Логотип Казан Утлары
Публицистика

САДРИ ҖӘЛӘЛНЕҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ


ур дәрья йезләрчә елгалар, инешләр суыннан җыелган кебек матур едә- бият та бик куп әдипләр
кече белән үстерелә, иҗат колмы һем таланты терле дәрәҗәдә булган һәр иҗатчы бу уртак эшкә
кече җиткәнчә үзеннән элеш кертә. Гражданнар сугышы чорында һәм егерменче елларда татар
прозасында. публицистикасында шактый актив эшлеген һәм билгеле бор эз калдырган язучы Садри
Җәләл шундый әдипләрнең берсе
Садри Җәләл (Вәлитое Садрнслам Хәйретдин улы) Татарстанның Апае авылында туа. Әтисе, иске
карашлы мулла, башта оны үзе укыта, аннары муллалыкка хәзерләү максаты белән Казанның кадимче
Мәбәрәкҗан хәзрәт мәдрәсәсенә кертә Әмма малай әтисенең вметлорен акламый Мәгърифәткә,
деньяви белемгв омтылучаи. хор күңелле Содрислом тиздән Сарапул шәһәрендәге туганнан туган
абыйсы Җамал Во- лиди ярдәмендә шул заманның алдынгы уку йортларыннан саналган Буби мәдрәсә-
сенә иү^еп китә
Мәдрәсәне тәмамлап туган авылына кайткач, Садр ислам зур тырышлык белән рус телен
ейрәнәртә керешә, рус классиклары әсәрләренә чума, бигрәк тә И. Тургенев әсәрләрен мавыгып укый.
Шуның аркасында диндар ата зур җәнҗал кузгата, улының китапларын ертыл ташлый, утта яндыра.
Үсмер егет әтисенең оен ташлап чыгарга. Идел, Кара диңгез пристаньнарында бәхет эзләп зимагорлыкта
иорерге мәҗбүр була
1911—1915 елларда Садри Җәләл Казанда Учительская школада укый, шул чорда ул әдәби иҗат
зшчонлеге белән шәгыльленә башлый Балаларга адреслап язган беренче хикәяләре «Ак юл»
журналында донья күрә, «Дим буеңда* исемле хикәясе «Аңь журналында басыла. Тотар мирзаларының
паразит котлау буларак таркалуын, бетүгә баруларын сурәтлеген бу зур күлемле хикәя шул ун елны
аерым китап булып та чыга һәм каты тәнкыйтькә очрый, терле бохослер кузгата (Бу хакта сүзне езынга
суэмьтйча. әнкыйтьче Соләх Атногуловның 1929 елда ecep'o етрафлы анализ ясал, объектив бәяләсен
һәм 1965 елны композитор X. Вәлмуллин белен драматург X. Вахитның шул хикәя мотивлары буенча
опера язуларын искәртеп үтертә кирем)
Садри Җәлеп 1915 елны солдатка алына һәм ике ел хәрби училищеда укый.
Совет властеның беренче елларыннан Садри Җопол зур активлык белән халык мәгарифе һәм
вакытлы матбугат органнарында эшлерге керешә: Арчада укытучылар хоэерлеү курсларына
җитәкчелек ите. «Кызыл Армия.. «Эш». «Татарстан, газеталарына языша, 1922—1931 елларда «Труд и
хозяйство,. «Безнең юл,. «Чаяи, журналларында җаваплы секретарь булып эшли. Твтрәбфанта.
Художество тетинкумындо татар теле һәм әдәбияты укыта, хикәяләр. нәсерләр, очерклар, әдәби
тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләр яза
Садри Җоләл әсәрләре. барыннан элек, кешелеклелек идеялере белен сугарыл ган булуы, иске
Россия шартларында изелгән, җәберләнгәннәрнең акты омтылышларына теләктәшлеге белән җәлеп
ите. «Инде мин аңа рәмцемим» исемле яирик хикәянең героинясы язмышка, шәригать кануннарына
«ояларча буйсынып үскен гади авыл кызы Газизәнең халык бәхете очей керешүче учитель Әсгать беләк
дуслыгын, һертерле гайбәт, кимсетүләргә карамастан, үзенең мәхәббәт о ио турылыклы калуын һем
иҗтимагый аңы ачылуын автор дулкынландыргыч драматик кичерешләр оша «үр» сете «Хәзер мин күп
норсоге икенче күз белән карыйм, һәм бер-береңнең гайбәтен
З
ашап, кеше гаебен тикшереп йөрүдән башка кайдадыр икенче бер газаплы, ләкин шулай да кызыклы
тормыш барлыгын томанлы гына булса да аңлыйм». — ди Газизә.
Гражданнар сугышы чорында һәм егерменче елларда Садри Җәләлнең иҗади эшчәнлеге тагын
да активлаша, әсәрләрнең тематикасы киңәя, оптимистик пафос ала. «Кадерле кунаклар». «Иртә
белән», «Кызыл солдатның хатирә дәфтәреннән», «Егет һаман күренми иде» һ. б. хикәя, нәсер,
очеркларында автор кызыл сугышчыларның батырлыгына дан җырлый, хезмәт иясе
крестьяннарның аларга булган җылы мөнәсәбәтен, уртак омтылышларын «ирән лиризм белән
гәүдәләндерә. Әнә шуңа күрә дә, Г. Ибраһимов 1922 елны «Та>арстан хәбәрләре» газетасында
басылган күзәтү мәкаләсендә: М Гали, Садри Җәләл кебек элекке вакытта ара-тирә күренгәләгән яшь
язучыларыбыз... фикерләренең бөтен барышы, бөтен язулары белән ачыктан-ачык иҗтимагый
революция рухына төштеләр һәм шул рухта язганнары белән киң укучы дөньясына танылып
баралар», — дип язды.
«Әфләтун». «Тимер ага баласы» псевдонимнары белен «Чаян» журналында басылган күп
санлы сатирик һә/ң юмористик хикәяләрендә, фельетоннарында С. Җәләл халык аңын агулаучы дин
әһелләрен, яңа шартларга ярашучы элекке җилкуарларның чын йөзен фаш итә. искелек
калдыкларыннан, һәртөрле хорафатлардан үткен көлә.
Журналист буларак, Садри Җәләл актуаль проблемаларга багышланган публицистик һәм әдәби-
тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр белән вакытлы матбугатта актив катнашып килә, татар телендә
беренчеләрдән булып, 1927 елда «В. И. Ленин турында истәлекләр җыентыгы» әзерләп чыгара, М.
Горький, А. Куприн, Д Фурманов әсәрләрен тәрҗемә итә.
Төрле елларда Садри Җәләлнең өч тапкыр сайланма әсәрләре, биш хикәясе аерым китап булып
чыкты, балалар өчен язган аерым хикәяләре мәктәп сериясе җыентыкларында, класстан тыш уку
китапларында басылды. Үзләренең эчтәлеге һәм әдәби эшләнеше белән ул әсәрләрнең күпчелеге
хәзер дә әһәмияткә ия, алаода без элекке заманда хезмәт халкының авыр язмышын, якты, бәхетле
тормыш өчен көрәшкән ата-бабаларыбызның җанлы образларын күрәбез.