ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
ИҖАТ ИНТЕЛЛИГЕНЦИЯСЕ УКУЫ г
КПСС өлкә комитеты каршындагы иҗат
интеллигенциясе активы семинарының чи
раттагы дәресе булды. Анда идеология
работникларының Бөтенсоюз семинар-кн-
ңәшмәсе йомгаклары турында КПСС өлкә
комитеты секретаре М Ф Вәлиев сөйләде Ул
КПССның Совет җәмгыятендәге. тынычлык
өчен көрәштәге, бөтендөнья социализм
системасын үстерүдәге, халыкара коммунистик
һәм милли азатлык хәрәкәтендәге роле,
хәзерге шартларда идеология көрәше,
унберенче бишьеллыкта илебезнең социаль-
экономик үсеше турындагы мәсьәләләргә
тукталды, әдәбият-сән- гать әһелләре һәм
матбугат хезмәткәрләре алдындагы
бурычларга аеруча басым ясады.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ
ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНДА
Чираттагы партия җыелышында коммунист
язучы Мөхәммәт Мәһдневнең иҗат отчеты
тыңланды.
М. Мәһдиев үзенең планнары, тормыш һәм
әдәбият турында уйланулары белән
уртаклашты Аның иҗаты турында чыгыш
ясаган С. Хәким, Ә Еники, Р Фәйзуллин, А
Әхмәдуллин иптәшләр әдип иҗатындагы
үзенчәлекле якларны билгеләп үттеләр,
үзләренең тәкъдимнәрен һәм теләкләрен
белдерделәр.
ӘДӘБИЯТ ПРОБЛЕМАЛАРЫ
ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ
«Казан утлары» журналының түгәрәк
өстәле янында КПССның XXVI съезды ка-
рарлары яктылыгында татар әдәбияты ал-
дында торган бурычлар турында зур сөй ләшү
үткәрелде. Анда Г Бәширов. Н Арсланов. Ә
Еники. С. Хәким. 3 Нури. Г Ахунов. В Нуруллин.
Т Миңнуллин, Р Мостафнн һәм башка әдипләр
катнашты
Сөйләшү материаллары журналның
быелгы унынчы санында урнаштырылачак
ХӨКҮМӘТ ДЕЛЕГАЦИЯСЕ
СОСТАВЫНДА
ТАССР Язучылар союзы идарәсе пред
седателе Гариф Ахунов СССР Верховный
Советы делегациясе составында Нигериягә
барды Нигерия Федератив Республикасы
Милли җыелышы чакыруы буенча оешты
рылган әлеге рәсми визит вакытында ха
лыкара проблемалар һәм Совет — Нигерия
элемтәләрен тагын да ныгыту мәсьәләләре
турында киң фикер алышу уздырылды
Нигерия ягыннан бу сөйләшүдә күренекле
хөкүмәт эшлеклеләре. Милли җыелыш
лидерлары һәм депутатлары катнашты.
Соңыннан безнең делегация ил буйлап
сәяхәттә булды, аерым алганда. Квара һәм
Венди штатларын. Совет — Нигерия хез-
мәттәшлегенең мөһим объекты — Көнбатыш
Африкадагы беренче металлургия комбинатын
карады
ЧИТ ҖИРЛӘРДӘ ЙӨРЕП
ГЫЙБРӘТ АЛ...
РСФСР язучыларының бер төркеме
Испаниядә туристик сәяхәттә булып кайтты. Бу
группа составында татар язучылары Аяз
Гыйләжев белән Марсель Галиев тә бар иде.
Алар Атлантик океан һәм Урта диңгез яры
буендагы Кадис. Малага. Севилья. Гранада һәм
Мадрид. Толедо шәһәрләрендә булдылар, күп
санлы музейларын һәм тарихи истә лекле
урыннарын карадылар. Гранада шәһәрендә
язучылар белән. Мадридта Испания-Совет
дуслыгы җәмгыяте членнары белән
очрашулар. Испаниянең бөек шагыйре Гарсиа
Лорка туган Фуэнте-Вакерос авылын күрү язучы
ларда зур тәэсир калдырды
Язучы Әхәт Гаффар СССР Журналистлар
союзы делегациясе составында Португалия
буйлап сәяхәттә йөрде. Бу делегация илнең
Лиссабон. Коимбри. Эвера. Браган- са. Фатима
һәм башка — барысы унбишләп шәһәрендә
булды Португалия коммунистлар партиясенең
үзәк газетасы «Аванте» редакциясендә
кунаклар белән кызыклы очрашу оештырылды
Делегацияне шулай ук Лиссабондагы һәм
башка шәһәрләрдәге Португалия — СССР
дуслыгы җәмгыятьләре кабул итте.
Бер төркем РСФСР язучылары белән бергә
Җәвад Тәржеманов һәм Мәдинә Маликова
Франциягә сәяхәт ясады Алар анда Париж.
Шартр. Тур, Бурж һ б шәһәрләрдә булып.
Бальзак. Жорж Санд. Роден музейлары һәм
башка истәлекле урыннар белән . таныштылар.
«Европа» журналы редакциясендә танылган
язучы Пьер Гамарра белән очраштылар.
ТУГАН ТЕЛ ҺӘМ ӘДӘБИЯТНЫ
УКЫТУ ТУРЫНДА
Татарстан АССР Мәгариф министрлыгы
каршындагы укыту-методнк Советы
президиумында мәктәпләрдә татар теле һәм
әдәбиятын укыту мәсьәләләре каралды
Президиум утырышын Татарстан мәгариф
министры Р Л Низамов алып барды Анда татар
теле һәм әдәбияты дәреслекләре авторлары.
Казан дәүләт университеты. Казан, Алабуга
дәүләт педагогия институты галимиәре,
РСФСР Мәгариф ми иистрлыгынын Татарстан
филиалы фәнни хезмәткәрләре. Татарстан
укытучылар белемен күтәрү институты
методистлары, укытучылар катнашты
Президиум утырышында профессор М 3
Зәкиен, фән кандидатлары А Г Әх мәдуллии. Г
М. Әдһәмова. Б М Мифта- хов. М X. Х-әсәнова,
А X Нуриева. И Г Исмәгыйлова һ б иптәшләр
дәреслекләрнең. туган тел һәм әдәбиятны укы-
туның сыйфатын яхшыртуга караган эшлекле
тәкъдимнәр белән чыгыш ясадылар
Республика мәктәпләрендә татар теле һәм
әдәбияты фәннәрен укытуны яхшырту турында
карар кабул ителде
ДРАМАТУРГЛАР КИҢӘШӘ
Күптән түгел СССР Культура министр лыгы
һәм Бөтенроссия театр җәмгыяте
драматургларның тәрҗемәчеләр белән бер
ләштерелгән Бөтенсоюз семинарын уздырды
Анда Татарстаннан драматург Ризван Хәмид
катнашты Семинарда аның «Иске йорт
кешеләре» исемле сатирик комедиясе укып
тикшерелде һәм уңай бәя алды Ул илебез
театрларында кую ечен тәкъдим ителәчәк
Дубултыда драматургларның Бетен россия
семинары булып узган иде Анда Татарстаннан
Диас Вәлиен һәм Ризван Хәмид катнашты
МУЗЫКА БӘЙРӘМЕНДӘ
КАТНАШТЫЛАР
ТАССРның атказанган сәнгать эшлекле се
композитор Ренат Еникнев. җырчы Мнңгол
Галиен һәм скрипкачы Шамил Монасыйпов
Уфада үткәрелгән Совет му зыкасы
бәйрәмендә катнаштылар Анда илебезнең
күренекле композиторлары әсәр ләре белән
бергә Р Еннкневның «Кокуш- кнно ягы» (С
Хәким сүзләре). «Синең эзләр» (Роберт
Әхмәтҗанов сүзләре). «Ти гез атлыйк» (Ф
Сафии сүзләре) дигән җырлары, скрипка һәм
фортепиано ечен язган әсәрләре яңгырады
Кунаклар Неф текамск, Янаул хезмәтчәннәре
белән очра туларда катнаштылар,
Башкортстан теле нидениесе аша чыгыш
ясадылар.
ӘЛМӘТ ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАСЫНДА
Татарстан Язучылар Союзының Әлмәт
бүлеге һәм «Әлмәт» әдәбият берләшмәсе
членнарының гомуми җыелышында пар
тиябезнец XXVI съезды карарлары якты
лыгында язучылар алдында торган бурыч лар
турында свйләшү булды Җыелышта бүлекнең
җаваплы секретаре Ә Маликов язучылар К
Булатова. Г Афзал. Ю Әми нов. Ф
Гыйльметдинов чыгыш ясады
Әлмәт шәһәренең Техника йортында
әдәби-музыкаль кичә үткәрелде Кичәне халык
депутатларының Әлмәт шәһәр С<> веты
башкарма комитеты председателе урынбасары
Фәрит Мөхәммәтшин ачты Татар поэзиясенең
үткәне һәм бүгенгесе турында шагыйрь Ә
Маликов снйләде ТАССРның Г Тукай
исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Г
Афзал. Э Мвэмино- ва. К Булатова Ә Маликов,
яшь ша гыйрьләр һәм «Әлмәт» әдәбият
берләшмәсе членнары Венера Туктарова.
Котдус Батыров. Фәһимә Галиева. Илдар
Хөснетди- нов. Нурсибә Габдрахманова.
Гөлгенә Ма ликова. Зилә Ногманова үзләренең
ши гырьләрен укыдылар
Татарстанның халык артисткасы Зәкия
Туишева шагыйрә Саҗидә Свләйманова һәм
башкорт шагыйре Әнгам Атнабаен әсәрләрен
башкарды
Кичәнең икенче влешендә Ф Яруллин
исемендәге музыка училишесының халык уен
кораллары оркестры, шәһәр һәм район
үзешчәннәре катнашында зур концерт булды
Фойеда язучыларның автографлары бе лән
китап сәүдәсе оештырылды
Әлмәт нефтьчеләренең Техника йор тында
ТАССРның Г Тукай исемендәге Дәүләт
премиясе лауреаты шагыйрь Га мил Афзалга
60 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль
кичә булды
Кичәне кереш сүз беләи Әлмәт язучы лар
оешмасының җаваплы секретаре ша гыйрь
Әдип Маликов ачты
Юбилярны Әлмәт шәһәр партия коми теты
секретаре Маргарита Михайловна Петрова
Татарстан нефтьчеләре исемен нан
«Татнефть» берләшмәсенең генераль ный
директоры урынбасары Үзбәк Сатта ров
котлады Ү Саттаров шагыйрьгә бер ләшмә һәм
Татарстан нефтьчеләре проф союзы өлкә
комитетының Почет грамота сын тапшырды
Татарстан Язучылар союзы исеменнән
шагыйрь Рөстәм Миигалимов. Чаллы язучылар
оешмасы җитәкчесе шагыйрь Разил Валиев.
Ленииогорск нефть челәре һәм әдәбиятчылары
исеменнән язучы Шамил Бнкчурин. Азнакай
нефтьчеләре исеменнән Нур Әхмәдиен һ б
котлау сүзләре әйттеләр Партиянен Сарман
райкомы пропаганда бүлеге мөдире Дамир
Гарифуллин, ВЛКСМнын Әлмәт шәһәр ко-
митеты секретаре Галина Былинкииа. Әлмәт
татар дәүләт драма театры директоры Марат
Атнагулов. Татарстан нефтьче ләре
профсоюзы влкә комнтегы вәкиле Посыф
Нәфиков шулай ук җылы котлау сүзләре белән
чыгыш ясадылар Гамил Афзал җавап сүзе ятеп
яка шигырен укы ды
Кичәнен нкеиче влешендә шагыйрь Г
Афзал сүзләренә язылган җырларчаның
шигырьләре яңгырады Концертта РСФСР ның
халык артисты. ТАССРның Г Тукай
исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айрат
Арсланов, Татарстанның халык артистлары
Зәкия Туишева, Рамазан Ихса- нов, Әлмәт
драма театры артисты Зәкәрия Гыйлемов һәм
үзешчән сәнгать осталары катнашты.
Фойеда язучыларның автографлары белән
китап сәүдәсе оештырылды
ЧАЛЛЫ ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАСЫНДА
Кама буенда автомобиль гиганты корылу бу
регионның экономик йөзен үзгәртү белән бергә,
кешеләрнең рухи дөньясында да зур йогынты
ясады КамАЗда үзенчәлекле бер цех —
әдәбият цехы да төзелде. Заводларның
каркаслары яңа корылып килгән чакта ук әлеге
«цех» үзенең әдәби продукциясен бирә
башлаган иде инде КамАЗ көннән-көн зуррак
колач алды, аның проблемалары катлаулана,
колачы зурая барды. Көн тәртибенә менә шул
масштабларга тиң әсәрләр язу бурычы куелды.
Чаллы язучылар оешмасының гомуми
җыелышында сүз, нигездә, шул бурычлар
турында барды Оешманың җаваплы секретаре
шагыйрь һәм прозаик Разил Вәлиев әдәби
берләшмәләрне җанландыру, өметле авторлар
белән индивидуаль эш алып бару, укучылар
белән тыгыз элемтәдә тору, КамАЗ
проблемаларына тирәнрәк үтеп керү
мәсьәләләренә тукталды. Чыгыш
ясаучылардан Э Касыймов Р Хисмәтуллин һ. б.
язучыларның активлыгын күтәрү юллары
турында фикерләре белән уртаклаштылар
Яна шәһәрдәге китапханәнең уку залында
язучы Эдуард Касыймов әсәрләре буенча
укучылар конференциясе уздырылды.
Конференциядә чыгыш ясаган завод эшчеләре,
китап сөючеләр, яшь язучылар әдип иҗатының
КамАЗ проблемаларына багышланган булуына
басым ясал сөйләделәр.
Соңыннан Э. Касыймов сорауларга җа-
ваплар бирде
Туган якны өйрәнү музееның «Кызыклы
очрашулар клубы» үзенең чираттагы
утырышын Чаллы язучылары иҗатына баг
тышлаган иде. Язучылар оешмасының җа-
ваплы секретаре Разил Вәлиев, яшь язуг чылар
М Сафин, В Мартынов, Н Дмитриева, Р
Заһретдинова, М Волостнов КамАЗ
проблемаларының бүгенге әдәбиятта
чагылышы турында сөйләделәр, үз әсәрләрен
укыдылар
Яңа шәһәрдәге 54 нче эшчеләр тулай
торагында булып узган кнчә «Җирдә кеше булу
җиңел түгел» днп аталган иде Анда чыгыш
ясаган язучылар Р Вәлиев, А Сычев, В.
Атнагулов, Н. Чнгвннцев, М Сафин яңа кеше
формалашуында әдә биятның тоткан роле
турында сөйләделәр Эшчеләр үз
тормышларыннан мисаллар китерделәр,
әдәбият һәм тормыш арасындагы багланыш
мәсьәләләре белән кызык сындылар
БОРЫНГЫ БОЛГАР ТУФРАГЫНДА
Ел саен диярлек Түбән Кама эшче- ижат
яшьләренең борынгы Болгарга сә фәре күркәм
бер традициягә әверелде Ул «Кама таңнары»
әдәби берләшмәсе (җитәкчесе Рахмай
Хисмәтуллин) тарафыннан оештырыла.
Быел яшьлек шәһәренең яшь язучыла ры,
үзешчән артистлары, туган як тарихын
өйрәнүчеләр, «Әллүки» балалар теат рының
нәни артистлары - барлыгы 140 лап кеше
Болгар ядкарьләре янында язучы Нурихан
Фәттах, Казан тел. әдәбият һәм тарих
институтының өлкән гыйльми хезмәткәре
археолог Равил Фәхретдинов белән
очраштылар. Кунакларны КПССның Куйбышев
райкомы секретаре С Низамет дннова каршы
алды
ШАГЫЙРЬНЕҢ ТУГАН ЯКЛАРЫНДА
Минзәлә районының Күзкәй авыл Куль тура
йортында шагыйрь Рәшит Гәрәйгә 50 яшь тулу
уңаеннан зур әдәби бәйрәм үткәрелде
Районның партия, совет оеш малары
җитәкчеләре, хезмәт ияләре вәкилләре,
педагогия училищесы һәм Минзәлә татар
дәүләт драма театры коллективлары юбиляр
якташларын кайнар котладылар, аңа яңа иҗат
уңышлары теләделәр. Кичә дә Рәшит Гәрәйнең
төрле елларда язылган шигырьләре, аның
сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады.
Шагыйрьнең иҗат бәйрәмендә Казаннан
кнлгән каләмдәшләре Габдулда Шәрә фи,
Мәхмүт Хөсәен, Фәннур Сафин, Та тарстан
Язучылар союзының Чаллы бүлегеннән Разнл
Вәлиев, Нәҗип Мадъяров, Газиз Кашапов.
Хәниф Хөснуллнн, шулай ук җырчы Рафаэль
Ильясов һәм яшь ком позитор Риф Гатауллин
катнашты
АРТИСТ ЮБИЛЕЕ
Габдулла Кариев туган төбәктә, Октябрь
районының Күлбай Мораса авылын да, татар
профессиональ театр сәнгатенең беренче
буразналарын сызган артистның 95 еллыгына
багышланган кичә үткәрелде Аны «Алга»
колхозының партком секретаре Ә Насыйбуллнн
ачты Сәнгать фәннәре кандидаты Хәсән
Гобәйдуллнн, СССРнын халык артисты
Габдулла Шамуков Г Ка риевның татар сәхнәсе
тарихында тоткан урыны турында сөйләделәр
1908 елда граммофон тәлинкәсенә язып
алынган яшь Кариев тавышын якташлары
аеруча дулкынланып тыңладылар
ЯЗУЧЫ ИСЕМЕ БЕЛӘН
Якташлары, танылган татар совет язучысы
Габдрахман Әпсәләмов исемен мәңгеләштерү
нияте белән, Мордва АССРнын Иске Аллагол
авылы колхозчылары үзләренең гомуми
җыелышларында колхозга
эдил исемен бирү турында бертавыштан карар
кабул иттеләр
Хезмәт ияләре депутатларының район
Советы башкарма комитеты әлеге жые лышнын
«Трудовик» колхозын алга таба Г Әпсәләмов
исемендәге колхоз дип атарга дигән карарын
раслады
ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП
СССР Верховный Советы Президиумы
Указы белән, совет әдәбияты өлкәсендәге
хезмәтләре өчен һәм юбилейлары уңаен нан
шагыйрь Гамил Афзал, тәнкыйтьче һәм
әдәбият белгече Рафаэль Мостафин «Почет
билгесе» ордены белән бүләкләнделәр
Филология фәне өлкәсендәге хезмәтләре
өчен СССР фәннәр академиясе Казан
филиалының Г Ибраһимов исемендәге тел,
әдәбият һәм тарих институты өлкән
хезмәткәре, филология фәннәре докторы,
профессор Гали Мөхәммәтгалнсннч Халн товка
РСФСР Верховный Советы Презн диумы Указы
белән. «РСФСРнын атказан гаи фән
эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде
Совет культурасы өлкәсендәге хезмәт Ләре
өчен язучы Геннадий Александрович
Паушкннга, РСФСР Верховный Советы
Президиумы Указы белән. «РСФСРнын
атказанган культура работнигы» дигән
мактаулы исем бирелде
Совет сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен
Г Тукай исемендәге Татар дәүләт
филармониясе артисты Айрат Арслановка. Г
Камал исемендәге Татар дәүләт академия
театры артисткасы Рәшидә Жиһан- шинага, М.
Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм
балет театры солисты Ренат Ибраһимовка,
РСФСР Верховный Советы Президиумы Указы
белән. «РСФСР нын халык артисты» дигән
мактаулы исем бирелде.
АРАЛ ДУЛКЫННАРЫ
Каракалпакстан әдәбияты һәм сәигате
көннәре уңае белән Татарстан китап нәш-
риятында «Арал дулкыннары» исемле кн тап
басылды Бу жыентыкта классиклардан башлап
яшь язучыларга кадәр булгаи каракалпак
прозасы һәм поэзиясе вәкилләре сүз ала
Полиграфик чктан югары сыйфатлы итеп
эшләнгән әлеге басманы төзүче, кереш сүз һәм
белешмәләрне язучы Лирон Хәмидуллин «Без
СССР халыкларының. әдәбиятларының
аралашып, бер беренә булышып, ярдәмләшеп
яшәвен күрәбез, дип яза ул Укучы кулына ке-
рәчәк бу китап та шуның бер матур күренеше»
ГАСТРОЛЬЛӘР ҖӘЕ
Июнь аенда Ленинград дәүләт академия
комедия театры гастрольләре булды Кунаклар
В Маяковский пьесасы буенча эшләнгән
«Мунча». С Ласкин пьесасы буенча
«Акселератлар» һ б спектакльләр не
күрсәттеләр Ленинград театры гастроль ләре
башкалабыз тамашачыларында зур кызыксыну
уятты