Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘҢГЕЛЕК ЯДКАРЬ


М КАШГАРИНЫҢ «ДИВАНЕ ЛӨГАТ-ИТ ТӨРК» КИТАБЫНДАГЫ ХАЛЫК ИҖАТЫ ӘСӘРЛӘРЕ
«£// китап озак заманнаргача киң таралсын, мәңгелек ядкарь булсын'» — Мәхмү т Кашгари үзенең •Диваш лөгат-ит-төрк» (еТөрки сүзләр җыентыгы») исемле хезмәтен әнә шундый сүзләр белән тәмамлап калдырган Авторның бу теләк-өметлэре тулысын- ча тормышка ашты Моннан тугыз гасыр элек язылуына карамастан. *Диван »ның фәнни әһәмияте торган саен киңрәк һәм тирәнрәк булып ачыла бара
Дөрес, күп кенә борынгы кулъязма хезмәтләренең уртак язмышын кичереп. •Диване лөгат-ит-төрк» байтак дәверләр фән дөньясында онытылып тора J рта гасырларда аның исеме бары бер чыганакта — Кятиб Чәләбинең (1609—1658) еКәшф әз-зүнүн» дигән энциклопедик белешмәсендә генә күрсәтеп үтелә һәм менә 1915 елда төрек галиме Лли Әмири Әфәнде Истамбулдагы иске китаплар базарында еДиване лөгат-ит- төрк» кулъязмасына килеп юлыга Бу кулъязма 1266 елда Мөхәммәт ибне дбү Ьәкер ибне Әбүл-Фәтх исемле кеше тарафыннан Мәхмүт Кашгари уз кулы белән язган нөсхәдән күчерелгән булып чыга4 5 Күренекле немец ориенталисты Карл Броке тьман 1928 елда аны немец теленә тәрҗемә итә 1939—1941 елларда әсәр Бесим Аталай тәрҗемә сендә төрек телендә дөнья кү рә Советлар Союзында ул 1960—1963 елларда Үзбәкстан ССР Фәннәр академиясе тарафыннан (үзбәкчәгә Салих Моталлипов тәрҗемәсе) бастырып чыгарылды6 Хәзерге вакытта * Диван * рус һәм әзербайҗан телләренә дә тәрҗемә ителгән
ызганычка каршы, Мәхмүт Каш- гариның узе турында мәгълүматлар юк дерәҗәсендә аз. «Кашгари» диган кушамат йертүе аның Канчыгыш Таркстандагы Кашгар каласында туган яки яшәгән булуын күрсата. «Дияан. ,»да автор атасының Хасәән, бабасының Махам мат исемле булганлыгы, Хәсаәннаң Иссык- Күл янындагы Барсхан шәһәрендә яшәгәнлеге турында яза. Шул мәгълүматлардан чыгып, Мәхмүт Кашгарины Барсханда әмирлек иткән Хесеән ибна Мехәммәт улы булырга тиеш дип саныйлар. Бер урында М. Кашгари «бу китап гомеремне ахырына җиткерде» дип тә яза Үз сүзләренә үк караганда, ул сүзлеген һиҗри 464—466 еллар арасында (1072—1074) тезеп тәмамлый. Бу вакытта инде «гомеренең ахырына җиткен» елкен яшьтәге кеше булгач, димәк, ул XI йеэнең башларында тугандыр дип геман кылына.
«Диване логат-нт-терк» әсәрен укыганда М. Кашгари зур знциклопедист галим, олы талант иясе һәм искиткеч тырыш, г.ехтә, үз-үзенә таләпчән шәхес сыйфатында «үз алдына киле. Ул сүзләрне китапта теэея бер тәртиптә урнаштыру, файдаланучылар эчен һәр тарла уңайлыклар тудыру месь-
* Кошгари Махмуд Девону луготит турк Тошкент 1 том — I960, II том - 1961, III том 1963 Өзекләр һәм мисаллар шул басма буенча биреләчәк Җәяләр ачеядәге саииариык беренче се том санын, икенчесе битләрне күрсәтә
4 Кононов А Н. Махмуд Кашгарский и его «Давану лугатит тури» «Советская тюркология».
1973, I сан. 6-7 битлар. М Шакир Үлкуташир Бүйүк түрк дилчнсн Кашгарли Махнут Анка ра. 1972. 48—49. 86—82 бвтлвр (тарек телендә)
К
әләсенә зур җаваплылык белән карый. Сүзлек естендә эшләвенең соңгы этабында да М Кашгари аны (хәзерге басмадагы еч томлык зур әсәрне!) 4 мәртәбә яңадан күчереп. тезәтеп чыга. «Мин терекләр '. төрк- мәннәр, угызлар, чигилләр, ягмалар. кыргызларның шәһәрләрен, кышлак һәм җәйләүләрен күп еллар гизеп йердем, сүзләрен тупладым, тәрле теркемнәрдәге сүзләрнең үзенчәлекләрен ейрәнеп, ачыклап чыктым. Мин боларны тел белмәгәнлектән түгел, бәлки бу телләрдәге һәрбер кечкенә аерымлыкларны да аныклау ечен эшләдем»,— дип яза автор хезмәтенең сүз башында (1.44).
Диван...» үзенең теп асылы белән лек-сикографик хезмәт. Анда М. Кашгари 9 мең чамасы сүз һәм сүз тезмәсе китереп, аларның мәгънәләрен аңлата. Күп санлы терки телләрнең фонетикасы һәм грамма, тикасы буенча күп төрле мәгълүматлар бирә. фонетик-морфологик билгеләренә карап, төрки телләрне көнчыгыш һәм көнбатыш төркемнәргә аера. Бу исә төрки телләрне классификацияләүдә беренче уңыш, лы тәҗрибә булып тора.
Хәлбуки, «Диване лөгат-нт-төрк»кә тел галимнәре генә түгел, әдәбият белгечләре һәм фольклорчылар да. тарихчылар һәм этнографлар да бердәй зур кызыксыну белән мөрәҗәгать итәләр. Чөнки анда бу фәннәргә турыдан-туры мөнәсәбәтле фак. тик материаллар ифрат күп.
«Мин бу китапны ... хикмәтле сүзләр, сәҗгылар2 мәкальләр, шигырьләр, рәҗәз3 нәсер дип аталган әдәби парчалар белән бизәдем,— дип яза автор (1.44—45)... — алардан файдаланучылар тыңлаучыларга, тыңлаучылар исә, үз нәүбәтләрендә, шул телдә сөйләүчеләргә җиткерсен. Шуның өчен дә боларның һәммәсен бу китапта тупладым» (1.47).
■Диван...»да, аерым сүзләрнең мәгънәләрен ачучы контекстлар сыйфатында, барысы 170 дүртъюллык һәм 54 икеюллык шигъри текст теркәлгән. Күпчелек тикшеренүчеләрнең уртак карашынча, аларның күбесе зур күләмле шигъри әсәрләрдән өзекләр, аерым парчалар булырга тиеш. Шигъри парчалар арасында Идел елгасы турында да бер строфа бар
Этил суаы ака турур. Кыйа тупи кака турур. Балык тәлмм 4 бака турур, Келүң такы күшәрүр 5.
|1. 103|.
Текстларга аңлатма биргәндә М. Кашгари һәрвакыт «шигырьдә түбәндәгечә килгән», «шагыйрь болай ди» кебек җөмләләр куллана. Строфа да үзенең үлчәме, рифмала, шу өлгесе ягыннан җырдан бигрәк язма шигырьгә тартым М Кашгари да аны җыр дип атамый.
«Диван ,хдх ле> ендөлөр хңш: риваятьләр, гә дә шакть?и куп УрЫнТзирблә «Төркиләр асылда егерме кабиләдер.— ди М Кашга- ри.— Алар һәммәсе Нух пәйгамбәрнең улы Яфәскә, Яфәснең улы Тереккә барып тоташалар» (1.64). Шунсы кызык: бу легенда (әлбәттә, үзебезнең тарихка якынайтылып) Казан татарлары арасында әле хәзер дв сөйләнеп йөри. Имештер, Нух пәйгамбәр улы Яфәснең Гази, Терек һәм Алып исем, ле өч улы булган. Алар арасында сугыш чыгып, Гази үтерелгән. Төрек белән Алып салкын җирләргә күчеп киткбннәр Алып' ның ике улы туган. Аларга Болгар һәм Бортас дип исем кушканнар. Болгар белән Бортас икесе ике җирдә шәһәр корганнар Бу шәһәрләрнең даны еракларга таралган...VII VIII
М Кашгари X гасырда Урта Азиядә тезелгән Караханилар дәүләтендә (яки Хаканнядә) яшәгән терки кабиләләрне күздә тота
’ Сәжгы — рифмалы проза
VIII Рәҗәз - батырларның сугышларда күрсәткән каһарманлыкларын тасвирлаучы шигырь
• Тәлнм — күп
1 Келүң такы күшәрүр — «яр буйларындагы күлләр, тугайлар су белән тулыр» мәгънәсендә
Ә бер топонимик риваятькә бәйләп, автор үзенә кагылышлы мәгълүмат та биреп үтә; «Барсхан — Афрасияб улының исеме Барсхан шәһәрен бина кылучы улдыр. Мәхмүтнең атасы шул шәһәрдәндер» (III. 424).
«Диван...»да төрки кабиләләрнең тормыш-көнкүрешенә, гореф-гадәтләренә, йо- ла-ышануларына, им-томнар һәм халык медицинасына кагылышлы материаллардан өзекләр һәм детальләр шактый очрый. Әйтик, сүзлектә төркиләрнең туй йолалары махсус сурәтләнмәсә дә. туй белән бәйлә, иешле күп кенә атамалар аша бу йоланың кайбер мөһим өлешләрен күз алдына китереп була. Мәсәлән, «дидим — никах кичендә киленгә кидерелә торган таҗ, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән баш ки-еме» (1. 387); «м е н д и р и — килен белән, кияү катнашында төнлә җыела торган мәҗлеснең исеме. Анда аларның өсләренә акча сибәләр» (1 454) һ. б.
«Төркиләр унике төрле хайван исеменнән унике елга исем куйганнар. Туган елларын, сугыш тарихларын һәм башкаларны әнә шул еллар әйләнешеннән чыгып исәплиләр». — дип хәбәр итә М. Кашгари. Бу календарьның ничек килеп чыгуы турында ул кызыклы гына легенда да китерә. Имештер, төрки хаканнардан берәү берничә ел элек булып үткән сугышны өйрәнмәкче булган. Әмма ул сугыш булган елны аныклый алмаганнар. Бу мәсьәлә буенча хакан үз кавеме белән киңәшкән һәм болай дигән: «Без бу тарихны аныклауда ничек ялгышсак. бездән соң да шулай ялгышырлар. Шулай булгач без инде, унике айга һәм күктәге унике йолдызлыкка нигезләнеп, унике елга исем кушыйк, бездән соң ел исәбе шул елларның әйләнешенә карал алып барылсын...» Шуннан хакан ауга чыккан һәм үз кешеләренә киек хайваннарны Ила7 дәрьясына таба куарга боерган. Бу бик зур су булган. Хакан кешеләре киекләрне суга куа башлаганнар. Шунда унике киек суны кичеп чыккан. Су аша иң алдан тычкан үткәнгә ел башы аның исеме белән аталган. Калган киекләр суны түбәндәге тәртиптә кичкәннәр һәм аларның да һәрберсе бер ел исеме булып калган: уд (сы-
• 1926 елда Казанда археограф Саяд Вахиди язып алган Бу турыда Фтхретдинов Р Ташлар моны Казан. 1978. 100 бит
' Балхаш күленә коючы Или елгасы күздә тотылган булуы ихтимал
циклындагы уң елның атамасы саклана шоюр (сыер), бере (бүре, барс), давшан (тавышган. куян), дилан (елан), тоох (тааык), дохс (дуңгыз) һ 6 Казаи-татарлары арасында бу борынгы ел исәбе аерым очракларда XIX йөздә һәм хәтта XX иөэ башларында да файдаланып киленгөн. һәр ел турындагы) М. Кашгари әйткән юрау- ышанулар да татар фольклорында шулай ук байтак «Куян елы ачлык булыр». «Эт елы буран була»; «Барс елы — байлык, сыер елы — туклык, куй елы —кытлык, куян елы — йотлык», «Эт елында мал үсәр, барс елны бар да үсәр» һ. б.
«Диван »да ышанулар, им-томнар да күп, байтак кына халык уеннарына да тәф силле аңлатмалар бирелә, ә фольклор әсәрләре арасында исә аеруча әһәмиятле урынны халык мркальләре алып тора Ләкин биредә «мәкаль» атамасы киңрәк мәгъ. нәдә аңлашылырга тиеш. Ченки алар арасында саф мәкальләрдән тыш әйтемнәр, ышанулар, антлар, теләкләр һәм башка тер афоризмнар да бар Боларның барысын берләштерел, «халык тәгъбирләре», «халык афоризмнары» яки шул ук мәгънәдәге «па ремиялөр» дип атарга мөмкин. «Диван ». иың үзендә алар «сав» дип аталганнар
Терек галиме Ферит Биртекнең исәпләвенә таянып, бүгенге фәндә «Диван «да 290 мәкаль һәм әйтем бар дигән фикер кабул ителгән '. Ләкин бу сан беркадәр төгәллек кертүне сорый: Ф Биртек хезмәтен, дә парами я лер 291 берәмлек тәшкил ит кон. Шулардай берсен ул үзе. шигырьдән аэек булганы ечен, исәптән чыгарыл ташлый. Моннан тыш 3 мәкаль анда икешәр мәртәбә кабатланган. Димәк, чынлыкта бу хезмәттәге афоризмнар саны 287 булып чыга. Монысы беренчедән Икенчедән ш ьиртек то паремия не—исәпкә алмыйча калдырган Мәсәлән колдачыка миң йагаи. барча билә айрук таяк (теләнчегә мең чик ләвек. болар естенә таянырга таяк бирү тиешле);— камуг киши түз эрмәс (бар кеше дә тигез, бертөрле булмас) һ. б.лар Кыска мәкаләдә аларның һәркайсын ма>-
' Биртек Ферит Эн теки тур» савлапы Айка pa. HMT (терек телендә); Кононов А Н Күрсә телгән хммат. Г.' бит
сус тикшереп чыгу мөмкин түгел. Шуңа күрә. конкрет бер сан күрсәтмичә, «Диван...»- да 300 чамасы паремия бар дип алу дөресрәк булыр.
■Диван «дагы халык тәгъбирләренең иң зур күпчелеген мәкальләр тәшкил итә. Аларның тематикасы яхшы ук киң — тормыш-көнкүрешнең, иҗтимагый һәм шәхси мөнәсәбәтләрнең күп төрле якларын колачлыйлар. Мәкальләрнең XI йөздә төрки халыкларда мөһим роль уйнаган булулары ачык аңлашыла. М. Кашгари хәбәр иткәнче аларның хәтта махсус мәкаль әйтүче кешеләре дә булган «Диван ,.»да мәкаль жанрына кагылышлы башка төрле әһәмиятле мәгълүматлар да очрый Җөмләдән берсе тормыштагы берәр кызыклы, гыйбрәтле вакыйгага бәйләнештә халыкта мәкаль чыгарылу Сүзлектә «Кыз бирлә мүрәшмә, кысракIX бирлә ярышма» диген мәкальгә шундый аңлатма бирелә: «Бу мәкаль Xакания кызларыннан берсе Солтан Мәсгут ни. ках кичендә үз ирен аягы белән чалып екканнан соң хаканлыларда барлыкка кил-гән. (1 439)
Борынгы һем бүгенге мәкальләрне шушы яктан чагыштыру жанр тарихын өйрәнү өчен күп кәнә кызыклы мәгълүматлар бирәчәк Мәсәлен. «Нече йитиг бичак эрсә әзи сабын йонумас» (никадәр үткен пычак булса да үз сабын юнмас) мәкале Кашгари заманнарында «үз эшен эшләмичә баш-калар эше хакында сөйләүчеләргә карата кулланылган» (1 366) Бүгенге татар фоль. клорында исә ул (һәм аңа тердәш мәкальләр) туганнар яки үз кешеләр арасындагы мәнесебетлерне аңлатканда әйтелеп йөриләр «Пычак ни хәтле үткен булса да, үз сабын үзе юнмый»; «Пычак үз сабын юнмас, карга карга күзен уймас», «Кылыч үз кынын кисмәс» һ. б
Ниһаять. «Диван «дагы мәкаль текстлары бу тер халык афоризмнарының яшоү- үзгәрү сәләтләрен күзәтү ечен дә зур мөмкинлекләр ача Бүгенге терки халыклар фольклорыннан Кашгари язып калдырган мәкальләрнең барысын да яки ким дигәндә аларның вариантларын табып булыр иде Мондый текстлар татар халык мәкальләре арасында да байтак Моннан 900 ел элек тә һем хәзерге конда дә кулланылышта булган әсәрләрне чагыштырганда төп өч очрак күзгә ташлана
Беренчедән, кайбер фонетик аерымлыкларны исәпкә алмаганда, текстлар бер-бер- сенә сүэго-сүэ туры киләләр Күз калиги йәйен белгелүг (III. 17S). — Кеэ килеше җәеннән билгеле (I 440) ’
ер) елы. -------------- тавыштан ель
иек (крокодил) елы. Выяви елы, йунд (ат елкы) елы, кой (куй. сарык) елы. бишин (маймыл) елы, такагу (тааык) елы эт елы тоңуз (дуңгыз) елы (1 330—331). М. Кашга- ри хәбәр иткән мондый мәгълүматлар да игътибарга лаеклы: «Теркиләр.— ди ул,— бу елларның һәркайсында берәр хикмәт бар дип уйлыйлар. Мәсәлән, аларча сыер елы керсә сугыш куп була, чөнки сыер бер-берсе белән сөзешә торган хайван Тавык елы керсә азык-төлек күбәя, ләкин адәмнәрдә тәшвиш арта. Чөнки тавыкның азыгы ашлык бөртеге булып, аны табып ашау өчен әйберләрне туздырып иөри Крокодил елы керсә, явым-төшем һәм уңыш күп була, чөнки ул суда яши. Дуңгыз елы керсә, салкын, кар һәм фетнә күл була. Шуның шикелле һәр елга бер юрау кылалар» (1. 331—332).
Бу урында болгар-татар тарихы ннан һәм фольклорыннан кайбер параллель материаллар китереп утү кызыклы булыр Әлбәттә. хайваннар исеме белән аталган унике еллык календарь XI йөздә барлык терки кабиләләрдә дә, шул исәптән болгарларда да актив кулланышта була. Дунай болгарлары телендә әле дә унике еллык хайван
Икенчедән, текстлар мәгънә ягыннан тәңгәл булып, алар берәр сүзләре белән генә аерылалар Я архаизм яңа сүз белән, я нинди дә булса бер сүз үзенең синонимы белән алмашынган булырга мәмкин. Мондый мисаллар аеруча күп очрый: Тайган йүгригин тилкү севмәс. (III. 190). — Эт йө-гереген төлке сөймәс (I. 711). Сув көрмә- кинчә этүк тартма (III. 431).— Су күрмичә итек салма. (I. 486).
Өченчедән, ике янәшәлектән төзелгән борынгы һәм бүгенге мәкальләрнең берәр янәшәлекләре генә тәңгәл киләләр.
Бирин-бмрмн миң болур, Тама-тама көл булыр. .
(III. 371]
Тама-тама күл булыр, Ага-ага сил булыр. (I. S07.J
Борынгы заманнардан безнең көннәргәчә сакланып калган мәкальләр арасындагы шундый якынлык, хәтта тәңгәллек җирлегендә аларның художество чаралары ягыннан камиллеге дә ачык күренә. Бигрәк тә мәгънәне читләтеп әйтүнең, кинаяле образлар куллануның гаҗәп тапкыр үрнәкләре еш очрый. Табигать дөньясыннан алынган күзәтүләрне, андагы закончалыкларны җәмгыять тормышына күчереп, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә кайтарып файдалану мондый образлылыкның нигезен тәшкил итә. Мәсәлән: «Арслан ка- рыса сычган өтин күдәзүр» — ягъни, арслан картайса тычкан өнен саклар. «Бу мәкаль зур эш кылырга көче җитмәгәч, кечкенә эшкә риза булган картларга нисбәттән кулланыла».— ди М Кашгари (III. 279). «Те- гирмәндә тогмыш сычган кек көкрәгиңә коркмас — бу мәкаль кыен эшләрдә чыныккан кешене кечкенә бер эш белән кур- кытмакчы булган кешегә карата әйтелә» (III 297) һ. б. Мәкальләрдә сурәтлелек тудыруның башка күп төрле чаралары да файдаланыла. Шундый рольне. мәсәлән, гипербола үтәп килә: «Атан йүки аш болса, ачка аз көрнүр» (1105)—ягъни, бер дөя йөге азык та ач кешегә аз булып күренә.
«Диван...«дагы мәкальләрнең сәнгатьчә үзенчәлекләре турында сүз алып барганда аларның шактый өлеше шигъри әсәрләр булганлыгын истә тотарга кирәк. Бу җәһәттән ул мәкальләр X. Госманның «Шигырь тезелеше» исемле китабында (Казан, 1975) җентекләп тикшерелгәннәр.
М. Кашгариның «Диван...» сүзлегендә XI йөздә яшәгән төрки халыкларның бай фольклор ядкаре теркәлеп калган. Ул бүген тугандаш халыкларның уртак байлыгы булып санала. М. Кашгари үзе дә «Ди- ван...»ны төзегәндә ул дәвердәге төрки телләрнең үзара нык якынлыгыннан чыгып эш итә. Хезмәтенең керешендә төп төрки сүзләрдә кабиләара аерымлыклар бик аз булуын, сүзләрдәге үзгәлекләрнең башлыча кайбер авазларның алмашынуында икәнлеген әйтеп китә (1.66). Теге яки бу кабилә телендә генә очрый торган сүзләрне автор атап күрсәтеп барган. Андыйлар 500 чамасы. «Диван.,.»да 9 мең чамасы лексик бе-
1 Тайган ау эте. бурзай рәмлек оулуьп^ ■J'epre '«шорсск оарлык кабиләләр өчен уртак гомум«Пфки сүзләр, нең анда нинди зур өлэшне алып торуы аңлашыла.
М. Кашгари, төркиләрнең күп кенә шәһәрләрендә булса да, Болгарга ук килеп җитмәгән булырга тиеш, һәрхәлдә, ул бу турыда әйтми. Әмма сүзлегендә Болгар шәһәренең «терек шәһәрләреннән мәшһүр бер шәһәр» икәнен күрсәтеп үтә (1.425). Ә Болгар иленең икенче зур шәһәре Сувар турында «Сахсын — болгарларга якындагы бер шәһәр. Ул «Сувалдыр» дигән сүзләрне укыйбыз (1.410). Гәрчә Суаарны Сәксин белән бер шәһәр ител караса да, М. Кашгари аның Болгарга якын икәнлеген дәрес әйтә. Шуңа күрә ул «сувар теле» дип китергән мәгълүматлар да Идел буе төркиләре теленә кагылышлы булып чыга. Болгар һәм Сувар шәһәрләре «Диван...»да бирелгән картага да кертелгәннәр.
«Диван...» сүзлегендә кыпчак теле турындагы мәгълүматлар аеруча еш очрый. Дөрес, XI гасырда кыпчаклар гаять киң территорияләрдә таралып яшәгәннәр. Алай да М. Кашгариның Идел буйларын «кыпчак иле» дип атавы бик мөһим. «Этил — кыпчак илләрендәге бер елганың исеме», —ди сүзлек авторы (1.103). Ул аның Болгар (Каспий) диңгезенә коюы, рус җирләреннән ага торган кушылдыгы булуы турында да хәбәр итә. Аннан Идел турындагы мәгълүм дүртьюллык шигырь китерелә.
Төрки телләргә классификация ясап, М. Кашгари алар арасындагы фонетик һәм морфологик үзенчәлекләрне ача, кайбер лексик аерымлыкларны күрсәтә. Бер генә мисал китерик: «Бал — суварлар һәм кыпчаклар телендәге сүз. Угызлар һәм төрекләр аны «ары йагы» 2 диләр» (111.171). «Бал» сүзе Идел буе төркиләренә хас булгач, бу сүзне аңлату өчен автор тарафыннан китерелгән шигъри парча да шушы телдәге борынгы поэзиянең бер өлгесе итеп карала аладыр. Ул түбәндәгечә:
Барды сәңа йок, утру тутуп бал;
Барчын кедибән телү, йувга болуп калs.
«Диван...»да берничә саф болгар сүзе дә күрсәтелә. Бу сүзләр Кашгари яшәгән якларга сәүдә кәрваннары белән барып җиткән булуы ихтимал. Чөнки алар, башлыча. Болгарда җитештерелеп сатыла торган киң билгеле товар атамалары: «а в у с — балавыз» (1-91), «лае — мөһер басу өчен файдаланыла торган балавыз» (111.169) һ. б.
Кыскача йомгак ясап әйткәндә, М. Кашгариның «Диване лөгат-ит-төрк» сүзлеге, башка төрки халыклар белән бергә, татар халкы өчен дә кыйммәтле культура мирасы булып тора. Анда халкыбызның борынгы телен, әдәбиятын, фольклорын, этнографиясен, тарихын өйрәнү өчен гаҗәп бай материал сакланган.
’ Ары йагы — умарта корты мае
• Сүзгә-сүз тәрҗемәсе. «Барды сика шайтан, каршына тотып бал. парчадан киенеп, тиле юка (хәлсез) булып кал> — Шигырь, шайтан коткы-сына бирелеп, денья ләззәтләренә алданудан ки