АВЫЛ ДӘФТӘРЕ
Туган ягым
Беләм, кояш астында бар шундый шифалы яклар: кадасаң чыбык җиренә — яшьнәп чыга яфраклар)
Минем дә бар үзем өчен шундый як — Туган ягым: дога иңгән һәр төшеннән чишмәләр чыга аның)
Анда кайтсам — күз алышына, күрмим фәкыйрьлеген дә... Кара уйга урын юк шул, нур тулгач күңелеңә)
Тычкан утын —учак саныйм, картны яшь итеп күрәм.
һәрбер сайраган кош — былбыл, гөл— һәрбер үскән үлән)
Учак урыны кебек һәр төш — баскач — табанны пешерә) һәр тараф — Илемә булган бурычны искә төшерә.
...Өсте генә көл үткәннең, терелә ут — өр генә)
һәр сулышың бер җыр монда, вакыт тап, кайт, йөр генә)
Таулар, таллар күпне белә. Тик алар дәшми генә... Алар өченме күк күкрәп, сызды бер яшен әнә?
Инешләр ага да ага. Ә таллар торып кала. Кешеләр килә дә китә. Таулар утырып кала.
Йолдызлы күк гөмбәзе астындо
Чистайларның уты күренә диләр. Аюкүл түбәләреннән карасаң
Җырдан
Алатай чишмәсе, Тәпәнлек үзәне... Таубашы мәйданы, Әчебаш урманы...
Ни бары —
бер меңләп кешегә газиз бу исемнәр.
Энҗеле-йолдызлы күк-гөмбәз астында Җир кебек, борыннан яши бит алар да! Үзәннәр, инешләр,
аланнар...
Авылдашлар өчен алар — үзләре дә ишетмәгән — Килиманджаро,
Кояшлы сукмаклар,
Ниагаралар...
Бу бәләкәй бөек кешеләрнең күккә сыймас шатлыкларын, дөнья кадәр хәсрәтләрен үзләрендә саклый алар буыннан — буынга, дәвердән — дәвергә.
Авыл. Кич. Капка төбе
Ятсыныпмы, сагаепмы, авылдашлар җайлап кына, сөйләшәләр урап-урап, сүзләрне бик сайлап кына
Күренеп тора—ачылмыйлар, бик чишелеп китәргә юк исәпләре. Ишетәм гүя:
«Бүген бар син, иртәгә — юк...»
Мин дә артык эчкә кермим, әйткәннәрен җөпләп торам. Тыштан бер сүз, эчтән һәркем үз уйларын үзе кора
Мин дә эчтән үземә әйтәм: «Туйдырма син, ялыктырма!..» Тәмәке төтене аша күрәм — йортлар, яңа урам...
Әнә, бабамнар нигезе...
Хәзер анда кем бурасы? Агайларның исемен белмим, «кемнеке?» дип бик сорасы...
Аннан китәм ялгыз. Юлым — чишмә буе, зират, урам...
Күп торсам Туган нигездә тагын бер-ике көн торам.
Сау булыгыз, авылдашлар! Мин бит монда кунак кына... Ял итәргә дулкынына .кунган акчарлак кына...
Әйтелмәгән монолог
Набиуллина Шәмсенурның якты истәлегенә
Туфрак, үлән, аваз, яңгыр — барсы БЕЗ.
Бүтән инде мәңге картаймам мин...
Шушы таулар кебек, йолдызлар күк калырмын мин үзгәрешсез кемнәрнеңдер хәтерендә.
Бүтән инде мәңге картаймам мин.
Соңгы сурәт булып, шушы төс калыр: салынкы йөз, талчыккан күзләр...
Кичке уенлы кыз чакларны беркем белми.
Яшьтәшләрем бар да гүрдә. Карточкада сурәтем юк.
Җир җимерткән таза чакны күпләр белми Бик аз калды замандашлар...
Бу соңгы чик сурәте дә җуелыр бер, офыктагы шәфәкъ шикелле, әле исәннәр күңеленнән...
Ә шулай да, боекмагыз, бүген җиңү минем, оланнар!
Бүтән инде мәңге картаймам мин!..
Мәңге картаймам..
Мираж
Ю Әминовка
Су өсләп томанда — күренә
берьюлы
бар да:
an-ак чияләр дә, кызыл баланнар да,
бөс сарган таллар да...
Бар да— йөгерәләр минем алга! ...Көтө алмыйм шул вакыт тарга!
Ниндидер бер ялгыз акчарлак һаман минем белән— бәргәләнә җанда, үрсәләнә җанда!
Яшьлегендә чибәр булган бер чал әби сүзләре
Кем белан каралдың — шуның белан агар'
Әнисенек әйтхәи сүзе
— Башта ни карадың?
— Күзенә карадым! Зәп-зәңгәр күзенә!.. Күзендә чагылган үземә карадым!
Аннан соң... изерәп, җәйге тән күгенең йөзенә карадым...
Әрләмә, каргама, хәлемә кер, әни! Мин теләп алдым бит бәхетле ярамны!
Ышанасыңдыр бит — мин фәкать агардым! Күңелем агарды!
Уйларым агарды! Сөюдән кешеләр чистара бит бары!
Тик аннан соң гына, ятларның сүзеннән йөзләрем каралды
...Әнием, рәнҗемә! Мин тагын агардым Йөзләрем агарды. Чәчләрем агарды. Кабере генә аның (син белгән егетнең!) тора әле каралып... Бураннар керүгә ул да, әни, агарыр, агарыр...
Туган якның һәр нәрсәсе гадәтидән бүтәнрәк. Имәннәре—гел баһадир! Ә күлләре — түп-түгәрәк! Үрләре дә биек тау күк!
Авылдашлар өчен үзең генә булганыңнан һәрчак кимрәк...
Туганнарга
Бергә чакта үскән идек. Тал тамырлары кебек!
Җырдан
Безне бергә кайчак кайгы гына җыя хәзер Туган нигезгә...
Без төрлебез төрле тарафларда мәшәкатьле Тормыш — диңгездә.
Шатлыкларның, хәтта бәйрәмнәрнең көче җитми очраштырырга.
...Ә бит беркөн беребез ким булып, туры килер басып торырга!
1979 — /980
Элекке калын урманның калган тышы гына!
Ярты чакрымнан күренә очкан кошчыгы да...
Кая серле землянкалар? Качкын сукмаклары? Хәтерләсә хәтерлидер кара карга