СОҢГЫ «ТАЯНЫЧ»
угыштан соңгы елларда империалистик илләрнең «советолог»лары Беек Ватан сугышы тарихын, шул җөмләдән төрле милләт халыкларының бу сугыштагы ролен тырышып-тырмашып бозып күрсәтергә маташалар, һәр- кайсыбыэ өчен изгедән дә изге нәрсәгә — совет халыкларының дуслыгына кизәнәләр. Бу эштә алар яманаты чыккан милләтчеләргә таяналар.
Германия Федератив Республикасының Мюнхен шәһәрендә чыга торган журналларның берсендә Музабай Б. дигән берәү: «Гитлер гаскәрләре Россия җиренә көтмәгәндә басып кергәннән соң, Кызыл Армиянең күп милләтле отрядлары этнографик компонентларга таркалуга юл тотты,— дип яза.— Фронтлардан Совет Армиясенең аерым берләшмәләре тулысы белән юкка чыга башлады. Рус булмаган милләтләрдән армиягә алынган резервчыларның күбесе үзләренең партия билетларын «югалттылар», фронтка килгән партияле күп кенә татарлар «партиясезләр»гә әйләнделәр».
Биредә тарихны зур әһәмияткә ия булган өч мәсьәләдә фальсификацияләргә маташу күзгә бәрелә
Аяусыз каты сугышларда Кызыл Армия үзен ничек күрсәтте? Советлар Союзындагы азчылык милләтләрнең, шул исәптән татар халкының Бөек Ватан сугышына мөнәсәбәте нинди иде? Авыр сугыш шартларында татар халкы Коммунистлар партиясенә карата нинди карашта булды?
Бу сорауларның һәркайсына аерым-аерым тукталып узыйк.
Советлар Союзына һөҗүм иткәндә Гитлер, чыннан да, беренче көчле ударлардан соң ук Кызыл Армиянең таркалуына, этник компонентларга бүлгәләнүенә, аларның үзара талаша башлауларына исәп тотты. Ләкин аның бу уйлары челпәрәмә килде. Сугышның башында әйтеп бетергесез авырлыкларга дучар булуына да карамастан, Совет Армиясе Ватаныбызның һәр карыш җирен саклап калу өчен героик көрәш алып барды, күп санлы сугышларда дошманны җиңеп чыкты һәм, ахыр чиктә, аны берсүзсез капитуляция ясарга мәҗбүр итте. Бу фактлар кире каккысыэ. Музабайның Кызыл Армиянең «этник компонентларга таркалуын» исбатларга маташуы тарихи фактлар яктылыгында аны кояш яктысын күрә алмаган сукыр тычкан хәлендә калдыра.
Татар халкының сугышка карата мөнәсәбәтен караганда да фактлар Музабайга каршы. Социализм төзүче тугандаш халыкларның бердәм, тату гаиләсендәге татар халкы үзен беркайчан да Музабайларның хыялый идеяләренә дәлил булу хәлендә калдырганы юк. Азия халыкларына, шул нәүбәттән татар халкына карата булган мөнәсәбәтен ачыктан-ачык белдереп, Гитлер болай диде «Норд расасының бөтен дөньяга хуҗа булырга хокукы бар һәм бу хокук безнең тышкы политикабызда юл күрсәтүче йолдыз булып торырга тиеш. Шуңа күрә дә славян-татар гәүдәсендә еврей башы утырган Россия белән нинди дә булса багланыш турында сүз дә булуы мөмкин түгел» 1 Фюрерның бу һәм башка сүзләре, фашизм җиңгән очракта, «түбән расапдан булган башка халыклар шикелле үк. татар халкына да җирдән себереп түгелү кебек ачы язмыш хәзерләнгән булуы һичбер нинди шик калдырмый. Совет халкы, бер кешедәй булып, гитлеризмның әнә шундый вәхши планнарына каршы көрәшкә күтәрелде
История СССР. 1966. т 2. 163 6
17Я
С
ЖӘМИЛ ГЫЛЛЬМАНОВ ф СОҢГЫ «ТАЯНЫЧ. ф
нең сүзләренә тугрылыклы булып калдылар. Бик күбесе үз теләкләре белән Кызыл Армия сафларына чакыруны сорап хәрби комиссариатларга гариза язды.
Күренекле татар язучыларыннан К. Нәҗми, Ш. Маннур, М. Җәлил һәм башкалар фашизмга каршы аяусыз көрәшкә күтәрелергә өндәп, һәр сүзе тирән дулкынландырган патриотик чакыру белән матбугат аша халыкка мөрәҗәгать иттеләр һәм безнең җиңәчәгебеэгә ныклы ышаныч белдерделәр. Өлкән язучыларыбыздан Шәриф Камал ул көннәрдә болай дип язды: «...Бөек социалистик илебезнең бөтен күмәк көче, иң явыз дошманга ачу уты белән ялкынланган хәлдә, хәзерге көндә, бары бер генә максатны күздә тота, аның бөтен игътибары, бөтен омтылышы бер генә максатка төбәлгән: дошманны тар-мар китерү, җир йөзеннән аны юк итү.
...Без үзебезнең эшебез хак икәнлеккә нык ышанабыз. Бездә гаделлек, бездә хаклык... Әлбәттә, без җиңәчәкбез!» '
Татарстан Язучылар союзында член булып исәпләнгән 53 язучының 25 е сугышның беренче елында ук фронтка китте. Ә 1943 елда 64 язучының 36 сы фронтта булып, алар арасында М. Җәлил, Ш. Маннур, Ф Кәрим, Н. Баян, Ә. Ерикәй, С. Хәким, Ә. Исхак, Г. Кутуй һ. б.лар бар иде. 1942—1943 елларда татар язучыларының зур төркеме (Г. Кутуй, А. Шамов, М. Максуд, Ә. Ерикәй, Р Ишморат, Г Әпсәләмов, И. Гази, А. Әхмәт, Г Галиев, Ә Исхак, Ш. Маннур, Г. Насрый, Ә. Фәйзи, Ш. Мөдәррис һ. б.лар) татар телендә чыга торган фронт газеталары редакцияләрендә эшләде.
Фронт матбугатында басылган күп санлы очеркларын, хикәяләрен, корреспонден- цияләрен, шигырьләрен язучылар Ватанны саклау темасын яктыртуга багышладылар, сугышчыларны совет патриотизмы, илгә, партиягә бирелгәнлек, тугрылык рухында тәрбияләделәр, аларда дошманга каршы көчле нәфрәт тойгысы уяттылар. «Тирән пессимизм һәм шик-шөбһәләр белән сугарылган» әсәрләрне Музабай каян ала соң? Сугыш елларында уналты фронтта чыккан һәм Ленин китапханәсендә, шулай ук башка махсус урыннарда зур саклык белән сакланган газеталарның төпләмәләрендә татар язучыларының сугыш елларына кагылышлы иҗат мирасы бай чагыла. Ләкин «Муза- бай да, кем дә булса башка берәү дә татар язучыларының иҗатында «тирән пессимистик әсәрләрине таба алмас, бу нәрсә аларның табигатендә юк.
Сугыш елларында Татарстан язучылары киң колачлы әдәбият тудырдылар Ул елларда Татарстан китап нәшрияты гомуми тиражы бер миллион ярым данәгә җиткән 220 исемдәге китап бастырып чыгарды. Музабай социалистик реализм принципларыннан читкә тайпылуны каян тапкан? Әмма бер нәрсә ап-ачык: боларның барысы да фальсификаторның чираттагы уйдырмасы.
Коммунистлар партиясе политикасына яла ягу максатыннан чыгып, Музабай менә нәрсәләр яза: «Сталинградтан соң партия лидерлары татар язучыларыннан немецларга карата нәфрәт тойгысы дөрләтүдә катнашмауларын таләп иттеләр».
Коммунистлар партиясе сугышның иң-иң кырыс көннәрендә дә ике нәрсәне — немец халкын һәм немец фашистларын, немец фашист баскыннарын бутауга юл куймады. «Кайчакта чит ил матбугатында, совет кешеләре немецларны немец булган өчен дошман күрәләр. Кызыл Армия немец солдатларын немец булганнары өчен, немецларга хас булган бөтен нәрсәгә дошманлык белән караганлыктан юк итә, шуңа күрә Кызыл Армия немец солдатларын пленга алмый, дип лыгырдыйлар.— диелгән иде Оборона Халык Комиссарының 55 номерлы 1942 ел, 23 февраль приказында.— Әлбәттә, шундый ук тупас ялган һәм Кызыл Армиягә карата ахмакларча яла ягу. Кызыл Армия раса дошманлыгы хисеннән азат. Ул мондый хурлыклы хистән азат, чөнки ул расаларның тигез хокуклылыгы һәм башка халыкларның хокукларын ихтирам итү рухында тәрбияләнгән. Шуның белән бергә, безнең илдә раса дошманлыгы өчен закон буенча җәза бирелүне дә онытмаска кирәк» 2.
1944 елның 6 ноябренда ясаган чыгышында бу мәсьәләгә И. В. Сталин яңадан борылып кайтып тукталды: «Совет кешеләре,— диде ул,— немец илбасарларны чит милләт кешеләре булган өчен түгел, бәлки безнең халкыбызга һәм барлык азатлык сөюче халыкларга санап бетергесез бәла-казалар китергән өчен дошман күрәләр. Безнең
1 «Совет әдәбияты» журналы. 1941. № 7, 10 бит
’ И. Сталин Советлар Союзынын Беек Ватан сугышы турында Казан. 1946, 42 бит
Югарыда тукталып узылган мәсьәләләрдә фашистлар агрессиясе шартларында татар халкының
позициясен бозып күрсетсэ. алга таба Музабай Б совет халыклары- ның, аерым алганда татар һәм рус
халыкларының дуслыгына селтене Кайбер вакыйгаларның шаһиты булган немец язучысы Теодор
Пливирга таянып, ул 1941 елның ♦ кезендэ Мөскәүдән эвакуацияләнеп, Казанга килгән рус язучыларын
салкын кабул • иттеләр, дип расларга азаплана 1974 елда Лондонда басылып чыккан «Совет Та- 3
тарстаны ленинчыл милли политика теориясе һәм практика» дигән соңгы китап- чыгында да Музабай
— Дәүләтшин шуны ук кабатлый *
Дошман илебезнең башкаласы Мәскәү янына ук килеп җиткән 1941 елның авыр кезендэ. билгеле,
мул табыннар хәзерләп, тантаналы итеп каршылаулар оештырырга Ң мемкинчелек булмый, һәм
Казанга килгән мәскәүлеләр моны бик яхшы аңлыйлар. О «...мәрхәмәтсез сугыш чорында миңа һәм
каләмдәш дусларыма сыеныр урым биргән ечен Татарстанга мин чын күңелемнән рәхмәт әйтәм,— дип
язды 1966 елда Михаил * Исаковский, ул вакытларны искә алып.— Дәрес, яңа урын ул кадәр «аһ»
итәрлек тү- ® гел иде. ләкин мин яхшы аңлыйм: чоры чиктән тыш авыр, катлаулы чор иде һәм 2 моның
шулай икәнлеген һич тә истән чыгарырга ярамый» Шагыйрь Лев Иванович < Ошанинның шул ук
елларны иске тешерү уңаеннан ейткеи менә мондый сүзләре бар г «Татар халкы белән безне дуслык
җепләре генә түгел, туганлык җепләре дә аерыл- е;
Шулай итеп. Музабайның Татарстанда Мәскәү язучыларына карага булган нинди
Татар халкының Беек Ватан сугышында ни дәрәҗәдә катнашуын ачык раслаучы фактларны
фальсификацияләүче Советка каршы бәндәләр хорында чыкылдап торган милләтче Гаяз Исхакиның
иярчене Гали Акыш тавышы да ишетелә 1963 елда Анкарада басылып чыккан «Идел — Урал дәгьвасы
вә совет имперализмы» дигән китабында ул менә нәрсә яза: «1941 елда. Сталин җитәкчелеге чәчәк
аткан чорда, рус-гер- ман сугышы башланып китте. Бетен азат донья буемча сибелгән Идел — Урал
терекләре Европада булсын, Ерак Кенчыгышта булсын. Шәфи Алмас җитәкчелегендә тезелгән һәм
немецларга хезмәт иткән Идел — Урал логиоиына берләштеләр һәм әиы алкышлап каршыладылар Бу
легион русларга каршы батырларча кереште, югалтуларга дучар булды, милли бәйсезлек хәрәкәте
идеяләренә тугрылыилыгын күрсәтте»
Мәскәү янында җиңелеп. Россияне «яшен тизлеге белән юк итү» планы җимерел гәннән соң.
гитлерчылар үзләренең политикаларым вакытлыча үзгәртергә мәҗбүр бул дылар Элек алар
«аэиатлар»иы, «тулы кыйммәткә ия булмаган» халыклар буларак, җирдән себереп түгү программасын
алга серсәләр. хәзер инде шул халыклар арасыннан үзләренә «туп ите» эзли башлыйлар
Фашистларның шундый курска күчүләре уңае белән Әхмәт Тимер, Шәфи Алмас. Искәндәр Яушеә.
Галимҗан һем Шемсия Идриси. Гариф Солтанов, Шиһап Нигьмәти кебек милләтче татар эмигран тлары
һәм сатлык җаннар. Берлинда бергә җыелып. «Идел — Урал» дигән татар-башкорт дәүләте тезү
турында карар кабул иттеләр Аларның чынга ашмас хыялларында гына тезел гән бу дәүләтнең
«президенты» итеп элеккеге Казан сәүдәгәре, эмигрант Шәфи Алмас билгеләнә Армиясез нинди дәүләт
булсын ди! 1942 елның августында фюрер «Идел —Урал» легионы оештыру турындагы приказга кул
куя Гитлерчылар командалыгында тезелә башлаган легионга лагерьларда һем тормәлерде йончудан,
очлыктан үлем хәленә килеп җиткән татар, башкорт чуваш, мари херби әсирләре кечлол
Клммгнтожхи* П А Русские ннсвтмя в Т»т*рв» Третье әэдаияе Казань. 1974. •<‘оәе» ояобкятыа ят
урна лы. IMa М К М бат
халкыбыз борынгыдан ук әйтеп киле — Бүрене соры булганы ечен түгел, сарык ашаг^ ны ечен
кыйныйлар,— ди»
маслык ител бәйли». К
Мәскәү язучылары белән бергә Казанга килгән Италия язучысы һем җәмәгать эш- 2 леклесе
Джованни Джермонетто 1958 елда: «Матбугат йортында Казан язучылары *_ һәм журналистлары
белән очрашуыбызны беркайчан да онытмам,— дип язды — Без = рус, немец, француз телләрендә
сәйләшсәк тә, бер-беребезне яхшы аңлый идек f. Безне туганнарча җылы каршыладылар һәм без
татар безне туган йортыбыздагыдай хис иттек»
дер дошманлык хисләре турындагы усал кинаясе чынбарлыктагы фактларга якын килү белән
шартлаучы сабын куыгы булып кала.
куып китерелә. Шуның белән беррәттән, легионга кузгә бәрелеп торган сатлык җаннар һәм череп
таркалган, кешелек сыйфатларын югалткан җинаятьчеләр дә эләгә.
«Идел—Урал» легионы составында гитлерчылар дүрт батальон төзиләр. Батальоннарда Муса
Җәлил һәм ул оештырган каршылык күрсәтү группасы зур патриотик эш алып бара. Легионның барлык
подразделениеләрендә восстание штаблары вазифасын үтәячәк антифашистик яшерен оешманың күп
тармаклы челтәре булдырыла. Легаль чыга торган газета аша листовкалар тарату, музыка
капелласының эшен бер үк максатка юнәлтү һәм башка юллар белән җәлилчеләр легионда зур эш
башлап җибәрәләр.
Нәтиҗәдә, легионның беренче, икенче, өченче һәм дүртенче батальоны һәммәсе үз кораллары
белән партизаннар ягына күчеп бетә һәм аларның сафында көрәшә
Сугышта фашистик Германиянең һәм империалистик Япониянең җиңелүенә көенеп, Акыш:
«...бәйсезлеккә булган өмет кояшы батты»,— дип нәтиҗә ясый. Үз халкын гитлерчылар яки япон
самурайлары кулына бирергә теләгән һәм алардан ниндидер «бәйсезлек» көткән кешенең әхлакый йөзе
шулай ачыла. Татар халкы турында бертуктаусыз лыгырдаучы, чынлыкта исә кем күбрәк түләсә, шуңа
хезмәт итүче, бернинди кавемсез һәм нәсел-нәсәпсез гадәти сатлык җан — шул гына, 1959 елда Америка
Кушма Штатларында изелгән, җәберләнгән милләтләр атналыгы турында закон кабул ителүе һәм
шундый 22 ил рәтенә «Идел — Уралпның да кертелүе уңае белән Акыш- ның шатланып бетә алмавы
моның шулай икәнлеген бик ачык раслый. Ә нишләп шатланмасын ди ул? Бу бит аның байлыклары
ташып торган яңа хуҗаларга килеп юлыгуы дигән сүз!
Татар халкы тарихын күралмаган фальсификаторлар, барлык сатлык җаннар һәм хыянәтчел әр,
империалистлар сузган калҗа хакына көн-төн «эшләп» тир түгәләр. Бу — аларның соңгы таянычы.
ҖӘМИЛ ГЫИЛЬМАНОВ, тарих
фәннәре кандидаты, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалындагы
Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты өлкән
гыйльми хезмәткәре.