Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Бәхетсезлек күбрәк булыр иде — Әле ярый, мин туганмын Җиргә, Кемнәрнеңдер гади язмышына Шатлык төсе булып үрелергә.
Ак биләүдә яткан чагымда ук Мин кемнеңдер зур бәхете булган; Әти белән әни, хәтәр чакта, Өмет күргән минем елмаюдан.
Рәхмәт сезгә яшәү исеменнән, Миңа тормыш бүләк иткән затлар! Игелекле күңел — асылына Чын тугрылык хисен мәңге саклар.
Мин сөйгән яр булдым саф җаннарга, Мин таяныч булдым дуслар өчен, — Җилгә-давылларга баш бирмичә Раслап барам җирдә яшәү көчен.
Рәнҗетмәдем бугай беркемне дә, һәм кермәдем кеше өлешенә; Нәфесем зурдан түгел — бик ризамын Өлешемә тигән көмешемә.
Ялгышамдыр ахры — нәфесем зурдан Бәхетлеләр күбрәк туалсыннар; Шатлык чәчәкләре сибәм җилгә — Моңлы башлар җыеп юансыннар
Көрәш тә бар җирдә, үлем дә бар — Хәсрәт буа күпме асыл җанны. Ә мин көтәм — үземдәйләр белән — Идеалдагы бәхет китерер таңны.
Кояшка мәҗүси ялвару
1980 елның урак лете
Нигә чыкмыйсың син, кояш?!
Җан өши — суык;
МЛ
Шушы әрсез болытларны Таратсаң куып, Нурга сусаган дөньяны Көч итер идең, Чәчәкләрнең рәхмәт сүзен Ишетер идең.
Инде кайчаннан җир өсте Гел манма суда, Комбайннар тилмерешеп Көтә басуда.
Оптимист ирләрнең хәтта Йөзләре чытык;
Көттермә эшчән гавамны — Чык инде...
Чык...
Чык...
Сөбханалла!
Мпгтай Кәримга
Сәердер дә бәлки... сәердер дә,
Кемдер хискә ярлыланганда, «Сөбханалла» диеп сокланулар Ак биләүдә яткан балага.
Бабайларның сүзен җиңел генә
Себереп түгеп булмый чүп кебек:
Син әйттең дә, менә тирә-юньгә Иңгән сыман булды изгелек.
Син, дөньяны урап йөри торгач,
Гыйбрәт, акыл җыеп уеңа,
Хозер Ильяс сыман кисәк кенә Кердең безнең кунак өенә.
Алып кердең Прометейлар утын.
Гүзәллеген Айгөл иленең,
Шуклык — шаянлыгын, сабырлыгын һәм гайрәтен Урал иренең.
Бу дөньяның асыл сыйфатлары
Мирас булсын әле дигәндәй,
Олы башың кече итеп шулай
Бер сабыйга башың игәндә,
Уйладым мин: язмыш дулкыннары
Кая илтмәс тормыш көймәсен?., һәм үзеңә теләк теләдем мин:
— Сөбханалла! Күзләр тимәсен!
Яңа Афон
Мәгарә дисәң дә мәгарә — Бар халкы сыярлык Кавказның,
Тын гына моң ага ташлардан — Борынгы заманнар авазы.
Гасырлар буена кешеләр, Ызгышып ничәмә-ничә кат, Сугышкан, суешкан арада Могҗиза тудырган табигать.
Эрегән иң асыл сөякләр, Черегән иң ачы камчылар; Дәверләр кичкәнне исәпләп, Тып та тыл тамалар тамчылар.
Тамалар ашыкмый, сак кына, Ниндидер сер сөйләп тамалар, Таш сыннар, әйтерсең, яудан соң Бабайлар калдырган балбаллар.
Сталагмит икәнен бик беләм — Кирәкми аңлату, өйрәтү.
Тик күзгә ташлана һәр яктан Я җайдак, я кылыч сурәте.
Бах моңы, йөрәккә кагылып Тибрәтә кылларын органның, Гүя ул искәртә бүгенгә Елларның кай таба барганын.
...Мәгарә — таш гасыр чынлыгын Төшенү өчен бер сәбәпме?
Я ачы гыйбрәтме, сабакмы, Я туктап уйланыр сәгатьме?
Мәхәббәт вәгъдәсе
— Сез монда кара киемле хатын кызларның күплегенә игътибар иткәнсездер
1 Мии син* яратам Абхазча
’ Апсни— Абхазияне җирле халык шулай атый
Кара күлмәк, кара яулык, Моңлы хәтер, авыр уй... Әле кайчан әйткән иде;
— Сарры барры бзыйбсбой '. Сугыштан, утлар эченнән Кайтмады илгә кире — Кара туфракка баш салды Пәһлеван кебек ире.
Колакта тик назлы сүзе: «Сарры барры бзыйбсбой».. Кара күлмәк, кара яулык, Моңлы хәтер, авыр уй
Апснида 2 гадәт шундый: Якыннары хакына Гомер буе кайгы төсен Салмый йөртә хатыннар Ә яшәеш дәвам итә. Ә яшьлектә шул ук уй: «Мин сине яратам», ягъни: «Сарры барры бзыйбсбой» И кара каш и зифа буй. Туй артыннан үтә туй. Ә вәгъдәләр борынгыча: «Сарры барры бзыйбсбой»
ТӨРЛЕ ЕЛЛАРДАН
Ватан
Артта калды бамбуклы Кытай, Тянь-Шань чумды зәңгәр томанга. Алда исә тасма кебек юл, Илтә мине анам — Ватанга.
Алда Ватан — туган илкәем, һәр адымда якын, якты йөз. Кайнар хисләр тәэсире белән Ихтыярсыз яшькә тула күз.
И син минем алтын бишегем, Сагышымнан кайттым мин сиңа. Туфрагыңны сөртсәм күзләргә, Гаҗәпсенеп бакма син миңа.
Хаҗәт түгел сәерсенүләр!— һич кенә юк аның кирәге, Чөнки минем бабаларымның Шул туфракта ята сөяге.
Чөнки шушы мөкатдәс җирдә Көтә мине бәхет йолдызы. Артта түгел, фәкать алдымда Гомеремнең нурлы көндезе.
Калды инде чит ил артымда, Чигараның 1 аргы ягында;
Анда күргән кимсенүләрне Күрмәм инде, күрмәм тагын да.
Фрунзе 1955
Кирәксә
һаман да үземнән сорыйм мин шуны: Түгелме уйларым минем берьяклы?
Купшы сүз булмасмы Ватан дигәнем, Ватанның дәхеле 1 миңа ни чаклы?
Дөрес, мин шигырьләр язам Ватан дип, Теләмим үземне ләкин алдарга Кичмәмме, Ватаным, мәсләкләремнән 2, Зояны аскандай, илтсәләр дарга?
Мусадай нык тору килерме кулдан, Әгәр дә башыма төшсә шундый хәл? Газраил алдында тез чүкмәмме соң,— Җитәрме батырлык, җитәрме әмәл?
Тәкатем 3 бетмәсме бөтенләй корып, Жаннаны яккандай яксалар утта? И Ватан, син диеп үлмәде кемнәр, Син диеп ятмады кемнәр табутка?
Уйласам, беркемнән артык төшем юк, Берничек аерылып тормыйм алардан Кирәксә, ил өчен яланаяклап Барырга риза мин уттан, карлардан.
Бу әле шигырьдә язган сүз генә, Гамәлем аерылмас, дим мин, сүземнән. Иленнән ваз кичү — мескенлек, зәгыйфьлек Аларны мин куам — куам үземнән!
/976
Изге теләк
Гадәт булып әверелде инде Ел озатып, еллар каршылау. Килгән саен һәрбер яңа ел. Борчуы да килә бер олау.
һәр ел саен куя кузгалып Йөрәгемнең иске ярасы.
Нигә инде яши алмый, дип, Тыныч кына адәм баласы?!
О, ялыктым ызгыш, гаугадан.. Йөрәгемне куяр урын юк Кирәк иде тату яшәргә! Мөмкинлеге юкмы шулай ук?!
1 Дакел — катнашы, йогынтысы ’ Меслек — денькга караш — тоткан юл
’ Текать — түюм
N9
Миңа калса, мөмкин барсы да, Мөмкин булмас нәрсә юк җирдә. Чын дуслыкта яшәү дә мөмкин, Талашмый да, сугышмый бер дә1
Барган юлым — кылыч, нечкә кыл, Авыр йөктәй дәһшәт аркада...
Ә йөрәктә фәкать бер теләк: Итсен иде акыл тантана!
1976 Ташкент
Капчагай диңгезе
Басыл торам диңгез буенда.
Тик бер генә фикер уемда.
Манзарадан хайран идек без,— Юк иде бит монда бу диңгез?!
Дала иде бөтен тирә-як.
Үсемлеге — камыл да янтак 2
Хәзер исә кичә вә көндез Шаулап тора монда зур диңгез.
Шаулап тора дулкыннар һаман...
Шул шаулауда чагыла заман!
1975. Лл-ил-Дта.
Кызганыгыз
Чәчәкләрне кызганыгыз, Кызганыгыз лаләләрне. Яз килсә бит бизи алар Безнең сәхра, далаларны.
Кызганыгыз, лаләләрне Өзәргә дип сузганда кул — Матурлыкка бәхетсезлек Иярүчән буладыр шул...
1977 Ташкент
2 Янтак — чүп үлән.
Булсамы
Кирәк икән, нәкъ битенә Бәрә алам хак сүземне. Хаксызлыкны җәзаламау — Ул җәберләү бит үзеңне.
Әйе, шулай, хакыйкатьне Ярып салу зур батырлык. Аһ, булсамы әйткәннәрем Җансызны да кузгатырлык!
1977 Ташкент