САУБУЛЛАШУ ҖЫРЫ
«КЛПДАН СИН. ЖАН». ПОВЕСТЕНЫҢ ИКЕНЧЕ КИСӘГЕННӘН
ан фронт сызыгының теге ягында булып кайтты Киткәндә, шактый вакыт юкка чыгып торуы белән кызыксынучыга авылда дәваланып яттым дип әйтергә кушкан иделәр Ләкин җавап тотарга туры килмәде доктор Ярашовичнын әле күптән түгел генә гүр иясе булганлыгын хәбәр иттеләр Аны гауляйтер фон Кубе үзе икенче дәрәжә брон-за медаль белән бүләкләгән Башы күккә тигән Ярашовичнын Бу тантананы немец офицерлары белән атна буе билгеләп үткәннәр Эшенә килмәгән Больннцадагылар белмәмешкә салын! ян
Ничек инде юкка булсын'
Барырга, күрергә кирәк иде
Әле дә соң түгел Кабере немецлар күмелгән аллеяда, диделәр Жан зиратка китте Каберне тиз тапты Баш очындагы купшы һәйкәлгә «Надежда Абрамова Ярашович» дип язылган нде Ак бел.» генә таянып төшкән рәсемен дә рам эченә куйганнар Елмаеп тора Нәкъ исән кеше кебек һәм шушы фикер, көзге чебен сыман аны
нар һәм бер иртәдә аяз көнне яшен суккан шн келле. газетада некролог басылып чыга Бнлгеле инде, немец ялчысын күмәргә баручы да табылмый
Жан Викториягә ачуланды
Менә монысы юкка инде! - диде
бимазалап-йөдәтеп тора башлады «Нәкъ исән кеше кебек Нәкъ исән кеше кебек » Ни хикмәттер, сурәтне кубарып аласы килә иде Жан итек кунычыннан чабактай ялтыраган нәфис хәнҗәрен алды. Үткен йөзенә «Барысы да Германия өчен!» — дип язылган бу нәмәрсәне аңа әнә шул йомшак кулы белән Ярашович тапшырган иде Гади хәнжәр түгел, тылсымлы булып чыкты ул
Жанга Колоднше старостасы, элеккеге танышы Николай Борщевский ышанычлы кәгазьләр әзерләп куярга тиеш иде. Ул ниндидер эш белән Водопой авылына киткән икән Жан старостаның ямь-яшел бәпкә үләне үскән иркен ишегалдында яланаяк калып, балакларын сызганып утын ярды. Аннары, хуҗаның' дүрт яшьлек улына әкият сөйләде Үзенең сабый чагын исенә төшереп. Харисны. Тамараны юк сынды Беләкләрендә көч тибеп торган һәр ир уртасы кеше, дөнья мәшәкатьләреннән беразга арынып, кемнеңдер нарасые белән нкәүдән- икәү гәпләшкән чагында, әлбәттә, үзе турында да уйламый калмый инде Әх. Тамара да аңа менә шундый егет бүләк иткән булса!.. Кем белә бәлки Димәк, ана хәзер икенче яшь китте ич инде! Моның чаклы ук түгелдер инде анысы, әмма атасына охшаса, кәрлә булмас...
Күктә кояш елмая, җирдә сабый тешләрен балкытып көлә. Әнә ул ниндидер кыска көй уңаена кәҗә бәтиедәй уйнаклый. Кара син почык борынны, нинди такмаклар белә! Билгеле инде, күрше кызлары өйрәт-кәндер....
Жан рәхәтләнеп көлде, малайны муенына атландырып йөрде. Аннары. борын тишекләреннән ут бөркеп ак болытларга чаклы очкан канатлы атка әверелгән, тылсымлы таяк юнырга керештеләр...
Шулай кич җитте. Кояш баер алдыннан Водопойдан Николай бер немецны ияртеп кайтты Икесе дә кызмача Жан майкадан килеш, малайга һаман әкияг сөйли-сөйли. әлеге тылсымлы таякны юна иде Сабыйны куандырыйм дип мавыгып киткән бит Тәмам дөньясын оныткан. Лапаска гына ычкынасы, югыйсә.
Немец, чит кешене күрүгә, капкадан керә-керешкә
— Мандат! — дип бәйләнде.
Жан. эчке майкадан гына икәнлегенә ишарәләп, хәнҗәрле кулын артка яшергән килеш
— Папиер нахаузе.— дигән булды. Янәсе, кәгазь өй эчендәге киеме кесәсендә Үзенең күзләре Николайда алып китсәңче бу нарасыйны тизрәк, күрмәсен иде ул фашистны чәнчегәнне
Николай кирәкми, жүләрләнмә. дигәндәй ым какты. Немец сиз мәде димсең’ Кабалана-кабалана кобурасын чишә башлады.
— Тулы тәртиптә аның кәгазьләре, обер-лейтенант әфәнде,- диде староста Абзам ич бу минем Кәгазьләрен үзем тикшердем. Теләсәгез. өйгә кергәч карарбыз. Әллә алып кына чыгыйммы?
Пистолетлы кул өйгә изәде:
— Алып чык... Шнель! 1
Шушы мизгел бик җиткән иде дә. Николай борчылмый гына йөге pen өйгә кереп киткәч. Жан тик кенә тора бирде «Кәгазьләрне укыганда эшен бетерермен»,— дип уйлады ул
— Куда ехаль? - диде обер-лейтенант. һаман сынаулы төстә карап
— Сюда ехаль.— диде Жан. үртәгән кебек итеп
Такмак әйтешү уенын хәтерләп булса кирәк, сабый көлеп җибәрде Баскычта өйлән кәгазьләр тотып чыккан Николай да елмайды
— Орша поехал — сюда заехал, обер-лейтенант әфәнде
— Зашем Орша поехаль?
Николай аңа кәгазьләр сузды
— Кызлар жыя минем абзый Германиягә җибәрер өчен Менә белешмәсенә генерал Заукель әфәнде үзе кул кунган
— Гут. гут,— диде немец.
— Зур коммерсант — вербовщик минем абзый диде Николай,— Отто әфәнде, бу хәнҗәрне ана Минскида гауляйтер әфәнде бүләк иткән.
Жан төче елмаерга тырышып
- Гауляйтер Вильгельм фон Кубе әфәнде, дип төзәтү кертүне кирәк тапты.
— Салкын корал түгел чын-чынлап сәнгать әсәре! — диде оберлейтенант. сокланып карап — «Аллее фюр Деутшланд!» Германиядә генә шундый затлы әйберләр ясый алалар
— Әйе. рйе
— Әлбәттә, шулай Бездә, әйтерсең, борча дагаламыйлар!
— Нәрсә ул бор-ча? диде немец
Борча бет - мужик канын эчә торган жанвар
— A-а, мужик! Ошень понятно
— Әфәнделәр. өйгә рәхим итмәссезме? Тыйнак абзыкан алып кил гән күчтәнәч коньяктан авыз итсәк, ә?
Жан мәгънәле төстә Николайга карап алды Әмма хужа хәстәрсез тормыйдыр дип тынычланып обер лейтенантны култыклады.
- Шкурниклар! — диде урамда кемдер, жирәнеп
Апа игътибар итмәделәр
Өстәл янында Колодище станциясенең коменданты Оттоны күбрәк сыйладылар Ярыйсы ук кәефләнгән обер-лейтенант бөек Германия өчен гаять тырышып йөрүче коммерсант Назаровка Оршага чаклы пропуск язып бирәчәген әйтте Бу юлы немец офицерларының юмартлыгы өчен эчтеләр
Ачык тәрәзәдән өйгә кичке жиләс һава керә. Поселокны икегә бүлгән тимер юлдан әледән-әле хәрби эшелоннар үтеп тора Озынча плат формаларда - брезент белән томаланган йөк Анда нәрсә икәнлеген чамалау әллә ни кыен түгел Элек фронтка агылучы мондый йөкләрне немецлар дүрт почмаклы итеп калыплап томалыйлар иде Хәзер ныклап яшермиләр - поезд кызулаган шәпкә жил брезентны танкларның, туп ларның көпшәләренә сылап, менә монда алар, күрегез дигәндәй, юл буе гүя кисәтеп бара Ә игътибар итүче юк Дөресрәге мөмкинлек юк хәзергә Царюк хаклы тимер юлны параличлау эчен берәгәйл< irapi латкыч кирәк Аны габу ансат түгел Зур жирдән самолетлар килүе соңгы айларда нигәдер азайды Мөгаен, фронтлардагы хәлнең кыенлы гы сәбәпчедер моңа Әнә обер лейтенант ничек мактана Кырымда фю рерның шанлы гаскәрләре «ужа. Харьковта. Донбасста немец коралы искиткеч жнңү яулаган. Воронеж янында. Донда кип фронт буйлап һө жүм алып барыла. 25 июльдә Рос тов тез чүккән. Кавказ таулары түбәсендә свастикалы байрак җилферди
Вагоннар үткәндә тәрәзә пыялалары зынгы.г гый. өстәлдәге ризык лардан кандай саркып, шәраб ташып чыга, тәлинкә кырыена очы бе лән куелган затлы хәнжәр әкрен әкрен читкә шуа. чәнечкеләр чылты рый. почмакта путаллы Мәрьям ана сыны дер калтырый Түрнең яр тысын биләгән, сәндерәсендә өй хуҗасының төпчеге борынын җылы тунга төртеп яткан, аскы өлешендә җирдә кышын тавыклар ябып тотылган. хәзер сандыклы радиотапшыргыч күмеп куелган зур рус миче генә селкенми дә. калтырамый да Ул. сабыраеп, ут көтә, чуен тирәсендәге коры сарыга, утыннарга элдертер өчен күршедә көйрәгән ут кай туын көтә Күмерләр тизрәк дөрләп янып китсен дип. хужабикә кәгазь йомарламын да алдан ук хәстәрләгән Бу йомарлам гауляйтер Кубенын
«Жирдән файдалануның яңа тәртипләренә аңлатма»сы басылган газетадан ертылган икәнлеген Жан бая ук абайлап өлгергән иде.
Мактанчык комендант урыныннан кузгалды. Тибеп җибәрелгән ишек контузияләнгәндәй шыгырдады да ачык калды. Өйдәгеләр, лапаска чыгып. эш турында пышылдаштылар. Жан үзендәге яңа документларга киңрәк итеп аңлатма бирүне үтенде
— Бу — ышанычлы кәгазьләр, — диде Николай. — Берлиннан җибә-релгән яшерен боерыкка нигезләнгән ул. Күчермәсе болай: «Эшче көчләрне файдалану буенча империя Баш вәкиленең программасы: немец крестьяннарының эшен җиңеләйтү өчен, фюрер миңа көнчыгыш өлкәләрдән 400 500 мең таза, нык кызлар сайлап Германиягә китерергә кушты. Заукель». Менә сез, Назаров, Баш вәкилнең агенты. Поезддан төшкәч—үз транспортыгыз. Акчагыз җитәрлек Шартлар мәҗбүр ит мәсә, идарә органнарына күренәсе түгел. Сезне Темный лес станциясендә «Саша» партизан тряды элемтәчесе Аркаша Козырев көтеп торыр Ул сезне отряд командиры Бикбаев белән очраштырыр Бикбаев үзе ясаган мина белән беренче немец эшелонын шартлаткан командир ..
— Кем? Кем дидегез?..
— Бикбаев дидем
— Исеме ничек анын?
— Монысын инде белмим, хөрмәтле иптәш.
— Кайсы якныкы?
— Татарстаннан микән...
Язмыш дигәнең алда күңелле очрашу әзерләп куйды микәнни? Ә нигә, аның балачак дусты Харис Бикбаев полковник Зашибалов җитәкләгән Казан дивизиясендә иде ич Майор Кадерметовның шушы тирәләрдә партизан отряды оештырып йөрүен һәм ничек һәлак булуын теге чакта Вафин сөйләгән иде. Димәк, Бикбаев үлмәгән. Барлык сугышчыларга да үләргә дигән мени?! Кара син аны кара чутырны! Отряд командиры! Малай чакта аклар-кызыллар булып уйнауның файдасы тигән икән үзенә!
— Отряд командирына үзегезне танытыр өчен пароль—өч йөз Ягъни ул, сүз арасында өч йөзгә чаклы нинди генә сан әйтсә дә, сез аңа тиешлесен кушарга һәм аларның суммасын өч йөзне тәшкил итәргә тиеш.
Жан балачак истәлекләренә чумган иде. Ул шат елмаеп:
— О-о. Бикбаевка үземне танытыр өчен нәрсә әйтергә белермен мин. агай-эне! — диде
Аннары фронт сызыгының теге ягына чыккач тапшырылырга тиешле кәгазьләрне күздән кичерделәр Ул ике биттән торган сызым — дошманның Минск тирәсендәге һәм шәһәрдәге оборона ныгытмаларын тәгаенләгән план иде
•— Бу кирәгеннән артык кыйммәтле нәрсә икән шул, — диде Николай. - Карт атакай әйткәнчә, без аның күчермәсен алып калыйк. Шулай ышанычлырак булыр Юкса, сугыш вакыты бит, ни кылмас шайтан...
— Барысы тәртиптә булыр. — диде Жан .
— Сакланганны саклармын дигән... Төп нөсхәне тапшырырга икән леген Бикбаев әйтер. «Капкадан» ул озатачак.
— Кем ул? Званиесе нинди?
— Белмим.
Жан киная белән төрт.ерми түзмәде:
— Сугыш вакыты бит Ни кылмас шайтан, ходай йокыга талгач! Әгәр Бикбаен б« ti.i сәлам әйтергә дә өлгерми калган булса?..
— Мин аның Кызыл Армиянең Генеральный штаб кешесе икәнен
генә беләм Махсус группа командиры И - Все! Бүтән мәсьәләләрне дә анын белән хәл итәсез.
— Бу инде ярый. Рәхмәт, агай-эне
— Хәерле юл сезгә, Жан! Ни генә әйтмә, фронт сызыгы Сак булыгыз.
— Васыять әйтештән киткән икән, карт атакайга тапшырыгыз алай- * са: Сувалкадагы хәрби лагерьда «Беренче рус милли СС полкы» төзелеп ята Командиры — 229 нчы укчы дивизиянең элеккеге штаб началь- £ нигы подполковник Гиль, контрразведка начальнигы — Богданов Полкны эчтән таркату эшен кичекмәстән башларга кирәк! ..
— Яхшы, әйтермен
— Тагын шул, Николай... «X — 41» акциясе, аңлыйсызмы, «X—41» | акциясе мин кайтканчы үтәлми торсын Кайткач, үзем карармын Кай- * там мин, барыбер кайтам!
Алар кочаклашып аерылыштылар
* о
• * с
• с
Жан Оршага хәтле поезддатүләүсез бардыЮлда бертапкыр доку- ’
ментлар тикшерделәр. Икенче тикшерү Кохановостанциясендә булды п
Жан перронга төшкән иде Янәшә юлда паровозы су алырга киткәнлек- “■ тән хәрәкәтсез калган агач вагоннар каралып күренә. Элек аларда мал ч ташыганнар. Хәзер ни икән? Аркылы такта кадакланган ишекләр яны- “ на автоматлы сакчылар баскан Димәк, эчтә дүрт аяклы мал түгел < Шуны раслагандай, вагон эчендә бер кыз җыр башлады Аңа үзе кебек 3 бәхетсез иптәшләре кушылдылар.
Моңлы җырны әсәрләнеп тыңлап торганда, ике полицай иярткән әзмәвер күк немец офицеры сары йоннары тырпаешкан көрәктәй кулын Жанның иңбашына шапылдатып
— Мандат! — диде
Пропускны, белешмә кәгазен җиз иләктән үткәргән кебек карады һәм, аларны бар дип тә белмичә, төпченә башлады
— Кая? Кемгә? Ни өчен?
— Мин кылган гамәл күз алдында! — диде Жан эшем кешеседәй - Менә Германиягә без ни чаклы эшче кул озатабыз. — Жан кызлар төял гән эшелонга ымлады.— И тагын да озатырбыз, боерган булса Көн дими, төн дими шуның өчен чабабыз. Хәзер юл Крнчевны узып Жур- бинга Анда инде ул кызларның кәттәсе!
— Коралыгыз бармы?
— Ник булмасын! Гауляйтер Вильгельм фон Кубе әфәнде үзе бүләк иткән салкын коралым бар!
Жанны тоткарламадылар
Адъютант Аркашка
Оршада билет юнәтү җиңелдән булмады Бәла шунда Кричевка да. Журбинга да пассажир поездлары йөрми, ә хәрби эшелоннарның койрыгына анда-санда тагылган ике-өч вагонда гади халыкка урын булмый икән. Жан, вокзалга кереп, сугышка чаклы ук касса янына эленгән схеманы караштыра башлады Темный леска хәтле зур зур дүрт станция үтәсе бар Димәк, йөз илле чакрымнар ара Жәяү чыгып китсәң, бер атна барырга кирәк Билгеләнгән очрашу көне — иртәгә Поезддан ка лырга һич ярамый
Жан комендант янына килүчеләрнең азайган чагын көтәргә булды
һәм ике хәрби чыгып китүгә. Колодншеда Отто язып биргән пропуск кәгазе арасына егерме биш марканы кыстырды да тәрәзә шакыды:
— Кричевка чаклы, хөрмәтлем! — диде
— Урын юк!
— Миңа табылырга тиеш, хөрмәтлем Рәхим итеп кәгазьләремне ка расагыз иде Монда җыелган халык кебек вак алыш биреш белән йөрмибез Бөек Германия өчен Жан. алтын тешләре күренсен дип. тимер рәшәткәле касса тәрәзәсенә иелеп елмаюын кирәксенде. — Анда бары сы әйтелгән, хөрмәтлем
Җиңенә свастикалы чүпрәк бәйләгән авыру чырайлы зат:
— Посмотрим. — диде Тәрәзә капкачы шапылдап ябылды. Вокзал эчендә халык гөж килә. Тир исе. дегет исе Юан гәүдәле хатыннар, ябык карт-коры бирегә азык төлекне тозга алмаштырыр өчен килгән Кайчан кайтулары билгесез. Хәер. Жанның да бу поездга эләгүе билгеле түгел әле Бар өмет — маркаларда Алар әлегә чаклы үз бурычларын шома үтәделәр. Шаять бу юлы да көчсезлек күрсәтмәсләр.
Киек читлегенең ишеген хәтерләткән, шомарып беткән керле тәрәзә капкачы, ниһаять, ачылды
— Битте, герр коммерсант. диде эчтә ягымлы тавыш Аннары, көзәнгә охшап, муенын сузды, иснәнде
Жан кәгазьләрен тикшереп тормады Хезмәт күрсәткән төстә эндәш кәч. үтәлгән булуы билгеле инде
— Данке шен1. —диде Жан эре кыяфәттә һәм юкара төшкән юл кәгазьләрен күк саквояжына салып куйды Диванга җәелеп утырып (халык, пыш-пыш килеп, аңа урын биреп өлгергән иде), сигара кабызып җибәрде Күрегез, янәсе, чын коммерсант менә шундый була! Сөрсегән һавалы, корымлы залга гавай сигарасының хуш исе бөркелде.
Ачкычларын чылтыратып тар бүлмәсеннән чыккан өлкән яшьтәге күзлекле немец түзмәде, баш ия ия килде дә Жаннан бер сигара бирүен итәгатьле генә итеп үтенде
Мактанчыклыгы хур итә язды Жанны Тартмада бер генә сигара калган иде бит! Аны Жан килеп җитеп поезддан төшкәч кабызырга тиеш Шул сигарага карап Аркаша танырга тиеш Итәгатьле немец исә кулын сузып тора Коммерсант кеше саранлык күрсәтмәс бит инде! Кем белә, бәлки сынап кына соравыдыр... Әнә шулай Жан соңгы сигарасы белән саубуллашты. Җүләрлск эшләве өчен үз-үзен эчтән тиргәп, ашы гып вокзалдан чыкты да инде шактый янып кыскарган сигарасын тизрәк сүндерергә кереште Сүнми генә бит. Аннары, җен төкергән нәрсә, тәмам таралып китә язды. Тапканнар пароль ясар нәрсә — сигара! Имеш, кызлар вербовщигы коммерсант бай күренергә тиеш. Оккупациядә халык ачлыктан кырылганда болай кылану ни пычагыма кирәк булгандыр. Әнә бит вокзал тирәсендә алжып йөргән кешеләр нинди ябык, сәләмә! Бай күрендеңме, син аларның дошманы инде Көчкә-көчкә аяк ларын сөйрәсәләр дә. сәлам бирми үтеп китәләр Бай белән кемнен авыз чайкыйсы килсен! Искелеккә- тишекле бер тиен! Янача яшә( һәммәсенең канына сеңгән. Шуңа күрә немец властьларының игълан боерык ише нәрсәләрен күрмәмешкә салыналар Бармы-юкмы монды! кәгазь чүбе — керфекләре дә селкенми
Жан перронга чыккан җирдә коймага ябыштырылган зур белдерүг; күз салды. Анда эре-эре хәрефләр белән
«Гражданнар, кем дә кем үз эшен һәм вазифасын тыныч башкар; һәм герман гаскәрләренә һәртөрле каршылык күрсәтүләргә катнашмы икән, ул иркен тормыш, мал мөлкәт, иминлек һәм тәртип белән тәэми: ителәчәк.
Фронт тылы начальнигы генерал Бернгард» диелгән иде
Димәк, тылда бик үк тыныч түгел икән шул дип нәтижә ясады Жан. Арырак китте. Биредәге кәгазьләрдә партизаннарга булышлык иткән, корал яшереп саклаган адәмнәргә үлем җәзасы биреләчәге әйтелгән иде.
Рөхсәтсез авылдан чыксаң — атылу
Уңышны вакытында җыеп тапшырмаган асылу
Милекне бозсаң—үлем лагеры
Үгетләү, янау, куркыту барыбер уңай нәтиҗә бирми Менә Кричев- тан поезд ике сәгатькә соңга калып килде — «урман бандитлары' (фа шистлар партизаннарны шулай атыйлар) юлны '•үтеп киткәннәр. Поездда йөрүләр хәтәр. Паровозың-вагоннарың белән чокырга мәтәлүең бик ихтимал. Николайның сугыш вакытында ни кылмас шайтан дип искәртүе урынлы шул. Жан махсус задание белән бара. сез. егетләр, ике-өч көн хәрәкәт итми торыгыз әле дип әйтә алмыйсың аларга Тимер юлга «күчтәнәч» куйган чакларына туры килсәң, җәһәннәмнең үзенә тукталышсыз очасың да очасың инде
Ә поезд тукталып-тукталып. керпедән ялгыш кына ычкынган, теткәләнгән карт елан сыман, хәл җыя-җыя бара, мен - ниняять. Темный лес станциясе. Тезенә чаклы ак тула оеклы, чабата киндерәләрен аркылы торкылы кысып бәйләгән, кыска соры чикмәнле, аркасына юкә бау бе лән тагылган кечкенә биштәр аскан, картузлы егег баганага сөялгән дә тәмәке пыскытып тора «Мине көтә!» дип уйлап Жан. җеп белән ура ган булса да менә-менә таралып китәргә торган гавай сигарасын аны зына капты, шырпы сызды Әмма нәләт төшкән төпчек кабынырга һич теләмәде. Ахыр чиктә кабынды Ләкин бу тамашаны мыек астыннан гына елмаеп күзәткән теге егет бер сүз эшдәшсәче! Черт иттереп тө-керде дә үз юлына китеп барды
Янып бетмәгәе дип, бу җен күркәсен янә сүндерергә туры килде - станциядә кеше заты калмады
Кая барырга? Коммерсант кеше баганага сөялгән килеш тормас бит инде! Ресторанына кереп тамак ялгаргадыр, бәлки? Китәрсең генә — элемтәче килсә? Димәк, станциядән ераклашырга ярамый Чалбар кае шын кыса төшми чараң юк. Олау көткән булып, нарат күләгәсендә ятарга кирәк Кырмыска оясыдай кайнаган станция күренеп торсын Шул фикерне бизмәнгә салып, уңай һәм кире якларын тәгаенләгәндә, станциядә тагын берәү күренде Сигара белән янә җәфа чигәргә туры килде, һәм янә бушка. Болай янып бетә ич бу Пи дип әле янып пыс кып торырга тиеш ул? Англия премьеры Черчиль янмаган чагында да сигарасын авызыннан төшерми икән әнә.
Тимер юлда хәрәкәт бер генә сәгатькә дә тукталып тормый. Паро возы алдында ике-өч вагон вак таш этеп, юлларны сыгылдырып узган хәрби эшелоннар фронтка ашыга, аннан күбесенчә буш вагоннар һәм яралылар белән дыңгычлап тутырылганнары кайта. Зыңгылдап-чылты pan. кайнап-төтенләп тора дөнья. Кичә Колодншсга бер-бер артлы үт кән сәер бронепоездлар кайда тукталдылар икән? Комендант Отто телен шартлатып «Болар Литер цвай!» - дип шундук семафорны ач тырды. Николай да. Жан да берни аңламаган булып җилкә сикерткәч, көлеп: «Берлин приказаль партизан пух пух' Заслонов капут Минай капут!..» — диде Димәк, фашистлар бу төбәккә куәтле җәза отрядлары җибәрәләр Үзләренә нинди куркыныч янавын партизаннар беләләрме икән?
Жанның кул сыртына кызыл тунында кара төрткеләре булган түгәрәк камка төшеп кунды һәм. канат сүрүен дә җыймыйча, әрле бирле йөренә башлады Жан аның юлына киртә итеп бармагын куя торды, камка бармакка менә торды Бала чакта алар Харис белән
Камка-тәтәй. тунынны сал да оч та кит!
Камка-тәтәй, безгә кунак килүен хәбәр ит!
- дип такмаклап, камканы очыра торганнар иде.
Тизрәк хәбәр иттерәсе иде урманга нинди кунаклар килүен. Танклар, артиллерия, бронемашиналар, кимендә ике мен, солдат. Тыгыз, бик тыгыз булачак партизаннарга! Колодищедан чыгып киткәч, юлда туктап тагын ике бронепоезд уздырып җибәрделәр Болары да Минай белән Заслоновка баралармы икән?
Ә камка-тәтәй очмый гына. Элемтәче юк та юк кына.
Көне буена кояш нурларын үзенә мул сеңдергән җир, анаң яккан мич җылысын искә төшереп, тәнне рәхәтләндерә. Карл Маркс урамындагы өйнең яртысы биләп торган мич. Чытырдый-чытырдый янган утыннар Ягымлы чырай. Мөлаем тавыш. Әнкәсе тавышы: «... Мичтәге утыннар янып бетүгә, хуш исле нарат ылыслары белән ахактай күмерләрне, ипи йөзе уң булсын, кияү бәхете мул булсын дип салмак кына көй көйләп бер читкә себереп өярбез дә ипине мичкә тыгарбыз... Белоруссия синең туган җирең. Исән булып бер шунда кайтсаң, китәсең килмәс. Җире — гөл бакча, кешеләре — билбирмәс пәһлеван...».
Дөньяны дер селкетергә теләгәндәй, паровоз кычкыртты. Фронтка таба үкереп тагын бер эшелон шаулап үтә иде. Җан ирексездән: «Менә Белоруссиягә кайттым мин, әни!» — дип уйлады һәм каты итеп кулын йодрыклады.
Элемтәче Аркаша Козырев кичке якта гына килде. Җан, эчке бер сизенү белән аңа каршы атлады. Көлле төпчеге генә калган сигараны үсмер егет күргәндерме-юкмы, әллә ул да сизенеп кенәме:
— Кызлар җыючы вербовщик сезме, абый? — дип сорады.
Җан сорауга сорау белән җавап кайтарырга тиеш иде:
— Тазалармы, чибәрләрме? — диде.
Бөдрә чәчле егетнең зәңгәр күзләре кысылды:
— Андыйларны бүтән җирдән тапмассыз. Безнең Темный леста гына алар.
— Киттек алайса, Аркаша!
— Киттек...
Үзәнлеккә төштеләр. Җан, түземсезләнеп, Аркашадан отряд командиры турында сораштыра башлады.
— Татармы ул?
— Шулай бугай.
— Исеме ничек?
— Без аны дядя Саша дип йөртәбез.
— Уртача буйлымы?
— Әйе.
— Шофер түгелме?
— Аның белмәгәне юк.
— Кара чутырмы?
— Әйе...
— Аркаша, син мине, энекәем, «Әйе-юк» белән генә туендырма. Күп итеп сөйлә.
— Күп сүз — юк сүз...
— Барыбер сөйлә! — дип үҗәтләнде Җан.
Сүзең көмеш, тик торуың алтын дигәннәр.
— Сиңа ни? Юл кыскарыр иде.
— Хәсрәткә баткан — теленнән тапкан!
- Җитте, Аркаша!.. Мондый буш тегермән тарттыручыны рәтле кыз яратмаячак!
Жан туры тидерде: егетнең озын керфекләре түбәнгә сирпелделәр Ул:
— Ярата инде,— диде. Аркаша, азгынлык кылгандай кызарып, барган жайга чәчәкләр өзә башлады Жан да аңа булышты. Оял чан төстә аска карап торган сылуны хәтерләткән ромашка чәчкәсен егеткә биргәндә үзсенеп, сер саклый белгән кешедәй сорап куйды
— Василиса — гүзәл кебек ак чырайлымы?
, — Әйе. ♦
! — Жете зәңгәр күзлеме? 2
— Әйе -
— Ә менә минем Тамара чем кара күзле. Чиб-бәр!..
— Командир кәләше дә шундый.
— Нинди?
— Чиб-бәр.
— Танышулары күптәнме?
— Күптән. Ул чакта отряд юк, без нибары җиде кеше идек әле. Ә <
хәзер җиде йөз. Менә көч!.. Фашистның унтугыз эшелонын откоска мәтәлдердек инде. Анда кимендә ун мең фриц йөздән артык танк бул- * гандыр. Честное пио... партизанское!.. ®
Жан елмайды
— Ышанам, Аркаша. Ә командирыгыз ул кызны кайда очратты5 к
— Болтутино авылында. Моннан ерак түгел ул. Башта Монастырь- 2 щино, аннары Краснин районы, һәм ике генә адымда Болтутино. Без « җидәү, подполковник Пасюков, политрук Цирбунов, командирның як- °- ташы хәзер безнең штаб начальнигы Хазат Мнфтахович Садров, мин ч һәм тагын ике кызылармеец — Заводский белән Цыганков — авылга s килдек Камалышта бит. Күбесе яралы Ничә тәүлек ашамаган-эчмә- * гән... Безгә ял итәргә, хәл җыярга кирәк. Ә кайда нәрсә барын белмичә я ятып торсаң, фашист үзеңне күзе ачылмаган песи балаларын тоткандай—һап! һәм, билгеле инде, сиңа бүләк — бау-элмәк Бикбаев йорт хуҗасының кызы Тамара Шантылеваны разведкага барырга күндерде. Мине җибәрмәде. Чит авылныкы икәнлегең күренеп тора, диде Аннары минем аяк та авырта иде әле.... Тамара икенче көнне генә кайтты. Аны гыңлагач, исән-сау чакта хәзер үк моннан ычкынырга дигән карар кабул иттек. Подполковник та, политрук та Бнкбаевны тыңладылар Шуннан ул безнең законлы командирыбызга әйләнде. Ә Тамара — разведчик. Партизан отрядының исемен дә Бнкбаев исеме белән «Саша» дип атадык. Мин элеккегечә аның адъютанты. Командир миңа иң куркыныч эшләрне генә куша
— Бүгенге задание дә шундыймы?
— Бүгенгесе керми, — диде Аркаша - Бу нәрсә, ике төкердең — бетте. — Шунда ук Жанга карап, шаулама дигәндәй, иреннәренә бармагын тидерде һәм сандугач булып сайрый башлады.
Алда хәсрәтле моңаеп тынып калган урман тора иде
«Сандугач» өздереп, чут-чут итеп сайрый да сайрый Күп тә үтмәде, әкиятләрдә сөйләнә торган зәңгәр аланны хәтерләткән өрфия томан эченнән ярсып чапкан өч аргамак килеп чыкты Икесе җайдаксыз нде аларның.
Артта Темный лес станциясеннән арырак, көчле шартлаулар гөрселдәде, күккә утлы чәчкәләр сибелде, офык тоташтан кызгылт төскә манчылды.
— Безнекеләр, — диде Аркаша - Егерменче откоска очты Их!..— Кабыргаларына шпор тигән ат. арт аякларында тыпырдады да, текә борылып, җан-фәрманга чабып китте. Яшь егет күкрәгеннән ургылып чыккан бу авазда исә Жан горурлык һәм офтану галәмәте сизде Горурлыгы партизан иптәшләренең батырлыгы өчен булса, офтануы аның менә хәзер шул егетләр сафында атлый алмавы өчен нде, ахры
Пичә яшь ана? Күп булса, унҗидедер дип нәтиҗә ясады Жан. Бая «Честное пионерское!» дия язды Хәер, бәлки ул өлкән пионервожатый
булгандыр?. Сугыш тиз җитлектерә Ул үзе Аркаша кебек чагында ниләр майтарды сон? Ак кәҗәне урлап суючылар шайкасына эләгә иде. агасы белән Харис коткарды Трампарктагы бер өйдә чак-чак кына ян гын чыгармады Анын каравы алар Арча кырындагы туганнар кабере янында кызыл командирлар булырга сүэ бирделәр. Менә Харис вәгъ дәсенә тугрылыклы калган Ул хәзер — партизан отряды командиры Кабер янындагы вәгъдә турында ике сүз әйтүгә Бикбаев балачак дустын танып алачак Тукта, тануын таныр Пароль пароль нәрсә иде соң? Парольне дөрес атамаган кешегә, ул кемен генә булса да. ыша-нырга ярамавын Бикбаев белмимени? Ышанырга хакы юк аныңГ Юк! Элеккеге танышың, дустын, туганың бүген кем? Бәлки ул дошман агентыдыр? Сугыш вакыты бит
Кайтып җиттеләр бугай. Әнә Аркаша, егетләрчә сикереп төште дә. камчысы белән итек кунычына суга-суга. землянкага юнәлде һәм эчтә әле тиешенчә калынаерга өлгермәгән яшүсмер тавышы яңгырады
— Иптәш командир' Боерыгыгыз үтәлде сигаралы вербовщикны алып кайттык Юлда бернинди тоткарлык булмады...
— Мең яшә. Аркаша! Молодец!.
Жан шикләнмәде: Харис Бикбаев тавышы түгел иде бу
Аңа ышанмадылар
Тегеләй итеп, болай итеп сораштырып карадылар да тиешле җавапны ала ^лмагач. иртәгә аңлашырбыз дип икенче землянкага яптылар. Ишек төбенә автоматлы сакчы куйдылар
Жан төнне йокысыз үткәрде Ышанмаулары өчен партизаннарга һич үпкәләми иде ул Үзен генә тиргәде. Шушы дүрт-биш сәгать эчендә кимендә биш-алты яшькә картайгандыр Билгеле, отряд белән отряд үзара элемтәгә кереп, мәсьәләне ачыкламый калмаслар Ләкин ничаклы кадерле вакыт әрәмгә узган була инде Юк, моңа юл куярга ярамый! Шартла, ярыл, ә Бикбаевны үзеңә ышандыр Беренче чиратта Минай белән Заслоновка хәбәр салырга кирәк. Юкса, йөзләрчә партизан һәлак ителәчәк! Ничек ышандырырга соң? Мин сине, кадерле иптәш, балачак дустым Харис Бикбаев дип уйлап. Колоди1цеда парольне рәтләп тын ламаганмын дипме? Николайны дикъкать белән тыңламавы да хак бит Шуның әҗере — миллион газаплар Ярый ла иртәгә һәммәсе уңай хәл ителсә! Ничә тапкыр, ничә тапкыр үз тойгыларыңа таянып кына бәя бирмә — берьяклы килеп чыга дип җан атып үкенгәне, каһәрләнгәне1 бар!? һәм менә тагын Болай ук идиот хәленә калганы юк нде әле Ярар, ни чара бар хәзер бу тупиктан чыгу өчен, ни? Кино тасмасын янә сүткән кебек, һәммәсен хәтердән үткәрергә кирәк Немец Отто. Хәнҗәр ) (аны менә бирелә алып калдылар), лапаста Минск планын күчереп сыздылар (аны ул Бикбаевка үзе бирде) Биредә булганнар ны искә алу белән мавыкмаска! Алар күз алдында. Бу Бикбаен бәгырьгә үтәрлек итеп текәлеп карый Карасын Әһәмияте юк. Ни дип әле ул ике тапкыр «Арымадыгызмы. Оршадан безгә чаклы йөз илле чакрым нан артык ара бит!» — диде. Ни өчен? Соң, вокзалда чакта Жан иске схемадан бу аерманы тәгаенләмәде мени? Кричевка хәтле шулай. Ә Кричевтан соң күпме әле? Сан!!! Әйе, Николай пароль иттереп сан билгеләнүен әйтте ич Бикбаев син тишек хәтерле Балдадан шуны суырып чыгармак була. Точно шулай! «Сүз арасында әйтелгән . теләс| нинди санга үзеңнән өстәп кушасын да аларның суммасы .? Күпме булырга тиеш аларнын суммасы’ Күпме? . Өч йөз!?! Точно шулай! Бикбаев < ина ышанып, миеңне тизрәк чистартырга теләп, йөз илле
чакрымны ике рәт кабатлаган Шулай Нәкъ шулай Әх-ма. Иванушка жүләркәй. тәки чиштең бит серле башваткычны'
Янәшәдәге курадамы икән — әтәч кычкырды Өчне кычкырса, та бышмакның җавабы дөрес табылган була Ике, өч! Мең яшә. әтәч жаным Дөрес кычкырасың!
Жан, землянка ишеген шакып сакчыдан үзен командир янына ил- < түне сорады.
Урманда сызылып таң атып килә иде Партизан лагере уяна баш- I лады
Отряд командиры Бикбаевка парольне әйткәч тиз аңлаштылар = Бикбаев, уртача буйлы, кара тут чырайлы, чем кара чәчле, шундый ук г кара күзле һәм куе кара кашлы, күп булса 24-25 яшьлек егет иде Бо- > рыны туры, иреннәре юка. Димәк, юаш адәм түгел бу Тарап куйгач, > махсус сыекча ярдәмендә катыргандай куе чәче дә шуны раслый Кыю. и тәвәккәл карашы тагын Кешедән таләп итеп кенә калмый, үзе дә ф дөрләп янган ут эченә атылып керәдер бу. л
Ачык ишектән төшкән көн яктысында шулай бер-берсен күздән ки- о чергәч, командир.
— Гафу итегез, җайсызрак килеп чыкты, — диде
Жан ым кагып тәкъдим ителгән сәкегә утырды
— Үзем гаепле. Балачак истәлекләренә бирелеп Харис Бикбаен £
дигән бик якын дустым бар иде Сезне шул дип уйлан Жан. кул г селтәп, беразга тынып калды s
Бикбаев исә эчкерсез елмайды да
— Ул да барыбер пароль сорар идс, диде Вакыты шундый * Сугышта бернинди ваклык юк
— Әлбәттә, әлбәттә..
— Ну, иптәш Назаров, эшкә якын килик — Бнкбаев өстәлгә карта җәеп салды.— Сезнең игътибарга ике төрле вариант әзерләнде
Жан, түземсезләнеп, урыныннан кузгалып куйды һәм
— Гафу итегез, иптәш командир, — диде Маршрутларны тикшерергә керешкәнче, күршеләрегезгә кагылышлы кичектергесез бер мәсьәләне хәл кылыйк әле
— Нәрсә ул?
— Дядя Костя белән Минай атакайга каршы немецлар көчле җәза отрядлары туплап юлга чыгарганнар
— Бу бик мөһим Кайда соц бе.знен штаб начальнигы’ Бикбаен, сузылып, почмактагы бауны тартты һәм тышта кайдадыр тимер томыр чылтырады. «Нәкъ трамвай кыңгыравы кебек», — дип уйлады Жан Шул арада командиры шикелле үк ыспай гәүдәле, кара кучкыл чырай лы, җитез, пөхтә киемле, ләкин Бикбаевтан берничә яшькә олырак 6с рәү килеп керде дә честь биреп
— Штаб начальнигы кече лейтенант Садров' днъ
Исәнләштеләр Бнкбаев землянка ишеген япты, аннары гәвам ит дигәндәй, Жанга кул иэәде
Жан Колодишеда һәм юлда күргәннәрен сөйләде
Күршедәге отрядларга хәзер үк элемтәчеләр җибәрергә боерык бирелде
Ниһаять, карта өстснә иелделәр Бнкбаев аңлатма бирергә кереште
Беренче маршрут, диде ул,—Вихра һәм Каспля елгалары буйлап, халык яши торган урыннарга кермичә. Архиповна станциясе яныннан тимер юлны үтеп, аннары Днепрны кичеп Замошье Жичнңы һәм «Сураж капкасы» Барлыгы өч йөз чакрымнан артыграк юл Ат лар белән биш-алты көн Озын юл. ләкин чагыштырмача куркыныч сызрак юл
Жан тимер юлга күрсәтеп
— Икенче вариант Орша — Витебск — Ооинторф аркылымы? — дип сорады.
— Юк
— Ни өчен «юк?» Мине Оршада ук каршылап, шуннан туры киткән булсак, без хәзер үзебезнең гаскәрләр штабында утырыр идек
— Ихтимал, — Бикбаев тәмәке кабызды, —бик ихтимал... Ә бәлки, немец комендатурасында утырыр идек!.
— Бүредән курыккач, урманга барырга кирәкми!
—Ә бездә: «Бүре дә тук булсын, сарык та бөтен булсын!» — дигән мәкаль дә бар. Кызганычка каршы, хәзергә шуңа йөз тотарга туры килә
Жан сикереп торуын сизмичә үк калды:
— Сез., сез мине сарыкка тиңлисезме? Гафу итегез! Кайда минем хәнҗәр? Куркыныч дигән җирегезгә ялгызым китәм! Кара төндә сигез бәдбәхетнең йөрәген айкаганда кулым калтырамады минем!
— Кызмагыз, Назаров! Башта эшне тиешенчә эшлик. Аннары үпкә-ләшербез. Алыгыз хәнҗәрегезне... Сүз дә юк, әйбәт нәрсәкәй. .
— Так, Орша — Витебск — Осинторф маршруты ничек?
— Аннан һич ярамый.
— Эш нәрсәдә?
— Ул зона гаять куркыныч: Осинторфта РНА төзелеп ята!
— Ни ул тагы?
—Рус халык армиясе, имеш. Эмигрант ак офицерлар, Чека муенын борырга өлгермәгән графлар, СС һәм СД койрыклары...
Жан бу кадәресен үк көтмәгән иде. Сувалкида милли полклар, Сло- ним да милли үзәк, бригадалар, биредә—армия...
— Карагыз әле, иптәшләр, сез әйткән ак офицерлар, барон, граф лардан армия төзеп була мени?! Өч мыскалга дүрт кадак җитми дигәндәй, адәм мәсхәрәсе ич бу!
Штаб начальнигы, планшетын ачып, бер бит кәгазь алды:
— Бездәге мәгълүматлар буенча, анда хәзер өч меңнән артык кеше бар. Төгәл әйткәндә: кичәге хәрби әсирләр. Мобилизация дәвам итә. Граф Санин, эмигрант Иванов, Сахаров, эре алпавыт Соболевский һәм башка шундый «титуллы әфәнделәр» — Берлиннан китерелгән җитәкче состав. СС һәм СД гаскәрләре исә тәртип саклаучылар.
«Баш җитәкче» Иванов болай дип белдергән:
— Мәскәүне немецлар да, японнар да түгел, без, руслар алачакбыз Без үк анда тәртип урнаштырырбыз. Шуңа күрә армиябез оештырылып беткәч тә, фронт участогының берсендә без совет гаскәрләренең каршына басарга тиеш
Штаб начальнигы тамак кырды һәм, тагын да кызыграгы бар дигәндәй елмаеп, дәвам итте:
— Граф Санин рус офицерлары гына җыелган бер мәҗлестә болай дигән «Безгә ике миллионлы армия төзеп, аны тулысынча коралландырырга кирәк. Бу сугыштан соң немецлар хәлсезләнәчәк, һәм без шул чак аларга китереп бирербез. Властьны үз кулыбызга алырбыз, Россиядә монархияне торгызырбыз!»
Нәтиҗә: анда хәзер һәртөрле өйрәнүләр үткәрелә, тирә-як зоналар га бүленгән, тәүлек буе атлы һәм җәяүле патрульләр йөри Сиздермичә үтү һич мөмкин түгел.
— Рәхмәт, аңлашылды, — диде Жан. — Фронт сызыгын узуның нкенче вариантын тыңлап карыйк инде алайса.
— Ул моннан гыйбарәт, — отряд командиры аягүрә басты, — биредән 1 нче Смоленск партизан дивизиясенә, аннан самолет белән «Сураж капкасына». Өч көнлек юл, ләкин ярыйсы ук хәтәр, куркыныч юл
— Бу — мин дигәнчә! — диде Жан. — Мин шушы минутта ук юлга чыгарга әзер!