Логотип Казан Утлары
Хикәя

БЕР АРБАДА


нститутка кабул ителгәннәр исемлегендәге һәр кеше дус-ишләре белән шатлыгын уртаклаша иде бүген.
Гөлсинә тулай торакта юк иде Очрашу турында алдан кисәтеп куймагач, кызлар дигәнен гел өйдә көтеп утыра алмый шул дип, гадәттәгечә, көтәргә булды Ильяс. Вакыт үткәрә торырга тулай торакта да юаныч бетмәгән. Өч йөз унтугызынчы бүлмә... Бу дүрт катлы йортны шушы бер бүлмә өчен генә салганнар дияр- сен — бөтен матурлыкны үзенә жыеп тора Буш вакыт булды исә шушында атлыга Ильяс Әллә дус лар киләссн гел алдан сизеп тора, әллә Ильяска гына шулай тоела бүлмә ишеге килгән саен ярым ачык Казанка елгасына төшкән кояшны үзенә сыйдырган тәрәзә стенадагы һәр нәрсәне алсу фон гына итә бугай. Хәер. Ильяс бүген әнә шул фонда дүрт киштә, ә киштәләрдә кызыктырып укыйсыны китереп торган төрле китапларны да күрде Элек тә булган ич алар. Ильяс кына игътибар итә белмәгән
Гөлсинә дә кайтып керде Таныш сораулар сибелде «Нихәл?». «Чәй куйыйммы?», «Бәрәңге кыздырыйммы?». Кызык биш ел буена бу сораулар ничә тапкыр кабатланды икән?!
Әйдә бакчага, кычкырып сөйләшәсе сүзләр бар бүген
— Әләй-әләй. чынлапмы?! Киттек алайса!
Бакча дип нркәләп-зурлап кына әйтүләре инде — Казанка елгасына коенырга килгәндәй, яр читендә суга керәм керәм, дип торган бер ике төп имән белән тузгып яткан тал-тирәк кенә ул.
Тагын берәр көн килми торсаң, вахтершага бөтенләй кертмәскә куша идем инде үзеңне
Вакыт тимәде. Сынаулар үтсен дидем
— Сынау дип инде, синең ел саен ла ул Август ае житте исә. от- пускаңны әрәм итеп куясың.
Тыңлан бетермәдең Бу юлы мине институтка алдылар
Алсалар соң. шушы яшеңә житеп, мәктәпне яңа бетереп килгән малай-шалайлар арасында укып йөрмәссең ич?!
Куанмадың, шатлык уртак түгел, димәк институт тирәсендә йөрүемә гел битараф идең...
Конкурстан уза алмассың дидем
Көчле икәнемә ышанып тамы!
Көчнең нәрсә икәнен беләсеңме соң син? Күтәрү төшерүне аны фил дә эшли Укуга бөтенләй башка көч кирәк
— Анысын да табарбыз.
— Кырык ике экзамен, шулкадәр үк зачет бирәсен була
— Булсын.
— Маркс — Энгельсның кырык алты, Ленинның илле биш томлык әсәрләрен конспектлаштырасы, шуның өстенә әле бүгенге доктор-кан- дидатлар да тик ятмый — бер-бер артлы дөньяга килгән китапларын өйрәнеп барасы. Түзәрмен дисеңме?!
— Син түзгәнне...
— Алданрак акыл бирүче табылса, гомерем буе гади эшче булып кына яшәгән булыр идем.
— Барыбер4 укыйм.
— Инде укуым бетте, кавышабыз дигәндә генә...
— Мин биш ел көттем, син дә көтәрсең.
■ — Дегенерат! Тагын биш елдан пенсиягә чыгар вакытың җитә бит
— Дегенераты нәрсә тагын?
— Укыганда әйтерләр әле шунда. Ә хәзер бар. кит. Бөтенләйгә кит!
— Хыялыбыз нишли?
— Алып кит.
— Хуш. алайса, исеңә төшкәндә хат яз.
Гөлсинә, башка бер сүзеңне дә ишетергә теләмим, дигәндәй, ике кулы белән колагын томалады.
Бер атнадан ул Ильяска хат язасы кеше. Үпкәләшкән чакта әйтелми калган сүзләр аңа тынгы бирмәс.
«Хуш. шәкерт! Минем арттан ялынып кайтмадың, димәк, чынлап та укырга җыенасың. Бәхетсез булырга күптән үк әзер икәнсең. Утыз яшеңдә диплом аласыңны көтеп торыр хәлем юк Шулай булгач, хуш лашыйк»...
Ильяс, хат кисәген тураклап, кар бөртегедәй җилгә очырыр
Гөлсинә белән танышканнан бирле, кинотеатрга барганда сынар билет кына алуын хәтерләми Ильяс. Бүген, Гөлсинә белән үпкәләшсә дә, бу гадәт үзенекен итте
Сәнгать мавыктыру көченә ия шул — билет аласың да сәхнәдәге яки экрандагы вакыйгага килеп керәсең, программа беткәнче мәшәкатьләреңне онытып торасың. Ә Ильяска бүген аз гына булса да онытылып тору кирәк иде
«Солярие» фильмы экранга яңа гына чыккан көннәр. Сәгать ярым чиратта изаланса да, ниятеннән ваз кичмәде — тәки икс билет алды Ильяс. _
Сеанс башланырга әле ярты сәгатьләп вакыт бар. «Татарстан» кинотеатры тирәсендә сабантуй башланырга тора диярсең... Кая карама кеше. Кемдер тыныч кына көнбагыш яра, анекдот сөйли, кемдер, сәгатенә еш-еш карап, танышларын көтә, пошына, йөренә Тораташтай ба сып торучылар да бар. Ильяс әнә тегеләрен — төркемгә ке&е өстәлгән саен: артык билетыгыз юкмы,—дип бәйләнүчеләрне күзәтте, — араларында, күңел күзенә күренерлек бер кыз бар.
Биек үкчәгә менеп баскан да. кар өстендә тәпие туңган ана каз ши келле әле бер, әле икенче аягына таяна, күзләре гөлт итеп тора. Шулай да артык билет таба алмый тора Ильяста бар ул барын, тик Гөлсинә килеп чыкмас микән?. Тилмерә бит теге кыз билет мләп Ильяс шыпырт кына килеп аның колагына пышылдады:
— Фәрештәләр теләгеңне ишетте, билет китердем.
— Күпме сорасаң да риза,— дип чат ябышты кызый.— ике бәяме, өчме?!!
Мин спекулянт түгел дигәндәй, кул селтәп китәргә жыенган иде Ильяс, артык билет барлыкны сизеп бүтәннәр дә якыная башлагач, кы зый дигәнен култыклап ук алды үзен.
Фойега кергәч, әллә куанычыннан, әллә гадәте шулай — кызый гел елмаеп торды.
— Премьераны алданрак карамасам, соңыннан кеше фикере ко- ♦ лакка керә, анализлавы кыенлаша. «
— Әллә тәнкыйтьләргә исәп? 5
— Юк, чирем шундый. £
— Ә, ә...
— Кызыгыз киләсе идеме, миңа анын урыны эләктеме? Ь
— Минем дә чирем бар, гел ике билет алам
— һәм көн саен яна таныш... Күптәнме? ♦
— Бүген беренче көн генә әле «
Кыз кеткелдәп көлеп куйды
— Алайса танышыйк. 5
һәм ул ирләрчә шапылдатып кул бирде:
— Эльза ’ £
— Эльяс!
— Хать1н-кызнын яшен, ирләрнең семья хәлен сорамыйлар ди. мо- х нысына вакыт әрәм итмик Ирләр ике төрле була я аккуратный я s тормыш итүчән. Сез икенчесенә тартым
— Сезне күргәч, исерекләр жыры жырлыйсым килә димәгәненә дә рәхмәт. Аккуратный булып карарга исәп Бүген шундый көнемә туры килден —теге дөньядан бу дөньяга күчеп килешем Сөялле кулга ки тап-дәфтәр тотарга исәп Ә син үзең кайсы районнан?
— Ленинградтан.
— Гафу итегез.
— Минем куллар, киресенчә, китап актарып кына сөялләнде...
Кайтырга чыкканда инде, күзгә текәлеп торган тулган ай тирәсендә йолдызлар әлже-мнлже килә иде.
— Озатып куяргадыр бәлки?
— Сорап торасы юк Мин Казанда беренче тапкыр гына әле, кешегә бурычлы булып калырга яратмыйм, ияләнгәчрәк үзеңне дә бер озатып куярмын, тагын шулай кинодан кайтышлый дим. Я ничек, фильм ошадымы’
— Үсмер кызлар кулындагы «мәхәббәт уставы» искә төште берен че көнне кинолар турында. Икенче көнне китаплар турында гына сөйләшергә, өченче көнне генә...
— Безнең яшьтә һәр кызның үз уставы Тик чын-чынлап әйтегез әле, фильм аңлашылдымы?
— Космик станция, фантазия, ә яңалык юк шикелле.
. — Бар яңалык, фәнни хезмәткәрләрнең һәр уйлаган уе күзгә күре
лә барды - яхшысы да, яманы да Ә уйны йөгәнләп кара инде син'
— Бер дүрт-биш елдан очрашсак, бәлки бәхәсләшкән дә булыр идем, башка нәрсәләр турында пожалысты — машина, электр, техника хакында маңгайга-маңгай килә алам Күп белгәнегезгә күрә соравым, берәр институттан соң килүегезме?
— Минем уставка беренче көнне барысын да сөйләп бетермә, тың лыйсы килсә, егетең тагын килсен диелгән Ярый, хушыгыз Адресым менә шушы,— диде Эльза, йорт почмагындагы номерга төртеп.
Әле кичә генә дигәндәй, диссертация яклап, кандидатлык мәртәбә сенә ирешкән яшь педагог система, концепция һәм башка шуның ише
сүзләр белән жонглерлык итә башлагач. Ильяс тәрәзәгә таба ук борылып утырды. Үзе дәрестә булса да. күңеле әле урамда, әле аудиториядә буталып тик йөри. Аптырабрак торган чагы Ильясның. Әлегә ул үзен кем дип тә атарга белми: студент дияр иде — студент билеты тапшырмадылар әле. югарырак курста укучылар махсус тантана әзерлиләр имеш, билетлар шунда өләшенәсе ди. Группадагы кайбер чаярак егетләр белешкәннәр — ул тантана күңелле кичә кебегрәк нәстә икән, «карт студентлар» әллә кем булып беренче курска килүчеләрне «молокосос» дип үртәп, студент билеты белән бергә аптекадагы биш тиенлек имез- лек тә кушып бирәселәр ди. Каян килгән картлар! Диплом алырга вакыты җиткәннәре дә Ильястан өч-дүрт яшькә кече бит әле Хәер, эшче дә түгел инде ул бүген. Сигез ел эшләгәннән соң хезмәт кенәгәсенә: укырга керү сәбәпле эштән азат ителде дип пичәт сугылды. Берәү дә чакырып китермәде, киресенчә, шушы институтка керәм дип кечкенәдән хыяллана иде ул.
.Сагынды Ильяс эш бияләйләрен... Изүләренә тикле сумала сеңгән һәрвакыт көләч хезмәттәшләр, теләсә нинди биеклеккә дә чытырдап ябыша торган «монтер тырнаклары», баганалар, кая сез?!
Дәрес бирүче үз сөйләгәннәренә үзе ышанмый башладымы — тавышы әкренләп йокыны китерә торган изрәткеч бер көйләүгә күчте.
Ә урамда тормыш гөрли. Урамда хезмәт тантанасы. Чуен юллардан тыпырдап электр поезды үтеп китте: якындагы тукталышта резина ишекләрен шапылдатып троллейбус ишеге ябылды Чатта светофор лар — кемгәдер кызыл, кемгәдер яшел... Урамдагы неон лампалар нурында шәһәр күге гөлт итеп тора.
ТЭЦ морҗалары җир белән күкне тоташтырган Менә сиңа, егет, система! Тенденция-концепция дә шунда. ТЭЦ тәүлеккә өч вагон ташкүмер яга. Колач җитмәслек торбалар аңа Иделдән су китерә, өч вагон күмер пар ясый, ә пар өйләрне җылыта, шәһәргә ут бирә. Ут — су китерә. ут — күмер чыгара. Менә щушы_ чылбырның берәр өлеше өзелсә — шәһәрне көзге суык басып алыр, трамвай-троллейбус ишекләре җансыз калыр Арча ягыннан килүче апалар каймак-катыкларын иңнәренә алып кала базарына тәпи-тәпи атларлар Менә бу ичмасам система! Тенденция дә шушында гына — өч вагон күмер ТЭЦның тимер капкасыннан керә дә бер тәүлек эчендә буш бугаз морҗалар аша кала өстенә ябырыла. Морҗалардан чыккан кара болыт сабын куыгыдай күзгә күре-неп өрелә дә. күктә эленеп тора алмыйча, әкрен генә җиргә төшә һәм көн саен шулай. Җәнҗал чыгарырлык тенденция бит бу. Ә җәнҗал чыкмый, ник дисәң, шәһәрнең төн җылысы кадерле.
Дәрес бирүче, алтын балдаклы бармагы белән өстәлгә суккалап, лекциясен бүлде.
— Рәхимов! Язып утырсагыз, ничек булыр икән?
— Язмыйча да бәгырьгә сеңгән,— дип мыгырданды Ильяс һәм дәф тәрдәге система, тенденция, концепция сүзләренең астына сызып куйды
Студент я укуда, я күңел ачуда дисәләр, белегез, ул әле йокыда да булырга мөмкин.
Ильяс ордерда күрсәтелгән егерме тугызынчы бүлмәгә ярым ачык ишектән килеп керде. Керсә — пычрак түфлиең белән биесәң дә эз төшмәслек идән, тәмәке төтененнән ысланган стеналар, мунча тәрәзәседәй сөремләнгән өлгеләр...
Ильясны тагын шунысы хәйран калдырды: койка кырындагы утыргычта тәмәке пыскып тора, койкадагы кеше җәймә белән башыннан ук
бөркәнеп, гырлап йоклап ята — әллә бу йокы аралаш имезлек итеп тәмәке суыра микән, әллә саташып кына кабызганмы? Аңламассың Сәгать кнчкс алты — иртәдән уянмаганмы бу, әллә йокларга ятканмы' Көтеп карасаң кайчан уяныр иде икән? Тик кешенең йокы туйдырганын көтеп утырыр чакмы?!
Ильяс өстәлдәге будильникның колагын борды да көйрәп торган ♦ тәмәке янына куйды Тәмле йокыны бүлергә маташкан көчле шалтырат- * га җәймә астыннан киелмәгән эш бияләе кадәр бер кул чыкты да < будильникның төймәсенә басты. Шуннан соң кул эзләнә башлады £ Ильяс тиз генә тәмәкене читкәрәк этте һәм өстәлдәге шикәр савытын i нан бер шакмак шикәр алып салды. Әлеге кул шикәрне одеал эченә £ алып кереп китте йокы дәвам итте
Ә кул. ничава. дип уйлап куйды Ильяс, әрәм тамакларныкы хәтле, бармаклары — биш кашык, уч төбе — аш чүмече Зурлыгы бер хәл. Q кершән төсле ап ак бит әле туганнан бирле физик эш күрмәгән бу ? гай Студентны әрәм тамак түгел дисенме? Ильяс үз кулларына ка- = рады — нәфисләнә бит. сөялләре дә бетеп бара
Тәрәзәне ачкач, бүлмәгә Октябрьның җиләс һавасы кереп тулды ж Күптән шулай кирәк икән җәймә астындагы җан иясе, җылы эзләп бөтерелә торгач, уянды ахрысы тавышы ишетелде
Ябыгыз тәрәзәне.
— Тор да яп.
— Сәгать ничә сон әле?
— Алты.
Иртәнгеме, кичкеме?
- Барыбер түгелмени. — диде Ильяс, сәерсенеп
— Кичке булса инде йокларга ятар чак җиткән Ә иртәнге алтыдан торып көтүгә чыгасым юк. Йоклыйм,— диде тавыш
Өстендәге җәймәсен ачып карагач таныды Ильяс курсташ егет Хөсәен икән. Студент тормышына кушылганга бер ай чамасы гына әлегә юньләп аралашкан да. танышкан да юк Шулай да Хөсәеннен тау ягы егете икәнен беренче көннән үк хәтерләп калган иде Ильяс йокы белән булышкан икән, дәрестә дә күренмәгән иде Хөсәен Ул тиз рәк группаның профоргы Ильяс алдында акланырга кереште, эзләп килгән дип тә уйлады, ахрысы
— Җәй буе көтү көттерделәр миңа Юньләп йокы күрмәдем Әти инде . укыйсың килгән икән, бераз акча җый. диде
— Җыйдыңмы соң?
— Бер ел стипендиясез дә укырга була.
Болайга китсә, чыннан да стипендия өләшкәндә йоклап калуын бар.
Уңайсыз хәллән чыгар өчен Хөсәен сүзен шаяртуга борды
— Йоклаган кешегә чир-фәлән тими ди. Микроблар киләләр дә. уята алмагач, кул селтәп китәләр икән И гомумән, ялкаулык дөньяны яңартуга китергән ул кеше җәяү йөрергә иренгәч тәгәрмәч уйлап тап кан. хат язмас өчен телефон, трактор ясап сабанлы ат артыннан йөрүдән котылган
— Бәлки парталар урынына да ястыклар гына тезеп чыгаргадыр'
- Гипнозлап укыту бар ул1 Чын әгәр? Аудитория гырлап йоклый ә бер кандидат ал арга лекция укып йөри .
— Әгәр ул да йокыга китсә?
Әй, бөтен кеше көтү көтмәгән лә.
- Topt Ике ай көтү көткәнсең, ә үзең карт көтүчеләр төсле зарла насың
— Әти каешыннан котылып, иреккә чыктым дигәндә генә
I pi өйрәтермен, иренмәм, һич им:.' icurci яшен тулганчы гына Калганын күз күрер...
Начальство дигәч тә. шулхәтле...
Мин әле абый тиешле кеше буларак кына Абыйларымның институт бетергәненә инде.
Ә мин ашыкмадым, эшли тордым. Ярый ла синең тәмәкелек акча ж ('и каешлы әтиен бар. Кыскасы, бер бүлмәдә яшәргә туры киләчәк безгә
- Пик соң алдан ук шулай димәдең?
i . IM \s( и.л т\ <анлы телевизор экранына зур хәрефләр белән «уборка» дип сызгалады.'
Тәрбия -лиендә кешенең шәхси ихтыяжларын исәпкә алу дигән төшенчә бар Ильяс та Хөсәенне каланың бер яслесенә төнге каравылчы итен урнаштырыр Теләсә йоклар, теләсә дәрес хәзерләр. Монысы инде анын aim Әлсгә. тулай торакның егерме тугызынчы бүлмәсендә узган елгы < I \ !■ и I лардан калган тузаннардан котылу ыгы-зыгысы. Иртәге- ылып кергән берег шып тукталып калыр, катларны буган, башка бүлмәгә килеп эләктемме, дип. ишектәге номерны чыгып карар Анда егерме тугыз саны күргәч, тиз генә зиһенен жыя алмыйча аптырап горЫр. Аннан соң гына, көне буе аяктан салынмаган түфлие- нең бавын сүтә башлар
Яна урын ла бөтен нәрсә зураебрак күренә бит ул Өзлексез ишек iii.-u.i.iii -.р',-и т лай торак «тукраннарына» күнегеп житә алмады Илья и о.1,1.кы рефератка кырык төрле мәшәкатьләр белән табылган |.|и ни. I .ы ояла гына бер абзац күчереп, нокта куярга өлгермисең- г.кран» шыкылдый: - ICK тек» «тук тук», «даң-доң». Җавап бир- мичәрәк торсаң, бусагаңа ук тибә башлыйлар
• Утюг биреп тор!»
hi Ji бер өлешен күчереп икенчесенә тотынганда гына тагын
Артык ручкаң юкмы?»
«Өч кенә сум акча кирәк иде».
«Юылган ак күлмәгең бармы?»
M i • шушындый шартларда китап күчереп, фу черт, реферат язып и. Түзмәде Ильяс, бирердәй нәрсәләрен биреп, бүлмәне \ казадан котылу чарасына кереште «Утюгыбыз янды, к К', 1М исләр юыласы, сабынны күрпюс бир шм. ак жеп үзебезгә дә юк» - дип зу-ур бер кәгазьгә исемлек төшп ишекнең тышкы ягына ябыштырып куйды.
■ башлаш .HI көн тагын
бәйрәм ул
IL in . I ишеге юбендә. фойеда, ашханәдә кая карама, әле сы- J . ч иясенең йокысыз төннәрен татын карамаган, шуңа кү- . ,..н И п ясирдан мең тапкыр бәхетлерәк санаган беренче курс • lap'll күкрәк киереп дерн
Ки и , я■ .'.и каникулдан' таралышучыларны аудиториягә чакырды
Өч HI 1 на жыйналган яңалык телдән колакка күчә. Юньләп тын и . 'и-ы гына юк һәркем жас чыгу белән үзенекен тезә. Беренче дә- реей, г и ин. .iiiiii I., серләшү < агате» дип кенә языл куйсалар икән.
р кипу сәгате .ндл Ильяс бер нәрсә шәйләп алды. Каникулга кит- Kai '• үк режиссура белгече, куратор Ирина Витальевнаның сылу гәү
дәсенә әллә нәрсә булган иде. Ә хәзер, хәтта иңбашыннан ук төшә торган жэенке итәкле күлмәк кисә дә тулып килгән йөген яшерә алмаган Дәрескә дә журналсыз гына кергән ул бүген
— Сүзнең бетәсе юк,— диде Ирина Витальевна кыяр-кыймас,— аз гына көтеп торыгыз, мин хәзер
Кафедрадан әйләнеп кергәндә алар икәү иде. ♦
— Инде сер түгел, мин ялга китәм Бер елсыз күрешә дә алмабыз < шикелле, шуңа күрә сезне яңа укытучыга калдырам Кагыйдә буенча, < ул сезгә хәзер куратор да Таныш булыгыз.
— Эльза К — диде Ирина Витальевнага ияреп кергән кыз Ул әле- гә шуннан артыгын әйтә алмады. Чөнки бер мизгелдә аның өстенә алт- “ мыш алты күздән утыз өч төрле сынаулы караш килеп төште Рәхәтләнеп күзәтеп өлгерсеннәр, дигәндәй, пауза озакка сузылды Ильяс * чиктән тыш сәерсенүен яшерергә тырышты, чөнки таныды ул — Ленин- ® градтан күченеп йөрим дигән очраклы кыз — Эльза үзе иде бу.
Ирина Витальевна бүлдермәсә, һәр утыз өчесендә уйланырга уй х житәрлек иде әле. £
— Күче белән генә тапшыру килешмәс, умарта оясы түгел Жур- х
налдагы тәртиптә таныштырып барыйм Аблушев! Бас, Хөсәен ч
Тау ягы халкы шул, гел кояшка күнеккән, бигрәк җылы ярата Хө- * сәенебсз, утырган урыны җылыткыч, я мич тирәсендә булыр Вильда * нова Миләүшә — староста, группаның иң көчле кешесе—калканы да х үзендә, кылычы да Тамарабыз—Волгоградтан, быелгы җәйдә төзелеш отряды белән Астраханьга барышлый бөтен группаны өенә алып кереп студентлар эшелонына соңга калдырган. Аннан соң тәүлек буе Мамай курганында йөргәннәр Кадрия — факультетның алтын балы гы - эшли алмаган эше, таба алмаган әйбере юк — кайнанасы зур гына базаның мөдире Римма — башкорт кызы, елъязмачы Ильяс — профсоюз вәкиле, группаның аксакалы.
Моңарчы, атаган исемнәргә, хәтерләп калдым дигәндәй елмаерга гырышып сүзсез генә баш изәп торган Эльза түзмәде
— Аксакалыгызга ничә яшь дисез?
— Егерме жиде.
— Шушы көнгә кадәр кайда йөргән соң ул?
— Багана башында,-- диде Ильяс аягүрә басып,—башта ук үземнән генә сорарлар Институтка кадәр сигез ел электрик булып эшләдем мин..
Ниһаять, таныштыру тантанасы төгәлләнде
• — Миңа китәргә вакыт. Яңа укытучыга тәкъдим итәр өчен генә ки
лүем иде. Сау булыгыз. Карагыз аны. бер елдан килеп җнтәм, рәтләрегез сирәгәймәсен.
Эльза группа уртасында берүзе калды
Юл башына чыгып баскач, сәфәрче кеше биштәрен төзәтә Эльза да шушы минутка дип әллә кайчан әзерләп куйган сүз башын үзгәртергә ниятләде бугай Беренче дәресе студент шулпасын бер ел буе чө мергән өлкәнрәкләргә туры килде шул Патшасы ял иткән арада гына дип, тәхеткә утыртып куйдылар да. теләсәң нидән башла хәзер
Эльза әйтер сүзен барлаган арада, аудиториядә күңелсез тынлык урнашты. Ул, чылбырлы күн сумкасын ачыл, кирәкмәсә дә ручка эзлә гән булды, комачауламаса да. маңгай чәчен сыпыргалады
— Барыгыз да сәхнәгә,— диде ул, ниһаять,— дүрт рәткә тезелеп басыгыз Темпо-ритмга күнегү. Урында атлау, адымнарның ритмы бе ренче рәт бер адымны бер секундта, икенчесе — ярты, өченчесе — чи рек. дүртенчесе — сигездән бер секундта атлый Мин кул чабуга, баш лыйбыз Ягез, и и!
Башладылар, тик нн дип әйтергә инде моны! Әгәр бу күренешне те
левизордан күрсә, үзбәк: «Саман әзерләр өчен балчык изә болар»,— дияр «Юктыр,— дияр молдаван,— эчемлек өчен йөзем таптый», тау ягы халкы карап-карап торыр да: «Көтү кайта бугай»,— дияр.
Эльза көч-хәл белбн туктатты аларны. Туктатты да һәрберсенә шар тоттырды.
— Күкрәк киереп сулыш алыгыз да өрегез шарны, бер генә кат... Я, хәзер инде чагыштырып карыйк, кемнең сулышы иркенрәк икән?. Ильясның шары иң зурысы. Күрдеңме, Миләүшә, гәүдә зурлыгы сулышны кыса икән.
— Бетмәде әле,— дип дәвам итте Эльза, яшьләргә ял итәргә дә ирек бирмичә,— хәзер баскан җирегездә үк утырышыгыз Син дә утыр, Кадрия, кызганма тәти күлмәгеңне, режиссура дәресенә униформасыз йөр миләр Утырыгыз. Тынычландыгызмы? Инде күз алдыгызга китерегез, биеклек Я, кем ничек итеп күрә биеклекне?
Уфылдап, шабыр тиргә батып, инде башка вакытлардагыча сикерерлек тә, артыгын сөйләрлек тә рәт калмагач, Эльза дәресне башлап җибәрде.
Ирина Витальевна әйбәт кеше иде, дәрескә керә дә эшлисе эшне билгели. Шуннан соң гына, башындагы фантазияне көннекен-көнгә сәхнәләштереп өлгерер өчен һәркем җаны теләгәнчә бии, җырлый, кылана — сәхнә теле белән купшырак итеп әйтсәк, импровизацияли иде Ә Эльзаның бүгенге кебек тир агызгыч күнегүләреннән соң тиешсезгә һич артык хәрәкәт тә ясыйсы килми, кушканны гына үтисең.
Дәреснең иң кызган бер чагында, аз гына сулыш алырга дип тәрәзә янына килеп таянган Хөсәен (ул инде ял итү дигәндә мизгелне дә кулдан ычкындырмый) урам ягына текәлде.
— Ирина Витальевнаны алырга такси килде! Стоп — кадр!
Бүлмәдәге бар хәрәкәт, гүя, үлеп калды. Ләкин тынлык ул кадәр үк озакка сузылмады. Шул арада, репитициядән дә болайрак ыгы-зыгы куптарып, бөтен группа ишеккә ябырылды. Аларга Ильяс та ияргән иде, ләкин ярты юлдан кире борылып керде. Эльза бүлмәдә ялгызы, тынлык эчендә бер үзе.
— Бәлки сез дә,— дип башлаган гына иде Ильяс, ул аңа шундук ялгап китте.
— Әйе, әйе, Ирина Витальевнаны мин дә озата чыгам.
Сәгатьләр шалтырады. Бүлмәләр санының йөз егерме икәнен исәпкә алмаганда, әллә ни шаккатырлык күренеш түгел, әлбәттә. Иртәнге эңгер-меңгерне челпәрәмә китереп лампалар кабынды.
Юыныйм дисәң — торбалардан су агып өлгерми, кырыныйм дисәң — электробритваны көтеп алыр хәл юк. һәркем ашыга.
Ильяс тулай торакның тугыз катын да бергә ялгап торучы баскычка чыкты да студентлар агымына кушылды. Дәрес башланырга вакыт азайган саен, ыгы-зыгы көчәя барды.
Студентка ике генә нәрсә җитми диләр: берсе — акча, икенчесе — вакыт Акчага кытлык күрмәде Ильяс, ли дисәң дә, укырга кергәнче аз эшләмәде Бераз запас та бар, кием-салымы да җитәрлек. Ә менә вакыт дигәне җитми тек җитми инде, тәүлектә егерме дүрт сәгать — кая гына бүлеп бетермәк кирәк.
Группада иң өлкән егет булгач, җитдилегенә ышанып, аны профорг итеп сайладылар, таләпчәнлеген сизеп алып, студсовет члены иттеләр Профкомның факультет бюросында «көнкүреш мәсьәләләре секторына», яшьләрнең иҗади берләшмәсе «Данко» клубына, бәйрәм комиссиясенә
сайладылар. Кыскасы, төбе-тамыры белән институтка беркетеп куйдылар үзен.
Әгәр әҗәткә вакыт биреп торучылар булса, Ильяс инде муеннан бурычка батасы кеше. «Нихәл, Ильяс?»—дип сорасаң «пока җырлыйсы килә әле»,— дияр. «Кайчан ял итәрсең икән, Рәхимов»,— дип сораучыларга: «укып бетергәч авылга кайтам да сәгатьләр тукталганчы ф йоклыйм әле бер»,— ди. Әйтүен әйтә, ләкин алда үзен бүгенгедән дә < күбрәк мәшәкатьләр көткәнен белми. |
Кулына диплом алган сәгатьтә үк институттан чыгып китәр ул. Дус- ? лары үпкәләп калыр: ' <
«Банкетны ташлап кая барышың, шул хәтле туйдыңмыни бездән?» jj «Самолетка билет алып куям, миндәй яшь белгечне зарыгып кө- Л тәләрдер»— дияр ул елмаеп кына ф
Район культура йортына режиссер итеп билгеләнгәч башланыр нн- s де аның иҗат газаплары... Гамәлгә ашарга теләп тә. күп сәбәпләр ар- о касында ярты юлда гына калган фантазияләр, югарыдагы жнтәкчеләр- * нең чәчләрен үрә торгызырлык яңа таләпләр, саран отчетлар, сәгать Z ярымлык ял программасын оештыру өчен сарыф ителгән көннәр — атап п әйткәндә, конфликтларның тулы җыелмасы көтә егетне. Периферия, * провинция, калыма, кышлак, хутор һәм тагын әллә ниткән шуның ише атамалар белән шәһәр егетләренең теленә кергән бер район үзәгендә х яңгыратып яшәр ул... Монысы киләчәге Ә әлегә Ильяс Рәхимов инсти- < тут баскычында .
Кыңгырау шалтыраса да, соңга калмады ул. Фамилиясе Р га башлангач, журналда аның исеме иң ахырда һәм Эльза прогульшнкларны. ялкауларны, кәефсезләрне барлап Ильяска килеп җиткәнче никадәр вакыт отарга була. Хөсәеннең генә. Аблушев булгач читенрәк, исемлек тә ул иң беренче, гөнаһ шомлыгы, гел соңарырга ярата ичмасам.
Яңа укытучы Эльза, эшне яңачарак тотарга ошый:
— Сез,— дип башлады ул тавышын күпертеп,— Ирина Витальевна барында артык иркәләнгәнсез. Бүгеннән сон режиссураның һәр дәресе алдыннан оригиналь сюрприз әзерләрсез. Ягъни мин керүгә этюд яки фрагментлар күрсәтергә тиешсез. Уйланырга да иренеп утыручы ялкау ларга каршы һөҗүм ачам. Ижади киеренкелек белән яшәргә өйрәнегез
— Дәрескә дә яртышар сәгать алдан килергәме?
Хөсәеннең ярты сәгатьлек таң йокысы ике пот бал исәбенә тора Шулай да аның соравына җавапны бөтен группа көтә иде.
— Әйе.
Ильясның дә кәефе кырылды Ифрат сәер кеше икән бу Эльза К. Ирина Витальевнага һич кенә дә охшамаган’ Сыный карагач, әллә ничек кенә, Эльзочка дип дәшәсе килә үзенә Югославксий джинси чалбарына ничек сыйган диген, ничек балагы шартламый диген?! Шуңа күрәдер әле, ул күп вакыт дәресне аяк өсте генә үткәрә. Утыра калса да. тезен туры тотып, билдән генә бөгелә, нәкъ урталай сынган кебек. Тез дән бөгелергә күнекмәгәч, аяклары өстәл астыннан сажен таягыдай алга чыгып тора Чалбар балагы кыска кунычлы чешский итекләргә кысты рылган. Японский ак свитерын да ертмыйча гына ничек киеп, ничек саладыр,— сыланган, тәненә ябышкан төсле Хәтта аркасының бер төшендә нәни генә өч сәдәф эзе дә беленеп тора Матур күренергә те лнм дип шушы тикле кысан кисм эчендә йөр инде син. ә?!
Институтта көн дә әнә шулай үзгәрешсез иде Эльза. Әйтерсең, ул кич җитүгә аудиториянең бер почмагында посып тора да, икенче көн дәресләр башлангач, янә килеп чыга һич югы берәр төше үзгәрсә икән, ачуың килмәгәе, чәче дә селкенмәгән.
— Барыгыз да сәхнәгә,— диде Эльза, җәһәт кенә
Сәхнә дигәне уникенче аудиториянең икенче яртысында бер метр чамасы күтәртеп җәелгән ак идән инде.
— Сезгә бу яртыеллыкта эпизодлар эшлисе. Кем кайсы әсәрдән өзекләр ала?
«Гамлет».
«Ромео и Джульетто»
«Король Лир»
— Бигрәк кыю да сон бу студент халкы,— дип бүлдерде аларны Эльза кинаяле итеп,— инде ун елдан бирле академия театры да сәхнәләштерергә тәвәккәлләмәгән Шекспир әсәрләрен тота да сәхнәгә куя. Батырлык бу! Ләкин минем Маяковский, Брехт исемнәрен дә ишетәсем килә Әйдәгез, декорация, б\- £ория, реквизитларны — символ, аллегория, шартлылык белән алыштырып карыйк. Хәтта пәрдәне дә юк дип санагыз Мизансценалар телендә генә сөйләшик.
— Хәрәкәттә бәрәкәт!
— Әйе, Рәхимов, хәрәкәттә.
— Станиславский системасын инькар итергә дә күп сорамассыз сез.
— Сәхнәдә законлашып, үзгәрмәс хәлгә килгән күренешләрне яратмаган Станиславский: -:гел эзләнергә, шартлылыкны аңлаешлы итеп бирә белергә кирәк»,—дигән. Мин ышанам, сезнең арагызда да Мейерхольд, Охлопков, Вахтангов, Любимов кебекләрнең эшен дәвам итә алучы кеше үсәр әле.
Мин ул, мин, диешкәндәй, һәркем тураеп басты.
— Ирина Витальевна ишетбә шаккатыр иде.
— Юк, Рәхимов, без уку программасыннан тайпылырга җыенмыйбыз, образларны тудыру юлын гына баетмабыз, бары тик шул гына
Дәрес бетүгә, Ильясны стена газетасы редакторы көтеп тора иде, һәр санда студентлар иҗаты сәхифәсенә авторлардан материаллар җыйнау аның өстендә. Редактор рәхмәтен ишеткәч, фәнни түгәрәк җитәкчесенә консультациягә керде ул. Март аенда студентларның фәнни кон ференциясендә укылачак доклад җиренә җиткерелмәгән иде әле... Аннан соң ул тиз генә казначейга кереп профсоюз маркаЛары алып чыкты Тулай торакка кайткач, студсовет утырышына ашыкты. Анда, берике студентны шелтәләп, ике параграфлы карар кабул иткәч, ниһаять, көндәлек мәшәкатьләр тирәли бер әйләнеш ясалды дип, бүлмәсенә кайтып егылган гына иде күршеләре шакыды. Өске катны су баскан да, саркып электр чыбыкларын яндырган—кыска ялганыш инде, билгеле. Ярыйсы гына мазаланды Ильяс.
Эльза сүзендә торды бит тәки. Дәресләр башланса да «Без сезне каршы алырга әзер»,— дип, студентлары килеп чакырмыйча аудиториягә якын килмәде. Озак көттерү дә михнәт булып әйләнеп кайта — дәрес күпмегә соң башланса, шулкадәр соңга калып тәмамлана да. Кыскасы, телисеңме, теләмисеңме «сюрпризны» әзерлисең.
Эльзаны чакырдылар. Группа сәхнә уртасына ромашка чәчкәсе булып түгәрәкләнеп тезләнде. Ильяс уртада, ул бүгенге сюрпризның сценаристы, режиссеры һәм алып баручысы.
Ильяс: тамашада катнашалар педагогия фәннәре кандидаты Мак- сатов, режиссура кафедрасы мөдире Суганов, Эврика туташ һәм «Сөя- Сөнми». вокаль ансамбле Кызганычка каршы, тамашада катнашмыйлар Ирина Витальевна, деканат һәм ректорат вәкилләре... Пролог. Өч педагог яшәгәннәр ди. Икесе бик тә акыллы, ә өченчесе... «Эврика» кушаматлы икән (Сәхнәгә Максатов чыга, ул ромашка тирәли йөри, түгәрәктәгеләр берөзлексез, «сөя-сөйми» дип кабатлап тора Ниһаять, «Сөя» дигән сүзгә бер кыз сикереп тора да капка булып Максатовны Ильяс янына үткәрә. Суганов белән дә шул ук күренеш кабатлана. Сәхнәгә чалбар кигән бер кыз чыга, башында зур хәрефләр белән «Эврика» дип язылган таҗ. «Эврика»га эндәшүче юк, ул күңелсезләнеп, китү
ягына борылгач кына түгәрәктән берәү чыга да чалбар тебенә кәгазь дән киселгән аяк эзе ябыштырып куя. )
Ильяс: Стоп-кадр!
Башка көннәрдә сюрпризларны анализлау өчен биш минут вакытны кызганмый иде, бүген Эльза ике генә сүз белән түгәрәкләде
— Сүзсез дә аңлашыла.. ♦
Ул шундук мәгънәле һәм ясалма елмаю белән журналны ачты (Сәх- £ нә тирәсендә бөтерелгән халык мондый елмаюны дежур елмаю дип 2 атый, чөнки болай итеп теләсәң кайчан, теләсә кемгә һәм теләгәнче ел- < маерга була.)
Дүрт пар дәрестә утырып та өйгә таралырга рөхсәт булмады — й класс җыелышы башланды... Уф!
— Халтурщик Аблушев, бас! — дип башланып китте җыелыш
— Мин!?! “
Хөсәеннең, аның белән бер бүлмәдә яшәүче Ильясның һәм хәтта бө * тен группаның берни белмичә сәерсенеп торуы Эльзаның кәефен генә = кырды О
— Син, син, Аблушев. Мех берләшмәсендә концерт куеп йөргән * нәреңне сөйләп бир. Зинһар, оялган булып кыланма, бүрек тутырып ч зал буенча акча җыйнап йөргәндә оялмагансың.
— Сөйлә, Хөсәен, сөйлә!—диештеләр дуслары, дөреслекне ачык- < ларга төләп. ж
— Соң, концерт белән гел йөри идек без.
— Акча җыепмы?!—дип кычкырды колхоз стипендиаты Зөлфия
— Юк ла.
— Савап өченме?— диде Зөлфия сабырсызланып
— Без,— дип башлады Хөсәен, үз кайтавазын тыңлап баргандай, өзсп-өзеп кенә,— без дүрт кеше йөрибез Концерт түгел инде ул — оч рашу кичәсе. Оркестрантлар бүлегеннән Шамил дистәләп жыр язган Менә шуларны популярлаштырып йөрдек.
— Син причем, ни жырга, ни биергә хәвәслегең юк?!
— Дөрес, җыр-биюгә сәләт юк. мин конферансье гына идем Хае килгән саен үзем язган дүртюллыкларны кушып сөйлим Дәррәү күтәрелеп кул чабалар, рәхәт...
— Ә акча!!!
— Программаны төгәлләдек тә, бераз юанып утырдык, шунда кайсыдыр килде дә концертыгыз бик күңелле үтте, тагын килерсез, бәлки кеше башыннан утызар тиен көмеш җыеп алдык, мәгез. чын күңелдән, ди. Егетләр каушап төште. Ну мин алдым да бүлдем.
Институттан алкышлап озатырлык булган бу,—диде Зөлфия гайрәтләнеп.—Тау ягыннан бит. акчага хирыслыгы да шуннан.—дип тагын нәрсәләрдер өстәмәкче иде ул, шул чак. Ильясның ачулы кара шып күреп, дәшмичә тыелып калды. Өстәвенә Ильястан бер язу кисәге дә килеп җитте үзенә:
«Икенче ел рәттән колхозыңнан стипендия аласың, энеме? Ә үзен Казанда калыр өчен бер студент белән «алдавыч никах» корырга җыс насың, әйеме? Әгәр авызыңны япмасаң, колхозыңа хат язам, стнпен диясез укып карарсың, шунда аңларсың Хөсәеннең хәлен. Әйткән сүзем атылган ук. әйеме!»
Язуны укыгач. Зөлфия битарафлар ягында калды
Ничек йөрәгең җитеп алдың ул акчаны!—дип сорады Ильяс. Хөсәенне кызгануын сиздермәскә тырышып
— Бик кирәк чагы иде.
һәм дәшми калуның бу минутта ачу гына чыгарасын белепме. Хөсәен әйтеп бетерергә булды:
65
«К V.. •
— Өйдән хат алдым. Бабакай хасталаган. йөз дә сигез ишьтә генә иде әле ул, авырыр дип кем уйлаган Кайтып күреп калырга тырыш, дигән әни. Юлга әнидән акча сорап хат язып тормассың ич инде. Җәй көне дә. стройотрядка барып, өйгә кайта алмаган идем. Ара ераграк шул...
Авыр тынлык урнашты, гүя аудитория нәрсәдәндер сагаеп калды Шушы тынлыктан соң Хөсәенне яклап чыгарга да, журналдагы исемлектән сызып ташларлык хәлгә барып житәргә дә була ңде.
Фикер алышуларны Эльза үз кулына алырга тырышты
— Кирәкме безгә Хөсәен кебек белгечләр?
Староста Миләүшә сикереп торды. (Хәзер жыелыш кульминациягә житәчәк).
— Сездән соң әйтерлек нәрсә калмый . күп белгәннәргә соңыннан- рак сүз бирик.
— Ә нәрсә пәке белән бүрәнә юнып торырга! Бары да аңлашылды Вакытында кулына сукмасалар, тәки йөрер иде утыз тиен жыеп. Ярый әле мех берләшмәсеннән вакытында сигнал килде. Бу хәл кабатланып, эшнең зурга китүе дә бик ихтимал иде.
- Юк. Эльза К-, Хөсәен бүрәнә түгел ул. Безнең белән нибарысы ике семестр эшләп тә, ничәбезгә инде профессиональ яктан яраксыз дип бармак төртеп күрсәттегез.
— Режиссура — оешканлык, тәртип, аннан соң гына талант дип күпме әйтеп киләм... Сезнең арада әле — йорт хозяйкалары. администраторлар. хәтта кассирлар (!) да бар.
— Алайса табыгыз ул булачак даһины, укытыгыз үзен генә. Ирина Витальевна безгә утыз ике тешем сез минем дия торган иде. ул югында коелып бетәбез инде...
— Миңа да бер-ике сүз калдыр әле. Миләүшә,— диде Ильяс җыелышны йомгаклау нияте белән — Соңга калучылар, тәртип бозучылар укуда да, эштә дә бар. Табигать дигәнең тигезләп өләшкән ал арны Бригадабызда Женя исемле бер яшь монтер бар иде — әкәмәт кеше. Багана башына менеп китә — келәшчәсе кулыннан ычкына. Келәшчәгә дип. янә төшә, тик монтер тырнакларын багана башында калдырган була Ярты еллап эш рәтенә төшенмәде Ә ике елдан аны мастер итеп куйдылар Менә бит ул ничек Мин Хөсәен алдында гаепле бүген — бер бүлмәдә яшәп аның хәлен дә сорашырга вакыт тапмаганмын Моннан соң үземә дә акыл булыр. Тавышка куям: Аблушев Хөсәенне арабызда калдырабыз. Ә профсоюз комитеты материаль ярдәм күрсәтер, артыннан үзем йөрим. Каршылар юкмы? . Ә сез, Эльза?
— Үз фикеремдә калам.
Ул моны шундый тыныч итеп әйтте, гүя әле генә бәхәс түгел, ә ял кичәсе булып узды. Җыелыштан соң шундый ук салкын канлылык белән Ильяска калырга ымлады.
— Нәрсә, герой, җиңдеңме?
— Ник каныктыгыз шул Хөсәенгә...
- Бер ни аңламыйсың — аксакал (!). Тәүбәгә килергә дә ирек
бирмәдегез бит кешегә. ’
Эльзаның йөзендә тагын әзер елмаю чагылды
Әйткән бер сүзен кинаяле елмаю белән бизәп кенә тора
— Рахимов, сине телевизор төзәтә белә диләр, чынмы?
— Кирәк чакта
— Нәкъ кирәк чагы. Мастер чакыртсам, дәрестән калып, көне буе өйдән чыкмый көтеп утырырга кирәк Кил әле кичен. Адресымны хәтерлисеңме?
— Онытырлык булмады. Ирина Витальевна группаны сезнең белән
таныштырганда каушавымны күрсәгез. Күз алдымда әле «Солярие» фильмы, әле кулыгыздагы класс журналы
— Хәтерлим. Мине күргән саен оялган атлы кылана идең.
— Кыланмадым. Ул чакта актерлык курсын үтмәгән идек әле.
2
Биектәге контактларны ялгау өчен майланган күтәрмә кәржинле | кызыл махсус машина институт ишеге төбенә килеп туктады Женя бу
Дәрестән чыгып китәр өчен мәктәпләрдә, бигрәк тә башлангыч g классларда, сыналган ысул бар — сул кулын белән эчеңне тотып бөк “ рәясең дә уң кулыңны укытучы күрерлек итеп күтәрәсең. *
Берәр үсмер булса, бәлки игътибар да итмәсләр иде, ә менә ир ур- ® тасы Ильяс, эчен тотып дәрестән чыгып киткәч, аудитория гөжләп X калды. s
Сюрприз дигәнең матур тартмаларда гына ятмый икән ул Женя £ Ильясны ашыктырып алып китте. Больница янына килеп жнткәч. тор- « моз чыелдады һәм Женя, Ильяска бер сүз дә әйтмичә, каядыр югал ч ды. Бер кавымнан әйләнеп килде ул, ләкин сүз әйтә алмаслык дәрә- = җәдә дулкынлана иде
— Нәрсә булды?— дип гажәпләнде Ильяс ж
— Күрештермәделәр, ярамый, ди.
— Кемне күрергә, ник ярамый?!
— Әйтмәдем мени әле, малай туды бит минем Тууын туды, күрсәтмиләр генә. Имеш, миннән мазут исе килә, имеш, инфекция' Өйгә алып кайткач, сумалалы киемнәремдә ятып аунар әле үзе Ә хәзер — юк, ярамый, имеш. Мондый хурлыкны, кем әйтмешли, унике бала үстереп, әткәй дә күрмәгәндер
— Кайсы катта, тәрәзәсен күрсәт
— Бишенче кат, әнә, иң кырыйдагы тәрәзә
— Кереп бас бишеккә, мачтаны күтәрәм,— диде Ильяс, аның бу минутта Женяга чын-чынлап ярдәм итәсе килә иде
— Ну баш синдә, Ильяс! Тикмәгә генә институтта укымыйсың икән
Женя югарыда тәрәзә аша улына карый да комарлы балыкчы төсле Ильяска мактана: «Менә моның буйлык»,— дигән сыман ике колачын жәя: «йөзе мин»,—ди, имән бармагы белән үзенә төртеп «күзләре, әнә»,— ди, күк йөзенә ымлап
Әллә кайдан гына милиция лейтенанты килеп чыкмасынмы’ Сыбызгысын сызгыртмады анысы, тәртип бозып маташалар дип уйламады, ахры. Килде дә Ильяска сәлам бирде
— Бала урларга йөрмисездер ич!
— Сез нәрсә, иптәш лейтенант...
— Я, я, шаярам гына.
— Ромео жан кисәге Джульеттасын күрергә килгән, ә тегесе бәби ләп куйган.
— Тик, сез...— дип, нәрсәдер сизенә башлаган иде лейтенант, Ильяс тизрәк тел хатасын төзәтергә ашыкты
— Мин дә шаяртам гына Электр кабеленең өзеген эзлибез
Лейтенант честь биреп китеп барды
Бәхетле Женя «күктән» төште Ул нәкъ менә шушы минутта үзен әти кеше итеп тоя башлады бугай. Мачтаны урынына салып, двига тельне сүндергәч, Ильяс кабинадан жиргә сикерде — домкрат башмак ларын җыештырыр өчен Женяга булышырга нде исәбе, тик жиргә бас\ белән ул тораташтай катып калды. «ГАЗ-53»нең шассие жирдән алай биек тә түгел инде юкса
Женя хәлне бик тиз аңлап алды:
Нәрсә, брат, тагын аягыңмы? Гомерлек сызлау бирдем бугай мин сиңа.
— Причем монда син?! Күптән төзәлде инде ул җәрәхәт, ипсезрәк басылды бугай Менә бит, бер ни юк,— дип, аксамаска тырышып, йө pen күрсәтте Ильяс.
Ильяс институтка кергәнче ике ел элегрәк булган хәл иде бу Яна ел алдыннан ашыгыч рәвештә бер культура сарае янына чыршы бизәргә кушылды Чыршысын әйтерием, умырткасы унбиш метрлы торба кабыргалары бишәр метрлы ылыслы ботак. Чыршы тирәләрен дә кушып санасаң — алты мең лампочкалы утыз ике гирлянда эләсе. Менә канда ул культура-агарту эше1
Кәрҗинле мачтаны инде соңгы кат күчереп, ниһаять, эш бетә дигәндә генә машина кинәт чайкалып куйды. Кәрҗин кинәт аварга иткәндәй тотрыклылыгын югалткач, Ильяс кул астындагы ботакка, ябышып калды (ботак дигәне дә тишекле торбага кадап-кадап кына төзелгән бит аның). Ильяс аз гына таяну ноктасы тапты да кинәт сикереп, торбаны кочаклады һәм тезен бәрде. Чыршы төбенә аның саен халык җыела торды Ильяс куллары белән ботактан-ботакка күчеп, җиргә төште дә, берни булмагандай, рычаглар янына басты. Женя тиз генә чыршы башына үрмәләде. Тамаша күрәбез дип өметләнгән халык берәм-берәм тарала башлады.
Ильяс үзен гаепләде, әлбәттә, югары биеклектә кискен хәрәкәт ясау тыелган нәрсә, ә ул хәрәкәт ясалды бугай.
Женя да хатаны үз өстенә алды, мачта таянып торган домкратлар ның берсе йомшаграк утыргандыр, игътибар итеп җиткермәгәнмендер, диде.
Бер атна дәваланмыйча эшкә чыга алмады Ильяс. Баштарак авыр әйберләр күтәргәндә, биеккә менгәндә яисә ике багана арасында чыбык сөйрәгән чакларда вакыт-вакыт тез капкачы авыртып куя иде...
Машина больница капкасыннан ераклашты
— Малаеңның тавышын мин дә ишеттем.
— Ничава бит, ә...
— Мин әйтәм, әллә укуны ташлап өйләнергә инде... Гаилә җылысына җилкә терәп... Эх, рәхәте ни торадыр!
— Синең институтка керүеңә горурланып йөрим тагын, җае чыккан саен эштә дә телгә алам... Гөлсинәне күрәсеңме, язамы?
Араны кистем. Үткәнгә әйләнеп кайту җиңелү ул.
Ильяс йөзендәге сагышны яшерергә тырышты Әгәр кеше үзенең бөтен үткәнен берьюлы исенә төшерсә — күтәрә алмас иде.
*
- Керергә мөмкинме?
- Дәрескә соңга калган Макаров шикелле ялварып торма, чакырып китердем.
Студент ризыкка талымсыз бәндә, беренче булып өй эчендәге майлы таба исе сизелде.
— Кил, Рәхимов, кулыңны ю.
- Мал кадерле хәзер, кулыңны юмасаң, телевизор да сүттермиләр
- Эшкә керешкәнче, эремчек шәңгесе белән чәй эчәрсең. Ялындырырга уйлама да, үзем дә студент булып караган кеше.
Сезнең белән булгач, һәр урын 12 нче аудиториягә охшый, хәтта шушы кухня да...
— Аңлашылды, мин хәзер.
Эльза табын артыннан китеп бер минут чамасы тордымы, юкмы әйләнеп кергәндә ул инде танымаслык иде: бөркелеп торган чәчләре, зур чәчәкләр төшерелгән озын яшел халаты — күпертеп тегелгән жин очлары . Бер сүз дәшә алмыйча шактый сокланып торды Ильяс
— Я, мин хатын-кызга охшамаганмы? ♦
— Әгәр... «,
— Күп нокталар белән сөйләшмә, Рәхимов, әйтеп бетер
— Никтер
— Алайса тагын алыштырам, теләсәң — кыскасын, теләсәң — ертык " итәклесен. гипюрын
— Оялтмагыз
— Шкафта өелеп ятканчы, хет сиңа киенеп күрсәтим Югыйсә, укы- * тучы бу дидең дә сагаеп читкә китеп бастың Ә бит синең кыю чакла “ рың да бар иде, мине озата кайткан кичне исеңә төшер әле
— Якынаеп кара хәзер... х
— Глупость. Синнән дә яшь бит әле мин Ну, бәлки барысы да жи- £ ңелрәк яулангандыр—мәктәптән туп-туры институтка, ә аннан монда * Әти Ленинградтагы фатирыбызның ике бүлмәсен минем өчен Казан п га алыштырды Бердәнбер кызлары ич. Ләкин көрәшәселәре алда әле =
— Минем, киресенчә, институтта аяк терәп укырмын, дин. эшләп тор- < ган идем дә озаккарак китте Мавыгылган «Электрик белән режиссер * арасында нинди уртаклык бар?» —диләр миңа Режиссер — ул культ- просветчик, шулай булгач, электрик та, режиссер да дөньяны яктыртучы түгелме?.. Шаяртам гына. Бүгенгесе көнгә килү өчен теләсә нинди юлны үтәргә дә әзер идем
— Бер максатка икебез ике юлдан.
— Ә кайсысы дөресрәк?
— Белмим, Рәхимов, өзеп кенә әйтә алмыйм Институт саен рабфаклар ачыла хәзер, димәк, эштә чүкелгән кешеләр кирәктер.
Табын ничектер, рәсмирәк төстә, сәнгатьчәрәк хәзерләнгән иде Тә бәнәк озын өстәл артында тирән эчле йомшак утыргычлар, алтын йө гертелгән вазада үтә сары салфеткалар, икешәр катлы өлеш тәлинкә ләренә куелган касәләрдә итле бәрәңге, серванттан әле яңа гына куз гатылган чокырларда шулпа, бәллүр фужерда «чия компоты» болар барысы да Ильяс өчен купшы итеп алдан хәзерләнгән иде Табын ар тында икәүдән-икәү генә булсалар да, Эльза тостны тантаналы төстә башлады, тавышы горур, логик басымы төгәл, дикция ачык ни өчен икәнлеге аңлаешсыз Гамьсез егет ^«сле беркатлырак, сабыйларчарак кыйлану кирәктер бәлки?
Ильяс күбрәк тыңлап кына утырды. Чөнки аның алдында бөтен тулылыгы, күркәмлеге, шаянлык һәм мәкерлек, наз һәм каты бәгырь лек, усаллык һәм күз яшьләре белән мөлдерәмә тулы хатын кыз заты утыра иде
— Группа ярата сине, ә мине юк,—диде Эльза, үнкәләүле төс белән.
Эльза жәһәт кенә торып берничә журнал алып килде.
Менә «Свиноводство» журналы, сезне укыта башлаганның бе ренче аеннан ук килә болар Утыз икегезнең берсе минем адреска под писка ачкан Хәтеремдә, репетицияне өзгән өчен мин сезгә «бу дуңгыз лык була» дигән идем Шуны гафу итмәвегездер
— Миннән шикләнмисездер ич?
Кем дә булса да, группагыз исеменнән эшләгән
Каян килгән ул уртак фикер? һәркем үзен талантка саный дөньяны шаккаттыру теләге белән яна. шуңа омтыла, башкалардан көнләшә Шуңа күрә таркаулык.
— Сине тыңлыйлар, мине юк. Син аларны җыя аласың. Ә мин кирәк чакта чакырып та китерә алмыйм Язмыш рөхсәте белән беренче тапкыр укытучы булдым, тәҗрибә дә аз...
-• Вакыт! Ерагайтучы да, якынайтучы да — вакыт!
Ильяс кул сәгатенә күз салды.
— Рәхимов ашыга.
— Тәнәфескә дәшүче кыңгырау авазы профессор лекциясеннән көчлерәк Соңга калына, унбер тулгач общага ишеге бикләнә.
— Куган кеше юк, икебезгә ике бүлмә
— Кайтмый калсам, я берәр маҗара туар.
— Син багана башында йөргәндә тулай торагыгыз ничек яшәде икән?!
— Үзем шунда яшәгәндә булышырга иде. Юкса, рейд белән бүлмә саен йөргәндә дә беренче каттан башлап тугызынчы катка менеп җиткәнче сигез кешелек студсоветның берсе дә янымда калмый — һәркем дуслары тирәсендә мавыгу таба. Хушыгыз, Эльза К. Телевизорны башка чакта...
— Сау бул, Рәхимов. Бүтән чакырып китермим, теләгәндә үзең кереп йөр. Ачкычның берсе синдә калсын, мә, ал, Ильяс.
Студентлык билетын кулыңа алып, зачет кенәгәсен дипломга алыштырганчы гел кирәк икән ул ихтыяр көче дигәнең. Хәтта Хөсәен дә аңлады инде моны Аңламыйча — җыен студентларны бер арбага утырта лар да, телисеңмс-теләмисеңме, колхозга шефлык итәргә озаталар. Шулай итеп, кояшлы Ингушетия егете Актаныш ләпегеннән бәрәңге эзләп йөри Тау аргамагыныкы кебек ярсу йөрәгеңне: түз йөрәгем, түз, дип. гел кисәтеп тормасаң, ай-һай эшләр зурга китәсе Беренче сынау көнне дә шулай ул: дүрт көн буе, балга ябышкан чебен кебек, үзең язып барган лекцияләрне үзең аңларга тырышып укынасың-укынасың да бишенче көнне, соңгы көчләреңне җыеп, иртән иртүк өстәлгә куеласы чәчәк бәйләменә ияреп имтиханга килеп керәсең. Як-ягыңдагы шәкертләргә берни дә белмим, дип әйтерлек көч табасың, кыен булса да ярдәм көтәсең. (Шуның өчен әйтәләр аны — беренче имтиханга кергәндә чия кызыл күлмәк-мазар киеп керергә кирәк, оялулы йөз кызыллыгың сизелми, ә икенче, өченче, гомумән, калганнарына инде җете ак күлмәк кисәң дә була)
Иң беренче сынауны биреп чыккач та ихтыяр көче кирәк әле Портфелеңнән: «Укырга керә алмасаң кая барырга?»—дигән игълан нар тулы гәҗитне чыгарасың да, үз акчаңа алган чия компоты шешәсен төреп куясың. Кайткач, ярты литрлы күчтәнәчне бүләбез, дип кычкырасың. хәер, кычкырып азапланмасаң да ярый, бу минутта һәркем юк-бар мактау сүзе әйткән булып синең янда бөтерелер Китап-дәф тәрдән гайре юньле нәрсә күрмәгән өстәл оятыннан шыгыр-шыгыр кал тырап торыр Үзеңне мәҗбүр итми ярамый. Телисеңме, теләмисеңме — анысы синең эш, ә иң беренче дигән һәр нәрсәне «юарга» кирәк икән- өлкәнрәк курстагылар шулай ди...
Әйе. дүрт атнадан каз да бәпкә чыгара дигәндәй, «Койрыклар»ың нан котылырга каникулың да җитмәс идеме әллә, җитә ул?!
Инде, иртәгә уку башлана дигән көнне әти-әниеңә: сынауларны уңышлы тапшырдым, дип телеграмма сугарлык куәт тә калса, киләсе сессиягә хәтле укудан бушаган араларда рәхәтләнеп вагон бушата ала сын.
Җиләк-җимеш кенә имеп үскән Хөсәеннең жарияләрнекедәй нәфис гәүдәсен кызганып, аны мебель фабрикасының бер капкасына кара вылчы итеп урнаштырды Ильяс. Шулай да каравылдагы йокы җитенкерәмәде Хөсәенгә, дәрес араларында, тәнәфесләрдә, тәнәфесне ялгап, кайбер лекцияләрдә дә черем итеп алгалый иде ул Җае чыккан саен кызлар аны үртәп өлгерә:
— Әйдәгез саныйк әле. бу йөк ташучы поездның ничә вагоны бар икән?
— Алтмыш биш!
— Хөсәен, син бушаткан вагоннарны бергә таксаң бер состав була бит. әй...
Режиссура дәресе башланырга тора. Бер-береңне көнләштерер өчен генә киелгән затлы киемнәр теләр-теләмәс кенә униформа белән алышына.
— Хөсәен. Хөсәен!
(Миләүшә бу. эшсез торучыны күрсә, бәйләнми калмый).
— Хөсәен! Хөсәен! Хө-сә-ен!
— Нәрсә инде?— ди тегесе иренеп кенә.
Хөсәен, ну карама инде бу якка, мин кием алыштырам ич.
Эльзаның аяктан бәреп ега торган комплекслы таләпләренә иялә иелде инде Сюрприз әзерләү, күнегүләр белән дәрес башлап жнбәрү. укулардан соң көн саен диярлек репетиция үткәрүләргә хәзер берәүнең дә исе китми. Хәтта Хөсәеннең дә. Тик менә әллә эшкә ашыга, әллә кайтырга, күзе гел тәрәзәдә.
— Тәмам көзге иттең тәрәзәне, кемне көтәсең шул хәтле?
— Анда әнә Ирина Витальевна килде!
Яшьләр бер дулкын булып Хөсәен көзгесенә, фу, тәрәзәгә ябырыл ды Кинәт кенә шушы дулкын икегә бүленеп өлгерде: ярты төркем бер сен-берсе узарга теләп ишектән атылды, икенче төркем әллә ни сабыр сызланмыйча, битараф хәлдә үз урыннарына утырды
Эльза янында калган төркемне бик жентекләп күзәтте. Аның кара шында: «Ныклап уйладыгызмы, сез чынлап та минем беләнме?»— ди гән сорау иде.
Институтта яңа бүлек—режиссураның икенче кафедрасы ачылыр!а санаулы гына көннәр калган иде инде
Җәй башлана гына. Табигать әле бөтен күркәмлегенә ирешмәгән Чәчәкләрнең иң матуры бөредә, кошларның да жырланасы жырлары башланды гына
Тупыллар мамык очыра . Яшел ябалдашларда кояш нурыдай йом шак. сулыштай жицел ак мамык күпергән. Җил килеп орынуга, алар тузынып тирә-юньгә тарала, кемне дә булса сагалап очып йөри дә. кеше-мазар күренүгә, аңа ияреп китә.
Ильяслар, институтка килеп житәрәк. чаттагы светофорның кызыл яктысына тукталдылар.
Кулларда зачет кенәгәсе. Нихәтле билге, күпме укытучының имза сы анда Гөлсинә аеруча басым ясап әйткән кырык өч сынауның ярты сы үтелгән. •
Ильяс уйланып торган мәлдә зачет кенәгәсенә күбәләк кад9р»тупыл мамыгы килеп кунды.. .•
Ул арада светофорда яшел ут кабынды.
|адо м