ҖАНЛЫ КУРЧАКЛАР
ТАТАР ДӘҮЛӘТ КУРЧАК ТЕАТРЫ ТАРИХИ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
Әгәр дә җансыз курчаклар миллионлаган тамашачаны җылыта бөтен дөнья сәнгатен» төш кән йөкне тәрә алмаган булса, мин курчак сәнгате белән шөгыльләнмәгән булыр идем
С Образцов. СССРиыи илык артисты
еатр сәнгатенең, Г. Тукай сүзләре белән әйткәндә, «халыкка дәрсе гыйбрәттер» булуы һәм аның халыкны, яшь буынны идея-эстетик тәрбияләүдәге мөмкинлекләре Совет дәүләтенең беренче көннәреннән үк югары бәяләнде. Шул җөмләдән балалар өчен дә профессиональ театрлар оештырыла башлый һәм алар, сәнгатьне педагогиягә якынайтып, мәктәп белән бергәләп балаларга үзенчәлекле тәрбия бирергә керешәләр.
Курчак театры бала күңелендә бөреләнеп килгән үэ-үзен аңлыйсы, үз-үзен раслыйсы килү тойгысына тиешле юнәлеш бирә. Балачак, Л. Толстой язганча, кеше аңында җуелмас эз, хис буразнасы сызып калдыра, шуңа күрә курчак театры баланың күңеле ни дәрәҗәдә үсүенә ярдәм итәргә, «бөтен кешелекне төзәтергә, кешеләрнең ялгышлыкларын һәм бәхетсезлекләрен бетерергә... үз-үзен төзәтергә, бөтен яхшылыкларны кабул итәргә» омтылган хыялларына җавап һәм юнәлеш бирергә тиеш.
Хәзер Советлар Союзындагы 50 миллионнан артык балага йөздән артык курчак театры хезмәт күрсәтә. Алар арасында Казан курчак театры да күренекле урыннарның берсен биләп тора.
Элеккеге Россиядә курчак уены сәнгатенә аерым театр булып яшәү хокукы бирелми. Курчак тамашалары базар мәйданнарында, ярминкәләрдә генә күрсәтелә. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң сәнгатьнең бу төренә формасы һәм эчтәлеге белән камилләшү өчен яңа, әлегәчә күрелмәгән мөмкинлекләр бирелә. 1918 нче елда Совет Россиясенең кайбер шәһәрләрендә курчак театры коллективлары барлыкка килә Бу эш аеруча Мәскәүдә һәм Летроградта тиз җанланып китә. Курчак театрлары спектакльләре халыкны, бигрәк тә балаларны, яңа рәвеше, яңа эчтәлеге белән җәлеп итә. Революция идеяләрен, көннең, заманның мөһим проблемаларын эченә алган махсус пьесалар языла башлый. Сәхнәдә инде «Петрушкамлар гына түгел, ә заманча рухлы халык әкиятләрендәге геройлар гәүдәләнә, реаль вакыйгаларны, хәтта конкрет шәхес образларын чагылдырган спектакльләр уйнала.
Т
Безнең илебездә курчак театры сәнгатен иң югары баскычка күтәрүче кеше — хәзерге Мәскәү дәүләт үзәк курчак театрының художество җитәкчесе, СССРның халык артисты Сергей Владимирович Образцов. Ул үзенең хезмәт һәм иҗат юлын курчакларны зур осталык, иң мөһиме — сәнгатьчә югары дәрәҗәдә хәрәкәткә китерүче, аларга йөрәк җылысын биргән артист буларак башлап җибәрә, тиз арада балаларның яраткан дустына әйләнә. Ул курчак театрының техник һәм сәнгать ягыннан искиткеч зур, яңа мөмкинлекләрен ача, курчак театры сәхнәсенең маҗаралы һәм кызыклы вакыйгаларны теләгәнчйә тасвирларга сәләтле булуын раслый. С. Образцов тәҗрибәсе һәм алымнары үрнәк рәвешендә илебезнең күп милләтле курчак театрлары арасында тарала, ихтирам казана.
Татарстанда курчак театры партиябезнең һәм халкыбызның ихтыяры белән ил буенча җәелдерелгән культура революциясенең бер җимеше буларак барлыкка килде. 1926 елның сентябрендә партиянең Татарстан өлкә комитеты Казанда Үзәк пионерлар клубы оештыру турында карар кабул итте. Казан шәһәр Советы Гостинодворская урамындагы бер йортны (хәзерге Профсоюз урамындагы Мәгариф хезмәткәрләре йорты) пионерлар клубы итеп билгели. Рәссамнар аны тиешенчә бизи һәм Октябрь революциясенең X еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә тантаналы төстә Үзәк пионерлар клубы ачыла. Ул тиз арада пионерлар, балалар һәм өлкәннәрнең яраткан урынына әверелә. Клубның беренче директоры В. Дьяков республиканың культура һәм сәнгать эшлеклеләре белән тыгыз элемтә урнаштыра. Клубта җыр, бию, драма түгәрәкләре оештырыла. Казан театр техникумы укытучылары, Татар дәүләт академия театры артистлары пионерларының иң якын дусларына әверелә.
Үзәк пионерлар клубы ачылуның беренче елларында ук үзешчән курчак театры оеша. Клубта эшләгән М. Л. Маяская үзешчән курчак театрының художество җитәкчесе итеп алына һәм зур омтылышлар белән эшкә керешә. 1932 елның 17 августында Үзәк пионерлар клубы каршындагы үзешчән түгәрәк членнары «Юлдан язган Петрушка» («Петрушка — беспризорник») дигән спектакль күрсәтәләр. Үзешчән курчак театры һәм аның куйган спектакльләре пионерлар һәм укучы балалар арасында бик тиз абруй казанырга өлгерә. Озакламый үзешчән коллектив җирлегендә Казан курчак театры оештырыла.
Яңа яралган курчак театрының эшен юлга салучы, аны чын мәгънәсендә профессиональ югарылыкка этәрүче кеше — талантлы артист һәм режиссер С. М. Мерзляков була. Ул «Өч дус», «Йөгерек-сикерек» дигән пьесалар яза һәм үзе үк сәхнәгә куя.
Яшь театр алдына яңа проблема килеп баса: милли группа оештырырга кирәклеге төп бурычларның берсе йэгарылыгында телгә алына башлый. Яшь татар тамашачылары театры артистларыннан Мәрьям Хисамова, Фуат Таһиров, Рәкыя Хәбибуллина, Сара Валиуллина, Вәли Гаффаров, Хәят Сабитова курчак театрына эшкә күчерелә һәм алар зур күтәренкелек белән курчак сәнгатен үзләштерүгә керешә.
Шул рәвешчә, 1934 елга кадәр Үзәк пионерлар клубы каршында Яшь тамашачылар театры, рус курчак театры һәм татар эстрада курчак театры финанс ягыннан да бергә, ярдәмләшеп яшәделәр. Соңрак курчак театры аерым оещма булып аерылып чыга. Аның рус һәм татар труппалары һәркайсы үзенә аерым спектакльләр куя башлый.
Театр коллективы укучыларны А. С. Пушкин, А. П. Чехов, Л. Н. Толстой, Г. Тукай кебек классик язучыларның балалар өчен язылган әсәрләре белән таныштыруга зур көч куя. Бу бөек язучыларның тирән гуманизм белән сугарылган, халыкчан әсәрләре курчаклар теле белән яшь тамашачыларга җиткерелә. Сугышка кадәрге елларда курчак
театры Г. Тукайның үлмәс әсәрләрен башка театрлар арасында берен- челәрдән булып сәхнәгә чыгара. Артистлардан Р. ХәбибулЯина һәм Ф Таһиров Г. Тукайның «Кәҗә белән сарык» әсәрен сәхнәләштерәләр Ул биредә татарча әсәр нигезендә эшләнгән беренче татар спектакле булды. Яшь драматург Зәйни Шаһиморатов театрга Г. Тукайның үлемсез «Шүрәлепсен сәхнәләштереп тапшыра. «Шүрәле» курчак театры сәхнәсендә озак еллар дәвамында уңышлы барганның соңында тагын да зуррак сәхнәләргә күтәрелде.
Театрның татар труппасы өчен русчадан «Өч дус», А. П. Чеховның «Каштанкаисы, С. Образцовның «Зур Иван» әсәрләре тәрҗемә ителә. Язучы Халик Садрый «Әкият» дигән пьеса язып тапшыра. Болар барысы да сәхнәдә кую өчен зур тәҗрибә сорый торган әсәрләр һәм театрның бу әсәрләрне сәхнәгә куярга алынуы эзләнүчән, югары сәнгать осталыгына ирешкән иҗат коллективы тупланганлыгы турында сөйли.
Театрның техник җиһазлары да арта бара. Яктырту эшләре җайга салына, тавыш аппаратлары булдырыла. Баянчы А. Осипов, театрга эшкә килеп, спектакльләрнең музыка бизәлешенә күп көч сала. С. И Брен җитәкчелегендәге квартет оештырылу спектакльләрнең сыйфатын яңа бер баскычка күтәрә. Квартетта виолончельче X Әбүбәке- ров, пианистка А. Иваченко, скрипкачы С. Брен уйный. Театрның иҗат составына яңа көчләр — юморист У. Медведев, Казан театр техникумын тәмамлаган Г. Бакиров, А. Ибраһимов, Г Минкиннар килеп кушыла.
Театрдагы мондый иҗат уңышлары, репертуарның баюы артистларның осталыгы күтәрелү коллективка чын иҗат шатлыгы китерә Театр 1937 елда Бөтенроссия смотрында катнашу хокукын яулый һәм үзенең иң яхшы спектакльләрен Мәскәү тамашачыларына күрсәтә
1938 елда Ленинградта эшче яшьләр театры режиссерлары хәзерли торган курсларны тәмамлаган Сәлах Хөсни курчак театрына эшкә килә һәм, художество җитәкчесе буларак, репертуар сайлау мәсьәләсенә таләпчәнлекне тагын да арттыра, курчакларны йөртү техникасын камилләштерүдә эшли, С. Образцов театрындагы яңалыкларны Казан курчак театрына да кертергә омтыла. Ул — Казан курчак театры сәхнәсендә иң катлаулы төзелештәге курчак белән эш итүне башлап җибәргән режиссер.
Бөек Ватан сугышына кадәр курчак театры барлыгы 64 исемдәге пьесаны сәхнәләштерә татар труппасы — 26, рус труппасы — 38 спектакль чыгара. Театрның бу еллардагы эшчөнлегенә бәя биреп, татар совет язучысы А. Алиш: «Театр коллективы, нигездә, таза, нык, үсәргә омтылучан, үз эшенә нык бирелгән коллектив Артистлык осталыгын күтәрүче, курчак йөртү техникасын нык үзләштерүче үрнәк көчләр күтәрелеп үсеп киләләр», — дип яза («Кызыл Татарстан», 1939 ел, 21 февраль.)
Татар дәүләт курчак театрының нигез ташлары авыр шартларда һәм беренче артистларның, режиссерларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салынды. Халыкка хезмәт итү, дөреслек өчен көрәш, яхшылыкның явызлыкны җиңүе кебек матур һәм якты фикерләр яшь тамашачыларны сәхнә белән нык тоташтырды.
Бөек Ватан сугышы алдыннан театрның директоры итеп А Ф. Дэ- нина билгеләнә. Ул театрның стационар группасы өчен тиешле шартлар булдыруга күп көч сарыф итә. Курчаклар ясау мастерское ачыла, реконструкторлар чакыртыла. Казан дәүләт курчак театры илебездә танылган балалар театрлары сафына чыга. Ул үзенең соңгы репертуары белән ил күләмендә үткәреләчәк балалар театрлары смотрында катнашырга тиеш була. Ләкин, Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, бу смотр үткәрелми кала.
1941 елның 22 нче июнь көнен курчак театры труппасы элеккеге Ворошилов районында каршылый. Гитлер Германиясенең совет иленә каршы хыянәтчел төстә сугыш башлау хәбәре артистларны тирәнтен тетрәндерә. Труппа, бу хәбәрне алу белән, Казанга кайтып китә, һәркем туган илне, социалистик Ватанның бәйсезлеген саклап калу өчен фронтка китү теләген белдерә. Театрның автомашинасы фронт өчен тапшырыла Артистлардан У. Медведев, Г. Баканов, Н. Хәлфиев сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә, һәм батырларча һәлак булалар. Ф. Таһиров, Н. Сираҗетдинов сугыштан каты яраланып кайталар.
Сугыш башланган көннәрдә үк үзен көрәш сафларында дип санаган совет театр сәнгате сафында Казан курчак театры да бар иде. Шомлы һәм дәһшәтле еллар булуга да карамастан, театр үз эшен ташламады, иҗади эшчәнлеген дәвам иттерде. Авыл сәхнәләрендә, һөнәр училищеларында, мәктәпләрдә, госпитальләрдә спектакльләр куеп, өлкәннәрне дә, балаларны да бер теләккә әйдәде яисә беразга гына булса да сугыш дәһшәтен оныттырып торырга ярдәм итте.
Сугыш елларында патриотик тема совет сәнгатенең төп темасына әверелде. Курчак театры да үз чаралары һәм мөмкинлекләре белән яшь буынны туган илне яратырга, аңа тугры хезмәт итәргә, гаделлеккә өндәде, дошманнарга нәфрәт белән карарга чакырды. Бу төр сәнгать өчен әкиятләр төп иҗат нигезе булганлыктан, репертуарга халык әкиятләрендәге явыз һәм кара көчләргә каршы көрәшүче халык геройлары, уңай образларны пропагандалаган пьесалар кертелә.
А. Преображенскийның яшь тамашачыларны патриотик һәм интер-националь рухта тәрбияләүче «Нәфрәт» чәчәкләре», (К. Нәҗми тәрҗемәсе), Ш. Зәйнинең «Кечкенә партизаннар», «Сугышчан Петрушка» дигән әсәрләре сугыш елларында аеруча уңышлы һәм күп уйнала. С. Образцовның «Немец генералы дуңгыз баласы белән ничек көрәште» дигән пьесасы нигезендә эшләнгән спектакльдә фашизмның явыз ниятләре балаларны да, өлкәннәрне дә нәфрәтләндерерлек, шул ук вакытта ачы мәсхәрә белән чагыла.
Авыр сугыш елларында театрның татар труппасы куйган «Чуртан кушканча» (А. Тархановская), «Әкият» (X. Садрый), С. Хөсни әсәрләре сәхнәдән төшми уйнала. С. Хөснинең «Алпамша», «Камыр батыр», «Хәйләкәр Таҗи» пьесаларына нигезләнеп сәхнәләштерелгән спектакль-ләрдәге Аҗдаһа, Дию пәрие кебек образлар усаллык, явызлык, ерткычлыкка нәфрәт уята. Бу спектакльләр турыдан-туры сугыш вакыйгаларын чагылдырмасалар да, артистлар үзләренең иҗади осталыклары белән сугыш елларына хас үзенчәлекле хисләр бирүгә ирештеләр.
1943 еның 14 декабрендә курчак театры үзенең 10 еллыгын билгеләп үтә. Бу көнгә театр махсус рәвештә «Чуртан кушканча» дигән спектакль хәзерли. Театрның репертуарын баетуга зур өлеш керткән драматург Әнәс Камал юбилей спектакле уңае белән «Җансыз курчакларга җан бирүче, үз күңелендәге тойгыларны шул курчаклар аша тамашачыга җиткерә алучы, балаларны тәрбияләүдә яңа форма тапкан җитез осталарның зур хезмәтләренә сокланмый мөмкин түгел»,— дип язып чыга («Совет әдәбияты», 1943 ел, 12 сан).
Театр бу юбилейга үз йөзен һәм тамашачысын тапкан, бай репертуар булдырган, җитлеккән иҗат коллективы буларак килә. Аның эшендә А. Ключарев, Җ. Фәйзи, М. Мозаффаров кебек танылган композиторлар, LU. Зәйни, X. Садрый, 3. Шаһиморатов кебек язучылар катнаша. Театрда Троицкий һәм Ошустович кебек тәҗрибәле рәссамнар эшли. Театрның художество эшләре җитәкчесе, режиссер Сәлах Хөсни, драматурглар һәм артистлар белән бергә, репертуарны
заман таләпләреннән чыгып язылган пьесалар белән баетуда күп эшли.
Театрның авыр сугыш елларындагы эшчәнлеге тылдагы батырлыкка тиң. Коллектив һәр елны республикабыз шәһәрләре һәм авылларында 100 мең балага культура хезмәте күрсәтә. Артистлар ягылмаган салкын клубларда уйный, гастрольләргә йөргәндә транспорт булмый. Декорацияләр төялгән арбаларны авылдан авылга артистлар кайчакны үзләре тартып, җәяү йөри. Театр ветераны Вәли Гаффаров ул еллар хакында үзенең истәлекләрендә болай дип яза. «Авылларда клублар салкын. Ягарга утын юк. Без курчакларны уйнатканда туңган кулларыбызны, бармакларыбызны сулышыбыз белән җылыттык. Бияләй киеп уйнап булмый, чөнки курчакларны хәрәкәтләндерергә бармаклар кирәк бит. Декорацияләрне үгез җигелгән арбаларга төяп ташыдык, үзебез җәяү йөрдек»...
Ниһаять, җиңү. 1945 елның 9 май көне. Урамнарда халык ташкыны, һәркайда музыка, шатлыклы җыр. Бу көн һәркемнең күңелендә онытылмаслык хатирә булып уелып калган. ТАССРның халык артисты Фуат Таһиров күңелендә бу көн менә ничек саклана: «Җиңү бәйрәме көнне машинага сәхнә кордык та Бауман урамына юнәлдек. Урамдагы халыкның иге-чиге юк. Филармониянең машина әрҗәсенә менеп баскан артистлары күренә. Фәйзи Биккинин кечкенә гармуннарын сайрата. Шул вакытта без — В. Гаффаров, С. Вәлиуллина, Б. Рычков, Р Хәби- буллина, В. Третьякова — утырган машина да Бауман урамына килеп керә. Безнең машинада — дар агачлары Аларга Гитлер, Геббельс, Ганс һәм башка фашистларның карачкылары асып куелган. Халык аларны каргый башлады, кайберләре, таш һәм балчык ыргытырга кереште. Алар хәтта курчаклар артында артистлар басып торганын да онытты».
Сугыштан соңгы елларда курчак театры балаларда хезмәтне ярату, авырлыкларны җиңә белү, ихтыяр көчен чыныктыру, тәртипле булу, өлкәннәргә хөрмәт белән карау, итагәтлелек, интернациональ рух тәрбияләү бурычларын игътибар үзәгендә тота. «Кечкенә партизаннар», «Партизаннар урманы әкияте» спектакльләрендә яшь патриотларның немец-фашист илбасарларына каршы героик көрәше күрсәтелә. Театрның репертуарын яңартуга яңа авторлар һәм композиторлар тартыла. 1951 нче елда драматург Әнәс Камал «Курчак театры» дигән җыентыгының чираттагы санын бастырып чыгара Бу җыентыкка X. Садрыйның «Камал бабай әкияте», Г. Гарьянов һәм Н. Никитинаның «Куан-ки», Г Шамуковның «Уңган кыз», К. Иенейдерның «Сармишко җыры», Е. Шварцның «Югалган вакыт», Ф. Таһиров һәм Р Хәбибулли- наның «Дуслар» дигән пьесалары тупланган иде. Театр иАгшы әсәрләрне үз репертуарына кертә. Болардан тыш, 60 нчы елларга кадәр театр сәхнәсендә «Хәйләкәр Таҗи», (С. Хөсни), «Хуҗа Насретдин» (Н. Исәнбәт), «Буратино» (А. Толстой), «Чапаев бөркете» (И. Ермаков), «Галәветдиннең тылсымлы лампасы» (Н. Гернет), «Бәхет җыры» (Н Дәүли), һинд әкиятләре нигезендә эшләнгән «Чакыру» (А. Иолавайский) спектакльләре куелып сугыштан соңгы елларда репертуарның төп өлешен тәшкил иттеләр. Репертуарның байлыгы һәм төрлелеге, беренчедән, Н. Дәүли, Г. Шамуков, Д. Аппакова, Н. Исәнбәт кебек язучыларның курчак театры драматургиясенә килүләре белән аңлатыла. Кешедә бар нәрсә бала чактан башлана. Безнең әдипләребез балалар өчен язуның гаять җаваплы бурыч икәнлеген истә тотып иҗат итә башладылар. Яшь буынга идея-сәнгать тәҗрибәсе бирүдә балачак — кабатланмас чор. Күз уңына баланың җанын, күңелен тәрбияләү мәсьәләсе килеп баса. Шул ук вакытта бу чор балалар драматургиясенә, бигрәк тө курчак театрына багышлап язылган әсәрләргә заман балалары һәм п« 163
үсмерләрнең кызыклы, киеренке тормышын нечкә, тирән чагылдыру җитешми.
Театрның репертуары хакында матбугатта тәнкыйть фикерләре дә әйтелә. Пьесаларның зур өлеше әкиятләрдән эшләнгән инсценировкалар була, бер үк характерлы уңай геройлар еш кабатлана. Артистларның кайбер спектакльләрдә, бер үк тавыш белән ике-өч геройны сурәтләве, кайбер очракта образлардагы шәхси үзенчәлек сайлыгы да искәртелә. Бу фикерләр театрның яшь артистларына күбрәк кагыла иде. Ә, нигездә, театрның төп иҗат төшен тәшкил иткән Ф. Таһиров, Б. Рычков, В. Гаффаров, М. Хисамова, М. Язвина, С. Вәлиуллина кебек талантлы артистлар балалар психологиясен тирәнтен белгән хәлдә, аларның рухи ихтыяҗларына туры килердәй итеп уйнауларын дәвам итәләр. Алар театрның үз йөзенә, традициясенә нигез салды, аны яшь буын артистларына тапшырды.
Спектакльләрнең идея-художество эчтәлеген яшь тамашачыларга җиткерүдә музыкага булган игътибар сугыштан соңгы елларда яңа баскычка күтәрелде. Композиторлар М. Юдин, Д. Говорухин, Ш. Мәҗитов музыка язды. Музыкантлардан А. Эвченко, А. Осипов, Ә. Низаметди- нов хезмәтләре театр тарихында якты эз калдырды.
1955 елны театрга директор итеп билгеләнгән А. П. Юсупов театрның стационар бинасын булдыру өчен күп көч куя. һәм, ниһаять, Казан курчак театры Луковская урамындагы кинотеатр бинасына күчә. Биредә бер үк вакытта спектакльләр дә, кинофильмнар да күрсәтелә. Ә 1958 елны бу бина тулысынча курчак театрына тапшырыла, һәм театр, 1958—59 еллар сезонын «Буратино» спектакле белән инде үз бинасында ачып җибәрә. Театрның техник цехлары ачыла, режиссерлар, актерлар, репетиция бүлмәләре булдырыла. Тулы канлы чын сәнгать әсәрләре иҗат итү өчен бөтен шартлар барлыкка килә.
Бүгенге татар дәүләт курчак театрының профессиональ югарылыкка ирешүендә бу вакыйга, әлбәттә, зур роль уйнады. 1938 елны ук Бөтенсоюз мәйданына күтәрелгән театр 1964 елда «Баранкин, кеше бул» һәм «Алтын чәкән» спектакльләре белән Бөтенсоюз курчак театрлары смотрында катнашу бәхетенә ирешә, анда зур бәя ала.
1967 елда Казан театр училищесында курчак театры артистлары бүлеге ачылды. 1970 елда аның беренче чыгарылышы булды. Коллективка махсус белемле, театр сәнгатенә чын күңелдән гашыйк булган яшь талант ияләре өстәлде. Алар, өлкән буын артистларының матур һәм бай традициясен дәвам ител, театрның иҗат йөзенә үз бизәкләрен кертәләр. Училищены уңышлы тәмамлаган иң сәләтле яшьләр Ленинград дәүләт театр, музыка, кинематография институтына укырга җибәрелде. Хәзер труппада В. Ильина, И. Катаева, И. Зиннуров кебек театр тарихында иң беренчеләрдән булып махсус югары белем алган яшьләр эшли. Шул институтта укып кайткан И. Зиннуров — хәзер театрның баш режиссеры. Театр чын мәгънәсендә яшәрү чорын кичерә. Хәзер иҗат труппасының күпчелек өлешен яшьләр тәшкил итә.
Театрга сәләтле яшь актерлар белән бергә И. Москалев, И. Зиннуров, Р. Батуллин кебек режиссерлар килде. Э. Гельме, Л. Нас^йров, X. Скальдина, А. Тубская, Л. Сперанская, Л. Шахматова, Т. Хуҗи^/лә- тов кебек рәссамнар курчак образлары иҗат итәләр. С. Садыйкова, Ф. Әхмәтов, М. Яруллин, Р. Бикбулатов, Т. Розанова, Р Хәсәнов, И. Якупов кебек композиторлар спектакльләргә матур көйләр язалар.
1968 елның ахырында икенче татар группасы оештырылу театр белән авыл тамашачылары арасындагы элемтәне тагын да ныгытты. Милли республика шартларында бу хәл театр тарихында әһәмиятле вакыйга булды. Ул милли балалар драматургиясе үсешенә дә уңай йогынты ясады.
Иҗат труппасының үсеше театрның авыл җирендәге яшь тамаша
чылар белән аралашуына сизелерлек уңай йогынты ясады. Хәзер театр ел саен 1400 спектакль күрсәтә. Бу — һәр көнне 3—4 спектакль дигән сүз. Спектакльләрдә елына 300 мең тамашачы була. Аларның яртысы— авыл тамашачылары. Театрның гастроль маршрутлары республика чикләрен узып Киев, Пермь, Куйбышев, Свердловск, Киров, Ульяновск, Астрахань, Горький, Саратов өлкәләре, Чувашия, Башкортстан, Мари, Мордовия, Удмурт, Дагыстан автономияле республикалары буйлап сузылды. Бу — татар дәүләт курчак театрының чын-чынлап бөтенсоюз мәйданына чыгуы турында сөйли. Репертуарга классик әсәрләр белән беррәттән рус, татар һәм башка халыклар драматургиясенең балалар өчен язылган иң яхшы, югары художестволы оригиналь әсәрләре кертелә. А. Гайдар, С. Маршак, Антуан де Сент-Экзюпери, Н. Хикмәт, И. Шток, Г. Андерсен, Р. Рельян, Е. Геловецкий кебек төрле милләт авторларының күренүе театрның «интернациональ курчак театры» исеменә тугры булып яшәп килүен раслый. Игъланнарда Н. Исәнбәт, Н. Дәүли, Н. Фәттах, Т. Миңнуллин, Р. Батуллин, Ә. Маликов исемнәренең торган саен ешрак очравы татар курчак театры драматургиясенең дә җанлануын күрсәтә торган куанычлы хәл
Хәзер татар дәүләт курчак театры сәхнәсендә төрле милләт вәкилләренең 20 дән артык пьесасы даими уйнала.
Курчак театры — балалар театры гына түгел. Курчак сәнгате — зур проблемалар, социаль мәсьәләләрне күтәреп чыга алырдай җитди сәнгать. Моның шулай икәнен Мәскәү, Ленинград, Горький, Каунас, Свердловск, Львов, Магнитогорск һ. б. шәһәрләрдәге курчак театрлары күптән исбат итте. Бу исемлеккә икеләнмичә Татар дәүләт курчак театрын да кертергә мөмкин. Ул тапкырлык, лирика, реалистик сатира белән сугарылган халык авыз иҗаты әсәрләреннән Н. Хикмәтнең «Сукыр патша», И. Штокның «Илаһи комедия», Антуан дә Сент- Экзюпериның «Бәләкәй принц» кебек фәлсәфи һәм социаль проблемалар күтәргән пьесаларын сәхнәләштерде. Болар курчак театры сәнгате чараларына авыр бирелүче, идея-художество дәрәҗәсе югары булган җитди әсәрләр. Аларны курчак театры сәхнәсендә кую иҗади кыюлык таләп итә.
Бүгенге заман курчак театрының бер үзенчәлеге — үзенә генә хас сәхнә йөзе табарга омтылудан һәм үзенә генә хас сәхнә теле булдырудан гыйбарәт. Ул хәзер күбесенчә режиссер фикеренә таянып һәм аңа буйсынып эш итә, үзгәреп тора, традицияләренә тугры калган хәлдә, шәхси йөзен булдыру юлларын эзләнә.
Казан курчак театрының бу өлкәдәге мәгълүм уңышлары соңгы елларда аерата күзгә күренеп тора. Ул илебездә алдынгы урыннарның берсенә чыкты. Театрның баш режиссеры булып эшләгән Р Батуллин спектакльләрнең төрлелеге турында гына түгел, бәлки форма төрлелеге турында да күп кайгырта башлаган иде Бу эшне хәзерге вакытта баш режиссер И. Зиннуров уңышлы дәвам итә. Курчак театрының традицион һәм яңа формалары проблемасын бүгенге «курчакларыбыз» иҗади аңлыйлар. Билгеле, кайбер чакларда бу проблема очраклы төсмердә генә хәл ителә яисә үзмаксат итеп кулланыла Ханнар, дию пәрие, байлар яки еланнар, мескен ярлылар шуларны яклаучы нинди дә булса батыр малай яисә кыз — болар еш кына кабатлануга китерә торган образлар һәм аларны нинди генә яңа рәвешләрдә, формаларда яңартырга тырышсаң да, спектакльләр игезәкләргә охшап капучан була. Ә менә соңгы берничә спектакльдә «кара бүлмә» дигән бер алым кулланылды. Карага киенгән актерлар ирекле рәвештә сәхнәдә йөри, курчаклар йөртә, алар кара пәрдә һәм кара сәхнә җирлегендә күренмиләр дө диярлек. Алар курчаклар белән ябышкандай, бер «җан» булып йөриләр. Тагын шунысы да бик әһәмиятле: курчак театрын традицион тесте кул һәм бармаклар белән идарә ителә торган
кечкенә манекеннар дип күз алдына китергән тамашачылар хәзер инде артистлар белән бер үк буйдагы, хәтта зуррак та булган курчаклар белән очраша.
Моның кебек тәҗрибәләргә Казан курчак театры артистлары формаль карамаулары белән оталар. Тышкы матурлыкка гына омтылу юк диярлек. Бигрәк тә милли материалга таянып эш итүнең нәтиҗәле икәнлеге күренә. Ә бу табигыйлеккә, димәк сәнгатьчәлеккә китерә. Сәнгатьчәлек булган җирдә тәҗрибәләр ясавы иркенрәк. Бу нисбәттән Н. Дәүли пьесасы нигезендә куелган спектакль аерылып тора. «Кара бүлмә» алымы. Режиссерның стилизациягә омтылышы күренеп тора. Ә стилизация үзе нәфислеккә, «тамашалыкка», телнең халыкчан- лыгына китерә. Бу спектакльнең нәни тамашачыга нәрсә әйтергә телә-гәне, нинди максатны күз алдында тотканы, ягъни эстетикасы беренче карауга ук күренеп тора. Хәрәкәтләр төгәл, пөхтә, сүз гади, үтемле. Декорациясе дә матур, истә кала торган итеп ясалган. «Кара бүлмә» алымы курчакларны беренче планга чыгарып, портрет сыман итеп күрсәтергә мөмкинлек биргән.
Иҗат алымнарының күбәюе, яхшы спектакльләр иҗат итү аралашу чикләрен дә киңәйтеп җибәрде. Казан курчак театрының иҗат вәкилләре Азия илләрендәге курчак театрларының халыкара фестивалендә катнашты. Театрның баш режиссеры Илдус Зиннуров курчак театрларының Америка Кушма Штатларында үткәрелгән бөтендөнья форумында катнашты. Милли театрларның шул рәвешчә үзара багланышы театрларга үзенә генә хас стиль, шәхси иҗади йөз булдыруга ярдәм итә. Шул җөмләдән Казан курчак театрына да. Ә аның бөтенсоюз мәйданында торып иҗат итүе офыкларының киләчәктә тагын да киңрәк ачылачагы турында сөйләп тора.