МӘРЗИЯ ХАНЫМ ИСТӘЛЕГЕ
зербайҗаи башкаласындагы үзәк мәйданнарның берсе Даулы кемнәрнең гайрәтле каһарманнарына һәйкәл Монда исәннәрнең үткәнгә кермете һәм мәхәббәте булып Мәңгелек ут яна. Декабрь ахыры булуга карамастан, һәйкәл тирәсендәге агачларның бедрәлере әле һаман яшел. Каршыдагы йортның ачык тәрәзәләреннән моңлы мәкам ишетелә. Мәңгелек ут, яшел тес һәм моң.
Хагани урамы буйлап таш диварлар арасындагы асфальт тротуардан Әзербай- җан театр җәмгыятенә таба барганда Әстерханның Тияк бистәсе искә тешә. Анда бәтенлей башкача. Мондый гүзәл корылмалар — мәрмәр баганалы сарайлар, купшы бакчалар, түшәмнәрен затлы кандилләр бизәген метро, мәһабәт һәйкеллер дә юк. Тәрәзәләре капкачлы, такта белен тышланган тәбәнәк балчык ейләр, камыш ихата, буявы уңган капкалар, киез түшелген шикелле аякка йомшак сукмаклар. Әмма һевескер тарихчы, йеэе салам кебек саргайган, маңгаена буразналар салынган Гатаулла бабай Әхтемев, Тияк теэсирләрен күзеңнән «укып» Әстерхан ягының дәрәҗәсен күтәрерлек нәрсәләр хакында сүз кузгата
— Биредә милли театр 1906 елда барлыкка килгән дип саныйлар. Ә безнең шәһәрдә татарча спектакль беренче мәртәбә аннан еч ел элегрәк уйналды Сез кызыксынган Мәрзия ханым Тияк бистәсендә туган!..
Мин Бакуда әнә шул Тияк кызы эзләреннән йәрим Театр җәмгыятенә бару да аның сәхнәдәш дусларын күрү ечен. Алар- иың берсе — СССР халык артисты Шәмси Бәдвлбейлн
— Мәрзия ханым белән беренче тапкыр 1928 елда «Ут килене» «Севил» спектакльләрен куйганда очраштым.— ди ул — Мин тара 1 уйнап, спектакльне музыкаль актан бизәргә тиеш идем Унҗиде яшьлек консерватория студенты ечен бик җаваплы бурыч иде бу. әмма ул чакта ук инде ' Тара милли музыка коралы күренекле артистка булып танылган Мәрзия ханымның уены эшемне де оныттыра язды—
Бәдәлбейли сойли де сәйли. ә мин үземне тамаша залында утыргандай хис итем
Эне... Севил — Мәрзия Даутова. Иренең хыянәтенә бик озак ышанмый ул. Күзләрендә шебһә уты яна. шул хис кайнар дәрткә әйләнә һәм бераздан нефрәт белән алышына. Аның мәхәббәте һәм нәфрәте сүзсез де күренә. Менә ул, гаҗел тәвәккәллек белән чадрасын салып атып, баласын күрергә киле, иреннәре баласына булган мәхәббәттән тартыша, яшьле керфекләре улының яңакларына орына...
Артистка образ үсешен хәрәкәттә һәм табигый күрсәтеп. тамашачы дикъкатен үзенә шул кадәр тарта кебек, залдагы азәрбайҗан хатыннары ике-еч сәгатьлек тамаша вакытында бетен гомерләре буе изелеп яшәүнең газаплы фаҗигасен тоялар. Шул хис-тойгы белән ялкынланган хатыннар кинәт сикереп торалар да. үзләрен җәберләп, изеп торган караңгылык символы. урта гасыр хорафатларының берсе булган чадраларын Севил-Мәрэиягә ияреп салып ыргыталар. Сехне белән тамаша залы, сәнгать белен тормыш менә шулай берләшә! Спектакль үэе де тормышның реаль бер күренешенә — бәйрәмгә әйләнә. Мәрзия Даутоаа нее шушы спектакльдән соң Әзербайҗаи драма театрының иң гүзәл башкаручысы булып таныла. 1938 елда «Севил» Мескәү һәм Ленинградта күрсәтелә Әзербайҗаи телен тешенмәгеи тамашачылар да Мәрзиянең гаять тәэсирле, хисле тавышын ишетел. уенына әсир булып, күзләреннән вшь тамчылары тәгәревән тыя алмый икән. Севил ролен уйнар ечен әрмән, яһуд. рус театрлары үз сәхнәләренә чакыралар
— Соңрак Мәрзия ханым Әзербайҗаи республика театр җәмгыятенең рәисе булды. мин исе шуның президиум әгъзасы итеп сайландым,— дип Ш Бәдәлбейли мине тагын чынбарлыкка кайтарды.— Тогын бергә эшләргә туры килде Ә 1956 елда без аның белен Казанга. Татар академия театрының юбилеена бардык .
Ә
Еллар пәрдәсе аша күңел Татарстан башкаласына сәфәр чыккан ике юлаучыны күра. Берсе — музыкаль комедия театрының җитәкчесе Бәдәлбәнли Икенчесе—олы иҗади юл узган сәхнә йолдызы Мәрзия ханым. Сәнгатьнең төрле өлкәләрендәге хезмәтләре белән Бакуны сөендерергә өлгергән Бәдәлбәйли аңа зур ихтирам белән эндәшә:
— Мәрзия ханым, Казанга баргач без инде сәнгать эшлеклеләре белән очрашырбыз. әңгәмәләр корырга туры килер. Шул чак татар мәдәниятын бераз белүемне күрсәтсәм...
— Әйбәт булыр, өлкән буын әзербай- Җан артистлары татар театрының үз кешеләре булып яшәделәр,— дип хуплый аны Даутова.
— Хәбәрдар булуым чамалы шул. Бәлки сез булышырсыз, юлыбыз озын ич әле?— ди Шәмси.
— Мөмкин. Татар театрының тарихы «Сәйяр» труппасыннан башлануын беләсездер инде Менә шул «Сәйяр» 1908 елда Кавказга гастрольгә килгәч, Тифлистә әзербайҗан артистлары белән очрашып бер кунакханәгә урнашалар. Әзербайҗан театры шактый элегрәк барлыкка килсә дә. актрисаларга кытлык кичергәнлектән, X. Гарәблинский яшь татар театрының уңышларына, бигрәк тә труппада хатын- кызларның җитәрлек булуына шатлана һәм җәйге гастрольләрне бергә уздырырга тәкъдим итә. Моңа «Сәйяр» артистлары да риза була һәм алар озакламый бергәләп Н Вәзирзадәнең «Мөсибәте Фөхрет- дини пьесасын куялар. Гарәблинский татар дусларына әзербайҗан теле, гореф-гадәт-ләрен өйрәтә, чөнки Кавказда спектакльләрне әзербайҗан телендә уйныйлар. Әстерханнан башлап исә татарча куя башлыйлар, монда инде әзербайҗан артистлары татарча өйрәнә Берләшкән труппа «Надыйршаһ», «Бәхетсез егетпһ б. әсәрләрне сәхнәләштерә. Бу иҗади дуслык артистларда да. тамашачыларда да бик матур тәэсир калдыра, «Сәйяр» артисткасы С. Гыйззәтуллина-Волжская соңыннан: «Гарәблинский гаять сәләтле артист иде. ул репетиция ясаганда йөрәгең тетрәп тора.— дип сөйли. Ганҗә шәһәрендәге әзербайҗан гәэите исә: «Гарәблинский партнеры (Гыйзэәтуллина) шул кадәр яхшы уйнады ки, хәтта Гарәблинский үзе югала язып калды»,— дип хәбәр итә Ике театр арасында дуслык менә шулай башлана.
— Сезгә Гарәблинский уенын күрергә дә насыйп булдымыни? — ди Шәмси әсәрләнеп.
— Әйе Хәтта бергә уйнадык та. Гарәб-линский 1918 елда иптәшләре белән бергә тагын Әстерханга килде. Җәй көне татар һәм әзербайҗан артистлары бергә берләшеп труппа оештырдык һәм көзгә кадәр егермеләп спектакль куйдык.
Төрле вакыйгаларга чиксез бай була ул 1"*Ч елның җөе! Әстерханга татар сәхнәсенең мактанычы булган Зәйни Солтанов, Мохтар Мутин, Камал I кебек артистлар җыела. Аларга Сара Байкина, Габдулла Уральский, Камал III, Җәләл һәм Зөлкарнай Байкиннар, Исмәгыйль Күгеше* һ. 6. кушылып, җыелма группа төзиләр. Сухоео-Кобы- линның «Кречинский туевнда Солтанов, Му- тиннар белән бергә Мәрзия дә уйный.
Аннары сәхнәгә Мольерның «Саран» ко-медиясе һәм Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» трагедиясе куела...
Яшьләрнең һем тәҗрибәле артистларның профессиональ белемнәрен күтәрү өчен 3 Солтанов җитәкчелегендә студия ачыла. Монда театр сәнгате тарихы, дикция һәм декламация, мимика һәм пластика, сәхнә тезелеше, роль ейрәнү һәм грим салу фәннәренә хәтле укытыла. Студиядә сабак бирергә Әстерхан рус театрының күренекле артистлары һәм режиссерлары ча-кырыла. Камал I, С. Байкина, Г. Уральский һ. 6. җөмләсеннән Мәрзия дә әнә шул студияне тәмамлап, атаклы артистлар белән бергә уйнап, чын сәхнә мәктәбе үтә. Әмма М. Горыкийның «Тормыш төбендә» драмасында Настяны уйнарга тәкъдим ителгәч, инде шактый осталыгы булса да, аптырап кала ул. Садә җанлы, өмет һәм хыял тулы зат. Бәлки Мәрзия тирәсендә дә мондый кешеләр бардыр? Ул эзләнә, Горькийның башка әсәрләренә мөрәҗәгать итә «Мин кешенең табигатьтән әшәке булуына ышанмыйм — табигате белән ул гел яхшыга омтыла, тирә-ягыидагы яхшыны күрергә ашкына. Кешене пычраткан нәрсә — дәүләтнең сыйнфый төзелеше». Горькийның шушы сүзләренә юлыккач. Мәрзия үз роленә дә ачкыч тапкандай була...
Мәрзия ханым юлдашының әле һаман да аңа төбәлеп утыруын абайлагач, уйларыннан аерылды. Настяны Бакуда уйнады ла- баса, күрче, истәлекләр кая алып кереп киткән аны!
— Беләсезме, Шәмои, татар театры бер Казанда гына түгел, төрле шәһәрләрдә үсте.— дип дәвам итә ул өзелгән сүзен. Аның күренекле бер эшлеклесе Зәйни Солтанов Әстерхан егете иде. Ул туган шәһәрендәге һәвәскәрләргә, шул исәптән миңа да беренче иҗади ярдәмне күрсәтте. Зәйни абый Хөсәен Гарәблинский белән дусларча мөнәсәбәттә булып, спектакльләрдә бергә уйнап, ике милли театрның дуслыгын ныгытуга да зур өлеш кертте
— Ни өчендер, леди Макбетыгыз исемә төште әле,— диде Бәдәлбәйли,— бу образ Гарәблинский иҗат иткән көчле характерларга охшагангамы?
— Шекспирның байтак пьесаларында уйнадым,— ди аңа Мәрзия ханым елмаеп,— әмма әларда леди Макбет төсле дәвамлы эзләнеп барлыкка китергән ролем булмады. Бу рольне иҗат итү миңа тапшырылгач, бөтен тынычлыгымны югалттым. Шекспир пьесаларын гына түгел, «Макбет» фаҗигасе тасвир ителгән заманны да өйрәндем. Шөһрәт сеючән, мәгърур, шул ук вакытта үзенең һәм иренең мәнфәгате өчен теләсә нинди мәкерле эшләргә катнашып, һичбер җинаятьтән баш тартмаган бер хатын сурәтен барлыкка китерергә кирәк ич.
Театр сәнгатен махсус уку йортларында ейрәнмәгәнлектән, актерлык осталыгын баш рэльләрдә уйиын-уйный үзләштерергә туры килде.
Макбет — шөһрәт свюче, политика белән кызыксынучы шәхес. Ул король хәкимлеге белән кискен көрәш алып баручы акыллы сәясәтче. Мәрзия мелодрама уйнамады, ә кешелеклелек хисләре керәшен гәүдәләндерде. Вакыйга барышында Макбет кешелеклелектән ераклашып, иблискә якынайды, аннары йокысыннан уянып, үз җинаятьләренең авырлыгын аңлагач, күңе-лендә барган үткен көрәш аркасында ул газапланып һәлак булды. Фаҗиганең иң кискен җире — леди Макбетиың йокыдагы күренеше, кан хакындагы монологы иде Монда Макбетиың кешелекле хисләре вөҗданы уянды, аның аңында рухи керәш дөрләде. Кулына шәм тотып авыр адымнар белән сәхнәгә чыгуы искиткеч дәһшәтле манзара булды. Ул әкрен-әкрен атлап үз куллары, бармакларына күз салганда аларда кан таплары күрде Даутова, рус театры горурлыгы булган Ермолове шикелле, бу күренештә хисләр давылы һәм гайре табигый бер хәлне — пакь кулларында кан эзен күрсәтте.
— Әмма мин өзербайҗан тамашачыларына Макбеттан алда Гөлтәкинне уйнап танылдым,— ди Мәрзия ханым режиссер юлдашына.— Сез әле, Шәмси ул чакта бала гына булгансыздыр.
— Әтием үзе дә һәвәскәр спектакльләрдә катнашканлыктан, мин яшь чактан ук театр хакында күп нәрсә ишетеп үстем.— ди Бәдәлбәйли — Җәфәр Җаббарлының «Айдын» пьесасындагы ул рольне гаҗәеп осталык белән башкаруыгызны сокланып сөйлиләр иде.
Гөлтәкин Башка каһарманнар сүзеннән аның ата-анасыи ташлавы, шашкын бер мәхәббәткә тап булуы аңлашыла Менә кыз. авыр сулап, кулындагы хатка күз сала. Хатның кемнән, ни хакында икәнен чамалавы кыен, әмма Гәлтәкин-Мәрэия салмак адымнары, утлы карашы хатның я һәлакәт, я бүтән бер гадәттән тыш нәрсә якынлашу хәбәре икәнлеге турында сөйли... Башта ул Дәүләт бинең аңа белдергән гыйшкын әдәп белән кире какты, аның әрсезләнүенә кискен каршы күтәрел де. үэ-үзен бәладән коткара алмагач, фа җигага гасабиланып зар елады. Гөлтәкин язмышының иҗтимагый табигатен күрсәтүгә шундый басым ясала.
— Гөлтәкин безнең театрда уйнаган бе ренче ролегез идеме?— ди Бәдәлбәйли юлдашына.
— Юк Баку сәхнәсенә мин беренче мәртәбә 1920 елның язында «Аршин мал алан»да Җаһан халә ролендә чыктым Әле азәрбайҗан телен камил үзләштерергә олгермәгәнпектон, режиссер суфлерны кисәтеп куйды Бары спектакль башлангач кына дулкынлануым басылды, үземнең сәхнәдә икәнемне онытып, суфлер пышылдавын да ишетмәс булдым Каһарманым-ның хис. тойгылары үзенә бетереп алды да яңа хәяткә чумдырды мине.
— Сез катнашкан ул беренче спектакль нем бик уңышлы узганлыгын сөйләүләре хәтеремдә.— ди Бәдәлбәйли
— Бакудагь! уңышлы чыгышыма Әстерхан татар театрында «Аршин мал алаи»ны уйнаган булуыбыз ярдәм итте. Мин айда Гелчәһрә ролен башкарган идем
— Ә без сезнең Әстерхан чоры иҗатыгызны бөтенләй диярлек белмибез бит әле,— ди Шәмси.
— Гарәблинский мине Баку сәхнәсенә менә шул спектакльне күргәч чакырды — дип дәвам итә Мәрзия ханым.— Әзербаи- җан театры әле һаман хатын-кыз артистларга мохтаҗ иде Әмма ул чакта мин туган шәһәремне татар театрын
ташларга батырчылык итмәдем.
— Хатын-кызларын бикләп, чадра бөр- кәндереп тоткан караңгы Әэербайҗан ике- ләндердеме?
— Әстерханда да хөррият бик зурдан түгел иде.— Иолемсери Мәрзия ханым, аннары җитди дәвам ите:—Татар театры да авырлыклар аша дөньяга килде. Остроаскийиың пьесасын сәхнәләштерүебез әле дә хәтеремдә. Миңа Варвара ролен тапшырдылар. Рус тормышы, гореф- гадәглорен өйрәндем фаҗиганең социаль сәбәпләрен аңларга шуны күңелемнән кичерергә тырыштым. Добролюбов мәкаләләре белән таныштым. Миңа бу эштә рус актрисасы Кирсанова да ярдәм итте. Үземне инде тәмам әзер санап, караңгылыктан яктылыкка омтылучы кызны гәүдәләндерергә исәпләп сәхнәгә чыктым Бер заман спектакль барганда шау-шу купты. Мәчет картлары, төрле искелеккә теш- ләре-тырнак лары белән ябышып ятучы меселман агай-энеләр җыелып, без «аз- гыннар»ны туздырырга килгәннәр икән. Вакытында арткы ишектән чыгып өлгәрмә- сәк, чын туфаннан ничек котылыр идек, белмим.
Мәрзия Тияк бисләсендә 1901 елның 25 ноябреида доньага киле Икмәк пешерүче етисе аны «Җәмгыяте хәйрия» мәктәбендә укыта, сабакка бик һәвәс Мәрзия шәһәрдә әледән-әлә оештырыла торган «Шәрыкъ кичәләре»нә до атлыгып кына тора. Шундый тыйгысызлыгы аркасында ул 1911 елда бер әдәбн ахшамда Әстерханга кунакка килгән Габдулла Тукайның халык әдәбияты турындагы чыгышын да. «Идел» газетасында эшлеген Сөгыйть Рә- миевне до тыңлый ала.
Әстерхан зыялылары да «шәрыкъ киче- ләре»нең берсен дә калдырмый йәрүче кызны күреп алып, »Беренче театр» спектаклендә уйнарга өндиләр Мәрзи» Гафифә роленә ризалык бирә. Кызыксыну- чан булуы, яктыга, мәгърифәткә омтылуы, әмма олылардан, «кеше сүзеиннән бераз шүрләве белән дә Гафнфә бик якын була Мәрзиягә Шуңа күрә ролен ул ярыйсы ук кыю «ермачлап» чыга Билгеле, бу уенда. сәнгатьчә осталыктан бигрәк, тормышка иярү өстенлек иткәндер Шулай да Әстерханда яшәгән коннар Мәрзиягә бии- бнк кадерле, чеики гомеренең ул кисәге кайнап торган яшьлек дертҗ исерткеч
хыяллары белен үсмерчактан өлгерү чорына күпер булып сузыла бит.
— Кыска гына чор эчендә нинди зур үзгәреш! — диде Бәдәлбәйли,— әле кайчан гына мәчет картлары сезне сәхнәдән күсәк белән куганнар Хәзер исә Бакуга килүчеләр Даутованы күрмичә китмәскә тырыша. Меңнәр теленнән төшми торган артистка булуыгызны Казанда беләләрме икән?
— Әйтә алмыйм,— ди Мәрзия ханым.— Әстерханда менә искә алучылар бардыр ■
Казанда да аны сагынып искә алучылар байтак була. Зәйни Солтанов еш кына яшьлек елларын, шул чорда сәхнәгә аяк басып, уңышлы атлап киткән шәкертен башкаларга үрнәк итеп искә алырга ярата:
— Мәрзия сәхнәдә табигый яши белә,— ди ул,— халыкны үз уены белән әсир итә торһан көчкә ия иде.
—ХӘйе, Мәрзия Даутованың уены сокланырлык,— дип раслый Солтанов сүзләрен Камал III.
1948 елда Ә. Мәмәдханлының «Шәрыкъ иртәсе» әсәреннән Гөлзар образын иҗат иткән өчен СССР дәүләт премиясе белән бүләкләнгәч, 1949 елда исә СССР халык 8ртисты исемен алгач, кайчандыр Тияктә бергә торган күрше малае—язучы Габ- драхман Минский:
— Халкыбызның горурлыгына әйләнде Мәрзия ханым,— дип аеруча шатлана.— Аның сәнгатькә ихлас куеп, татарча спектакльләрдә катнаша башлавын күреп үстем мин. Сылулыгына, сәхнәдә үз-үзен тотуына сокланып туймый каравым истә.
Мәрзия ханым Татарстан башкаласында үзе турында шушындыйрак сүзләр кузгатылуын, әлбәттә, белмәгәндер. Чөнки ул Татар академия театрында уйнарга күпме хыялланса да, язмыш аны һаман Кавказда йөртә 1927-28 елларда Тбилиси әзербайҗан театрында эшли, 1930-31 елларда Баку төрек эшче театрында чыгышлар ясый, ә калган барлык тормышы М. Әзизбәков исемендәге Әзербайҗан академия театрына бәйләнеп уза. Монда ул Җ. ТЦаббар- лының «Сулган чәчәкләр»ендә Гөлниса, X Җәвиднең «Шәех Сәнганпында Хумар, Островскийның «Яшенле яңгыр»ында Кабаниха Шиллерның «Юлбасарлар»ында Амалия, Мольерның «Дон Жуан»ында Еланда, Бальзакның «Үги ана»сында Гертруда һ. б. дистәләрчә образлар иҗат итә. Тән-кыйтьчеләр Мәрзия Даутованың Хумарны гәүдәләндергәндә романтик сәләте, Дездемонаны уйнаганда трагик таланты, Любовь Яроваяны тудырганда реалистик сыйфатлары калку ачылды, дип билгелиләр һәм аны әзербайҗан театры тарихына исемнәре алтын хәрефләр белән язылган X. Гарәблинский, Г. Шәрифзадә, У. Рәҗәб- ләр янәшәсенә куеп саныйлар.
Шәмси Бәдәлбәйли юлдашының көчле характерлар, тирән хисләр актрисасы икәнен шулай ук яхшы белә иде. Бергә спектакльләр куйганда ул Мәрзия ханымның зурмы, кечкенәме—һәр рольгә олы җаваплылык белән каравын, һәр образны армый-талмый эзләнеп иҗат итүен, һәр сүзне җиренә җиткереп әйтер өчен көчен кызганмавын, җитмәсә, үз роле белән генә мавыкмыйча, ансамбль корып уйнарга тырышуын. тәҗрибәсен яшьләр белән юмарт уртаклашуын башкаларга үрнәк итеп күрсәтә. Ул аның «Фәрхөд вә Ширин» пьесасында Ширин образын лирик планда гәүдәләндерде. Кылыч алдында баш имәгән, Иран шаһы Хөсрәүнең мал-мөлкәтенә алданмаган, үз гыйшкын сүндермәгән әзер- байҗан кызының күркәм образында аның бөтен яме, гүзәллеге белән ачыла алуын яхшы хәтерли...
Ш. Бәдәлбәйли белән юлга чыккан Мәрзия ханым Казанга шатланып һәм дулкынланып бара. Юлдашы белән әңгәмә өзелеп торган минутларда ул үткән тормышын күз алдыннан кичерә Чөнки Татарстан башкаласына бу сәфәрне ул туган халкы алдында хисап бирү шикелле кабул итә. Якташлары алдына оялмыйча чыгып баса да алыр, әлбәттә. Гастрольләр вакытында Тбилиси, Ереван, Ташкент, Ашхабад һ. б. шәһәрләрнең та-машачылары юкка гына алкышламагандыр. «Хаҗи Кара». «Бер мәхәлләнең ике улы». «Чын дус», «Баку нурлары». «Бәхтияр», «Куруглы» һ. б. фильмнарны караган кино сөючеләр аңа тиктомалдан мәхәббәтләрен белдермәгәндер «Почет билгесе», ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән 'бүләкләнүе. дәрәҗәле исемнәр алуы, Әзербайҗан ССР Верховный Сове-тына инде ничәнче мәртәбә депутат итеп сайлануы һәм, ниһаять. Казандагы юбилейга Әзербайҗан республикасының вәкиле итеп җибәрелүе дә шул хакта сөйли Бакуда да бит ул үзен туган халкыннан аерым санамый — Әзербайҗан сәнгатенә хезмәт итүче якташлары Фатыйма Кадри, Суфыя Басыйрзадәләргә булдыра алганча булыша, Баку татар профессиональ театрының таянычы була, үзешчәннәргә берөзлексез ярдәм итеп килә
Берничә сәгать буе самолетта әңгәмә корып барганда Бәдәлбәйли Мәрзия ханымның татар культурасы дөньясын яхшы белүен тоеп, тагын бер кат гаҗәпләнде. Рәшит Ваһапов, Илһам Шакировлардан алып драма артистларына кадәр, язучы һәм композиторларга кадәр бик күп эш- леклеләрне атап сөйләшә Даутова.
1929 елда сәяхәткә чыккан татар язучы-, лары белән Бакуда танышу, Ш. Камал," һ. Такташ, К. Тинчурин. С. Сәйдәше», Ш. Шамильскийләрне кунак иткәндә дуслашып калу нәтиҗәсеме бу! Әллә тагын да электәнрәк килгән бәйләнешләре булганмы? Казанда исә ул бу белемнәрен тагын да тирәнәйтергә, татар китаплары, патефон тәлинкәләрен җыярга ашыкты. Театр әһелләрен ике милли сәнгать арасындагы дуслыкны ныгытырга, репертуар алмашырга, алмаш гастрольләр ясарга өндәде.
Саубуллашканда СССР халык артисты Шәмси Бәдәлбәйли миңа:
— Мәрзия ханымның кызы Фирәнгизә Шәрифева да. сәнгать дөньясына ышанычлы рәвештә атлап кереп, Әзербайҗан халык артисткасы булып үсте. Аның үсеше-, нә үземнең дә булыша алуым белән го?” рурланам,— диде.
Мәрзия ханым Парнисиың «Афродита утравы» пьесасын сәхнәләштергәндә соңгы ролен башкара. Ул монда кызы белән бергә уйный. Фирәнгизә үзе бу хакта:
— Ул спектакль мәңгегә хәтеремдә калды,— дип искә ала.— Мин кыз ролен башкарырга тиеш идем. Беренче күренештә әни белән очраштык. Ул күзләрен тутырыл карап, кырыс кына ител миңа: «Әниеңне чакыр!»— дип эндәште. Мин инде бу вакытта Әзербайҗанның атказанган артисткасы. сәхнәдә ундүртенче ел уйный идем Әмма академия драма театры сәхнәсенә беренче тапкыр чыгуым Әнинең зур күзләреннән бүтән вакытта да курка идем Монда ул шул кадәр кырыс карап, җилле эндәшкәч, бөтенләй югалып калдым. Пауза озакка китте. Минем хәлемне сизел алгач, әни мизансценаны үзгәртергә мәҗбүр булды Баскычтан яиымарак төште дә яңадан: «Әниеңне чакыр!»— дип мөлаем кабатлады Шунда гына мин һушыма килеп: «Авырый»,— дип әйтә алдым
М. Әзизбоков исемендәге Әзербайҗан академия драма театрыннан ерак түгел бер мәйданда һәйкәл бар Чадра салучы хатын. Күккә ашып торган бу сында М Даутова гәүдәләндергән Севилне ча- лымнау кыен түгел. Мәрзия ханым иҗаты халык йөрәгенә шул кадәр тирән сеңгән, атаклы артистканың Севиле һәйкәлчегә шул кадәр илһам биргән ки, азатлык символы итеп әллә нинди шаккатыргыч формалар эзләүнең хаҗәте дә калмаган
һәйкәл итәгендәге чәчәкләр Мәрзия ханым истәлегенә куелган төсле Мәйдандагы тәрле авазлар арасыннан атаклы артистканың замандашлары эндәшүен ишеткәндәй буласың.
— Мәрзии сәхнәдәге рухи тормышы — халәте белән бөтен тамаша залына тәэсир итә торган гаҗәеп бер сәләткә ия,— ди драматург Җәфәр Жаббарлы
— Бакуга килгәч Мәрзия апа мине үзе чакыртып алды Әетерхан, татар культурасы, Бакудагы якташларыбыз турында рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Шунда мин аның үз тирәсендә һәрвакыт балачагыннан ук күнеккән тел, сәнгать, тормыш үзенчәлеген югалтмаска тырышуын тоел алдым һәм аны үзем элегрәк эзләп тапмавыма пошындым,— ди вэучы Габдрахман Мин-
— Мин дөньяның һәр кыйтгасында Отелло ролен күп кенә Дездемоналар белән бергә башкардым. Парижда унҗиде кич тоташтан Отеллоны уйнадым Тик Мәрзия кебек сизгер, мәгънәле гәүдәләндергән Дездемонаны әз күрдем,— ди СССР халык артисты Ваһрам Папазян.
— Урамда татарча сөйләшүчеләрне очратса, туктап исәнләшә, «сезнең белән бер-ике сүз алышсам, җаным рәхәтләнә»,— дия торган булган Мәрзия. Хәле авырайгач, «татар пәрәмәче ашыйсым килә, пешерегез әле!» дип үтенгән,— ди Әстерханның мәгариф ветераны Кәрим Каииеа.
— Мәрзия Даутова әзербайҗан сәхнәсенең горурлыгы Искиткеч трагик диапазонга, кайнар дәрткә, зур сәхнә хосусиятләренә ия бу актриса тамашачылар күңелендә уелып калган образларның бөтен бер гале реясен иҗат итте.— ди режиссер. Әзербай җан халык артисты Александр Александре вич Туганов.
— Мәрзия ханым инде безнең арабызда булмаса да. аның якты образы халы« күңелендә яши Аның исемен йөртүче Мингәчевир Әзербайҗан дәүләт театры — сөекле артисткабызга тиң һәйкәл.— диләр якташыбыз иҗатына табынучылар
Колакта яңгыраган авазлар көчәйгәннән көчәя, аларга Баку белән Әстерхан ара сында чайкалучы Хәзәр диңгезе дулкыннары да куәт өстәгәндәй тоела. Әйтерсең дулкыннар да ике халыкның сөеклесенә әйләнгән Тияк кызын сагынып шаулыйлар