ЙОЛДЫЗЛАР СҮНМӘСЕН
у яңа китабында Гариф Ахунов язучының тормыш һәм иҗат тәҗрибәсен яктырта Автобиографик әсәрдә эзлекле рәвештә иҗат психологиясен ача бару үзенчәлекле жанр формасы тудырган. Хәер, мондый жанр бе- төнсоюз әдәбиятында яши инде: Вера Кетлинскаяның «Вечер Окна. Люди». Валентин Катаевның «Алмазный мой венец». Мариэтта Шагинянның «Человек и время» повестьлары... Үзебездә моның мисалларын Г. Иделле, Ф. Хөсни, Г. Бәширов, М. Әмирдән табып була.
Кайберәүләр мондый әсәрләрнең язылуын әдипнең картаюына сылтамакчы булалар. Имеш, калын-калын романнар язудан талчыккан, тема һәм материал ала торган чишмәләре коргаксыган каләм осталары, яшәгәндә яшьнәп калыйм дигәндәй, ашы- гып-ашыгып күргән-белгәннәрен хәтер тартмаларыннан җыештырып, укучы алдына куярга ашыгалар- Авторына карап бәлки бу да дөрестер. Ә менә гомер юлы истәлекләре янына иҗат психологиясе дә кушылса, бу инде художникның бирешергә исәбе юк дигән сүз. Димәк, ул билгесез яңа сукмакларга аяк басып карый, әдәби процессның киңлеген иңләргә омтыла, каләм осталарын үзе алдына модель итеп куя, алар- дан өйрәнә, үзендә булган кимчелекләрне бетерергә тырыша, ерактагы офыкларга ' күз сала. Гариф Ахунов тәкъдим иткән яңа жанрның хикмәте әнә шунда — иҗат үрләренә югарырак менү өчен чираттагы баскыч булуында.
Әдипне кызыксындырган мәсьәләләр шактый күп: әсәрнең төп фикере, сюжеты — композициясе, прототиплары, яңа тип герой, әдәби процесс, жанр, иҗат портретлары. Әйтик, язучы жанрны диалектик каршылыклар берлегендә карый, аның эчке структурасына үтеп керә һәм жанрны хасил иткән сәнгать чараларын игътибар үзәгенә куя Жанрның эчке мөмкинлекләрен, үзгәрүен анализлаган чакта ёвтор, тарихи принципка таянып, жанрны үсештә, структура алмашынуында карый «Миңа калса,— ди ул,— социаль каршылыкларга нигезләнгән элекке еллардагы роман, әйтик Ш Камалның «Матур туганда». К Нәҗминең «Язгы җилләр». И. Газиның «Онытылмас еллар» ро-маннары — үзләренең формалары белән инде узылган этап, Хәзерге каршылыклар башкачарак: катлаулырак, күзгә бәрелеп тормаучанрак, нечкәрәк. Аны аңлар өчен кеше күңеленә тирәнрәк үтеп керергә, характерларны күп яклырак, катлаулырак итеп тасвирларга кирәк Шуңа күрәдер хәзерге заманда психологик роман еш кына телгә алына» («Литературная Россия». 12 декабрь. 1975).
Әдип өлкән каләмдәшләренең иҗат портретларын яратыл сурәтли, һәр язучы <ың карашында үзенчәлекле шәхес, кабатланмас талант иясе булып гәүдәлөнелә ирәмнәрдә була торган мактау белән мавыкмыйча, Г. Ахунов язучыларның ниндидер мөһим сыйфатларын ачып бирергә тели. Әйтик, Гомәр Башировны характерлау өчен ул әдипнең халык тормышына, халык иҗатына мөнәсәбәтен, аның иҗат лабораториясен. стиль үзенчәлекләрен сайлап ала Иҗат лабораториясенә караган күзәтүләр аеруча кызыклы «Язучылык эше — гаять дәрәҗәдә үзенчәлекле, берәүне дә кабатламый торган, әллә нинди бер сихри хезмәт Кайберәүләр... зур романнарын язганчы барысын күңелдән кичерел, хыял белән баетыл кына калмыйлар, аның геройларын, шахмат
’ Г Ахунов Йолдызлар калка Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1ЧВО
Б
ЭНГЕЛЬ НИГЬМӘТУЛЛИН ф ЙОЛДЫЗЛАР СҮНМӘСЕН ф
Шәяхмәт һәркайсы Солтанны үз ягына тарта Беренчесе егетне тирә-якка битараф булып яшәргә үгетли. Икенчесе бетен ил язмышын кайгыртырга, кечеңне кызганмыйча, дошманнарга каршы көрәшергә, халыкка бәхетле киләчәк яулап алырга чакыра.
Шулай итеп, романда дә герой, балачак иленнән олы тарих юлына аяк баса, төрле шәхесләр белән аралаша, алар белән диалогка керә һәм. якты идеаллар өчен көрәшеп актив гражданин булып үсә, чыныга. Димәк, тормышның кайчак мәрхәмәтлелеген. кайчак каты куллылыгын татыган Гариф үзе кичергәннәрдән башка әсәрләрендәге геройларга да икеләнми-нитми өлеш чыгарган.
Киләчәктә Г. Ахуновның бу повестен тикшерүче галимнәр өч моментка тукталмыйча кала алмаслар. Беренче сызык — авторның «мин»е. Икенче сызык — авторның иҗат эшенә карашы. Өченче сызык—замандашларының портреты. Без дә, мөмкин кадәр. кулдан килгәнчә, шул өч моментны күздән үткәрик.
Авторның «мин»е күп төсмерле. Ул үсештә, гел хәрәкәттә, гел тормыш белән тыгыз мөнәсәбәттә ачыла. Ул тормыш юлында очраган зур шәхесләргә соклана, мәкерле, вакчыл, эгоист бәндәләргә нәфрәтләнә, аларга отпор бирә. Герой, бер яктан, табигатьнең җәүһәрләрен күрергә өйрәнә, үзендә матурлык тойгысы, рәссамлык сәләте һәм башка шундый күркәм сыйфатлар тәрбияли. Ягъни, эстетик идеалга ия булуга ирешә Икенче яктан, герой күл кыенлыклар күрел, характер буларак, ныгый. Сугыштан соңгы уку еллары, Әлмәт якларына күченү, язучылар бүлеген үстерү, әсәрләренә карата булган усал рецензияләрдән коелып төшмәү, «Казан утларыпидагы эш-чәнлек, аерым алганда, моңа мисал була алалар.
«Мин» образының художник булып калыплануы күпмедер микъдарда әдипне укыткан укытучыларына барып тоташа. Беренче укытучысы Зәки абый малайны эш яратырга, тырыш булып яшәргә өйрәтә, рәсем яс'ау осталыгына да күнектерә. Укытучы һидият Зиятдинов шулай ук малайга йогынты ясамый калмый. Аның эрудициясе, буй- сыны, өс-башы, бөтен кыяфәте, малайга дустанә мөнәсәбәте геройның рухи дөньясын баета. Әлеге укытучының портреты Чеховның идеаль кешегә куйган таләпләрен хәтергә тешерә. «Кешенең һәммә нәрсәсе гүзәл булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә. фикерләре дә»
Сүз уңаенда шуны әйтик: автор гади авыл укытучысының хезмәтен хөрмәтли. Чынлап карасаң, авыл укытучысы образын бөтен тулылыгында күрсәткән язучы күпме икән безнең прозада? Булса, бер М. Мәһдиев булыр. Тугандаш әдәбиятларда андый образлар күренгәли кебек (Г. Березко, Ч. Айтматов. В. Тендряков, В. Быков һ. б. иҗатында). Әсәрләребездә авыл укытучысы образын һәрьяклап, тулы иттереп күрсәтергә безгә дә вакыт түгелме?!
Студент чагында Гариф эшчеләр сыйныфы вәкиле Хәкимулла абый белән очраша, аның гүзәл сыйфатларына сокланып туймый. Моңа кадәр инде ул тормыш «университетларын» узып өлгергән була: җир сукалау, ат көтү, кырчылык бригадасында бригадирлык эше. маляр булып эшләп йөрү. Бу хезмәт стажы Гарифның алдагы язучылык эшенә кирәкле материал бирә. Шул ук вакытта булачак әдип интернациональ дуслык төшенчәсен дә аңларга өйрәнә. Укыган чакларда аңарга чуваш егете Коля Ер- мошкин зур булышлык итә.
Университетны тәмамлап, әдәбият өлкәсендә беренче адымнарын ясаганда аңарга өлкән буын язучылар — Гали Хуҗи, Гази Кашшаф. Ибраһим Гази, Габдрахман Әп- сәләмов һәм башкалар ярдәм кулын суза.
Гариф Ахуновның Әлмәттә яшәгән чоры — «минонең эволюция үсешендә аеруча мөһим баскыч. Герой яңадан тормыш университетына кереп китә. Бу юлы инде ул әлеге мәктәпкә югары белем иясе булып аяк баса. Аны иҗат таләпләре, хезмәт кешеләре тормышын якыннан белергә теләү максаты ияләнгән эш урыныннән кузгата, республиканың ерак көнчыгыш районнарына, Әлмәт якларына алып килә. Автор тормышының бу чоры яшь язучылар өчен аеруча гыйбрәтле.
Язучы хезмәте нидән гыйбарәт? Бу мәсьәлә күпләрне кызыксындыра. Байтак кына язучылар иҗат турында дәртләнеп язалар. Исемнәр күп: М. Алексеев, Ә Алимҗанов, В. Астафьев, Ю. Бондарев, В. Быков, К. Ваншенкин, Е Винокуров, Р. Гамзатов, Н. Дум-
ЭНГЕЛЬ НИГЪМӘТУЛЛИН ф ПОЛДЫЗЛАР СҮНМӘСЕН ф
дуэль сөйләм. пейзаж теле, геройларга социаль характеристика, динамик вакыйга, тантаналы күренешләрне сурәтләү алымнары, әкият телен куллану, геройларның эчке кичерешләрен эчке монолог аша тасвирлау). Тел, дип фикер йөртә автор, берьюлы берничә функция башкара ала. Алыйк Әпипәнең телен. Бу тел, бер яктан, динамика тудырып, ярсулы характерын күрсәтсә, икенчедән, «җыелыш кебек күңелсез нәрсәгә киеренкелек өсти». Тел шулай ук төрле ритмлы хәрәкәт тудырырга ярдәм итә, үзендә авторның үзенчәлеген чагылдыра. Телгә болай җентекләп анализ ясауны автор тәнкыйтьчеләр эшенең терәге дип саный һәм әдәби әсәрнең тукымасын белеп тикшерүчеләр бездә әле җитәрлек түгел дигән нәтиҗә ясый.
Телне нечкәләп өйрәнүдә авторга «Тын Дон» романын тәрҗемә итү эше дә булыша. Ә бу. ягъни язучының тәрҗемә эшчәнлеге белән үз телен баетуы, аерым бер проблема булып саналырга хаклы.
Замандашлар... Алар турында язу — кыен һәм җаваплы эш. Әсәрдән моны сизәсең Китапта күп язучыларның фигуралары күз алдыбыздан уза. Ләкин аларның барысына да бердәй тигез урын бирелмәгән. Мирсәй Әмир. Халикь Садри. Шәрәф Мөдәррис. Хатип Госман. Сибгат Хәким, Газиз Иделле чагыштырмача аз урында сурәтләнгәннәр Әмма автор аларның характер сызыкларын, сөйләү үзенчәлекләрен, тавыш интонацияләрен шушы аз урында да хәтердә калырлык итеп сурәтли. Нәкъ Ираклий Андронников кебек. Ә менә тулы образ тудыру максат итеп куелмый. Валентин Катаевның «Алмазный мой венец» әсәрендә мондый фрагментарлык урынлы иде. Чөнки андагы фигураларны киң даирә укучы инде күптән белә. Алар турында йөзләгән китап язылган: В Маяковский, Э. Багрицкий, Н Асеев. С. Есенин. Ю Олэшэ һ. б Аларны тәфсилләп сөйләп торасы да юк. Китапның ароматы — авторның ассоциация кылларында уйнавында, нечкә һәм үтә субъектив күзәтүләрендә. Бездә исә башкачарак Язучыларыбызның исемнәре, аерым художникларны санамаганда, укучы хәтерендә артык уелып калмаган. Моны искә аласы иде, әлбәттә. Кайбер фигураларга автор яхшы перспектива таба белә Хәсән Туфан белән Ибраһим Газины ул нефтьчеләр, хезмәт кешеләре белән очраштыра X Туфан хәтта вышкага менә, э И. Гази кайбер бюрократларга карата каты сүз әйтә. Чыңгыз Айтматов белән Мостай Кәрим исә җанлы һәм күпьяклы итеп сурәтләнгәннәр.
Әлегедәй әсәрләргә тотынырга күптән вакыт иде инде. Әдәбият белгечләренең, профессиональ тәнкыйтьчеләрнең йөген кайчак язучылар да тарта ала икән, рәхмәт төшкере Шулай да, язучылык хезмәте турында әдәбият белгечләре, тәнкыйтьчеләр активрак язсыннар иде. Интервью кулланып, тирән белем багажын җигеп, ил күләмендәге әдәби-эстетик тәҗрибәдән файдаланып язсыннар иде Андый китаплар кирәк безгә, кирәк! Практика үз чиратында теория белән дә ныгытылырга тиеш бит. Язучыларга яңа перспективалар күрсәтүче, әдәбиятыбызны яңа, югарырак баскычка күтәрергә ярдәм итүче хезмәтләр кирәк. «Йолдызлар калка» повесте мине әнә шул хакта да уйландырды.