ШИГЪРИ ХӘРӘКӘТ ҺӘМ АНЫҢ КАЙБЕР ТЕНДЕНЦИЯЛӘРЕ
1980 нче елгы поэзиябезгә бер караш
агыйрь һәм шигырь сүзләренә элек-электән олы һәм тирән мәгънә йөк- ләтелгән. Борын-борыннан җыр яисә шигырьне тын да алмый тыңлау, аларны иҗат итчән шагыйрь исемен үзгә бер хөрмәт белән искә алу, акыл иясе һәм моң чишмәсе <итеп тану гадәткә кергән. Әдәбият тарихына гына түгел, культурабыз тарихына, халкыбызның иҗтимагый аңы үсеше баскычларына күз салсак та без шагыйрь исеменең ни дәрәҗәдә мәртәбәле булып, татар поэзиясенең гомер-го- мергә кешелекле, интернациональ рухлы һәм прогрессив көч булганлыгын күрербез Күңелгә иң элек Кол Гали. Мөхәммәдьяр, Утыз Имени, Кандалый һәм Акмуллалар калдырган үлмәс җырларның моңы яктылыгы төшә Көр күңелле, азатлык сөючән. һәм сугышчан поэзиябезнең чишмә башы шулардай булганга Шигъриятебездә яңа дәвер ачкан Тукай рухы исә бөтен поэзиябезгә — аның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә нур сибеп тора Шуның яктылыгында һ. Такташ, М Җәлил, Ф Кәрим һәм X. Туфаннар йолдызлыгы балкый Болар яңа сүз түгел, әлбәттә Әмма бу исемнәрнең соңгы еллардагы шигъри хәрәкәткә турыдан-туры мөнәсәбәте бар Чөнки шул вакыт аралыгында без, бүген дә шигъри сафта булган, җыр һәм шигырьнең илаһилыгын намусы һәм күңеле аклыгыдай саклый килгән олы шагыйрь Хәсән Туфанга 80 яшь тулу көнен бәйрәм иттек Әле шушы ел башында гына булып узган һ. Такташ һәм М. Җәлил юбилейларының бүгенге татар поэзиясенә йогынтысы шулай ук чиксез зур булды. Аларны килер буыннарга олы гражданлык үрнәге булып торган тормыш һәм иҗат юлы бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы
Такташ. Җәлил. Туфан... Сүз дә юк. югары критерийлар, гадәттән тыш югары! Әмма анализланыла торган шигъри әсәрләр арасында шундый критерийлар алдында да йөз кызартмаслыклары булуны тою күңелгә дәрт һәм көч өстәп тора.
Табигый ки, поэзиябездә эзләнү һәм ачышларга, яңа идея-эстетик кыйммәтләргә омтылыш бер генә көнгә дә тукталып тормый, өзлексез дәвам итә. һәм бу эзләнүләр һәр шагыйрьдә үзенчә, башка һичкемнекенә охшамаган юлдан бара. Ләкин шуның белән бергә, шигъриятебезнең үсеш баскычларына күз салганда, билгеле бер вакыт аралыгында өстенлек иткән гомуми тенденцияләр дә аермачык булып күзгә ташлана. Әйтик, берара шигырьдә сюжетлылыкка зур әһәмият бирелгән булса, күпмедер вакыт үткәч бу бөтенләй икенче планга күчә, онытылу дәрәҗәсенә җитә язды. Аннан шигырьдә. шулай әйтергә яраса, тематик бум башланган. Кулына каләм алган һәр шагыйрь шул чорда аеруча популяр булган һәм, әлбәттә, гомумән дә зур әһәмияткә ня темага гь.на мөрәҗәгать иткән сыман. Әйтерсең лә. шәхси тормыш, шәхси кичерешләр. хис. борчу һәм мәшәкатьләр булмаган да Бәхәссез ки бу тенденциянең шигъ
Ш
риятебез үсешеме уңай йогынтысы зур булган. Әмма тора-бара чама тойгысының онытылып, әһәмиятле һем җитди темаларга әдәби эшләнеше, сәнгатьчә камиллеге торле дәрәҗәдә булган әсәрләр күпләп языла торгач, әдәби сүзнең кадере китү, файдалы эш коэффициенты кимү куркынычы абайлап алынган. Момы тоемлаучылар ашыгыч рәвештә форма естеидә эзләнүләргә ташланды, шигъри форманы активлаштыру һәм җанландыруга йоз тоттылар. Поэзиябезгә яңа бизәкләр әстәлде. арада сәеррәк ят- ♦ рак тоелган бизәкләрнең дә булуы кайберләрне сагайтып та алды. Әмма аермачык булып алтмышынчы еллар урталарында күзгә ташланган бу хәрәкәтне традицияләр 5 белен хисаплашмау, яуланган биеклекләрдән баш тарту яисә мегез чыгару дип са- ~ научылар ялгышкан кебек, яшь шагыйрьләр татар поэзиясенә моңарчы күрелмәгән ~ форма яңалыгы һәм эчтәлек тирәнлеге китерделәр дип шаккатучылар да хаталанды. s ашыга тештеләр Вакыт үтте — шау-шулар да тына тоште Уйлап баксаң, күп гасыр- 3 лык бай үткәне булган шигъриятебездә бернинди дә «революция* булып узмаган — икән, ә нибарысы әдәбиятка, үз урынын дәгъва итеп, тагы бер буын сәләтле ша- 3 гыйрьләр килгән Аерма тик шунда — имин елларда үсеп, илдә материаль һәм мо- ф раль шартлар нык стабильләшеп елгергән чорда шәхес буларак формалашкан буым икән бу. Ә яңа шартларның яңа характерлар тәрбияләве гаҗәп түгел.
День я поэзиясе тарихында вйрәиерлек, үрнәк итеп алырлык сәхифәләрнең күп X булуы табигый. Шуларга йеэ белән борылу, традицияләргә яңача бер дикъкать белән карау сыйфат үзгәрешләре дә китермәде түгел. Роберт Әхмәтҗаноә. Р Харис, Р Мин- җ галимое иҗатлары шуңарга ачык дәлил. Әмма чираттагы бу мавыгуның да чиге бар ? икән. Форма елкәсендәге мавыктыргыч экспериментлар ишәя тешкеч. рухланып китап, моны үзмаксат итеп алучылар да табылды. Популярлашып килгән «Кыска шигырь- Ф ләрвне генә иске алыйк. Дерес, дүрт һәм башка сандагы юлдан торган әсәрләр 60- *■ рын-борын заманнарда да язылмаган түгел. Әмма моны бүген үзенчәлекле форма ь һәм хетта шигъри жанр итеп тә тәкъдим итәргә омтылучылар табылды Р Фәйэуллин- - ның кыска шигырьләре белән таныштык: бәхәссез, уңышлылары, местәкыйль шигырь х булып яшәргә хаклылары байтак. Шигъри заготовка, язылачак әсәр эчен чимал бу- ~ лып кына торырлыклары да ким түгел. Шушы нәрсә кемнәргәдер охшап китте — «Кыска шигырьләр» дигән баш астында (белмим, нәрсә дигән сүздер ул- рубрикамы, үлчәү берәмлегеме, әллә жанрмы, әллә тагы без белмәгән бетенләй чит-ят бернәрсәме!..) матбугатта һәм бигрәк тә «Казан утлары»нда, кем әйтмешли, «яңа тор» әсәрләр басыла башлады Авторлары Г. Афзал, Рәшит Әжмәтҗанов, ф. Яруллин. В Тук- тарова һ. б. Моңа кадәр шул ук Г Афзал. 3. Нури. Ш. Галиев, Г. Рәхим кебек юмор- сатира осталары әлегедәй әсәрләрен гадәтләнгәнчә «дүртьюллыклар* дип кенә атый иде, югыйсә.
Шулай да форма тирәсендәге шау-шулар да. үз -чиратында, инде тына теште Шигъриятебез барышында соңгы елларда күзгә ташланган тенденция—ул гражданлык активлыгына омтылышның арта баруы Мәгълүм булганча, гражданлылык — поэзиянең генә түгел, гомумән, әдәбият һәм сәнгатьнең мәртәбәсен, сугышчаилыгыи һәм. барыннан да бигрәк, аларның иҗтимагый тормыштагы урынын, йәзен билгеләүче сыйфат Чын сәнгать әсәре, димәк, аңардан башка мәмкин түгел. Шигърияттә исә, хис һәм акыл кече бергә кристаллашкан үте нәфис жанрда, гражданлылык әсәрнең һәм идея, һәм эстетик кыйммәтен билгеләүче теп критерийга әйләнә Бәхәссез ки. форма оригинальлегенә омтылыш әдәбиятка алтмышынчы елларда килгән буынга гына хас күренеш булмаган кебек, гражданлылыкның да чын шигърияттән мәңге аерылгысызлыгы аңлашылса кирәк. Сюжетлылык һәм әһәмиятле темаларга даими игътибар аеруча кирәклеге дә кон кебек ачык Лекин шуңарга да карамастан, болар һоркайсы поэзиябезнең соңгы 3-4 дисте еллар эчондоге үсешенең аерым этапларын характерлап килгән үзенчәлекләр һәм шунысы кызыклы — бу һава алмашынулар, кагыйдә буларак, иҗат кыйбласын талкан, шигъри хәрәкәттә үз урынын алган авторлар иҗатында түгел, о иң элек үэ-үэон эзлеген, гомум шигъри процесста үз урынын билгеләүгә ашкынган яшьләрдә чагылыш таба Кемгәдер гаҗәп тә тоелырга момкин. ләкин факт — херекәт тесмерлорон иң элек шигъри үрентеләр билгели икон.
Чын шигърият пультларны яратмый — сюжет пультын да, тема культын да. форма пультын да. үз «мин*еңне эреп кабартуга кайтып калса, гражданлылык культын да кабул ите алмый шигърият Шигъриятнең дистәлеген компонентлары гармониясенә
ирешкән шагыйрьләр үз арабызда III Әйтик, шул ук X. Туфан. Олы бәйрәме кеннәрен дә ул гадәттәгечә тыйнак һәм сабыр каршы алды. «Лирика» дип исемләнгән җыйнак кына китап һәм газета-журнал сәхифәләрендә бирелгән җыр-шигырьләр төркеме Шул юбилей көннәрендә искә алучылар булмый калмагандыр — X. Туфан, китабына булсын, вакытлы матбугатка булсын, бары тик соц дәрәҗә шигъри камиллеккә ирешкән әсәрләрен генә тәкъдим итте. Югыйсә, ни китерсә дә басарлар иде кебек бит Юк, ул алай булдыра алмый, шигъриятнең изге исеме белән дә. укучы зәеыгы белән дә шаяра алмый олы шагыйрь — матбугатка җиде кат иләк аша үткен әсәрләрен генә җибәрә, һич икеләнми раслый алам, бу яктан ул безнең һәммәбезгә дә үрнәк булган фидакарь җан!
X Туфан шигырьләрен укый башлагач та калдырып китү кыен булган кебек, аның иҗаты хакында сүзне бүлеп тору да җиңел эш түгел. Шулай да. сүз үңаеннан файдаланып. өлгереп килгән бер мәсьәләгә тукталып узасы килә. Бүгенге- совет поэзиясен даими өйрәнеп килгән танылган тәнкыйтьче А. А. Михайлов «Литературная гаэета»да дөнья күргән бер мәкаләсендә «Газета яки журналда басылган шигырьләре шагыйрьнең визит карточкасы булырга тиеш» дигән иде. Ә бездә исә моны бик күлләр, ай- һай, бик күпләр, бөтенләй искә дә алмыйдыр кебек. Башлап язучы һәм талант ягы чамалы шигырь чыгаручылар өчен матбугатта чыгу, укучы алдында исемен күрсәтеп алуның үзмаксат булуын аңларга да була. Ө чын мәгьнәсендә шигъри талантка ия булып та матбугатка ни эләкте шуны тәкъдим иткән шагыйрьләрнең талымсызлыгы, каба- ланып-кабаланып ашыгуы аңлашылмый. Кем куа аларны. әллә шигырь җыентыкларының калынлыгы һәм вакытлы матбугатта ешрак чыгу буенча безгә мәгълүм булмаган берәр конкурс игълан ителгәнме, дигән шик тә керә күңелгә. Вакытлы матбугатта шигырь исеме белән пешеп җитмәгән язмалар, кечкенә бер мәкалә яисә информация аша да укучыга җиткерү мөмкин булган мәгънәле һәм мәгънәсез, тегеннән-мон- нан рифмаланган сүзләр күбәйде. Әдәби сүзнең идея һәм эстетик җегәренә туры- дан-туры суга торган мондый күренешләргә, мәгълүм булганча, партиябезнең XXVI съездында ясаган докладында иптәш Л. И. Брежнев та килешмәүчән булырга чакырды. һәм бер тәнкыйтьчеләрне генә дә түгел, матбугат органнарын, иҗат оешмаларын һәм аларның партия оешмаларын. Безгә бу сүзләрнең мәгънәсе һәм ни дәрәҗәдә урынлы булуы хакында кайтып-кайтып уйланырга кирәк булыр иде.
Үзәк телевидение буенча чыгышында шагыйрь О. Сөләйманов. шигырь язарга ом-тылучыларның күплеге ул коточкыч бәла түгел, бомба ясаучыларның көннән-көн ишәя баруы сагайтырга тиеш безне, дигән иде.— Хак сүзләр! Әмма, шигырь, шагыйрь һем талант сүзләренең вакыт-вакыт беренчел мәгънәләрен онытып җибәрү, елдан-ел ул сүзләрне файдалануда юмартлана баруыбызның да бер чиге булырга тиештер ләбаса. Юкса, финансист һәм экономистлар теленнән төшмәгән девальвация термины шигырь белгечләре телендә дә иң популяр сүзгә әйләнеп китүе ихтимал. Инде итәк очын җыя төшебрәк әйткәндә, яшерен-батырын түгел ич, профессиональлеккә дәгъва иткән шигырь чыгаручылар, гомумән, поэзиябезнең абруен төшерә, укучы зәвыгын зәгыйфь- ләндерә. үсеп килүче һөм туачак яшь талантларны әдәбиятка килү юлында адаштыра.
Шушы урында яңадан X. Туфан иҗатына әйләнеп кайтуның минем өчен ни дәрәҗәдә рәхәтлеген аңласагыз икән. Әйе, Туфан поэзиясе эстетик җегәре, шигъри камиллеге белән күпләргә, бик күпләргә үрнәк булып тора. Бер үк вакытта шагыйрьнең нинди олы гуманист, интернационалист булуы, иҗатының башыннан бүгенгесенәчә халыкчанлык һәм партиялелек идеяләре белән ни дәрәҗәдә сугарылуы да сокландыра Моңлы булса да Туфанның бөтен иҗат юлы сулмас оптимизм рухы — Ватанга, халыкка һәм кешеләргә мәхәббәт нуры белән өртелгән. Әйтик, бер тема — даһи Ленин темасына шагыйрьнең мөнәсәбәтен күз алдыннан уздырыйк 1926 елда Ленин үлгәч, юксынып язган «Мә. партия, мине!» шигыре мондый юллар белән башланган:
Күңел — ярсу бЛга.
Күкрәгемдә — уйлар ташкыны.
Авыр, дуслар.
Бу йерәк бит чуер таш түгел!
III Мәкалә Хәсән ага Туфан вафат булганга кадәр җыелган иде
һем шушы шигырь язылганнан соң ярты гасыр чамасы вакыт үткеч иҗат ителган икенче бер әсәр үзенә җәлеп итә:
Җирдә ях_ Таллар исе— һавада кошлар оне_. Кай елда иде икән Гомернең шушы каие!_
«Ленин* дип беренче кат Кем әйтте! Әни микән! Апрельнең үземе соң, Тургае әйтте микән!..
«Киләчәк коннан сиңа Сәлам буа,— дигән кебек. Бу сүзне синме, кояш. Китердең нурга төреп!»
Бер нәрсә кен кебек ачык, еллар үткән саен шагыйрьнең хис кайнарлыгы да үсә, арта гына барган Ленин исеменең Җир, ана, яз. һәм туган як табигатедәй изге 7 төшенчә булуын шулай шагыйранә әйтеп биргән олы шагыйрь Хасан Туфан
В И Ленинның тууына 110 ел тулу вакыйгасы татар шагыйрьләрен яңа иҗат җи- * мешләренә дә рухландырмады түгел Мисал эчен, «Казан утлары«нда Н. Арсланов. ® Ә Маликов. С. Баттал, Г. Латыйп, Ш Маннапов һәм башка авторларның шигырьләре данья күрде. Ә «Социалистик Татарстана исә «Даһи Ленин — илһам чыганагы* дигән < рубрика астында «Шигъри Сабантуй* уздырды Әлбәттә, шигъри әсәрләрнең барысы - да бер дәрәҗәдә камил иде, чын мгънәсенде иҗат җимешләре иде дисәң — дорос- “ леккә хилафлык килер иде Бу юлы да, гадәттәгечә, теманың әһәмиятле булуы — вакытлы матбугатка юл ача дип ышанган авторлар булмады түгел. Миңа исә. укучы буларак. Н. Арсланов. С. Саләйманова. Роберт Әхмәтҗанов. Р Миңнуллин. Рифгать Закиров һәм Ф. Сафин әсәрләре ныграк тәэсир итте Дорес. бу очракта «миңа ошый- ошамый» бердәнбер критерий булмаска да мамкин.
® инде «Шигъри Сабантуй»ның уртасына чыгып баскан Сибгат Хаким әсәрләре- иә, бигрәк тә «5924» дип исемләнгән шигырьгә аерым тукталырга кирәктер Аңа битараф калу һич мамкин түгел. Себер юлындагы 5924 иче номерлы багана Даһи Ленин сөргендә булган җирлӘр Шагыйрь шул багана тирәли әйләнә, уйларга бирелә Уй-хыял чорыбызның һәм кешелекнең имен баганасы булган Ленин образына күчеш ясый, даһи юлбашчының масштаблы образы тудырыла. Гади һәм гадәти генә детальләрдән дә шундый олы һем җитди гомумиләштерүләргә юл табу бу очракта шигъри осталык үрнәге буларак тәкъдим ителүгә лаек һем бу үзенчәлек С Хәкимнең бетен иҗатын колачлап торган сыйфат үзенчәлеге булып та тора Моны шагыйрьнең узган ел журналда басылган алты шигыре дә ачык дәлилли кебек Шагыйрь күңеленнән очырылган алты күгәрченгә охшатыргамы аларны. шагыйрьнең хисләреннән шытып чыккан алты терле чәчәккә тиңләргәме, әллә шагыйрьне гомере буе борчыл йергөн мәсьәләлДр, рухи халәтләрнең җанлы образы дип раслау дөресрәк булырмыП Яңа ейләнешкен бәхетле ларлар Ленин һәйкәленә чәчәкләр китергән, дәһшәтле сугыш хатирәләре күңелгә тынгылык бирми, тарих агышы һем кеше гомере хакындагы уйларның очы-кырые юк — шул кадере уйләр-хислер дәрьясында шагыйрь
Яз җитте, тагын да яз җитте.
Җир эреп, ага бозлар.
Китми нишлисең дигәи күк Иренеп ага бозлар.
Кителер, бәхилләшәләр. Бетми сөиләр сүзләре.
Еракта, ләкин колакта Бозларның гөжелдәве.
Шигырьгә өстәп һични әйтергә урын калмаган, ә фикергә бетмәс-төкәнмәс киңлекләр ачыла.
Алга таба үтсәк, игътибарны Нури Арсланов шигырьләре җәлеп итәр. Үзләренең уйнаклап торган шигъри агышы, рух күтәренкелеге һәм проблемаларының җитдилеге белән җәлеп итә алар. Шигъри форма, яңадан-яңа образлар системасы, үзенчәлекле бизәк һәм нәкышлары белән Н Арсланов поэзиябезнең борынгыдан килгән традицияләрен дәвам итә. һәм шул күзлектән ул бүгенге көн татар шагыйрьләренең һәммәсеннән аерылып тора.
Күз яшьләрем, таммасана. Яңгырлар күпме яуса да Диңгезләр тулганы юк. Көннәре үтте язымның. Шулай да күңел сазымның Кыллары тынганы юк.
Тынгысыз сазын ул шулай әле Г. Хайям робагыйларындагы мәңгелек яшьлек һәм мәхәббәт кылларына көйли, әле Н. Хикмәт сыман сынмас рухлы оптимист көрәшчегә әйләнә:
Кеше, арын киртәләрдән, Атомны кулга алчы! — Саклап калчы шул бәладән Җир шарын... ярылганчы.
һәм яңадан иптәш Л. И Брежневның партия съезды трибунасыннан әйтелгән сүзләре искә төшә «Хәрби темага турылыклы авторларның эшләре Ватанга мәхәббәт тәрбияли, сынауларда нык булырга өйрәтә». Әйе, тынычлык, иминлек өчен көрәш чорыбызның иң мөһим проблемасы булып кала бирә. Шуңа күрә, авыр сугышларны үз башларыннан уздырган буын вәкилләре — фронтовик шагыйрьләр иҗатына, без иң элек, хәрби-патриотик тәрбия чыганагы итеп карарга тиеш. Бөек Җиңүнең 35 еллыгында Татарстан китап нәшриятының Н. Дәүли, 3. Нури, X. Камалов, С. Баттап һәм М. Мазунов китапларын дөньяга чыгаруы бер дә очраклы түгел. Аларга С. Хәким, Ә Маликов. М. Рафиков. Г Набиуллин, М. Хөсәен кебек фронтовикларның вакытлы матбугат сәхифәләрендә чыгып килгән әсәрләре кушылгач, татар совет поэзиясенең бүген дә тынычлык өчен көрәштә төшеп калганнардан булмавы бик ачык булып һәм конкрет рәвештә күз алдына килеп баса. Дөрес, аерым очракларда, искә алынган авторларның бер ишесе шигъри камиллек һәм эстетик җегәр төшенчәләрен оныта төшеп, үсештән тукталган хәлдә, калыпка салынган сөйләү, хикәяләү белән дә мавыкмыйлар түгел. Әмма шундый җитешсезлекләре һәм тел ягыннан төгәлсезлекләре очраштыруга да карамастан, уртак темага мөнәсәбәтләрендә һәркайсының кабатланмас уз йөзе бар. Әйтик. Н Дәүлигә лирик җылылык һәм дөньяның төрле почмакларында барган революцион хәрәкәткә игътибарлылык хас булса, X. Камалов исә үзенең ихласлыгы белән укучының күңел түрендәге иң изге төшенчәләргә туры юл табу сәләтенә ия. 3 Нуриның «Шигырь китапханәсе»ндә чыккан «Күңел яктысы» китабы арада тулылыгы белән аерылып тора һәм шагыйрь үткән юлның озын һәм катлаулы да, мактаулы һәм данлы да икәнлеге хакында сөйли Бу җыентык, барыннан да элек, совет кешесенең интернациональ һәм патриотик рухын, тарихи оптимизмын, җорлыгы һәм киң күңеллелеген дәлилле күрсәтә.
Ватан өчен көрәш һәм җирдә иминлекне саклау темасы фронтовик шагыйрьләр өчен генә дип бүлеп куелган кишәрлек түгел, әлбәттә Моны бөек Җиңүнең 35 еллыгы уңаена дөнья күргән бүтән шигырьләр дә раслап килә. Араларыннан Роберт Әхмәтҗановның «Ирләр юк» әсәре үзенең масштаблы уй-нияткә корылып, сәнгатьчә
...Ватанымның гимны!.. Кыйнадылар — тәнгә сеңде кабер салкыны...
Чәчләремдә кәфен төсе түгел, нәфрәтемнең ап-ак ялкыны.
Әсәр композиция җәһәтеннән бербөтен һәм төзек, һәр батырның монологы гына түгел, кереш белән соңгы сүз дә ватан өчен яшәү һәм үлә белүнең иң зур батырлык икәнлеген бар тавышка яңгыратып тора. Ләкин кереш һәм соңгы сүзләрдә рефрен булып яңгыраган шундый юллар бар:
Ватан өчен үлү — безнең бурыч!
Совет өчен үлү — батырлык!
ЯИСӘ
Ватан өчен яшәү — безнең бүрыч! *
Совет өчен яшәү — батырлык!
Ra-ан һәм Совет төшенчәләрен аерыл, хәтта күпмедер каршы кую белән килешеп булмый, безнең аңга алар бер дәрәҗәдәге изге нәрсә булып кереп калган. Җәлил- челәр дә бит Ватан һәм Совет төшенчәсен яшьли бер бөтен итеп кабул иткән, совет чынбарлыгында шәхес буларак формалашкан буын вәкилләре. Зур идея нагрузкасы йөкләтелгән бу юлларны үзгәртергә кирәк
Инде килеп вакытлы матбугатта Татарстан АССР төзелүгә 60 ел тулу уңае белән дә байтак кына шигъри әсәрләр басылып чыгуын искә алу урынлы булыр. Арада хәтергә уелып калганнары да бар. Әйтик, М. Әгъләмовның:
Шагыйрь дустым, сәяхәттән кайткач, Әйткән иде, Татарстаным,
• Картадагы синең сурәтеңнең
Чабып барган атка охшавын,
— кебек юлларын искәрми калу мөмкин түгел Ил белән бергә экономика өлкәсендә булсын, культурада булсын, ай үсәсен көн үскән республикабызны әкияттәге канатлы атка охшату ни кадәрле матур һәм урынлы, һәм бит, бу образ шагыйрь фантазиясендә 'енә дә тумаган, аның реаль җирлеге дә бар икән — Татарстан картасына карал та шуны моңарчы күрә, тоемлый гына алмаганбыз. М. Әгъләмовның әлегедәй әсәрләрен укыгач күңелгә килә торган рәнҗү катыш үкенечкә генә һаман да җирлек кала бирә: сәләтле бу шагыйрь әле һаман, гражданин буларак та үзен мобилизацияләп, җиң сызганып иҗат эшенә кереп чума алмый йөри.
Шигырь калыбына салынган буш сүзләр, кызганычка каршы, бу очракта да аз
■ зылмады. Характерлы бер мисалга мөрәҗәгать итик:
Син минем Татарстаным, Үткәнем, килер ал таңым. Намусым, вөҗданым, даным Сөекле республикам...
Ә Рәшитовның дөрес һәм урынлы сүзләрдән торган бу язмасы алга таба да шундый ук рухта дәвам итә. «Килә—ява, килә — ява, ияләнде бер болыт» дигәндәй, әлеге дә баягы сезонлы юллар бит болар.
Әхлак мәсьәләләре партиянең XXVI съезды трибунасыннан үзгә бер әһәмияткә ия проблема буларак билгеләп узылды Шушы уңайдан И Юзеевның «Мәхәббәт китабы» җитди сөйләшүгә нигез. Мәхәббәт Кешелекне һәм дөньяны тотып торган әлеге хис. тойгы хакында дөнья поэзиясе тарихында азмы әсәрләр язылган, һәм бүген шул хакта китап кадәр китап язарга җөрьәт иткән шагыйрьнең кыюлыгына сокланырга мөмкин. И. Юзеев мәхәббәт хисен тар мәгънәсендә түгел, ә кешене кеше иткән һәм кешене, илне, дөньяны мәгънәле, ямьле иткән төшенчә буларак җырлый Мәхәббәтнең аерым бер сүрәсен хәтерләткән һәр бүлек тормышчанлыгы
Зиннәт Хасанов:
һем гыйбрәтле вакыйгага корылган шигъри сюжеты болан җәлеп ите. Язмышлар мәхәббәт хисен илаһилык дәрәҗәсенә күтәргән язмышлар, мәхәббәттән мәхрүм калган кызганыч язмышлар — бары да бар монда Нәтиҗәдә, мәхәббәт — яшьлек һәм сею белой генә чикләнмичә, намус, ил Һәм халык алдындагы бурыч, дуслык, туганлык, җыр һәм җир тоткасыннан гыйбарәт көч буларак күз алдына килеп баса, бүгенге шартларда «Әминә Мусаны көткәндәй, кетегез!* кебек сүзләр ни дәрәҗәдә ♦ актуаль һәм урынлы яңгырый. Китапның соңгы юллары исе күңолге тынгылык бирми, кайтып-кайтып уйлануларга чакыра: £
а Сөю хмсеи әгәр югалтмаса. Җир суынмас мәңге. Җир яшәр! _
Әхлак мәсьәләсенең шигъри хәрәкәтебездәге урынын, ни дәрәҗәдә уңышлы £ булса да, бер әсәр рамкаларында гына чикләп карау дорос булмас иде Бу хакта S СУЗ барганда Роберт Әхмотҗаноаның «Хәтер елгасы*, Р Гатауллииның «Чакыру» Рәшит Әхмотҗаиооның «Җан яктысы» исемле яңа җыентыкларын, Г Афзал, Ш. Га- лиевнең яңа әсәрләрен, Г. Латыйп, М Шабаев, Ф Яруллин, Г. Рәхим һем Р Миңнул- ® лииның шигъри циклларын искә алмый момкин түгел Мисал ечен Г Рәхимнең «Тә- - былдыклар остоле»но тукталыйк. Исеме алай ук зур шигъри яңгырашка ия булмаган Ч бер шигырьдә кайбер позма авторларын көнләштерерлек фикер һәм хис кайнар- ; лыгы тупланган. Моңын югалтучы, телен югалтучылар ечен урын юк шагыйрьнең у күңелендә, ә авыр минутларында ярдәмгә, киңәшкә, назга мохтаҗлар ечен исә ул £ шәрран ачык. i
Соңгы елларда күләгәдәрок калып килгон М. Шабаевның «Көзнең якты моңиа- 7 ры» дигән яңа циклы да игътибарга лаек. Чираттагы бер торкем урта кул әсәрләре янәшәсендә, аның «Өйрәт, Ибәт!» шигыре тормышчанлыгы, гадилеге белән гене тү- х гел, гыйбрәтле язмыш аша тасвирланган әхлакый тирәнлеге, чеметтереп алырга сөлеге - белән дә үрнәк булырлык.
Чеметтереп алу дигәннән, кай вакытта андый шигырьне бөтенләй көтмәгән җирдә очратасың. Менә мисалга Рифгать Закировтан берничә өзек
...Озаттың бураннарда... Бер үзеңә күпме аклык Калдырдым урамнарда!
...Кояшлы, җилле җәйде Сиңа калсын дип, геллерга Тимәдем бөтенләй дә.
„.Инде озаттым үзем, һәм син дә калдырып киттең Бетен сарысын көзнең...
Колач җитмәслек проблемалар да күтәрелмәгән, ә күңелгә тия. уйландыра торган шигырь.
Р Закиров шигырьләре кайсыдыр ягы белен — ихласлыгы һем җылылыгы беленме — Решит Әхмотҗановны хәтерләтә «Җви яктысы* китабы Рәшитнең башлаган юлында дәвам итүе хакында сейли. Аның җиңел агышлы әсәрләрен укыганда чынлап та күңелгә яктылык, нур үтеп кергәндәй була. Дорес, җыентыкта әлеге яктылыктан мехрум калган шигырьләр дә юк түгел. Аның ихласлыгы шул дәрәҗәдә ки, егәр шигырьләрен «ясый, башласа, моны укучысыннан ул аз гына да яшерә алмый — шигыренең яме, сүзенең тәме югала. Бу үзенчәлекле һем ихлас шагыйрьнең хетта ялгышып та үз-үзено хыянәт итмовен телисе иде
Роберт Өхметҗаиовның «Хетөр елгасы* җыентыгы егерме биш еллык иҗат нәтиҗәсе Бер до икеләнмичә ойтерго момкин, кызыклы шагыйрьнең яхшы китабы донья күргән фикерләре җитдилеге белен күңелне тартса, хисләре кайнарлыгы белен сокландыра. Әмма китапны укып чыккач, тагы бер иорсе ачыклана — шагыйрь
кабатлана башлаган. Аның алдында «Быть или не быть?» диген классик сорау тора. Аю булып аю да үз тәпиен бер кыштан артык суырып ятмый — безнең Роберт та шушы хакыйкатьне аңласын иде
Рәдиф Гатауллинның да чагыштырмача тулы җыентыгын -күрү насыйп булды Анда шагыйрьнең уй һәм хисләре хәрәкәте, иҗат эволюциясе аермачык чагылыш тапкан. Мәхәббәт лирикасында ул кабатланмас ярсулыгы, романтика канатында очкан хисләр ташкыны белән үзгә урын алды. Үз-үзенә поэзиядә «мәхәббәтнең Мәҗнүн премиясе» биреп ялгышмады Р. Гатауллин. Тора-бара шагыйрь алдында яңа офыклар ачылды — яңа шигырьләр. Париж һәм Лондон цикллары язылды. Кыскасы, шагыйрь берөзлексез эзләнүдә, хәрәкәттә Ләкин, моннан 10—15 ел элекке иҗаты белән чагыштырып караганда аның шигырьләре үзләренең кабатланмас сафлыгын, оригинальлеген югалта төштеләр кебек. Ни хикмәттер, ул я адрессыз абстракт фәлсәфәгә кереп чума, я конкрет шәкескә багышлап истәлекләр язарга ярата башлады. Әдәбият тирәли фәлсәфәләре дә ишәебрәк китте кебек. Бу үзәнчелекле талантның яңадан Эйфель башняларына яисә тагы да биегрәккә менүе нәтиҗәсендә язылган һәм бүгенге чынбарлыгыбызны киңрәк иңләгән әсәрләрен укыйсы килә. Яисә манараларына, башняларына кул селтәп, инде, ниһаять, җиргә төшәсе иде шагыйрьгә...
Язучы А Гыйләҗевның «Җомга көн, кич белән» повесте түбәндәге юллар белән башлана: «Вальлараиса, Галапогос, Титикака, Куала-Лумпур — шәп яңгырый торган исемнәр, беләм Әмма минем өчен Аксыргак авылы. Ташлыяр елгасы тагын да шәбрәк!» Рәдифкә әле бу юлларның мәгънәсе хакында ныклап торып уйланасы бар.
Равил Файзуллин укучыларга «Сәйдәш» поэмасын тәкъдим итте. Культурабыз тарихында иң хөрмәтле урыннарның берсен алып торган композиторыбыз образына мөрәҗәгать итү һәрьяклап хуплауга лаеклы. Сәйдәшне җырлап туймасак та аның үз образын җырга салганыбыз юк иде бит әле. Поэмада чын мәгънәсендә шигъри юллар. строфалар бар. «Я сәүдәгәр булсын, я мулла», «Хатыннар», «Сискәнү» дип исемләнгән бүлекләр тулы вариантында күңелләрне биләрлек яңгырашка ия иделәр. Әмма шуларга да карамастан. Р Фәйзуллинның әлеге хезмәте төгәлләнгән шигъри әсәр булып чыкмаган, дигән фикердә калырга туры килә. Ни өчен? Чөнки шагыйрь Сәйдәшнең тормыш һәм иҗат юлын җентекләп өйрәнүенә дә карамастан, аның рухи дөньясына, күңеленә, җыр һәм музыкаларындагы моң тирәнлегенә үтеп керә алмаган. Бу — бер. Икенчедән, вакыт-вакыт шагыйрь үзенең кайсы жанрда язуын да лиытып җибәрә. Мисал өчен:
...Оренбурга — Салих Сәйдәшеяка Хәбәр килде беркөн Казаннан: Дәүләт театры оешкан, ди, шунда эшкә чакырып язганнар. Дәүләт театры! Уен мени! •
Уйлата да, кызыктыра да.
Труппалар, димәк, сукбайлыктан чыгып, хәзер яңа юл яра!
— кебек юлларның шигъри әсәрдән түгеллеге кычкырып тора. Ә мондый прозаиэм- нар бар гына түгел, байтак күпләр. Р Фәйзуллин Сәйдәш образына шигъри ачкыч таба алмаган, тупланган материаллар бәлки киләчәктә язылачак проза әсәре өчен җирлек булыр.
Бүгенге шигъриятебезне нечкә хисле һәм гүзәллеккә аеруча сизгер булган шагыйрәләребез иҗатыннан башка күз алдына китерү авыр булыр иде. Саҗидә Селәй- манованың арабыздан китүе шигырь сөючеләр өчен нинди зур югалту икәнлеген искәртеп тору да артык. Н. Иэмайлованың соңгы елларда басылган шигырьләре безнең барыбызны да куандырды Л. Шакирҗаиова. Ф. Гыйззәтуллина, Р. Хәлиуллина. В. Туктарова һәм С. Гәрәеааларның яңа шигырьләре дә ихласлыклары, табигыйлекләре белән күңелгә якын. Шагыйрәләребез исемлеге болар белән генә чикләнми, билгеле. Ә менә 1980 елда басылган шигырьләре уңаена, кызганычка каршы, җылы сүз әйтеп булмый, бары тик А. С. Пушкинның «Не тот поэт, кто рифмы плесть умеет» дигән сүзләрен хәтергә төшерергә туры килә.
Шигъриятебезнең меһим бер тармагы — җыр текстлары хакында да бер авыз сүз әйтеп китү кирәктер X. Туфан. С. Хәким. И. Юэееа һем Ш. Галие, кебек бу тер иҗатның да үз осталары байтак бездә Гомумән, бездә һәр шагыйрьмен милли эстрадага, җыр сәнгате үсешемә билгеле бер олеш кертергә омтылуы мәгълүм. Җыр текстлары язуны иҗатының тол юнәлеше ител сайлаган авторлар да бар Әйтик, Г. Зәй- иашева. М ААазуио» һ. б Ләкин соңгы елларда яшерен-батырын түгел, бу авторлар ♦ ничектер күләгәдәрәк кала бара, һәм моның объектив сәбәпләре бар. Заман белән бергә җыр жанры да үсә, ә бу исә җыр текстларына да таләпләр күтәрелә бара ди- ген сүз. Эстрадабызда торган саен җитдирәк җырларның естенлек итә баруына п Р. Файзуллин. Г Рәхимнәр буыны вәкилләре сизелерлек олеш кертте. Ә инде алар- ft дан соң килүче Зөлфәт, Р. Миңнуллин, Ф. Сафин һәм М. Галиевларның җыр жан- j рыиа игътибары тагы да арта төште дисәк, шулай ук арттыру булмас һәркайсының - халык теленнән төшми җырлана торган җырлары бар. Бу буынның да җырда, әгәр шулай әйтергә яраса, үз «солисты» ачыкланды — ул Разил Вәлиев. Радио һем теле- = видеииедә аның җырлары яңгырамаган кен сирәктер. Эш җырлары күплектә һәм ф аларның популярлыгында гына да түгел, барыннан да элек аның, җыр сәнгатебезнең үткәндәге традицияләренә игътибарлы булган хәлдә, заманчалыкка омтылып “ иҗат итүендә һем тематик диапазоны киңлегендә Әйтик, соңгы елда ул яшьле. X һем мәхәббәт шатлыкларын уртаклашу белен генә чикләнмичә, җаваплы һәм җитди темаларга да бердәй уңыш белән җыр язарга сәләтле икәнен күрсәтте.
X
Сез кайсы халыктан!— дисәләр.
Батырлар исемен атадым. ф
Батырлар утларга керделәр.
Тик исән булсын, дип. Ватаным,
X — кебек юллар шул хакта сейлемимениП Тик Разилга бер нәрсә — җырлар саны X белән артык мавыкмаска киңәш итү урынлы булыр.
КПСС Үзәк Комитетының «Иҗат яшьләре белән зшлоү турында» махсус карар кабул итүе һәм әдәби алмаш язмышын даими кайгыртып килүе әдәби ят-сәнгать доньясына килүче яшь буынга — аерым алганда шагыйрьләргә — шифалы яңгыр сыман тәзсир итте. Сан ягыннан гына түгел, сыйфат ягыннан да соңгы елларда яшьләр әзлексез үсештә, хәрәкәттә. Бүгенге шигъриятебезне Зөлфәт. Р. Миңнуллин. Ф. Сафин, Н. Измайлова кебек профессиональ яктан җитлеккән, шәхес һәм гражданин буларак елгергөн шагыйрьләр иҗатыннан башка гына күз алдына китерсәк, аңарга нидер җитенкерәмәс иде Дәрес, яшь шагыйрьләр дигән тешенчә бүген шактый абстракт яңгырый. Аларның санын берничә незгә җиткереп сөйләшүчеләр бар. Ике дистә белән генә чикләнергә момкиндер бәлки! Ә инде критерийларны тагы да үстерә тешкәйдә, дүрт-биш санына тукталу да кыен булмас.
Инде яшьләр иҗаты дигән төшенчәне вакыт ягыннан дә чикли тешәп, узган елгы әсәрләргә генә тукталсак, эшләр болайрак тора: Зөлфәт ел дәвамында өлкәннәр матбугатында бер генә шигырь дә чыгармаган. Әйе, бу шул ук. без иң элек искә алган Зөлфәт. Уйландыра торган факт бу Эчендә шагыйрь җаны булса, ул
үзе дә артык түзеп тора алмас!
Татарстан китап нәшриятында соңгы бер әлда гына да дүрт яшь шагыйрьнең аерым җыентыклары дөнья күргән. Шулерның әчесе — X. Әюпов. Р Низамиев һем Н. Өхмедиев беренче китәп авторлары Фәннур Сафин исә чираттагы җыентыгында тагы да үсә, табигый ки, олыгая төшкән. Шигырьләрендә күңелдән бәреп чыккан хисләр, ихлас хисләрнең гәүдәләнешен күрәсең Шагыйрьнең үзе һем яшьтәшләренең җәмгыятьтәге урыны хакындагы уйлары тормышчан һәм актуаль. Әмма бер нәрсә шикләнүгә урын калдыра — иртә профессиональләшү куркынычы янамыймы аңар- гаП Вакыт-вакыт Фәннур сүзнең тәмен тоймый башлаган тесле.
Харрас Әюпов исе беренче китабында урын алган шигырьләреннән сабыр һем тыйнак автор буларак күз алдына киле. Шул ук вакытта телнең шигъри сүзнең тәмен, ассоциатив тирәнлеген, моңын тоя беле, е бу исе шагыйрь эчен аз түгел. Әмма күп тә түгел! Харрас әлеге хисләр, тойгылары белән генә кызыклы, яшь шагыйрьнең уй- фикерлере белен дә танышу теләге канәгатьленелми кала. Бу очракта мәшһүр Шил-
лернь.ң, күңел илһамы гына җитми шагыйрьгә — зирәк акыл илһамы кирәк кебек сүзләрен хәтергә тәшерү урынлы булыр иде. һәм шушы уңайдан аңарга билгеле бер дәрәҗәдә үрнәк итеп Зиннур Мансуров иҗатын искә алырга мәмкин. «Социалистик Татарстаньда басылган «Идел гәбендәге чишмә» циклы һәм «Казан утлары»нда чыккан шигырьләре бу яшь авторның фәлсәфи уйлануларга йөз тотуы, дөньяга һәм әйләнә тирәлеккә үз мөнәсәбәтен ачыкларга даими омтылышы турында сөйли. Дөрес, үз чиратында, аның да вакыт-вакыт икенче чиккә ташланган чаклары була. Шигырьгә фикер һәм образларны чамасыз тыгызлап тутыру — үз-үзеңнән акыллырак булырга омтылу исә шигърияттә шулай ук мәртәбә санала алмый. Авторның «Бурыч» шигыре моның характерлы мисалы.
Рашат Низамиевнең «Йолдыз яңгыры». Нур Әхмәдиевның «Аһәң» җыентыклары иң элек һәр ике авторның да активлыкка, гражданлык активлыгына омтылышы белән күзгә ташлана Рашат хисләрендә кайнаррак, Ярсурак һәм Р. Гатауллин рухындагы романтик та бераз. Әмма әлегә бу сыйфат аның, уңышыннан бигрәк, уңышсыз әсәрләренә хас. Реаль тормышка якынрак, заман борчуларына аваздашрак шигырьләрендә ныграк ышандыра ул: мәсәлән «Соңгы теш», «Өмет», «Моң». «Чикләр турында» шигырьләр.
Әлбәттә, Нур Әхмәдиевның да изге теләк һәм омтылышлары игътибарга лаек. Әһәмиятле тема, актуальлеккә ия мәсьәләләргә ашкынып тора. Ләкин әлеге аның күпчелек шигырьләре кирәкле темага язылган кирәксез әсәрләр кебегрәк тәэсир калдыра. Шигъри табыш, бары үземнеке генә дип әйтерлек хис һәм фикерләр, кызганычка каршы, юк дәрәҗәсендә. Үз мин-мине тирәсендә сүз куерту һәм акланмаган фәлсәфәләр авторның булган өстенлекләрен дә юкка чыгарып, каплап киткән.
Беренче китаплары югарыда күзәтелгән иптәшләр, җыеп әйткәндә, төзек язалар, шома язалар, телләре-телгә йокмый. Сүзләре хак, хисләре табигый. Укучы ирексездән сикәлтәсез юлдан юырткан ат арбасында утырып барган агайга охшап кала, һаман бер ук ритм — келтер-келтер, келтер-келтер... Ирексездән, күз йомыла башлый, черем итәсе килә Ә ат һаман бер көйгә юырта бирә, һаман бер үк келтер-келтер, келтер- келтер Сискәндереп, бер тарттырып та алмый, туктап та калмый, һаман бер көй, бер үлчәм. Тәгәрмәч бер тирән чокырга да төшми ичмасам, хет югында, гөнаһ шомлыгы, ат сыртына кигәвен дә кйлеп кунмый,— дип офтанырга гына кала.
Соңгы вакытта тагы Хәйдәр һәм Э. Мостафин кебек яшьләрнең игътибарга лаек шигырьләр белән чыгыш ясавын искә алу урынлы булыр. Икесе дә сурәтләү чараларының оригинальлегенә омтыла, тел-бизәкләр белән эш итүдә зәвыклылар. Әмма шушы ук үзенчәлекләре үзмаксатка әйләнгән чакларда — матур гына картиналары да җансызлана. Ә бит җансыз матурлыкка, мәгънәсез сырлауларга караганда, ямьсез булса да җанлы чынбарлык яхшырак. Бу авторларның шигырьләрендә шәхес буларак пассивлык та күзгә ташлана.
Яшьләр иҗатындагы уңай һәм җитешсезлек саналырга тиешле кайбер тенденцияләр шулардай гыйбарәт Ә инде гомумән алганда, шигъри алмашны характерлаган төп сыйфатлар — шигърияттә үз сүзеңне әйтүгә, гражданлылыкка һәм югары сәнгать лелеккә омтылыш, хис һәм фикер гармониясенә йез тотудан гыйбарәт. Бу исә лаеклы алмаш үсә дигән сүз.
Инде сүз ахырында янә съезд документларына, иптәш Л. И Брежнев докладына мөрәҗәгать итсәк, поэзиябезнең алга таба үсешендә һәрчак күз уңында тотылырга тиешле түбәндәге тезислар җитди игътибар сорый: 1) Партия сәнгатебезнең идея юнәлешенә битараф булмады һәм була алмый; 2) сәнгатькә ихтирам, мәхәббәт художникның үз халкы алдында зур җаваплы булуын да күздә тота; 3) тонык, сәнгать ягыннан зәгыйфь әсәрләрнең теманың актуальлеге артына яшеренеп калмавына ирешү бик мөһим Әсәрләрнең геройлары вак эшләр даирәсендә бикләнмәсен.. 4) әйлә-нә-тирәбездәГе бар нәрсәнең матур, зәвыклы булуы ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген аңлатып тору кирәкми.— Өстәп нидер әйтергә омтылу соралмый да. югары трибунадан әйтелгән бу җитди сүзләр әдәбиятыбыз, аерым алганда, шигъриятебезнең алга таба барышында төп девиз һәм маяк булырга тиеш.