Логотип Казан Утлары
Нәсер

АК ӘБИ


әй азагының кояшлы көннәрендә безнең Кама аръягының тау итәкләрендә әбиләр чәче дулкынлат Көмешләнеп чаларган ул кылганнарны тибрәндерү өчен саба жиленен аз гына кагылып үтүе дә жнтә аннары уйнаклый әбиләр чЬче, уйнаклый! Тукта там димә инде син аларны!
Былтыр көзен шул кылганлы тау итәгенә кадәр безне озата килгән иде әниебез. Шуннан торып кул болгап калды.
/ 'X? 'Мин, хатирәләргә чумып, атлый бирәм
I * * «Бу тау итәгенә утырып ак әбиләр чәчләрен
тараганнар, улым Кылганнар — алардан коелган чәч бөртекләре икән. » Боларны миңа кечкенә вакытта әнием сөйләгән иде. Ә менә ак әбиләр башына ак чәчләр кайдан төшкән? Анысын әйг ми әни Үзең белерсең әле, ди Әйе. үсә төшкән саен мин аларны төшенә барам..
..Алты улының иң зурысы мин булгангадырмы, әнием бөтен серләрен, кайгышатлыкларын иң элек минем белән уртаклаша иде Ул миңа киңәшчесе, ярдәмчесе итеп эндәшә иде. Сугыш елларында берсеннән берсе кечкенәрәк булган алты малай үстерүне кем жнңел дип әйгә алыр?! Җиденчегә сугыштан яраланып әти кайтты Аның тишкәләнм > гән. кискәләнмәгән берәр төше бар идеме икән?! Капчыкка салып күтәреп йөртмәлс генә булып ябыгып, кечерәеп калган иде ул Без аны шулай күтәреп йөртәдер дә идек Мунчага да күтәреп алып барабыз Язгы кояш нурларына да күтәреп чыгарып утыртабыз Хәзер менә шуларны уйлыйм да аһ нтәм шул чакларда да әниемнең йөзендә бернинди сык> рану билгеләре күренмәде бит! Киресенчә, барысы да әйбәтләнер, менә күрерсез, әтиегез дә терелер, сез дә үсеп житәрсез. бәйрәмдәгечә яшәр без әле, бәйрәмдәгечә, дип безне юата иде.
Балачак хатирәләре арасында мәңге жуелмастайлары бар Январь урталарында үгез жигеп урманга барганны an ачык хәтерлим Көне буе биддән кар ерып утын хәзерләдек Күреп торам, әңииең жеп өзәрлек I.» хәле калмады Кайткан жнргә аны колгасар карт-брнгадир көтеп тора иде инде. Әнигә төнгелеккә ашлык суктырырга чыгарга кушты Мин яп сып-елап каршы төштем күрмисезмени, урманнан кайтты гына бит әле ул. дим Күрәм. күрәм, олан. ди. икенче тапкыр да урманга барырлык рәтегез булсынга кушам мин, ди. Сузан карт чыгып китте Әни авкн ачып бер сүз дәшмәде Шактый ара үткәч кенә, кайнар чәй эчкәч ары ганлык бетә ул, улым, бетә, барырмын, диде Эш арасында алжы ганлык. арыганлык тизрәк тә чыга әле ул.
Хәзер мин шул көннәргә еллар аша сорау бирәм ничек түзә алды лар икән безнең әниләр? Кайдан алдылар икән бу кадәрле дә түзем.п текне?!
Җ
Сугыш тәмамланып озак тормады, язгы матур көннәрнең берсендә әтиебез дөнья куйды Ул инде мендәр авырлыгында гына булып калган иде. Мин бер үзем дә аны ансат кына күтәреп йөртә башлаган идем Аның тиздән гүр иясе буласын белеп яшәсәк тә, бу көн үзәк өзгеч авыр тоелды. Өйдә кече энебез Рәмил генә еламады. Кайгы дигәннең нәрсә икәнен белми торган чагы иде шул аның. Ә менә кичке якта шул ук Рәмил, әтинең гәләфие миңа була, дип әйтеп ташлагач, көне буена тавышсыз гына яшь сыгып йөргән әниебез кычкырып елап җибәрде Аны бу ярсуыннан бернинди юатулар да туктата алмады, ул әрнеп, өзгәләнеп елады.
Берничә атна узгач кына, Рәмилнең күзләрендә яшь күрдек. Без кичергән кайгының сабый акылына шулай кичегеп барып ирешүе иде бу, күрәсең. Әни аны кочагына алды.
Узган җәйне сабан туена кайткач, әнигә, ничектер җыерчыкларың күбәеп киткән, дигән идем дә, хәзер мин агач төбе шикелле инде, ел саен бер җыерчык өстәлә, дип шаяртып алды. Аннары, нидер искә төшерергә теләгәндәй, уйланып әйтеп куйды: хәтерлисеңме икән, син бит утын хәзерләгәндә киселгән агачның боҗрасын саный идең, агачның . яшен әйтә идең. Мин дә шул агач төбе шикелле инде хәзер.
Сабан туе дигәннән, без алты туган алтыбыз алты якта яшәсәк тә, авылның менә шушы садә бәйрәменә ел саен диярлек кайтырга тырышабыз. Гаиләләр белән. Әнинең, фәлән көнне сабан туе була, дигән кадерле хатын алуга хәзерләнә башлыйбыз. Менә, ичмасам, бәйрәм була! Рәмилнең төпчек улы Рәмие әйтмешли, ак әбинең кечкенә өенә егерме биш кунак тула! Үзе бер сабан туе!
Әни үзе сабан туена чыкмый. Безнең, бер төркем булып, мәйдан буласы болынлыкка юнәлгәнне күзләре талганчы җил капка катыннан карап кала. Мин сизәм: без, Кичү чокыры артына кереп, күздән югалгач та, әле шактый шунда басып торачак ул. Кулларын каш өстенә куеп әллә ничә тапкырлар, тагын бер генә булса да күрим әле үзләрен дигәндәй. талпынып-талпынып алачак. Ниләр уйлый икән ул менә шул мизгелдә? Бәхетле хис итәме икән ул үзен? Минем күп тапкырлар аңа шул сорауны бирергә җыенганым бар. Әмма һәрчак мине нидер тотып кала Эчке бер аваз ярсып каршы төшә. Ярамый әниләргә андый сорау бирергә. ярамый, ди. син аның күзләренә кара, барысын да аңларсың.
Әнә шул эчке авазга ияреп мин ихтыярсыздан кабат сугыш елларына. яшьлегемә әйләнеп кайтам Ерактан-ерактан әнинең ул еллардагы тавышы ишетелә кебек. « Син минем ничек әйтүемне тыңлап тор. авызыма кара. Телнең очы артка тартыла...» Без шулай хәрефләр, авазлар өйрәнәбез Дөресрәге, ул мине, беренче класс укучысын өйрәтә. Хәсо. хәрефләрне ул үзе дә миннән артык белми, ә авазларны дөрес әйтә Мин аерым авазларны әйтә алмыйча азапланганда аның артыннан кабатлыйм да күзләренә текәләм: ничек, дөресме? Ул күзләрдә төгәл жа вап күрәм
Сугыш тәмамланып, ничә еллар узган булгандыр, хәзер төгәл хәтер-ләмим. бер көнне без энеләрем Ренат һәм Илдус белән өйне сипләргә булдык. Сипләү дигәннән, тәрәзә асларындагы черек бүрәнәләр урыны. на тазаларны тыгарга уйладык. Ул елларны өчебезнең яшен бергә куш сак та, бер ир уртасына җитмәгән чаклар иде әле. Безнең балта тавышы авырып яткан күрше Мортаза бабайны да аякка бастырган булып чык ты. Ул читән тишегеннән күзәтеп торып кына түзмәгән, бакча аша безгә килеп керде Күзләре-кашлары яман да булып җимерелгән, тыны-хушы капланган. Оланнар, сез нәмә кырасыз, ди. Шәһидә килен эштә чакта өен сүтеп куярга ниттегезме әллә, ди. Алпан-тилпән атлап өйгә кереп китте Кечкенәләр өйдә дип торам, йөрәгемне алдыгыз, дип аннан кире чыкты...
Шул көндәге эш әйбәт кенә тәмамлангач, кичен Мортаза бабай әнигә. аның эштән кайтканын көтеп торып, болай дигән: өчесе тиң балта остасы икән бит, килен, оланнарың! Бар әле, кара әле нәрсә ясап куйдылар бит, дигән. Әни шаклар катып карап йөрде. Бүрәнәләрне тотып- тотыл карады Кемнәрне генә чакырып рәтләтермен дип торадыр идем лә, диде әни азактан. Шул чакта аның күзләрендә бөтен дөньяның бә хете берьюлы балкый кебек иде Шундый тирән мәгънә кайдан килә икән әниләребезнең күзләренә?!
Әле узган кайтуыбызда бугай, сүз ара сүз чыгып, гел актан киенгән әниебездән киленнәренең берсе сорап куйган иде «Теге алсу жирлеккә кызгылт чәчәк төшкән күлмәгеңне тектермәдеңме әллә?» Әни җавап бирергә өлгермәде, Рәмиенең тиктормас теле ярып та салды «Әби ак кәҗә сөте эчә, шуңа күрә кызылмы, зәңгәрме, әби киюгә, аның күлмәкләре барыбер агара! Аның чәчләре дә шуңа агарган Мин сөтле чәй эчмим! Менә шул!» Көлештек тә, шуның белән моны оныттык. Хәер, шулай микән? Әнидән башкаларыбыз гына оныттык түгел микән аны? Иик дигәндә, шул сөйләшүдән соң әнинең күзләрендә мин моңсулык билгеләрен шәйләп алдым. Элек беркайчан да күренмиләр иде алар Ни бу? Үпкәме? Рәнжүме?
Без үскәндә, безгә караганда, төпчек Рәмилне артыграк ярата кебек иде Унөч оныгы арасыннан - аларның унысы кыз. өчесе малай - әнә шул Рәмилнең төпчеге Рәмисне сөеп туймый Тик менә кәжә сөте һәм ак чәчләр турындагы сүздән соң гына әни белән Рәмнс арасына ниндидер күләгә килеп кергәндәй булды Мин шулай сиздем Сиздем генә дә түгел, мин моны авыр кичердем Әнә бит ул картлар күңеле нинди! Юктан да хәтерләре кырылучан Чү, чү. юктан булдымы сон? Андый сүз үтә яраткан заты әйткәнгә шулай булмадымы икән? Әллә, гомумән, андый сүзләрне ишетергә теләмәгәнме ул? Ни генә булмасын. Рәмие әйтте бит аларны! Берсендә минем улым белән дә шундыйрак хәл булган иде ләбаса Әбисенең кадерләп саклаган медальләрен күргәч: «Моны эшләдек, тегене эшләдек, дип мактанасың, ә үзеңә медаль ләр генә биргәннәр, минем әтинең ордены да бар!» — дип әйтеп ташла ган иде. Әни медальләрен ашыкмыйча гына төенләп, иске урынына, сандык төбенә салып куйды. Белмисез шул сез, медаль бәясен белми сез, дип көрсенеп алды. Балаларга әбиләрнең чәченә кайдан килеп чал кунуын аңлатырга кирәк булыр. Без, сугыш елы балалары, ул бәснең әниләребез чәченә кайдан кунаклавын үзебез күреп үстек, ә хәзерге ләргә аңлатырга кирәктер, мөгаен. Бәлки әнинең фермада мөдир булып эшләгән елларын сөйләрмен мин Рәмискә Сызаларга су төшеп, юл өзелгән язгы чорда фермасындагы күтәрәмгә калган сыерлары турында сөйләрмен Беренче көнне, бер сыерыбызга әллә ни булган, тора алмый дип, өйдән ярты чиләк чамасы он алып китүен әйтермен. Ә ярты чиләк онның ул елларда алты балалы семья өчен ни икәнен аналардан ла яхшырак кем белә иде соң?! Икенче көнне фермада тагын унлап сыеһы тормас булды. Өченче көнне ярты ферма күтәрәмгә калды Әнинең өс тенә гаеп ташланды Иртәнге якта басулар буйлап кардан ачылган эс керт төпләре эзләп йөрсә, кичке якта тикшерүчеләр алдында утыра Ул көннәрнең бер сәгате генә дә тулы бер гомергә торырлык иде
Балаларны кылганлы тау итәгенә тезеп утыртып, тормышыбызның үткәне турында иркенләп бер сөйләргә кирәк әле Аңларлармы? Аңлар лар! Тизрәк язлар гына житсен дә. ак әбиләренең, кайтыгыз оланнар, дигән чакыру хаты гына килсен!