Логотип Казан Утлары
Шигърият

КҮТӘРЕЛЕП БУРАЗНАДАН


«ЯКТАШЛАР» ЦИКЛЫННАН
табу остасы Социали Герое Корбан Вәлиен
I
Ул чаганнар Чупай-тауда — Тамырлары таш яра.
Таянып тау иңнәренә, Үсә Әлмәт— яшь кала.
«Московский» биек йортлар Тора күккә терәлеп.
Монда көн-төн үз ритмына Тибә Девон йөрәге.
Сары чәчле сәрбилэрне Ияртеп артларыннан, Атлый миләш, алмагачлар Урамның ян-ягыннан.
... Урыйм Әлмәт урамнарын, Тынгы тапмый җаныма Барып чыгам искәрмәстән Иске Әлмәт ягына.
Аеру кыен хәзер бездә «Иске» белән яңаны.— Тоташтыра шул ук урам Авыл белән каланы.
Уты-суы — барсы уртак, Өйләрендә газ дөрли, Бер уйласаң, безнең якта Мондый авыл азмыни?!
Исемен саклап киләчәккә, Шәһәр синнән яралды. Тыеп булмый үсү көчен Таза булса яралгы.
Читтән килгән күпме «яу»ны Сыендырдың куеныңа Хезмәт иттең ул чагында Кунак өе урнына.
Бу тирәкләр мәңгелектән Үсеп чыккан диярсең. Кичергәннәр ут-давылны, Күргән алар күрәсен.
Әлмәтнең бар үз тарихы, Елъязмасы — ташларда Әлмөхәммәт ', сине монда Нинди җилләр ташлаган?
Почта ачкан, нигез корган. Олы җанлы ир булган Ач-ялангач качакларга Җан башыннан җир бүлгән.
Киң Россия үзәгеннән.
Түзми изү-талауга.
Киткән күпләр оя эзләп.
Чиксез сахра, далага
<Әлмәт* шул исемнән кыскартып алынган
А таклы нефть
< тик Хезмәт истәлегенә ч
Уза авыл уртасыннан Ак каенлы олы юл. Бер өяздән — бер өязгә Юк аннан да туры юл.
Спас җиткәч, күңелле чак — Ярминкәләр башлана. Тальян гармун өздергәндә Күзләреңнән яшь тама.
Биеп тора баскан җирдә Сембер аргамаклары. Әлмәт урманнары аша, Яшерен юллар салып узган Мәшһүр ат караклары.
Елык-елык камзуллары, Казан кәләпүшләре.
Тынгы бирми сабыйларга Сары хөрмә төшләре.
Миңлебай 'лар үр менәләр, Төягәннәр чабата.
Аркан ишеп, чыпта сугып, Кич була да таң ата.
Аллы-гөлле, юкә чуклы — Бигәш эшлияләре...
Хакына күрә — товары, Табыла ияләре
Тимерчеләр бизмән ясый, Төртке-төртке саплары.
Бизмәндә үлчәп тапканын, Яши Әлмәт яклары,
Язмышы Иске Әлмәтнең Булмаган бик җиңелдән. Ничә кабат үкереп янган, Ничә кабат терелгән.
Илдә чыпчык үлми диләр, Дәртең булсын яшәргә, һөнәрчеләр чана тартып, Чыккан ерак сәфәргә.
Җылытыйм дип башкаларны, Сөендереп аларны.
Тегүчеләр келтер-келтер Аттыралар таңнарны.
«Юллдрыңда алтын алма Өзсәң иде үрелеп».
...Җиде кат җир асларында Ята алтын күмелеп.
Таптап йөри бай-ярлысы, Буйлар җитми тирәнгә. Әкияттәге Алып-батыр Килмәгән бу тирәгә.
һөнәре ата-бабаның
Таләпчән еллар аша, Сайланып та, чарланып та Бүгенгегә тоташа.
Табылмаса миллион еллар Посып яткан җир мае, Әлмәтең дә, КамАЗың да Тумас иде, мөгаен
Тумасын ләкин ни генә, Башлана ул хыялдан. Безнең бу көннәр турында Ленин күптән уйланган.
Геологлар адым саен Тоеп Ильич карашын, Айкап йөри үҗәтләнеп, Идел-Урал арасын.
Кремльгә килә Губкин, Ә кулында — ком ташы.
Күзен кысып, иснәп, капшап, Карый ташны юлбашчы
Дегет исе... димәк, нефть! Мең мәртәбә без хаклы! Наркомфинга чаба галим, Ычкындырмый форсатны.
Безнең буын мич янында Күмер ашап йөргәндә, Фән дөньясы, тиргә батып, Девон серен өйрәнә.
Аклады бөек өметне Идел-Урал буйлары. ...Ир-егетләр, торып-торып Сезгә кайта уйларым.
1 Минлебан — авыл
Мотаһарлар, Михаиллар, Гобәйдуллии Әхәтләр 1 — Сез килгәнсез бу дөньяга Иң хәерле сәгатьтә.
Чияле тау итәгендә Юл ачканда Девонга, Соңгы борау — соңгы өмет Була Әхәт кулында.
Ялгый аны, эчтән генә Кабатлап бисмилласын. Белгәннәр гүя Әхәтнең Кулы җиңел буласын.
Дулый тере кара фонтан — Ул үзен раслый, димәк Дөрли факел — бу якларга Бәхетле язмыш теләп.
Чөяләр күккә чиратлап Әхәтне, Степан 2ны, Гөнаһ түгел күтәрсәң дә Тутырып стаканны.
Беренче Девон фонтаны Зиһеннәрне чуалтты. Беренче Девон фонтаны Күзен ачты бу якның.
Очрашканда Әхәт белән Берәр олы табында, Яки газет чиратында — Киоскылар янында,
Кыска гына бер арада Сорашабыз хәл-әхвәл. Корбан ага Вәлиевне ' Искә алабыз иң әвәл
Дуслар идек Утырганнар Күз алдымда хәзер дә Елады ул бер кичәдә, Үткәннәрне хәтерләп
Тормыш кичү — уен түгел, Белә үзе татыган. Савапларың, гөнаһларың Калмый йөри артыңнан
Чын исеме Ногман булган Киткән чакта авылдан. Ә соңыннан ил телендә Корбан булып танылган И, бормалы-бормалы Иске Чаллы юллары. Язмыш Кама ярларына Алып КИЛӘ Ногманны.
Әти-әни, туганнары — Төялгәннәр бер атка.
Аргы якка паром көтел, Баса алар
1 Девон нефтен ачучы Ботенсоки рекордлары куючы бораула) осталары Мот һир Нургалиен. Михаил Белоглазов. Социалистик Хезмат Герое Әхат Гобәйд\ линкер
* Кузьмин Степан — шул чактагы бораулау мастеры
• Атаклы нефть табу остасы. Социалистик Хезмат Герое
чиратка.
Ат ите пешә учакта.
Күктә — кошлар гаугасы... Сары комда, моңаешып, Кала камыт, арбасы.
Арбадан төшүгә сине Алган тормыш суырып Йөрткән кайнар табасында Борчак кебек куырып
Җаннарыңны айкап ала Пароход тавышлары Кала Шишкин урманнары, Таңда сайрар кошлары.
Даны чыккан ачлык ел бу, Халык тифтән кырыла.
Ленин ничек борчылмасын Якташлары турында?)
Икмәк бара баржаларда. Үтәп аның әмерен.
Ага Идел, белеп кенә Изгелекнең кадерен.
Әчтерханда—«оҗмах», имеш Тамак туяр ничек тә.
... Үзенекен итми калмый Язмыш сиңа үчексә
Котырына ваба чире.
Әти-әни, туганнар Төшерелә бер кабергә Ногман—ялгыз. Урамда
Ниләр кылсын ятим бала, Эчтә бүре уласа?
Башкаеңны күкрәгенә Куяр кеше булмаса?
Йөри торгач «әлеп-чәлеп». Эш табыла алай да,— Яллана тамак хакына Бистәдәге бер байга.
Ишетмичә бер җылы сүз, Көн үтсен дә ай үтсен. Уйнамасын, көлмәсен дә,— Эшләп байны баетсын,
Уч төбедәй кәгазь алып (Никтер «Корбан» диелгән), Китә малай типке астыннан, Рәнҗү саклап күңелдә. — Оператор итәм сине. Синдә гайрәт җитәрлек, Өйрәтермен, булсаң гына Мине узып китәрлек!
Сатылмый алтын-көмешкә Намус дигән төшенчә. Җаны чиста булса гына Яши кеше кешечә!
Корбан инде үзе оста, Эстафета — яшьләргә, Искә төшсә үткәннәре, Күзе һаман яшьләнә.
Аталарча, шелтәләп тә, Мактап кирәк урында, Кайгырта ул башкаларны, Онытып үзе турында.
Иле йокы күрмәгәндә, Йокы алмый аны да.
Илне сөю — сүздә түгел, Яши аның канында.
Мылтык тотып илен саклый Йөзен куя ялкынга.
Үтә сират күперләрен, Тугры калып антына.
Табылмаса миллион еллар Посып яткан җир мае, Әлмәтең дә, КамАЗың да Тумас иде, мөгаен?!
Кайтып төшәр иде микән Корбан ага Майкоптан?
Хәйран калып йөри оста Девондагы байлыкка.
Барып чыга авылларга, Тарантаска утырып.
Булмый ялгыз башың гына Мондый эшкә тотынып.
— Я, кем кели бригадама?!
— Сәер кеше син, абзый,— Ышандырып кара әвәл Председатель Минһаҗны!
,Колхоз өчен җаны фида, Чукын дисәң — чукыныр.
— Китү уен сизсә мәгәр — Йодрыклап тотыныр
— Кырда эшләр бетеп торса — Юл түшәргә чыгабыз Кышкылыкка утынга дип, Чаж-чож урман егабыз...
Ногманмы син, Корбанмы син,— Талаучыга барыбер.
Килер бер көн, әле шулар Ялчыларга ялыныр.
Кушыла да үз ишенә,
Тая таулар иленә, Грозныйда йөри Корбан, Калып сөяк-тирегә.
Кемдер сала иңбашына Авыр итеп уң кулын.
— Качу турында уйлама, Атлавыңны бел, улым..
Картузында йолдыз яна, Әллә күктән атылган?
Чекист дигән абыйларны Күрә шунда якыннан.
Яшә, диләр, коммунада,— Бөтенесе гел бушка, Каян килгән мондый хөрлек, Кем боерган, кем кушкан?
Ленин үзе кушты, диләр, Күрсәтәләр рәсемен.
«Чәлеп» йөрү һөнәр түгел, Долой иске кәсебең!
Алга икмәк куйсалар да — Күз алдында шул рәсем...
(Сөяк куллы ачлык-патша Җанга үткән, күрәсең).
«Әти сыман, сөеп карый. Йөзе шундый мөлаем.
Минем ятим икәнемне Белгәндер ул, мөгаен».
Торба ташый промыселга;
— Аткайларым, на-на-на! Уен гына кебек бу эш Нужа күргән малайга.
Ут уйната Али-оста, Мактауга ул бик саран Ә шулай да Корбан исеме Төшми кызыл тактадан.
Берни түгел исбатлавы. Кирәк икән дәлилләр: Ил каршында балкый Әлмәт. Азнакайлар, Җәлилләр!
Ә хәзергә тар сукмаклар, Сөт һәм ипи сумкада... Җылыта матур хыяллар Ачык кырда кунсаң да.
Өлгермәгән салырга да Яшел гимнастеркасын. Мондый гына авырлыкка Чыдар солдат җилкәсе.
Аксап куя тешен кысыл. Сырлы таяк кулында. Чәрдәкләнгән тез капкачы Даулы Берлин юлында.
Онытмый яхшы хуҗалар Алачак — бирәчәкне. Минһаҗның да баш йомыры, Уйлый ул киләчәкне
Астыңнан алтын тапсалар —
Булмас та кысылмыйча...
Янәшә аккан елгалар
Калмый ул кушылмыйча.
Усаллансаң көч тә арта, Батырлык чикләнмәгән. Сынатмадык, өстебездән Танклар үткәндә дә.
Өзми калмый тоткан җирдән Алынса әгәр Корбан. Йөрәгеңне аямаска — Калышмыйм дисәң чордан!
Ил тотынса — әйе, булыр, Җәйрәп ятыр юллар да. Туачак яңа гигантлар Мохтаҗ безнең кулларга...
Егетләре сөлек кебек: Кызлар — һушың алырлык,— Нәфес колы булмыйм дисәң — Кирәк кырыс сабырлык.
Тау буенда культбудкасы, Йөри Корбан шатланып: Ашкындырып тирә-юньне. Ата девон фонтаны!
Кайда кыен — урыны шунда,— Бар булганын калдырып. Күчә яңа мәйданнарга, Яңа юллар салдырып.
Дус-ишләр килә өмәгә Идел, Кавказ, Уралдан. Кайта илен, җырын сагынып Читтә йөргән туганнар
Ана сөте белән иңгән, Кан кайнаткан җыр бит ул. Туган якны сагыну хисе — Барсыннан да зур бит ул.
Бәхет эзләп киткәнсез дип Кем гаепләр аларны?! Кем төзегән Уралмашны Данлы Магнит — каланы?!
Баш калкытып буразнадан. Җиргә гашыйк кешеләр Күтәрә нефть чирәмен, Таянып ил көченә.
Үтәр еллар, кемдер әйтер Хәл ителгән дип сана,— Корбан будка куйган саен Туа тора яшь кала.
Тарта алар заман йөген, Тарта төпкә җигелеп. Чын хуҗасы булса гына Күрсәтә җир игелек.
Тыңлый Корбан, уйлый Корбан. «Нәкъ шундый бит үзем дә,— Ялгамыйча очын-очка, Йокы керми күземә».
— Нефте бармы — бар да булыр,— Ышаныгыз Корбанга.
Газ җылытса авылларны, Исән калыр урман да.
Ярамый, дуслар, тормышны Гел бер җайга сүрәргә.
Байлык өстенә утырып, Мөмкин ачтан үләргә. '
Академик Губкин кушты, Ленин кушты, иптәшләр. Белмәсәгез — өйрәтербез, Сезне гаеп итмәсләр...
Сары чәчле сәрбиләрне Ияртеп артларыннан, Атлый миләш, алмагачлар Урамның як-ягыннан.
Дәшә мине, колач җәеп. Геройлар аллеясы.
Зурлап батыр якташларны. Килә башны иясе.
— Саумы, Әхәт! Галстукның Иң «модныен» таккансың. Сайлый-сайлый ачкычларын. Ачтың Девон капкасын.
Син ялгаган теге борау Инде күптән музейда. Укыйсың исемең тарихтан.
Ышанмыйча үзең дә
Йөзендә Корбан аганың Җыерчыклар дулкыны. Башка булмас икәү генә Сайрашыплар утырып.
...Туктап тордык Яр Чаллыда Узышлый, төнлә генә.
Уйга калдың яр башында. Таянып иягеңә.
Алда КамГЭС балкый дөрләп. Сулда КамАЗ ухылдый Калкып чыкты үткәннәрең Теләгеңә буйсынмый.
Министрдан алган бүләк — Яныбызда «газигың».
Әйттең кинәт: «Ярда калган Шул арбаны тап идең»...
Сигнал бирде шунда «КамАЗ». Узган чакта яныңнан.
Корбан ага. синең кулдан Күпме гигант кабынган!
Совет миллионеры диеп Әйтә идек үзенә.
Ташып торды, елга сыман. Ул тудырган хәзинә
Яши белде ул мавыгып, Мавыгып бала сыман. Күтәрелде парламентка Гадиләр арасыннан.
Инде болар ил агасы, Инде барсы титуллы.
Килә көчле дулкын булып Комсомоллар токымы.
Корбан ага кебекләрнең Ялкынлы варислары.
Үзебезнең каннан күчкән Уңыш һәм ялгышлары.
Яшь бер чибәр автобуста
Урын бирсә елмаеп, Күңел рәнҗи: «Мин картмыни Куям кинәт тураеп:
Ә ул чибәр эш урнында Шундый җитди... усал да. Я инженер, яки техник... Урнын бирмәс кусаң да.
«Дуслык юлыина да хуҗа Чәчәк сыман шул кызлар. Алларында, күз кысышып, Җем-җем итә йолдызлар.
Шаулый һаман ат бурлары Качып йөргән урманнар.
Җир байлыгы ташый бүген Алар йөргән юллардан.
Якташларның бу бүләге — Ватаныма тугрылык: Төзи, бизи, киендерә, Җанга күчә җыр булып.
Ашыктыра моторларны, Калаларны җылыта. Төяп дуслык экипажын, Йолдызларга юл тота.
Тапканын хәзер бизмәндә Үлчәми безнең яклар.
Нинди үлчәүләргә сыйсын КамАЗ кебек гигантлар!
Чикләнмәде республикам Миллиардлар яулап кына,— Нур өсти Девон сулышы Халкымның талантына!
Җир байлыгы — Ил байлыгы Эзләмәгән — югалтыр.
Илең көчле булса гына Сиңа сан бар. Син — батыр!
•7лләт. 1981)