ИБРАҺИМ САЛАХОВКА 70 ЯШЬ
браһим Салахов — Казагыстанда туып-үскән каләмдәшләребезнең барса Ибраһим белен мин
бала чакта ук. гаиләбез Кукчәтау шәһәреме күчеп баргач, таныштым Шәһәрнең җидееллык татар
мәктәбендә бишенме класстан баш/>ап бергә укыдык.
Ибраһим Салахов бала чактан ук әдәбият белән кызыксына, үзе дә шигырьләр, хикәяләр
язарга ярата икән. Минем белән дә ул фәкать сәнгать, әдәбият сеюче бул ганга күрә дуслашып китте
дисәм ялгыш булмас Чеики без икебез ике терле хо- пык-фигыльле үсмерләр идек ул һәр вакыт җитди,
акыл белән >ш итәргә ярата, ә мин исә шаян табигатьле идем. '
«Ак юл». «Сәембикә». «Аң» журналларын кат-кат актару-укулар. алардагы шигырьләрне күчереп
алулар, классик сәнгать әсәрләре күчермәләренә карап сокланулар, үзебезне дә әлеге боек
рәссамнарга һәм язучыларга беркадәр менәсеботле дип хис итүләр.. — ахрысы безнең араны әнә
шулар якынайтты булса кирек
Тыныч, айлы теннәрдә Кукчәтау урамнарында мандолина уйнап йерүләр. сейгеи кызларга
мәхәббәт хатлары язып, алармы бер билгеле урында — таудагы таш асларына куеп калдырулар һәм
шуннан ук җавап алулар... болар барысы да гади әйберләрне әкияттәге кебек бизәп, гадәттән тыш итеп
күрер ечеи кирәк булгандыр, күрәсең.
Без Ибраһим белән Күкчәтаудан ерак түгел Мола-чокы дигән урынга барырга ярата идек Анда
гаҗәеп манзара; ай-далада офыкка барып тоташкан тигезлектән кинәт калкып күтәрелгән таш кыялар
һәйкәл сыман басып торалар Ак болытлы зәңгәр күктә канат какмыйча гына, сезелеп очып йергәи
тилгәннәр тавышы тирә- яктагы тынлыкка ниндидер серле бер моң бирә Без кыяга күтәреләбез Анда
берберебезгә үзебез язган шигырьләрне укыйбыз: мактыйбыз, тәнкыйть итәбез, ничек те һәр вакыт
уртак тел таба торган идек Мене мин кыя ташына терле буяулар белем рәсем ясый башлыйм. Ибраһим,
бик зур игътибар белән, һәр хәрәкәтемне күзәтә Бу вакытта ул соклануын яшерми Без әнә шулай: ул—
миңа, мин аңа сокланып үстек. Икебез дә тезелмәслек романтиклар идек шул.
Кез җитеп, укулар башлану белән җидееллык татар мәктәбе шеһер халкының мәдәният йортына
әйләнә Монда инде Ибраһим җиң сызганып җәмәгать эшләренә чума. Ул — учкомда. ул — комсомолда,
ул — безнең әдәби түгәрәкнең кулъязма журналы редакторы, ул — терле кичәләрнең оештыру
эшләрендә иң актив җитәкчеләрдән берсе.
Мәктәптә кичәләр бик еш оештырыла анда традицион бәйрәмнәрдән тыш яву- чыларыбыэның
юбилейлары үткәрелә, аларның әсәрләремнән инсценировкалар. езек - ләр башкарыла, мондый
кичәләрдә мәктәп халык белән шыгрым тулы була иде
Кенбатыш әдәбиятыма безне беренче булып җитәкләп килгән укытучыбыз Гәбд- рахман ага
Яхинның гаять хермәтле хезмәте турында да бу уңай белән искә алып үтү бик урынлы булыр. Ул безне,
мәктәп программасыннан тыш. Шекспир. Шиллер. Байрон. Гейне, Пушкин. Толстой һәм башка беек
исемнәр белем танышу шерефеме ирештерде Ул үзе дә яшертен генә, тыйнак кына яза торган кеше иде
Аның «Урман кызы» драмасы шул вакытларда Казан. Татарстан сәхнәләремдә куелып та йерде һәм
ялгышмасам театрыбыз тарихына да кереп калды шикелле. Ибраһим белен без Габдрахман абзыйның
игелекле йогынтысы тәэсиремдә яшибез, аны остазыбыз итеп хермәгләп яд итәбез 12 «К У • J* В
И
177
Кукчәтау еллары үткәч — ягъни, андагы мәктәпне тәмамлап, без Ибраһим белән Казанга килдек.
Ул педагогия, ә мин сәнгать техникумына укырга кердек. Казанда Ибраһим Салаховның иҗади
активлыгы артканнан артты Ул терле редакцияләрдә эшли башлады һәм бер-бер артлы әсәрләр
бастыра килде. Элек «Ярату» исемле сәхнә әсәре дөнья күрде. Аннан «Дуэль» повесте, һәм «Сакта»
(1973 ел) дигән шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Казан педагогия инсти тутында укыганда Ибра-
һим Салахов «Мәхәббәт һәм өмет» исемле повестен тәмамлады.
Терле сәбәпләр аркасында язучылык хезмәте тоткарланып торганнан соң, Ибраһим Салахов 1957
елда «Дала дулкыннары» дигән яңа шигырьләр китабын укучыларга тәкъдим итте. Ә аннары чирәм
җир каһарманнарын сурәтләгән «Күкчәтау далаларында» романы дөнья күрде. Соңрак ул «Мәхәббәт
картаямы?» повестен язды. Ул элек «Казан утлары» журналында басылды, аннары аерым китап булып
чыкты.
Югарыда саналганнардан тыш, Ибраһим Салаховның күп кенә хикәяләре, легендалары, бигрәк тә
казакъ халкы тормышыннан алып язылган әсәрләре, татар газета- журналлары белән бер рәттән,
Каэагыстанда чыга торган газеталарда бер-бер артлы басыла киләләр. Соңгы елларда язучы Ибраһим
Салахов үзенең күптәнге хыялына — «Имәннәр тамыр җәйгәндә» исемле тарихи трилогиясен язып
тәмамлауга иреште.
Миңа соңгы елларда. Күкчәтауга кайткан чакларымда, һәрвакыт күңелле күренешләрнең шаһиты
булырга туры килә. Без урамнан барганда юлыгучылар, бигрәк тә казакълар:
— Әссәламегаләйкүм, акын ага! — дип Ибраһимны сәламлиләр. Көнчыгыштагыча катлаулы һәм
озак итеп хәл-әхвәл сорашып, чиксез изге теләкләрен белдергәннән соң: «Сезнең чыгармаларыгызны
(ягъни әсәрләрегезне) укыл барабыз, рәхмәт, телегезгә чичәнлек, күңелегезгә хаклык иңсен!»—дип
калалар. Тормыш-көнкүреш, гаилә мәсьәләләре буенча төрле гаризалар җәһәтеннән дә. хәзер инде
белемле кешеләр җитәрлек булуга да карамастан, аңа керәләр. Ибраһимның кеше сүзен кире как мавы,
кулыннан килгән ярдәмен кичектермичә, авырсынмыйча күрсәтергә әзер торуы да, әлбәттә, гади
кешеләр күңелен үзенә җәлеп итәдер. Бу — язучыга хас сыйфатларның иң гүзәле, иң мөһиме.
Ибраһим Салаховка җитмеш яшь тулды. Без аиың барча чордашлары, кордашлары, күп санлы
укучылары исеменнән, каләмдәш дустыбызга чын күңелдән сәламәтлек, күңел көрлеге, иҗат
уңышлары телибез. Үзе «Мәхәббәт картаямы?» дигәндәй, кешеләргә, тормышка, кадерле иҗат эшенә
мәхәббәте бер дә картаймасын!