ХИКӘЯЛӘР
ЧИРАТ
шыкмагыз, җәмәгать, хәзер барысын да чираты белән сөй лим.
Искәрдегезме? Мин сүзләрне чират белән әйттем. Ә чират белән әйтмәсәм
нәрсә булыр иде? Мәгънәсе калмас иде сүзләрнең. Хәер, чират булмаса,
тормышның мәгънәсе булыр иде микән? Булмас иде, мөгаен.
Мисал өчен менә сезне генә алыйк. Сез монда кергән чагында чират белән
кердегез, һәммәгез дә түгел, билгеле. Әнә, урта рәттә утырган ике ханым икесе
бергә кереп кысылдылар ишек кысасына һәм бер-берсенә тирә-юньдәге
кешеләрнең колак яфраклары кызарырлык сүзләр әйттеләр.
Әле бүген монда килергә чыккач, автобус тукталышындагы халыкны
чиратка тезәргә тырышып караган идем. Тезелүен тезелде халык, әмма ләкин
автобусы килмәде. Баксаң, автобусларны чиратка саласы бар икән әле башта.
Юри искәреп тордым: маршрутта йөри торган автобусларга караганда,
маңгайларына «По заказу» яисә «Обед», яисә «В парк» дигән язу элеп, чиратсыз
элдерә торган автобуслар күбрәк икән ләбаса шәһәрдә.
Быел безне яңа микрорайонга күчерделәр. Менә кайда ул гүр тынлыгы,
менә кайда ул первобытный тормыш. Өйрәнелгән гадәт буенча таң тишегеннән
торасың чиратка басыйм дип — бер үзеңә бер туалет! Ишек төбендә ник бер
адәм заты тыпырдап торсын! Юынырга чират алыйм, дип юынгыч янына киләсең
— берәү дә юк. Газ плитәсе янына киләсең чират алыйм дип — берәү дә юк, ник
шунда дүрт комфорка- га дүрт кәстрүл куеп аш пешермисең!
Иртән ашап-эчкәндә, энәләр өстендә утыргандай, дерт-мерт итеп, әле бу
тәрәзәгә, әле теге тәрәзәгә карыйсың, кайсы кибет янына җые лыр икән чират,
дисең. Юк, җыелмый чират. Буш ындыр табагына кергәндәй, керәләр дә чыгалар
кешеләр кибеткә, керәләр дә чыгалар.
Бүген дә урамда шундый күңелсез хәлдер инде, дип, тәрәзәгә күз салган
идем, җәмәгать — әнкәйкәчкенәем — чират! Юк дисәң дә бар икән ул ходай, бер
ачылмаса да бер ачыла икән ул күк капусы. Тукта- ле, ялгыш күрмимме? Ялгыш
түгел. Теп-тере чират! Походка чыккан гаскәр кеби бормаланып-бормаланып
тезелеп киткән, мин сиңа әйтим. Ашыгудан тешләремне дә кияргә онытып,
күлмәк-ыштаннан гына йөгереп чыктым урамга, килгән хутка чиратка бастым,
килгән хутка ике кеше белән чәкәләшеп алдым.
Төш җитәрәк сатучылары да күренде. Сатучылар күренгәч, артымдагы
күзлекле карчыктан:
— Ни саталар икән, белмисезме? — дип сорадым.
— Бомарше, — дип иреннәрен бөрештерде күзлекле карчык.
Ерактан тартма кебек күренгән иде, килеп җитәрәк кенә шәйләдем: китап
икән, шуны, бомарше, диләр икән.
Ничек кирәк алай, этешә-төртешә, ыэгыша-талаша, өч бомарше сатып
алдым да яңадан чират койрыгына барып бастым. Бәхетсезлек- кә каршы, мин
икенче кат барып җиткәнче бомарше бетте, бомарше беткәч, чират та таралды.
Шулай аптырабрак торганда, чатка күзем төште. Чират бит, биллә һи, тагын
чират! Бер ачылса ачыла икән ул бәхет! Каушавымнан бомаршеларымны
төшереп җибәрә яздым.
А
Урам аша атылып чыксам, чират белән билет сатып яталар Калты - раплар
гына төштем инде. «Кая, — мин әйтәм, — кем актык? Ничәшәр- не бирәләр?»
Күңелле генә чират торып, ике-өч кеше белән чәкәләшеп, дигәндәй,
Харлампиев концертына җиде билет эләктердем.
Кайтыйм инде, дип чаттан борылуым булды,— әнкәйкәчкенәем— тагын
чират! Йөгереп бардым. «Кая? — мин әйтәм.—Кем? Нәрсә?» Харлампиев
концертына алган билетларны кассага кире тапшыра икән халык Мин дә мөгезле
түгел, кеше тапшырганда нишләп ааыэ ачыл калыйм, дип фараз кылдым да
чират уртасына бәреп кердем. Артта- гыларның «чиратсыз керде, нахал!» дигән
гыйбарәләрен тыңлый-тың лый, «чиратсыз кермәсәм, чиратыгызның яме булыр
идеме соң?!» дип эчемнән генә пырдымсыз халык белән бәхәсләшә-бәхәсләшә,
тәрәзә янына барып җиттем, билетларның җидесен дә саттым.
Нәфес котырып җитте. Инде нишләргә? Туктале, бәлкем үземә башлап
йөрергә, үземә инициатива күрсәтергә кирәктер, һаман-һаман әзергә-бәзер,
кеше җыйган чираттан файдаланып яшәргә ярамас. Азрак оят белергә кирәк.
Шулай уйлый-уйлый хуҗалык кибетенең йозаклы ишегенә барып сөялдем.
Озакламый, минем артка тавышсыз-тынсыз гына шадра йөзле бер ир-ат килеп
басты, аннары күрше подъезддан берьюлы берничә карчык чыкты, чират,
минуты-сәгате белән үсеп, күзләремне иркәли башлады. Иренмәсәң була шул,
миңекө бит бу, мин җыйган чират, дип куанып торганда, чират койрыгыннан
әзмәвердәй бер адәм аерылып ишек төбенә килде, йорт түбәсенә тияр-тимәс
очып үткән аэроплан тавышлары чыгарып гөрелдәде:
— Нәрсә сатачаклар? Белеп бастыгызмы? Кем әйтте?
Бәладән ■баш-аяк. Чират өчен җан атып йөрүеңне аңламас — тәпәләп
ташлар.
Әзмәвернең карбыз зурлыгы йодрыкларына карап алдым да, күңелле генә
дулкынланган чиратка кул болгап, автобус тукталышына юнәлдем.
Аэроплан дигәннән, аэропортка барып карыйм әле Анда көне-төне чират
өзелми, дигәннәр иде.
КОРТ ЧАККЫРЫ
еше күрәчәген күрми гүргә керми, дигәндәй, шулай җәйге матур көннәрнең
берендә, колхоз кладовщигы булып эшләгән чорымда, гөнаһ шомлыгына
каршы, бер дә кирәкмәгәнгә дисәм, дөрес булып бетмәс, яшь бухгалтер
Нәкыянең нурлы йөзен күреп чыгыйм дип, колхоз идарәсенә төшәсе иттем.
Барып керсәм бухгатлерия ягына — эт тә юк. Өстәлләрдә исәп-хисап
кәгазьләре генә чәчелеп ята. Ә-ә, мич буенда бер адәм утыра икән (әллә бу да
Нәкыяны күрергә килгән инде). Күзлекле, сөзәк маңгайлы, кәтүк борынль Ая
гына кигәне итек тә. ботинка да түгел, өстенә кигәне кәчтүн дә велве. та түгел
Үзе бик спай, бик көяз. Каз каурыена охшаган тарагы белә- сирәк чәчләрен
сыпыра — пеләшен томаларга тырыша, (һи. күрмәгән ди Нәкыя синең ише таш
маңгайларны!)
— Кая олагып беткәннәр бу корт чаккырлары. дидем мин әлеге адәмнең өс -
башын, төс-кыяфәтен. кыланышларын бер кат күздәч кичереп чыккач.
Якты маңгай миңа табарак борылды, тимер кысалы күзлек пыялалары ялт-
йолт итеп минем йөзне ялмап алды. Бүлмә машина белән ашлык иләгәндәге
шикелле шылтырау авазлары белән тулды.
К
— Бухгалтер-рларның бар-рысын да р-рәис чакыр-рып алды.
— Корт чаккыры икән.
— Кемне чактыр-расыз кор-ртка?!
— Безнең авылда шулай корт чаккыры, дип сөйләшәләр инде.
— Кем сөйләшә шулай дип?
— Умартачы Мифтах...
— Умарталык та бар мыни әле сезнең колхозда?
— Бар.
— Умар-ртасы булгач, балы да бар-рдыр инде аның? — диде күзлекле һәм,
үзе сизепме, сизмичәме, иреннәрен ялап куйды.
— Бар, ник булмасын, балы да бар! — дип гайрәт чәчтем мин,— бал
келәтендә мөлдерәмә тулы җиде тәпәнебез утыра.
Бал келәтендә ике генә тәпән утыра, югыйсә. Аның да берсе төпкә төшеп
килә. Ябык чыраен арыш үрентесе сыман төссез төк баскан күзлекле кешегә сер
бирмәс өчен шулай тырышам мин. Әле анысы гына җитмәде, бүлтәеп торган
кесәмә сугып, ачкычларымны чылтыраттым.
-— Менә, абзыкаем, бал келәтенең ачкычлары да үзебезнең кесәдә. Күзлек
пыялалары сәер ялтырады.
— Кладовщик булып эшлисез, димәк?
•— Ә сез үзегез кем?
— Р-ревизор.
Өстәлгә таянган кулларым балавыз кебек йомшарды, борын яфракларым
юешләнде, чәч төпләрем әллә нишләп, кымырҗып тора башлады.
— Иптәш р-р-ревизор, — дип сүзгә керештем мин, тик шунда ук тотлыгып
калдым.
— Әле сез үр-ртәшә дә беләсез икән,— диде ревизор һәм ач бүре баласыдай
ябык, килбәтсез портфеленә үрелде, — исәп-хисап эшләрен төгәлләгәч, бар-
рып чыгар-рбыз тәпәннәр-регезне кар-рарга. Ур-рын- ныгызда булыгыз!
Корт чаккыры! Нәрсә көтәм, нишләп торам? Гибадулла абый яисә Нәкыя
килеп кергәнче, ычкынырга, таярга кирәк моннан.
Бал келәтен әллә ачкыч белән ачтым, әллә әфсен белән — анысын
хәтерләмим, уйларым икенче тәпән турында, дөресрәге, икенче тәпәндәге бал
турында иде.
Корт чаккыры! Документларга ике тәпән бал, дип теркәлгән бит анда. Ә
монда... Әх, корт чаккыры, тәмле тамак! Син генә яратасың балны! Кладовщик
Нурсәеттән башка кеше яратмый ди аны. Менә хәзер нишләргә инде, ничек
җавап бирергә?
Тәпән төбендәге балга таяк тыгып карадым. Таякка бер карыш тирәсе
гәрәбәдәй сары бал сыланып чыкты. Алай, сыекланган икән бу. Сыекланыр шул,
ник сыекланмасын — әнә нинди эссе көн. Әгәр көн тагын да эсселәнебрәк
китсә... Әйе, көн тагын да эсселәнебрәк китсә, бөтенләй сыеклана инде бу бал,
суга әйләнә...
Озын-озак уйланып тормадым, бал өстенә ике чиләк җылымса су куйдым.
Тула язды тәпән. Әмма бал бик нык сыекланды. Җитмәсә, суы балдан аерылып
өскә җыела башлады. Тулмаса тулмас — азрагын түгәргә кирәк. Тәпәнне
кыйшайтып чиләккә баллы су агызганда, идән дә юешләнеп өлгергән икән —
шул юешкә басуым булды — ике аягым берьюлы таеп китмәсенме. Тәпәнем бер
якка гөрселдәп барып төште, үзем икенче якка.
Бөтен келәт идәненә ялтыравыклы сыекча җыелды. Суы сеңгәч, тайгак
идәнем җилем белән майлагандай үзгәреп китте. Аяк белән басс ам — аяк
ябыша, уч белән таянсам — учым...
Ул арада ачык ишектән келәт эченә бал кортлары кереп тулды. Са ранча
көтүе мени! Маңгаема да килеп бәреләләр, учларыма ябышып та безелдиләр.
Нею» шул чагында бусагада ике шәүлә пәйда булды. Уң яктагысын- да
күзлек пыялалары ялтырый — бусы баягы ревизор, сулдагысы киндер кепкадан
— анысы колхоз рәисе Гибадулла абый.
— Менә ул1— дип, ике генә авыз сүз әйтте ревизор һәм, кулларын бутый-
бутый, урамга чыгып йегерде.
Аның:
— Кар-равыл, кор-ртка чактыр-рды, — дип сөрән салуы келәт ихатасының
теге ягыннан ишетелде.
Гибадулла абыйның да хәлләре мөшкел иде, ахры. Ул кәчтүнен башыннан
ук бөркәнеп бобигы эченә кереп ауды, шоферына:
— Куала!— дип кычкырды.
Машина кузгалып киткәч, баллы эзләр калдыра-калдыра, баллы
бармакларымны суыра-суыра келәттән чыктым.
Мине дә кортлар сарган иде, әле маңгаема, әле яңакларыма, әле
борыныма выжлап килеп бәрелүләренә караганда, мине дә чагалар иде бугай
алар. Ләкин, ни гаҗәптер, авыртуны сизми идем мин...