Логотип Казан Утлары
Хикәя

КҮРЕШҮ


ФАНТАСТИК ХИКӘЯ
ш көне башланырга бер сәгатьләп бар иде әле Иңенә үтүк астыннан гына чыккан ап ак халат эл гән администратор ханым борынгыча нлтифат белән кат кат гафу үтенде дә:
— Телисез икән, ял итеп алыгыз Уку залын ачарга да мөмкин Кирәксә, автобуфет эшли, дип төрле кызыктыргыч тәкъдимнәр ясап карады
— Уку залында «Математика хәбәрләре>нең ахыргы саны юкмы?— дип белеште Анри Томмазо - Юктыр, бу бүлеккә без гыйльми теоретик журналлар алдырмыйбыз, — дип башын чайкады администратор - Бездә балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты гына
Томмазо урыныннан кузгалды
-»• Алайса, мин бакчагызны күрим әле
— Рәхим итегез,— диде ханым һәм Томмазоны дендрарийга чыга (орган пыяла ишеккә кадәр озата килде
Иртәнге һава жиләс, үлән яфракларында чык та кибеп җитмәгән иде. Томмазо күләгәле ышык җирдә эленгән даганга килеп утырды. Утырган гына иде, даган үзлегеннән җай гына тирбәлә дә башлады. Очыш тойгысына бирелеп берничә минутлар атынгач, Томмазо култыксадагы кнопкага басып даганны туктатты. Утыргычтан төште, челтерәп яткан фонтан янына килеп, судагы җанлы болыт шәүләләрен күзәтеп торды. Аннан сон түгәрәк чәчәклек тирәсендәге пластмасса скәмияләр- нең берсенә сузылып ятты .
һава баш әйләндергеч зәңгәр Күптән онытылган икән бу зәңгәрлекләр. Җирдә туып үскән булса да, Анри менә ун ел инде Айда яши һәм шунда' төпләнгән иде (Астрофизика обсерваториясенең математик тәэминат бүлеге мөдире — егерме җиде яшьлек кеше өчен кечкенә дәрәҗә түгел!). Ул Айдагы ясалма төсләргә, кискен күләгәләргә, каралҗым күк йөзенә, җансыз йолдызларга күнегеп беткән. Гәүдәсе дә, атлап йөрешләре генә түгел, кул хәрәкәтләре дә шундагы авырлыкка (дөресрәге — җиңеллеккә) ияләшкән һәм монда Томмазо үзен аркасына потлы рюкзак аскан альпинист кебегрәк хис итә.
Шулай да зәңгәр күккә карап хозурланып яту рәхәт икән.
Җирдәге төсләр дә йомшак, назлы, күзне иркәлиләр. Хәер, туктале, менә бу чәчәкләр артык ачык төстә түгелме соң? Сабаклары да чама ,ыз яшел Зәһәр яшел... Чәчәкләрдә ник бер тимгел, я күгәрек булсын, һәммәсе — бөреләре дә, яна ачылган чәчәк таҗлары да, зурлары да һичбер кимчелексез. Артыкка китсә, матурлык әдәпсез тоела, чөнки ул табигыйлеген җуя. Әлеге чәчәкләр дә шулай күңелгә тия иде. Хәер, Томмазо бу чәчәкләрнең үзенә нигә ошамаганлыгын аңлап бетермәде бугай. Ул, математик кеше, аларның ифрат төзек, циркуль белән сызган кебек симметрияле булуына гына игътибар итте.
Баш өстеннән жуылдап бал корты очып үтте. Юкә балы Айда «әҗәл даруы» кебек кыйммәтле нәрсә санала, ә бал кортын, тәмам изгеләш- тереп, Җир-ананың һәм тырыш кешелек дөньясының символы итеп йөртәләр иде. Томмазо, кызыксынып, торып утырды.
Бал корты гөлләр өстендә әйләнде дә, бер мизгел һавада туктан торгач, күңеленә хуш килгән чәчәккә төште Томмазо, аягына басып клумбага якынрак килде. Ләкин аңа бал кортының татлы ширбәт эчкәнен тамаша кылырга насыйп булмады. Бөҗәк, чәчәккә орыныр-орын- мас, чиертеп җибәргәндәй өскә атылды һәм, югарыда тагы бер әйләнә сызды да, баягы юлын дәвам итте.
— Китте,— диде Томмазо, иңнәрен җыерып, — бакчы нинди нәзберек.
Математик ялгыша иде. Иелебрәк карагач, моңа ул үзе дә төшенде. Клумбага чын чәчәкләр түгел, бәлки ярымбиологик табигатьле үсемлекләр утыртылган иде. Алар үзләре үсә, яфрак яра. чәчәккә бөреләнә, хәтта орлык бирә, ләкин аларның чын үсемлеккә охшашлыгы шуның белән чикләнә дә. Башка төрле биохимик реакцияләргә нигезләнгән 6ул1анга, аларның исе дә, тәме дә үзгә. Кырау да, чир дә алмый тор ган бу чәчәкләр тере түгел, бәлки чын тереклекне имитацияләү генә. Ифрат оста кул ясаган ялган акча шикелле...
Томмазо иренеп* кенә чәчәкләргә кулын селтәде дә, аллея буйлап китеп барды. Агачлар чын, хәтта утырган килеш чери башлаган карт юкәләр дә бар Аларыннан әчкелтем-төчкелтем җылымса ис килеп, бо рынны кытыклый. «Аягүрә үләләр» ., —дип уйлады Томмазо, саргылт агач череген уч төбендә уа-уа. — Үләннәр һәм башка тормышка- яшьрәккә һәм көчлерәккә урын бирәләр Яшәеш һәм тәрәкъкыять шундый булырга тиеш. Үлемнән башка тәрәкъкыять юк...»
Бу сүзләрне аңа юлдашы — Ай ракетопланында очраган бер карт әйткән иде. Ул үзен шагыйрь дигән иде бугай. Шагыйрь. Сүзләрне һәм авазларны билгеле бер тәртип белән төзеп, мәгънәсе бик томанлы бул
пи-һәрхәлдә аңлашылып житмн торган — янгырааык жвмләләр уй лап чыгаручы кеше Уйлап чыгаручыны, әллә уйламыйча гына серле .хиссият даирәсендә тудыручымы?
Безнең гөнаһлы җиребезгә ник баруыгыз, егетем? - дип сорады ул урта Европа телендә
Тәкәллефсез «Үзенең өлкән булуыннан файдалана» - дип уйлап * алды Анрн, ләкин үпкәләп тормады Ачык йөзле бу чибәр картка үпкә- = ләү мөмкин дә түгел иде.
— Евгеника институтына чакырганнар иде, — диде Анри урта Евро £ па телен исенә төшереп — Ничек әле? Рандеву?
— Күрешүме? ♦
— Иес. Әйе Күрешү.
Картның йөзе караңгыланып киткәндәй булды *
— Евгеника... Евгеника.. — дип кабатлады ул авыз эченнән Та - бигатеңне яхшыртам дип ымсындырып, кешене кешелектән мәхрүм итә £ торган фән,— дип өстәде ул, ишетелерлек итеп
— Бу фән безгә мәңгелек тормыш вәгъдә итә,- дип каршы төште * егег — һәрхәлдә актив гомерне ике-өч тапкыр озайта Кешенең күп Z тәнге хыялы тормышка аша! а.
Шагыйрь көлемсерәде генә:
— Ә нигә кирәк ул мәңгелек тормыш? — диде. — Искелек яңага ~ урын бирергә тиеш. Үлемнән башка тәрәкъкыять юк Кеше яши дә. үлә < дә белсен.
Томмазо башын чайкады. Юк. яшьлек үлемне аңлый да, анын белән исәпләшә дә белми Хисләре генә түгел, егетнең аналитик гакылы да иҗаттан туктау, башлаган эшеңне төгәлләмичә ташлап калдыру белән килешә алмый иде.
— Кешенең биологиясе яхшырганнан-яхшыра барса начармыни? диде ул, бирешәсе килмичә.
— Әгәр кешенең биологиясе үзгәрсә, ул инде кеше булмаячак! диде шагыйрь кайнарланып.—Нәрсә, ул кеше авырмаячак та мени? Ә минем авырып тереләсем килә Терелү ләззәтен кичерәсем килә!
— Әгәр утызынчы гасыр тарихчысы: «Безнең борынгы бабабызны кеше дип атаганнар» — диячәк икән, миңа — егерме беренче гасыр ке шесенә — шуннан да аянычрак хакыйкать юк, дип өстәде ул Әгәр киләчәк кешесе шигырьне дә аңламаса? Шигыр. яза белмәсә?
— Шигырь язарга автоматлар өйрәнер. - где Томмазо битараф кыяфәттә
— Автоматлар?! Беләсезме, егетем, бер шагыйрь «Машина чын шигырь язган көнне мин үз-үземне үтерәм». дигән Ә икенчесе «Ма шина чын шигырь язган көнне мин ул машинаны үтерәчәкмен!» ди гән ди.
Анри сүзне борып җибәрү ягын карап шагыйрьдән Айга ник килүе турында сорады Шагыйрь көрсенеп куйды да «Зиярат кылырга ' диде — Мәхәббәтемнең каберен күрергә бардым»
Анри бу сүзләрне аңлап җиткермәде
Ә менә хәзер Томмазо Жирнең үзе кебек үк карт агачлар янында басып тора, берьюлы черек ясен дә, үлеп баручы агач төпләреннән шытып чыккан яшь үсентеләр сулышып да тоя Ана карт агачлар кызганыч. ләкин якты дөньяга гаҗәпсенеп караган яшь бөреләр күңелгә якынрак. Аларның иртәгесе көне, киләчәге бар
Кайдадыр еракта бик аһәңле тавыш белән борынгы сәгать сукканы ишетелде.
Вестибюльгә әйләнеп кергәч. Томмазоны баягы ханым каршылады
— Иң элек каныгызга анализ үткәрәсе, диде ул. кәгазьгә карап Рәхим итегез. Кая барасы?
Ханым, эчке телефон аша сөйләшеп, санитар чакырды Санитар кыз
Томмазога артык төбәп караган шикелле тоелды. Ләкин бер кат күздән кичергәч, ул, канәгатьләнеп, Томмазога ул кадәр игътибар итмәгән кебек күренергә тырышты.
Канны ,кадими бер ысул белән—сул кулның атсыз бармагы очын чак кына кисеп алалар икән. Авырту-мазар сизелмәсә дә, бер тамчы кан күренгәч, Томмазо йөрәгенең көчлерәк тибә башлавын тойды. Бу хәлгә ул үзе дә аптырады, ләкин моның куркудан түгеллеген Томмазо яхшы белә иде. Бәлки, психиканың иң аулак почмагында йоклаган хайвани һәм вәхши тойгыларның — борынгы сунарчы инстинктларының кинәт кабынуы гынадыр?
Аннары санитар кыз аны педагог янына алып керде.
Урта яшьләрдәге ир кеше иде бусы. Гадәттән тыш нык зурайта торган калын күзлек пыяласы аша аның зәңгәре уңган күзләре — барысын аңлый торган күзләр — текәлеп карый һәм син үзеңне микроскоп астына килеп эләккәндәй хис итеп, борсалана башлыйсың.
Танышу бик кыска булды: Һашим һелиос. Педагог һәм психолог.
— Анри, сез соңгы тапкыр кайчан җылаган идегез? — дип сорады ул кинәт.
Томмазо әле урындыкка җайлап утырырга да өлгермәгән ifce, сәерсенеп китте.
— Әллә кайчан —диде ул. — Җирдә үк, башлангыч белем мәктәбендә чакта...
— һмм. . Сугышыпмы?
— Иес. Әйе. Сугышып.
— Нык эләктеме? — дип күз кысты педагог һәм шундук ике арадагы еллар эреп югалдылар, ике күңел якынаеп киткәндәй булды.
— Ул малай миннән көчлерәк иде, ләкин аягы таеп егылды да, кулы каймыкты. Без икебез дә җыладык. Ул — җиңә алмаган ачудан, ә мин аны кызганып.
Педагог хисап машинасына кертелә торган перфокартага берничә тишек тишеп, яктыга тотып карады. Аның йөзе җитди, канәгатьме- түгелме икәне аңлашылмый иде.
— Психогенотип ягыннан Дәрьял сезгә ныграк тарткан алайса,— диде ул.
— Чынлапмы? Бик елак түгелдер бит?
— Елак түгел, ләкин йомшак. Иптәшләренә артык ирек куя ,Гафу итә. Ни сорасалар — шуны бирә. Беләсезме, борынгы Сервантесның Дон-Кихоты кебегрәк.
— Ә бу әйбәт түгелмени?— дип гаҗәпсенде Томмазо, чөнки ул саф күңелне, ачыклыкны барысыннан өстен дип санарга күнеккән иде.
— Хәзергә юк, — диде педагог. — Тормышта һәм җәмгыятьтә тискәре моментлар бетеп җитмәгән, хәтта вак җинаятьләр дә очрый әле. Алар белән көрәшә белергә кирәк, ә кайчагында үзеңне генә түгел, башка берәүне дә аямаска туры килә Шуңа күрә без пансионатта балаларга көрәш тәрбиясе дә бирәбез. Кеше көрәшче булып үсәргә тиеш Ләкин нәселдән килгән сыйфат — хасиятләр зур әһәмияткә ия: психогенотип йомшак булса, корычтай нык кеше тәрбияләү... үзегез беләсез.
— Әйе, — диде Томмазо, кеше табигатенең һәм тәрбия мәсьәләсенең нечкәлекләрен белеп бетермәвенә дә карамастан,— аңлыйм шикелле
— Тагы бер сорау Турысын әйтегез әле, Анри: дөньяда Дәрьял барлыгы уегызга керәме? Исегезгә төшкәлиме? Аңа карата хнс-тойгы- ларыгыз нинди?
Томмазо уңайсызланып кына елмайгандай итте (чөнки соңгы биш ел эчендә космология мәсьәләләреннән башка нәрсә турында уйлаганын бер дә хәтерләми иде):
— Уйлаганым да юк диярлек. Гади кызыксыну гына Якынлык тойгысы? Белмим,— диде.
— Ә бит биологик яктан, Дәрьял сезгә туган гына түгел, тагын да
якынрак Улыгыз тиешле! Ана мөнәсәбәтегез жылырак булып, рухи контакт урнаштыра алсагыз, Дәрьялны тәрбияләү уңышлырак барыр иде. Ул гадәттән тыш сәләтле, Анри Гадәттән тыш! һәм мондый сәләтне үстермәү, ижтимагый күзлектән караганда, гафу ителмәслек хата . булыр иде. *
Уңайсыз тынлык чак кына озаккарак сузылды з
— Бу хакта сөйләү иртәрәк түгелме? — дип сорады кунак, башын £
күтәрмичә генә- Аның бит очлары кызыша башлады £
— Юк, иртә түгел Биш яшьлек бала Эвклидның параллель турылар хакындагы постулатыннан канәгать булмыйча, Лобачевский һәм Больяи J юлына баскан икән, бу инде
Карт педагог кунакның уңайсызлануын күреп тора, ләкин назәкать- Е; лек саклау кагыйдәләрен читкә тибәреп, аңа басым ясавын дәвам итә < иде. Нигә микән? Z
— Анри —диде педагог, кунакның күзләренә үк карап — Анри “
Балага карата жаваплылык хисе тою... сезнең үз тормышыгызга да ямь j өстәр, аны тагы дә мәгънәлерәк итәр иде Ата булуыңны тою искиткеч ь тойгы ул! о.
Педагог кабинетыннан чыгып килгәндә Анри Томмазо коридорда “ баягы санитар туташны очратты Кызга ифрат озын күлмәк кигән бер ханым ияргән иде Тәрәзәдән төшкән кояш яктысында ханымның алсу •* колак яфракларына эленгән эре бриллиантлар жемелдәде
Ханым Томмазога игътибар итмәде шикелле, ә Томмазо аны таны ган кебек булды Кинофильмда күргәндер, ахрысы Берәр атаклы жыр- чы дисәң инде? Әллә биючеме?
Педагог Томмазоны уен залына алып керде
Бу бүлмә гадәттән тыш зур булып чыкты Дөресен әйткәндә, Ай кешесе Анри биналарның һәр квадрат сантиметры исәптә булуына күнеккән иде
Монда шакмак өеп уйнаудан алып автоматлаштырылган өстәл фут болына кадәр төрледән-төрле уеннар бар. Өстәл янында ике дистәдән артык малай кайнаша Кулларында кечкенә генә идарә панеле, шуның ярдәмендә алар өстәлдәге курчак футболчыларны «йөгертәләр» Бер малай тынычрак күренә, анысының кулында гади сыбызгы гына арбитр
Шахмат почмагы кемнең дә исен китәрерлек Шахматның йөз шак маклысы гына түгел, цилиндр һәм божра рәвешендәгесе, стереошахмат дигәне, берьюлы дүрт кеше уйный торганы да бар Биредә, әлбәттә, өл кәнрәк балалар Хәер, шахмат белән мавыккан бер малайга биш алты яшьләрдән артык түгелдер Ул берничә иптәшенә каршы уйный тегелә ре пышылдашып алгач кына йөреш ясыйлар
— Дәрьялмы? — дип сорады Томмазо
— Шул үзе, — диде педагог һәм шахматчы малайга дәште
— Дәрьял! Тактага карамыйча уйнарга сиңа иртәрәк әле!
— Хәзер бетә, маэстро,— диде малай һәм каршы якка мат игълан итте
Борыннары салынган малайларны күргәч. Томмазо күкрәгенә горурлыкка тартым бер хис тулганын тоеп, елмаеп жнбәрде
Педагог малайның кыска итеп алдырган кара чәченнән сыйпады һәм үзенә иярергә кушып ым какты
Алар — Анри Томмазо, педагог Һашим һәм бәләкәй шахматчы — залның нң аргы почмагына барып утырдылар
Педагог малайны математика фәннәре докторы Анри Томмазо белән таныштырды Дәрьял бөек математика әһелен беренче тапкыр күрә иде һәм малайның күзләрендә шатлык чаткылары кабынды
— О! - днде ул. дәртләнеп
— Параллель турылар ни хәлдә? — дип шаяртты педагог.
— Бишенче постулатны исбат итү мөмкин түгел, — диде малай һәм анын йөзенә җитди төс чыкты — Ләкин..
Томмазо үзенең: «Ләкин?» — дип сораганын сизми дә калды
— Ләкинме? — диде бала, күзләрен хәйләле кысып. — Аннары мин параллель турылардан башка яңа геометрия төзеп карадым
Педагог җәһәт кенә Анри Томмазога күз төшереп алды,.
Анри сорау бирергә авызын ачкан гына иде, Дәрьял үзе үк җавабын әйтеп бирде.
— О, Лобачевский белән Больяины беләм мин! Безнең фильмотекада алар турында диафильм бар... Тик, маэстро, тагы да киңрәк ; тагы да...
Малай сүз таба алмыйча, кулларын җәеп, нәрсәнедер кочарга ты-рышкандай хәрәкәт ясады.
— Тагы да гомумирәк дип әйтергә телисеңме?
— Әйе! Тагы да гомумирәк геометрия төзергә мөмкин!
«Риман геометриясен әйтә...» дип уйлап алды Анри Томмазо, малайның шома маңгаена карап.— Бу бәләкәч унтугызынчы гасырда даһи Риман ачкан нәрсәләргә килеп җиткән инде Искиткеч! Әгәр тәрбиячеләре тыеп тормаган булсалар, бу малайның интеллекты кайларга барып җитмәс иде...»
Томмазо малайның кечкенә һәм йомшак кулын кысты.
Ниһаять, педагог Һашим, башта ук килешеп куелганча, урыныннан кузгалып:
— Мин сезне беразга калдырып торам, — диде — Әйбәтләп таны шыгыз, ярыймы, Дәрьял?
Икәү генә калгач, Анри беркавым малайның йөзенә карап утырды Озынча матур йөз Кыйгачрак утырган күзләреннән үк аның канына шәрыкъ катнашканлыгын чамалап була иде. •
«Борыны гына минем борынга ошаган бугай,— дип уйлады Анри — Ләкин бәләкәй чакта мин болай матур булмаганмын »
Кинәт малай туп-туры сорау бирмәсенме:
— Сез... сез минем кардәшемме?
Бу самими сораудан Томмазо каушап калды
— Әйе, Дәрьял. Ләкин, беләсеңме.
— Бая сезне күрү белән әллә ничек булып китте. Әтием түгелме икән дип тә уйладым
Моңсу күзләреннән аның моңа ышанып бетә алмавы күренә иде
Бераз дәшми утырганнан соң, Томмазо бик авырлык белән генә:
— Мин синең әтиең, Дәрьял, — диде.
Шатлыклы күз яшьләре дә, кочаклашулар да булмады. Ләкин малайның йөзенә горурлык хисе ташып чыкты: аның әтисе — атаклы математик бит!
— Син мине Айга алып китәрсеңме? — дип сорады Дәрьял. Сорады гына түгел, күзләре белән, Томмазога елышкан гәүдәсе белән үтенде
Дәрьялны алып китү Томмазоның уена да килмәгән иде, чөнки «Улым бар» дигән яңалык аның үзе өчен дә сәе0 иде әле Ул үзенең берничә ел ял алмыйча эшләгәнлеген исенә төшерде дә:
— Берәр айдан алырга килермен. Менә ашыгыч эшләремнән бушыйм да Ярыймы? —диде
— Ярый
— Башта Җирдә сәяхәт итәрбез Тайганы да, саванналарны да кү-рербез, Батискофта иң тирән океан чоңгылына төшәрбез. Көньяк полюстагы Амундсен-Скотт станциясенә барырбыз
— Минем иң биек тауга менәсем килә,— диде малай — Җомалуң мага.
— Менәрбез.
— Айга да!
— Әлбәттә. Әгәр администрация һәм тәрбиячеләрең рөхсәт итсә — озакка җибәрсәләр диюем — Айның карамаган җирен калдырмабыз Мәшһүр «Туры стенаэны да. төпсез упкыннарны да. Тихо кратерыннан чәчелгән нурларны да күрербез
— Кояш тотылганны да! *
— Җае чыкса монысы Ә Айда кояш тотылу ифрат матур Җир g шары түп-түгәрәк салават күпередәй боҗра белән әйләндереп алына ш
— Ә без нитсәк — качсак? —дип пышылдады Дәрьял. хыялга би- > релеп һәм аның кайнар сулышы Анрины көйдереп алды
— Сиңа монда күңелсезме әллә? Ямансумы? *
— Күңелсез түгел дә... — диде малай теләр-теләмәс кенә Минем 1 монда иптәшләрем күп
— Ә аларның әтиләре килеп йөриме соң?
— Рашадның гына әнисе килә Ә башкаларның - юк Безгә унөч £
яшь тулгач — «Гакыл һәм хис көне»ндә ата-аналар белән очрашу и. булачак. Ә аңа кадәр әниләр үлеп китсә? — дип пышылдады малай ’ үтә җитди кыяфәттә ь
Евгеника институтында фән хакына законлаштырылган мондый а ятимлек математик кешенең дә кәефен китәрде, китәреп кенә калма- - ды — йөрәгенә килеп кадалды Анри үзен хиссияттән ерак кешегә са нан йөри иде. Баксаң, аның хисләре йоклап кына яталар икән ләбаса - Менә алар - кеше хисләре - уяндылар Уяндылар да «Син бу гуман- <ыз экспериментка риза булмаска тиеш идең! Синдә бер тамчы да җаваплылык тойгысы булмаган!» — дип вөҗданын газапладылар
Ул Дәрьялның юка иңбашыннан тотып үз каршына бастырды һәм аны биниһая яратуын тойды
Башын күтәреп караса. Анри янәшәдә генә басып торган икенче бер малайны күрде Малайның елтыр күзләрендә түм-түгәрәк соклану һәм. әлбәттә, көнләшү дә бар иде төсле Әйе. көнләшү
— Рашад ул. — диде Дәрьял. Анрига туры карап Әйткән идем ич — аның әнисе килгәли
Берәр минут үтүгә, Дәрьял Анри Томмазонын сул тезенә. Рашад исә уң тезенә менеп кунаклаганнар иде Анри аларнын укудагы уңышлары турында сорашты
Психолог Һашим кереп, аларнын җанлы әңгәмәсен бүлдерде Ул. юк кына сәбәп табып. Рашадны иптәшләре янына озатты Психолог нәрсәдәндер канәгать түгел иде шикелле Анри шиккә калды «Педагогика кануннары белән сыешмаган ялгыш җибәрдемме әллә? Бәлки, хискә бирелеп, артык сентиментальлек күрсәткәнмендер?» дип уйлады
Аерылышканда Анри Дәрьялга тиз арада әйләнеп кайтырга сүз бирде
— Мин көтәрмен. диде малай, күзләрен мөлдерәтеп
Психолог кабинетындагы сөйләшү бик җитди булды.
— Ата булу белән сез үз өстегезгә гаять зур җаваплылык аласыз, диде психолог Әлегә Дәрьялның күңелендә ата ана биләргә тиешл. урын буш иде Буш иде. аңлыйсызмы3
Анри дәшмәде
— Ягъни ата һәм ана кешене башка берәү дә алмаштыра алмый, бала психикасы дөньяда үзенә тормыш бүләк иткән кешеләрне көтә Бу аның геннарына ук язылган Импринтинг мин синен әтиең дип әйткән кешене ул ата дип кабул итәчәк тә
. — Кыскасы, нормаль үссен өчен балага ата һәм ана булуы кирәк,—
дип бик гадн нәтиҗә ясады математик Элементар хакыйкать бу Ә нигә соң биредә ?
Педагог туры җавап бирмәде Үзе хезмәт иткән институтның бөтен эшен бер селтәнүдә сызып ташлый алмый ич ул Хәер аның бу инсти
тутка тискәре карашы тел төбеннән сизелде инде Ул. кеше буларак, монда ятимнәр тәрбияләгәнен күрмимени?
— Без Дәрьялга сезнең, фоторәсемнәрне бирербез. Рәсми биогра-фиягезне укытырбыз
— Әйе.
— Дәрьял өчен махсус уку программасы төзергә кирәк. Математика укыту юнәлешен билгеләүдә ярдәм итәрсез дип уйлыйм, ә гуманитар фәннәр буенча программаны мин үзем төзермен. Күргәнсездер, бу як- • тан Дәрьял гадәтн балалардан арттарак . Монда сезнең геннарның өстенлек итүе аермачык
— Өстенлек итүе? Ә аңарда тагы нинди геннар бар соң? Димәк.
— Әйе. Анри Дәрьялның генотибы сезнекенә тәңгәл үк түгел Югыйсә, ул төскә-биткә дә, психик яктан да коеп куйган Анри Томмазо булыр иде бит! Аның эмбрионында сезнең колак йомшагыннан алынган ярымкүзәнәк һәм тагы бер ярымкүзәнәк була.
Педагог Һашим Анри Томмазоның күзләрендә кабынган сорауларга бер бер артлы жавап бирде
— Табигый, икенче ярымкүзәнәк хатын-кызныкы иде. Анри... Ни өчен колак йомшагыннанмы? Колак йомшагы тышкы тәэсирләргә чыдам булганга Әйтик, температура үзгәрешләрен ул жиңел күтәрә. Ә эмбрион үсеше ^чен бу бик мөһим, чөнки пыяла колбада ана карынындагы константаларны саклау мөмкин дә түгел.
— Кем? — дип сорады Анри ят бер тавыш белән.
— Әйдәгез, монысын хәзергә калдырып торыйк. Анри. һәрхәлдә шуны белегез: әгәр ата буларак. Дәрьялга сезнең хакыгыз бар икән, ана кеше дә шундый ук хокукка ия
Психолог Анри Томмазоның иреннәре кысылганын күреп, сизелер- сизелмәс кенә елмаеп куйды.
— Шунысына ышаныгыз- евгениклар гадәттән тыш уңышлы комбинация сайлаганнар Хәер, моны электрон-хисап машинасы ярдәмендә хәл иткәннәр дип беләм
Байтак кына тын утырдылар Психолог Анриның уйларын бүлдермәде Уйласын Ай хакына туган Җирен оныткан кешегә тормыш турын да уйлау бик кирәк Әлбәттә, аңа әзер фикер бирергә дә мөмкин бу лыр иде. Ләкин галим кеше үзенең логик нәтижәләренә ныграк ышана Уйласын
Психолог ялгыша иде
Бу минутларда Анри Томмазо уй-фикер йөртү сәләтеннән мәхрүм калган кебек иде
Аның каравы Анри Томмазоның күзләре ачылган кебек булды.
Әнә тәрәзә. Кояш күтәрелгән саен тоныклана бара торган пыялалар Тавыш дулкыннарын йота торган биокеләмнәр һәм биопаласлар Алар- ның тузган жепселләре урынына яңалары үсә Әнә. гәүдәңә карап жай лаша торган ялагай урындыклар
Ниһаять, шуйы өзек-өзек тәэсоратлар арасыннан зәһәр уйлар, сораулар калкып чыкты Ә табигать кайда соң? Имеш, битеңнән сыйпап иркәли торган чын кояш нуры кайда? Хәрәкәт шатлыгыннан мәхрүм иткән мондый йоклаткыч кәнәфиләр картларга Да. зәгыйфьләргә генә кирәк Болар кешелек дөньясының картаю галәмәте микәнни? Ә кар таюның чиге., әйе. чиге бармы?
Мондый уй Анри Томмазоны сискәндереп жибәрде.
Адәмнәр шулай картая — үзгәрә барып, кеше дигән биологик төрнең сыйфатларын югалтып бетермәсләрме? Ә Анри үзе? Ул ата-бабаларын. канлы һәм шанлы тарих сәхифәләрен, борынгы кыйммәтләрне онытып бара Челтерәп яткан кизләүләр, шау усаклар, исерткеч бал һәм әче әрем исләре... ул боларның берсен бер белми!
Дарьяллар буыны табигатьнең җылы күкрәгеннән тәмам аерылыр, ахрысы Әйе, табигатьнең ямьле һәм гүзәл чагы — йөгәнсез һәм кыргый яшьлеген күрмәгән буыннар килә һәм алар үзләре килгән дөньяны табигый бер норма дип кабул итәләр. Димәк, табигатьнең берәр почмагы кителгән булуын киләчәк буын сизмәячәк. Иң яманы шул'
Матурлык деградациясе түгелме бу? *
Анриның күз алдына пассажир ракетасында очраган карт шагыйрь g килеп басты Ул нәкъ шушыны әйткән иде түгелме сон? Шагыйрь исенә 2 төшкәч, Томмазо иркен сулу алды һәм үзе дә сизмәстән елмаеп жибәр- £ де. Шул мизгелдә ул каршындагы психологка күз төшергән иде, аның да дустанә елмайганын күрде. *
Шагыйрь Томмазога җиргә кайткач «Өч грация» скульптурасын кү- = рергә киңәш иткән иде шикелле. Өч грация. Нәрсә микән ул?
Математикның күңеле әллә нишләп китте. Ул наданлыгыннан, үз < үзеннән оялды. £
Психологик Һашим белән алар бик җылы хушлаштылар
Институт шәһәрдән читтә, нарат урманы буенда урнашкан, ләкин * магистраль юллар аңа ерак түгел, җиңел очкычлар станциясе дә якын н гына иде. u
Томмазо бирегә бер урынлы орнитонтерда килгән һәм, кайчан ки- ш рәк буласын белмәгәнгә, очкычны автомат идарәгә куеп кире станциягә җибәргән иде Аны хәзер чакыртырга да булыр иде булуын «Юк. тәпи- < тәпи генә барып карыйм әле,— диде үз-үзенә Томмазо егетләнеп. — Биш километрны дә җәяүләп үтә алмаган кешедән әүвәлгеләр ничек көлерләр иде»,— дип уйлады ул
Ләкин ай кешесенә җир чакрымнарын узу чыннан да җиңел түгел икән. Турыдан бармакчы булып, ул тыюлык урман аша киткән иде, куелыкта адашып, чирәмле сукмакларда байтак әйләнеп-тулганып йөрде. Урман авызына килеп чыкканда егет шабыр тиргә батып, тәмам алҗыган иде. Ул гына да түгел, урман-чытырманда аның чалбары тезбашын- нан ертылды, җитмәсә башмагы кыра башлаган иде. һәм аңа, ирексез- дән, бер агач төбенә утырып, чалбарының үзеннән-үзе ямалганын көтәргә туры килде. Ул кыскан башмагын гына түгел, икенчесен дә, оекбашларын да салып ташлады. Аяк табаннарын җанлы үләннәр кытыклады Томмазоны ниндидер яңа хисләр, яңа уйлар, яңа тойгылар биләп алды Шушында көтеп утырган чирек сәгать эчендә ул җир табигатен дәге күп нәрсәләргә игътибар итеп, балалар кебек гаҗәпләнде, куанды, ләззәтләнде.
Усак яфраклары ничек сизгер, ничек иркә икән! Чак кына җил ка гылды исә, алар лепердәп сөйләшергә, пышылдашырга тотыналар, ә башка агачлар әлегә тыл-тын, сер саклыйлар Нигә шулай икән? Томмазо берничә яфрак өзеп алып, аларның рәвешен тикшерде, сабакларын күздән үткәрде Каен яфрагының сабагы йомры, ә усакныкы яссы ланып тора икән Шуның аркасында ул. әлбәттә, бик сыгылмалы Ләкин табигатькә бу ник кирәк булган соң? Усак агачының тереклеге өчен моның ни әһәмияте бар? Анри Томмазоның аналитик гакылы бу мәсьәләне бик тиз чиште, агач ябалдашындагы тышкы яфраклар шулай бөтерелгәләп, тирбәлеп торганда, эчкеләре дә кояш яктысыннан мәхрүм калмыйлар Агач бит бүлмә гөле түгел, аны боргалап, яктыга күчереп куючы юк. Кыскасы, кояш энергиясеннән мөмкин кадәр тулырак фай далану өчен, усак яфракларына менә шушындый хәрәкәтчеллек кирәк булган
Томмазо бер ботакны җилпәзә итеп селкеп, муеннарын җилләтеп алды.
Ул үзенең рухи халәтен аңламый нде Ни өчен соң әле кәефе бу чаклы шәп, күңел күтәренке? Ж,ир тартымын җиңгән мускуллары на кан йөгереп, көч-гайрәт тулгангамы әллә? Бер шуңа гынамы’
Кул сузымында гына бер кочак чыбык-чабык ята иде: кайчандыр урманны җыештырганда яндырырга онытканнар, күрәсең. Томмазо тәвәккәл кыяфәттә өем янына чүгәләде дә. кесәсеннән Дәрьял ясаган лупаны чыгарды. Башын югары күтәреп, аяз күккә һәм Кояшка карап алды. Кояш аңа елмайган төсле тоелды.
Берничә минуттан аланда, күңелле чытырдап һәм төтәсләп, учак яна иде. Томмазо ут янына утырды.
Утка карап торганда кеше бар дөньясын оныта, һәр мизгелдә яңа рәвеш алган ялкын телләрендә шәхесең эреп югала да, фәкать бер уй— дөньяның мәңге үзгәреп, алмашынып торуы турындагы уй гына кала. Табигатьтә шуннан да югары, шуннан да бөек хакыйкать юк, ахрысы. Мәңге хәрәкәттәге болытларга да карап туймыйсың, шарлавыкка, алкын Иделгә һәм диңгез дулкыннарына да Алар да бер хакыйкатьне тәкърарлыйлар «Аһ, син, кеше. Табигатьтән өстен түгел син. Син олуг табигатьнең бер кисәкчеге. Син дә һәр даим үзгәрештә Синдә шушы мизгелдә нәрсәдер туды, нәрсәдер үлде...», — диләр.
Шул чакны аяк очына шап итеп бер коңгыз килеп төште. Юк. кунмады. Нәкъ чуерташ кисәгедәй атылып төште! Төште дә төзәтенә башлады җиз калканнарын ачкалап, элпә канатларын җыештырды, аяк селкетеп, язгглап карады. Исән! Тәртип.
Анри коңгызны учына алып салган иде — авырлыгына исе китте. «Ничек һавага күтәрелә дә, ничек оча икән бу әкәмәт?» дип уйлады галим Чыннан да. кургашын ядрә кебек авыр бөҗәкнең кечкенә генә канат ярдәмендә очуы аэродинамика кануннарына сыеп бетми кебек. Гаҗәп! Томмазо бу мәсьәләне математик яктан ныклап тикшерергә ниятләп, куен дәфтәреннән бер бит ертып алды да, коңгызны кәгазь конуска төреп кесәсенә салды Күкрәк турысында коңгызның кыштыр-кыштыр кыймылдавы, ә кул белән кагылгач тагы үлгән булып кылануы аңа кызык тоелды
Анри оекбашларын киеп, аягына башмагын элде дә, учак көлен әйбәтләп тапгады Аннары баягы сукмак буйлап көньякка таба юл тотты. Чирек сәгатьләп атлагач, ул урман авызына килеп чыкты һәм орнитоптер станциясенең җилдә җилфердәгән аклы-каралы җиңсә-флюгерын күрде.
Космопортка бару өчен аңа кечкенә орнитоптер тәкъдим иттеләр, ләкин, яшен якынлашу сәбәпле, бер-ике сәгать көтәргә туры киләчәк иде. Шуңа күрә Томмазо җил-яңгырга исе китми торган транзит аэробуска утырырга булды, һавадагы аэробуска аны орнитоптерда меңге- pen кундылар.
Меңгә якын турист утырган аэробус урман-кырлар, таулар-елгалар өстеннән очты.
Монда һәр утыргыч каршында телеэкран бар һәм теләгән кеше түбәндә яткан төбәкләрнең табигате һәм тарихы турында фильм карый ала иде
Ярты сәгать саен тапшырыла торган телехәбәрләрнең берсе үзенең музыкаль кереше белән игътибарны җәлеп итте, йөрәкне җилкендерә торган, шатлыклы, тантаналы музыка иде ул
Анри Томмазо тезенә куйган кәгазьләрдән аерылып, экранга күтәре леп карады. Кәгазьдәге формулаларда ул терекөмеш тамчысыдай авыр бер коңгызны һавага күтәрә алмыйча гаҗиз иде. экранда да табигать кануннарына каршы килгән шундый ук могҗизаны күрде.
Балерина, җир тартуын җиңеп, югары атылды да. канат кулларын җилпеп, салмак кына түбән төшә башлады... Томмазо, әсәрләнеп, эчке калтырану белән, аның аяклары сәхнә идәненә орынганны көтте. Бәллүр пыяладан койган бу аяклар артык нәфис һәм менә-менә уалып китәрләр кебек тоелды аңа Томмазо юкка курыккан икән: биюче җансыз
чәчкә өеменә түгел, бәлки мәһабәт аккошка әйләнде дә күзгә күренмәс йомшак дулкыннарга таяна-таяна йөзеп китте.
Кем бу? Бөтен Җнр-Ай системасында атказанган биюче Очкын Карагез шушы микәнни?
Чиксезлекне берәү дә күз алдына китерә алмый О«сыз-кырыйсыз дөньяны тик биниһая көчле сәнгать кенә колачлый ала Табигзтьнен Э чиге булмаган шикелле, сәнгатьмен дә чиге юк. Томмазо кинит менә | шул хакыйкатьне аңлады. Ул дөньяны хисапка гына буйсына дип белә ж иде. ә сәнгатьтән ягъни хыял белән шигърияттән башка, дөнья буш һәм ф хансыз икән. Табигать һәм чынбарлык алтын йөзек булса, сәнгать х аның асыл кашыдыр х
Биюченең йөзен күргәч Анри сискәнеп китте Ул ифрат таныш һәм < якын булып күренде аңа Әйтерсең лә. Очкын Карагез моңарчы да аның £ хыялында яшәгән һәм төшләренә кереп йөдәткән бер зат иде Очкын и нык чаткылар чәчкән күз карашы, очынкы кашлары, шулар арасында- * 1Ы күк йолдызыдай миңе, чак кына һавалырак чөелгән борыны, очлы. * иркә ияге барысы да коеп куйган Дарьялныкы иделәр!
Анри Томмазо Евгеника институтының коридорында очраган озын “ күлмәкле чибәр ханымны исенә төшерде Ул аңа актрк. адыр кебек то- ч елган иде Ә бит ул мәшһүр балерина Очкын Караг.з булган'
Очкын һәм Дәрьял, Очкын, Дәрьял һәм Анри
Математикның әле беркайчан да болай ук дулкынланганы булма ганлыр Ул кесәсендә кыштыр кыштыр килгән бөжәк барлыгын ла. кулындагы карандашын да онытты, ә блокноты тезеннән шуып төшеп китте...
Ул хәзер үзенә нишләргә кирәклекне белә!
Анри бер минут та көтмәстән Айга телеграмма сугачак, ике айлык, хәтта бер кварталлык ял сораячак Ул бит инде биш ел буена ил итмәгән иде, чөнки ял дигән нәрсә аны үзенең бөек максатыннан ераклаштырган булыр иде. Анри Томмазо үзенең бөтен тормышын стереовакыт дигән богауны өзеп, кешелекне иреккә чыгару эшенә багышлаган иде Бөек максат! Кеше гакылы өчен йолдыздан йолдызга гизеп йөрү генә аз. Анрины мондый сәяхәтләр генә канәгатьләндерми Аның вакыт за маннар буйлап та сәяхәт итәсе, үткән заманнарга барып чыгып, борын гы дөньяга күз саласы килә Әйтик, Җирдә борынгы тереклек ничек яралганны күзәтү нинди әһәмиятле булачак
Дөрес. Анрнның стереовакыт буйлап сәяхәт итүгә тулы ышанычы юк Үткән заманнарга барып чыгу бүгенге көнгә мең төрле юллар бе лән зарури рәвештә тәэсир итеп, әллә нннлн үзгәрешләр китереп чыга рачак һәм. кызгайычка каршы, ул үзгәрешләрне алдан күреп тә. көтеп тә булмый. Әйтик, мезозой дәверенә барып, юк кына бер бөжәкне ял гыш һәлак итүең аркасында кайнозой дәверендә боланнар кырылып бетүе бар Чөнки әлеге хәшәрәт бөжәк кылыч теш юлбарыслар!а үр чергә ирек бирмәгән, ә алар болан аулаганнар Сәбәп-нәтижә чылбы ры әнә шулай чебеннән фил ясый
Анри Томмазо үткән заманга йомык стереовакыт аппаратында үтеп керү теориясен эшли иде Ул бүгенге көн белән әллә ни кызыксынмый, фәкать аның табигый агыш белән агуын гына тели иде
Әйе. ул көндәлек тормыштан бик ерак, бик ерак кеше шул
Аэропортта багана башларындагы, стеналардагы радиодинамнклар дөнья бетереп турист Анри Томмазоны эзлиләр иде «Доктор Томмазо Доктор Томмазо. хәзер үк почта бүлегенә керүегезне сорыйбыз »
Почта бүлегендә Аирнны ике ашыгыч телеграмма көтә иде
IU «к Ул м
145
«Кадерле Анри, без Дәрьял белән Фил сөяге яры буена ялга киттек Килерсез бит?
Очкын Карагез»
Икенче телеграмма педагог Һашимнан иде. Бусы кыска, өч сүздән генә тора: «Бәхет-сәгадәт телим».
Анри телеграммаларны бөкләп кесәсенә салды һәм, хыялый елмаеп, Африкага чираттагы рейсның кайчан булачагын белешергә китте. Шул чагында аның кесәсеннән, линолеум идәнгә бер коңгыз төшеп калды Коңгыз канатларын ачкалан та япкалап маташты, ахырда рәткә китерде дә, жир тартымын җиңеп, һавага күтәрелде, һәм туп-туры ачык тәрәзәгә юл тотты.