Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДАВЫЛ КАРДӘШЕ

ашбирмәс, ялкынлы йөрәкле кешеләр! Шушылай дип әйтүгә, бөркетләр кебек курку белмәс кыю йөрәклеләр күз алдына килеп баса. Алар башкалар бәхете һәм гаделлек өчен көрәш утына керәләр, кирәк икән, шуның хакына гомерләрен дә фида кылалар. Габидулла Әскәр улы Бәшировның да ерак бабасы куркусыз йөрәклеләр токымыннан булган.
Х^ПИСОК ПЕРВЫХ ПОЛИТИЧЕСКИХ ССЫЛЬНЫХ ТАТАР, СОСЛАННЫХ В ЯКУТСКУЮ ГУБЕРНИЮ ПРИ ЦАРИЗМЕ ИЗ БАШКИРИИ.КАЗАНИ, СИМБИРСКА
ПУГАЧЕВСКОМ, РАЗИНСКОМ ВОССТА
НИЯХ В 1718 BEKAX^J^
•БРАТЬЯ ИСМАЕВЫ С.Ф. И ХФ.^*
БРАТЬЯ ЕНИКЕЕВЫ
•БРАТЬЯ БАШИРОВЫ
•БРАТЬЯ ТАХВАТУЛЛИНЫ
•БРАТЬЯ ФАТКУЛОВЫ
•БРАТЬЯ ШАМСУТДИНОВЫ
•БРАТЬЯ БАЙНАЗАРОВЫ
БРАТЬЯ БИКБАЕВЫ И ДРУГИ!
Якутскида патша самодержавием ен.1 каршы коргшк^н каһарманнар tn TJ легена куелган мемориал
Иксез-чиксез калмык далаларына Емельян Пугачевнең иреккә чакырган авазы килеп ишетелүгә үк, ул үзенең соңгы атын иярли дә көрәш таңына карап юл ала. Тояк тавышыннан дала тынлыгы чәдпәрәмә килә. Татар, калмык һәм башкорт егетләре Пугачевка ярдәмгә ашыга
Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар восстаниесе җиңелүгә дучар булса да, бу хәрәкәт, дәһшәтле яшен сыман, ил тарихында якты >э калдырды. Халык күтәрелеше патша тәхетен ингезе-ние белен дер селкетеп куйды.
Б
ЗА УЧАСТИЕ В ТАТАР-БУНАРСКОМ,
Ул чагында изге ирек көрәше кырында күпләр ятып калды, ә исән калганнары җәзага тартылды, каторга-сөргеннәргә озатылды. Габидулланың ерак бабасы Сәимгәрәйне дә Себергә сөрәләр. Ул Ерак Көнчыгышка каторгага, таш чыгару-вату эшенә озатыла. Пугачевның көрәштәше әнә шулай итеп үз туган туфрагыннан мәңгелеккә аерылып китә. Ләкин Сәимгәрәй хакында изге хатирә керләнмичә, саф килеш буын- нан-буынга күчә-күчә бүгенге көннәргә кадәр килеп ирешкән!
Сәимгәрәйнең көрәшче җанлы рухы балаларының балаларына да күчә, алар йөрәгендә сүнмәс ялкын булып кабына. Пугачев чорында Сәимгәрәй йөрәгендә кабынган очкыннар революция елларында Габидулла йөрәгенә дә төшә. Көрәш утының дәвамчанлыгы бу!
Хәер, Габидулланың дәү әтисе Исламны гына алыйк. Аңарда да шул ук бунтарьлык рухы ташып тора. Яңа Каргалы авылында крестьяннар ачлыктан үлем хәленә җитәләр. Аларның ачы тормышына Ислам тыныч күз белән карый алмый. Көннәрдән бер көнне ул Ахун бай амбарындагы йозакны каерыл вата да крестьяннарга иген өләшә. 1870 елда өяз суды аны Якутия җиренә мәңгелек сөргенгә җибәрү турында хөкем карары чыгара.
Ислам Бәширов революциягә кадәр күп еллар элек Якутскида дөнья куя. Шул елларның истәлеге булып, бу каладагы татар зиратында аның кабер ташы гына сакланып калган. Хәзерге вакытта ул зиратта патша самодержавиесенә каршы күтәрелгән өчен туып үскән җирләреннән сөрелгән каһарманнар истәлегенә мемориал куелган. Мемориалга язылган исемнәр арасында Казан, Уфа һәм Сембер губернасыннан сөрелгән күпләгән татар улларының исемнәрен очратасың.
Габидулла үзенең ыруы турындагы риваятьләрне кечкенәдән үк ишетеп үсә Әтисе Әскәр абзый Бәширов пристаньда йөк ташучы булып эшли. Әнисе Мәликә апа шәһәрнең хәлле кешеләренә ялланып, аларның керләрен уа, өйләрен акшарлый. Ата белән ана бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр җигелеп эшләсәләр дә, сигез җан иясеннән торган ишле гаиләгә очын-очка ялгап кына яшәргә туры килә... Габидулла гаиләдә беренче бала була, ул XX гасыр башында туа. Бербер артлы дөньяга энеләре Хәйрулла, Әхмәди һәм башкалар килә.
Үсмер малай әтисе авызыннан еш кына туган җирләре Агыйдел буйларыннан бу кырыс якларга килеп чыгуларының тарихын ишеткәли. Күршеләрендә яшәүче рус политик тоткыннарының шушы хактагы сүзләре дә аның күңелендә патша властена карата нәфрәт хисе уята. Акрынлап ул, ундүрт яшьлек малай, аларның үз кешесенә әверелеп китә, өлкәннәрнең яшерен йомышларын үти, алар киңәшмә үткәргәндә сакта тора, городовой яки полицейский күренүгә, тиз арада хәбәр сала. Көндезләрен ул мәктәпкә йөри.
Тора-бара Габидулланың тормышка карата үз карашы да бөреләнеп китә. Ул берәүләрнең көне-төне эшләп тә ачлы-туклы яшәүләренең, ә икенчеләренең кыл да селкетмичә рәхәтлектә типтереп гомер итүләренең сәбәбен яхшы кузаллый башлый. Үсмер егет үз киләчәгенең көрәштән торачагын сизә, шуңа әзерләнә.
Аның тормышында онытылмас бәхетле көн килә. Ул адашы Габидулла Төхфәтуллин белән бергә Е. М. Ярославский җитәкчелек иткән яшерен революцион түгәрәккә керә. Яшь көрәшче Февраль революциясен шатланып каршылый. Ә Октябрь революциясе аны бөтенләе белән үз кочагына бөтереп ала. Габидулла большевиклар партиясе сафына баса.
Нык холыклы, калын гәүдәле бу егет үз яшеннән өлкәнрәк булып күренә. Нур чәчеп торган дәртле, үткен карашы гаять зур ихтыяр көченә ия булуы турында сөйләп тора. Аның бу сыйфатлары соңыннан көрәш һәм эшчәнлек елларында бөтен тулылыгы белән ачыла.
Революция давылы Ерак Көнчыгышка да килеп җитә Габидулла Бәширов Ридзинский җитәкләгән партизаннар отрядына язылып, Якут- скины алуда, анда Совет власте урнаштыруда катнаша. Аннары ул интернациональ дружина оештыруда башлап йөри Бу дружинаның нигезен татарлар, якутлар, кореялеләр һәм кыргызлар тәшкил итә. Аңа сыналган карт большевик Мәхмүт Зөбәйдуллин җитәкчелек итә, ә Габидулла Бәширов анда комиссар була.
Контрреволюцион өлкә советы Якутскида эшче депутатлары Советы башкарма комитеты членнарының күпчелеген кулга алып бетерә Хәл кискенләшә, көрәш кыенлаша. Большевикларга хезмәт халкы белән аралашу өчен яшерен газета чыгару юлы гына кала. Тиздән «Бюллетень» дигән шундый газета тарала башлый. Бу басманың төп оештыручысы— Габидулла Бәширов. Аңа Г. А. Төхфәтуллин белән А. С. Царственный ярдәм итәләр. Бу вакытта Бәширов белән Царственный Якутск типографиясендә эшлиләр. Алар төрле юл белән типографиядән кирәк булганның бөтенесен алып чыгалар. Тырышлык бушка китми — «Бюллетень» даими чыгып тора. Ул халыкка совет власте турын-дагы бөтен дөреслекне җиткерә бара.
Габидулла Әскәрович «Бюллетень»ны чыгару белән генә чикләнеп калмый, бу эшкә һәм тагын листовкалар таратуга хатыны Мария Әх- мәтовнаны һәм энесе Хәйрулланы да тарта. Хәйрулла соңыннан Якутиядә гражданнар сугышы вакытында И. Я. Строга җитәкчелегендәге атлы разведкада йөри, Якутскины Колчак гаскәреннән азат итүдә катнаша. Шул сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен аны М. И. Калинин исемле сәгать белән бүләкли.
Кече энесе Әхмәди дә абыйсы юлыннан китә. Совет власте елларында югары партия белеме ала. бик күп җаваплы урыннарда эшли. Соңгы вакытта партия өлкә комитеты каршында лекторлар группасын җитәкли. Әхмәди Бәширов бүген дә исән әле, ул Казанда яши.
Контрреволюцион өлкә советы «Бюллетеньиның эзенә төшә Кыю большевик Габидулла Бәшировны кулга алалар. Ләкин ул беренче җай чыгу белән тоткынлыктан качып чыга да, шул ук кичне хатын-кыз күлмәге киеп, хатыны белән бергә подвалдан типографиянең исән калган җиһазларын коткарып кала. Берничә көннән соң «Бюллетень»ның яңа саны дөнья күрә. Типографияне дусты һәм адашы Габидулла Төхфәтуллин өенә урнаштыралар. Газета шәһәрдәге һәм тирә-юньдәге хезмәт халкын контрреволюциягә каршы көрәшкә оештыруда әлегә бердәнбер, әмма нәтиҗәле коралга әверелә.
Якутскины колчакчылар яулап алгач, хәл тагын да начарая, Бәши- ровка яшеренеп яшәү икеләтә-өчләтә авырлаша. Шуңа да карамастан, ул йөк ташучылар союзына җитәкчелек итә. Бу эштә аңа әтисе гаять зур булышлык күрсәтә. Габидулла Әскәровичны полиция ялчылары ничек тә кулга алырга җаи эзлиләр. Инде тоттылар дигәндә генә кыю большевик аларны тагын эздән яздыра. Ниһаять, ул Намсн районындагы туганнары Икдисановларда яшеренеп торырга карар кыла. Урман аркылы җәяүләп шунда китә Юлны чокырлы урыннардан сайлый. Югыйсә, полиция кулына эләгүеңне көт тә тор Кинәт Габидулла этләр өргән тавыш ишетеп ала. Җитмәсә, алда ачыклык, ә аннан арырак — сазлы күл. Озак уйлап тормастан, күл суына чума да авызына камыш көпшәсе кабып ята. Полиция патруле берни сизмичә узып китә. Өч көн үтте дигәндә, тәмам алҗып-талып, ул Намскига килеп төшә. Әмма биредә дә тыныч түгел. Бөтен җирне полицейскийлар айкап йөри Шунлыктан туганнары Габидулланы тайгага — аучылар өенә озатып куялар.
Шушыннан торып, ул йен ташучылар союзы һәм аерым большевиклар белән элемтә тота. Ләкин вакыйгалар үзәгеннән читтә торып большевистик эштә чын-чынлап катнашу мөмкин булмый. Дуслары, печән астына яшереп аны яңадан шәһәргә алып кайталар. Бу вакытта Бәширов- лар гаиләсе мәктәп бинасында тора, әнисе җыештыручы булып эшли. Габидулланың властьтан качып, мәктәптә яшеренеп ятуы турындагы сүз директорга барып җитә һәм ул Мәликә апага эштән китәргә яки улын моннан чыгарып җибәрергә тәкъдим итә. Әнисенә нинди куркыныч янавын сизеп, Габидулла беркемгә әйтмичә төнлә башка урынга — йөк ташучылар янына күчә.
Ниһаять, 1919 елның җәендә акгвардиячеләр Габидулланың эзенә төшәләр. Ул кулга алына, башка большевиклар бёлән бергә пароходка төяп, аны Киринск шәһәренә озаталар. Юлда барганда ул эчем авырта дип сакчыдан бәдрәфкә керергә рөхсәт сорый. Елга куе караңгылыкка чумган. «Качу өчен иң уңай чак!» — дип уйлый Габидулла эченнән генә һәм бәдрәф тәрәзәсен каерып ача да суга сикерә. Бераздан ул урманга кереп югала. Берничә көнен урманда үткәрә.
Бәхет аңа тагын елмая. Ул, пристаньга килеп, Якутскига баручы бер пароходка й£к ташучы булып урнаша. Шәһәргә кайтуга, большевик дуслары белән элемтәсен яңартып җибәрә. Алар аркылы Киринск шәһәреннән ерак түгел Крылов җитәкчелегендәге партизаннар отряды хәрәкәт итүен ишетеп белә. Озак уйлаганнан соң Габидулла шушы отрядка барып кушылырга карар кыла. Соңыннан бу отряд «Ленадагы иреклеләрнең икенче Совет полкы» дип аталып йөртелә. Бәширов шәһәрдә Совет власте урнаштырылганчыга кадәр партизаннар отрядында йөри.
1920 елда Якутскига кайткач, аны, партиянең курку белмәс батыр солдатын, Иркутск шәһәренә контрреволюция калдыкларына каршы көрәшүнең гадәттән тыш комиссиясен җитәкләргә билгелиләр. Аңа бу вакытта үзенең дошманнары белән күп мәртәбәләр күзгә-күз очрашырга туры килә, ул үзен аяусыз көрәшче итеп таныта.
Партия эше кыюлык өстенә тирән белем дә таләп итә. Ул Сверд- ловскида кыска сроклы курсларда укый. Якутскига кайткач, партиянең шәһәр комитеты секретаре булып эшли.
Ә 1928 елның июленнән ул — ВКП(б)ның өлкә контроль комиссиясе председателе. Аның бу бик җаваплы урынга сайлануы һич очраклы түгел. Партия эшенә тирән бирелгәнлек, намуслылык, тапшырылган эш өчен җаваплылык — большевик Г. Ә. Бәшировка хас бу сыйфатлар аның һәр эшендә чагылып тора.
Утызынчы елларда Якутиянең төньяк районнарында хәл катлауланып китә: контрреволюция калдыклары һәм кулаклар ачыктан-ачык эш йөртә башлыйлар. Халык дошманнарын үтәдән-үтә күрү тәҗрибәсе булган Бәширов Верхояние һәм Анадырда контрреволюционерларны һәм бандитларны юк итү буенча хөкүмәт комиссиясе председателе итеп билгеләнә. Сыналган большевик Габидулла Әскәрович бу җаваплы бурычны уңышлы үтәп чыга, партиягә хас саклык һәм зирәклек күрсәтә.
Әлбәттә, үтә кырыс котып чигенә барып җитүе җиңелдән булмый. 60 ар градуска җиткән салкыннарда һәм күз ачкысыз бураннарда алар, боланнар һәм этләр җигеп, куркыныч янаган урынга ашыгалар. Шуны да әйтик, хөкүмәт делегациясе үзе белән бернинди дә корал- фәлән алмый. Аларга тыныч бер бурыч куела — балык тотучылар артеле оештыру. Бу эштә һичбер мәҗбүр итү, көчләү булмаска тиеш. Ә кулакларны куу мәсьәләсен хамначитлар (төп җирле халык), аучылар һәм балыкчылар үзләре хәл итә. Ярлылар үзләренең элекке изүчеләренә каршы көрәш дружинасы оештыралар.
Ләкин бәтенесе дә җиңел генә бармый. Байлар, кулаклар каршылык күрсәтәләр һәм хөкүмәт комиссиясен, беренче чиратта Г Ә. Башировны ничек тә юк итәргә чамалыйлар. Алар яшерен рәвештә корал туплыйлар. Моны очраклы рәвештә балыкчылар артеле сизеп ала, күзәтү оештыра. Ә бер төнне совет власте дошманнары җыелган юртага һәҗүм итеп, аларны коралсызландыралар.
Габидулла Әскәрович һәрвакыт партия һәм халыкның күз алдында. Аны барысы да яхшы белә һәм тирәнтен ышана. Шуңа күрә дә бу большевикка һәр эшне һич икеләнмичә ышанып тапшыралар. Ул нинди генә эшкә тотынмасын, аны чын күңелдән, намус белән үтәп чыга.
Хәер, бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Ул үзе дә түбәннән — эшче гаиләсеннән күтәрелгән кеше, шуңа да хезмәт ияләренең уе һәм эшләре аның йөрәгенә якын. Ул һәрчак аларның тугры дусты һәм киңәшчесе булып кала.
1931 елда Верхояниедән кайткач, Бәширов үзенең элекке эшен дәвам итә. Ә бер елдан соң ул Мәскәүдә Промакадемиядә белем ала. Аннары Якутия АССР Халык Комиссариаты Советы председателе урынбасары буларак, Г. Ә. Бәширов бөтен күңел җьТлысын биреп, җиң сызганып республика каршында торган гаять җаваплы бурычларны үти
Ватаныбызга фашист илбасарлары ябырыл кергәч, Габидулла Әскәрович кулына корал алып, ил азатлыгын яклап көрәшүчеләр сафына баса. Ул, бронетранспортер командиры буларак, коралдашлары белән авыр сугыш юлы узып, Польша һәм Германия территорияләрендә барган каты, канкойгыч сугышларда катнаша.
Туган шәһәре Якутскига җиңүче булып кайтып җитә ул! Аның күкрәген Кызыл Йолдыз, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары һәм бик күп медальләр бизи
Сугыштан соң Габидулла Әскәрович ун ел дәвамында ЯАССР статистика идарәсе белән җитәкчелек итә. Кайда гына эшләмәсен, ул хезмәт ияләренең олы ихтирамын һәм мәхәббәтен казана Партиянең тугры улы Советларның XV Бөтенроссия, VI Бөтенсоюз съездларында делегат булып катнаша. ЯАССР Үзәк башкарма комитеты члены итеп сайлана.
Габидулла Бәширов гомеренең соңгы сулышына кадәр үзен партия эшенә, хезмәт халкы бәхете өчен көрәшкә багышлады. Ул 1963 елда безнең арадан китеп барды. Быел аңа 80 яшь тулган булыр иде Без ялкынлы большевик Г. Ә Бәширс" исемен тирән ихтирам белән искә алабыз.