Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯННАРЫНА ҮЗЕМ БАРАМ


арт белән карчык, уллары белән киленнәрен кинога озаткач, иркенләп бер чәй эчик әле дип, самовар янына утырдылар. Шул чак, өйдәге тынлыкны сискәндереп, телефон шылтырады. Солтан абзый, чынаягын авызына якын ук китергән булса да, өстәлгә кире куйды да авырсынып кына урыныннан куз-галды. Саимә апа күптән телефон янында өзгәләнә, картының тизрәк килеп, телефон трубкасын алуын көтә. Карты гына һаман шул — кабаланмас, тыныч, әкертен. Саимә апа үрелеп трубканы алды да әтиләренә сузды.
— Тыңлыйм
Солтан карт трубканы кысыбрак тотты, бер колагыннан икенчесенә күчерде, димәк, сөйләшү ерактан. Шулай булуын йөрәге белән сизенгән ана якын ук иелде, таныш тавыш...
— Әти, әти дим, исәнме? Улыбыз туды... Әни кирәк! Әнине бир әле!
Чаллыдан Дамир шалтырата. Әни кирәк, әнигә генә әйтер сүзем бар, ди. Әтиләренең хәтере калырга шул сүз бик җитте: трубканы нык иүгереп өстәлгә куйды да башы белән сүзсез генә карчыгына ымлады. Саимә апа сөйләшә башлады, бүлмәгә аның җылы, йомшак тавышы таралды. Солтан абзый өстәл янына барып утырды да суына башлаган чәен йотып куйды, карчыгына көнләшүле караш ташлады. Ничек шулай килештереп сөйләшә бу! «Әтиләр — ата каз, әниләр— ана каз», — дип, белми әйтмәгәннәр шул. Солтан абзый, аны-сы, үзе дә гел ысылдап кына тормады, коры булды булуын, исереп йөрмәде, кеше алдында да, уллары каршында да дәрәҗәсен саклый белде. Шулай да әниләре башкачарак шул, йомшак булды, барысын да үз канаты астына җыйды, болыттан да, кар-бураннан да ул саклады.
— Дамир, бәбекәем, улыбыз бар дисеңме? Тәүфигы, бәхете белән килсен. Исән-сау котылуы яхшы булган... Шулай дисеңме? Гөлсинәгә әйтә тор, бер дә борчылмасын, була ул андый хәлләр. Үзем барам, әйе, яныгызга үзем... Җаен тапмый калмабыз. Хуш, улым, хушыгыз... Абыеңнарга, балаларга сәлам...
— Нәрсә ди?
— Бәбиләре елый, Гөлсинәнең сөте юк икән.
— Нәрсә, киленеңнең сөте юк, дип. Чаллыга чыгып китәргә җыен мыйсыңдыр бит? Тегесе дә — әни кирәк дип ятмаса... Анагыз сезнең балагызны барып имезмәс!
— Ярый, әтисе, ярый, менә бергәләшеп уйлашыйк әле, рөхсәтең булса, балалар белән киңәшкәч, бармый да булмас. Үзең дә ишетеп, күреп торасың бит: әни кирәк ди. Дамир акылсыз бала түгел, кирәксә-кирәкмәсә мине борчымас. Күрәсең, алыштырырлык кеше юк.
Солтан абзый тәрәзә төбендәге күзлеген алып киде дә, беренче тапкыр күргәндәй, хатынына карап куйды. Картаймаса да картаймас икән бу хатын-кыз дигән адәми зат! Ун бала табып үстерде, яше алтмыштан узды, һаман яшьләрчә, һаман җиңел гәүдәле, озак уйлап тормас, тәвәккәл, балалары артыннан каф таулары аръягына да җиде төн уртасында җәяү чыгып китәргә әзер. Ярый әле балалары Ta
К
тарстаннан читкә таралмадылар. Күңелләренә ошаган эшне сайлап, өчесе Арчага, дүртесе Казанга, берсе Түбән Камага, икесе Чаллыга урнашты,
һәр икесе үз уйларына чумганнар иде, күзләре очрашты, әйтерсең лә, кырык елдан артык гомер узмаган. Саимәнең зәп-зәңгәр күзләре һаман якты, Солтан бик озак эзләп тапкан ышанычлы күзләр. Үзбәкстанда хезмәт итүче һәм өйләнергә дип туган якларына кайт кан хәрби киемле, озын буйлы, киң җилкәле Фазлыевка җиңгиләр, башкодалар күп кызлар күрсәтеп карадылар. Ул исә үз дигәнен эзләде.
Беренче тапкыр Солтан Саимәне «Спартак» фабрикасының почет тактасында күрде.
Я — шул,— диде Солтан,— я — өйләнмим!
Очраштылар, сөйләштеләр, кавыштылар. Вак-төяген исәпләмәгәндә, тату гомер иттеләр.
Солтан абзый утырды-утырды да көзге янына килеп басты. Аның күз төсе үзгәрә башлаган, ләкин бирешергә исәбе юк әле, җитмеш тулып килсә дә, эштән туктап тормый.
— Картым, Маратлар кинодан кайтканчы, әллә Дариннарга менеп төшимме, белмичә калмасыннар.
Саимә апа алдан Дариннарга барып килмисеңме дип әйтергә уйлаган иде, көзге, караңгы пычракта карты килештермәс дип әйтмәде. Үзем барып килим дигән булды. Кырык елдан артык яратышып, тату гомер иткән кеше берсенең күңелендәгене икенчесе аңламыймы инде! Дариннарга әтиләре китте.
Солтан абзый килеп кергәндә, улларын йокларга яткырып Дарин дәфтәрләр тикшерергә, Әлфия планнар төзергә утырганнар гына иде. Яшь укытучылар мәктәп балаларыдай торып бастылар. Мондый кичтә әтиләре тикмәгә йөрмәс, бик кирәкле сүзе бардыр.
Хәл-әхвәл сорашкач, самоварга килеп тотынган Әлфияне кайнатасы туктатты.
— Кайнашма, килен, чәй яныннан яңа гына торып килдем, сезгә сүзем бар. Дамирның улы туган, анагыз Чаллыга җыена, кош-корт, кечкенә бала бер үземә кала, килен эштә, онытып бетермәгез.
Даринның аптыравы йөзенә чыкты.
— Әти, абыйның хәле авырайганмы әллә?
— Ник алай дисең әле син, улым? Абыең авырмыйдыр бит?
— Өч көн элек абыйларның хәбәре юк дип шылтыратсам. Мәдинә апа, «Абыеңны эшеннән больницага алып киттеләр», ди.
— Авария-фәлән булмагандыр бит?!
— «Куркыныч юк, әниләргә әйтми торыгыз», ди. Менә шундый әле анда хәлләр, әти. Бүген әни янына кереп чыксам да әйтмәгән идем. Әти, юлга чыгар алдыннан әнигә әйтми торабызмы соң әллә?
— Эшләре дә бигрәк куркыныч шул безнең абыйларның,— дип, Әлфия сүзгә кушылды.
Солтан абзыйның ике улы әтиләренең һөнәрен сайладылар — янгын сүндерүчеләр. Әтиләренең горурлыгы алар. Төп йортта кунак кына булалар хәзер. Рафис Чаллыда, Нарын Түбән Камада, Радие Казанда, ике майор, бер капитан кайтып төшә, малайлар бергә йөрергә яраталар. Бөтен Арча халкы танып тора тагын үзләрен, хәбәр тиз тарала. «Солтан Саимәсенең «генераллары» кайткан», диләр.
Өзелгән сүзне Солтан абзый дәвам итте:
— Эшнең аның җиңеле юк, килен. Җиңел булса, эш тә димәсләр иде. Эшләмичә яшәп кенә булмый. Син менә көне буе балаларны му зыкага өйрәтәсең, әллә бик җиңелме? Минем кулдан гомер килә торган һөнәр түгел. Анагыз да гомер буе сменалы эштә эшләде, арыдым, туйдым дигәнен хәтерләмим.
— Әни әни инде ул безнең,— диде Әлфия.
Шулай булмый мөмкин дә түгел шул: әнисе — кайнанасы— күпме акыллы киңәш бирде аңа. Җитмәсә, яшь килен булып йөргән чагында бик тиз каушап төшә, үпкәли торган гадәте бар иде Әлфиянең.
— Киленкәем,— дияр иде Саимә апа җайлап кына,— ирең, кайнатаң алдында бер дә куркып калма, әни шулай кушты дип кенә җибәрә торган бул. Тормыш үзе көйли, тозын чамаларга да, башкасына да бик тиз өйрәнерсең
Беркөнне мәктәптә педсовет иде Ашык-пошык әзерләнгән. Әлфияне Дариниың көтеп торасы килмәде, уенын-чынын бергә кушып. «Югары белемлеләргә генә барырга, сезгә бармасагыз да була»,— дип куймасынмы!
— Ярый соң алай булгач,— диде дә Әлфия, мич арасына кереп елый башлады. Саимә апа бакчага чыгып йөреп керде. Иркенләп еласын әле.
— Килен, әйдә, кызык итик әле үзләрен, Фәридә дә институтка читтән торып керәм дип йөри, бер-берегезгә иптәш тә булырсыз, син дә барып кара әле.
— Син дә юкны сөйләп торасың, әни, бала белән кем укып йөри инде?! Фәридә бит ул кыз кеше
— Баланы үзем карармын.
...Солтан абзый озаклап кич утырып кайтты да тирән сулап йоклап та китте. Саимә апа ятса да, күзенә йокы кермәде. Күңеле күптән уникенче оныгы янында, тизрәк күрәсе килә. Ята торгач, бала тапкан, авызландырган, күкрәк сөтен имезгән чаклар хәтеренә төште. Унысын да, бал белән май каптырып, үзе авызландырды. «Кешегә, ата-анага бал кебек татлы, май кебек йомшак телле, шәфкатьле булыгыз», дип теләде. Теләкләре әлегә кадәр кабул була килде, уни-кенче оныгының колагына да шул сүзләрне әйтер. Хәзер нишләп ята икән, сабыем? Әнисенең сөте юк ди бит. Аның үзенең дә икенче баласы Рафисны имезергә сөте булмады. Сугыш вакыты белән хәзергене чагыштырырга мөмкинме соң? Ул чакта да җаен таптылар. Ра фис күкрәк сөте ашап, таза, зур булып үсте. Килендәшенең яхшылыкларын гомер онытасы түгел, Казан базарына барып, әчтерхан чикләвегенә кадәр алып кайтты, сөтле чәйне гел кайнар килеш эчертте.
Еллар авыр иде. Сугыш башланды. Зур кызлары тәпи йөри иде инде, аны ияртеп, Рафиска йөкле килеш Арча районының Иске По- шалым авылындагы ишле гаиләгә, кайнана-кайната, килен янына кайтып төшкән Саимә оча алмаган кошка охшап калган иде. Бигрәк артык кашык булып кайтып керделәр шул. Ире бит «Туган якта калсагыз, миңа җиңелрәк булыр, туган җирдә чыпчык та ачка үлми, әни әни инде ул»,— диде.
Улларыннан хат килми торганда, кайнананың кәефе кырылгр нде.
— И әни, бу бит безне сынарга гына бирелгән җәза, үтәр дә китер, улларың кайтып килер. Әгәр ямьсезләшеп куйсак, алар күзенә — безне саклап утка кергән кешеләргә — ничек күренербез9— дип. Саимә кайнаиасын көйләр иде.
«Сөйдергән дә бала, көйдергән дә бала», - диләр. Бала булган җирдә гайбәткә, ызгыш-талашка урын калмый. Фәния белән Рафисның әбиләре итәгенә менеп утырулары булды дөньялар түгәрәкләнде. Балаңның баласы балдан татлы шул.
Бер йорттан ике килен колхоз эшен төпкә җигелеп тарттылар. Килендәше Гайникамал Саимәгә сүз тидермәде : бергә көлделвр, бергә еладылар. Авыр эшкә түзәргә була, фронт хәбәрләре генә үзәкләрне өзә. Кешеләрне уртак кайгы берләштерә, якынайта, бер-берсенә ярдәм-
чел итә. Сугыш хәлләре бер үз башыңа төшкән кайгы булса, ялгыз башың күтәрә алмас идең. Саимә иренең яралануы, Мәскәү тирәсендәге .госпитальдә дәвалануы турында хәбәр алды. Ике көн күзен дә йоммады, өченче көнне кайнатасына:
— Барып, алып кайтсак ничек булыр? Сыерның сөте, базда бәрәңге, суларга саф һава бар, үзебез тәрбияләрбез,— дип сүз кушты.
Шулай эшләделәр Солтанны башта Казанга, аннан соң авылга алып кайттылар. Тизрәк тазару һәм яңадан китү көтеп ятканда, сугыш бетте. Илгә тынычлык кайтты, төзелеш еллары башланды. Солтан абый гаиләсе белән Арчага килеп урнашты. Фәния беренче класска укырга йөри башлады. Саимә апага күңелендә йөрткән изге хыялын тормышка ашырырга вакыт җитте. Бик авырлык белән булса да, мул уңыш җыеп алдылар. План үтәлде, алдынгыларга бүләкләр бирделәр. Саимәне 10 килограмм бодай белән бүләк ләделәр. Кайнана шул оннан Саимәгә бәйрәм күмәче пешерергә рөх сәт итте. И, ул ләззәтле минутлар? Үзе пешергән пар күмәчкә Саимә озак карап торды. «Сугыш бетеп, муллык килсен иде, гел ипи генә салып тор идең!»— дигән иде ул Гайникамал килендәшенә.
Менә бит, ул көн дә килеп җитте. Саимә ипи салучы эшенә урнашып кайтты, сөенеченнән беренче көннәрендә нишләргә белмичә йөрде. Көненә бер үзенә ничә тонна ипи пешерә бит ул. Табыннарга аның хуш исле икмәкләре куела, ничә мең кеше шул ипине ашый.
1947 елда Дамир туды. Бер-бер артлы Нарын, Дарин, Радие дөньяга килде, исемнәрен әтиләре кушты. Кайсы дустының исеме, кайсы елга исеме. Күп мәшәкатьләр олы кызлары Фәниягә йөкләнде. Бакчада эшлисе, каз-үрдәк карыйсы. Дарин борынын канатканга. Нарын күлмәк җиңен ертканга да аңа җавап бирәсе. Әниләре көне буе эштә, апалары — командир. Энеләрен тезеп бастыра да нарядлар бирә. Рафис— «ефрейтор», димәк, Нарын. Дамир, Дарин аңа буйсына. Радие апасының ярдәмчесе. Марат исә күзәтүче, утырырга тиеш.
Саимә апага балаларына эш кушып чиләнергә туры килми, чүлмәкчедән күрмәкче, бер-берсеннән эшкә өйрәнде алар.
«Тишек тамак тик тормый, гел ашарга сорый»,— ди халык. Тәмле итеп туйганчы ашыйсы, матур киенәсе килә егет булып җитүче малайларның.
— Нинди эштә бик күп акча төшә икән?— ди Нарын.
— Иң авыр эштә,— ди Дамир.— Иң авыр эш — бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр Арча котүен көтү ул.
— Әйдә, көтү көтәбез.
Кыш буе Дамир белән, Нарын көтүче булырга хыялланалар, дөресрәге, көтүне үзләренә ышанып тапшыруларын телиләр. Кыш көне бигрәк тә тырышып укый алар ул елны, чыбыркы ишеп куялар, дз җиткәч, теләкләрен поселок Советына барып әйтәләр. Күпер баганасыдай, теләсә нинди авырлыкны күтәрергә әзер егетләргә поселок Советы председателе текәлеп, сынап карый. Ризалык сиздерергә ятык- мый.
— Уйлашырбыз,— дип озата ул аларны. Үзе исә мәктәпләренә барып сөйләшә, укуларын сораша, тәртипләре белән кызыксына. Әти- әниләрен күреп киңәшә. Солтан абзыйның исе дә китми; «Эшнең ниндие булса да, хурлыгы юк, эшләп ашасаң гына ипи тәмле»,— ди.
Саимә апаның күзләре яшьләнә. Бер яктан, балаларының кул арасына керүләренә сөенсә дә, икенче яктан, борчыла ул. Улларын кар- шысына тезеп утырта да:
— Дәүләтләрем,— ди ул кайнанасыннан откан иркәләү сүзе белән.— Кеше балалары кебек тәмле ашатып, матур киендереп йөртә
алмадым. Күбәү булдыгыз, бәхетле итә алмадым,— ди, күз яшьләренә буылып.
Балалар тып-тын калалар. Кемдер, кайсысыдыр әниләрен юатырга тиеш бит инде. Ул сүзне Дарин әйтә, әнисенә генә түгел, туганнарына да икенче мондый сөйләшүләргә урын калдырмаслык итеп әйтә.
Әни! Йөрергә сез биргән аякларыбыз, эшләргә сез биргән кулларыбыз, дөнья матурлыгын күрергә күзләребез бар. Без бик бәхетле. Безнең Әти бар, безнең Әни бар. Безнең класста бер малай укый, әбисе аны бик тәмле ашата, матур киендерә, ләкин аның беркайчан да «әни» дип әйткәне юк, аны әнисе ташлаган, мин ул малайны кызганам... Әй, Марат, алып чык әле гармуныңны, бию көен сиптер, бүген концертны әни хөрмәтенә куябыз.
— Рәхмәт, балалар, күрше әбиләрегезне дә чакырыгыз, алар барыбер тәрәзә артына килеп тыңлап торалар. Мин тыңлый-тыңлый сезгә коймак пешерәм.
Фәридә апасы белән Л&лә кайтып кергәч, концерт дәвам итте. Лә- лә үзенең зәңгәр күзле, ак чәчле курчагын биетте. Аны дәү абыйсы Казаннан алып кайткан иде.
Алмагачлары бик күп иде, уңыш бирә торганы гына да егерме төптән артык. Күршедә генә балалар бакчасы, аларга да өлеш тиде... Саимә апа койманың астагы бер тактасын алды да зур агач табакны шунда куйды, уңыш вакытында шуннан алма өзелмәде. Әгәр салырга оныткан булса, балалар искә төшереп, «Алма апа!» дип кычкыралар иде. Алмагачлар корып бетте, Саимә апага тагылган кушамат калды. Үзләре әти-әни булган балалар очрашканда һаман: «Исәнме, Алма апа!»— диләр.
Малайлар яздан ук көтү алдылар. Ике сменада укулары да ярап куйды, берсе төшкә кадәр, икенчесе төштән соң көтте. Җәй көннәре бергә-бергә сизелми дә узды. Малайлар кояшта каралып, үсеп киткәндәй булдылар. Баштарак арып, авыртып интектергән аяклары да соңга таба күнегеп җиттеләр. Саимә апа баштарак улларын уята алмыйча аптырый иде, соңрак, иртәнге дүртенче яртыда үзләре торырга өйрәнделәр. Әниләре ал ардан соң ятты, алардан алда торды. Беркөнне исә кеше урынына өченче сменага калган иде. Кичтән ныгыттырып әйтеп, ашарларына әзерләп китте.
Үзебез торабыз,— диделәр. Күңеле сизенеп, әниләре йөгереп кайтса, тәгәрәшеп йоклап яталар, аяк тавышына сикереп торган Дамир, кояшны күргәч:
- Юк ла, әни, синнән башка көтү көтеп булмый,— диде. Килененең балаларын карап өйдә утырган бер кайнана, киленемә пенсиягә чыгарга стаж эшлим дип әйткән ди. Кырга чыкмаса да, Саимә апа котү көтте, кайгырды, сөенде.
Дамир белән Нарын эшләгән акча гына да ике мең сумнан артып китте. Шул елны инде әниләре бөтенесен бергә җыйды да кибеткә алып барды. Сораган бөтен әйберләрен алып бирде. Калган акчаны кассага салып куйганнар иде, апалары кияүгә чыкты, зурлап гуй ясадылар. Солтан абый белән Саимә and, кызларын кияүгә биреп, «әби-бабай; булырга йөргәндә Саимә ут белән су арасында калды, ул унынчы баласына авырга узды. Башкаларында сөенеченнән нишләргә белми йөри, рәхәтләнеп аш сайлый иде. Бу юлы әллә ничегрәк. Балалардан яхшы түгел, киткән кызың, бу ген тотып өйләндерерлек малайларың барында бала табып ят, имеш. Киңәш бирүчеләр дә табылды тагын, больницага кереп өч көн ятсаң, сизми дә каласың икән. Күңел кабул итмәсә дә, аяклары больницага илтте, курка-курка, «Кеше очрамаса, кеше күрмәсә ярар иде» дип
барды. Әнисе ундүртне тапкан, дүртәве генә исән калган, хәсрәт аңа үзе килгән. Саимә үзе хәсрәт эзләп йөри.
Больница коридорында Галя Измайлова очрады, Саимә апа күренмичә узып китәргә чамалаган иде — булмады. Гөлсем (Саимә апа яратып шулай дип йөри)— җиде баласының көндек әбисе, башлап кулына алып сөйгән кадерле кеше. Шундый чакта очрап торуын күр әле син аның! Саимә апаны кочаклап та алды, җилтерәтеп үз бүлмәсенә кертеп утыртты. Врач ханым балаларның һәрберсен аерым аерым сорашты. Саимәнең теләген белгәч, алдан ачуланды, аннары үпкәләде. .
— Тугызны үстергәнне, берне үстерә алмам дисеңме? Юк иткәнче, тап та миңа бир!
Озак сөйләштеләр алар ул көнне. Тагын җиде ай узгач, зәп-зәң- гәр күзле, сап-сары чәчле кыз бала дөньяга килде. Гөлсем ханым үзе кабул итте, сөенеченең чиге-чамасы булмады: ул бит, ул саклап калды аны! Больница тәрәзәсеннән Ләлә белән Фәридәгә күрсәткәннәр иде, Ләлә: «Лена, Лена»,— дип үз курчагының исемен кабатлады. Бәбигә курчак исемен кушмый чара калмады. Бала кулдан да төшмәде, әле берсе, әле икенчесе күтәреп йөрде. Дүрт ай тулгач, әниләре эшкә китте. Бераз өйдә утырырга да булыр иде, директор үзе килеп чакырды: «Камыр куярга осталарым юк, өйрәткәләп кенә торсаң да, яхшы булыр иде»,— диде. Герой-ана алай итеп йөрүне килештермәде, кешедән аерыласы килмәде, Ленаны ашатырга да йөгереп кенә кайтты ул. Эш күрсәткечләре яхшы, иптәшләре белән тату эшләгәч, эшкә йөрисе килеп кенә тора.
Саимә апаны гомерендә беренче мәртәбә мәктәпкә чакырттылар: Марат кеше кыйнаган. Ана көне буе ут йотып йөрде, хәле китте. Үзе гаепле: Маратны башка балаларыннан аерды. Бер кулы кечерәк иде малайның. «Кимлек сизмәсен, кимсенмәсен», диделәр. Сораган бер әйбер аңа булды. Үзе гаепле, мәшәкатьләр арасында мәктәпкә барырга бөтенләй истән чыккан. Күптән дәресләренә кереп утырганы, Маратның укытучыларын күргәне юк икән бит. Юл буе ул үз- үзен тиргәде. Үзе генә гаепле, өлгерә алмады!
Марат укытучылар бүлмәсендә басып тора, кайгылы кыяфәттә, башы аска иелгән, авызыннан бер сүз алышлы түгел. Әнисе килгәч, яклаучысын кгүргәндәй, йөзе яктырып китте. Саимә апа укытучылар белән исәнләште дә улы янына үтте.
— Нишләдең, Марат?
Укытучылар инде ярты көн шул сорауга җавап көтәләр.
— Сигезенче класстагы Миңлегалимне кыйнадым... Уенга чиратсыз кермәкче була. Этеп җибәрде... «Син, инкубатор, өеңә кайтып уйна», ди. Суктым, ә ул әләкләргә йөгерде.
Марат абыйлары арасында да кечкенәдән аерылып торды. Укымый иде әле — тузынып кайтып керде. Кибетче белән бер хатынның сөйләшкәнен тыңлап торган.
«Бердәнбер балам иде, начар кешеләр белән йөреп, хараплар гына булды. Саимәнекеләр, әнә, сарык көтүе санынча булса да, шылт иткән тавышлары да чыкмый!»
Ямьсез чагыштыру ошамаган Маратка, ничек инде аның абыйлары сарык булсыннар! Әнисе яхшылап сөйләшмәсә, турыдан узган апага таш ыргытырга әзерләнеп утыра.
Мәктәптә малайларның бәргәләшеп алу очраклары бар. Укытучыларның әти-әниләрне чакыртулары да берёнче мәртәбә түгел. Кайбер әниләр килеп керәләр дә балаларына кычкырырга тотыналар, бәргәләргә дә күп сорамыйлар. Саимә апа балаларына кул күтәрмәде.
Мәктәптән кайткач, Марат әнисен килеп кочаклады,— үзенчә гафу үтенүе.
— Улым, Миңлегалим белән яхшылап аңлаш, мине кайгыга салып, сугышып йөрисең.
— Башка сугышмыйм, әни, яхшы малайлар белән генә уйныйм.
— Яхшы кеше усал малайлар янында да яхшы була белә ул.
...Кияүгә китеп, ярты еллар вакыт узгач. Фәниясе еш кайтка- лый башлады. Төшке ашка да әниләренә генә керә, кич тә озак-озак утырып китә. Беркөнне бөтенләй кунарга ук калырга җыена башла ды. Саимә апа ничек сүз башларга белми йөрде-йөрде дә:
— Тукта әле, кызым, кияү кайтып көтеп торадыр бит?
— Соң кайта ул, әни, кайткач та рәтләп сөйләшми.
— Кайтканын җылы ашыңны пешереп көтеп тор, ул кайтмыйча ашама, утыңны сүндермә, үзең сөйләш, хәлен сораш. Мин бит сиңа, кызым, ашыкмыйсыңмы дигән идем, үзең ашыктың, ул яхшы кеше, яратам дидең. Бар, кызым, кайт. Син ир хатыны хәзер. Фәрит килсә кил, ул килмәсә — килмә!
Фәния, әнисенә үпкәләп, елый-елый кайтып китте, үзе тагын өй дә әнисе кушканнарны эшләп караган иде. бик матур яши башладылар, уллары туды. Лена белән бергә уйнап үстеләр.
...Иртән аязган, яңгыр туктаган иде, Саимә апаны Чаллы якларына карты озатып калды.
— Озаклама, өч кенә көнгә җибәрәм,— диде Солтан абзый.
Саимә апа Чаллыга Гөлсинә иртәгә больницадан чыгасы дигән көнне килеп төште. Бәби каршыларга әзерләнде, өйләрне ялт иттерде, бәлеш пешерде. Керә-керешкә үк бәлеш исен сизгән Гөлсинә:
— Дамир, әни килдеме әллә?— диде. Әниләре әйтми торырга кушкан иде, кинәт белсен, шатлансын, шат булсаң, сөт төшә,— диде. Чыннан да, бәлеш белән сыйлап, чәй эчерткән иде — Рамил имеп өлгерә алмады.
Рафисның хәлен белергә бардылар. Бүгенгә кадәр янына кереп кенә йөргән булганнар. «Әни» сүзен ишеткәч, үзе чыкты, каршы очраган врач ханым бармак селкегәч, шатлыгын уртаклашты: «Әни килгән, болай булгач, тереләм инде».
Саимә апа, өч баласында берәрне кунгач, кире борылды. Казанда дүрт баласы, юл уңаеннан аларның да торган җирләрен, иптәшләрен күреп кайтырга булды.
Фәридәнең эшли торган җиренә керде. Саимә апаның Фәридә әнисе икәнен белгәч, нишләргә белмәделәр, димәк, кызын яраталар. Бик изге йорт инде бу Саимә апа өчен. Фәридә шунда эшли дә, шунда укый да, Әлфия килен дә шунда килеп укып китә. Ләлә торып, көндезгедә укый. Лена да химия укытучысын бик яраткан иде, химик булам диде. Химия-технология институтына укырга керде. Әнисе килгәнне әйткән булсалар да. ул тиз генә кайта алмады. Комсомол җыелышы булган, Лена группаның комсомол секретаре икән. Кайтып утырган гына иде,— бер-бер артлы кызлар кереп тулды.
— Лена, сөенче, егетеңнән хат бар.
— Бер дә көткән кешемнән түгел әле.
Хатны әнисе кулына алган иде. солдат хаты икәнен аңлады, маркасыз.
— Бүген үк җавап яз,— диде әнисе,— Көттермә!
— Ярый, әни.
— Лена, күлмәк тегәргә машинаңны биреп тормассыңмы икән? — диде икенче бер кыз.
Бүләк машина бит ул, әтисе Ленага унсигез яшь тулган көненә алып биргән иде, Саимә апа шуны уйлап куйды, үзе исә күршедән кергән кызга:
— Кызым,— диде,— сиңа әти-әниеңнәр бүләк алганнары бармы?
— Миңа егерме тулганда әни — алка, әти йөзек алып бирде. Алтынны!— диде кыз мактанып.
— Ник алар сиңа машина бүләк итмиләр?
— Мин тегә белмим шул, апа.
— Сусыз җирдә йөзәргә өйрәнеп булмый ул.
Лена бу кызны яратмый, бер тапкыр машинасын ватып та керткән иде, җитмәсә, алтыннары белән мактана. Ленаның да калышасы килмәде, ул:
— Миңа әти тегү машинасы бүләк итте, әни тегәргә-чигәргә өйрәтте. Алтын алкамны үзем җәй көне төзелеш отряды белән Молда виягә барып эшләп кайткач алдым. Сиңа да «әйдә!» дигән идем бит, бармадың, барсаң, машина алыр идең!
Лена күрше кызына машинасын бирми чыгарды, Саимә' апа йомышка кергән кешене кире борганын хәтерләми. Кемдер дәрес сорап кергән иде, аңа да аңлатмады.
— Азрак йокларга өйрән,— диде.
Әнисе:
— Ник аңлатмыйсың? — дигәч, кыз аптырамады. «Дәрескә йөр-сеннәр»,— дип, кырт кисте.
Кунарга Радисларга киттеләр. Анысы яңа алган квартирын «ялт» иттергән. Өйләндерәсе, башлы-күзле итәсе дип, күптән әзерләнеп йөри Саимә апа, сөйгәне ялындыра. Югыйсә, Саимә апа кызның кылларын тартып караган иде, бер дә каршы кебек түгел, укуы да дүртенче курста.
— Улым, курчак өедәй фатирыңда ялгыз ятмассың бит инде! Өйлән!
— Әти-әниләре каршы бит, Лена риза да...
— Яман атыбыз чыкмаган, азып-тузып йөрмәгән, ник ялындыра бу кодагыйлар? Кайту белән барып сөйләшәм, туйны тизләтергә кирәк.
— Әни тотынса, өйләндерә инде үзеңне!
Саимә апа сөенә-сөенә планнарын сөйли:
— Утыз баш казым бар, егермесен суеп сатам, шәһәр кызлары бик матур киенә икән. Лена белән Ләләгә тун алып бирәм.
...Кышка туй уздырабыз.
...Язга алмагачлар утыртабыз.
Радие, чәй яңарткач, әнисе янына килеп утырды.
— Әни, тагын нинди планнарың бар?
— Алар күп, улым. Җәйгә бөтен оныкларымны кунакка чакырам.
— Әни, мин сине иртәгә көне буе кибетләрдә йөртәм, сиңа нәрсә кирәк,— шуны алып бирәм.
Лена абыйсына яратып елмайды да әнисенә:
— Әни, әйт инде, синең үзеңә нәрсә кирәк?— диде.
Балалары — Дарин, Фәния, Рафис, Фәридә, Марат бертуктаусыз шулай диләр.
Саимә апа дәшми, аналарга балалардан нәрсә кирәген бер сүз белән тиз генә әйтеп буламыни?
Икенче көнне иртән үк карчыгын каршы алырга Солтан абзый да Казанга килеп җитте. Алар бергә кайтып киттеләр. Бергә-бергә юл күңелле. Хәер, Саимә аларны бергә дә, ялгыз да күп узды. Юлдан арынганы-туйганы юк, чөнки ул барасы юлның бер башында үзе булса, икенчесендә балалары көтеп тора. Алда — кавышу шатлык лары.