МИН СЕЗГӘ ЫШАНАМ
Вакыйф Нуруллин иҗаты турында
hep авыл читендә диярлек яшел чирәм белән капланган иске чокырлар була. Ташланган нигез урыннары гына тугел алар, кубесе — сугыш елларында казылган окоп эзләре. Халкыбызның беек Җиңүгә ышанычы ерак тылдагы әлеге окоплардан да калкып чыккандыр тесле. Дәһшәтле еллар вырлыгын усмер иңнәрендә күтәргән бу-ыннар яшьлеге дә җирнең әнә шул иске яраларына охшаган.
Сугыш чоры балаларының бик табигый һәм самими, әмма гадәттән тыш җитди кичерешләре. гыйбрәтле язмышы о тыгылырга тиеш түгел. Алар, барыннан да бигрәк сугыштан соң туган һәм туач-к яшьләр ечен кирәк. Шуңа күрә ул буын язучы-ларын— Аяз Гыйләҗее. Әхсән Баянов. Мөхәммәт Мәһдиеа Һәм башкаларны иң әү- вәл үз кордашларының әманәтен үтәү миссиясе мәйданга алып чыккандыр кегеләүче кешеләр Димәк, бу авторлар әсәрләрендәге уртаклыкның нигезе — тема тур дәвамына ирешкәнгә күрәдер
Табышмак ясап тормыйк, суз Вакыйф Нуруллмнның «Шинельсез солдатлгр* диген мәгълүм повесте турында бара. «Шинельсез солдатлар* безнең прозада яңа этап башлануы — «боз кузгалуы* хакында сөйли*.— дип үз вакытында Рафазль Мостафин язып чыккан иде.
«Шинельсез солдатлар* минем өчен — әниемнең бик ирте чаларган чечлеоа һем авылыбыз читендәге окоп эзләренең телгә килүе булды Бу буын көйгән икмәк кебек балачагы һәм йомшак күңелле, сеялле куллары белән хәтереме уелып калды.
«Шинельсез солдатһср* — авыр сынаулар басымына ахыргача түзә алмага ■ яшь хатын фаҗигасен ачкан повесть Язучы тегел һәм тыйнак буяулар бзлвн сугыш чорының драматик тормышын тасвирлый Шул ук вакытта всернең мәгънәви офыгы перс пектиаасы киңрәк: ул күлчелек геройларның әхлакый сафлыгы фидакарьлеге һем рухи ныклыгына таяна
10 «К У * М 7
бек. Язу стильләре белән бер-берсеннән бик нык аерылып торсалгр да язмышлары на Бөек Ватан сугышы баскан уртак мөһер якынайта аларны. Геройлары төрле-төрле булса да. асылда, бер чор. бер буын вәкилләре, шул буынның әхлакый йөзен бил
якынлыгы гына түгел, аларда гәүдәләнгән тормыш дөреслеге, гуманистик юнәлеш бердәмлеге, тормыш сөючән рух бөтенлеге.
Сугыш елларындагы авыл хакында язылган әсәрләрнең күбесен әнә шу <дый сый фа тлар берләштерә Биредә аларның һәммәсен де атал-санап чыгу максат ител куелмый. Ләкин тагын бер автор, тагын бер әсәр һичшиксез телгә алынырга лаек. Юк. сүз сөрешенең алга таба әлеге язучы турында барасына бәйле ревеште генә түгел Киресенчә, язучының бүген игътибар үзәгенә куелуы үзе нәкъ менә шул — беренче әсәре белән ук укучыларын тапканга, тәнкыйтьтә дә «боз кузгалу* дип югары бәя алганга күрәдер әле. Шул беренче табышларын үстерү нәтиҗәсендә иҗатының ма
145
«Шинельсез солдатлар» — балачак турында хикәят. Аның яшь геройларына уен гына түгел, уку да авырлык белән эләгә. Бик иртә җитдиләнергә, тәртә арасына керергә туры килә аларга
Язучы шушы ике юнәлешне Равил исемле үзәк герое күңелендә кисештерә. Вакыйгаларга алты-җиде яшьлек малай күзе белән карауның отышлы яклары һәм үз кыенлыклары бар Әдәби тәнкыйть В. Нуруллинның тормышны шомартып сурәтләү, яки авырлыкларны артык күпертеп бирү кебек чиктән-чиккӘ ташланмавын бертавыш- тан диярлек билгеләп үтте. Беренче повестенда ук язучының үз башыннан, үз күңеленнән кичергәнне генә тасвирларга омтылуы күренде, алдагы әсәрләрендә исә ул шушы сыйфатларның табигыйлек һәм тормышчанлыкка ирешү юлы булуын раслады. Шулай да, «Шинельсез солдатлар»дагы монолог алымы әсәрнең ихласлылыгын са- мимилеген арттырса да, өлкәннәр язмышын фәлсәфи тирәнлеге, катлаулылыгы һәм, димәк, бөтен дөреслеге белән сурәтләү мөмкинлеген чикләгән. Моның төп сәбәбе, күрәсең, геройның яшеннә < һәм «мин» дип сөйләвеннән бигрәк, авторның иҗат тәҗ- рибәсезлегендә булгандыр.
Вакыйф Нуруллинның үз балачагы да төрле әсәрләрендәге яшь геройлары — Равил һәм Сафиуллалар кебек үк сугыш елларына туры килә. Кама буе болыннарында ат көтеп, колхоз эшенә йөреп үсә, зур кыенлык белән белем ала. Язмыш уртаклыгы белән генә түгел, үзенең холкы-фигылг белән дә ихлас күңелле, төпле-җитди, эшкә батыр геройларына охшаган бугай ул. Ләкин язучы кешенең бәхетле язмышы да шунда — ул бер тормыш, үз тормышы белән яшәми, укучы күңелендә калырлык геройлары булып та яшәү хокукы ала. Шунлыктан биографик хатирәләргә таяну, аның өчен үзмаксат дәрәҗәсендә калмыйча, шәхеснең рухи дөньясын, әхлакый асылын өйрәнү алымнарыннан берсе — иң беренчесе булып аңлашыла.
Бу үзенчәлек «Әгәр син булмасаң...» повестенда бигрәк тә ачык күренә. Утыз- кырык ел элек барган вакыйгаларның мәгънәсе, әһәмияте сугыштан соң туган буын укучыларын дулкынландыра ала икән, моның сере дә беркадәр шунда — авторның үз яшьлегенә бүгенге акыл белән, дәвамлы хәрәкәтнең, зур тормышның җанлы бер кисәге итеп карый алуындадыр Шуңа күрә ике әсәрнең дә төп эчтәлеге аерым кү- ренеш-вакыйгалар киртәсендә генә калмый Аларның тормышчан пафосы сагыш белән эретелгән. Әмма бу—якты сагыш. Кадерле кешеләреңне, кадерле хисләреңне сагынып сагышлану Ул укучыны сафлыкка, пакьлеккә, яшәеш һәм рух чишмәләребез башланган нигезгә алып кайта «Әгәр син булмасаң...»да шул яктылык тәвәккәл һәм беркатлы Равилнең озын толымлы чая Рухиягә мәхәббәте сурәтендә тартып тора. Көтмәгәндә бөтен барлыгын биләп алган шушы хис егетне тагын да матуррак һәм көчлерәк итә; әгәр ул булмаса, бөтен кыенлыкларны җиңә алыр идеме икән, зур максатларына ирешә алыр иде микән Равил?! Шуңа күрә язучы үзенең яшь героеннан чибәр кызның хыянәтен дә гафу иттерә. Чөнки мәхәббәт чынлыгы сөйгән көшеңне кичерә белүдә дә сынала
Әйе, «Шинельсез солдатлар» һәм аның мөстәкыйль дәвамы булган ..Әгәр син булмасаң. » повестьларының үзәгендә — фаҗигале язмышлар һәм авыр елларда бөреләнгән беренче мәхәббәт. Ләкин әлеге әсәрләр ул хакта гына түгел. Алар кешелеклелек турында, адәм баласының дөньяны яңабаштан үзләштерү чоры турында уйланырга мәҗбүр итәләр. Әйдәгез, күңел күзе белән дә укып карыйк: бу әсәрләрнең төп геройлары — алты-җиде яшьлек малай, яшүсмер егеттән дә бигрәк, аларга тормыштагы мөнәсәбәтләр катлаулылыгын ачып биргән кешеләр түгелме? Кырыс һәм кайгыртучан мәктәп директоры, түзем һәм сабыр әнисе, бәхетсез Нәсиха җиңгәсе. «Намус» романындагы Нәфисәнең сеңелесе кебек намуслы һәм гадел Фәйрүзә... «Шинельсез солдатлар»да нәни геройның үзеннән бигрәк, аның әхлакый үзәге тамырлана торган туфрак күбрәк кызыксындыра язучыны. «Әгәр син булмасаң »да әлеге юнәлеш тагын да эзлеклерәк төс ала: анда без яшь егетнең характеры формалаша барган чорга тап булабыз.
Килешмәүчәь иҗтимагый көчләр бәрелешен, масштаблы, кискен драматик вакыйгаларны үз эченә алган «Яшьнәп үткән яшьлек» повесте, бгрэ <чэ карашка әлеге әсәрләрдән бөтенләй аерылып тора кебек. Ләкин аның төп каһарманы — шактый тормыш тәҗрибәсе тупларга өлгергән һәм революцион көрәштә зур чыныгу алган
■•■v«V9«j i4doia«dMV
барыбер үаенекен I... Чулак Самат обр<
САЛИХ МАННАПОВ ф МИН СЕЗГӘ ЫШАНАМ ф
Авылның тарихи язмышын нечкә тою, гомумән, безнең әдәбиятның бер үзенчәлеге булып тора Аксакал язучыларыбыздан Гомәр ага Бәширов иҗатын гына искә төшерик. Халыкның күңел хәзинәсен шагыйрәне нәзакәтлек белән тасвирлаган «Туган ягым—яшел бишек», авыл кешесенең олы җанлы, тырыш табигатен ачкан «Намус», җир-су, нигез язмышын күңеленә якын алып кайгыртышкан «Җидегән чишмә» әсәрләре. Аларда табигать һәм тарих үзе көчле әхлакый факторга әверелә, аларның үзәгендә — иңнәренә дөнья баскан чакта да рухын саф көе саклап калган игенче образы.
Соңгы еллар прозабызда «авыл» мәсьәләләрен еш кына хуҗалык җитәкчесе аша гәүдәләндерергә омтылу да күзгә ташлана. Әсәрләребездә урын алган колхоз председательләре. уенын-чынын бергә кушып әйткәндә, кечерәк бер районның бөтен хуҗалыкларын тәэмин итәрлек санга җитте бугай инде
А Расихның «Язгы авазлар». С. Рафиковның «Авыл иртәсе» романнарында үзәккә алынган мәсьәләләр соңрак Г. Ахуновның «Чикләвек төше», X. Хәйруллинның «Канатлар талмасын» повестьларында, М. Хәбибуллинның «Чоңгыллар» романында һ. б. әсәрләрдә киң яктыртылды. Әмма шунысы да бар: авыл проблемаларын күтәргән әсәрләрдә вакыт агышы аеруча ачык сизелә һәм тәнкыйтьчеләрнең аларга карата ара-тирә «кичәге авыл», «кичәге җитәкче» дип канәгатьсезлек белдерүе дә тикмәгә генә түгел.
В. Нуруллинның «Күпер чыкканда» повестендагы Өлфәт Хәкимов, «Чикләвек тө- ше»ндәге Халик Саматов кебек үк, илленче елларда буын ныгыткан председатель. Аларның икесенә дә кыюлык һәм эшлеклелек хас, икесе дә төрле каршылыкларны җиңеп, авылның тормыш хәлен яхшырту өчен тырышалар. Шул ук вакытта бу геройларның иҗтимагый һәм шәхси тормышын сурәтләү нисбәте төрлечә булуы да мәгълүм. Ягъни гаилә мәшәкатьләренә баш бирми торганрак булып күренгән «дәүләт кешесе» Саматов белән чагыштырганда, Өлфәт күбрәк мәхәббәт һәм кешелеклелек чөнәсәбәтләрендә ачыла. Әмма аларны бер-берсенө каршы кую да урынлы микән?! Аерым очракта геройның рухи дөньясын күбрәк шәхси яки иҗтимагый мөнәсәбәтләр аша ачарга омтылу тормыш материалы һәм язучының максаты белән бәйле булырга мөмкин. Чөнки колхоз председателе — әхлаклылык дәрәҗәсенең алдан билгеләнгән бер баскычы түгел.
Билгеле, «Күпер чыкканда» әсәрендә әхлакый әһәмияткә ия булган темалар белән авыл хуҗалыгы проблемалары бергә үрелеп бара. Шунлыктан, Өлфәткә карага «кичәге председатель» дигән сүзләр ул хәл итәргә алынган күп кенә мәсьәләләрнең инде көн тәртибеннән төшеп баруын аңлата булса кирәк. Мондый искәртүне хәтта кайбер укучыларыннан да ишетү язучыга тәэсир итми калмаган, ахрысы. «Аккан су юлын табар» исемле повестен ул безгә: «Әнә шул иптәшләрнең теләкләрен истә тотып, шуларга җавап йөзеннән яздым»,— дип тәкъдим итәргә карар кылды. Бусы бер хәл. Тик менә, җитмешенче елны язылган «Күпер чыкканда» әсәреннән соң авыл тормышында зур үзгәрешләр булды, «элекке җиде-ун класс белемле җитәкчеләр урынына махсус югары белем алган, яшь, энергияле иптәшләр килде»,— дигән фикергә ышануы, аны «йотып җибәрүе» инде шактый кыен. Андый кискен үзгәреш җитмешенче елдан соң гына булгандыр дип тә ышаныйк. Ул чакта яңа повестька герой итеп 24 ел председательлек иткән, шул ук Өлфәттән өч-дүрт яшькә генә кече булган Булат Вәлиевне алу акланамы? Әллә шактый штрихлы гына сурәтләнгән яшь агроном Фәгыйт яңа буын җитәкче булып күз алдына басамы? Кыскасы, бу ике әсәрне, гәрчә икесенең дә төп каһарманнары колхоз җитәкчесе булса да. вакыт — чор ягыннан бер-берсенең дәвамы итеп карарга сәбәп юк. Өлфәт белән Булатның характер үсешендә дә. җитди сынауларны кичеп колхозда абруйлы хуҗа булып җитлегү процессында да эчке бер уртаклык сизелә. Алар шактый еллар буе ызандаш колхозларны бергә-бергә җитәкләгән председательләр сыманрак хәтердә кала. Әмма «Аккан су юлын табар» повесте язучының осталыгы тагын да арта төшүен, геройларның табигый үсешен эзлеклерәк күзәтә алуын, характерлар чынлыгы аша катлаулы тормыш фәлсәфәсен ачуга ирешүен күрсәтте. Бу әсәр һәм аның герое язучының үз иҗатында гына түгел, гомумән, прозабыз үсешендә игътибарга лаек вакыйга буларак кабул ителде.
■Аккан су юлын табар»ның яңалыгы яңа авыл, яңа проблемаларда гына түгел.
рашлырак, рухи баерак булуыннан килә торгандыр. Күңелебезгә хуш килгән геройның нинди авырлыклар кичерсә дә. тар күңеллелек күрсәтмәячәгенә ышанасың. Аның Шәйхи кебек типлардан да кешелеклелек чалымнары ээләвен күрәсе килә. Әлеге җәһәттән, Самат. Рәдиф образларына язучы илтифатлырак һәм объективрак булган, ахры Алар эчке каршылыклары белән, шактый җанлырак килеп чыккан иде Инде кайчак ул бәндәләр лакмус кәгазе урынына гына файдаланыла башлый икән, ихтимал, моңа әсәрләрне бер герой исеменнән сөйләп барганда автор позициясенең анык булмавы да сәбәпчедер.
«Шинельсез солдатларвында ук күренгән хикәяләү рәвешен — вакыйгаларны төп геройларның үзләреннән сөйләтү (исповедь) алымын Вакыйф Нуруллин яратыбрак куллана. Язучыны лирик «мин» исеменнән сүз алырга нинди эчке ихтыяҗ һәм максатлар юнәлтә торгандыр, кистереп кенә билгеләве кыен. Моның, бүгенге поэзиядә лирик башлангыч көчәйгән кебек, укучы белән күэгә-күэ калырга, аңа турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә, аның ышанычын яуларга омтылу билгесе булуы да бар. Бәлки ул, вакыйгаларны сөйләп кенә чыгуга караганда, хикәяләүче герой артына «яшеренеп». аларга мөнәсәбәтеңне белдерү мөһимрәк, дигән караштан килеп чыгадыр. Тыштан гына гади тоелган бу алым автор өчен дә, әсәр геройлары өчен дә катлаулы мәсьәлә: чама тойгысын югалтма, укучыны җәлеп ит, ышандыр, уйландыр. Күңелгә ятышып бетмәгән очракларның барысы да әнә шул гадилеккә, чынлыкка ышанып җитмичәрәк караудан килеп чыгадыр. (М. Мәһдиев тә бер мәкаләсендә В. Нуруллин образларын табигый агыштан кинәт кенә зур орбитага китереп чыгарырга ярата дигән иде).
Ләкин, асылда, язучы үз максатына ирешә дип әйтү хата булмас: автобиографик нигездә язылган әсәрләреннән соң да ул геройларының күңеленә үтеп керү, алар- ның тормышы белән яшәү осталыгына ия булуын күрсәтте. «Сүз башы урынына», ■ автордан* дигән кебек кереш сүзләргә кадәр шушы максатка хезмәт итә. Әсәрләрдә чагылган язмышлар тагын да аңлаешлырак, тагын да якынрак була бара. Язучы һәм аның герое укучы алдында боргаланып маташмый, турысын сөйли. Әдәби модаларга иярмичә, авылның үзе кебек табигыйлеккә, сюжет һәм стиль гадилегенә ирешүнең нигезендә исә тынгысыз иҗади эзләнүләр, маңгай һәм акыл тире ята. Шуңа күрә Булат белән Айсылу кебек. «Шинельсез солдатлар» һәм «Аккан су юлын табар* кебек исемнәр поэтикасы да сокландыра. Шуңа күрә, язучыга килгән күп санлы хатларга кушылып: «Мин Сезгә һәм Сезнең геройларыгызга ышанам!» — дип әйтәсе килә. Бу әсәрләрдә авылны яратып, авыл кешесенең җанын аңлап, телен тоеп, үзе якын күргән темаларга гына һәм чынбарлыкка хилафлык итмичә язарга омтылу өстенлек ала һәм язучының киләчәгенә зур ышаныч уята.
Җиңел түгел Вакыйф Нуруллинга. Башкалар инде азмы-күпме кагылган темалар белән эш итә,— үз сүзен әйтү җиңел түгел. Асылда традицион алымнарга гына таяна,— үз тавышын ишеттерү җиңел түгел.
Аңа бер генә юл кала — кичерешләр чынлыгына, мәгънә яңалыгына омтылу. Сүэ-яңгыраш төгәллегенә ирешергә һәм укучыны үзенең фикерләү ритм-интона- циясенә буйсындырырга тырышу Безнең күңелләргә юл тапкан барлык әсәрләре әдипнең әнә шул авыр, катлаулы бурычны башкарып чыга алуы турында сөйли. Аның һәр әсәрен бер бөтен итеп туплаган көч публицистика белән тирән лиризм, документаль төгәллек белән сәнгатьчә гомумиләштерүнең бергә үрелүендә. Алай гына да түгел, автор шәхесенең эзлекле һәм максатчан булуында.
Ерак тылдагы окоплар да җиңү көнен якынайтышкан кебек,— аерым кешеләр язмышы аша язучы буыннар язмышына, халык язмышына алып чыга. Бу юлның һаман киңәя һәм биегрәк үрләргә күтәрелә баручы дәвамы булырга тиеш.