Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВӨҖДАН БАСКЫЧЛАРЫН САНАГАНДА


ахмай Хисмәтуплиниың «Вөҗдан баскычлары- дигән очеркында яңгырның туктавына өмет өзгән монтажчылар эштән кайтып китәргә җыенгач, эш бармау ачуыннанмы. Харис кулындагы сус бауны чокырга атыл бәрә.
Мондый кыланышлары беренче тапкыр гына түгел икән 3 үзе ябыштыра торган электродларны пычракка ташлап китә я саксыз кыланып гипс плитәләрне вата, я эштән киткәндә прожекторны сүндерми Ләкин тормыш аңа бик гыйбрәтле бер сабак бирә.
һавалар ачыла төшә, аккордлы премиаль наряд белән әйбәт кенә эшләп, биш катлы йортны бетерел килә бригада. Әмма соңгы подъездда бер бетон баскыч җитми кала Бригадир Җәүдәт анда чаба, монда чаба. Таба гына алмый бит Коллектив бүген үк йортның естен ябып, аккордлы нарядны үтәве хакында конторага хәбәр итәр иде дә. юк, барыл чыкмый.
Харис иптәшләренең акча алганын күзәтеп тора: йөзләрендә ризасызлык, ачу. Кесәгә дә, намуска да каты сугылган. Харис өенә кайтса, кызы джемпер сорап тең- кәгә тия. чөнки атаның аңа биргән вәгъдәсе бар. Ә кесәдә акча юк Эштән кайтканда ачудан салып та чыккан була ул.
Харисның ачуы кузгала Бөтен гаеп аңарда төнге сменада машинадан бушатканда дусты Кирам белән бер баскычны чокырга төшерәләр дә кире алдырырга иренеп, чүп-чар белән каплыйлар, аннары аны бульдозер бөтенләй күмеп китә.
Башы чатнап торган Харис иртән эшкә килсә, ни күзе белән күрсен, тезү мәйданы ят кешеләр белән тулы Чаллыдан үзләре белән ярышучы Рәис Сәлахоа бригадасы килгән икән. Баскыч тарихын иптәшләре дә. кунаклар да белеп өлгергәннәр. Вөҗдан газабына түзә алмыйча Кирам сөйләп биргән Бригада членнарының Хариска нинди караш ташлавын күз алдына китерү кыен түгел Харистан баскычны иазытып чыгарталар чыгартуын, әмма өстеннән машиналар йөрү сәбәпле урталай сынган була ул. Тик могҗиза: шул чак йорт янына машина килеп туктый, анда өр-яңа баскыч. Балага тарпанны белгәч. Рәис Сәләхов китерткән икән аны Хариска бу аеруча тәэсир итә. Ярышучы бригада үзенең көндәшенә авыр мизгелдә ярдәм кулы суза. «Харис очей бригадир Җәүдәт, хезмәттәшләре һәм Чаллыдан килгән дуслар күтәргән вөҗдан баскычлары иде буе.— ди автор
Очеркта сурәтләнгән вакыйганы тәфсилләп сөйләп чыгуның сәбәбе шул Р Хис- мәтуллин иҗатының төп бер үзенчәлеген, ул яратып куллана торган бер алымны характерлый ул.
Җыентыктагы очеркларның күбесе әнә шулай иеше холкын, аның позициясен ачыл, балкытып җибәрә торган кискен вакыйгаларга корылган Бу җәһәттән «Үземне таптым». «Мәтрүшкәләр», «Икенче мәхәббәт- исемлеләре аеруча характерлы. Әлбәттә, геройны вакыйгалар аша күрсәтү — автор ихтыяры Әмма, практика раслаганча, бу—иҗат принцибына кагылышлы җитди бер проблема дв Хикмәт шунда ки. ке- ша^тең характер сыйфатлары, дөньяга карашы, принциплары, әхлакый йезе нәкъ менә конкрет хәлләрдә, бигрәк тә кискен хәлләрдә ачыла Күл очеркларында Р Хисмә- туллин кискен ситуацияләрдә үз героеның зчке дөньясындагы үзгәрешләргә игътибар итә. Эчтәлеге бәян ителген очеркта, инде әйтелгәнчә, ике характер, ике төрле тормыш позициясе бәрелешә Әлбәттә инде. Җәүдәт Халиков позициясе җиңел чыга, тормышның теп юнәлеше шушы позиция ягында Харисның күңелендә' вөҗдан газабы уяна Автор героеның төзәлүен сурәтләми. Тик без сизеп торвбыэ: бу кешенең тормышка, эшкә, коллективка карашы үзгәрәчәк, ул җәмгыятькә, кешеләргә файда китерүдән ямь табып яши башлаячак
3 Р Хвсммүалаи Үзсиие таптый Казяп. Татарстан яктан нәшряяты. IWO
Р
Автор уз очеркларында әйтерсең үз геройларының вөҗдан баскычларын саный Уңай геройлар шул баскычлардан һаман югарыга үрлиләр, башкаларны үз артларыннан ияртәләр. Тискәре геройлар исә, байтак очракта нульдән тотынып, вөҗдан баскычларыннан кешелек дәрәҗәсе дигән биеклеккә йөз тотып өскә таба атлый башлыйлар. әхлак кыйбласын табалар. («Үземне таптым», «Карлы яңгыр...», «Җир уллары» һ. б.). Ул әхлак темасын гаилә-көнкуреш кысалары белән генә чикләми Кешенең әхлаклылыгын иң элек аның хезмәткә мөнәсәбәтендә күрә. Р Хисмәтуллинның осталыгы хезмәтнең, коллективның кешегә, аның карашларын формалаштыруга йогынтысын ышандырырлык итеп сурәтли белүдә. Кешене намуслы хезмәт, бүтән кешеләргә, илгә файда китерә торган фидакарь хезмәт үрләтүдә. Кайбер очеркларында ул хезмәт геройларның күңел ярасын дәвалый кебек. Әйтик, «Ялгыз торна куле» исемле очеркның героинясы Хәлимә Халикова Питрәч районының Шәле авылында сыер савучы. Әсәр Шәле якларында телдән-телгә күчеп килгән бер легенданы бәян итүдән башлана. Авылдан ерак түгел бер күлгә ел саен пар торна әйләнеп кайта торган була. Ләкин бер миһербансызы кызык итеп торналарга ата. Ата торна шушы күлдә ятып кала. Ана торна яз җиткән саен күлгә яңадан килә. Байтак еллар буе йөрәкләргә шулай әрнеткеч моң-сагыш сала ул. Авыл кешеләре әлеге күлне ялгыз торна күле дип йөртә башлый... Автор • з героинясының тормышын шул ялгыз торна язмышы белән чагыштыра. Ил өстенә килгән афәт Хәлимәне ике ел гына бергә торып калган иреннән аера. Фәйзрахман фронтка китеп хәбәрсез югала. Ләкин тол ханым <ың күңеле моңа ышанмый. Ул көтә, әле һаман да көтә. Хәлимә кайгы-сагыштан бөгелеп төшми, йөрәк ярасына дәва таба. «Хәлимә апа, шул көтү утында яна-яна, иңнәренә төял тә, өметләренә төяп тә, иң кайнар хисләренә төяп тә колхозны, илне, бөтен җир шарын гомер буе алга, үргә таба тартты...»
Хәлимәләр, сугыш чоры буыны килде-китте генә эшләргә күнекмәгән. Кайда гына булмасын, ихлас күңелдән булсын дип, илгә куәт бирик дип эшләргә тырыша 1947 елны Хәлимә, иң куп сөт савып, районда беренче урынга чыга. Яше җитеп ялга чыккач та буыннары сызлауга да карамастан, ул колхоз җитәкчеләренең сүзен екмый — ярдәм итешә. Авыр, әмма игелекле хезмәт, автор сурәтләгәнчә, Хәлимә-ләрне әлеге дә баягы вөҗдан баскычларыннан югарыга үрләтә. «Гомере буе хезмәтне табыну кыйбласы иткән кешеләр генә вакыт сынавын җиңеп чыкканнар.— ди очеркист героинясына мөрәҗәгать кылып.— Шул исәптән сез дә. Хәлимә апа, колхозның вөҗданына, дан йолдызына әверелгәнсез...».
«Урта буй, озынча матур, нәфис йөз. Коңгырт тыныч күзләр, маңгаена, кашларына һаман да дөнья авырлыгы эленгән сыман. Өстендә бәби итәкле чип-чиста ак алъяпкыч, башында әллә нинди моңлы яулык. Муенында сары тонык гәрәбә төймәләр Аны хезмәт тереләй һәйкәлгә әверелдергән диярсең». Хәтта героинясы портретын сурәтләгәндә дә очеркист публицистик чаралар белән мөһим бер максатка ирешә безнең алга тыл батырларының гомумиләштерелгән образы килеп баса Тыйнак та, пакь та. саф та, сагышлы-моңсу да ул образ. Очеркны укып чыккач, сугыш кырларында ятып калган япь-яшь иптәшләребезнең истәлеге яңара. Россияне иңнәрендә күтәреп чыккан әни-апаларыбызиың образлары күз алдыннан үтә. Уйлар бүгенге дөнья хәлләренә, бүгенге яшәешебезгә килеп тоташа. Конкрет бер кешегә багышланган кыска гына публицистик әсәр сугышка ачы нәфрәт, дөньяны бутаучыларга кисәтү совет кешесенең түземлегенә, фидакарьлегенә, хезмәтенә реквием булып яңгырый. Шулай итеп, Р. Хисмәтуллин сурәтләвендә, Хәлимә Гыйбашева хезмәте белән, туган иленә бирелгәнлеге белән, фидакарьлеге белән, фаҗигасе белән вөҗданының иң югары баскычына күтәрелгән. Автор башка геройларның кылган гамәлләрен, әхлакый тәҗрибәсен, фикер һәм уй-хисләренең өлгергәнлеген әнә шул биеклек белән үлчи.
Кайгы-хәсрәт агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри, ди халык. Тыныч шартларда да күңелсезлекләр, көтелмәгән хәлләр, кыенлыклар чыгып кына тора. Әнә кранчы Суфия шәхси тормышында зур бәлагә тарган («Кыр казлары кайтканда»). Тәҗрибәсез кыз Омскида якташларын очрата, шуларның берсе белән гаилә корып җибәрә Әмма иренең карашлары, психологиясе бөтенләй ул көтмәгәнчә булып
чыга: аңа укуның кирәге юк, акча гына булсын Хатын эшләмәскә аш пешереп бала үстереп кенә ягарга тиеш. Җитмәсә әле эчеп җанны җәфалый бу кеше Суфия гаиләне ничек кенә саклап калырга тырышмасын — барып чыкмый, иренә сүзе үтми. Аның күңеле эшкә, биеклеккә омтыла, һәм ул тәвәккәл адым ясый балаларын ала да Чаллыга кайтып тешә Аны дүрт куллап каршы алалар «Суфия сынауларны яхшы узды,— ди очеркист — Биредә ул барлык хәсрәтләреннән арынып ирекле куәтле булып, туган якның зәңгәр күгенә карал, тимер баскычлардан югары күтәрелде»
Яшь булса да Петр Акбашның да үз хәсрәте бар икән (-Икенче мәхәббәт») Таганрогтан техникум бетереп зур хыяллар белән КамАЗ төзешергә килгән Петр Акбаш вәгъдәләшкән кызыннан хат ала «Оныт мине, мин башка кеше белән таныштым*. Хисләр өермәсе куыра яшь йөрәкне Бригадасында бергә эшләүче алаларның тормыш тәҗрибәсен. зирәклеген сабырлыгын күреп, күмәк хезмәттә йерәк ярасы дәвалана Петрның. Беренче җитди сынаудан кешелек дәрәҗәсен саклап һем ныгытып чыга ул.
«Мәтрүшкәләр» исемле очеркта «Нефтехим» берләшмәсенең генераль директоры урынбасары Мәсгуть Сибгатов образы бирелә Заманында район культура бүлеге мөдире, партия райкомында пропаганда бүлеге мөдире, аннары колхоз председателе булып эшләгән бу коммунист зирәк аксакал булып алга килеп баса. Ул гомере буе хезмәт фронтында кайнап, шунда характер сыйфатларын чыныктырып кеше ечен яну һәм кешеләргә файдалы эш эшләү генә бәхет китерә, дигән хакыйкатьне канына сеңдергән Гомер буе бөртекләп җыйган әхлак тәрбиясе коммунистик намусы аны кеше күңелендә бик тирәндә рәхим-шәфкать чишмәләре барлыгын тоярга өйрәткән Әнә шул чишмәләрне уяту — җитәкче кешенең, коммунист кешенең тел вазифасы, яшәү мәгънәсе дә ииде. Аның әеҗдан баскычлары шәхсән үз характерын камилләштерү генә түгел, ә башкаларныкын рухи яктан камилләштерү белен дә үлчәнә Ченки эшчеләрнең социаль-политик яктан үсүе җитәкчеләрнең политик өлгергәнлегенә, мәсьәләләргә партиячел карауларына, әхлакый камиллегенә нык бәйле М Сибгатов өчен көнкүреш мәсьәләләре квартиралар бүлү, аларны җылыту белен генә чикләнми Гостиница балалар бакчасы, ял базасы, фигуралы шуу ечен шугалак йезү ечен бассейн төзүне тизләтүне дә, «Яшьлек» җыр-бию ансамбле яшь язучылар оешмасы. «Кама таңнары- эше, культуралы итеп сабан туйлары оештыруны да кайгыртып йөри ул.
Шул ук вакытта М. Сибгатов гаделлеге, зирәклеге, шәхси үрнәге, бай тәҗрибәсе белән оста тәрбияче дә Квартира даулап кергән яшь белгечне бик матур итеп «акылга утырта». Тота да завком утырышына чакыра. Анда нәкъ менә тэрзк бүлү мәсьәләсе карала 63 гариза Кемнәрнеке генә юк анда—Ватсн сугышы ветзрз мары т- иан да, дүрт кешелек гаиләсе белән Актүбәдә ун квадрат метрлы будкада яшәүчедән дә, унсигез яшьлек кызы авариягә эләккән кешедән дә. Тулай торачтэ торыр урыны булган яшь белгечкә зур сабак була бу Ул утырыш беткәнне до көтмичә чыгып китә,
— Син, Данил, нишлеп утырыштан алай берни дәшми чыгыл киттең соң?— дип сорый М Сибгатов соңыннан яшь белгечтән
— Кая ди ул анда, квартирам булса, кире кайтарып бирердэи булдым Түзәрлэк рәтем бар бит өле.— ди Данил
Тәҗрибәле педагогларга гына хас такт белән үткәрелгән әхлак дәресе түгелмени бу?
Кеше турында кайгыртуны төп кыйбла иткән җитәкче генә партияле җитәкче хәзерге заман җитәкчесе санала Партиянең XXVI съездында мәсьәлә нәкъ шулай куелды да Экономик, социаль, политик тербия проблемаларын бергә хәл итүче җитәкчеләрнең тәҗрибәсен гомумиләштерү, образларын сынлаидыру бүгенге кон очеркистларының моһим бурычы Р Хисметуллиниың әлеге очеркы (шулай ун «Язгы ташкын» әсәре) аның әнә шул тенденцияне дерес абайлавын күрсәтә
Автор байтак очеркларында үз геройларының актив тормыш позициясеме басуларын гәүдәләндерә Совет кешеләрендә актив тормыш позициясе формалаштыру — политик һем әхлакый тербиянең тап максатларыннан берсе. Нәкъ менә шундый позиция генә кешене, гражданин, коллективист, ватанчыл итә, аның коммунизм тезүче
буларак мораль йөзен билгели. Җәмгыять, коллектив файдасын алга куеп эш йөртүче, мәсьәләләргә дәүләт күзлегеннән чыгыл якын килүче, яңалыкны яклаучы, кешеләр арасында гадел, гуманистик мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен көрәшүче, безнең яшәү рәвешебезгә каршы килә торган күренешләрне кире кагучы кешеләрнең әхлакый тәҗрибәсен конкрет гәүдәләндерү шулай ук хәзерге заман публицистикасы һәм әдәбияты үсешендә мөһим юнәлешләрнең берсенә әверелеп бара. Бу җәһәттән Р. Хисмәтуллинның «Басымсыз ясалмый алтыннар» һәм «Янар яшьлек» исемле очерклары игътибарны җәлеп итә.
Беренче очеркта автор смена начальнигы Хәмзә Галимовның, коллектив хуплавын тоеп, цехта урнашкан гаделсез тәртипләргә кискен каршы чыгуын сурәтли. Җыелышта, ниһаять, бөтен кыюлыгын җыеп һәм үзенең абруен куркыныч астына куеп, күңелендә кайнап килгәннәрне чыгара да сала. Бу тыйнак инженерның, бәлки, беренче тапкыр үз-үзен җиңүе, үзенең һәм коллективның вөҗданын борчып йөргән кимчелекләргә каршы аваз салуы бугандыр. Әмма әлеге адымга аны намуслы хезмәт юлы әзерләгән. Моның өчен аның әхлак тәҗрибәсе дә җитәрлек булган. Ул цехта урнашкан тәртипләрне коры тәнкыйтьләү белән калмый, ә эшне яхшыртуга булышырдай төпле тәкъдимнәр дә әйтә... Әхлакый тәҗрибә туплауны тасвирлау әдәбиятта һәм публицистикада һаман зуррак урын ала бирә. Бу тенденциянең киләчәге дә зур. Чөнки әхлак тәрбиясе—яңа кеше формалаштыруның төп юнәлешләреннен берсе, ул тәрбия эшенә комплекслы якын килүнең аерылмас өлеше. Нәкъ менә эчке инануга әверелгән белем һәм карашлар, гадәткә әйләнгән принцип һәм нормалар, һәр төрле ситуацияләрдә дә тотрыклы булып кала торган сыйфатлар, сүз белән кылган гамәлнең берлеге генә кешенең кешелеге, культуралы булуы, яшәү мәгънәсен дөрес аңлавы турында сөйли.
Әмма әхлак темасына язу — гаять җаваплы һәм четерекле эш. Бу тема автордан сизгерлек һәм күңел нечкәлеге таләп итә. Кызганычка каршы, Р Хисмәтуллинныи аерым очеркларында нәкъ менә шушы җәһәттән чама хисен онытып җибәрүе сизелеп кала. Әйтик, әле генә сүз барган «Кыр казлары кайтканда», «Икенче мәхәббәт» очеркларында геройлары тормышындагы артык интим вакыйгаларга һәм фактларга тукталу, аларның фаҗигасен «публицистик күргәзмәгә» кую белән килешәсе килми.
Аерым әсәрләрендә («Чакматаш», «Кыр казлары кайтканда») ярдәмче геройларның кырыслыгын, күңел катылыгын, тәрбиясезлеген аларның моңарчы туган төбәктән читтә яшәве белән аңлатуны нигезле дип булмый.
Очеркларны герой тормышындагы иң кискен бер вакыйгага кору, әйтелгәнчә, отышлы алым. Ләкин шушы алымны гына төп чара итү әсәрләрне бертөрлерәк итә түгелме? һәрхәлдә Р Хисмәтуллин җыентыгын укып чыккач, шундый тәэсир кала. Ә инде образны, «хыялыңдагы төсләр, поэтик детальләр белән тулыландыру» мәсьәләсенә килгәндә, минемчә, аеруча сак булырга кирәк. Кызганычка каршы, җыентыктагы кайбер очеркларда (бигрәк тә «Мәтрүшкәләр»дә) шундый «тулыландыру» белән мавыгу шактый сизелә. Бу исә ясалмалылыкка илтә, хәтта моның хакыйкатькә хилафлык китерүе дә бик мөмкин. Болар хакында уйланырга кирәктер
Р Хисмәтуллин бу җыентыгы белән үз темасын, үз мәсьәләләрен, язу манерасын тапканлыгын раслый. Мин авторның матур-матур шигырьләр язганын беләм, драма әсәрләре өстендә эшләвен дә ишеткәнем бар Әмма ул. герое кебек, «мин үземне иң элек публицистикада таптым», дип әйтә алыр иде. Китап шундый нәтиҗәгә китерә