын үзем күтәрәм Әйдә, яхшылык миннән дә булсын Синең яхшылыкка гомер буе рәхәтләндек
Гомергә Хәйретдин агайны бар дип белмәгән, кунакка баргач тешләгән шикәрен кулъяулыгы белән төреп алып кайта торган Сәләхетдин нән мондый сүз чыккач. Хәйретдин агай торып ук утырды, ак ыштан балагының баулары идәнгә төшеп асылынды Кече яктан кисә башла ган ипиен тотып шаккатып Минниса килеп чыкты
Өзлегеп китмәссеңме, сиңа әйтәм?
Чәеңне ашыктырма, карчык, — диде Хәйретдин агай Аның йөзенә елмаю җәелде, күзләренә нур тулды — Ала-ай' Кыяр ничек быел, Сә- ләхетднн кордаш? Уңыш шәп булачакмы?
Кыярның монда ни катнашы бар?
Кыяр акчасына җибәрәсеңдер инде енн мине?
Анысында синең эшең булмасын. Хәйретдин агай
Хәйретдин агай тавышсыз гына көлеп алды.
— Терел дисең инде?
— Терел дим
— Үлмә дисең инде?
— Үлмә дип тә әйтәм.
Боерып кына эшләнә торган эш түгел бит Әмәлетдин абзан якаңнан алса, әллә ни тырпылдый алмассың
— Ә син алдырма! — дип боерды Сәләхетдин Йөз яшәгән кар чыклар бар Язкилледә Шиһабетдин картны өч тапкыр паралич сукты муены бөгелми, авызы кыек, йөри! Үлсә, әнә ул барсын яңа зиратка Карчыгы да «менә, менә» дип усак яфрагы күк җилфердәп кенә тора
— Нигә мине жәллисең дә. Шиһабетдин картны кызганмыйсың син? Җибәр аны санаторийга, савап булыр. — Сәләхетдин дәшмәгәч, Хәйретдин агай урынына менеп ятты, түшәмгә карады. — Үләсе килми дисең инде. Сәләхетдин?
— Яши генә башладык бит. Хәйретдин агай — Кунак аның караватына иелә төште, авызыннан суган кыягы исе бөркелде. Капкан ахры бераз. - Бөтен нәрсә житеш, йорт-җир байларча, мал-туар абзар тулы Бәләкәй малай да бар ич әле минем. Беренчене бетерде. Аны кеше итә се бар
Тагын ниләр сөйләшкән булырлар иде, Минниса карчыкның самовары кайнап чыгып, өстәл башына менеп утырды, чәшке-чынаяклар тезелде, шул арада ишек ачылды, йөткергән калын тавыш килеп керде.
— Ярыйдыр бит? Керергә рөхсәттер!
Өч баш сәерсенеп ишек ягына борылды, анда кыенсынып, борчылып кына Сәлахетдиннең күршесе Мирфатыйх басып тора иде.
— Исән-сау гына торасызмы? — диде ул күзен челт-челт йомып.
Мирфатыйх бүген ап-аек иде. ул Хәйретдин агай янында кичәге дошманын күргәч, тагын да ныграк айныды, айныгач телсез калды, чәй дә эчмәде, өстәл янына якын да килмәде, бусага янында чүгәләп, кабызмаган папиросын бармак араларында әвәләде Уртак сүз юк иде. Хәйретдин агай бу ике күршенең, ике дошманның ни өчен аның бусагасын таптауларын сизенә, мыек астыннан гына елмаеп та ала. тәне җиңеләеп, теле кычытып сөйләшәсе килеп китте Баядан бирле китәргә ашыккан Сәлахетдинне дә җибәрмәде, «төн озын ич. кая ашыгасың?» диде. Сүз арасында гына Мирфатыйхка да атап эндәште: «Көткән эшең юктыр, утыр әйдә!» диде
Тик тегеләр тел язмадылар, каш астыннан гына бер-берсенә карашып юк-барны сөйләшеп вакыт уздырдылар Ниһаять, хуҗа түзмәде:
- Мирфатыйхның нигә кергәнен беләм!—дип ычкындырды
— Гаепләмә. Хәйретдин агай, хәл белешергә генә кердем.
— Рәхмәт анысына да -Хуҗа көлемсерәп карчыгына күз кысты — Яшә дисең инде. Мирфатыйх?
— Яшә, яшә!
— Үлмә дисең инде?
— Нинди үлү? Иртәрәк бит әле!
Үлә калсаң, яңа зиратка күмәргә рөхсәт бирмә дип тә өстисеңМе?
— Анысы инде бигрәк тә кирәк! — Мирфатыйх кулындагы папирос, ниһаять, сынды, ул аны кесәсенә салып куйды
— Алай икән, алай
Сәләхетдин ишек катына барып баст.ы
— Китим инде мин, — диде — Я сүгәрләр
Хәйретдин агай аңа күз дә салмастан һаман сорашуын дәвам итте:
— Бәлки мине үз акчаңа ялга, дәваланырга да җибәрерсең Мир-фатыйх’ — диде Хәйретдин агай Мирфатыйх та чүгәләгән урыныннан торды, ашыгып-ашыгып
— Алай итәргә дә була Теләгең бар икән, әйдә, бар. дәвалан...— диде.
Өйдә тынлык урнашты, Миннисанын самовары акрын-акрын гына сүнде, чожлавы ишетелмәс булды Ишек тоткасына ябышкан Сәлахетдинне Хәйретдин агай тагын туктатты
— Ашыкма әнә Мирфатыйх та чыгам ди ♦
Тәки үзенекен итте Хәйретдин агай. Мирфатыйх белән Сәләхетдин- не бер ачылган ишектән чыгарып җибәрде
Алар урамга төшкән тәрәзә яктылыгын читләтеп узып бераз янәшә 5 бардылар ' =
— Син нишләп йөрисең монда? Ни йомыш бар синең Хәйретдин х агайда? - диде калын тавышы белән Мирфатыйх
— Ә сиңа монда ни калган? — диде Сәләхетдин кызып ш
— Хәйретдин агай минем туганым
— Синеңме? Юләр! Ул миңа туган тиешле кеше
Алар Хәйретдин агайны бүлә алмыйча урам уртасында кичәге кебек ф талаша башладылар, бераздан икесе дә тыелып, нидер хәтерләп сүзсез ♦ калдылар, шактый озак дәвам иткән паузадан соң. нәсел җепләрен а тикшерә башладылар “
— Синең Әюп бабаңның фамилиясе ничек иде әле?
— Оныттың мынн. Мортазнн иде! ч
— Минем Билал картның да фамилиясе Мортазин иде ләбаса! с Сәләхетдин белән Мнрфатыйхның хәтерләре ул кадәр озын түгел *
иде, шәҗәрәләре язып кулдан кулга күчмәгән, әмма кеше хәтерли ал ган кадәресе дә бик җитте Сәләхетдин белән Мирфатыйх туганнан * туышканнар иде.
Беләләр иде, туганлыкны саклыйлар иде, еллар үтү белән бөтенесе онытылган, хәтердән чыккан!.
Ни уйларга тиеш инде мондый чакта Сәләхетдин?
Мирфатыйх ни әйтергә тиеш?!
Юк юк, хөрмәтле укучым, сез миннән аны көтмәгез Булмаганны яза алмыйм Алдарга намусым бармый Мин гомерем буе чынлыкның тугры колы булдым, шулай булып калырмын да Таләпчән укучыларга хөрмәтем зур, әмма сез дә мине аңларга тырышыгыз кочакларын җәеп бер-берсенә ташланмадылар алар — ике туган, ике күрше, ике көндәш Гомер буе араны бүлеп килгән зәһәр дулкыннар аларны бик ерак яр ларга тотып аткан иде. икесенең кан кардәшләре нкәнне белгән хәлдә дә Сәләхетдин белән Мирфатыйх арадашлык сүзләрен тапмадылар. Тын гына, зираттан кайткан кешеләр сыман, салмак кына Югары очка атладылар. Әле ярый, шөкер, төн тын. һава тымызык, урамда ара тирә яшьләр генә очраштыргалады, яшьләрнең олыларда гаме юк
Мондый очракта нишләргә?
Ничек яңадан туганлашырга? Мөмкинме бу? Бармы аның юллары?
«Кичәге өчен кинә саклама, ялгышлык миндә Әйдә, безгә керик тә яртыны сындырыйк», дип әйтергә уйлый Мирфатыйх Туганлыкны ныгытырга тагын шул шайтан суын чакырырга туры киләчәген аңлап, тыелып кала Аек баш бернинди чарасын уйлап таба алмый, аек баш катран, томаланган.
Сәләхетдиндә дә ул уй бар. чоланда сандык артында яртысы да булырга тиеш. Чакырсаң, керер, ә яртыны Хәйдәр чөмереп бетергән бул са? Тагын оятка каласы була
Тәкн шулай телсезләр шикелле сөйләшмичә, сукырлар кебек бер берсен күрмичә, иңнәрне иңгә тиюдән сакланып Югары очка кадәр мен деләр
Капка төбенә җнтәрәк Сәләхетдин алгарак чыкты. Мирфатыйх кы яр-кыймас кына
- Ничек соң анда, Гөлбикәнең хәле бик яманмы?—дип сорады
- Өч-дүрт атнасыз ипкә килмәс диләр
— Менә син агай, ә!
Булды инде хәлләр’ Юләрлекләр күп булды
— Нишләргә соң хәзер?
— Кем белгән анысын? Баш каткан.
— Әллә болай итәбезме?
— Ничек?
— Хәзер син больницага барасыңдыр бит?
— Барсам?
— Хәл белергә мин дә төшәр идем. Гөлмәрьям берәр нәрсә хәстәрләр шунда.
— Ә син аны әйтәсең икән.
— Ә син ни уйлыйсың?
— Гөлбикә төзәлер дә чыгар, Хәйретдин агай белән нишләргә диген Мирфатыйх күршесенә сабыр гына карап торды
— Әллә болай итәбезме? — Сәләхетдин сүзен дәвам итте. — Икәү-ләшеп путевка юнәтеп, юл акчаларын түләп картны ялга озатабызмы? Акча үземдә дә бар. мәгәр ике туганы исеменнән булса, күңеле күтәрелер иде. Әнә ич. алты ел урыныннан тормаган сызлау буын Нажияие армиядәге малае Тәлгать Әзербайжанга Нафталан каласына өч ел рәттән алып барган иде, теркелдәп йөреп китте Нажия. Сыерларын сатканнар иде, савар кешесе юк, хәзер сыер алдылар, гөбердәтеп сава, күз тимәсен!
— Нигә? Мин каршы түгел! Акча бар! — Мирфатыйхның теленнән «аракы» сүзе чак ычкынмады
Сөйләшәләр Мирфатыйх белән Сәләхетдин.
Хәйретдин агай уртак сүз, жанлы әңгәмә кузгатты, кыяр турында, келәм бәяләре турында да түгел сүз. әмма алар бирелеп, кызып-кызып. рәхәтләнеп сөйләшәләр Сөйләшә алалар икән
Авызыгызга бал да май сезнең, күршеләр!
Сез дә үз халкыгызның матур сүзләрен онытмагансыз икән әле! Шәфкать, мәрхәмәт, туганлык дигән олы сүзләрнең сезнең телгә күптән кергәне юк бит инде, Сәләхетдин белән Мирфатыйх! Сөйләшүне оныт магансыз икән, аракыдан башка да сөйләшер сүзләр әйтә аласыз. Тик нигә болай сонга калып сөйләшәсез дип сорыйсы килә Хәйретдин агайны якасыннан әжәлетдин алмаса Нигә якыннарыбыз соңгы юлга чыкканда гына тормыш турында олы итеп уйлый алабыз икән без?!
Олыларның, кичә кичтән генә сугышып яткан күршеләрнең, озак һәм дусларча сөйләшеп торуларын ике йорттан ике кеше күзәтеп торды Сәләхетдиннәрнең ачык тәрәзәсендә пәрдә артына Вәзилә поскан иде Мирфатыйх хатыны Гөлмәрьям ишегалдына ук чыгып, капка артына качып, колагын ярыкка куйган иде Тез башлары чәнчешә башласа да түзде, әңгәмәне тыңлап бетерде Тик берни дә аңламады Мирфатыйх белән Сәләхетдин түгел, каяндыр читтән килгән әртистләр сөйләшә кебек ишетелде аңа Шул кадәр ят иде ул ишеткән сүзләр — «әлдә жен алыштырдымы аларны?» дип уйлады Гөлмәрьям һәм белгән догаларын хәтеренә төшерергә маташты Иренең зирәклеге белән горурланды «Әһә, эшне судка жибәрмәс өчен тырыша бу Муладис!»
Вәзилә татулыкның серен табалмады, ул да баш ватып эзләп кара ды, әмма ике күршенең дошманлыгын бетерерлек сәбәп юк иде Дөресен әйткәндә, ул сүз агышының эченә кереп тормады, Вәзилә Җәмилне көтә иде. Ул өйгә кайтмаган әле. Аның болай соңарып йөрүе бик-бик шикле иде Әгәр бүген көндез аларны Сәкинә белән бергә күрмәгән булсалар, ул бу хәтле үк кыйналмас иде. Күргәннәр шул, күргәннәр! Ишеттерделәр
Мирфатыйх Югары очның соңгы капкасы төбенә хәтле Сәләхетдин күршесен озата килде. Шунда алар сүзсез генә кочаклаштылар да бугай .
Сәлахетдиннәр әтәче кычкырып җибәрде
— Ятыйк, соң инде.— диде Сәләхетдин — Больницадан качты дип эләкмәгәе. Таңнан барасы булыр
— Тизрәк терелегез Хәйретдин агайны да карыйсы бар Картны әҗәлгә бирергә ярамый
— Ярамый,— дип килеште Сәләхетдин
Ул кергәч Вәзилә ут кабызды
— Качып кайттыңмы? — диде ул һаман Җәмил турында уйлап
— Кайттым әле
— Мирфатыйхны сагынып кайттыңмы? Әй чүкердәшкән булалар! Кичә сугышып ятканнарын онытканнар
— Онытырсың да, — диде ата сабыр гына — Алай явызланма, Хәйретдин агайның хәлен белешергә кайткан идем
— Синнән башка белешер кеше беткәнме?
— Туган тиешле ул безгә Якын туган
— Нинди туган?
— Ул. мин. һәм менә Мирфатыйх күрше троюродныйлар икәнбез Барыбыз да Мортазиннар тамырыннан шытып чыкканбыз Бабалары быз шул фамилияне йөртә иде безнең
— Мирфатыйх абый дамы?
— Ул да. кызым
— Чын сөйлисеңме?
— Чын Иң чыны
— Җәмил дә миңа туган тиеш булып чыгамы?
— Хас шулай Бик якын туганың ул синең Без аны онытып кыпа җибәргәнбез.
Вәзиләнең өстенә салкын су койдылар Вәзиләне. аягын-кулын бәй ләп, янган утка аттылар һәм мондый халәт бер кискен мизгелдә үтеп гә китте. Нигәдер бушанып, рәхәт тынычланып калды аның күңеле
— Әти, чыннан да Мирфатыйх абый синең кан кардәшеңме? — дип кайтарып сорады кыз
Әйе. әйе, дип кабатлады ата йокы аралаш. Ул чишенеп урынына менеп тә яткан иде.
Вәзилә урамга чыгып китте Капка баганасына аркасын терәп торды Авыл очына, кырга чыкты Кире борылып кайтты Үзенең бер чакта да Җәмилне ярагмавын. үзсүзләнеп, яшьтән үк аның хуҗасы булырга омтылып кына бәйләнеп, эзәрлекләп азапланганын аңлады Яратмады ул аны Җәмил дә аны яратмады
Күкрәге җиңеләеп, сулышы киңәеп китте кызның
Димәк. Җәмил аның туганы Хәзер ни генә булса да егет алдында аның йөзе ак
Сәкинә каршысында да ул олы булып калачак Җәмил ташламады аны. Сәкинәгә алыштырмады, туганлыклары ачыклангач, Вәзилә үзе ташлады егетне Үзе! Барлык төеннәрнең чишелеше иде бу
Сөенечен кем беләндер уртаклашасы килде Вәзиләнең, өстенлеге белән мактанасы килде Өстенлеге белән мактаныр кеше Язкилдедә бер генә иде Чибәр, сылу Сәкинә иде ул кеше Хәзер үк Сәкинәне эзләп табарга да. горур башын югары чөеп <Апаем, мин сиңа Җәмнл абысн ны бүләк итәм Мин аның белән күрше буларак кына дуслашып йөрдем Без бит якын туганнар Әллә ни уйлама!» дип әйтеп салырга
Кузгалды кыз Нияте нык Бара башлады Җир буе киткәч, алар сызгыра-сызгыра кайтып килүче Җәмил белән йөзгә-йөз очраштылар
Хәерле төн! Вәзилә сандугач булып сайрады
Хәерле төн, - Җәмнл соң дәрәҗәдә гаҗәпләнде Кая барыпр
— Сөенче алырга!
— Кемнән?
— Иртәгәге көннән! — диде Вәзилә һәм егеткә орынып Олы урамга. Сәкинәләргә таба йөгерде
Җәмил урынында озак кына борсаланып аунады. Вәзиләнең тантаналы сәер тавышы, әйткән сүзләре аны хафага салды «Сәкинәгә бербер яманлык эшләп ташламасын бу көнче күбәләк!» дип уйлады ул.
Вәзиләнең көнчелеге узган иде инде Өметсезлеккә төшкән кызын әтисенең, хәбәре очыртып, дәртләндереп җибәрде.
Йокыга киткән Сәләхетдин кулы яман сызлап уянды Кул сызлаган саен ул ерак тарихка, бабаларына юнәлде. Бүгенгене уйлады «Хәйретдин агайны күрә торып үлемгә бирмәскә кирәк» дип кабатлады ул күңеленнән. Хәйретдин агайны уйлаган саен кул сызлавы кимегән төсле була иде.
Мирфатыйх та тозагыннан ычкына алмады Юк өчен күршесе белән сугышып ятуы күз алдына килә дә кан тамырлары чемердәп китә иде аның.
Веранда идәнендә Зәйтүн йоклый
Олы өй диванында Фирүзә җәйрәп ята.
Зөфәр лапас өстендә, печәнлектә.
Ишегалдында ачык һавада, гараж стенасына терәлгән раскладуш- када Хәйдәр ята Сеңгән. Ара-тирә ыңгырашып ала (Эчкән килеш ятса гел ыңгыраша ул.)
Сәләхетдин гырлый, гырлаган тавышы урамга чыга, Олы су буена барып ишетелә.
Җәмил дә татлы уйлар белән йокыга тала, кулларын иснәп карый, бармакларыннан Сәкинәнең чәч исе килә
Әнәснең юрганы идәнгә савылып төшкән, ул тезләрен чәнчеп бөгәр ләнеп яткан, иреннәре чәпелди, иреннәре елмая, ул татлы төш күрә бул са кирәк...
Таң ата. Олы су башы агара, таң җиле кыштырдап килеп җитә. Тан җиле кырлар, болыннар өстенә, Язкилде урамнарына туклык-татулык исен — башак исен алып килә Кош-кортлар уяна, маллар калкынып бикле ишекләргә, капкага үренәләр
Гәрәй хан да куначадан очып төшә Горур басып, кызгылт түшен киереп ишегалдын бер әйләнә, ике, һәм, пыр итеп очып биек читәнгә. Сәләхетдиннәр читәненә куна һәм дөньяны таң калдырырлык итеп иркен тавыш белән «кнкри-күк!» дип кычкырып җибәрә
Нәни генә белешмә
Кошлар һәм хайваннар чыгара ала торган авазларның серен ачарга адәм улллры бик күптәннән омтылганнар. Кошларның «сүзлек сос тавында» нинди мәгънәләр барын һәм аларның тавышлары аша, нинди хәбәрләр тапшыралар икәнен галимнәр бик күп еллардан тикшереп киләләр. «Казларның сүзлек составы» дигән китап Франциядә XVII гасырда ук басылып чыккан. 1800 нче елда немец натуралисты Ветцель эт. мәче һәм тавыкларның телләрен өйрәнеп махсус «Сүзлек» төзегән. 1807 нче елда Дюпон де Немур козгыннар «сүзлеге»н төзи. «Шул хезмәте өчен.— дип яза француз табигать галиме П Флуранс.— де Немур ике ел дәвамында аяк-кулларын өшетеп бетерде». Инде бераз соңрак. 1890 елда америкалы Р Гарнерның «Маймыллар теле» исемле атаклы китабы дөнья күрде. Өйрәнү хәзерге көндә дә дәвам итә. Тавыклар, мәсәлән, егерме алты төрдә сигнал бирә алсалар, чебиләрнең белеме сайрак — алар алты төрдә генә хәбәр сала алалар Песнәк егерме төрдәге сигналларны белә.
Күрәсез, хөрмәтле укучым, кошлар телен өйрәнү безнең көннәрдә дә туктаусыз дәвам итеп килә икән! Язкилде авылыннан да атаклы спортсменка р гына түгел, берәр табигать галиме дә килеп чыгар әле мөгаен! Бел ул чагында өченче июнь тирәсендә, талгын татлы җил исеп торган да, төрмә стенасы биеклеге читән башына менгән кызгылт әтәчнең ни хәбәр иткәнен, шаять, сезгә дә төшендереп бирә алырбыз Әлегә, бигайбә, кичә шушы читән башыннан бәреп төшерсәләр дә курыкмаган ә\гәч, тагын менгән, якты таң агарткан дөньяны яңгыратып серле аваз салган:
— Кикри-күк!..
1979 — 1980 еллар