КОЯШ БЕЛӘН АЙ МИКӘН...
алкыбызның авыз ижатында туй поэзиясе зур урын алып тора. Жанр составь! ягыннан бу мирас шактый катлаулы һәм үзенчәлекле Башкорт- станның Ык буе регионында безгә, мәсалән, тун циклы поэзиясенә караган дистәдән артык жанр белән очрашырга туры килде
Шулардай аеруча игьтибарга лаеклы түбәндәге жанрларны күрсәтергә мөмкин I- Җырлар (гадәти туй жырлары) 2 Сыктаулар, ягъни кыз елатулар. Башкортларда сеңләүләр, каракалпакларда сыңсулар һ. б 3. Таңкучатлар. Таң әтәчләре кычкырганда, ярәшелгән кызның ахирәтләре белән берлектә хушлашу, үпкә белдерү тңырларь 4, Шәмчыраклар — кияү егетләренең* кыз йортына кияүне алып килгәндәге жырлары Гадәттә кияү ике яктан факеллар яндырып барган егетләр уртасында килә Таңкучатлар нигездә керәшеннәрдә очраса, шәмчыраклар мишәрләрдә, шулай ук типтәр кебек этник теркемнәр арасында очрый 5 Самаклар — яучы такмазалары 6 Яр-яр лар. Күп кенә төрки халыкларда очрый: каракалпакларда — хау-жар, үзбәкләрдә — яр-яр, казакъларда — жар-жар, ногайларда — хей-жәр, һ. б. 7 Баглаулар — күлчелек урыннарда бирнә жырлары исемендә билгеле, башкорт халкының йыусаларына да якын тора в.Тилсоүләр — кияү егетләренең килен төшергән вакыттагы юл жырлары Пенза мишәрләре вәдәкләр дип атый 9. Арбаулар. Кияүгә кияү арбаулар, киленгә килен арба,лар әйтелә Борынгы магиячелеккә бәйле ижат 10 Әйтешләр. Шулай ук терки халыкларының күбесендә очрый: казакъларда — айтыс, кыргызларда — айтыш һ, б. Кара-каршы әйтешүгә корылган бу ижат туй циклында зур гына урын тота, кияү егетләре белән кыз ахирәтләре, кодалар белән жиңгәлер һ. б. арасында бара 11 Бит ачулар.— яңа төшкән киленгә киңәш-теләк; кияү, каената, каенана, каениш, каен- сеңле һ. 6. алдында киленгә үзен ничек тотарга тиешлеге хакында традицион шигъри күрсәтме. 12 Кияү ябулар — зефаф кичендәге жиңгә сүзләре. Болардан тыш мактау лар, хурлаулер, баталар һ. 6 шуның кебек поэтик төрләрне күрсәтергә булыр иде Бу гажәеп бай материал борынгы туй йолаларын, шулай ук халык жырларының эчтәлеген, табигатен, шигърият белән йолалар арасындагы бәйләнешләрне өйрәнүдә кыйммәтле чыганак була ала
Татар халкының туй поэзиясе борынгы кыз урлауларга һәм сату-алу никахына (яучылауга) корылган йолаларны да күз алдында бастырырга ярдәм итә Мәсәлән, борынгы яучылау формулаларында сакланып калган бәрмичә символик образга ме- рәжәгать итик:
Синдә дә бар аклы куй. Миндә дә бар аклы куй. Куйны куйга кушыек. Безнең жакка жушыек.
Аклы куй биредә яшь кыз белән яшь егет образларын символлаштыра Бу образлар халык ышанулары, магиячелек белен бәйле. Янәсе, усал, явыз кечләр сүзнең ии турында барганын белмәсәләр зыян итә алмый калалар- укларым аклы куиларга юнәлтәләр Яучы килеп киткәннән соң, кызмы ярәшү хакында да жиңгә болан дип хәбәр итә торган була «бәз куй башы эттек әле». Кыз шумней соң гына үзенең ярәшелгәнлеген белән Яулап алу мәгънәсе яучы сүзенең дә төбендә ята. Ул үзен кечле нтел күрсәтергә тырыша
Каеш баулы лачыным бар.
Былбылыңа килгәнмен.
Син тимер булсаң, ммн - күмер.
Эретергә килгәнмен.
Х
Былбыл — яшь кыз. каеш баулы лачыи — шул былбылга күзе төшкән егет, кызның ата-аиасы тимер булса да карышудан мәгънә юк: яучы барыбер күңелләрен эретәчәк. Шулай ук туй поэзиясендә еш кына очрый торган «аягы бәйләнгән тутый кош», «тозакка тешкән былбыл яки кәккүк», «шоңкар яки бөркет тырнагына эләккән бүдәнә, күгәрчен», һ. б шундый символлар бары тик борынгы йолачылык (бу очракта кыз урлау, кызны яулап алу) нигезендә генә аңлатырга мөмкин.
Сату-алу никахына корылган туй йолаларыннан калган образлар да аз очрамый Шул ук яучы самагында, мәсәлән, «Сездә товар, бездә сәүдәгәр», яки: «Сездә ак мал, бездә купец» кебек гыйбарәләр очрый.
Товар, ак мал—яшь кыз, сәүдәгәр яки купец—егет икәнлеге яхшы аңлашыла. Кайбер очракта исә поэтик образны белми торып, җырның чын мәгънәсен аңлавы сБыр. Мәсәлән, таңкучаттан бер өзек алыйк:
Әтекәем киткән сунарга, Төлке аяккаен тунарга. Тор. әтекәй. тор күрешә килдем. Бер сумлык тәңкә сорарга.
Кыз бу җырны никах иртәсендә, таң әтәчләре кычкырганда әтисе йоклап яткан тәрәзә каршысына килеп җырлый. Йола буенча, бу вакытта ата кеше тәрәзә ачып кызына тәңкә бирергә тиеш Әгәр шулай аның күңелен күрмәсә, сатылган кызның җаны тынмый, соңыннан өрәккә әйләнеп, уч алуы да ихтимал дип уйланылган Әлеге җырда әнә шул йола чагылыш таба. Дөресрәге, биредә йола үзгәрү яки төшеп калу аркасында аерым традицион элементларның поэтик образлар сыйфатында гына яшәүгә күчүе күренә. Мәсәлән, безнең кулда Бдшкортстанның Бакалы районында язып алынган ике кияү ябу җыры саклана. Сүз уңаенда шуны да әйтеп китик: кияү ябу йоласы билгеле булса да, аңа мөнәсәбәтле сүзләр хәзергәчә беркайда да очраганы юк иде. Щулариың берсендә болай диелә:
Кыз күрми — бил чишелми, Су күрми — итек чишелми, Кыз келәте ишелми. Юкка коймак тишелми.
Алаша кибәннән өрекмәс. Кыз кияүдән курыкмас.
Икәү булыл ятыгыз. Өчәү булып басыгыз!
Бу сүзләр — феодализм чорындагы татар крестьянына хас этик һәм эстетик идеалларының үзенчәлекле көзгесе дияргә мөмкин. Чынлап та, йола буенча кыз куенына керер алдыннан кияү тун өстеннән кара билбау буып алган, аның очын бик нык яшереп, чуалтыл ураган. Кыз шуны тиз генә чишә алмаса, иң зур хурлык саналган. Аяк салдыру, егетнең аягын юу шулай ук кызга йөкләтелгән. Кияү ябу сүзләрендә, күрәсең, шуларга ишарә ясала. «Юкка коймак тишелми» диюдә дә кияү койма-гы белән бәйле, бер мәгънә ята. Зөфаф төненнән соң, иртә таңда, мунча кереп чыккач, кияү егетләре кыз келәтенә җыела. Төп йортның килене булса — килен (җиңгә) исеменнән, җиткән кызлары булса, шул кыз исеменнән ишек аша коймак бирелә. Әгәр кәләш үзен гыйффәтсез тоткан булса, кияү әлеге коймакны нәкъ уртасына пәке кадап чыгарган, нәтиҗәдә туй таркалган, кызның язмышы еш кына бик аяныч тәмамланган. Димәк, йола үзе онытылганнан соң да әле ритуал элементлары шигъри детальләр рәвешендә яшәвен дәвам итә.
Туй поэзиясендә, батыр, кыю егет образы еш кына идеаллаштырып бирелә. Дөрес, кайвакыт аңа ачы сүзг°р дә ишетергә туры килә:
Безнең кияүнең капкасы.
Нарат икән аркасы.
Нарат булмый ни булсын. Талап җыйган акчасы.
Яучы буягы* Г•рмфх^ммы. Ходаем, берүк яшаи сук.
Ата кәккүк баласын. Атма, әткәй, алам дип. Әткәй үзең ятка саттың. Әйтмә миңа «балам» дип.
Сыктауларда да күрәсең, таныш образлар, йола белән бәйле мотивлар урын ала: каенана еш кына кире сыйфатларга терелә, ата-анага үпкә, шелтә яңгырый.
Бит ачу һәм яр-яр йолаларына бәйле иҗат та символик образларга бай. Кызның толымын икегә ярып үрү, шул вакытта яр-яр әйтү — бу инде кияүгә бирелү символы. Ярәшелгәннән соң кыз бөркәнчек яки яулык ябынып йөрергә тиеш. Яулык бөркән- дерү — шулай ук кияүгә бирелүне аңлаткан. Символик образ сыйфатында ул кызның сыктауларына да үтел керә:
Атыңа печән сал, җиңгә. Авызлыгын ал, җнңгә.
Башыма яулык япканчы, Татлы җаным ал, җиңгә.
Әлеге сыктауларның мәгънәсен аңлау өчен турыдан-туры йола ритуалларына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Бу бөркәнчекне яки яулыкны бары тик кияүнең энесе (каениш) кенә ача, салдыра ала торган була. Соңрак туган туй поэзиясендә мондый символик образлар йолачылыктан аерылып чыга, шартлы яки гиперболик төс ала.
Кыскасы, туй йоласы поэзиясенең барлык жанрлары да бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә туа һәм үсеш кичерә, йоладан һәм практик кулланылыштан аерылгысыз рәвештә яши Соңгы үсеш баскычында туй поэзиясе беренчел яшәеш чикләреннән чыга, халыкның классик җырлары дәрәҗәсенә күтәрелә һәм гаҗәп үзенчәлекле рухи байлыгыбызга әверелә. Йолачылыкка бәйле рәвештә туган образлар да үзләренең төп мәгънәсен югалтып, мөстәкыйль шигъри символлар рәвешендә яши башлый.