Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАРЫШ


еше гомере бик куп вакыйгаларга, үсеш-үзгәрешләргә шаһит була ала икән. Мин моны әдәбият-сәнгать дөньясына кагылышлы рәвештә, үзем кургән-кичергәннәрдән чыгыл әйтәм.
Университетның тел-әдәбият бүлегендә укыган елларны хермәтле галимнәребез Гази Кашшаф, Хатип Госман, Мәхәммәт Гайнуллин безгә татар поэзиясенең зурлыгын, борынгылыгын Кол Галинең «Иосыф-Зөләйха» кыйссасыннан башлап аңлаттылар Без Мөхәммәдьярларны, Габделҗәббар Кандалыйларны, Утыз Имәниләрне ейрә- неп, Каюм бабайга, Тукайга килеп җиттек.
Тукай — безнең эчен чиксез зур день я. Тукай белән без телебезне чарладык. Тукай белән бездә туган җиргә, туган халкыбызга ихтирам хисе тәрбияләнде
Аннары Такташ заманы килде
Такташның зәңгәр теннәре, Мокамайлары. Зөбәйдә һәм Алсулары, утызынчы елларның каршылыклы кер эш утларында янган Мохтар картлары безнең күңел күгебезне киңәйттеләр, рухыбызны романтик иттеләр.
Без белгән шигъриятнең барысын да әйтеп бетердем дисәм хата булыр. Яшьлектә без Пушкин белән тилереп яшәдек. Жамбулның думбра чиртеп җырлаган җырларын яшьлеккә юлдаш ител алдык. Алар без ирешкән бәхеткә бик тә туры кибәләр иде.
Сугыштан соңгы елларда Әхмәт Фәйзи, Фатих Кәрим, Шәйхи Маннур. Нәкый Исәнбәт, Сибгат Хәким исемнәре яңа бер көч белән шаулый башлады. Алар ^нына Шәрәф Мөдәррис, Зәки Нури, Зыя Мансур. Әнвәр Давыдов килеп кушылды. Илленче еллар башында шигырь мәйданына Хисам Камал Шәүкәт Галиев, Илдар Юэеев, Әхсән Баяннар килеп керде Халыкның талантлар бирә торган чишмәсен сугыш ялкыннары киптермәгән булуын алар үз иҗатлары белән бик матур расладылар. Озакламый Хәсән Туфан, Муса Җәлил поэзия сафына кайтты. Өлкән буын, урта буын, яшь буын кулга-кул тотынып эшли башлады
Менә шушы зур, киң колачлы, җитди сүзле татар поэзиясе җирлегендә Равил Фәйзуллиннар буыны шагыйрьләре ирешкәнне күздән үткәрү һәм поэзиябезнең киләчәк кәненә күз ташлау минем өчен кичектерелмәс мөһим бер эш булып тора.
Фәйзуллиннар буыны дигәннең чикләре соңгы ун ел эчендә инде шактый ачыкланды. Роберт Әхмәтҗанов, Рәдиф Гатауллин, Ренат Харис. Рөстәм Мингалимов, Гәрәй Рәхим, алардаи бераз соңрак һәм әдәби алымнары белән дә үзгәрәк булып мәйданга чыккан Зөлфәт һәм Мөдәррис Әгъләмовлар алтмышыичы-җитмешенче елларда үзләренә карата игътибарны җәлеп итеп өлгерделәр Тормышның көтелмә- гәнрәк якларына кагылып, дөньяга һәм эстетик кыйммәтләргә олырак таләпләрдән килеп, поэзиянең алгы сызыгына килеп чыктылар.
Сибгат Хәкимнең гыйбрәтле бер сүзе бар. Шагыйрьнең әдәбиятка кирәкме юкмы икәнен аның исемен поэзиядән алып ташлап тикшереп була, ди ул Әйдәгез.
К
шул принциптан килеп тикшереп-сынап карыйк; Фәйэуллиниар буынын агар бүген әдәбиятта кж дип исәпләсәк, татар поэзиясе бер ер нәрсә югалтамы? Югалта! Әгәр Фейэуллмннәр буыны булмаса, бүгенге татар поэзиясе тулы булмас иде. күңелдә поэзиябезнең киләчәге эчен хәвефләнү, борчылу уяныр, буыннар эстафетасы әзе- лер иде һәм без. буш урынга төбәлеп, авыр тойгыларга бирелер идеи Шекер, алар бар. елар безнең заман поэзиясенең үсеш дәрәҗәсен, яңалыгын ил күләмендә бар- Э ген ачыш-табышларыи билгелиләр Алар рус поэзиясендәге Юрий Кузнецов f казакълардагы Олҗас Селәйманоя Украинадагы Иван Драч. үзбәкләрдәге Абдул- х ла Арипов, белоруслардагы Рыгор Бородулиннар белән тоташалар илебездә Я барган алтмышынчы-җитмешенче еллар поэтик агымының саф чишмәләре булып ♦ китәләр Әлеге буын тирәсендә күп терле бәхәсләр булды. Берәүләр аларны Такташ- х Туфаннардан соң татар поэзиясенә шартлау—яңару китергән буын дип, ике тчеләре ° андый шартлауны китермәгән буын дип бәхәсләштеләр. Мин үзем бәхәс барган мәй- > данның уртасына кереп, кемнеңдер якасыннан урап алырга җыенмыйм Әмма фиме- х ремне ачыктан-ачыи әйтеп узу кирәк.
Бу буын максатны олыдан куйды. Аңа поэзиябез язмышын ил һем денъя күле- 2 мендөге поэзия язмышы белән бәйләп карау хас. Нәтиҗәсен әлбәттә, киләчәк иен а күрсәтер, әмма тотынулары ихлас, белеп. Кимчелекләре дә күзгә күренеп тора " терле чыганаклардай — рустан, чит ип поэзиясе тәрҗемәләреннән ризыкланып, алар еакыт-аакыт үз телебезнең табигый агышын, аның моңын, аһәңен тоеп бетерә алмыйлар. Бу нисбәттән Равил Фәйэуллин, Роберт Әхмәтҗаиоә, Ренат Харис шигырьләре-нең татарчадагы яңгырашын мин соңгы елларда күтәрелеп чыккан кайбер атаклы җырчыларыбыз иҗаты белән чагыштырыр идем Тавышлары искиткеч' Мәскәүдә русча җырлыйлар — таң калалар, үзебездә татарча җырлыйлар — бигүк егылып китүче юк. Ник? Чәнки татар телендәге сүзләрнең логик басымын, табигый агышын, аһәңен сизеп бетермиләр, шунлыктан, тавышлары иммәдер кечле һәм матур булса да, татар тыңлаучысының йөрәгенә «сары май булып ятмый*. Феизулличнар 0уыны шагыйрьләренең кайберләре шундыйрак. Русча тәрҗемәдә бик әйбәт яңгырыйлар татарчада юк-юкта колакны тырмап, күңелне рәнҗетеп китәләр Бу нерсә, елбеттә, юрамалый, кешене шаккатырыр вчен эшлвнми, бу — әлеге буынның бәласе, алгы конда алардан соң киләчәк яшьләрнең, ихтимал, тагын да зуррак беләсе булыр
Бу мәсьәләдә безгә, мөгаен, бер тайпылыштан сакланырга кирәктер Кайбер тәнкыйтьчеләр еш кына әлеге шагыйрьләрнең тел чатаклыкларына ябышып, алар күтәргән олы фикерләрне дә инкарь иткелилер. Монысы мидә дәрес булмас, моның өчен тарих безне гафу итмәс, ченки, халыкча әйткәндә, юган суы белен баланы да чыгарып ташларга ярамый бит Инде фикеребезне ахырынача езеп. тегелряи итеп ейтеп бетерик: чын шагыйрь, чын оста уй-тойгыларын укучы күңеленә ятышлы итеп, тел кануннарын бозмыйча әйтеп бирә белергә тиеш. Шагыйрь исемен йөртәсең икән, шигырьне рәнҗетме, телне бозма. Улым, сиңа әйтем, киленем, син тыңла дигәндәй, монысы Равил Фәйэуллнннәр буынына гына түгел, килечек шагыйрьләр колагына да әйтелә...
Әгер янә дә Фәйэуллиннар буынының уңай сыйфатларына әйләнеп кайтсак, авыз тутырыл шуны әйтә алабыз, нәкъ менә шушы буын үзенең ныклыгы һөҗүмчән көче, кыю рәвештә экспериментлар үткәрүе белән сугыштан соңгы тыныч агышлы, хәтта әйтер идем, киң Иделдәй салмак агышлы татар поэзиясенә тыитысызлык алып килде, яңалыкка, моңарчы күрелмәгән, кәбатланылмагаи поэзиягә сусаган яшьләргә үэ позициясен, үз шигъри принципларын тага алды, аларны үз артыннан ияртеп алып китте; укучылар моңарчы булган классик поэзиябез үрнәкләренә ул хәтле үк мөкиббән китеп, табынып ешеми башладылар, тышкы матур бизәкләргә теректән еммә эчтәлеге буш булган дистәлеген шигырьдән (шагыйрьләрнең түгел, шигырь чыгаручыларның теэмәлереннән) баш тарттылар Әйбәт күренешме бу' һичшиксез! Алай гына да түгел, әлеге яңа буынның еле тау чишмәседәй баштүбән ташланып аккан шерла яыклары, еле ялкынлы плаквтчлоэунг дәрәҗәсенә күтәрелгән өндәмәләре, көрәш мәйданына чакырулары моңарчы булган елкен һем урта буын шагыйрьләр иҗатына да яңа күз белен карарга, ул иҗатны таләпчәнрәк бәя белен бәяләргә мәҗбүр итте
Бу буынның һер шагыйре инде әдәбиятта ныклы үэ урынын алды, үэ тавышын тапты. Ренат Харисны Рәдиф Гатауллин белән. Роберт Әхмәтҗәноемы Зөлфәт белен
Равил Фәйзуллинны Гәрәй Рәхим белән һич кенә дә бутый алмыйсың. Дөньяны күрүләре һәркайсысыныкы үзенчә, твсләр сайлавы башка, шигырьнең мускулатурасы, җегәре бүтән.
Әллә әхлакый-эстетик максатлары ачыграк, шигъри кече һәм иҗат активлыгы зуррак булганга, әллә шәхес буларак ныклыгы беренче планга килеп чыкканга. Равил Фәйэуллин шушы буын ечен алдан юл ярып бара башлады. Ул соңгы елларда республикабызда гына түгел, ил күләмендә дә танылды.
Хәзер аңа 37 яшь, ул инде татарча—10. русча 5 китап чыгарырга елгерде. Шуның өстәвенә аның аерым шигырьләре илебез халыкларының байтак телләремә тәрҗемә ителде, шулай ук чит илләрдә дә басылды, берничә шигыре денья халык- гары әдәбиятының 200 томлыгына керде. Поэзиядәге уңышлары ечен ул Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе һәм Муса Җәлил исемендәге комсомол премиясенә лаек булды.
Аңа карата шундый зур ышаныч белдерелү, аның шигъриятен шулай зур бәяләүнең хикмәте нәрсәдә соң? Моның сәбәбенә тешенергә тырышып карыйк.
«Шигырь китапханәсе» сериясендә чыгарыла торган бер томлыкта шагыйрьнең «Яшьлек дәфтәреннән» килеп кергән берничә шигыре бар. Җитди таләпләрдән килеп караганда, алар әле зур поэзия исәбенә кертелә торган әсәрләр үк түгел, алар әле унбиш яшьлек үсмернең сукмакка төшү, эзләнү чорының үрнәкләре. Алар моңарчы башкалар язып килгән өлгедә, тел ягыннан шактый ук кытыршы, үзе кичергәннәргә түгел, башка әдипләрдән прокатка алган «чималга» таянып язылган шигырьләр.
Шуннан соң тагын биш ел. нибарысы биш ел вакыт уза — берәүне дә кабатламаган ер-яңа шагыйрь дөньяга чыга. Равил Фәнзуллинның 1963—65 елларда иҗат иткән шигырьләре яңалыгы белән таң калдыра, һәм без моның нидән икәненә сәбәп таба алмыйбыз. Күрәсең, Мостай Кәримнең Равилгә карата, ул яшь һәм башлап язучы шагыйрь чорын кичермәде, әдәбият мәйданына җитлеккән шагыйрь булып аяк басты, дигән сүзе дөрестер.
Равил төсләр сайлый, авазлар сайлый; кояш нуры, ай нуры, яр керәшәсе белән сөйләшә; ләкин болар үзмаксат итеп язылган табигать этюдлары гына түгел, шагыйрь дөньяның гүзәллегенә каршы сугыш җимергән харәбәләрне китереп куя. Җанны кузгатып, дулкын кагып узганы шул: болар яңгыравыклы сүзләр түгел, болар өндәүләр түгел, болар акварель буяу белән, тирән фәлсәфә салып язылган картиналар. Шагыйрь гүяки: кешеләр, күрәсезме, табигатьтә күпме нәфислек бар, табигать нин-ди игелекле һәм саф, сез аның шушы биниһая мәһабәтлеген җимерерсезмени? — дип әйтергә тели. Табигатьне ул телле итә. сөйләштерә, кешелек дөньясының намусын кузгатырга тели, вату-кыру тарафдарларын табигатьнең үз теле белән гаепләтә. Табигать авазларына гади кешеләрнең, җир йөзендә хезмәт белән яшәгән кешеләрнең самими авазлары килеп кушыла. «Күмәч пешерүчеләр». «Минем әти», «Балыкчы карт», «Җилфердәүче керләр җыры» шигырьләрендә халкыбызның хезмәт яратуы, дуслык-туганлык хисләре, үткәнебез һәм киләчәгебез белән горурлану бар Болары да үзмаксат белән язылмаганнар, табигать белән әңгәмә темасына килеп кушылалар. Халыкларның тыныч яшәве, көндәлек эштән, тезү, иҗат итүдән тәм табуы — әлеге дә баягы гасырлар буена җимерүче коч булып килгән сугышка каршы куела. Үзе пешергән күмәчне чип-чиста кәрзингв салып, тар урамнарны киң итеп, ризыгын мактап җырлап килгән кешене күрүдән дә ямьлерәк күренеш бармыни дөньяда? Яки «кычкырсаң да таралыр күк» иске көймәсе янында уйга калып, «җилкән киереп ерак юлга барырң1на» әле һвм« -*тен өзми басып торган балыкчы карт безнең күңелләрдә аңа карата зур ихтирам хис. - уятмыймыни?! Мондый шигырьләр, шагыйрьнең мондый табышлары беренче чорда гына түгел, егерме еллык иҗатында әледән-әле килеп чыга, кешеләрне матурлыкка, зирәклеккә, узган сугышлардан, җимерү-кырулардан ваз кичәргә, дөньяның һәм табигатьнең төрле хәлләреннән гыйбрәтләр алырга чакырып, нәфис авазлы кемеш кыңгырауны кагыл торгандай, үзәк лейтмотив булып яңгырап бара.
Инде бу шигырьләрнең язылу алымнарына, җанга ятышлы ипле булуларына килсәк, алар дөнья әдәбиятындагы Роберт Бернс, Джанни Родари, Самуил Маршак поэзиясе белән тоташалар. Гадиләргә гимн җырлау, халыкның иң күркәм сыйфатларын
олылау, гумаилы булырга оидәү — болар ботендеиья әдәбиятындагы прогресс»» «аучыларның иң матур сыйфатлары бит.
Жир асте түмгәкләрдән, упкыннардан, мәгърур таулардай торган кебек, шагыйрьләрнең иҗаты да бер яссылыкта гына бара алмый. Аның диңгез суы кебек «үтарел- ген һем кимеген, алга ашкынып чапкан һем хәтта «елсезләиеп чигенгән чаклары була. Шагыйрь күңеле олы һем кече шатлыклардан. день яның борчу-бимазәләрыннач = тукыла.
Рааил Фейзуллинның байтак есере ак шигырь яки ирекле шигырь белен язылган т Базда «бу—яңалык» яки «яңалык түгел», дип озак бәхәсләштеләр. бәхос майда- ’ нында кылычлар озак чыңлады Ак шигырь де. ирекле шигырь де татар әдәбиятын- ♦ да соңгы елларда юктан бар булган, күктән тешкәй нәрсәләр түгел. Ак шигырь без- ® да Фатих Әмирханның татар хатымы турындагы хнкеясеннен гражданнар сугышы ® чорында Мәхмүт Максуд язган нәсерләрдән. Беек Ватан сугышы дәверендәге Гадел > Кутуй иҗатыннан килә. Ирекле шигырьне Согыйть Рәмиевтан. Такташтан һем Әнаер и Давыдовтан теләсәң күпме табып була. Сүз биредә яңа форма ачу хакында түгел, табылган форманың эчке мемкиилеклерен файдалана белү хакында гына бара ала _ Зур ип мәйданына ничек чыгып була! Фикер белен Тарихны перспективада, җәм- с. гыятъ үсешен социаль оптимизмда күрә белү белей Башка халыклар ечен дә кы- * зыклы, гыйбрәтле хәлләр, проблемалар күтәрү белән Р Фейзуллинның терле алымнар белән язылган шигырьләре, башкаланың -Молодая гвардия- «Советский писатель» «Современник». «Советская Россия» нәшриятларында русча басылып чыккан китаплары моңа делил була алалар
Егерме ел буе поэзиядә эшләү дәверендә шагыйрь кыска формаларга да ош мо- рәҗәгать итте. Бу да күктән тешкәй форма түгел Теләсә кайсы халыкның фольклорында яки язма әдәбиятында гасырлар буе яшәп килгән форма бу Поэзиянең җәмгыятьтә тоткан урынына һәм традицияләргә бәйле рәеэшта кыска поэтик форма терпе халыкта тәрлечә аталып килген: хокку, танки, робагый, гаэел, такмак, табыш-мак, хикмәтле сүз, тапкыр сүз... Гадилеккә, кыскалыкка, тапкырлыииа ни җитә! Беренче карашка ифрат та җиңел тоелган кыска үткен сүз автордан зиреклек, зур акыл, бай тормыш тәҗрибәсе таләп итә Кыска шигырьдә җәелеп китеп рифмалар тезел булмый, чачаклы-чуклы метафоралар оя алмыйсың. Кыска шигырь, авторның үз сүзләре белән әйткәндә, маск-халатсыэ, япа-ялгызы япан кырда атакага барган солдат кебек! Ул тәвәккәл, тегел, куркусыз булырга тиеш.
Шагыйрьнең 1965 елны «Казан утлары» журналында «Нюанслар иле» исеме белен басылган кыска шигырьләре үз вакытында гаять каршылыклы фикерләргә дучар булган иде. Моның собәпләрен мин узомчә болан аңлыйм беренчедән безнең колак язма одебнятта кыска шигырьләргә күнекмәгән диярлек, икенчедән, мондый котелмәгои форманы кабул итү ечен билгеле бор әзерлек кирәк, очеичедәи. поэзиянең барлык торләрендәго кебек, кыска шигырьләрдә де һәр ялтыраганның алтын булып бетмәве до мемкин бит әле. Әмма кыска шигырьләр иҗат итү кирәк Халыкны шул юнәлештә, тапкырлык юнәлешендә тәрбияләү, башка халыклардагы шул кыска үткен форманы тәкъдир итү, алга тоба да үстерү, яио дә килеп, киң колачлы зур поэзия ечен алдан ук телне чарлау, фикерне үткенәйтү, мемкин хәтле тыгыз итеп язарга онрәиү ечен кирәк Шуңа күрә Равил Фейзуллинның бу олкәдо иреш-кәннәрен кире кагу түгел, объектив рәвештә бәяләү дорос рок булыр
Шагыйрьнең поэмаларына тукталганга кадәр, мин аның җыр жанрында, публицистикада эшләвенә карата берничә җылы сүз әйтергә уйлыйм. Жыр жанрында бер до яшерен-батырын түгел, тессоэ текстларны арттыручылар сугыштан соң аеруча күбәеп киткән иде Тәнкыйтьчеләр аларны тиргәп тә карадылар, зур җыелыш трибуналарыннан да фикерләрен болдордолер, аңа карап тессоэ текстлар бик элпе ни кимемәде әле, чонки халыкның җырга, моңга сусавы зур иде Жмтмошонче оллардл Роберт Әхмотҗаное. Разил Велиев, Роберт Миңиуллии. Фәннур Сафин җыр җаирына лаеклы элеш керте башладылар Хикмәти хода — тессоэ җырлар бермо-бер кимеде Димок, халык әйткәнчә, чойне чей белен генә сугып чыгәрып була! Равил Фейзул- линның «Сагыш», «Тимим күңелеме», «Аккошлар», «Менә боз де үсеп җиттек, они. һем башка җырлары Җ. Фәйзи. Р Яхии. Ф Әхмотое. Л Хойретдиноәалар тарафыннан кейго салынып, музыка канатларында халыкка барып иреште һем популярлашып китте
Хөрмәтле композиторлар Нам муэыкантларыбызның. үкенечкә каршы, шигър;: мирасны әлегәча белеп бетермәүләре ямшы җырлар тууга беркадәр киртә булып килде шикелле. Инде кулларына килеп кергән яңа заман шагыйрьләрен алар ычкындырмаслар, яңа сулышлы поэзияне үз иҗатлары ечен алга таба ныграк файдаланыр дип ышанырга кирәк.
Тормышка, әдәби ят-сәнгать проблемаларына багышланган публицистик мәкалә- пәрендә Равил Фәйзуллинның акылы, материалны белеп һәм яратып язуы үзен бик нык сиздерә. Алар — безгә мирас булып калган классик әдипләр турында, каләмдәшләре, бүгенге әдәби хәрәкәтнең үсеш юллары, тенденцияләре хакында уйлану.
Равил Файзуллин поэмаларны күп язуы белән дан алган шагыйрь түгел. Сан исәбе ягыннан поэмалар өчәү, ләкин алар, зур колачлы эпик әсәрләр буларак, үзенчәлекле, яңа.
«Көрәшчеләр» поэмасы күренекле татар совет шагыйре Әхмәт Фәйзинең «Туу сулышы» кебек патетик поэмасы белән күпмедер дәрәҗәдә аваздаш. Өлкән шагыйребез. планетада фашизм өянәге котырган бер дәвердә, илләр буйлап үлем уены йөргән бер чорда, планетада яшь баланың тууын дөньяның иртәгесе көне, киләчәге итеп, гаять зур эмоциональ көч белән сурәтләп биргән иде. Равил Файзуллин исе бөтен кешелек язмышына бәйле социаль каршылыкларның йомгагын поэманың үзә-генә алып, көрәшче образын алгы планга, мәйдан уртасына чыгарып куя.
Бөтен планета буйлап ваканция! Көрәшчеләр кирәк! Көрәшчеләр! Беләклеләр җитә, Йерәклеләр кирәк! Куәтлеләр җитә, Теләклеләр кирәк. Көрәшчеләр кирәк! Көрәшчеләр!
Шагыйрьнең әлеге поэмада ирешкәне — көрәш мотивларын, гуманизмны калку итеп куюында гына түгел, бу сыйфатлар да аның поэзиясенә хас: ул фәлсәфи уйланулар тарафдары, күренешләрнең, вакыйгаларның рухи асылына үтеп керергә омтылган. күпчелек очракта шуңа ирешкән шагыйрь. Әмма ак һәм ирекле шигырьләренең кайберләрендә ритмны ватып, гади бер прозаизмга төшеп җиткән чаклары да булды аның. «Көрәшчеләр» поэмасында исә музыкаль аһәң, терки халыклар поэзиясенә аеруча хас булган корыч ритм нык сакланган. Әнә шул корыч ритм шигырь юлларын сафка тезелгән солдатлар кебек дисциплиналы итә, көрәшче итә. Русча тәр-җемәсендә әлеге ритм бигук сакланып җитми, шуңа күрә сүзләр, Назыйм Хикмәт әйткәнчә, «мылтык көпшәсендә әлегә тын яткан пулялар» булып түгел, лозунг булыбрак чыкканнар, шуңа күрә алар, ихтимал, рус укучысын оригиналдагы кече белән дулкынландыра алмыйлардыр.
Көрәш мотивы «Гадиләргә гимн» поэмасына да хас. Әмма бу поэмада көрәшче образы, кулга корал тотып баскан солдат булудан бигрәк, илнең, дөньяның иминлеген тыныч хезмәттә күрүче кеше булып күз алдына килә. Шагыйрь әнә шул кешеләр: күпер салучылар һәм ат караучылар, күмәч пешерүчеләр һәм корыч коючылар, күмер чабучылар һәм сал агызучылар, чәчәк үстерүчеләр һәм бала тәрбияләүчеләр, чалгы көйләүчеләр һәм тире иләүчеләр, пыяла өрүчеләр һәм җирнең ясалма юлдашын галәмгә очыручылар белән әңгәмәгә керә, аларның аңына, намусына дәшә. Биредә автор табигатьнең нәфис авазларын язгандагы акварель буяуларны «Көрәшчеләр» поэмасындагы лозунг-ритм белән табигый рәвештә бергә берләштерә алган. Шагыйрь дөнья поэзиясендәге барлык төшенчәләрне — намус, тугрылык, дуслык-ту- ганлык, рух азатлыгы, коммунарлар. Буратино, ырымнар, аллага табыну, палач балталары. матдә-теш, лазерлар, асылташ-бриллиантлар, тәхетләр, сарайлар, хаким- дарлар. акчалар, власть, ятимнәр-толлар. үлем-фаҗига һәм яшәү-сәгадәт, емет-ыша-
иычлар, биеклек һем түбеилеклврнең барысыи-барысын поэмасын» алып кер» оңгомеие киң полифоник планда алып бара, шуның белән татар шигыренең тешен- челер географиясен киңәйтә, масштабын үстер», вакыт-вакыт ул тешенмәләрнең татарча терминын таба алыйча. узе ясый алмыйча, интегеп тә калгалый Әйтик, русчадагы «память* тошеичәсеи «хәтер» дип кенә алу акылга да. җанга да берни бирми
3
Күпме алар! Күпме алар! Фаҗигаләр! Фаҗмгалар! Тарих үзе буйдан-буйга торамыни фаҗигадән* ♦
Кем соң «итә ала алдан св
Килмәс диел ул яңадан!
Җир осте чак күтәрерлек байлыклар тудырыл та. артык булып йоручеләр ачлыкта һәм хурлыкта — алар бит сез, алар бит сез. Галиҗәнап гали җаннар!
Фаҗигаләр, фаҗигаләр! Җиңеп, зэсез үтмәсеннәр! Театрлар уйналалар башларыгыз пепкасеид». Менә кайчан кирәк хәтер! Хәтер!
Хәтер!! Хәтер!!!
биредәге «хетер» русчаның «память» сүзеннән ясалган калька гына, ул безгә аңлашылып җитми, шигырьнең агышыннан үсеп чьнсмый Ә бит менә нәрсә сорала.
Менә кайчан кирәк безгә Үткәннәрне онытмау! Үлемнәрне онытмау!! Сугышларны онытмау!!!
Ул чагында шигырь аңлаешлырак, гадиләргә дәшкән сүз-әңгом» үтемлерәк була, йеректән чыккан йорәкко барып кора ала Шагыйрьнең тел-инструменты бу урында аеруча үткен, аеруча чын. аеруча тегел булырга тиеш
■Сәйдәш» дип исемләнгән күлемле оченча әсәрнең жанрын, миңа калса, поэма дип түгел, шигъри повесть дип билгеләү доресрәк булыр иде 10—9 иҗекле тигез һем салмак агышлы бу тезмә әсәрдә повестька хас теп сыйфат бар татар культурасына боек Тукайдан соң килгән олы шехес Сейдешоенең үсеш эволюциясе биредә хроникаль эзлеклелек белән тасвирлана, геройның җаны аңга, аның халыкка булган моиесобате аша, фәлсәфи-психологмк уйланышлар-кичерешләр аша сурәт панеле Илебез тарихының терле-терпе катлаулы чорлары эстетик аң аша кабат үткәрелә Талантның халык байлыгы булуы, аиы сакларга кирәклеге аатор тарафымнан гражданлык кискенлеге белән куела. Минемчә, бу — дәрес, месьәлегә коммунистларча якын килү Әйткәч, әйтел бетерик минемчә, шигъри повестька җитмәгән бер нәрсә бар — ул да булса, баш геройның, ягъни боек композитор Сеидашмнең үз даһилыгын ачуы, коннәрдон бор конмо үзенең шуны тануы, шуннан соң гаять зур җаваплылык хисе белән кереш мәйданына ташлануы Ә бу югарыгы, кульминацион нокта хәзерге эсерда юк оле. аны әле шагыйрьнең күңеленнән үткәрел, ак кәгазьгә тошарәсе бар. Әгәр автор шул хислорие тапса. Сейдәш күңеленә тулаем кереп җите алса, әсариең ер-
хитектоникасы төгәлләнер, ул камилләшә ташар иде. Ә волей, гомуми агьндыиа караганда, күңелдә баш геройга карата җылылык, теләктәшлек һәм аның балан горурлану тойгылары уятуына караганда, бу әсәр «Керәшчеләр» һәм «Гадиләргә гимна поэмаларыннан югарырак күтәрелгән.
Әйе. поэма әлегә тәмам камилләшеп җитмәгән, шулай да аны хәзергә сынау, халык хекеменә кую бик зарур. Фикерне җыйнап әйткәндә, халкыбызның йез аклыгы булган Тукайлар, Сәйдәшләр турында кон саен әсәр язылмый, инде күл эшләнгән шигъри повестьны талантлы шагыйрьгә без теләгәнчә язып бетерергә булышу — язучылар җәмәгатьчелегенең меһим бурычы булып кала.
Безнең заман аяусыз бәрелешләр заманы, тарихның барлык кискен борылышлә- рындагы кебек, ике идеологиянең бугазга-бугаэ, пычакка-пычак килгән заманы. Димәк. беренче планга көрәшче поэзия чыгарга тиеш.
Шагыйрь үзе поэзиядә көрәшче төшенчәсенә менә нинди мәгънә сала:
Көрәшче шул —
Кеше дигән боек затны олылаучы, шәхесенә дан җырлаучы.
Көрәшче шул — бугенгеие кадерләүче.
Киләчәккә ышанычны ныгытучы.
Көрәшче шул — матурлыкны арттыручы җир йөзендә һәм кешеләр күңелендә, илаһи көч — мәхәббәтне
кояштан да би ек көрәк күтәрүче.
Көрәшче шул — бүтәннәрнең бәхете өчен үз гомерен яндыручы, үлгәч тә яши алучы.
Күрәбез, Равил Фәйзуллин иҗат программасын ачык итеп әйтеп биргән Әгәр шагыйрь шушы программаны ахыргача башкарып чыгарырга тели икән, аңар талантлы булу гына җитми, ул һәрдаим халык һәм ил язмышының үзәгендә торырга, үз дәверенең, үз халкының, үз иленең чын улы булып кала алырга тиеш.
Мин үзем Равил Фәйзуллиниың ныклыгына, алга таба да яңа эстетик кыйммәтләр тудыра алачагына нык ышанам. Яшьли ил күлем мәйданга чыга алуы, табигать биргән сәләте, җәптәшлеге, хезмәт яратуы, үз принципларын үткәрүдә ахыргача көрәшә алуы һәм, ниһаять, вак-төяк бәя-сүэләрден өстен тора белүе безне моңа нык ышандыра. Мин аның зур диңгездә зур кораб булуын бик телим.
Халык бүгенге әдәбиятта Тукайлар эстафетасын лаеклы дәвам иттерердәй зур шагыйрьләрне зарыгып көтә.