Логотип Казан Утлары
Повесть

УТЛЫ ФАРВАТЕРДАН


Яшь Совет республикасы язмышы хәл кылынган авыр көннәрдә Татарстанның Идел һәм Кама буе шәһәр-авылларын ак бандалардан һәм фетнәче чехлардан азат итүче кызыл матрослар һәм елгачыларның якты истәлегенә багышлана.
1
угыш бәласе уйламаган-көтмәгән яктан килеп төште.
Мин пароходтан калып, тиф белән каты авырган хәлдә. Нижний Новгородта больницага кергән вакытта дөнья имин, андый-мондый шомланырлык бернинди дә хәвеф-хәтәр сизелми кебек иде.
Өч атнадан сон, савыгып больницадан чыгуыма безнең «Сирень» пароходы инде күптән рейска китеп барган, һәм гомумән, шәһәрдә бөтенләй атмосфера үзгәргән, киеренкеләнгән иде Мин больницада һушсыз хәлдә яткан вакытта, Себер якларында һәм Урта Идел, Кама буйларында фетнәче чехлар бандалар Советка каршы күтәрелгән, яна сугыш
Халык арасында төрле имеш-мимешләр йөри. Аклар якынлашуын сизеп, элекке байгуралар баш калкыткан, авыл җирләрендә кулак фетнәләре кузгалган дип сөйлиләр... Шул арада дошманның Казан шәһәрен алуы, гаять зур көчләр белән Идел буйлап Нижний Новгородка, аннан Мәскәүгә походка жыенуы турында берсеннән-берсе хәвефле хәбәрләр дә килеп житте.
Әнә шундый шомлы көннәрнең берсендә, Мәкәржә ярминкәсе аша үтешли, мин такта койма янында җыелган бер төркем ир-атның бик игътибар белән ниндидер игълан укып торганын күрдем Игъланда яңа оештырыла башлаган хәрби флотилиягә диңгез белгечләрен хезмәткә чакыру турында язылган иде. Белдерүнең азагында катгый рәвештә искәртеп тә куелган «Отрядка керергә теләүчеләрдән Совет власте платформасында тору, командирларга һәм үз иптәшләренә карата һичшиксез намуслы булу таләп ителә. Шундый хасиятләре булмаган кешеләрнең мәшәкатьләнеп йөрмәвен үтенәбез.
Идел хәрби флотилиясе комиссары
Н. Маркин»
белән акгвардияче башланган.
Сары сакаллы, урта яшьләрдәге бер елгачы, белдерүнең азаккы сүзләрен абына-сөртенә кычкырып укып чыкканнан соң. үзалдына сөй •1ӘНГӘНДӘЙ әйтеп куйды
— Белдерүенә караганда бу Маркин дигәннәре төпле кеше булса кирәк. -
— Маркин шундый ул,— диде озын буйлы бер матрос, елгачының х сүзен җөпләп — Ни житте, әштер-өштер эшли торганнардан түгел <
Берничә кеше шундук аңа таба борылып, кызыксыну белән сораш- £ тыра башлады:
— Сез аны беләсезмени?
— Әйтегез әле, ниндирәк кеше ул?
— Патша хөкүмәтенең теге яшерен договорларын бастырып чыга 2 рып, бөтен дөньяга фаш иткән матрос Маркин түгелме?
— Нәкъ үзе,— диде матрос.— Николай Маркин — Балтика матросы. Октябрь көннәрендә Петроградта матрослар отрядын вакытлы хөкү ♦ мәткә каршы штурмга алып барган егет Бирегә ул Ленин фәрманы а белән хәрби флотилия оештырырга килде Кыска гына вакыт эчендә о күпме пароходны коралландырып, фронтка җибәрергә әзерләде. Мин £ үзем аның белән бер корабта — «Ваня»да хезмәт итәм, тиздән без « фронтка китәбез
Моны ул, үзалдына мактанган сыман, эчке горурлык белән әйтте Аннары, кешеләр арасыннан мине күреп, бер мәл төбәлеп карап е торды да: *
— Чү, нихәл, туган, терелеп чыктыңмыни?! — дип дусларча кулын биреп күреште.
Танымый торам икән, бу егет больницада минем белән бер пала тада, күрше караватта яткан Николай Кармашов лабаса Бераз сихәт ләнә төшкәч, сәгатьләр буе гәпләшеп утыра-утыра тәмам дуслашып бет кән якын таныш ич. Теге чакны, савыгып, миннән элегрәк больницадан чыкканда, ул шундый ябык - мачта кебек озын гәүдәсен көчкә йөртә иде Хәзер ярыйсы гына тазарган, йөзе көләч Тик шунысы сәер сөйлә венә караганда, сугышта ул атлы гаскәрдә, аннары пулеметчы булып хезмәт иткән. Хәзер исә хәрби флот киеменнән, тиз генә танырлык та түгел үзен..
Хәер, сөйләшә торгач, анысы да ачыкланды больницадан соң бераз хәл кергәч тә, хәрби флотилиягә язылган, «Ваня» корабында пулемет чылар старшинасы, судовой комитет секретаре икән Минем эшсез кан гырып йөрүемне белүгә:
— Безнең корабка бер рулевой кирәк Син елгачы, штурвальный ич! — дип мине флотилиягә керергә үгетли башлады — Тиздән сезнен якка, Казанны аклардан чистартырга китәбез Әйдә безнең корабка комиссарга мин сине үзем рекомендовать итәрмен
Бу киңәшкә мин бернинди икеләнүсез, бик теләп күндем һәм «Ва ня» корабын эзләп, шундук пристаньга төшәргә теләк белдердем
— Бар, бар. төшә тор,—диде Кармашев.—Андый-мондый тоткарлык килеп чыкса. Николай Григорьевичка әйт, мин җибәрде диген Озакламый үзем дә барып житәм
Эшне озын-озакка сузмыйча, туп-туры Ока буена юл тоттым При станьга якыная барган саен, сугыш киеренкелеге, фронт сулышы көч лерәк сизелә бара иде Кая карама, анда хәрби диңгезче җитди кыя фәтле командирлар, кайтарма якалы, ачык изүле зәңгәр күлмәк кигән матрослар очрый Бескозырка тасмаларына алтын хәрефләр белән «Балтфлот», «Севаст хәрби порты», «Громовой» дип язылган
Яңа килеп туктаган пароход басмасында яшькелт гимнастеркалы чекистлар белән бергә хәрби матрослар да пассажирларның документ ларын тикшерәләр
Кыска итеп кырыккан кара сакал-мыеклы бер матрос миңа «Ваня» корабының кайда торганын әйтте һәм, үзенчә шаяртып булса кирәк, туктап сорады:
— Бездә ни йомышың бар. кем кирәк иде?
Мин дә аңа шаяру белән:
— Күпне белсәң, тиз картаерсың,— дип җавап кайтардым да, сөзәк ярдан түбән төшеп киттем.
Миңа кирәк кораб шуннан ерак түгел, киң такта басмага яны белән тора иде. Аның бортына һәм коткару бөятләренә эре хәрефләр белән «Ваня» дип язылган. Кырына бишле номеры да куелган Зур^плакаттан кулына винтовка тоткан хәрби диңгезче яуга ашыктыргандай яр салып тора: «Матрос туганнар! Революция безне көнчыгыш фронтка, тизрәк Казанны, Семберне азат итәргә чакыра!»
Корабта кызу эш вакыты Чүкеч, балта тавышлары яңгырап китә, һавада олиф, буяу исе. Бер төркем матрос сөзәк яр өстендәге складтан, вагоннардан трюмга төрле әрҗә, капчык ташый, палундра, сак бул дип, кычкыра-кычкыра мичкә тәгәрәтә иде.
Трап янында вахта торучы мылтыклы япь-яшь матрос минем сорауга олыларча җитди кыяфәт белән
— Юк, комиссар корабта түгел... әлерәк кенә складка менеп китте,— дип яр өстенә таба баш какты.
Ул өлкәнрәк күренергә теләп булса кирәк, бала йоныдай гына мыек җибәргән. Өстендәге диңгезче формасын да, мөгаен, кичәле-бүгенле генә кигән күрәсең, әледәи-әле үзенә үзе сокланулы карап ала, буш кулы белән юклы-барлы мыегын сыпырып куя иде
— Әй, туганкай, безнең комиссарда ни йомышың бар? — диде ул эреләнүен кинәт онытып.— Казна эше беләнме, әллә болай гынамы?
— Ничек дисәң дә була Әгәр алсалар, сезнең корабка хезмәткә керергә исәп.
— һы, соңга калгансың, туганкай, алданрак кыймылдарга иде. Хәер, барыбер алмас идек, син хәрби диңгезче түгел бит — Матрос, причалга карап алды да күкрәген киереп, смирно басты — Әнә, комиссар төшеп килә, миңа ышанмасаң, хәзер үзе әйтер
Мин борылып ул күрсәткән якка карадым. Әмма анда комиссарга охшашлы берәү дә күренми, бая миңа причалда очраган базык гәүдәле, кара сакал-мыеклы матрос кына җәһәт адымнар белән траптан менеп килә иде. Ул палубага аяк басу белән, яшүсмер сакчы аңа шундук хәбәр итте:
— Иптәш комиссар, менә бу елгачы безгә хезмәткә керергә сорап килгән... Урын юк, соңга калгансың, мин әйтәм. Ә ул ышанырга теләми, сезне көтеп тора.
Мин бу сакаллы матросның комиссар Маркин икәнлеген аңлап алдым. Күрер күзгә ул үзенең тышкы кыяфәте белән зур дәрәҗәле комиссарга бер дә охшамаган, бүтән матрослардан һичнинди аермасы юк шикелле: өстендә ачык изүле, киң якалы фланель күлмәк, билендә киң кара каеш. Уңга яткырып тараган аксыл-соры чәче калку маңгаена чак кына төшеп тора. Әмма аның үз-үзен тотышында, зәңгәр күзләренең сынаучан-жылы карашында кешене үзенә җәлеп итү һәм ихтыяр көче сизелә иде
Аның бу хасиятен мин шундук искәреп алдым һәм. дөресен әйтим, бая яр өстендә очрашканда ихтирамсыз сөйләшкәнем өчен бераз уңайсызланып та калдым Комиссар яшүсмер матросны үтә җитди кыяфәт белән тыңлаганнан соң:
— Юнга Чурков, күрәм, бик телеңә салына башлагансың,— диде һәм зәңгәр күзләрендә туган елмаюын яшерергә теләгәндәй, кырыс кына тамак кырып куйды.— Постта торганда сөйләшергә ярамый Син хәзер гади малай-шалай түгел, ә эшче-крестьян хәрби флоты диңгезчесе...
Димәк, үзеңне хәрбиләрчә тотарга тиешсен — Аннары комиссар мина таба борылып карады: - Әһә, син бая яр буенда очраган егет ич Киемеңә караганда, елгачыга охшагансың Нинди һөнәрең бар?
— Хәрби һөнәрем юк, елгачы мин — штурвальный, монда сезнен
егет Кармашов җибәрде Ул рулевой кирәк дип әйткән иде ♦
— Шулаймы, рулевоймы...— Комиссар якында гына шпиль бараба- х нын буяп маташучы карт елгачыны дәшеп алды — Митрич, синен вах- $ таңа рулевой житми бит Менә бу егетне Кармашов жибәргән
Митрич агай корабта лоцман икән Беренче карашка йомыкый < гына күренсә дә, бик төпченүчән булып чыкты Рубкага менеп икәү & генә калгач, фарватерны ничек белүемне, аеруча кыен перекатларда су * тирәнлеген, агым юнәлешен ачыклауны бәйнә-бәйнә җентекләп сораш- * тырды һәм ниһаять, канәгать булды Конторга төшкәч, комиссарга £ ныклап әйтте:
— Елганы белү ягыннан тел-теш тидерерлек түгел, молодец! — *
дип хәтта мактады да.-- Бераз тазарып, көч-куәт кергәч, безнең авыр ® штурвалны әйләндерергә бик кулай булыр о.
— Кулыннан эш килә торганмы Ә политик ягы ничек?— Комиссар х минем таныклыкны, больницадан алган кәгазьне игътибар белән укып < чыкты, үтәли күрергә теләгәндәй, зур зәңгәр күзләре белән бер мәл и миңа карап торды — Без бит флотилиягә үзләре теләп килүчеләрне. < Совет власте, хезмәт халкы азатлыгы өчен анлы рәвештә көрәшүчеләр- ® не генә алабыз Син ничек’ Болай кешедән ишетеп кенә түгелдер ич? о
— Юк, иптәш комиссар Җыен контр, ил дошманнары безнең өскә ябырылып килгән вакытта ничек тик ятмак кирәк
— Анысын дөрес әйтәсең, туганкай, намуслы кеше мондый кыен чакны көрәштән читтә посып ятарга тиеш түгел Митрич. Кармашов та рекомендовать иткәч, әйдә алыйк — Комиссар минем таныклыкны ачып тагын укырга тотынды: — Фамилиясе Беляев, исеме — Василий Юк, ничектер бүтәнчәрәк, Василь икән Ник болай. Василийны шулай үзгәртеп язмаганнардыр ич?
— Дөресе шулай, иптәш командир, Вәсил безнең Казан татарларында еш очрый торган исем
— Син үзең дә шул яктанмыни?! Әйтәм аны, бераз акцент белән сөйләшәсең Димәк, Василь туган. Казанны, син туган-үскән якларны азат итәргә барабыз.
Комиссар яныннан мин күтәренке күңел белән чыктым Боцман Поляков тулай кубриктан ятак бирде Мин ике катлы агач караватның аскысында урын-җиремне рәтләп җәйгән арада кубрикка төшкән юнга Чурков бик гаҗәпләнде:
— Алдылармы? Кем итеп? Алайса, туганкай, бергә сугышабыз
Шунда мин аның ике сүзнең берендә туганкай дип эндәшүе дә. юклы-барлы мыек җибәреп маташуы да комиссарга охшарга теләүдән икәнлеген сизеп алдым Хәер, андыйлар бер^ул гына түгел, комиссарга ияреп сакал-мыек үстерүчеләр, һәр эштә аның кебек булырга тырышучылар корабта шактый күп булып чыкты
Озакламыйча шәһәрдән Кармашов та кайтып төште һәм минем инде кубрикта урнашкан бу- :мны күреп
— Хәрби диңгезче б.луың белән тәбрик итәм, Василь туган,— диде кулымнан кысып
Мин сөенечемне яшермәдем Урамда матрос күргән саен күзем яна. диңгезче булырга кызыга идем Менә кечкенәдән килгән хыялым тормышка ашты, ниһаять, мин кызыл флотилия матросы булдым
II
Шул ук көнне мин тагын бер яңа кеше — корабның повары, безнең як кешесе Алимжан исемле егет белән таныштым
fl
Кубрикта урнашып, бераз баш-күз алганнан сон, Кармашов корабны күрсәтергә алып чыккан иде. Без алгы палубадан койрык якка үткәндә якында гына татар жыры ишетелә башлады:
Алыстан ла күгәреп ай күренгән
Чал Иделкәй буе тирәге Кая гына барсак, дуслар кирәк, Дус-иш икән дөнья терәге.
Шунда туктап, мин аны тын да алмыйча тыңладым һәм, бу җырда үз уй-моңнарымны ишеткәндәй, кинәт дулкынланып киттем.
— Безнең кок Алим тавышы, шул җырлый,— диде Кармашов камбузга таба күрсәтеп.— Гел шулай ул, кайчан үтмә, камбуз эченнән аның җырлаганы ишетелеп тора...
Без сөйләшкәнне ишетеп булса кирәк, камбуз ишегеннән башын тыгып кок үзе карады һәм көйләвеннән туктап:
— Ни йомыш, туганнар, төшке ашка соңга калдыгызмыни? — диде һәм миңа сынаучан карап алды.
— Кая, запасың булса, бераз ашатып җибәр,— диде Кармашов.— Бер уңайдан, менә яңа иптәшне дә матрос ризыгыннан авыз иттер. Сиңа якташ егет, саранланма, мулрак салып бир...
Инде шактый куера төшкән борчак ашы, берәр кипкән балык белән чирек кадак арыш икмәге алдык та, ачык палубада зур такта өстәл тирәли урнашып ашарга керештек. Безнең белән бергә кок үзе дә зур калай кружка тотып чәй эчәргә утырды һәм чытырман кебек куе җирән кашлары астыннан яшькелт күзләрен бер мәл миңа текәп торганнан соң:
— Әйт әле. син чыннан да безнең яктанмы?! — диде мишәр акценты белән — Атын ницек, тумыш-цыгышың кай төбәктән? И, Вәсил туган, сүәгең белән тирең генә калган, ник болай ябыктың әле син?
Без күптәнге дуслар кебек бик җиңел сөйләшеп киттек. Ул Чистай ягыннан булып чыкты Авылда әти-әнисе, быел яз гына туган бәләкәй улы белән хатыны бар икән.
— Без бөтен нәселебез белән аш осталары, мин үсмер малай цактан ук әти белән бергә Мәкәрҗә рестораннарына эшкә йөри идем,— дип сөйләп китте Алимжан.— Кирәк-яракка бераз акца ясарга келәп, быел да барган идем, менә сугыш цыкты бит... Безнең якларны анда дошман басып алган ди . Мондый вакытта кухняда ятарга йөрәк түзмәде, туган Тупцы булырга келәп флотилиягә язылдым Мәгәр менә тагын камбузга. Минем боевой пост барыбер туп янында, сугыш вакытында снаряд биреп торацакмын.
Гәп корып утырганда, Алимҗанның кубыз уйнарга яратуын белдем Аның кубызы да үзе белән, халат кесәсендә генә икән. Кармашов икебезне генә калдырып, кубрикка төшеп киткәч, ул һич тә ялындырып тор- мастан, шундук моңлы көйгә уйнап та җибәрде. Азактан колакка ягымлы йомшак тавыш белән җырның ахыргы сүзләрен телдәй тәмамлады:
Ямьле Агыидел буйлары, Бетерәдер хәсрәтле уйларны...
Эч пошкан минутларда үземнең дә җырларга ярата торган гадәтем бар Бәләкәй генә кубыз теленнән таралган моңлы көй туган якларга алып киткәндәй булды, соңгы вакытта рухымны басып торган авыр хисләрдән арынып, җиңеләеп калдым.
Алимҗан рус көйләрен дә әйбәт кенә уйный белә икән. Кубыз тавышына безнең тирәгә бүтән матрослар җыела башлагач, ул мәшһүр «Варяг» көен сыздырып җибәрде. Юнга Чурков каядыр су өстенә кара
ган хәлдә нәзек тавыш белән сузып җырлый башлады. Аның артыннан җырны бүтәннәр дә дәррәү күтәреп алдылар
-Врагу не сдается наш гордый «Варяг>,
Пощады никто не желает
Ж.ыр тәмам булгач, үз көйләреннән үзләре моңланып, бер мәлгә барысы да тынып калды Алимҗан янәшә утырган юнга Чурковнын иңенә кулын салып:
— Әй моңлы да җырлыйсың инде, Володя,— диде.— Укысаң, синнән оста җырчы чыгар иде. Кубызда уйнарга мин үзем өйрәтермен Сугыш беткәц, җырцы булырга укырга җибәрербез
Алимҗанның бу вәгъдәсе коры сүз генә булып калмады Шуннан бирле мин юнга Чурковның камбуз тирәсендә чуалганын еш күрә башладым бергәләп аш-су пешерә, савыт-саба юалар, эштән буш сәгатьләрдә Алимҗан аны кубыз уйнарга өйрәтә иде
&
111 X
Кояш кичкә авышкан, көнозын эсседә эшләп арган матрослар ялга v туктаган иде; Алимжан да камбузда савыт-сабасын юып бетергәннән * соң палубага һава алырга чыккан иде
Шулчак күрше дебаркадерга «Ломоносов> пароходы килеп туктады - Астрахань белән Нижний Новгород арасында йөри торган ике катлы бу зур пароходны да хәрбиләр алып, хәзер флотилиянең йөзмә тәэми нат базасы иткәннәр
— Ул пароходның өлкән повары Илья Храмов минем белеш егет, былтыр җәен бергә эшләгән идек,— диде Алимжан — Салгаларга яра та иде. Әйдә, барып килик әле, ниләр майтарып ята икән
Трап янында вахта торучы чытык чырайлы матрос башта безне па роходка һич тә үткәрәсе түгел иде Кемгә килүебезне белгәч кенә йом шарды
— Илья Федорович янынамыни?! Баштук әйтәләр аны.— диде, мыек астыннан елмаеп,— Хәзер ул кок түгел, аны баталер итеп күчерделәр бит. Барыгыз, әнә арткы трюмга төшегез, ул шунда булыр
— Ницек, ницек? Нинди баталер, анысы кем була тагын? дип кабат сорады Алимҗан
— Склад мөдире, сезнеңчә әйтсәк, кладовойчы буладыр Их. коры җир диңгезчеләре, шуны да белмисез
Без кергәндә асылмалы фонарь белән яктыртылган өстәл янында ике диңгезче эчеп утыра иде. Алларында ярты кисәк ипи, бер түтәрәм ит, ысланган балык. Күмүшкә исе белән тәмәке төтене катнаш тынчу һава Башына матрос бескозыркасы, өстенә гимнастерка кигән һәм чын кавалеристларча кәкре кылыч таккан әкгмәт бәндә. Алимҗанны күрү белән таныды
— И Алим дус, бик вакытлы килгәнсең Әйдә, утырыгыз — дип шатланып каршылады һәм зур чиректән калай кружкаларга күмүшкә сала башлады — Бүген минем туган көнем бит. менә кулдаш белән шуны билгеләп утыра идек Былтырдан бирле күрешкән юк. әйдә, очрашу хөрмәтенә берәрне аударыйк әле
Күренеп тора, болар икесе дә шактый кызмача Болай бик сәрхуш булмаса да, Ильяның табак кебек түгәрәк бите, күз төпләре шешенке хәрәкәтләре тотрыксыз иде .
Мондый очрашуны Алимҗан көтмәгән иде булса кирәк, ул алдын дагы кружканы терсәге белән читкәрәк этәрде, монда килгәне өчен уңайсызланудан чырае караңгыланды
УТЛЫ ФАРВАТЕРДАН
Шул мәлне якында гына аяк тавышлары һәм кемнеңдер командир ларча калын тавыш белән:
— Әйдә, начальник, складыңны күрик әле, ашамлыкларны ничек саклыйлар икән...— дип әйткәне ишетелде.
Бу — комиссар Маркин тавышы икәнлеген без шундук абайлап алдык. Кинәт айнып киткән Илья табындагы шешәне тиз генә өстәл астына яшергән арада Николай Григорьевич ишектән үзе килеп керде һәм. мондагы хәлне башына сыйдыра алмагандай, бер мәлгә аптырап калды, ирен читләре калтырап куйды. Шулай да ул капыл кабынып китмәде, аны-моны сизмәгәндәй:
— Иптәш начальник, боларның кайсы баталер, кайсы ярдәмче? — дип сорады.— Күрсәтегез әле, күпме азык-төлек кабул иттегез? Караусыз әрәм-шәрәм булып ятмыйлармы?..
Кулына фонарь тоткан Илья конторкадан башлап чыгып китте. Комиссар белән база начальнигы аның артыннан кузгалдылар. Ә без, форсаттан файдаланып, мыштым гына ычкынырга уйлаган идек тә, ниятебез барып чыкмады. Трапка таба борылуыбызы күреп, комиссар безне туктатты, кирәк булуыгыз бар дип, үзе белән бергә складны карарга кушты.
Николай Григорьевичка, мөгаен, берәрсе хәбәр иткән яки үзе борчылып килгән булса кирәк, амбардай зур трюмда чыннан да һичнинди рәт-чират юк иде.
Бер урында, сул як борт буена өелгән онлы капчыклар яныннан ут- кәндә ярым караңгы тынлыкта* тып-тып тамчы тамуы ишетелде. Бу хәлгә аптырап калган комиссар фонарьны үз кулына алып, өемне җентекләбрәк карарга кереште.
— Палубадан су тама түгелме соң?! Аска кадәр агып төшкән ич... Моны ничек аңларга, җинаять бит бу?!
Конторкага кабат әйләнеп кергәч тә, әле һаман тынычлана алмыйча ул:
— Син нәрсә, шушы җинаятьчел хуҗасызлыкны күрмисеңмени?! Моны ничек аңларга, ә? — дип иң әүвәл база начальнигын яман кыздыра башлады.— Шуны да карамагач, нинди начальник син?
— Гаеп миндә, Николай Григорьевич, зинһар, гафу итегез,— диде база начальнигы, акланып — Бу арада бөтен вакытым төрле учреждениеләрдә, складларда азык юллап үтте, монысына кул җитмәде... Менә сез килер алдыннан гына кайтып кердем, хәзер үк барысын да тәртипкә салырга керешәм.
— Хәзер үк эшкә тотыныгыз. Ә бу адәм актыкларының монда эзләре булмасын. Алар урынына намуслы егетләр куегыз.— Ниһаять, безгә дә чират җитте, комиссар икебезгә дә каш астыннан ачулы карап сорады: — Сез дә самогон чөмерәсезме?!
Комиссар алдында кинәт бик уңайсыз булып китте, битемнең кызарып чыгуын сиздем. Алимҗан тапкыррак икән. Мин ни әйтергә белмичә аптырап торган арада ул шик-шөбһә калдырмаслык кыюлык белән:
— Никак нет, иптәш комиссар, беребез дә самогон чөмерүче түгел, тамчы да эчмәгән без,— дип, икебез өчен дә җавап кайтарды.— Былтыр бергә эшләгән белешнең хәлен белергә генә керүебез иде
Бу сүзләрнең ихласлыгына комиссар ышанды бугай, ачуы басыла төште, йөзенә ягымлылык чыкты Инде үзгәргән йомшак тавыш белән:
— Киләчәктә мондый компаниядә чуалмаска киңәш итәм Барыгыз, юлыгызда булыгыз,— диде.
Без тизрәк чыгып киттек, бу хәлдән җиңел котылуыбызга сөенә-сөе- нә, яр буйлап үзебезнең корабка элдерттек.
Иртәгесен корабларда командирларны сафка тезеп, комиссарның теге исерекбашларны флотилиядән куып чыгару турындагы боерыгын игълан иттеләр.
IV
Иртәгә отряд фронтка китәчәк. Инде корабка һәртөрле сугыш кирәк-яраклары, ягулык һәм азык-төлек төялеп бетте Трюмнар гына түгел, хәтта өске ачык палуба һәм коридорлар да он тулы капчыклар < снаряд һәм патрон әрҗәләре, балык мичкәләре, тагын әллә ниләр белән шыгрым тулды Бераз соңгарак калып булса да, ниһаять, медикамент, хуҗалык кирәк-яраклары килеп җитте Әмма барыбызнь! да иң борчыганы — Петроградтан вагонга төяп җибәрелгән хәрби диңгез формасы һаман юк та юк Күпчелегебез базар халкы кебек чуар, төрле киемнән йөрергә мәҗбүрбез. Хәер, аңар карап кына поход тоткарланачак түгел, әлбәттә һәр корабтагы кебек, безнең «Ваня»да да соңгы хәзерлек эшләре бара Митрич белән без дә штурвалны тагын бер кабат тикшереп чыктык,
подшипникларын майладык, сигнал утларын кабызып карадык һәм эш ♦ барышында тагын да якыннанрак таныштык. в
Юнга Володя Чурков та безнең тирәдә чуалды, үсмерләргә хас хи с рыслык белән штурвал көпчәген уңга-сулга борып карады һәм Митрич- £ тан рөхсәт сорап, хәтта гудок кычкыртып та алды. Мәкәрҗә ярминкә- «= сендә, пристаньда каңгырып, теләсә кайда кунып йөргән бу урам яти- * мен Николай Григорьевич кызганып, корабка үзе алып кайткан һәм < шулчак палубада булган матрослар алдында: «Менә безгә яңа иптәш- е юнга Чурков килде, минем ярдәмчем булыр»,— дип әйткән Шуннан * бирле аны корабта бөтен команда эчкерсез елмаю белән комиссар ярдәмчесе дип йөртә икән
Менә, ниһаять, бөтен әзерләнү-жыену эшләре тәмам булды Төштән соң, походка китәр алдыннан туган-тумачалары, дуслары белән сау булла шу өчен, теләгәннәргә, иртәгегә хәтле шәһәргә чыгарга рөхсәт ителде
Нижний Новгородта хушлашырдай беркемем дә юк минем Шулай да башкалар белән бергә шәһәргә мин дә чыктым һәм. пароходчылык идарәсендә кадрлар бүлегенә кереп, үземнең хәрби хезмәткә китүемне хәбәр иттем, эшемнән расчет алдым Бер уңайдан, үзем эшләгән «Си рень» пароходы турында да сораштырып караган идем, әмма, кызга нычка каршы, берни дә ачыклый алмадым Казанга төшеп киткән иде. шәһәрне аклар алганнан бирле, андагы пароходлар турында һични билгеле түгел, дип әйттеләр
Ахырдан мин идарәнең аскы катындагы экспедиция бүлегенә кердем Безнең пароходка килгән газета, хатлар, идарәдән җибәрелгән төрле күрсәтмә приказларны еш кын.т мин элек тә шуннан үзем алып кайта торган идем. Бу юлы безнең пароходка ни бары бер пакет килгән булып чыкты Мин аны адресыннан ук таныдым хат Казаннан. Минзифа кулы белән язылган иде
Күптән күп сагынычлы кайнар сәламнәрдән соң, ул хатта түбән дәге хәбәрләр бар иде
«...Бу арада безнең монда тормыш тәмам мәхшәр көненә әйләнде, дөньяның асты өскә килеп бетте Бүгенме, нртәгәме, яна власть бетә һәркайда элекке түрәләр, байлар кайтачак дип сөйлиләр
Хәзер безнең пароходка кораллы кызылармеецлар отряды төялә Кама буе авылларында, Чаллы якларында баш күтәргән сәнәкчеләр, кулаклар совет активистларын аяусыз асалар, кисәләр икән Әти әйтә бу отряд шул фетнәчеләрне бастырырга бара, ди
Бу мәктүбне юлга чыгар алдыннан, бик ашыгыч арада язам Әнә төяп бетерәләр инде, хәзер кузгалып китәбез Әти сиңа күп итеп сәламнәр юллый, енн анда нсән-сау микән дип борчрла Мин дә бик бор чылам, гел уйлап йөргәнгәме, еш кына төшләремдә күрәм
Теге чакны Нижний Новгородта сине аңсыз хәлдә больницага илтеп
УТЛЫ ФАРВАТЕРДАН
салгачтын, иртәгесен хәленне белергә барган идем, янына кертмәделәр, һушсыз ята, больницада карантин дип, якын да җибәрмәделәр. Кичен инде без рейска китеп бардык. Шуннан бирле ут эчендә яшим, ашым аш, йокым йокы түгел. Исән-иминме син, бер хат-хәбәрең булмаудан йөрәгем өзгәләнә
Вәсил бәгырем, безгә тагын кавышу-күрешүләр кайчан насыйп булыр икән? Сине бик сагынып, бер күрергә интизар булып калучы Миң- зифаң дип белерсең».
Хатны укып чыккач, мин шатлыгымнан чүт кычкырып җибәрмәдем. Идарәнең ярым караңгы коридоры кинәт яктырып киткән кебек тоелды, соңгы атналарда кичергән каты авыру да. кайгы-сагышлар да каядыр таралып, юкка чыккан кебек булды Колагымда Миңзифаның сагыну, сөю сүзләре генә яңгырады Урамда тиз-тиз атлап кайтканда үземне аның белән кулга-кул тотынып барган кебек чиксез бәхетле хис иттем.
Мин корабка кайтып җиткәч тә әле һаман тынычлана алмадым. Бөтен кораб өчен бик мөһим хәбәр китергәндәй, ишектән керү белән:
— Хат алдым, егетләр, хат килде!—дип, эчемә сыймаган шатлыгымны бөтен кубрикка белдердем.— Чынлап әгәр, Казаннан Миңзифа- дан. Шөкерана, исән-саулар Синең өчен борчылабыз, бик сагындым, бик күрәсем килә дип язган
Кубрикташларым исә, минем шатлыгымны уртаклашкандай, бу хәбәрне елмаеп каршылдылар һәм бик гаҗәпләнделәр. Үз почмагында нидер язып утырган пулеметчы Вишневский бер мәл уйланып торганнан соң.
— Чынлап та Казаннанмы?? Дошман кулындагы шәһәрдән ничек җибәрә алган?— дип гаҗәпләнде.
Шунда мин үзем өчен көтелмәгән күңелсез ачыш ясадым. Хатны, түземсезлек белән, ашык-пошык укыганда, мин, шатлыклы дулкынланудан, андагы сагыну, сөю сүзләрен генә күргәнмен бит. Аек баштан уйласам артык шатланырлык хәбәр дә юк: хәзер Казанда да. Кама буйларында да аклар лабаса. Димәк, Миңзифалар да шунда, дошман ягында, аларның язмышлары билгесез.
Мин, акыллы баш, әнә шул аянычлы хакыйкатьне истән чыгарганмын.
V
Ниһаять, көткән көн килеп җитте. Флотилиянең хәлен Мәскәүгә хәбәр иткәннән сон, әзер кораблардан торган беренче отрядка ашыгыч рәвештә походка чыгарга приказ алынды.
Бүген көндез шул уңай белән безне фронтка озату митингы булырга тиеш иде Әмма төш җитәрәк, кинәт башланган яңгыр өч сәгать буе коеп яуды Көн аязганны көтәргә, митингны билгеләнгән вакыттан бераз кичектерергә туры килде
Шифалы яңгыр туктаганнан соң, болытлар күчеп киткән тарафта, Идел ярларын бер-берсенә тоташтырып, һавада мәһабәт салават күпере балкыды Әйләнә-тирәдә бар дөнья- яр буйларындагы пристань каралтылары, дебаркадер һәм пароходлар, тау итәгендәге урамнар, хәтта чал Идел үзе дә сафланып, ничектер яшәреп, матураеп калды.
Менә төрле төстәге флаглар белән бәйрәмчә бизәлгән корабларда без рейдка чыктык һәм Идел белән Ока елгалары бергә кушылган турыда, Мүкле тау каршында якорь салдык. Иң алда отрядның флагманы — безнең «Ваня». Үзе болай гади буксир пароход кына булса да, аның алгы һәм арткы палубасында озын көпшәле туплар, өске катына пулеметлар куелган, дошман пулясыннан саклау өчен рубка тирәли һәм палуба читләренә комлы капчыклар әрдәнәләп өелгән. Бездән чак
кына арттарак «Добрый», «Олень» кораблары, катерлар һәм болын кебек иркен палубасына эре калибрлы егерме ике туп куелган зур тимер баржа — узе бер крепость сыман йөзмә форт «Сережа» горур тора.
Корабларда командалар өске палубага чыгыл сафка тезелде һәр; ♦ кемнең чын хәрбиме түгелме икәнен, тышкы кыяфәтеннән, сафта нйчек х торуыннан күреп белергә мөмкин иде Ун як борт буйлап балтнкчылар тезелгән Болар үзләрен эре тоталар, комиссар турында безнен Map- £ кин дип горурланырга яраталар Сул як бортта кара диңгезчеләр. < Алар күптән түгел генә Новоросснйскида, Ленин фәрманы буенча, ко- * рабларын. немецларга эләкмәсен өчен, диңгезгә батырып Иделгә кил- е гән егетләр Ә безнең арада демобнлизацияләнгән солдатлар, минем z ише хәрби хезмәт күрмәгән рулевойлар, көрәк сакаллы карт лоцманнар 5 бар — үзгә бер чуар халык. Хәзергә әле безнең тышкы кыяфәт эленке- салынкы, сафта торыш та ташка үлчим ♦
Безнең боцман — әзмәвер кебек зур таза гәүдәле балтикчы Иван По- а ляков, гадәтенчә, ашыкмый гына сафларын җентекләп күздән кичергән- ° нән соң, кемгәдер зарлангандай: х
— Болай бары;ыз да молодцы, чын бөркетләр Форманың чуар- “
лыгы гынй бөтен күренешне боза,— дип ризасызлык белән чыраен сыт- у ты.— Обмундирование тәки килеп җитмәде шул... <
Шул арада бөтен пристань, елгага караган тау итәкләре меңләгән * халык белән тулды Губерна Советы һәм партия оешмалары җитәкче- 5 ләре, затон эшчеләре, төрле мичкә, әрҗәләрдән әмәлләнгән трибунадан безгә хәерле юл, зур җиңүләр теләделәр
Безнең комиссар Маркин да алар арасында — трибунада, һәрвакыт- тагыча, аның өстендә гади матрос формасы, хәрәкәтләре ашкынулы, йөзе җитди Үзенә сүз бирелгәч, ул бескозыркасын кулына алып, алга чыгып басты да, иң элек затон һәм завод эшчеләренә, елгачыларга флотилияне төзүдә, корабларны коралландыруда булышулары өчен кайнар рәхмәт белдерде һәм, беренче сүзләре белән үк магнитлагандай, бар халыкның игътибарын үзенә җәлеп итте
Мин комиссарның шундый ялкынлы оратор икәнлеген күреп соклан* дым Аның куәтле ачык тавыш белән.
— Сез барыгыз да яхшы беләсез, Казанда, Зөя янында хәзергә безнең хәлләр кыен, күп корбаннар биреп ирешкән азатлыктан хезмәт халкын мәхрүм итәргә кара көчләр ябырылып килә. Иптәш Ленин безнең флотилиягә зур өмет баглый Без Совет власте дошманнарына кар шы фидакарь рәвештә сугышырбыз, дошманның мәкерле ниятләрен өзәрбез
Кадерле иптәшләр, туганнар! Бу ышанычны аклар өчен, туган халкыбызның азатлыгы өчен без революция матрослары - барын да эшләрбез, кирәксә, гомеребезне дә кызганмабыз, әмма бер карыш та кире чигенмәбез, дошманнарны тар-мар итмичә туктамабыз Мин моны сез"-з бөтен флотилия исеменнән изге антыбыз итеп әнтәм
Сез булышсагыз, без үзебезне тагын да көчлерәк хис итәрбез, дошманнарны катырак дөмбәсләрбез
Безнең комиссарны барысы да тын да алмыйча йотылып тыңлады, аның кайнар йөрәктән чыккан сүзләре күңелләрне тетрәтте Ул туктауга халык хуплап аваз бирде:
— Коралларны да, боеприпаРларын да җибәрербез, тик сез генә анда нык тора күрегез .
— Хушыгыз, балакайлар, хәерле юл сезгә
Ихлас күңелдән әйтелгән бу сүзләрдән кинәт күңелем талйынып куйды, көчем арткандай булды, зур изге көрәшкә баруыбызны бөтен йөрәгем белән тойдым Сафта минем белән янәшә торучы якташым - Чистай мишәре Алимҗанның да йөрәге ашкынып тибә икән
17
— Вәсил дус, сизәсеңме .. — диде ул, иңбашы белән миңа кагылып — Туган якка кайтабыз бит, ак бандаларны дөмбәсләргә Әзер тор, мин әйтәм, күрмәгәннәрен күрсәтерлек, умыртка сүәкләрен сындырырлык булсын
Митингтан соң, Николай Григорьевич рубкага менүгә, кораблар яКОрьларын күтәреп, бер-бер артлы агым уңаена борылдылар. Тиз йө решле «Олень» алдан чыкты. Сакчы катер һәм юл салучы буларак, ин алдан шул барачак. Безнең «Ваня» йөзмә форт «Сережа»ны буксирга алды. Сафның койрыгына «Добрый» килеп кушылды. Әлегә заводтан чыгып өлгермәгән бүтән кораблар һәм ашыгыч рәвештә Балтикадан җибәрелгән җиңел эсминецлар фронтка безнең арттан соңарак үзләре киләчәк.
Ниһаять, машиналарны катырак эшләтергә сигнал бирелде. Су өстендә ак күбекле йөгерек дулкыннар кайнатып, отряд юлга кузгалды, рейдтагы пароход, баркасларның саубуллашу гудоклары яңгырады Киң фарватерга, агым уңаена чыккач, отряд тизлеген арттыра төште. Комиссар белән лоцман рубканың ачык тәрәзәсеннән игътибар белән алга карап баралар Мин исә. штурвал янында торсам да, күңелем белән отрядтан күп алда очам, туган-үскән шәһәрем Казанны азат итәргә, Миңзифамны күрергә ашкынам
VI
Ачык фарватерга чыккач, Идел күзгә күренеп киңәйде, әйләнә-тирәдә берсеннән-берсе мәһабәт күренешләр ачылды Елганың cy^i ягында көндезге мул яңгырдан соң куе-яшел төскә кергән иксез-чиксез тугайлар, куе әрәмәләр. Уңда — фантастик диварлар, таш кыялар, үркәч- үркәч күтәрелгән таулар.
Походның беренче көне, беренче вахта..
Зур штурвал көпчәгенең бер ягында лоцман Митрич, икенче ягында мин, корабны фарватердан турылап барабыз
Билгеләнгән срокта юлга чыгуыбызга Николай Григорьевич та канәгать, күңеле күтәренке.
— Менә, Иван Васильевич, ниһаять, без дә кузгалдык... Хәерле булсын,— ди ул, рубка алдындагы такта эскәмиядә янәшә утырган боцман Поляковка елмаюлы карап.
— Әйе, Николай Григорьевич, ә хәзергә кешеләргә бераз ял бирсәк тә зыян итмәс, бу көннәрдә эш күп булды, бик арыдылар
Үз уйларына чумган комиссар, боцманга карамыйча гына:
— Яңа куелган туплар да тиешенчә сыналмаган, корабларның йөрешен, маневрлылыгын белмибез. Димәк, юлда вакытны заяга үткәрмәскә, барып җиткәнче, буш арадан файдаланып калырга кирәк Халык бераз ял итеп алсын да, иртәгә өйрәнүләрне башларбыз,— диде.
Юлга чыкканның өченче көнендә иртән, Мари тугайлары буеннан үткәч, отряд Звенигово затоны тамагына төшеп җитте Аны башлап күрүче кеше — сигналчы булды
— Елганың сул ягында култык тамагыннан бераз эчкәрәк ниндидер сәер пароход тора,— диде ул. бинокльдән каравын дәвам иттереп.— Миңа гына ике булып күренәме, әллә чынлап та шулаймы, ул пароход ике торбалы кебек берсе —алда, икенчесе — рубка артында
Сигналчы әйткән пароход үзе әле рәтләп күренми, тәбәнәк яр буендагы әрәмәлек өстеннән аның биек мачтасы белән аллы-артлы ике торбасы гына калкып тора иде Шулай да мин аны күрү белән таныдым һәм «Мария» туташ булса кирәк дип уйлап куйдым Бераздан, лоцман Митрич та шуны раслады
— «Мария» туташ — элекке «Волга» ширкәте пароходы... Бөтен
Иделдә бер генә, аның ише торбалы бүтән пароход юк Зур егәрле буксир, әгәр төзек булса, безгә нн кулае шул.
Затон тамагы каршында «Сережажы якорьга куеп, аның коменданты кара диңгезче Лепетенконы үзебез белән алдык та. Звенигово затонына кердек. Нәкъ лоцман Митрич әйткәнчә, «Мария» пароходы, ♦ дөресрәге, аның капитаны бирегә Нижний Новгородтан качып килгән х һәм тыныч көннәр туганны көтеп яткан булып чыкты Николай Грн- ч горьевич та, «Сережа» коменданты Лепетенко да җентекләп карап чыгу ш белән пароходны бик ошаттылар Командасы да таралмаган икән «
— Пароход белән бергә хәрби флотилиягә безне дә алыгыз. Совет * власте өчен бергә сугышырбыз,— дип теләк белдерделәр алар
— Иптәш Лепетенко, менә бу «Мария» туташ синең «Сережа»ңа
мөгаен әйбәт кәләш булыр,— диде комиссар. £
Комиссарның бу сүзләрен бөтен команда хуплап каршылады. Коче- тарлар берсен-берсе ашыктыра-ашыктыра казаннардан пар күтәртергә * керештеләр. •
Бераздан, «Мария» затоннан чыгып, форт-баржаны буксирга алгач, а. отряд тагын юлга кузгалды. Хәзер инде безне һични тоткарламый, куәт- х ле буксир «Сережа»ны як-якка салулатмыйча, зур тизлектә жиңел < тартып бара иде. и
Шул ук көнне Иләт елгасы тамагы турыннан үтеп бераз барганнан « соң, еракта Идел өстеннән ярдан-ярга сузылган челтәрле гигант корыл * ма —тимер юл күпере күренә башлады. Елганың сул як ярында, күпердән бераз югарыдарак Паратск затоны Уңда, тимер юл күпереннән тү бәндәрәк - Зөя елгасы тамагында флотилиянең төп базасы Нижний Новгородтан элегрәк җибәрелгән һәм Паратск эшчеләре коралландырган кораблар, истребитель катерлар, баркаслар — барсы да шунда Аларның командалары отряд киләсен алдан белгән һәм махсус көтеп алган кебек, безне ихлас куанып, бердәм алкышлап каршыладылар
Комиссар Маркин алгарак чыкты
— Революция матрослары, туганнарым минем!..— диде ул. дулкын лы яңгыравык тавыш белән — Гаять кыен шартларда бер карыш та чи генмичә, дошманга батырларча каршы торуыгыз, бик мөһим тимер юл күперен саклап калуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт Сез моңарчы биреш мәгәнсез икән, хәзер инде без бергәләп һөҗүмгә күчеп, ул контрлар ның арт сабакларын укыта башларбыз. Бөтен мөмкинлегебез бар Моны бездән бөтен Совет иле көтә, иптәш Ленин көтә.
VII
Комиссарның кешеләрне үзенә җәлеп итә торган тылсымлы көче бар сыман Аның янында үзеңне ничектер акыллырак, көчлерәк хис итә сең Шунлыктан без барыбыз да аңа якынрак торырга, приказларны җиренә җиткереп үтәргә тырышабыз
Безнең отряд Нижний Новгородтан юлга чыкканчы ук аны, флотилиянең политкомиссары булуы өстенә, командующий ярдәмчесе итеп билгеләгәннәр икән Зөядә бу хәбәрне ишетү күңелләргә хуш килде Революциядән соң Совет ягына күчкән патша офицерларына күпләр шикләнеп караган бер вакытта, үзебезнең кеше — матрос комиссар Николай Маркинның командующий ярдәмчесе булуы төрле имеш ми- мешләргә, анархист җаннарның коткы таратып бугаз киерүләренә чик куйды Зөягә килеп коры җир гаскәрләре штабы белән бәйләнешкә кер гәч тә, без дошманга отпор бирә башладык һәм караңгы төннәрнең берсендә алгы позициягә — Моркваш култыгына күчеп, дошманны та гын да катырак кысрыкларга керештек Моңарчы әледән-әле һөҗүм ясаган ак флотилия кораблары Югары Ослан тауларындагы туплар сагы астында тора башлады
Бу уңышлардан отрядта хәтта башы әйләнүчеләр, хәзер инде бик арчылмаска мөмкин, акларның кикриген шиңдердек дип, гамьсезләнү челәр, Зөягә, Морквашка чыкканда кәеф-сафага бирелүчеләр дә табыл ды Николай Григорьевич бу чирне бик тиз сизеп алды һәм корабларның командирларын, комиссарларын җыеп үткәргән оператив киңәшмәдә катгый чара күрергә кирәклеген әйтте.
•— Тынычланырга һич тә урын юк, дошман көчле һәм мәкерле, разведка мәгълүматларын караганда, нртәгә зур һөҗүмгә әзерләнә,— диде.— Приказ шундый, иптәшләр, акларның һөҗүменә каршы алдан үзебез һөҗүм итәбез. Безгә кыюрак булырга, адмирал Старкның сат- 1ык офицерларын тагын да катырак дөмбәсләргә вакыт. Озын сүзнең кыскасы шул, иптәшләр: корабларыгызга кайтыгыз да җыена башлагыз һәм, сигнал булу белән, яуга чыгарга әзер торыгыз.
Иртәгесен рубка өстендә торучы күзәтүче кинәт бөтен корабка ишетелерлек яңгыравык ачы тавыш белән:
— Югары Ослан ягыннан дошман кораблары менеп килә...— дип кычкырып җибәрде.
Мин аскы палубада камбузга утын ярып маташа идем Безнең кок, үзе әйтүенә караганда, бөтен Мәкәрҗәгә данлы аш остасы булган мәзәкче Алимжан, яңа пешкән ухасын комиссарга татытып чыкканнан оң, гадәтенчә, мактанырга гына керешкән иде Сигналчы хәбәрен ише- гү белән, кинәт теше сызлый башлагандай:
— Их, мур кыргырлары, бигрәк тә вакытсыз киләләр,— дип өстен- 1әге ак халатын тиз генә салып атты.— Шундый шәп уха пешергән идем..
Корабта сугышчан тревога игълан ителүгә һәркем үз постына ашыкты Мин менеп җиткәндә Николай Григорьевич инде рубкада, сигналчы аның, тизрәк походка кузгалырга, дигән приказын башка корабларга хәбәр итә башлаган иде. Шул арада, иске кителен төймәлн-төймәли, лоцман Митрич та менеп җитте һәм авыз эченнән генә нидер сөйләнә- (өйләнә чукынып алды. Тупчылар, пулеметчылар да үз постларына басты.
Түбәннән механик Кулик, һәрвакыттагыча көр тавыш белән, машина әзер, дип хәбәр итүгә, якорьны күтәрергә команда булды. Башка кораблар да бик тиз кузгалды.
Барыбызның да күз карашы алга, бер-бер артлы тезелешеп, Югары Ослан ягыннан агымга каршы менеп килүче дошман корабларына төбәлде Башлап акларның иң көчле һәм тиз йөрешле корабларыннан берсе, тупларын безгә төзәгән «Ливадия» килә иде. Бүтәннәре аның торбасыннан бөркелеп чыккан куе төтен пәрдәсе аша начар күренә, дөресрәге, анда-санда караеп күләгәләре генә күзгә чалынып куя иде
Ара әле шактый ерак булса да, «Ливадия» башлап туптан атып җибәрде Аның беренче снаряды, безгә к^илеп житәлмичә, ярты юлда суга төште һәм ул шартлаган урыннан өскә болганчык су баганасы бәреп чыкты Ара якынайгач дошманның бүтән кораблары да дәррәү ут ачты- iap.
Лоцман да, мин дә мондый хәтәр гарасатка гомердә беренче мәртәбә эләгүебез, якында гөрселдәп снаряд шартлаган саен ирексездән сискәнеп куябыз Комиссар исә тыныч, бернигә исе китмәгәндәй ачык күперчеккә чыгып басты һәм алгы палубадан тупчыларның тынгысызлануын күзәтеп:
— Ашыкмагыз, вакыт житкәч үзем әйтермен,— дип рупордан кисәтеп куйды.— Карагыз аны, снарядлар чамалы, кабаланмыйча, төзәп кенә атарга тырышыгыз.
Ике ара тагын да якыная төшкәч, ул, тиз генә биноклен күзеннән алып, дошманның алгы корабына ут ачарга приказ бирде. Тупчылар
залп бирүгә, зилзилә купкандай, бетен кораб селкенеп алды Рубка каршында урнашкан Кармашов командасы да дүрт пулеметтан берьюлы атарга кереште
Аклар соңгы көннәрдә чигенүләре өчен үч алырга уйлагандай, тупларыннан ата-ата, кыю рәвештә каршы килүен дәвам иттерә. ф
Сугышның ин кызган минутларында безнең алгы тупта ниндидер ж тоткарлык килеп чыкты Ярый әле пулеметчылар өлгер, «Ливадия*дә < һичкемгә баш калкытырга бирмиләр Бигрәк тә Вишневский хәтәр аш- £ кынып ата: аның тирәсендә палуба буш гильза һәм тасма белән тулы, £ кызган пулеметыннан пар чыга, маңгаеннан кара тир ага. ә үзе көй- £ дергеч кургаш утын ярсып яудыра бирә 5
Бераз вакыт үтүгә, алгы тупны да рәтләп өлгерделәр һәм дошман i өстенә ашкынып ата башладылар «Ливадия* белән безнең ара якынай- 5 ганнан-якыная, аның рубкасында, алгы тубы янында кабаланучы кеше- s ләре ачыграк күренә бара Кара-каршы бәрелешмәс өчен, лоцман белән ♦ мин, сүз куешкандай, штурвалны чак кына сулгарак тотабыз Николай s Григорьевич моны күрү белән:
— Туп-туры тотыгыз,—диде һәм рупордан кисәтеп куйды - Чиген- - мәсәләр абордажга 1 алабыз.. Туганнар, атакага әзерләнегез..
Хәлбуки, эш абордажга барып җитмәде Кораблар менә-менә кара и каршы килеп бәрелешә дигәндә генә, «Ливадия» чыдамады, туры курс- ч тан кинәт сулга тайпылып, ашыгыч рәвештә кире чигенә башлады Дош ♦ майның бүтән кораблары да, — барлыгы биш судно,— тиз генә бөры- * лып, аның артыннан иярде Аларның берсенә ут капкан булса кирәк, койрык ягыннан бөркелеп-бөркелеп кара төтен, ялкын телләре чыга, ә икенче кораб бөтен корпусы белән уңга авышкан иде
Без, кызып килгән шәпкә ур-ра кычкыра-кычкыра. аларны эзәрлекли киттек Комендорларның инде снарядлары беткән булса да, пулеметчылар һәм безнен арттан килүче бүтән кораблардан әле һаман ярсып ата бирделәр
Югары Осланга житәрәк, биек тау өстеннән дошман батареялары безнең өскә котырынып ата башлагач кына, эзәрлекләүне туктатырга приказ бирелде Тәмам кызган пулеметчылар гына болгавыр шау туда приказны ишетми калдылар булса кирәк, әле һаман әсәрләнеп атуларын дәвам иттерәләр иде
Батареялар уты астыннан чыгып кайту ягына борылгач, барыбыз да җиңел сулап куйдык һәм һәркайсыбыз ничектер ныгып, батыраеп киткәндәй булды Николай Григорьевич сигнал белән бөтен отрядка рәхмәт белдерде
Кок Алимжан бәрелеш вакытында тупчыларга снарядлар бирүдә булышкан иде. Сугыш басылуга ул камбузына кереп, ак халатын киеп алды, буш кәстрүл төбенә шакый шакый, кунакчыл тавыш белән
Әй, бөркетләр, ишетегез, тыңлагыз —дип җырлагандай сузып җибәрде. — Миски, кашык алыгыз да уха ашарга килегез
VIII
Беркөнге каты бәрелештән соң ак флотилия кораблары Печишн дан югары күтәрелмәс булды Инициатива безнең кулга күчте, дошман көчләре урнашкан Югары Ослан рейдына. Казан пристаньнарына тагын да еи!рак һәм көчлерәк һөҗүм итәргә керештек
Тик шунысы бик сәер, һөҗүм кнләсен алдан белгән кебек, дошман
1 Абордаж ишкәкле һәм жилкәнле флот таманында дошман кораблар бер-бер сенә орынышып, кылыч, сенге. мылтык кебек кораллары белән үзара сугышу алымы
гел сизгер була һәм безнең отрядны тау өстендәге батареяларыннан ут ачып каршылый иде.
Эш болайга киткәч, бу хәлне аныклау максаты белән, пулемет чылар старшинасы Кармашов командалыгында таулар арасына разведкага өч кешелек группа җибәрергә карар кылынды. Пулеметчы Вишневскийдан тыш, бу тирәләрне белгән кеше дип, отрядка мине дә билгеләделәр Юлга чыгар алдыннан безгә бурычны комиссар үзе аңлатты:
— Кыя тауның елгага авыш кәрнизендә ниндидер шикле каралты бар, — диде ул, каршыдагы урманлы тау сыртына күрсәтеп. — Акларның күзәтү посты шунда түгел микән? Баягынак походтан кайтканда без аңа берничә залп та биргән идек... Сезнең бурыч — Печищи белән Моркваш арасындагы тау өсләрен айкап кайту Артиллерия ба- тареялары, күзәтү постлары кайда урнашканын белсәгез, шул җиткән.
Идел өстенә кичке караңгы иңгәч, безне көймә белән яр буена чыгарып куйдылар Башта чуар ташлар өстеннән су буйлап Печиши га таба бардык. Ун якта су читеннән үк күтәрелгән текә тау, өстенә уелып төшәргә торган кыя ташлар Сулда, аяк астында, тынгысыз дулкыннар чалт-чалт ярга бәрелә. Бу тирәне мин шактый беләм. Әле былтыр гына Аракчино затонында кышлаганда ял көннәрендә Моркваш урманына еш кына ауга чыккалый идем.
Яхшы хәтерлим, Печишига житәрәк, тау арасында уелмалы тирән тарлавык бар Без шуннан ары бармаска булдык, тиз генә киңәшеп алганнан соң, шул тарлавыктан тау арасына кереп киттек.
Куе чытырманлы һәм чокыр-чакырлы тарлавык эчендә күзгә төртсәң күренмәслек дөм караңгы иде. Мылтыгымны кысып тоткан хәлдә, иелә-бәгелә берничә адым атлауга, мин ниндидер түмгәккә абынып, чүт егылмадым, башымнан фуражкам төшеп китте Валя Вишневский герман сугышында дошман тылына күп йөргән разведчик, минем тәҗрибәсезлегемне абайлап, шыпырт кына
— Фуражкаң төшмәсен өчен каешын ияк астыннан эләктер,— диде. — караңгыда күз кырые беләнрәк карап барырга тырыш.
Шулай эшләүнең чыннан да бераз файдасы тиде, ахры, тирә-юньдә агач кәүсәләре ачыграк күренә башлаган кебек булды. Аннары күз дә караңгыга ияләшә төште бугай, моннан соң инде мин бүтән абынмый сөртенми бара башладым.
Ниһаять, караңгы тарлавык түбәндә калды, без тауга менеп җиттек Агачлык бетте, урылган арыш басуы башланды.
Урман кырыеннан ярты чакрым чамасы үтәргә өлгермәдек, башлап баручы Кармашов кинәт нәрсәгәдер абынып, алга чайкалып китте һәм ачулы мыгырданды:
— Тфу, шайтан алгыры, чүт мәтәлмәдем
— Телефон чыбыгы ич бу! — диде Вишневский, куе үлән арасын нан кабельне табып алып.
Телефон чыбыгы урман буеннан сузылган иде. Җентекләбрәк кара гач. абага, нарат үләне каплаган юлда көпчәк, дага эзләре дә күренде Урман эченнән төнге тынлыкны бозып, кайдадыр якында гына ат кешнәгәне ишетелде.
Шул юл белән тагын бераз баргач, без кечерәк кенә ачыклыкка килеп чыктык Ай яктысында балкыган түгәрәк аланда атлар төркеме тыныч кына утлап йөри, алардан арырак, куаклык күләгәсендә көпшәләре белән Иделгә таба төбәлгән көпчәкле туплар тора иде
— Берәү, икәү... Әһә... барлыгы өчәү икән.
— Әнә тагын берсе, башкаларыннан сулдарак аерым тора, — дип өстәде Вишневский. — Монда, брат, тулы бер батарея Кара син аларны, нинди шәп урнашканнар, тиз генә күрерлек тә түгел үзләрен
Чыбыкның икенче очы безне Иделгә караган биек тау сыртына алып “ чыкты. °
Каралты дигәне еракта түгел, сирәк наратлы сыртның елга ягын- 5 дагы кәрнизенә жай гына урнашкан Элек ул. мөгаен, берәр байның < яки түрәнең жәйге дачасы булгандыр Хәзер анда акларның күзәтү v посты булуы бик ихтимал моннан торып безнең корабларның Морк- < ваш култыгыннан походка чыгуын уч төбендәге шикелле ачык күрергә * һәм ул хакта алдан ук хәбәр итеп өлгерергә тулы мөмкинлек бар
Дача йортында ул-бу күренми. Текә тау кырыендагы ике катлы бу өйнең тәрәзәләре һәм балкон ишеге төбенә тикле ачык болдырында әллә үле, әллә исерек шунда, кулларын як-якка ташлап ниндидер бер гәүдә чалкан ята Агач арасыннан беравык карап торганнан соң, Кармашов акрын гына:
Менә болай итик,— диде.— Васил белән мин төшеп анда ни барын беләбез. Ә син, Всеволод, шунда кал, яшерен засада фәлән була калса, безгә ярдәмгә әзер тор
Агачлар арасыннан шыпырт кына төшеп өйнен аскы тәрәзәләреннән карадык, бер жан иясе дә күренмәгәч, эчкә сикереп кереп, тиз генә бөтен бүлмәләрне йөреп чыктык Кичә безнең тупчылар залпы нәтижәсе булса кирәк, өйнең бер почмагы һәм верандасы жнмерел- гән, балконнан өзек телефон чыбыгы салынып төшкән Болдырдагы Жансыз гәүдәдән тыш, балкон идәнендә тагын ике үле солдат ята иде
Барыбыз да бергә жыелгач, бөтен өй эчен тагын бер мәртәбә карап чыктык — акларның монда күзәтү пункты булганлыгы ап-ачык иде Өске катта балконга чыга торган зур бүлмәнең бер почмагында идән тулы китап аунап ята. Барысының да тышына көмеш хәрефләр белән «Энциклопедия» дип язылган Кармашов аларның бер-икесен актарып караганнан соң:
— Беразын алыйк әле, матросларга укырга булыр, диде һәм, ка яндыр бау табып, бер өем китапны аркылы-торкылы бәйләргә кереште.
Вишневский күрше бүлмәдән зур торбалы граммофон, бер тартма тәлинкә күтәреп керде.
— Төзек, әйбәт эшли, — диде ул, шатланып — Боларны да алып кайтабыз... Ял сәгатьләрендә музыка тыңлау безнең братка да хәрам булмас..
Әнә шулай көр күңел белән ганимәтләрне күтәргән хәлдә без Моркваш култыгына кайтып кергәндә, кояш инде шакгый күтәрелгән, корабларда иртәнге хәрәкәт башланган иде Безнең «Ваня» боцманы Поляков, бер төркем матрослар белән, яр буенда учак ягып, көймә сумалалый иде Безне күрүгә, алар, эшләреннән туктап, граммофон ны карарга, кызыксынып, сораштырырга керештеләр Мачта кебек
Туплар янында иңенә мылтык аскан сакчы ашыкмый гына арлы бирле йөренә иде. Тышауланган озын торыклы бер ат, кетерт-кетерт үлән чемченә-чемченә, без поскан куаклыкка якын ук килде һәм, чит кешеләр барын хәбәр иткәндәй, шомлы пошкырып жнбәрде Туплар янындагы сакчы сискәнеп, әйләнә-тирәгә борчулы каранып алды ♦ да таралышкан атларны алан уртасына куалап жыя башлады
— Ярар, күрдек, белдек,— диде Кармашов — Хәзер инде шыпырт кына ычкынырга кирәк. Болар монда, берни дә булмаган кебек, рәхәтләнеп черем итә бирсеннәр
Якадан урман читенә чыктык. Таң якынлашып килә, үләнгә мул булып салкын чык төшкән Вакыт тар, ашыгырга, бу тирәдән хәвеф- хәтәрсез тизрәк ычкынырга кирәк Безнең алда тагын бер мөһим бурыч — яктырганчы комиссар әйткән теге шикле каралтыны күрәсе- беләсе бар бит әле. Куе үлән ерып барганда тагын баягы телефон чыбыгына юлыктык
УТЛЫ ФАРВАТЕРДАН
озын буйлы матрос Прокофьев, сүзгә катнашмыйча, кайнар сумала казаны янында маташкан жнреннән:
— Бездә әнә ничек бит,— дип зарлана башлады — Кичә бүрек хәтле дуңгыз баласы алып кайткан өчен комиссар мине бөтен команда алдында эт итеп сүкте, ә үзенең ышанычлы активистлары әнә күпме төягән...
— Тукта әле, син үзеңне безнең белән тиңләштермә,— һәрвакыт сабыр холыклы Кармашов кинәт кабынып китте. — Бөтен авыл күз алдында бичара карчыкның бердәнбер дуңгыз баласын талап алган өчен син туймас корсакны судка бирергә кирәк иде Ә без боларны буржуй дачасыннан конфискацияләп алдык. Үзебезгә түгел, судовой комитетка, бөтен командага бит бу.
Комиссар Маркин кораб рубкасыннан без кайтканны күреп торган икән. Яр буенда чәкәләшү башлангач, ул капитан басмасына чыгып, ризасызлык белән рупордан:
— Кармашов, нинди базар ачтыгыз анда?! — дип кычкырды.
Без, ни әйтергә белмичә, аптырап калдык. Кармашов жавап эзләгәндәй, бер миңа, бер Вншневскнйга борчулы карап алганнан соң, ык- мык итеп акланырга тотынды)
— Китаплар бу, Николай Григорьевич... Әйе, энциклопедия томнары. Тегендә, дачада аунап яталар иде. Командага укырга булыр дип алып кайттык.
— Иптәш комиссар, бу граммофонны да шуннан, — дип Вишнев ский да сүзгә кушылды
— Кармашов, китапларың белән әйдә корабка кер, ниләр белеп кайтканыңны сөйлә Ә граммофонның кирәге юк Андый нәрсәне монда күземә күрсәтмәгез
Бик жәл булса да, безгә һичсүзсез буйсынырга, бөтен команда алдында граммофонны, тәлинкәләре-ние белән урманга кертеп ташларга туры килде. Шуның белән үзебез дә ничектер жиңеләеп, пакьланып калган кебек булдык
Бу көнне отряд төнлә без күреп кайткан аклар батареясының көлен күккә очырды, дошманны отыры кысрыклап, Югары Осланга, Казанка елгасы тамагына хәтле тоткарсыз төшәргә мөмкийлек яулап алынды.
IX
Сугыш дәвамында Кызыл флотилия көннән-көн көчәя, чыныга бара Балтикадан Ленин фәрманы белән ашыгыч рәвештә жибәрел- гән өч эсминец килеп кушылганнан соң, флотилия тагын да куәтләнде.
Шундый көннәрнең берсендә флотилия базасында бик чибәр бер яшь хатын күзгә еш чалына башлады. Үзе коры жир гаскәриләрчә киенгән: нәзек билендә киң сары каеш, кобурасы да бар Ә беркөнне мин аны пристаньда бөтенләй бүтән кыяфәттә күрдем. Ул ак ефәк күлмәктән иде. Колакларында асыл ташлы алкалар жемелди, коңгырт чәчен матур итеп артка яткырып тараган. Ханым, кичке уенга чыккан яшь кыз кебек, бер диңгезче командир белән бик күңелле итеп көлә- көлә сөйләшеп тора иде.
Баштарак корабларда аның турында төрле сүзләр йөрде Ул моннан ерак түгел Зөядә урнашкан армия штабында разведка комиссары һәм шул ук вакытта Мәскәү газеталарына сугыш турында хәбәрләр язып торучы, имеш. Ул флотилия командующиеның хатыны, имеш Минем белән бер вахтада торучы сигналчы Прокофьев исә, бик белдекле кыяфәт белән, агач авызланып: «Бернинди комиссар да, хәбәрче дә түгел, командующийның сөяркәсе ул»,—диде.
Ә ханым бу шикле карашларны, гайбәтләрне бөтенләй сизмәгәндәй, үзен горур тотып йөри бирде Соңгы көннәрдә ул матросларның хезмәттән буш сәгатьләрендә корабларга килеп, сыйнфый көрәш тарихы, большевиклар партиясе, Совет власте турында лекцияләр укый башлады. <
Берсендә башка фронтлардагы хәлләр турында тыңлаганнан соң. х арадан бер акыллы баш иң алгы рәттә утырган җиреннән 5
— Сез үзегез кем соң? — дип сорау бирде
Сорау бирүче иң әүвәл үзе шаркылдап көлеп җибәрде Ләкин < аңар иярүче табылмады, киресенчә, аның өчен барыбыз да бик уңай- 2 сызланып калдык. Минем янда утырган Алнмҗан түзмәде: •
— Әй, сакаллы сабый, тозсызланма дип тегенең авызын кап- з
лады. н
Башкалар да төрле яктан шелтәле сүзләр яудыра башладылар Докладчы ханым үзе берни дә булмагандай сабыр гына: ♦
- Шауламагыз, иптәшләр, фронт хәлләренә катнашы булмаса да. ■
бу сорауны да җавапсыз калдырмыйк.- диде ул мәгънәле елмаеп.— ° Иптәш минем семья тормышымны бик белергә тели икән, әйтеп би- х рим флотилия командующие — минем ирем Мин үзем штабта хезмәт * итәм, сезнең хакта газеталарга хәбәрләр, очерклар язам о
Тагын берничә көннән безнең «Баня» корабыннан бер төркем мат- < росларга, тиз йөрешле катерга утырып, таң белән ашыгыч разведкага ♦ барырга боерык булган иде Тик шунысы сәер, гадәттә, мондый хәтәр о походларга без төнгә каршы чыга торган идек, ә бу юлы алай итмәделәр Отрядка заданиены бүген дә комиссар үзе бирде
Туганнар, сезгә яшеренмичә, ачыктан ачык барырга туры киләчәк,— диде ул Максат шул үз өстегезгә ут ачтырып, ничек тә дошманның артиллерия позицияләрен билгеләргә кирәк
Катер юлга чыгарга торганда гына, яр буеннан чаптар атта теге ханым килеп чыкты һәм сыгылмалы такта траптан кызу-кызу атлап менгән шәпкә кычкырып җибәрде:
— Туктагыз, кузгалмый торыгыз әле Көчкә килеп өлгердем... Иптәшләр, мин дә сезнең белән барам
Бу юлы ул яшькелт гимнастерка кызыл йолдызлы фуражка кигән, күн планшет аскан; битләре алсуланган бу мөлаем хатыннан үзенә жә леп иттергеч нәфислек тә, кыюлык та бөркелеп тора иде
Безнең арада эленкеолынкырак киенгән кайбер матрослар уңайсызланып, тиз генә бил каешларын рәтләп, төзәтенеп алдылар Комиссар Маркин исә ханымның юлын бүлде
1Ок, иптәш Рейснер, һич тә рөхсәтем юк Поход хәтәр булачак ярамый
- Беләм, Николай Григорьевич, хәтәр булганга, дөресрәге, дош майның Ослан тауларындагы ут позицияләрен төгәл белү армия штабына бик кирәк булган)а күрә барам, диде Лариса Михайловна, сүз көрәштерергә урын калдырмаслык итен Сез онытмагыз: мин армия штабының разведка комиссары да ич әле
Эш болайга киткәч. Николай Григорьевич артык сүз куертып тор мады, Лариса Михайловна чнттәрәк торган арада, катер командирын каты кисәтеп куйды
— Кара аны. дошман ут ачкан минутларда Лариса Мнхайловнаны кубрикка төшерергә тырышыгыз
Яр буеннан кузгалып китүгә катер командиры миңа штурвалны агым уңаена борырга команда бирде Лариса Михайловна иңендәге планшетын салып, рубка каршындагы эскәмиягә куйды, бинокльдән уң яктагы биек тауларга карап бара башлады Миннән сулдарак. ачык тәрәзә буенда басып торган сигналчы Прокофьев:
— Бу комиссар хатынны әйтәм, чибәр бит, шайтан, күңел аздыр- гыч,— дип авыз чайкарга тотынды.— Бернидән курыкмый, янәсе, ачык палубада кукраеп тора Менә ут яудыра башласыннар әле, күрербез, шунда ничек кыланыр икән.
— Сигналчы Прокофьев,— диде катер командиры анын сүзен бүлеп — Юкны лыкылдаганчы, үз вазифаңны белеп, яхшырак күзәт
Катер зур тизлек белән баруын дәвам иттерде. Алда, елганың сөзәк ярында Казан каласы пәйда булды. Хәзер анда акгвардиячеләр, фетнәче чехлар хакимлек итә.
Катер Югары Ослан пристане турына җитте. Лариса Михайловна, бинокльдән аерылып, катер командирына курсны ярга таба якынрак тотарга кулы белән ишарә ясады Аклар әле һаман ут ачмагач, борчылу белән:
— Болай ярамый, мачтага тизрәк кызыл флаг күтәрик, кем килгәнен күрсеннәр —диде.— Вакытны бүтән сузарга мөмкин түгел, ата башларга кирәк.
Ихтимал, дошман башта катерны чыннан да танымагандыр, үз суд-ноларыннан берсе дип уйлагандыр, һәрхәлдә, бер мәл никтер ут ачмадылар Тик бераздан, без яр буендагы баржаларга туптан атып җибәргәч кенә, ниһаять, абайлап алдылар һәм бөтен тирә-юньне гөр селдәтеп, берничә урыннан берьюлы дәррәү атарга тотындылар
Күзәтүчеләр шундук үз эшләренә кереште. Ә Лариса Михайловна яңа ноктадан ут күренгән саен, төтен катнаш очкын бәреп чыккан һәр позицияне үз картасына төшерә барды
Тиздән дошман тупчылары безне прицелга алды, әйләнә-тирәдә сикереп-сикереп су кайный. Снарядлар якында гына төшеп шартлаган саен, катер әле унга, әле сулга янтаеп ала, рульгә буйсынмыйча, читкә чалулый. Сигналчы Прокофьев авыз эченнән нидер сөйләнә-сөйләнә тиз генә чукынып алды Катер командиры ут астыннан тизрәк чыгар өчен рульне сулга борырга, машинаны бар куәтенә эшләтергә боерык бирде Шул чакны инде өс-башы манма су булып чыланган Лариса Михайловна, эшеннән бүленеп, аңа каршы төште:
— Борылырга ашыкмагыз. Пристаньнан түбәндәрәк тә ут нокталары юк микән, белик әле,— дип яр буеннан ерагаймыйча, шул курс белән баруны дәвам иттерергә әйдәде
Бу кыю нияткә бер мин генә түгел, башкалар да таң калды. Комиссар хатынны башта санга сукмаган чая, үтә гайрәтле егетләр дә, үз күзләренә ышанмыйча, бер-берсенә аптыраулы карашып алдылар Нык кына каушап калган сигналчы Прокофьев та комиссар үрнәгендә үзең кулга алырга, шүрләвен җиңеп кыюрак булырга тырышты
Дошман тупчыларының ачуы кузгалды булса кирәк, тагын да ашыгыбрак ата. катер тирәсендә су баганалары һаман саен ешрак бәреп чыга башлады; түбәнтен генә очып үткән бер снаряд мачтаны, төптән кискәндәй итеп, сындырып китте Лариса Михайловна дошманның яңа ачылган ут нокталарын картасына терки бара бирде
Тик бераздан, Югары Ослан авылы турыннан үтеп, Маркиз атавына җитәрәк кенә, ул күзеннән биноклен алды:
— Җитте, булды бугай... Инде бу тәмуг төбеннән тизрәк ычкы нырга кирәк .— диде һәм картасын планшетына салып куйды —Молодцы, иптәшләр! Курку белмәс батыр егетләр, чын мәгънәсендә революцион матрослар икәнсез!
Катер хәвефле урыннан чыгып, кайту ягына борылгач, Лариса Михайловна тагын да ачылып китте һәм тирлбгән битләрен кулъяулыгы белән сөртә-сөртә:
— Диңгезчеләр — батыр йөрәкле, тапкыр халык, аларны диңгез чыныктыра Әгәр хатын-кызларны алсалар, мин үзем дә, бик теләп.
диңгезче булыр идем, - дип матур иреннәре арасыннан ак тешләрен җемелдәтеп елмаеп куйды
Аның елмаюы башкаларга да күчте, рубка эче җанланып китте
Соңрак безнең бу хәтәр поход, үзенә бер төрле риваять кебек, телдән телгә күчеп, тиз арада барлык корабларга һәм Зөя тирәсендә ♦ урнашкан коры җир гаскәрләренә мәгълүм булды һәм шуның белән х матрослар арасында Лариса Михайловна Рейснерны читсенү, аның $ турында чәнечкеле сөйләүләр, иронияле көлүләр дә бетте. Хәтта иң £ дорфа матрослар да аңа, иптәш комиссар дип, олылап эндәшергә < күнектеләр Үзе юкта аның турында сүз чыкса, безнең Лариса Михай | ловна дип ихтирам белән телгә ала башладылар 6
з
Х ♦
Безнең отряд бирегә әле кичә генә килеп төшкән кебек иде Бак- ® тың исә, инде өч атна үтеп тә өлгергән °
Шул вакыт эчендә без су өстендә көн-төн туктаусыз дәвам иткән = хәтәр походлар, каты бәрелешләр нәтиҗәсендә ак адмирал Старк фло- < тилиясенең төп көчләрен Түбән Осланга чигенергә мәҗбүр иттек с Югары Осланнан дошманның коры җир гаскәрләре дә бәреп чыгарыл- < гач, Идел ягыннан Казанны штурмларга юл ачылды
Унынчы сентябрьгә каршы төндә коры җир гаскәрләре белән бер- u гә флотилиядә дә хәлиткеч штурмга кызу әзерлек барды. Безнең «Ваняэга төнге тынлыкта кораллы десант отряды төялде Болар Балтика матрослары, Паратск затоны эшчеләре, күптән түгел генә яуда һәлак булган «Дельфин» һәм «Ташкент» командалары — барысы да утлар-сулар кичкән, каты бәрелешләрдә сыналган ышанычлы сугышчылар иде.
Инде барысы да төялеп, кайсы-кая урнашып беткәч, таң алдыннан штабтан командующий ярдәмчесе комиссар Маркин кайтып керде Десантчылар тулы палубаны үтеп өске катка менү белән
— Туганнар, дуслар!..—дип эндәште ул.—Ниһаять, хәлиткеч тари хи сәгатьләр якынаеп килә, Казанны штурмлый башлыйбыз. Моңарчы һәрчак авангардта булган «Ваня» командасы һәм аңа төялгән десант чылар отряды бу юлы да сынатмас, бүген дә бүтән корабларга батырлык һәм революцион аңлылык, тәртип үрнәге күрсәтерләр дип ышанам...
Таң атканда фло+илиянең төп көчләре ике отрядка бүленеп, шау шусыз гына юлга чыкты Бер удар отряд елганың сул як яры буйлап китеп барды һәм, Аракчнно, Дубки турыларыннан үтеп. Казанка елгасы тамагына җитәрәк Кремльгә. Аргы тамакка ут ачты Эре калибрлы туплар тавышыннан бөтен әйләнә-тирә, баш очында гына күк күкрәгәндәй, өзлексез гөрселди башлады Пристаньнар ягында ялкын тел ләре күтәрелде.
Десантчы диңгезчеләр һәм Петроград марш батальонын төягән икенче колонна, безнең «Ваня» артыннан тезелеп. Ослан таулары ягыннан юл тотты һәм иртәнге томан пәрдәсе астында шәһәр турын нан хәвеф-хәтәрсез үтеп өлгерде Кремль һәм Елан тавындагы дошман тупчылары бу маневрны сизеп ут ача башлаганда отряд инде Аргы тамакка төшеп җиткән иде
Безнең «Ваня» туп һәм пулеметлардан ата-ата элекке «Кавказ һәм Меркурий» ширкәте пристанена беренче булып бәреп керде «Добрый» «Ольга». «Коновод» кораблары да берьюлы диярлек «Самолет» причалларына килеп туктады Без дәррәү причалга ташландык һәм коты очкан акларны яр өстендәге повозкалар арасыннан эзәрлекли киттек
Иң алдан наганын болгый-болгый комиссар Маркин әйдәп бара Дошманга борылып карарга да ирек бирмәс өчен гранаталар ыргыта- ыргыта алга ыргылабыз Чигенгән чакта аклар ташлап калдырган ватык туплар, арбалар, ат үләксәләре юл өстендә аунап кала Бакалтай ягында офыкны кара төтен белән каплап, нефть баклары, амбарлар яна...
Аргы тамак белән бистә арасында җәй көннәрендә яртылаш кибә торган кечерәк кенә Ички елгасы бар Моңарчы бик җитез элдерткән дошман шунда җиткәч, кинәт туктады, тәбәнәк яр артына ышыкланып, каршылык күрсәтә башлады Комиссар отрядка җиргә ятарга кушты һәм кемнәргәдер кулы белән елгага таба ишарә ясады Шунда мин үземнән сулдарак пулеметчылар командасыннан Кармашов белән Вишневский һәм Алимҗанның, пластуннарча җиргә ятып, юл читендәге куе үлән арасыннан алга шуышканын күрдем Күл тә үтмәде, елгага җитәргә унбиш-егерме адым каларак, алар өчесе дә берьюлы диярлек селтәнеп, яр астына граната тондырдылар. Гөрселдәп шартлау тынуга без ур-ра кычкыра-кычкыра тагын атакага ташландык.
Бистәгә барып керү белән урам сугышлары кабынып китте. Зур мәйдан уртасындагы кызыл чиркәү тәрәзәсеннән пулемет ут яудыра башлагач, без тагын җиргә ятарга, каралты артларына посарга мәҗбүр булдык. Якындагы өй почмагына ышыкланган комиссар, кулы белән ишарә ясап, аннан чиркәүгә таба күрсәтте.
— Аңлашыла,— диде Вишневский.
Койма тактасын каерып тиз генә бакчага кердек тә, чия, алмагачлар арасыннан иелә-сыгыла эчкәре китеп бардык
Башта без чиркәү эчендә бер-ике пулеметчы гына бардыр дип уйлаган идек. Хәзер исә, яртылай ачык авыр тимер ишектән шау-шусыз гына барып керсәк, дошманның биредә бөтен бер оборона пункты булуын күрдек.
Ярым караңгы чиркәүнең сул як стенасы буена снаряд каплары өелгән. Парадный ишек янында бер төркем солдат ашыга-ашыга лафетлы тупны каршыдагы мәйданга таба борып маташа иде. Шулар- дан уңдарак тышка караган рәшәткәле тәрәзә аша чандыр гына бер солдат пулеметтан ут яудыра; кара сакаллы поп аңа патронлы лента биреп тора иде. Башлап безне шул поп күрде.
Әмма ул авызын ачып кычкырганчы, Вишневский граната ыргытып өлгерде. Без дә гранаталарыбызны тупчылар өстенә тондырып, тиз генә ишек артына ышыкландык.
Урамда безнекеләр дәррәү күтәрелеп тагын алга ыргылдылар Без куып җиткәндә, отряд, бистәне үтеп, дошманны эзәрлекли-эзәр- лекли, дамбага ук кергән иде.
Шунда безне атлы кызыл гаскәрләр куып җитте һәм кылычларын һавада уйната-уйната дошманның Лаеш юлына таба чигенә башлаган көчләрен эзәрлекли китте.
Шәһәр үзәгенә без беренчеләрдән булып кердек Менә, ниһаять, мин туган-үскән шәһәрем Казанда! Яз башыннан бирле күрмәгән, өзелеп сагынган таныш урамнардан узабыз. Дошманның Кремльгә кереп бикләнгән бер өере әле һаман каршылык күрсәтә, шул яктан көчле атышлар ишетелә иде Бөтен отряд белән без дә шунда ашыктык һәм коры жир гаскәрләре белән бергә Кремльне штурмлауда катнаштык.
һәр яктан утлы боҗра белән камалган дошман калдыклары моннан соң инде озак каршылык күрсәтә алмады Айдан артык газап чиккән Казан каласы ак бандитлардан тулысынча азат ителде Шундук шәһәр урамнары, мәйданнар халык белән тулды, тантаналы митинглар башланып китте.
Пристаньга төшеп җнтәрәк, Бишбалта аша үткәндә кемнеңдер көчсез калтыравык тавыш белән:
— Вәсил-л!.. Әй, Вәсил энем, бер генә минутка туктачы, дип мин кычкырганын ишеттем һәм тротуар тулы халык арасында якын таны шым Сөләйман абзыйның кул изәп торганын күрдем
Бу минутта безнең боцман миннән байтак алда, колоннаның ба шында бара иде Аннан сорамыйча сафтан чыгарга базмадым мөм кин түгел иде, сафта барган шәпкә
— Хәзер түгел, Сөләйман абзый кичен кичкырын килергә ты рышырмын,— дип әйтергә өлгердем
...Бөтен шәһәрдә, бистәләрдә гөрләгән халык тантанасы пристань ны да үз эченә алган дебаркадер, пароход мачталарында байракла: җилферди, һәркемнең йөзендә шатлык. Моңарчы таныш түгел кеше ләр, якын туганнар кебек кочаклашып, бер-берсен олы җиңү белән тәбрик итә иде
Беренче булып пристаньга десант төшергән һәм шәһәргә башлап кергән өчен безнең команда Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты Кызыл Байрагы белән бүләкләнде.
Николай Григорьевич
— Иптәшләр, бу җиңүләрдән соң мин корабыбызны «Ваня-комму нист> дип атарга киңәш итәм,— диде.— Аның командасы бүген чын ба тырларча, коммунистларча сугышты Бу мактаулы исемне алар килә чәктә дә аклар дип ышанам
Яңа исем барыбызның да күңеленә хуш килде Кичен боцман По ляков корабның бортларына һәм коткару бөятләренә зур хәрефләр белән «Ваня-коммунист» дип язып та куйды
XI
Җиңү тантанасы арасында, күңелләргә авыр кайгы салып, дошман нарның шәһәрдә кылган кара эшләре, коточкыч ерткычлыклары кал кып чыга башлады, партия, совет оешмалары җитәкчеләрен, яна властька турылыклы бик күпләрне судсыз-тнкшерүсез явызларча га заллап үтерүләре мәгълүм булды Канлы террор корбаннары арасында минем белән бергә эшләгән елгачылар да бар иде Минем якынна рым Миңзнфа белән Исхак абый да әле һаман күренми аларның бә лаг ә таруы бик ихтимал Болай сузарга ярамый Флотилия Казанда торган арада, аларны ничек тә эзләп табып хәлләрен белергә кнрәк
Мин әнә шундый карарга килдем Митингтан соң тиз генә кырын дым, юындым да. Бишбалтага барып кайтырга ният кылдым Алим җан минем кая җыенуымны белү белән
— Юк. Вәсил дус, хәрби диңгезце сүгән кызы янына болай барырга тиеш түгел Мә, менә моны үлцәп бак әле,— днп үзенең рәешкә кия торган кайтарма якалы, ачык изүле ак күлмәген бирде Зәңгәр якалы ак матроскадан тыш. миңа тагын рәтлерәк бескозырка җиз якорьлы киң каеш та бирделәр, каяндыр табып алып, ирексезләп диярлек хәтта одеколон да сиптерттеләр Ниһаять, киенеп бетеп, көзгегә кара гач, үзем дә хәйран калдым нәкъ хәрби диңгезче кыяфәтенә кергән мен ләбаса
Мәкәрҗә ярминкәсендә Миңзифага бүләккә днп сатып алган зәц гәр чәчәкле бик матур ефәк яулыгым бар иде Шуны төреп култык астына кыстырдым да корабтан чыгып киттем
Көндез шәһәрдән кайтканда урамда миңа кычкырган Сөләйман агай Бишбалтаның Күл буе урамында, кечкенә кечкенә ике тәрәзәсе Бакалтай ягына ктраган тәбәнәк кенә өйдә тора Башта мнн шул кар! янына кереп белешергә булдым
Хәзер монда кая карама, иртәнге сугыш эзе снаряд шартлаган тирән-тирән чокырлар, каерып ташланган рельслар, җимерек повоз
калар аяныч хәлдә аунап ята. Казанка елгасы дугайланып борылган урында зур ябалдашлы куш өянке генә бәла-казага аптырап калгандай, тып-тын утыра иде.
Миңа бик таныш һәм кадерле хатирәләр белән бәйле өянке бу. Сонгы мәртәбә мин монда быел апрель азагында, безнең «Сирень» затоннан чыккан көнне булдым. Беренче рейска китәр алдыннан пристаньда грузчиклар пароходка йөк төйи иде. һәркем шат, иртәгә булачак Беренче май бәйрәменә хәзерлек белән мәшгуль; бөтен пароходта бер мин генә төшенке күңелле, иртәгә рейска Миңзифаны күрмичә китәм дип борчылып йөри идем.
Үткән кышны, Зифа шәһәрдә медицина курсларында укый башлаганнан бирле, аның белән без сирәк очраштык. Шулай да Иделдә боз киткәч, навигация ачыласы көнне әтисен юлга озату сылтавы белән ул ничек тә затонга кайтып китәр кебек хәбәр иткән иде. Әмма никтер кайтмады, минем өметләнеп көтүләрем коры хыял гына булып калды, күрәсең.
Шул чак Зифаның әтисе Исхак абый мине палубада очратып:
— Вәсил, сиңа бер йомыш бар,— диде — Тиздән Бирге тамактагы паром пристанена Миңзифа килеп җитәргә тиеш. Авырсынмасаң, көймә белән барып, син аны пароходка алып кайтчы.
— Шулаймы, килергә тиешме?
— Берәр тоткарлык-фәлән килеп чыкмаса, сәгать биш белән алты арасында шунда көтәр күк әйткән иде... Укып бетергәч, безнең пароходка доктор итеп җибәргәннәр бит...
Башта мин пристань көймәсе белән генә китмәкче идем. Ниятемне безнең боцман Габдуллин бүлде.
— Доктор кешене андый әҗәл тагарагында алып кайту килешмәс, әнә үзебезнең көймә белән бар.
һәм мин, тиз генә җыенып, юлга чыгып киттем.
Язгы Идел, ярларыннан ашып, әллә кайларга җәелгән. Аргы тамак белән бистә арасын су баскан чак иде. Ике ишкәкле җиңел көймәдә шул араны тиз үткән кебек булсам да, бераз соңга' калдым, әйткән вакытка барып өлгерә алмадым.
Мин Бишбалтага барып җиткәндә, Зифа инде шунда, паром басмасында иде. Кулында җыйнак кына кәрзин. Кыска юбка, зәңгәр кофта кигән. Куе коңгырт чәче, кызыл өрпәк астыннан чыгып, иңнәренә сибелгән. Әйтеп бетергесез матур, сөйкемле иде ул, су өстендәге ишле көймәләр арасыннан Миңзифа башта мине танымады. Басма кырыена килеп җитәрәк, якыннан эндәшкәч кенә:
— И, күрми дә торам... Син килгәнсең икән, бик әйбәт,— дип гаҗәпләнде һәм, көймәнең ярга килеп терәлгәнен дә көтмичә, кәрзинен миңа сузды, аннары үзе көймәгә сикереп төште.
— Зифа, сине укып кайтуың белән тәбрик итәм,— дидем.— Ярый әле безнең пароходка җибәргәннәр. Күрмичә китәм дип, борчыла башлаган идем.
— Бөтенләй онытып бетермәгәнсең икән әле...
— Исхак абый әйтү белән, пароходларны узардай булып, җан- фәрманга ашыктым. Юлда килгәндә башыма уй төште: Зифа хәзер зур кеше — доктор булган, ай-һай бу кызый минем ише гидайны санга сугар микән?..
Мин моны үземчә шаяртып, мәзәк өчен генә әйткән идем. Миңзифа- ның шуңа хәтере кала язды.
— Менә нәрсә, гидай дус, мин доктор түгел, кыска сроклы курста укыган фельдшер гына. Мине үз итсәң, якын күрсәң, алай уйлама
— Бетте, җаным, бетте, зинһар гафу ит Бүтән беркайчан алай әйтмәм
Зифа, койрык яктан минем яныма күчеп, сул як ишкәкне кулына алды
Парлап ишә башлагач, көймә агым уңаена тагын да җәһәтрәк бара башлады Тиздән без пар өянке янына килеп җиттек Куе тармакларын як-якка киң җәйгән пар өянке ташкын уртасында горур тора. ♦ аның болытсыман каралҗым шәүләсе агым су өстендә чайкала иде
— Вәсил, карале, нинди матур өянке.. Әйдә бор, туктап бераз гына торыйк әле.
Көймәне борып, өянкенең аскы ботагына тотындым Миңзифа исә, башын күтәреп югары караган хәлдә:
- Күр син бер-берсенә ничек елышып үскәннәр, каты җил-давыл - ларда бер-берсен ышыклагандай янәшә торалар.— дип үзе дә миңа сыенды һәм-, кочаклап, битемнән үпте. Мин дә аны кочаклап, битләрен, кайнар иреннәрен тәкатьсез шашынып үбә башладым Миңзифа мине бар көченә этәреп, тиз генә койрык якка күчеп утырды, үз күзенә үзе ышанмагандай, бер мәл шаккатып карап торды. ®
Шулай итеп бер-беребезгә карамыйча, бөтенләй чит-ят кешеләр с кебек, бер кәлимә сүз катмыйча кузгалып киттек һәм пароходка шан = тый соңарып, кичке эңгер-меңгердә генә кайтып кердек Кеше-кара < күзенә чалынмас өчен басма янына күләгә яктан гына килеп туктаган ° идем. Әллә инде безне махсус көтеп торганнар, алгы пролетта бер * төркем кеше тәмәке көйрәтеп утыра иде
Безнең чалханы боцман Габдуллин кабул итеп алды
— Бик вакытлы кайтып җиттегез, юкса капитан дулый башлаган иде,- диде ул, шыпырт кына
Миңзифаны барысы да аяк өсте торып ачык йөз белән каршыла дылар. Хәтта һәрвакыт түрәләрчә рәсми-кәпрәеп йөрүчән капитан Шаһиморатов та Миңзифа белән ягымлы исәнләште. Мин көймәне бәй ләп. пролетта икәү генә калгач.
— Безобразие, кай җәһәннәмдә шул тикле дөньяңны онытып йө рисең.. — дип мине орышырга тотынды йөкне төян бетерүгә кара мастан, синең аркада пароход китә алмыйча тора
Күреп торам, йөкне яңа гына төяп бетергәннәр, трюм капкачла рын ябарга да өлгермәгәннәр әле Соңгы вакытта еш шулай итә. мине Мнңзифадан көнләп, һич тә юкка бәйләнә ул
Миңзифаның әтисе Исхак абын заманында озак еллар мәдрәсәдә укыган кеше. Азактан, әтисенә буйсынмыйча, мулла булудан баш тар тын. туган авылыннан киткәннән соң. үз гомерендә күп нужалар чиксә дә. ул барыбер укымышлы кеше, үзенең бердәнбер кызын капитан Шаһиморатов ише дәрәҗәлерәк кешегә бирергә өметләнә икән — бу бик табигый.
Әтисенең андый хыялларына моңарчы Миңзнфа бер дә әһәмият бирмичә, иске караш дип кенә уйлый иде сыман Хәзер исә. пар өянке янында үпкәннән бирле ул да мине тиңсенми булса кирәк палубада ара-тирә очра шкал а ганда минем яннан бик җитди кыяфәт белән күр мәмешкә салышып үтеп китә
Хәер. Миңзифа һаман эштә авыру пассажирларга, команда член нарына ярдәм күрсәтүдән бушамый һәр рейстан соң пароходта җен текләп дизенфекция ясарга туры килә, чөнки һәркайда тиф таралган вакыт Шундый көннәрнең берсендә, мин үзем дә авырып. Инжний Новгородта больницага кердем
Менә хәзер. Казанны дошманнан азат иткәч, аларны эзләп Бншбал тага Сөләйман карт янына баруым да күңел юатырлык берни бир мәде
— Юк. шәһәрлә түгел, аклар белән китте бит алар, диде ул. йн рәккә шом салын Элекке хуҗаның доверенныен. шәт. хәтерлисеңдер Шәһәргә аклар кергән көнне үк каяндыр шул мәлгунь килеп чык
УТЛЫ ФАРВАТЕРДАН
ты да. элеккедән дә зәһәррәк аяусызл'анырга тотынды Кызыллар килә дигән хәбәр тарала башлагач та, беренче булып үкчәсен күтәрде Үз ише җыен кара йөрәкнең мал-мөлкәтен «Сирень»гә төяделәр дә чыгып олактылар. Пароход капитаны Шаһиморатов команда членнарын мәж- бүр итте. Исхак кордашны, ату белән куркытып, озата барырга куштылар...
XII
Казанны дошманнан азат иткәннән соң, флотилия икегә бүленде. Бер отряд Идел буйлап түбән таба—Сембер Самара Сызрань шәһәрләре тирәсендә акгвардиячеләргә һәм фетнәче чехларга каршы сугышучы кызыл гаскәрләргә ярдәмгә юнәлде. Кораллы пароходларны, өч миноносец һәм истребитель катерларны берләштергән икенче отряд, Казаннан чигенүче дошман флотилиясен эзәрлекләп. Кама елгасы буйлап китеп барды.
Безнең «Ваня-коммунист» исә. флотилиядән аерылып, берничә көнгә Нижний Новгородка менеп китте. Чөнки ул ашыгыч ремонтка мохтаж иде. ■
Күптән түгел генә үзләре коралландырып фронтка озаткан данлы корабны ремонтлауда завод эшчеләре көнне-төнне белми эшләделәр. Кыска гына вакыт эчендә кораб корпусының тишекләре ямалды, машинасы төзәтелде, рубкасы броня белән тышланды
Шул арада Николай Григорьевич алны-ялны белмичә затоннарда бүтән пароходларны һәм «Атаман Разин» йөзмә фортын коралландыруны ашыктырып йөрде Фронттагы корабларга сугыш кирәк-яраклары. командаларга азык-төлек, кием-салым җибәртүне ашыктырды.
Бөтен командага бер төсле хәрби диңгез формасы бирелде Безгә дә хәрби дингезче кыяфәте керде, күңелләр күтәрелеп китте. Пароходчылык идарәсендә бескозырка тасмамдагы алтын хәрефләр белән язылган «Ваня-коммунист» исеменә ихтирам белән күз салып китүләрен сизеп чын күңелдән горурландым
Әмма идарәдә мин күңел юатырлык берни дә белә алмадым. Әлеге дә баягы, миңа шул үзем белгән мәгълүматны Казаннан чигенгәндә аклар үзләре белән байтак пароходны алып китте, «Сирень» дә шунда булса кирәк, дип әйттеләр
Ә биш көннән без тагын юлга чыктык
Судовой комитет секретаре Кармашов игъланнар тактасына еш кына газеталар элә. халыкара хәлләр, фронт яңалыклары турында белдереп тора иде. Соңгы мәгълүматларга караганда, адмирал Старк флотилиясе бу көннәрдә Кама буйлап үкчәсен күтәрә һәм Казаннан чигенүче ак бандитларны мөмкин кадәр тизрәк елганың сул ягына чыгарып һәлакәттән коткарырга тырыша иде. Җыелышта комиссар да шул хакта әйтте:
— Хәзерге көндә, туганнар, безнең алда иң мөһиме — тизрәк үзебезнең Кама елгасындагы төп көчләрне куып житү һәм дошманның әнә шул планын өзү
Шул максат белән «Ваня-коммунист» беркайда туктамыйча, агым уңаена зур тизлектә алга, фронтка ашыга
Минем вахта вакыты Лоцман Митричның аяклары сызлый башлаганнан бирле, миңа штурвал янында күбрәк үземә генә торырга туры килә. Ярый әле яңа штурвал куйдылар Эш ансатланды, рульне кирәк якка бору берни түгел.
Казан турына җитәрәк бөтен команда өске палубага чыкты. Николай Григорьевич корабны пристаньга якынрак тотарга кушты һәм. хөр шәһәрне сәламләп, гудок кычкырта башлады Пристань кешеләре
«Ваня-комму«ист»ны тану белән, эшләреннән туктап, безгә кулларын баш киемнәрен селкеп калды
«Ваня-коммунист» һаман алга ашыгып. Кама елгасы буйлап үргә каршы менеп китте. Кая карама сугыш эзе җимерек авыл һәм пристаньнар. игеннәре җыелмаган басулар ♦
Явыз дошман үзе белән алып китә алмаган һәр нәрсәне яндырган, х дебаркадерларны шартлатып батырган. Кулларына эләккән совет ак- S тнвистларын. алдынгы укытучыларны, йөзмә төрмәгә төяп, үзе белән ш алып киткән һәм ерткычларча үтереп, караңгы төннәрдә елгага таш < лап барган &
Чистай белән Берсут арасын үткәндә безгә сугышнын таТын бер * корбаны - койрык ягы палуба тиңентен суга баткан ак пароход * очрады. Текәлебрәк карау белән мин аны танып алдым һәм кинәт дул £ кынлануымны тыя алмыйча, кычкырып җибәрдем:
Бу безнең «Сирень» ич' Теге чакны Казанда ана аклар төялеп * китте дип әйткәннәр иде Ул монда ничек утырып калган икән? “
Николай Григорьевич рубка алдында барган җиреннән &
— Шулаймы, син эшләгән пароходмы? — диде.— Чү. анда кемдер = бар ич. әнә капитан күперчегеннән безгә кул болгый
Үзебез дә сайга утырмас өчен аның янына без саклык белән, тирән- и лекне* үдчи үлчи акрын гына якынайдык Безнен корабтан ыргыткан < чалка очын ифрат ябык гәүдәле, сүлпән хәрәкәтле өлкән яшьләрдәге * ир кеше көчкә кабул итеп алды
Уф. ярый әле туктадыгыз Юкса түзәр хәл калмаган иде. диде ул. авыр сулап Аннары мине күреп хәйран калды Вәсил, син исәнмени әле. хәрби диңгезче булдыңмыни?!. Оныттыңмыни. Халит нч мин. боцман Халит Габдуллин
Ул шундый ябыккан, яңаклары эчкә батып кергән, буй-буй сызыклы ситсы күлмәк аша калак сөякләре беленеп тора Битләрен җирән са кал-мыек баскан, үзе дәшмәсә, танырмын димә Ул бераз тынычлан гач. мин түземсезлек белән сораштыра башладым
— Бүтәннәрегез кайда. Исхак абыйлар исән-саумы?.
— Кая, башта гартырга бир әле.— дип боцман тәмәке сорап алып, төтенгә тончыга тончыга көйрәтергә тотынды Тирәсендә башка мат рослар да җыелганын күреп, русчага күчте: — Казанкага аклар басып кергәндә, бәхетсезлеккә каршы, безнең машинабыз төзек түгел иде Шунлыктан, башкалар белән китеп котыла алмадык
Беркөн шулай рейстан кайтып керсәк, пристаньда мәхшәр Дебар кадер янына туктауга, барысы да кызу көнне су күргән .хайван көтүе шикелле, берсен-берсе этә-ега пароходка ташланды Байгура токым нары тизрәк качып котылырга ашыга икән Аларны Уфага хәтле саклап озата барырга ун кешелек кораллы конвой шундук пароходны үз кулына алды
Моны сизү белән, командадан берничә кеше бу пычрак эштә катнашырга теләмичә, ыгы-зыгы арасында шыпырт кына чыгып юк булды Ә без. качып китә алмаучылар, юлга чыккач, пароходны ничек тә үзебезнең якта саклап калырга, ягъни, төнлә халык тынгач, кингстонны ачып, саерак урында аны комга утыртырга исәп тоттык Әмма без өлгерми калдык Машинистлар белән без түбәндә маташкан вакытта пароход полный ходка барган шәпкә. кинәт нәрсәгәдер бнк каты бәрелеп. шып туктады Корпус эченә ургылын су тула башлады Соңыннан белдек пароход борыны белән сайга утырган, каты бәрелүдән корпусның төбе тишелгән икән
Ул чакны рубкада лоцман Исхак агай үзе генә булган Капитан Шаһиморатов йомыш белән аска төшеп киткән арада пароходны сайга шул утыртканлыгы мәгълүм булды Исхак абзыйны канга батырган чы кыйнадылар-кыйнадылар да. иртәгесен узгынчы йөзмә төрмәгә бн
■к у • М 7
33
реп җибәрделәр Ак сөяк пассажирлар да, алар белән бергә капитан Шаһиморатов та Казаннан чигенүче бүтән пароходларга күчеп утырып. үз юлларына олакты Менә шуннан бирле буксир көтеп яту шунда Ашарга берни калмагач, өченче көн бөтен команданы Чистайга озаткан идем Алардан да әле һаман һичнинди хәбәр-хәтер юк.
Күреп торам, боцманның сүзе тиз генә бетәргә охшамаган Ниһаять, түзмәдем, ул туктап тәмәке суырган бер арада:
— Исхак абый кызы Зифа кайда? Ул да алар белән китмәгәндер ич? — дип сорадым.
— Юк. Зифа алар белән түгел. Аклардан соң ул әтисен эзләп, түбән яктан килгән беренче баркас белән Алабугага таба китеп барды...
Аннары боцман безгә ярым хәрабә хәленә төшкән пароходны күрсәтеп йөрде. Беренче класс салонында зыялы әфәнделәр тарафыннан пианино җимереп ташланган, идәндә ак мәрмәр кыз сыны аунап ята. зур-зур көзгеләр, каюталарның тәрәзәләре ватылып-чәрдәкләнеп беткән Бер уңайдан без минем каютаның да ишеген ачкан' идек, идән уртасында җәелеп яткан кан эзе күреп, катып калдык.
— Теге чакны, конвой начальнигы кыйнаганнан соң. Исхак агайны шушында ябып куйганнар иде,— диде боцман.
Пароходның цистернасында безгә бик тә кирәкле ягулык мазут бар икән Комиссар кушуы буенча, машинистлар аны шундук корабка суыртып ала башладылар. Аннары «Сирень» боцманына берничә көнлек ашамлык, махорка биргәннән соң. юлга кузгалырга приказ булды Боцман Габдуллин чалканы ычкындырганда безгә рәхмәтләр әйтеп, уңышлар теләп калды. Аның күңелен күтәрергә теләп. Николай Григорьевич рупордан:
— Хуш. дускай, син монда бик моңайма, дип кычкырды.— Белеп тор. тиздән без ул контрларны куып җитәрбез һәм барысы өчендә үч -алырбыз. Хәзер эшләр шуңа табан бара.
XIII
Безнең кок Алимҗанны бөтен корабта иң җор, иң мәзәкче кеше дип әйтергә мөмкин. Аның тирәсендә һәрчак агай-эне җыелган булыр, күңелле шаяру-көлү яңгырап торыр.
Әмма бүген мин аны кичке аш вакытында камбуз тәрәзәсеннән күреп бик аптырап калдым һәрвакыт көр күңелле дустым бу юлы каты хасталы кеше сыман ябыгып калган, хәрәкәтләре сүлпән, күзләре кайгылы һәм яшь тулы иде. Мин:
— Ни булды сиңа? — дип сорадым аннан.
— Көндез Чистайда туктап торган арада пристаньда бер авылдашны очраттым,— диде ул.— Фетнәче-сәнәкчеләр төнлә безнең өйгә ут төрткәннәр, әти-әнине шунда тереләтә яндырганнар .
Алимҗан, сүзсез калып, халат җиңе белән яшьле күзләрен сөртеп алды.
— Улың ничек, хатының? Исәннәрме?
— Хәзергә алары исән кебек, күрше авылга әбиләргә киткән чаклары булган..
Бу шомлы хәбәр тиз арада һәркемгә мәгълүм булды һәм бөтен корабка кайгылы төс керде. Бүтән кичләрне Алимҗан тирәсендә шау- гөр килеп торган арткы палубада бүген авыр тынлык иде Барыбызга да бик авыр булып китте. Бу минутта һәркем үзенең туган-үскән ягы. кардәш-ыруы, якын дус-ишләре турында авыр уйга талды булса кирәк Газиз туганым кебек якыннарым Миңзифа белән Исхак абый да шундый бәла-казага тап булмагае дип. мин дә бик борчыла башладым
Шул чак өстән, рубкадан җитез адымнар белән комиссар Маркин
теште. Кәефле чагы булса кирәк, ул авыз эченнән ишетелер-ишетелмәс кенә нидер көйли, какча йөзе ачык иде Үз каютасына үтешли ул, нидер сизенгәндәй, безнең янга туктады һәм, өстәл кырыендагы буш урынга утырып, тәмәке төрергә тотынды Аннары, киеренке тынлыкның сәбәбен белгәч, үзе дә уйга калды, ачык йөзендә борчылу күләгәсе ча ♦ гылып үтте. Тәмәкәсенә ут кабызып ул әкрен генә сөйләп китте х
— Алтынчы елның көзендә Владикавказда зур демонстрация бул 2 ды. Әти белән бергә мин дә урамга чыктым Ул чакны миңа инде £ унөч яшь иде, барысы да хәтердә, урам тулы демонстрантлар Шәһәр < үзәгенә житәрәк, көтмәгәндә, ян тыкрыктан атлы жандармнар килеп £ чыкты Котырган этләр өередәй безнең өскә ташландылар Жандарм- ө нарның берсе алгы сафта байрак тотып баручы әтигә кылыч белән з селтәнде.
Николай Григорьевич, авыр сулап, тынып калды. Аның янында * утырган юнга Чурков балаларча беркатлылык белән ♦
— Их, хәзер булса, күрмәгәннәрен күрсәтер идек без аларнын' - <п диде, йодрыкларын йомарлап
Николай Григорьевич юнганын иңеннән аталарча сыйпап алды да. = сүзен дәвам итте
— Совет власте язмышы хәл ителгән бу авыр көннәрдә безнең бе 2- ребезгә дә жиңел түгел Түзәргә туры килә Минем үземнең дә Сара < товта бертуган апам белән сеңелем торып калды. Хәзер ул якларда е кара көчләр котыра Әгәр туганнары комиссар икәнен белсәләр, алар- * ның да башларыннан сыйпамаслар, әлбәттә
XIV
Кама елгасы буйлап күтәрелә торгач, егерме тугызынчы сен тябрьдә Алабуга пристаненнан бераз югарыдарак флотилиянең төп көч ләрен куып життек
Каманың түбәнге агымында зур шәһәрнең берсе булган Алабуга без килеп житәр алдыннан гына аклардан азат ителгән һәм бөтен флотилиядә киеренкелек хөкем сөрә, кешеләрнең йөзендә жиңү шат лыгы балкый иде
Шактый кыен һәм алжыткыч походтан соң, командага ял бирелде Шәһәргә чыгып, бераз жилләнеп кайтырбыз дип өметләнгән идек Әмма без уйлаганча булып чыкмады Комиссар флотилия штабы ур нашкан «Илья Муромец» пароходында фронт хәлләре белән танышып кайткач, кичекмәстән кузгалырга, чигенүче аклар флотилиясен эзәрлекләп Чаллыга таба киткән алдынгы отрядка ярдәмгә барырга ашык тыра башлады
Без монда акгвардиячеләрнең тагын бер мәкерлегенә Алабугадан чигенгән чакта фарватерның нн тар турында батырып калдырыл ган таш тулы ике баржага тарыдык Ялгыш бәрелмәс өчен, алар янын нан тирәнлекне үлчи-үлчн, саклык белән генә үтәргә туры килде
Николай Григорьевич бүген никтер аеруча борчулы, биноклен күзеннән алмыйча, яр буйларын, куе урманлы тау араларын туктаусыз күзәтеп бара Ул сигналчыларга игътибарлырак булырга кисәтеп куйды Тупчы һәм пулеметчыларга әзер торырга боерык бирде
— Иптәшләр,— диде ул.— без коры жир гаскәрләреннән егерме утыз чакрымнарга алдаррк барабыз, бу тирәләрдә хәзергә әле елганың ике як ярында да аклар, һич көтмәгәндә хәтәр хәл килеп чыгуы ихтимал
Бераз баргач, комиссар сүзләрен раслагандай, куәтле гөрселдәү тавышы ишетелде Беренче шартлауга икенчесе, өченчесе кушылды һәм туп тавышлары тоташ бер гүләүгә әйләнде
Тиздән алда, күгелжем томанлы су өстендә бер төркем кораб кү
ренде. Алар фронталь сафка тезелгән хәлдә тупларыннан ата-ата үргә каршы кнләләр, залп биргән саен алар өстендә һавага саргылт дары төтене бөркелә иде. Рубка өстендә бинокльдән карап баручы сигналчы кинәт кычкырып җибәрде:
— Үзебезнекеләр ич бу!.. Әнә, «Добрый», «Товарищ», «Революция авангарды», «Атаман Разин» форты Тик кемгә атулары гына аңлашылмый, чөнки ул тирәдә һичнинди дошман корабы күренми.
Бу хәлгә аптырап калган күзәтүче бинокльдән төбәлеп аны-моны ачыклаган арада Чаллы турында, елганың уң ягындагы затон тамагыннан бер-бер артлы тезелешеп зур тизлектә дошманның алты корабы чыгып килгәне күренде. Моркваш, Югары Ослан, Казан шәһәре янында каты бәрелешләрдә күп тапкырлар очрашкан таныш кораблар
— Кара син акыллы башларны Шунда яшеренеп, безнең өскә арттан китереп бәрмәкче булганнар...— Комиссар кичекмәстән сугыш чан тревога игълан итте.
Бу минутта безнең кораблар тимер ташкын кебек зур тизлектә ыргылып алга бара һәм алар барысы да дошманның башлап килүче кораллы пароходына төзәп ата, снарядлары шуның тирәсенә төшеп шартлый иде. Менә «Милютин» кара төтен белән капланып яна башлады һәм, барышын акрынайтып, бүтән кораблар артына ышыкланды Николай Григорьевич бердәм залпларга сокланып ачык күперчектә карап барган шәпкә:
— Менә бу безнеңчә, берсенә кирәген бирделәр...— дип кычкырып җибәрде, бинокленнән аерылып, мыегын сыпырып куйды. — Хәзер инде чират икенчесенә. Анысына да нәкъ шулай, утны бергә туплап яудырырга кирәк.
Шул арада без дә снаряд барып җитәрлек якынаеп өлгердек. Алгы тупның комендорлары инде баядан бирле түземсезлек белән кыҗрап киләләр иде. Ут ачарга команда булуга алар дошман өстенә ашкынып ут яудыра башладылар.
Бераздан дошман кораблары, туплардан ата-ата, уң як яр буйлап Тын тауларга таба чигенә башлады.
Кичке эңгер-меңгер куера төшкәч отряд Чаллыдан берничә чакрым югарыдарак сул як яр буенда якорьга туктады, көндезге сугыштан арыган кешеләргә ял бирелде. Комиссар корабларның командирларын чакыртып командаларның хәлен, сугыш кирәк-яракларын һәм ягулык запасларын белеште, аларны көндез штабтан алган соңгы мәгълүматлар белән таныштырды, отрядка иртәгә иртүк кузгалырга дигән фәрман бирелде.
Шул арада Чаллыдан әйләнеп кайткан разведка катеры элеваторда шактый икмәк запасы булуын хәбәр итте.
— Маякчы карттан сорашып белдек, аның улы элеваторда үлчәүче булып эшли икән,— диде разведка командиры — Элеватор аклар кулында Чигенергә туры килсә, элеваторны ашлыгы-ние белән бергә яндырып китәргә җыеналар ди.
— Икмәкне саклап калу һәм баржаларга төяп. Нижний Новгородка. Мәскәүгә озату — гаять мөһим бурыч. Коры җир гаскәрләре килеп җиткәнче, элеваторны ничек тә саклап калырга кирәк.— Николай Григорьевич командирларны күздән кичерде.
Шул максат белән төнге караңгыда елганың сул як ярына десант төшерергә туры килде.
Иртәгесен иртүк якорьларны кү.тәреп, без тагын юлга кузгалдык Кичә Чаллы янында күздән югалган дошман отряды, без киләсем алар алдан сизеп, уяу торган булса кирәк, снаряд җитәрлек арага якынай ганны да көтмәстән, башлап үзләре ут ачтылар
Әмма шунысы сәер, дошман отряды бу юлы никтер чынлап торып сугышырга җөрьәт итмәде. Бик тиз арада якорьдан кузгалды да. нәкъ
кичәге кебек, безгә каршы тупларыннан ата-ата тагын Кама буйлап үргә каршы чигенә башлады Шулай алтмыш чакрымнан артыграк юл үткәч, Минзәлә пристанена житәрәк. кичкырын бөтен отряд белән тагын якорь салдык.
— Җитте, Митрич, бүген шуннан ары бармыйбыз —диде комие- ♦ cap, кораб тәмам туктаганнан соң.— Без инде болай да коры жир гас- х кәрләреннән житмеш-сиксән чакрым алда Хәзер аеруча сак булырга, § барыннан да бигрәк дошманның ник болай тоткарсыз чигенүен, нин ш ди авыр мәкер коруын аныкларга кирәк. Безнең өчен бу — бик мө- < һим бурыч.
Түбәнге палубада кемдер балалайка чиртә Әле аннан, әле моннан * үзара шаяру, көлү тавышлары ишетелә
Алимжан гына житди. уйчан чырайлы, авыр кайгысыннан оныты- в. лырга теләп булса кирәк, ул һаман эш белән мәшгуль Әнә ул балык = тотарга хирыс егетләр белән койрык якта ятьмә рәтләп маташа <
— Әйдә, әйдә, тугани. жәһәтрәк кыймылда,- дип ашыктыра ул и аларны — Табын янында кыю булган күк, эштә дә тартынып торма *
Безнең кубрикта юнга Чурков кубыз тартырга керешкән Алимжан * аны әле кайчаИ гына өйрәтә башлаган иде Бер ай эчендә хәйран оста- и рып өлгергән, әнә ничек теттереп уйный
Өстәлнең аргы башында пулеметчы Вишневский нидер язып утыра Хәер, ул гел шулай, аз гына буш ара чыктымы, аулаграк бер почмак ка урнаша да, язуына керешә
Беркөнне шул язганнарның беразын укып күрсәткәч, барыбыз да хәйран калдык Ул, хикмәт иясе, шулай сәгатьләр буе утырып, баш тан кичкән сугыш хәлләре, яуда һәлак булган иптәшләр турында, гыйбрәтле кыйсса кебек бик тә килештереп, дәфтәренә язып бара икән.
Юнга Чурков балаларча беркатлылык белән аннан
— Дядя Воля, көн саен иренмичә ничек шулай язасың, аның нигә кирәге бар?—дип сораган иде
— Кирәк була ул, Володя Бүген кирәкмәсә. соңыннан, сугышлар беткәч - диде Вишневский, дәфтәрен ябып - Әгәр мин дә. бүтән кеше дә язмаса да. безнең совет власте өчен сугышып йөрүләрне, синең комиссар Маркин ярдәмчесе булып хезмәт итүеңне киләчәк буыннарга кем житкерер?
Шул аңлашудан бирле без Вишневс.кийга мөмкин кадәр уңайлыклар тудырырга, ул язганда артык шауламаска тырышабыз Рубка өстен дәге күзәтүченең көчле тавыш белән мигафоннан
— Иптәш комиссар!..— дип кычкырганы бөтен корабка яңгырап үтте — «Меженьжан сигнал сезне ашыгыч рәвештә киңәшмәгә чакы ралар
Командующий урнашкан «Межень» пароходы (элек патша яхтасы), йөзмә госпиталь «Христофор Колумб» һәм флотилиянең бүтән кораблары— барысы да безнең алдынгы отрядтан ике чакрым чамасы тү- бәндәрәк, елганың дугайлы сул як яры буенда якорьга туктаган, аларның торбаларыннан акрын гын күтәрелгән каралжым сыек төтен, кичке аяз күктә кысыр болыт сыман, таралмыйча эленеп тора иде Николай Григорьевич икс ишкәкче матрос белән жиңел көймәдә шун да китеп барды
Бераздан, эңгер-меңгер жнтәрәк. Алимжан белән киткән балыкчы лар кайтып керде Аларның юллары уңган бугай, кәрзнннәре тулы күренә Бик туңган, өс-башлары манма суга чыланып беткән булсалар да. авызлары колакка житкән иде Барыннан да бигрәк юнга Чурков
шат Ул бескозыркасын тасмасы белән бәйләп муенына аскан да. ба шына күн козыреклы кара фуражка киеп куйган. Бу фуражканы күрүгә мин әллә нишләп киттем. Чурковның башыннан салдырып алдым да әйләндереп-әйләндереп карарга керештем:
— Син моны кайдан алдын?! Бу безнең Исхак абый фуражкасы ич! — дип кычкырып җибәрдем.— Минеке белән бер иштән. Без аны быел яз затон кибетеннән сатып алган идек...
— Бер иштән булса соң, әллә урлаганмы ул аны...— Алимжан балыклы кәрзинен палубага куеп, юнганы якларга тотынды — Балык сөзгәндә су төбеннән ятмәгә эләгеп чыкты.
— Хәтерлисеңме, мин сиңа Минзифаның әтисе Исхак абыйны аклар үлем баржасында алып киткәннәр дип сөйләгән идем. Бу фуражка — аның фуражкасы бит Шулай булгач..
Мәсьәләнең асылы, ниһаять, Алимҗанга да барып җитте, шомлы шаккатудан күзләре шар булды. Нидер эзләгәндәй, юеш фуражканың эчен-тышын җентекләп карарга кереште.
Палубадд кинәт авыр тынлык туды, балыкчылар табып кайткан тишек түбәле фуражка күз алдында мәеткә әверелгәндәй булды. Ләкин барыбер. Исхак абзыйның үтерелүенә ышанасы килми, ул әле исәндер дигән өмет күңелне җылытып тора иде.
XVI
Комиссар Маркин киңәшмәдән караңгы төшкәндә генә кайтып керде Палубага күтәрелгәндә аның гадәттәге ачык йөзе бу юлы никтер борчулы. иреннәре кысылган, бөтен кыяфәтеннән тынгысыз киеренкелек сизелеп тора иде.
Матрослар әле кубрикларга таралмаган, йоклар алдыннан махорка тарта-тарта, өске палубада тыныч кына әңгәмә корып утыралар иде. Комиссарны хәрби гадәт буенча барыбыз да аягүрә торып каршы ладык. Судовой комитет секретаре Николай Кармашов:
— Николай Григорьевич, штабта нинди яңалыклар бар? Башка фронтлардай сөенечле хәбәрләр юкмы?—дип кызыксынып сорады
— Бар. туганнар, яңалыклар бар.— диде комиссар, безнең янда тукталып. — Адмирал Старк үзенең бөтен флотилиясен моннан ун чакрым чамасы югарыдарак, елганың уң ягындагы Пьяный Бор авылы турында туплаган. Шуннан торып ул Казаннан чигенүче ак бандаларны корабларга төяп Каманың сул як ярына чыгарырга ниятли Без дошманның бу мәкерле ниятен өзәргә тиешбез — менә шул.
Казанны азат иткәннән бирле дошманны гел кысрыклап килеп, җиңү дәртен татыган матрослар шаулашырга тотындылар, бөтенесен җиңел генә хәл ителгәнгә санап кайнарланып алдылар.
— Туганнар,— диде Николай Григорьевич артык шапырынучыларга ризасыз карап.— без үзебезнең коры җир гаскәрләреннән күп алда барабыз Елганың уң як ярында чигенүче ак армия, сул якта кулак фетнәләре, сәнәкчеләр котырына Аннары ак флотилияне дә хәлсезгә санарга ярамый, яралы ерткыч икеләтә куркыныч була дип тикмәгә әйтмиләр. Адмирал Старк — бик мәкерле дошман, һич уйла маган. көтмәгән алдавычлар коруы бик ихтимал Безгә аннан да хәй ләкәррәк, зирәгрәк булырга кирәк
Комиссарның һәр сүзен йотып алырдай тыңлап торган юнга Володя Чурков, сүзен әйтми калудан курыккан сыман:
— Мин дә шулай уйлыйм.— диде. — Иң яхшысы шул: көтмәгәндә бәреп дөмбәсләү.
— Күрәсез, минем ярдәмчем иптәш Чурков та шуны хуплый, димәк. дөрес уйлыйбыз...— Николай Григорьевич мыек астыннан сизе-
лер-сизелмәс кенә елмайды, юнганың иңбашыннан сыйпап алды һәм. кинәт җитдиләнеп. — Иптәш Кармашов, һәр корабтан бишәр кеше алып, отряд оештыр да. иртәгә таң алдыннан десант төшерергә әзер бул. Кара аны. барсы да үзләре теләп баручы кыю һәм батыр егетләр булсын. Винтовка, гранаталардан тыш. пулемет, тагын Казанда кулга ♦ төшергән ике җиңел тупны алыгыз.. х
— Аңлашылды,— диде Кармашов. 5
— Дошман тылына барасыз, иптәш Кармашов. сине отрядның ко- w мандиры итеп билгелим. Пулеметчы Вишневский ярдәмчегез булыр < Иртән яктырганчы елганың сул як ярына төшәсез дә. әрәмәләр ара- £ сыннан тавыш-тынсыз гына Пьяный Борга таба китәсез Дошманның * Пьяный Бор утравы янында тупланган корабларыма туп һәм пуле- з метлардан кинәт дәррәү ут ачып, паника тудырырга тырышыгыз Шул £ чак без бөтен отряд белән бу яктан атакалыйбыз
а
XVII °
X
Мин йокыдан уянып палубага чыкканда тышта яктыра башламаган < иде әле. Әйләнә-тирәне таң алдыннан була торган куе караңгылык и баскан: якында гына аяк тавышлары, өзек-өзек сүзләр ишетелгәләп < китә Кармашов отрядын юлга озаталар икән. Ниһаять, барысы да * көймәләргә төялеп, урнашып беттеләр. Отряд командиры Кармашов о Николай Григорьевич каршына килеп смирно басты да
— Иптәш комиссар, десант отряды юлга чыгарга әзер, кузгалырга рөхсәт итегез, дип мөрәҗәгать итте
— Юлыгыз уң булсын!
Таң атып, офык аллана башлаганда, десантчылар инде елганы кичкәннәр, аларны озата баручы көймәләр кире кайтып киләләр иде
Көнчыгышта офык артыннан гаять зур утлы шар сыман кояш калкып чыкты һәм үзенең беренче нурлары белән каюта тәрәзәләрендә, туп көпшәләрендә җемелди башлады
Безнең корабның койрык ягында берәр туп һәм пулемет белән коралланган ике бронекатер тора иде Николай Григорьевич аларның командирларын чакыртып алды да. ашыгыч рәвештә разведкага барыр га боерык бирде •
Катерлар юлга кузгалды. Дошман күзенә бик ташланмас өчен, алар томан куерак булган уң як яр буйлап агымга каршы менеп киттеләр Безнең карашлар да шул тарафка — Пьяный Борга таба юнәлгән: Кармашов отряды аклар өстенә ут ачканны түземсезлек белән көтәбез һәм боерык булуга кузгалып китәргә әзер торабыз
Безнең разведка катерлары инде байтак юл алып, елганың уң як ярында кечерәк кенә Малиновка авылы турыннан үттеләр һәм зур тизлектә барган шәпкә якындагы томанлы утрау күләгәсенә кереп күздән югалдылар Шулай да дошман аларны күреп алды булса кирәк, елганың уң тармагы буйлап тиздән кораблар килеп чыктылар һәм туплардан ата-ата безнең бронекатерларга каршы ташландылар. Иртәнге томан аша үзләрен ачык танып булмаса да. аларның снарядлары төшеп шартлаудан күтәрелгән бнек-биек су баганалары ачык күренә Томан эченнән безнең катерлар тагын килеп чыкты Дошман снарядлары эләкмәсен өчен алар әле уңга, әле сулга маневрлар ясап, тупларыннан ата-ата һаман каршы баралар иде
Нәкъ шул чакны. Пьяный Бор турыннан пулемет һәм туплардан ата башладылар Бу исә дошманның утрау артындагы көчләренә көтелмәгән хәл. кинәт тылдан китереп бәргән кебек тоелды күрәсең ан да башланган гудок тавышлары, тәртипсез атышлар шуның билгесе, матавык тууы турында сөйли иде
Рубканың ачык тәрәзәсеннән тын да алмыйча карап торган Николай Григорьевич кәефле елмаю белән:
— Әһә, Кармашов отряды барып җиткән,— диде. .
Секунды белән сугышчан тревбга игълан ителде Бүтән корабларга да, тиз генә кузгалып, безнең арттан иярергә сигнал бирелде.
Түбәндә машина эшли башлауга, «Ваня-коммунист» кузгалып та китте һәм үткен борыны белән киң елганы ярып үргә каршы ыргылды. Ераклыкны үлчәп баручы әледән-әле кычкырып хәбәр итә башлады:
— Дошман корабына дүрт чакрым ара...
— Өч ярым.
— Өч чакрым...
Кораб әнә шулай зур тизлектә дошманга каршы ыргылып барганда күзәтче, корт чаккандай, ачык тавыш белән:
— Иптәш комиссар,ь дошман тубы күренә,—дип кычкырып җибәрде.
Ярдагы ул тупны барыбыз да күреп алдык. Кечерәк кенә калкулык артына ишерелгән булса да, аның туры безгә караган түгәрәк кара авызы тәбәнәк тал чыбыклар арасыннан бераз калкып тора. Ара шундый якын, рәтләп төзәп торасы да юк. Атып җибәрсә, беренче снаряды белән үк безне зир-зәбәр итәчәк, ничек тә аннан элек ут ачарга кирәк. Әмма хәзергә ул-бу сизелми, безне, күрмиләр дип уйлап булса кирәк, никтер сузалар иде. Николай Григорьевич моның мәкерле серенә төшенү белән:
— Аңлашыла, безне алга үткәреп, арттан бәрмәкчеләр,— диде һәм тиз генә алгы туптан атарга боерды.
Алгы тупның комендоры Степан Овсейчук — тиз һәм төз атуы белән дан тотучы егет. Иптәшләре аның турында: әгәр теләсә, ул очар кошка да һичшиксез эләктерәчәк дип, шаярталар иде. Степан бу юлы да шөһрәтен аклады яр өстендәге утын әрдәнәсен бер атудан челпәрәмә китереп һавага күтәрде. Әле генә безгә хәвеф янап торган дошман тубы җимерек арба кебек, яны белән авып төште.
Снаряд шартлаган төштә тузан катнаш төтен таралгач, әлеге утын әрдәнәләре артына дошманның бөтен бер батареясы яшеренеп торганлыгы ачыкланды. Тик шунысы бик сәер, хәзергә ул туплар янында беркем дә юк иде шикелле. Хуҗаларын безнең снаряд кырып ташлаганмы, әллә куркудан урман эченә кереп качканнармы,— анысы безгә караңгы Комиссар тиз генә десант әзерләргә боерды, ә бүтән корабларга дошман отрядына каршы бара торырга, разведка катерларына ярдәмгә ашыгырга сигнал бирелде.
Хәлбуки, тугайда су сай булу сәбәпле, кораб белән ярга якын килеп, тиз генә десант төшерергә мөмкин түгел, көймәләр белән чуалырга ара тар. Без монда инде ансыз да артык озакладык. Ярда исә хәрәкәт кузгалды, дошман солдатлары урман эченнән йөгереп чыгып, ашыга- ашыга туплар янында мәш •килергә тотынды.
Без чигенергә теләп, машинаны артка таба эшләткән арада, аклар безне прицельга алып та өлгерделәр бугай. Снарядларның берсе, койрык якта шартлап, рульне бозды ахры, штурвал авыр әйләнә башлады. Икенче снаряд, бөтен корабны тетрәтеп, аста корпус эчендә ярылды, аннары түбәннән сөйләшү торбасы буенча кемдер шомлы тавыш белән:
— Иптәш комиссар, машина бүлегендә снаряд шартлады, пар торбасы ярылды,— дип хәбәр итте.
Бу хәвефле хәбәрне комиссарга җиткерергә өлгермәдем, якында гына төшеп калган тагын бер снаряд ярылды һәм шартлау дулкыны мине аяктан екты. Мин тиз генә торып штурвал янына баскач, ни булганын күреп шаккаттым: рубканың арткы ягы бәреп ташланган, төтен торбасы яртылай умырылган, лоцман Митрич дәдәй, кулларын
як якка җәйгән хәлдә, сул як ишек янында йөзтүбән хәрәкәтсез ята иде.
Николай Григорьевич һаман шунда, сулъяк басмачада, кулындагы рупордан кычкырып приказ бирә-бирә сугыш белән идарә итә, аның боерыгы буенча алгы туп һәм пулеметлар яр өстенә ут яудыра, арткы ф орудие безнең бронекатерларны эзәрлекләп килүче дошман корабла рына каршы ярсып ата иде
Яр өстеннән дошман уты көчәйгәннән-көчәя бара Әнә тагын бер снаряд арткы палубага төшеп шартлады һәм бөтен койрык як. төпкә упкандай, кинәт чүгеп куйды Каерылып карауга өнме бу. төшемме дип аптырап калдым: әле генә дошман корабларына каршы ут яудырып торган орудур нигезеннән куптарып ташланган, аның тирәгендәге буш гильзалар арасында комендорларның канлы гәүдәләре генә хәрәкәт сез ята иде
Күрәм, комиссар басмачадан кычкырып нидер әйтә, кулындагы ♦ рупоры белән ишарәләп, рульне уңга, фарватер ягына борырга куша ю бугай. Әмма минем хәл юк, көчкә басып торам Штурвалны бора баш- ° лауга, кулым ычкынып, сәрхуш кеше кебек, чайкалып егылып китәм х
Комиссар тиз генә рубкага кереп, ашыга-ашыга штурвалны бора * башлады Аның артыннан ук кереп юнга Чурков та штурвал янына « басты.
— Монда мин торам.. Иптәш комиссар, барыгыз, сез тегендә ♦ командалык итегез...- диде ул, басмачага таба күрсәтеп
Бу минутта аның хәрәкәтләре кыю, тәвәккәл, бөтен кыяфәтеннән иң хәтәр приказны да үтәргә әзер торуы күренә иде Николай Григорьевич аны монда ут астында калдырырга теләмәде, ахры, штурвал ны бирмәде Түбәннән менеп җиткән Алимҗан белән юнгага мине рубкадан алып чыгарга кушты да палубага төшеп китте Чөнки хәзер инде штурвал сафтан чыккан, аста каюталардан күтәрелгән тончык тыргыч кайнар төтен һәм ялкын телләре инде монда бәреп керә баш лаган, рубка мснә-менә дөрләп кабынып китәргә тора иде.
Алимҗан белән Володя Чурков икесе ике яктан култыклап мине палубага төшергәндә, инде машинасы сафтан чыккан һәм рульсез калган «Вапя-коммунист» борыны белән акрын гына уңга, агым уңаена авыша бара, аның каюталары кара төтен катнаш ялкын эчендә, алгы туп янында бер ялгызы исәи калган комендор Степан Овсейчук исә әле һаман каршылык күрсәтә иде
Хәлбуки безнең «Ваня»ның хәле мөшкелләнгәннән мөшкелләнә, янгын отыры җәелә бара, яралылар һәм һәлак булучылар саны артканнан арта бара иде. Унга авышкан хәлдә, яны белән сайга утырып. «Ваня» бөтенләй хәрәкәтсез калды. Дошман снарядлары тиюдән булса кирәк, урта палубада әрдәнәләп өелгән үзебезнең туп ядрәләре гөрст- гөрст шартлый башлады Комиссар бөтен палубага ишетелерлек итеп кычкырып команда бирде:
— - Барыгызга да суга сикерергә! Дошман кулына эләгерлек бул масын, сул як ярга таба йөзегез, анда — безнекеләр, диде һәм Чурковка судан коткару бөяте кидереп, аны палубадан төртеп тө шерде.
Юнга артыннан бүтәннәр дә, буш мңчкә һәм снаряд яшнклары алып, суга сикерә башлады Алимҗан алгы туп янында кинәт тук талып
— Иптәш комиссар, сез безнең белән төшмисезмени? Алайса, без дә калабыз, диде
Николай Григорьевич аны кырт кисте
— Күп сөйләшеп торыр чак түгел Приказ шундый хәзер үк суга сикерегез Марш!.
УТЛЫ ФАРВАТЕРДАН
Комиссар комендор Овсейчук белән бергә туптан атуын дәвам иттерә иде.
Катгый боерык булгач, Алимҗан бүтән сузмады Каяндыр бөят божралары табып, берсен миңа кидертте, икенчесен үзе алды Борт читендә без бер мәлгә туктап, үле гәүдәлеләр тулы палубаны, дөрләп янган каюталарны соңгы тапкыр күздән кичердек Алимжан үзәк өзгеч ачыну белән әйтте:
— Хуш, «Ваня!» Хушыгыз, дуслар Сезнең өчен без үч алырбыз Алырбыз! Дөмегер дошман Мин моны ант итеп әйтәм
«Ваня»ның һәлакәте йөрәгемне телеп алды. Дустым белән бергә мин дә ант иттем, кара йөрәкләрне тәмам дөмектергәнче сугышырга үземә сүз биреп, суга ташландым.
Су бөтен тәнне үтәли көйдереп алды. Өскә калкып чыксам, Алимжан белән Володя Чурков та, башка матрослар да шунда, төрлебез төрле әйбергә тотынган хәлдә, дулкыннар арасында бата-чума агым уңаена китеп барабыз. ’
Мин каерылып тагын «Ваня-коммунист»ка карадым Комиссар белән комендор Овсейчук әле һаман туптан ата иделәр
Тәмам ярсыган дошман хәзер бөтен утын безнең өскә яудыра. Пуля яңгырыннан әйләнә-тирәдә су өсте кайнап тора, әле бер, әле икенче иптәш яраланып, бата бара Алимжан белән юнга Чурков мине икесе ике яктан тоткан хәлдә:
— Бераз гына түз, бирешмә, хәзер котылабыз,— дип буш куллары белән ишә-ишә, мине ут астыннан алып чыгарга тырышалар иде
Шул чак бик якында, безнең янда гына төшеп елга төбендә снаряд ярылды һәм түбәннән бәреп чыккан коточкыч көч мине, йомычкадай бөтереп алып, каядыр төпсез упкынга ташлады .
XVIII
Җиңел көймәбез су өстеннән уйнаклап кына бара, ишкәкләрне кае рып алган саен, очып китәргә омтылган акчарлак сыман, алга таба жиңелчә талпынып-талпынып куя
Койрык якта миңа каршы утырган Миңзифа бармак очларын суга тыгып, вак дулкыннар белән шаяра, учына су алып, як-якка көмеш тамчылар чәчрәтеп бара. Елмайганда аның болай да сөйкемле йөзе тагын да матураеп, яктырып китә...
Шул чак көтмәгәндә каяндыр гудок тавышы ишетелә һәм пристань ягыннан безнең «Сирень» килеп чыга. Аның бөтен палубасы соры шинель кигән кораллы солдат белән тулы. Өске басмада һәрвакыттагыча тәкәббер кыяфәтле капитан Шаһиморатов, кулы белән безгә таба төр теп күрсәтә-күрсәтә, үз янындагы погонлы офицерга нидер сөйләп бара.
Аның кулында элмәкле озын бау. Пароход безгә якын ук килеп житкәч. Шаһиморатов шул бауның элмәкле очын көймәгә ыргытты да, Миңзифаны биленнән эләктереп алып, күз иярмәс житезлек белән өскә күтәртә башлады. Ә мин көймәм белән бергә пароход көпчәге астына кереп менә-менә һәлак булам дигәндә, куркудан уянып киттем
Гажәп хәл. инде уянып, куркыныч төштән арынган булсам да, мин әле һаман саташам кебек. Хәлем бик авыр, бөтен тәнем кыйнап таш лаган кебек сызлый, колак шаулый: бер кәлимә сүз әйтерлек, күземне ачып карарлык та хәлем юк.
Кемдер минем хәлне сизде, күрәсең, авызга кашык белән су салды
—. Чү, уяна, аңга килә бугай.— дип сөйләнә-сөйләнә тирле маң гаемны сөртеп алды Бик кыенлык белән күземне ачып карасам, юнга Чурков утыра икән Тик шунысы бик сәер, ул гадәттәгечә хәрби фор
мадан түгел, ә никтер соры халат кигән, башына чалма кебек итеп ак марля ураган, үзеннән күнёл 0олгатчык йод исе килә
Шунда мин, тәмам аныма килеп, ни булганын ачык абайлап ал дым: соңгы сугыш күп иптәшләрнең һәлак булуы, утлы корабтан суга сикерүебез — барысы да берьюлы күз алдыма килеп басты, мин тагын ♦ каядыр төпсез упкынга чумдым... х
Уянып яңадан аңыма килгәндә тәннең сызлавы бераз басылган, ко- 5 лак та баягы кебек шауламый. Маңгаема юеш сөлге куелган, кемдер £ беләгемне капшап, йөрәк тибешемне санап маташа иде Юнга Володя < Чурков бик җитди кыяфәт белән терсәгемнән тотып, минем пульсны “ санап утыра икән. Ул шат тавыш белән бөтен палатага хәбәр итте е
— Уяна, җан керә... Тереләчәк дип әйткән идем бит! Әнә. күзләрен з ача башлады...
Күрше караватларда ятучы авырулар да, минем күңелне күтәрергә ' теләгәндәй, молодец, баһадир икәнсең, бирешмәдең дип. мактау сүз ♦ ләре әйттеләр. Володя исә бер генә минутка да янымнан китмичә, ® йомшак күңелле няня кебек, гел кайгыртып, ни кирәк, шуны биреп ° торды Ул сөйләгәннәрдән мин иң әүвәл үземнең «Христофор Колумб» х йөзмә госпиталендә икәнемне, дүрт тәүлек саташып һушсыз ятканнан * соң, бүген беренче мәртәбә аңыма килгәнемне белдем
— Теге көнне суда снаряд шартлаганда мин читтәрәк идем, дип < сүзен дәвам итте Володя — Сез икегез дә яраландыгыз Снн һуштан ♦ язып, миңгерәү балык кебек, дулкын арасында хәрәкәтсез калдың. Ә и дядя Алимҗан тирәсендә су кан төсле булып кызарды Мин аңа яр дәм итмәкче идем, ул минем белән маташма, әнә аны коткарырга тырыш дип, сиңа күрсәтте. Улымны онытмасын, ярдәмсез калдырмасын диде Катерчылар килеп коткармаса, шунда без дә балыкларга азык булачак идек.
Якын дустым Алимҗанның үлемен ишетү миңа гаять авыр булды, күз алларым томаланып китте... Володяның да күзләре яшьләнде Ул, бичара, берничә көн эчендә шактый ябыккан һәм зур халат кигәнгәме, ничектер олыгаеп киткән кебек. Аның элекке көязлегеннән кара мыек төкләре генә торып калган иде.
Дядя Алимҗанның кубызы минем кесәдә калган икән, диде ул, чалбар кесәсеннән кубыз алып — Аның төсе итеп саклыйм мин моны
Аннары ул «Ваня-коммунист»ның һәлакәте, исән калган команда членнарының кичә Нижний Новгородка яңа кораб алырга китүләре турында сөйләде.
— Күпме ялынып үтенсәм дә, мине үзләре белән алмадылар Тиздән кире кайтабыз, аягың төзәлгәч тә сине килеп алырбыз дип. менә шунда калдырдылар.. Николай Григорьевич исән булса, әлбәттә, алай итмәс иде.
Комиссарга ни булган, әллә ул да яраландымы?
Яраланган гына булса иде!.. Володя авыр сулап куйды, халат җиңе белән яшьле күзләрен сөртте. «Ваня-коммунист» белән бергә Николай Григорьевич та һәлак булды . Гәүдәсен дә тапмадылар Өченче көн. мин мондя к>сыз яткан вакытта, корабларда матәм митинглары үткәргән 6} .паннар. Бөтен флотилия исеменнән Мәскәүгә, иптәш Ленинга җибәргән телеграммада сөекле комиссар өчен ак бал дитлардан аяусыз үч кайтарырга, аларны тиз арада тәмам тар-мар итеп, совет җиреннән бөтенләй себереп ташларга тантаналы вәгъдә биргәннәр.
Палатада ятучы авыруларның байтагы — безнең кораб матрослары Юнга Чурковның бу хәлләрне миңа сөйләве, аларның авыр уй хисләрен кузгатты булса кирәк, кемнәрнеңдер, тамак кырганы ишетелде, кайсы дыр. сулышы кысылган сыман, тирән уфылдап куйды
Шунда Володя миңа якынрак иелеп, сер әйткәндәй, минем кола гыма:
— Дядя Василь, монда бик чибәр бер медсестра гел сине карап, кайгыртып тора,— дип пышылдап әйтте — Аз гына буш вакыты булды мы, шундук керә дә, йөрәк тибешеңне тыңлый, дарулар эчертә.
Володя сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, ул килеп тә керде Башына кар кебек ак калфак кигән, алъяпкыч күкрәкчәсендә кызыл хач сурәте. Мин аны күрүгә үк таныл алдым
— Зифа, синме бу?! — Яткан җиремнән ихтыярсыз талпынып куйдым.
— Уяндыңмы, ниһаять. — диде Миңзифа кулымны йомшак кына сыйпап.— Кузгала күрмә, тик ят Сиңа дулкынланырга ярамый әле, өзлегеп китүең бар.
Ул миңа авыз ачарга да бирмәде.
— Вәсил җаным, хәлең җиңеләйгәч, без синең белән һәммәсен дә иркенләп сөйләшербез әле... — диде Миңзифа — Хәзер тыныч кына ят, йокларга тырыш, яме,— дип иркәле елмайды да, палатадан чыгып китте.
Берсеннән-берсе хәтәр куркыныч хәбәрләрдән һәм көтелмәгән күрешүдән башым әйләнә, уйларым бутала башлады Күз кабакларым авыраеп йокыга талуымны сизми дә калдым.
Мин уянып, күземне ачуга, яныма тагын Володя килеп утырды һәм бик үпкәле тавыш белән врачлардан зарланырга тотынды:
— Бигрәк вакчыллар инде, юкка да бәйләнәләр: аягың төзәлмәгән дип, тәки чыгармадылар... Шулар аркасында үзебезнекеләр белән Нижнийга яңа кораб алырга китәлми калдым Менә хәзер монда каңгырып ят инде.
Миңзнфаның эше күп булса кирәк, безнең палатага врач обход ясаганда һәм авыруларга дару өләшкәндә генә бер-ике мәртәбә кереп чыкты.
Кичке аштан соң коридорда тынлык урнашкач кына ул минем янымда озаграк утырды.
— И белсәң икән, эш шундый күп, тын алырга да вакыт юк,— диде ул, көттергән өчен гафу үтенгәндәй елмаеп.
Бу юлы без иркенләбрәк сөйләшә алдык. Минем бер җирем дә яралы түгел, каты контужен булганмын икән. Колаклар шаулавы шуның аркасында, димәк.
— Теге көнне, каты сугыштан соң, иптәшләрең сине һушсыз хәлдә бирегә китергәч, бик курыккан идем,—диде Миңзифа. — Болай булгач, шөкер инде, акрынлап рәтләнерсең кебек.
Миңзифа үзе бу йөзмә госпитальгә миннән өч көн генә элек килгән икән Аны монда бер хатын җибәргән булган. Үлем баржасы артыннан әтисен эзләп барганда. Алабуга пристаненда очраган әлеге хатын аңа шуннан ары барма, харап кына булырсың, дип әйткән һәм аның медичка икәнлеген белгәч, йөзмә госпитальгә эшкә урнаштырган.
Исхак абыйның беркөн судан табылган фуражкасы келт итеп искә төште Әмма ул хакта әйтеп. Миңзифяның соңгы өметен өзәргә минем телем бармады.
XIX
Хәлем акрынлап җиңеләя бара.
Безнең госпиталь фронттан шактый еракта, нарат урманы белән капланган биек тау каршында якорьда тора Әйләнә-тирәдә гадәттән тыш тынлык, дөньяда бернинди сугыш, аяусыз кан коюлар юктыр ши келле. Күк күкрәгәндәй, ара-тирә ерактан ишетелгән туп тавышлары гына кайдадыр офык артында каты сугышлар барганын искә төшереп тора
Без. инде савыгып килүчеләр, баш врачны күргән саен тизрәк госпитальдән чыгаруны сорап аптыратабыз. Тик ятудан котылырга теләп, кайберәүләр камбузда бәрәңге әрчешәләр, яр буеннан коры утын жыеп керәләр. Юнга Володяга машинистлардан кемдер гади тимер чыбыктан берничә кармак әмәлләп биргән. Шул безгә бик ярап куйды тагын. ♦ күп вакыт койрык якта балык тоткан булып утырабыз. Володя, әллә х нидә бер бәләкәй генә чабак тартып чыгарса да, бөтен пароходны $ ду китереп шатлана. й
Кайчак ул чалбар кесәсеннән тиз генә кубызын ала да. эчке дул- < кынлану белән бирелеп уйнарга тотына. Уйнап туктагач, кем алдында- £ дыр горурланырга теләгәндәй, жырның күңеленә аеруча якын ике * юлын телдән дә кабатлап куя: з
..Врагу не сдается наш гордый «Варяг»,
Пощады никто не желает ф
— Карале, дядя Василь,— ди ул, бермәл уйланып торганнан соң,— ®
безнең <Ваня-коммунист» та нәкъ шулай булды бит: дошманга бирел- ° мәде, беркем дә калтырап төшмәде.. Шәп жыр, юкса Николай Гри- s горьевич аны яратып жырламас иде.. “
Ниһаять, савыгып килүчеләрне берәм-берәм дәштереп, комиссия о аша үткәрә башладылар. Бүген кичкырын Володя белән миңа да чират < житте. Баш врач Володяны хезмәттән азат итеп, балалар йортына * укырга жибәрмәкче булган иде. Юнганың күзләре яшьләнүен күргәч, и фикерен үзгәртте:
— Мин сиңа яхшылык теләп шулай эшләмәкче идем. Ярар, алайса синеңчә булсын, корабка бар. Тиздән, кышка туктар вакыт житкәч. калганын шунда хәл итәрбез. .
Озаклап тикшергәннән соң:
— Бетте, өстеңә киен Бәхетең бар икән, егет, контузиянең эзе дә калмады, имән кебек тазасың... Хезмәтеңне дәвам итәргә рөхсәт бн- рәм, юлга әзерләнергә мөмкин,— дип баш врач мине дә канатландырып чыгарды. Үземне инде болай да сау-сәламәт хис итсәм дә. атаклы врач әйткәч, күңелем икеләтә күтәрелеп китте Коридорда Миңзнфаны очрату белән:
— Таза-саумын, контузиянең әсәрен дә тапмадылар,—дип шатлы гымны уртаклашырга ашыктым.
— Тагы аерылышабыз икән,— диде ул, сулкылдап.— Әти китте дә эзсез югалды. . Инде синсез дә калсам
Мин ни әйтергә белмичә аптырап төштем Коридорда болай тору уңайсыз иде. Миңзнфаны култыклап каютасына керттем, кружка белән су бирдем. Ул тынычлангандай булды, ак кыекчасын салып, яшьле күзләрен сөртте
Син дә китеп югалсаң, ялгыз башым нишләрмен...— дип дулкынланып сөйләнә-сөйләнә, башымнан, битләремнән сыйпап иркәләргә кереште
Моңарчы аның беркайчан мине иркәләгәне, үз итеп сөю сүзләре әйткәне юк иде Без сүзсез генә аңлаша идек бугай. Әгәр ул хакта мин читләтеп кенә сиздерсәм дә, Миңзифаның йөзенә ризасызлык чыга иде Хәзер исә аның гәжнзлегеннән күңелем тулып китте
— Тукта, зинһар, алай өзгәләнмә Мин бөтенләйгә кнтмим ләбаса, дип аны юатырга тырыштым
Миңзнфа чәчләремнән сыйпап куйды:
И, күрми дә торам, чал керә башлаган түгелме соң?
Картайган бу дип миннән бизмәссең бит?
— Юкны сөйләмә, зинһар! — Мнңзифа миңа якынрак елышты һәм кайнар иреннәре белән колагыма пышылдады: Их, белсәң икән. Вә
сил бәгырем, көннән-көн көчлерәк яратам үзеңне. Тик син генә әллә нинди, суынган сыман. Элек син алай түгел идең...
— Авызың бер пешкәч, өреп кабарга туры килә ул Теге чакны көй мәдә хәтерең калганнан соң, тагын үпкәләтермен дип куркам.
— Чынлапмы, шуннан гынамы?! — Миңзифа җиңел сулап куйды, күзләре зур булып ачылды Ә мин, киресенчә, үземне гаепләдем, ул көнге көрпәлегем өчен үкенә-үкенә тәмам интегеп беттем...
Бу аңлашудан соң минем иңнән тау төшкән кебек булды. Бер-беребезне өр-яңадан табышкандай, шатлыгымнан:
— Гомерлек дустым, тормыш юлдашым минем...— дип Миңзифаны кочаклап алдым.
XX
Бүген бездә көтелмәгән ике вакыйга булды.
Иртән кояш бераз җылыта төшкәч, койрык якта кармак салып утыра идек, елга уртасында агымга каршы менеп килгән моторлы катер күренде һәм берничә минуттан ук безнең госпиталь янына борылып туктады Палубага гаскәри френч, кызыл йолдызлы фуражка кигән зифа буйлы яшь кенә хатын-кыз сикереп менде.
Бу безнең белән бер катерда Югары Ослаһга хәтәр разведкага барган һәм куркусыз кыюлыгы белән барыбызны да шаккатырган комиссар хатын Рейснер иде.
Лариса Михайловнаны танып белүчеләр бер мин генә түгел икән. Палубада булган бүтән авырулар да аңа хөрмәт күрсәтеп аяк өсте торып каршыладылар Күренеп тора, бу очрашуга ул үзе дә шат иде. һәркем белән кул биреп күреште Бераздан бар халыкны аскы палубага җыелышка чакырдылар Бөтен госпиталь халкы: ак халатлы врачлар. медсестралар һәм санитарлар, үз аягы белән йөри алырлык сырхаулар төрле әрҗә, такталардан әмәлләгән эскәмияләргә урнаша башладылар Миңзифа килеп керүгә кинәт бөтен пролет яктырып киткәндәй булды Ул эскәмияләр арасыннан җитез адымнар белән үткәндә күпләр аңа сокланулы карап алды. Моны ул үзе дә сизде һәм бераз каушады да бугай, минем яныма килеп утыргач, йөзе алсуланып, тагын да матурланып китте.
Бар халык урнашып бетүгә, канцеляриедән госпиталь башлыклары белән Рейснер чыкты Алар түгәрәк өстәл тирәли утырышкач, баш врач кунакның кем икәнлеген, монда нинди максат белән килүен аңлатып нотык сөйли башлаган иде, Лариса Михайловна аны бүлдерде.
— Мин сезгә үтеп барышлый, бик азга, хәлегезне белергә һәм яңа газеталар биреп калдырырга гына кердем,— дип сөйләп китте.— Ин элек, иптәшләр, сезгә шуны хәбәр итәргә телим: күптән түгел генә яуда һәлак булган «Ваня-коммунистжа алмашка Нижний Новгородтан шул ук исемдә яңа кораб коралландырып җибәргәннәр, бүген-иртәгә аның бирегә килеп җитүен көтәбез. Командасына тәҗрибәле машинистлар, рулевойлар җитми дип хәбәр иткәннәр, Сезнең арада инде савыккан, хәл кергән белгечләр булса, без алариы яңа корабка чакырабыз. Көзге суыклар башланып, елганы боз каплаганчы аклар бандасын бу тирәдә тар-мар итәргә кирәк.
Лариса Михайловна чит илләр һәм фронт хәлләре турында да сөйләп үтте.
— Тагын бер күңелле хәбәрне әйтергә онытканмын икән,— диде Лариса Михайловна, шат елмаеп.— Кичә безнең эсминецлар Гольяны пристанена кыю налет ясап, акларның борын астыннан «үлем баржасыэн алып чыктылар һәм дүрт йөз утыздан артык кешене үлемнән коткардылар...
Хәзер ак флотилия зур югалтулар белән туктаусыз артка тәгәри, безнең минага эләгеп шартлаган «Труд» корабы су төбендә ята Дошманнар белеп торсыннар, аларнын барысын да шундый ук язмыш көтә...
Лариса Михайловна «үлем баржасы»н телгә алу белән Минзифа кинәт бөтен гәүдәсе белән калтырап куйды һәм кайнар дулкынлану бе- ♦ лән «Ишетәсеңме, азат иткәннәр Исән булса, бәлки минем әти дә ко- х тылгандыр». - дип колагыма пышылдады п
Лариса Михайловна сөйләгән вакытта бер-ике мәртәбә миңа игьти- ш бар белән караган кебек булган иде, китәр алдыннан саубуллашканда « ул миңа тагын игътибар белән төбәп карап торганнан соң эндәште. £
— Исемә төште сез «Ваня-коммунист>тан бит — койрыкчы...— Хә- ®
легез ничек, рәтләнеп буламы? Шулаймы, инде сау-сәламәтме Алайса, з яна корабта хезмәт итәргә сез әзер?.. £
Мин көне-сәгате белән китәргә әзер булуымны әйттем Лариса Ми- хайловнаның күз карашы минем белән янәшә басып торган Миңзифага тукталды. ®
— Минем сезне дә кайдадыр күргәнем бар шикелле.— диде ул о. Алабуга пристаненда түгелме? Әйбәт урнаштыгызмы, эшлисезме3 -
Без аны бөтен госпиталь белән озатып калдык. <
Палатада тынлык. Төшке аштан соң була торган йокы сәгате и Күзгә һич йокы керми. Борчулы уйларга чумган хәлдә, йокылы-уяу- < лы ятканда, кинәт тирә юньне яңгыратып якында гына гудок тавышы • ишетелде. Тиз генә кузгалып тәрәзәдән карасам, елга уртасыннан бук- и сир пароход менеп килә икән
Менә ул фарватердан туры безгә таба борылды, кораб якыная төш кәч, террасаданмы, аскы палубадаймы кемнәрдер бөтен госпитальне күтәреп кычкырып җибәрде
— Ур-ра, яңа «Ваня-коммунист» килә!..
— Ваня-коммунист!
-- Тегесеннән зуррак та. көчлерәк тә күренә бу. туганкаем
Мин тиз генә халатымны иңемә салып, алгы пролетка төшкәйдә анда байтак кеше җыелып өлгергән иде Яңа «Ваня-коммунист» корабы инде янәшә килеп туктаган, палубасы тулы матрослар безне кул болгап сәламли. командасының байтагы яңа халык, яшь-җилкенчәк.
Күрми дә торам, арада элекке «Ваня» да бергә хезмәт иткән дуслар да бар ич Әнә өске катта, пулеметлар янында Вишневский белән Кар- машов елмаеп торалар Юнга Чурков аларны күрүгә
— Дядя Воля, дядя Коля!..—дип кычкырып җибәрде һәм. борт аша сикереп, алар янына йөгереп менеп китте.
Мин дә яңа корабка кердем Вишневский үз күзләренә үзе ышанма гандай
— Василь дускай, синме бу?! дип гаҗәпләнде
— Молодец, бирешмәгәнсең. болай булгач, адмирал Старкның арт сабагын укытабыз әле
Вишненскнй төскә-биткә ябыккан булса да, үзе болай көр күңелле күренә Мыегын кыргангамы, йөзе ачыла төшкән, коңгырт күзләре сы- научан карый: кнн иңсәле базык гәүдәсеннән, бөтен кыяфәтеннән ашкыну һәм ихтыяр көче бөркелеп тора иде.
Воля дус. үзең нихәл? дидем мин,— һаман язасыңмы?
— Хезмәттән буш сәгатьләрдә тырышам инде Тик шунысы аяныч, теге чакны Пьяный Бор янында «Ваня-коммунист» белән бергә минем язмалар да харап булды Исеңдәдер, ул көнне мин десантта идем би«
Без монда, өске каттагы пулеметлар янында бер-беребезне бүлеп, баштан кичкәннәрне сөйләп торганда, госпиталь террасасыннан Миң <нфа кычкырды.
Вәсил. Володя, чыгыгыз әле Монда ашыктыралар, тизрәк җыенырга кушалар
— Бу нинди медсестра сипа шулай назлы эндәшә? — диде Вишнев ский.
— Бу — шул, мин эзләгән кыз инде Казанда эзләгәнемне һич тә көтмәгәндә менә биредә, госпитальдә таптым
Вншневскнйнын йөзе яктырып китте
Миңзифа. ашыктырып тагын дәшкәч. Володя белән мина госпитальгә чыгарга туры килде.
Документларны тиз генә алдым да. Мнңзифалар каютасына кердем
Ул минем кием-салымны инде алдан ук юып. үтүкләп куйган икән. Госпиталь халатын салып, үз чалбар-күлмәгемне. безкозыркамны кидем Киң якорьлы каешта бугач, миңа кеше төсе керде бугай Миңзифа бер читтән сүзсез генә карап торган җиреннән
— Хәрби форма ифрат килешә икән сиңа,— диде, авыр сулап, һәм миңа сыенды,— Вәсил. Рейснер йөзмә төрмәдәге тоткыннарны коткару турында әйткән иде. Әгәр әтине очратсаң, минем монда икәнемне әйт. яме... Вәсил, мин сине сагынып көтәрмен .. Хатларыңны ешрак яз. мине онытып бетермә...
— Миңзифа. бердәнберем, син һәрвакыт минем күңелемдә булырсың. . Тиздән, дошманнарны җиңеп кайткач, без кавышырбыз һәм бүтән һичкайчан аерылышмабыз,— дип яшьле битләрен үбә-үбә аны тыныч ланлырырга тырыштым...
Менә мин яңа «Ваня-коммунист» корабында Мәгәр монда кергәч, миңа тын алырга да бирмәделәр. Корабта Кама фарватерын белүче кеше—юл буе алмашсыз торып тәмам алҗыган бердәнбер лоцман хәзер каютасында үлеп йокыга чумган икән. Аның урынына мине куйдылар.
Шунлыктан, кораб кузгалып киткәндә, Миңзифаны рәтләп күреп тә булмады Штурвал янында торган килеш рубканың ачык тәрәзәсеннән кул изәп кенә саубуллаша алдым. Госпиталь террасасында безне озатып калучылар арасында ак алъяпкычлы, ак кыекчалы Миңзифа бу минутта бигрәк тә сөйкемле һәм моңсу булып тоелды.
Түбәндә машина бар куәтенә эшли башлауга «Ваня-коммунист» зур тизлеккә күчте һәм үткен борыны белән елганы урталай ярып алга ыргылды Йөзмә госпиталь артта калып, инде күздән югалган, булса да. мин әледән-әле шул якка ихтыярсыз каерылып карап алам һәм терасада ак яулыгын болгап торган Миңзифаны күргәндәй булам.
Кораб зур тизлектә алга бара. Елганың сул ягында — Минзәлә пристане. без азат иткән яр буйлары. Алда, Пьяный Бор авылына җитә- рәк. уң як ярда моннан өч атна элек каты сугышта безнең «Ваня-комму нист», комиссарыбыз Николай Григорьевич Маркин һәм ярты команда һәлак булган Малиновка култыгына күренеш ачылды
Бу хакта бөтен команда тиз белеп өлгерде, палуба һәм өске басмалар шундук халык белән тулды Пулеметчылар — барысы да яңа кил гән яшь матрослар — рубка алдына Вишневский тирәсенә җыелдылар Юнга Володя штурвал янына минем белән янәшәгә килеп басты
Елгага очлаеп кергән тәбәнәк комлык турында кечкенә генә утрау сыман су эченнән калкып торган ниндидер каралҗым нәрсә күренде Бинокльдән карау белән йөрәгем жу итеп китте Бу — шул үзе. яуда һәлак булган безһең «Ваня-коммунист» хәрабәләре иде. Корпусы яртылаш су астында, рубка һәм каюталары янып беткән, дошманнардан үч алырга чакыргандай, биек торбасы гына кичке шәфакъ кызыллыгында караеп тора иде.
Кораб командиры мачта очындагы кызыл флагны яртылаш түбән төшерергә, машинаны акрынайтырга приказ бирде. Сузып сузып яңгыраган гудок тавышы палубадагы төз сафлар өстеннән елга киңлекләренә җәелде, кабарынкы ярларга, ерак урман өсләренә матәм моны булып’ таралды.
ЭПИЛОГ УРЫНЫНА
Мул сулы чал Кама елгасынын түбәнге агымында. Красный Бор авылыннан ерак түгел урында, нарат урманы эченә дугайланып уелып кергән текә ярлы мәшһүр култык бар Дәһшәтле унсигезенче елнын көзендә бу култыкта данлы кызыл флотилия отрядының акгвардияче бандаларга каршы батырларча сугышуы турында дулкынландыргыч бәетләр, риваятьләр сөйлиләр, җырлар җырлыйлар
Красный Бор авылы үзәгендә комиссар Маркин һәм анын батыр көрәштәшләре — кызыл матрослар хөрмәтенә куелган һәйкәл — обелиск итәген мәктәп балалары чәчәкләр белән бизи, пионерга кергәндә алар Коммунистлар партиясе эшенә һәрвакыт турылыклы булырга тантаналы вәгъдә бирәләр Безнен. көннәрдә дә бу култыктан снаряд гильзалары табыла Карт нарат кәүсәләрендәге яралар әле дә төзәлмәгән, урман кискәндә агачлардан кургаш ядрәләр килеп чыга
Камада йөзгән мәһабәт теплоходлар, куәтле буксирлар бу култыкка җнтәрәк йөрешләрен акрынайталар Тантаналы-моңсу гудок тавышлары дулкыннардан-дулкыннарга күчеп хәтер ярларына килеп кагыла