ОСТАЗ
Тамырлары гасырлар тирәнлеген нән үк килүче музыкабызның иң катлаулы һәм, кызганычка «аршы, аз өйрәнелгән башкаручылык сәнгате киң мәйданга авыр юллар үтел, тар гына сукмаклардан килеп чыкты. Камил Мотыйгый, Фәттах Латыйпов, Фатыйма Гомәрова, Газиз Әлмәхәммәтов. Солтан
Габәши, Фәйзулла Туишев кебек беренче җырчыларыбыз һәм музыкантларыбызның иҗат эшчәнлеге моның ачык мисалы булып тора.
Иңнәренә гаять зур һәм җаваплы йөк күтәргән, беренче сукмакларны салган, үзләре белән сәләтле яшьләрне ияртеп, алар күңелендә якты киләчәккә өметләр уяткан, Дәрт, РҮ* биргән җырчыларыбыз һәм музыкантларыбызның фидакарь хезмәте татар совет башкаручылык сәнгате үсешенә нигез булды. Чөнки алар үрнәгендә бер-бер артлы яшь җырчылар, музыкантлар сәхнәгә күтереләләр, дөньяга чыгалар* Ул талантларның иҗади язмышлары терлечә булса да юллары-максатлары бар — җыр һәм музыка сәнгатен үстерү ечен үэ-үзләрен аямыйча эшләү иде. Шулар арасында 12 яшьлек Каюм Байбуров та була.
1907 елда Ташкентның бер эшче гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә Каюм. Биш яшендә әтисеннән ятим кала. Гаиләдә иң олысы булган унбиш яшьлек абыйсы кечкенә Каюм күңелендә скрипкада уйнауга мәхәббәт уята. Ул үзе скрипкада, мандолинада, гармунда һәм башка уен хоралларында үзлегеннән өйрәнеп шактый оста уйнаган.
Соңыннан Каюм Абдулла улы үзенең бер автобиографик белешмәсендә шундый беренче «дәресләре» турында: «12 яшемдә күрше йортта яшәүче бер студент-һәвәс- иәр музыканттан дәресләр ала башладым. Бу дәрес минем хәтеремдә скрипкада ничек итеп уйнарга ярамый дигән дәрәҗәдә калган»,— дип яза.
Каюм уз максатына ирешү өчен төрле мемкинлекләр эзли. Аның бәхетенә 1922 елда Ташкентка Петербург консерваториясенең атаклы профессоры Л. С. Ауэр шәкерте, талантлы һәм танылган скрипкачы А. Н. Берлин эшкә килә. Каюм аңардан скрипка буенча дәресләр ала башлый. Дәрес хакын түләү ечен төрле эшләр башкарып акча табарга туры килсә дә, яшүсмер егет А. Берлин «классында» укуына чиксез шатлана Аның беренче мәртәбә телле музыкаль белем ала башлавы нәкъ менә шушы чорга туры килә.
1923 елда А. Н, Берлин Мәскәүгө китә. Каюмның чиксез сәләтле, тырыш булуын күреп, киләчәктә яхшы скрипкачы булачагына нык ышанып, ул аңа музыка техникумында укырга киңәш бирә. Каюм Байбуров бу тәкъдимне шатланып кабул итә һәм остазы артыннан Мөскәүгә китә. Биредә ул бертуган Рубинштейннар исемендәге музыкаль техникумга, А. Н. Берлин классына укырга керә
Техникумны бишле билгеләренә генә тәмамлап Каюм Байбуроа Мәскәү дәүләт консерваториясенә. Л. С. Ауэрның икенче шәкерте. танылган скрипкачы Л. М. Цейтлин классына укырга керә Кон-серваторияне уңышлы тәмамлагач. аңа консерваториядә аспирантурага калырга тәкъдим ителә Аспирантура программасын да уңышлы уэлөштереп, Каюм Байбуроа югары белемле профессиональ музыкант булып җитлегә.
Уку елларында Каюм Байбуров исеме һәрвакыт макталып телгә алына. Ул иң алдынгы студентлардан санала Аның тырышлыгы, өлгер булуы, белемгә омтылышы, оледон-еле ирешкән уңышлары күп • ләр ечен үрнәк була. Консерваториядә укыганда студентлар аспирантлар кичәлә
рендә актив катнаша. Шул ук вакытта параллель рәвештә консерватория каршындагы музыка мәктәбендә һәм музыка учи- лищес.жда укыта, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Мәскәүиең театр, музыка уку йортларында белем елучы татар-башкорт яшьләренең якын дусты, ярдәмчесе һәм киңәшчесе була Мәскәү консерваториясенең Зур залында татар опера студиясе укучылары белән берлектә ясаган бер чыгышын тыңлагач, Фәтхи Бурнаш Каюм Байбуровның скрипкада татар композиторлары әсәрләрен башкаруына югары бәя бирә Каюм Байбуров репертуарында татар композиторлары белән бергә рус, чит ил классикларының әсәрләре дә күп булуы, ягъни стильләр, ч.-рлар төрлелеге, аның замандашларының ейтүенә караганда, күпләр өчен ирешә алмаслык үрнәк була. Мәсәлән, СССРның халык артисты, атаклы совет дирижеры Е Э Хайкин җитәкчелегендәге симфоник оркестрга кушылып скрипка ечен катлаулы әсәр дип саналган Брамс концертын зур уңыш белән башкарыл чыгуы музыкантның искиткеч сәләтле уйнау техникасының бик югары дәрәҗәчә булуы турында сөй. и
Никадәр генә оста башкаручы булмасын. Каюм Байбуров укытучылык хезмәтен һәрвакытта да беренче планга куя. Чөнки аның педагоглык солетс зур була Бу хакта Татарстанның атказ’наи артисткасы. халыкара конкурслар лаурееы. Мәскәү дәү ләт консерваториясе доценты Зариус Шихморэаева: «Каюм Абдулло» • 1973 нче елга кадәр укытты Ул педаге* буларак чын мәгънәсендә сихои кәчке ия иде» — дип сөйли К Байбуров классында укып чыккан скрипкачылар Мәскәү, Ленинград театрларында. филармонияләрендә. шул исәптен СССР Зур театрының скрипкачылар ансамблендә, СССР Дәүләт симфоник оркестрында, Үзәк телевидение һәм Бөтенсоюз радиосының симфоник оркестрында һәм башка бик күп коллективларда уңышлы эшли. Ул укыткан күп кене музыкантлар халыкара конкурсларда лауреат исемен яулап алды (мәсәлен, 3. Шихморэаева, А Киселев. А Аренков. Я. Бородицкий, Ф Дружинин һәм башкалар). «Каюм Абдулловичның педагог буларак тагын бер үзенчәлекле ягы турында әйтәсе килә,— дип искә алалар аның шәкертләре—Скрипкада уйнау ысулларын дәрес үзләштермәүләре аркасында «өметсез» дип табылган студентмхрны аңа «те затерта» биргәч ул алардйн беренче «пасс лы музыкант «ясый» иде Соңыннан шушы «өметсез» студентлар арасыннан да халыкара конкурслар лауреатлары килеп
Каюм Байбуров эшченлеге белән Казан тамашачылары да яхшы таныш Беренче ШЛ MIIIFT гак ж •ртхстии Пережатой опары (колоратурное соөрәио)
ЕАШМГЙТПРОВА
мәртәбә ул Казанга 1940 елда Татарстанның 15 еллыгын бәйрәм иту тантанасында катнашу өчен чакырыла. Ә 1941 елда К Байбуров Мәгкәүдә үткәреләчәк татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына әзерлек эшләрендә ярдәм итү ечен РСФСР халык комиссарлары Советы каршындагы сәнгать эшләре комитеты тарафыннан тагын Казанга җибәрелә. «Мин Казанга килгәндә татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Н. Җиһановның «Алтынчәч» операсын кую өстендә кызу темплар белән, рухланып эшлиләр иде. Миңа оркестрда концертмейстер булып эшләргә туры килде»,— дип искә ала ул көннәрне К. Байбуров. Сугыш башлангач, ул Казанда кала, театрда эшли. Казан музыка училищесында, 1 нче музыка мәктәбендә укыта башлый Шуның белән бергә Казан радиостудиясендә һәм ансамбльләрдә уйный. Актив эшчәнлеге, хәрби частьларда, госпи-тальләрдә ясаган чыгышлары өчен культура работниклары профсоюзының Татарстан өлкә комитеты К. Байбуровны Почет грамотасы белән бүләкли.
1943 елда Мәскәү консерваториясе аны яңадан чакыртып ала. К. Байбуроа музыка училищесында, Үзәк музыка мәктәбендә эшләвен дәвам иттерә.
Бу олы музыкант һәм педагог турында Зариус Шихморзаева истәлекләреннән тагын шундый юлларны китерик: «1941 елда безнең гаилә Казанга күчеп килгәч, мин 1 нче музыка мәктәбенә Каюм Абдуллович классына укырга кердем. Ул Казаннан киткәч, мин дә Мәскәүгә китеп Үзәк музыка мәктәбендә Байбуров классында белем алуымны дәвам иттем. Беренче көннәрдән ук ул минем укытучым-остаэым булды, әтием кебек якын кешегә әверелде. Каюм Абдуллович искиткеч яхшы педагог, виртуоз скрипкачы, югары культурала музыкант иде. Аның скрипкада уйнавын һәрвакыт сокланып һәм таң калып тыңладык. Гаҗәеп матур тавыш, саф интонация белән ачык һәм бик төгәл итеп уйный— аның уйнавына йөрәккә үтеп керерлек табигыйлык хас иде. Нинди генә сәләткә ия булуларына карамастан, ул үзенең укучылары алдына да нәкъ шундый таләпләрне куйды, үзеннән* дә яхшырак уйнарга өйрәтергә тырышты».
Каюм Байбуров гыйльми эшләр белән дә шөгыльләнә методик әсбаплар яза, скрипкада уйнау өчен аерым әсәрләрне зур уңыш белән эшкәртә һ. 6 Скрипкада уйнау өчен төзегән уку программалары, фәнни конференцияләрдә ясаган докладлары аның күпкырлы иҗат кешесе булуы турында сөйли.
Мәскәү дәүләт консерваториясе доценты РСФСРның атказанган культура работнигы Каюм Байбуров — Октябрь революциясе ярдәмендә махсус югары белем алган беренче татар скрипкачысы гына түгел, ул татар профессиональ башкаручылык сәнгатенә нигез салышкан музыкаит- ларыбызиың да берсе Инде дөньядан киткән бу тирән эрудицияле, шөһрәтле музыкант һәм педагог исемен музыкаль җә-мәгатьчелек, Мәскәү консерваториясе һәм башка музыкаль уку йортлары коллективлары һәрвакыт олы ихтирам белән телгә алалар
РАФАЭЛЬ ИЛЬЯСОВ