КЫРЫС ЯЗМЫШЛАР
. ырык икенче елның февралендә мине, Мәскәүгө, F кече политруклар әзерли торган округ курсларына җибәрделәр. Башкала кырыс сугыш шартларында яши иде. Ул кышның күренешләре хәтеремдә мәңге- f гә саклана. Урамнарда һәм мәйданнарда танкларга каршы корылмалар: өчпочмаклап җиргә утыртылган рельслар һәм юан-юан бүрәнәләр тырпаеп тора, рельс кисәкләреннән эшләнгән «керпе»ләр утыра. Комлы капчыклардан барри-кадалар корылган. Өй түбәләрендә һәм чарлакларда — зенит туплары һәм пулеметлар, күктә
көмешсыман аэростатлар. Болар барысы да әле күптән түгел генә булган хәлләрне искә төшерә иде. Кырык беренче елның октябренда немец фашистлары Мәскәүгә бәреп керергә ябырылды. Башкала аларны кире кагарга әзерләнде. Без килгән көннәрдә дошман инде Мәскәү тирәсендәге сугышларда мөгезен сындырган иде, шулай да кала сугышчан-хәрби шартларга яраклашкан килеш яши бирә иде әле. Тревогалар игълан ителә, шәһәр тирәсендә һава сугышлары булып тора. Төннәрен караңгы күк киңлеген прожекторлар нуры телгәли, зениткалар гөрселдәве ишетелә.
Кыскасы, Мәскәү сугышчан тормыш белән яши иде. Трамвайлар һәм электр поездлары йөри, метро эшли. Кинотеатрлар янында чиратлар. Төрле фильмнар күрсәтелә: «Дуңгыз караучы һәм көтүче», «Мәскәү янында немец гаскәрләрен тар-мар итү», «Машенька»...
Без укырга килгән округ курслары элекке хәрби-политик училищеда урнашты. Монда тизләтелгән программа буенча рота политруклары әзерлиләр һәм аларны хәрәкәттәге армиягә озатып торалар иде. Көннәр киеренке хезмәт белән уза. Безгә вакыт аз бирелгән, ә өйрәнәсе нәрсәләр күп. Булачак политруклар подразделениеләрдә политик эш алып бару сәләтенә өйрәнергә дә, сугыш шартларында, кирәк булган чакта аларга командалык итәргә әзерләнергә дә тиешләр иде. Тактика дәресләре шәһәрдән читтә уздырыла. Без укчы частьларда була торган барлык төр кораллардан атарга өйрәнәбез. Төн уртасында тревога белән торулар, ун-унбиш чакрымга маршлар — болар барысы да безнең өчен гадәти хәлләр булды. Шулар өстенә, каравыл тордык, патруль хезмәтен дә башкардык.
Курсларда төрле милләт кешеләре .укыды. Безнең взводта, мәсәлән, руслар, украинлылар, татарлар, чувашлар, грузиннар, казакълар бар иде. Барысы да партия членнары яки ВКП(б) членлыгына кандидатлар, нигездә, элекке партия, совет, комсомол хезмәткәрләре, укытучылар.
Яз якынлашты. Кояш инде яктырак балкый, көчлерәк җылыта башлады. Мәскәү елгасында боз кузгалды. Бозлар, гранит ярларга бәрелә-сугыла, агалар да агалар. Мәскәүлеләр өмәләргә чыга — урамнарны чистарта. Кояш җылыткан тротуарларда бала-чага уйный. Скверларда кулларына газета-журнал тоткан картлар, төрле кул эшләре белән шөгыльләнүче карчыклар утыра.
Без ике сәгатьлек гаскәри әзерлек дәресендә. Дәрес урамда, хәрби шәһәрчеккә илтә торган асфальт юлда үткәрелә торган иде. Мин бүген сөйләргә теләгән хәл, ул чагында онытылмаслык булып хәтергә уелган вакыйга нәкъ менә шушы дәресләр барган вакытта булды.
Апрель иртәсе иде. Строевой әзерлек дәресен алып баручы рота командиры «тәнәфес» игълан итте. ТартуцыдаРНЫН эше мәгълүм
инде — тәмәке төрергә керештек. Шул вакыт курсант Григорян, якын да гына торган ике катлы таш бина ягына ымлап:
— Әнә тегендә, почмакта басып торучыны күрәсезме, егетләр!. Бер малай. Әнә ул, әнә... Күптән шунда тора инде ул. Бая мин поч тага газеталар алырга барганда да шунда иде, хәзер дә кузгалмаган Гел безнең якка карый, күрәсезме?— диде.
Без барыбыз да ул күрсәткән якка әйләнеп карадык. Чыннан да: * таш йортның зур, соры капкасы янында басып торган кечкенә ма - лайны күреп алдык.
— Тәрбиячесез балага охшаган,— диде Григорян моңсу тавыш 2 белән.—Кигәне — кырык корама, үзе юынмаган, ачтыр, мөгаен... £ Яныннан узганда сорашасы калган да бит, сорашмадым. Кем ул? Нишләп монда йөри?..
Сафка тезелергә команда булды, һәм без янә үз эшебезгә кереш- 2 тек. Ләкин без әледән-әле ул басып торган якка күз ташлыйбыз. х Фикер таркаулануданмы, нигәдер, кайбер командаларны да төгәл ♦ үтәми башладык. Рота командиры моны шундук сизеп алды.
— Ни булды, курсант иптәшләр?— дип сорады ул.
Мин янымда басып торган Сережа Григорянга терсәгем белән төр- - теп алдым: аңлатып бир, янәсе. Григорян кыска гына итеп хәлне * сөйләп бирде. Аны тыңлап бетергәч, өлкән лейтенант та малайга g карап куйды.
— Сугыш!— диде ул тын гына. Аннары Григорянга — Нинди * малай икән ул, белешегез, миңа әйтерсез,— дип боерды.
— Есть!— Курсант йөгереп китте. Без эшебездә булдык, ләкин Григорянның ниләр эшләвен күреп тордык. Ул малай янына чүгәләп, аның башындагы бүреген төзәтте, үзенең кесәләрен актарып, нидер тапты, ахрысы, малайга бирде. Ниһаять, ул торып басты, малайны кулыннан алды да, безнең якка килә башлады.
— Тәнәфес!— диде рота командиры.
Мондый чакларда була торган шаян сүзләр дә онытылды, тәмәке янчыклары да кесәдән чыкмады... Барыбыз да сүзсез баскан килеш тордык. Ниндидер дулкынлану кичереп, аларны көттек. Григорян белән малай безгә якынлашып киләләр. Курсант аны шундый саклык белән китерә, әйтерсең бераз гына кискенрәк хәрәкәт ясаса да, малай егылып китәр һәм кабат тора алмас.
...Ул көннән соң күпме вакыт үтте, әмма бу хәлне һич оныта алмыйм. Күңелне әрнетерлек, тетрәткеч күренеш иде бу. Күз алды гызга дүрт-биш яшьлек малайны китерегез әле. Сабыйның йөзен сагыш баскан, күзләренең нуры сүнгән, ябык битләрендә корым да тузан. Өстендәге киемен аңлап та, аңлатып та булмаслык. Кызгылт- сары бүреге зәңгәр одеал кисәге белән ямалган, асылынып торган зур пинжәге өстеннән тутык тимер чыбык белән билен буган, пин жәгенең җиңнәре җиргә тиеп тора, сул аягында сукнодан тегелгән хатын-кыз итеге, ә уңында — балалар туфлие.
— Иптәш өлкән лейтенант, малай әйтә, әтиемне эзлим, ди. Үзенең кайдан булуын белми. Кыскасы, аңлаешсыз тарих,— диде Григорян.
Офицер дәшми-тынмый гына малайны күздән кичерде Сугыш утларын кичкән командирның җитди йөзе кырыслана төште Ул тораташка әверелде сыман. Өлкән лейтенантның сул яңагындагы пуля ярасы эзе кызарып чыкты. Мәскәү янындагы канлы сугышлар да катнашкан командирның бу минутларда ниләр кичерүен әйтүе кыен. Бәлки аның да улы бардыр, аңа да шулай ук дүрт-биш яшьтер?
Курсантлар бәләкәй бу кешене уратып алдылар Бер нәрсә ачык малайны аяусыз сугыш ата-анасыннан аерган, шәфкатьсез язмыш кочагына ташлаган. Моны уйлап, безнең йөрәкләргә кан сауды
— Каһәр төшкән нәрсә бу сугыш!— диде урта яшьләрдәге казакъ Макҗанов.— Кошчыкны туган оясыннан аерган.
Макҗановның биш баласы бар, ул элек партия райкомының инструкторы булып эшләгән. Бала кадерен, кеше кадерен белә торган адәм ул.
Рота командиры, малайга иелеп һәм елмаерга тырышып, йомшак тавыш белән:
— Исемең кем синең, балам?— дип сорады.
Малай үз чиратында аңа гамьсез генә карап, командирның петлицаларын, ялтырап торган каешларын күздән кичерде дә, карлыккан тавыш белән җавап бирде:
— Ви-тя.
— Синең өең кайда! Кайда яшисең син?
— Белмим.
— Әниең кайда?
Малай кинәт тетрәнеп куйды. Аның күзе зур булып ачылды — ул күздә курку да, җан газабы да бар иде. Малай хәзер елап җибәрер төсле тоелды, ләкин яше чыкмады. Күрәсең, яше дә кипкәндер инде.
— Әни... тегендә... Әби дә... Миңа әтине табарга кирәк...
— Синең әтиең солдатмы?
— Әйе... Миңа әтием кирәк...
Минем күзләремә яшь тыгылды. Сүз әйтүче булмады, бер мәлгә авыр тынлык урнашты. ■
— Ни булды, иптәшләр?— тынлыкны ярып, хатын-кыз тавышы яңгырады. Тротуарда Фәридә басып тора иде. Ул безнең ашханәдә эшли, татар кызы. Тик исемен русчалатып аны Фая дип йөртәләр. Фәридә дә малайны күреп алды, ашыга-ашыга аның янына килде. Без аңа юл бирдек.
— Нинди малай бу? Кайдан килеп чыкты?— дип сорады Фәридә, малай янына иелеп.— Я, ходаем, бөтенләй бала кыяфәте дә калмаган!
Григорян берничә сүз белән хәлне аңлатып бирде.
— Нинди әйбәт малай! — дип куйды Фәридә. — Эх син, оясыннан давыл бәреп төшергән кошчыгым!..
Шул минутта барыбызны да тетрәндергән хәл булды. Малай җирдән сөйрәлгән пинжәк җиңнәре эчендәге кулларын күтәреп, таныш булмаган хатын-кызның тезләрен кочаклап алды да, башын тез өсте- нә куеп, кычкырып еларга тотынды. Фәридәнең күзләре дә яшьләнде. Без дә — күбебез фронтта үлем белән күзгә-күз очрашкан кешеләр — түзмәдек, керфекләребезне күз яшьләре чылатты.
— Әйдә, өйгә кайтабыз, улым!
Фәридә шулай диде. Без ни уйларга да белмәдек. Фәридә үзе ни уйлагандыр — анысын да аңларлык хәлдә түгел идек. Алар урам буйлап киттеләр һәм, почмактан борылып, күздән югалдылар.
Билгесез бу малай белән очрашу безнең барыбызны да уйландырды, барыбызны борчуга салды. Курсантларның күбесе ул төнне йокысыз үткәрде. Минем күзләремә дә йокы кермәде. Төрлесен уйладым. Күзләргә яшь килә, мин аларны ак җәймә почмагы белән сөртеп алам.
Мин балаларны яратам. Үземнекеләрне дә, читләрне дә. Туган якларымны — еракта калган Башкортстанымны искә төшердем. Авылда энеләрем һәм сеңелләрем яши. Без җидәү идек, арада иң өлкәне — мин. Кечкенәләрне караштыргаларга туры килә иде, билгеле. Балаларны яратуым да шуннандыр, мөгаен. Кечкенәләргә булган мәхәббәт минем тормыш юлымны билгеләүдә дә роль уйнады. Алар белән эшләргә мөмкин булсын дип мин Троицкидагы татар-башкорт училищесына укырга кердем. Аны тәмамлагач, балалар укыттым. Бу
хезмәтемнән, яраткан балалардан мине сугыш аерды. Күпне күрдем, төрлесен күрдем, ләкин мондый бәхетсез баланы күрергә туры килгәне юк иде. Моңарчы кайда, ничек яшәгән ул? Әти-әнисен кайда җуйган? Шундый сораулар миңа тынгылык бирмәде. Курсантларның да күбесе шуны ук уйлый иде, мин моны бөтен йөрәгем белән тойдым. Барыбыз да таң атуын көттек. Тизрәк тусын иде ул таң! Фәридә безгә малайның хәлен сөйләр. Берәр нәрсә ачыкламый калмас. Безне тагын ♦ бер сорау барчый иде: ул малайны Фәридә киләчәктә кая куяр? ь
Безнең эчке тәртип кагыйдәләре буенча иртәнге ашка унбиш ми- § нут вакыт бирелә. Бу арада әллә ни күп нәрсә белә алмадык. Шулай | да Фәридә малайны үз квартирасына алып кайтуын, бик әйбәтләп i юындыруын, күрше-күлән биргән киемнәрне кидерүен сөйләп өлгерде. “ Кыз аны табында бары белән сыйлаган, малай шунда, утырган җи- з рендә үк, йокыга киткән.
— Мин эшкә киткәндә йоклап калды, мескенкәй,— диде Фәри- * дә.— Күршеләргә әйттем инде, күз-колак булыгыз дип. Барысы да ф Витяны бик кызгана. Кием-салым бирделәр, хәтта паек та китерде- л ләр...
Ашханәдән чыгып барганда, беравыккв тукмалып. мин Фәридәгә t сорау бирми түзмәдем: х
— Нишләтмәкче буласың инде син хәзер ул малайны, Фәридә? * Бу сорауга, күрәсең, ул инде үзе өчен җавап биргән булгандыр, 3 бер дә икеләнеп тормады: г.
— Үземдә яшәр... Әти-әнисен эзләрмен. Тапсам, әлбәттә, кайта- - рырмЫн, таба алмасам... үзем үстерермен.
Фәридәне беренче мәртәбә күргәндәй, аңа текәлеп карадым. Ул '* инде кичәге оялчан, аз сүзле кыз түгел. Кечкенә малай язмышын үз җилкәсенә алу аны бөтенләй үзгәртеп җибәргән. Ул үз фикерен өзеп әйтә, сүзендә торачагына ышанычы зур. Күңелендә ниндидер эчке ялкын кабынган һәм ул ут аның бөтен тормышын яктыртып җибәргән сыман иде.
Фәридә белән булган бу сөйләшүем турында курсантларга әйттем. Алар малайның ышанычлы кулга эләгүенә сөенәләр, язмышы якты буласына ышаналар иде.
Сугыш елларын үз башыннан кичергән кешеләр яхшы белә: ул чор батырлыклар заманы иде. Ул елларда сугышчан һәм хезмәт батырлыклары аз булмады. Аларның бер ишеләре бөтен илгә билгеле булган батырлыклар, бер ишеләре артык зур булмаган батырлыклар. Ләкин аларңы эшләү өчен рухи көч кирәк иде. Батырлык эшләүче кешеләр көчле рухлы, саф намуслы. Ватанга чын күңелдән бирелгән гади кешеләр булды.
Фәридәнең ятим малайны тәрбиягә алуы да батырлыкка тиң адым иде.
Ул көнне мин солдат ашханәсендә эшләүче татар кызы Фәридә турында күп уйладым. Аны бик аз беләм икән. Мәскәүдә яшәүче та тар гаиләсендә туган. Әти-әнисе сугыш алдыннан гына үлеп киткәннәр. Фәридә урта мәктәпне тәмамлаган. Педагогия институтына укыр га керергә ниятли — конкурстан узмый. Сугыш башлану белән, хәр би шәһәрчектә эшли башлый.
...Курсантлар Фәридә белән Витяны гел кайгыртып тордылар. Без үзебезнең паектан аларга шикәр һәм ипи бүлеп бирә торган идек Дөрес, Фәридәнең аларны һич аласы килми. Ул безгә, малайның бө тен нәрсәсе җитешле дип аңлатырга тырыша. «Безгә күршеләр дә булыша», ди.
Барыбызны да бер сорау кызыксындырды: мондый кырыс язмыш кочагына малайны нинди хәтәр җилләр ташлаган соң? Төрле кеше төрлечә уйлый, ә дөресен белергә мөмкинлек юк. Штаб хезмәткәрләре Фәридәгә зур булышлык күрсәттеләр: төрле милиция бүлекләренә һәм
комендатураларга малай турында сораулар язып җибәрделәр. Дөресен әйткәндә, ул хатларга җавап алыныр дигән ышаныч юк иде. Шундый зур сугыш барганда, кайдадыр, кемнеңдер, ниндидер җитди оешманың игътибарын бер малай язмышы җәлеп итә алырмы икән? Печән кибәненнән инә эзләү белән бер ич инде бу!
Витя Мәскәү малае түгел. Ул авыл җирендә'туган. Моны Фәридә бик тиз ачыклады. Малайга ул күршеләрдә сакланып калган «Букварь»ны күрсәтә. Витя, аның рәсемнәрен күреп, җанланып китә, елмаеп җибәрә һәм таныш рәсемнәрнең исемнәрен әйтеп бара: урман, елга, сыер, эт, кәбестә, кишер, трактор... Малайның буталчык хикәясеннән Фәридә шуны да аңлап ала: Витя әти-әнисе белән агач йортта яшәгән, аның әбисе дә булган. Әтисе тракторда эшләгән, ә әнисе «сыерлар күп булган урында» булган. Әтисенең исеме Василий, әнисенеке Нина икән. Фамилиясен малай хәтерләми.
Вакыты-вакыты белән Витя үзен бик сәер тота.
— Төн уртасында куркып уяна, кычкыра, елый башлый: бөтен тәне дер-дер килә,— дип сөйли иде Фәридә.— Елый-елый да тынып кала. Күзен бер ноктага төбәп, нидер уйлый. Әти-әнисен күз алдына китерә торгандыр, бик газаплана, мескенкәем...
Малайның кичергәннәре эзсез калмаган, күрәсең.
Безнең уку тәмамланыр чаклар да җитеп килә. Барыбыз да, онытылып, булачак имтиханнарга, зачетларга хәзерләнәбез. Яныбызга Витя да килгәли. Ул инде мескен малай түгел: юынган-чистарынган, өстендә матроска, битләре алсу. Ләкин күзләре... Юк, ул күзләрне оныту мөмкин түгел. Ничәмә-ничә ел үтсә дә, ул күзләр һаман хәтердә. Алар шундый зәңгәр, шундый тирән! Ә бу төпсез тирәнлектә ниндидер эчке сагыш, әрнү ята. Безнең беребез дә аңа ата-анасы турында сорау бирми, элекке тормышы белән кызыксынып казынмый. Киресенчә, аның белән булганда без юк нәрсәне бар итеп шаяртырга тырышабыз, аңа вак-төяк бүләкләр бирәбез. Ул безнең барыбызны да якын итә. Бигрәк тә Сережа Григорянга күнекте. Аерылулары авыр булыр инде, ул рәхимсез көн якынлашып килә.
Чыгарылыш кичәсендә безгә «кече политрук» исеме бирү турындагы боерык укылды. Шул минуттан башлап, без инде Кызыл Армия политработниклары.
Шул көнне үзешчән сәнгать концерты булды. Минем урыным Фәридә янәшәсендә иде, сөйләшеп утырдык. Бөтен сүзебез Витя турында булды.
— Ана инде азык-төлек карточкасы да бирделәр,— диде Фәридә.— Хәзер ул минем фамилиямдә: Вахитов. Виктор Васильевич Вахитов. Бу — вакытлыча гына,— дип аңлатырга ашыкты Фәридә.— Әти-әнисе табылгач, үз фамилиясенә күчерербез.
Фәридә малайны яратып өлгерүен, үз итүен дә әйтте:
— Үз балам шикелле ул миңа хәзер. Ата-анасы табылмаса, ул бөтенләйгә миндә калачак. Мин аны үстерермен, үз балам итеп...
Без ~ частьларга китәргә юнәлешләр алып, хәрби шәһәрчектән трамвай тукталышына таба киттек. Тротуарда Фәридә белән Витя басып тора, алар безне кул изәп озатып калды.
Төп-төгәл бер ел үткәч, 1943 елның июль аенда йомыш белән яңадан Мәскәүгә килеп чыктым.
Мөмкинлек булу белән, мин Фәридә янына ашыктым. Ул эштә булып чыкты. Ишекне Витя ачты. Малай шактый үскән ачык йөзле һәм көләч иде. Мине ул әйткән бер сүз гаҗәпләндерде һәм сөендерде — Фәридәне ул «әни» дип атый иде.
Икенче килүемдә Фәридәне өйдә туры китердем. Кыз әллә ни үзгәрмәгән. Җитдилеге арткан да маңгаенда нечкә генә бер сызык хасил булган.
— Дусларның күп булуы да яхшы,— дип елмайды Фәридә. — Элекке курсантлар безне онытмыйлар, җае килгән саен кереп чыгалар.— Аннары сагышлы тавыш белән өстәп куйды:—Күпләре сугышта башларын салды инде...
Без кичнең-кич буе сөйләшеп утырдык
— Витяның ата-анасын табып булмый — диде ул.— Сугыш бетмичә торып, моны эшләп тә булмас, шәт. Таба алмасам, үз исемемә 4 яздырам инде. а
— Шәхси бәхетеңә комачау булмасмы соң? — дип сорадым * мин. — Сез бит әле яшь, үз тиңегезне очратмый калмассыз. 2
Фәридәнең моңа җавабы гади булды:
— Мине яраткан кеше Витеньканы да яратырга тиеш булачак.— « Шундук кызарынып китте һәм серен дә ачып салды?— Сережа Григорян безгә хатны яудырып кына тора. Хисләрен дә яшерми. Миңа — £ иптәш, Витяга әти булырга әзер. Акча аттестатын да безгә җибәргән. 5 Витяны ярата. Хәзер ул капитан инде. Яраланды... Ф
Канлы фашизмны тар-мар итеп, илнең бәйсезлеген, азатлыгын саклап калдык. Дәһшәтле елларның авырлыгына түздек, җиңеп чык- “ тык. а
Ул чорның авырлыкларын кырыгынчы ел балалары да җиңеп “ чыкты. Алар да кырыс язмыш сынауларына түзделәр. Безнең кеч- < кенә героебыз Витя да түзде. 3
Фәридә Мәгруфовна Вахитова, Сергей Георгиевич Григорян һәм s Виктор белән элемтәбез күп еллар буена өзелмәде. Юраганыбыз юш = килде дигәндәй, алар тату гаилә төзеп яшәделәр. Элеккеге комсомол £ хезмәткәре, булдыклы политработник Сергей Григорян үзенең сугыш- * чан юлын Берлинда тәмамлады, пенсиягә чыкканчы, армия сафларында хезмәт итте. Сугыш яралары үзенекен итте — Григорян шактый яшьләй вафат булды. Ләкин бу вакытта инде Виктор Васильевич Ва хитов-Тюрин, хәрби училище тәмамлап, командир булырга өлгергән иде. Аның инде үз гаиләсе бар. Балаларын әни һәм әби булган шул Фәридә Вахитова карап үстерде. Моннан биш ел элек ул да дөнья куйды.
Игътибар иткәнсездер- Викторның фамилиясендә Тюрин дигән кушымта да бар. Моның сәбәбен аңлатып китик.
Күп еллар буена сузылган эзләнүләр безнең геройның эзләрен, ниһаять, Калинин өлкәсенә алып килә. 1941 елның көзендә фашистлар тарафыннан күмер-көл ителгән Выселки дигән авылда колхоз- механизаторы Василий Тюрин гаиләсе яшәгән. Сугыш башланганда Витяга дүрт яшь була: Танкист әтисе үзе теләп сугышка китә Ленинград фронтында һәлак була.
Немецлар Мәскәү яныннан чигенгәндә бөтен нәрсәне җимереп, яндырып, көл итеп китәләр. Выселки авылы урынында да көл генә кала. Бик күп балалар, хатын-кызлар һәм картлар һәлак була. Витяны баздан табып алалар. Әбисе белән әнисе, аны шунда урнаштырып, иң кирәкле әйберләрне алырга дип Йортка кайтканнар булса кирәк. Нәкъ шул чагында фашист бомбасы шартлый... Соңыннан малай землянкада яши, бик нык авырый. Аны коткарырга теләп, хәрби маши наларның берсенә утыртып, Мәскәүгә җибәрәләр. Ул монда бала лар йортына эләгә. Кырык икенче елның язында балалар йортын Чи- лобе өлкәсендәге Миагс шәһәренә күчерәләр. Витя вокзалдан читкә чыгып китә дә поездга эләкмичә кала.
Офицер Вахитов-Тюрин үзенең бала чагында кичергән ачы язмы шын яхшы хәтерли. Ул аны беркайчан да онытмас. Шуны истә тотып, ул тынычлык сагында, сиксәненче ел балаларының бәхете сагында тора.