Логотип Казан Утлары
Мәкаль

Укучының күңел дәфтәренә


Украин мәкальләре һам әйтемнәре
Олаудагы күзлене сукыр ат тартып бара
Алтын читлеккә япсаң да очар коив тоткын була.
Башта син кунакка чакыр, аннары мин килермен.
Ленин хакыйкатьтәй гади, Ленин халыктай зирәк
Бөртегең башакта чакта басуга кызу атла.
Хезмәт чәчсәң — дан үсәр.
Күккә коедан карасаң — бик аз нәрсә күрерсең.
һәр кешегә яхшы кеше беркемгә дә ярамый.
Җырламыйча йөргән солдат — патронсыз мылтык кебек
Атаң улы гына булма наганың улы да бул.
Дошманга ут ашы ашат, кургашын суы эчерт, кайнар пуля каптыр да минага салып йоклат
Хакас мәкальләре һәм әйтемнәре
Югалткан кеше — мең языклы, алган кеше бер языклы Ике яхшы кешенең арасыннан су үтми, ике яман очрашса — арада кан коела.
Ялганчы кеше куркак та була
Елга башы таулар булса, партия көче — халык.
Бүре сарык саклый алмый.
Үзең ничек кычкырсаң кайтавазың шул булыр.
Тамагы артык тук булган эт үз хуҗасына өрә
Ятим колын тизрәк ат була.
Шыгырдык ияр — атка комачау, исерек кеше — халыкка газап