ОЗЫН ЮЛЛАР, ЕРАК ЕЛЛАР АРАСЫ
— Шәһәр газетасын укыдыңмы, Горький клубында
яшь язучылар түгәрәге оештырыл* икән
— Әйе, Казаннан корреспондент Маликов килгән. Бик
җитди күренә, оештырыр да...
— Булмас. Кая инде безнең Әлмәткә язучылар!..
1955 елның кезендә халык арасында менә шундый
сүзләр йери иде. Шагыйрь Әдип Маликовның тормыш
һәм иҗат юлын, барыннан да бигрәк, Әлмәт шәһәре,
нефть яклары белән башлап җибәрү бик урынлы. Чөнки
ул гомеренең иң матур чакларын, иҗатының иң бәрәкәтле
елларын биредә уздырды. Ул монда яшьләр
газетасының үз хәбәрчесе булып эшләде, балалар
үстерде әдәби түгәрәк оештырды, нефтьчеләр, тезүчеләр
турында беренче шигырьләрен, поэмаларын язды.
Ниһаять, ул биредә читтән
Яшь язучы дип аталса да. шагыйрь Әдип
Маликовның исеме, аның тормыш һәм иҗат юлы безгә
яхшы таныш иде. Дөньяны күп күргән, «җир читенә аяк салындырып утырган» Башкортстанның
Яңавыл районы Югары Чат авылында укытучы семьясында туган бу егет беренче шигырьләрен гаэета-
журналларда сугышка кадәр үк бастырган. Бөек Ватан сугышында, разведка отделениесе командиры
булып. Көньяк Сахалинны япон самурайларыннан азат итүдә катнашкан. Аның «Атаудагы хисләр»
дигән беренче поэмасы да Ерак Көнчыгышта, сугышның кайнар эзләре өстендә язылган һәм 1945 елда
«Совет әдәбияты» журналында чыккан. Армиядән демобили- зацияләнеп кайту белән үк яшь шагыйрь
Татарстан радиосында әдәби-драматик тапшырулар редакторы булып эшли, аннан яшьләр
газетасының хәбәрчесе булып
торып. Мәскәүдәге Максим Горький исемендәге
Әдәбият институтын тәмамлады, СССР Язучылар союзы члены булды. Әдип Маликовның иң
яхшы иҗади казанышлары, табышлары республикабызның нефть яклары, аның данлы кешеләре
белән бәйле.
Әлмәткә килүенең беренче кеннәреннән үк Әдип Маликов бу якларга гына хас
кайнап торган тормыш агымына кушыла. Вахта машиналарына утырып, нефтьчеләр белән ерак
буровойларга, промыселларга чыгып китә, салына башлаган катлы-катлы йортларның
түбәләренә менә, көн саен дистәләгән эшчеләр белән очраша — булачак әсәрләре өчен яңа
темалар, образлар, сүзләр эзли.
Без, түгәрәккә җыелган бер төркем яшьләр, юка гына гәүдәле, чандыр йөзле Әдипнең ул
вакыттагы тырышлыгына, тыйгысызлыгына, һәм энергиясенә сокланып, һич тә күэгә-башка
ташланмый торган гәп-гади нәрсәләрдән дә шигъри детальләр, тылсымлы образлар таба алуына
гаҗәпләнеп бетә алмый идек.
Әлмәткә килгәндә Әдип Маликоеның гаэета-журиалларда басылып чыккан дистәлеген
шигырьләре, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең Минэаләдә хәрби училищеда укыган вакытларын
чагылдырган «Кайнар эзләр* исемле зур гына очеркы бар иде. Без, яшь язучылар. Әлмәткә бетенләйгә
торырга, эшләргә, иҗат итәргә дип килгән шагыйрьне шатланып, бертавыштан үзебезнең остазыбыз
итеп кабул иттек.
Ул кемнәрдә без әле барыбыз да шигырь язабыз. Һәммәбез дә яшьләр. Дәрт — бар, дәрман — юк
дигәндәй, шигырьләребез дә абыма-сортеиә. чатаи-потан атлый. Ә остазыбыз, елмаюын яшерергә
тырышып, эур түземлелек белән безне тыңлый, күзәтә, сыный. Вакыт-әакыт борчылып, баш түбәсенә
таба тирән уелып кергән сирәк чәчләрен сыпырып ала...
Мин әле дә сокланып искә төшерәм: шул түгәрәктә утырган бер торием яшьләрнең язучы булып
китүләре очен Әдип Маликоеның никадәр сабырлыгы, таләп- чәнлеге. акыллы киңәшләре кирәк булган!
Белүебезчә, остаз дигәнебез үзе дә шигырьләрен бик ансат кыиә язмый, тук таусыз эзләнә,
ейрәнә. зур иҗат газаплары кичерә икән Кайчакларда ул бетенләй күздән югалып торб, ееннән чыкмый
яза Шулай бер вакыт, ул озак кына күренми торганнан соң, түгәрәк утырышына җыелдык
— Минем бит әле бер нәрсә бар, шуны сезгә укып карыйм әле,— дигән булды, гадәтенчә, йеэеиә
тегенди-мондый билгеләр чыгармыйча.
Ул безгә үзенең әле яңа гына «табадан тешкәй» «Ташчы» поэмасын укыл китте
Бар иде ди Чүпай тау. Беркет яп иткән кунып. Эзләмәгез,
тапмассыз. Күчте ул шәһәр булып.
Ташчылар бригадиры Касыймоәка багышланган иде бу позма. Түгәрек членнары әсәрне хуплап
йотылып тыңладылар Миңа—ул вакытта Мәхмүт ага Кәсыймов белән бер тезелеш идарәсендә, бер
участокта эшләгән кешегә—бу поэма аеруча хуш килде Шунда биниһая җитез, тәбәнәк буйлы, кара тут
йезле, һәркемне яратыл, үз итеп дәшә торган бригадирны күз алдына китердем Кара син. шигырь
юллары белән легендарь геройларны гына түгел, Касыймов кебек гал-гади эш кешесен дә менә нинди
эур итеп, боек ител күрсәтел була икән!
Әдип Маликоеның «Гайшә ала», «Фәрденә». «Салмый алан». «Чигүле яулык» кебек поэмалары
геройлары да үзебезгә таныш кәшәләр арасыннан иде.
Яшь әтәч диярсең — корнетын
Кычкыртып җибәрсә Харитон.
Зыңгылдый тәрәзә — ялгышып.
Тон биреп куйганда баритон
Маликов, хәтта, кечкенә генә шигырьләрен дә ничектер, ансат кыиә, тиро-юиь- иән конкрет
җирлектән тоба белә Менә бу «Беренче оркестр» диген шигырендә мәсәлән, Өлмәт шәһәренең тууын,
үсүен ул символик рәвештә шунда беренче оркестр оешу, яңа музыка туу белән тиңләп күрсәтә.
Бу елларда Ә. Маликов эшләде, бик күп шигырьләр, поэмалар иҗат итте һәм алар барысы да
хезмәт кешесенә эур ихтирам һем мәхәббәт белән сугарылган иде
«Гайшә апа» поэмасында кешеләр очен җанын бирерге әэер юрган, киң күңелле ино милләт
вәкиле — татар хатыны Гайшә ала белен рус хатыны Евдокия Ниловна образлары бирелә Гайшә апа
газ мичкәләрен ягучы кочегар булып эшли — үзәнең күңеленнән алып та. хезмәте белән дә кешеләргә
җылы элешә
Гайшә апа кайчандыр хәрби хезмәттәге ире белен чик буемда яшәгән, сугышны шунда каршылаган
Эвакуацияләнгәндә бомбага эләгеп үзенең бердәнбер улы Илгизен җуйган. Ләкин илебездә киң күңелле
кешеләр аэ түгел. Горький шәһәрендә Еадокн. Ниловна аның Илгизен табып, үзенә ул итеп ала Хәз ер
бу ике хатын икесе ике җирдә яшәсәләр дә бер-берсен онытмыйлар Алар орасында дуслык җепләре
озелми, хат алышып торалар Алай гына да түгел. Гайшә апаның улы тирән
җир астыннан чыгара торган газ Евдокия Ниловна яшәгән шәһәргә торба буйлап бара. Димәк, әле алар
һаман да бер-берсенә яшәү җылысы бирел торалар. Шушы гади генә сюжетка корылган кечкенә
поэмада ничаклы дуслык хисе, кешелеклелек, көчле образлар ята! Поэма 1959 елда журналда басылып
чыгу белән авторны котлап. Сибгат ага Хәким хат яза: «Әдип дус! «Гайшә апа»ны укыдым, җыйнак,
җылы, җырлы. Гайшә апаның язмышы да, бүгенгесе дә бар. Иң әйбәте — бербөтен хис кала, кайчандыр
үзе өшегән, җаны туңган апаның кешеләрне шушылай җылытуы әйбәт Ул җылының кадерен беләдер.
Сезнең шигырьләрдән хәзерге Әлмәт сизелеп тора».
Гомумән, Әдип Маликов үзе дә остазларыннан бик уңды бугай. Аның иҗаты белән бик күп
язучылар, шул исәптән Сибгат Хәким, Габдрахман Әпсәләмов, Фатих Хөсни Мирсәй Әмир. Гали Хуҗиев,
Мөхәммәт Садри кебек танылган шагыйрьләр һәм прозаиклар кызыксынып тора. Алар хатлар язалар,
матбугат битләрендә чыгышлар ясыйлар, еш кына Әлмәткә килеп чыгалар, шагыйрь белән очрашып,
аңа үзләренең фикерләрен әйтәләр, киңәшләрен бирәләр.
«Хөрмәтле Әдип туган! Яшьлек утравы» ошады миңа. Кереш алдыннан бирелгән кыска, ләкин
төгәл һәм дөрес фикерләргә кушылган хәлдә, аларга өстәп, мин әле аны «намуслы китап» дип тә атар
идем. Аның һәр юлыннан, һәр эпизодыннан, персонажларның хәрәкәтләреннән, башкарган
эшләреннән намуслылык хисе бөркелеп тора. Ай, ясалма хисле купшы китаплар туйдырды,
кызганычка каршы бар бит алар да. Минемчә, бу китап татар әдәбиятында үзенә бер төрле хуш ис,
кырыс җил бөркеп торучы «утрау» булып калыр, аңарга аяк баскан кешеләр башка бер җирдә дә таба
алмаган яңа рәхәтлек табарлар. Ә бит бу һәрбер сәнгать әсәреннән сорала торган төп таләпләрнең
берсе. Фатих Хөсни».
«Хөрмәтле Әдип туган!
«Яшьлек утрааыпн мин журналда басылгач ук укып чыгып, бик яраткан идем. Әдәби әсәрдә мин
факт дөреслегенә караганда әдәби дөреслекне беренче урынга куям. Юк исә бездә бит. аеруча очерклар
жанрында, бик матур факт дөреслегенә нигезләнгән булып та. әдәби яктан ышандырмый торган
әсәрләр була. Кызганычка каршы, андый әсәрләр еш кына очрый. Бу яктан синең прозаң бөтенләй
яхшы якка аерылып тора. Синең прозаңда документаль дөреслек әдәби дәреслек дәрәҗәсенә күтәрелә
Бу инде һәр прозаикка да насыйп булмый торган бәхет. Мирсәй Әмир».
Менә шулай итеп, олы язучылар шагыйрьнең һәр әсәре белән кызыксынып, һәр даим аңа дәрт
өстәп илһам биреп торалар.
Әдип Маликовның иҗади үсешенә Әлмәткә Казаннан язучы Гариф Ахуноәның күченеп килүе
аеруча зур йогынты ясады. Гарифның яхшы прозаик булуы өстенә, сизгер тәнкыйтьче дә икәне безгә
мәгълүм. Аның Әлмәткә килеп яши башлавы безнең барыбыз өчен дә зур бәхет иде. Әдипнең язылган
һәр поэмасы, шигырьләре әдәби берләшмә утырышына кадәр Гариф белән икәүдән-икәү генә, кара-
каршы утырып яхшы гына тикшерелгәнен белә идек. Әдип исә, мондый әңгәмәләрдән соң, үзенә генә
хас сабырлык белән озак уйланып йөри, әсәрен кат-кат төзәтә, шуннан соң гына берләшмә
утырышында яшь каләмдәшләре алдында укый.
1958 елда, әдәби берләшмә белән җитәкләүне Гариф Ахуновка тапшырып, шулай ук газета
хәбәрчесе Вазыйфасыннан да азат булып профессиональ эшкә күчкәч. Ә Маликовның иҗат офыклары
тагын да киңәя. Барыннан да бигрәк, тормышны өйрәнү өчен ерак араларга йөрү мөмкинлекләре туа.
Юл — Ә. Маликовның хасияте, аның әдәби ризыгы, шатлык-куанычлары.
Яратам матур яз айларын, һавада тургай сайравын.
Кырларга чыксам, шатлыгым арта —
Илтегез еракка, юлларым, юлларым!
— дип тикмәгә генә җырламады ул.
Шушы елларда үзенең яшьлек эзләре, солдат каны сеңеп калган Сахалинга ике тапкыр барып
кайту. Себер нефтен үзләштерергә киткән якташларыбыз сукмакларыннан Лена буйлап әйләнү, күп
мәртәбәләр тугай җире Башкортстанда булу ша-
гыйрьиең колачын зурайта, иҗат сулышын тирәнәйтә Татарстан кител нәшриятында бер-бер артлы
«Шигырьләр һәм поэмалар. (1964, 1967, 1971 еллар). «Таңбатыр» .Туган як моңнары», «Беренче
оркестр», «Су ташучы аю». «Без кояшны юлда каршылыйбыз», «Кембригә юл», «Яшьлек утравым»
китаплары чыгу рус теленде Мәскәүдә һәм Казанда басылган берничә әсәре, аның, һичшиксез, ул
еллардагы тынгысыз хезмәте җимешләре.
Юл тәэсирләре белән язылган шигырьләрендә Ә. Маликов дуслыкның кемен, иң авыр чакларда
да аның кешегә ярдәмгә килүен ышандырырлык итеп сурәтли Бу. бигрәк тә, туган җирләреннән, сөйгән
ярларыннан аерылып еракта яшәүче якташларыбыз мисалларында ачык чагыла. Авторны аеруча
тетрәткәне —әлбәттә, аның яшьлек истәлекләре, солдат булып узган юллар «Унбер каска». «Җир читенә
очсам да», «Атауга соңгы суз», «Чайка Пойтан» кебек шигырьләрендә Әдип — солдат еле һаман да
походта, тынычлык сагында. Ватан-ананың тугрылыклы улы.
Ә. Маликов әсәрләрендә төп урынны хезмәт романтикасы алып тора. Аның геройлары —
бораулаучылар, операторлар, төзүчеләр. Сүз де юк. татар поэзиясенә нефтьчеләр образын
беренчеләрдән булып Ә. Маликов алып килде
Шунысы куанычлы: шагыйрь иҗади яктан әсәрдән-әсәрге үсә бара поэмаларның сюжөт-
компоэицияләре дә. психологик нигезләре дә бөтенәя, ныгый Шагыйрьнең уңышлары белән шатланган
С. Хәким үзенең бер рецензиясендә «Фәрденә» исемле поэма миндә тагын да яхшырак фикер
калдырды. Монысында нефть эзләүче разведчик Сәйранның мәхәббәте ниндидер романтика белен
эретелгән»— дип язды Хәсән Туфан, Әнвәр Давыдов, Хисам Каҗалов. Рәшит Гәрәйләр де Әдип
Маликоеның бу елларда язылган шигырьләрен һәм поэмаларын мактап телгә алдылар
Поэзиядә генә түгел, үзенең каләм иясе икәнен Әдип Маликов проза жанрында да күрсәтә килә.
Аның төрле елларда язылган «Су ташучы аю». «Без кояшны юлда каршылыйбыз», «Кембригә юл»
исемле китаплары һәм күп кенә очерклары шул хакта сөйли.
Мин үзем шагыйрьләрнең прозасын яратыл укыйм. Алар фикерләрен тыгызрак итеп, образлы
итеп әйтә беләләр. Аларның чәчмә әсәрләремдә, ничектер эчке моң, лирика, аһәң булучан. Бу — Әдип
Маликовта да шулай.
Аның 1973 елда күләмле проза әсәре—«Яшьлек утравым» повесте басылып чыкты. Монда герой
— автор үзе Ул чынбарлык бизмәнен дәрес тигезләгән яшь солдат Әхнәфне, чирләшкә булуына да
карамастан, азатлык хакына, киләчәк буыннарга тынычлык алып килү хакына тешләрен кысып түзәргә,
чыдарга мәҗбүр иткән Әсәрнең бетен тозы, орлыгы да шунда, минемчә
Ә. Маликовның поэзиясе турында да. прозасы хакында да уйланырлык нәрсәләр күп. Ул кырык
ел гомерен әдәбиятка багышлады, аны яңа тема, яңа образлар белем баетуда үзеннән зур елеш кертте.
Аның шигырьләре, поэмалары һем проза әсәрләре җентекләп тикшерелүгә, ейрәнугә, ниһаять, үз
бәяләрен алуга лаек
Менә, гомерләр! Әле күптәнме соң, Әлмәтнең караңгы иеэендә беренче әдәбият түгәрәге
оештырды, үзенең шәкертләре алдында җилкенә-җилкене бу тебәкте язылган беренче шигырьләрен,
беренче поэмаларын укыды. Әле күптәнме соң ул Әп- мәттә яңа квартира алды, дуслары белән
шушында ей туйлары уздырды, тормыш иптәше Саҗидә Селәйманова белән, шатлана-шатлаиа, яңа
туган улын күтәреп кайтты... Карыйсың, чирек гасыр узган, кешегә инде алтмыш яшь Гомер кыска шул
— аның һәр сәгате, һәр минуты үлчәнгән.
Такташның: «Ә авыл һаман катык ашый...» дигәне сыман, без дә әйтә алабыз ә Әлмет һаман шулай
яши Әлмөттәге әдәби хәрәкәт элеккегечә үк хәрәкәт итә Ай саен диярлек шәһәрнең үзеннән.
Лениногорскидан. Азнакайдан. Баулыдай. Сарманнан, Меслимнен һем башка нефть районнарының
башка төбәкләреннән җыелган яшь язучылар, шау-гер килеп үзләренең яңа әсәрләрен тикшерәләр,
киләчәккә планнар коралар, бәхәсләшәләр Кыш уртасы җитү белән Әлмет язучылары оешмасында ел
йомгаклары буенча җыелыш уздырыла, ә еч ел үтүге оешманың отчет-сайлау көне
Оешма кечкенә түгел — дистәдән артык профессиональ язучыны, иллеләп яшь калемнерне
туплаган. Бу — илебезнең күп кенә әнкәләрендәге язучылардан артыграк Әлбәттә, хикмәт санда түгел,
эшнең нәтиҗәсендә Без моңа шаһит итеп. Әлмет
язучылары тарафыннан егерме биш ел эчендә иҗат ителгән 170 тән артык китапны күрсәтә алабыз.
Оешмада төрле жанрларда эшләүче, әдәби алымнары белән генә түгел, гадәтләре, холык-фигыльләре,
белән дә төрле язучылар бар. Җитәкче кешедән мондый шартларда, иҗат әһелләренә карата югары
таләпчәнлек белән бергә, үтә сизгерлек тә, яхшы иҗади атмосфера тудыру да сорала Оешманың
җаваплы секретаре Татарстанның атказанган культура работнигы, Әлмәт шәһәр Советы депутаты
шагыйрь Әдип Маликов инде бу еазыйфаны ун ел буе уңышлы үти килә.
«Алтмыш яшь — шагыйрьне яшьлеге»,— дип шаяртырга яратабыз. Бәлки ул шулайдыр да
Шагыйрьләр картайсалар да аларның язганнары картаймый, әдәбият картаймый Минемчә, алтмыш
яшь ул кисәтә кебек: «Чебешләрне санау вакыты җитте. Син тормышыңда ниләр әйтел бетерә алмадың,
әле соң түгел, әйтергә ашык!» — ди