Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕРАКТАН ТӨШКӘН КИЛЕН


КПССның XXVI съезды делегаты
чрашуга һәр ике яктан да бик тәфсилләп, бетен нәрсәне җиренә җиткерергә тырышып хәзерләнделәр. Өйне кат-кат җыештДярдылар, чәшке-чынаяклар ялтырады, мендәр- ястык, җәймәләрнең гел яңасы, кабарып тора торганнары гына куелды. Ишегаллары себерелде. Авылда мондый чакта хәтта капка баганаларын да сабынлап юалар дип шаярталар. Бу кенне Зирекле авылының Габетдиновлар йортында кунак көтүләрен бөтен авыл белгәндер. Гади кунак килү генә түгел, ә килен төшә. Ерактан. Украинадан... Ворошиловград өлкәсенең Артемовск шәһәреннән. Гаилә башлыгы Салих ага өчен бу исем бер дә чит яңгырамый.
Чөнки ул Украина җирен, аның халкын Бөек Ватан сугышы елларында фишистлардан азат итүдә кулына корал тотып катнашты. Аның күп шәһәрләрен күрде ул. озын һәм тузанлы юлларын үтте, азатлык китерүче Совет солдатының күкрәгенә капланып, «рәхмәт» сүзен дә әйтә алмыйча куа
нычыннан үксеп елаган украин кызларын, балконнардан яуган чәчәкләр яңгырын. башларына милли чигелеш төшкән озын тастымалга куеп ипи-тоз китерүче картларны күп очратты ул, Салих солдат.
Шуңадыр, булачак килене Алланы, әле бер тапкыр да күрмәсә дә. әллә кайчан үз иткән. Карчыгы Мөхтәрәмәнең генә күңел чите, нигәдер, китек кебек күренә. Ничек итеп сөйләшермен, аңлашырмын дип уйлыймы икән? Балалар исә хәзерге заманда үскән — дөньяны һәм кешеләрне үзләренчә таный, исләре дә китмәс. Аларга кем дә ярый. Әнә, кызлары шәһәр кызларыннан ким бизәнмәгән. Күлмәге дисеңме, оегы, түфлие, чәч бәйләмнәре — һәммәсе модалы, фасонлы. Бер дә авыл кызы димәссең. Аермаларның бетә баруы шундадыр инде ул, дип уйлый Салих Габетдинович. Үзе. хатыны, балалары шулай, ә монда бит әле 104
яшьлек әнисе бар...
Кыскасы, чәчәкле Украинадан бик озак көттереп төшкән киленне һәркем үзенчә күз алдына китерде, һәркем аңа бу якларга аяк басмас борын, капкадан
атлап кергәнче үк, үзенең нинди мөнәсәбәттә булырга тиешлеген билгеләп
куйды.
Хәзерлекнең башка якта — килен ягында ничек булуын да бераз күз алдына китерик. Алла инде белә: ишле гаиләгә киләчәк. Алты балалары бар.
Малик Салихович хатыны Аллага авылга кайтканда аягына озын оек кияр гә. күлмәкнең дә түшне каплый торган якалысын сайларга, башта яулык булырга тиешлегенә читләтеп кенә булса да ишарә ясады. Калганын үзең чамаларсың,—
диде ире.
Чистай урамнарын үткәндә дә, авыллар аша кайтканда да Алла бу яктагы матурлык үзенчәлекләрен төсмерләргә тырышты. Күрер күзгә үк бәрелеп тора: Украина түгел. Шау чәчәккә күмелгән, йортларны каплап алган бакчалар юк. Ләкин һәр якның үзенә генә хас матурлыгын тоя белергә кирәк диләр. Монда калкулыклар, алар артына сыенып, бергә оешып утырган кечкенә авыллар днң гездәге утрауларны хәтерләтә.
Һәммәсе уңай килеп чыкты. Аны каршылаган бер кешенең дә йөзендә нурсызлык, кире кагу чаткылары шәйләмәде Алла. Аны башта йөз яшьнең өске ягына чыккан әби каршына алып килделәр. Ул ерактан төшкән киленне аягын нан алып башына кадәр сүзсез генә карал чыкты. Канәгать иде булса кирәк Бер генә дә шәрә, күзгә бәрелеп торган җире күренми. Җыерчыклы куллары белән башыннан сыйпады, аркасыннан какты һәм, Алла хәзер үзе әйткәнчә, «ма
тур кизим» дип ике кулын битенә китерде. Барысы да тын калдылар. Бу инде имтиханның иң олысы иде Кайнанасы Мөхтәрәмә, булачак киленен нәкъ шулай күз алдына китергәндәй, беренче күрүдән үк ошатты. Үзе ягымлы, үэе эшчән Уртак телне тиз таптылар. Нәни Марат кулдан-кулга күчте, уртак куаныч булды.
Шуннан соң авылда берәүләр: «Туры килеп торуын кара син Салихларга, —дип сөйләгәннәр имеш — Шулай инде, ерактан төшкән килен якын була» Икенче берәүләр исә моңа: «якын гына түгел, уңган да булсын иде ул», дип тә өстәгәннәр икән. Нәрсә бу, шик белдерүме, кирәкмәгәнгә үчекләүме? Табигый хәл дер. Килен төшкән көннәрдә андый сүзләр булмый калмый. Чөнки, мәкальдәгечә әйтсәк, акылыңны күрсәтү өчен акыл тешеңне күрсәтеп елмаю гына җитмәгән шикелле, уңганлыкны да матур күлмәк киеп кенә күрсәтә алмыйсың. Уңган лык — хезмәттә генә исбатлана Бары тик шуның белән генә, «әйтмә дә генә ки де, уңган да булды инде» дип халык теленә керәләр. Киленнәргә исә бигрәк тә четерекле имтихан туры кллә. Көянтә-чиләген асып, беренче тапкыр су юлы күрсәткән кыз артыннан чишмәгә барган көннән үк сине сыный башлыйлар: суы чайкалып түгелмиме? Атлавы ничек? Виле сыгыламы? Көянтәне җилкәсенең кай төше белән тота, чыныкканмы? Хәтта сулы чиләкне ничек итеп көян тәгә эләктерүенә, күтәреп алуына, кайтып җиткәч, ничек итеп, эскәмиягә куюы на кадәр күзәтеп торучылар бар икән. Алла ничек булгандыр, хәзер инде ул бо- ларны үзе дә хәтерләми, төп йортта да искә төшермиләр. Әмма уңганнармы соң киленнән бу йортта — Чнстай районының Зирекле авылында? Уңганнармы сок Казанда, ул эшләгән фотожелатин заводында?
Бусы инде үзе бер хикәялек.
Без рәссам, архитектор, җырчы, музыкант һәм башка иҗат кешеләре кебек талант ияләрен «бу аңа тумыштан бирелгән, табигать бүләк иткән сәләт» дип бәялибез. Боларга, һич сүзсез, кешеләрнең оештыру сәләтен, җәмәгать эшләрендә катнашу булдыклылыгын да өстәргә кирәк. Алла Максимильяновна соңгысына туры кило. Менә сигезенче елын инде ул берөзлексез 250 дән артык коммунист вы берләштергән фотожелатин заводы партия оешмасына җитәкчелек итә Шуның 150 гә якыны партия сафларына ул эшләгән чорда кабул ителгән.
«Секретарьның ниндилеген беләсең килсә, коммунистлардан сора», дкләр. Чыннан да шулай икән. Заводта чакта төрле дәрәҗәдәге партия членнарыннан үзләренең секретарьлары турында берничә сүз әйтүен үтендем
Надежда Алексеевна Сержантова. 5 нче кассеталар җыю цехы эшчесе. «По чет билгесе» ордены кавалеры.
— Беэ аның белән барлык уйларыбызны бүлешәбез. Кайгысын да. шатлыгын да Секретарь, җитәкче шулай булырга тиеш тә. Бервакыт без смена начальна гы И Иштирәковны эштәге кимчелекләре өчен «Комсомол прожекторы• на яздык. Ә ул без юкта тоткан да листокны алып ташлаган. Бу бит бернинди тәртәгә дә сыймый. Без партбюрога — Алла Максимильяновна янына киттек Ул бик игътибар белән тыңлады һәм безгә ияреп цехка килде. Смена начальнигын да чакырды. Аның хаклы түгеллеген аңлатты. Бөенең үзебездә дә гаеп булган икән «Прожектор»га бик үк ' ..ie булмаган сүзләр яаылган. Мондый хәл цех та бүтән кабатланмады.
Нина Борисовца Дуннма. План бүлегенең өлкән экономисты. 1962 елдай пар тия члены
— Мин аны заводка беренче килгән көннәрдәй үк хәтерлим Кайберәүләр коллективка оаак ияләшәләр. Бу кыз үзен тиз күрсәтте. Бирелгән задаикеие шуи да ук төшенеп ала. Ул вакытта әле без Щекино экспериментын кертү өстендә эшли идек. Ул, экономист буларак, хезмәтне фәнни оештыру бүлегендә эШләде
Бервакыт безгә директор тарафыннан ашыгыч аадаяие җиткерелде Тех пром финплан кирәк срокка өлгермәгән булган. Ә югарыдан сорыйлар. Кирәк документ ларны бер тәүлектә икәүләп өлгерттек һәм раслату өчен тон уртасында директор^
ның өенә киттек. Инде транспорт туктаган. Бөтен шәһәр буйлап җәяү барырга туры килде. Кул куйганда директор «Мондагы саннарның дөреслегенә иманыгыз камилме?» дип кенә сорады. «Башыбыз белән җавап бирәбез», дидек. Иртән сәгать биштә инде шул планны илтү өчен самолетка утырдым. Эш сәгате башланганчы Мөскәүдә идем. Һәммәсе дөрео булып чыкты. Эшкә сәләтлеген әнә шулай күрсәтте безнең яшь экономистыбыз. Аннан соң Алланы хезмәт һәм эш хакы бүлеге начальнигы иттеләр.
Коммунист буларак, 1969 елда мин аңа һич тә икеләнмичә партиягә керергә рекомендация бирдем. Ул минем ышанычымны аклады. Гомумән, рекомендация биргән кешеләремнең һәркайсы эштә, тормышта үзләрен чын коммунистлар итеп күрсәттеләр. Алла инде бигрәк тә. Аның Татарстан өлкә партия оешмасыннан делегат булып сайлануы минем өчен генә түгел, бөтен коллектив өчен горурлык.
Валентина Ивановна Швецова. Өлкән инженер. Левченко поселогында депутатлар группасы җитәкчесе. Партиясез.
— Аны күп еллардан бирле күзәтеп киләм. Завод, коллектив мәшәкатьләре, кеше ихтыяҗлары Алланы тулысынча үз кочагына алган. Депутат буларак, аңа бик еш мөрәҗәгать итәләр. Ул кабул итәчәк көнне махсус көтеп алалар. Чөнки игътибарлылык, һәркемгә булышырга әзер тору, кайсы да булса хаксыз икән, түземлелек белән аңлату — аның матур сыйфатлары.
Александр Александрович Кириллович. Завод директоры.
— Секретарь буларак, кеше буларак дип аерып куеп булмый аны. Алла Максимильяновна үрнәгендә бу төшенчәләр нык булып бергә үрелгән. Анда төрле сыйфатлар синтезлана: партия җитәкчесе буларак кешеләр белән эшли белүе, экономия өлкәсендәге югары белеме, эрудициясе, заводта алган практик эш тәҗрибәсе. партиячел принципиальлеге, политик сизгерлеге, әнә шулар белән ул коллективта ихтирам казанды. Менә 40 ел инде төрле предприятиеләрдә директор булып эшлим. Төрле секретарьларны очраттым. Алла Максимильяновнаны аларның иң яхшысы, иң эшлеклесе дип әйтергә батырчылык итәм. Фәкать шушы эш өчен генә яратылган диярсең.
™ Алла Максимильяновна турында завод коллективының төрле дәрәҗәдәге вәкилләре әйткән бу сүзләргә тагын «Ул кешеләрне аңлый белә. Хатын-кыз буларак та, экономист-белгеч буларак та», дигәннәрен дә өстик тә, бу күркәм сыйфатларның чыганакларына тукталыйк, аларны анализ күзлеге аша үткәрик. Каян килгәннәр алар, кем тәрбияләгән, ничек тәрбияләгәннәр аларны, кайда?
— Тумыштандыр.— дип елмая Алла Максимильяновна үзе. Һәм урта мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлавын, шулай да институтка кергәндә төп фен нән — химиядән имтихан тапшырганда 13 нче билет туры килеп, төртелеп калуын, имтиханга кереп утырган газета корреспонденты сорауларына кыюлык белән җавап бирүен һәм шушы кыюлыгы аны бәладән, яки институтка эләкми калуы куркынычыннан коткаруын яшьлегенең бер матур истәлеге итеп хәтеренә төшерә. Әйе. кыюлык ул — булдыклыларга гына юлдаш.
Әмма булдыклылык нәселдән килми. Ул тормышта, эштә, кешеләргә карата булган мөнәсәбәтләрдә тәрбияләнә. Дөрес, Алланың әтисе экономист булган. Ул ике вуз тәмамлаган: Одесса элемтә һәм Харьков инженерлык экономия институтларын. Соңгысында Максимильян Ефимович Глущенко тау-руда промышленносте белгечлеге алып чыккан Яңа күмер чыганаклары ачуда катнашкан. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле елларында фронт»чи. Күп еллардан соң Алла әтисенең исем-фамилиясен Курск шәһәренең туганнар ль. илегендә ире Малик белән бергә эзләп тапкан. Әнисе Анастасия Кирилловна заводта эшләгән Хәзер дә исән. Малик Салиховичны «иң яраткан киявем» дип йөртә.
— Мин Харьков инженерлык-экономика институтын тәмамладым, — дип дәвам итә Алла Максимильяновна. — Химия промышленносте инженер-экономисты белгечлеге алып чыктым. Миңа укытучыларым «син математик булырсың» дип һаман саен әйтә килделәр. Минем күңелем исә экономикага тартты.
Көчле дулкыны ил буйлап таралган стахановчылык хәрәкәте алар торган җирдән берничә чакрым ераклыгындагы шахтада туган. Күпме шахтерларга җиңү
белей котлап чәчәк тоттыргандыр ул. күпме алкышлар ишеткәндер. Ул вакыйгалар сабый күңелендә тирән сеңеп калганнар, киләчәктә шундыйларга охшарга теләп хыяллануы шул вакыттан ук башлангандыр.
Институтта укыган елларда да җәмәгать эшләреннән башка яши алмаган. Югары уку йортын тәмамлап, Рубежный шәһәрендәге химия предприятиесендә эшләгәндә булачак ире — Казан химия-технология институтын тәмамлап биредә эшләүче татар егете Малик белән дә нәкъ шулай җәмәгать эшләре башкарганда танышканнар. Казанга күчеп килгәндә Алланың куен кесәсендә киләчәк язмышы өчен борчылган остазының — завод директоры урынбасарының фотожелатин заводы директоры булып эшләүче дустына язган шәхси «записка»сы да кайта. «Бу кызның ташып торган энергиясен дөрес файдаланган, ул күп нәрсәләргә сәләтле», диелгән була кәгазьдә. Предприятие җитәкчесе хезмәт сынавын унышлы үткән Малик Салихович турында да онытмаган. Ләкин Татарстан егетен үз республикасында тагын да җаваплырак урында — «Органик синтез» производство берләшмәсендә көткәннәр. Хәзер ул биредә берләшмәнең генераль директорының производство буенча урынбасары. СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты.
Заводта Алла «үз урынын» тиз таба. Комсомол комитеты секретареның производство мәсьәләләре буенча урынбасары. «Темп һәм сыйфат өчен» дигән стена газетасы редакторы ярдәмчесе, соңга таба КПССның Казан шәһәр комитеты каршындагы НОТ җәмәгать секциясендә экономик темаларга лекция укулар... һәммәсенә вакыт табарга кирәк. Шуның өстенә гаилә, бала тәрбияләү... Ләкин Алла Максимильяновнаның бер генә зарлану сүзен дә ишетмәгәннәр.
һәм завод коммунистлары 1973 елда аны, партиядә тору стажы дүрт ел да тулмаган яшь коммунистны, үзләренең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Яшь секретарь беренче көннәрдән үк киеренке эшкә чумган. By эшнең төбендә, беренче чиратта, кешеләр белән туктаусыз аралашу, аларның тормыш һәм хезмәт ихтыяҗларын өйрәнү ята.
Алла Максимильяновна секретарь булып эшли башлаган елны заводка «Коммунистик хезмәт предприятиесе» дигән исем бирелгән, һәм шушы югары бәя һәр ел саен расланып килә. Завод унынчы бишьеллык планны үткән елның 30 нчы иоябренда тутырды. By елларда җитештерү күләме 50 процентка үсте. Элекке елларда нибары 3 төрле продукция җитештергән предприятиенең хәзерге ассортименты инде 40 тан күбрәк. Шуның 10 нан артык төре — ягъни барлык продукция күләменең 32 проценты — дәүләт Сыйфат билгесе белән чыгарыла. КПССның XXVI съезды хөрмәтенә бишьеллык планга өстәмә итеп 2,5 миллион сумлык продукция җитештерделәр. Быелның ике айлык планы съезд ачылган көнгә үтәлде. Бераз гына алга китеп булса да әйтик, Алла Максимильяновна бу турыда теле-грамманы Мәскәүдә, Кремльнең Съездлар сараенда партиянең XXVI съезды ачылган көндә, 23 февральдә кич белән алды.
КПССның XXVI съезды делегаты Алла Максимильяновна Габетдиноваиың Мәскәүдон съезддан кайткач очрашу вакытында сөйләгәннәрен тулысынча язып бетерү мөмкин түгел. Мин өзекләрен генә китерәм.
— Меңләгән кеше җыелган бу бинада — Кремльнең Съездлар сараенда кирәк кешеңне тиз генә эзләп табармын дип уйлама. Очрашулар, танышулар очраклы килен чыга. Туган шәһәремдәге шахтадан кмлгән делегат трибунадан сөйләвев күргәч мин урынымнан ук сикереп торганмын. Тәнәфестә аны эзләп таба алмадым. Безне, бер төркем делегатларны — фотокорреспондентыбыз Наил Курамшнн Георгиевск залында летчик-космонавт Павел Попович белән фотога төшерде. Бездән ерак түгел тагын бер төркем бар иде. Шул төркемнән берәү фотокорреспонденттан аларны да фоторәсемгә алуларын үтенде.
— Мин сезне ничек табармын соң? Фотоны кемгә җибәрергә?—дип сорады Н. Курамшин.
— Адрес калдырабые: Украина ССР. Ворошиловград өлкәсе. Өлкә партия комитеты. Зверев Родион Астаховичка җибәрерсез.
Минем туган ягым кешеләре бит алар. Араларында беренче секретарь Леонид Васильевич Романенко да бар. Мине онытмаганнардыр вле. Кочаклашып күрештек Шахта, күмер, рекордлар, таныш-белешлөр турында сейлөштек. Алар миннән • үзен кайда?»—дип сорыйлар. Татарстанда дим. «Менә кая очкан безнең кошы быз. Әйдә, үзебезгә әйләнеп кайт»,—диләр. Юк инде, мии әйтәм, Татарстан — икенче туган җирем. Мин аның законный килене. Төшкән җирен ташлап кайткан киленгә ничек карарлар? Я уңмаган, я яратмаган дипме? Мин Татарстаннан килгән 60 делегатның берсе — химия промышленносте вәкиле. Чакыруыгыз өчен рәх мәт Кунакка дәшсәгез — барырмын.
Шәйлисезме, Алла Максимильяновна «кунакка кайтырмын» димәгән, ә «ба рырмын» дигән. Димәк, ул инде Татарстанны, Казанны. Чистай районыяның Зи рекле авылын үэ иткән.
Монда гомерлеккә килгән, төпләнгән. Ул инде шушы республиканың лаеклы вәкиле булып, Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең иң зур форумында катнашты, аңа зур ышаныч белдерделәр, ул ил күләмендәге мөһим эшләрне тик гнерә.
Сүзне «ерактан төшкән килен якын була» дип башлаган идек. Уңган да бу лып чыкты, дип нокта куям. Язылып беткәч кенә соңгы хәбәр: СССР Верховный Советы Президиумының 1981 ел, 6 апрель Указы белән Казан фотожелатнн заво ды партия оешмасы секретаре Алла Максимильяновна Габетдинова Хезмәт Кы зыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.