Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Яңгыр шавы
Яңгыр шавы уятты да куйды җанда күптән сүнгән учакны. Елау хәтта оят түгел иде моңнан авырайган ул чакны.
Елау хәтта оят түгел иде...
Бу мизгелнең беләм бәясен: тамчыларга бүлдем дөньялыкның әкиятләрдән калган хәйләсен.
Вакыт белән авырып яткан чакта кайтарасы килеп үткәнне, яңгыр шавы тәрәз аша кереп пышылдады... яшим икәнне.
Мин кузгалып күкрәгемне баскан кабер ташларыннан арындым. Тавышлары истә, исемнәре...
Мин бит сезне шундый сагындым.
«Кайтарыгыз мине!» дигән әрнү килә икән
йолдыз аша баккан күзләрдән, кичерегез, әгәр ишетмәсәк, без бит инде шундый үзгәргән.
...Вакыт белән авырып яткан чакта, дәва алмаганда бу тәнне, яңгыр шавы, син искәрттең миңа киләчәктән килер үткәнне.
Ераклык һәм вакыт ярыннан
Томан катыш салкын яңгыр керде ачылгач та поезд ишеге.
Каршылавы көзнең — хушлашуы — авырып яткан Тукай шикелле.
Кереп киле поезд шәһәремә, җилпеп ачып яңгыр пәрдәсен. Сагынылган шәһәр манзарасын ачыграк килә күрәсе. Алтын җәтмә булып күзгә төшә урам утларының шәүләсе.
Кайткан саен неон хәрефләрдән була иде; «каза», я «азан». Бүген әнә бөтенесе төзек, яшел булып балкый ул — «Казан».
Иске вокзал, саумы! Башланышы, тукталышы синдә юлларның. Язмыш кәрваннарын һәр тарафтан кабул итсен яшел утларың. Поезд туктый. Бар да төшә гүя ераклык һәм вакыт ярыннан. Ул бит мине каршыларга тиеш: түзмим, күзлим, эзлим перроннан. Арттан килеп кемдер күзне каплый: «Онытмаган булсаң, кулдан бел...» Күңелемне били кайнар дулкын — сихәтле чәй кебек туган тел
Мин тагын синең ярыңда, мин тагын синең якта. Күзләрең белән көлсәң дә күңелең белән якла.
Уйнале язмышым белән, карамыйк артыбызга. Ясалма ягымлылык та килешә хатын-кызга. Гүзәл булып тууыңа гаепле түгелсеңдер. Сиңа сарылган карашлар чайпалып түгелсен бер, уйнале, башны әйләндер, тезләнгәнем юк күптән Оялсын тыйнак күңелем гөнаһлы гүзәллектән.
Исәнбәт тәрәзәсе
Урам тын. Шәһәр йоклаган Мең тәрәз арасыннан бер якты сызылып төшә тыныч төн карасына.
Йокламый, бер ул йокламый, булсынга дип, булсынга: ап-ак чәчле вакыт булып иелгән дөньясына
Үткеннең келен аралап, уятып тавышларын, тыңлый ул халык бәгырен, киләчәк язмышларын.
Тыныч төн... Йолдыз коела чиксез күк иләгеннән — гасырлар төшеп калгандай бу тарих итәгеннән
...Таң беленә. Ә ул уяу — чал чәчле күрәзәче
Соңгы йолдыз кебек якты Исәнбәт тәрәзәсе.
Кичке шәфәкъ
Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы
Габдулла Тукай
Кичке шәфәкъ. Утыргычта картлар, мин әтине читтән күзәтәм.
Мин беренче кабат белгән чактан вакыт аны ничек үзгәрткән.
Чәчләрендә каен яктылары, күзләрендә күңел моңнары. Тезләрендә авыр булып ята тал тамыры кебек куллары.
Тәмугъ-оҗмах капкаларын җирдә шушы куллар ачып кергәндер. Кайгы-шатлыкларга чама белгән туган ягым гына бердәнбер. '
Кара толым кебек буразналар аның гомереннән узгандыр.
Дөнья гизеп кайткан күңел кошы тал-тирәккә килеп кунгандыр.
Кичке шәфәкъ. Мин әтигә карыйм, колак салам һәрбер сүзенә.
Дөнья читлегенең шәүләләре — җыерчыклар аның йөзендә.
Салих Сәйдәшев турында уйлану
Соңгы аккорд, акчарлаклар булып, дулкыннарга ятты мәллә?
Соңгы аккорд, сандугачлар булып,
юкәләргә басты мәллә?
Кем ишетте
соңгы аваз кайсы кылдан сирпелгәнен?
Кемнәр күрде ,
ул авазның нинди төскә әверелгәнен?
Яфракларның яшел кан тибешен тыңла, яңгыр шавын, болытларның күкрәүләрен тыңлап кара, бураннарның җебен-җепкә аерып кара... Кем ишетте?
(Язылачак бөек симфония шул аваздан башланырга тиеш иде...)
Пәрәвездәй тирбәлә күк көйдән артып калган шул авазлар! Ялгыз бүлмә: соңгы дигәнне ишеткәнгә мәллә стенада сөенеп көлә, тураймакчы булып, бөкере шәүлә?!
Тын иртәсе кышның
Мостай ага Кәримгә
Башын кыңгыр салып атлап бара, Йөз яшәрлек чыршы асларыннан. Карлы таңда туган шигырь юлы Башлангандыр шәрыкъ дастаныннан.
Чигенмәле, тынлык, иркенлек бир Әрнүләрдән торган уйларына. Чыршыларның кызыл энәләре Янып төшә өнә юлларына.
Кулын артка куеп атлап килә... Таң уянган яшь кар җылысыннан. Тиен булып күчә җитез Вакыт Карлар коел чыршы ылысыннан.
Кулын куеп артка салмак кына килә заман белән бәхәсләшеп. Йөрәгендә утлар дөрли микән, Учларына ала кар тәлгәшен.
Көн яктысы төшкән эзләр карда. Уйланыр ла чагы бу дөньяның. Ни дип җавап бирер җирем әгәр, Күкләр дәшсә изге шагыйрь җанын?..