Логотип Казан Утлары
Роман

ТИРӘН КАТЛАМ


II
ерек күлгә Курамшин эчендәге барлык юшкыннарын коеп бетереп килде Тыныч күңел, эш рухы, яхшы кәеф белән килде Әйтәсе әйтелгән, югалта сы югалган, табыласы табылган нде
Машинадан төшү белән үзенең диспетчер бина сына ашыкты Хәзер аңа ныклап, жиң сызганып эшкә керешергә кирәк Ун-унбиш көн, бәлки бер ай да үтәр, ләкин бу егетләр белән ул җиһазлар ның байтагын — иң авырларын, техник якган иң катлаулыларын урнаштырырга өлгерер Өлгермәгәнен күрсәтеп, өйрәтеп калдырыр
Ул кергәндә Курамшннның күз өстендәге каш юк.
— Сәлам үрмәкүчләргә! - Курамшин, студент гадәте буенча, алар белән шулай исәнләшә иде
— Исәнмесез, Кәрам Ризванович
— Хәерле иртә
Касыйм арада үзен зурга исәпли, эрерәк тота
— Салют начальник! — дип кенә жибәрә Аның холкына төшенгәч, инде Кәрам Ризванович та гажәпләнмн
— Нәрсә, нәчәл, сәгатең туктадымы әллә, соңлап киләсең? Бу — һаман да шул тупас телле Касыйм
— Начальство соңламый, тоткарлана гына! — диде Курамшин да соравына күрә жавап WWn - Бер яңалык әйтнмме, егетләр?
— Нәрсә, әллә цЦ1хаһргә берәр тәмле нәрсә китергәннәрме? Пнл мән-мазар?
— Тукта әле. сиңа тыгынырга гына булсын! дип сүзен кисте аның Гриша
— Ашау өчен яшибез, яшәү өчен ашыйбыз
Кәрам Ризванович, кулларын өскә күтәреп
Ахыры Башы журналыбызның дүртенче, бишенче саннарында
кебек өч бөртек егете — Рафат, Касыйм һәм Гриша кичә күрсәтеп киткән эшләрен дәвам итәләр иде Алларында счетчиклар, сигнал аппара туралары, ачкычлар һәм кнопкалы станцияләр туздырып ташланган схемалар белән чагыштыра чагыштыра шуларны жыялар, жайга салалар Күреп тора Курамшин эш күп. катлаулы, ә егетләрнең тәжрнбәсе
— Яңалыкның да ниндие әле! — дип кычкырды — Безгә эшкә бөтен бер бригада килә Сөлек кебек егетләр!
— Кайдан соң ул «сөлекләр»?
— Демобилизованный солдатлар. Элемтәче егетләр!
— Ничек килергә җөрьәт иткәннәр соң алар? — диде Рафат шаярып
— Ничекме? Менә, Черек күл дигән урында өч борынның гына тир- ләп-мышнап ятканнарын ишеткәннәр дә килгәннәр Безне кызганып, бөтен бер отделениеләре белән Яшибез болай булгач, егетләр!
— Сезне, Кәрам абый, аңламассың,— диде Рафат шелтәле тавыш белән.— Кичә генә Әлмәткә, хатын янына кайтам, дип очынып йөри идегез, бүген инде «яшибез» дип кычкырасыз.
Кәрам Ризванович көрсенеп алды
— Әйе. Нишлисең, шулай килеп чыкты. Тагын беразга калдырырга булдылар..
— Ә сез: «Әйткән сүз — аткан ук!» — дия идегез
— Әйттем, ишетергә дә теләмиләр! «Кунак—хуҗаның ишәге»,— диләр Син рядовой солдат, без ни кушсак шуны үтәргә тиеш, диләр
— Ә мин. кайта-нитә калсагыз дип, өйгә күчтәнәчләр әзерләп куйган булам.— Рафат авызын балаларча турсайтты.
— Бозыла торган нәрсәләр түгелдер бит? Түгел дисең? Шулай булгач, торсын алар, ашарга сорамыйлар Менә бер унбиш көннәрдән мин аларны ипләп кенә алып китәрмен. Садәңә булса, аңа персонально сәламнәр әйтеп, үз кулларым белән тапшырырмын
— Ул үзе минем яныма киләчәк.
— Бик яхшы. Чакыр гына син аны!..
Өч егет, үтә дикъкать белән, кызыксынып, көнләшеп карап торалар Курамшинга Ул аппаратура, механизмнар тирәсендә сихерче кебек: ялт итеп аларның капкачларын борып ачар, шундук кулы белән корпус эченә кереп китәр дә шул мизгелдә үк бер көлтә нечкә чыбыклар арасыннан, бармаклары белән капшанып, нинди дә булса чыбыкның очын эләктереп чыгар: монысы дөрес ялганмаганы, я начар беркетелгәне.
Менә хәзер дә ул, кнопкалы станцияләрнең вак, күзгә чак кына күренеп торган клеммалары арасыннан бер нечкә чыбыкны табып алды да «Кем куйды?» дип сорады
Бу эшне Гриша башкарган иде. Ул мондый четерекле механизмнар тирәсендә сай йөзә, шуңа бик борчыла һәм эче поша
— Әйттем, мин сезнең эшкә кермим дип, Кәрам Ризванович. Булмый миннән дим ич Миңа шул монтер булып йөрергә генә
— Өйрәнерсең! Аюны да биергә өйрәтәләр...
Аннан дүртәүләп сызым өстенә иеләләр. Күзгә чак кына беленеп торган пәрәвезләр буйлап сәяхәт китә. Карау, тикшерү, җеп очыи эзләү
— Менә, энем Гөргери,— ди Курамшин үзенең сизелер-сизелмәс юморы белән,— син монда күршең Чтепаннарга керәм дип, югары очтагы Митрей дәдәңнәргә китеп баргансың.*
Курамшинның ачуланмыйча, шулай җиңелчә шаяру, төртмә сүзләр белән генә әйтүе егетләрнең күңеленә хуш килә. Алар әкрен генә үз эшләренә тотыналар
Курамшин да гел күзәтеп, өйрәтеп кенә тормый Аның үз эше — ул иң катлаулы аппаратларны урнаштыру схемалары белән мәшгуль
Монтаж бинасында эш тагын шунысы белән күңелле — көндезләрен, һич кая барып бәрелер урын тапмыйча, Ишәй абзый керә. Аңарда инде бөтен әкәмәт Керә дә. исәнлек-саулык сорашудан битәр
— Нефть чыкмадымы әле? — дип сорый.
Төш җитәрәк, үзенең яшь нарат агачыннан ясалган шома таягына таянып, бүген дә кереп җитте карт
— Нефть чыкмадымы әле?
Башкаларына кызык тоелса да. арада Касыйм бу сүзне күтәрә алмый иде:
— Күпме әйтергә кирәк инде сиңа, Ишәй абый: нефть монда чыкмый! Беләсең килсә, әнә, Аввакумовтан сора!
— Нишләп кенә утырасыз соң. алайса?
— Тире жыеп, күн эшләп! ♦
Бүлмәдә бераз тынлыктан соң: s
— Ну, Ишәй абзый, соңгы хәбәрләр ничек? — дип сорый Рафат ч Мондагылар беләләр: Черек күлдә булган бөтен яңалыкларны, гай- <
бәтләрне иң беренче булып Ишәй абзый ишетә, аларны үзенчә кызык х итеп сурәтләп бирә. Кайчакларда исә, әкият сөйләп чыгып китә, кай- * чагында үз башыннан үткәннәрен зар кыла иде *
— Соңгы хәбәрләр дисезме? Үлем-китем юк, аллага шөкер Тик,
әнә, бичара Кузьма Николаевичның гына күз төбенә күмгәк утырткан нар Бер дә килешми. Пичуговны әйтәм, зам начальникны Заманында | бергә эшләгән идек. £
— Кем утырткан соң аңа күмгәк? — дип, иптәшләренә күз кысып *
сорый Гриша х
— Кем булсын, катыннары инде х
— Әллә шулай хатыннары күп? — дип, юри төпченә Гриша
— Юкны сөйләмә әле, Ишәй абзый, дип. Кәрам да кушылып 4
китә.— Син генә бит ул элек ике хатын белән торгансың! г
— Хәзер дә торалар! Бөтенегезнең бер-ике катын, язылышмаганнар <
гына. 3
Ишәй абзый, нарат таягын идәнгә төртә-төртә, егетләр янына килеп утыра. Рөхсәт сорап тәмәке кабыза
Гриша һаман Ишәйне сөйләтмәчке:
— Тагын нинди яңалыклар бар, Ишәй абзый, дөньяда?
— Үлем-китем юк, аллага шөкер Менә шәһәрдән миңа яңа фатир бирмәкче булганнар Әйттем әлеге Кузьма Николаевичка пиемә ул миңа яңа фатир? Нишлим мин аның белән? Мәйтәм, нәрсә, Кузьма Ни колаевич, мине пенсиягә жибәрмәкче, эштән кумакчы буласыңмы? Юк. ди бу, сиңа положено, ди Миңа түгел, әнә Фәнүзәгә положено, мин әй тәм, бик телисез икән,миңа дигәнен аңа бирегез!
— Бирәме соң?— дип кызыксынды Кәрам Ризванович
— Юк ди, аңа не положено, ди Вәт син, ә? Прәме мине моннан китәргә заставить итә
— Тагын нинди хәбәрләр, Ишәй абзый? — дип аны тагын Гриша бүлде
— Үлем китем юк, аллага шөкер. Аввакумов янында булган идем, анда да һаман нефть чыкмый икән
Менә баш инженер табылды! — дип, эшләгән жиреннән кузгалып китте Касыйм.— Нефть тә нефть! Нигә кирәк соң әле сиңа ул5
Ишәй абзый әкрен генә урыныннан торды, таягы белән идәнне тукыл дата-тукылдата ишеккә таба житте дә, борылып:
— Сезгә рәхәт, нефть чыкса мин кая барырмын? дип кычкырды һәм ишекне каты ябын чыгып китте
Барысы да аның хәлен төшенделәр нефть чыкса эшсез калам, дип курка икән карт
III
Ишәй абзый әбәткә чаң какты
Иртәдән бирле диярлек эчен уып. шуны гына көтеп утырган Касыйм га житә калды — кулындагы бар нәрсәләрен ташлап, сикереп торды «Уф. ачка глоы дип тора>'>
Иптәшләре көлешергә тотындылар.
—Әйе, Ишәй абзый тагын бер генә минутка соңга калган булса да бетә идең!
— Күтәреп алып барырга кала иде ашханәгә!
• _ Сон ни өчен Ишәй абзыйны куып чыгарды дип беләсез? Ул карт, сүзгә мавыгып, үзенең төп вазифасын да онытып җибәрә кай вакыт Эчеңне тотып сызланып утыр аннан..
Курамшин өчен дә үзенә күрә бер юаныч иде Касыймның бирән га дәте Ә менә Факиһәгә булган мәхәббәте, ай-һай, шикле...
Касыйм бүген дә «Табаның тапылдамаса. авызың шапылдамас» дип ашханәгә беренче барып керде. Аргы стенада бүрәнәләргә кагылган чөйләргә киемен тиз генә элде дә Факиһә янына килде.
— Факиһә, күбәләгем, белсәң иде ничек ачыкканымны! Ну, хәл-әхвәлләрең ничек?
Үзенең күз карашы, авызын җыя алмый елмаюы белән Факиһәне эретте дә ташлады
Факиһә ханым Касыймга дигән махсус коштабакны алды, озын саплы чүмече белән казанның төбен айкап эре-эре бәрәңгеләрне, кисәк кисәк итләрне актарып чыгарды, аш салды
— Җитмәсә, оялып торма, тагын кил.
Ул Касыймның ашаганда колаклары ничек селкенгәнен, чигә тамырлары уйнаклап торуын тын да алмый карап торды. «Ошамасам, ашымны да яратмас иде»,— дип сөенде
— Соң, эшләр авыр түгелме, Касыйм?—дип сүз кушты аннан һаман Да инде егетнең үзенә карашын белү, тел төбен аңларга тырышу.
— Эшкә чыдарга була, тик менә ашыйсы килүгә тәкать юк.
Егетнең авызыннан һаман юанырлык сүз чыкмагач, Факиһәнең ачуы кабара башлады: «һи, тапты бер сүз: ашыйсы да ашыйсы! Әйтерсең бу дөньяда аннан башка нәрсә юк!»
— Соң анда обшежитиедә ничек, күңелсез түгелме?
—Сорама инде, Факиһә күбәләгем, кайтасың — буфетта йозак, китәсең— тагын бикле! Ачтан үтерәләр инде ул торакта.
«Бирән тәре, тагын ашау турында!» — дип, эченнән сүгенеп, кәефе кырылып, Факиһә кухнясына кереп югалды
Инде башкалар да шау-гөр килеп ашханәгә керә башладылар. Савытына борынын терәп диярлек иелгән Касыймны күреп, көндәгечә көлешергә, аны үртәргә керештеләр
— Касыйм эш башлаган, җәмәгать.
— Калҗага ияләшкәнме бу, әллә марҗагамы?
— Әй. бар дип белә дисезме Касыйм хатын-кызны! Ул аларнын җыенысын бер коштабак ашка алыштырмый
Көн дә булып торган мондый сүзләр Касыймның бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга, кешеләргә каш астыннан гына карап, ашавын белә Ул үзенең тамаксаулыгы белән горурлана иде бугай Аның аш һәм ашау турында кемнәрдәндер ишеткән әллә күпме мәкаль һәм әй темнәре бар, үзеннән көлгән кешеләрнең авызларын шулар белән томалый:— Иренмәгәннең ирене ашлы. Эшләмәгән ашамый, ашамаган — яшәми Теше барның көче бар.
Касыйм янына Рафат белән Гриша барып утыра. Әлбәттә, аны иреш терер өчен. Аларны тыңларга Курамшин да килә.
Гриша сүз башлый:
— Шулай да, Касыйм, әйт әле: синең берәр вакыт туйганчы аша ганың булдымы?
— Туйганчы ашаганым дисеңме?— Касыйм юри уйга калган булып утыра — Чыннан да, булды микән соң минем берәр шундый чагым? Хәтерләмим Ә, искә төште Туйганчы ук булмаса да туя язган идем
төсле... Үги әни, күпсенә торгач, мина авылыбызның бик мул тормышта яшәгән амбарчы кызын димләде Янәсе, балакаем, сиңа яларның кызыннан да кулае табылмас Нишлисең, амбарчы кызы булгач ризалаштым Ничек тә өйдәге такы-токы булмас, амбарчы бабай киявен рәнҗетмәс әле, дим Лларның сыерлары, көтү-көтү сарыклары, шуның өс- тенә кош-кортлары да ишек алды тулы Өйләндем теге чунча ташына ♦ Үзегез беләсез инде, кияү булгач, бабайның кунакка чакырмый хәле юк! ? Мин дә ялындыра торган назлы кияүләрдән түгел
— Я, я, шуннан? —дип кызулый аны Гриша, ашаган җиреннән тук- < тап көлә-көлә. х
— Тегеләр күрәсең мине әүлия диеп уйлаганнар — килүемә бер генә ? бәлеш салганнар Анысы да түбәтәй хәтле генә! Үзегез уйлап карагыз: р минем бу гәүдәмә нәрсә ул сынар бәлеш? Дөресен әйткәндә, кече телгә дә йокмады
— Шуннан, шуннан?
— Тора-бара табынга ике бәлеш куя торган булдылар. Ындыр табагы Z
хәтлеләр Аның өстенә бер казан шулпа, бер тавык Тырышсаң түзәргә * була инде Бабай «Аша. кияү, аша».— дип кенә тора Кияве хәлен * аңлый. Ашы юкның эше юк, дигәннәр бит s
— Анысы мәгълүм Син безгә үзең хакында сөйлә!
— Тик әби генә бик саран нәрсә булып чыкты «Юк. түзә алмыйм 4 бу кияүгә Пешереп өлгертер чама юк. сыпыра да бетерә»,— дип зар- у лана икән Менә бит, кызы белән торганга рәхмәт юк. ә ул бәлешен < күпсенә, ничә баш сарңкның, ничә баш тавыкның башына житкәнне са- 3 ный Тәки алып китте кызын
Курамшин шул кадәр ашауның хикмәтен белергә тели иде Касыйм ның тирләп чыккан юан муенына, кин күкрәгенә карап ала да
— Ничә килограмм син. Касыйм, йөз егермеләр бармы? — дип сорый, Рафат белән Гришага күз кысып •
Касыйм торып китә дә, биш-алты котлет салынган дөге, өч стакан каймак һәм өченчесенә тагын ике стакан кофе алып килеп утыра Ашый ашый, бая Курамшин сораганга җавап итеп, зарлана башлый
— Син, Кәрам Ризванович, килограмм дисең Аннан ни файда? Гәү дәң зурайган саен ашарга күбрәк кирәк шул гына Менә хәзер мин, мәсәлән, йөз утыз кило Ярый син инженер күп аласың, ә минем получка ашарга җитми! Эх, шушы түшкәм армиядә чакта булса икән! Бушка, казна хисабына ашап ятканда булмады бит’ - Касыйм, кашыгын өстәл гә куеп, тирән итеп сулап алды - Мин анда сиксән сигез кило гына идем шул Ә туксан булсаң ике паек бирәләр Уйлап карагыз иңде. Кәрам Ризванович менә шушы Рафат кебек илле-алтмыш кило тарт кан йолкыш әтәчкә дә бер норма, синең әзмәвер гәүдәңә дә бер! Кайда гаделлек?
Касыймның чын чыннан ачуы килде бугай — тиз тиз генә алдындагы котлетларын йотып куйды. Ашап туйганнар да мәзәк тыңларга Касыйм янына җыела башладылар
— Ни тырыштым солдатта авырлыкны туксан килога җиткерергә, ни азапландым — булмады Ахырда, бер көнне шәһәргә чыккач, сәгатьне саттым да ныклап ашарга булдым Иртәгә үлчәнәсе көн. ничек булса да туксанга тутырырга кирәк! Столовойга кердем дә Күземә ни туры килсә шуны сыпыргтым гына Өчәр порция пилмәне дә. шулпасы, пәрәмәчләре дә, берсе дә калмады. Шәһәр паркында үлчәнә торган урын бар иде — шуңа барып бастым Тулмый бит туксанга! Хет үтер ике йөз грамм җитми! Яңадан киттем столовойга, ачудан тагын аш. ботка, пилмән, ипн ашадым Туеп та киттем төсле Күңел күтәрелде Менә, мнн әйтәм, хәзер сөйләшеп карагыз ефрейтор Касыйм Яфнзов белән, иртәгә туксан килоны гына түгел, туксан ике булачак! Старшина күреп шак катсын әле Ике норманы көн саен ашыйм да ашыйм болай булгач!
Хикәятнең шушы төшенә җиткәч Касыйм авыр көрсенеп кулын селтәде.
— Нәрсә, ышанмадылармы? — днп ава-ава көлә Гриша—Әллә тагын җитмәдеме? _
— Ашаудан бәхет инде минем Частька кайтканда әй эчне борып алды, мин сиңа әйтим, әй бөтереп алды, юл буена йорт саен кергәләп кайттым.. Икенче көнне үлчәделәр. Кая сина туксан кило, сиксән бишкә төшкән...
УНАЛТЫНЧЫ БҮЛЕК
Мәснәви эштән кайтышлый автобустан төшеп калды да, төймәләр<е каптырылмаган плащ чабуларын җилфердәтә-жилфердәтә, Олы урам буйлап шәһәр Советына китте. Анда ниндидер вербовщик килгән, читкә эшкә китәргә теләүчеләр белән договорлар төзи дигәннәр иде
Китә Мәснәви. Булмады, юньләп тора алмады хатыны Сара белән Фәнүзә киткәч алар яңадан кушылганнар иде, тыныч кына яши алмадылар. Мәснәви, язмышы белән килешеп, басылып кына торырга исәпләгән иде, ләкин Сара аны Фәнүзә исеме белән көн төн битәрләде дә көн-төн талады. Эт оясына охшап калды квартира
Күптән китә иде инде бу шәһәрдән, күптән кача иде, ләкин һаман Курамшин кайтмады, Ике айга командировкага киткән кеше — суга чумган кебек югалды. Ике ай да булды, дүрт ай, биш ай да үтте, ә командировкадагы кещебез әле дә булса юк. Шунда, Себердә, имеш, җибәрмиләр, кол урынына эшләтеп яткыралар, имеш. Моны хатыны Хәтимә шулай сөйләп йөри. Чынлыкта, ул анда зур начальник булып бөтенләйгә калган булырга кирәк Сүзләр шулайрак йөри. Гомумән кайтырга түгел ахры аның нсәбе Ә монда вакытлыча аның урынына калган Мәснәви юк-бар гыйлеме белән сөйрәсен аның участогын! Юк инде, иптәш Курамшин, кайтырга булмагач, үз урыныңа берәр инженерны калдыралар аны Шуның өчен дә инженер алар, эшче түгел
Урамнан барышлый ул, үзе дә сизмәстән, базар каршына туктады, төрле төстәге афишалар, белдерүләр ябыштырылган койма каршына килеп басты Эреле-ваклы такталарда, фанераларда, һәрберсендә диярлек русча-татарча «Организованный набор рабочих», «Эшчеләрне оешкан төстә җыю» дигән белдерүләр, плакатлар. Зур гына бер плакатта алсу, көләч йөзле егетләр һәм кызлар кулларын алга сузып «Себернең бай яклары сезне көтә Якутия урманнарын үзләштерергә килегез!» дип кычкырып торалар. Икенчеләрендә исә кечкенә генә авызлы бер чибәр кыз трактор кабинасыннан башын чыгарып «Комсомоллар һәм яшьләр! Сезне чирәм җирләр чакыра!» дип өнди. Тагын бер тактада биек йорт рәсеме, йорт башында каска кигән, кулларына мастерок белән кирпеч тоткан бер мыеклы абзый: «Син, иптәш, илебезнең удар төзелешләренә язылдыңмы?» дип сорый. Әһә, менә мондагы тактада нарат урманы рәсеме төшерелгән һәм агачлар арасыннан буровой вышкасы калкып тора. Димәк нефтьчеләр хакында Әнә буровой астында язуы: «Көнбатыш Себер нефть предприятиеләрендә эшләү өчен инженер-техник работниклар, бораулаучылар, вышка төзүчеләр, нефть һәм газ чыгару опера торлары таләп ителә» Шунда ук эш хаклары, күченү, тору шартлары күрсәтелгән
— Китсәм эшкә аптыраш юк икән,— дип сөенеп куйды Мәснәви, калын иреннәрен ялап. Ни өчендер, бүген иртәдән бирле аның иреннәре кибешә иде. Көнбатыш Себергә, Төмән өлкәсенә барса, һичшиксез ул анда Фәнүзәне очратыр төсле иде. Күңеле шулай сизә аның Фәнүзәнең кая киткәнен сеңелесе дә, башкалар да әйтмәде, ләкин Мәснәвинең тә
не-жаны шунда, Себертә тартылды Китсә. Мәснәви бары тик Төмән өлкәсенә генә китәчәк Шуннан эзләячәк ул Фәнүзәне.
Шәһәр Советына кереп, Мәснәви теге «Хезмәт ресурслары» бүлеген эзләп тапты.
Караңгы коридорда кешеләр бер-берсе белән әкрен генә сөйләшеп утыралар, нәрсәләрдер сорашалар, бәхәсләшеп тә китәләр ♦
Ишек бер ачыла, бер ябыла Кешеләр керәләр, чыгалар Чыккан г берен коридордагылар урап алалар да төпченергә тотыналар
— Ну, нәрсәләр инде? Вербовщик нинди язулар таләп итә?
— Күпме акча биреләчәк? Озаккамы договорлаша?
— Хатын-кызларны балалары белән ала микән, белмәдегезме? £ Берәве чыкты да
— Мать якасына! Мондагы бер сум анда да бер сум икән! — дип
сүгенә-сүгенә китеп барды *
Икенчесе чыкты 1
— Тәвәккәлләп карарга ярый,— дип диванда утырган абзыйга сөй- Z ли башлады.— Хезмәт хакы, премияләре белән аена 800 сумга хәтле. * ди. Шуңа договор өчен плюс 200, ди. һәр семья членына, тагын килеп. * йөзәр сум акча, ди Андый сумнар бит әле жирдә аунап ятмый, брат! х
Өченчесе чыкты Авызы колагына жигкән. Үзе кызмача
— Ну, жәмәгать,— дип сөйли,—Ятканбыз икән монда бакыр тиен нәр санап! Әнә нәрсә ди вербовщик абзыегыз мин сезне колагыгыз- * дан тотып алтынга манам, ди
Халык гөжләшергә тотынды Бу исерек ирнең сүзләреннән соң. кай- 3 берәүләрнең алга басасы, алданрак керәсе килә башлады Берәү, хәтта, чиратыннан чыгып кешеләрне этә-төртә, оятсыз рәвештә эчкә дә чумды.
Чиратта соңгыларның берсе булып баскан Мәснәви ишеккә килгәндә, вербовщик дигәне, кулын селки-селкн тәртип урнаштырырга маташа иде
— Кем чакырды әле сезне кабинетка? Вәт сатаналар! Ну-ка. марш кабинеттан! Әйттем бит берәм-берәм генә керергә дип. вот сатаналар!
Кешеләр төрлесе-төрле яктан сорау яудырдылар.
— Аңлатып бирүеңне сорыйбыз чират торырга стоитмы, юкмы?
— Может вакыт уздырырга да кирәкмидер ничек анда. Себердә
тормыш? .
Кешеләр арасыннан вербовщик дигәнен күрми Мәснәви, тик тавы шын гына ишетә:
— Нинди сорау кызыксындыра сезне? Хезмәт хакымы? Әйтсәм әйтим, үзегезгә генә сер итеп хезмәт хакы мировой! Балагызның баласына житәрлек! Әгәр дә мәгәр бораулаучы икәнсез — аена мең тәңкә! Шуннан да ким алмассыз Әгәр вышкачы булсагыз — сигез-тугыз йөз! Кай вакытларда меңгә кадәр куалар! Мин моны үзегезгә генә әйтәм Нефть чыгаручы икәнсез - шулай ук сигез тугыз йөз Кулымны кисәргәбирәм' Төзүче, бетончы, балта остасы да аннан ким алмый. Чукынып китим менә!
— Каян өйрәнеп алган диген тагын менә мондый сүзләрне
— Бәлки сезне Себер үзе. аның табигый байлыклары кызыксын дырадыр? Әйтсәм әйтим: Себер — ул хәзер дөньяның кендеге. Себер ул алтын чыганагы, алмаз тауларк нефть диңгезе Себер — ул үзенә бөтен Менделеев таблицасын жыйган галәмәт зур нл Аның бер Черек күле генә ни тора!
Мактануны учлап кына түгел, чиләкләп сипкәндә, вербовщикны бер ир бүлдерде
Байлыгы байлык та. байлыкларны бит бушлай өләшмиләр
— Я. бүлдермә әле. вербовщик сөйләсен! - дип аны туктаттылар
— Үзегезгә генә сер итеп әйтәм. язылып калыгыз,— ди ул Тизлән
Татарстанда нефть бетәчәк, скважиналар ябылачак, буровойлар эштән туктаячак. Нефть түгел, су килә башлады хәзер монда җир астыннан, шуны белегез. Акыллы кешеләр күптән киттеләр инде моннан Вах шәһәре дә. Черек күле дә Әлмәт ягы кешеләре белән тулды анда. Ышанма- сагыз барып карагыз: Курамшин булып Курамшин, Әлмәт нефтенең иң зур инженеры да анда эшләп ята Чукынып китим менә..
Бу сүзләрдән, бигрәк тә Курамшин исеме дә ишетелгәч, Мәснәви сагая калды
— Тукта, тукта, кем сон әле бу «чукынып китим?» Кем соң әле шул сүзне минут саен кабатларга ярата иде? — Исенә төшергәч, хатын-кызлар кебек, бот чабып куйды Мәснәви.— Кара, Җәмил түгелме соң бу? Билләһи, тавышы да, «чукынып китим»нәре дә аныкы ич! Җәен Җәмил!
Җәмил Мәснәви белән бергә оператор булып Курамшин бригада1 сында эшләгән иде —эшкә салкын караган, алдаган, прогуллар ясаганы өчен аны бригададал кудылар Әкияттәгечә килеп чыга: «Үләргә киткән түтәкәең баеп кайта түгелме?» Җәмил үзе дә бит киткән чакта «Башым исән чакта нефтьтән башка да үлйәм әле»,— дигән иде Бик астыртын, хәйләкәр малай иде ул Җәмил. Җәмилне тикшергәндә бригада җыелышында Мәснәви дә катнашты катнашуын, ләкин аны яклап та, яманлап та сүз әйтмәде Бүген иртәгә үзенең дә тәртибен тикшерергә торалар иде. Җыелышта Мәснәвинең каршы чыкмавына ул чакта Җәмилнең күңеле булган иде «Бригадада бер генә дустым бар икән минем Ул да булса — син!» дип әйткән иде чыккач Җәмил
Җәмил буй-буй зәңгәрдән бик затлы габардин костюм кигән, ал күлмәгенә пионер галстугына охшаган кып-кызыл галстук таккан. Тик галстук уң якка кыйшаеп, яка астына ук кереп киткән иде.
Җәмил дә Мәснәвине күрде бугай, башын икенче яккарак борды, үзенең яңгыравыклы һәм мактанчык агитациясен йомшарта төште.
— Тәртип белән генә килегез, иптәшләр. Берәм-берәм генә. Ашыкмагыз, өлгерерсез, чыгып качмыйм Паспортларыгызны әзерләгез, хезмәт кенәгәләрегезне
Мәснәвигә чират кичке сигез тирәләрендә генә килеп җитте. Җәмил әле һаман баш күтәрми эшем кешесе булып утыра, паспортлар, хезмәт кенәгәләрен актарып, договорлар тутыра иде Алдына Мәснәвинең паспорты төшкәч һәм аның исем-фамилиясен укыгач кына күтәрелеп карады ул:
— Ә-ә, Мәснәви дус, син мени әле бу? — дигән булды гаҗәпләнгән кыланып — Карыйм, карыйм да, бу нинди тйныш исем икән, мәйтәм.— Ул кулын Мәснәвигә суздыЯ, нихәл? Син дә, патриот, Төмән якларына юл алырга булдыңмыни?
Мәснәви салкын гына кул бирде.
— Шулай туры килде Син соң әле ничек болай нәчәл булып киттең? Кара син. Себер бае мени!
Артта әле тагын берничә кеше бар иде—Җәмил, эш сәгатем бетте диде дә, аларны кабул итмәде, эчтән ишекне бикләп куйды.
— Ну, дус, үзебез генә иркенләп утырыйк әле,— диде ул, ялтырап торган сары түфлиләре белән идәнне шыгырдатып йөренә-йөренә.— Я. сөйлә, ни хәлләр? Ничек кузгалмак иттең урыныңнан? Хәер, сине Курамшин чакыра торгандыр инде?
— Беркем дә чакьирмый, үзем барам
— Син/гагын, Мәснәви дус, монда мин мактагач та Себерне тоташ ал да гөл икән, дип уйлый күрмә. Сиңа сер итеп кенә әйтәм: саз һәм чебен-черки оясы да ул. Моннан киткәч нефтькә эшкә кереп караган идем — шул бөҗәкләр талап үтерә язды!
— Алайса, нигә кешеләрне алдап утырасың?
— Әй туган, дөнья бит’ул!
Җәмил Мәснәви янына килеп утырды, ялтырап торган көмеш портсигарын чыгарып, аның кнопкасына басты Басуы булды — капкачы ачылып китте дә аннан папирос чәчрәп чыкты. Кесәсеннән зажи галка алды. Анысы да гади түгел — шәрә кыз итеп ясалган. Шул шәрә кызның кендегенә баскан иде — кыз авызында ут кабынды һәм тәмәкесен бик зур ләззәт белән шуннан көйрәтте Җәмил ♦
— Яши беләсең үзең! 5
— Ачтан үләр дип уйлаган идегезме?
— Я, мактанма! Кая договорың, яз да. китәм.
— Кызыкма Төмән якларына, Мәснәви! Дус итеп үзеңә генә әй- *
тәм нәрсә ул Төмән тайгасы — сазлык, баткак, кышын пурга, җәен £ черки! =
— Китәм! Яз договорыңны!
— Миңа нәрсә, әйттем исә кайттым, - дип Җәмил өстәл артына * кереп утырды, кулына ручкасын алды.— Тик, үпкәләштән булмасын! =
Җәмил, Мәснәвигә шикле караш ташлады да, договор бланкасын ? алды.
— Беләм инде, дустым, анда нәрсәгә баруыңны! Фәнүзә янына ка- *
часың, шулай бит? х
— Фәнүзә?! дип сикереп торды Мәснәви. Фәнүзә анда мени? ш
— Маташма, дустым, кыланма! Беләбез.
— Ялгышмадыңмы? Әллә башка берәр хатын белән бутыйсыңмы? £ һаман-һаман Фәнүзә турында сорашу Җәмилнең дә ачуын кн- <
терә башлады буган; 3
— Соң инде, я, әйт, кем белми дә кем танымый бөтен Әлмәткә даны таралган Ризатдин кызы Фәнүзәне?! Ах, ялгыш ычкындырдым! Заманында син үзең дә типтердең бит әле аның белән.
Җәен Җәмилнең җәенке авызына сугып җибәрәсе килде Мәснәвинең. «Даны таралган Ризатдин кызы» ди бит, кабәхәт! Җитмәсә «Ул анда да почем зря типтерә».— дип утыра сволочь
— Себертә барган кеше тик ятмый анда, малай! — дип папиросын уңга-сулга төтәтә-төтәтә тагын сөйләп китте. — Курамшнн да монда чакта судан ак, сөттән пакь булып кылана иде. Җитмәсә, җыелышлар җыеп, кеше поведеннеләрен тикшергән булды. Ә үзе? Күрсәң, малай! Тукай бабайның «Ысулы кадимче»сеннән бер дә кнм түгел Рестораннарда бер кулы белән сыра эчә. икенчесе белән марҗа коча!
Кит, сөйләмә булмаганны!
— Ә марҗасы, мәйтәм. Курамшннның, әйбәт! Икәү «Кедр» ресторанын бетереп танцевать итәләр! Сөлек кебек марҗасы, чукынып китим!
Мәснәви түзде-түзде дә, кинәт бар көченӘ кизәнеп. Йодрыгы белән өстәлгә сукты «Җитәр!»
— Син нәрсә? Син нәрсә!..—дип куркып сикереп торды Җәмил
— Гайбәтче! Тәрәзәдән тотып атам мин сине моның өчен!
— Шашма, дус, бу хөкүмәт учреждениесе, шашма!
— Намуслы кешегә яла ягасың! Кайда шаһитларың?
— Бар алар!
Җәмил, калтырана-калтырана, сумкасын актара башлады. Үзе иреннәрен шапылдата шапылдата сөйләнә «Әйе. бик тә намуслы кеше шул Курамшнн, әйтерең бармы .» Сумкасындагы кәгазьләр арасыннан берничә фоторәсем чыгарып. Мәснәвинең алдына ташлады
— Мә, кара, ахмак!
Мәснәви фотоларны әйләндерә-әйләндерә карый һәм үз күзләренә үзе ышанмый. Улмы бу? Шушы хәлгә төшкәнме Кәрам Курамшнн? Ни булган аңа?
Рәсемнәрнең берсендә Курамшнн ресторанда Шешәләр Чибәр генә x^Ti^iuu^-K^yjpcnpu.^Tiypa Икенчесендә шул ук зифа буйлы, зур
күзле чибәр хатын белән танцевать итә . Менә монысында да шул ук Кәрам Ризванович. Тышта, баскыч янында. Үбешәләр кебек
Әле генә бүре урынына чәйнәшкән Мәснәви юашланып калды.
— Син боларны, Җәмил, больше беркемгә дә күрсәтмә...
— Курамшинның нинди яхшылыгы өчен?! Мине бригададан куганы өченме? Нигә аны яклыйсың? Әллә үзеңне ботарлаганы өченме, куарга карар чыгарганы өченме?
— Алай эчкерле, мәкерле булырга ярамый.
— Таш атканга аш ата алмыйм мин... Җитәр! Күрсеннәр «бер гөнаһсыз» Курамшинның да кемлеген! Хатыны да, балалары да, иптәшләре дә күрсен.
— Вак җан син. Бригададан сине бик белеп куганнар!
Мәснәви, фотоларны ертып идәнгә атты да, аларның әшәкелеге ябышып калмасын дигәндәй, шап-шап итеп учларын кагып куйды.
Җәен Җәмил авызын зур итеп ерып көлә иде.
— Ерт, туган, ерт! Ертып кына бетереп булмый аны. Ул фотолар, кирәк булса, миндә йөз штук, мең штук...
Мәснәви, сүз озайтырга теләмичә, кулын кискен генә селтәп чыгып китте.
— Синең договорыңнан башка да китәрмен әле!
УНҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК
I
Эш сәгате чыккач та әле, Кузьма Николаевич, йомыш белән килгән кешеләрне кабул итеп, бик озак утырды. Андыйлар баштарак унбиш- егерме иде — хәзер утыз-утыз бишкә җитә. Бастылар бу клиентлар Пи- чуговның кабинетын Кайсы квартира сорап, кайсы торакка урнаштыруны үтенеп килә Берәүләргә үз йортын төзү өчен машина, такта, шифер кирәк, икенчеләре баласын яслегә я бакчага урнаштыра алмый интегә Өченчеләре вахта машиналарының вакытында килмәвенә зарлана — эштән икешәр-өчәр сәгать кайта алмый азапланалар икән. Барысы өчен дә җаваплы Кузьма Николаевич: шәһәрдә яшәүче нефтьчеләрнең утыннан-суыннан алып, эш киемнәренә, мунчасына, парик- махерскойларына кадәр. .
Гомумән, телиме-теләмиме, аңа коммуналь-торак бүлеге эшләренә дә, транспортчылар вазифасына да, профсоюз хәл итәсе мәсьәләләргә дә катнашырга туры килә
«Нигә барысына да тыкшынасың?» —дип битәрли Курамшин аны Шәһәр учреждениеләрендәге вывескаларга күз салмый микәнни ул? Нәрсә дип язылган анда! «Вах нефть идарәсенең кунак йорты», «Вах нефть идарәсенең коммуналь-торак конторасы», «Вах нефть идарәсенең эшчеләрне тәэмин итү бүлеге» Барысы да «Вах нефть идарәсенең!» Хәтта мунчасы, кер юу урыны, парикмахерское, кием тегү, аяк киеме төзәтү мастерскойларына кадәр нефть идарәсенеке! Ә алар эшен кем күзәтеп торырга тиеш? Әлеге де баягы нефть идарәсе, аның көнкүреш буенча начальник урынбасары шушы Пичугов лабаса! Шуңа күрә аны «Зам. начальника по общим вопросам» дип атаганнар да.
Бу сүз, дөресен әйткәндә, Пичуговның үзенә ошамый иде. Ннчек инде «гомуми эшләр»? Аны элек «көнкүреш буенча», дип йөртәләр иде, хәзер мә сиңа «Гомуми эшләр»! Кәрам әйтмешли, бер генә конкрет эше дә юк микәнни?
«Эх, «менә шуны эшлим, шуның белән шөгыльләнәм», дип әйтерлек
төгәл генә бер вазифаң булса икән! Күрәсең, бәхете шундый эшләрдән дер инде Кузьманың
Пичугов үзе дә шунда яшәрмен, эшләрмен, тынгысыз күңелемә дәва табармын, дип уйлады Татьяна да, ниһаять, чегән тормышыннан туяр, яшьлек романтикасы сүрелер, шәһәргә кайтып берәр җиргә төп ләнеп эшли башлар, дип өметләнгән нде. ’ ♦
Уйлар хыяллар күп булды, татлы булды, тик һаман тормышка гына z ашмады. *
Тормышка ашу түгел, бөтенләй дә кирегә тәгәрәп бара әле Кузьма < Николаевичның эшләре. Баштарак, сугалмаган зур күтәрер дигәндәй, * дәрт, гайрәт белән керешкән иде бу яңа эшкә. Ул шәһәрдәге бөтен тө- » зелешләрнең заказчысы Югарыда расланган генераль план буенча = нефтьчеләр өчен зур-зур йортлар, культура сарайлары, мәктәпләр, ки бетләр, яслеләр, тагын әллә нәрсәдер салдыру. Шулар белән беррәттән ♦ парклар, спорт корылмалары, ателье һәм мастерскойлар булдыру кебек х капиталь төзелеш мәсьәләләре белән җитәкчелек итү Болар барысы ? да турыдан-туры идарәгә, аның капиталь төзелеш бүлегенә һәм көнкү- > реш буенча урынбасарга карыйлар
Ә нәрсә генә булдыра алды Пичугов? Юк. мондый киң. зур мае- х штаблы эшләргә аның теше үтми икән. Белеме дә, тәҗрибәсе дә, кола- 10 чы да җитми икән әле урынбасар булып утыру өчен Завхоз дәрәҗә- ~ сеннән ерак китә алмаган Кузьма Николаевич, күтәрә алмый икән әле “ авыр йөкләрне. <
Сәгатенә карап алды, кайтырга дип бүреген, пальтосын киде. Өстенә з киенү белән аптырап кала торган гадәте бар Пнчуговның кая барырга? Ресторанга, Зоя янына кереп тамак туйдырыргамы, әллә өйгә кайтыргамы? Квартираның кайсына кайтырга — Зояныкынамы, әллә үземне- кенәме? Әллә Кәрам янына кереп гәпләшеп-аңлашып чыгаргамы? Әле кайчан гына үзенең «биек креслосыж белән горурланып, эчтән генә масаеп йөргән Кузьма хәзер ихлас күңеле белән Кәрамнан көнләшә «Әйе. ни әйтсәң дә, Кәрам үз урынын тапкан Бәхетле ул. Ике кулына бер эш. Үзенең автоматларын гына кайгырта, шулар өчен генә яна көя, башкасын бар дип тә белми . »
Кузьма өстәл тартмасыннан кесә фонарен алды Караңгыга калган көннәрне аяк астын яктыртып кайтырга ярата иде ул Кабызып кара макчы булды — ни өчендер фонарь кабынмады Лампочкасы янып чыккан булса кирәк
Ашыкмый иде Кузьма чыгарга, кая булса да барырга омтылып тор мый иде — утырды, фонарьны әкрен генә сүтәргә тотынды Мышный- мышный линзасын алды, лампочкасын борып чыгарды Барысы да төзек, лампочканың контакты бушаган булган икән, шуны борып беркет те, линзаны әйләндергәли башлады Кайсы ягы белән куелган нде соң әле?
Линзаны люстраларга юнәлтеп, уч төбен яктыртып карады — нурлар бер ноктага җыйналдылар Икенче ягын әйләндерде нурлар тарал ды. Линзаны тагын, тагын әйләндерде, нурлар бер җыелды, бер читкә сибелделәр Шунда үзе өчен зур ачыш ясагандай булды Пичугов Тормышта да менә шулай юк кына нәрсәләрдә буталыһ калды бит ул Аның тормышы нәкъ шушы линза кебек икән ич. кире ягы белән куел ган линза кебек Нурларны җыймаган ул, ә тараткан
Инде чыгып китүгә дип ачкычларын алган иде Кузьма Николаевич ишек шакыдылар
— Керегез!
Итекләре, өс киемнәре, мамык шәле белән кар, салкын ияртеп керү че бу хатын Фәнүзә иде Квартира даулап Пнчуговның тәмам теңкә сенә тигән хатын Дөрес, Фәнүзә үзе килеп йөдәтмәде аның өчен бүтәннәо килделәп Бергә яшәгән торак кызлары дисеңме, аның началь
никлары дисенме — бөтенесе килеп бетте. Барысы да Фәнүзә Ризат- динова ягында: имеш. Ризатдинова Черек күлдә хатын-кызлардан бердәнбер механизатор, тракторында да, бульдозерында да ул. кирәк нкән — күтәрү кранында, кирәк икән — торба салгыч машиналарда эшли ала Җитмәсә, яшь бала үстерә, диләр. Монысы белән Пичугов һич тә килешә алмый иде инде: бөтен кыз-кыркын бала табып торакта яши башласа, тәртип кая китәр? Соңгы вакытта квартира юллау мәсьәләсенә якташы Курамшин да кушылды. Аввакумов белән Ишәй абзый да катнашты.
— Ни булды. Ризатдинова?
— Белешергә дип килгән идем.
— Әйтелде бит инде сиңа бирәбез дип. Бер атнадан килерсең.
— Күңел ышанып җитми. Тагын төп башына утыртып калдырырсыз төсле.
— Анысына син үзең гаепле.
— Ә аннан алдагысында? Миңа дигән ордерны үзегез кемгәдер бирдегез бит.
Чыннан да бик тавышлы булып чыкты Ризатдинова аласы квартиралар. Бер мәртәбә, инде хәл ителде, ордер бирү өчен Фәнүзәне чакыртырга дип кенә торганда, идарә начальнигы дәшеп алды. «Эшкә институт бетергән яшь белгеч җибәрделәр. Хатыны, баласы бер. Хәзергә Ри- затдиновага дигән бүлмәне биреп тор. квартира табылу белән ул инженерны күчерербез». — дип туктатты.
Икенче тапкырында. Фәнүзә ордер алырга дип килгәндә, шушы бүлмәдә яшь балалы бер хатын елап утыра иде. Ире күптән түгел генә авария вакытында үлгән, бу хатын да. Фәнүзә кебек, торакта баласы белән калган икән Фәнүзә-аңа үз чиратын бирергә тиеш тапты.
Ниһаять, җае табылды — Ишәй Ишбулдин үз чиратыннан баш тартты һәм квартирасын Фәнүзәгә тәкъдим итте
— Бар. кайт та. тыныч кына йокла, Ризатдинова.— диде Пичугов Арганлыгын белдереп учына иснәп алды.— Сиңа Ишәй абзый үз квартирасын бирә.
Ишәй абзый?! Туктагыз әле. ә үзе?
— Үзем әлегә вагонда йоклап торырмын, миңа кайда да бер ди.
— Ничек инде кайда да бер? Килешмәгәнне! Юк. юк. мин аның квартирасына кермим!..
Пичугов ачуланып урыныннан торды, ишеккә юнәлде.
— Ах. чәүчәләк тә хатын! Ярый, синеңчә булсын: без аны Ишбул- динга түгел, Фәнүзәгә бирдек диярбез! Шулай дип язарбыз беркетмәгә! Инде ризамы?
Кузьма Николаевич. Фәнүзәне төртеп диярлек чыгарды да, ишеген бикләп китеп барды.
II
Идарәдән чыгып, шәһәр үзәгенә таба атлаганда да әле ул кая барасын төгәл генә белми иде. өйгәме, әллә ресторанга. Зоя янынамы? Бер генә дә күңеле тартмый шул Зояга. Җитмәсә аны элеккеге ире Сергей белән дә очрашкалый дип сөйлиләр. Монысцң цинед аңларга инде тагын? )ГС ‘
Эш вакытында көндәлек ыгы-зыгы белән дөньңсын онытып тора Кузьма Николаевич, ә менә кич җитеп кайтырга чыкты исә. аптырашның да аптырашы — «нишләргә?» дигән сорау башына тау булып ишелә дә төшә.
Ничә айлар инде, үз хисләре белән үзе сугышып шушы урамнан кайта-кайта да. теләр-теләмәс кенә ресторанга борыла Пичугов. Ашарга дип керә, аннан йөрәген басар өчен Зоядан аракы китертеп эчеп куя
Тегесе сырпаланып, елмаеп йөргәндә, ничектер, күңелендәге Таня да арткарак күчә, тора-бара томан эченә үк кереп югала һәм күз алдында бары тик Зоянын кылган үләне төсле аксыл чәчләре җилберди дә тигез тешләре җемелди. Зояга, күрәсең. Кузьма Николаевичны тилертеп, үзенә каратып утыртуы рәхәт — ул елмаеп-көлеп, бер басасын бнш ба сып, бөтерелеп йөри ♦
Бераздан шау-шулы ресторан ябыла, алар култыклашып кайтырга ? чыгалар Зояның җылысын тоя-тоя. Кузьма Николаевич сүзсез генә ч атлый. Татьяна белән яшәгән өй турыннан үткәндә, квартирасының ка- 5 раңгы тәрәзәләренә карап, үзе дә сизми туктап кала икән Пичугов * Тик Зоя аның кулын келәшчә урынына кысып алган, җибәрми Монысы. « сызлана-сызлана булса да. иярергә мәҗбүр
Йокларга яткач. Танюшасы тагын күпмедер онытылып торгандай була Кузьма, караңгыда песи баласыдай, бөгәрләнеп куенына кергәч * Зояның кайнар, йомшак тәнен кочып, болыт булып кабарган чәчләрен = капшап ята Шулай иркәли-иркәләнә торгач. Зояның муены тирәсенә Г борынын куеп йокыга киткәнен дә сизми кала Иртән уянып китсә. *> Кузьма үзе янында кулларын моның муенына салып, чәчләрен тузды- * рып йоклап яткан Зояны күреп хәйран кала, тәненә суык йөгерә Бу = чәчләрне бит ул Танюша чәчләре дип сыйпаган, Зоя белән түгел, ә 10 Танясы белән йоклыйм дип йоклаган лабаса?!
Иртән торгач, Зоя Кузьмага үпкәләп йөри, иренен турсайтып янә- - се, нигә син һаман миңа «Таня> дип әйдәшәсен. Танядан минем кай < җирем ким? 3
Татьянаның исемен телгә алмаска, аның турында уйламаска дип күпме мәртәбәләр ант итте, тик ычкына булгач, ычкына
«Юк, бүген рестораннан туп-туры өйгә, үз квартирама кайтачак мын!—дип беркетеп куйды Кузьма Николаевич, ресторан каршына килеп туктагач.— Җитте, араны өзәргә кирәк бу Зоя белән Ишекне бикләргә, утны сүндерергә дә, бер нәрсә турында да уйламыйча ятарга да йокларга!. >
Ресторанның кызган чагы иде Эчтә оркестр уйный, моңлы җыр ишетелә. Төмәннән Пичугов чакыртып китергән әлеге мецосопрано та кышлы артистка — Лидия Куликовская җырлый
Мне теперь всеровно, я тебя не ревную.
Мне теперь всеровно, ведь ты любишь другую
Тәрәзә янында поднос белән савыт-сабалар күтәргән Зояның гәүдәсе чалынуга, Кузьма, ни өчендер, ут яктысыннан читкә тайпылды. Зояны караңгыдан торып күзәтә башлады ул Моннан караганда Зоя тагын да матуррак, сылурак икән Әнә ул. кемнәргәдер, аш китерде Гигез теш ләрен җемелдәтеп көлә, елмая
Пнчуговның караңгыда яшеренә-поса Зояны шулай күзәтүе гади кы зыксынудан узган, утка-ялкынга кабынган чын көнче карашы иде Шулай 'ук монысы да ир-атлар белән өстерәлә башлармы’ дип тешләрен кысты да папирос алып кабызды Аңа хәтта тәмәке төтене дә кайнар булып тоелды — йөткерергә тотынды
Кузя. бу синме? Пик кермисең?
Кузьма сискәнеп китте Форточкадан башын тыгып Зоя эндәшә иде Каян курен алган соң әле ул аның монда икәнен’
Хәзер, тартып бетерәм дә
Пичугов каты итеп ишек дөбердәткәнгә уянып китте Зоя. торып караңгыда халатын капшап тапты, башмакларын кия башлады
Ә ишек, стеналарны селкетердәй булып, һаман дөберди Кем булыр бу? Кузьма әле һаман йокысыннан айный алмый, үзенең кайда икәнлегенә төшенми интегә иде Әле генә ул дөбер-шатыр килеп так талар арасында чабып йөри иде - төш булган икән
Ишек яңадан да каты дөбердәгәч:
— Бу ул, тор! — диде Зоя. Кузьманың киемнәрен ятак өстенә китереп ташлады.
«Бу ул»ны яхшы төшенә Пичугов: димәк. Зояның ире Сергей кайткан
Ачма! —дип куркып пышылдады Кузьма. —Ача күрмә!
Ләкңн Зоя Кузьманы тыңламады, берни булмагандай шырт итеп ут алды, ишеккә барды
— Кем бар?
— Мин _
Бу хәлендә бик уңайсыз калачагын сизенеп. Кузьма шулай да тиз- тиз генә өстенә киде, тик сәдәфләрен генә каптырып бетермәде бугай.
Аннан соң булган хәлләр дә төштә кебек кенә. Сергей, керү белән туп-туры карават янына килде, берсүзсез Кузьманың күлмәк якасыннан умырып тотты да. идән буйлап сөйрәп китте һәм каты гына итеп ишеккә бәрде. Кузьма артыннан баскычка бер-бер артлы пальто, бүрек, итекләр очты
Өенә кайтып җитәрәк, нәрсәдер төшенә дә башлады кебек Кузьма Николаевич. Әйе. соң булса да төшенә башлады ул. Барысы да көнләшүдән килеп чыккан нәрсә. Зоя — елан. Татьянадан көнләп, ирен нән үч алдакчы булган Төрлечә котыртып, үзе генә түгел. Пичуговны да хатыныннан көнләшергә мәжбүр иткән. Үз семьясына гына түгел. Татьяна белән Кузьма арасына да таяк тыгып бутаган
— Нинди генә ахмаклыклар эшләп бетермәдем бит. ә?! — дип үз алдына сөйләнде Пичугов өе ишеген ачып кергәч Аның тавышы буш бүлмәләрдә кайтаваз булып яңгырады.
Өстен-башын гына салды да костюм чалбары белән диванга ятты Аның йоклыйсы килми, эчен бертуктаусыз рәнҗү катыш үпкә, ачу килү, тагын әллә нәрсәләр әрнетеп тора иде Шулар арасында моңа кадәр тормышта үз урынын таба алмау ачысы да бар. Анысы, бәлки бөтенесенә караганда да зуррак, фаҗигалерәктер. Инде нишләргә?
Диван каршысында өч-дүрт адымда гына стена, стенада ниндидер болан мөгезләренә охшашлы бизәк төшерелгән келәм, келәм өстендә мылтык эленеп тора: Ишәй абзыйның снайпер мылтыгы
- Шуның берәр патроны да юк бит, ичмасам! —дип. өскә карап ятты Пичугов Моны ни өчен әйтте — үзе дә абайламый калды.
Түшәмдә, борынгы лампа куыгы рәвешендә, өч япьле болан мөгезенә куеп ясалган люстра эленеп тора Аны. кайчандыр. Татьяна белән торганда Кузьма үзе ясап куйды. Сокланмаган кеше юк иде аны күреп Түшәмгә карап ята торгач, шул люстрага игътибар итте Кузьма Николаевич. Матурлыгына сокланудан түгел, ныклыгын тикшереп: «мине күтәрә алыр микән?» Үз сүзләреннән үзе куркып, диваннан сикереп торды. Юк. кирәкми! Бу фани дөньяда Кузьма Пичугов болай да бик күп ахмаклыклар эшләде, җитте!
Йөзеннән нуры качкан хәлдә диван кырында биш минутлар хәрәкәтсез утырып торганнан соң, тагын бер карарга килде
— Китәргә кирәк, моннан! Кая булса да китәргә...
Сәгатенә карап алды да. ашыга-ашыга итекләрен кияргә кереште «Төнге өч булмагае чурт булсын. Кәрам янына барам Кәрам төпле малай, ул нәрсә дияр?»
Ill
Дусты Кузьманың иртәнге дүртләрдә, бигрәк тә маңгаенда шактый зур күмгәк белән килеп керүе Курамшинны каушата калдырды
Кызыкмы? — дип туп-туры Курамшннга текәлде Пичугов _________
Кызыктыр шул. «Если морда не побита — он не похож на бандита» Шулаймы?
Ниһаять. Курамшинга да өн керде Чалбарын киеп алды, күлмәгенә тотынды
Ешка китә башласа, кызыгы бетә шул. туган Хәтта хатынын сукканга дь ышанмый башларлар .
Кәрам. Кузьмага урындык бирде дә. караватына барып утырды Инде тавышын шактый күтәрә төшеп әрләргә кереште ♦
— Нәрсә син. хатынына баш була алмыйсын? җ
Кузьма Николаевич, ләм-мим димичә, башын иеп тынлап торды ?
Да: •?'
— Китәм мин моннан, — диде.
— Бәлки кирәктер шул Болан йөрүләр килешми сиңа
— Син шуны әйт әле мина: сезнең Әлмәт яклары белән квартира- □ ны алыштырып, шунда эшкә китсәм нефтько алырлармы мине?
— Нигә алмасыннар, син нефтьче ич. ♦
— Син, мәсәлән, анда автоматчик итеп алыр идеңме? х
Курамшин уйга калды. Уйга да калмады, бу сүзне әйтергә уңай- “
сызланып торды!
— Автоматчик? Хәзер. Кузьма туган, синең белән без укыганда т өйрәнгән автоматлар юк инде алар Андыйлар куелмый скважинага, х Эшне дә. уку-өйрәнүне дә яңадан башларга туры кнлер сиңа
— Бригадирдан дисең инде... ч
— Минемчә, гади слесарьдан, монтажчыдан тотынып
Пичугов, ток суккан кебек сикереп торды, бүлмә буйлап йөренеп < китте. 3
Нәрсә син. югары белем белән? .
Синең ун ел инде тимер тотканын юк. Автоматлар турында әйт мим дә...
Пичугов, бу сүзләрдән бик кәефе китеп, кайтырга җыенды. Чыкканда, ишек төбендә туктап, кулын Курамшиннын җилкәсенә куйды да.
УНСИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК
I
Хәтимәгә фотолар'бер-ике көннән сок заказлы хат белән килде
Башта Хәтимә ул карточкаларга карады да көлде, карады да көл де Авылда бер җүләр кыз бар ни күрсә дә шаркылдап көлә — шуның сыман Бигрәк әкәмәт бит Курамшин шешә тулы өстәлләр янында эчеп-исереп утыра! Күзе-башы тонган, иреннәре салынып төшкән. Җитмәсә, үзенең янына сыенып утырган ниндидер бер хатынны кочак лап алган Бу хатынның йөзен, кыяфәтен күрсәң ипле менә шартлап ярылырсың оҗмах кошы тотканмыни елмая, көлә, шатлана. Бергә биегәч тә, Курамшин аңа карар, яр булыр дип ышанамы әллә бу мес кен хатын?
Фотоларны тегеләй дә. болай да әйләндереп карады Хәтимә, ләкин мондагы күренешнең серенә төшенә алмады Шунысы гаҗәпләндерә нигә, нәрсә дип салган Курамшин бу карточкаларны мактану, үзе нең андагы күңелле тормышын күрсәтү өченме, әллә «яратмасан мои да Себердә синнән дә яхшыракларны табам менә күр» дип әйтүе. Хәтимәсен көнләштерергә, тагын да яраттырырга тырышуымы’ Ни өчен хат эчендә бер генә айыз да сүз юк?
әрнеп
— Бәхетле син. Кәрам! диде. Шунда, ничектер күңеле йомшап, күзләренә мөлдерәп яшь килде. Кәрам аларның сабын күз яшьләре кебек чиста, гаепсез һәм самими булуына ышанды
Нәрсәгәдер, конвертны алып карыйсы итте һәм конверт тышында Курамшин язуын гүгел, чит кулны күрде. Бөтенләй таныш булмаган почерк Штамп та Себердә түгел, ә биредә Әлмәттә сугылган.
Нинди хәл бу? Монысын нәрсә дип әйтергә, ничекләр юрарга?
Хәтимә агарынып катты. Мәсьәлә ачыклана башлады төсле. Әйе, әйе. Хәтимәгә күрсәтү өчен Курамшинны белгән кешеләр салып җибәргән
— Әллә, гегеләй-болай Рафат кайтып, бу фотолар белән керергә уңайсызланган да, почтадан ул юллады микән?
Тиз генә киенеп. Рафатларның өйләренә барып кайтты Хәтимә. Әти-әниләренең әйтүләренә караганда, Рафат әле дә булса Курамшин кулы астында эшли. Яна ел алдыннан гына кайтачак, күршеләре Садә исемле кызга өйләнеп, аның белән яңадан Себергә торырга китәчәк икән.
Кич, караңгы төшкәч Мәснәвиләр квартирасына шалтыратты. Кем дә булса Себергә бармаганмы, Курамшинны күрмәгәнме, дип сорашырга иде исәбе — хатыны Сара гына туры килде. «Белмим, Мәснәвинең бу көннәрдә кайтканы юк»,'—диде дә, шалт итеп трубканы куйды
Хәтимә, сәке кебек киң софада, аякларын-кулларын як-якка ташлап. изрәп йоклап ятучы улларына карап торды, йоклаганда гына шулай тыныч, басынкы алар. Таң гына атсын — берсе артыннан икенчесе уянып, гөж килә башлыйлар. Ватмаган-җимермәгән нәрсәләре калмый
Шулай да Хәтимәгә алар белән кызык, алар белән генә рәхәт. Ә Курамшин. яше кырыкка җиткән ата кеше: «Минем матур-матур өч улым бар. алар ничек үсәләр икән?» — дип чак кына да уйламый микәнни? Юктыр. Уйласа, менә болай башын юләргә салып, читләр-ятлар белән эчеп, күңел ачып, типтереп йөрер иде мени? «Эш күп. эш авыр, вакыт юк»,—дип хатлар яза. телефоннардан сөйләшеп яткан була бит әле җитмәсә Менә син ирләргә ышан. Менә син озат аларны әллә кайларга командировкага!
Залга чыгып, балалар күзеннән яшергән урыныннан — шкафның иң югары киштәсеннән тагын фотоларны алды Хәтимә. Диванга утырды, дикъкатьләп-дикъкатьләп Курамшинның кыяфәтен, кыланышларын карады, иелеп-иелеп көләргә тотынды.
Башта иелә-бәгелә күз яшьләре чыкканчы көлде, аннан тирән уйга калып лыш-лыш еларга кереште. Яше унсигез дә тулмас борын Курам шинга иргә чыгулары, институтка укырга бармый калулары өчен дә. бер-бер артлы өч бала табып, эшли алмыйча, дүрт стена эченә бикләнеп ятулары өчен дә. хәзерге ялгызлык, һәм, ниһаять, ирен сагынып көтеп тә алданулары, буш өметләре өчен дә түкте ул күз яшен.
Соңыннан, бераз ис алгач, үз-үзен юатырга кереште:
— Булмас Курамшин болай азарга тиеш түгел... Укымышлы кеше тиз бирешмәс. Ул бит мине ярата. Минем өчен дә, балалары өчен дә үлеп тора. Рәсемгә шаярып төшкәндер ул, мәхәббәтсез!..
Шул ук мизгелдә нре өчен хафалана, кайгыра да башлады:
— Болар барысы да чын икән — бозганнар булып чыга Курамшинны Беркатлы, тиз бирелүчән кеше бит ул — күп кирәк мени ир-атка. Әх, Курамшин, Курамшин, Себер дия-дия башыңны да югалтасың инде ахры?!
Аны кичекмәстән коткарырга, бу бәладән йолып калырга дигән карарга килде Хәтимә. Ә ничек? Юлы бары бер генә: эш узмас борын, янына барырга, кулыннан җитәкләп алып кайтырга,
Тагын бер юл бар Курамшинның бик кайтасы килми икән — Себергә күченеп китәргә! Әйе. әйе, квартира алыштыручылар булганда нигә аптырап торырга?
Өстәл тартмасыннан майга буялып беткән ертык бер газета кисәген алды Бу моннан ике атналар элек кибеттән сабын төреп кайткан кә-
газь. Сабынны куярга дип төргәкне сүтеп маташканда күзе төште бит Хәтимәнең шундагы бер игъланга. <Өч бүлмәсе, кухнясы, ваннасы, суы. газы, үзәктән җылыту системасы белән бөтен уңайлыклары булган квартирамны Әлмәттәге шундый ук квартирага алмашам». дип языл гам. Адресы — Төмән өлкәсе, Вах шәһәре, йорт № 13, квартира 72 Пичугов Кузьма Николаевичка мөрәҗәгать итәргә. ♦
Хәтимә, ни арададыр каударланып, өч бүлмәне дә урап чыкты, ван 7 на ишеген ачып ташлады, кухняга керде. Газ плитәсен, батареяларны тотып карады. Ул игъланда әйтелгәннәрнең барысы да урынында өч 5 бүлмә, кухня, ванна, газ, су, бөтен уңайлык Тәп-тәнгәл туры килә. * Башка — баш. Бернинди югалту юк'
' — Алмашам!—дип кисте ул. — Китәм! Пичугов дигәненә ризалык = биреп телеграмма сугам, я телефоннан сөйләшәм дә күченәм Себергә! ь Курам шин тәмам бозылса, соң булыр аннан... ♦
Искәрмәстән генә Себергә, Вах шәһәренә килеп төшеп, ирен ничек х тетрәндереп җибәрәсен уйлап, Хәтимә канәгатьлек белән елмайды = Ул әле квартира алышуның тәртибен дә, мәшәкатьләрен дә, квартира- > ның төп хуҗасы Кәрам Курамшнннын ризалыгыннан башка бу эшнең * мөмкин түгеллеген дә белми иде
Себер белән, шул Пичугов дигән кеше белән телефоннан сөйләшү ш өчен хәзердән үк заказ бирергә ниятләгән иде дә, анда бу сәгатьләрдә =; төн урталары икәнен исенә төшергәч, иртәгәгә калдырырга булды = «Курамшинны алып карыйм әле, минем «егет» нишләп ята икән анда? < Бәлки бүлмәсендә дә юктыр, берәр җирдә хатын кызлар белән типте g реп ятадыр?..»
— Хәтимә, синме бу? — диде йокылы тавыш ерактан — Ни бар ан
да, Хәтимә? Барыгыз да исән-сау гынамы?
— Без исән, тик менә сине генә бик каты авырып киткән дип ишет тек. Йогышлы чир белән...
— Минме? Кит булмаганны, каян ишеттең?
— Без капчыкта ятмый. Кайта алмый торуларың тикмәгә түгел икән...
— Эш бит, Хәтимә, эш! Әле тагын бер айга калдырырга диләр
— Шулайдыр шул! Бу кадәр эштән ничек аерылып кнтмәк кирәк ди. Ах, син, кемне алдамак буласың?!.
— Тукта әле, Хәтимә, валлаһи дип әйтәм. эш өстенә эш өелеп кенә тора!
— Икейөзләнмә, зинһар!
— Хәтимә, ник болай сөйләшәсең әле син?
— Анысын үзең беләсең...
Азакка кадәр сөйләшергә, аңлашырга Хәтимәнең чыдамы җитмәде, холыксызланып трубканы шапылдатып куйды
II
Тышта гармун тавышы ишетелде
— Минем «Хәлилем» килде,— дип авызын кыйшайтып елмайды Хәтимә.
Төгәл сәгать кичке сигездә, гадәтенчә, алар ишегалдына Шәфрун килеп баса, җәй көннәрендә домино суга торган өстәлгә менеп утыра да гармун уйнарга керешә иде Көе әлеге дә баягы «Каз канаты» Ул «Каз канаты»ннан моңлы озын көй дә, бию көе дә. марш та ясый, аны төрле вариацияләрдә, төрле темпларда уйнап, ярты төнгә, ә кай вакытларда таңга кадәр суза иде
Курамшнн барда да уйнады, ул киткәч тә тынмады Шәфрун. Ку рамшин да туктата алмалы аны уйнавыннан, Хәтимә дә тыя алмады
Курамшин, хатынының күңеленә бу егет вәсвәсә салыр дип курка, бераз көнләшә дә. Хәтимә исә, тузан кадәр гаебе булмаса да, ире алдында читенсенә һәм каушап кала. «Галиябану, әнә Хәлилең килеп җитте»,— ди торган иде Курамшин ишегалдында гармун тавышы ишетү белән, каты төрттереп.
Хәтимәнең чыгып, Шәфрунны уклау белән кыйнап җибәрәсе килгән чаклары да күп булды, ләкин тыелып калды. Курамшин әйтә: алай ярамый, культурный кешеләр сабыр булырга тиеш, ди. Аннан, Шәфрун- ның төннәрен гармун кычкыртудан тыш, кешеләргә дә, Курамшиннарга да бернинди зыяны тигәне юк бит. Утызга җитеп тә, ул бер гөнаһсыз сабый кебек, бичара. Сорасаң, кеше ишек төбенә нигә килгәнен дә, ни өчен гармун уйнап утыруын да әйтеп бирә алмас. Хәтимә тик кешеләрдән генә ишетеп белә: «Мин аны укыганда ук ярата идем, үзе генә белмәде, Курамшинны ташлап миңа килсә — өч баласы бар дип тә тормас идем, берсүзсез алыр идем»,— дип әйтә икән. «Бер кыз белән өч ел йөрдем, үзе генә сизмәде»,— дигән шаян җыр бар, шуның төслерәк килеп чыга инде.
Ә тышта, ишегалдындагы электр яктысында өстәлгә утырып бүген дә Шәфрун үзенең «Каз канаты»н сыздыра Ноябрь ахыры, көзге салкын дип тә тормый егет, киләсен килә, уйныйсын уйный. Күрәсең, мәхәббәтнең мондый төрләре дә була. Ул яшькә дә, салкынга да, ачула- нуларга-янауларга да карамый, һаман үзенекен итә. Күрәсең, мәхәббәтнең йокы вакыты да, ял көннәре дә юк.
Өстенә киенде дә, Шәфрун янына чыкты Хәтимә. Тегесе моны көтмәгән иде — каушавыннан гармунын шып туктатты.
— Уйна, Шәфрун, уйна, нигә куркып калдың? — диде Хәтимә, йомшак тавыш белән. Килеп, егетнең янәшәсенә, аныңча аяк салындырып утырды.
— Юк, уйнамыйм,— диде кырт кына итеп Шәфрун. Сораганның гел киресен эшли торган гадәте бар иде аның.
— Алайса, уйнама!
— Ник тыясың син мине? Гармун кулымда, синнән сорап тормыйм! — һәм, унике телле тальян гармунын бөтен көченә сузып уйнарга кереште, һаман да шул «Каз канаты». Аңа әкрен генә җыр белән Хәтимә дә кушылды
Каз канатларын санадым
Тезелеп кагынганда
Инде кемнәргә карармын Өзелеп сагынганда
Туктады да, егетнең колагына иелеп сорады:
— Башка көй белмисеңмени син, Шәфрун?
— Ник белмәскә, беләм.
— Белгәч, уйна башка бер көй.
— Юк, уйнамыйм!
Хәтимә инде Шәфрунны шаярта, үрти башлады:
— Я, әйт әле, Шәфрун, син бит минем сабакташ, яшермә: нигә дип син һаман безнең өй янына килеп уйныйсың?
— Уйнаса ни булган?
— Син бит мине яратасың, шулаймы?
— Яратса ни булган?
— Ник аны элегрәк әйтмәдең, Курамшинга кияүгә чыкканчы?
— Әйтәсем килмәгәнгә әйтмәдем.
— Юкка белгертмәгәнсең. Мин Курамшинга түгел, сиңа барган була идем.
— Алдама!
— Билләһи, менә!
Эче пошканнан гына чыгып, йокы килмәгәннән генә сөйләнеп утырган бу сүзеннән Хәтимә үзе дә куркып калды. «Тфу, тфу, әйттем исә кайттым»,—дип куйды үз алдына
— Мин китәм бит, Шәфрун, хәзер кайда, кем янына килеп гарму- ♦ ныңны уйнарсың инде,— дип Хәтимә үзе дә сизмәстән көрсенеп алды, у
— К^я китәсең? — диде Шәфрун сискәнеп.
— Еракка, Курамшин янына.
Шәфрун белән нәкъ балаларча, мәктәптә укып йөргәндәгечә шая- “ рып, риясыз сөйләшеп утырды ул. Бераздан егетне көйләп-чөйләп өенә
УНТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК х
х
Черек күлдә гадәти көннәрнең берсе. Җиргә авыр томан булып су- х ык төшсә дә, әле күл өсте ныклап туңмаган, чын. Себер салкыннары * килеп җитмәгән иде. Кар да әле тирән түгел, кешеләр иркенләп, күл тирәсен тутырып эшләп йөриләр. Күлнең аръягында вышка төзүчеләр, - бораулаучылар булса, бу якта алар бораулап киткән ясалма утраулар- < ны мастер Аввакумов бригадасы басып алган Э
Бу башта, шәһәргә кайта торган юл буенда, үзенә бер авыл сыман булып утырган Черек күлнең хуҗалык базасы да көндәлек ыгы-зыгы белән яши Морҗалардан куе төтен чыгарып .яткан ашханә, котельный тирәләрендә дә, кечкенә урам ясап тезелгән металл вагоннар янында да машиналар — һаман нәрсәләрдер китерәләр, бушаталар, алып китәләр.
Шул база белән беррәттән панельдән тагын ниндидер зур бер бина салына. Клубмы, кызыл почмакмы булачак, диләр. Анда төзүчеләр, шау-гөр килеп, кран белән тимер-бетон өрлекләр күтәртә.
Юлның икенче ягында, булачак диспетчер пункты тирәсендә генә тынлык—кеше кара, машина-мазар күренми.
Ләкин ул тыштан гына шулай. Хәзер Черек күлнең ин тыгыз уры ны да, бәлки, шушы ике катлр таш бина эчендәдер Моңа кадәр вакыт та, кул да, теләк тә җитмәгән бу йорт эче соңгы атналарда актарылган кырмыска оясы кебек кайный, хәрәкәтләнә башлады. Курамшин әйт мешлн, төбәкнең электрон мие, йөрәге һәм мускуллары булачак бу урын идарә җитәкчеләренең игътибар үзәгенә әйләнде. Алар эшнең башлануына гына түгел, барып чыгасына да ышана башладылар бул са кирәк. Бигрәк тә, армиядән кайткан егетләр килеп, Черек күлдә яңа автоматлаштыру бригадасы оешкач.
Егетләрнең тормышы әле һаман солдатча бара бергә яшиләр, бер үк вакытта сикереп йокыдан торалар, физзарядка ясыйлар, ашханәгә чабалар һәм бер автобуста эшкә киләләр. Курамшин - бу эшләрнең дә, мондагы эшчеләрнең дә башлыгы алар өчен әллә бар, әллә юк. Үзләренең элеккеге отделение командирлары сержант Левановны гына тыңлыйлар. Курамшин заданнене Володя Левановка бнрә, ә тегеләр аңардан алалар. Шунсыз эш башлау юк Күрәсең, солдатта шулай өй рәткәннәр...
«Ярый, аларга шулай ошый икән үзләренчә кылансыннар», дип Кәрам яшертен генә тик елмаеп йөри.
Хәзер инде җиһаз һәм аппаратураларны китертү, аларны комплект лау һәм монтаж эшләрен ашыктырып Курамшин түгел, киресенчә, идарә җитәкчеләре үзләре Курамшин артыннан йөриләр «Монысын
кайчан куярга исәплисез?», «Кайчан өлгерә?». «Нәрсәләр җитенкерәми?», «Нинди ярдәм кирәк!»
Кичә генә идарә начальнигы булып, эшнең барышы, кешеләрнең кәефләре, тәэминат мәсьәләләре .белән кызыксынып киткән иде. бүген иртүк баш инженер Бибиков килеп җиткән.
Пасарби Пшимахович, диспетчер пунктында туздырып, ачып ташланган аппаратуралар янында мең төрле чыбыкларга уралып дигәндәй, казынып ятучы егетләргә сәлам бирә-бирә, монтаж эшләрен карап чыкты. Бу кадәр күп, катлаулы һәм әкәмәт аппаратларны бары тик шушында гына күргәне булды аның. Бу системаны кайтартып, туздырып ташладылар ташлавын, -ә Курамшин китсә ни эшләрләр, кеше эзләп кая барырлар?
Курамшинның өстәле янына барудан элек баш инженер, әнә шулар турында борчыла-борчыла, егетләрнең эшен карап йөрде.
— Ну, солдатлар, ничек, булдырып буламы? Армия төшегезгә кереп сагындырмыймы?
— Нихәл нтмәк кирәк, сагынсак та түзәбез инде!— дигән була Леванов.— Тик менә төннәрен генә кыен...
— Искә төшәме?
— Тревога белән саташып сикереп торабыз...
Егетләр күтәрелеп көлешәләр, бина эче яңгырап китә.
Авырыксынып кына, Курамшинның эш өстәле янына, түр почмакка килде Бибиков, урындык алып, Кәрам Ризванович каршына утырды. Исәнләшмәде — бүген иртән идарәдә, планеркада күрешкәннәр ид& инде алар
— Ничек соң, Кәрам Ризванович, хәлләр? Семьядан хат-хәбәрләр бармы? - дип сорады баш инженер. Моның белән, ул, эшне тикшерергә түгел, болай гына кергәнен белдертмәкче иде бугай.
Курамшин. ак кәгазь битенә ниндидер схема сызып утырган җиреннән туктап, карандашын өстәлгә куйды.
Рәхмәт. Хатын мәсьәләсенә килгәндә — көн саен телефон шалты-ратып минем кайтуны даулый. Ә эш мәсьәләсенә килгәндә... Начар,— диде ул туп туры гына —Авыр барабыз, Пасарби Пшимахович.
-t- Нәрсәсе начар?
Сезнең беренче класста балаларны ничек хәреф язарга өйрәткәннәрен күргәнегез бардыр инде. Шуның кебегрәк. Минут саен карап торырга, кулларыннан тотып өйрәтергә кирәк.
— Солдатлар элемтә частьларыннан түгелме соң?
Элемтә бер, электроника һәм телемеханика икенче нәрсә.
Соң, алайса нишлйбез? Нәрсә тәкъдим итмәкче буласың?
- Укытырга кирәк егетләрне Кичке курслар ачарга. Бер айлык булса да.
— Кем укытыр, кем өйрәтер сон? Синең дә китәр көннәрең килеп җитә бугай
Бибиковны ишеккә кадәр озата барды Курамшин
•Миңа. Пасарби Пшимахович. тагын бер айга калмый булмас, ахры Ташлап кидә алмыйм мин аларны бу хәлдә...
Баш инженер, Курамшинга сәерсенеп карап торды да. аның җилкәсенә сугып:
Билләһи, шулай уйлаган идем! дип көлеп җибәрде.
Бибиковны озаткач, гафу үтенергә дип, Рафат янына килде.
Рафат, авылдаш, син тагын ачуланырсың инде, ә? Күчтәнәчлә реңне яткырган өчен дим...
Курамшинны тиз аңлап алды Рафат. мавыгып эшләгән җиреннән кулындагы отверткасын шап итеп өстәлгә куйды.
— Тагын калырга булдыгызмы? Шулай дип уйлаган идем аны.
— Мәсьәлә болай тора бит әле. егетләр,— дип мөрәҗәгать итте эш
челәргә Курамшин. Белдегезме, баш инженер бүген безнең янга ни өчен кергән? Ул әйтә: егетләрегез болан ничего күренәләр, ләкин, ди эшләрен белеп бетермиләр, телефон белән телемеханиканы бераз буташтыралар икән, ди Шулай булгач, Кәрам Ризванович, сиңа, ди, аларга кичләрен бер-ике айлап сабак укытып алырга кирәк булыр, ди. Төшендегезме инде хәзер ни өчен кергәнен Пасарби Пшимахөвичнын?
Бина эче бераз тынып калды, аннан гөж килә башлады
— Була, өйрәнәбез аны!
— Вакыт кына бирсеннәр, укыйбыз!
— Дәреслекләре бар микән?
Курамшин, дәртләнеп, күтәрелеп киткән егетләрне кат-кат кул күтәреп кенә туктата алды
— Барысы да булыр, егетләр.
— Касыйм староста булсын, арада ул иң өлкәне! •
— Кирәкми Касыймны без начхоз итеп куябыз Ул ашату мәсьәләләрен кайгыртсын!
Солдатлардан да тәкъдим керде
— Сержант Левановны сайлыйбыз!
— Дөрес! Армиядә дә безнең командир иде, монда да булсын!
— Килештек,—диде Курамшин кандидатураны хуплап —Алайса Володя, дүшәмбедә берсен дә калдырмый жыеп киләсең, аңладыңмы?
Бераздан, үзенең шома нарат таягына таянып. Ишәй абзый килеп керде.
— Нефть чыктымы әллә?
— Нәрсә, Ишәй абзый, әллә нефть исе киләме?
— Юк, бик тавышланганга, кычкырышканга күрә әйтүем
Касыйм, Ишәй картка арты белән үк борылып утырды
— Вәт инде! - дип һаман да гаҗәпләнә иде ул Син аңа әйтәсең, монда нефть чыкмый дип, ә ул һаман үзенекен..
— Тегендә Аввакумов әйтә нефть чыкса шушы өй эченнән чыга инде, алар иң беренче белә, ди
Курамшин аның сүзенә хәтта сөенеп куйды
— Дөрес әйтә ул, Ишәй абзый. Нефть чыкса, аны иң беренче булып безнең менә бу әкәмәтләр күрсәтәчәк.
— Кайсысы күрсәтәчәк? - дип. таягын тупылдата-тупылдата Ишәй Курамшин янына килде
— Менә бусы. - Кәрам Ризванович, һич тә ялганламыйча. Рафат кулындагы манометрга төртеп күрсәтте.- Аввакумов янында нефть чыга икән шалт менә моның телләре уң якка!
— Кит сәнә, ничек белсен бу калай савыт нефть чыкканын5'
— Белә шул.
— Ә монысы нәстә?
- Монысы күлме нефть килгәнен күрсәтә торган прибор.
— Кит булмаганны! Бу тартма ничек нефтьне үлчи алсын ди!
— Үлчи шул.
Ишәй тагын да хәйран. Ул, ялганламыймы дип. күзләрен чекрәйтеч Кәрам Ризвановичка карый. Курамшннны монда, шушы йорт эчендә генә түгел, бөтен Черек күлдә иң саф. иң намуслы кеше дип саный ул Шуңа күрә дә Кәрамнан күзен алмыйча аптырашта калган
— Ә менә көлтә-көлтә чыбыклар намәкәйгә?
— Әнә тегендә, күл буенда Аввакумов скважинасында ниләр эш ләнгәнен хәбәр итү өчен, ди Курамшин җитди итеп Аңа Ишәй аб зыйны тагын да хәйрангарак калдыру кызык
— Шушы чыбыклармы? Кит булмаганны!
Ишәй абзый ышанмау гына түгел, хәтта үпкәләде дә
— Әкият сөйлисең инде син. Карт дигәч тә, надан дигәч тә
— Билләһи шулай, Ишәй абзый, кояштыр менә. Эшли башлага* үзең дә күреп исең китәр әле!
— Нефть чыккач, куарлар шул миие?!.
— Ник кусыннар, Ишәй абзый?
— Кеше калмый диләр ич Черек күлдә...
Сүзнең тирәнгә китәсен сизенеп алган Рафат.
— Ташла әле. Ишәй абзый,—диде.— Лутчы син безгә соңгы хәбәр ләрне сөйлә.
— Үлем-китем юк, ал-лага шөкер,— дип тәмәке төреп башлады су- зен Ишәй — Күптән түгел Бибиков килгән иде, шуны әйтим дигән идем Телефон шалтырата Курамшинны тагын бер айга калдыру турында приказ язарга куша.
Ишәй, астан гына Курамшинга карап алды.
— Ник кайтып китмисең инде син, Курамшин, өеңә?
— Җибәрмиләр бит. Ишәй абзый,— дигән булды тегесе.
— Кайт син, катының, балаларың янына кайт! йөрмә каңгырып Семьядан, җәмәгатеңнән башка читтә йөрү ямьсез нәрсә ул. Мин моны үземнән беләм... Бозыла ул читтә адәм баласы.
Ишәй абзый озак тормады, чыгып китте. Нигәдер кәефе юк иде картның.
Солдаттан кайткан егетләр аның турында төпченә, сораша башлагач, Кәрам Ризванов-ич бер сүз белән:
— Яхшы карт ул Ишәй абзый, дөнья күргән,— дип кенә жавап бирде.
II
Менә шушы дөнья күргән карт бу көнне Черек күлдә көтелмәгән, дулкынландыргыч вакыйга ясап алды.
Төш җитәр-җитмәс кенә чаң кактылар. Ашханә янында баганага эленгән тимер кисәген, гадәттә, нәкъ көндезге унбердә Ишәй абзый кешеләрне әбәткә чакырып суга иде — бүген иртәләде.
Рафат белән Гриша да, Кәрам Ризванович та сәгатьләренә карап алдылар. Кузгалучы булмады.
— Ишәй абзый саташа башлаган,— диде Рафат эшен дәвам итеп.— Әле ярты сәгать вакыт бар.
*— Картайган инде ул, бичара,— дип җөпләде аны Гриша. — Олыгайгач әтәч тә ялгышып кычкыра бит. .
Төшне җиткерә алмыйча гаҗиз булган Касыйм исә, үз сәгатен тиз генә унбергә дөресләп куйды да, халатын сала башлады.
— Дөрес йөрми ул сезнең архирей сәгатьләрегез. Ишәй абзый ялгышмас, ул точный карт! I
Баганадагы чаң бераздан тагын, тагын зыңгылдады.
— Әнә, әйттем бит, чакыралар,— дип ашыктырды һаман Касыйм — Миңа сәгать кирәкми. Әбәт вакытын үз корсагымнан беләм. Унбер җитте исә, менә моннан унбер тапкыр борып ала...
Курамшин кычкырып көлеп җибәрде:
— Тел белән түгел, эш белән күрсәт үзеңне, дигән ул!
Тел мәсьәләсен Рафат үзенчәгә борды
— Эх, снн, баш! Факиһә ханым бит сиңа ит урынына кыздырылган тел кирәкмиме, дип әйткән, ә син төшенмәгәнсең!
— Чыннан да, әллә шулай микән? — дип ышанып куйды Касыйм. Ә Курамшин тәрәзәгә барып карады.
— Анда, егетләр, нәрсәдер бар. Әнә, ниндидер автобуслар, легковой машиналар туктаган Төркем төркем кешеләр җыелган. Киттек!
Болар килгәндә ашханә алдында чиста, матур киенгән мәктәп балалары тезелеп тора иде Яннарында укытучыларымы, пионер вожатыйла-
I ымыдыр йери Шунда ук Вах нефть идарәсенең комсомол секретаре, р айор дәрәҗәсендәге, ниндидер хәрби кеше дә бар
Кузьма Николаевич Пичугов та биредә, нигәдер, борчылып як-ягы- fa карана, кемнедер эзли. Курамшин. егетләрен бер читтә калдырып. Цичугов янына килде
— Бу нинди тамаша, Кузьма Николаевич? ♦
— Ишбулдинны эзләп килгәннәр,—дип аңлатты Пичугов Кайда ул s
Ишәй абзый? 5
!. — Нәрсә булган Ишбулдинга? <
— Соңыннан' белерсеңХөрмәтләү җыелышы була. Ишбулдинны *
‘•абарга кирәк безгә! 5
■ — Белмим. Моннан ике сәгатьләр элек безнең янда булып чыккан = иде, шуннан соң күрмәдем.
Пичугов, этә-төртә дигәндәй, Ишәй картны эзләргә кемнедер * җибәрде х
«Тапмын кайтма!» дип кычкырып калды аның артыннан.
Мәктәп балалары, быргылар кычкыртып, барабаннар кагып, тигез >> сафлар белән ашханәгә кереп киттеләр.
Черек күл мәйданының төрле почмакларыннан ашханә алдына ке- s шеләр җыелды да җыелды, ә бу тантананың төп гаепчесе — Ишәй аб- ш зый күренми иде әле. ч
Хәзер инде Кузьма Николаевич, аптырагач. Аввакумовка бәйләнә =
— Синдә була торган иде бит ул Ишәй, көне-төне синен тирәндә ч
бутала иде!.. 3
Минем подчиненныем түгел лә ул миннән таптырырга! Әйтәм бнт, булды ул иртәнге якларда. «Нефть чыкмадымы әле?» - днп сорады да, борычлап-тозлап җавап биргәч, китеп барды
— Зря борычлап җавап биргәнсең, Виталий Иванович Кем белән сөйләшкәнеңне белеп сөйләшергә кирәк иде. чамалап.
Әгәр ашханә алдына үз тракторы белән Фәнүзә килеп туктамаса һәм аның кабинасыннан Ишәй абзый килеп чыкма<ан булса ла. тантана хәсрәткә әйләнгән булыр иде
Әнә ич Ишбулдин!
Аны күрү белән барысы да; «Ишәй абзый» да «Ишәй абзый!» — дип ду килделәр
— Сине эзләп килгәннәр анда, Ишәй абзый,—дип хәлне аңлатмак чы була Кузьма Николаевич, тик дулкынлануыннан сүзен кайсы башыннан башларга белми тотлыгып кала.
— Мине эзләп килгәннәр? Кемнәр?
Ишәй абзый, кинәт үзенең моннан кырык еллар элек булган гаепләрен исенә төшереп, куркып кала, агарынып китә.
Аны бу оеган хәленнән Курамшинның сүзе чыгара
— Мәктәп пионерлары, эзтабарлар көтә сине ашханәдә, Ишәй абзый. Сугыш ветераны белән очрашуга синен янга килгәннәр.
Бер яктан Кузьма Николаевич белән Курамшин. икенче яктан ида рәнең комсомол секретаре белән хәрби комиссариаттан килгән теге майор, кага-суга, Ишәй абзыйның өс-башларын аз гына булса да тәртипкә китерергә тырышалар
Аның кыяфәте бер дә инде менә бүген пионерлар алдына китереп бастырырлык, мактанырлык сугыш ветераныныкы төсле түгел Өстендә терсәкләре тузып, җиң очлары чукланып беткән сырма, башында ямьшәйгән иске бүрек, аягында кайрак калынлыгы итеп төпләнгән киез итек, кулларында кәкрәеп каткан брнзент бияләйләр. Сакал мыеклары да атна буе пәке күрмәгән, ахры
Тегеләй әйләндерделәр, болай бордылар картны, ах та вах килделәр, ваемсыз йөрүе, үз-үзенә игътибарсыз булуы өчен битәрләделәр, ләкин, ни хәл итмәк кирәк, вакыт уза балаларны көттереп булмый.
«хәзинәдә булганы белән» дип. култыклап ашханәгә очрашуга алып кереп киттеләр.
Үзләренең геройларын мондый булыр дип һич кенә дә күз алдына китермәгән балалар, алларында таушалган бөкере картны күреп каушабрак калсалар да, соңыннан кинәт батырайдылар.
Бер кыз бала алга чәчрәп чыгып басты да салют бирде,
Сәлам Сезгә, ил батыры.
Сәлам безнең геройга!
Курку белмәс Ишбулдннга.
Сугыш ветёранына!
Калганнары «Дан! Дан! Дан!» - дип бертавыштан кабатлады. Аннары икенче малай чыкты:
Бүген тыныч хезмәттә дә
Себер тайгаларында
<Кара алтын» чыгара ул
| Черек күл мәйданында
— Дан! Дан! Дан!
Сугыш ветераны Ишмөхәммәт Ишбулдин хөрмәтенә ашханә эчендә- геләр бөтенесе гөр килеп кул чапты.
«Кызыл эзтабарлар»ның җитәкчесе дә бар икән әлс. Ул — ундүрт- унбиш яшьләрдәге сипкелле малай. Быел җәен биш иптәше белән Себер дивизиясе эзеннән — Смоленскидан алып элеккеге Көнчыгыш Пруссиягә, Кенгсберг шәһәренә кадәр барулары, күп кенә якташларының язмышларын ачыклап кайтулары турында сөйли. Аның кулында саргаеп, таушалып беткән фронт газеталары, хатлар, фотографияләр һәм башка документлар . Шулар арасында Ишмөхәммәт Ишбулдин турында да бик күп кызыклы фактлар бар икән
Ашханәгә җыелган эшчеләр аяк очларына басып муеннарын суза- суза рәсемнәрне карамакчы, андагы сүзләрне укымакчы булып үреләләр, ләкин бу кадәр халык арасында андый нәрсәләр берсенә дә насыйп түгел.
Аңлатма бирү өчен халык алдына Пичугов чыгып басты.
Иптәшләр,— диде ул бик җитди итеп,— бәлки «Ишбулдин нефтьче» дигән сүз сезгә сәеррәк тә ишетелә торгандыр Дөрес, ул моңа кадәр аучы булган. Бик төз ата торган сунарчы. Ул кардонда яши иде. Моннан биш ел элек нефтьче разведчиклар белән мин аңардан Черек күлгә юл күрсәтүне үтенеп килдем, һәм иптәш Ишбулдин безне куе урманнар, сазлыклар аша менә шушы җиргә алып килде. Димәк, аны бу нефть мәйданын ачучыларның берсе дип атарга тулы хокукыбыз бар. Олы яшьтә булуга карамастан, күрәсез, ул бүген дә нефтьчеләр сафында!
Кузьма Николаевич, Ишәй абзыйның колагына иелеп нидер әйтте дә. залда басып торган халыкка карап:
— Бәлки, Ишбулдин мине гаеп итмәс, без күптәннән үз кешеләр,— диде аклангандай.— Ул үз әйберләрен минем квартирада саклый. Менә, ачуланмаса, сезгә күрсәтер өчен аңа бирелгән хөкүмәт бүләкләрен алып килдем...
Пичугов яулыкка төргән кечкенә төенчекне чиште, аннан берәм- берәм Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденын, унлап медальне алып өскә күтәреп күрсәтте. Кешеләр ах иттеләр.
— Чынлап та герой!
— Тагып күрсәтсен! — дип кычкырдылар.
Ишәй абзыйның костюмы юк. фуфайкасын күлмәк өстеннән генә ки
гән иде— Пичугов белән майор, аның орден һәм медальләрен кая та гарга белми аптырап, иске фуфайка түшенә каптырырга мәҗбүр булдылар. Сугыш бүләкләре иске киемнәргә дә бик килешә икән ләбаса!
Ишбулдин янына майор чыгып басты Таныштырды: ул шәһәрнең ' хәрби комиссары икән. •
— Ишбулдин сөйләр әле, иптәшләр,— диде ул кулын күтәреп ха- ♦ лыкны тынычландыргач.— Без, сугыш ветераннарын җыеп, шәһәр клу- г быИда махсус бер очрашу уздырачакбыз... — Аннары, пионерлар сафы- ч на карап басты.— Кадерле пионерлар, кыю эзтабарлар! Алдыбызда < моңарчы һич билгеле булмаган диярлек ветеран басып тора. Күрәбез, х ул артык тыйнак, мактанып горурланып сөйләп йөри торган кешеләр £ дән түгел икән. Ә бит горурланырлыгы да, мактанырлыгы да бар! р Рәхмәт сезгә, Вах урта мәктәбенең кызыл эзтабарлары' Сез ул хезмәт . иткән полкның сугышчан юлы буйлап йөреп, безне илебезнең иң оста мәргәне, Бөек Ватан сугышы каһарманы Ишбулдин белән таныштырды- “ гыз.— Майор залдагыларга карап алды да инде елмаеп - Хәзер, ип- Z тәшләр, үз чиратымда мин дә бер сюрприз ясап алмакчы булам - диде.— Кесәсенә жонглерларча тиз генә тыгылып, аннан кечкенә кызыл х тартма чыгарды. Тартма эченнән. «Бөек Ватан сугышы» орденын алды = Хәрбиләрчә борылып, Ишәй абзыйга мөрәҗәгать итте Хөрмәтле ип- 10 тәш Ишбулдин! Сез шушы зур бүләк — Беренче дәрәҗә «Бөек Ватан * сугышы» ордены белән фронтта 1943 елның мартында бүләкләнгән бул- у гансыз. Яраланып ерак тылга, госпитальгә китү сәбәпле, орденыгыз < сезне вакытында табалмаган. Ләкин батырлар югалмыйлар да. оны- 3 тылмыйлар да! Менә егерме биш елдан сон хөкүмәтнең зур бүләге эзләп тапты сезне. Котлыйбыз, иптәш Ишбулдин!
Майор, гәүдәгә кечкенә һәм чандыр гына Ишәй абзыйны, аюдай кочагына алып күтәрде, үпте һәм идәнгә бастырды Аның күкрәгенә тагын бер орденны беркетеп куйды.
Бер сәгатькә якын дәвам итте бу тантана Төш узып бара, тамак туйдырасы, эшкә чыгасы бар, дип берәү дә офтанмады, киресенчә, ерак кырда көтелмәгән, алдан хәбәр ителмәгән бу очрашудан, үзләре ара сында эшләп, көн күреп ятучы шундый батыр карт солдат булудан мондагылар хуш булып, җиңеләеп калганнар иде
Аш вакытында да сүз гел Ишәй абзый турында гына барды Алар борылып-борылып Ишәйне эзләделәр, һәркемнең картны үз янына ча кырасы, табынга утыртасы, бергә гәпләшәсе, аңардан фронт турында сорашасы, нәрсәләрнедер ачыклыйсы килгән иде Тик Ишәй абзыйны тантанадан соң берәү дә күрмәде, таба алмады Арада юк иде ул.
Эшчеләр ашханәдә сөйләнделәр
— Ишәй абзый күптән шәһәрдә, килгән начальство белән ресторанда утыра торгандыр инде
— Хәзер инде ул синең белән минем компаньон түгел, туган! Геройны аерым сынларга дип алып киткәннәр билгеле
III
Ишәй карт бу вакытта балкада, үзенең сүнеп суынып беткән калай миче янында утыра иде.
Пионерларны озаткан чакта, ыгы зыгы вакытында китеп калды ул Берәүгә дә әйтмәде, беркем белән дә хушлашмады - тотты да шылды Тынычлыкта, япа ялгыз калырга кирәк иде аңа Башына кинәт ише леп төшкән шатлыктан актарылып, ташып чыккан күңелен басарга тын алырга кирәк иде
Мичен ягып җибәрде карт. Утыннарга ут үрләп яна башлагач, үзе нә дә җан кергәндәй булды Тәмәке төреп тартты Ләкин башы эшлә
ми. уйлары буталчык иде. Күз алларын еракта калган туган авылы, балалары, хатыннары, Себер урманнары килеп томалады. Әйе, тормышы да, үзенең уйлары кебек, бик тә буталчык, анлаешсыз булган икән Ишәйнең.
...Бер карагайда, узган гомере алай зарланырлык та түгел кебек иде. Авылыннан качып Себергә килү белән аны, язу-фәләнен дә сорап тормыйча, урман кисәргә алдылар, эре нарат бүрәнәләрдән салынган торакка урнаштырдылар, киендерделәр, ашарына бирделәр. Ләкин.. Аларына да түзмәде Ишәй, китте. Пычкы тавышын күтәрә алмады. Пычкы зыңлавы колакны ярып керде, еракта калган авылны, тегермән буасын, анда такта яруларын хәтерләтте. Шул тегермән буасы, комсыз Мәүлет *белән дуслашу, аның кызы Мәгъмүрәне хатынлыкка алу харап итте бит Ишәйне...
Урман кисүчеләр белән янәшә генә торучы сунарчылар кооперативына күчте Ишмөхәммәт. алар белән кардоида яши башлады.
Күзе үткен иде Ишбулдннның — төз ата иде. Мушкага алынган бер генә җәнлекнең, кош-кортның да качып, очып киткәнен хәтерләми ул. Илгә тире хәзерләүдә бөтен Себердә алдынгылыкны тотты Ишбулдин «Кыек атып туры тидерәдер бу», «Моның мылтыгы сихерледер»,— дип аудан бүре, аю. яки төлке алып кайткач Ишәйнең егерменче калибрлы берданкасын әйләндерә-әйләндерә карыйлар иде сунарчылар
Матур, тыныч еллар озак бармады — сугыш башланды. Гарасатның шомлы җиле ерак Себер авылларына да барып җитте, куе тайга урманнары аша Ишәй торган аучы кардонына үтеп керде. Халыкны ай- кады-чайкады, аякка бастырды сугыш. Фронтка кешеләр кирәк иде. Авырлыкларга, суыкларга чыдам, нык, таза егетләр кирәк. Бигрәк тә Ишәй кебек мылтык тота белгән, төз ата алган себерлеләр кирәк. Унсигез яшьтән башлап кырык биш яшькә кадәр булган, сугышка яраклы бөтен ир-ат гаскәри хезмәткә алына.
Ул чакта инде кырыкка җитеп килгән Ишмөхәммәт Ишбулдин Төмән шәһәрендә оештырылган атаклы Себер дивизиясенә эләкте. Чатнама суык ноябрь урталарында аларны, көнбатышка таба агылучы эшелоннарның берсенә утыртып, Мәскәүне сакларга җибәрделәр.
Солдатлар белән бер вагонда утырганда, аларга кушылып «Вставай. страна огромная, вставай на смертный бой»,— дип җырлап барганда Ишәй үзен кешеләр белән тигез хокуклы, башкалар белән бер дәрәҗәдә бәхетле итеп тойды.
Ул фронтка бары тик бер максат белән генә барды — үзенең кемлеген күрсәтергә, кылган гөнаһларын кешеләр каршында юарга дип!
Атакаларга барырга, штык сугышларында катнашырга, дошман белән йөзгә-йөз очрашырга туры килмәде аңа. Снайперлар батальонына эләгеп, яшерен засадаларда, маскировкаланган ояларда ятты, агач башларында «күке» булып утырды, мушкага эләккән бер фашистны чәкеде дә чәкеде...
Мәскәү янында тар-мар ителгән дошман чигенеп, Смоленск тирәләрендә ныклы оборонага күчте. Озак яттылар анда мөртәтләр — ике кыш буена диярлек кузгалмадылар. Башка атышлардан тыш, снайперлар белән снайперлар сугышы да каты булды монда Авызын ачып йөргәннәрне чүпләп кенә тордылар. Кем кемнекен табар, кем кемнекен күбрәк тәгәрәтер — шуңа корылган иде максат. Төз атудан, осталыктан бигрәк, хәйлә кирәк иде монда.
Снайпер Ишбулдин исә, барысыннан да битәр, түземлек кирәк дип санады. Утыз-кырык градуслы кышкы салкыннарда снайперларга бер дә селкенмичә сәгатьләр буе гына түгел, көннәр буе ятарга кирәк Мәче тычканны сагалаган кебек. Дошман снайперы да юләр түгел — үзенә төбәлгән көпшәне күрмәсә дә яхшы сизә. Ул да, нык яшеренеп, зур түземлек саклап ята. һәр секунд саен яшәү белән үлем көрәшә
монда. Яшьләр төз дә ата белә, әмма сабырлыклары житми. яшеренгән урыныннан кузгалалар да шул ук секундта дошман корбаны булалар. Андыйларны сугышка кадәр, аучы вакытыннан бирле сынаганы бар Ишәйнең: җәнлекне табалар да, посып мушкага аласы урында, һай-һайлап куып китәләр. Тот син аныц койрыгын!
Красноярск аучысы, өч йөз фашистның башына житкән снайпер ♦ Иван Новоконов белән ярышты ул. ләкин уздыра алмады — Жинү көне ? килде. ц
Кайтырга диләр Штабка чакырып. Ишмөхәммәтовнын адресын со- < рыйлар, билет юллыйлар. «Кайтырга, кая кайтырга, кем янына, нәрсә z дип кайтырга?» ?
Фронтовикларны өр-яңадан киендереп, юлга азык-төлек биреп, = семьяларына бүләкләр, күчтәнәчләр төяп өйләренә озаталар
— Ишбулдин, син нәрсә телисең? — дип сорыйлар фронтовиктан * Атаклы снайперга ни сораса шуны биреп жибәрергә әзерләр.
Ә аңа бер нәрсә дә кирәкми: бирер, сөендерер кешесе юк.
Уйлап-уйлап торды да:
— Миңа мылтыгымны бирсәгез икән! — дип, командирның исен- ’
акылын алды бит. х
Бу мылтык белән Ишбулдин сугышның башыннан ахырына кадәр йөрде, Смоленск урманнарыннан Балтика диңгезе ярларына кадәр ба- ч рып житте. Әйбәт иде мылтыгы, ифрат ышанычлы иде Бер фашистны - дөмектергән саен, үзенең аучы гадәте буенча, мылтык сабына бер кирт < сала барды снайпер, моның өчен ачуландылар да. янадылар да, ләкин з үзсүзле Ишәй барыбер теләгәнен эшләде ике йөз егерме тамга салды мылтык сабына.
— Миңа берни дә кирәкми, кайткач, ауда йөрергә снайпер мылтыгымны гына бирегез,—дип ялынды һаман Ишәй.
— Әй, Ишбулдин, Ишбулдин! Чудак син. Кайчан инде гаскәри ко ралның кулга бирелгәне бар?—дип көлде командир
Ишбулдинның, кайтырга азык та алмыйча, юләрләнеп сугыш коралын соравы мәзәк булып штабка барып ишетелгән, хәтта дивизия ко мандиры генерал Покровскийга да житкән
— Бирәбез,— дигән генерал бер дә уйлап тормыйча һәм «Сугышларда аеруча батырлык күрсәткәне, 220 фашистны юк иткәне өчен сержант Ишмөхәммәт Ишбулдинны шәхси коралы - снайпер винтовкасы белән бүләкләргә» дигән приказ язарга кушкан
Шулай итеп, Ишбулдин,— кем белсен, мондый очраклар тагын булгандырмы юкмы— үзенең аучы кардонына озын һәм авыр, оптик прицелле снайпер мылтыгы алып кайтты. Кушып бирелгән кырык биш патроны бар иде винтовканың — бары тик кырык биш тапкыр гына атарга житте ул Аңа тәңгәл патроннарны бүтән бер жирдә дә табар га насыйп булмады, аучыларны көнләштереп, кешеләрнең күз явын алып торган гаскәри винтовка кирәксезгә чыкты, аны стенадагы чөйгә элеп куюдан башка чара калмады
Ишәй мичтә чия кебек кызарып күмерләнгән кисәүләргә карап утыра, тирән-тирән итеп тәмәке суыра, патронсыз иске мылтык кебек ярак сызга калган, ялгыз яшәп читтә узган гомерен кызгана Яңа гына сиз гәндәй булды ялгызлык бетергән икән аны, агач корты кебек шул кимергән эчтән, тәмам какшаткан, аяктан егар дәрәжәгә китереп жит- кергән...
Бөтен алтмыш елында ике генә тапкыр булды, дип нсәпли Ишәй бәхетле чакларын. Берсе аның сугыш елларында, солдатлар белән фронтта вакытта, икенчесе менә монда нефтьчеләр, төзүчеләр арасында. Икесе дә кешеләр белән бергә булганда, авырлыкларны бергә күтәргәндә, нл язмышын бергә хәл иткәндә!
Тиздән нефть чыгачак, кышын булмаса. язын ходка жибәрәбез дип
сөйләнәләр Нефть дигәне чыннан да чыгып, кешеләр өйләренә тарала башласа, инде нишләрмен, кая барырмын, дип кайгыра Ишәй Урманына кабат кайтып, үзенә йорт салып, картаймыш көннәрен япа-ялгыз шунда уздырырмы ул?
Бик борынгы, моңлы жыр килде картның күңеленә, үзе дә сизмәстән, әкрен генә сузып җырлап җибәрде
Сәхрәләрдә йөри җитез җәйран, Аны күреп кенә кем туяр.
Ә Курамшин белән Пичугов, Ишәй абзыйны эзләп иске агач йортка кергәндә, ул кызу мич каршында елап утыра иде. Бик тә уңайсыз хәлдә калды килеп керүчеләр Кәрам Ризвановичның түгел, Кузьма Николаевичның да. күпме еллар йөреп, күпме бергә булып Ишәй абзыйның мондый халәтен күргәне юк иде әле. Боек иде карт, йомык, күңелсез иде, әмма аның болай ук йомшап төшкәне булмады.
— Әллә нефть чыктымы? — дип сорады Ишәй, боларны күргәч куркыбрак калгандай.
— Күптән чыккан инде ул Ишәй абзый,— дип тынычландырырга теләде аны Пичугов.— Тик аны зур ташкын итеп агызып җибәрергә генә кирәк..
— Тормыш дигәнең кешеләр белән генә күңелле, алар белән генә ямьле икән,— дип саташкандай сөйләнеп китте Ишәй.— Кешеләр белән булганда син читтә калмыйсың, онытылмыйсың, онйтылсаң да сине эзләп табалар, үзләренә ияртәләр, якты дөньяга алып чыгалар икән Рәхмәт инде сезгә!
Ишәй, тагын нәрсәдер әйтергә теләп авызын кыймылдата, ләкин тавышы чыкмый, иреннәре калтырый, күзләре яшь белән томалана. Битендәге тирән җыерчыклар арасыннан күз яшьләре агып төшә. Ул аларны сөртми, ә учы белән сакал очыннан сыпырып ала да идәнгә селтәп ташлый иде...
Кәрам белән Кузьма, бер-берсенә карашып алдылар да, әкрен генә чыгып киттеләр.
Әйдә, еласын ул, комачауламагыз аңа, еласын! Табигать тарафыннан бирелгән бу изге халәтне оныткан, аның ачысын да, ләззәтен дә күптән татымаган кеше өчен елау — бәхет ул. Әйдә, үткәне, хәзергесе, кайгылары, шатя-ыклары— барысы өчен дә бүген берьюлы түксен ул күз яшен. Кирәкми, юатмагыз сез андый чакта кешене!
ЕГЕРМЕНЧЕ БҮЛЕК
1
Бибиков белән Аввакумов, кичке курслар өчен бирелгән бүлмәнең ишек төбенә туктап, Курамшинның дәрес биргәнен тынлап тордылар Алар әле генә җыелыштан чыкканнар иде
— Дәрес башланган,— диде Бибиков тавышланмаска кушып.
Виталий Иванович колагын ишеккә куе» торды да.
— Кара син аны, тәҗрибәле укытучы мейн! — дип куйды.
Икесе дә тәмәке кабыздылар
— Укытучысын белмим, шулай да яхшы инженер,— дип үзенең соклануын белдерде баш инженер — Автоматлаштыруны су кебек эчә, каһәр! Эшкә дә бер дә иренми
— Ничек булса да монда, үзебездә калдырырга иде аны, Пасарби Пшимахович.
Ничек калдырасын. Виталий Иванович, ул бит командировка дагы кеше.
Аввакумов, сакалын кашып, жиңел генә көлеп куйды.
— Командировкасын онытып жибәрде түгелме соң инде ул?
— Онытмый Сүз тынлап кына калды. Яңа елга китәм дн
Аввакумовның сакал арасыннан ап-ак тешләре күренде. Ул үзенен ♦ шуклыгыннан көлә иде. s
— Калдырасың килсә Курамшинның кылын табарга кирәк. На £ сарби Пшимахович. Әкәмәт кеше инде менә! Үзсүзле дип әйтимме * шунда, кире дипме. «Син вакытлы кеше, ташлыйсың да китәсең», ди = сәң кала, «кал» дисәң китеп баруы мөмкин
• — Яхшылык белән сорарга кирәк үзеннән — калсын иде Ул кит г
сә, безнең көймә комга терәләчәк. ф
Бибиков папиросын чүп савытына ташлады
— Кереп тыңлап утырыйкмы? Турысын әйткәндә, сиңа да кирәк = әле уку.
— Ул автоматларга син үзең дә сарык яңа капкага карап торгандай £ карыйсың бугай, Пасарби Пшимахович
— Мөмкинме?— дип ишекне ачты Бибиков
Курамшин, күңеленнән исәнләшеп, башын иде дә дәвам итте Биби ков белән Аг^акумов арттагы урындыкларга барып утырдылар
Стенадагы сызымнар, схемалар, диаграммалар өстендә күрсәткеч * таягын йөртә-йөртә, Кәрам Ризванович нефтьне үлчәү установкаларын = автомат рәвештә идарә итү системасы турында сөйли Сөйләгәндә эш челәре утырган өстәлләргә дә күз салырга онытмый ул кызыксыналармы, кем дә булса йоклап китмәгәнме, дип борчыла, ахры Бибиков та, Аввакумов та яхшы аңлыйлар көн дә ике сәгатькә планлаштырыл
■ ан укулар жиңел түгел, шулай да егетләр дәресне игътибар белән тын ларга, материалын тотып алырга, үзләштерергә тырышалар иде Кай берләре дәресне язып та бара
Ә Курамшин, шәкертләрен үзенчә сынап йөри арада кем ныграк кызыксына бу яңа система белән, кем өметлерәк? Киләчәктә Српгсдяр итеп кайсы егетне куярга була? Курамшинның үзен киләчәктә алыш тырырлык кем бар?
Дәрес бирә һәм дикъкать белән Рафатны күзәтә Авылдаш егет бит. жан тартмаса кан тарта дигәндәй, ул ничегрәк булыр икән? Тырышлы
■ ы, тыйнаклыгы белән бригадир булырга кулай, ләкин автоматлар мәсь эләсендә белеме саерак әле. Гриша да начар малай түгел, ләкин куш канны гына эшли. Курамшин аны беренче көннәрдән бирле сынап йө
ри Григорийның үз теләге белән бернәрсәгә дә башлап тотынганы юк ’ әле Касыйм эшкә таза егет. Тотынса бөтенесен дә булдыра ала. тик күбрәк көн узсынга гына йөри сыман күренә, күңеле урынында түгел Солдаттан кайтканнар арасыннан Володя Леванов ошый Курамшннга Володя армиядә дә беренче разрядлы элемтәче, радист булган, күк рәгендә горурлык белән шуның значогын әле дә йөртә,— электроника һәм телемеханика өлкәсендә дә исе бар Әмма бер нәрсәсе күңеленә ятмый Курамшинның ул егет артык кыр..с күренә Үз иптәшләрен ярат тырын түгел, куркытып, команда биреп эшләтә сыман Шунда сагынып, Мәснәвине исенә төшерел алды Кәрам Ризванович Менә ул шәп кеше иде! Үз эшен бетереп белү өстенә, звено жнтәкчесе буларак кай сы ягы беләндер, иптәшләренә дә ярый ала иде Бервакытта да тавы шын күтәрмәс, холыксызланмас, ә тыңлата белер Үзе дә туктаусыз эшли, кешеләрне дә эшләтә... Курамшин эШтә генә түгел, шушында укытканда да еш кына Мәснәвинең сабырлыгын исенә төшерә һәм үз«^ дә аннан үрнәк алырга тырыша иде
Курамшинның төпле, тыйнак кына дәрес бирүе Бибнков белән, Авва
кумовка да ошады — кызыклы вакыйгалар белән мавыгып киткән мәктәп баласыдай тыңладылар.
— Курамшин җәнаплары рөхсәт итсә, үземнең дә йөрергә исәп бар әле,— дип пышылдады Аввакумов баш инженерның колагына
— Минем дә теләк бар,— дип баш какты Пасарбн Пшимахович Бераздан —Алайса. Виталий Иванович, болай итик нефть чыгаруда турыдан-туры катнашы булган барлык инженер техник работникларны курсларга йөрергә мәжбүр итик! — диде.— Барыбызга да кирәк ич боларны белү Профаннар ич без автоматлар мәсьәләсендә!
Дәрес бетеп, җыйнаулашып урамга чыккач, Бибиков белән Аввакумов Курамшинны ике яклап култыклап алдылар
— Озата барабыз, Кәрам Ризванович
— Озатырга мин кызлар түгел ич.
— Кара син ничек өйрәнеп беткән! — дип, белепме, белмичәме — Ав-вакумов көлеп җибәрде.
Курамшинның кәефе юк. ялгыз кайтасы килә иде, тик баш инженер белән участок начальнигы әрсезләнеп диярлек аңа иярделәр. Икесенең дә максаты бер. үзара сөйләшенгән — Кәрамны Себердә бөтен ләйгә калырга үгетләү иде.
— Бәлки, кереп ашап чыгарбыз? — дип тәкъдим ясады Аввакумов ресторан турына килеп җиткәч. Терсәге белән әкрен генә Пасарби Пши- маховичка төртеп куйды.
— Син кич ашамагансыңдыр бит, Кәрам Ризванович? Әйдә!
— Ашадым,— дип ялганлады Курамшин.
Аввакумов һаман үзенең төртмәле гадәтен куды:
— Курыкма, син кунак кеше, заказ миннән булыр!
— Бу кунакны күптән куар вакыт инде,— дип кырт җавап бирде Кәрам.— Рәхмәт. Бүген минем телефоннан хатын белән сөйләшәсе бар.. Хушыгыз...
Ул баш инженерны да, Аввакумовны да аптырашта калдырып китеп барды.
II
Кунак йортына кайтып бүлмәсенә бикләнүгә, Курамшин күңелсезләнеп, моңаеп калды. Ялгызлыктан, кайтасы килеп сагынудан да түгел, кәефсезлектән иде.
Теге көнне төнге сәгать унберләрдә хатыны белән телефоннан сөй-ләшүдән башланды бу халәт Ни булгандыр Хәтимәгә — уйламаганда- көтмәгәндә төн уртасында шалтыратып уятты да, исәнме юк. саумы юк, төрле мәгънәсез сүзләр, үпкәләр белән тутырды вакытны Имеш, йогышлы чир белән авырый дип ишеткән Курамшинны, кайта алмый ятулар тикмәгә генә түгел. Бу ни дигән сүз? Алдама, икейөзләнмә, ди бит әле җитмәсә! Монысын нәрсә дип аңларга?
Хәтимә телефоннан сөйләшергә теләмәгәч ул ике бит тутырып хат язган иде. болай кырт та мырт килүләрнең сәбәбен сорашкан иде—менә ун көн булды инде, аңа җавап юк.— «әллә берничә көнгә булса да сорап өйгә кайтып килергәме икән?» Үзенең башкарылган һәм башкарыласы эшләрен санап, тагын уйга калды
Ноябрь ае тынгысызлык белән үтсә дә, файдага узды дип исәпли иде Курамшин Чөнки бу айда ул идарә итү системасының яртысыннан күбрәген диярлек кабул итеп алды, аларны җыеп, комплектлау эшләренә кереште. Бу айда армиядән кайткан егетләрне тапты, аларны үзенә алып бөтен бер бригада туплады Ниһаять, булачак автоматчылар, киләчәктә телемеханика аппаратларына хезмәт күрсәтүчеләр өчен кичке курслар оештырып җибәрде.
Курамшин иртәдән алып кичкә кадәр Черек күлдә, ә эштән кайт
кач яшьләргә электроника һәм телемеханика серләрен өйрәтергә китә Авыр һәм мәшәкатьле булса да, үзен хезмәттә, файдалы эштә итеп тою күңеленә җиңеллек бирә иде аның. Шуның белән бергә, туган якларга, семьяга, үзенең участогына кайту турында да онытмый ул Онытмый, сагына, ләкин эш җибәрми
Үзенең кайтырга җыенуы турында моннан ике ай элек, аннан өч, ♦ дүрт ай элек сөйләнеп йөргән Кәрам Ризванович Себердә инде алтын- s чы аен яши Ул киткәндә күчтәнәчләр җибәрергә йөргән Рафат инде бө- £ тенләй кулын селтәде Курамшин үзенең юлга җыенуы турында сүз < әйтсә: «Әкият сөйләмәгез, Кәрам Ризванович!» — дип кенә җибәрә * Аның кайту турындагы хыялларыннан Пичугов та. хәтта Ишәй абзый « да көлә: «Себер ул саз кебек — эчкәрәк кергән саен ныграк суы- = ра»,— ди
Китә алуына Курамшин үзе дә ышанмый башлады инде Ник дисәң, * башында һаман бер уй шушындагы телемеханика аппаратларны ур- х наштыру, көйләп җибәрү уе, торбалардан нефть агыла башлауны, чнт- “ тән торып идарә итү системасының эшен, нәтиҗәсен күрәсе килү теләге >
Шунысы яхшы — монда скважиналар барысы да бергә тупланган, ’ бер төбәктә, аларны диспетчер пункты белән тоташтыру ансатрак бу- = лачак. Ә бит Әлмәт промыселларында аралары яртышар чакрым бул- ш ган скважиналардан нефтьне торбалар белән бер урынга җыю. анда ч группалы установка төзү, аны читтән торып идарә итү системасына то- “ таштыру эшләре ничә ел вакытны, күпме көчне һәм акчаны йотты <
Биредә Курамшин скважиналарны автоматлаштыру өчен байтак Э перспективалар күреп яши. шушындый җайлы урыннарның Әлмәттә булмавына сызлана иде. Ә бит аның күңелендә беркемгә әйтми яшереп йөри торган ике яңалыгы да бар әле Эш белән булышып, нигәдер, ул үзенең уйлаһ табу белән мавыгуларын да онытып җибәрде Системаны көйләп, нефть чыгару эшен җайга салса, бәлки, студент еллардан бир ле башында йөрткән үзенең термохимик установкасы белән дә шөгыльләнә башлар әле. Нефтьне җир асты тозларыннан, күкерттән, судан һәм ком-ташлардан, ягъни, инженерлар теле белән әйткәндә, механик кушылмалардан аера торган бу установканы монда кую бик тә кулай булыр иде Татарстанда скважиналарның бер-берсеннән ерак булуы, таралып утыруы аркасында гына яраксызга чыккан иде бит ул уста новка.
Вакыт шактый соң иде, Кәрам ятырга уйлады һәм үзенең чишенми нитми, ут алмыйча, өс киемнәреннән утыруын шунда гына исенә төшерде Маринадан курку галәмәте. Ут кабызды исә, теге хатын хәбәр биреп тәрәзәгә чык та чык вак таш ыргыта башлый, Курамшннны чакыра Фәнүзәләргә барганына түгел, баргач калуына, хәмер эчеп утыруы на һәм «салметднн» баштан Марина белән танышуына үкенә хәзер Кә рам Үкенә, ләкнн соң. Дөрестерме, юктырмы, Фәнүзәнең әйтүенә караганда, Марина чын-чыннан Кәрамның «рыцарьлыгына» ышанган, муеныннан чумып гашыйк булган, имеш Фәнүзә-елан хәзер күргән саен Ник безгә килмисез, Кәрам Ризванович? Марина кич саен сезне көтеп тилмерә, ник газаплыйсыз — ул бит төннәрен дә сезне уйлап саташа», дигән була
— Я. нәрсәмә алай саташа ул? Беткәнме Марина кебек чибәрләргә ялгыз ир-ат?—дип кычкырып куйды Кәрам төнге тын бүлмәне яңгыратып
III
Инде чишенеп яткан, изрәп йокыга китеп бара нде — ишек шакы дылар
Теге шакмак бәбәк Марина килдеме микәнни? — днп. куркып
сикереп торды Кәрам, ишеккә килде. Юк, юк, ачмаска! Теләсә нәрсә әйтсен—куып чыгарырга!
Тавышына мөмкин кадәр кырыслык бирергә тырышып сорады:
— Кем бар?
— Бу мин, Кәрам Ризванович,— диде ир-ат теге яктан татарча Бик тә таныш тавыш, ләкин Кәрам аны кем дип тә әйтә алмый иде
Ишекне ачуга бер кулына чемодан, икенчесенә капчык күтәргән Мәснәви килеп керде.
— Менә кайда ята икән безнең югалган кешебез!— дип сөйләнә- сөйләнә әйберләрен ишек төбенә бер кырыйга куйды.— Вәт, көт син аны кайтыр дип! — Курамшинга суыктан күшеккән кулларын сузды — Исәнме, Кәрам Ризванович?
— Күземә күренәсеңме, әллә чыннан да Мәснәвиме син?— Бер кулын биреп, икенчесе белән Мәснәвинең салкын муеныннан кочаклап алды.— Син каян? Нишләп? .
— Соңыннан. Кәрам Ризванович. Яңа гына самолеттан төштем. Аэ-ропортта кунарга түземлек җитмәде — менә сине эзләп килдем, гаеп итмәссең...
— Чишен соң! Мин монда ялгызым гына.
Мәснәви, исе китеп, бүлмә эченә күз йөртеп чыкты.
— Байларча яшисең,— дип кипкән иреннәрен ялап куйды.— Төрек солтаны мени, тоташ келәмгә төренгән! Кара син аны: кәнәфиләр, ше- фоньерлар, сервантлар Әйтәм кайтмый ятасың.
— Үз өем алтын бишек, кеше өе тишек, дигәннәрме әле?..
Кәрам Мәснәвинең тизрәк чишенүен, утыруын, сөйли башлавын көтә иде Аны хәзер туган илнең чыпчыкларыннан, әтәч-тавыкларыннан башлап, үзенең семьясы да, танышлары да, эшләгән җире дә, һәм, ниһаять, Мәснәвинең тора салып бу җирләргә нинди сәбәптән килеп чыгуы да — барысы, барысы да кызыксындыра иде.
— Нәрсә, син дә әллә командировкагамы? Яки болай... күрергә ге- нәме?..— дип Мәснәвине һаман ашыктырды ул түземсезләнеп.
— Әй, сорама инде, Кәрам Ризванович!—дип кәнәфигә килеп утырды Мәснәви — Бөтенләйгә килдем инде, ташлап...
Курамшин сагая калды: -
— Тукта әле. тукта, ничек ягъни мәсәлән бөтенләйгә?
Мәснәви кулын селтәп кәнәфидә авыша төште һәм җиңел генә атына башлады.
— Шулай инде, бөтенләйгә булгач бөтенләйгә. Расчет алдым да килдем..
Кәрам Ризванович урыныннан сикереп торды.
— Ни сөйлисең син, ахмак? Ә участок? Ә автоматлар? Кешеләр?..
Мәснәви арган, талчыккан иде, исән-сау килеп аву рәхәтеннән күзләрен йомып, урынында тирбәлә бирде
— Автоматлар да, кешеләр дә, участок та беркая качмас Фәнүзә-
не күргәнең бармы? Еракмы ул моннан? ■
Курамшинның нервлары кузгалып, ияк чокырлары тартыша башлады. Ул, идән буенча кызу-кызу йөреп китте дә, тагын Мәснәви каршына килеп басты. Кычкырды
— Башың бармы синең! Кемгә дип калдырып киттең участокны, нәрсә дип?!
Мәснәви кәнәфидә тирбәнеп утыру ләззәтен татый алмады, торып басарга мәҗбүр булды:
— Нәрсә, Кәрам Ризванович, әллә участогыңны договор* белән килешеп алып калдыммы? Ике айга күз-колак булырга куштың — вакытлыча риза булдым, карышмадым, шулай бит? Ике ай үтте, өч ай, биш ай үтте—ә син юк! Үзең беләсең, мин инженер да, участок начальнигы да түгел — гади рабочий гына.
— Башыңны юләргә салма! Җаваплылык тойгысы юк синдә!
Бик каты кычкырышып киткәннәр икән — тавышланмаска кушып, төн икәнен, кешеләрнең ял итүен искәртеп, дежурный хатын кн£әтү ясап чыкты Шуннан соң икесе дә пышылдауга күчтеләр
— Я, кемгә дип калдырдың инде участокны, әйт! Кем алып бара хәзер эшне?! — дип чажгорды Курамшин, бөтен усаллыгы белән Мәенә- ♦ вигә ябырылып £
— Башлы инженерлар бар ул, Кәрам Ризванович, бер син генә түгел .. Таптылар... — Син, Кәрам Ризванович, ачуланып утырганчы, хет < чәй куяр идең,— дип әкрен генә сүз башлады Мәснәви — Мин бит ерак * юлдан... S
Курамшин да исенә килде: s
— Кара инде, чыннан да онытып җибәргәнмен! Бар минем самавырым! Хәзер кайнатабыз аны... *
Кәрам электрлы самавар, чәшке-чынаяклар белән булышып йөрде, * ә Мәснәви чишенеп, юынып керде, чемоданыннан алып чиста күлмәген * киеп куйды.
— Соң, Фәнүзәне күргәнең бармы, ул ниләр бетереп ята? — дип тү- ’ земсезләнеп тагын сорады Мәснәви. s
— Фәнүзәнең дисеңме? Аның эшләре уңайлана хәзер... Анда. Әл- ш мәттә, минекеләр ни бетереп яталар, киткәндә күрдеңме? ч
— Күрдем, исән-саулар,— дип кенә җавап бирде Мәснәви. Калга- * нын, «Курамшин янына китәм, нинди йомышларың, әйтер сүзләрең < бар»,— дип кергәч, Хәтимәнең ничек борчулы булуы, Себергә, ире яны- Э на китәргә җыенулары, квартира алмаштырырга исәп тотулары турында әлегә әйтмәскә булды. Боларның барысы да теге фотолардан икәнен Мәснәви төшенә иде
— Хәтимә сәлам дә әйтмәдеме? — дип төпченде Курамшин, табынга чәй әзерли-әзерли.
— Ул сиңа үзе шалтыратыр әле
— Шалтыратты инде — нигәдер миңа ачуланган Ник ачуланганын сиңа әйтмәдеме? Озак кайтмый яткангадыр инде, билгеле Муеннан эшкә чумдым бит
Мәснәви туры кеше, ялганлаган кешене җене сөйми иде—түзмәде:
— Эх, Кәрам Ризванович,— дип сузды Курамшинның күзенә кереп.— Ник инде әйләндереп-боргалап маташасың!
— Тукта әле. ни дигән сүзең бу?
— Оятсыз син, Курамшин! Алма кебек хатының, берсеннән-берсе чибәр өч малаең бар — ник дип рәнҗетергә аларны? Ни гаепләре бар?
Сүзнең нәрсә турында барганын аңлап, Кәрам колакларына, муенына кадәр кызарды, чәйле стаканын куеп, башын иде «Җиткергәннәр Менә ни өчен Хәтимә телефоннан кырт та мырт сөйләшкән’ Кырын эш кырык елдан соң да беленә икән шул .»
«Ничек, кайчан, кем җиткергән?» — дигән сораулар бер-бер артлы яныннан очып узды Кәрамнең —ул берсен дә тота алмады
Мәснәви үзе дә кыерсытылган, рәнҗегән хәлдә утыра иде
— Безнең өчен син бит заманында чиста-саф кеше идең. Кәрам Ризванович Бөтен бригада, участок халкы синең тормыштан үрнәк алып яшәде, сиңа охшарга тырышты Үземнең начар кеше булуыма синең каршыда ояла идем Ачулансаң да сүз әйтмәдем
Курамшин, үзен кулга алырга тырышып карады, акланмакчы булды
— Гайбәт алар бар да. Мәснәви, юк сүзләр Әйдә чәй эчик бер тынычлап!
Мәснәви, костюм кесәсеннән бумажнигын чыгарып, аннан даны таралган теге өч фотоны алды һәм Курамшин алдына ыргытты
Моны нәрсә диярсең?
Курамшин бу хәлдә үзен беренче мәртәбә күрүе иде Ул исерек кыя
фәтенә дә, кыланышларына, Марина белән кочаклашып утыруына да артык исе китмәде, әмма шулай оста итеп, җаен китереп, сизмәгәндә төшереп алучы, ул фотоларны туган ягына, семьясына, Хәтимә кулына җиткерүче бәндәгә бик тә гаҗәпләнде Берәү булса, махсус штатта тотып, акча түләп торсаң да болай шома, өлгер эшли алмас иде, билләһи!
— Я, әйт әле, Кәрам Ризванович, кем һөнәре дип уйлыйсың моны?
— һич тә башыма китерә алмыйм.
— Шәһәрдә Җәен Җәмилне дә күргәнең юкмы?
— Бар, тик исәнләшмичә үтәбез.— Кәрам өтрләнеп урыныннан торды.— Әллә шулмы?
— Кем булсын башка? Әлмәткә кайтып, сине белгәннәргә юри таратып йөри, сволочь! Расчет алганда нефть идарәсенә кергән идем,— синең карточкаңны бүлмә саен кулдан-кулга йөртеп көләләр. Ә болары участок адресы белән килгән иДе.
— Әйе...— дип сузды Курамшин күзләрен каядыр идәнгә текәгән килеш. Шул хәлендә сын кебек катып торды. Аннары йокыдан уянып киткәндәй булды:—Мин үзем гаепле,— диде.— Факт, дустым! Факт булма- са — фото да булмас иде...
Кәрам Ризвановичның хәлен, кем-кем, Мәснәви бик аңлый иде.
— Кешегә ябышкан яман тапны, Кәрам Ризванович, мең яхшылык күрсәтеп тә юып ташлавы кыен. Эшеңдә, тормышыңда, судан ак, сөт- гән пакь булып еллар буе йөрсәң дә әле ул озак барачак. Булмады, дөрес түгел яки очраклы хәл генә, дип кешеләр алдында лутчы акланып та маташма — барыбер ышанмаячаклар, көләчәкләр генә. Минем мисалымда син моны күрдең. Сүз күпертергә сәбәп кенә ачылачак. Иң яхшысы — булды андый хәл, ялгышканмын дияргә, гаебеңне танырга кирәк.
— Әйе, әйе...
Беркавым утыргач, Мәснәви: »
— Ярый, Кәрам Ризванович, онытыйк әле бу турыда,— дип сүзне икенчегә борды — Фәнүзә ни хәлдә соң әле, Фәнүзә? Нигә гел үз кайгыңны гына кайгыртасың?
— Фәнүзә дисеңме? Фәнүзә әйбәт.. Тукта әле, син каян ишеттең Фәнүзәнең монда икәнен?
— Шул Җәен Җәмил инде! Договор белән кешеләр җыярга кайткан иде ул Әлмәткә. Вербовщик булып, ул әйтмәсә дә мин китәдер идем инде Күңелем сизгән иде Фәнүзәнең монда икәнен...
— Малаең барын да беләсеңме?
— Малаем?—дип күзләре шар булды Мәснәвинең.— Нинди малай?
— Үз малаең, синең малай! Ишетеп килгәнсеңдер бит инде.
— Фәнүзәнең улы бармы? Ышанмыйм!
— һе, ышанмыйм, имеш! Суйган да каплаган нәкъ син инде! Текә маңгайларына, очлы авызларына, кәкре аякларына кадәр, Мәснәви, билләһи! Чабып йөри менә шулай!..
Моннан соң инде Мәснәви бүлмәдә калырга теләмәде — очынды, талпынды, китәргә җыенды
— Фу, камыт аяк, йокларга да бирмисең,— дип ачуланды аны Ку-рамшин.— Каян килеп чыктың әле син төн пәрие урынына Ят, йокла, иртүк илтеп кавыштырырмын!
Яткач та әле тиз генә йоклап китә алмадылар — сөйләшәсе сүзләре, сорашасы нәрсәләре күп, бихисап булды. Инде йоклап киттем дигәндә, Курамшин тагын торып утырды.
— Ярый, килеп яхшы иттең әле,— диде канәгатьлек белән.-- Син булгач мин хәзер курыкмыйм, үз урыныма калдырыр кешем бар.
— Мин эшче,— дип кырт кисте Мәснәви — инженер булу өчен килмәдем. Булдыра да алмыйм Әгәр телисең икән — ал монтаж эшенә.
— Ул турыда идарәдә сөйләшербез Мина, Мәснәви, өйгә кантын килергә кирәк Үзең аңлыйсын минем хәлне Бер атнага булса да ка лып торырсың инде
— Әһә! — дип сикереп торды Мәснәви Тагын төп башына утырт макчы буласыңмы? Тегендә дә калып тордым инде мин синең урын - җитәр!..
— Чынлап әйтәм киләм! Ярый, бу турыда иртән
Иртәнге сәгать алты да тулмас борын алар идарәнең машиналап х паркы янында капка төбендә кайнашалар, Фәнүзәнең эшкә килгәнен *" көтәләр иде инде. ♦
— Әнә, Себер чибәре үзе,— диде Курамшин. караңгы урам почма- х гыннан килеп чыккан Фәнүзәне танып - Ярый мин сезне күрмәдем, сез = мине,— диде дә, идарәгә таба китте
Шулай да күрде Курамшин аларның ничек кавышканнарын Фәнүьэ 7 Мәснәвине куа-нитә калса, килеп ике араны майларга, алай да бу.. = маса, Мәснәвине үз белән идарәгә алып китәргә, эшкә, торакка урнаш * тырырга дип, арырак, караңгы жирдә туктап калган иде ул Килеп е; очраштылар да бер-берсенә сарылдылар «Фәнүзәм, бәгърем'» дә «Мә. - = һәви, җаным!»
Курамшин, кулын селтәп, тиз тиз китеп барды з
— Муж и жена — одна сатана!— диде ул чеп-чи русча итеп
Төне тынгысыз булган кебек, көне дә борчулар белән башланды
Идарәнең ишеген ачып керү белән Пичуговка килеп орынды Курам шин.
— Минем бүлмәгә бер генә минутка кереп чыгыйк әле. диде бу Үзенең кәефе күтәренке, авызы сакал-мыек арасыннан елмаеп тора
Керделәр Утырыштылар
— Анда, Әлмәт шәһәрендә синең туганнарың бармы’ дип сорый бу.
— Юк,— ди Кәрам Ризванович
— Бер фамилиядәге кешеләрне дә белмисеңме? ди
— Нигә алар? Бәлки бардыр, ишеткәнем юк,— ди Кәрам, Гому мән, Әлмәттә Курамшин фамилияле кеше мин үзем генә дип йөрим, сирәк фамилия
Шуннан сөйләп китте Пичугов ул Әлмәт белән квартирасын алыш тыру турында газетага белдерү биргән булган Кичә берәү ризалык биреп Әлмәттән хат язган Аның фамилиясе дә Курамшин икән ха 1ЫН-КЫЗ
Пичугов, сөенечен яшерә алмыйча, хатны Курамшннга укырга бирде
Бер дә аны моны уйламыйча гына хатны конвертыннан тартып чы гарды Кәрам, укый башлады
«Хөрмәтле Кузьма Николаевич! Квартира алышуга мин риза, дип язылган иде анда — Минем дә квартира өч бүлмәле, кухнялы, ванналы газлы һәм үзәктән жылытулы Барлыгы 45 квадрат метр Килегез дә тора башлагыз Минем адрес »
Шул урынга җиткәч Курамшин агарынып китте
— Минем хатын нч бу! дип кычкырып җибәрде
Ул Хәтимәдән усал хатлар да, ямьсез сүзләр дә, үпкәләү елаулар да, хәтта аерылышу кебек яман эшләрне дә көтә, әмма квартира алыш тырып Себергә килү кадәресен башына да китерми иде
— Шуңа барып җитте мени иңде сезнең эшләр? дип борчылып утырды Пичугов һәм битәрләргә кереште Әй, Кәрам. Кәрам! Мин
сиңа алдан кисәтеп әйттем, зинһар минем юлны кабатлама, дидем Елан белән бер бит ул хатын-кызлар
— Инде ни эшләргә? м
— Ул. әлбәттә, квартираны синең рөхсәттән башка алыша алмый Курамшин урыныннан сикереп торды, күн перчаткаларын бер-бер-
сенә сугып шапылдатып куйды
— Өйгә кайтып килергә кирәк миңа, аңлашырга хатын белән.
— Үпкәләмәсәң әйтим син, Кәрам, барыбер моннан китә алмый сың инде — әйдә булмаса, алышабыз квартираларны Тыңла минем хакка Мин артык тора алмыйм бу урында Гариза бирдем инде...
— Бер нәрсә дә әйтә алмыйм, өйгә кайтып килергә кирәк миңа!— дип кабатлады Курамшин һәм ашыгып чыгып китте.
Кичен эштән кайткач та Курамшинны хатыны турында уйлар борчыды.
Ун елдан артык яшәделәр, өч балалы булдылар, ләкин тормышыннан канәгать булмавын Кәрам бик яхшы тоя иде Хәтимәнең. Болай тату да тордылар кебек, андый-мондый каршылыклар, тавышлар да чыкмады төсле, ләкин ике арада күренер-күренмәс кенә, ниндидер бушлык ята иде. Бәлки ул бушлык түгелдер — тыгызлыктыр, ике араны аерып торган тирән катламдыр. Бу катлам яшь аермасы да, фикер каршылыклары да түгел, бары тик ун ел элек Кәрам-егетнең Хәтимә- кызга биргән вәгъдәләре булырга кирәк
«Сине укытам, дөнья күрсәтәм»,— дип әйткән иде бит Кәрам Хәтимәгә. Ул вакытта кош булып күкләргә менәргә, йолдыз булып балкырга, кояш булып янарга торган унҗиде яшьлек кызга нинди яхшылык эшләде, нинди генә изгелекләр кыла алды соң Кәрам? Юк Булмады
Хәтимәнең, соң булса да, иренә үпкәләргә, ачуланырга, дәгъвалар ясарга хакы бар иде.
Ут кабызып сәгатенә карады Курамшин. Кичке сигезенче киткән — укытырга барыр вакыты да җитә иде инде.
Бүгеннән, автоматчылар белән бергә, дәресләргә идарәнең барлык инженер-техник работниклары да йөри башлаячак. Баш инженер Бибиков үзе дә.
Бер айлык программа буенча, Курамшин бүген «Нефтяник» тибындагы автоматика һәм телемеханика системасының төзелеше һәм эше турында сөйләргә тиеш. Бик катлаулы һәм җаваплы тема.
Үзе теләп оештырган курслар булгач, Курамшин күңел биреп йөри, дәресләрне бик теләп, яратып уздыра иде — бүген исә, ул анда барырга да авырсына. Тормышның ямен, яшәү дәртен алды әлеге рәсемнәр
Бер караганда игътибар бирәсе нәрсә дә түгел. Илдә иң зур булган Черек күл нефть мәйданы, андагы гигант колачлы эшләр янында Ку- рамшинның бу хәсрәте бик кечкенә, кысыр хәсрәт кенә бит Ләкин алай түгел икән Кешенең шәхси тормышына чак кына күңелсезлек китерү дә кулына суга, барлык кәефен җимереп ташлый, шуның белән зур эшләренә зыян ясый. Җәмил ишеләрдән сак булырга кирәк бу дөньяда, сак булырга! Үзләренең мәкерле эшләре хакына алар вакытларын да, көчләрен дә, барлы-юклы сәләтләрен дә кызганмаслар — астан чокып керерләр, кырыйдан чалып егарлар, арттан килеп сугарлар. Ал- дыңны-артыңны карап йөрергә кирәк Җәмил ишеләр янында.
— Әх, ниемә дип җебеп утырам соң әле,— дип сикереп торды Кәрам— Каш җимерелеп күз чыкмаган бит! Хәтимә Себергә килергә телй' икән — бик әйбәт
Шунда ук телефон станциясен алып Әлмәткә заказ бирде. Нәкъ төнге уникедә Кәрам Хәтимәсе белән сөйләшәчәк, «квартира алышасың икән — бик хуп, мин риза, Хәтимә хәзрәтләре, рәхим итеп кил. мин сине унөченче йортның капка төбендә түбәтәемне салып көтеп торачакмын»,— дияр.
Кузьма Пичуговнын телефон номерын жыйды КурамшИН-
— Кузя, бу синме?
— Мин булмыйча кем?
— Белеп булмый: син ялгыз яши торган егетләрдән түгел
Кәрам, үз кәефен дә, дустының кәефен дә күтәрмәкче булып, көләргә тырышып карады, ләкин бер нәрсә дә чыкмады; ♦
— Кузя, мин уйладым-уйладым да риза булдым. 3
— Син нәрсә турында? — диде Пичугов Курамшинның сүзенә те-
шенмичә. <
Кәрам аның соңгы айларда, бераз сәерләнеп киткәнен снза иде— *
Кузьманың авызына «чәйнәп каптырырга» мәжбүр булды
— Мин квартираны алыштырырга риза, яз минем хатынга «Ку- х рамшиның каршы түгел, Әлмәткә киләм» диген.
— Чынлап әйтәсеңме? ♦
— Чукынып күрсәтер идем, булмый’ Аннан, телефоннан күренми х
ДӘ. *
Икесе дә тынып, бары мышнашып кына сүзсез тордылар
— Син идарәгә, мин укыткан жиргә кил әле, шунда сөйләшербез.— *
диде Кәрам һәм трубканы куеп чыгынкитте х
■ 10
ЕГЕРМЕ БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК 5
Ж
I н
Менә ничәнче тапкыр инде, Фәнүзә. кар сөреп, юл чистартып барган бульдозерын туктата да. машинаның «борынына» менеп, нефтьчеләр мәш килеп эшләп йөри торган төбәкне күзәтә. «Мәснәви күренмиме шул тирәдә? Автобус белән кайтырга чыкмаганмы?»
һич югында, Фәнүзә янына килеп көтәргә, эше тыгыз булса да кайчанрак кайтасын әйтергә тиеш иде бит ул
— Әллә тагын бүген дә куна калып эшләргә исәп тоталармы?
Әйе, бу Черек күлдә соңгы вакытларда көн юк, төн юк, якшәмбе юк. Ичмаса бүген, яңа квартирага күченәсе көнне жибәрергә кирәк иде Мәснәвине, өй туе уздырасы көнне
Аннан шунысын да уйлап алды Фәнүзә «Тизрәк кереп утырасы иде бит, тора башлыйсы иде Квартира дигән жәннәт үзенә тизрәк оялаган ны ярата Юкса, бик тотнаксыз нәрсә ул квартира дигәннәре кулдагы чыпчык кебек — учыңны йомарлабрак тотмасаң, оча да китә
Көз көне нәрсә булды «Төзүчеләр кулыннан яна йортны кабул итү белән бер бүлмә синеке»,— диделәр Фәнүзәгә «Борчылма, эшеңә кит, синең чиратка берәү дә керә алмас»,— дип ышандырдылар Чыннан да, квартира алуга чиратның беренчесе Фәнүзәдә иде Ул, тынычланып, бульдозерын кабызды да. Черек күлгә китеп барды Кич эштән кайтып ордер алырга дип керсә—вәгъдә иткән бүлмәдән жилләр искән Ида рәдә: «Гафу ит инде, иптәш Фәнүзә. квартираңны бер яңа килгән инженерга бирергә туры килде. Ансыз эшләү мөм'кнн түгел, ул кешедән башка нефть чыкмый, икенче тапкырында ачкычны сиңа алдан ук биреп куярбыз», дип юаттылар
Бүген иртәгә тапшырыласы йортлар бар иде - тешен кысып, иренен чәйнәп булса да елап жнбәрүдән тыелып калды Фәнүзә
йортлар тапшырыласы көн килеп жнткәч, чыннан да Фәнүзәне Пичугов үзе чакыртты «Әнә теге дүртенче подъезддагы 46 нчы квартира синеке Тик, иртәгә ордерга килергә оныта күрмә!»— дигән була началь ник урынбасары Ордерга әле печать суктырасы, кул куйдырасы бар икән
Улын күтәреп, уд йңотры карап та кайтты Фәнүзә Тыныч урында.
урман буенда дүрт катлы шәп кенә өй Балконнары да бар Дүртенче подъездга керде, өченче катка күтәрелде. Өч ишекнең уртадагысы 46 нчы номерлы иде. Хәтта, өскәрәк акбур белән авыш итеп «Ризатди- нова» дип язып та куйганнар Моннан да ышанычлырак нәрсә бар инде тагын? Фәнүзә шатлыгыннан каты итеп кечкенә Фәнилен кысып алды, үбә-үбә сабыйның битләрен күз яшьләренә чылатып бетерде.
— Үзебезнең өй бит, балам, ишетәсеңме, безнең йорт, Фәнилкәем!
Алар улы белән икәүләшеп еладылар. Малае каты кысканга, ә Фәнүзә — шатлыгыннан.
Иртәгесен эш, анда сине кар каплаган юл, батып яткан машиналар көтә, кырга китмичә булмый Инде квартирлар бүленеп беткән, ордерлары язылган, кул куйдырасы гына калган, юлны тиз генә чистартып алырга да төш вакытларына шәһәргә кайтып китәргә генә иде
Холыксыз булса да, Аввакумов та начар кеше түгел — иртәнге сәгать уннар чамасында ук бульдозерны куып килеп җиткән:— Ни дип һаман җир тырнап йөрисең? Әллә сиңа ул ордерны тәлинкәгә салып китерерләр дип көтәсеңме?! — дип акыра.
Кайтуын кайтты, тик бу йортта да торырга насыйп булмады Фәнү- зәгә. Ордер алырга дип Пичугов янына барса, бүлмәдә яшь бала төреп күтәргән бер хатын утыра Ире күптән түгел авария вакытында үлгән, үзе, Фәнүзә кебек үк, бала белән торакта калган икән.
Ихлас күңелдән кызганды аны Фәнүзә Ни әйтсәң дә теге хатынның хәсрәте зуррак, авыррак, икеләтә...
Кузьма Николаевич та аптыраган, бер теге хатынга, бер Фәнүзәгә карап тик утыра. <Әллә тагын беразга гына түзәсеңме?» — димәкче Фәнүзәгә, әмма теле бармый, вөҗданы җитми Аны аңлады Фәнүзә.
— Тагын кайчанга кадәр?!—дип куллары белән йөзен каплады да үкереп елап бүлмәдән чыгып йөгерде.
Шуннан соң ул инде квартира алырмын дип көтмәде дә, ул турыда уйларга да тырышмады — улы белән һаман кызлар бүлмәсендә яшәде.
Менә кичә инде Пичугов ордер белән ачкычны Фәнүзәгә үзе китереп бирде. Шул көнне үк кичен Мәснәви белән култыклашып, чын ир белән чын хатын, йорт хуҗалары булып, яна квартираны карарга булдылар Үз ачкычлары белән үз ишекләрен ачтылар, бисмилла әйтеп бусаганы атлап эчкә керделәр. Шәп! Аяк киемнәрен ишек төбендә үк салып, әле кибеп тә бетмәгән сары буяу өстендә яланаяк табаннарын шарт-шорт ябыштыра-ябыштыра бүлмәне карап чыктылар. Яхшы! Куллары белән стеналарны, тәрәзә яңакларын сыпырдылар, су, газ краннарын капшадылар. Әйбәт! Җылы су җибәреп, юыну урыннарын сынадылар . Менә дигән! Моннан да яхшы квартираның булуы мөмкин түгел һәм булмас та! Ә бит боларга дигән теге йортны бик-бик яманладылар Аның түшәме тәбәнәк, коридоры тар икән Җитмәсә, бүгенге көнгә кадәр җылы суы да, газы да юк ди
Бу йорт яхшыртылган проект белән заманча итеп салынган: түшәме биек, бүлмәсе иркен, балкон урынына — лоджи Гомумән, түземлелегенә күрә уңды Фәнүзә. .
— Әх, бу кеше дигәнеңдә нәфес! — диде дә, Фәнүзә яңадан бульдо-зерына утырды. Мәснәвине көтеп, шушы тирәдә генә юлны тагын бераз чистартмакчы иде ул. Үзе юл кырыенда стена булып өелгән карларны эттерә, үзе кешегә ниндидер шәйтан тарафыннан бирелгән нәфесе, комсызлыгы турында баш вата.
Әле кичә генә баш очында түбә, улы, ире белән өчәүдән-өчәү генә калып яшәрлек бер куыш булса җитә иде, бүген квартира эләккәч, аның түшәме дә биек, бүлмәсе дә иркен кирәк Юк, ул гына да җитми— кайнар суы, газы, ваннасы, җылы туалеты да булсын! Алай гына да түгел, стеналары шома, анда ябыштырган обойларның төсе дә күз-
нен явын алып торсын! Бүлмәләргә ялтырап торган мебельләр дә кирәк җитмәсә’
Алар, Мәснәви белән, ике өстәл, алты урындык, кием шкафы һәм табак-савытлар сатып алдылар Ял көне аларны ташу, квартирага кертү, урнаштыру белән узды Әле тагын күп кенә нәрсәләр, төрле вак-төякләр аласы калган иде аларнын. ♦
Фәнүзә кешенең нәфесе турында уйлый да, бульдозерын артка чи- г гереп, ачу белән тау-тау карларны актарып ташлый, гүя моңа кеше үзе £ түгел, ә менә өем-өем кар көртләре гаепле.
Фәнүзәнең инде кулында ачкычы, кесәсендә ордеры бар. шулай да * яңа квартира алуына ышана алмый интегә. Эшли-эшли дә. бульдозе ? рын туктатып, кесәсенә тыгыла, бер ачкычны, бер ордерны алып карый. = Мәснәви белән кайтуга квартираны кем дә булса басып алыр, болар иы кертмәс, куар төсле. Юк. керүче-куучы булмас, шәһәр урамында * Пичугов каршы чыгар да «Фәнүзә, гафу ит инде, ачкыч та. ордер да = сиңа ялгыш бирелгән, квартира сиңа түгел, фәләнгә тиеш булган икән £ Без сиңа икенче юлы бирергә карар иттек*,— дияр Әгәр шундый хәл * була калса, Фәнүзә моны күтәрә алмас, һуштан язып егылыр, ә йөрә- * ге шартлап ярылыр... х
Черек күлдә тагын кар ява башлады Фәнүзә. бульдозерын шәһәргә 10 таба борып, карны кыра кыра юлны әрчи. Быел кар бигрәк тә күп. һич * көрәп, актарып бетерер хәл юк.. Шәһәрдән алып менә шушы төбәккә “ кадәр булган кырык бид1 чакрым араның яртысы аның карамагында < Төнме ул. көнме, нртәме. кичме - син машиналарның көпчәкләре тот 3 карсыз тәгәрәрлек нтеп чистартып куй Ж.әй көне булса, чокыр чакыр ларны тигезлә, баткан машиналарны чыгарырга булыш Шуңа күрә Фәнүзәнең эше муеннан Бигрәк тә кар. яңгыр яуган көннәрне авыр Ә андый көннәр монда —елның тугыз ае диярлек.
Бульдозер кар эчендә бер алга ыргыла, бер артка чнгә-чигә кешене талкый гына Рычагларны тарта-этә. педальләргә баса-баса кул-аяк ларның хәле калмый.
Нефтьчеләр дә кызганалар Фәнүзәне. «Тапкансың икән эш. кызый, диләр,— сиңа шушы зифа гәүдәң, бу нәфис кулларың белән, җылы, якты фабрикаларда шоколад төреп кенә утырасы иде». «Трактор йөртү ха тын-кыз һөнәре түгел, әзмәвер ирләр кәсебе, ташла бу тимер тавын, еракка кач аңардан!» — дип ачуланган булалар Мәснәви дә көннең көнендә. «Фәнүзә, калдыр бу эшеңне, зинһар. Фәнилне генә карап ят»,— дип теңкәгә тия, риза булмагач, башка бер җиңелрәк эшкә күчәргә ку ша Ә Курамшин, күргән саен «Тиздән Черек күл төбәгендә диспетчер штаты булачак, шунда күчәргә кирәк сиңа. Фәнүзә Син бит инде элек тә телефонда шул ук диспетчер идең»,— ди. Менә аны үзен яраткан эшеннән - - автоматларыннан аерып башка урынга куйсалар ничек җырлар иде икән?
Ә кар һаман ншеп ява да ява
Фәнүзә үзе кар көри, үзе тәрәзәдән күзен алмыйча Мәснәвинең ки лүен көтә. Машинасы белән кар сөрдерә-сөрдерә генә бергә кайтырлар иде шәһәргә. Ә анда күченәсе нәрсә дә юк. Күченү дигәне авыз туты рып әйтерлек тә түгел торактан алып кайтасы ике чемодан да. Фәнү зәнең кашык-савытлары Кайтырга ашкынуның хикмәте шунда ичмаса бер, өчәүдән-өчәү генә калып, үз өеңдә бер төн кунасы иде Караваты кирәкми, түшәк ястыгы кирәкми, баланы йоклатасы да. фатирым дип. үз идәнеңдә аунап, Мәснәви белән ялгыздан ялгыз кочаклашып бер йоклыйсы иде
Бу минутларда Фәнүзәгә бәхет әнә шул кечкенә, унсигез квадрат метрлы бер бүлмә булып тоелды Баксаң, бәхет дигәнеңә күп тә кирәк ми, ул унсигез квадрат метрлы бүлмәгә дә сыя нкән ләбаса! Шушы ун сигез квадрат метр үз эченә өстәл-урындыклары. карават ястыклары.
савыт-сабалары һәм башка вак-төякләре белән бергә ничаклы зур мәхәббәтне. кадерле баланы, семья жылысын. иминлекне кертеп урнаштыра ала икән! Шушы унсигез квадрат метр эчендә, уйлап карасаң, кешенең күпме шатлыклары, моң-зарлары, үзеңә генә кадерле бала тавышы, бер кемгә хажәте — кагылышы булмаган гаилә серләре...
Шәһәргә тизрәк, көндезен үк кайтасы килүнең тагын бер сере бар, ул да булса өй котларга чакыру.
Күченгән көннәрдә мондый мәшәкатьне кузгатмый торырга исәпләгәннәр иде. тик Мәснәвинең дә. Фәнүзәнең дә дуслары тынгы бирмәде. Чакырсагыз да киләбез, чакырмасагыз да. дип яу булып ябырылдылар өскә.
Әйдә, каян килеп кая китмәгән, котларга булгач котларга, өй туен ясарга! Яшерен-батырын кавышып, өйләнешү туен да ясый алмадылар — хет икесе өчен бер туй булыр!
Шәһәр ягыннан машина күренүгә. Фәнүзә. бульдозеры белән карны ерып, юл кырыена керде.
— Курамшин килә ахры, аның машинасы. Нигәдер соңлаган бу бүген.— дип уйлап та бетермәде, әлеге өй котлау исенә төште. Әйе. аны чакырмый булмый, машинасын туктатып әйтергә кирәк үзенә...
Фәнүзәне квартиралы итү. баланы яселгә урнаштыру өчен күпме янып-көеп йөрде, идарә башлыклары белән ачуланышып-ызгышып бетә язды бит Кәрам Ризванович Иң мөһиме — кешенең хәлен аңлый башлады, яхшырды, киң күңелле кешегә әйләнде Курамшин.
Машинаны туктау өчен юл кырыена килеп басты фәнүзә, алгы тәрәзәдән Курамшинны танып, кул күтәрде. Кәрам Ризванович моны күрде, ләкин килгән тизлеген дә киметмичә, кызу гына Фәнүзә яныннан үтеп китте.
— Кәрам Ризванович! Курамшин! — дип кычкырып, Фәнүзә бераз машина артыннан да йөгереп караган иде — булмады, туктамады.
— Әй. шушы Курамшинны!—дип хәтере калып кул селтәде дә, кырт борылып бульдозеры янына китте Фәнүзә.— Юк. икән. эре. тупас кеше һаман тупас булып кала икән! Кабер генә төзәтә мондый кешеләрне!
Шулай да, ни булган соң әле бу Курамшинга? Себердә күрешкәннән бирле ул үзен эре тотмый башлаган иде бит. Көн саен диярлек я шәһәрдә, я монда очрашалар, туктап ярыйсы гына жылы сәламләшәләр иде. «Нихәл, авылдаш, исән-саулыкмы, бәләкәй Мәснәзи үсәме? Эшләр ничек, тракторың тәгәрмәче әйләнәме?» — дигән булып торыр иде. Бүген. Фәнүзә белән Мәснәвинең яңа квартира алганын белеп тә. аларны матур итеп котлыйсы, сөенечләрен уртаклашасы урында, мә сиңа, тот та бөтен тизлектә, артыңа-алдыңа карамыйча узып кит имеш?!
— Я бу Курамшинның кәефен кырганнар, я бозылып китеп яңадан «Кәрамлана» башлаган.— дип нәтижә ясады ахырдан Фәнүзә
II
Эреләнүен эреләнмәгән иде Кәрам Ризванович, ә менә кәефен, дөрестән дә. бик каты кырганнар иде
Күрә торып туктамады ул Фәнүзә янына, белә торып узып китте Шулай кирәк иде. Шулай иткәндә яхшырак булыр төсле иде Курам шинга.
Скважиналар өчен икенче комплект яңа жиһазлар турында сөйләшергә дип. идарәдә калган иде ул бүген Шунда Пичугов белән очрашты Кузьма борчылган, йөзе каралып төшкән «Эшләр шәптән түгел бит әле. Кәрам. - ди бу — Мин сиңа, үземә ышанган кебек ышанып Фәнү- зәгә квартира бирдердем. ах. мине подводить иттең».— ди бу.
«Ни булды?» —дип сорЬй Кәрам
«Ни булганын беләсең, килсә әнә, бар кара Мәснәвинең чын хаты ны килгән анда!— ди Пичугов шактый куркынган хәлдә.— Ник мина әйтмәдең, ник яшердең!?».
Кәрамның йөрәге жу итеп китте. Әйе, тагын бутала икән боларның дөньясы* Мәснәвинең «чын хатыны» Сара боларның яңа квартирасын ♦ табып, ишеген ничектер ачып кереп утырган, иренең кайтканын көтә, s ди. Кырмыска оясын бутагандай итә инде бу саранча! ч
«Куарга идең аны! Якын җибәрмәскә идең!» — дип әйтеп карады < Курамшин, ләкин Пичуговның үз дәлиле бар иде: *
«Ә паспорты? Карадым: Мәснәвинең законный хатыны! Печате яры- ? лып ята!» х
«Булсын! Мең печать булсын! Мәснәви барыбер аның белән тор *~ мый!» дип кычкырды Кәрам, нәкъ Мәсиәвичә итеп Курамшин Черек ♦ күлгә, нефтьчеләр төбәгенә килеп Мәснәвине эзләп йөргәндә дә әле 1 һаман эченнән генә Пичугов белән әйтешә иде.
Мәснәвине Аввакумов участогында скважиналарның коллекторларын > көйләп яткан хәлдә күрде
— Эшләр ничегрәк бара, Мәснәви? х
— Болай ярыйсы Менә, приборлар өчен оялар ясыйбыз. Нйчек соң 10 анда, автомат шкафлары кайтмаганмы?
Курамшин жавап бирмәде. Бераздан йөзен читкә борып, кемгәдер әйткәндәй: *
— Син кайтып кит инде, Мәснәви,— диде — Бүгенгә үзебез дә эш- з ' ләрбез. Анда юлда сине Фәнүзә дә көтә Чакырып калды Тизрәк килсен, диде
Шушы сүзләрне әйтеп бетергәнче маңгаена тир бәреп чыкты Курам-’ шинның. Дөньяда ялганнан, икейөзлелектән дә яман нәрсә бар микән?!
Кайту турында яңа исенә төшергәндәй, Мәснәви юлга, Фәнүзә эшли торган якка карап торды
— Хәзер иптәш Аввакумов та кайтырга рөхсәт бирде Кәрам Ризванович, үзең соң, үзең бүген безгә өй котларга килерсеңдер бит?
— Бар әле, кайт, аннан күз күрер эченнән генә бу бәхетсез егетне кызганып «бичара!» дип куйды
Бу вакытта Фәнүзә бульдозеры шәһәр ягыннан кабат монда килә иде.
— Ярый алайса, мин киттем!— диде дә Мәснәви, тунына сарган карларны кага-кага, шул якка йөгерде Бераз баргач борылды да. кулын күтәреп.
— Килергә онытма. Кәрам Ризванович!— дип кычкырды
Нәрсә белән генә бетәр инде аралары Кара син аны, юньсез хатынны, дөньяны тегендә болгатуы гына жнтмәгән. инде монда да килеп чыккан! Ничек белгән, каян эзләп тапкан диген? Мәснәви дөрес әйткән икән «Әҗәлдән качып котылып була, минем саранчадан юк» дип Дөрес икән. Тегендә булды тегендә Мәснәвигә яшәргә ирек бирмәде, инде монда да канына тоз салырга килеп җиткән! Гариза арты гариза китереп, әләк арты әләк язып Курамшинның теңкәсенә аз тимәде ул Сара дигән хатын «Мәснәви эчә, Мәснәви өйгә кайтып керми, Мәснәви өстерәлчекләр белән йөри » Ире шул кадәр дә начар булгач нигә аның артыннан чабарга, нигә торырга? Икесенең арасын бала да тотмый бнт югыйсә! Кысыр бит ул хатын!
Җыелышлар җыеп, иптәшләр суды оештырып тикшереп, көйләп- чөйләп күпме вакытын алды Курамшинның ул зәһәр җан. күпме эшен калдырды, күпме нервысын бозды Инде тату гына яшәп яткан нке парның араларын болгатмакчы булып Себер хәтле Себергә килгән бит. пәри калдырчасы!
Бульдозерның борылып шәһәргә табан китүен күзәтә-күзәтә. Курам
шнн әнә шул үткәндәге күңелсез, ямьсез вакыйгаларны искә төшерде
Ә бу вакытта бер генә ай элек кавышкан Мәснәви белән Фәнүзә тар кабина эчендә бер-берсенә елышкан килеш, үзләрен гаять бәхетле санап, чөкердәшеп кайталар иде
Фәнүзә мотор тавышын мөмкин кадәр әкренәйтергә тырышып газга баса. Шәһәргә бик ашыкса да, бульдозерын авызлыкларга мәҗбүр, чөнки аның шулай җилкәгә-җилкә куеп Мәснәви белән гәпләшеп кайтасы килә. Менә-менә буран кузгалырга торганын да сизми ул.
— И туйдырган иде дә бит торакта яшәүләр,— дип сөйләп китә Фәнүзә. Ялгыз булсаң бер хәл иде, уйлап та бирмәс идең. Күрше торакта гына ирең була торып аерым яшәү — җәза бит ул. Утырасың — күңелең һич урынында түгел. Эштән кайтты микән, армады микән, ашады микән дип бер хафаланасың. Тегеләй-болай иптәшләренә ияреп эчәргә чыгып китмәгәе, дип ике кайгырасың. Кызлар янына гулять итәргә таймасын тагын, дигән шик тә кымырҗыта күңелне...
Анысын арттырып җибәрәсең инде.— дип гөрелдәп куя Мәснәви.
— Аннан Аннан, һич яшерен-батырын түгел, Мәснәви, кайчан ян- ia керер икән, дип көтәсең.. Юк, син гел шул турыда гына уйлап утырма әле Хәл белешергә генә булса да керсен иде, дип телисең. Кергәч, аш хәзерләми, чәй куймый булмый — син буйдакның тамагын туйдырасы бар. Юкса, нәрсә инде ул столовой ашы? Ә син бит токмач ярата- < ың, кулдан кискәнен Өс-башыңны да салдырып юасы була — манма гир, мазут бит өстең! Гаепкә алма: эшләр беткәч нәфес дигәнең тагын да үсеп китә Яныңа утырасы, чөкердәшәсе, онытылып кочакланышасы, аннан бергә ятып йоклыйсы килә башлый. Әлеге дә баягы: ярамый, рөхсәт ителми, вөҗдан кушмый. Сиңа чыгып китәргә вакыт, ә минем җибәрәсе килми... •
- Торак дип аптырап тормадык инде анысы,— дип терсәге белән Фәнүзәнең янтыгына төртеп алды Мәснәви.— Син дә минем янга кунакка кергәли идең Ял көннәрендә, егетләр чыгып киткән араларда, мәйтәм Булмадымыни кочаклашкан вакытлар? Булды! Сизә идеңме, син кергәч егетләр төрле сылтаулар белән чыгып сызалар иде?
— Ә син кергәч? Кызлар йомыш белән чыгып китәләр дип уйлый идеңме? — дип трактор тавышын уздырып көлеп җибәрде Фәнүзә.— Бичаралар, ишектән синең гәүдәң күрендеме—төрлесе-төрле сәбәп таба башлый Имеш, бүген клубта кызыклы кино була икән, шуңа билет алган идем Имеш, магазинга бик яхшы товар кайткан, барып чиратка басарга кирәк Бөтенесе дә безнең аркада бит, Мәснәвикәй, синең белән мин ялгыз калсын дип!
Фәнүзә көрсенеп алды да, ниндидер ялварулы тавыш белән дога укыгандай тезеп китте:
— Кызкайларым-жанкисәкләрем! Рәхмәт төшкерләре, инде миннән котылыгыз! Я раббым, инде бу квартира сезне бүтән кысмас, оялтмас, читендермәс өчен дә булсын!
— Ул кызларны обязательно бүген чакырырга кирәк.
— Соңга калдың әйтергә бүген иртән барысына да әйттем, кате-горически киләбез, диделәр Ә син соң, син, егетләреңә әйттеңме?
Алар синнән-миннән сорап тормыйлар! Кусаң да бәреп керәчәкләр! Шайтаннар, миннән яшереп, беләсеңме, нәрсә эшләгәннәр? Кичә, чират буенча, идән юарга керештем Хафизның карават астын карасам - ул табак-савыт, ул чәшке-чынаяк тулган, мин сиңайтим! «Нинди тәтиләр тутырдыгыз монда? дип сорыйм Дәшмиләр — дуңгызлар, аска карап тик утыралар Аннан Хафиз «Столовойда туеп булмады, ашау мәсьәләсен монда көйләп җибәрергә исәп» — дигән була, үзе иптәшләренә күз сала Сиздем инде аны, сизмимме соң, безгә дип алганнар!— Мәснәви, тамак кырып Фәнүзәнең колагына иелә:
— Син, чыннан да, ашны бүген күбрәк әзерлә әле, Касыйм «телгә дә йокмады» дип сөйләп йөрерлек булмасын,— ди
— Аны барыбер туйдыра алмыйсың инде' — дип, шаркылдап көл де Фәнүзә
Юлны.ң яртысы диярлек үтелгәч, буран сизелерлек куерды, өермәле җил карны бер урыннан икенче урынга күчереп йөртә башлады Жир ♦ өсте томаланды s
Фәнүзәнең хәзер күзләре юлда, куллары тыгыз һәм тыңлаусыз ры- £ чакларда. <
Ә буран котырганнан-котыра бара Көчле җил карны җирдән куба- х рып алып һавада әйләндереп йөртә дә кочагы-кочагы белән машина £ өстенә, кабина ишегенә, тәрәзәләргә китереп сылый Бульдозер гүя куе £ сөт диңгезе эченнән бара Ф
Тик бу вакытта җылытылган кабина эчендәгеләрнең буран турында х түгел, ә яңа квартира, аның кечкенә бүлмәсендә бүген кич булачак өй х туе, аңа чакырыласы кунаклар, дус-ишләр хакында гына уйлыйсыла- £ ры килә Туйдылар инде башларына төшкән гел ямьсез нәрсәләрдән, у гарык булдылар *
Ләкин тыштагы ябышкак куе буран кәефне бозарга маташа Тәрә- х зәләргә сарылган кар Фәнүзәгә бүген корган матур хыялларын, әйбәт t- планнарны күрергә комачаулый сыман
— Кайчан басылыр бу буран? *
Ул бульдозерын туктата, төшеп тәрәзәләрне сөртмәкче була э
— Тукта, үзем.
Мәснәви сикереп төшеп капот өстенә менә, җилкәләре белән тәрәзәдән карны сыпырып ала Аның әле Фәнүзә белән монда да шаярып ала сы килә — тәрәзәгә борынын терәп «яньчек танау» ясый
Фәнүзә Мәснәвинең кайчандыр коммутатор тәрәзәсеннән шулай бо рынын яньчеп караганнарын исенә төшереп килә
— Юлны күмеп бара торган көртләрне бульдозер пычагы белән кырдыра-кырдыра тагын китеп баралар Ә буранның туктарга исәбе юк Ул дулый, үкерә, карны һавада бөтереп йөри Мәснәви борчыла, уры нында утырып тора алмый, борылып әле арт, әле ян тәрәзәләргә карый Буран болай дәвам итсә, шәһәрдән вахта машиналарының килә алмау ихтималы бар - Черек күлдәй кешеләр ничек кайтыр?
— Юлның бу өлешен бераз чистартмый булмас,— диде Фәнүзә, Мәснәвинең уйларын тоткандай һәм бульдозерын алга-артка йөртеп, кай арададыр буран өяргә өлгергән көртләрне эттерергә керешә
Ул арада шәһәр ягыннан да. Черек күл төбәгеннән дә машиналар күренә башлады Фараларны кабызып, карны ерып бик әкрен, авыр ки ләләр иде алар Мондый тар юлда шоферлар кара каршы очрашса ни ләр буласын Фәнүзә яхшы белә басмада очрашкан тәкәббер тәкәләр кебек сөзешә башлыйлар
Кай арададыр, ике яктан да машиналар җыелырга өлгерде Ярты чакрым буена тезелгән колонна ике ягына кар өелгән тар юлга бөке булып тыгылды — алга да, артка да кузгала алмый иде
— Әй. юл бир, читкә ал!
— Артка чиген, артка!
— Кырыйга кер, кырыйга!
Шоферлар кабина ишекләрен ачып бер-берсенә кычкыралар, үзара тиргәшәләр, тик аңардан мәгънә юк Чыгып көрәкләр белән юл кырый ларын, көпчәк асларын казу да файда бирми Күз ачыргысыз буран аларның тырышлыгын гына түгел, юл ярырга килгән бульдозерның да эшен минуты белән юкка чыгарып ташлый
Юл буендагы көрт инде машиналар биеклеге булды, ә артта ашыгыч
эш белән килүче машиналар артканнан-арта, алдагыларын кар эченә тирәнгәрәк кыса бара иде.
Сигнал, кычкыру, сүгенү тавышлары күбәйгәннән-күбәя: — Артка ал, дим, артка!
— Бәрдерәм, үпкәләмә!
— Юл бир диләр сиңа, әбиеңнең кабер тактасы...
Урталыкта зур үзбушаткычлар, МАЗлар, КРАЗ лар арасына кереп кысылган микроавтобуста Курамшин да бар иде. Телефоннан хәбәр иткәннәр: Черек күл скважиналары өчен жиһазлар кайткан, шуларны кабул итеп алырга шәһәр аэропортына барышы. Ул төрле маневрлар ясап алга үтәргә азаплана, ә машинасы, корсагыннан көрткә баткан да, кар туздыра.
Кәрам Ризванович машинадан сикереп төште дә бил тиңентен кар ярып бульдозер янына килде. Кул күтәреп машинаны туктатты, чылбыр өстенә сикереп менде.
— Сез мени әле? һаман кайта алмадыгызмыни? — дип сорады кабина ишегеннән башын тыгып.
— Күрәсез бит... Кая кайту мондый чакта?
— Әйе... Янәшә эз салып булмыймы соң, Фәнүзә? Ничек тә үткәрәсе иде бит машиналарны
— Кар асты туңмаган, кырыйда бата.
— Ничек туңмасын инде бу вакытта — яңа ел якынлаша бит! Әйдә, юкса соңга калам!
— Әх. Кәрам Ризванович! Сез монда беренче тапкыр, ә мин өченче кышымны уздырам!
— Әйдә, үзем жавап бирермен.
Курамшин сикереп төшеп калды, Фәнүзә бульдозеры белән кырыйга кереп китте дә тирән кар өемнәрен актарып юлга янәшә икенче эз сала башлады. Бу—каршыга килгән машиналарны үткәрү өчен «тупик» ясау дип атала.
Мәснәви коты очып әле җиргә, әле Фәнүзәнең йөзенә карап бара Күп тапкырлар ишеткәне бар аның: Себер сазлыгы шундый мәкерле нәрсә икән — кышкы суыкларда да урыны-урыны белән туңмый кала, өсте чак кына каткан хәлдә кар юрганы астында ята, ди. Шуңа күрәдер инде, биредә «лежневка» дип йөртелгән юлларны агачлар, бүрәнәләр белән түшәгәннәр.
Китешли Курамшин тагын бульдозер янына килде.
— Менә рәхмәт! — диде ул кабина ишегеннән башын тыгып. — Ә син, Фәнүзә, «саз» дисең, «бата» дисең.
Курамшин Фәнүзәне үзен генә калдырып, Мәснәвине алып китәргә дип килгән иде. Әйе, Мәснәвигә Фәнүзәдән иртәрәк кайтып Сарасы белән аңлашырга кирәк. Дөресрәге, кеше-фәлән күргәләгәнче, куып чыгарырга кирәк ул хатынны өйдән.
— Әйдә, Мәснәви, утыр минем машинага, алып кайтам
— Ә мин? — дип гаҗәпләнү катыш үпкәләп сорады Фәнүзә.
— Син каласың, Фәнүзә. Күрәсең, ничек котыра буран! Кем белә, бәлки юлда тагын машиналар тыгылгандыр. Кар ерып, баягыча тупиклар ясый-ясый кайтырга кирәк булыр...
. — Ну инде, Кәрам Ризванович, вөҗданың да юк синең! —дип, Мәснәви урыныннан торды, кабина түбәсенә башын бәреп яңадан утырды. — Әйтерсең белмисең безнең хәлне! Мөмкин булса кайтармый эшләтер идең!..
— Кайту белән алмаш жибәртәм! Берне түгел икене! Сүзем сүз булсын!
— Бар инде алайса, Мәснәви,— диде Фәнүзә ризасыз гына.— Чыннан да юлны болай калдырып булмый. Анда, чакырган кешеләр дә ки лә башлар, каршы алырсың...
— Юк. юк!—дип кискен каршы төште Мәснәви. — Сөйләмә, ничек инде бу буранда сине калдырып китим?
— Ярый, кал алайса Миңа да синсез күңелсез.
Курамшин нидер әйтмәкче иде — кулын селтәде дә китеп барды
Алар ялан кырда, буранда тагын икәүдән-икәү генә калдылар
— Җырлап утыр әле. Мәснәви. *
Кәеф үтә дә кырылган чакта Фәнүзәнен шулай әйтеп куюы Мәенә- s вине сәерсендереп җибәрде.
— Җырлар идем дә буран эчне пошыра <
— Җырла инде. Беләсеңме нинди җырыңны яратам? Теге чакта х Яңа ел кичәсендә җырлаганын — һәм Фәнүзә нәкъ Мәснәви җырла- 2 гандай башын чайкый-чайкый «Арча» көен сузып та җибәрде.
— Буран булсын, давыл купсын — миңа дөнья тубыктан Ни әйтсәң ф дә, бүген без үз өебезгә кайтабыз Ишетәсеңме. Мәснәви, үз оябызга! х
Мәснәви, трактор тавышы шактый көчле булса да. боларны ишетә, х ләкин нигәдер шатланмый кебек — җавап бирми Ниндидер күңелсезлек £ сизеп, эче поша аның Юлда утырып калудан хәвефләнү дә түгел, өй э- котлау мәҗлесенә вакытында кайтып җитмәүдән дә түгел бу — шулай * Да үтереп эче поша.
Вакыт-вакыт туктап, әле кырыйларга кереп, әле алга барып, тагын ч чигенеп, юлны әрчи-әрчи кайта торгач, көн тәмам кичкә авышты, ка- х раңгы төште. Инде олы юлга, бетон җәелгән туры, киң автострадага * чыгарга да күп калмагандыр. Ә аннан шәһәргә егерме генә чакрым
Ләкин буран шул кадәр азып китте — кабинадан бульдозерның борыны да. фара яктысы да күренми башлады
Өстәвенә, машинаның ягулыгы азаеп бара Автострададан бер тук тамыйча шәһәргә кайтып җитәрлек кенә — алга-артка карамыйча
— Чыннан да. кайда соң әле олы юл? — дип, тәрәзәгә таба иелде Мәснәви Тик ничаклы гына күрергә тырышса да. тышта көл сыман аксыллыктан башка нәрсә шәйләмәде
— Нигә борчыласың? Җырлап утыр әле. Мәснәви, җырлап!
Мәсһәви моңа җавап итеп
— Нигәдер бу Курамшинның вәгъдә иткән бульдозерлары да күренми. - диде
Караңгы карны ерып тагын биш-алты минутлар бардылар
Тәгәрмәч чылбырлары ниндидер каты нәрсә өстенә менеп басты сыман
— Бетонга мендек түгелме?
- Әйе, олы юлга кердек ахры. диде Фәнүзә. Бульдозерын тукта тып, Мәснәвигә юлны капшап, тикшереп карарга кушты, утыргыч астыннан алып лом сыман озын бер тимер тоттырды
Бераздан, битенә, каш-күзләренә сыланган карны бияләе белән сы пыра-сыпыра. Мәснәви кабинага менде
— Ниндидер ауган агач өстендә без. Ботаклары тырпаен ята. Төртеп карадым, аста саз Менә, туңмаган — Ул тимер таяк очындагы лай га кулын буяп күрсәтте
— Якын тирәдә урман фәлән күренмиме?
— Бер нәрсә дә күренми Өстә буран да аста саз
Бу бик яман хәбәр иде бу юлны югалту, адашу дигән сүз Ничек килеп чыкты соң әле болай? Ничек шәйләми калды ул читкә тайпылганын?
Бульдозерны бераз артка таба чигерде дә. үзе дә төште Фәнүзә Тимер таякны алып тәгәрмәч асларын төрткәләп карады аннан пычрак саркып чыкты, аяк астын тикшерде анда да таяк башы пычран ды Йөрәге жу итеп китте Фәнүзәнен
— Кайда сон без, Мәснәви?!.
Читкә кергәнбез. Килгән юлдан кире чыгыйк.
Утырып, әле генә ярып үткән тирән эз буенча артка чигенә башладылар Шул вакытларда да әле: «Их, соңга калабыз бит! Өй туена кешеләр җыела башласа ..? — дигән хәвефле уй Фәнүзәне тагын котыртып алды — Борылырга да машинаны тизрәк шәһәргә табан куарга кирәк.. »
Ул. бульдозерның пычагын күтәртеп, машинасын йөз сиксән градуска борды, тизлекне арттырды.
— Чыгарга кирәк моннан тизрәк, сизәсеңме, Мәснәви, саз чылбырларны суыра.
Шулай диюе булды — бульзодер борынын капылт түбән ия башлады Машинаның пычагын төшерттерде Фәнүзә, тик авыр пычак жирне ертып, ак кар өстенә болганчык су гына саркытып чыгарды
— Мәснәви, сикер, батабыз!
Мәснәви Фәнүзәнең рычаг тоткан кулларына ябышты.
— Ташла, сикерәбез!
— Җибәр рычакны, артка алам! Сикер!
Рычагны тарту белән бульдозерның арты да авыша башлады.
— Фәнүзә, ташла! — дип Мәснәви Фәнүзәне ишеккә таба этеп жи- бәрде.
— Син төшмичә төшмим! Калдырмыйм!
Фәнүзә үз ягыннан сикермәкче булып, бар көченә ишекне этә башлады. Инде сон, бу вакытта машина яртылаш чумган, саз ишекләрне кысып алган иде.
— Төрт ишекне, каер. Мәснәви!
Мәснәви, тимер таякны алып ишеккә бәрде, ишек калае тишелеп чыкты, тәрәзә пыялалары чылтырап коелды, аннан эчкә куе дегет кебек лай бәреп керде.
— Мәснәви! . Саз йота!.. Бетәбез!..
Үлем ачысы белән кычкырып, Фәнүзә Мәснәвинең муеныннан кочып алды, алгы тәрәзәне тибеп ватты. Аннан, лава булып, өсләренә кара балчык ташкыны ургылды
Мәснәви лай эченнән Фәнүзәне суырып алды да, аны кочаклаган килеш кабинаның калай түбәсен жимерергә, күтәрергә теләп башы белән бәрергә, яньчергә кереште.
— Фәнүзә!..
Ill
... Килер кич, бергә эшләгән иптәшләре, дуслары, купшы киенеп, би- зәнеп-ясанып, аларның түземсезлек белән көтеп алган бер бүлмәле яңа квартираларына өй котларга дип жыелырлар. Хуҗаларның кайтмый калуларына гаҗәпләнмәсләр, аларны гамьсезлектә дә гаепләмәсләр. Соңга калулар һәм эш белән бөтенләй кайтмый калулар берәүгә дә яңалык түгел биредә. Себер законнары барысына да мәгълүм, Себер законнары кешеләрдән күпне таләп итә, зурны сорый.
Бер почмакта, сәлам дә алмый, кашын җыерып, гаҗәпләнеп басып торган кара тут йөзле чибәр ханымга да артык игътибар итмәсләр кешеләр. Мәснәвинең «чын» хатыны килгән, бүген бу өйдә зил-зилә куптарырга чамалый, дип беркем дә башына китермәс. Үзләре кебек, чакырылып та хуҗасыз өйгә юлыккан гади бер кунак кына дип уйларлар аны.
«Киләселәр килеп бетте, җыеласы кешеләр җыелды», дип фараз кылгач, хатын-кызлар һәрвакыттагыча, үзләренең уңганлыкларын күрсәтү өчен, йөгерешә-йөгерешә өстәлләргә табак-савытлар, стакан-рюм-
калар тезә башлар Кунаклар өйдә, хәзинәдә булган ризыкларны табып, үзләренең сумкаларындагы күчтәнәчләрен, кесәләрендәге шәрап-мазарларын да кушып мул табын әзерләрләр Араларыннан сүзгә җорын телгә остасын сайлап тамада итеп куярлар, бөтенесе берьюлы шау-гөж килеп, көлеп-шаярып мәҗлесне ачып җибәрерләр.
Бу буранлы кичтә нигезнең ныклыгы, хуҗаларның исәнлеге хакына ♦ җылы тостлар әйтелер, бер-бер артлы ифрат күп бокаллар күтәрерләр, s Биниһая кызып киткән кунаклар. Фәнүзә белән Мәснәви исеменә атап, ч бу ике парны мактый-мактый кычкырып җырларлар, сикереп-сикереп < биерләр, һичшиксез күңелле булыр бу мәҗлес, һичкайчан күрелмәгән- чә рәхәт булыр монда
Ә шул минутларда бәхетләреннән исереп, елмаеп-көлеп, җырлап та- = Сында утырасы хуҗаларның ерак тайгада, исеме-аты булмаган җирдә, тирән саз төбендә томаланып калуларын берәү дә белмәс *
..Алар мәңгегә югалдылар. Кешеләр хакына, эш хакына, мәхәббәт х хакына киттеләр дөньядан.
Иртәгесен төбәктәге нефтьчеләр көн буена, төн буена эзләделәр ч аларны. Шәһәрдән алып Черек күлгә кадәр фулган ярты йөз чакрым “ ара машиналар белән дә, атлар белән дә, җәяүләп тә үтелде Беркайда < бернинди бульдозер эзе дә. җәяүле эзе дә күренмәде. Кешеләр факель- 3 лар тотып, тавыш көчәйткечләр белән кычкырып йөрделәр, учаклар яктылар, мылтыклардан аттылар, ләкин файдасы булмады
Шәһәрдә бу фаҗигале уңай белән. Кузьма Николаевич Пичуговны башлык итеп куеп, югалтканнарны эзләү штабы оештырылды Моңа инде юлчылар һәм нефть чыгаручылар гына түгел, Черек күл төбәген дә эшләүче бораулаучылар да. вышка төзүчеләр дә, шәһәр салучылар да кушылган иде.
Югарыдан «Үлеме, тереме—табарга!» — дигән фәрман алынды һавага Төмәннән килгән самолетлар, вертолетлар күтәрелде Тирә-як авылларга, поселокларга телефоннар шалтырады, телеграммалар сугылды. Аучы өйләренә, урманчыларга, хәтта ерак балык промыселларына кадәр хәбәр ителде.
Юлның, юл буйларының, шул тирәдәге сазлыкларның, күлләрнең, урманнарның һәр карышы тикшерелде, актарылды, капшап диярлек чыгылды, тик теге көнге дәһшәтле буран барлык эзләрне себереп күмгән, тигезләгән, гүя җир өстендәге бөтен нәрсәне йоткан иде
Узар еллар, бу тирәләр танымаслык булып үзгәрер, матурланыр Вах шәһәреннән илдә тиңе булмаган Черек күл нефть чыганагына сазны ярып бетон җәелгән киң автострада үтәр Бу баганалы олы юлдан тоташ ташкын булып буровой җиһазлары, торбалар, инструментлар һәм башка кирәк яраклар төялгән йөк машиналары, нефтьчеләр утырган вахта автобуслары, җиңел автомобильләр йөреп торыр Шунда эшкә баручылар юл буеннан ерак түгел генә ялан саз эчендә күренеп торган маяк сыман нәрсәгә игътибар итми калмаслар Бу Мәснәви белән Фә нүзәгә куелган һәйкәл. Үзенә күрә кабер ташы Кешеләр җирләнгән монда. Әйе, җирләмәгәннәр, ә җирләнгәннәр
Белмим, ничек дип искә алырлар бу ике кешене «Булган ди. торган ди заманында шундый бер ир белән хатын. Батыр булганнар Утлар дан сулардан да, усал җил давыллардан да курыкмаганнар шушы мәкерле сазлык аша Черек күлгә юл салырга керешкәннәр * дип легенда итеп сөйләрләрме? «Явыз булган Саз патшасы, кисәтеп әйткән болар
I а: «Әй, адәм балалары, моңа кадәр бернинди җан иясе басмаган чикләремә керә күрмәгез Үтеп керсәгез миннән рәхим-шәфкать булмас, мин сезне йотачакмын» — дигән. Шуңа да карамастан, җөрьәт итеп кереп киткәннәр болар Аларның икесен дә Саз патшасы йоткан, имеш»,— дип әкияткә әверелдереп сөйләрләрме?
Бәлки гап-гади итеп: «Мәснәви һәм Фәнүзә атлы ир белән хатын булган Бик тату яшәгәннәр. Кеше ашаганны ашап, кеше кигәнне киеп көн күргәннәр Адәм фәрештә түгел, җирдә кайбер гөнаһлары да булган, имеш. Әмма эшкә килгәндә, алардан да уңганы, алардан да булганы юк икән һәм киткәннәр алар Черек күл хәзинәсенә юл ачарга...»— дип дөреслеккә якын китереп сөйләрләр?!.
Ничек кенә димәсеннәр, аларның эшләгән эшләре, кылган гамәлләре һәм фаҗигале үлеме офтанып та. сагынып та, гыйбрәт итеп тә сөйләрлек...
ЕГЕРМЕ ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
I
Кәрамның шәһәр белән Черек күл арасын узган саен шушы урынга туктамый калганы юк.
Юл буенда, сазда ныклы терәк таба алмыйча авышып калган телефон баганасы бар—бульдозер бәлки шул тирәдә баткандыр, Мәснәви белән Фәнүзәнең гәүдәләре шунда күмелгәндер кебек тоела аңа Нигә дисәң, теге фаҗигале көнне буранда Фәнүзәнең бульдозеры белән нәкъ шушы ур..нда очрашканы хәтердә калган. «БелАЗ» маркалы бер үзбушаткыч, юлга тыгылган машиналар колоннасын узарга маташып, телефон .баганасына килеп бәрелгән иде. Багана кыйшаеп, чак кына телефон чыбыгы өзелми калды
Үзенә бирелгән микроавтобуста, кар буран туздырып Черек күлгә барышлый, Кәрам бүген дә шушы урынга җитеп, шып туктап калды.
Машинасыннан төште, юлдан арырак китеп, бүреген салды. Адашкан, кыйбласын югалткан кеше кебек, кайсы якка карап басарга да белми әйләнгәләп торды да, кыйшайган телефон баганасына текәлеп катып калды.
Фәнүзә югалгач, Кәрам Әлмәткә. Ризатдиннар өенә телеграмма җибәргән иде. Ризатдин абзый белән Фәнүзәнең сеңелесе Фәния килделәр Кайда, ничек батканлыгын берәү дә әйтеп бирә алмагач, Ку- рамшин, машинасы белән аларны алып килеп, шушы авыш багананы күрсәтте Ризатдин карт та, Фәния дә, бичаралар, телефон баганасын кочаклап еладылар..
— Я. әйтегез, сезне ничек табарга? Кайда батып югалдыгыз? — дип, әкрен генә иреннәрен кыймылдатты Курамшин
Кире кайтмас авыр югалту Кәрамның үзәгенә кадәр төшеп әрнетә. үкендерә. сызландыра иде.
Бер атна гына элек менә шушы урында, Кәрам бульдозер кабинасында Фәнүзә белән Мәснәвине соңгы тапкыр бергә күрде, икесе белән дә, кырыс кына булса да, сөйләшеп алды Бар белән юк арасындагы аерма бары тик бер атна гына! Фәнүзәнең үзен генә калдырып. Мәснәвине алып китмәкче булды — аера алмады Яшәүгә нинди якты өметләр. нур белән балкый иде Мәснәвинең күзләре... Биредә үзе урынына калдырырга исәп тоткан иде бит ул Мәснәвине Булмаса булмый икән
— Шунда минем белән кайтып китсә. Мәснәви исән кала иде бит,— дип пышылдады Курамшин. Ләкин бу сүзе ошамады, Мәснәвине калдырып, Фәнүзәне үтерергә җибәрү булып тоелды аңа. Алар үлемендә. азмы-күпме, үзен дә гаепле санады Курамшин
— Кайтмаска, юлны чистартырга кушып китмәсәм, бәлки икесе дә исән калырлар иде
Уйлар, фараз итүләр, исәп-хисаплар, үкенүләр дулкын-дулкын булып килделәр, тагын чигенделәр, тагын килеп бәрелделәр. Инде Фәнү- зәнен бәләкәе Фәнил исенә төште — чымырдатып тәнен өтеп алды. Ике яшендә берьюлы атасыз да. анасыз да калды сабый. ♦
«Үлгәннәр — үлә дә котыла», диләр Хәзер аларнын баласы белән « нишләргә, аны кая куярга?
Черек күлдә дә, идарәдә дә телләрдә Фәнүзә белән Мәснәви һәм 5 бигрәк тә ятим калган бәләкәй Фәнил булды Берәүләр сабыйны Әл- х мәткә, бабасы, әбисенә кайтарырга, икенчеләре балалар йортына тап- го шырырга кирәк, диделәр х
Биредә Фәнүзә белән Мәснәвине якыннан белгән бердәнбер кеше, н аларнын якташы һәм дусты Курамшин булганга, киңәш-табыш белән ♦ күбрәк анар киләләр иде. Нишләргә? х
Бу мәсьәләне хәл итмәкче булып карады инде Курамшин Фәнүзә- - нең әтисе Ризатдин абзый белән бергә Пичуговны. Ишәй абзыйны шә- > һәр Советына ияртеп барган иде. «Бабасы да, әбисе дә картлар, хәзер т аларнын үзләрен карарга да кеше кирәк».—дип Ризатдинга баланы х тәрбиягә бирүдән баш тарттылар, мәсьәләне хәл иткәнче тәүлеклек * яследә тотарга куштылар. ч
Ә бөтенесен аптырашта калдырганы исә соныннанрак булды 5
Баланы күрергә дип, кесәләренә коифет-пряниклар тыгып яслегә * барганнар иде. «Фәнилне алып киттеләр дә китермәделәр»,— дип. ты- з ныч кына йөриләр тәрбиячеләре
— «Кем алып китте?» — дип сорый Кәрам.
«Кем булсын, бер хатын килеп алды. Шулай гадәтләнгән инде ул бала, әнисе эштә вакытта торактагы кызларга иярә дә кайтып китә»,— диләр тәрбияче тиешле ханымнар
Нәрсәдер сизенеп, кызлар торагына түгел, ә Фәнүзә мәрхүмәгә бирелгән яна квартирага барасы иттеләр Барып керсәләр — өйдә Сара, эчке күлмәктән генә калып, жырлый-жырлыи. Фәнилне таста юындырып маташа.
Телсез калып, дүртәүләп хатынның бала коендырганын карап тордылар. Бераздан сон: «Без баланы алырга килдек»,—диде Ризатдин
«Бала минем үлгән иремнеке, мин аны бирмим»,— диде Сара Ба ланы, ак простыня белән урап, кочагына кысты
«Кара син. монарда да аналык хисе бар икән».— дип гажәпләнде Кәрам
«Бала минем кызымныкы!» — дип. Ризатдин кыза башлаган иде.
Кәрам аның җиңеннән тотты. Сарага әйтте:
«Без аны ятимнәр йортына тапшырабыз, бирегез!»
Сара, баланы кочаклаган килеш, утырып үкси башлады «Мин барыбер алам, аннан да алам Бала — минеке!»
«Бала өчен түгел, беләм. квартира өчен җылыйсың!» — диде ишек төбендә үк басып торган Пичугов
«И, ходаем! Үзегезгә булсын өегез! Минем үземнең ике бүлмәле!»
Кечкенә Фәнил дә телгә килде «Мин бабайга бармыйм Мин яка апага булам!»
«Судлашам! Барыбер алам!» — днп кычкырды Ризатдин карт һәм янап чыгып китте
Ризатдин инде Әлмәтенә күптән кайтып китте, ә Сара һаман биредә бала белән яши шәһәр Советының карарын көтә, дн
Курамшин, машинасына таба борылган иде, сулда ашыгып-ашы- гып юлга төшеп килүче чаңгычыны күреп туктады Бу Ишәй абзый иде.
Атна үтте. Фәнүзә белән Мәснәвинең исән булуына гына түгел.
табыласына да өмет өзелде Әмма Ишәй абзыйның әле моның белән килешәсе килми иде. «Кешеләр бөтенләй эзсез югалырга тиеш түгел, алар табылырга тиеш»,— дигән фикереннән кайтмады ул. Үзенең аучы булып эшләгән заманнарыннан ук калган киң табанлы чаңгыларын тагып, -кулына биш-алты метр озынлыгындагы тимер шыбын тотып әле һаман кар астындагы сазлыкларны актарып йөрүе иде аның.
Курамшин янына тирләгән, сакал-мыекларына гына түгел, кашла- ры-керфекләренә кадәр бәс сарган хәлдә килеп җитте ул. Бияләен салып, билбавына кыстырды, кулы белән авыз тирәсеннән бер уч кар сыпырып төшерде.
— Син дөрес күрсәтмәгәнсең,— дип, дәгъва белән башлап җибәрде сүзен — Кеше үләргә булса — юл буеннан еракка китеп үлә ул. Үләсе корт та бит такыр басуга оча...
— Кайда үләселәрен әйтеп калмадылар шул,— дип куйды Кәрам.
— Ул көнне жил кайдан исә иде? Кояш батышыннан. Значит, җилгә арт белән киткәннәр алар — Черек күлгә таба Адашып үләсе кеше җилгә арты белән китә...
— Җәяүле булса. Алар бит кабинада.
— Барыбер арт белән китә.
— Таба алмассың инде аларны, Ишәй абзый, әйдә утыр. Черек күлгә алып кайтам үзеңне.
— Эзлим әле. Тапсак хәзер табабыз. Ж.әй көне сазга кереп булмый.
Кәрам тагын ятим калган кечкенә Фәнилне исенә төшерде:
— Ничек уйлыйсың, Ишәй абзый, баланы Сарага бирерләрме? Аның бит бернинди хакы юк!
— Закон хатын-кыз кулында Кабат булдым мин анда. Бала ятсынмый Сарасы да. баласы да бер-берсен яраталар. Тимә син алар- га, Курамшин. Алар бит икесе дә ятим.
Кат кат үгетләүгә карамастан. Ишәй ачык кыр уртасында, юлда калды. Курамшин әле генә кичергән авыр тойгылары белән китеп барды Тизрәк Черек күлгә барып җитәргә кирәк иде аңа — иртәгә үзенең туган ягына кайтып китәсен егетләре белән уртаклашасы килә иде.
— Әйтсәм дә барыбер ышанмаячаклар,— дип елмаеп алды ул. — Рафат кулын гына селтәр: «Сез, Кәрам абый, килгәннән бирле китәсез инде», дияр Гөргери «Иске әкият!» — дип кенә җибәрер. Касыйм туп-туры күзгә карап торыр да «Себер ул сары май бәлеше — бик тиз үтләтә».— дип төрттерер Шул чакта Кәрам кесәсеннән самолет билетын чыгарып күрсәтер дә «Сөйләшенгән, килешенгән, хәл ителгән!»—дип тегеләрнең исләрен китәрер Инде китәчәгенә тәмам ышан-дырып бетердем дигәндә «Юк шул, дуслар, берегез дә белмәдегез. Кәрам абзагыз биш көннән. Себергә бөтенләйгә күчеп киләчәк. Хәтимә алагызны алып, өч улы белән!» — дип егетләрне аптырашта калдырыр.
II
Курамшин бүген егетләре янында басылып кына эшли алмады — китү дәрте белән ачык һавага чыгып, чатлама суыкта бер максатсыз Черек күл буенда йөрде, һич кирәкмәгәнгә тегендә сугылды, монда кагылды
Институт бетереп Әлмәткә эшкә килгәч тә бит ул кырларны, скважиналарны карап йөргән иде Әйтерсең, аның эшкә калу-калмавы бары тик шуларга бәйләнгән.
Утрауларның берсенә барып, вышкачыларның ничек буровой корганнарын карап торды, бораулаучыларның җир тишкәннәрен күзәтте.
Аннан, боз өстеннән күл уртасына кереп китте. Монда бульдозер-
лар өч-дүрт метр калынлыкта каткан авыр бозларны кубарып күл төбен әрчиләр иде. Хәзер күл буендагы сазлыкларда гына түгел, юл салып күл эченә дә утраулар ясарга жыеналар. Киләчәктә бөтен күл төбен шулай акрынлап бораулый-бораулый нефть ала башлаячаклар икән. Бу — чын әкият* Комнан бау ишеп, күлнең төбен күккә асудан да кызыграк. ♦
Черек күл Бакудагы диңгез промыселена. Нефть ташлары шәһәре- ? нә охшап калачак имеш, дип сөйләгәннәр иде — биредә проблеманы ? башкача хәл иткәннәр. <
Шәһәр белән Черек күл арасында юл салучылар, баштарак сазны 2 төпкә кадәр сосып алып, урынына ком таш тутырырга, аны таптан- ? тигезләп, өстенә ансат кына асфальт жәяргә исәп тотканнар иде. = Барып чыкмады — казыган урынга яңадан су. сыек лай тулды Аннан. . сазның тирәнлеге дә жиде-сигез. кайбер урыннарда унике метрга ка- * дәр житә. Юлны, проект буенча, тагын бер-ике метр өскә дә күтәрер- * гә кирәк. Илле чакрымлап арага чамасыз күп материал һәм вакыт X кирәклеге мәгълүм булгач, бу эшне ташладылар
Сазлык проблемасын башкача, ансат һәм арзанрак ысуллар белән * хәл итәргә кирәк иде. Бу ысул көз көне, жир туңдыргач табылды. s Кыш бабай ярдәмгә килде. Саз балчыгын алып жирне туңдырырга. л жәй көннәрендә эремәсен өчен өстенә торф катламы салырга, аннан * ком һәм вак таш өеп тыгызларга, тигезләргә дә бетон салырга бул- у дылар.
Хәзер шулай бетон плитәләр җәелгән киң автострада шәһәрдән 3 Черек күлгә кадәр генә түгел, божра ясап күл тирәсен дә әйләнеп чыга. Курамшин аны Мәскәүне урап узган «Большое кольио»га охшата иде.
Күл эчендә бозларны куптарып ятуның хикмәте дә шунда күл төбен туңдырып, торф салып, ком-таш өеп ясалма утраулар булдыр/, ул утрауларга керү өчен дамбалар күтәрү
Килер бер көн шушы төбәктә, күл эчендә, яр буйларында йөзләгән скважиналар эшли башлар, автоматчылар өчен хыялга да кермәгән гаять зур перспективалар ачылыр
Ул көннәргә ерак калмаган бугай Курамшин инде аны үзе басып торган тирән катламнар аша бүген үк күзаллый кебек
Йөрн-йөри Аввакумовның «Робинзон утравына» килеп чыкты Курамшин. Әлмәткә киткәнче Виталий Ивановичны күрәсе бар иде аның
Аввакумов бригадасы эшли торган бу утрауга ул сирәк килә, килгәндә дә. нинди дә булса сәбәп белән аларның бәхәскә керми калганнары юк иде Бүген аны Виталий Иванович гадәттәгедән жылырак сәламләде.
— О. телемеханика короле килгән' — дип. будкадан шәрран ярып. Курамшинның каршысына чыкты Әйдә, рәхим ит. Кәрам Ризванович. түрдән уз!
— Узабыз аны, Виталий Иванович, узабыз!
Курамшин утрау эчендәге төзелешләрне, җиһазларны карап чык ты Монда хәзер эшләр гөрләп тора. Утрау, үзенең йөзен үзгәртеп, Татарстан промыселларындагы группалы установкаларга охшап калган иде.
— Барысын ла синең өчен эшлим! дни. шелтә беләнрәк әйтеп куйды Аввакумов
Кем кем өчен эшлидер бит әле! Автоматлар бит миңа түгел, сиңа, нефть чыгаручылар өчен кирәк
— Тәмам җиктең инде син мине. Кәрам Ризванович, - дип һаман зарланды Аввакумов Күпме тырыштым сине үз ягыма аударыр га булмады^ киресенч^ кгиеп чыкты
— Барыбер миннән «эксплуататор» чыкмас иде, Виталий Иванович.
Тәмәке кабыздылар. Салмак кына сөйләшү бара
— Китәсең икән дип ишеттем? и
— Монда да син отылдың, Виталий Иванович. Бөтенләйгә түгел, семьяны алып килү өчен генә!
— Димәк, хәзер син дә чын сибиряк? Нигәдер, ышанып бетмим...
— Ышанмаслык нәрсә бар?
— Гадәттә хатыннар каршы төшүчән була: «Квартира шәп иде, урын яхшы иде, дус-ишләр, туган-тумачалар күп иде, этебез дә бәбәйләргә тора, мәчебез дә буаз» һәм башкалар. Хатының җибәрмәс дип куркам
— Киресенчә, мине хатыным Себергә кыстый.
— Молодец икән хатының! Беренче ишетәм андый хатын турында, баш иям!.. — Аввакумов, артистларча кыланып, җиргә кадәр бөгелә.
— Кыскасы,—диде Курамшнн үзенең ашыгуын белдереп — Син, Виталий Иванович, минем егетләргә күз-колак була тор инде Анда барысы да яшьләр, үзең беләсең...
— Кайгырма, эшсез тотмам! Хәерле юл сиңа! Көтәбез!
Ill
Китәсе көнне иртүк Курамшинның номерына Пичугов шакып керде. Әллә бик ашыгып килгән, әллә йөгергән — тынына капланып, сүзен әйтә алмый тора.
— Хәерле көн. дустым, нигә бик иртә? — диде Кәрам. Ул юлга җыена, чемоданына әйберләрен тутыра иде.
—Уф. ашыктым, син китеп баргансың дип курыктым. — Кузьма Николаевич сулуын һаман көчкә-көчкә ала иде. — Син теге уеңнан кире кайтмагансыцдыр бит?
— Нинди уемнан? — дип белмәмешкә салышты Курамшин.
— Нинди дип . квартира алмашу мәсьәләсендә.
Кәрам Ризвановичның кәефе шәп иде—дустын һаман шаяртып маташты.
— Уйлаганым да юк квартира алыштырырга!
Нинди генә сүзгә дә тиз ышанучан Пичуговка җитә калды:
— Ничек инде уйлаганың юк? Кичә генә сөйләшкән идек түгелме?
— Мин татар бит. «Кичәге акыл бүгенгә ярамый», диләр татарларда.
— Бу инде егетлек түгел! — дип кычкырып әйтте Кузьма Николаевич— Мин квартира алмашу өчен кирәкле документлар оформить итеп йөрим'
Ул, портфеленнән кәгазьләр чыгарып, берәм-берәм өстәлгә сала барды
— Менә договор, менә домоуправлениедән алган справка, менә квартира ордеры, менә...
— Булса соң?
Кәрам, эшләрен төгәлләп, сәгатенә карап алды да костюмын кия башлады. Кузьма Николаевич, хәлсезләнеп креслога утырды:
—Суйдың болай булгач мине.— дип. аңлашыр-аңлашмас мыгырданырга тотынды. — Үтердең син мине. Китәм диеп эшне тапшырдым, пропискадан чыктым, военкоматта учеттан төштем . Әлмәт белән төне буе хыялланып чыктым, грамм да йокламадым.
— Соң, уйлап кара. Кузьма дустым, кем соң инде салкын Себер белән Әлмәтне алыштыра? Әлмәт бит ул җәннәт!
Кәрам Кузьма Николаевичның чарасызлыгыннан көлә һәм бер үк
вакытта аның шушы кадәр югалып калуына, тупикка килеп терәлүенә борчыла, хафалана да иде.
Квартирасын алыштырып. Кәрамның Себергә килергә җөрьәт итү сәбәпләренең берсе, бәлки. Кузьманың бүгенге авыр хәленә керүдән булгандыр әле. Менә бит кайчан гына Себер дип. шәһәрне гөлбакча ясыйм дип, ниндидер йортлар, зиннәтле сарайлар салдырырга хыял- ♦ ланып йөргән кешедән нәрсә калды!.. Гомер буе үзен тапмаган, юлын S тапмаган кеше бик кызганыч икән Кызганыч кына түгел, мескен, | Ә бит Кузьма начар ир түгел — күңеле гел яхшылыкта Ничек булса < да ярдәм итәргә кирәк аңа, коткарырга кирәк егетне бу авыр хәлдән ж
Тышта сигнал тавышы ишетеп. Курамшин тәрәзәгә килде Тәрәзә- 2 дән төшкән ут яктысында Бибиковның кара «Волга»сын танып алды. н Кичә «Мине көт, озатырга киләм»,— дигән иде. сүзендә торган икән - баш инженер
Аптыраган, нәрсә эшләргә белми бөтенләй коелып төшкән Пичугов | янына килде Кәрам
— Спектакль тәмам! —диде дә. дустының җилкәсенә сугып куй- * ды. — Кайчан инде син, Кузьма Николаевич, ялган белән чынны аера * башларсың?!
Кузьмага җан керде
— Чынлап ялганладыңмы? — дип сикереп торды
— Чынлап ялганладым, дустым! Әйдә озат! х
Көлешә-көлешә машинага чыктылар Ул да булмады. Курамшин- * ның үзе утырып йөри торган микроавтобусы килеп җитте Аңа Кәрам Ризвановичның автоматчы егетләре утырган иде.
— Кара син Курамшинны нинди важный начальник! Бөтен бер эскорт озата бара үзен! — дип күреште Пасарби Пшимахович
— Аның каравы, килгәндә җәяү килгән идем.-дип көлде Кәрам Ризванович — Ник шунда шәһәрнең бер эте каршыласын!
— Килгәндә син командированный идең, киткәндә — үз кеше! Сибиряк!
Егетләр, машинадан төшеп. Курамшинны урап алдылар Урамда караңгы булса да, Кәрам Ризванович аларның тавышларыннан танып тора менә болары «Өч мушкетер» Рафат Касыйм-Гриша Тегесе Во лодя Леванов, әнә тегесе Виктор, арырак басып торганы — удмурт малае Семен Бөтенесе дә Кәрам өчен якын, үз кешеләр иде.
— Ник килдегез әле монда? Кем кушты мине озатырга? — дип ачуланган булды Курамшин Үзе аларның килүенә сөенә, игътибар итүләре өчен горурлана да иде. «Исән булса бәлки алар арасында Мәс нәви дә булыр иде,— дип моңсуланып алды Кәрам — Бәлки бергә Фәнүзә дә килер иде...»
— Сезне озатырга дип килдек. Кәрам Ризванович
— Татарстанга сәлам җибәрергә килдек.— диештеләр егетләр
— Без бит инде сөйләшкән идек бернинди озату булмаячак, сез эш кешеләре, минем самолет әле тиз түгел..
— Кәрам Ризванович,— дип балаларча килеп сыенды Рафат Гаеп итмәгез, минем үтенечем бар иде күчтәнәчләрне бүген үк тап шыра алмассыз микән?
— Бүген үк тапшырам! Кайтышлый ук керәм'
— Аннан «Яна елга кайтып җитә»,— дип әйтегез Садәгә
— Обязательно әйтермен! «Өйләнергә» днп тә өстәргәме? — дип шаяртты Кәрам Ризванович
-г- Анысын белә инде ул...
Кузгалырга вакыт икәнен белдереп, баш инженер машинасы сигнал бирле Ләкин бу вакытта да әле Курамшин китәргә ашыкмады V3C юкта ниләр эшләргә кирәклеген аңлатып, бригадир булып калган
Левановка киңәшләр биреп торды Тик, Пасарби Пшимахович сабырсызланып. кат-кат сигнал бирә башлагач кына, урыныннан кузгалды.
— Ярый, егетләр, хушыгыз! Рәхмәт якын итеп килүегезгә!
Курамшин үзенең каршында басып торган егетләрне төркеме белән сыпырып кочагына алмакчы булды — кулы җитмәде.
— Ярый егетләр, сынатмагыз!
Машина янында тагын кул кысышып, җылы итеп хушлаштылар, әйтерсең, эшчеләр Кәрам Ризвановичны биш көнлек юлга түгел, мәңгегә озаталар иде.
— Олы җиргә сәлам әйтегез!
Машина кузгалып киткәндә Бибиков Курамшинга таба борылып утырды.
— Кара, сине ничек яраталар! — дип сокланып куйды, тәрәзәгә күч булып ябырылган егетләргә карап.
— Әйбәт егетләр...
Чынлыкта әле Курамшин, җитәкче буларак, үз эшчеләре белән бик аз таныш иде. Шушы кыска вакыт эчендә күпме генә нәрсә белергә мөмкин? Кемнең кем икәнен, холык-гадәтләрен, уй-хыялларын бергә озак эшләгәндә генә белеп була. Ләкин шунысын ачык күрә Кәрам Ризванович бу егетләр — Себернең киләчәге. Алар — Черек күлнең дә, шәһәрнең дә төп хуҗалары булачак.
Кәрам Ризванович барысыннан да канәгать, бөтенесенә рәхмәте зур. Тик биредә Аввакумовның юклыгы гына аның эчен тырный. Черек күлдә очрашканда Виталий Иванович озатырга киләм дип тә әйтмәде, хәтта хәерле юл да теләмәде, ләкин Курамшин әрсезлек белән аның килүен көтә. Ни өчен — үзе дә белми. Очрашып бер әйткәләшеп алырга гадәтләнгәннәр — шуңа күңелсез иде. ахры...
Кәрам Ризванович, шәһәрне соңгы тапкыр карап калырга омтылган кеше сыман, тәрәзә аша яңа төзелешләрне, үзе күрергә өлгермәгән юл һәм күперләрне, завод һәм фабрикаларны күзеннән үткәреп барды. Машина да. шәһәрне яхшырак күрсәтергә теләгәндәй, боры- лып-борылып төрле урамнардан, проспектлардан узды, яна салынып яткан стадион, телецентр яннарыннан үтте. Кәрам килгәндәге белән чагыштырганда шәһәр бермә-бер диярлек үскән, үзгәргән, матурланган иде.
— Әлмәт яхшымы, безнең шәһәрме? — диде Бибиков Курамшинны сынап карамакчы булып.
Ләкин Кәрам Ризвановичның да сер бирәсе килмәде:
— О. Әлмәт — ул җәннәт!— дип. үзенең яраткан сүзен кабатлады.— Себер булмаса. мин аны гомердә дә ташламас идем!..
— Минемчә, дөньяда иң гүзәл шәһәрләрнең берсе—Вах! — дип көлдерде Пасарби Пшимахович.
Кайчандыр «Мин шәһәрнең ветераны, мин шәһәремнең патриоты!»— дип аһ орган Кузьма Николаевич кына хәзер аның белән кызыксынмый иде. Кызыксынмый гына түгел, шәһәрне күрәсе дә килми иде бугай.
Ул инде фактта шәһәр белән дә. идарә белән дә очны өзгән, хәзер баш инженер Бибиковка үзенең соңгы үпкәләрен белдереп, бәйләнеп бара:
— Минем. Пасарби Пшимахович, шуңа гына ачуым килде: заявление күтәреп сиңа киңәшкә кергәч, ник китәсең, дип тә сорамадың, ичмасам! Идарә начальнигы да бер сүз әйтмәде.
— Анда нигә китәсең язылган ич: «Үз теләгем белән» диелгән иде.
— Калыр дип курыктың... Барыбер калмый идем, шунда юри генә булса да әйтсәң — күңел булыр иде.
— Әйтергә онытканмындыр. Кузьма Николаевич, гафу ит.
Пичугов бу сүзләрдән үзе дә сизми, көлеп җибәрде:
— Әнә, Кәрам Ризвановичны командировкада булса да онытмадыгыз. черки урынына ябыштыгыз!.
— Замнарны һәрвакыт табып була, менә син специалистны табып кара! — дип хахылдап көлде Бибиков Әйттердең инде ахырда'
Машина исәпсез-хисапсыз неон утлары белән җемелдәгән иртәнге шәһәрне артта калдырып караңгы аэропорт юлына чыкты Бу вакытта ♦ да әле Курамшин, бернинди сүзгә кушылмыйча, тәрәзәгә карап уйла- г нып бара иде... .
Әлмәттән киткәндә аңа бергә эшләгән иптәшләре юату өчен дә. < шаярып та юл аягына төрле сүзләр, теләкләр, хәтта үгет-нәсихәтләр х дә әйтеп калганнар иде. Шулар арасында мәрхүм Мәснәвинең «Бар. ? Кәрам Ризванович. Себер җиренең тирән катламнарын бер актарып р кайт әле»,— дигәне аеруча хәтерендә. .
«Өстән-өстән генә сөрә алсам да таманга туры килер»,— дип җавап биргән иде Кәрам Дөрес әйткән. Бу кыска гына арада мактанып күр- J сәтерлек нәрсә кырасың? Үзенең автоматлары белән җир астының, а. Себер нефтенең тирән серләрен ача алмады Кәрам, шулай да бу ва- * кыт эчендә Себердә күпме гыйбрәтле нәрсәләр күрде, күпме кызык ж кеше белән очрашты, шатланды ачуланышты, тапты, югалтты, кеше- - ләр күңеленең никадәр тирән икәнен тойды, катлаулы һәм серле икәнлегенә төшенде...
Шәһәрдән унбиш чакрым ераклыктагы аэропортка килеп җиткәндә инде яктыра башлаган, радио кычкырып тора. Курамшин утырасы < самолетка диктор регистрация башлануын белдерә иде
— Әле өлгерербез!
— Вакыт күп әле! — диештеләр килүчеләр
Курамшин регистрация ясаткан арада. Бибиков белән Пичугов буфеттан шампанский алып, шунда, биек мәрмәр өстәлдә кечкенә табын әзерләп куйдылар.
Курамшин килгәч, Пичугов мөлдерәмә тулган бокалын күтәрде дә
— Хәерле юл сиңа! — дип эчеп тә җибәрде
— Рәхмәт озата килүегезгә!
Кәрам, бер генә йотым шампанский эчеп, алдындагы күНГәчен тешләп куйды — Миңа җитте, юкса самолетка утыртмаслар
Пасарби Пшихамович. аптырап, һаман бокдлын күтәреп тора иде
— Туктагыз әле. юл аягына бер генә сүз әйтим әле. иптәшләр!
— Тостмы? —дип куркып сорады Курамшин. сәгатенә карап Ул. кавказ халыкларының мәҗлестә яртышар сәгать буена тост әйтүлә рен ишеткәне бар иле.
— Тост түгел... Безнең бабайлар кешене озатканда эчеп бетермә- тән чәең, ашап бетермәгән телемең, тәмамланмаган эшең калмасын - кире әйләнеп кайтуың бар. дигәннәр Карап-карап тордым да. Курам шинның тиздән монда кнләсенә чын-чыннан ышанып кундым Нигә дисәң — өстәлдә аның эчеп бетмәгән шәрәбе. тешләп куйган икмәге, ә Черек күлдә тәмамланмаган эше кала! Мин бу бокалны Кәрам Риз вановичның биредә бурычлы булып калуы өчен күтәрәм!
— «Кызың чибәр, бабай, ләкин тырнаша»,— дип әйткән дн бер кияү — Бнбиковның сүзләреннән тәэсирләнгән Кәрам моны җавап итеп әйтте.
Күңеле белән ул әле һаман да Аввакумовны көтә иде
— Озатырга килмәде бит. каһәр
Кемне әйтәсең?
Виталий Ивановичны.
— Кнләм дигән төсле иде ул Димәк, эштән бушый алмаган Бибиков белән сөйләшеп торган арала Пичугов беразга гына югал ган иде. кассага барган, билет алган икән шуны селкн-селки килеп тә җитте
—Мин дә очам бит. Кәрам, синең белән! Ура! Әлмәткә бергә кайтабыз! — дип кычкыра.
— Ну. җилбәзәк тә кеше соң үзең! — диде Кәрам Тагын нинди сүз әйтергә белми аптырап, иреннәрен кыймылдатып торды.
Пичугов һаман шатланып бетә алмый:
— Буш урын бар икән самолетта, әйтерсең мине генә көткәннәр!
Самолетка утырта башлаганнар, аны-моны уйлап торыр чак түгел иде:
— Әйдә, алайса! .
Бибиков белән кул биреп хушлаштылар да йөгерделәр.
Самолетка менгәндә Курамшин артына әйләнеп карады һәм капка янында Аввакумовны күрде. Виталий Иванович озатучы халык арасында нәрсәдер кычкыра һәм, башкалар кул болгаганда, арада бер үзе йодрык яный иде.
Кәрам көлде һәм үзе дә йодрык күрсәтте. Бу аларның үзләренчә хушлашуы, үзләренә генә хас сәер дуслыгы иде