Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЕЛМАЕП ТА, КӨЛЕП ТӘ...


Нури Арсланов
Юмарт дуслар
И юмарт та минем дуслар: Сыйлыйлар исерткәнче, Ис-акылларым
киткәнче, (Акчаларым беткәнче!) Таякларым югалганчы, Хәтерләр
чуалганчы, Өчәр ай җикмәслек итеп «Атларым» туарганчы.
Туарылдым, туарылдым,— Җигәрләр әле тагын, Җиңелмәм дип
тәүбә кылдым,— Җиңәрләр әле тагын...
Иске җыру бар шул хакта: «Карурманнан чыккан чакта Атлар
тешми елгага.
И-и-и, дус-иш кирәк дөньяда .»
Гәрәй Рәхим
Битараф бәндәгә
Бик кирәк чагында Йөрәгем таш минем. Дошманга бер суксам,
һичшиксез үтерә.
Йөрәгем — тере су.
Дусларга өләшсәм, Терелтеп җибәрә һәм мең кат үстерә.
Ә менә син, бәндә, Ни дошман түгелсең. Ни бер дус түгелсең.
Йөрәкне бирсәм син — үсмисең. Ә суксам — үлмисең.