Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Ракеталар, нервлар һәм акыл
Ракеталар төбәп, корып куелган, Ә нервлар җәя кебек киерелгән. Тартылыр да сынар җәя, ук атып1 — Шуны көтә ракеталар ни вакыт!
Бу нервлар чыдамлыгын югалтса. Тик бер җәя тик бер генә ук атса, Әй, нәни Җир, әй газиз Җир, нишләрсең? Утта янып, көлгә калып очарсың!..
Мин ышанмыйм андый хәтәр минутка Акыл-алла! Җир нәселен корытма! Үзең дә син — Җир җимеше, онытма. Ракеталар — синең җимеш, курыкма.
һәм курыкма җәяләрдән — нервлар Син кушмасаң, тартылмыйлар, сынмыйлар. Берүк безгә Җиребезне коткарыш! Синдә генә, синдә генә ышаныч.
Син гармунчы булсын өчен...
Их, сыздырасың, гармунчы!
Мин дә сыздырам сыман: Ун бармагым биеп тора, Бөгеләм дә сыгылам.
Гармуныңны мин алсам да. Уйнап җибәрер кебек.
Бир әле! Сузып карыйм бер! — Булыйм гармунчы егет!
Юк шул... Синең гармуннарың
Синдә генә әйттерә.
Миңа дәрман бирмәгән шул, Биргән бары дәрт кенә...
Ә шулай да син «Берүзем Уйныйм» диеп уйлама — Миңа диген дәрманны да Биргән синең кулларга!
Ун бармагым биеп тора, Бөгеләм дә сыгылам.
Син гармунчы булсын эчен, Мин шулай хисле туган.
Минем дәртем-хисләрем дә Гармуннарыңа тулган.
Их! Сыздырасың, гармунчы! Мин дә сыздырам сыман...
Март кояшы астында
Әй, җылыта кояш кышны, Әй, балкыйлар офыклар! «Уф авыр!.. Тыным бетә...» дил Изрәп ята күпрек кар. Авыр булса да, түз инде! Җиңеллек килер тиздән: Арчылырсың, ачылырсың, Бәхет түгелер синнән — Кояш белән икегездән Туар тәти малайлар. Елтыр-елтыр йөгереп китәр Гөрләвек булып алар! Котлап кояш малайларын, Шук тамчылар биерләр, Бәби туена бүләккә Яшелләнер бөреләр, Бәбиләргә җыр җырларга Матур кошлар килерләр, Елтыр күзле улларыгыз Чылтырашып йөрерләр, Терелтеп Җир-әбиләрен Яңа тормыш бирерләр)
Күптәнгемә... яз
Сергә төренеп, нурга коенып, Сихри көннәр килделәр.
Көйгә салсаң, җыр булырлык Шигъри көннәр килделәр. Аералмыйм бу көннәрдә Вакыт белән вакытны: Үткән белән бүгенгене, Яшьлек белән картлыкны.
Күптәнгемә очып йөрим — Элеккеге төш керә. Дөньялардан күптәнгемә Нечкә-татлы ис килә! Үткәннәрдән көмеш тама — Тамчы-тамчы хис килә...
И нәфис хис! Атыйм сине Бары «шигъри» дип кенә. Аңлаталмыйм — сүзләр җитмәс, Җырламыйм — көй табылмас. Синең көең — күптәнгемә — Тагы яшьлек, тагы яз!
Күптән йоклаган бөрене Уята ул күңелдә.
...Үткән гомер кала икән Әверелеп шигырьгә.
Яз саен бер — шул шигырьләр — Тамчы-тамчы түгелә...
Беренче мәхәббәт
Алсуланып офык яна
Язгы таңнарда.
Без бергә кайтабыз язга, Офык янганда.
Үзебез дә алсу гына,
Оялчан гына.
Бездән шундый сафлык сибелә! —
Күзләр чагыла.
Безнең хәтта тәннәр дә юк, Бар тик җан гына.
Сүзләр дә юк. Сүзләр һаман
Әйтми калына...
Хәер, үзебез дә юкбыз
Фани дөньяда:
Дөнья тар тәүге сөюгә —
Калмый ул анда.
Без — таңда күргән төшләрдә һәм без хыялда.
Алсу оныкка төренеп
Йөрибез язда...