Логотип Казан Утлары
Мәкаль

Укучының күңел дәфтәренә


Украин мәкальләре һәм әйтемнәре
Йөрәкләре якыннарга ерак юллар булмыйлар Ананың бер кулы сукса, икенче кулы сыйпый Баланың башы авыртса, ана йөрәге әрни Яхшы тегермән ташы барча бөртекне тарта Аягыңа баш ия дә, үкчәңнән тешләп ала. Хәтта пешкән йомыркадан чебеш чыгара ала Иренеңә бал сөртәләр, ә яларга ярамый Май белән бергә үстем дип ярма мактана икән Үзеңә ярамаганны бүтәннәргә теләмә Бик өстән караган кеше бер нәрсә күрә алмый Зур бдлыттан яңгыр аз була
Дәшми торуы куркытмый, буш сүзе эч пошыра Сарыкка каршы батыр, батыр алдында — сарык Көнчене киптергән нәрсә — бүтән кеше бәхете Ни ясыйсың, әйт әле: тарантасмы, тәртәме? Агачы калын, ләкин эче куыш
Ун ел инде көй уйналмый, ә ул һаман да бии Үзең ничек үлчәсәң, сине шулай үлчәрләр Акны кара итеп була, ә карадан ак булмый Саламга ут яшерә алмыйсың