Логотип Казан Утлары
Шигърият

ОЛЫГАЮ


Үлән арасыннан йөгергән бөҗәк
Күкләрдә кояш, җирдә чәчәкле җәй. Парланып ята болында яшь кизәк. Диңгез-елгалар тулы җылымса су. Үлән арасыннан йөгерә бөҗәк.
Әлсерәп ята Җир июнь эссесендә, Алты кыйтгасы алты җылы түшәк. Алты кыйтганың кайсына юл алдың, Үлән арасыннан йөгергән бөҗәк?!
Алты кыйтганың гаугалы бары да, Борын-борынгыдан ил-халыклар үҗәт. Сак бул, синең дә гомрең кыл өстендә, Үлән арасыннан йөгергән бөҗәк.
Бикфорд шнурына юлыгырсың ялгыш, Канатларың янар ялкында дөрләп. Энтомолог энәсенә килеп эләгерсең Үлән арасында күп йөрсәң, бөҗәк.
Кинәт өстеңә химикат сибәрләр, Яки самолеттан атарлар төзәп.
Тукталган җиреңнән кузгалма, катып кал, Үлән арасыннан йөгермә, бөҗәк!
Алты кыйтганың һәр мыскал җирен Замана күзләре торалар күзләп — Синең йөгерүең күптән экранда, Үлән арасына качма да, бөҗәк.
Кайда соң Ватаның? Вавилонмы, Римме?
Әллә Бөек Болгармы—сыртың тулы бизәк. ...Син, дускай, тиз генә борыл да, кайтып кит, Үлән арасыннан йөгер, бөҗәк.
Өч плакат
ТРИПТИХ
1 ЫШАНЫРГА
Аллага ышанырга — Мәхәббәт алласына, Матурлык алласына, Көч-pyx алласына!
Ышанырга
Яшел чирәм арасындагы
Энә күзедәй нәни бөҗәк алласына, һәм динозавр, фил, кит алласына!
Ышанырга
Татарстанның Лениногорск районы,
Аланлык авылындагы чөгендер басуында
Моннан бик күп еллар элек
Әнкәм онытып калдырган көрәк алласына;
Шул ук авылда
Үзе үләсе көнне
Әткәм бүкәнгә чабып калдырган
Балта алласына!
Ышанырга
Җир өсте алласына һәм җир асты алласына; Су өсте алласына һәм су асты алласына; Ут һәм җил алласына; Эт һәм кеше алласына!
Үз аллаңа һәм күршең алласына!
Ләкин ышанмаска Өметсезлек алласына,
Җирдә бернигә дә, беркемгә дә ышанмау алласына...
2 САГЫНЫРГА
Сагынырга
Җир шарының тыныч киләчәген;
Юньле үлем белән үләчәгең
(Ул барыбер сиңа килми китмәс);
Сагынырга s.
Инде күптән үлгән, Син белмәгән һәм белгән Әти-бабаларыңны, апа-абыйларыңны, Эне-сеңелләреңне, әти-әниеңне;
Бик сагынган чагыңны да сагынырга —
күзең яшьле чакны,
сугыш елларындагы фәкыйрь балачакны, сагышлы йөзеңне — үз-үзеңне һәрчак сагына бел!
һәм, әлбәттә, сагына бел иң бәхетле көннәреңне, сөйгәнең кочагында үткәргән төннәреңне, шаркылдап көлгәнеңне!
3. КЫЗГАНМАСКА
Кызганмаска
Җирдәге беркемне дә һәм бернине дә.
Табигать бар иткән һәрбер әйбер, һәр күзәнәк, һәр күренеш Чиксез бөек.
Ә бөекләр кызганыч булмыйлар беркайчан да!
Шул исәптән син үзең дә!
Сандугач
Сап-сары кош, сары сандугачкай Җим эзләнеп йөри түтәлдә. Сандугачым, һич уйламый идем Күрермен дип сине бу хәлдә.
Бөек җырчы! Синең сайравыңа Баш ияләр җирдә барчасы. Табигатьнең бердәнбере, даны, Сайрый торган кошлар патшасы...
Чебен-черки җыеп көн итәсең... Ничә очып килдең бакчама.
Горур шул син, сайрауларың өчен Алмыйсың бер тиен акча да.
Без, кешеләр, алай түгелләрбез, Эшне шактый оста йөртәбез. Синнән мең кат ямьсез сайрасак та Акчалата түләү көтәбез.
Сәхнәләрдә калай каккан булып, Чыккан булып конкурс-ярышка, Лауреатлар булып бетәбез без Черки безелдәгән тавышка.
Ә үзебез сиңа сокланабыз Тормышыбыз тук һәм мул чакта. Сандугачлар ач түгелме, диеп, Уйлау ярар иде шул чакта.
Көязләнеп затлы сәхнәләрдә Көй ватканда бугач ертучы — Черки җыеп яши сандугачкай, Илләрара халык җырчысы.
Мәхәббәткә мәхәббәт
Мин гашыйкмын сезгә, гашыйклар!
Сөюегез аркаситндв
юньле тормыш.
юньле куыш
Коралмаган мәхлуклар!
Мин сезгә гашыйкмын, сөюдә ялгызлар!
Бер юләр кыз аркасында
нинди әйбәт карьерадан
Коры калган ачык авызлар!
Бу тормышта шундый чарасыз сез —
Мәхәббәт дип
кар өстеннән, боз өстеннән
Яланаяк барасыз сез.
Әй, мәхлуклар!
Бу дөньяда бар нәрсәне беләсез сез — Сез астроном, врач, шагыйрь.
Нефтьче дә, академик, галим — кылны кырыкка теләГез сез.
Тик бер сыйфат сезгә керми калган.
Ул — нәфрәт
Аның урынын күңелегездә сөю алган
Әй, син, кемсә!
Гаҗәпләнмә, әгәр иртәгесен,
яки берсекөнгә, яки башка берәр көнне
Минем бу ышанычымда үзгәрешләр булса
Көн саен үзгәрә ич табигать үзе, дөнья
Шунсын аңла ләкин һич үзгәрмәс минем күңелемдә Мәхәббәткә булган мәхәббәтем!
Сары сагыш төсле сары чәчә»1
Урман буйлап атлап бара идем Уйлар тулы иде башымда Сары сагыш төсле сары чәчәк Йөгереп чыкты минем каршыма
Мине күреп кинәт туктап калды
Моңлы башы аска иелде
Сары сагыш кебек сары чәчәк Миңа бертуган күк күренде
Ул да ахры рухи тугаңдашын Танып алды минем йөземдә Сары сагыш төсле сары чәчәк. Карамачы болай күземә.
Йөгереп ут әле сукмагымны. Тизрәк китче минем алдымнан
Мин үзем дә инде ничә еллар Сары сагышларда кабынам.
Кабынам да янам, сула алмыйм, Эчем тулы ярсу, ялкынга.
Тере чәчәк булып басып торам Хәтта кышкы ачы салкында.
Ә син йөгер, урман ешлыгында Ялгызың ян ятыл ал чыкка. Уртаклашмыйк, чәчәк, сагышларны. Шатлык түгел бит ул тансыкка.
Сары сагыш төсле сары чәчәк Тып-тын гына торды, дәшмәде. Керфегеннән яшел үләннәргә Тамды чаткы-чаткы яшьләре.
ОЛЫГАЮ
Мин үзгәрәм, Төс үзгәртәм — Чәчләремнең төсләрен...
Уй үзгәртәм,
Хис үзгәртәм,
Үзгәртәм үз сүзләрем.
Җәй соңында
Төс үзгәрткән
Яфрак сыман бугай мин.
Көзен чәчкә аткан гөлдәй Көлеп сулам бугай мин.
Бер атлыйм да
Борылып карыйм. Карыйм мин артка табан. Тәҗрибәсез чакларыма, Ялгышлы якка табан.
Ә бит хәзер
Бер ялгышсыз,
Шәп кеше мин,
Кара син!
Саф көмешкә
Манып куйдым Чәчләремнең карасын.
Кара төсләр бетә миндә, Яктыра бара каным.
Чәчем кебек, торган саен Агара бара җаным...
..Мин үзгәрәм.
Төс үзгәртәм.
Көзге тугайлар сыман.
Кайчандыр сине куркыткан Күзләремдә ак томан...
Бер дә куркытмый торган...