Логотип Казан Утлары
Публицистика

БРАТСК КАҺАРМАНЫ


Р е д а к ц и я д а н: Бу очерк—Братск су электр станциясенә нигез салучы һәм аны төгәлләүче Иван Иванович Наймушин турында. Совет властеның беренче елларында ул балалар йортында тәрбияләнеп үскән, Татарстандагы «Гуж» дигән артельдә йөкче. Алтай шахталарында күмер чабучы булып эшләгән. Ике мәртәбә риификка укырга керә алмый калган, татар егетенә рус теленнән инша язу читен булгандыр, күрәсең. Рус телен өйрәнер өчен ул Толстоиның «Сугыш һәм тынычльис» романын күчереп язып чыккан...
Иаймушин җитәкләгән коллектив илебезнең көнчыгышында иң көчле һәм куәтле индустрия үзәге булган Братск — Усть-Илим комплексын төзи. Ике шәһәр, ике мәшһүр . I/ Электр станциясе, ике урман промышленносте комплексы, гаять зур Коршунов тиу- баету комбинаты, Братскидагы алюминий заводы... Ләкин мондый гади санап чьиу белән генә Наймушин шәхесе турында ӘЛЛӘ ни сөйләп булмый әле. Ул — легендар кеше Братск су станциясенә кадәр оә, хәтта аннан соң да илебездәге бер генә ГЭС салуны да биш ел эчендә башкарып чыкканнары юк иде әле! Братск I гтСының һәм бишка объектларның вакытыннан элек сафка басулары бер хәл. Аларның дәүләткә сметада каралганнан арзанракка төшүе дә соклангыч. Наймушин кешеләрне яңача эзләнергә һәм эшләргә, тәвәккәллектән курыкмаска өйрәтте.
Лның иң тип оештыручы сыйфаты стратег була белүеннән гыйбарәт иде. Себергә килеп төшкәч үк, ул Братск су электр станциясе төзелешенең тар ведомстволылык кысаларына сыймаячагын аңлап' ала. «Дания читендә су электр станциясе төзеп кую эшнең яртысы гына әле»,— дип саный ул. Эл төп максатын бу тирәләрдә промышленность комплекслары коруга юнәлтә, һәм шундый кору эшенә җиң сызганып керешә. Гидәти, л) иесе.иән фикерләрдән, тар карашлардан иерылып торганга күрә, аның бу теләге куп кенә каршылыкларга да очрый. Аның Братск су электр станциясен коргандагы тарихи тәҗрибәсе әле һаман өйрәнелмәгән килеш юра, аны хәтта Красноярск һәм Саян-Шушенск кебек эре станцияләр төзегәндә дә игътибарга алып бетерә алмадылар.
Наимушин Себероә электр энергиясенең җитеп бетмәячәген алдан күрә алды Тагын бер мәсьәлә бар: Братск станциясен корган кешеләрне, эш беткәч кая куярга? Зур авырлык ислән тупланган коллективның төзелеш тәмамлангач таралырга дучир булуы ихтимал иде. һәм Наимушин, бөтен җаааплылыкны уз өстенэ алып, яшертен генә булачак Усть-Илим су электр станциясе урынында әзерлек эшләре җәеп җибәрә. Аны да моңирчы оялмаганча кыска вакыт — нибары җиде ел эчендә төзеп бетерәләр.
орау сорау хәлендә калырга тиеш түгел»,— дигән тәгъбир Иван Иванович Наимушин чыгарган күп санлы үткер әйләнмәләрнең берсе иде. » Ул бик күп мәртәбәләр кабатлаган эчтәлекле әйтемнәр искә төшкәндә, күз алдына бер фоторәсем килеп баса шикелле: салкыннан бәс белән капланган кечкенә генә бер ат, чанада — толып һәм эт тиресеннән тегелгән галәмәт зур бияләй кигән бер кеше. Колакчыннары ияк астыннан бәйләп куелган бүреге йөзен каплап бетерә язган.
Бу рәсемгә ниндидер бер альбомга рәсемнәр сайлап утырган чагында тап булгач, мин ирексездән:
— Узган гасыр каян килеп чыккан монда? — дип сорадым.
С
— Узган гасыр түгел бу, Наймушинның Усть Илимга баруы,— диделәр миңа.
Тагын бер рәсем күрсәттеләр. Монысында да шул киемнәрдән ул. Янында — Гидропроект институтының Ангара экспедициясе башлыгы Леонтмй Ефремович Медведев, элемтә участогы баш инженеры Игорь Всеволодович Баженов, механизатор Владимир Михайлович Перевезенцев. юлчы Гай Михайлович Вольдейт, электр үткәрү идарәсе башлыгы Борис Григорьевич Зимин Фоторәсем астына: ф -Монда Усть-Илим электр станциясе салыначак, 1980 елның январе»,—дип язып _ куелган
Наймушин менә нинди кеше ул! Братскига 1954 елның октябрь азагында килеп тешүгә үк, ул еч ай эчендә Братск һәм күрше районнардагы бетен поселок авыл < ларда булып чыгарга өлгерә, аучыларның тайгадагы кышлакларына барыр өчен әллә нинди юлларны белеп ала, җирле халыкның үз төбәкләрен яхшыртырга омтылган хыялларын үзенекедәй кабул итә. Һәм шуның өчен көрәшә башлый. д Күрсәтмәләр, аңлатмалар яза, телефоннан шалтырата, Иркутскнга Мәскәүгә чы “L гып китә. Инде 1956 елны ук моңарчы күрелмәгән хәл китереп чыгара; 11 иче августта илебезнең Министрлар Советы Братск су электр станциясен төзү проект ♦ заданиесен раслый, ә бер айдан соң, 11 нче сентябрьдә Себернең бу тобәгендо > промышленность һәм гражданнар корылмалары салуның бердәм төзү индустриясе - базасы оештырылу турында карар кабул ителә.
Ипде менә Усть-Илимга. Юан Борынга да килеп чыгалар. Братск ГЭСы буасы ул чакта корылып кына килә торган була әле: дүрт миллион ярым тонна бетон 1 ның беренче мең тонналары гына салынган. Зур бетон заводын эшкә җигәсе, ' чуер таш сортлау хуҗалыгын җайлыйсы, субподряд оешмалары баласын корасы бар әле. Урман промышленносте комплексын һәм шәһәрне сала башлау да j иң әһәмиятле эшләр сафында.
Ләкин Наймушин аларның барысын да хәл ителгәнгә санап куя инде. Алар ның эшләнәсене тулысынча ышанган хәлдә Юан Борынга китә, Ангарадагы өчен •- че су станциясенең язмышын кайгыртырга керешә. 1953 елны Гидропроект то ~ зегән схема ннгэзендә Илим тамагыннан өстәге буа кыска вакыт эчендә һәм яна төзелеш базасы оештырып тормастан. Братскиныкына гына таянып буылыр дип карала.
Наймушин моның белән килешми. Тормыш аны бары тнк эре станцпялорн- генә промышленность, шәһәр һәм поселоклар белән әйләндереп алыначагына \ өйротеп куйган инде. Юан Борындагы станцияне аның Вратскпдагы кебек ү>. куәтле итеп күрәсе килә — шул чагында гына зур территориядә яңа, матур HI ләчәк башланачак. Юан Борын янында рәсемгә төшкәч, Иван Иванович үзе лон килгән Медведевка:
— Мәскәү безнең монда булуыбыз белән кызыксыначак. Бу фото б-чг ■ җавабыбызга дәлил булыр.— дип елмая.
Тик законга әйләнеп беткән диярлек гадәтне ничек үзгәртергә? Булачак ти зелешнең урынын билгеләүләр генә дә моңа кадәр еллар буена сузыла иде Братск ГЭСы урынын тикшерү 1949 елда ук башланган, әзерлек эшләрен., к. . бары тик 1954 елда гына керешәләр. Шул арада электр энергиясе алырга мәм кин булганын кем исәпләп чыгарсын?
Каты салкыннар чигенүгә. Наймушин үзе белән Юан Борынга барган ике кешене — Вольдейт белән Баженовны чакырып ала. Ул аларны күптәннән карап Йөри инде. Егерме биш яшьлек Вольдейтны ул хата җибәрмичә диярлек эш ләве өчен хөрмәт итә, ә Баженовка ул теләсә нинди урында бер-ике сәгать эчендә телефон элемтәсе булдыра алганы өчен соклана.
— Җылындыгызмы инде?—дип каршылый ул аларны. Братск ГЭСы төзе лешс начальнигының тел төбен аңламаганга икесе до ләм-мим эндошн тора Аның йөае бу мизгелдәге уйларын ботеиләй сиздермәскә мемкин, дәшми торуын хәерлерәк...- Юан Борын салкыныннан җылынып җиттегезме дим!
— Күптән!
— Алайса юлыгызга ак җәймә! Тагын бер барып карагыз!
Наймушин юри шулай итә. Шаяру яки табышмаклы ым белән сүз катып. <
әңгәмәдәшенең уйлана башлавына, инициатива күрсәтүенә ирешә. Кешеләрнең куйган бурычны үтәү сәләтен шулай тикшереп карый.
— Игорь Всеволодович, авыллардан күпме эшче кач таба алырсың икән?
— Карарга кирәк,—• дип җавап бирә Баженов.
— Бар. ике күзеңне дүрт итеп карап кайт. Менә, Вольдейт белән бергәләшеп. Элемтә белән юл бергә йөри.
— Бернинди проект юк ич әле, Иван Иванович!
— Ник мин сине үзем белән ияртеп йөри дип беләсең? Юллар сала беләсеңме?
— Беләм дә бит...
— Беләсең килсә. Вольдейт. мине беренче тапкыр төзелеш башлыгы итеп билгеләгәндә мин үзем дә курка калган идем. Аңлашыламы?
Алар чыгып киткәч, Наймушин Медведевка шылтыратып алды:
— Леонтий Ефимович?.. Мин сине Юан Борынга киткәнсең дип торам инде. . Уйларга да кушмыйлар?.. Минем яныма кереп чык әле син!
Леонтий Ефимович Медведев — Гидропроектның Ангара экспедициясе начальнигы. Наймушин аны ишек төбенә үк барып каршылады да, ике куллап күрешкәч, кәнәфигә әйдәп утыртты.
— Синең тикшерүчеләрең кайда, Леонтий Ефимович?
— Илимда, Юан Борын турындагы тәкъдимебез каралмаган да ич әле...
— Аны нигә үзеңә карамаска соң?
— Моны Мәскәү' хәл итә.
— Тикшерүчеләреңне Юан Борынга җибәр.
— Телим дә бит, ярамый. Мәскәүдә иртәгүк белеп алачаклар.
Наймушин Медведевка озаклап карап торды. Бөтен сугышны кичкән кеше, орденнары бар. ә холык-фигыле белән буйсынучы гына булып калган.
— Ул чагында Наймушинны Мәскәүгә җибәрергә дигән тәкъдим бар. Каршы килмәссеңдер ич?
П
Америка Кушма Штатларының күренекле дәүләт эшлеклесе Леррел Гарри- ман Братскида самолеттан төшүгә үк Наймушиннан:
— Капларга әзерме соң әле сез?—дип сорады.
— Инде капладык,— диде Наймушин сүз гап-гадн бер эш хакында баргандагы шикелле тыныч кына. Дипломат гадәте Гарриманга гаҗәпләнүен, хәтта югалып ук калуын сиздермәскә ярдәм итсә дә, Наймушин аның бу мизгелдәге кичерешләрен яхшы аңлады. Кичекмәстән казанлыкка юнәлделәр.
Машина халык ташкынын көчкә генә аралап барды. Иван Иванович Ангараны буар өчен салынган күпердә Гарриман белән ни хакында сөйләшкәндер, билгесез. Гарриман шундый четерекле елганы бууның ни икәнен бик яхшы белә. Кичә сигездә башланган эш. әнә, төгәлләнгән дә инде, унтугыз сәгатьлек көрәштән соң митинг башланган
Гарриман Братскида берничә төн куна. Безнең илгә беренче генә килүе түгел, русларның әллә ничә «тылсымын» күргәне бар, тик ул шундый «җәһәннәмдә» зур бер шәһәр салынып ятуга соклануын яшерми. Тикмәгә түгел. Ангара белән янәшә йөз дә өч промышленность комплексы корыла, ул исә үз эченә биш йөз объект белән 196 торак йорты, социаль көнкүреш предприятиесен алып тора. Шуның өстенә 260 чакрым автомобиль, 200 чакрым тимер юлын, 325 чакрымга сузылган инженерлык корылмаларын сафка кертү мөмкинлеге булдырыла.
Һәм боларның барысы да — коллективның биш еллык эшчәнлеге җимеше! Иң гаҗәпләндергәне — бөтен бурычларның да бары тик бер генә төзү оешмасы тарафыннан башкарылуында. Шул нигездә территориаль производство комплексы барлыкка килә.
Моннан тыш <Пурсей» һәм «Братск» совхозларының производство биналары сафка баса, колхозларда дистәләгән сыер абзарлары салына. Наймушин тәкъдиме
һәм аның күзәтчелеге белән авылларга электр кертелә- Бер заманны Братск МТСы кырларында ул үги бала шикелле тынып калган тугыз комбайнга тап була. МТС директорына сугыла. «Ник комбайннарыгыз тик тора? Озакламый бураннар кузгала ич инде!» «Үзйөрешле комбайннар ул. Иван Иванович, двигательләре начар. Коллекторларын алыштырудан туктаганыбыз юк Инде менә куярга берәү дә калмады». Икенче көнне иртүк Наймушин директорга: «Коллекторлар җибәр ♦ дем. Тик аларның асфальт җәю катокларыннан алынганны оныта күрмә. Калса 2 дар. кире җибәрегез».— дип шалтырата. х
Мәгълүм булганча, Гарриман мактауга үтә саран кеше. Шуңа карамастан. ? кайтып китәр алдыннан ул: «Вратскины күрмәгән кешенең белеме тулы була < алмый».— дип әйтеп сала <
— Чираттагы очрашу Усть Илимда булыр,— дип елмая аңа Наймушин. х Әмма Вольдейт белән Баженовның докладлары аны сагайта кала. Киләчәк - юлның яртысы үрләрдән торачак, унсигез елга һәм уннарча инеш аркылы күпер 2 салырга кирәк. Җирле эшчеләр юк диярлек, ир-атны бармак белән генә санарлык, тораклар да җитми, һәр авылга нибарысы өч дистәләп кешене урнаштырып була ♦ Димәк, яңа поселоклар корырга кирәк! х
By юлы Иван Иванович Мәскәүгә поездда барырга күнеккән гадәтен ташлап 3 торырга булды — самолет белән очты Ә Мәскәүдә исә гадәтләренә хыянәт итмә Z де. Сугышка кадәр үк инде ул министрлыкның оператив бүлеге начальнигы була. О хәзер, Мәскәүгә килгән чагында гел диспетчерлар бүлмәсенә кереп утыра. Паль- ~ госын яки плащын үз элгеченә элеп куя да, «үз» өстәленә утырып, эшкә керешә. - Диспетчерлар аның килүен ничектер алдан белеп алалар да кайчандыр ул эш- = ләгән өстәлне бушатып куялар. By юлы да шулай булды. Ул иң әүвәл Гндропро- с ектка шалтыратырга уйлады.
Юан Борын турындагы мәсьәлә институтта гел бәхәс кенә кузгата икән әле. о Ул анда ачуыннан кайнап килеп керде. Моны сизеп алдылар да сабыррак булыр- н га тырыштылар. х
— Шулай анысы. Иван Иванович. Юан Ворын янында су станциясе Илимдә < коргакныкыннан бер ярым мәртәбә куәтлерәк килеп чыгар иде Аның каравы аны Илимдә ике ел чамасы алданрак корып булачак, җитмәсә ул арзанракка да төшәчәк, ник дисәң, аның янында төзелеш базасы оештырып торуның кирәге калмаячак.
— Кайчан салып бетерү сезнең кайгы түгел!
— Билгеле, бусы сезгә бәйле, тик безнең дә үз фикеребез булырга тиештер ләбаса.
Юан Борынның буа буы чачак ярларын тикшерү үткәрелмәүне сәбәп итеп Гидропроект Ленинградтагы елга транспорты гипросы белән сүа куешу һәм ки лешү төзүдән дә баш тартты «Сездән башка да яшәрбез әле!»—дип кызды Най мушин һәм Ленинградка юл тотты. Анда аны игътибар белән һәм аңлап тыңла дылар. Шундук килешү төзелеп. Александр Иванович Обрядиниы экспедиция башлыгы итеп билгеләп куялар.
Наймушин Мәскәүгә кайтып, министр белән очрашу мөмкинлеге алды. Ки лочик сөйләшү хакында уйланып ятканда ул ерак истәлекләргә бирелде.
...Апыр кырык беренче елның октябренда аңа ПошкарОлада җылылык электр станциясе төзү бурычы тапшырылган иде. Анда ике эре аавод эвакуацияләнгән булган. Ул анда фондсыз нисеэ. бернинди материалсыз, кирәк яраксыз кн леш. хәтта эшчеләрне тукландыру вәгъдәсе дә ала алмыйча чыгып китә. Иң беренче эш итеп, ашханә, аннары кибет салдыра. Шул чагында аның: «Тук кеше белән сөйләшүе җиңел».—дигән «канатлы» сүзе телгә керә. Бетен нәрсәне эшли, җиһазлар гына таба алмый. Министрлыкта да берни белән ярдәм итә алмыйлар. Бу вакытта ул — Энерго министрлыгының оператив бүлек мөдире, хуҗалыкны яхшы белә. Кирәкле казаннарны табып ала. Тузганнар. Министрлыкта да. проектлаучыларны да казаннарны эшкә җигәргә мөмкин икәнен исбатлап бирә. Иошкар Оладагы җылылык электр станциясе берничә айга алданрак сафка баса.
Ул чагында НаНмушинга Брянск җылылык станциясен торгызу бурычы йөк ләнә. Министрлык аңа хәтта транспорт та бир.» алмый Аның нибарысы
Пошкар-Оладан алып килгән бер тракторы белән ике автомобиле генә була. Брянскига барып, аннан бер кеше ияртеп кайтып керә дә. транспорт начальнигын чакырып алып, аны механик итеп билгеләтә. Ул кеше Брянск урманнарын дагы партизаннар хәрәкәтендә катнашкан булган һәм заманында машиналар ташлап калдырылган урыннарны яхшы хәтерли икән: бер ел эчендә автомобиль паркында җитмеш сигез машина барлыкка килә... Әйе, авыр заманалар да бар иде. Хәер, хәзер дә җиңел түгел. Төзелеш киңлеген чагыштырырлыкмы соң?
Министр аны, шаярып:
— Усть-Илнм турында шаулап йөрерлек булгач, син Братскины корып бетергәнсең дип уйларлык,— дип каршылый.
Наймушин тыныч кына:
— Братск — проблема түгел инде,— дип җавап бирә.
— Чынлапмы?
— Алтмыш беренче елны беренче агрегатны җибәрәчәкбез. Ә шуннан соңгы ике елда — калганнарын.
Министр аңа сынап карап куйды.
— Миннән сиңа ни кирәк соң?
— Гидропроектны Юан Борын ярын быел ук тикшереп чыгарга һәм юл проектлауны быел ук башларга мәҗбүр итүең. Ангараны мин үз өстемә алам...
— Әгәр дә без якын арада төзергә керешмәсәк?
— Бөтен төзүчеләр агым ысулы кертә. Су станцияләре өчен бу бигрәк тә кулай. Әйдә Министрлар Советына язабыз?
Министр белән сөйләшү юкка булмый. Юан Борын янында Усть-Илим станциясе салыначак урынны тикшерү башлана. Көзен Мәскәүдәң хәбәр дә килеп төшә: Юан Борын яры дәүләт комиссиясе тарафыннан раслана.
Ill
Братск ГЭСы төзелеше начальнигы киңәшмәләрне, утырышларны, озын бәхәсләрне өнәп җиткерми. Ул мәсьәләләрне башлыклар яки эшчеләр белән күзгә- күз карап хәл итүне артыграк күрә. Вольдейт белән 1962 ел башында Усть-Илим- га юл салу хакындагы сөйләшү болай бетә:
— Власть җитмимени, Гай Михайлович? Мә, ал! — һәм Наймушин Вольдейт- ка юллар салу идарәсенең баш инженеры итеп билгеләнүе турындагы боерык суза. Аның яшь җитәкчеләрне тәрбияләп үстерүгә үз карашы, үз алымы була. Башта ул аларны күзәтеп йөри дә, күңеленә хуш килгәннәрен сайлап, аңа җаваплы бурыч йөкли. Ул үз шәкертенә күбрәк ирек бирүдән курыкмый, тик тикшереп, күзәтеп тора, ял вакытын ничек үткәрүенә кадәр игътибар итә. Зур мөстәкыйль эшкә өлгереп җиткәннәрен бик рәхәтләнеп югарырак оешмаларга җибәрә. Хәзер Братск ГЭСы төзелешендә читтән килгән бер генә җитәкче дә юк. Бу эре төзелеш оешмасының хәзерге җитәкчеләре Л. И. Яценко белән Ф. Л. Каган үз хезмәт юлларын Братскида прораб булып башлаган кешеләр..
Вольдейтка боерык сузган вакытта Иван Иванович аңа:
— Бу власть, Гай Михайлович, проектчылар белән кыюрак «сугышыр» өчен генә түгел,— диде.— Юл сала башла!
Бер атнадан тайгада юл ярырга тотындылар.
Тайгада тагын бер яралык ерасы бар иде әле. Анысы электр тапшыргычы линиясе өчен. Наймушин электр тапшыру линияләре сузу идарәсе башлыгы Зиминны дәшеп алды.
— Син илле сигезенче елны минем белән Юан Борынга ник барган идең?
— Тагын бер планнан тыш эш белән илһамланыргадыр.
— Кайда соң ул илһамың?
— Сызымнарын сыздык Проектчылар белән киңәшәсе калды.
— Эшең барып чыкмасын дисәң, киңәшче эзлә: Борис Григорьевич, яңа тө- зү-монтаж идарәсе оештыр да бөтен трассада эш башла.
— Штатсызнисечме?
— Үзем кул куям. Мәскәү алдында үзем җавап бирәм.
Наймушин министрлык алдында Усть-Илим ГЭС ы тезелеше идарасе оештыру мәсьәләсен кузгата. Министр моны шаяртуга гына калдырырга тырышып карый. планлаштыру органнарының Ангарада өченче станция салуны билгеләмәвенә таяна Наймушин җаваплылыкмы үз өстенә алырга карар кыла. 1962 елның ф 22 нче августында Братск ГЭСы төзелеше составында Усть-Илим ГЭСын сала , башлаячак яңа оешма барлыкка килә. Наймушин боерыгында кү-рсәтелгәнчә. = 1962—1963 елларда бөтен проект-смета документларын, автомобиль юлы. электр S тапшыргыч һәм элемтә лииияләрен сузу эшләрен оештыру проектын төгәлләү дә < карала.
Наймушин Юан Борын янына кичекмәстән, «десант» жибәрергә һәм мат- х бугат игътибарын шунда юнәлтергә дигән кыю бер карарга килә.
Танылган бораулаучылар бригадиры Перетолчин квартирында телефон телгә =: килә: «Иптәш Перетолчинны иртәнге сәгать тугызда Наймушин көтә».
— Уз, командир, утыр.— дип каршылый аны Наймушин. '
— Төшенеп җитмәдем.— ди Перетолчин
— Син Түбән Илим районында туганмы әле? Юан Борын янындагы бөек тө- х лелешне башлап җибәрергә барасыңмы?
— Барам!
Усть-Илим десанты хакындагы хәбәр яшен тизлеге белән тарала. Аэрофлот и- кчссаларыиа үзәк матбугат журналистлары ашыга. Александра Пахмутова белән - Николай Добронравов та юлга чыга, күп тә үтмәстән, алар «Усть Илимга хат» с дигән гаҗәп матур җыр язалар. х
...Братск ГЭСы төзелешнең 1963 елгы структурасын раслаганда министрлык в Усть-Илим ГЭСы төзелеше идарәсен сызып ата Моның берничә сәбәбе атала: ь- бер җирдән дә финанслау булмаган, су станцияләрен коруны яңа ысул буенча _. тормышка ашыру принципиаль хәл ителмәгән, иң мөһиме — план органнарында < өченче станция беркайда да телгә алынмаган.
Наймушин Москәүгә чыгып китә. Яңа министр Петр Степанович Непорожний Иван Ивановичның күптәнге танышы була.
— Сабыр ит, Иван Иванович. Минемчә, гидротеэелешнең яңа принциплары хакында сездә махсус киңәшмә уздырырга кирәк!
— Братск ГЭСы тәҗрибәсеннән дә яңарак тагын ин булуы ихтимал икән соң?
— Галим-голәмәдән узарга тырышма инде син, Иван Иванович
— Үз иминлекләре өчен калтырап торган галимнәрдәнме?
— һәрнәрсәнең үз вакыты була.
Братскпга әйләнеп кайткач. Наймушин Усть-Илимнан бер адым да читкә тайпылмаска дигән карарга килә. Усть-Илимдагы бөтен эшләр дә бернинди фи нанслаусыз-нисез алып барылган бу көннәрдә Наймушин яңа бер тәгъбир уйлап чыгара: «Йорт салуның ние бар? Ә менә шул йортны законлаштыру — анысы мәсьәлә!» 1963 елның май аенда Братскида министр Непорожний җитәкчелегендә «Усть Илим — яңача эш башы» диген девиз астында киңәшмә үткәрелә Мои дагы яңалык. Усть Илим. Богучан һәм бу тирәдәге башка су станцияләрен ар заи энергия «хәзинәләре» дип карап, шул энергияне Советлар Союзының гомуми энергетика системасына кушудан гыйбарәт була.
Киңәшмәнең байтак карарлары ахырынача уйлап бетерелмичә кабул ителә. Усть-Илнмга вакытлы автомобиль юлы салынса да ярар диелә Падун поселогындагы менә дигән йортларны мич белән җылытырга күчермокче. канализация не ташламакчы булалар. Кыскасы, тоэелеш тарихым кирегә таба боруга тиңлә иерлек карарлар эшләнә.
Наймушин бер атна буена эндәшми йөри, объектлардай кайтып керми Соңыи наи ул бу хакта үзе: «Усть Илимны финаислау чыганакларын эзләү белән мәш
гуль булдым»,—дип сөйли. Министр басымы белән Усть-Илим су станциясен төзү идарәсен «таратып» торырга мәҗбүр булса да, Наймушин эшне тагын да киңәйтебрәк җибәрә. Ул бөтен җитәкчелекне үз кулына ала. Юан Борын янына барып кайта, анда палаткалар шәһәрчегенә тап булып, кәефе кырыла. Йорт сызымнары бармы. дип сорый ул. Бар, диләр: борыслардан ике катлы йортлар салмак- чылар икән, тик әле кая салырга икәнен генә күрсәтмәгәннәр. «Хәзер без басып торган урынга сала башлагыз! — ди Наймушин һәм өстәп куя: — Берьюлы икене. Берсе төзелеш идарәсенә, икенчесе инженер-техник хезмәткәрләргә тулай торак булыр. Братск кешеләрен палаткаларга кертеп булмый». Иван Иванович урман заводы урынын да үзе күрсәтә. «Падундагы заводны монда күчерергә кирәк, Братскида икесе дә җитәр».
Аннары ул йөз җитмешенче чакрымда корылып килә торган Эдучанкага — Усть-Илимга сузылачак автомобиль юлының «башкаласында» да булып кайта. Юлчылардан кала анда электр тапшыргыч линияне сузачак кешеләр, механизаторлар. элемтәчеләр, энергетиклар, тәэминатчылар бүлеге дә килеп урнашкан була инде. Ул кайберәүләрнең үзләренә-үзләре йорт салып урнашуларын мактап бетерә алмый: «Нык кадрлар!» Аннары юл салуның схемасын тәфсилләп карарга тотына Хуп күрә дә елмаеп: «Тик срокны икеләтә кыскартырга кирәк була-чак».— дип киңәш бирә. «Акча каян алабыз соң аңа. Иван Иванович?» «Сезнең эшегез — юл салу, ә минем эшем — акча юнәтү...»
Аның Усть-Илимга өстән кушылганча вакытлы юл түгел, ә «мәңгелек» юл туздырасы килә.
Наймушин Иркутскига — партия өлкә комитетының беренче секретаре Семен Николаевич Щетинин янына оча.
Алар озак кына сөйләшеп утырдылар, төзелешнең бөтен детальләрен ачыкладылар. Сүзен йомгаклап, Щетинин:
— Усть-Илим ГЭСы төзелеше идарәсе оештыр, Иван Иванович. Яңадан үзбелдеклелектә гаепләмәсеннәр өчен, без сиңа комиссия җибәрербез, моны Мәскәү дә белеп торыр. Мин министр белән сөйләшермен,— диде.
Усть-Илим идарәнең урнашу төбәгенә әйләнде. Братск ГЭСы төзелешенең бөтен подразделениеләре анда үз бригадаларын җибәрүне намус эше дип кабул иттеләр. 1965 ел башына палаткалар шәһәрчеге бетерелде. Бу хакта Наймушинга хәбәр иткәч, ул тыныч кына:
— Шулай итеп, Усть-Илим башланды дип санарга була,— диде.
IV 1964 ел ахырына киләсе ел өчен төзелешкә акча күчерү юк дәрәҗәсендә булуы беленде, һәм министрлык төзелеш идарәсен тарату турында яңа карар кабул итте. Ихтимал, бу көннәр Иван Ивановичның гомерендәге иң авырларыннан булгандыр. Ул көн саен Иркутск белән Мәскәүгә шалтырата башлады. Лә чин Наймушин белән обком секретаре Щетининның бөтен тырышлыгы җилгә оча барды: Мәскәүдә Себернең бу төбәгендә электр энергиясе болай да кирәгеннән артык дигән сүзләр куера. Тик бер елдан соң Братск алюминий заводы сафка басачагы һәм электр энергиясенә кытлык башланачагын беркем дә искәртергә уйлап карамый.
Наймушин аның саен үҗәтләнде. Ул биргән һәр дүрт боерыкның берсе Усть Илим проблемасын хәл итүгә карый иде. Ул Братск ГЭСы төзелешенең һәр под разделениесенә Усть-Илнмдагы эшне көчәйтергә кирәк дигән бурычны куя. Усть Илимга өстәмә бригадалар чыгып китә. Наймушинның шәхси боерыгы белән туксан квартирлы торак йорт өчен панельләр озатыла. Һәм тиздән Наймушин Мәскәүдән министрның Усть-Илим ГЭСы төзү идарәсе оештыру турындагы бое рыгын алып кайта.
Усть-Илим язмышын кемгә тапшырырга икән? Кешеләрне үзе дә бик яхшы сайлап ала белүенә карамастан, ул ярдәмчеләре белән шул хакта киңәшеп ка-
рый. Братскида төзү-моитаж идарәсе начальнигы булып эшләүче Герасименкога туктарга булалар. Һәм ул Усть-Илим ГЭС ы төзелешенең баш инженеры итеп җибәрелә.
1965 елның икенче яртысында Братск ГЭСы төзелешенең барлык подразделе- ииеләре Усть-Илим мәйданында эшли.
Наймушин Усть-Илимга юл сузу мәсьәләсе белән мәшгуль. «Усть-Илим юлын ♦ каты өсле итеп салуның файдалырак икәнен Мәскэ^гә раслап күрсәтергә ки- 3 рәк!» ди ул. Ул юл туфрактан гына өелер һәм өстенә гравий гына җәелер ди = гян күрсәтмә дә була, аның вакытлыча гына икәнлеге кире каккысыэ дип уйла- < ныла. Бу эшнең очына чыгуны Наймушин Вольдейт белән шушы очеркның авторына тапшыра. Алар, күп исәпләүләрдән һәм фараз кылулардан соң. аңа < Усть-Илим юлы тимер-бетон плитәләрдән салынырга тиеш дпгән тәкъдим белән л керәләр. Бер карагайда, бик парадоксаль тәкъдим була бу. Ләкин алар аның — дөреслеген исбатлап бирәләр. Гравий юлы бер тапкыр төзекләндереп чыгуны да i исәпләсәң. 54 ярым миллион сумга төшә, асфальт-бетон юл 41.8 миллион сум 13 чыгым сорый, ә тимер-бетон плитәләргә 51,4 миллион сум җитәчәк! Туфрактан ♦ өелгән гравий юл барысыннан да кыйммәткәрәк төшәсе булган икән! Наймушин * шунда ук тимер-бетон әйберләре комбинатына шылтыратып ала «Усть-Илимга тимер-бетон плитәләрдән салынган юл буенча кайчан барып җитәргә була?» Ком- 2 бинат управляющие Александр Степанович Южаков — Наймушиниың әкияттәге- О дой планнарын тормышка ашыруга булышкан искиткеч кешеләрнең бер вәкиле. “ Шул ук көнне Седанов төзү монтаж идарәсе начальнигына юлга кирәкле плитә- < ләрне әзерләүче завод урынын билгеләп куярга кушыла. «Кайчан хәбәр итим. “ Иван Иванович?», — дип сорый ул. «Заводны эшләтә башлагач».— дип жавап би “ ро Наймушин.
1965 елның көзендә Наймушин Усть-Илим төзелешенә бетмәс төкәнмәс дәртен бирә. Америка журналистлары ана «су аюы» дигән кушамат тагалар. Мәс кәүдә һәм Вратскида чыннан да аны Усть Ил им га аю кебек ыргылып тора дип саныйлар. Ул исә 1963—1964 елларда ирешелми калганнарны куып җитәргә генә ашыга. Боларның бөтенесен ул 1967 елда Усть-Илим ГЭСының «тәпиен юар» ечен ягъни беренче буаны буып, казанлык казу һәм төп эшләргә керешү хакына эшли. Бу исә су станцияләре коруда беренче мәртәбә агым ысулы кул- -ану дигән сүа: Усть Илим буасына беренче бетон Братск ГЭСын эшләп тапшыр ганчы ук салыначак.
Юл трассасы кырмыска оясына охшап кала. Аның 250 чакрымының һәр ка рышындагы эшләр Наймушиниың шәхси күрсэтмәзәре нигезендә башкарыла: кыш ка кергәнче, ул юлдан Усть-Илимга беренче машиналар йөк ташырга тиеш була.
Ангараның Ершов бусагасы тирәсендә бик мөһим бер бурыч хәл ителеп ята анда чуер төялгән баржалар озатыла. Тик суның тирәнлеге өчтән бер өлешенә генә төялгән баржаларны үткәрергә мөмкинлек бирә. Суны күтәрү өчен бусаганың сул як тармагын буып алырга кирәк Мондый бурычны моңа кадәр беркем нең дә һәм беркайда да хәл иткәне булмый. Тармакның бер өлешен шартлату юлы белән капларга дигән тәкъдим барлыкка килә. Дамбага Йөз мең кубометр кыя ишү таләп ителә. Җитмәсә, Ангараның эченәрәк керә барган саен, су агызып алып китмәсен өчен, эре ташлар сорала. Гадәттә, моның ише эшкә айлар буе хәзерләнә торган булалар: Ангара кебек кырыс табигатьле елгага 720 метрлы дамба сузу — колак ишетмәгән кыюлык. Көрәш җиңү белән төгәлләнә. Бусага дагы елга суы ярты метрга күтәрелә, уннарча мең сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек туа.
1965 ел азагында Наймушин юлны тимер-бетон плиталар белән каплау мәсьә ләсено чума. Бу проблема уңаеннан бнинһая күпсанлы киңәшмәләр үткәрелә Проектчыларның да. Братск һәм Усть-Илим ГЭСлары дирекцияләренең дә Найму шин фикере белән килешеп җитәселәре килмн
һәм, һәрвакыттагыча. теп җаваплылыкны Наймушин үз остенв ала. Ул тп мер-бетон плитәләр сала башларга дигән күрсәтмә бирә. Тиздән алары салына да башлый, тик икенче кенне үк министр урынбасарыннан Братск — Усть-Илнм автомобиль юлына бетон салуны тыйган телеграмма килеп төшә. Телеграммалар өзлексез ява тора. Наймушин бетон плитәләрне өзлексез озата бирә. Инде вч катлап асфальт җәяргә ■ кирәк дип тә карыйлар. Һәм Наймушин Алексей Николаевич Косыгин исеменә аңлатма җибәрә, министр аңа үзенең уңай карашын белдергән фикерен терки. Тиздән ул документка «Непорожний һәм Наймушин тәкъдимнәре белән килешергә» дигән резолюция төшә.
VI
Наймушинны бөтен илдә беләләр иде. Моның бар сәбәпләрен дә санап бетерерлек түгел. Братскида һәм Усть-Илимда нсә аны аеруча хөрмәтлиләр, яраталар. Наймушинны гомерләрендә бер мәртәбә дә күрмәгән дүрт яшь егет 1974 елда аның хөрмәтенә Братск ГЭСы плотинасына кадәр озын марофонга чыгып китәргә булалар. Аның шундагы каберенә яшьләр исеменнән чәчәк куяр өчен.
Стратег буларак, Наймушин ведомство кысасына һич сыймый. Братокига килгәч, ул үз бурычын Братск ГЭСын кору планын үтәп чыгуда гына түгел, ә беренче чиратта Себернең бу төбәген комплекслы һәм тиз көндә юлга җибәрүдә дә күрә. Усть-Илим эшләрен ул берничә ел буенча Братск ГЭСында янга калды рулар исәбенә алып бара. Аны Волжск ГЭСын җибәрү тантанасына кунак итеп чакыргач, дәүләт комиссиясе председателе бөтен төзелешләр башлыклары алдында аннан:
— Эшләрегез ничек бара, Иван Иванович? — дип сорый.
— Икелегә,— дип җавап бирә Наймушин.
— Моны ничек аңларга соң?
— Ике мәртәбә куәтлерәк, тизрәк, арзанрак!
Братск ГЭСы рекордлы вакыт эчендә төзелеп бетә: биш ел да өч айда! һәм ул — илебездә смета бәһасеннән арзанракка төзелгән, үзен дәүләт комиссиясе ка бул иткәнчегә хәтле үк тулысынча аклаган бердәнбер ГЭС.
Ә Усть Илимда бу вакытка казанлык әзерләнеп бетә, буага бетон салына башлый, даими поселокның беренче йортларында өй туйлары үткәрелә. Шулай итеп, су станцияләре төзелешендә агым ысулы хәрәкәткә килә. Наймушин илне мөмкин кадәр тизрәк тагын да арзанрак электр энергиясе белән тәэмин итү өчен гырышты. Вакытны оту өчен Наймушин 1966 елда ике күпер салырга кирәк дигән бик мөһим бер фикергә килә. Проектчылар автомобиль һәм тимер юллары өчен күперне Братскидагы шикелле үк буа өстенә салуны теләгәннәр иде. «Без биш ел буе көтә алмыйбыз».— дип. Иван Иванович фикерен тормышка ашыру мөмкинлеге ала. Ә Братск — Усть-Илимның икенче «цемент күперен» үз көче белән салырга карар кыла да автоидарә начальнигын чакырта.
— Усть-Илимда күпер саласы бар иде.
— Мин төзүче түгел ләбаса, Иван Иванович.
— Автомобильче икәнеңне белгәнгә күрә чакырдым.
— Мин нишли алам соң?
— Иөз КРАЗны цемент ташырга көйлә!
Ике ел ярым буена Усть-Илим Братск цементын «ашап» тора. Өзлексез рәвештә. теләсә нинди һава шартларында, көне-төне.
Усть-Илимда беренче агрегатларны җибәрергә уйлый гына башлаган бер ва кытта яңа — Богучан станциясе тарихы башланып китә. Мәскәүлеләр белән очрашу урыны итеп Иван Иванович бары тик Богучанны гына билгели башлый Ул Ленин премиясе белән бүләкләнә, аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. 1966 елда Усть-Илим хакындагы Март карарын илебезнең Министрлар Советында тикшергән чагында, Наймушин гел никтер шаян төстә елмаеп утырган дип сөйлиләр. Кем белә, бәлки ул 1960 елның январенда Юан Борынга баруын
ясеня төшергәндер? Алар ул чакны Кияүләр исемле бер авылдан ерак түгел оер кышлакта куналар. Бөтенесе йокыга китеп бетүгә карамастан, сукыр лампа янын да ике кеше бик озаклап тормыш хакында гәп сугып утыра Карт аучынын үз алдында Братск ГЭСы төзелеше начальнигы утырганына һич кенә дә ышанасы килми. Бары тик иртән хушлашкан чагында гына ул карлыккан тавышы белән Наймушинга:
— Җиребез турында кайгыртудан арый күрмә. Иван Иванович, арый күрмә!— дип кала.
Ә ул арырга уйламый да. Фаҗигале бер очраклылыктан — вертолетлары ялгыш утыру аркасында — гомере өзелгәнчегә кадәр кайчандыр олы тормышка мәшһүр Толстойның «Сугыш һәм тынычлык» романын күчереп чыгу белән аяк атла!ан татар егете, ә тормышының азагында легендар Иван Иванович Наймушин дигән дан казанган бу асыл зат безнең җиребез хакында кайгыртуыннан һич арымыйча Братск ГЭСы буасы белән янәшәдәге каберендә үлемсезлек дөнья сында ята.
Ә. ГАФФАР тәрҗемәсе