Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАҢНАР, ТАУЛАР...


Сәгать теле
Сәгать теле саный минутларны, Гасырларны саный төп-төгәл. Вакыт дигәннәре бик тә сизгер, һәр нәрсәгә итә игътибар.
Килгән ханнар, килгән «ак» патшалар, Буйсындырган җирне, суларны.
Планетаны урталайга ярыл, Алга үткән Ленин урамы.
Төп урамнан — Ленин урамыннан, Атлый халык Кызыл Мәйданга.
Ә дәвамы аның мең-мең тармак, Тармакларның очы кайларда?
Мең төрле төс монда, күп төрле тел, Якты уйлар бергә кушыла.
Ленин!
Ленин!
Ленин! — дибез,
Ант итәбез менә шушында.
Антыбыз хак безнең, антыбыз пакь, Чын күңелдән, бөтен йөрәктән. Сабый чактан безне ата-баба Яхшылыкка гына өйрәткән.
Дөреслибез җанны, иманны без, Раслыйбыз кыйбланамәне.
Утта, суда
Сабан туйларында, Иманыбыз Ленин иманы!
Юл — Мәскәүдән. Можайски аша.
Минскига таба ул үтә.
Көне буе шау-гөр килә дә ул, Тынып кала бераз кич-иртә.
Ике яклап нарат урманнары, Җил югында оеп утыра.
Үрелеп карый урман зәңгәр күккә — Ул кояшка таба омтыла.
Ничә тапкыр сугыш үткән моннан, Җуелмаган әле яралар.
Шул эзләрдән нарат чәерләре Күз яшьләре сыман тамалар.
Юл буенда солдат каберләре, Истәлекле, изге бу яклар.
Монда һаман чәчәк бәйләмнәре, Ылыслардан үргән веноклар.
Дошманнарны юлдан яздырганда Ятып калган күпме батырлар?!.
...Юллар матур, юлгар иркен хәзер, Шар тәгәрәтерлек — такырлар.
Тол хатын
Еллар үткән саен сагындыра Яудан кайтмый калган батырлар. Бер мин генә түгел, бу дөньяда Тол калдылар күпме хатыннар?!.
Бераз җиңел булыр иде кебек, Торып-торып җаным көймәсә, Ничәмә ел инде төшләремә Керә дә ул көлеп сөйләшә.
Кайтмасын да беләм, тик шулай да, Суынмый шул күңел дигәнең. Чыгып китәмен дә, йөгерә-йөгерә Кайтып керәм һаман өйгә мин.
Ярый әле төшләремә керә, Ташламый ул мине һаман да: Оныталмыймы, әллә кызганамы Ялгыз яшәп, ялгыз янганга?
Язмышыма бер дә үпкәләмим: Сагынырлык кешем бар минем. Боега дип уйламагыз тагын, Канатларым һаман пар миңем.
Бер кайта
Кырын салып ап-ак бүрекләрен Утыралар кышкы урамнар. Үзебезнең карлар, безнең кыш бу, Үзебезнең генә бураннар.
Күпме эзләр калган урамнарда, Кем санаган аны, кем белгән? Кайберләре аның ярылып ята, Кайберләре инде күмелгән.
Төрле җилләр исте бу яклардан, Көйдерделәр җанны, бәгырьне. Ат чаптырып, олау алыштырып. Китерделәр монда әмерне.
Бөтенесен күрде адәм башы: Богау... сөрген... ачлык... сугышын... Түзде ләкин, түзде — бөгелмәде Көчкә алганда да сулышын.
Таралдылар эзләр еракларга, Җир шарының төрле ягына. Юк, онытмый авыл ул эзләрне Төшләрендә күреп сагына.
Исәннәре түзми, туган як дип, Әйләнә дә, урап бер кайта. Яуда ятып калган батырларның Хәтирәләр гомерен озайта.
Пыскып янган учак — учак түгел. Дөрләп янган учак җылыта. Яктылыгын җиргә бирә-бирә Януларын гүя оныта.
Кеше дә бит шушы учак сыман Яна ала икән — гомерле: Еллар саны түгел, яшәү яме Озынайта яшәр гомерне.
Искәртмәстән бер көн китә кеше, Үзенә бер матур моң булып, Төшкән кишәрлеге әллә бетә, Әллә бетми кала урылып.
Бәргәләнми дөньям кала диеп, Комсыз булмый тыйнак кешеләр Вакытлыча гына аерылып Китә кебек Җирдән — эшеннән
Ир йөрәкле ирләр — Ил йөрәкле, Шуларда ул бөтен таяныч. ...Йөксез арба кебек шалтыр-шолтыр Бушка үтсә гомер — аяныч.
Таңнар, таулар
Тәрәзәмә таң нурлары куна. Шул нурларга карыйм, сөенәм. Бакчаларда шомырт куаклары Баштанаяк актан киенгән.
Тәрәзәмне ачам, җилләр керә, Җилләр алар җитез канатлы. Таңнарны да, янар тауларны да Яктылыгы өчен яраттым.
Күңелемдә минем яз шатлыгы, Җылы яңгыр тора яварга.
Олы хаклык өчен янганнарны Ошатам мин янартауларга.
Күпме дуслар китте... әрнеп калдык. Еламадык. Булдык сабыр, нык. Яшьнәр еллар калды яшьнәмичә, Без яшибез һаман сагынып.
Сәбәпчеләр булды. Алар һаман Төйнәделәр серле төеннәр... Озатканда исә соңгы юлга Атладылар кара киемнән.
Хәтта нотык сөйләделәр шунда: «Иртә киттең, дускай, бик иртә!..»— Кылганнарны юкка чыгарырга Бер кагындың исә шул җитә...
Җир ананың алым-талымы юк. Кабул итә яхшы, яманын.
Үзе китсә китә, яктылыгы Балкып кала олы җаннарның.
Күпме дуслар иртә китеп барды, Без яшибез һаман сагынып... Киткәннәргә әллә нәрсә түгел, Калганнарга бирсен сабырлык.
Янар
Сорыйсың доктор, хәлемне... Сөендерәсем килә.
Бөтен дөньяны гел актан Киендерәсем килә.
Әйләнми телем әйтергә: «Авырта әле» диел.— Сырхауга сихәт бирәм дип, Йөрисең янып-көел.
Доктор, тизрәк бу җанымның Ертыгын ямасаңмы: Билчәннәр утыйсым бар бит, Кулларым канаганчы.
Хагыннан, нахакларыннан Күрсә дә җаным зарар, Моңарчы янганнан да ул Мең кат көчлерәк янар!
Ыргыла диңгез, ыргыла, Ярыннан чыкмак була. Каршыга баскан ташларны Ул бәреп екмак була.
.Тартыша ике баһадир — Дулкыннар белән ташлар Егылса аның берәрсе, Тәгәрәр кебек башлар.
Иминлек кирәк диңгезгә, Иминлек кирәк ташка. Дөньяның асыл халәте Хәвеф-хәтәрдән башка.
Яшәсен — янар чәчәкләр, Кызарып пешсен җимеш, Ташы таш, диңгезе диңгез. Кояшы кояш килеш.