Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКТЫЛЫККА ТАБА

Ж. Миндубаев, Ж. Трофимов

В И Ленинның атасы — Илья Николаевич Ульянов турындагы яңа документаль повестьтан бер өзек тәкъдим итәбез Анда Илья Николаевичның Казан университетында укыган чагы тасвирлана Педагог һәм бөек мәгърифәтче И Н Ульяновның Казан чоры моңарчы бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән. Повестьта Казан университетының Россиядәге фән үсешендә үткән гасыр урталарында тоткан урыны анда укыткан галимнәр турында да мәгълүматлар күп.
Үз хисабына укучы студент
лья Николаевичның биш еллык Казан чорын чал тарих вакыт пәрдәсе белән каплаган. Дөрес, ул пәрдә аша бәхәсләшү авазлары ишетелгә- ли, тонык кына шәүләләр күренгәләп китә. Тарихи документлар белей бәйләнешкә керә икән, пәрдәнең авыр-калын тукымасы, әйтерсең лә, нечкәреп, үтә күренмәле булып кала: актерларга тамаша залын күзәтү өчен театр пәрдәләрендә махсус калдырылган тәрәзәчекләр кебек. Ләкин шул кечкенә тәрәзәчекләр аша. киресенчә, сәхнәгә карасаң, андагы вакыйгаларның тере шаһитына әйләнәсең төсле. Мондый мөмкинлекне безнең чорларга килеп җиткән документлар бирә.
Ләкин икенче юл да бар. Узган гасырдагы Казан университеты — ватаныбыз фәне тарихында әһәмиятле урын били. Анда укыган һәм укыткан күп кешеләрнең данлыклы исемнәре хәзер һәркемгә билгеле. Университет һәм аның кешеләре турында сакланган истәлекләр, хатирәләр, язмалар күп. Аларны укып, өйрәнеп, чагыштырып карасаң, студент Илья Ульянов тормышында күп нәрсәне ачыкларга мөмкин.
Бу мәгълүматлар көзгеләр системасын хәтерләтә. Алар ярдәмендә безнең туры караш үтеп керә алмаган төбәкләргә дә күз төшереп була...
Я, нәрсә бар соң ул пәрдә артында?
Астрахань гимназиясен тәмамлаган Ульянов 1850 нче елның 5 августында Казан университеты ректоры канцеляриясенә кыюсыз гына килеп керә. Аның кулында бөтен рәвешләрен китереп язылган гариза.
• Казан Император университетының математика факультетында фәннәр курсы тыңлап, тулы белем алу теләге белән, университетка керү өчен билгеләнгән сынауларны тапшыргач. Сез Галиҗәнабларның мине үз хисабына укучы студентлар арасына кабул итүен үтенәм».
Мондый гаризалар ректорда алтмыш ике. Университетка Идел буе һәм Урал гимназияләрен тәмамлаучылар гына түгел, ерак ераклардан килгән абитуриентлар да керергә тели. Хәтта Иркутск һәм Тобол губерналарыннан. Искитәсе дә юк, чөнки университет империянең көнчыгышында. Вөтен Идел буена, Уралга, Себергә бердәнбер. Казанга булачак студентлар әнә шул иксез-чиксез киңлекләрдән җыелалар да инде.
И
ризасын зур кызыксыну белән карый. Моның уз сәбәбе бар: Симонов үзе дә Астраханьнан, шунда яшәгән, шул ук гимназияне тәмамлаган. Ул белә: данлыклы университетка имтиханнар тапщырырга Астрахань яшьләре бик сирәк батырчы- * лык итәләр. Ягез, сез анда, Астраханьда, ничек укыдыгыз икән, галижәнаб Ульянов?.. <
Варыннан да бигрәк аны абитуриентның белеме кызыксындыра. Ләкин канце- < лярия эшләрен алып баручыга башкасы мөһим. Барлык кәгазьләре дә тәртиптәме. * дөрес төзелгән, теркәлгәнме? һәм уяу канцелярист тәртипсезлекне бик тиз таба: £ Астрахань мещаннар җәмгыяте тарафыннан бирелгән таныклыкта И. Н. Ульянов 3 җәмгыятьтән университетны тәмамлаганга кадәр түгел, ә солдатка алынучы кат- £ ламнарның чираттагы санын алганчы гына җибәрелүе турында әйтелә. Ә бу исә я кабул итү имтиханнарына кертмәскә дию белән бер ♦
Бу турыда ректорга хәб^р ителә. Моның Астрахань шәһәр думасында доку- я меитлар тутыруга җиңел карау гына түгеллеген ректор аңлый, билгеле. Мещанны ° укырга җибәрмәүдә мәгънә бар, чөнки аның урынына шобага буенча кемдер сол- s датка барырга тиеш, өстәвенә тагын аның өчен җан башыннан билгеләнә торган е салымны да түләргә кирәк.— Аңы дүрт елга җибәрерсең дә. ә ул укый алмаса? ° Куып тот син аннары дала җилен? Юк инде, бер елга гына җибәрергә кирәк, ки- ь
Әмма җәмгыять нинди генә хәйлә кормасын, ә законны барыбер үтәргә кирәк. ® Шуңа күрә Астраханьга «киләчәктә уку йортларына керергә теләүче яшьләргә < документлар әзерләгәндә билгеле тәртипләрдән чыгып эш итү зарури» дигән язу ® җибәрелә. ч
Ә Ульянов белән ни эшләргә соң? Теләсә кая китеп, документларын тәртипкә = кертеп килсенме? Ректорның моңа тулы хокукы бар. Тик Ульянов гаризасына 7 башка төрлерәк резолюция куела: «Юлның үтә ераклыгын искә алып. Астрахань думасыннан җибәрү турында рөхсәт таныклыгы сорарга».
Шулай итеп, Илья Ульяновка университетка кабул итү имтиханнарын тапшыру мөмкинлеге бирелә. Әле ике генә ай элек гимназиядә сыналган предметлардан белеме яңадан тикшерелә. Ничек кенә тикшерелә әле! Ректор үзе җитәкләгән башкарма комитет эшне бик катгый тота. Барысының да диярлек баллары гимназиядә куелган билгеләрдән түбәнрәк. Ульянов белән дә шундый ук хәл. Әмма тапшы рылган ун имтихан билгеләреннән уртача балл — дүрт. Башкаларныкына караганда артыграк, һәм 31 нче августта университет Советы, билгеләнгән барлык таләпләргә туры килгән буларак. Ульяновны студентлар сафына кабул итәргә днгән карар чыгара.
Әмма шатланырга иртәрәк икән әле. Ульянов алдында яңа каршылык — җәмгыятьтән рөхсәт кәгазе әле до булса килеп җитмәгән. Физика-математика факультеты үтенече белән ректор аңа лекцияләргә йөрергә рөхсәт бирә, тик ирекле тыңлаучы буларак кына. Шулай итеп. Ульянов, рөхсәт кәгазе килгәнчегә кадәр, студент булып шартлы рәвештә генә йөрергә мәҗбүр.
Шундый билгесезлек хәлендә озак йөри Илья Николаевич. Ә Астрахань чиновникларының ашыгырга уйларында да юк. Октябрь, ноябрь, декабрь да узып китә. Ьерго имтихан тапшырган бүтәннәрнең бер кайгылары да юк. Аның хәле — билгесезлек. Вакыт исә уза тора.
Яшьтәшләре инде рәхәтләнеп Яңа ел каршылыйлар — ә аңа нинди шатлык? Әллә, чыннан да, әйберләрне җыеп. Астраханьга кире кайтып китәргәме соң? Январь да узып китте. Инде соңгы өмет өзелде дигәндә генә кирәкле документ килеп төшә Вары 1851 елның 8 февралендә генә университет идарәсе уку округы попечителенең Ульяновны шушы уку олым исәпкә кертеп, студент итеп раславын сорый.
Менә хәзер куансак та була инде. Әмма Илья Николаевичка мещан катламының хокуксыэлыгын күп сиздерәчәкләр әле Әле 1855 елга кадәр абыйсы Василий аның «мен «җәмгыять»кә салым түләп торыр, аңа егерме биш елга солдатка алы
Ректор — танылган астроном һәм сәяхәтче И. М. Симонов И. Н. Ульянов га-
ләсе сан алуга кадәр генә. Араларны тоташтырган җеп күпме кыска булса, ул шулхәтле ышанычлырак.
ну куркынычы озак вакыт янаячак. Ел саен ул, Казан император университеты студентлары өчен булдырылган «Кагыйдә»ләрнең егерме сигезенче параграфы таләп иткәнчә. «Казанда ирекле рәвештә яшәү өчен рөхсәт» кәгазен вакытында тапшы рырга тиеш. Әгәр дә вакытында өлгерми икән, ул чагында Ульянов университеттан чыгарылачак...
Ул «мещан катламыннан» дигән тайганы биш ел буе йөртә. Астрахань казна палатасы мещан катламыннан аны 1854 нче елның 5 ноябренда унинерситетны тәмамлап, кандидатлык диссертациясе яклагач кына чыгара. Аның шул катламнан булуы турында кандидатлык дипломында да, башка документларында да язарга онытмыйлар. Ул елларда Россиядә кемнең кем булуы бик төгәл билгеләнә.
1850 нче елның көзендә — Казан Император университетына укырга керү шатлыгы белән канатланган көннәрдә бу турыда бик аз уйлый ул Яшерен генә булса да. чиксез горурлана. Иң әһәмиятлесе — теләге тормышка ашты: ул хәзер студент. I
Казан Император университетындагы гореф-гадәтләр
Россия университетлары эшчәнлеген патша һәм аның ялчылары ныклы күзәтү астында тота. Император әмере белән эшләнгән 1828 һәм 1835 еллардагы Устав ларда монархиянең көчле изүе тулысы белән чагылыш тапкан. Уку йортларында фән түгел, ә патша тарафыннан билгеләнгән чиновниклар өстенлек и*ә. Белемгә омтылу урынына яшьләр аңында «православие, самодержавие» кебек төшенчәләрне күбрәк расларга тырышалар.
Казарма тәртипләре университетларда бик тырышып һәм төрле юллар белән урнаштырыла. Властьлар үз хисабына укучы студентларга аеруча шикләнеп карый Казна хисабыма укучылар көне буе инспектор һәм надзирательләр күз алдында булсалар, ә үз хисабына укучылар исә читтә яшиләр, үзләренә үзләре хуҗа. Өстәвенә аларның күбесе разночинецлар. Университетларны андыйлардан арындырсаң яхшырак булмасмы? «Югары власть иясе»нең дә аларны һәр уку йортының бар лык факультетларына 300 дән дә артык кабул итмәскә дигән әмере бар. Мешан һәм крестьяннар катламыннан чыгучыларга исә стипендия бөтенләй билгеләнми, ә уку өчен түләү тагын да арта. «Алла законнарын» өйрәнүгә вакыт күбрәк бирелә, чөнки ул — «төрле файдалы укуның бердәнбер төпле нигезе».
И. Н. Ульянов университетка керергә бер ел кала, ректор һәм деканнарның котын алып, алардан программадан сен-симончылар. фурьечылар. социалистлар һәм коммунистларның алдынгы идеяләрен таратуда ярдәм итәрдәй бар нәрсәне дә уку программасыннан алып атуны таләп итәләр. Тәртип булгач, тәртип булсын инде ул! Әнә шулай итеп, политик фәннәр белән үзара бәйләнештә булган статистика курслары кыскартыла. Философия белән якынайта дип, логиканы да укыт мый башлыйлар, һәм, ниһаять, философия кафедралары бөтенләй юкка чыга.
Әйе, 1850 елга университетның элеккеге автономиясенең әзе дә калмый. Элек ректор университет Советы тарафыннан дүрт елга сайланып куела торган булса, хәзер исә аны халык мәгарифе министры чикләнмәгән вакытка үзе билгели.
Баш администратор, тәртип һәм дисциплинаның тугры сакчысы, студентлар язмышын үз кулында тотучы кеше — инспектор. Ул ректорга түгел, ә уку округы попечителе һәм аның урынбасарына гына буйсына. Яшел тукымадан тегелгән мундир, чалбар, жилетлы һәм ике чалбарлы форма, көрән материядән тегелгән шинель, өчпочмаклы эшләпә, кыска итекләр, калошлар, биш пар ярым оек. пор тупея, перчатка, бер пар эчке күлмәк, ике кулъяулык өчен тегүчегә 64 сум 61 тиен көмеш түләп, тиешле форма кигәндә университетларда тормыш әнә шундый була.
Һәм менә барлык студентлар да округ попечителе — генерал-майор Владимир Порфирьевич Молоствов белән танышу өчен университетның мәһабәт актлар залында җыелалар.
Генерал турында Казанда күп нәрсә билгеле округ попечителе булганчы, ул Урал казак гаскәрләренең наказлы атаманы вазифасын башкара Укымышлы, әдәбиятны бик ярата икән. Силезмядә яшәгәндә Гете белән очрашкан. Мәрхәмәтле, гадәттән тыш таркау. Яше дә шактый. Студентларга мөнәсәбәте дә ярыйсы гына ф икән. __
Студентлар алдында ул сүзне кыска тота: фәннәрне тырышып үзләштерергә чакыра, нн әйтсәң дә. шпага, мундир һәм еч кырлы эшләпә кигәч, алар инде гади ** кешеләр генә түгел, әзме-күпме чиновниклар да.
Аннары университет инспекторы Владимир Иванович Ланге сүз ала. Элек рота £ командиры булган бу кешенең беренче сүзләреннән үк студентлар арасында £ ярымхәрби дисциплина урнаштыру теләге аңлашыла.
— Минем вчеи бигрәк,— ди ул брегып калган студентларны бер кат күздән в кичереп,— сезнең югары властьларга зур хөрмәт күрсәтүегез һәм начальниклар ф белән тиешенчә исәнләшүегез зарур. Попечитель, ректор, губернатор, генерал- а лар һәм инспектор, ягъни минем белән очрашканда кулны эшләпә читенә куеп о исәнләшергә. Алар белән әңгәмә вакытында баш икеме салынган һәм уң кулда * булырга тиеш. Урамга шпагасыз чыгарга беркемнең дә хакы юк.
Йөзләрдә киеренкелек, бер генә селкенүче дә күренми. Ланге шул ук тонда Q кагыйдәләрне санавын дәвам итә. Театрга бары ата аналар белән генә барып, тик °- ложеда яисә креслоларда гына утырырга. Югары ярусларга утыру, кул чабу яки лртистларнын чыгышын башкача хуплау тыела. Ә инде трактир, ресторан, сыра ханә һәм биллиард уйный торган җирләргә йөрү — күз алдына китермәслек эш а
Университетта укучы студентларның һәр адымы күз алдында. Үтәүләре аеру ы ча зарури булган яки, киресенчә, кагыйдәгә сыймаган бар нәрсә дә уйланган ке- * бек. Ял көннәрендә, бәйрәмнәр алдыннан чиркәүгә йөрү каралган, дини йолалар > һичшиксез үтәлергә тиеш Лекцияләрдә билгеләнгән урыннарга гына утырырга. 2 һәм менә тагын уку турында.
— Авыру сәбәпле ярты еллык яки еллык сынауларны тапшырмаганнар нмти f ханнарга округ попечителе яисә университет Советы рөхсәте белән, билгеләнгән * вакытта гына кертеләләр. Вер курста ике елдан артык уку рөхсәт ителми.
Кагыйдәләрнең иге-чиге юк. Нинди өс киемен кайчән һәм ничек кияргә, тан таналы җыелышларда үзеңне ничек тотарга — аларда барысы турында да әйтел гән. Хәтта озын чәч һәм бакенбард мыек йөртү дә тыела. Зонтик тоту яки сигарет тарту рөхсәт ителми. Күбәү бергә җыелып ял итү. шәһәрдә йөрү до яхшы түгел, әнә шуңа күрә үтә тәртипле һәм күндәм булырга кирәк
Аз гына пакытка булса да шәһәрдән читкә чыгу бары тик бәйрәм вакытларын да һәм инспектор рөхсәте белән генә момкин. Үз хисабына укучы студентлар исә берәр җиргә барулары турында фатир хуҗасына язу калдырырга, ә кичке уннан соң барысы да өйләрендә булырга тиешләр. Әгәр ниндидер сәбәп белән тоткарла налар икән, язуда бу турыда аңл*тылган булсын.
Уф1 Әле ул гына да түгел. Казна стипендиясе алып, университет бинасында яшәүчеләргә инспектор рөхсәтеннән башка кунаклар кабул итәргә яки кая да бул са барырга, самавар, шырпы, тарту әйберләре саклау тыела. Ашханәгә билгеләнгән вакытта йөрергә һәм билгеле бер урынга гына утырырга Соңга калучылар анда бөтенләй кертелми.
Ә тәртип бозучылар өчен җәзалар нннди соң? Гыйбадәт кылуда яки лекция ләрдо булмаучылар аерым исемлеккә кертелеп, беренче очракта тәртиптән, икенче очракта тартип һәм өлгерештә балларының суммасыннан беренче тапкыр ярты, икенчесендә бер. өченчесендә ике. дүртенчесендә дүрт балл алына. Ел дә впмында суммасында бер баллдан да азрак калучы турында попечительгә хәбәр ителеп, әлеге студент сынауларга кертелми. Тәртип бозучыларны тагын да каты рак җәзалар көтә: беренче кабат шелтә белдерелеп, исем фамилиясе аерым ки тапка теркәлә. Икенчесендә шундый ук шелтә һәм кулга алу. өченчесендә инде җитәкчеләрнең әмерен үтәмәүче һәм кагыйдәләрне тупас бозучы буларак, университеттан бөтенләй куыла.
Күвәтеп тору эше яхшы куелган Инспектор Лаигеның дүрт ярдәмчесе бар Иванов, Холмогоров. Львов. Зоммер. Өчесе ярыйсы гына кешеләр кебек Ә менә
Зоммер усал педант, куркак әләкче — студентларның бар тормышын агулап, кан нарына тоз сала..
Менә шул чор күренешләреннән берсе. 1863 елның 18 январенда медиклар П. Дилекторский һәм В. Нагаев театрга бераз «төшереп» баралар. Инспектор Ланге полиция сагы астында аларны университет карцерына озата. Ә аннары эчке эшләр министрлыгыннан бу ике дусны түбән медицина чинында хезмәткә җибәрүләрен сорый.
♦ Җитәкче полицмейстерлар» тиз арада П. ДилекторскиЙны Пермь, ә В. Нага- еввы Енисей губерналарына лекарь өйрәнчекләре итеп җибәреп, университетта укыган һәр ел өчен анда ике ел хезмәт үтәргә мәжбүр итәләр. Шулай итеп, дүртенче курста укыган Нагаев сигез ел хезмәт итәргә яисә казна хисабына 826 сум 19.5 тиен күләмендә бурычын кайтарырга тиеш.
Казан университетынын ул чорында гореф гадәтләре әнә шулай кыргый була. Хәер, университет инспекциясенең кырыслыгына карамастан, югары катламнардан чыккан студентлар даими рәвештә күңел ачалар Берәүләрдә типтерәләр, икен- челарендә эчү мәҗлесләре, баллар оештыралар, өченчеләре исә спектакльләргә, ат чабышларына йөри. Профессор Н. П. Загоскин әйтүенчә, университетка ни өчен килгәннәрен белмәгән гндый пешеләр бигрәк тә юридик факультетта күп була.
Казан университетының елъязмачысы сөйләвенчә, «скандалчылар» һәм «аристократларга» карамаган студентларның тагын өченче төрлесе дә бар. Волары — университетка фән хакына килүчеләр, фәннәрне тырышып үзләштерүчеләр. Ләкин, әйтергә кирәк, бу төр студентлар саны азчылыкны тәшкил итә.
Илья Николаевич шулар арасында булмыйча кайда булсын?! Тарту яки кәеф кору дигән нәрсә аның холкында бөтенләй юк. Хәер, моңа аның акчасы да җит мәс иде. Абыйсы Василий җибәргән акчага гына әллә кая бара алмыйсың. Төрле йортларда дәресләр бирү акча табу өчен уңай булса да, ул фән белән шөгыльләнәсе алтындай вакытны күп ала Әмма максатчан Ульянов фән биеклекләрен яулауга искиткеч тырышлык куя. Кемдер: «Иң яхшы китаплар чардактагы кечкенә генә бүлмәләрдә язылган». — дигән бит. Студент Ульянов андый китаплар язмаган. Ул аларны укыган гына. Һәм. әйтергә кирәк, искиткеч күп укыган. Хәер. аның университеттагы дүрт елын зур бер китап дип әйтергә була. Белем китабы дип. Илья Николаевич тырышып укый, күп өйрәнә. Ә Казан университетында үрнәк алырдай кешеләр, укыр, өйрәнер нәрсәләр күп була.
«Сихри лампа яктысы»
1853 елда Казан университетының ишек алдында кичләрен моңарчы күз күрмәгән искиткеч якты лампа кабызалар икән — дигән хәбәр тарала. Халык, кичләрен бу сихри лампаның кабынуын көтеп, университет янындагы калкулыкка җыела.
һәм алар яналар да. Аеруча физика корпусы түбәсендәге лампа комета кебек якты яна Сөйләүләренә караганда, яңа яктырткычлар электр дугасыннан кабы на икән.
Күп вакыт электр дугаларыннан янган лампалар янында бер үк кешене күрәләр. Ул ике кара таяк арасындагы ялкынны күзәтеп озак басып тора. Бу — университетны сихри электр лампалары белән яктыртырга уйлаган физика профес соры А. Савельев үзе.
Талантлы галим, ялкынлы лектор, сәләтле педагог университетта уку дәверендә студент Ульяновның остазларыннан берсе була. Аның лекцияләрен түзем сезлек белән көтәләр. Дәресләрдә Савельев теорияне тәҗрибәләр белән бәйләп, төгәл математик законнарга буйсындыра. Ул тынгысыз кеше була. 21 яшендә Петербург университетын тәмамлагач, фәннәр академиясенең Төньяк поляр экспедициясендә катнашып, анда географик координатларны төгәл исәпләү һәм магнит күзәтү эшләре алып бара. Шуның өчен Рус географик җәмгыятьнең действитель-
ный члены итеп сайлана. Казанда иса Александр Степанович физика кабинетын фәнни-тикшеренү лабораториясе дәрәҗәсенә күтәреп, аны тулысынча яңабаштан җиһазландыра, һәм шунда ялкынланып эшли. Петербург, Мәскәү һәм илнек баш ка университетларында физика кабинетлары әле яңа гына булдырыла башласа. Казанда исә, А. Савельевның тырышлыгы нәтиҗәсе буларак, инде төрле-төрле ф тәҗрибәләр, эзләнүләр алып барыла. Шул исәптән электр яктылыгы өлкәсзидә < дә. Профессор фән белән берүзе генә шөгыльләнеп калмый, ә студентларда да * әйләнә-тирәнең серләренә төшенүдә зур кызыксыну уята Россия һәм Европаның *" иң яхшы университетларын уннарча елларга узып китеп, ул университет тарихын ж да беренче тапкыр үзенең студентлары өчен физикадан лаборатор дөресләр керт j кәйдә, Илья Николаевич өченче курста гына укый әла. Билгеле. Ульянов һәм j аның курсташлары, үзләренең укытучылары белән чиксез горурланып, тәҗрибә % ясаучы күнекмәләренә тырышып өйрәнәләр. Соңрак укучыларына физикадан я төрле тәҗрибәләр күрсәткәндә укытучы Ульянов күп тапкырлар үзенең профес < сорын җылы сүзләр белән искә алыр әле. Физика һәм физик география кафедра в сы мөдире, Петербург университетында X. Ленцның танылган укучыларыннвн бер- ~ се булган Александр Степанович Савельевның студент Илья Ульяновның киләчәк тормышында нинди зур роль уйнавын аңлатып бетерүе кыен. <■
Профессор A. С. Савельев Илья Николаевичтан кабул итү имтиханнары алган. С аннары физика һәм географиядән лекцияләр укыган. Н. И. Лобачевскийның н «һәрбер галим соңгы курс студентларына шефлык итсен» дигән алдынгы карашы * иа җавап итеп, ул студент Ульяновны төрле фәнни проблемалар, бигрәк тә таби гать һәм һава торышын өйрәнүгә тарта. Илья Николаевич университет обсерва “ ториясендө һава торышын күзәтүләрдә профессорның якын ярдәмчесенә әйләнә. < Губерна метеостанцияләрен тикшерү- өчен до еш кына бергәләп юлга чыгалар.
Үзенең фәнни җитәкчесе ярдәме белән Илья Николаевич физиканы (ул вакытта Ч физиканың бер кисәге буларак өйрәнелә) шулкадәр яхшы үзләштерә ки. ул аның ~ иң яраткан фәненә әйләнә. Соңыннан, төрле урта уку йортларында математика һәм табигать белеме белән беррәттән, апың физикадан укыган лекцияләре до зур * уңыш казаныр.
Әйе, Илья Николаевичка талантлы, сәләтле остазлар һәм укытучылар очрап кына тора. Көнчыгыштагы бердәнбер һәм иң өлкән уку йортларының берсе булган Казан университетын ябарга теләгән надан фанатик «Магницкий чоры «я кичергән фән сарае «Лобачевский эрасы»нда рухи күтәрелеш кичерә. Николай Ивановичның якты гение университет кафедралары һәм аудиторияләрендәге караңгылыкны куып тарата, аның фән үсешенә куйган көчләре даими, дәртле һәм максатчан була. Хәтта Магницкий да бу искиткеч кешенең күпкырлы сәләте белән хисаплашмыйча булдыра алмый.
Илья Николаевичка Н. И Лобачевскийның лекцияләрен тыңларга туры килми, чөнки ул. округ попечителе ярдәмчесе буларак, бары тантаналы вакыйгаларда гына Күренә. Ләкин аның күп еллык укытуы, унтугыз ел буена ректор булып эшләве берничә буын студентларына уңай йогынты ясыйлар
Китапханә бинасы, физика кабинеты, химия лабораториясе «Механика йорты*, астрономия һәм магнит обсерваторияләре, анатомия театры, клиника һәм ботаки ка бакчасының оранжереясе кебек үк мәһабәт булган төп корпусның да яхшы сыйфатлы итеп, фән һәм техниканың өр-яңа казанышларын искә алып. Н. И. Лобачевский җитәкчелегендә төзелүе һәр студентка мәгълүм
• Халык мәгарифе министрлыгы журмалыжда 1849 ичы елда физик А. С. Са вельса үз уку йортының материаль базасы турында: «Илдәге бөр генә университет та Казан университеты кебек бай һәм яхшы дәреслекләр белән дан тотмый*, дип ява. Ә профессор И. А. Кнорр исә мондагы физика кабинетының Европадагы иң ихшы кабинетлардан да өстен торып, бары француз коллегиясе (Париж) һәм Вена университетыиыкыннан гына бераз калышуын әйтә.
Казан Европа белән Азяя арасына урнашкан. Шуны искә алып. Н. И. Лобачев ский катгый рәвештә тарих филология факультетында көнчыгыш телләре бүлеге булдырырга тырыша. Бер көнчыгыш кафедрасы урыныма барысы алты кафедра оештырыла: гарәп фарсы, гарәп төрки, монгол, санскрит, кытай манчжур һәм әр
мән кафедралары. Шулай итеп, көнчыгыш кафедрасы әкренләп күп кенә көнчыгыш телләрен берләштергән тулы институт булып, университетның горурлыгы санала.
Ректор инициативасы белән башта Казанда, аннан соң искиткеч зур уку округының барлык губерна гимназияләрендә дә метеорология күзәтүләре, шулай ук этнографик тикшеренүләр, геологик эзләнүләр, крайның табигатен өйрәнүләр башланып китә. -
Китап журнйллар бастыру эше дә сизелерлек җанлана. Казан университетының Н. И. Лобачевский җитәкчелегендә чыга торган гыйльми язмалары фәнни журналларның иң яхшыларыннан берсенә әверелә.
Лобачевский талантларны эзләп табу, аларны тәрбияләп үстерүгә күп көч куя. Аны китап кибете приказчигы Иосиф Больцаниның математикага с.әләте нык кызыксындыра. һәм ул аңа дәресләр бирә. Нәтиҗәдә И. А. Больцани физика профессоры дәрәҗәсенә күтәрел» Лобачевский кулы астында Н. Н. Зинин. А. М. Бутлеров бөтен дөньяга танылган бөек галимнәр булып үсәләр. Көнчыгышны өйрәнүчеләр В. П. Васильев һәм И. Н. Березин технолог М. Я. Киттары. филолог И. Н. Булич. математик һәм механик А. Ф. Попов, медиклар Н. А. Скандовский. Д. И. Протопопов һәм башка зур галимнәр аның шәкертләре.
Илья Николаевич укыган еллар — Казан университетының фәнни даны гөрләп чәчәк аткан чор. Ул елларда университет кафедраларында һәм лабораторияләрендә иң зур галимнәр, талантлы фән эшлеклеләренең тулы бер йолдызлыгы эшли һәм аларның чагылышы Илья Николаевичның эшендә, уй-фикерләрендә. тормышында һәрчак сизелә. «Чыннан да. бу искиткеч лампаның яктысы миңа Чулпаннан да зуррак йолдыз булып күренә»,— дип соклана профессор А. Савельев уни верситетта янган электр дугасына карап Илья Николаевич һәм аның яшьтәшләренә университет үзе дә нурларын төрле фән өлкәләренә чәчкән көчле яктырткыч кебек тоела.
Ул елларда әдәбият һәм математика факультетлары ныгый һәм алга китә. Ма тематика факультетында, мәсәлән. А Савельев белән тагын күп кенә танылган галимнәр эшли. Университет ректоры астроном И. М. Симонов үз вакытында Антарктиданы ачкан атаклы Ф. Беллинсгаузенның дөнья тирәли экспедициясендә астрономик күзәтүләр алып бара Университетның барлык биналарын һәм Сем- бердәге атаклы Успзнский соборын төзеп, академик дәрәҗәсенә күтәрелгән профессор И Коринфский математика факультетында архитектура курсын укый. Бөек Лобачевскийның шәкерте танылган математик, профессор А. Ф. Поповны студентлар ачык һәм аңлаешлы сөйләве, тирән эрудициясе һәм педагоглык та ланты өчен хөрмәт итәләр. «Аның фикере ачык, аңлатмалары төгәл, бер генә нәрсә дә күз уңыннан читтә калмаган, яңа эзләнүләр белән тулыландырылган.— дип искә ала студентларның берсе — Шуңа күрә математика безгә җиңел бирелә. Моның белән без А. Ф. Поповка бурычлы». Чыннан да, кырык яшьлек профессор лекция укыган аудиторияләрдә һәрвакыт тирән тынлык урнашу бер дә гаҗәп тү гел. Физмат факультеты деканы профессор П. Котельников, математика адъюнкты М. Мельников, химик К. Клаус яшьләрнең таләпчән һәм белемле остазлары булалар. Университетта укуның беренче көннәреннән ук Илья Николаевич Александр Михайлович Бутлеров лекцияләрен тыңлый. Химик төзелеш теориясен чыгарган бөек галим студентларга органик булмаган химиядән дәресләр бирә.
Яшь Ульяновка белем дөньясына юлны белемле, үз эшләренә бирелгән, максатчан кешеләр ача. Аларның күбесе, көчләреннән килгәнчә, генналь коллегалары Лобачевский принципларына таянып эш итәргә тырышалар. Бөек галим: «Тәрбия кешегә хас булган дәртне, теләкләрне бетермәскә тиеш. Бөтен нәрсәнең дә үз урынында калуы зарури, юкса аның табигатен бозып, киләчәген сызып атачакбыз. Дәрте, илһамы көчле булган саен, кешенең җәмгыятькә файдасы күбрәк».— дигән сүзләрне еш кабатлый.
Әйе. Казан университеты профессорлары үзләренең укучыларында белемгә омтылу, кызыксыну. Ватанга һәм фәнгә хезмәт итү теләге кебек кешелекле сыйфатлар үстерергә һәм ныгытырга тырышалар. Рус гыйльми фикер тарихының иң гүзәл битләре нәкъ менә Казан университеты галимнәре тарафыннан языла. Лоба
чевскийның геииаль «Геометриямен яңа нигезләре». Органик синтезга нигез сал ган беек «Зинин реакциясе». Аның шәкерте А. М. Бутлеров тикшереп өйрәнгән мат дәнең химик тезелеше теориясе. Астроном М. А. Ковальскнйның Галактикамын закончалыклы хәрәкәт итүе турындагы математик идеяләре. Зоолог Эвэрсманның Урта Азияне өйрәнүе. Уннарча бөек фәнни ачышлар, кызыклы зур шәхесләр... * Әйе, узган гасырның урталарында прогресс һәм фән байрагын Казан университеты J югары тота. *
Ләкин хәлнең икенче ягы да бар әле. Университетта коры формализм, искелеккә < ябышып яту. рәхимсез рәвештә буйсындыру рухы да яши. Моны биредә башка х кешеләр урнаштыра Алар фәнгә түгел, ә һич кая ашыкмаучан, үз-үзе белән канә- с; гать булган мәгънәсез җәмгыятькә, самодержавиегә хезмәт итәләр.
1848 елгы революцион чыгышлардан соң царизмның уку йортларына яңа ре- J прессиялер яудыруы билгеле. Патшаның «Аңлатмаска, ә боерык бирергә».— дип - шашынып кычкыруын, Николай 1 нең «Алла законы барлык файдалы тәгълимат ләрнең бердәнбер ныклы нигезе» дигәв тәкъбирен аның ялчылары бик тырышып “ гамәлгә ашыралар. Инде әйтелгәнчә, И. Н. Ульянов Казан университетына укырга s кергән 1850 елны барча югары уку йортларында философия тыела. Бу урта га- = сырларга хас кыргыйлыкны нигезләп, мәгариф министры П. А. Ширинский Шахматов: а.
— Германия галимнәре тарафыннан бу фәннең яшәп килгән законнарга каршы юнәлештә үстерелүе, аларның хикмәтле фәлсәфә сатулары һәм өр-яңа философик * системалары философияне Россия университетларында укытуны файдалы итми — аз дип, чын мәгънәсендә «фәнни» аңлатма бирә.
Николай патшаны Германия революциясе бик нык куркуга төшерә. Аны ничек х тә булса тынычландыру өчен, университетларда һичсүзсез буйсынучанлык һәм * тәртип урнаштыра башлыйлар. Шуңа да карамастан, университет үа эшен эшли: яшь буынны тәрбияли, аңа төпле белем бирә.
Ж й Рухи туганнар без...
Студент тормышы патша һәм аның ялчылары чикләгән кагыйдә рамкаларына гына сыешырга теләми, билгеле. Вакыт агышы шулкадәр тиз, кайчак аны кагый дәдо каралган һәрбэр пунктка кысып кертүе гаять читен.
Көндез университетта дәресләр, ә кичләрен тонык ут яктысына күмелгән кеч кенә генә студент «почмагында» лекцияләрнең язмаларын тәртипкә салып, чистага күчерергә кирәк.
Чөнки яхшы дәреслекләрнең булмавы, яки бик аз сайда гына булуы аркасында барысын да укытучы сүзләреннән генә тотып калып була Уку заллары яки шәхси китапханәләр шәһәрдә аз. Хәтта газета журналлар да университет китапханәсенең профессорлар бүлегенә генә алдырыла. Студентлар бүлегендә исә, башлыча, кул ланма әсбаплар һәм искергән дөреслекләр генә.
Инспектор Ланге һәм аның ярдәмчеләре студентларның барлык яшерен серләрен беләбез дип шапырыналар. Ләкин бу шапырыну юкка гына. Арзанлы тукымадан тегелгән мундир кигән, пөхтә итеп алдырылган чәчле, күрар күзгә «тәртипле» генә разночинец студентларның шимбә көнне кичләрен самавар янында яшерен җыелышлар оештыруы турында алар берни дә белми Ни турында бәхәс ләшә, уйлана, укый соң алар биредә? Нинди җырлар җырлый, нинди шигырьләр өйрәнә, цензура тарафыннан тыелган, шуңа күрә кулдан кулга күчереп язылган Лермонтов. Рылеев. Плещеев. Некрасов шигырьләрен кемнәр һәм кайдан алып килә? Соңгысы — Некрасовны — студентлар бигрәк тә ярата, хөрмәт итә. Халык ның моң зары, протесты турыида җырлаучы бөек шагыйрьнең иҗаты белән Илья Николаевич Ульянов та нык кызыксына. «Илья Николаевичның яраткан ша гыйре Некрасов,— дип искә ала Анна Ильинична.— Ул журналлардан аның күп челек шигырьләрен күчереп ала да яттан өйрәнә, матур итеп сөйли иде»
Бу кадерле дәфтәрне ул Пензада һәм Нижний Новгородта да дәвам итә. Соңыи нан ул дәфтәр Ульяновлар гаиләсендә ядкарь кебек саклана 1848 елда профессор
Д. Мейерның университет кафедрасыннан кыю рәвештә крепостное правоның цивилизацияле җәмгыятьтә кыргыйлык һәм хурлык икәнлеге, аның һич кичектергесез бетерелергә тиешлеге турында әйтелгән сүзләрен терле кичәләрдә студентлар бер-берсенә кат кат сөйлиләр. Гаделсезлек һәм башбаштаклык, халыкның хокук- сызлыгы. Россиянең киләчәк дәүләт төзелеше — студент киеме кигән яшьләрнең бәхәсләрендәге төп мәсьәләләр әнә шулар. А. И. Герценның Лондон шәһәрендәге «Ирекле рус типографиясе» бастырган һәм яшерен юллар белән Казанга кайтар- тылган «Крещенная собственность» дигән китабы кулдан кулга күчеп йөри. Студентлар аны башыннан ахырынача кат-кат укып чыгалар.
• Синең белән рухи туганнар без...» дип җырлый дуслар акрын гына һәм бу туганлык рухы, университетка тугрылык рухы Илья Николаевич һәм аның яшьтәшләренең күңелендәге изге теләкләр уяткан бу чын дуслыкны какшату теләгенә караганда көчлерәк була. Ул дуслык торган саен ныгый бара, үсә. Әледән әле чыгып торган бәхәсләр киләчәк тормыш һәм шәхеснең андагы роле турында. Ка рашлар төрле. Ләкин күбесенең язмышы бер үк төрле — гимназияләрдә укытучы булу. Чөнки университетта Устав буенча барыннан да элек гимназияләр һәм башка урта уку йортлары өчен укытучылар әзерләнә. Ә икенчедән, дворян катламыннан булмаган фәкыйрь студент шул эштән башка кая бара алсын соң? Берәүләр моны саф яшьлек хыялларының җимерелүе дип кабул итәләр, ә икенчеләре исә укытучы хезмәтен дөньядагы иң изге эшләрнең берсе саныйлар. Күпләре инде төрле өйләрдә дәресләр биреп, әкренләп үзләренең педагогик сәләтләрен үстерәләр. Илья Николаевич та шулар арасында.
Педагогия мәсьәләләре психология һәм логика курсларында да бераз өйрәнелә. Ә 1856 елга инде кайбер университетларда педагогия кафедралары эшли башлый. Казанда да бу кафедраны Петербург педагогия институтын тәмамлаган Карл Ленстрем җитәкли Яшь укытучы өченче, дүртенче курс студентларын педагогиканың өч бүлеге — тәрбия турындагы фән. укыту һәм педагогика тарихы белән таныштыра. Чорына күрә алдынгы карашлы Карл Ленстрем яшьләрне тәрбияләүдә уңышка төрле җәзалар, куып чыгарулар һәм башка шундый юллар бе лән түгел, ә ягымлы мөгамәлә, балаларны ярату, аларның холык-фигылен һәрьяклап өйрәнү, төрле җитешсезлекләрне вакытында кисәтү — кыскасы, аларның аңында гаделлек тә тәрбияләгәндә генә ирешергә мөмкин дип саный. Шуңа да карамастан. К. Ленстрем төзегән практик дәресләр программасында кимчелекләр дә шактый була. Анда язма күнегүләр барча факультет студентлары өчен дә бер үк төрле. Шуңа күрә физика-математика факультеты деканы П. И. Котельников, үзенең коллегалары фикерен белдереп, 1852 елның маенда К. И. Ленстремга киләчәктә математика һәм башка төгәл фәннәр өйрәнүчеләр белән педагогика буенча филология факультетларында укучылар юнәлешендә түгел, ә, нигездә, үзләре укытасы фәннәргә кагылышлы рәвештәрәк шөгыльләнергә тәкъдим итә. Факультет советы карары нигезендә студентларның математика һәм физикадан педагогик практикалары белән шул фән профессорлары гына җитәкчелек итә.
Казан университеты галимнәре арасында күбесенең бик яхшы педагог булуларын да әйтеп үтәргә кирәк. Аларның дәресләре — үзләре үк укытуның матур үрнәкләре. Укыту, фәннәрне дөрес, аңлаешлы, логик эзлеклелектә бирүнең ачык үрнәкләрен Илья Николаевич Ульянов П. И Котельников. А. Ф. Попов, М. А. Ковальский, А. М. Бутлеров һәм А. С. Савельев дәресләрендә ала. Бу талантлы галимнәр үзләренең укучыларына методик күнекмәләр өйрәтүгә дә игътибар бирәләр.
Булачак педагогларга П. И. Котельниковның «Математикага каршы тискәре мөнәсәбәт» дигән чыгышы аеруча зур тәэсир ясый. Үзенә генә хас дәрт белән ул бары үз хезмәтеңне түгеп тупланган акыл байлыгы гына тулы көчкә ия булуын искәрә. Аннары ул гомуми өндәмәләрдән аерым мәсьәләләргә күчә. Мәсәлән, балалар математика мәсьәләләре чишкәндә барыннан да элек нәрсәгә әһәмият бирергә кирәклеген җентекләп аңлата. Исәпләүләр ялгышса, фикерләр ачык, төгәл, күп сүзсез тулы һәм логик эзлеклелектә булсын ди ул.
М. А. Ковальский телдән күрсәтмәләрнең күнегүләрсез онытылуы, шуңа күрә, башка төгәл фәннәр белән беррәтән, астраномияне өйрәнү практик дәресләр белән
ныгытылырга тиешлегенә басым ясый. Танылган галим һәр студентны университет обсерваториясендә йолдызлы күк йөзен күзәтү алымнарына бик тырышып өйрәтә.
Яшь магистр Бутлеровның да үз алымы бар. Үл үгет-нәсихәт белән мавыкмый. Лекцияләре тирән эчтәлекле һәм кызыклы була, аларның һәрберсе тыңлаучы * күцелендә мәңгегә кала. Н. И. Лобачевский һәм Н. Н. Зинин традицияләре дә < яңадан калка: профессорларның ачык лекцияләре жирле халыкны практик меха * ника, техник химия һәм технология яңалыклары белән даими таныштырып бара. < 1851 елдан башлап «Казан губернасы хәбәрләре»ндә басылып чыккан расписание- ж дә күрсәтелгән вакытта П. И. Котельников, К. К. Клаус, А. М. Бутлеров кичке ? сәгатьләрдә химия лабораториясе бинасында үзләренең курсларыннан лекцияләр £ укыйлар һәм бер үк вакытта тәҗрибәләр дә ясыйлар.
Педагогика фәне акыл ияләрендә торган саен күбрәк кызыксыну уята. Дусты Владимир Стржалковский университеттан киткәндә, Илья Николаевич икенче курста укый. Хыялый романтик холыклы Владимир халыкка тагын да якынаю, “ бөтен барлыгы белән аңа хезмәт итү өчен Казан губернасының караңгы өязләрен у нән берсенә чыгып китә. Әмма ике арада булган чын дуслык югалмый Алар X әледән-әле Казанда очрашып торалар. Соңрак Сембер халык училищелары дирек * циясендә дә бергә эшлиләр.
Университетта Илья Николаевич Александр Георгиевич Горизонтов белән дә _ ныклап таныша. Алар Пенза дворяннар институтында бергәләп укыталар. Бу сә- * ләтле педагог соңрак Н. А. Добролюбов кайнар хуплаган табигать тарихы дәресле а ге авторы булачак. Шул ук дәреслектән гимназиядә Илья Николаевичның кызы - Анна да укыган.
Илья Николаевичны Казан университеты тагын бер булачак педагог белән * таныштыра һәм дуслаштыра. Ул — Николай Курбатов. Медицина факультетында _ укыса да, мәктәп турында хыяллана, балаларны ярата, күңеле белән укытучылык г ка тартыла. Бу шөгылен ул Сембер һәм Самарада врачлык практикасы уоганда да J ташламый, гимназияләрдә табигать тарихыннан дәресләр алып бара S
Тормыш юллары билгеләнә, офыклар ачыклана. Билгеле, бу авыр, ләкин бәхетле студент еллары үтеп китәчәк. Казанның Воскресенская урамындагы ак мәрмәр колонналы университет, күпме төннәр шунда узган обсерватория дә бәхетле бер төш кенә кебек еракта калачак. Ләкин кыенлыклар да. тормыш ыгы зыгысы да, административ изү дә, полиция күзәтүе дә студентлык рухын, яшьлек дәртен, эзләнүләр һәм өметне юкка чыгармаслар. 1878 елда халык училищелары директоры И. Н. Ульяновның көрәштәше публицист В. Назарьев «Вестник Европы» журналы редакторына болай дип язачак: «Студент елларында нинди булса, хәзер дә шулай сакланган бу карт студент кайчандыр Тургенев бик оста тасвирлаган шәхесләрнең берсе. Ул — чын мәгънәсендәге студент».
Тагын шуны да өстәргә кирәк: ул — үзенең бөтен гомерен укытучылыкка багышлаган һәм шунда бәхетен тапкан студент
Комета кая оча?
Уку тәмамланып килә инде.
Һәр елны физика математика факультеты советы университетмы фәннәр кан дидаты дәрәҗәсендә тәмамларга теләүче студентлар өчен фәнни эш темаларын раслый. Темалар арасынде 1853 елда астрономия буенча «Ольберс алымы һәм аны 1853 елгы Клинкерфюс кометасының орбитасын исәпләп чыгару өчен куллану* дигәне до була. Әлеге теманы профессор Марман Аль бертовкч Ковальский тәкъдим итә. һәм бу тикмәгә генә түгел. 1853 елның 10 нчы июненнән Иеио каршы төндә Геттинген обсерваториясеннән күзәтелгән бу коме таны Казанда да бик яхшы күрәләр. Августта аның нң көчле яктырту чоры була Аннары ул акрынлап сүнә башлый һем 1854 елның январенда күздән юге та
Аның хәрәкәт юнәлеше Зур Аю йолдызлыгыннан Арыслан йолдызлыгына таба Ләкин бу «койрыклы йолдызлар»ны юкка гына «адашып йөрүчеләр» дип ата мыйлар. Аларның кайберләре парабола буенча, икенчеләре эллипс, ә еченчеләре гипербола буенча хәрәкәт итә. Ә 1853 елгы комета нинди орбита буенча сәяхәт итәчәк соң? Безнең күк гөмбәзенә ул тагын әйләнеп кайтырмы? Әгәр кайтса — кайчан?
Бу сорауларга җавапны кометаны ачучы Геттинген обсерваториясз ассистенты Эрнест Клинкерфюс бирер. Әмма күк йөзендәге меңнәрчә йолдызларның төгәл урыннарын исәпләп чыгаруда күп эшләгән Казан университеты профессоры М. А. Ковальский өчен космик объектларның орбита хәрәкәтен билгеләүнең классик алымнарына үзе керткән төзәтмәләрнең дөреслеге яңадан исбатлануы мөһим. Шул исәптән Ольберс алымы өчен дә.
Кечкенә генә чигенеш. И. Н. Ульянов турында язучы әдәбиятчылар һәм тикшеренүчеләр. аның кандидатлык диссертациясен искә алганда, күп вакыт ул чорда диплом эшләре шулай аталган дип аңлатма бирәләр.
Бу алай түгел. Узган гасырның 50 нче елларында кандидат дәрәҗәсенә, беренчедән. барлык фәннәрдән дә өлгереше яхшы булган, икенчедән, факультетта алдан билгеләнгән фәнни эшкә җигелүче студент кына ирешә алган.
Уртача яки начар укыган студентлар университеттан кандидат булып чыгу турында уйлый да алмаганнар, билгеле. Башлыча, 1854 елгы чыгарылышта, мате матиклар арасында кандидатлык дипломнары биш кешенең бары өчесенә — Илья Ульянов, Пасмурнов һәм Алексей Урванцевка гына бирелә, ә Виктор Замочников һәм Андрей Заурих моңа лаек дип танылмыйлар.
1853 елның көзендә Илья Николаевич керешкән әш күп белем һәм сабырлык таләп итә. Иң элек Ньютон, Гевелий, Лаплас, Лагранжларның кометалар хәрәкәте теориясенең үсешенә керткән өлешен өйрәнеп, ә аннары шуңа кыска гына тари- \и очеркта аңлатма бирергә, әлегәчә билгеле булган иң гади һәм уңай ысулның XvIII гасыр ахырында немец астрономы Генрих Вельгельм Ольберс тарафыннан уйлап табылуын исбат итү өчен орбита исәпләп чыгаруның төрле алымнарын чагыштырып карарга кирәк. Кометаларның физик төзелешенә карашын Ольберс үзенең 1797 елда Галла шәһәрендә дөнья күргән «Комета орбитасын исәнләп чыгаруның иң гади һәм уңай алымы турында«гы язмасында бирә.
Күп астрономнар, бигрәк тә танылган Иоһанн Франц Энке һәм Карл Фридрих Гаусс ватандашларының «Комета астронмиясе»н җентекләп өйрәнделәр һәм аңа үзләренең төзәтмәләрен, өстәмәләрен керттеләр. Ә тулаем алганда, И. Н. Ульянов фикеренчә. Ольберс алымы вакыт сынавын уңышлы уза. Аның практик яктан караганда башкалардан мөһим өстенлеге исәпләүнең кыска, уңай булуында.
Ульянов дәртләнеп, илһамланып эшли. Укытучысы профессор М. А. Ковальский чыгарган формулалар ярдәмендә ул кометаның ихтимал орбитасы ничек исәпләнүен исбатлый. Гамбург обсерваториясе астрономнарының Клинкерфюс кометасы хәрәкәтен күзәтү нәтиҗәләре белән таныша. Һәм шуннан соң гына эшнең иң мөһим өлешенә — кометаның төгәл орбитасы элементларын исәпләп чыгаруга керешә. Ихтимал, студент Ульянов Казан астрономия обсерваториясендә кометаны үзе дә күзәткәндер.
Ничек кенә булмасын, билгеләнгән вакытка, чыгарылыш имтиханнары башла ныр алдыннан, факультет деканы П. И. Котельниковка ул 38 битлек диссертациясен тапшыра. Ә Котельников исә бу эшне бәяләүне баш астроном М. А. Ковальский га йөкли. Профессор, Илья Николаевичның хезмәтенә уңай бәя биреп, болай дип яза: «Дүртенче курс студенты Ульяновның хезмәте Ольберс ысулы белән кометаларның параболик орбитасын исәпләүдә Энке һәм Гаусс төзәтмәләрен кулла нуга багышланган. Узган ел гади күзгә дә күренгән кометаның элементларын исәпләп чыгаруда бу ысулны куллану студентның астрономик исәпләүләрнең асылына төшенүе турында сөйли. Бу хезмәте белән ул, һичшиксез, математика фәннәре кандидаты исеменә лаек» Математика фәннәре докторы П. И. Котельников, ми
нерология һәм геогнозия фәннәре докторы П. И. Вагнер. математика һәм астрономия фәннәре докторы А. Ф. Попов, физика һәм химия фәннәре докторы А. С. Савельев, профессор П. С. Гесс та шушы ук карашта. Аларнын И Н Ульяновның фәнни эшендәге автографлары безнең көннәргәчә сакланган. .
1851 елның май көннәре. Чыгарылыш имтиханнарының кызган чагы. Әлегә Ульянов аларны әйбәт кенә бирә: аналитик геометрия һәм тригонометрия белән алгеб- * радан — дүрт, астрономия — биш. геодезия — биш. каты матдәләр механикасы — * дүрт. Шулчак Илья Николаевич кисәк кенә авырып, университет клиникасына < керә. Курсташы Н. Пасмуров белән дә шул ук хәл.
Калган имтиханнар көзен тапшырыла. Болары да уңышлы: физика һәм физик ч географиядән — биш. ә дифференциаль. интеграль, вариацион исәпләүләр һәм сы 2 ек матдәләр механикасыннан — дүрт. к
1864 елның 16 сентябрендә профессор П. И. Котельников университет ректо- ф рыиа физика-математика факультеты советының карарын житкерә. Анда «Мөһим я предметлардан уртача билгеләре »5»ле булып, диссертацияләре уңай бәяләнгән о И. Ульянов һәм Н. Пасмуровка математика фәннәре кандидаты дигән фәнни дә- 7 рәҗо бирелә» диелгән. Шушы датаны Илья Николаевич Ульяновның универси тетны тәмамлаган елы дип карарга кирәк. О
X
Лобачевский ярдәме белән “
ш
Кайчак кеше биографиясенең төрле чорлары гажәеп рәвештә кабатланып тора. * Гимназияне бетергәч тә. Илья Николаевич билгесезлек белән тулы озак һәм га х заплы атналар кичерә: аны университетка казна стипендиаты итеп алырлармы. = юкмы! Ә инде университетны тәмамлап, чыгарылыш имтиханнарыннан соң һәм математика фәннәре кандидатлыгына диссертация яклагач, бу атналар озак ай- * ларга әвереләләр. Тагын билгесезлек, тагын борчылулар, тагын акчасызлык.
Ульянов эш урынсыз кала. Беркайдан һичнинди эш хакы янсә пособия алмый. Югары белем алган яшь кешене эшкә урнаштыру турында уйлау беркемнең дә бурычы. вазифасы түгел. Кайда да булса сызымчы булып, казна ики контроль палаталарында. акцияләр идарәсендә һәм башка жирдо берәр эш табып була, бил геле. Ләкин Илья Николаевичны чиновник карьерасы кызыксындырмый Бар теләге — Урта уку йортында укытучы булу
Андый вакансияләр бик аз. Халык мәгарифе министрлыгы «үзенең» илдрге бердәнбер Петербург Баш педагогия институтын тәмамлаучыларны урнаштыру белән дә кыенлыклар кичерә 1855 елны аның физика математика факультетын нибары дүрт кеше генә тәмамлый, шул исәптән Д. И Менделеев та. Начальник лар алар өчен дә әле урынны ирты ел эзлиләр.
Астрахань белән булган вакыйга да кабатлана. Кандидат Ульянов капка пала тасыннан үзенең мещаннар җәмгыятеннән чыгарылуы турында таныклык көтә. Бу кәгазьдән башка ул киләчәктә берни эшли алмаячак. Анык туган шәһәрендәге чиновниклар артык ашыкмый. Таныклык бары тик ноябрьдә гына килеп жите. Шуннан соң гына укыту округы попечителе университет Советының янын физика- математика факультетын фәннәр кандидаты дәрәҗәсендә тәмамлавы турында ка рарын раслый. Тагын бер айдан —18 декабрьда — университетмын ректоры һәм факультет декаиы кандидатлык дипломына кул куялар
Әйтерсең, тормыш, махсус рәвештә. Ульяновның түземлелег. чыдам :ыяз.к. ихтыяр көчен сыный. Гүя ул аның коңгырт күзеннән, тирәнлегендә киң күңел, мәрхәмәтле",” чагылган акыллы карашыннан бу мшь кешенең зур киләчәген шәйли. Дөньяның кырыслыгын, кешеләрнең инде яхшылык көтүдән ваз кичеп усаллануын, якты киләчәкнең әле ерак булуын тормыш кат-нат искәртә тора. Башка берәү мондый даими искәрү лардан соң таш бәгырьгә, тупаска әйләнер карашлары үзгәрер иде Ә Ульаноа киләчәккә өмет, ул гыиа да түгел, ышаиыч
белән карый. Балки аның карашында ару. газап чигү чагыладыр, әмма югалып калуның әсәре дә юк. Шундый зур кичерешләрдән, каршылык, авырлыклардан соң да Илья Николаевич оптимист булып кала ала. Дәүләт халыкка хезмәт итү эчен белем биргән үз гражданнары турында уйлап та карамый, империя ааконнары һәм гадәтләре күкрәк тутырып киң сулыш алырга ирек бирми. Тик ничек кенә булмасын, алда яктылык чагылып китә.
Һәм менә язмыш әкренләп Ульяновка да елмайгалап ала. Пензаның дворяннар институтында математикадан өлкән укытучы урыны бушый. Илья Николаевич озак уйлап тормый. 1856 нче яңа елга керергә бер көн кала үзен шушы эшкә сынауларын үтенеп, уку округы попечителенә мөрәҗәгать итә. Кандидат булса да, имтиханнар тапшыру мәҗбүри. Сынаулар рөхсәт ителә, һәм Ульянов шуңа әзерләнә.
Шул ук вакытта Пензада аның киләчәк язмышына кагылышлы кайбер вакыйгалар булып ала.
Ул барасы дворяннар институтында метеостанция бар. Аннан укыту округына даими мәгълүматлар килеп тора, һәм менә бервакыт округ попечителе ярдәмчесе Н. И Лобачевский кулына Пензадагы метеостанция термометрының ышык урында кояшлы җиргә караганда температураны шактый югары күрсәтүе турында мәгълүматлар килеп эләгә. Күзәтүләр алып баручының мондый саксызлыгы һәм эшкә салкын каравы Лобачевскийның ачуын китерә, билгеле. Галим институт директоры исеменә «Метеорологик күзәтүләр эшенә салкын каравы өчен җаваплы кешегә шелтә белдерергә һәм аны һич кичекмәстән ышанычлы һәм белемле булган башка бер кеше белән алыштырырга» дигән әмер җибәрә. Әлеге эшкә җаваплы булган физика һәм математика укытучысы Н. И. Попов күзәтүләрдән читләштерелә Институт директоры бу турыда округ идарәсенә хәбәр итә һәм институт укытучыларының берсенең дә метеорологик күзәтүләр белән шөгыльләнергә теләмәүләрен әйтә. Инде утыз елга якын Идел буе һәм Урал гимназия, институтларының һәммәсендә дә метео-күзәтүләрнең фәнни оештырылуын теләгән Н. И. Лобачевский өчен зур күңелсезлек була бу. Пензада күзәтүләрне кем оеш тыра алыр икән соң?
Менә шунда инде попечитель ярдәмчесе үзен Пензага җибәрүләрен үтенгән кандидатны исенә төшерә. Өстәвенә ул бит берничә ай профессор Савельев җитәкчелегендә университет обсерваториясендә дә күзәтүләр алып барган. Кызык, эше ничек бара икән аның? Профессор үзенең элеккеге студентының эшчәнлегенә уңай бәя бирә. Бик яхшы!
— Ульянов Пензада булырга тиеш,— ди попечитель ярдәмчесе.
Шул ук вакытта Ульянов математика укытучысы буларак сынаулар уза. «Коник киселешләрнең аналитик аңлатмасы» дигән лекциясе ачык һәм төпле, ә «коник киселешләргә орынма сызык уздыру» дигән темага фикер йөртүе канәгатьләнерлек дип табыла. Ә менә физикадан сынауларны Комитет канәгатьләнерлек түгел дип таба.
Көтелмәгән күңелсез абыну. Инде нишләргә? Һәм менә җиденче апрельдә ул үзенең физика белән даими шөгыльләнүен, сынауларга әзер булуын, шуңа күрә бу фәннән аны яңадан тикшереп карауларын үтенеп, Н. И. Лобачевскийга мө рәҗәгать итә.
Ә Лобачевскийга Пенза дворяннар институтында метеорологик күзәтүләр алып барыр: . сәләтле укытучы кирәк. Ул яңадан округның баш метеорологы профессор А. С. Савельев белән киңәшләшә.
Нәкъ ике атнадан соң Комитет Ульяновның «Гальваник ток теорияләре» һәм «Яшерен һәм чагыштырма теплород турында»гы лекцияләрен тыңлый. Һәр икесе «яхшы» билгесе белән бәяләнә. Савельев үзенең элеккеге укучысын өлкән укытучы дәрәҗәсенә лаек дип табып, аны Лобачевскийга тәкъдим итә һәм җиденче майда И. Н. Ульянов попечитель ярдәмчесе боерыгы белән өлкән укытучы итеп билгеләнә. Бер үк вакытта Н. И. Лобачевский халык мәгарифе министры А. С. Норов-
ка үзенең карарын раслау ечеж җибәрә. Ә 25 иче майда исе. Петербургтан җаван та көтеп тормастан, ул, профессор Савельев кулы астында университетның мете- реологик обсерваториясендә күзәтүләр алып барган И. Ульяновның эш белән тәэмин ителүен таләп итеп, Пенза дворяннар институты директоры исеменә хат җибәрә.
Инде барысы да тәртиптә, барысы да яхшы шикелле. Ләкин алда тагын бер каршылык. Министр А. С. Норов И. Н. Ульяновның Лобачевский җибәргән метрика таныклыгын һәм кандидатлык дипломын Казанга кире кайтара. Аның әйтү енчә, Пензадагы урынны Петербург пединститутыннан килгән кеше алачак Шуңа күрә попечитель ярдәмчесенең, үтенече кире кагыла икән
Вер килмәсә килми бит. Ульяновның киләчәге тагын икеле, кабат сора? астында. Әмма Лобачевскийга әлеге эш белән яхшы таныш булган белемле укытучы кирәк. Ул үзе дигәнен итә. Пензада Ульянов эшләргә тиеш, ә башкала пединститутын тәмамлаган яшь кешегә округ кайдан да урын табар.
Округ попечителе ярдәмчесе кандидат Ульяновны үз янына чакыртып, эшен дә зур уңышлар тели һәм укытучылык белән бергә институт метеостанциясен җитәкләүне йекли. Әнә шулай итеп, бөек галимнең җиңел кулы белән Илья Ни колаевич эшкә урнаша.
1855 елның 31 нче маенда Н. И. Лобачевский Казан университеты кандидаты И. Н. Ульяновның попечитель канцеляриесеннәи юл акчалары алгач, шуны айның егерме сигезендә эш урынына китүен хәбәр итеп, институт директоры исеменә хат җибәрә.
Г. РӘКЫЙП тәрҗемәсе