Логотип Казан Утлары
Публицистика

РӨСТӘМ ЯХИНГА 60 яшь


Ул кичне консерваториянең актлар залында кеше аеруча күп иде. Җанлы сөйләшүдән,
инструментларны еэерлэүдан туган күпсанлы авазлар кичегә бәйрәм рухы өсти, музыка белән
очрашуга омтылышны торган саен көчәйтә. Ниһаять, залда урнашкан тантаналы тынлыкны бүлеп:
«РСФСРның һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт
премиясе лауреаты Рөстәм Хаҗиевич Яхинның
авторлык концертын башлыйбыз...» — дигән сүзләр яң-
гырады.
Бу талантлы композиторның исеме 40 нчы еллар
уртасында ук музыка сөючеләрнең игътибарын үзенә
җәлеп итте. Аның Г. Тукай һәм Ә. Ерикәй сүзләренә язган
«Кем белер кадереңне» һәм «Тургай» исемле беренче
романслары, фортепьяно һәм скрипка өчен сонаталары
үзенчәлекле яңа композитор туып килүе турында
сөйлиләр иде. Нечкә лиризм белән сугарылган, дәртле,
күтәренке хисләр белән эретелгән көйләре тиз арада
меңнәрчә тамашачылар күңелен яулап алды.
Р. Яхинның башкару эшчәнлеге, пианинода уйнау
осталыгы да аның иҗатына үзенчәлекле төсмер өстәде.
Ул илебез буйлап гастрольләрдә йөрү бәхетенә ирешкән
беренче татар профессиональ пианистларыннан берсе
булды.
Композитор нигездә, фортепьяно һәм җыр
музыкасы иҗат итә. Аның фортепьяно
миниатюраларындагы төзеклек, музыкаль тел
сафлыгы, гармониялелек һәм нәфислек илебезнең иң
күренекле башкаручыларын да үзенә карата. Ә фортепьяно өчен язылган концерты пианистларның
концерт репертуарында аерым урын алып тора. Республикабыздан читтә татар музыка сәнгатенә
багышлап үткәрелгән иң җаваплы концертларның барысында да диярлек Яхинның бу әсәре
яңгырамый калмый. Милли моң белән сугарылган бу концерт Мәскәүдә һәм Каракалпакстандагы татар
әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә дә, Татар дәүләт филармониясенең симфоник оркестры
гастрольләре вакытында да йөз меңнәрчә тамашачыларның ихтирамын казанды.
Композиторның җырлары да халык тарафыннан яратып кабул ителде. Җыр өлкәсендәге
осталыгын ул беренче адымнарыннан ук күрсәтте. Аның җырларын камера әсәрләрен башкаручылар
да, танылган эстрада җырчылары да, үзешчәннәр дә яратып башкара. Р. Яхинның җыр иҗаты
өлкәсендәге иң зур әсәрләреннән К. Даян сүзләренә язылган «Урал» кантатасы һәм М. Җәлил сүзләренә
язылган «Моабит дәфтәреннән» вокаль циклы санала.
Композитор безнең музыкада беренчеләрдән булып хәзерге заман татар романсларын иҗат итте.
Р. Яхинның бу жанр музыкасы аеруча ягымлы, һәркемнең йөрәгенә үтеп керерлек. Андагы хисләр
һәркем өчен гади һәм аңлаешлы. Романс жанрына ул музыка училищесында укыган елларында ук
мөрәҗәгать иткән иде. «Кем белер кадереңне», мәсәлән, үзенең искиткеч моңы һәм гадилеге, фикер
төгәллеге белән аерылып тора. Бу әсәр композитор иҗатында иң якты сәхифәләрнең берсе булып
калды.
Р. Яхинның җыр иҗатындагы табышлары башка жанрларда эшләгәндә дә чагыла. Мәсәлән,
дәртле, дулкынландыргыч күтәренкелек белән сугарылган «Күңелемдә яз», «Күңелем өзгәләнгән
минутларда» кебек романслардагы музыкаль үзенчәлек -
мр — фортепьяно ечен язылган концертның беренче кисегендә, «Оныта алмыйм, романсындагы лирик
кичерешләр — «Шигъри картине». «Поэма», «Элегия, кебек фортепьяно ечен һәм инструменталь
пьесаларда. «Үзең аңла». «Сине кетәм. кебек романслары исә халык иҗаты аһәңнәренә бик бай.
Композитор җыр текстларын бик куп шагыйрьләр иҗатыннан ала. Аида татар поэзиясе классигы
Г. Тукай, герой-шагыйрь АЛ. Җәлил шигырьләрен дә күрәбез Ул юзерге заман шагыйрьләре әсәрләренә
дә еш мәрәҗәгать ите. Бигрәк тә АЛ. Ногман. 3. Нури, АЛ. Хәсәен, X. Камалов һәм башка авторларның
сүзләренә күп романслар яздь>
Р. Яхин әсәрләрендә якты, матур шигъри день я ачыла Ул кемле лирик хисләр белән бизәлгән.
Романслардагы тел тема — ярату, мәхәббәт темасы. Ә алариың эчтәлеген исә лирик геройның саф һәм
тирән кичерешләре, мәхәббәте белән очрашу теләге, аерылышу, кавышулар, сагыну хисләре тәшкил
итә. Бу хисләрнең һәммәсе үзенчә ачыла, ал арда моңарчы ишетелмәгән тесмерләр, үзенчәлекле
нәфис музыкаль авазлар бик күп. Аның эмоциональ яктан катлаулы, нечкә хисле геройларында
романтик композиторлар иҗатына хас тесмерләр дә шактый. Әмма романтик композиторларның
әсәрләрендә тел каһарманның эчке кичерешләре, хыяллары билгесезлеккә омтылса, Р. Яхин
романсларының герое заман сулышын тоел, кер күңел белән яши.
Композиторның иҗаты һаман үсеште. Аны кызыксындырган темалар кеннен-кен киңәя бара
Әсәрләренә гражданлык белән сугарылган фәлсәфи темалар үтеп керә. Муса Җәлил сүзләренә язылган
«Яулык, романсында, мәсәлән, Ватанын саклап керешүче патриот сугышчы гына түгел, ә шагыйрь дә.
җырчы да булган каһарман кичерешләре гәүдәләнә.
Гражданлык рухындагы романслар эчтәлеге белән фәлсәфи-лирик планда язылган әсәрләргә
бик охшаш. Шагыйрь образы мәсәлән, аның тормышта тоткан роле, иҗатының әһәмияте турындагы
фәлсәфи уйланулар белән үрелеп бара һем бу хал әсәрне вокаль монолог жанрына якынлаштыра.
Шуңа к үре дә Р Яхин Тукай иҗатына еш мерәҗәгать ите. Аны шагыйрьнең лирик уйланулары, фәлсәфи
монологы җәлеп итә. Лирик-интим эчтәлекле романсларда бор генә хис-инчереш үстерелсә, фәлсәфи-
лирик романсларда — мәсәлен, Г. Тукай сүзләренә язылган «Күңел йолдызы» романсында — сагышлы
кичерешләргә ометле-оптимистик уйлар каршы куела Алдынгы карашлы шагыйрьне кора кечлер
эзәрлекли, ленин ул аларга бирешми, үзендә керешерлек, җиңәрлек кеч таба.
Р Яхин иҗатының фәлсәфи һәм гражданлык күтәренкелеге лирик кигезде үсеп чыкты. Бу
багланыш аның гражданлык лирикасына үзенчәлекле юнәлеш бирә, фол сефи теманың шигъри
яңгырашына ирешергә момкинлек тудыра. Кечле кичерешләр дулкынындагы лирик герой үзенә хас
сыйфатларны югалтмый, локии ул инде день» ны тирәнтенрәк аңлый, тормышта актив хәрәкәт юлын
сайлый.
Р Яхинның уңышы тагын шунда, ул романс жанрын күнегелгән кысалардан киңрәк мәйданга
алып чыкты. Шуңа күрә аның җырларын профессиональ артистлар гына түгел , үзешчәннәр дә яратыл
башкара Күп кенә җырлары исе бетонлан халыклашып китте. Ул беренчолерден булып халкыбызның
озын кейлерондо милли романс яралгыларын күреп алды Романсларның интонацион тезелешендә дә
халык җырларына якынлык сизелә. Ул интонацияләр еш кына тирен шигъри кичерешлерне үстереп
җибәрүче башлангыч булып тора. Шул ук вакытта композитор романс кәйләренең лирик тезелешенә
күтәренке эмоциональлек, тизлек, тойгылар ачыклыгы естәде. Аның романсларына фольклор
әсәрләре генә түгел, е башка музыка әсәрләре дә уңай йогынты ясады Р Яхинның моңлы стилендә
мәсәлен рус композиторлары Чайковский. Рахманинов романсларыннан килгән традицияләр де
үэенча- лекле милли яңгыраш тапты Аның романсларына хас интонацион тезелеште бүгенге кен авазы,
заманча фикер куәте нык сизелә Бу бигрәк тә гражданлык рухындагы романсларга хас Шундый
интонацияне Яхин шагыйрь ААуса Җәлил сүэлереиа язылган «Җырларым» романс-монологында
аеруча уңышлы кулланды
Инде күптән үэ тавышын, үзенчәлекле стилен талкан талантлы композитор иҗатына
таләпченлекне бүген де киметми, ирешелгеннәр белән канәгатьләнеп калмый.
Аның соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләре музыка сәнгатебезне яңа образлар, кабатланмас сурәтләү
чаралары белән баетты. Бу бигрәк тә «Туган илем» һәм Р. Харис сүзләренә язылган «Кояшлы яңгыр»
исемле вокаль циклларда ачык чагылыш тапты. Ростам Яхин безне киләчәктә яңадан-яңа әсәрләре
белән сеендерер әле.