БЕЗДӘ КУНАКТА: УДМУРТ ШАГЫЙРЬЛӘРЕ
РСФСР составында Удмуртия башта Вотский (вотяклар) автономияле өлкәсе итеп оештырыла (4 ноябрь 1920 ел), 1932 елда ул Удмурт өлкәсе дип исемләнә һәм аннары (28 декабрь. 1934 ел) автономияле республика ител» Идел бассейнында Ка ма белән Вятка елгалары арасындагы урманлы зонада урнашкан, мәйданы 42.2 чең квадрат километр Халык саны барлыгы 1494 мең (1979 ел исәбе). шулардан уд муртлар 582 мең (1970 ел исәбе) Бу тел финн-угыр семьясының Пермь тармагына керә, аның Глазов, Сарапул һәм Алабуга диалектлары бар
Удмурт исемле ыру (кабила) X XII гасырларда Кама болгарлары дәүләте со /тавына кергән була Аны 1236 елда монгол баскыннары җимергәч, удмуртларның күпчелеге Вятка (Хлынь) җирендәге кардәшләре янына күчәләр 1489 елда ул җир лар үзәкләштерелгән рус дәүләтенең Мәскәү княжествосына кушыла Руслар белән көч ле аралашу барган шул елларда ук биредә Бемыж бакыр эретү заводы (1775 ел) Ижевск һәм Камбарка тимер эшләү заводлары (1759—1767 еллар), аннары Бонде,, һәм Кокша химия заводлары салына 1773- 1775 елларда удмуртлар Пугачев явы көрәшенә актив кушылалар
Удмурт халык иҗаты үрнәкләренең беренче язмалары XIX гасырда гына славян графикасы җирлегендә эшләнгән әлифба белән басыла 1904—1909 елларда. мәсәлән Удмурт календарен Казан шулай чыгара Язма әсәрләр исемлегендәге соңгыраклары М Можгинның (1890—1929) • Качкын» поэмасы, М Прокопьевның (1884—1919)
• Максим язган әсәрләр» дигән китабы. Кедр Митрей (1892—1949) трагедиясе һәм Кузебей Герд (1898—1941) шигырьләре шул ук әлифба белән китапларда, яки укытучылар семинарияләрендәге кулъязма журналларда чыгарылалар Октябрьдан ч ңгы беренче елларда чынбарлыкны романтик рухта сурәтләгән авторлар Д Майоров (1889—1923). И Дядюков (1896 1955). шагыйрә Ошальчи Оки (Д Т Век шина — 1898—1973) акрынлап реалистик ңирлеккэ күчә башлый
Хәзерге Удмуртия Камага койган Иж һәм Сива, Вяткага кушылган Чепца һәм Кильмеэь елгалары буйлап салларда агызылган урман чималын күпләп эшкәртә илгә куәтле локомобильләр, кече габаритлы машиналар, катлаулы станоклар һ б бирә Биредә аларны эшләп Чыгарган заводлар илебезнең индустрия гигантлары исемлеген дэ йөри Бөтен озынлыгы 30 километрлап булган ИЖиаш конвейерыннан, мәсәлән Һәр 40 секунд саен бер мотоцикл төшеп тора! Республикада бер көндә җитештерелгән промышленность продукциясе күләме 1913 елда бөтен Удмуртия биргән продук циядән өч тапкыр артыграк һәм аны дөньядагы 60 тан артык илд» алалар Безнең к\ршеләребез — күпләп торф хәзерләү, кирпеч суеу. җитен үстерү күн әйберләр эш щ осталары да Хәзер инде алар үзләренең тирән җир асларыннан чкара алтын» да
Әгәр Ватан үзе бер җыр булса.
Шул җырда син — гөслә авазы Россиянең кү ркәм букетында Бер И талмас - алтын чәчәк син
Кыска һәм оста итеп бер горурлык хисен белдергән җырлардан юллар болар
• Итилмас» удмуртча алтын чәчәк дигән сүз — борынгы легендада гүзәл кыз исеме Хәзер дусларыбы 1ның бөтен илгә билгеле җыр һәм бию ансамбле шулай атала Ди мәк. республиканың алтын -куллы уллары-кызлары даны алар башкарган тиңсез зур эшләр шигърияте инде җыр булып та бөтен илдә яңгырый
Язучыларның удмурт оешмасы хәзер дүрт дистә чамасы каләм остасын берләштерә Алар гаять тырыш эшчәннәр. халыклар һәм әдәбиятлар дуслыгы хи, ен йөрәк t • рендә кыю дөрләтеп тормышның алгы сызыгында торып иҗат итәләр Иң Яхшы үр накләрдән өйрәнеп эшләү. бүтәннәр белән дус үашу-туганлашу. хәтта телләрне .ьч конкрет аралашу теләге һәркайсында зур һәм. әйтергә кирак, бу күптәннән килә Әм.< биг Кулебей Герд триолет дигән иң катламлы форма бедлн уз шигырен рус reienib язган Гай Сабиговның исә шактый зур букет итеп эшләнгән сонетлары Лар
Тукайны. Җәлилне һәм Такташны ул турыдан-туры татарчадан тәрҗемә итә Берен че хикәяләре белән әдәбиятка 1928 елда килгән Михаил Петров (тумышы белән ул хәзерге Алабуга районының Монашево авылыннан) өч дистәдән дә кимрәк ел гына иҗат итә алган Ә язганнары аның 1958 елда ук инде рус теленә тәрҗемә ителеп 6 томлы басмада чыга Шагыйрь буларак ул җырлар поэмалар яза Некрасов, Шевченко. Маяковский. Твардовский. Тукай һәм Җәлилне тәрҗечэ итә. прозаик һәм драматург буларак фронт хикәяләре һәм повесть, атаклы ‘Мултан* романын яза, Толстой һәм Островский, Горький. Шолоховларның иң зур әсәрләрен удмуртчага тәр җемә итә Бу бит чын мәгънәдә фидакарьлек'
Ниһаять, тагын бер мисал китерү биредә урынлы булыр кебек Бөек Ватан сугышына хәтле Татарстанның Баулы районында өч дус яши удмуртлар Самсонов һәм Василий Романов, чуваш .4 лексей Афанасьев. Петр / заманында шушында килеп төпләнгән ата-бабалары кебек > к. өчесе дә уз туган телләреннән кала рус. татар, мордва телләрен яхшы беләләр, бер-берсеннән һөнәргә һәм эшкә өйрәнеп, культура хәзинәләре һәм тел байлыкларын уртаклашып, бәйрәмнәрне бергә уздырып яшиләр Язучы булырга омтылып өчесе дә каләм тибрәтә башлый — сугыш алды елларында, мәсәлән. М Лермонтов еФаталистәы һәм Константин Иванов ‘Нарспи»е тәрҗемә ителә Сугыш башлануга, алар өчесе бергә фронтка китәләр һәм анда Романовның гомерен фашист пулясы өзә Ә Евгений Самсонов белән Алексей Афанасьев хәзер дә Баулыда торалар, икесе дә СССР Язучылар Союзы әгъзасы. Ә удмурт поэзиясендә хәзер шагыйрь Владимир Романов бар Ул — Василий Романов улы 1941 елда туган Инде үзе дә солдатта булып кайткан Рус. татар, чуваш телләрен белә һәм удмуртчага тәрҗемәләрне оста эшли 1975 елда чыккан беренче китабы (‘Әбиләр чуагы») өчен Удмуртия комсомолы бүләгенә лаек була. Икенче китабы (*Алан») русчага тәрҗемә ителә Ул образларны фикер белән тирән сугара, ә фикере бары тик образдан гына табигый яши Бу — хәзерге удмурт поэзиясенә килгән яшьләрнең иҗатына хас уртак һәм төп сыйфат Димәк якын күршеләребез иҗатында алдагы көннәрдә җырлар һәм шигырьләр авазы тагын да көчлерәк, тагын да матуррак яңгыраячак
Кузебай Герд
1898—1941
Уйшора җиленә
ТРИОЛЕТ
Канонлм лоээия.т. 15-га сыр да кабул ителгән ныклы шигъри фирна (французча «нчле». итальянча <вч> сүзекнян) Җиде юллы строфада (метрик цикл) беренче юл тагын дүртенче 1:.м җн.-еч-ic юллар итеп, ә икенче юл, тема үсеше нчсн кирәкле ал тч буларак җиленче юл итеп тә кабатлана Россиядә аны беренче булып Н М Карамзин соңыннан Ф Сологуб һ.>м И Рукавишников куллана Кузебай Герл исә бу шигырен рус телендә язган
Кит, Уйшора — төньяк иле җиле. Кит, калдыр син минем туган якны! Күрәсең бит, сиңа үчле мин...
Кит. Уйшора—теньяк иле җиле.
Я чүлгә син. я тауларга юнәл, Барыбер җиңәм — ченки көчле мин. Кит. калдыр син минем туган якны.
Игенемне карың-бозың күмде, Юк, сүнмәде ләкин йөрәк дәртем! Чәчәк шиңде, туңды уҗымым. Игенемне карың-бозың күмде.
Янавыңнан һич тә куркасым юк — Мин бирешмәм, җитәр түземем! Юк, сүнмәде ләкин йөрәк дәртем
Кисәрмен дә калын чытырманны Куе иген Тагын чәчәрмен мин... Тик бүреләр торган җирләрдә
Кисәрмен дә калын чытырманны
Урын әрчеп игеч игәргә, Тагын җиңәр минем тырыш хезмәт! Куе иген тагын чәчәрмен мин!
Ош а л ьч и-Ок и (Векшина)
IH9K 1973
Искә төшәсең
Аркадий Клабуков—Багай
Ленин янына бару
БАЛЛАДА
Башта бүрек, оста иске чикмән Чамасыз кул айтер суэләре.
Ә узарга Ленин бусагасын Тартынслар ләкин уэләре.
Ишек ачып каршы ала Ильич
— Рәхим итеп, әйдә, керегез.
Сез халыктан нинди йомыш белән’ Хәлләр ничек? Сейләп бирегез!
Сакаллысы алдан кергән иде, Башта Ильич аңа кул сузды.
— Исәнмесез! Исемегез ничек?
— Лааыр диләр Илле ел узды
— Ә атагыз исеме белән әйтсәк!
— Андый хермәт безгә тимәде
Бу гомердә миңа һичбер кем дә Лааыр Иванович димәде.
— Анысы аның элек шулай булган Ә хәзәр бит власть үзгәрде Яңартыла иске тормыш хәзер. Яңартабыз иске сүзләрне
Сез Лаврентии Иванович, димәк - Кунакларны йомшак урынга Утырта да Ленин сорый башлый Авылдагы хәлләр турында
— Яңа власть ничек ныгый? Ничек Эшкә аша яңа законнар?
Йерәкләргә алар нәрсә онта.
Күңелләргә ничек якыннар’
Крестьяннар ничек яши хәзер' Ничек үтә авыл кәннәре?
Кунакларның йорәкләре эри
Кунакларның ачыла телләре
Үз белгәнен берсе башлап китә
Берсе әзер элеп алмага
— Әйтик.— диләр.— бездә шундыйлар бар
Ышанмаска куша аллага
Кинәт Лааыр тамак кырып куйды һәм башлады нидер ымлап ул: — Иптәш Ленин власть безнеке дв Ләкин власть безне тыңламый
— Ничек алай?
— Менә без кумекләп Кирпеч суккан идек авылда
— Әйе. кирпеч.
— Шуңа куп коч куйдык.
Барчабызга тиште авырга
Су буенда — кара карлыган . Су буенд» — минем эзләрем Су буенда җилек җыйганда Исне теше синең күзләрең
Уттай яна геләл чәчәге.
Шуңа аиы мин бик яратам
Курам кебек синең йеэеңие. Шул чачакка агар карасам.
Язлар җитсә — чыгам кырларга Эчем поша кырда булмасвм Мин хәтерлим синең тавышны Тургай җырын шунда тыңласам
Иске иде агач чиркәвебез, Кирәк дидек таштан салырга. Власть белән комбед шул кирпечне Карар кылды тартып алырга.
— Чиркәүгә дип, димәк, тырышкансыз... Ә авылда мәктәп бармы соң?
Булса нинди; зурмы, яңамы ул? Кем кайгырта аның кайгысын?
— Мәктәбебез, дәрес, яңа түгел, Кыйшайган да инде бер очы...
Иптәш Ленин, бездә анысына да Күп түгел бит әле йөрүче
— Ә мәктәпсез, иптәшкәем, ничек Үстерерсез совет илен сез?
Яңа тормыш тезүчеләр бит без, Тезеп булмый аны белемсез.
Уйлыйк әле: сезнең ул кирпечтән Буладыр ич мәктәп салып та?1 Килешсәгез, хәзер әмер бирәм Кайтарырга аны халыкка.
Юк, кетмәде Лавыр, һич көтмәде Сүзне Ильич шулай борасын, һәм уйлады тагы: «Каршы төшсәң, Кайткач, ничек җавап бирәсең?. »
Карый Лавыр ике иптәшенә һәм Ленинга карый: — «Я, нишлик?»
— Дөрес әйтә,— диде иптәшләре,— Ильич белән, әйдә, килешик.
Кичергәне Лавыр күңеленең Бәреп чыкты хәтта йөзгә дә:
— Мин аңладым, иптәш Ленин, тормыш Асты-өскә килеп үзгәрә.
Өсти тагын Лавыр кулын селкеп
— Зур акылны синнән алабыз.
Без кайткач ук халык кирпеченнән Зур иттереп мәктәп салабыз!
Кремльдән чыкты крестьяннар Таныш баскыч, таныш юл белән Дөрес якка борды алар уен Ильич шулай тугры кул белән.
Михаил Петров
1905—1955
Ышанам
Ап-ак тузан, вак-вак тузан итеп Дулкыннарны сибә давыл ярга. Агачларны бер-бер артлы йолкый,— Төбе-тамыры белән ава бар да.
Йөрәк әйтә серен сиңа, давыл,
Торган саен каты-көчлерәк:
Дошман килде безне юк итәргә... Без синнән дә хәзер үчлерәк.
Синең ярсу кирәк безгә, давыл, Бөек яуда мәйдан тотар өчен Синең гайрәт кирәк безгә, давыл, Фашистларны изәр-сытар өчен — Бөтенесен кырып салыр өчен, Йөрәкләрен йолкып алыр өчен!
Мин ышанам: синдәй хәтәр булып, Дошман күген каплар безнең болыт
Алар керер бездә гүрләренә, Без узарбыз Берлин түрләренә'
Андрей Бутолин
Ленин сүзе
ӨЗЕК
Безнең илдән, безнең Кремльдән Коммунизм юлы башлана.
һәр кеше хөр минем илемдә
Иркен сулый безнең башкала
Ныграк ите йәрәк тибешен, Ленин сүзе — җиңү җыры ул, Тизрек ите канның йерешен, Ленин сүзе — бәхет нуры ул.
Ленин сүзе—юллар сыза ул, Байрак булып балкый кулларда, Муллык булып түргә уза ул, Тизлек булып гүли юлларда.
Афанасий Лужанин
1912—1966
Туган ил
Кочар идем сине, әнкәм итеп, илем, Киңлекләрең кочагыма сыймас минем.
Керештә дә һәм эштә дә җиңү эчен
Кеч күп синдә — тиңсез кеч ул синең кәчең!
Син кушканда бердәм сафта атладык без, Сине уттан һәм бөладан сакладык без
Елгаларың кейләп дулкын каксын, дидек,
Йәрәкләрдән таныш моңнар аксыч, дидек
Донецта да һәм Валда да юкәләрең Чәчәк атсын, дидек, нурда иркәләнеп.
Чәчәкле дә һем гелле дә бул син, дидек, Кеше бәхете синдә чиксез булсын, дидек.
Әнкәсе син җирдә азат халыкларның.
Синең юллар һаман алга алып барыр
Безнең бурыч — җиңеп яуда, сееп эшне. Үстерергә синең данны, синең кечие!
Фронттан сәлам
Удмуртиям! Бу сәламне юллыйм Ерактагы айлы кичемнән. Йерәгемнәң ярсу тибешен ул Ишеттерсен ялкын эчениен
Туган ягым, чиксез сагындырдың Винтовкамны кысып кулыма,
Салкын окобымда керем синең Мин тагын бер яңа елыңа
Филипп Кедров
1912—1944
Степан Широбоков
Кайда очрашырбыз икән? Шәфәкъ сүнде дә ай калыкты, Шаулы бакча тынып калды. Тик бер генә каен шунда Безнең гәпкә колак салды Өч яз килеп, өч яз китәр. Каен өч кат яфрак кояр. Сагыну сагышлары, белмим, Күңелләргә ничек сыяр?!. Талгын җил дә әкрен генә, Әйтерсең нидер сөйләде Юк, сөйләмәде, ул безнең Хушлашу җырын көйләде. Кайткач, түбәм күкә тиеп, Кайда очрашырбыз икән — Болындамы, бакчадамы — Кайда кочар мине иркәм?!. ВУЗга китәм. Биек күктә Очарга өйрәнү серен Өйрәнергә! Иркәм кала — Нечкә билле бердәнберем. Колагыма тиде ирене... Әйттеме әллә шул хакта? Сорамыйм эш күбрәк калсын Көн дә көтеп алыр хатка!
Николай Байтирәков
Поезд китә Поезд китә. Тагын сәфәр көтә Шулай куша солдат йөрәге, Уйлаган да, белгән дә юк инде. Араларның бар дип ерагы. ..Калкулыкка ике чәчәк куям. Әкрен генә әйтәм иелеп: Син үлмәдең! Бу тар гүргә дә бит Без үлемне күмдек иң элек Тагын китәм фронт узган якка Яшьтәш дустым каберен эзләргә Җирдә хәзер ике пар аяктан Кала кебек минем эзләр дә. Лпылыңда бакчаң шау чә әкүә, Басу-кырл^р бар да чәчелгән. Кара кайгың синең яши бары Әнкәеңнен ап-ак чәчен/,н Шатлыгым да һәм кайгым да минем Икеләтә зур бит—яшермим Хәтәр яуда чөнки исән калдым, Ике кеше өчен яшим мин. Ә без исән! Яшьлек — һаман сафта Кулларыбыз эштән бушамый Юк! Авылда синең «үлеп калды-> Хәбәреңә һичкем ышанмый.
Гай Сабитов
Кояш чыга да бата
Данил Яшин
Мәңге калыр
Тора биек гранит естендә ул Үлемсезлек булып үз халкына Баш иябез тирән хермет белән. Аңа йерәк, аңа хис тартыла.
Еллар узар Денья үзгәрер дә Җир йөзенә яңа ямьнәр салыр Ләкин Ленин бүген ничек булса Йөрәкләрдә шулай мәңге калыр
Михаил Покчи-Петров
1930-1959
Ватан
Малай чакта тирә-күрше Асылларда күп йердсм мин «Син кайдан?» дигән һәркемгә Бер генә җавап бирдем мин
Унсигез яшем тулганда
Мин калада идем инде «Кайдан килдең?» диючегә «Мин Можгадан!» дидем инде
Чөнки туган йортым-җирем. Туган әнкәм шунда минем. Шунда тамган тәүге тирем
Чеики минем тугай авып. Дус-ишләрем, туганнарым — Бар дә шунда, һәм к>« минем Шуннан үзгә туган ягым
СОНЕТ
Гомерең синең янар чәчәк булып Тамырларын җәйсен тирәнгә. Күкләрдә оч, җирдә кыю атла Дус-ишләрең белән тирәңдә
Чишме тесле ташып тулган җырың Челтерәп һәм шаулап туймасын,— Яшь йөрәкләр аңа иярсеннәр, Өлкәннәрне ул мул сыйласын
Тик онытма бозның кайнар була Ә уттан боз туа алмавын
Дусны дус ит. ә дошманны — дошман Хиснең кирәк чынын аңлавың.
Яхшы белән яман ярәшә Алмый һич тә — булмый янәшә
Үз авылымның исемен әйттем!
Еллар узды. Үсә бардым. Төрле яклар суын эчтем. Инде бөтен удмурт җирен Туган як диюгә күчтем.
Мәскәүдә бик күп дусларга Күңелем белән үзем дәштем: Иж буйларында үстем мин, Шунда калды минем яшьлек.
Шунда туды мәхәббәтем — Йөрәкнең кайнар җырлары.
Җитен чәчәгеннән зәңгәр Минем туган як кырлары.
Туры килеп, чит илләрдә Йөрсәм дә шунда кайтырмын, Шушы як, шушы җирләрне Туган ил диеп әйтермен.
Ерак-ераклардан күрем Кайда булсам да аны мин. Исеме аның Русь, Россия, Шул Ватанның гражданы мин.
Анатолий Уваров
ӨЧ НОКТАЛЫ ДҮРТ ШИГЫРЬ
Кузьма бүләге
Сыеры әле сатып алынмаган, Бүләк итә шуның бозавын ул.— Авылыбызда безнең бер Кузьма бар, Хәтта шулай җайлый... үз җаен ул.
Мыштым затлар
Төлке түгел— эзен себереп атлый. Коры чыга судан — каз түгел. Ә бит дуслар, безнең арада да Шундый затлар... әле аз түгел.
Хуҗасы һәм эте
Усал эттән сакланырга кирәк, Хуҗасыннан аның — бигрәк тә.
Усал эте күзгә карал өрер, Сүзсез тешләр хуҗа... кирәксә.
Шартын китерә
«Җилгә каршы төкермәгез! — ди ул,— Үзе исә һаман төкерә сиңа
Пычранасың чөнки төкереп». Киресенчә... шартын китереп.
Флор Васильев
1934—1978
Бүләккә шатлык
Василий Ванюшев
Нарат
Владимир Романов
Солдат язы
Күкрәк тутырып яз һавасын сулыйм Лагеребыз безнең урманда — Тар юлларын тапта, сукмакларын Ят та ауна яшел юрганда
Яңа кон туу— яңа бәхет ул. hep яңа иртә — гуя балачак: Яңа җырлары, хисләре белән, Эшләре белән истә калачак.
Бетен асылның күз явын алып Таң җиле кырда дулкын уйната: «Күр, нинди муллык елгерә!» диеп Күпме йерәктә зур дәрт уята!
«Бәхетле булыйм!» дип ялгыз кеше. Юк, зшли алмый җирдә бер нәрсә, Җырдан яктырган күңел күзләре Очкындә әгәр учак күрмәсә
һәркемгә кирек кояшлы бәхет Кайгы-сагышлар калмасын — бетсен Балкулы шатлык букеты ител Кеше Кешегә нур бүләк итсен!
Нарат үсте Вала ярында Вак дулкыннар белен кавышып Бер җил-давыл кинәт килде дә Сынды нарат — тынды тавышы.
Калын кәүсә. Куе ботаклар..— Кемнең генә кызмас күзләре! Кискәләргә килде өч-дүрт ир Пычкылары сынды, түзмәде
Ах-ух иттә алар аптырап
■Бу корычтыр, ахры, чукынчык?!»
Әйа, чынлап, нарат зчендә Булган икән корыч кыйпылчык
Туплар аны кемгә тобагән'
Кемне, кайчан, ничек бу агач Ышыклаган? Инде кем әйтсен
Нарат инде исән булмагач
«Моннан — дисәм,— дустым, яу узган!» Бәлки бергә тынычланырбыз .Тагын яуса әскә ядрәләр.
Боз дә шулай корычланырбыз
солдатны да хәзер
Нәкъ галимчә ител уйлата Рәхмәт язга иргә таңда сине Сандугачлар сайрап уята
Урман япь-яшь. Ә күк йезе көзге — Гыйшкың эзен гүя күрәсең: Шул юлдан бит кичә миңа килде Сөйгән ярым салган бер рәсем! Кичер, син, яз. автоматлар тьф-тыр Килгән өчен тып-тын якларда: Без, солдатлар, шулай өйрәнәбез Тын урманнар ямен сакларга. ЗӘКИ НУРИ тәрҗемәләре
Петр Поздеев
Удмурт иле Вакыт җиткәч, чит илләргә Чыгарга да әзер мин. Тик анда туган ягымны Белүчеләр әздер дим... Килсәгез, табын түрендә Дәртле җырлар җырланыр, һәр авылда, һәр шәһәрдә Сезгә бәхет юлланыр! Сорарлар анда: удмурт кем? Удмурт иле нинди ул? Удмурт иленә кем хуҗа? Илтә аңа нинди юл? Әгәр дә телисез икән Дуслык тәмен татырга, Кагылырбыз без марига, Башкортка һәм татарга... Удмурт иле—яфрак кына Мәһабәт бер имәндә. Күз алдына Бәхет килә Удмурт иле дигәндә. Удмурт иле менә шушы! Килеп күрә аласыз: Рәхим итегез — һәр өйгә Килеп керә аласыз! Удмурт иленең хуҗасын Ерактан була танып: Ул — бәхетле, нурлы булыр, Исеме аның—Халык! Удмурт иле — бәхет иле! Бәхет өчен туган ул! Чөнки халкым Илемдәге Бар халыкка туган ул!
Вениамин Ившин
Онытмыйк Утырттык алма агачы — Ул яшь әле, өр-яңа... Әмма үткен балталар да Бар шул әле дөньяда. Без бу җиргә барыбыз да Яхшылыктан яралдык... Әмма безне әле һаман Саклап тора яманлык. Карлыгачлар уйный күктә — Югарыда, биектә... Әмма шунда ук әйләнә Козгын дигән киек тә. Без — бәхетле! Бүген әле Яманлыклар янамый... Әмма алма бакчасын да Онытырга ярамый!
РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН тәрҗемәләре
Татьяна Чернова
Күптән таныш кебек...
Галина Романова
Тояклар тими җиргә дә
Ыргый аргамак, Оча аргамак! Тояклар гүя Тими җиргә дә. Үлән серлегә, Сыгыла агачлар, Ул шулай ярсып Чабып килгәндә.
Аны тыярга, Куып җитәргә, Юк, беркемнең дә Килмәс кулыннан.
Дагаларыннан Очкыннар чәчри, Әй, бер як читкә Тайпыл юлыңнан!
Чү, нигә кинәт Шып туктады ул? Куркуга тешәп, Кайгыга баттым
Каршына чыккан
Тәвәккәл егет Ялларын сыйпый Яшь аргамакның
РӘШИТ ГӘРӘЙ тәрҗемәләре