ХИКӘЯ УКЫГАНДА
дәбиятыбыз хикәя кытлыгы кичерә дип чаң сугуларның файдасы булды, ахры. Соңгы вакытта роман, повестьлар белән бергә хикәяләр дә шактый еш күренә башлады. Хикәя кебек үтә нечкә табигатьле, сак мө- иәсәбәт күрсәтүне таләп итә торган жанрга да үги итеп карамыйлар хәзер язучы- тарыбыз Соңгы елларда басылган хикәяләрнең барысын да күзәтүне максат ител алмыйча, аларның аеруча характерлыларына гына җентекләбрәк тукталасы килә.
Иң башлап, һич шикләнүсез. Әмирхан Еникинең «Тынычлану» хикәясен атарга кирәктер. Бер хикәягә кешенең тулы күңел деиьясын сыйдыру, укучыларны тетрәндерерлек хәл-әхвәлләрне сурәтләп бирү — талантлы әдипләр элеше. Хермәтле язучыбыз бу юлы да үзе ирешкән югарылыктан чигенмәгән. Бик сирәк әсәр әнә шулай күңелне тетрәндереп үтәргә сәләтле «Тынычлану» хикәясе исә. тәнкыйтьче Р Мехәммәдиев әйткәнчә, «тынычсызлыкка чакырып», һаман да сыкратып тора
Автор бүгенге көннең иң өлгергән мәсьәләләреннән берсен — кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрендәге намуслылык, эчкерсезлек кебек якларны күтәрә Кеше тормышында никадәр ямьсез, җан өшеткеч финал булырга мөмкин икән, дип уйландыра Гасыйм Сәләхов утыз еллап үзен фән кешесе, университет укытучысы дип исәпләгән, үзен дөрес яши дип уйлаган Хәрамга кермәгән, ялтыравыклы әйберләргә кызыкмаган, алгы планга чәчрәп чыкмаган Үз гомерендә бердәнбер тупаслык эшләгән—шулай бер чакны, ачуы килеп, малаеның яңагына чалтыраткан. Бу тупаслыгы эчен дә күңел газабы кичерел йөргән. Шушы әүлия кеше гаиләсендә дә. эшендә дә хаксызга рәнҗетелә һәм көннәрдән беркәйне аның таушалган йөрәге тибүдән туктый.
Юк авыруын бар итеп больницага ятып, төртмәле сүзләре белән иренең бәгырен кимергән, кешедә күреп, импортный апельсин ширбәтләре таптырып бимазалаган Рәмзия ханымга әти-әнисенә карата балалык хисләреннән мәхрүм булган Радикка, бер төрпе уйлап та, икенче герле эш итүче, икейөзле профессор Шәйхи- еәка карата укучыда нәфрәт уяна, ул аларны хөкем итә
Язучының симпатиясе Гасыйм Сәләхович ягында кебек. Ләкин Ә Еникинең осталыгы шунда—ул картның бу хәлгә төшүенең сәбәпләрен ачып сала Ә бу сәбәпләр исә Гасыйм Сәләхович файдасына түгел Картны укучыга сөйкемле сөякле итеп тасвирлап та. әлеге ямьсез финалның котылгысыз булуын искәртә язучы. Өендә аның белән исәпләшмиләр, аңа гаиләнең материаль ягын тәэмин итүче эш аты итеп кенә карыйлар Ни эчен' Чөнки Гасыйм Сәләхович гомер буе үзенең тынычлыгын (әйе, нәкъ менә тынычлыгын) саклау турында гына кайгырткан. Хатыны белен бәхәсләшеп кәефен бозмас өчен, баштарак әһәмиятсез булып күренгән вак нәрсәләрдә, соңыннан зуррак, җитдирәк мәсьәләләрдә дә чигенә барган, үз позицияләрен хатынына биргән «Тынычлык хакына дөреслекне гаделлекне корбан итеп чигенә» килгәч, тора-бара бу аның гадәтенә кергән, характерының үзенчәлеге булып әверелгән
Галим буларак үсеп китүенә дә әлеге ягы комачаулык иткән булырга тиеш Кафедра мөдире вазифаларын намуслы үтәү белен бер үк яакытта җитди фәнни проблемалар өстендә эшләү өчен аңарда көчле теләк, тәвәккәллек, үз-үзен мәҗбүр итү кебек сыйфатлар җитми Ченки алар барысы да аның тыныч кына барырга күнеккән тормышына үзгәреш, яңалык китерел кертерләр иде. Деньяга чыккан китабының злек-электән басылып эшләп килүенең нәтиҗәсе булмыйча, ниндидер бер вакытлы рухлану нәтиҗәсендә генә язылганлыгын исәпкә алсак, аның хәзерге фении таләпләргә җавап биреп бетермәве дә гаҗәп түгеп. Галим кешенең ныклы иманы, телле концепциясе булырга тиеш. Ниндидер бер икеиезле кешенең газетада чыккан рецензиясе генә аның инануын какшатырга тиеш түгел
Әсәрдән алына торган ten сөземтә шул: кешегә олы гомер юлында мондый ял
Ә
ган тынычлык кирәкми Нәрсәгә дә булса ышан, шуны эзлә, тал, исбатла, моның өчен бүтәннәр белән конфликтка керүдән курыкма. Шундый процесс кына чын галимне формалаштыра. Шулай булмаса. әлеге тынычлыгың котылгысыз рәвештә ынычсызлык булып әвереләчәк
Хикәяләр арасында тагы да игътибарны җәлеп иткәннәреннән берсе итеп Мөхәммәт Мәһдиевның «Таңы ерак тәндә» әсәрен атарга кирәктер.
Хикәя ул шундый жанр, кыскалык һәм осталык аның табигатендәге иң беренче үзенчәлек булып тора Хикәя артык киң җәелгәнне яратмый һәм тегәллекне, җыйнаклыкны таләп итә. Шул тар гына мәйданда кеше характерын, кеше язмышын бирергә һәм алар белән укучыны кызыксындыра алырга көченнән килгән язучыга карата талант сүзен һич тә шикләнмичә кулланырга мөмкин И. Гази, Ә. Еники, ф Хөсни кебек күренекле хикәячеләр аның бик матур үрнәкләрен бирделәр М. Мәһдиев хикәясен дә әнә шундый критерийлар белән бөяләргә мөмкин.
Хикәядә өч дусның табигать кочагында ике җәйге төнне үткәрүләре сурәтләнгән. Тапкан икән кызык, су буенда таң каршылау да булдымы эш, диярләр, бәлки кайберәүләр Ләкин бу ике төн арасында җир белән күк аермасы бар.
Сугыш еллары Алтынчы классны гына тәмамлаган малайлар Фәйзи. Ислам һәм Фатих, көнен дә төнен дә өйгә кайтмыйча, колхоз сыерларын көтәләр Ләкин көннәрдән бер көнне аш китереп малайларның тамакларын туйдыручы Җәләли агай исереп йөреп кичке ашны китерми кала. Көндез дә бер чүмеч аш белән генә тамакларын алдаган малайларның үтереп ашыйсылары килә. Шулчак әтисе белән бераз Мари якларында торып кайткан Фәйзи исемле малай андагы ашау-эчүнең муллыгы турында, әллә чынлап, әллә арттырып сөйли башлый. Ә бу исә малайларның ашыйсы килүләрен түзә алмаслык көчәйтә генә һәм, ачның ачуы яман дигәндәй, бер гөнаһсыз, үзләре кебек үк ачка тилмергән иптәшләрен кыйнап ташлыйлар Бу вакыйга укучыга көчле йогынты ясарлык итеп тасвирланган. Аны укыганда малайларның намуслылыгына сокланасың, яхшы күңелле, әмма сыек буынлы Фәйзи белән бергә аларның дуамаллыгын да аклыйсың.
Ләкин язучыга бу әле аэ. Ул шушы өч малайны безнең көннәрдә, кырык-кырык биш яшькә җиткәч кабат очраштыра һәм Мишә елгасы буенда тагын таңны кар- шылата Бу юлы инде алар өчесе дә директор: Фәйзи — шәһәрдәге зур бер гастроном, Ислам — совхоз. Фатих — элеватор директоры. Күрәбез, өчесе дә ашау- эчү әйберләре үз кулларында булган эре хуҗалык җитәкчеләре Алларына патша сыедай ризыклар тезеп куялар. Тик теге чакта бер кабым икмәккә интеккән кешеләр ризыкка рәтләп кагылмыйлар, табынга хәмер чыгарылуын көтеп нәүмиз калалар Фәйзи иптәшләренә аракы эчәргә рөхсәт бирми Аның нияте — иптәшләрен теге сугыш пакытында үткәргән төн турында аек баштан тагын бер кат уйлату Кызганычка каршы, Ислам беләи Фатих нечкә күңеллеләнеп торырлык шәхес булып чыкмыйлар Хәмер эчсәләр төн буе төпләшеп чыгасы кешеләр тамак туйдыргач, йокыга талалар Бары тик Фәйзи генә үткәннәрне нечкәләп хәтереннән уздыра, иптәшләренә рухи җәза бире.
Укучыны куп нәрсәләр турында уйланырга мәҗбүр итә хикәя Хәзерге муллыкка канәгать булу, үткәндәге авырлыкларны онытмау, үз эшләреңә аек акыл белән бәя бирү турында. Әсәр кешеләрдә намуслылык, сафлык сыйфатлары тәрбияләргә булыша.
Дөрес кечкенә генә бу хикәядә артык урыннар да юк түгел. Җыйнаклата төшсәң ул тагын да күркәмләнер иде. Әсәрнең азагында Ислам беләи Фатихлың бик әйбәт кешеләр булулары турындагы өстәмә мәгълүматлар укучыны кызыксындырмый. Бу очракта аларның совхозга, элеваторга ничек җитәкчелек итүләре әһәмиятле түгел, аларның. барыннан да элек, кеше буларак ачылулары зарур. Вакыйга сөйләү белән мавыгып, автор персонажларның характерларын тиешзнчә ачып өлгерә алмый, бу хакта махсус аңлатырга омтыла һәм сәнгатьлелеккә шактый зыян
Характерларны ачу ягыннан Шамил Маннаповның «Чехолдагы ракеталар» хикәясе дә кызыклы гына чыккан дип әйтәсе килә. Әсәр үзәгендә ракета частенда хезмәт итүче Галимҗан образы тора Үткан акыллы, саф күңелл? кешеләрне һәм тормышны яратучы егет укучыга да ошый Алтын пычракка буялмый, һәрвакыт үз
кыйммәтен саклый. Галимҗан белен да шул ук хәл. Гаптук кебек кара эчле, кеше уңышларым күрә алмаучылар аңа терпе ала агыл карыйлар, ләкин Галимҗандагы уңганлык һем үэ бурычын тегел аңлау кебек Сыйфатлар алармы һәрвакыт кире кагарлык Сугышчан постта ул үэенең сизгер солдат икәнлеге» исбатлый. Ә инде Нигат кебек аягүрә йоклап, үЭ күләгәсеннән куркып йерүче. ифзмышын хәл итәргә мемкин булган җаааллы постта да кеше тесле тора белмәгән зат укучыда нәф рәт тудыра. Кечкенә генә хикеядә персонажларга карата әнә шундый симпатиа-аити- патия барлыкка китерү, шактый үзенчәлекле характерлар тудыра алу Ш Маниапоя- ның «Әти урманы» исемле җыентыгында да күренде
Шамил Маииапов бүгенге проблемаларны яхшы тов. Ракеталар чехолларында гына торсыннар дисәң, сизгерлекне. хәрби хәзерлекне генә түгел, кешеләрне» әхлакый сыйфатларын да камилләштерергә кирәк. Әлеге хикәясе белен автор шундый фикер үткәрә. Шулай да әсәр әле аерым кимчелекләрдән азат түгел. Арты» эпизодлар да бетенләй юк түгел бу хикәядә бәрәңге казуга бару, ефрейтор Пеня- гиииың явызлыгы турында сейләү теп стожа; линиясенә һич ябышмын. Киресенчә, бу күренештә Галимҗанның Галтук, Нигатлфрдан да сыеграк буынлы булып чыгуы гына күренә, һәм моның белән характер бетемлегемә зыян гына кило. Күңеле тыныч булмаганда, нәрсәдер эзлисе, табасы килгәндә, күңелеид» бераләнгән терле уйлар бимазалаганда гына язучы уңышка ирешә.
Әхәт Гаффарның Бор йотым су» хикәясенең отышлы ягы шунда — ул темадан читка чыкмый, аның һәр сүзе диярлек кеше үз гомерен мәгънәле үткәндәгелар эчен үкенмәслек итеп яшәргә тиеш дигән фикерне әйтүгә хезмәт игә Хикәянең герое Тәхау гомерендә бер генаһ эшлеген, бала вакытта үзәнеңЪнеләрен бер йотым су ечен рәнҗеткән Шул хатирә аңа тынгылык бирми, кәгазьгә тешаруие сорап тора. Тик шунысы бар, Тахау шушы күңелсаэ вакыйганы «алкала хикәя ител язарга тели. Әмма тормышның үз законы бар—шыксызлык «емдер теләге белей гама келкеле әйбергә әверелә алмый Тәхау да дересон азарга мәҗбүр Ләкин аңа кәлке белен елауның бер бетен булып оеша алмасын аңлау җигмн Тәхау бу Килештан язучы булып китә алмаячак. Ченки ул үз тормышыннан тулысымча канәгать, аның күңеле тыныч. Мондый түгәрәклек Тәхауга уйланырга, хикәясенең дәяамын язарга комачаулый, моңа түземе җитми. Уа әсәрнең башыннан шунда ук ахырына күчә «Тизрак ахырын язасы килде. Аныңча иң кызыгы ахырда иде. Теләсә чвреәиең иң кызыгы ахырда дип белә иде ул* Язучы хезмәтенең иң авыр ягы шул да инде чит чатка чыкмыйча, магистральне туры тотып, психологик тирәнлек белән ахырга килә белү Ә. Гаффар бу хикәясендә үзе дә шуңарга ирешкән дип әйтергә була
Автор хикәяне Василий Шукшинның да язучы булганчы тракторчы Вася гыиа булып ияргәнлеген искәртү белән очлый. Бу деталь бвраз уйлануларга зтәрв. Нәрсә, уналты меңнән артык китап укыган янгын сүндерүче Тәхаудан да вакыты балан язу чы чыгар дип әйтергә теләүме бу? Янгын сүндерүче булып эшлеген «ешенең язучы булып китү ихтималы да мемкин. әлбәттә. Ләкин тау тау китаплар укыган булса да Тәхауның эчке деньясы шактый ярлы калуы день яд я үэ элешен умырыл алыр-т күнеккән табигате безне шикләндерә
Соңгы вакытта хикәя тезелеш, сюжет корылышы, характерлармы үзенчәлекле тасвирлау ягыннан дг шактый үзгәреш кичерә Бу Ә Гаффар фхкэяса-хдз дә сизелә. Форма ягыннан ул традицион кысаларга гыиа сыймый иң әһәмиятлесе — форма биредә әсәрнең теп фикерен әйтүгә буйсындырылган Анда кискен борылышлы вакыйга юк. аның каравы тыгыз фикер киеренкелеге бар. Әсәрне шул кызык . итә.
Әйе. хикәя жанрында безнең уңышларыбыз бәр аңа терле буын язучылар ме- рәжегать италәр, һәркем үзенең индивидуальлеген расларга омтыла Тик индиеи дуальлем бары формада гына чагылмыйча, фикер үткенлеге, максат ачыклыгы белен дә үзенчәлекле булган хикәяләр озын гомерле була. Моның мисалларын татар әдәбиятыннан күпләп китерергә мемкин
Калын-калын роман-повестьлар белән бергә, укучыга хикәя дә кирәк Кайвакытта яхшы хикәя укыйсы да бик килә,