ШИГЫРЬЛӘР
Өйрәт, тормыш
Гашыйк яшьләргә бирсәм мин Бу дөньяның йөгәнен— Гашыйклар артык бәхетле, Сизмәс афәт килгәнен.
Сабыйларга бирер идем, Беркатлы алар артык — Хәйләкәр, явыз кешеләр Алып китәрләр тартып.
Гайрәтле ирләр кулына Тапшырыр идем дә, тик Көчлеләр көчкә ышанып Саксыз кыланырлар бик.
Бирер идем акыл җыйган, Күпне күргән картларга — Ерак яшереп куярлар Үзгәртмичә сакларга.
...Кемдә бар сабый сафлыгы, Ирләр йөрәклелеге, Гашыйкларның соклануы. Картларның зирәклеге — Дөньяны шуңа бирәмен, Икеләнмичә бер дә.
Ә мондый күркәм сыйфатлы Аналар гына җирдә.
Туган көнеңә
Җирнең бер гади кызыдыр Бәлки син күлләр өчен.
Миңа син — тылсымлы чишмә Йотлыгып эчәр өчен!
Бик күпләр әле белмиләр Синең кем икәнеңне —* Гомерем бакчасындагы Соңгы гел икәнеңне.
Белмиләр, синсез торганда, Җаным буш икәнлекне Синең шунда оя корган Соңгы кош икәнлекне. Җирнең бер гади кызыдыр Бәлки син күпләр өчен Миңа син — соңгы бер учак Дөньялао суынган чакта Җылынып китәр өчен!
Куллар
1
Куллар мәңге иҗат итеп торган, Шулай килгән борын-борыннан. Куллар белән туган бөтен нәрсә, Куллар белән дөнья корылган Тормыш дигән төзелеш мәйданында Төземәгән куллар ни генә: Ташны ташка бәреп утлар тапкан, Җылы керткән куыш-өенә.
Шәрә төнне куллар киендергән, Ач тамакны куллар туйдырган. Кешеләрне хезмәт кеше иткән, Ә хезмәтне — куллар тудырган.
2
Иң беренче нинди сүз әйткәнмен, Дөньяны мин ничек ачканмын? Әниемнең итәгенә тотынып Кайчанрак тәпи басканмын? — Күп нәрсәләр инде онытылган, Сакламаган хәтер боларны Мин ахрысы күзем ачу белән Күргәнмендер эшчән кулларны. Хәтеремдә: әнкәй киндер суга, Ярты өйне алган станы. Кулы ничек тотып өлгерәдер Җеп корсаклы шома сосаны Ак җеп сузып выж-выж йөри соса Әле сулга, әле уң якка, Әйтерсең лә шаян үрдәк йөзә Су салынган тирән улакта Ярдан ярга килеп бәрелә дә Тагын чума дулкын-җелләргә Тәрәзәдән кергән нурлар белән •Әнкәй җебе сузыла күкләргә.
1 Җепләр, җөпләр Күпме эрләнгән дә Күпме киндер шулай сугылган!
Ничә еллар кылыч төшмәгән бит Ару белмәс әнкәй кулыннан.
Кылыч, ләкин сугыш кылычы түгел,
Тормыш кылычы, хезмәт кылычы, Салкыннардан безне саклап килгән Әнкәй кулларының җылысы. Җылы безгә бик күп кирәк булды, Бигрәк салкын иде еллары. Кочаклардан безнең каерып алып Әтиләрне сугыш урлады.
...Вакыт аргамагы алга чаба, Куып тора еллар елларны. Үткән белән бүгенгенең җебен Тоташтыра әнкәй куллары.
Өйрәт Өйрәт, мине, тормыш, Өйрәт саранлыкка, Күп нәрсәгә өйрәт: Саранлык та кирәк. Мәңге чүкелә тойган Вәгъдә өләшергә Сандал булсын йөрәк Яратабыз күбрә <. Кеше күңеленә Тагын шуны белим: Туры юллар өйрәт. Батырлыкка өйрәт — Сагыш күмәлмәслек Курыкмыйча керим Олы моңнар өйрәт. Янса да ут дөрл әп. Җырга кертер өчен Дөньяда ни бул мае — Сихри сүзләр өйрәт. Куркырга да өй рәт. Ул сүзләрдән кеше Хыянәт эшләүд;»н Тетрәп куйсын кинәт. Гел курыксын й өрәк. Дошманнардан дусны Өйрәт катылыкка, Аерырга өйрәт Өйрәт йомшаклыкка, (Алдануың белү Өйрәт горурлыкка, Авыр бит ул бигрәк.) Өйрәт сабырлыкка. Ач син серләреңне, Өйрәт, әйдә, то рмыш, Юмартлыкка өйрәт. Сернең барчасына. Җанны кызганмаска Тик өйрәтә күр,иә Нинди булу кирәк? Зарланырга гыыа. Табыну
Булган заман — Табынганнар потка, Табынганнар утка. Табигатькә, Ай, Кояшка, Җансыз ташка...
Вакыт узган.
Табыну калган.
Кешеләр бит табына һаман Яки малга, Яки данга, Кемдер көчкә,
Кемдер мәхәббәткә, хискә Кемдер җырга, Кемдер кырга, Кем — диңгезгә, Ә кемнәрдер серле күзгә. Берәү табына матурлыкка, Берәү табына батырлыкка, Берәү табына тапкырлыкка. Кайберәүләр һич тә юкта Табыналар үз иренә, Хатынына, баласына. Шыксыз гына бер көчек тә Әверелеп китә кайчак Кемнәрнеңдер алласына, Ә мин менә, мәҗүсидәй, Табынып яшим һаман утка. Нинди көчле давылда да, Коеп яуган явымда да Сүнми торган сихри утка — Кешеләрнең күңелендәге Нур сибүче яктылыкка?
Элек, никтер, Сокланганны хәтерләмим Сайрап торган тургайларга, Ак чәчәкле тугайларга, Очып үткән торналарга, Шаулап аккан елгаларга. Түшәктәй йомшак комнарга, Еракка киткән юлларга, Ымсындырган үр-тауларга Сызылып аткан ал таңнарга... Кая ул чак сокланыргв*!— Тургай бары кара нокта, Ә чәчәкләр печән генә — Малларыңа азык юкта. Торналар — көз хәбәрчесе, Суыкның соң яме бармы? Ә елгалар язлар саен Агызганнар коймаларны. Комлык — буш җир, кемгә файда? Анда бар да корЫп кипкән. Юллар—әйләнеп кайтмаска Әтиләрне алып киткән. Таулар тагын бәла генә — Арба тартып менә-менә Үсми калган хәтта буйлар — Ачу килә иде шуңар... Ә шулай да бөтенесе Сеңеп калган икән җанга. Юкса сөенер идеммени Сызылып аткан Һәрбер таңга.
Йөрәк
Ничә гасыр буе хирурглар Аңлар өчен кеше йөрәген Тырышканнар... ләкин йөрәк кенә Яшереп килгән үзенең серләрен. Скальпельләр камилләшә барган, Арта барган һаман осталык. Профессорлар тау-тау хезмәт язган Өмет чишмәсеннән көч алып, һәм, ниһаять, егерменче гасыр Якынайтып изге теләкне — Кыюларның кулына ачкыч бирде, Ачып карар өчен йөрәкне. Хирурглар, сезнең кулыгызда Күпме корал хәзер, күпме көч! Сезнең өчен йөрәкләрнең хәзер Калмагандыр инде сере һич. Безнең генә — шагыйрьләрнең генә Камилләшми һаман коралы. Шуңа микән йөрәкләрнең серен Белеп бетералган юк әле?!..
Үзеннән зур йөк күтәргән бер кырмыска Оясына кайтып бара тиз-тиз генә.
Авыр йөген төшерми ул ялгышып та, Ахры, йөге кадерледер бик үзенә.
Барган юлда биеклекләр очрап куйса, Тын да алмый менеп китә, калмый өркеп. Офыктагы ал яулыклы кояшка да Сирәк-мирәк кенә ала күзен сирпеп.
Яңгыр яусын, җилләр бәрсен һич туктамый, һәр очраган каршылыкны җиңә кыю...
Юк, кырмыска түгел лә бу, син барасың Күтәреп зур мәшәкатьле, авыр сөю.