МАКСАТЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ
Халык хуҗалыгы бурычларын хал атуда югары уку йортларының фәнни потенциалын файдалануның на- тиҗалемген кутәрерга '
«1981—1985 елларга һәм 1990 елга кадәрге СССРнык экономик һәм социаль үсгшсисц тип юнәлешләр» инән 1. Иҗат рухы
птэш Л. И. Брежневның Үзәк Комитет исеменнән ясаган Отчет докладын, КПССның XXVI съезды материалларын укыганда, иҗади программаның колачына гаять зур горурлану хисе кичерәсең. Аның һәр өлеше халыкның тор- мыщ хәлен яхшырту, җәмгыятьнең һәр членына камил үсеш тәэмин итү турында олы кайгыртучанлык белән су-гарылган. Чын мәгънәсендә, фәнни нигезгә корылган ре алистик. гуманлы программа! Шуның белән бергә әлеге программаның уңышлы тестя тормышка ашырылуы һәр- кайсыбызның гомуми эшкә кертә торган өлешенә, куелган максатларны үтәү өчен чаралар сайлауга аңлы, партиячел, компетентлы якын килүгә бәйле икәнен аңлыйсың. Һәм гыятьнең бәяләп бетергесез хәзинәсе. Фәннең турыдаи-туры җитештерүче көчкә әверелә баруы хакында Маркс ачкан законның тирән мәгънәсе бүгенге шартларда аеруча ачык күренә. Без фәннең, эш коралларына һәм чараларына әверелеп, жи тештер үче көчләрнең матди элементлары тамырдан үзгәрүенә шаһит Бу жәһәттән • Төп юнәлешләр...» дә анык, әйтергә кирәк, революцион программа билгеләнгән. Бу программа үзенең ахыргы нәтиҗәләре беләи тирәнтеи социаль әһәмияткә ил. Фәннең бүгенге казанышлары нигезендә техника, технология һәм хезмәт средство ларын тагын да үстерү, житештерү мөнәсәбәтләрен, барлык башка мөнәсәбәтләрне камилләштерә, хезмәтне җиңеләйтә, аның иҗадн үзенчәлеген көчәйтә, буш ва кытны арттыра, шәһәр белән авыл, акыл хезмәте белән физик хезмәт арасындагы аермаларны эзлекле төстә бетерүгә булыша.
Шул ук вакытта фән җитештерүче көчләрнең шәхси элементларын, ягъни кешеләрне камилләштерүгә хезмәт итә. һәм җәмгыятьнең зур рухи байлыгы да ул. Партиянең XXVI съезды карарлары бу байлыкны хезмәт кешесенең шәхесен формалаштыру һәм үстерү өчен тулырак файдалануны да күздә тота. Алариың рухландыргыч көче — иң влек фән һәм техника үсешенең гуманистик асылында. Фәннең теге яки бу өлкәсендә эшләгәндә аның нәтиҗәләре совет кешеләренә хез
үзеңә йөкләнгән эш өчен гаять зур җаваплылык хисе тоясың. Фән белән шөгыль ләнүче кешегә исә икеләтә җаваплылык төшә. Чөнки фән — социалистик җәм
мәт итәчәген алдан ук белеп торасың.
By җәһәттән ирексездәи фон кешеләренә багышланган әдәбият, публицистика һәм сәнгать әсәрләрен хәтердә барлыйсың да. үэ-үэеңә сорау куясың: аларда игелекле фәнии максатларның социаль асылы, гыйльми проблемаларны хәл итү өчен фидакарь эзләнүләрнең эчке мотивлары, фән кешеләренең фикер көрәше тирәитен ачыламы соң? Кызганычка каршы, һәммәсендә дә түгел. Ә бит зур.
атаклы галимнәрне тирә-юньдәге күренешләрне танып«белү омтылышы гына түгел (хәер, бу — үзе генә дә зур этәргеч), ә барыннан да бигрәк халкыңа. илеңә хезмәт итү кебек бөек идеаллар рухландыра.
Съезд материалларында алда торган бурычларны хәл итүдә югары уку йортлары фәненең роле үсәргә тиешлеге басым белән күрсәтелә. Мәгълүм ки, 1978 елның 6 апрелендә КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советы, «Югары уку йортларында фәнни-тикшеренү эшләренең нәтиҗәлелеген күтәрү турында» карар кабул итеп, игътибарны гыйльми көчләрне экономик, социаль яктан илебезне тагын да үстерү планнарында каралган иң мөһим проблемаларны хәл итүгә тупларга кирәклегенә юнәлткәннәр иде. Әмма фән һәм техниканың актуаль мәсьәләләрен академия һәм тармак фәнни учреждениеләре хәл итәргә тиеш, ә вуз фәне ирешелгән казанышларны популярлаштыру белән генә шөгыльләнсен дигәнрәк фикер белән әле хәзер дә очрашырга туры килә. Югыйсә, уйлап баксаң, фәнне үстерү һәм техника үсешен тизләтүнең гаять зур колачлы программасын югары уку йортлары фәненнән башка ничек ерып чыгарга мөмкин? Вузларда, Отчет докладында Л. И. Брежнев күрсәтеп үткәнчә, фән докторлары һәм кандидатларының яртысы диярлек тупланган лабаса. Сүз дә юк, вуз һәм «саф» фәннитикше- ренү институтлары эшендә үзенчәлек бар. Сүз дә юк, вуз хезмәткәре берничә эш- чәнлекне (фәнни, укыту, тәрбия, җәмәгать, хәтта кайбер очракларда производство эшчәнлекләрен) берьюлы башкара. Әмма шуларның нигезендә фәнни эшчәнлек өстенлек итә. Бүгенге вуз укытучысын бүтәннәр тарафыннан тупланган фәнни белемнәрне популярлаштыручы итеп кенә күз алдына китерү мөмкин түгел. Ул — беренче чиратта «идеяләр генераторы», аннары гына фәнни белемнәр авторларыннан берсе. Алай гына да түгел, ул — хәзерге шартларда үзенең һәм башкаларның идеяләрен гамәлгә кертү өчен башлап йөрүче, һәрхәлдә, шулай булырга тиеш. Фәнни һәм укыту-тәрбия эше арасында «кытай стенасы» була алмый. Укыту процессы хәзерге заман фәне һәм техникасы казанышларына (әлбәттә, ул казаныш ларның тарихи юлын да кертеп) корылуы, хәзерге производство һәм культура дәрәҗәсенә йөз тотуы зарур. 2. Гыйльми мәктәп булдыру җиңелме?
Баштан ук әйтеп үтик: В. И. Ульянов исемендәге Казан дәүләт университетындагы һәм элекке, һәм әле юл ярып кына килә торган төп гыйльми юнәлешләр фәнне үстерү, техника прогрессын тизләтү буенча партия съезды билгеләгән бурычлар белән бик аваздаш.
Фән юлына җитди адым ясаган һәр кеше фән тарихында, чын эшләрдә, эз калдырырдай мәктәп яки юнәлеш булдыру турында хыяллана. Ләкин мондый бәхеткә һәркем ирешми. Фәнни иҗат тарихы белән азмы-күпме таныш кеше яңа гыйльми мәктәп яки юнәлешнең ничек һәм нинди кыенлыклар аша барлыкка килүен яхшы белә. Тик яшәп килгән мәктәпнең абруен саклау яңасын тудырудан җиңелрәк эш түгел. Сүз традицион эзләнүләр кысасында яңа. перспектив, фундаменталь юнәлешләрне тотып алу зарурлыгы хакында бара ич. Бу исә. беренче чиратта, гыйльми остазның үз шәкертләрен яңа идеяләр белән ничек мавыктыра, яңа максат һәм аңа ирешү чаралары белән ничек коралландыра алуына бәйле.
Фән техника революциясе колач җәйде, дибез. Ә революционерларсыз револю ция була аламы? Юк, чын фән революционерларыннан башка фән-техника революциясе киңәя дә. тирәнәя дә алмый. Гыйльми мәктәп һәм юнәлешләр шундый революционерлар җилкәсендә бара.
Казан университеты үзенең фән революционерлары белән элек-электән дан тота. Әйтик, химия мәктәбе турында сүз чыктымы, ул академик Борис Александрович Арбузов, аның күп санлы шәкертләре йөзендә алга килеп баса. Ул бүгенге химия мәктәбенең төп үзәген билгеләп, буыннар арасындагы күпьяклы багланышларның уртасында тора.
Әгер багланышларның үткәненә бер караш ташласак, алдыбызга Ватан фәненең горурлыгына әверелгән галимнәрнең образлары җанлана. Әлбәттә инде, иң элек, бу мәктәпнең бишеге янында торган, үзенең лабораториясен Россиядәге ал дыигы химия фикере үзәгенә әйләндергән Н. Н. Зиннн образы күз алдына килеп баса. Казан химикларының революциягә кадәрге төркемендә А. М. Бутлеров та аерым бер урын тота. Аның эшен шәкертләре Б. В. Марковников. А М. Зайцев ♦ лар дәвам итә. аннары ул дәвам үз гомерен органик фосфор һәм органик күкерт кушылмаларын өйрәнүгә багышлаган, фосфор органикларының мәктәбенә нигез Ч салган A. Е. Арбузовка килеп тоташа. Аның белән бергә күренекле шәкертләр? — q В. А. Арбузов, В. В. Евлампиев. Л. Н. Парфеньев. А. И. Разумов. Г. X. Камай һәм * башкалар эшләде. 200 дән артык хезмәт язган А. Е. Арбузовның хезмәтләре Со- ? вет хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнде; 1943 һәм 1947 елларда аңа Дәүләт премияләре. 1957 елда Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде, алты Ленин ор- а. дены белән бүләкләнде. Ул фәндә талантлы оештыручы һәм зур җәмәгать эшлек- е; лесе иде. А. М. Бутлеров исемендәге химия фәнни тикшеренү институтына нигез •' салып, аның директоры булды, озак еллар органик химия кафедрасын. СССР Фән * иәр академиясенең Казан филиалын җитәкләде.
Аңардан эстафетаны улы һәм хезмәттәше Б. А Арбузов кабул итеп алды, ф Ул I960 елдан бирле университеттагы химия институтынын директоры Гплнмго я 1951 елда Дәүләт премиясе. 1978 елда (А Н. Пудовик белән икесенә бергә) Ленин о премиясе бирелде.
В. А. Арбузов — күп төрле фәнни һәм җәмәгать мәнфәгатьләренә ия шәхес. Ул үзенең остазларыннан актив тормыш позициясен, коллектив белән эшләү fi осталыгын кабул итеп алды. Аның фән өлкәсендә, укыт*’ һәм оештыру эшендә зур сәләт күрсәткән күп санлы шәкертләре бар. Җеп аңардан университетның А химия мәктәбе традицияләрен бүген һәм иртәгә үстерәсе шәхесләргә сузыла. Яшьләрне тәрбияләүдә Б. А. Арбузовның шәхси сыйфатлары зур роль уйный = Профессор А. И. Коновалов, мәсәлән, шул остазыннан сон органик химия кафед г расына җитәкчелек итеп, фәндә яңа сүз әйтергә өлгерде. Казан химиклары мәк тәбенең данын арттыру, халык хуҗалыгының катлаулы бурычларын хәл итү ха- л кына тикшеренүләрне уңышлы дәвам иттерә. Ул хәзер университетның ректоры = инде
Монда дәвамчанлык, галимнәрнең киң карашлы, иҗтимагый актив булуы, фән х алдында, халык алдында җаваплылык хисе тоюлары собопле Казан химиклары 3 мәктәбе — фән техника прогрессының һәрчак алгы сызыгында. «Төп юнәлешләр» до алдан билгеләнә торган үзенчәлекләргә ия булган яңа матдәләр һәм ма териаллар алуның химик технологик процессларын булдыру, яңа дарулар эшләү, үсемлекләрне химик саклау чаралары җитештерү, синтетик каучук чыгаруны арт тыру, югары сыйфатлы полимерлар табу зарурлыгы әйтелә. Безнең университет химиклары бу бурычларны хәл итүгә сизелерлек олеш керте алалар. Алариың фәнни бурычлары шушы проблемалар белән бәйле
Нсвклид геометриясенә нигез салган Н. И. Лобачевскийдаи башлап. Н. Н. Парфентьев. В. А. Яблоков. П. А. Широков. Г М. Гагаев. М И. Элмохэм модов, шулай ук Н. Г. Четасн, П Г. Чеботарев. В. В-Морозовлардан соң хәзерге ел кән буын вәкилләре Б. Л. Лаптев. А. 3. Петров А. П. Норден. Ф Д. Гахоа. И Г. Салихов. Г. Г. Тумашев. М. Т Нужнн һәм аларның күп санлы шәкертләренең математиклар мәктәбе хакында да иркенләп сөйләргә булыр иде Даны даньяга таралган физиклар мәктәбен дә читләтеп узарга ярамас. 1944 елда 1 К Завой ский ачкан парамагнит резонансы физикада аңа едкого — магнит радиоспектрос копиясенә нигез салды. Ул хәзер СССРда. АКШта. Англия. Франция. Япония һәм башка илләрдә кызу темплар белой үсә. Е К. Завойскнй башлап җибәргән юнәлеш С. А. Альтшулер җитокчелегендо дәвам нттерело. Хозер парамагнит резонансы өлкәсендәге бу зур галим һәм молаем кешенен шәкертләре — Ш. III. Башкиров. Б. И. Кочеласв. И. Н. Непрнмеров. М М. Зарипов. К. А Волнев һәм башкалар уңышлы эшли.
Вузларда яңа гыйльми юнәлешләр төрле юллар белән барлыкка килә. Берәү лоре традицион фәнни мәктәпләрдән аерылып чыга, икенчеләре күрше ф.>ннәр белән
чиктәш өлкәләрдә туа, өченчеләре социаль практика, дүртенчеләре яңа белгечлекләр буенча кадрлар әзерләү ихтыяҗлары җирлегендә борынлана. Ләкин һәр очракта да иң мөһиме — фән-техника үсешенең, экономик һәм социаль прогрессның төп тенденцияләрен, яңарак, киләчәге өметле юнәлешләрне күз уңында тоту.
Әйтик, бездә 1978 елда механика-математика факультетыннан хисаплау математикасы һәм кибернетика факультеты «башка чыкты». Хәзерге производствоны күтәрүнең төп юлларыннан берсе — аны автоматлаштыру һәм аңа җитәкчелекнең югары дәрәҗәсен тәэмин итү. Бу бурычларны хисаплау техникасыннан башка хәл итеп булмый. Шуңа күрә халык хуҗалыгында хисаплау математикасы һәм кибернетика белгечләренә ихтыяҗ бик зур һәм ул арта барачак.
Казан университеты галимнәре, шушы ихтыяҗны алдан күреп, фәнни тикшеренүләр һәм белгечләр әзерләү эшен байтактан башлап җибәрделәр. 1957 елда математик анализ лабораториясе булдырылды. Фактта бу — Казанда беренче хисаплау үзәге иде. Әзерлек эшен алгебра кафедрасы мөдире В. В. Морозов башкар ды. Ул әлеге тармакка Я. И. Заботин, А. В. Сульдин, Н. Т. Халитов, В. И. Шули- ковский, Р. Г. Бохараев кебек сәләтле яшьләрне тартты. 1958 елда хисаплау математикасы кафедрасы ачылды. Анда 60 нчы еллар ахырында гомуми һәм махсус математик анализ буенча яңа юнәлеш үзенә юл ярды. 50 нче елларда кибернетика проблематикасы үсә башлады. Һәм менә 70 нче еллар ахырында белгечләр әзерләүгә керешелде. Факультет студентлары электрон-хисаплау машиналарын конструкцияләү теориясе буенча белгечләр һәм система программистлары булып чыгалар. Мәгълүм ки, «Төп юнәлешләр... «дә табигатьне саклау чаралары махсус бүлеккә туплап бирелгән.
Галимнәребезнең алдан күрүчәнлеге нәтиҗәсендә университет табигатьне саклау өлкәсендәге чараларның нәтиҗәлелеген күтәрүгә өлеш кертергә әзер. 1969 елда ук, СССРда беренче буларак, университетта табигатьне саклау һәм экология кафедрасы ачылды. Аңа мәрхүм профессор В. А. Попов җитәкчелек итте. Әлеге өлкәдә белгечләр әзерләү белән беррәттән, табигатьне саклау теориясен эшләүгә керешелде. Бу кафедрада нәтиҗәле экологик система булдыру максатында шәһәр һәм шәһәр яны территорияләрен өйрәнү үзәктә тора.
Билгеле, сөйләнгәннәрдән Казан университеты фәне гел танылган гыйльми мәктәпләрдән һәм яңа юнәлешләрдән генә тора икән дигән нәтиҗә ясарга кирәк мәс. Кызганычка каршы, күп кенә гыйльми подразделениелар тема ваклыгыннан җәфа чигәләр. Гыйльми көчләр аерым-аерым эш итә. Кайбер хезмәткәрләр тырыш- пыкларны зур, чиктәш проблемаларга туплауга бик ашкынып тормыйлар. Фәннн эшләрне планлаштыруда, тикшеренүләргә үз вакытында төзәтмәләр кертүдә, эш барышына контроль ясауда, ирешелгән нәтиҗәләрне производствога һәм укыту процессына кертүдә байтак җитешсезлекләр яшәп килә. 3. Киңәшле эш таркалмас
Фәнни эш иҗтимагый эшчәнлек ул. Жәмгыять фән хезмәткәренә бурычлар рәвешендә социаль заказ бирә. Галим карамагында — белем, тикшеренүнең ысули принциплары, узган һәм хәзерге буыннарның тәҗрибәсе: Фәнни эшнең нә тнҗәләре күмәк тырышлыклар белән генә матди, социаль һәм рухи кыйммәтләргә әверелә. Кыскасы, фәнни эшчәнлекнең иҗтимагый үзенчәлеге объектив шартлар белән билгеләнә.
Социалистик җәмгыятьнең хәзерге, нык үскән чоры фәнни хезмәтнең иҗтимагый үзенчәлегенә үзгәрешләр кертә, һәрнәрсәгә комплекслы караш таләп ителгән хәзерге шартларда фән үсешендә аның төрле өлкәләренең бер-беренә кере шүе төп гамәлгә әйләнеп бара. Табигать, математика, текник һәм иҗтимагый фәннәр чигендә яңа гыйльми мәктәп яки юнәлешләр барлыкка килә. Хәзерге заман галиме алдына проблема килеп баса. Нишләргә: чиктәш проблемаларны тирән тен белү өчен берничә фәнне өйрәнергә тотыныргамы? Әмма фәннәр бихисап
Алариың һәркайсына информация һаман саен күбрәк туплана бара, һәр ун ун биш ел саен ул ике тапкыр арта. Ә фәнни хезмәткәргә күрше фәннәрдән инфор мания алу гына җитми, аны эштә кулланырлык дәрәҗәдә иҗади үзләштерергә кирәк. Шуның өстене әле күрше фән хезмәт күрсәтә торган социаль тормыш ихтыяҗларын да белү мәҗбүри. Чиктәш берничә фән арсеналын үзләштергән галимнәр бар барын. Без әле генә Б. А. Арбузовның химия проблемаларын ♦ хәл итүдә физика алымнары куллануын әйтеп уздык, Әмма бу һәркемнең дә кулыннан килми, андый мөмкинлек һәр кешегә дә бирелмәгән.
Фәнни һәм практик бурычларны тормышка ашыруның икенче ысулы да ? бар — ул да булса төрле профильле гыйльми коллективлар тырышлыгын зур ~ фәнни мәсьәләләрне чишүгә туплау. Соңгы елларда университетта гыйльми юнә- ? лешләрне һәм темаларны эреләндерү, комплекслы итүгә кагылышлы байтак эш 2 эшләнде. Дөүләткүләм әһәмиятле, бик четерекле эш? Күз алдына китерегез фән а. һәм техника укыту үзәге буларак. Казан университетында 66 кафедра. 2 фәнни ч тикшеренү институты, астрономия обсерваториясе. 9 проблемалы лаборатория < бар. Фәнни-тикшеренү эшләрендә 900 профессор һәм укытучы. 800 хезмәткәр, шул i исәптән 1 академик. 2 СССР Фәннәр академиясе члены корреспонденты. 103 * фән докторы һәм 530 фән кандидаты тикшеренү алып бара. Алардан 12 се — ф РСФСРның атказанган, 20 се — ТАССРның атказанган фән эшлеклесе. 8 е ffl РСФСРның атказанган культура работнигы.
Гыйльми юнәлешләрне эреләндергәндә, гыйльми һәм матди көчләрне берләш s тергәндә зур кыенлыклар очрый. Алар байтак сәбәпләргә бәйле. Беренче сәбәп „ вузларда озак вакытлар буе кечкенә төркемнәр булып эшләү гадәте яшәп килү дә. һәр төркем үзенең фәнни йөзен табарга омтыла, хәлбуки омтылыш күп оч- п ракта матди ресурслар, тиешле кадрлар һәм гыйльми мөмкинлек белән «терә- е телми». Икенче сәбәп — гыйльми мәктәп һәм юнәлешләрнең инде табылган йөзен югалтудан, башка гыйльми юнәлешләргә кушылудан өркү. Өченчесе — яңа = дан әзерлек узу. «туган» фәнеңнең бусагасын атлап чыгып, икенче фәннең ишеген шаку, танып белүдән яңа алымнарын үзләштерү кыенлыгы. Ниһаять, психологик киртәне до онытмыйк. Тупланып килә торган коллективка кушылган галим ьа ♦ яңа» тәртипләргә. язылмаган законнарга буйсынырга, »чит» кешеләр белән “ уртак тел табарга тиеш була ич. Әлеге процесс шома гына узмый (җәя эчендә п генә әйтик: художестволы һәм публицистик тикшеренү өчен гаять кызыклы про х цесс ул). Боларның Һәммәсен аңларга мөмкин, әмма моның чор таләбе икәнен дә 3 онытырга ярамый.
Әлеге эшне җайга салуда оештыру чаралары зур роль уйный. Мәгълүм ка рар кабул ителгәннән соң университетта фәнни тикшеренү бүлеге, факультетларда фәнни бүлекләр төзелде. Алар ярдәмендә төп гыйльми юнәлешләр анык ланды: үсеп килә торган 40 лап юнәлеш планы төрле дәрәҗәдә тикшерелеп, нәтиҗәдә 18 төп юнәлеш билгеләнде.
Унынчы бишьеллыкка аяк басканда 248 тома өстендә эшләгән булсак. 1980 елда инде 197 тема калды. Директив органнарның карарлары һәм фән техника дәүләт комитетының фәнни-техник программалары нигезендә башкарыла торган томалар саны (1976 елда — 14. 1980 елда — 27 тема). Беренче тәҗрибә үк гыйль ми юнәлеш һәм кочләрне берләштерүнең инде уңай нәтиҗәләр бирә башлавын раслый. Бер-ике мисал: мәгълүм ки. Татарстанда нефть чыгару елдан-ел кими бара инде. Шушы хәл физик, механик, математик, геолог һәм нефтьчеләрне «Нефть һәм газ ятмаларын эшкәртүне камилләштерү» дигән комплекслы программаны хәл итүгә туплады. Узган бишьеллыкта продуктив катламнардагы үзгәрешләрне тикшерү нигезендә, нефть һәм газ ятмаларын эшкәртүнең торышына төпле-нигезле караган хезмәт төгәлләнде.
Әдаби җәмәгатьчелеккә инде билгеле булганча. СССР фәннәр академиясенең художество иҗатын комплекслы өйрәнү комиссиясе белән берлектә Казан уии эерситетында профессор Й. Г. Ниг-ьмәтуллина җитәкчелегендә Татарстанда рус һәм татар әдәбиятын комплекс система белән тикшерүче нигез -әркем оешты рылды. Бу торкем ХГХ гасырның соңгы чорында рус әдәбиятының үсүеи, хәзерге татар прозасының торышын яңа карашлардан торып өйрәнде. Совет көнчыгышы
әдәбиятларында социалистик реализм эстетикасы һәм политикасы, яктылык музыкасы теориясенә караган кызыклы хезмәтләр язылды. Әдәбият торышын фәлсәфи. функциональ, социологик, психологик, тарихи-әдәби яктан бер бөтен итеп карау аның үсеш юнәлешләрен алдан күрергә мөмкинлек бирә.
Табигать һәм иҗтимагый фәннәр вәкилләренең тырышлыкларын бердәм бурычны үтәүгә туплау тәҗрибәсе дә бар. Университетның математиклары һәм политэкономнары профессорлар Я. И. Заботин һәм В. Ф. Семенов җитәкчелегендә • Математик алымнарны һәм электрон-хисаплау машиналары куллану нигезендә производствоны планлаштыру һәм идарә итү системасын камилләштерү» дигән комплекслы проблема өстендә эшлиләр. Алар предприятиенең хуҗалык эшчән- леген оператив планлаштыруның экономик-математик алымнарын тәкъдим итте.
Әлбәттә, болар — әле беренче генә адымнар, ләкин өметле адымнар. Гыйльми юнәлешләрне берләштерү коллектив туплау һәм максат билгеләү белән төгәлләнми, ә башлана гына. Хезмәт бүленешен дөрес тормышка ашыручы, фәнни- тикшеренүнең бердәм концепциясен булдырган һәм уртак фәнни алымнар белән коралланган коллективлар туплау өчен җиң сызганып эшләргә кирәк әле.
Кафедралар һәм факультетлар арасындагы чикләрне «җимереп» гыйльми көчләрне университет күләмендә эреләндерү беренче чорны гына кичерә әле. Икенче чор — гыйльми көчләрне Казан һәм республика, алай гына да түгел, Урта Идел төбәге күләмендә туплау шулай ук аерым юнәлешләр буенча бөтен илдәге югары уку йортлары һәм учреждениеләр белән элемтәләрне ныгыту. Әлеге җәһәттән кайбер нәрсәләр эшләнде, билгеле. Бер очракта темаларны эшләүгә читтән өстәмә көчләр тартылса, икенче очракта университет хезмәткәрләре илдәге бүтән гыйльми үзәк вәкилләре белән бергәләп комплекслы программаларны тормышка ашыралар.
Фәнни багланышларны ныгытуның нәтиҗәле чарасы — фәнни-техник дуслык килешүләре. Университет коллективы узган бишьеллыкта шундый 135 килешү төзеде. Аларны үтәүдә бик күп предприятиеләр, югары уку йортлары тармак институтлары. СССР һәм союздаш республикалар академияләренең институтлары коллективлары катнашты.
Фәнни эшләрне туплау һәм юнәлдерү дәрәҗәсе яңа баскычка күтәрелергә тиеш. Монда аерым инициатива һәм тырышлыклар гына мәсьәләне киң колач белән хәл итә алмый. План органнары һәм фән-техника дәүләт комитеты, министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә, гыйльми көчләрне максатчан программаларны үтәүгә туплауда төп үзәкләргә әверелер дип өмет итәргә кала. Ләкин, шул ук вакытта, КПССның XXVI съездында әйтелгәнчә, «фән үзе дә һәрвакыт «тынгысыз» булырга, кайсы участокларда торгынлык һәм артта калу барлыгын, белемнәрнең хәзерге дәрәҗәсе кайда тизрәк, уңышлырак алга барырга мөмкинлек бирүен күрсәтергә тиеш».
Фәнни элемтәләрнең өченче дәрәҗәсе — чит илләрдәге, бигрәк тә социалистик илләрдәге, югары уку йортлары һәм фән учреждениеләре белән хезмәттәшлекне ныгыту. Фән-техника — интернациональ күренеш. Алар өчен дәүләт чикләре юк. Әлбәттә, фәнни тикшеренүләрнең максаты аны хәл итү чараларын, нәтиҗәләрен файдалану иҗтимагый стройның үзенчәлегенә бәйле. Шуны да онытмаска кирәк: фәнни элемтәләр — төрле ил галимнәренең үзара аңлашу, уртак тел табу чарасы да. Тормыш раслаганча, алдынгы карашлы галимнәрнең иҗтимагый прогресс, җир йөзендә тынычлыкны саклау хакына тырышлыкларын туплаулары бик тә әһәмиятле.
Унынчы бишьеллыкта безнең университетыбыз галимнәре Лейпцигтагы К. Маркс исемендәге, техник университет (ГДР) һәм П. Хилендорский исемендәге Пловдив университеты (БХР) коллективлары белән фәнни техник хезмәттәшлек килешүен тормышка ашырдылар: безнең физикларыбыз немец галимнәре белән берлектә атом-төш парамагнит резонансы өлкәсендә эшлиләр. Тикшеренү нәтиҗәләре 13 хезмәттә бәян ителде. Пловдив һәм Казан университеты математиклары гомумнләштерелгән простраистволар геометриясе өлкәсендә актуаль мәсьәләләрне хәл итәргә омтылалар.
Профессор Д. Г. Тумашева җитәкчелегендәге татар теле кафедрасы Сегед университетының (ВХР) алтай секторы белен тыгыз элемтәдә тора. Бу элемтәләрнең нәтиҗәсе буларак, венгр университетының тюркология буенча специальләшү че студентларга татар теле укытыла, безнең галимнәр редакциясендә венгр дуслар тарафыннан татар теле дәреслеге эшләнде.
Кыскасы, һәр факультетның социалистик илләрдәге югары уку йортлары ♦ һәм фәнни учреждениеләр белән элемтәсе бар. Шуңа өстәп, университетның үсеп килүче илләргә гыйльми кадрлар әзерләүдә ярдәм итүен дә әйтергә кирәк. Уз- “ ган бишьеллыкта егермедән артык кеше Алжирда. Эфиопиядә. Мозамбикта, е; Әфганстанда һәм башка илләрдә укытып кайттылар.
«Төп юнәлешләр...«дә иң элек социалистик һәм үсеп килүче илләр белән. ? шулай ук социаль системалары төрле дәүләтләрнең янәшә тыныч яшәү принцип ja ларыннан һәм халыкара киеренкелекне йомшарту зарурлыгыннан чыгып. Совет- олар Союзы белән хезмәттәшлек итәргә теләүче капиталистик илләр белән тотрык- ч лы фәнни-техник элемтәләрне тормышка ашырырга кирәклек күрсәтелә. Фәнни- < техник хезмәттәшлекнең бу дәрәҗәсе дә камилләштерелергә тиеш.
S
♦ 4. «Мәңге яшел тормыш агачы...» ®
Күптән түгел барган тагын бер бәхәс хәтердә. Берәүләр университетка га мели тикшеренүләр дәрәҗәсенә төшү килешми, ул төпле нигезле бурычлар белән генә шогыльләнерго тиеш дип раслыйлар иде. Университет галимнәренә дә гамәли л мәсьәләләр белән шөгыльләнү фарыз дигән авазлар да ишетелә килде. Дөрес. е күп хәлләрдә «алтын урталык» хупланмый үзе-. Хәлбуки, югары уку йортлары. х заман кушканча, нәкъ менә төпле-нигезле һәм гамәли тикшеренүләрдә урталык s ны иң кулай эш дип сайлап алдылар. Ләкин бер хакыйкать бар: танып-белү үзмаксат түгел. Ул ахыр чиктә тормыш ихтыяҗларына, кешеләрнең бик күп л‘ сорауларын канәгатьләндерү зарурлыгына нигезләнә. Без фәннең социаль юио- леше хакында сүз алып барганда, аның казанышларын тормышка: производство- “ га. культурага, көнкүрешкә һ. б. өлкәләргә кертүне күздә тотабыз. Фәннең тор- п мыш белән бәйләнеше, теорияне практикага әверелдерү бурычы аеруча кискен х торган дәверләр була. Күрәсең, без шундый дәвердә яшибез. Нык үскән социа 3 лизм шартларында иҗтимагый үсешнең бар ягын киң рәвештә һәм тиз үстерү бик мөһим: фәнне дә. техниканы җитештерүне, культураны һәм социаль тормышны да. Фәнни-тикшеренү нәтиҗәләрен яңа техникага, технологиягә, рухи байлыкларга, кешеләрнең белеменә һәм инануына әйләндерми торып, илне эко комик һәм социаль үстерүнең киң колачлы программасын уңышлы төстә тор мышка ашыру мөмкин түгел. «Ярышны ничек оештырырга» әсәрендә В. И. Ленинның Гете сүзләрен хуплап куллануыи хәтерлик: «Теория, дускай, төссез ул. мәңге яшел тормыш агачы». Хикмәт шунда, теориягә практика җан кертә, аны практика төзәтә һәм дөреслеген сыный. Вуз фәненең нәтиҗә лелеген күтәрү турындагы алда әйтелгән карарда һәм нигезле, һәм гамәли тикше ренүләрне дә. шулай ук теоретик эзләнүләрдән башлап конструкция һәм техно логиягә. алынган нәтиҗәләрне тормышта куллануга кадәрге эшләрнең бөтен комплексын планлаштыру зарур дип әйтелгән.
Беренче чиратта төпле нигезле һәм гамәли тикшеренүләр нисбәтен планлаш тыру күздә тотыла. Фундаменталь тикшеренү хакында сүз барганда, кайберәү лар аны иҗтимагый тормыш белән бәйләнмәгән күзаллау теориясе дип уйлый Фән тарихы исә шуны күрсәтә: яхшы теория һәрвакыт тормышка йөз тоткан була. Казан университетындагы гыйльми мәктәп һәм юнәлешләрнең үсеше дә шуны раслый. Дәлил рәвешендә механикларның эшен алып карыйк. Аларнык гыйльми юнәлеше күптән инде бөтен илгә билгеле. Г. Г Тумашев. М. Т. Нужин. Л. А. Аксентьев. Н. В. Ильинский. А Б. Салимов кире читләр мәсьәләләренең гыйльми теориясен эшләделәр. Бу — теоретик механиканы үстерүдә зур өлеш булды. Аның асылы алдан билгеләнә торган үзлекләргә ия булган җисемнәрнең
формаларын аныклаудан гыйбарәт. Бу нәтиҗә тормышта, аерым алганда, гидро аэромеханикада һәм су чистартуда зур роль уйный. Әлеге теорияне шартлату эшләрендә уңышлы кулланырга була. Университет механиклары Н. Б. Ильинский җитәкчелегендә дөнья практикасында беренче буларак су корылмаларының иң уңышлы рәвеше һәм зурлыгы проблемасын хәл иттеләр. Әлеге нәтиҗә Нурек гидростанциясен корганда кулланылды. Хәзер аны 25 буа төзегәндә файдаланырга җыеналар. Мондый фактларны байтак китерергә булыр иде.
Без фәнни эшләрнең хуҗалык килешүләре нигезендә башкарылуын күздә тотабыз. Алар гадәттә гамәли фәннәргә нигезләнә. Соңгы елларда бу өлкәдә җитди үзгәрешләр булды. Беренчедән, хуҗалык килешүләре нигезендә башкары ла торган фәнни эшләрнең күләме үсте. Әйтик, әгәр ул 1976 елда 2050 мең сумлык булса. 1980 елда исә 2450 мең сумлык иде. Икенчедән, мондый фәнни тикшерен үләрнен тематикасы эреләндерелде. 1975 елда 130 тема (һәр теманың уртача еллык бәясе 23,1 мең сумлык) эшләнсә. 1980 елда исә 86 тема (уртача еллык бәясе 35 мең сумлык) башкарылды. Өченчедән, озаграк вакытта исәпләнгән тикшеренүләрнең өлеше артты. Хәзер договорларның 80 проценттан артыгы күп елларга исәпләнгән.
Ләкин, әйтергә кирәк, фән һәм тормыш багланышларының әһәмиятле бу рәвеше генә тикшеренү нәтиҗәләрен производствога күпләп кертү бурычын хәл кыла алмый. Бер мисал белән аңлатыйк. Университетның доцент В. Н. Подымов җитәкчелегендәге физиклары казан агрегатларын импульсив чистарту алымын тәкъдим иттеләр. 1975 елда Төньяк торба заводында уздырылган беренче сынау- тар ук бу алымның моңа кадәр кулланылып килгән барлык алымнардан өстен икәнен күрсәтте. Башкалардан аермалы буларак, бу алымны кулланганда чистарту вакытында казан агрегатларын туктатып торырга кирәкми. Файдалану өчен уңайлы, экономик яктан отышлы. Әлеге алым Магнитогорск, Түбән Тагил. Караганда. Орск-Халилово металлургия комбинатларында, башка заводларда һәм ГЭСларда киң кулланыла. Ул илнең 63 предприятиесендә кертелде һәм 10 миллион сумнан артык табыш бирде инде. Ул су казаннары булган теләсә кайсы предприятиедә һәм оешмада кулланыла ала. Әлеге фәнни нәтиҗә 5 тапкыр ха лыкара киңәшмәләрдә һәм күргәзмәләргә, ике тапкыр СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә куелды һәм 1 көмеш. 2 бронза медаль алды. Хәзерге вакытта аңа бик күп сораулар алына, әмма аларны канәгатьләндереп булмый. Монда югарыгы оешмаларның ярдәме кирәк. Бәян ителгән факт түбәндәге нәтиҗәгә китерә: фәнни тикшеренүнең аеруча җитди казанышлары регуляр һәм оператив төстә гомумиләштерелергә һәм Дәүләт комитеты планына кертелергә тиеш. Бу — хәзерге шартларда аеруча мөһим, чөнки фән-техника яңалыкларын производствога кертү чаралары һәр предприятиенең үсеш планында урын ала. Андый планны төзүдә, предприятие коллективыннан тыш. партия-совет органнарының. фәнни коллективларның, кызыксынучы министрлык һәм ведомстволар ның катнашуы максатка ярашлы булыр иде. Икенче төрле әйткәндә, фән һәм техника казанышларын производствога кертү планы «астан* һәм «өстән*, шулай ук «сулдан» килгән тәкъдимнәр нигезендә төзелергә тиеш. «Сулдан* дигәндә без нәкъ менә фәнни коллективларның инициативасын күздә тотабыз.
Безнеңчә, министрлык һәм ведомстволарның конкрет заказларын үтәүне киңәйтү фән белән производство арасындагы элемтәләрне ныгытуның нәтиҗәле формасы була ала. Янә конкрет мисалга мөрәҗәгать итик. 1975 елда кәгазь промышленносте министрлыгы университет галимнәренә суга чыдам шомарткыч ясау өчен кәгазь аслык эшләп чыгаруда катнашырга тәкъдим итте. Андый шомарткычның СССРда эшләнгәне юк. ә аңа ихтыяҗ ифрат зур иде. Шомарткыч җитештерү өчен чит илдән җиһаз сатып алынган, әмма кәгазь аслык булмау сәбәпле ул тик торган. Университет химиклары бик тиз нәтиҗәле эзләнүләр уз-дырдылар. практиклар ярдәмендә шомарткыч кәгазь өчен аслык җитештерү технологиясен эшләделәр. Шул рәвешле, илдә суга чыдам шомарткыч җитештерелә башлады. Ул ВАЗда уңышлы кулланыла һәм чит илләрдәге шомарткычлардан калышмый. Бу яңалык тиз таралыр дигән өмет бар. Ни әйтсәң дә. заказчысы министрлык үзе бит.
Әлбәттә, югары уку йорты фәненең производство белән элемтәләрен ныгыту бурычлары саналганнардан тыш та җитәрлек. Тикшеренү нәтиҗәләрен производствога кертүдә, мәсәлән, галимнәрнең, гыйльми коллективларның активлыгы һәм җаваплылыгын күтәрүгә басым ясыйсы килә. Бу өлкәдә чамадан тыш тыйнаклык гомуми эшкә зыян гына китерә. Фәнни эш сөземтәләрен тормышка кертү — галимнең шәхси эше генә түгел, ә бәлки партиячел һәм гражданлык вазифасы ул. Хәзерге югары укт йорты хезмәткәренең тормышка актив карашы аның фән ни, укыту-тәрбия, җәмәгать эшенә генә түгел, ә фәнни эшенең нәтиҗәлелегенә. производствога, культурага укыту процессына кертүе белән дә билгеләнә. «...Фәннең производство белән тыгыз интеграциясе.— диде иптәш Л. И. Бреж нев партиянең XXVI съездында,— хәзерге чорның катгый таләбе», һәм ул фән техника эшлеклеләренең, инженер һәм проектлаучыларның, тармак һәм производство җитәкчеләренең шушы таләп югарылыгында булу өчен барысын да эш- ләячәкләренә Үзәк Комитет исеменнән ышаныч белдерде. Менә шушы олы, җа ваплылыкны бер генә минутка да онытырга ярамый.
Аңлашыла ки, университет фәненең иәтиҗәлелеген. хәзерге тәртип буенча, сумнар белән генә үлчәп бетереп булмый. Гамәли тикшеренүләр генә турыдан туры экономик файда бирә. Ә нәтиҗәсен бүген генә бирә алмый торган төпле-ни- гезле тикшеренүләрнең бәясен иәрсә белән үлчәргә? Фән .кадрларын әзерләүне? Университетта ел саен 3—6 фән докторы. 100 дән артык кандидат әзерләнә. База югары уку йорты буларак, ул узган бишьеллыкта Казан югары уку йорт-ларына кафедраларга җитәкчелек итү өчен 9 доктор, илдәге югары уку йортларына 250 кандидат җибәрде.
Университетта эшләүче галимнәрнең очтән бере — иҗтимагый һәм гуманитар фән вәкилләре. Унынчы бишьеллыкта филология факультетында гына да 17 дәреслек һәм уку ярдәмлеге язылды. Модире профессор Р. И. Нафигов булган КПСС тарихы кафедрасы галимнәре В. И. Ленин биографиясенең Идел буе чорын өйрәнеп. Ленинианага гаять зур өлеш кертәләр. Алар шулай ук Идел буе һәм Урал алды халыкларының иҗтимагый фикер үсешен, партиянең нык үскән социализм дәверендәге эшчәнлегси тикшерәләр. Политэкономия кафедрасы (мөдире профессор В. Ф. Семенов) нык үскән социалистик җәмгыять экономикасының закончалыкларын, фәнни коммунизм кафедрасы коллективы профессорлар К. Ф. Фасеев һәм М. X. Фарукшин җитәкчелегендә социалистик һәм коммуни стик төзелеш закончалыкларын, шулай ук дөнья күләмендә идеология көрәшен, яисә СССР тарихы кафедрасы галимнәре фән докторлары И. М. Ионенко һәм И. Р. Таһиров җитәкчелегендә Идел буенда Октябрь революциясе тарихын өйрәнү җирлегендә җитди хезмәтләр иҗат итәләр. Монда башка кафедраларның хезмә> ләрен дә санарга момкпн. Әлеге хезмәтләр — кыйммәтле рухи байлык, хезмәт ияләрен идея-политик яктан тәрбияләү чарасы, белгечләр әзерләү базасы.
Гәрчә югары уку йорты фәнен үстерүдә зур бурычларны уңышлы хәл итү өчен объектив шартлар бар. Сүз иң элек социализм шартларында фәннең игелек ле вазифасы. КПСС һәм Совет дәүләтенең аны үстерү турында даими кайгырту чанлык күрсәтүе, совет галимнәренең иҗтимагый активлыгы һәм жаваплылыгы. аларның максат, дөньяга караш, танып белү методологиясе уртаклыгы, халыкка хезмәт итү омтылышы турында бара. Совет фәне һәрчак шуның белән көчле булды һәм шулай булып кала. Аның бер отряды булган университет коллективы да. XXVI съезд идеяләре һәм планнары белән рухланып, унберенче бишьеллык һәм аннан соңгы чор бурычларын хәл итүгә лаеклы өлеш кертер.
Ш. Т. ХӘВНБУЛ.1ИН.
Казан Дәүләт университетының фәнни эшләр буенча проректоры, профессор, физика математика фәннәре докторы.
Ф. И. ӘГЬЗАМОВ.
журналистика кафедрасы мөдире. доцент, тарих фәннәре кандидаты.