Логотип Казан Утлары
Повесть

ХӘСӘН ВӘГЫЙЗОВИЧ


нең хужасы булырга омтылачакмын Булдыра алырмынмы, көчем, гомерем житәрме, билгеле түгел Әмма омтылачакмын.
Әлегә ял итеп алырга кирәк Арыдым Нык арыдым Ничә ел инде бер генә көн дә онытылып, таралып ял иткәнем юк Кайвакытларда кемнәрнеңдер күңелен күрер өчен, файдалары тнмәсә дә зарарлары тимәсен, дип мәжлесләрдә утыргалаганым булды, тик һичкайчан да контрольне югалтмадым һәрвакыт аек булдым Мәжлес халкы дөньясына төкереп күңел ачканда, жырлашып-бнешкәндә, тозсыз мәзәкләр сөйләшеп кешнәп көлгәндә мин диссертациям турында уйлап утыра идем, киләчәккә план сыза идем
Кандидатлык диссертациясен яклаган көнне, традиция таләп иткән чә, ресторанда мәжлес үткәрдем Минем хисаптан ашаган ризыкларын, эчкән аракыларын аклар өчен мине мактап, күккә чөеп тостлар әйт теләр. Сүзләрен колагым тыңласа да, күңелем ишетмәде Уемда язылачак докторлык диссертациясе иде Чөнки кандидат булу — максатыма ирешүнең яртысы гына Мина ярты юлда тукталып калырга ярамый Бу хакта мин һәр минут, һәр секунд уйлап торырга тиеш Тиеш кенә түгел, мәжбүр Минем характерымның асылы — үземне мәжбүр итә белү
Соңыннан, мәжлес таралгач, гайбәт яратучылар Иштирәков банкет вакытында эченнән генә банкетка күпме акча тотылганын санап кай гырып утырды, шуңа күрә уйчан иде. дип сөйләгәннәр Сөйләсеннәр, алар пычагым да белмн Күпләр мине саран дип уйлыйлар Җае туры килгәндә ул хакта төрттергәләп тә куялар Ләкин кешеләр өчен минем күңел сандыгым бикле Актарынып маташмасыннар, алар анда ниләр ишерелгәнлеген белмиләр һәм белмәячәкләр дә
нөченче июль 1980 ел.
Көндәлегемне дәвам итәм Ниһаять!..
Ниһаять, килде мин көткән көн!
Менә ул! Кулымда — диплом!
Мин — Хәсән Вәгыйзович Иштирәков — фәннәр кандидаты, галим дип аталырга хакым бар
Программа-минимум үтәлде Әлбәттә, алда фәннәр докторы, фәннәр акаде-миясенең член-корреспонденты, академик дип атал ган дәрәжәле исемнәр бар Ләкин алар киләчәк - программа-максимум һичшиксез, мин ул исемнәр
Акчаның ни икәнлеген бик яхшы аңлыйм мин Чөнки мин аны хәләл, көчем белән эшләп табам Миңа бабайлардан, әтидән зур мирас калмады. Урлашмадым Читтән бер генә тиен дә кергәне юк. Кайчандыр, кемнәргәдер ияреп, өч сумга лоторея билетлары алган идем. Җиңел генә баемакчы булганмындыр Отмадым Үз гомеремдә беренче тапкыр һәм сонгы тапкыр мәгънәсез эш белән шөгыльләнүемнең истәлеге итеп ул билетларны һаман да саклыйм Ләкин мин саран түгел. Мин беркайчан да акчаны дөньядагы иң бөек көчкә тиңләп, аңа та-бынмаячакмын, аның мескен колына әйләнмәячәкмен, һәр тиен өчен калтырап яшәмәячәкмен. Алтынны мин бакырдан аера белмим һәм шуның белән үземне бәхетле саныйм. Акча минем өчен... Кыскасы, әгәр тамагымны ач итмичә, өстемне дә бөтен итсәләр, нинди генә эш башкарсам да хезмәт хакы урынына акча сорамас идем
Акча җыймасам да, аны юкка-барга туздырмыйм, саклап тотам. Булганын бүген туздырып бетерсәм, иртәгә кемнәндер бурычка сорарга мәҗбүриен — тамак дип аталган бәләкәй генә комсыз нәрсә үзенекен таләп итәчәк.
Аракы эчмим. Эчмәвемнең сәбәбе аракының сәламәтлеккә зарарлы булуыннан гына да түгел. Вакытны әрәм итәсем килми Вакыт—минем өчен иң кадерле, иң кыйммәтле нәрсә. Вакытны тәүлек, сәгатьләргә бүлеп карамыйм, минутлар, хәтта секундларны да эшкә җи- гәргә омтылам.
Дусларым юк. Дуслары юк кешеләрне ни өчендер бәхетсез, кешегә саныйлар Мин, киресенчә, дуслары күп кешедән дә бәхетсез кеше юктыр дип уйлыйм. Беренчедән, дусларның күңелен күрергә, алар белән еш аралашырга, кайсысының кайгысын, кайсысының шатлыгын уртаклашып торырга кирәк. Димәк, күпме вакыт бушка уза Икенчедән, син бәйсезлегеңне, ирегеңне югалтып, мәгълүм бер рамкада яшәргә мәҗбүр буласың Дусларың үз фикерләрен, үз гадәтләрен, үз-ләренә генә хас яшәеш формаларын сиңа көчләп тагалар Янәсе, син дусларың өчен үзеңне корбан итәргә тиеш. Ни өчен? Минем корбан тәкәсе буласым килми —суеп ашауларын теләмим. Минем өчен үзләрен корбан итәргә җыенучылар да миңа кирәкми. Корбан чалыш — мәҗүсиләр йоласы. Без — цивилизация заманында яшибез. Салкын акыл, төгәл логика, аек фикер заманы Тагын шунысы да бар: дуслар бер берсенең данга, шөһрәткә ирешкәнен җеннәре сөйми, көнләшәләр һәм нәтиҗәдә талашып, дошманлашып бетәләр. Ә дошманлыкның нәрсә икәнен беләм мин. Дошманнарны үз юлымда бик күп очраттым, дошманлыкны үз җилкәмдә татыдым. Юк, кирәкми. Дуслардан да, дошманнардан да алла сакласын. Шулай да, беркемне дә сөймәсәм дә, кирәк чагында кунак-кунак уйнашкан әшнәләрем җитәрлек санда күп була
Ә үзем өйләнмәгән, ялгыз егетмен. Кырык биш яшемә җитеп, официаль күрешүләрне исәпләмәгәндә, хатын-кыз кулы тотып карамаган буйдак. Төс-кыяфәтем, буем-сыным белән хатын-кызлар күзе төшмәслек зат түгелмендер, кулга ияләштерергә йөрүчеләр дә булгандыр. Ләкин хатын-кызларга минем күңелем мәңгегә бикләнгән Кемнең дә • булса ачкыч ярата алуына ышанмыйм Аларга карата нәфрәттән бүтән хисем юк. Әлбәттә, мәхәббәт дигән нәрсәнең барлыгына инанам. Аны кайчандыр үз башымнан кичерергә туры килде. Тик мәхәббәт адәм баласына бәхет китерә диючеләрне ялганчылар дип саныйм Мәхәббәт адәм баласына бәхет китерми, мәхәббәт тозагына эләккән кеше — мәң-гелек тоткын.
Мин беләм, мәхәббәттән башка гына гаилә корып яшәүчеләрне беләм. Кеше алдында култыклашып йөргән булалар, җаным-бәгърем диешәләр, берсенә-берсе елмаеп карашкан итәләр, ә күзләрендә буш-
лык, күңелләрендә боз. Ире, сиздермәскә маташкан булып, кача-поса, өркә-курка сөяркәләре артыннан сөйрәлә, хатыны теләсә кайсы ирнең кочагына аварга әзер Мин — ир кеше, сәламәт кеше, ир кешегә хас теләкләр миндә дә бар «Ирен яраткан» берәр хатын белән төн үткәрүе дә бәлки гөнаһ булмас иде. һәм мин ул гөнаһтан курыкмыйм да Әмма, беренчедән, вакытымны кызганам, икенчедән, әйтүемчә, хатын- ♦ кызны күралмыйм Мин санга суккан бер генә хатын-кыз бар дөнья- у да — ул да булса мине тудырган хатын — мәрхүмә әнием Аңардан s йөз чөермәсәм дә, яратмадым Әйе, парадокс булып яңгыраса янгыра Я сын, әниемне, мин хатын-кыз булганы өчен, мине өзелеп яратканы 5 өчен яратмадым Минем өчен үземнән дә әйбәтрәк, якынрак кеше {5 булуы мөмкинме? Миндәйләрне ялгышмасам, эгоист диләр Көчлеләр- а дән көнләшүче мескен бәндәләр уйлап чыгарган мәгънәсез сүз Ф ул — эгоист. Ф
Көндәлегемнең бу өлеше әлегә чаклы язылганнарына ошамаячак Мин элек фактларны гына теркәп бардым. Теге яки бу вакыйгага, ке- * шеләргә карата фикерләрем дә теркәлгән Бу юлы мин үземә үзем ха- = рактернстика язам Бүгенге көнгә чаклы үзем турында уйланырга буш ара табылмагандыр, бүген уйланырга вакыт бар Киләчәккә бару ч юлындагы беренче киртәне уңышлы сикереп үттем, алдагы киртәләргә * ыргылыр алдыннан пауза ясап алырга үземә рөхсәт бирдем
Миңа характеристикалар күп язылган, һәм, мөгаен, тагын күп тап- “ кырлар язылыр Аларда мине бюрократизм кагыйдәләренә туры ките _ реп тәти егет итеп сурәтләгәннәр һәм сурәтләячәкләр
Гамьсез куллар белән механик рәвештә язылган һәм язылачак мон- е дый характеристикалар архивларда сакланыр, һәм минем бәямне шул £ характеристикалар буенча бәяләп ялгышырлар Монысын — үз кулым белән язганын — укучы табалмас Әгәр көндәлегем үзем үлгәч кемнәр неңдер кулларына эләксә, андагы шушы юлларны укысалар, бәлки язылганнарга ышанмаслар да Фантазия «.имеше, әдәби әсәргә тартым бер әйбер дип карарлар Хәер, бу очракта кемнең ничек каравы мине аз гына да кызыксындырмый Үзем турында, үзем өчен язам, шуңа күрә алдашуны кирәк дип санамыйм, ничек уйлыйм шулай язам
Әйе!
Ниһаять!.
Ниһаять, мин — фәннәр кандидаты!
Кемнәрдер өчен фәннәр кандидаты зур дәрәҗә түгел Алар хәзер күп. Ләкин үзе ирешкәнгә кем ничек карый бит. Фәннәр кандидаты булуны мин үзем өчен олы дәрәҗә дип саныйм Әйткәнемчә, беренче киртәне сикереп уздым. Спортта һәм, билгеле, тормышта беренче киртәне сикереп үтүе читен Беренче психологик барьерны узганнан соң мин инде киләчәкләренә әзер!! Тренировканы гына туктатмаска кирәк. Тренировка! Тренировка! Көн саен, сәгать саен, минут саен, секунд саен
Ничек итеп ирештем соң әле мин бүгенге дәрәҗәгә? Гап-гади авыл малае идем, югыйсә
Кайберәүләргә дан. шөһрәт, дәрәҗә үзеннән үзе килә Дәрәҗәгә ирешкәннәрен алар үзләре дә сизми калалар Болар - талантлар, тумыштан сәләтле кешеләр Аларга әллә ни тырышырга да кирәкми Әмма мондый вундеркиндларның шактые табигать бүләк иткән бәхет не дөрес файдалана белми, өсләренә ауган данны, мәртәбәне күтәрә алмыйча харап булып куйгалыйлар Андыйлар, психологик әзерлек ләре булмау сәбәпле, шөһрәтне, дәрәҗәне авыр кабул итәләр, язмыш лары да фаҗигале тәмамлана Бер ишләре, масаеп, борын чөеп, ходай биргәнгә ышанып кына яши бирәләр Алар бер урында таптанган ара да сәләтләре уртача булган тырыш адәм балалары өскә үрмәли Инде
олыгая башлаган вундеркинд бу хәлне күрә, тик сәбәбен аңлый алмый интегә, бәргәләнә, өзгәләнә һәм күп очракта эчүгә сабышып юкка чыга. Кинәт ялтырап алып сүнгән мондый йолдызларны күпләр гаепләп сөйлиләр. Ләкин, минем Карашымча, фаҗиганең сәбәбен тирән- нәнрәк эзләргә кирәктер Моңа безнең әби-бабаларыбыз, әти-әннлә- ребез гаепле түгел микән? Алар безне сабый чагыбыздан ук авырлык ларга, кыенлыкларга каршы торырга, түзәргә өйрәтәләр, ә көтелмәгән зур шатлык килгәндә нишләргә икәнен өйрәтергә онытал'ар. Дө-ресрәге, ничек өйрәтергә белмиләр. Үзләре дә бит алар түзәргә генә өйрәнгән халык Борын-борыннан шулай килгән, күнегелгән, инстинктка әйләнгән
Кеше, олы хәсрәткә әзер булган кебек, зур шатлыкка да әзер булырга тиештер. Бәләкәй вакыттан ук әзер булырга тиештер. Мин, мәсәлән, аңа әзер идем. Кем өйрәткәндер, белмим, әзер идем. Үземнен дәрәҗәле кеше булачагымны бәләкәй чагымда ук сизә идем. Шулай тиеш дип саный идем. Ниндидер уңышка ирешсәм, очынып шатланмадым Әле дә хәтеремдә, беренче класска укырга кергәч, өйгә «отлично» алып кайтым. Әни нишләргә белмәде, үпте, кочаклады, җыла- ды. Минем исем дә китмәде, аның шулай кыланганына ачуым гына килде. Искитәрлек ни бар? «Отлично» икән «отлично». Шулай кирәк, шулай тиеш. «Отлично» да алмагач нигә укып йөрергә? Әйе, уңышларыма сөенмәдем, уңышсызлыкларыма гына көенеп яшәдем мин. Ләкин уңышсызлык килсә, югалып калмадым, кайгыларга баш имәдем, сыгылып төшмәдем Кыскасы, дөньядагы бар нәрсәне дә коры факт буларак кына кабул итәргә өйрәндем.
Характеристикаларда кешенең коллективта үзен ничек тотуы турында язалар. Коллектив — ул кешеләр. Кешеләр арасында кем сон мин? Минем кешеләргә мөнәсәбәтем ничек?
Кешеләр дә минем өчен фактлар гына. Гап-гади объектлар. Алар миңа тимәсәләр, тимим, әгәр инде яшәвемә комачаулый башласалар, рәнҗетсәләр, уны белән җавап бирергә әзер. Кешеләр белән мин янәшә тыныч яшәү политикасы гына алып барам. Аларның эчкерсез ярдәменә ышанмыйм. Минем өчен беркем бернәрсә эшли алмый, барысы да үземнең тырышлыгымнан гына килә.
Әни миңа: «Эшең уңайга бармаса, кешеләргә сыен, кешеләр ышыгында яшәве җиңел була», — дип өйрәтә иде.
Ул беркатлы хатын иде, тормышны начар белгән, күрәсең. Минем юлымда сыенырлык кешеләр очрамады. Үз-үземне белә башлаганнан бирле, кешеләр мине рәнҗеттеләр генә. Олыгайгач, билгеле, рән-җеттермәдем.
Ә сабый чагымда...
Үсмер чагымда
Юк, сагынып искә алырлык бер генә кеше дә юк.
Туган авылга багышлап җырлар чыгаралар, шигырьләр язалар. Мин авылымны, аның кешеләрен яратмыйм Авылдан киткән чакта мин аның урамына төкереп чыгып киттем. Бүтән әйләнеп кайтмаска дип киттем Кайтсам да мине сабый чагымда, үсмер чагымда рәнҗеткәннәрдән үч алырга гына кайтачакмын дип киттем.
Мине кыерсытучылар, миннән мыскыллап көлүчеләр исән-сау яшәп ятасызмы әле сез?! Мин исән. Бәлки сез мине юкка чыкты, бетте бу, дип сөенәсездер, куанычыгыз кара эчегезгә сыймыйдыр. Юк, мин үземнең югалмаячагымны сез мине рәнҗеткәндә үк белә идем. Чулак Сәлимҗан каеш чыбыркы белән .аркама сыдырганда: «Кыйна әйдә, кыйна, минем көн килер, ул вакытта кем кемне суктырыр икән»,— дип, тешемне кысып түзә идем. Хәйдәров мине эшемнән куып чыгаргач: «Күрешербез әле, шул вакытта исәпләшербез», — дип пышылда дым Хәйдәров, билгеле, ул вакытта ни пышылдаганымны ишетмәде.
Менә ишетер көне килеп житте. Минем мәхәббәтемне аяк астына салып таптаган Әминә бәлки мине оныткандыр. Ә мин берсен дә онытмадым...
Онытмадым. Су кергәндә ыштан балагымны төенләп куйган Әхтәмне дә, үткән-барган саен маңгаема чиерткән Нурисламны, кышкы юлда чанасына утыртмый узып киткән Габдулланы да онытмадым Барысы да истә. Барысына да үчем бар. Үчемне алачакмын. Ничекме? Белер- 4 без. Әлбәттә, каеш чыбыркы белән сыптырмам Сәлимҗанга, манг* х ена чиертмәм Нурисламның, чалбар балагын төенләмәм Әхтәмнең £ Мин бүтәнчә сыпырырмын, бүтәнчә чиертермен, бүтәнчә төенләрмен. Я
Кайберәүләр үч алуны кешенең начар сыйфаты диләр. Дөрес түгел! § Кирәк үч алырга! Кылган авызлыкларының кайчан да булса бер үч 5 булып кайтачагын белсеннәр кешеләр. Ни чәчсәң, шуны урырсың, ди ® гәннәр борынгылар. Гап-гади, әйтелә-әйтелә таушалып беткән мәкаль- Ф нең мәгънәсен исләренә төшереп торсыннар адәм балалары Ф
Чәчтеләр — урыр көннәре житте. Мин бүген Иштирәков малае х гына түгел — Хәсән Вәгыйзович Иштирәков. Минем белән шактый ук ♦ дәрәҗәле кешеләр дә кул биреп күрешәләр. Сәламәтлегем турында со- х рашалар. Элегрәк мин генә сорый идем, хәзер алар да сорыйлар Me- s таморфоза! Тормыш законы.
Шушы дәрәҗәгә ирешү өчен күпме көч салганымны үзем генә бе- * ләм. Талант түгел мин. Ирешкәнем — тырышлык, үҗәтлек нәтиҗәсе. х Олы максат белән яшим, халыкка хезмәт итәм, дип шапырынмыйм, х Дөрес, башкарган эшем белән бәлки фәнгә күпмедер файда китерәм- s дер Чөнки мин намус белән хезмәт итәм, вакыт уздыру өчен генә х йөрмим *
Төп максатым — мине рәнҗеткәннәргә, миннән көлгәннәргә үземнең >• кем икәнлегемне исбатлап күрсәтү иде. һәм мин аңа ирештем. Әгәр дә кеше бик теләсә, сәләте чамалы булганда да күп эшләр башкара алуына ышандым, ниһаять
Әтине шундый булган диләр Теләгәнен эшләми калмый иде дип сөйлиләр
Колхоз оешкан елларда председатель итмәкче булганнар үзен Дөресрәге, председатель булырга үзе теләгән. Белеме юк, шыр надан дип, аны куймаганнар. Әти бер ай эчендә укырга-язарга өйрәнгән
Соңрак, председатель булып эшли башлагач, районда ниндидер бер җыелышта чыгыш ясарга кушканнар әтигә. Җыелышта рус телендә сөйләргә кирәк булган. Әти сөйләгәндә залда көлеп утырганнар — русчаны бозып-җимереп сөйләгән ул. Җыелыш беткәч, әтидән: «Полевая компанияне» «половой кампание»гә алыштырып шәп әйттен, дип кычкырып көлгәннәр. Әтинең ачуы чыккан. Хактырмы, ялгандырмы - һәр кич саен атын җигеп унбиш чакрымдагы Тәмте авылына китә икән. Шунда, имеш, Варвара исемле бер хатынга ияләшкән Кайвакыт кунып та кала икән Варвараны яратканга түгел, русча сөйләшеп телен шомартыр өчен шулай эшләгән, янәсе Күпмедер вакыттан соң райондагы бер җыелышта әти сүз сораган. Залда мәзәк көтеп көләргә әзерләнгәннәр Тик көткәннәре бушка киткән - минем әтием, әйтүләренә караганда, саф рус телендә чартлатып сөйләп, менә дигән чыгыш ясаган.
Әтине мин бнк начар хәтерлим. Ул сугышка киткәндә миңа алты яшь тә тулмаган иде Төс-кыяфәтен күз алдына китерергә ничек кенә тырышсам да—әтинең тулы портреты тумый Фотосы юк Әнинең әйтүенчә, фотога төшәргә яратмаган Ямьсезлегем, үлгәч, үзем белән китсен, карточкама каран битемә төкерүчеләр булмасын дип әйткән, имеш. Шулай ук, ямьсез булды микәнни минем әтием Ышанасым килми Нн өчен, алайса, авылдагы чибәрләрнең чибәре — минем әни ямьсез кешегә кияүгә чыккан? Ул серен әни миңа әйтми үлде.
Әтинең битләре кытыршы икәнен генә хәтерлим. Шадра булган ул Әйе, бик шадра булган ул. Ләкин һәр шадра кеше дә ямьсез булмый, лабаса. Хәер, анысы әһәмиятле түгел. Нәрсәгә ул ир кешегә чибәрлек. Ир кешене бизи торган сыйфат — аның характеры. Ул мәсьәләдә әти чын-чынлап ир-егет булгандыр. Мңңа әйткән кайбер сүзләре колакта калган: «Нык бул!.. Усал бул!. Өйгә җылап кайтма!.. Берне суксалар өчне сук!..»
Әти кырык биш яшендә һәлак булган. Минем яшемдә аны фашистлар үтергәннәр Сугыш барганда мин фашистларны кешеләрдер дип уйламый идем. Үсә төшкәч белдем — алар да кеше затыннан икән Кешеләр... Ә үзләре кеше үтерәләр. Бу парадоксны мин озак еллар аңлый алмыйча йөрдем. Аңлагач, кешеләргә ышанмыйча, аларга нәфрәт белән карарга өйрәндем.
Әнинең әтине сагынып сөйләгәнен дә хәтерләмим мин. Үлгәнен ишеткәч тә еламады шикелле. Авыр сулап, көрсенеп кенә куйды бугай. Гомумән, әтине искә алмый иде әни. Яратмаган, күрәсең. Ни өчен? Ул серен дә әни миңа әйтмичә үлде.
Сизенүемчә, авыл кешеләре дә әтине өнәп бетермәгәннәр. Юкса, аны искә алырга туры килгәндә исеме белән Вәгыйз диярләр иде. Коры гына итеп Иштирәков димәсләр иде. Миңа да бит Вәгыйз малае димәделәр. Иштирәков малае дия иделәр.
Авылда әтине яратмауларының сәбәбе миңа аңлашыла. Ул нык характерлы, көчле кеше булган. Үзенә юл ярып максатына омтылган, үскән, күтәрелгән. Бүтәннәр шикелле бүрәнә өстендә акыл сатып утыруга вакытын әрәм итмәгән. Аның югарыга үрмәләвен күргән авыл халкы, табигый, аңа чит итебрәк караган. Авыл кешеләре шундый бит алар: үз дәрәҗәсендәге бәндәләрне генә кешегә саныйлар, кем дә булса алга чыгарга, узарга җыенса, аның чабуына асылыналар. Алга чыгучы чабуына асылындырмаса, үпкәлиләр, аны дошман күрәләр.
Шулай...
Автохарактеристикага нокта куярга да ярыйдыр. Төнге сәгать унбер туларга ун минут. Төгәл унбердә мин ятып йокларга тиеш. Режим. Ул режимны бернинди сәбәп тә үзгәртә алмый.
Чишенергә ике минут. Сигез минут буш вакытым бар. Нишләргә? Дәвам итәргәме? Языласы язылды кебек.
Характеристикаларда, гадәттә, хезмәткәрләрнең җәмәгать эшләренә мөнәсәбәте языла Миңа калса, мин алардан баш тартмыйм, теләмичә генә булса да кушканнарын җиренә җиткереп башкарырга тырышам Үз теләгем белән бер генә җәмәгать эшенә дә алынганым юк Чөнки кемгәдер ярарга азаплану — куштанлану. Ә куштанлык — булдыксызлар профессиясе. Алар мөһим эш кырган булып җыелыштан җыелышка чабып йөриләр, теләсә кая барып тыкшыналар, шуңардан канәгать булалар Минем җыелышларда чалбар төбе шомартып, төпсез чиләккә су тутырып утырырга вакытым юк.
Кабатлап әйтәм, вакыт минем өчен иң кадерле нәрсә. Менә әле дә үзем шушы юлларны язам, үзем нигә вакытны мәгънәсезгә сарыф итеп утырам дип уйлыйм. Чыннан да, ниемә бу характеристика? Кемгә кирәк? Кем аны миннән сорады! Язарга тотынганда ни уйладым?
Авылга кайтып килергә җыенуым кулга каләм алырга мәҗбүр итте, күрәсең. Иртәгә иртәнге поезд белән юлга чыгам. Егерме җиде елга беренче тапкыр Мине кыерсытканнар белән исәп-хисапны өзәр алдыннан үземә күз салып алуымдыр бу. Тик нигә аны язып куярга? Кыланумы? Үземне үзем язмасам да беләм, ләбаса.
Тукта, нишләп әле кирәкмәгән уй башка килеп керде? Язылган икән язылган. Күңелдә, димәк, шуңа мохтаҗлык туган. Дөньяда баш, акыл
гына түгел, күңел, хис дигән нәрсә дә бар бит Рационалист булсам да адәм баласы ла мин, шайтан алгырысы Мәхәббәттән мәхрүм икән мен, нәфрәтем бар Нәфрәт тә мәхәббәт кебек үк хис түгелмени’
Буталдым, ахрысы Җитте Бетте Сәгать унбер туларга өч минут

2 У
х
16 сентябрь 1980 ел
Көндәлегемне дәвам итәм. §
Аны кулыма алмаганга ике ай да өч көн вакыт үткән Минем ке- <5 бек төгәл кеше өчен гафу ителмәслек хәл Ләкин сәбәпләре булды. “ Шул турыда язарга кирәктер 16 сентябрь дип куйсам да, моннан ике 5 ай элек булган вакыйгалар турында язам Ягъни мәсәлән, 14 июльдән S башлыйм
Нәкъ шул вакыттагыча, бүгенге халәтемне катнаштырмыйча, бул- ♦ ганнарны төзәтмичә генә язып башкара алырмынмы? һәрхәлдә тыры- х шып карарга кирәк
Көн нидән башланган иде соң? .
Авылга кайтырга җыенган идем Иртән юлга чыктым
Поезддан төшкәндә кояш яңа күтәрелеп килә иде Тәүлек буе ® вагонда аунап кайтып арылган Кызык ял итәсе урынга арылган х Өйрәнмәгәнлектән, эшсезлектән ул Гомумән, мин юлда йөрергә ярат- * мыйм Институтта, аспирантурада .укыганда каникул вакытларында х беркая да бармадым. Практикага да шәһәрдән ерак китәргә туры * килмәде. Эшли башлагач та туристик походлар, төрле сәяхәтләр бе- > лән мавыкмадым һәм мавыкмыйм Йөрсеннәр җилбәзәкләр, күңел ачу *- алар эше. Җилбәзәкләр — минем дошманнарым Театрларга да шуның аркасында йөрмим Укыган чакта бер барган идем ниндидер тозсыз комедия күрсәттеләр Шуннан бирле аяк атлаганым булмады Бигрәк тә ачуны китергәне — минем янда утырган олы яшьтәге ир белән хатынның сәхнәдәге җилбәзәкләрнең кыланышыннан хихылдапмы хихыл даулары Шаккатарсың бу дөньяда кешенең ахмаклыгына
Поездда кайтканда өч «сиртмә койрык» белән бер купега туры килдем. Студенткалар Сөйләшкән сүзләрендә мәгънә юк, туктаусыз шаркылдап көләләр. Купега егетләр ияртеп керәләр, чыркылдыйлар- чыркылдыйлар да аларга ияреп чыгып китәләр
Төнге унбер җиткәндә чыдамлыгым сынды Миңа йокларга кирәк, мин абсолют тынлыкта йоклап китәргә күнеккән, ә купеда һаман тавыш, шау-шу.
— Чыгып көлешегез, йокларга комачаулыйсыз, дидем
— Ә сез, абый, йокларга ашыкмагыз, безнең янга төшеп утыры гыз, яшәреп китәрсез, диде «сиртмә койрыклар»ның берсе һәм көлеп җибәрде Аңа бүтәннәре кушылды
— Сез үзегезнең кайда икәнлегегезне беләсезме’ - дидем
— Беләбез, абый Поезд вагонында Ә сез безгә унтугыз гына яшь икәнлекне беләсезме? Сез дә әллә ни карт тү^-л. безне аңларга тиешсез
— Мин бары тик бер генә нәрсәне аңлыйм сез сөйрәлчекләр
— Ничек?
— Сөйрәлчекләр.
Барысы да кинәт тынып калдылар Кызларга ияреп кергән озын яллы ике егетнең тазарагы капылт кына утырган җиреннән сикереп торды да мине өске полкадан тартып төшерде
— Гафу үтенегез хәзер үк, — дип әтәчләнә башлаган иде. эчен тотып бөгелеп төште Ул минем самбист икәнлегемне белми иде шул, мескен.
Институтта өйрәндем самбо алымнарына Ярышларда катнашып чемпион булыр өчен түгел, кирәге чыкканда кайберәүләрне акылга утырту ’өчен. Кирәге чыккалый тора Шуңа күрә күнегүләр ясаудан һаман да туктамыйм.
Селәгәйгә төртеп алганымны беркем дә күрмәде.
Ни булды? Ни булды? — дип идәндә эчен тотып чүгәләп утыручы янына иелделәр.
Мин урыныма менеп яттым. Озын чәчлеләрнең икенчесе тавыш куптарырга маташкан иде. аны тынычландырдылар Чүгәләүчене күтәреп торгыздылар Ул эчен тоткан килеш мина күтәрелеп карады да чыгып китте. Аңа иярделәр Коридорда ниләр сөйләшкәннәрдер, белмим йокы вакыты җиткән иде, күзләремне йомдым.
Иртән торганда купеда үзем генә идем...
Район үзәгенә станциядән автобус йөри башлаган икән. Әле килеп җитмәгән.
Автобус көткәндә яныма бер карт килде.
— Карап-карап торам да таныган да сыман итәм. Син безнең авылның Иштирәков малае түгелме? — ди.
Сөйләшәсем килми иде:
— Юк, — дидем.
Әйе, дисәң, төпченергә, сорашырга тотыначак. Авыл картларының •гадәте шундый.
, Карт барыбер янымнан китмәде.
— Бик нык ошагансың, коеп куйган Иштирәков. Сугышка хәтле ул безнең председатель иде Каты бәгырьле кеше иде, бер гаепсезгә мине төрмәгә утыртып куйды, — дип такылдады
йөзенә күтәрелебрәк карадым Таныш түгел. Хәтер яхшы минем. Димәк, моны күргәнем юк. »
— Кайтып барам әле авылга,— дип дәвам итте сүзен карт,— кунакка Туганнар юк-югын да. Сәлимҗан кордаш чакыртып язган. Сагындыра туган як Кырык өч ел авылдан киткәнгә Сугыштан соң бер урап киткән идем, шуннан бирле кайтырга *туры килмәде. Бер аерылгач шулай инде, чит җирг.ә дә ияләшәсең, тамыр җибәрәсең Менә сине күргәч авылдан чыгып киткән чак искә төште. Бер уйласаң, көлке генә нәрсә өчен бит. Сәлиҗан кордаш белән ат җигеп шушы станциягә килгән идек, вокзал эченә кердек Бер исерек адәм вокзал эскәмиясенә сузылып яткан да җырлап ята Урысча җырлый, әллә ничек кызык итеп җырлый Безнең урысча бик чамалы инде, жырнын мәгънәсен дә белеп бетермибез Шулай да кызык. Отып алдык бит без бу җырны Юл буе Сәлимҗан белән урысча җырлап кайттык Утыздан узган кешеләр үзебез, бала-чага шикелле әйттерәбез. Авылга кайткач та җырлап йөрдек. Иштирәков ишетеп алды да.. җырның мәгънәсен төшендерде Мин хурлыгымнан авылдан качтым. Семьяны үз яныма алдырдым. Шуннан сугыш башланды
Карт сүзеннән туктады да Иштирәков малае булмавыма шикләнгән сыман миңа чекрәеп карап торды.
— Ошаган, нык ошаган... Болай үчем юк минем Иштирәковка. Бер күреп сөйләшәсем килгән иде дә, сугыштан кайтмаган булып чыкты Авыр туфрагы җиңел булсын. Карчыгы да үлгән икән инде. Заманында авылыбызның күрке иде, бөтен егетләр аңа гашыйк иде Ә ул Иштирәковны сайлады Кем белә, бәлкем, ул сайламагандыр, Иштирәков үзе сайлагандыр Уена килгәнне эшләми калмый иде Көчле адәм иде.
Картның лыгырдавы туйдыра башлады, читкәрәк китеп бастым^ Карт таныш-белешләр эзләп автобус көтүчеләр тирәсендә кайнашты.
Бәлки миңа аны тыңлап бетерергә, үземнең Иштирәков малае икәнлегемне яшермәскә кирәк булгандыр? Әти турында мин ишетмә
гән, белмәгән мәгълүматлар әйтер иде.. Ә нигә ул мәгълүматлар миңа? Алармы белүдән миңа ни файда да ни зыян? Әти юк. Юк ул. Юк кеше турында уйлап нигә баш ватарга? Минем башыма болай да эш җитәрлек
Автобус нүренми. Җәяүләп — ерак, район үзәгенә чаклы егерме өч чакрым диләр иде, хәзер дә кыскармагандыр ♦
Бер урында таптанып тору да алҗытты Вакыт үтә. Мәгънәсезгә т үтә.
Мәгънәсезгә?. Чынлап та, нигә дип әле кайтып барам? Шәлперәй- g гән картның туган авылына ашкынуы аңлашыла — сагынган. Мин са- з гынып түгел бит Мин бары тик үземне рәнҗеткәннәрне, мыскыл ит- <5 кәннәрне күрергә, алардан үч алырга гына кайтам.
Үч?.. Ничек итеп алырмын икән мин ул үчне? Алдан әзерләнгән " планым да юк. Үчем барын беләм, ничек итеп ул үчне кайтарырга икә- ". нен генә белмим. Ф
Бәлки вакланамдыр? Дәрәҗәле башым белән вак-төяк халыктан үч алып йөрү килешеп үк бетмидер? Яшәсеннәр, казынсыннар ти- 5 реслекләрендә.. q
Юк!.. Юк! Миңа мондый уйларга бирелергә ярамый Мин гомерем * буе үземне шушы көнгә әзерләдем Әзерләнгәнмен икән, нокта куй- х мыйча туктау үзе үк ваклык, пешмәгәнлек Мин — биолог Биолог ; өчен табигатьтә вак, эре дигән төшенчәләр булмаска тиеш Эре кит вак у планктоннар белән туклана Планктоннар булмаса, кит үлә. Эре җанвар— аю, вак бөҗәкләр—кырмыскаларны ашын Әгәр шул ук аюны ® кырмыска оясы янындагы агачка бәйләп кунсак, кырмыскалар аны е кимерәчәкләр Кешене, әлбәттә, җанварлар белән чагыштырып карар £ га ярамый, дибез. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр башка, дибез Әмма ни генә булса да, ул табигать баласы, биологик объект Хай-ваннардагы инстинктлар кешедә дә яши һәм кеше, акылы булуына кармастан, шул инстинктларның колы, дип исбатлаучы галимнәр дә бар Алар нигә ялгышырга тиеш тә, нигә без генә дөресен сөйләргә тиеш? Бәлки алар хаклыдыр? Бәлки кеше үзен бөек җан иясенә санап, үзенең хайванлыгын яшерергә генә маташадыр Хайваннар яшерми, кеше яшерә аерма шунда гына Дөресендә исә. һәр икесе дә бер үк законга — табигать законына буйсынган җан ияләре
— Хәсән!..
Борылып карадым Каршыма озын буйлы, ябык, күзлекле бер кеше килә! Таныдым — Сафиуллин! Исемен онытканмым Бишенче класстан унны тәмамлаганчы бергә укыган идек Күрше авылдан безнең мәктәпкә йөреп укыды.
Яныма килеп җиткәч, Сафиуллин
— Исәнме, Хәсән. Ялгышмыймдыр бит. син ич бу? — диде
— Әйе, - дидем. — Хәсән Иштирәков
„ Мин — Марат Марат Сафиуллин Онытмаган булсаң, бергә укыдык
— Онытмадым. Исәнмесез
— Бераз да үзгәрмәгәнсең Нинди җилләр ташлады3 Туган яклар сагындырдымы?
Тагын бер кирәкмәгән очрашу, мәгънәсез, буш сораулар Ни дип җавап бирим мин бу адәм баласына?
Сагындырды. дип ялганлаудан башка чара калмады
— Кайтып килүме, китеп барумы?
Кайтып килү Авылгамы?
— Авылга да
Озаккамы?
«Анда синен ни эшең бар? Юлыңда бул», — дип әйтмәкче идем, тыелып калдым Сөйләшәсем килмәгәнне, очрашудан очынып шатланмаганымны сизми микәнни? Хәтта күрешергә кулымны да сузмадым, нәрсә һаман янымда серәеп тора? Хәер, нидер сизенде бугай, елмаюдан туктады, як ягына каранып алды — тизрәк минем яннан ычкынырга чамалый, күрәсең.
— Нишләп соң әле без монда басып торабыз. — диде Сафиуллин әйдә киттек, кайтабыз Әнә минем машина.
Шул гына җитмәгән иде Машинасына утыртып сораша, төпченә башлар Бергә укыган чакларны искә төшереп, туктаусыз лыгырдар Миңа боларның берсе дә кирәкми Берәүнең дә янымда буталуын, сылануын теләмим.
Рәхмәт, -дидем, — мин автобус белән
Аның машинасына утырырга җыенмавымны Сафиуллин минем тыйнаклыгым, тарсынуым дип кабул итте, ахрысы
Алай булмый инде Хәсән Машинада берүзем утырып кайтып, кунакны автобус белән йөртү килешми ул Автобусы да әле аның ышанычлы түгел, я килә, я юк Килсә дә утырып буламы? Әйдә, әйдә, киттек
Яратмыйм бәйләнчекләрне Алар синең теләгең белән исәпләшмичә җаныңа үрмәлиләр Мәҗлесләрдә дә шулай, эчмим дип бер әйтәсең, ике әйтәсең, юк — табыла шундый бәйләнчек — рюмкасын күтәреп килә дә баса каршыңа Үпкәлибез дигән була, безнең хәтерне калды- р.асың дип. йөзенә кайгылы кыяфәт чыгаргандай итә Сикереп торып сүгенәсе, чыраена төкерәсе килә башлый Агу салып бир. анысын да эчәм, тик өстемдә генә торма, дип әйтерлек буласың һәм үзеңне эчеп куярга мәҗбүр итәсең
Сафиуллин да җиңгә үк ябышып өстерәргә тотынгач, машинасына утырмый булдыра алмадым - мәтәлеп китсен
Әлбәттә, нәкъ көткәндәгечә килеп чыкты. Сорашты, төпченде Сафиуллин кайда яшим, кем булып эшлим, өйләнгәнме, фәләнме-төгәнме? Кыска-кыска гына җаваплар биреп бардым Фәннәр кандидаты икәнлегемне белгәч, куангандай итте. — Шәп! — диде.
Аннары үзе турында сөйләргә кереште. Район мәгариф бүлегенең мөдире булып эшли икән. Педагогия институтын тәмамлагач, без укыган мәктәптә тарих укыткан Аннан директор иткәннәр. Аннан районга алганнар Мәктәптән китәсе килмәгән, аяк терәп каршы торган Күндергәннәр Ләкин һаман да мәктәпне, укытучы булган чакларын сагына икән
— Ул вакытта мин куйган хезмәтемнең нәтиҗәсен күрә идем Берәр укучым институтка керсә, яки тарихтан бишле алса, куана идем. Биредә көне-төне чабарга туры килә, финишка җитеп булмый
Зарланган кешеләрне мин яратмыйм Зарланганнарның зарларын тыңламыйм Мәхлүк җаннарның сукрануы — йогышлы чир Аның ба циллалары күңелгә кереп оялап күңелне йомшарталар, ихтыярны какшаталар — зарланучыга кушылып елап җибәрүең дә ихтимал.
Ләкин бу очракта Сафиуллинның зарлануын рәхәтләнеп тыңладым Әйе. әллә кая үрмәли алмаган егет Мәктәпне «отлично»га тәмамлаган иде. югыйсә. Сафиуллиннан бөек кеше чыгар, дип көтәләр иде укытучылар. тирәсендә бөтереләләр иде Кызлар аңа гашыйк иде. Мин һәрвакыт аның күләгәсендә кала идем Бишенче класстан алып унынчыны бетергәнче аның артыннан чаптым Уздырмады Күзе начар күргәнгә алгы партада утыра иде ул Алты ел буе мин аның җилкә чокырына карап утырдым Җилкә чокырындагы чәч бөртекләренә хәтле санап чыктым бугай Партага иелеп язып утырган чагында сикереп торып муен тамырына сылыйсым килгән минутларым булгалый иде
Үзен яратмаганлыгымны сизә иде микән Сафиуллин? Сизмәгәндер Чөнки жай туры килеп мин аны мыскыллап көлгәндә дә: «Дөрес әйтәсең бит, малай, валлаһи, шундый кеше мин»,— дип кушылып көлә иде Берчак шулай тәнәфес вакытында Сафиуллин кара тактага химиядән формулалар язып, янындагы кызларга индер аңлата. Кызлар аңламыйлар. Шуннан Сафиуллин миңа карады да: «Хәсән, мин арыдым, төшен- ♦ дереп бир әле шул тәре баганаларына», — диде Кызлар Сафиуллин , сүзеннән кызык табып көләргә тотындылар.
«Күзлекле бүкән аңлата алмаганга баганалар гаепле түгел», — дип ° кулыма акбур алдым. Кызлар көлүдән туктадылар «Дөрес әйтәсең, § валлаһи», — диде дә Сафиуллин көләргә кереште Кызлар, кырт бо- « рылып, класстан чыгып киттеләр. Сафиуллин «Кызлар, кызлар, тукта- ® гыз», — дип аларга иярде. Мин акбур тотып такта янында басып S калдым
Физик яктан Сафиуллиннан көчлерәк идем мин Әгәр сугышырга туры килгән булса, мин аны изеп ташлый алган булыр идем Бәхетемә * каршы, маңгайга маңгай бәрелешергә жай чыкмады Бәхеткә каршы 1 дим. Чөнки жай чыкса, язмыш мине икенче сукмактан алып киткән ’ булыр иде. Сафиуллинга бер-ике сугып кына калмаячак идем, имгәт кәнче кыйнаячак идем.
Бер тапкыр шул Сафиуллин аркасында чак кына җинаять эш- - ләнмәде. х
Чаңгы ярышлары иде. Мәктәп беренчелсгенә Беренче, икенче урыннарны алучылар район ярышларына барачак. Биш чакрымга узыша- ® быз Күпмедер чапкач, мин өченче урынга чыктым Беренче булып © унынчы «Б»дан Кәримов бара. Аның белән ярышу мәгънәсез. Ул без- £ дән өлкән Аңа инде егерме ике яшь Сугыш вакытында укуы бүленеп торган. Укуы начар, чаңгыда шәп йөри Минем максат аны узу түгел Минем максат — финишка икенче булып килү Ләкин икенче булып Сафиуллин чаба Аяклары озын, мин ике атлыйсыны бер атлый Авылына ул кыш көннәре чаңгыда йөри, шуңа күрә «тренировка»сы минекеннән күбрәк. Аягында үзе ясаган чаңгылар Өрәңге агачыннан Авыр булсалар да шәп шуалар.
Дүрт чакрымнар узгач барыбер Сафиуллинны куып җиттем. Куып җиттем, әмма уза алмыйм — хәлем бетте. Сулыш кысылды, кату чыкты. Сафнуллинның хәле беткәнгә охшамый, нык тирләмәгән дә шикелле — өстеннән пар күтәрелми. Мин шабыр тиргә баткан
Ара ике метр чамасы Бөтен көчемне салып алга ыргылырга маташам. Юк, булмый. Артыннан мин килгәнне Сафиуллин сизә «Калма, Хәсән, Кәрнмовны узабыз», — дип кычкыра Үзе көлә
Мин аның көлүен үземчә аңладым, билгеле. Минем рәт беткәнне белеп мыскыл итә дип уйладым Бөтен гарьлегем, бар ачуым шунда ташып чыккандыр, шулар көч өстәгәндер — Сафиуллинны куып житен ни эшләгәнемне дә белештермичә чаңгы таягын күтәрдем һәм аягым чалышып китеп аудым
Ярый әле егылдым Юкса, кадаган була идем Сафиуллиннын арка сына Чаңгы таягының очы кадаклы иде..
Финишка бармадым Өйгә кайтып киттем Төн буе еладым Ни бул ды. дип төпченгән, мине юатырга тырышкан әнигә беренче тапкыр җикерендем һәм беренче тапкыр сүгендем.
Икенче көнне Сафиуллин мәктәпнең герое иде Ул хәтта Кәрнмовны да узган Безнең класс кызлары яламыйлар гына Сафиуллинны Урап алганнар да үзен, чыркылдашалар гына Сафиуллин күзлеген ялтыра тып уртада бдсып тора. көлә.
«Кәрнмовны беләсезме мин ничек уздым». — ди
«Ничек? Ничек?» — диләр кызлар
«Куып җиттем дә, Кәримов, безнең класс кызларының берсе сине үлеп ярата, дип кычкырдым Ярата, сүзен ишеткәч, Кәрнмовның башы әйләнеп китте, тез буыннары калтырады, ул арада мин выжт тегене...»
Ахмак кызларга шул гына кирәк, сикерешә-сикерешә көләләр, сукыр Сафиуллинны кочаклыйлар.
Әйе, классның, хәтта мәктәпнең дә алласы иде Сафиуллин. Әллә кая китә алмаган Бәләкәй генә бер районның мәгариф бүлеге мөдире. Кулларыбызга өлгергәнлек аттестаты тапшырганда, Сафиуллинга мактау сүзләре яуганда, эчемнән генә, карарбыз әле, дигән идем, һәм менә «чебешләрне санап» кайтып барам. Сафиуллин зарлана, көлүен, елмаюын оныткан. Әйе, дөнья бу!
Уйларымны сизде, ахрысы, Сафиуллин элеккечә итеп гөрелдәп көлеп жибәрде.
— Зарлана дип уйлама тагын, Хәсән, — диде, — эшләр алай ук начар түгел. Менә әле Бишалаб авылында яңа мәктәп салып ятабыз. Шәп булачак. Колхоз үз акчасына салдыра. Шәһәрдәге мәктәпләрдән ким булмаячак Җиһазланган кабинетлар белән. Авыл малае шәһәрнекеннән ким мени. Укысын теләсә кайсы университетта Беләсеңме безнең малайлар нишләде үткән уку елында? Математика буенча республика олимпиадасында беренче урынны эләктерделәр. Бар ул бездә дә көч Бер Советлар Союзы Героебыз бар, Социалистик Хезмәт Герое икәү, бер шагыйребез тишелеп чыкты — шигырьләрен өлкә газетасында мактап язалар Болгаер мәктәбен безнең белән бер елны бетергән Исламов— фәннәр докторы, зур химик Мәскәүдә эшли. Инде менә син Рәхмәт Әйдә, тырыш әле. Хәсән, доктор бул, академик бул, без мактанырлык булсын
Дөнья кызык корылган. Кайчандыр мәктәпнең күрке булган Сафиуллин миңа рәхмәт әйтә, минем белән мактанырга җыена Әйе, бу юлы мин аның артыннан мышкылдап чабучы түгел Ул минем каршымда боргланып-сыргаланып машинасына утыртып кайта, һәм мине алып кайтканы белән кемнәрдер алдында мактаначак та әле. Телим икән, машинасыннан төшеп тә кала алам. Сафиуллин — мөдир кисәге — миңа ялыначак. Шул^й ул дөнья, туганкай. Әнә. сайрый да сайрый Мин аның сайравын тыңлар-тыңламас кына кайтып барам. Тыңламаска да хакым бар. Мин сезнең мәгънәсез сүзләрегездән ялыктым дисәм дә, Сафиуллин гафу үтенәчәк. Чөнки ул үзен минем янымда бөҗәк кебек хис итә Бик әйбәт, Хәсән Вәгыйзович Иштирәков моңа каршы түгел. .
— Фән белән шөгыльләнү вакытны күп аладыр. Шулай да өйләнергә кирәк. Хәсән Гомер үтә бит. Нәрсә, күңелгә якын кеше очрамыймы?
Соравын җавапсыз калдыруымны үзенчә аңлап, Сафиуллин мәхәббәт, гаилә, бала-чагалар турында сөйләргә тотынды, дүрт малае, ике кызы булуы белән мактанып алды
— Кешедән нәсел калырга тиеш, Хәсән. Беренче класска балалар елдан-ел азрак килә. Кеше бары тик үзенең шәхси мәнфәгате хакында гына уйлап, киләчәкне оныта. Табигатьтәге һәр җан иясендә нәсел калдыру инстинкты яши Кеше шул инстинктка каршы чыга башлады...
Тагын ниләр такылдаган булыр-иде Сафиуллин, ярый әле район үзәгенә кайтып җиттек.
— Туктатыгыз шунда, — дидем.
— Авылгадыр бит? Илтеп куям.
— Кирәкми, рәхмәт, шунда төшәм. _
Сафиуллин машинасын туктатты. Машинасыннан чыгып минем яктан ишекне ачты
— Илтеп куя идем, югыйсә. Эшләр бармыни? Карале, Хәсән, очрашыйк әле бүген, сөйләшеп утырыйк' әле.
Сөйләшеп утырырлык вакытым юк, — дидем дә акча калтасыннан биш сумлык чыгарып Сафиуллинга суздым
— Нәрсә ул? — дип көлеп куйды Сафиуллин.
— Утырып кайткан өчен.
— Син нәрсә, Хәсән?
— Алыгыз, такси б^ясе. *
Сафиуллин югалып калды. Мин кулына тоттырган бишлеккә карап т торды. Ул мыскыл итәләр дип уйлады, әлбәттә Чөнки болай эшләү j чыннан да үзенә күрә мыскыл итү. Мондый алым белән мыскыл итүне £ язучылар үзләренең әсәрләрендә дә күп яздылар Әмма мин Сафиул- § линны мыскыл итәргә уйламаган идем Дөресрәге, аллан әзерләнмәгән {5 идем Үзеннән үзе килеп чыкты Мин кешеләр белән исәп-хисапны өзеп ® яшәргә күнеккән Бу —минем принцип Өч тиенлек яхшылык эшләгән * кешеләр соңыннан биш тиенлек файда өмет итмәсеннәр. Ара өзек бул- Й ганда мөнәсәбәтләр ачык. Әлеге очракта да шулай. Сафиуллин маши- * насының спидометры станциядән район үзәгенә чаклы араны егерме ♦ дүрт километр итеп күрсәтте Такси белән килгән булсам, нәкъ биш х сум түләгән булыр идем Таксист мин биргән акчага нәрсә ул дип an- s тырап карап тормас иде. Әзрәк булмадымы дип әйтүе бик ихтимал. Әйе, утырып килгәнмен икән, мин түләргә мәжбүр
— Болай килешми, — диде Сафиуллин мескеннәрчә елмаеп
— Ничек килешә? х
— Ничек инде?.. х
— Сезгә нәрсә, акча кирәкмиме? Кирәкмәсә, ертып ташлагыз х Китеп бардым Сафиуллин миңа тагылды Нәрсәдер лепелди. Кисәк <
кенә борылдым да: £
— Калдырыгыз мине! — дидем. ь
Бүтән борылып карамадым
3
17 сентябрь 1980 ел.
Көндәлегемне дәвам итәм
Әйе, мин Сафиуллинга борылып карамадым Миңа Хәйдәровны эзләп табарга кирәк иде. Аның кайда яшәгәнен белә идем мин Юк, онытылмый ул урам, онытылмый ул йорт. Зәңгәргә буялган биек коймалы, имән баганалы урыс капкалы өйдә яши иде ул Үлмәгән булса, хәзер дә шундадыр. ХәЙдәров кебек типлар күчеп йөрергә яратмый лар. Алар бер урында мәңгелеккә төпләнәләр Фикер йөртүләре катып калган, миләре мүкләнгән бәндәләрне фикерләреннән дә. урыннарын нан да кузгатуы авыр Алардан бары тик пенсиягә озатып, яки алып ыргытып кына котылырга мөмкин Әмма аларның эшләрендә алып ыргытырлык сәбәпләр табуы читен Алар төгәл булалар, педант булалар. Аларның башлары эшләмәсә дә, үз-үзләрен саклау, куркыныч янаганны сизү инстинкты көчле була
Хәйдәров белән мин унынчыны тәмамлаган елда очраштым. Сафиуллин институтка укырга китте Минем дә теләк зур иде, ләкин әни аркасында калдым. Чирле иде ул, жнде-сигез ел инде туктаусыз чирли иде Казанга китәргә жыенып Лөрүемне күргәч
«Ташлап китмә, беразга түз». - диде
«Түз дип. Син гел чирлисең ич, синең терелгәнеңне көтсәң»,— Дидем
«Озак калмагандыр», — диде әни
«Минем укыйсым килә»
Әни бу юлы дәшмәде Күтәрелеп йөземә карады да көрсенеп куйды Мин белә идем, миңа сүз таба алмаганда шулай итә иде ул Ниш лисең, калырга туры килде
Эш эзләргә кирәк иде. Колхозда эшләү турында уйлап та карамадым Колхоз минем өчен түгел иде. Колхозда эшләп кот кунган кеше күрмәдем мин ул вакытта. Чәчүлек күтәреп ташыганда әнинең салкын тидереп чирләшкә булып калуын гына белдем
Район үзәгенә бардым Авылга ул якын, өч кенә чакрым Анда да рәтле-башлы эш юк Утырып эшли торган урыннарның берсе дә буш түгел Чабып йөрергә минем дә исәп юк.
Кибеткә икмәк алырга дип кергән идем, татар теле укытучысын очраттым.
«Син кирәк идең, Иштирәков, ди. район газетасына җаваплы секретарь эзлиләр икән.-Синең укучыларың арасында юкмы дип сорадылар. Мин сине тәкъдим иттем, син укырга китәргә уйламыйсың бугай».
«Уйлыйм да, әни чирле»
«Алайса, бар редакциягә. Фәхретдинова апа җибәрде диген. Тик кара аны. Иштирәков. холкың синең әйбәт түгел. Дорфалыгыңны, тупаслыгыңны, кирелегеңне бетер Тырышлыгың җитәрлек, эшли алырсың...»
Мораль укырга яратуы өчен сөйми идем татар теле укытучысын. Тыңлап бетермәдем, редакциягә чаптым.
«Редактор» дип язылган ишекне ачып кердем Өстәл артында пеләш башлы ябалак күзле бер кеше утыра иде. Исәнләштем. Ни өчен килгәнемне, фамилиямне әйттем
«Беләм мин синең әтиеңне...— диде пеләш баш.— Бездә шундый тәртип, энекәш, эшкә кабул иткәндә кешене сынап карыйбыз. Ярты сәгатьтән райисполкомда киңәшмә башлана Кәгазь-карандаш ал да, киттек Шул киңәшмә турында материал хәзерләрсең»
Бардык киңәшмәгә. Хәйдәров — пеләш башлы редактор шул үзе иде инде — президиумга менеп кунаклады, мин залда, бер читтә утырып киңәшмәдә сөйләнгән сүзләрне түкми-чәчми язып барырга тырыштым.
Киңәшмә беткәч язганнарымны Хәйдәровка күрсәттем.
«Бу —әлегә чимал,—диде Хәйдәров —әгәр без син язганнарның барысын да газетага бассак, беренчедән, урын житмәячәк, икенчедән, мине эштән куып чыгарачаклар Аңлашыламы? Язганнарыңны иртәгә әйбәтләп эшкәртеп китер. Төп фикерләрне генә калдыр».
Өйгә кайткач, төн буе утырып материалны эшкәрттем Биш-алты тапкыр күчереп кенә яздым.
Икенче көн Хәйдәров кулъязмамны укып чыкты да. каләм алып мин язганнарны сызарга-бозарга кереште Туналганнан калган материалны машинкага бирде
«Рәт чыгуы мөмкин синнән, энекәш, тик тырышырга, бик нык тырышырга, өйрәнергә кирәк булыр»,— дип эшкә алды.
Эшли башладык. Ул чакта район газетасын ике генә кеше чыгара иде—редактор һәм җаваплы секретарь Газета бер битле генә булып чыга иде Бер битле генә булса да материалны күп сорый. Хәйдәров үзе редакциядә генә утыра, хәбәрләрне телефоннан шалтыратып кына ала Барырга кирәк булган җирләргә мине чаптыра
Чабарга мин иренми идем, шулай тиеш дип кабул ителгәндер. Ачу ны китергәне, Хәйдәровның мине мыскыллавы иде Ни генә язсам да Хәйдәровка ошамады
«Күл сүзле, күп сүзле, күп сүзле».— дип кабатлаганын тыңлап торганда
«Әйтмәгез шул сүзегезне, акай күз»,— дип кычкырып жибәрәсем килгәли иде.
Хәйдәровның күп сүзле диюендә аерым мәгънә ята иде Үзе ул татар-часын, русчасын бергә кушып исәпләгәндә дә биш йөздән артык Сүз белми иде. Газетаны шул биш йөз сүз белән чыгара иде Наданлыгын оста аклый иде Хәйдәров
«Газета китап түгел Китапка гына ул теләсә ни язып була Газетаның теле кыска, аңлаешлы һәм коры булырга тиеш Нәрсә язылган икән дип колхозчы баш ватарга тиеш түгел Аңлашыламы’» — дия иде На данлыкны аңлап булмый, тешне кысып түзә идем Наданлыгы өстенә Хәйдәров бәйләнчек тә иде Мин язганны кулына алып, мине каршы сына утыртып, юк кына нәрсәләргә дә бәйләнә иде Мңн тыңламаган ♦ ны күреп, кычкырып та җибәрде бер тапкыр. у
«Сине, малай актыгы, эшкә өйрәтәләр, син колагыңны колгага элеп S утырасың. Үзеңнең файдаңа сөйлим бит Мин әйтеп торам, төзәтеп то- ° рам. син һаман үзеңчә эшлисең Кайчан редактор булырсың, шунда § үзеңчә кыландырырсың Ә хәзергә газета өчен мин җаваплы Аңлашыламы? Мин җаваплы»
Түзмәдем: 5
«Нигә вак-төякләргә бәйләнәсез? дип телләштем Җитәр күп чыдадым».
«Вак-төякләр?! — дип кызып китте Хәйдәров -Син язганнарда бер * генә адәм рәтле кеше юк Кайсы ялкау, кайсы алкоголик, кайсы ша- 5 башник... Кабәхәтләр, эт җаннар, хәшәрәтләр Рәтле кеше очратмый- ч сыңмыни барган җиреңдә? Барысы да пычрак мыни? Алайса, кемнәр сукалый соң бу җирне, кем чәчә, кем үстерә, кем ура. кем суга? Син * барып эшлисеңмени колхозга?»
«Тәнкыйть тә кирәк» дип бирешергә теләмәдем
«Кирәкми тәнкыйть! Мин чыгарган газетага тәнкыйть кирәкми Әй ? бәт кешеләр турында язарга да урын җитми Әнә өлкә газеталары тән- 1 кыйтьләсен, аларның урыннары җитәрлек» £
Юкка кычкырды Хәйдәров Минем кем икәнлегемне белеп бетерми * иде шул Бәхәсләшергә, талашырга туры килгәндә, сүзгә кесәгә Кер ми идем мин •
«Сез ялагай. Сез райком секретарена ярарга тырышып кына шулай эшлисез. 'Сез, райкомда, райисполкомда эшләүчеләрнең аяк табанна рын ялыйсыз Сез бервакытта да үз сүзегезне сөйләмисез» дидем
Акай күзләрен тагын да шарландырып, миңа карап катты Хәйдәров Исен җыеп өлгергәч, кычкырырга маташкан иде. тотлыгып калды
«Син... Син, м-м-малай a а акты-гы!»-ннан башканы әйтә алмады Соңыннан белдем, сугышта ул контузия алган икән Каушаса, тотлыга башлый икән
Бергә эшләгән арада шактый тотлыгырга туры килде аңа һәм ба рысына да үзе гаепле иде Надан иде ул. катып калган бүкән нде Мн ңа үчләшеп бәйләнгән саен, мин аңа кем икәнлеген әйтеп бара идем Дөресен әйткәнгә курка да иде Хәйдәров Шуңа күрә мине куып чыга рырга ашыкмады Тик бәйләнүеннән генә туктамады
Бу хәлнең озак дәвам итүе мөмкин түгел иде. мин. Хәйдәровнын кемлеген сурәтләп, райкомга язып җибәрдем
Берничә көннән соң Хәйдәров мине чакырып алды Бүтән чаклардагыча, утыр димәде Мин юри каршысына барып утырдым Кабахәт кешеләр белән үзләре кебек кабәхәт булырга кирәклеген бик яхшы белә идем чөнки
Хәйдәров пеләш башын сыпырып куйды да ябалак күзләре белән сөзеп карады Мин, әлбәттә, калтырап төшмәдем, киресенчә, аның күз ләренә төбәлеп елмайдым
«Бас,— диде Хәйдәров Бас! Хөкем карарын судта басып тыңлый лар».
Мин. билгеле, басарга ашыкмадым
Хәйдәров тотлыга тотлыга сүзен дәвам итте
«Я-а-арый. б-басма Утыр Мин синең ә-әтиеңне бб белә идем K-v-кешеләрне яратмый иде ул»
«Тимәгез әтигә!» — дип кычкырдым.
«Я-а-рый, мә-ә-әрхүмгә т-т-тимик. Кы-кы-кызганыч, син аңа ошагансың. М-м-ммин сине куып ч-ч-чыгарырга мәҗб-б-бүрмен. Сау б-бу-бул. Иптәшләр б-б-белән килешенгән».
Ул башка сүз әйтмәде, борылып утырды.
Мин райкомга киттем Анда кабул итмәделәр. Гаделсезлек җиңеп чыкты. %
Өйгә кайткач туйганчы еладым. Бертуктаусыз: «Күрешербез әле. ' шул вакытта исәпләшербез»,— дип пышылдадым.
Әни, гадәтенчә, юатырга тотынды.
«Барысы да синең аркада»,— дип аңа җикерендем Күңелемнең яра-лануына кемдер җавап бирергә тиеш иде.
Ел үтеп, икенче җәй җиткән иде инде. Булганнарны онытырга тырышып, имтиханнарга әзерләнергә керештем. Ул арада әни дә үлде. Аны җирләп, өйне саттым да Мәскәүгә киттем. Мәскәү университетына укырга кердем Казан университеты, институтлары мине канәгатьләндерми иде. Әтиеңә ошаган дип әйтәләр икән, әтичә, Иштирәковча булсын, дидем
һәм менә мин, фәннәр кандидаты Хәсән Вәгыйзович Иштирәков, Хәй- дәровның йорты каршында басып торам. Шул ук капка, шул ук койма. Тик инде ул яшелгә буялган. Исән микән йортның хуҗасы, теге дөньяга олагып өлгермәдеме икән? Олага алмый азапланса, мин ярдәм итәргә кайттым. Минем белән очрашканнан соң озак тора алмас.
Капканы ачып кердем. Бөкрәеп, корышып беткән бер карчык баскыч алды себереп йөри Сәлам бирдем. Карчык, керфексез, чепи күзләрен чет-чет йомгалап, миңа күтәрелеп карады да:
— Шөкер әле,— диде — Танып та бетермим бугай, кем буласың?
— Хәйдәров биредә яшиме?
— Хәйдәров? — Карчык, нәрсәнедер исенә төшерергә теләгәндәй, уйланып торды, кемнедер эзләгәндәй, як-ягына каранып алды.
— Әйе, Хәйдәров,— дип кабатладым.
— Нуриәхмәтне әйтәсеңдер,— диде карчык.
— Әйе
— Шушында, шушында.. Кирәк иемени?
— Кирәк иде.
— Хәзер, хәзер,— карчык, кылтыйн-мылтыйн атлап, ындыр артына— бакча ягына чыгып ките. Шактый торганнан соң Хәйдәровны ияртеп килде. Әйе, Хәйдәровны Мин аны күрүгә таныдым. Бераз да үзгәрмәгән.
Карчык Хәйдәровның колагына үрелеп.
— Сине эзләп килгән,— дип кычкырды.
Хәйдәров биленә бәйләгән алъяпкычның итәгенә кулларын сөртте дә минем янга килде. Күрешергә кулын сузды.
■— Саумысез.
Миңа да кул биреп исәнләшергә туры килде. Кытыршы, салкын кул. Димәк, тән җылысы кими башлаган Хәйдәровның. Озак яшисе калмаган.
— Бераз төсмерлим дә сыман, кем дип әйтә алмыйм Хәтер иләге тишелгән, склероз,— дип шыңгырдап көлеп куйды Хәйдәров.
— Мин — Иштирәков.
Хәйдәров мин әйткәнне ишетмәде, гаепле кеше сыман елмаеп карап торды.
— Син аның белән кычкырып сөйләш, колагы ишетми аның,— диде карчык.
Тавышымны күтәребрәк
— Мин — Иштирәков,— дидем
— Иштирәков . Иштирәков..— дип кабатлап торды да,— шулаймыни!? -дип үкереп җибәрде Хәйдәров — Шулайдыр дип уйлаган идем аны Кара син аны. Әйдәле, әйдә. Узып җибәр әле түргәрәк Өйдә тын qy Кил әле, кил Карчык, самоварыңны яңарт
Хәйдәров кабалана-кабалана ишегалды буйлап чабып йөрде, әллә . кайдан өстәл, урындыклар сөйрәп чыгарды Аны-.моны абайлаганчы. * җилтерәтеп җитәкләп алып килеп, мине урындыкларның берсенә утырт = ты. Үзе алъяпкычын, эшләпәсен салып ташлап, минем каршыга урнаш- о ты. Пеләш баш, акай күз — нәкъ редакциядәгечә
— Туган якка кайттым диген, ә? Күпкәме? Сагындырдымы?
— Сезне сагынып кайттым
— 5
— Сезне өзелеп сагынып кайттым.
Хәйдәров тагын елмайды. *
- Колак саңгырауланды, энекәш. Контузия нәтиҗәсе диләр Сугыш ♦ һаман искә төшереп тора Картаела да инде Иштирәков диген, ә5 Кай х ларда инде хәзер? Олы кеше булдыңмы инде? Иштирәков Әтиеңне бе- * лә идем мин. Сине дә әйбәт хәтерлим. Үзең хәтерләмисеңме соң?
— Бик яхшы хәтерлим.
— Ә? j.
— Бик яхшЪг хәтерлим. =
— Син, Иштирәков, тарсынма, кычкырыбрак сөйләш. Әйе хәтер- '
лим Кайсы елны эшләгән идең әле бездә? х
— Сездә түгел, редакциядә эшләдем мин. Илле өченче елда * Хәйдәров тагын шыңгырдап көлеп алды.
— Егерме җиде ел узып киткән диген. Әйтергә генә ансат Хәтер лим мин-сине. Күпләр онытылган, сине хәтерлим. Ни өчен хәтерләгәнем не дә беләм Синең өчен бик борчылган идем мин Әрәм булырсың кебек иде. Сорашып та тордым, Мәскәүгә *укырга кергәнеңне әйттеләр, башкасын белүче булмады Мәскәүдә укыгач, зур кеше булгансыңдыр?
— Зарланмыйм
— Шулаймы? Яхшы Молодец. Син безнең район малае, сер бирмә Безнең әнә Болгаер малае Мәскәүнең үзендә зур галим Кайткан иде. дом культурада очрашып сөйләшеп китте. Әйткән һәрбер җөмләсе бер китапка торырлык. Молодец! Менә мин картайдым инде, энекәш. Унҗиде ел пенсиядә.
— Картаймас кебек идегез
— Ни дидең?
— Мәңге картаймас кебек идегез дим
— Шулай инде, энекәш Дөнья шундый хикмәтле нәрсә инде ул Әле менә уйланып йөрим дә бер фикергә кнләм Кешегә картаерга яра мый икән Ни генә әйтсәң дә. картайгач кеше ямьсезләнә икән
— Искиткеч акыллы фикер,— дидем мин ирония белән
Хәйдәров үзеннән көлеп сөйләшкәнне, иронияне сизми, әлбәттә Хәй дәров кебек туң башлар маңгайга бәреп сөйләшкәнне генә аңлыйлар Турыдан-туры «ахмак» дип әйтергә кирәк иде миңа һәм ахмаклыгын аңгыралы!'ын исбатлап тиз генә чыгыл китәргә иде Хәйдәровның лыгырдавын тыңлан вакыт әрәм итү мәгънәсез эш Минем аңардан башка да очрашасы бәндәләрем бар Аларны күрергә дә. әйтәсен әйтеп, тыныч ланып, кайтыр юлга чыгарга кирәк Монда кунып калу микем планда каралмаган
«Беләсеңме. Хәйдәров. ни өчен синең янына килдем?»—дип әйтергә җыенганда. Хәйдәров урыныннан торды да өенә кереп китте Аннан бер дәфтәр тотып чыкты
— Менә картлыкның галәмәте, энекәш, хикәя яздым бит Редакция гә илткән идем дә, ярамый диделәр. Ярамагач-ярамый, алып кайтып өс
.U V. 81
тәл тартмасына салдым. Редакциядә барысы да яшьләр, кинәясен аң-ламадылар хикәянең. Менә син тыңлап карале, энекәш.
— Вакытым юк.
— Шулаймы? Ашыгасыңмы?! Алайса мин аны сиңа сөйләп кенә бирәм Берәү малай чагында эшләпәгә гашыйк була. Эшләпә киеп йөрисе килә моның. Эшләпә киеп йөргән кешеләрне бик зур кешеләрдер дип уйлый Чөнки ул малай чакта әле эшләпәне дәрәҗәле кешеләр генә киеп йөри. Эшләпә төшләренә керә малайның. Миңа эшләпә алып бирегез дип әти-әнисенә бәйләнә. Әти-әнисе көлеп кенә карыйлар малайның теләгенә, аңламыйлар. Малай үсә, егет була. Ләкин эшләпә аның хыялында яши бирә. Көннәрдән бер көнне бу малай кулына акча тотып шәһәргә эшләпә алырга китә. Поездга утыра. Поезд тәрәзәсеннән карап бара. Шул чакта, поезд дачалар яныннан узганда, малайның күзенә карачкы башында эленеп торган эшләпә чалына. Ныклабрак карый малай, чыннан да эшләпә, тишелеп-тетелеп беткән эшләпә. Шунда ук малайның эшләпәдән күңеле суына. Дәрәҗәле эшләпәнең карачкы башына эленеп торуы хыялын челпәрәмә китерә малайның... Я, ничек?
— Чүп,— дидем мин.
Минем сүзне Хәйдәров үзенчә ишетте.
— Билгеле, шәп... Алар төшенеп җитмәделәр.
— Шәп түгел, чүп! — дип кычкырдым.
Хәйдәров күзләрен акайтып миңа карап катты.
— Әйе, әйе, Хәйдәров, чүп, хикәяң дә синең чүп, үзең дә син чүп — һәр сүземне Хәйдәров ишетерлек итеп колагына әйттем. «Син» дигәнгә басым ясадым «Сез» аңа әрәм иде.
Ул арада карчык, чынаяклар чыгарып, өстәлгә куйды.
— Нуриәхмәт, кунакка яңа балдан авыз иттер. Тулган рамнар бар дыр,— диде.
Хәйдәровның селкенмичә утыруын күргәч, миңа карап:
— Шулай инде, ун әйтмичә ишетми,— дип сөйләнә-сөйләнә өйгә кереп китте.
Хәйдәров һушына килгәнче тагын өстәдем:
— Син аңгыра, томана, надан, кабәхәт бәндә, Хәйдәров. Мин сиңа шуны әйтергә кайттым.
Инде хәзер аз гына пауза ясарга да мөмкин иде. Исенә килсен, мин каптырганны йотсын Аннан дәвам итәргә дә ярый.
Хәйдәров әкренләп һушына килде, күзләремә карап:
— Ни-ни өчен? —дип сорады.
— Оныттыңмыни?
— Н-н-нәрсәне?
— Эштән куып чыгарганыңны.
— С-с-оң бит, э-энекәш...
— Мин сиңа энекәш түгел, Хәйдәров, исеңнән чыгарма. Син бөҗәк, суалчан, кырыгаяк, таракан. Дөмеккәндә әйтеп дөмек, хәшәрәт, мин чүп диген. Чүп башым белән Иштирәковка кизәнеп маташтым диген. Синең кем икәнлегеңне исәннәр ишетеп калсыннар. Аңлашыламы?
Хәйдәров ни булганын ахырынача төшенеп җитмичә акаеп утырып калды, мин капкага юнәлдем Капканы ачканда өеннән чыккан карчыкның:
— Нуриәхмәт, нишләп кунакны чәй эчертмичә җибәрәсең? — дигән тавышы ишетелде.
Ашыйсым килгән иде. Вакытны уздырмас өчен ашханә-фәләнгә кереп тормадым, юл уңаенда бер кибеттән печенье алып портфельгә салдым да авылга киттем.
Авылның берәр кешесе очрап танымасын, дип кара күзлек алып кидем. Берсе белән дә сөйләшәсем, хәтта исәнләшәсем дә килми иде.
Юл буе печенье кимерә-кимерә Хәйдәров белән очрашуны анализлап кайттым Мин теләгәнчә барып чыкмады кебек. Ашыктым, кабаландым Ул минем аягыма егылып гафу үтенергә, еларга, ялынырга тиеш иде һәм шул егылган җиреннән бүтән тормаска тиеш иде Хәйдәров ми нем ни өчен кайтканымны аңлап та өлгермәде шикелле. Зарар юк. аңлар — аңлашылырлык сүзләр әйтелде. Ф
Авыл читендәге чишмә янына тукталып, бит-кулларны юдым, чирәм- - гә.ятып ял итеп алдым Төш җитеп килә. Өлгерергә кирәк Район үзә- | геннән соңгы автобус кичке сигездә китә. Тугызда поезд. Минем кара Я макта, димәк, район үзәгенә җәяү баруны кырык минут дип санаганда. § җиде сәгать вакыт бар. Җитә. Миңа авылда Сәлимҗан белән Әминәдән бүтән кеше кирәк түгел. Әхтәм, Нурислам, яки Габдулла очраса, әйтә- ® сен аларга урамда гына әйтеп үтәрмен. Хәер, алар белән вакланмыйча з белмәмешкә салынып китәргә дә мөмкин Сәлимҗан белән Әминәнең Ф өйләренә махсус керәм. Өйдә туры килмәсәләр, көтәчәкмен Үлгән, я * авылдан киткән булсалар — алар бәхете. Әмма барыбер эзләп табачак- ♦ мын Югыйсә, күңел тынычланмаячак
Чишмә яныннан кузгалырга торганда гына машина килеп туктады Сафиуллин машинасы Биш тәңкәне китергәндер дип уйлап куйдым ч Шулай икән, Сафиуллин машинасыннан атылып чыкты, каршыма басты. *
— Мин сезне эзләдем... Сез югалдыгыз . Сез.. Сез нигә алай эш- х
ләдегез? — диде ул. *
Сүзнең ни турында барганын белсәм дә, көлемсерәп
— Нәрсәне ничек эшләдем? — дидем
— Нигә сез?.. Сез... *
— Ачыграк итеп сөйләгез, Сафиуллин. *
Сафиуллин кесәсеннән бөгәрләнеп беткән биш сумлыкны тартып чыгарды
— Нигә сез мине мыскыл иттегез?
— Мыскыл? Арттырасыз, Сафиуллин. Аңлаттым ич Минем гадәт шундый, бушлай йөрергә күнекмәгән.
— Ничек сез?..
— Тынычланыгыз, Сафиуллин. Сезнең нервларыгыз нык булырга тиеш. Сез руль артында утырасыз
— Менә нәрсә, Хәсән...
— Хәсән Вәгыйзович. Иштирәков
— Әйе, әйе, Иштирәков Мин каушадым, әйе Алыгыз акчагызны. Иштирәков Мин ышанмыйм, мин әле һаман да ышанмыйм
— Нәрсәгә ышанмыйсыз, Сафиуллин?
— Мин уйладым Мин уйлыйм
— Син уйлама. Сафиуллин. Кайбер кешеләргә уйлау килешми
Сафиуллин ни өчендер күзлеген салды, аны җиргә төшереп җибәрде. Капшап эзләп тапты, пыялаларын сөртеп киде, миңа төбәлеп карап торды.
— Димәк, сез чынлап пигә*
— Житте, Сафиуллин Биш сум сезне олы хәсрәткә төшергән икән, китерегез...
Мин аның кулыннан биш тәңкәлекне алдым да ваклап турап җиргә сиптем Сафиуллиннын өстенә сипмәкче идем, ни өчендер кызгандым Кыяфәте болай да мескен иде
— Менә шулай. Проблема хәл ителде, иптәш мәгариф министры, дидем дә китеп бардым
Сафиуллин артымнан килеп тагын бәйләнә башлар дип уйлаган идем, акылы житте — иярмәде Югыйсә
19 сентябрь 1980 ел.
Көндәлекне дәвам итәм 17 сентябрьдә арып, яза алмас дәрәҗәгә җитеп туктаган идем. Кичә ял иттем. Тоташтан, туктамыйча язып чы гармын дигән идем, булмас ахры. Ләкин тизрәк бетерергә кирәк Югыйсә
Югыйсә? Шул сүздә туктап калынган икән. Ярый, анысы калсын Шуннан ни булды?
Әйе, авыл урамына кердем. Очраган бала-чага исәнләшеп уза. Мин аларга әһәмият бирмим. Минем алда гаепләре дә юк, ләкин, беренчедән, бала-чаганы яратмыйм, икенчедән, алар шушы авылныкылар. Өлкәннәр очрамый, анысы яхшы.
Кайчандыр безнеке булган йорт турысыннан үткәндә, ул якка карамадым Карамасам да, әти нигезендә бүтән өй торганын күңелем сизде Тыкрыкка борылган җирдә Әминәләр өе иде. Урынында тора. Тик ис кергән, чүккән, тәрәзәләре кадакланган.
План буенча иң элек Сәлимҗан белән «эшне бетерергә» тиеш идем. Әминәнең чираты Сәлимҗан Чулактан соң иде.
Аяклар үзләреннән-үзе Әминәләр өе ягына атлады. Ул минутта нәрсә уйлаганмындыр, белмим. Тәрәзәләрнең такта белән аркылы-торкылы кадакланганын күрә торып шул якка борылдым.
Капкасыз, киртәсез ишегалдына кердем. Ишегалдын алабута баскан Абзарның салам түбәсе эчкә савылып төшкән. Баз алачыгы ишелгән Өй ишегендә күгәреп беткән йозак. Болдыр баскычлары мүкләнеп черегән.
Мин бу баскыч такталарын бик яхшы хәтерлим. Ул чакта алар сап- сары итеп юылган булалар иде. Әминә чыкканын көтеп күп тапкырлар утырып тордым мин аларда Әминә чыкмаган төннәрне шунда җәен таң аттырган, кышын бармагымны өшеткән чакларым булды. Хәзер мүкләнеп черегән такталар гына. Күрәсең, Әминәнең әнисе үлгән, Әминә үзе княүгә чыгып башка йортка күчкән. Бәлки авылда да түгелдер. Берәрсеннән сорашырга кирәк булыр, беләләрдер.
Әгәр Әминә авылда булса? Мин барып кергәндә ире өйдә туры килсә?.. Алдан планнар корсам да Әминә белән очрашуга әзер үк түгел идем бугай. Мин мәхәббәтемне кабул итмәгән кыздан ничегрәк итеп үч алырга анык белми идем. Әлбәттә, әгәр тормышының рәте булмаса, үч алу җиңелрәк.
«Я. нигә ирештең, чибәр кызый? Борыныңны бик күтәргән идең, шушы көнгә калдыңмы?» — дип мин аның бәхетсезлегеннән көләчәкмен, ярасына тоз сибәчәкмен. Әгәр тормышы көйле булса? Бәхетле булса? Бу вариантта нишләргә икәнен төгәл белмим. Уч алам дип ахмак хәлдә калырга ярамый миңа Мин аткан укның мин төзәгән йөрәккә тимичә, бумеранг булып үземә кайтуына һич кенә дә риза түгел.
— Абый, сез кем?
Таныш тавыш — Әминә тавышын ишетеп сискәнеп киттем, борылып карарга куркып тордым
— Абый...
Карамыйча мөмкин түгел иде инде. Әкрен генә борылдым Каршымда Әминә басып тора. Бераз гына да үзгәрмәгән. Мин авылдан киткәндә ничек булса шулай. Киресенчә, яшәрә төшкән бугай әле. Унөч-ундүрт яшьләрендә. Ничек инде алай була? Егерме җиде ел үткән ләбаса. Әллә галлюцинацияме? Юк, шикелле.
Минем аптырап карап торуымны күргән «Әминә» үзе дә аптырап артка чигенеп куйды.
- — Абый, сез кем?
— Ә... Сез... Син... кем?..
- - Мин шушы авылныкы. Әна безнең өй,—Ул каршыдагы өйга кур тәтте.
! Тукта, кемнәрнеке соң ул өй? Бер ялгыз карчык яши иде сыман ан- ia. Исемен хәтерләмим. Димәк, ул үлгәч, анда бүтәннәр күчкән Әми < ‘аәләр. Бу яшүсмер, димәк, Әминәнең кызы
I — Ә сез, абый, кемне эзлисез? х
— Мин?.. Эзлим?.
— Сезнең монда кереп киткәнегезне әни тәрәзәдән күргән. Мине £ Ьорашырга җибәрде.
] — Кем соң синең әниең? 2
— Нажия. X
1 Наҗия? Юк, ишеткәнем юк. Авылда андый исемле берәү дә юк иде д шикелле Хәер, кем белә... Каршыдагы капкадан юан гына бер хатын х чыкты да үрдәк сыман атлап безнең янга килде Таныш түгелме дигән ♦ дәй, миңа текәлеп карады. Танымагач, салкын гына итеп:
— Исәнмесез,— диде,— кемне эзлисез?
Йөзгә карап әйтелгән туры сораудан каушап калдым
— Эзләмим,— дип мыгырдандым
— Сез кем соң?
— Минме? Мин...
Ни дип әйтим моңа? Бәлки дөресен әйтергәдер Нигә шырга? Таныса ни булган? Нәрсә югалтам?
— Мин Иштирәков, исемем Хәсән
— Шушы авылныкымы?
— Әйе
— Күргәнем юк бер дә
— Еракта яшим Мин дә сезне танымыйм
— Бу авылныкы түгел без Күчеп кайттык. Унбиш ел инде Без Мәрьям апаларның туганы,— (Мәрьям апа Әминәнең әнисе),— Мәрьям апа безнең әти белән бер туган. Былтыр авылдан китте ул Әминә үз янына алдырды. Район больницасында врач булып эшли Без аларның өен караштырып торабыз
Яхшы булды бит әле бу Сорашмаган килеш юан хатын миңа кирәк ле мәгълүматлар бирде. Әминәне район үзәгеннән эзләргә кирәк икән Монысы берьяктан уңайлырак та Врач Институт тәмамлаган дигән сүз. Бусы минем файдага ук түгел. Врач булмыйча санитар булсын нде ул. Эшеннән зарлансын иде Шул эшне яраткан өчен түгел, ә бүтән эшкә яраксыз булганы өчен генә шунда эшләсен иде
Урамга чыктым. Түбән очка төшеп киттем Мин белгәндә Чулак Сәлимҗанның өе шунда иде. Тыкрыктан борылганда артыма әйләнеп ка радым Тәрәзәләре кадакланган ятим өй, алабута котырып үскән таш ландык ишегалды Юан хатын белән кызы һаман да әле шунда басып торалар. Минем турыда сөйләшәләрдер, кем булды бу сәер адәм диләр дер. Кирәк бит. охшаса да охшый икән кеше кешегә, Әминәнең коен куйган копиясе. Барысы да табигатьнең без аңлап җиткермәгән хикмәтләре Хәер, генетика фәне бу мәсьәләләргә күп ачыклык кертте Теоретик яктан монда һичнинди дә сер юк Әмма конкрет тормыш, күрәсең, теория кысаларына сыеп бетмидер Миллион төрле әкәмәтләре белән туктаусыз гаҗәпләндереп торадыр '
Уйланып атлый-атлый кая барганымны онытып җибәргәнмен, Сәлимҗаннар йортын узып авылның икенче кырыендагы чишмә башына килеп чыкканмын Гаҗәеп кызыклы чишмә бу Тау сыртыннан бәреп чыга да, йөз- йөз иле метр аккач, бер чокырга барып төшә һәм шунда югала Кая китә? Мин балачакта беркем белми нде Бәлки хәзер серен ачканнардыр
уйнап мата- i
Чокыр янына барып, бөтерелгән суга карап, озак басып тордым Шунда күңелемдә икеләнү хисе яңарды, күңелдә- кабат шик-шөбһәту ды- Нигә буталып йөрим бу авылда? Ниемә кирәк ул акай күз Хәйда ровлар. Чулак Сәлимҗаннар? Әминәсе—шайтаны ни хаҗәтемә? Мә тәлеп китсеннәр. Чокырга сикерәсе һәм чишмә белән бергә әллә кая- билгесезлеккә китеп югаласы килде.
Акылыма килеп, сүгенеп куйдым. Бу сорауларны әллә ничә кат бир дем ич инде үземә. Җавабын да тапкан идем. НигӘ дип әле җебеп кал дым? Чишмә гаеплеме? Юктыр. Әнә ул үзе дә җир асты караңгылыгыннан, андагы ташларның кысрыклавыннан туеп, якты дөньяга чыга да яңадан шул караңгылыкка чума. Димәк, анда кыласы гамәлләре калган. Бәлки җир астындагы ташларга үзенә күрә берәр үче бардыр, алар ны ашарга телидер.
Кире чигенергә ярамый Ничә еллар буе күңелдә тырнап йөргән ташны ыргытып, аңардан котылырга кирәк. Ул таш кемнәрнеңдер башын тишәргә тиеш. Кемнәрнеңдер түгел, конкрет кешеләр бар. Үзләренең та шы үзләренә булсын. Үз чыбыркысының тәмен Чулак Сәлимҗан үзе да татып карасын
Мин онытмадым ул чыбыркының тәмен. Әче иде ул. Мин аның әчелеген елаганда сиздем. Күз яшьләрем авызга, ирен читләренә тәгәрәп төштеләр, авызга тулдылар, мин аларны йота бардым. Әйе, әчеләр иде
Сугыш беткән ел иде. Урамда уйнап йөргәндә үзем белән яшьтәш бер кызый, нәрсәгәдер ачуы килеп, мине телен чыгарып үчекләде. Үчекләгәнне яратмый идем, кызыйның маңгаена чирттем. Ул тагын телен чыгарып күрсәтте дә:
«Бурсык, бурсык, бурсык»,— дип чишмә ягына йөгерде. Мин аны куып киттем. Бурсык безнең кушамат иде. Үчекләгәнне дә яратмаган малайга кушаматы белән кычкырсыннар әле, кайсы түзеп торыр икән. Чишмә башында куып тоттым да кызыйны тукмарга тотындым. Га делҗамалмы, Гайниҗамалмы, хәзер төгәл хәтерләмим, исемле карчык чишмәдән су алып ята икән. Шул карчык:
«Нишлисең, хәерсез!»— дип килеп якамнан эләктереп алды. Мин аның кулын тырнап ычкындым.
«Иштирәк мөртәте» — дип калды карчык. Шул сүзне әйтмәсә һични дә булмас иде. мин өйгә кайтып киткән булыр идем. Ачуым чыкты. «Иштирәк мөртәте»н күрсәтергә кирәк иде аңа.
Фуражкама юлдан тузан җыеп тутырдым да, Сәлимҗаннар өе каршында үскән каен артына посып, карчыкның үтеп киткәнен сагалап тордым Карчык минем турыга килеп җитүгә, кинәт каршыга чыгып фуражкадагы тузанны йөзенә сиптем. Карчык көянтә-чиләкләре белән җиргә ауды Шул чакта үзем дә куырылып җиргә чүгәләдем.
Күтәрелеп карасам, янымда Чулак Сәлимҗан. Кулында каеш чыбыркы. Шуның белән ярды гына мине.
Өйгә үкереп елап кайтып кердем.
«Ни булды тагын?» — дип сорады әни.
«Кыйнады...»
«Кем?»
«Чулак...»
«Кайсы Чулак?»
«Сәлимҗан».
«Нһ өчен?»
Дәшмәдем Тагын да кычкырыбрак еларга керештем. Авыртудан еламадым, гарьлегемнән еладым. Мине кыйнарга Чулак Сәлимҗанның хакы юк иде.
Әни, һәрвакыттагыча, мине кочагына алып юатты. Аннан чоланга урын җәеп шунда яткырды
йокымнан Чулак Сәлимҗан тавышы уятты Чолан ишеге ачык иде Сәлимҗанның тавышы ишегалдыннан килә Куркуымнан юрган астына чумдым. «Әни!»—дип кычкырмакчы идем дә, әни тавышын ишетеп, тыелып калдым. Әни белән Сәлимҗанның ни сөйләшкәннәре хәтергә нык уелып калганнар. Ялгышсам да күпкә ялгышмыймдыр
Әни. Вәгыйз ачуын малаеннан аласың инде, беләм ♦
Сәлимҗан Юкны сөйләмә, Маһинур. Үлгәннән үч алырга башка х тай типмәгән. Сугышта үлгәннән бигрәк тә. Сугышның ни икәнен бе s ләм мин —кулымны калдырып кайттым
Әни. Тел белән әйткәнне дә аңлар иде. з
Сәлимҗан. Ачуланма, Маһинур, тел белән әйткәнне аңлаудан g узган ул малаең. Карап-карал йөрим дә күпләр зарлана малаеңнан Ир * малай ул — аңа бераз эләктергәләп торырга кирәк
Әни. Үз балаң булмагач шулай инде. х
Сәлимҗан. Син минем ярама кагылма, Маһинур. Аны Иштирәк ж малаеннан тапканга минем гаебем юк Миңа чыккан булсаң, минеке булыр иде. *
Әни. Шуның да үчен алуыңдыр
Сәлимҗан. Мин үч алмадым. Кайчандыр сине яратканыма Иш £ тирәков үч алды — анысы хак. Ә малаеңны кара, соңыннан үзеңә чи = тен булыр Малаеңда әтисенең каны. Миһербансыз, явыз
Ә н и. Явыз булып нишләгән... г
Сәлимҗан. Сөйләдем ләбаса ж
Дәшми тордылар. Сәлимҗан
«Ярый, әйткәнемә ачуланма, Маһинур, йөрәгем әрнегәнгә әйттем • Сау бул»,— дигәч кенә, әни; •-
«Нишләпләр генә бетәрбез инде»,— дип көрсенеп куйды
Олыгайгач бу сөйләшүне күп тапкырлар анализлап карадым мин Сәлимҗанны гафу итәргә дә маташтым шикелле. Ләкин барыбер юрган астында биргән антым җиңеп чыга килде Ул әти үчен миннән алган, мин ул үчне кайтарырга тиеш идем. Өстәвенә, без Сәлимҗан белән та гын бер тапкыр бәрелештек
Анысын да үзем башладым. Тугызынчы класста укыганда мәктәп тән кайтып килә идем, урам чатында әни белән Сәлимҗанның сөйләшеп торганнарын күреп туктадым
«Кит аның яныннан!» — дидем әнигә.
«Нигә әниеңә җикеренәсең»,—диде Сәлимҗан
«Анда синең эшең булмасын, Чулак тәре».
«Улым.»
«Өйгә кайт. Ә сип әни янына якын киләсе булма Актык кулыңны сындырырмын»
Сәлимҗан кызарынды, бүртенде
«Сындырып кара»,— диде
Мин аны этеп җибәрдем. Сәлимҗан шуны гына көткәндәй сыңар ку лы белән изүемнән эләктереп алды. Буыла башладым Арага әнн ки леп кермәсә, бу бәрелешү ни белән беткән булыр иде. билгесез
Менә тагын бер кат соңгы тапкыр очрашырга барам Сәлимҗан янына Бу юлы инде изүемнән эләктерергә ирек бирмәм Мин дә анын бугазына ябышмам Бер ике сүз генә әйтермен Ул сүзләр каеш чыбыр кыдан әчерәк булыр, куырылып килер Сәлимҗан Әгәр дә инде сыңар кулын уйнатырга җыенса, якасыннан умырып тотармын да башын аска иеп йөзе белән ботинкамның тузанын сөртермен.
Исән микән әле? Исән булсын, миңа дөмеккән Сәлимҗанның кирә ге юк.
Җил капканы аягым белән ачып ишегалдына кердем Җан иясе кү ренми. Чолан, өй ишекләре ачык иде. эчкә үттем
Түрдәге караватта, таныдым, Сәлимхан ята. Карават янында бер карчык (хатыны булса кирәк) һәм мин станциядә очраткан карт басып тора. Кергәнемне сизмәделәр, ахрысы, борылып караучы булмады
— Кичә ару иде, бүген иртән авырайды,—диде карчык.
Карт, Сәлимхан өстенә иелә төшеп:
— Кордаш, таныйсыңмы мине Я. әйбәтләбрәк карале, мин бу —Га-лиулла кордашың,— диде.
— Сине бик көтте инде,— дип. карчык яулык чите белән күзен сөртеп куйды.
Сәлимхан хәрәкәтсез ята. йөзе ап-ак Чөй сакалы тырпаеп тора. Димәк...
— Доктор чакыртырга кирәк,— диде карт.
— Үзебезнең авылныкы килеп карады Укол да кадаган булды, фай дасы тимәде Районнан чакыртырга китте.
Мин ничектер югалып калдым Мондый очракта нишләргә тиешлегем уйланылмаган иде. Бәлки әкрен генә чыгып китәргәдер? Әзерләнгән сүзләремне Сәлимхан йөзенә бәреп әйтсәм дә, язмыш минем өчен үч алган түгелме соң: Сәлимхан мин кайткан көнне аягын сузачак, һәм мин үзем шул тантананың шаһиты. Мин исән, ул хан биреп ята.
Шулай да чыгып китә алмадым. Ниндидер көч карават янына тар- тцп китерде Дошманымның ханы чыкканын үз күзләремә күрсәтергә теләгәндер.
Кара күзлекле таныш түгел берәүнең карават янына тавыш-тынсыз килеп басуын күргәч, карчык сәерсенеп миңа текәлде.
Чулак Сәлимханның агарып калган йөзенә бер төбәп карадым да, эчемнән генә: «Мин исән, син — мәет»,— дип кабатлап чыгып киттем. Карт арттан иярде Капка төбендә куып хитеп хиңемә ябышты.
— Шул үзең бит Син Иштирәков малае бит. Нигә инде яшергән булдың? Авылга кайтасыңмы ник әйтмәдең? — дип төпченә башлады.
— Юлда торма! — дип картны читкә этеп китеп бардым Сәгать өч тулып килә иде. Район үзәгенә барып өлгереп, Әминәне эзләп табарга кирәк иде миңа.
5
20 сентябрь 1980.
Поликлиникага кереп регистратурадан врач Әминә Садриеваны со-радым
— Әминә Фатыйховнамы? — диде регистратурада утыручы кыз Әминәнең әтисен мин белмим. Сугыштан кайтмады. Исеме Фатыйх булды микәнни? Әминәне Мәрьям кызы дип кенә йөртәләр иде. Шулайдыр. Фатыйх исемле булгандыр Әминәнең әтисе.
— Әйе,—дидем.
— Ләкин аның фамилиясе Газизуллина,— диде кыз.
Димәк, иренең фамилиясен йөртә Әминә Садриева.
— Чакырыгыз.
Кыз елмаеп куйды.
— Мөмкин булса, чакырыгыз, дип әйтергә кирәк, грахданин, бәлки ул биредә юктыр
Кызның чытыклануы ошамады
— Биредәме, юкмы икәнен сез белергә тиеш.
Кыз гахәпләнеп миңа карап алды да шапылдатып регистратура тә-рәзәсен япты. Каядыр китеп югалдыг Бераздан килеп:
— Әминә Фатыйховна стационарда, авыру кабул итә, озакламый монда керәчәк,— диде.
Болдырга чыгып култыксага сөялдем дә Әминәне көтә башладым
Әминә Үзгәргәндер инде. Юанайгандыр, ямьсезләнгәндер Анысы яхшы, миңа аның юанаюы, ямьсезләнүе кирәк Каршыма авылда очра ган теге кыз кебек килеп чыкса, нишләрсең Болай да. әллә ничек, ул кызны күргәч, күңел какшады сы ан. Каушабрак калдым шикелле ’
Әминә Гомерем буе мине эзәрлекләгән исем Йөрәгемнең ин тирән ярасы Бәгырьләрне өзеп туктаусыз сызлаучы яра. Онытырга тырышып карадым, булдыра алмадым. Аны искә төшергән саен җенләнеп эшкә тотына идем. Кулымнан килмәслек эшләр эшләнеп ташланды Дәрәҗә гә ирештем Ничә тапкыр хат язарга тырышып карадым үзенә, тыелып калдым Аның белән сөйләшә алырлык биеклеккә җитмәгәнемне сизә килдем. Минем белән очрашканнан соң үкенергә, өзгәләнергә, гафу үтенергә тиеш иде ул Юк. миңа хәзер аның мәхәббәте дә. яратам диюе дә кирәкми инде. Бары тик үкенсен генә, ялгышканмын. Хәсән, дип кенә әйтсен һәм мин аның күзләренә карап хахалап көлим Шунда жа ным тынычланачак.
Әминә... кайчан, ничә яшемдә гашыйк булдым икән мин аңа? Хәтер ләмим. Үз-үземне белә башлаганда мин аны ярата идем инде. Ә ул?
Ул көлә иде. Бәләкәй чагында телен чыгарып үчекли иде. мине ку шаматым белән үрти иде Сәлимҗан кыйнаган көнне дә мине үчекләү че. бурсык,.бурсык, бурсык дип үртәүче ул иде. Әгәр дә ул мине үчекләмәгән, үртәмәгән булса, мин аны инеш башында куып тотып тукма мае идем. «Иштирәк мөртәте» дигән сүз ишетмәс идем, шул сүз өчен судан кайтып килүче карчыкның йөзенә тузан сипмәс идем Кыйнал маган булыр идем, һәм бәлки Чулак Сәлимҗаннан үч а 1ам дип вж ланмаган булыр идем Алдыммы инде үч? Караватта хәрәкәтсез яткан картка эчемнән генә: «Син — мәет», - дип киттем Шулмы үч алу?
Култыксага таянып Әминәне көткәндә кәеф кырылганнан кырыла барды. Күңелдә Сафиуллиннан, Хәйдәровтан көлгән вакыттагы танта иа юк иде инде. Искә төшерергә теләмәсәм дә үткәннәр ихтыярыма буй сынмыйча уемны биләп алдылар
Менә мин беренче тапкыр Әминәгә мәхәббәтемне аңлаттым Сигезенчедә укый башлаган идек. Борчак йолкырга алып бардылар Караң гы капканчы йолкыттылар Әминә өйләренә бакча артлатып кына кай тып китте Мин аңа тагылдым Әминә читән аша бакчаларына сикереп төшәм дигәндә, эләктереп алдым Чарылдап кычкырыр дип уйлап, авы зын томаларга ук әзерләнгән идем, кычкырмады
«Нишлисең, ә?» —дип кенә читкә тайпылды
«Сөясеңме мине?» — дидем
«Кит. җүләр» — дип көлеп җибәрде Әминә
«Син көлмә, яме»
«Көлсәм нишләтерсең?»
«Нишләтә белермен»
«Мин синнән курыкмыйм»
Курыкмыйм диюе дәрес иде Әминәнең Күпме тукмагандырмын мин аны. ләкин ул беркайчан да мине үчекләвеннән туктамады Мин анык күа ише чыгарып елаганын күрмәдем Мин . уккан саен бурсык дин тора иде Күп вакыт шул «бурсык»,ы ишетмәс вчен генә кыйнаудан туктый идем
«Мин сине куркытырга җыенмыйм да», дидем
«Нишләтергә җыенасың сон?»
«Белермен»
«Ха-ха Бик исем китте Үтереп ташласалар да мин синең белән йөрмәячәкмен»
«Кем белән йөрергә уйлыйсың?»
«Үзем белермен»
«Мин сине берәү белән дә йөртмим»
«Нәрсә-ә-ә?»..
«Тозлаган кыяр-кәбестә»
«Син үзең кәбестә» — Әминә читәнгә үрмәләде.
Мин аны сөйрәп төшердем Төшергәндә читән казыгына эләгеп күлмәк итәге ертылды.
«Бурсык тәре!» —дип кычкырды Әминә, өстемә ташланып, тырнак ларын битемә батырды. Бу юлы мин аны рәхәтләнеп кыйный алма дым. Минем белән тигез сугышты ул — өйгә кызыл канга батып кайтып кердем.
Шунысы бар: безнең ике арадагы мөнәсәбәтләрне икебез генә бела идек Әминә бүтәннәр янында мине хурлап яки миннән зарланып сүз әйтми иде Кешеләр янында күрми генә иде ул мине. һәм. анысын да әйтергә кирәк, беркем белән дә «йөрмәде».
Күпме генә азаплансам да. нинди генә планнар корсам да мин аны ялгызын очрата алмый интектем. Очратканда да оста ычкына иде. Ялы нып та. куркытып та хатлар яздым. Хатларны сумкасына сала идем, ул хатлар һәрвакыт укылмыйча үземә кайттылар
Унынчыда укыганда Әминә кинәт үзгәрде—миннән качцый башла ды Икәү генә калган чакларыбыз еш була иде. Мин аңа туктаусыз үземнең яратуым турында сөйләдем, ул «яратам» сүзен ялгыш кына да. шаярып та ычкындырмады.
«Әллә синең бүтән сүзләрен юкмы?» — дия иде. Юк иде минем бүтән сүзләрем Әгәр дә Әминәнең мине яратуын сизсәм, шул хакта үзеннән ишетсәм, бәлки сүзләрнең башкалары да табылган булыр иде. Әмма ул салкын килеш кала бирде. Мине тыңлаганда да миңа туры карап түгел, башын читкә борып тыңлый иде. Бер тапкыр:
«Минем белән сөйләшкәндә нигә һәрвакыт читкә карыйсың?» — ди гән идем.
«Мәхәббәтең турында сөйли башласаң, борын очың тирли синен, көләсем килә», — диде.
Үзем дә сизмәстән җиңем белән борынымны сөртеп алдым. Әминә елмаеп куйды.
«Беләсеңме, Иштирәков. ачуың чыкканны борыныңа карап беләм мин Борының тирләсә, син берәрсенә әшәкелек эшләмичә калмый •сың»,—диде. Чыннан да шулай иде. Хәзер дә ачуым килсә, борыным тирли Ул чирдән һич кенә дә котыла алмыйм Каһәр суккан борынны куптарып алып ыргытырдай булам.
Шул көннән соң Әминә белән очрашканда кулымда һәрчак кулъяулык йөрде Әминәгә күрсәтмәскә тырышып борын очын сөртеп тора идем Әминә минем азапланганны күрә иде, әлбәттә. Аның күргәнен сизеп мин уңайсызлана идем Уңайсызланган саен борын ныграк тирли иде.
Ахырда Әминә түзмәде:
«Нигә интегәсең? Борының барыбер сиңа буйсынмый».— дип үзенен кулъяулыгы белән борын очымны сөртте
Ни уйлап шулай эшләгәндер, аңламадым Аңларлык түгел идем Соңрак шушы вакыйганы искә төшереп анализлаганда. Әминәнең кы ланышы мине мыскыллавы булган дип нәтиҗә ясадым. Ләкин ул чакта бу минем өчен зур җиңү иде.
Икенче җиңүем өлгергәнлек аттестаты алган көнне булды. Әминә бигрәк шат иде ул көнне, көлеп кенә торды. Без аның белән төн озыны чишмә, әрәмәлек буйларында йөреп таң аттырдык. Сөйләшмәгән сүз
калмады Тик ике арадагы мәхәббәткә кагылган сүзләр генә әйтелмәде Кирәкләре дә юк иде бугай аларнын Мина болай да рәхәт иде
Аерылышыр, өйләргә кайтышыр алдыннан Әминә
«Иштирәков, син мине чынлап та яратасыңмы?» - диде.
Шаккаттым Ярату турында Әминәнең сүз баглавы гажәпкә калдырды Мин инде әллә ничә кат такылдаган, хәтта үземнең дә эчне по- ♦ шыра, туйдыра, ялыктыра башлаган сүзләрне яңадан кабатларга ке- у рештем. Әминә дикъкать белән тыңлады да х
«Мин сине яратам микән, Иштирәков? — диде Йөзе житди, уйчан I иде аның, — яратамдыр, яратмасам, сине кызганмас идем» Е
«Ни өчен кызганасың?» u
«Белмим». 2
«Мин кызганыч түгел, Әминә.. Мин...» *
«Беләм, син Иштирәков». i
«Минем исемем дә бар». *
«Карале, чыннан да,— дип көлеп жибәрде Әминә — Нигә бөтенесе ♦
дә сиңа Иштирәков диләр. Исемең белән берәү дә әйтми Хә-сән Юк, х Иштирәков сиңа килешәрәк төшә». х
Батыраеп китеп мин дә
«Миңа синең фамилияң ошамый.— дидем,— Садриева Әллә ничек» >
Әминә тагын көлде:
— Кызларның фамилиясе кияүгә чыккач үзгәрә ул,— диде һәм мн- s не тагын да аптырашта калдырып: — әйдә, Иштирәков, үбешәбез,— х дип өстәде ж
Кулына кагылырга да рөхсәт итмәгән Әминәнең «үбешәбез» диюе < нә, билгеле, ышанмадым. Ләкин ул үзе мине кочаклап үпте Нн булга * кын абайлап өлгергәнче көлә-көлә өйләренә кереп китте Җиңү шатлыгыннан тантана иткән күңел жиде кат күктә очып йөрде
Хәзер беләм, аңлыйм — бу минем жиңүем түгел, жннелүем. тар мар ителүем иде. Чөнки шуннан соң минем иреннәремә бер генә хатын кыз ирененең дә тигәне булмады. Беренче һәм соңгы тапкыр Минем белән үбешергә теләгәннәр булмагандыр димим, ләкин берсен дә якын жн бәрмәдем һәм җибәрмәячәкмен Шул үбүе белән Әминә хатын кыз затына булган хөрмәтне үтерде. Чөнки ул үбүнең дәвамы булмады Икенче кат якын жибәрмәде Әминә Әгәр үпмәгән булса, йөрәктә яра гына калган булыр иде, һәм ул бәлки вакыт узу белән төзәлер дә иде. ә болай күңелем тулы нәфрәт, ачу, үч
Әйе, Әминә белән ике арада бүтән мондый якынлык булмады Мин редакциядә эшли башладым, Әминә медицина институтына керә алмый авылга кайтып колхозда эшләде Көн саен кайтып йөрдем Әминә белән күрешеп тора идек. Әмма очрашкан саен аралар ерагая, суына барды Мин гаепле түгел идем Әминә читләште Дөресрәге, якынаймады
Соңгы күрешү мин редакциядән куылган көнгә туры килде Нерв ларның өзелердәй булып тартылган чагы нде. Әминә белән очрашкач, еладым, Хәйдәровны сүктем
«Күрсәтермен әле мин аңа»,— дип Хәйдәровка янадым
Әминә минем хәсрәтемне уртаклашмады, сабыр, тыныч, салкын иде «Әминә, чык миңа кияүгә, өйләнешик»,—дип ялындым ул көнне «Юк, Иштирәков,—диде Әминә,-без бәхетсез булачакбыз» «Нигә? . Ни өчен?1»
«Мин куркам синнән»
«Ник?»
«Белмим Ләкин сизәм. без бәхетсез булачакбыз»
Башка күрешмәдек, сөйләшмәдек Әнине жирләгән көнне генә
«Кайгыңны уртаклашам. Хәсән», диде ул
Мин укырга киттем. Әминә авылда калды Димәк, ул да укырга кер әп Бәхетсез булачакбыз дигән иде Карап карыйк, бәхетле микән хә-
зер? Дөн» : тоташ бәхеттән генә тормый, тормышының чатнаган, кител- |‘ән ягы бардыр әле. Булсын иде, ходаем! Зарлансын, сукрансын иде
Поликлиника белән янәшә бинаның ишегеннән ак халатлы бер хатын чыгып, ашыга-ашыга миңа таба килә башлады. Әминә! Аның йе- реше —бйегән сыманрак атлый. Гәүдәсе элеккечә сылу, аз гына да юанаймаган.
Килеп житте. Йөгереп диярлек баскычтан менде.
— Исәнмесез,— дидем.
— Исәнмесез,— диде Әминә. Миңа күтәрелеп тә карамады, кереп китте. Ул ачкан ишектән мин дә кердем.
— Мин сезне көтә идем, Әминә Фатыйховна,— дидем.
— Гафу итегез, ашыгам,—дип юлын дәвам и^гте Әминә, һәм кинәт тукталып калды. Борылып яныма килде, төбәлеп карады.
— Әллә танымыйсызмы? — дидем. .
— Ай. Хәсән ич...
— Әйе, Иштирәков. Тагын бер тапкыр исәнмесез.
— Исәнме, Хәсән. Кайдан болай? — һәм җавабымны да көтмичә,- Хәсән, зинһар, гафу ит, вакытың булса, көт бераз,— дип бер бүлмәгә кереп югалды.
Яңадан болдырга чыгып култыксага таяндым. Бераздан Әминә ишек тән атылып чыгып баскычтан төшеп китте. Миңа әйләнеп карады да:
— Көт, Хәсән, мин озакламам,— дип стационар бинасы ягына йөгерде.
Кызыклы очрашу. Мин аны болай күз алдына китермәгән идем Әминә аптырап, каушап, югалып калыр сыман иде. Ул, киресенчә, шатланды булса кирәк. Хәтта «Исәнмесез», «Мин сезне көтә идем, Әминә Фатыйховна» дигән сүзләремдәге иронияне дә сизмәде .
Юанаймаган, ямьсезләнмәгән, картаймаган. Бәлки ак халат кына зифа итеп, матур итеп, яшь итеп күрсәтәдер? Эчтән генә сүгенеп куйдым — әллә ахмаклана башладым инде.
Әминә мине күрүгә үк танымады. Димәк, шактый картаелган. Кар-таелсын, мин аңа яшьлегем белән мактанырга кайтмадым. Әйтәсен әй- тәм дә... Ләкин нәрсә әйтергә?
Бәлки көтмәскәдер? Китеп барыргадыр Ул чыкканда мин булмасам, барысын да аңлар Аңлар? Ничек аңлый бит. Мине сагынып, бер күреп китәр өчен генә кайткан, мескен,— дип аңласа? Ире тиешле кешесенә сөйләп көлсә?..
Шактый көттем Әминәне. Поликлиника каршындагы бакчага кереп, утыргычка утырып көттем
Ниһаять, ул күренде. Бу юлы чапмый, әкрен генә килә. Каршысына чыктым
— Хәзер, Хәсән, өстемне генә алыштырам,— дип поликлиникага ке-реп китте һәм озак тормыйча чыкты да
Мин хатын-кызның өс-башына, бизәнүенә игътибар итмим Минем белән эшләүче, мода артыннан куучы кайбер чикерткәләр монЫН өчен миңа үпкәләгән булып та кыланалар. Төкерәм мин аларның үпкәләүләренә.
Ләкин Әминә өстендәге куе кызыл күлмәкнең Әминәне тагында ма-турлатканын күреп шаккаттым Кирәк бит, шайтан алгырысы.
Әминә яныма елмаеп килде.
— Я, исәнме, иптәш Иштирәков,— диде,— сиңа хәзер шулай дип кенә эндәшәләрдер инде.
Мин дә үземчә шаяргандай иттем:
— Сезгә җитеп булмый — сез Әминә Фатыйховна.
Шулай диюем булды, борыным очына тир бәреп чыгуын тойдым Шаяртып маташмаска дип ничә тапкырлар сүз биргәнем бар. Кулым
нан килми ул эш, юк миндә юмор хисе, ә шаярткан булам Ярый әле Әминә йөземә карамады. Арыган иде ул, арыганлыгы йөзенә чыккан иде.
— Эшегез тыгыз булган ахры,— дидем.
— Бер абзыйны китерделәр. Инфаркт. Хәле шәптән түгел, көчкә саклап калдык шикелле. Син аны беләсеңдер дә әле. Озак еллар газе- ф тада редактор булган, син дә анда эшләдең бугай
Хәйдәровта инфаркт? Минем белән очрашу нәтижәсеме? Картлык- 1 мы? Әгәр дә Хәйдәров инфарктының сәбәпчесе мин булсам, бу начар тү- ° гел. Кайтуым бушка китмәгән. Тик мин аның үлемен теләмим Ашык § масын үләргә. Сәламәтләнә төшкәч үзе белән больницада ятучыларга гё безнең очрашуыбыз хакында сөйләсен, кешеләрне рәнҗетергә ярамый “ икән, җәмәгать, дисен, кайчан да булса бер үзеңә әйләнеп кайта икән S ул рәнҗү дисен. Әлбәттә, аның сөйләве үз файдасынарак булыр, мина « эшләгән этлеген акларга тырышыр. Ләкин барыбер фактны яшереп калдыра алмаячак ул. Вөҗдан газабы дигән нәрсә бар дөньяда *
• Әминә янәшәсендә атлаганда мин шул турыда уйлап бардым Кү 5 ңелдә канәгатьлек хисе иде. Янымда Әминә икәнлеген дә онытып җн- е; бәргәнмен хәтта. ч
— Я, ничек кайтасы иттең, Хәсән? — диде
Кактырып-суктырып сөйләүнең мәгънәсе юк иде, турыдан сын х тырдым “
— Кайтмадым, килдем.
— Килдем?..
— Килдем. Сезне күреп китәргә дип килдем.
«Сез» сүзенә махсус басым ясап әйттем. ь
— Кызык,— диде Әминә, ирен чите белән генә елмаеп алды ничә ел инде очрашмаганга?
— Төгәл егерме җиде. Көне дә шушы көн
— Кызык,—дип кабатлады Әминә —Тормышлар ничек соң?
— Яхшы. Бик яхшы.
— Шулайдыр. Шулай булырга тиеш иде
— Ничек тиеш иде?
— Синең... Гафу ит. Хәсән, мин сиңа син дип дәшәрмен инде Сез дисәм көлке килеп чыгар төсле Синең характерыңда үҗәтлек бар идс Үҗәт кешеләр максатларына ирешәләр.
Хәйдәров яшәгән урамга килеп җиткән идек. Шикләнеп туктадым
— Кая барабыз? — дидем
— Безгә. Мине күрергә килгәнсең ич Бездә кереп сөйләшеп уты рырлык ресторан-фәләннәр юк, авыл җире Кунакка чәй эчертеп җибәрә торган гадәт тә әлегә онытылмаган
Әминәнең үзен шулай гади тотуы, минем белән бер дәрәҗәдән торып сөйләшүе, хәтта астыртын гына миннән көләргә маташуы чыгы рымнан чыгара язды
— Юк,—дидем, мнн сезгә бармыйм
— Нигә?
— Барасым килми
Әминә минем ни уйлаганымны белә иде.шикелле
— Курыкма, ирем өйдә юк Ул әнине кайнеларыма алып китте Ир тәгә генә кайтачак
— Мнн курыкмыйм,— дип мыгырдандым,— ләкин
— Ярый, алайса, шушында хушлашыйк Мин арыдым, ашыйсым да килә
Шушы минутта үземә читтән карап торсам, йөземә төкерер идем Кызганыч, мескен идем Әллә ничә еллар мондый жебсгән хәлдә калга ным юк иде инде Борыным гына түгел, бөтен тәнем шабыр тиргә батты
Әминә Джоконда елмаюы белән миңа карап торды да:
- Киттек,— дип култыклап алды,— синең миңа әйтәсе сүзләрең бар Нигә үзең белән алып китәргә. Үземнең дә сине болай гына җибәрәсем килми Күреп каласым килә. Тагын кайчан күрешәбез. Бәлки инде күрешеп тә булмас.
Иярдем. Суярга алып барган мал кебек сөйрәлеп бардым кебек.
Хәйдәровлардан биш-алты йорт аркылы гына яшиләр икән. Ишегалдына кердек. Ишегалды тулы чәчәк — күзләр камашырлык. Чәчәкләр арасындагы таш түшәлгән сукмактан баскыч төбенә килдек.
Әминә сумкасыннан ачкыч алып ишектәге йозакны ачты. Миңа карап елмайды.
— Күрәсеңме, аулак бездә. Ә син куркасың.
Балалары юк микәнни? Хет алары булмасын иде. Кысыр калган Әминә белән сөйләшү миңа җиңелрәк булачак. Нихәтле бәхетле булып күренергә тырышса да, баласыз хатын-кыз язмыш тарафыннан кыерсытылган җан иясе ул.
Әминә мине шаккаттырып тагын уйларымны укып өлгерде.
— Өй тулы бала-чага иде, атлап үтеп булмый иде, хәзер бикле өйгә кайта башладым. Үсеп җиттеләр дә, берәмләп таралалар. Олы кызыбыз институтта — студ-отряд дип, каникулга кайтмады, ике игезәк армиядә. Бер кыз гына үзебезнең янда калды. Ул да бүген әтисенә тагылып бабайларына китте
Нигә саный ул балаларын? Юриме? һәрхәлдә, сүз юктан сүз булсын өчен генә түгел, ниндидер мәгънә ята.
Дәресен белмәгән бала такта алдында таптанып торган кебек, ни уйларга, ни әйтергә белми бер урында таптанып тордым. Әминә чоланнан киез башмаклар алып чыгып каршыма куйды.
— Сал ботинкаларыңны, ки боларны, аякларың ял итсен. Курыкма, иремнекеләр түгел.
Тибеп очырырга иде аларны. Туктаусыз елмаеп йөрүче хатынга ин әшәке сүзләр белән сүгенеп чыгып чабарга иде. Юй, берни эшли алмадым. Сихерләде ул мине, гипнозлады. Елан авызына суырылып кереп барган куян хәлендә идем, йотачагын сизәм, беләм, күреп торам, ычкынырга көч таба алмыйм.
Өйгә үттек. Әминә алгы бүлмәгә алып кереп миңа диваннан урын күрсәтте:
— Утырып тор аз гына, теләсәң таянып тор. Эчең поша башласа, менә бүгенге газеталар. Мин—хәзер...
Бүлмәдә салкынча иде. Диванга утырдым да чуалган уйларымны, планнарымны тәртипкә китерергә тырыштым. Болай ярамый иде, болай булырга тиеш түгел. Мин һөҗүм итәсе урынга мине кысрыклыйлар Хәтта мин адәм рәтле итеп саклана да алмыйм. Мине эләктереп алалар да келәмгә чәпиләр, мин авыз ачып торам. Самбист имеш...
Тактиканы тизрәк үзгәртергә кирәк, юкса харап булам.
Әминә бүлмәдән бүлмәгә тыз-быз чабып йөреп өстәл хәзерләде. Мине ныграк үртәр өчен булса кирәк, авыз эченнән ниндидер көй көйләде. Әмма мин үземне кулга алып өлгергән идем инде. Сөйләшүнең теләсә ниндиенә әзер идем.
— Булды, чәйнек кайнады. Юынып аласыңмы?
Мөмкин хәтле тыныч һәм салкын булырга тырышып:
— Әлбәттә,— дидем.
— Әйдә, алайса. Безнең монда шәһәрдәгечә үк түгел инде, җәй көн-нәре тышта юынабыз.
Кабаланмыйча гына ишегалдына чыктым, баганага элеп куелган умывальникны күреп янына бардым.
— Телисеңме, мин синең кулыңа үзем су салып торам.
— Кирәкми, мин аңа өйрәнмәгән.
— Өйрәнерсең. Син дә бит авыл малае. Әй, нигә дип сорап торам кунак хуҗаның ишәге
Ул чоланнан чүмеч белән су алып чыкты »
— Ал сабынны, кил бирегә
Тагын ул әйткәнчә булды — мин ул кушканнарны эшләдем *
Чәй эчәргә утыргач, Әминәнең хәйләкәр, серле елмаюы югалды, йө - зе җитдиләнде, күзләре моңсуланды Кыз чагын хәтерләтеп, күзгә туры 5 карамый башлады Ашыкмый гына бер чынаяк чәй эчте. Тагын ясады Күрәсең, ул минем сүз башлавымны көтә иде. Мин дә ашыкмаска уйла ? дым Беренче ул һөҗүм итсен. Мин сабыр гына сакланырмын Аннан һө £ жүгә күчәрмен.
Ниһаять, Әминә түзмәде: ?
— Нәрсә я? Ф
— Сөйлә
— Ни сөйлим? х
— Нигә кайттың? *
— Әйттем. £
— Шуннан? х
— Шул. • *
Сөйләшү өчен мондый форма сайлавым диванда утырганда башыма 7
килгән яңа тактика иде Беренчедән, ул миңа кыюрак, әрсезрәк, өстен х рәк булырга мөмкинлек бирә, икенчедән, үз өендәге, өстәле артындагы « «кунак»ның үзен шулай тотуы Әминәнең ачуын китерәчәк Ачуы кил- * гән кеше сүзләрен үлчәп бетерми, җиңелгәнен сизеп кычкырырга то- »- тына, истерикага бирелә Истерикага бирелгән хатын кыз гадәттә елап җибәрә Миңа бу очракта шул гына кирәк. Күрәм, ул, кызганычка кар шы, мин көткәнчә бәхетсез түгел, тормышы кәйлегә охшый һич югында, кәефен кырып, мөмкин булса, елатып китим Минем каршымда Джокон да булып кыланмасын
Әминә каш астыннан гына миңа сөзеп карап алды да яңадан баш
лады.
— Нигә кайттың син?
— Әйттем.
— Я. менә күрдең инде мине. Шуннан?
— ШУЛ к м
Әминә кинәт мине сискәндереп шаркылдап көлеп җибәрде Минем этләшүемне шаярту, кылану дип кабул итте ахры
— Әйдә, яңабаштан башлыйбыз,—диде ул көлә-көлә
Үзенә кушылып көлүемне көтсә дә, мин җитди идем Бик җитдн идем.
— Башлыйк,— дидем.
— Нигә кайттың?
— Әйттем
— Егерме җиде елдан сонмы?
Әһә, үзгәртте Карап карыйк, ничек дәвам итәр
— Соң булса да уң булсын
— Сагынып кайттым димәкче буласыңмы?
— Димим
— Димәк, болай гына, күрергә генә?
— Күрергә генә
— Күргәчтен дә нигә китеп бармадың. Нигә көттең?
— Көтәсем килде
— Әйтер сүзең бар идеме?
— Юк иде
Әминә нидер сизенә башлады. Озак итеп сынап күземә карап тор ды. Мин дә күзләремне яшермәдем. Аның хәйләкәр елмаюын үзеыо алып, мыскыллы елмаю өстәдем. Әминәнең күзләре тагын моңсуланды
Нигә кайттың син?
Бу инде сорау түгел иде. Тавышы да калтыранып чыкты Сынды тә кәббер хатын. Хәзер ул кычкырырга тотыныр, мине куа башлар. Кусын, тыныч кына көлеп чыгып китәрмен.
Нигә кайттың син? Ни калган сиңа монда? Мине күрер өченме? Нигә элегрәк күрергә теләмәдең? Нигә егерме жиде ел көттең? Мнн беләм. Хәсән.. Мин сине бик яхшы беләм. Синең миңа әйтер сүзең бар. Шуны әйтер өчен кайтканыңны сизәм. Хәерле сүз түгел ул. Син мин нән үч алырга кайткансың. Ни өчен? Я, ничек алмакчы буласың үчеңне? Мин синең кайчан да бер кайтачагыңны тоеп йөрдем Мин эгоист сүзен белми идем әле, синнән курка гына идем. Син шатлана аласың, мин кияүгә шашып яратып чыкмадым. Ни өчендер, сине көттем, алты ел көттем, син күренмәдең. Димәк, син үзгәрмәгәнсең. Тамчы да үзгәрмәгәнсең Яратам дия идең бит. Яраткан кешең белән әз генә булса да кызыксынырга була иде. Мин синең белән кызыксынып тордым Өйләнмәгәнеңне, беркемгә карамаганыңны да беләм. Мине яраткангамы? Ялган Мин риза булыгг сиңа кияүгә чыксам да син барыбер миннән үч алачак идең. Ташлый идең. Синең яратуың мәхәббәт түгел иде, синең алдыңда җебеп төшмәгән бер кызыйны буйсындыру теләге генә иде Мнн ишетеп тора идем, син һәрвакыт берәр кеше ачуыңны китерсә, күрсәтермен әле дия идең. Күрсәтергә кайттыңмы? Сизәм. син үзеңә күрә дәрәҗәле кешедер, синең турыда мактап күп сөйлиләрдер. Шуннан ни? Миндә синнән ким түгел. Берәүдә беркемнән дә ким түгел бу дөньяда Сине эшеңдә яраталармыдыр белмим, мине яраталар Ирем дә, балаларым да ярата. Я, ни әйтмәкче буласың миңа? Зарланганымны көтмә. Хәсән, мин мескен түгел.
Бу юлларны укучыларның, Әминә өзгәләиә-өзгәләиә кычкыргандыр, күз яшьләренә тыгылып сөйләгәндер, дип уйлаулары мөмкин. Юк, Әминә тыныч иде Гаҗәп дәрәҗәдә тыныч иде. һәр сүзен, һәр җөмләсен уйлап әйтте, һәм үзенең шул тынычлыгы белән, ни өчен кайтканымны дөрес сизеп, аны йөземә бәреп әйтеп Лине янәдән каушатты. Мин үзем аңа кычкырырга әзер идем. Көчкә тыелып тордым
Әминә моны да сизде, сүзне икенчегә күчереп;
— Чәй ясыйммы, Хәсән? — диде.
— Чәй?..
— Син тынычлан... Артыгын әйтеп ташладым бугай, гафу ит. Мондый сүзләрне бәлки беренче ишетүеңдер. Ачуланма миңа, уйла гына. Син акыллы кеше бит. Эгоизм — ул чир, Хәсән, аңардан котылырга кирәк сиңа Яшәвеңнең тәме юктыр синең. Зур эшләр эшлисендер, шул хезмәтләреңә тиң бул. Ә син, минемчә, вакланасыңдыр Эгоист кеше тормышта бик вакчыл була. Ул юнәлешен югалта Ишетәсеңдер', хәтта олы галимнәр дә вакланып бетәләр... Кызганам мин сезне, Иштирәков.. Сез кызганыч кеше.
йөрәгем урыныннан атылып чыгарлык булып тибәргә тотынды, хәлем бетеп урындык артына сөялдем Күзләрем томаланды Шул томан аша Әминәнең күзләрендә мөлдерәмә тулы яшь сиздем. Өзеп әйтә алмыйм бәлки үземнең куз яшьләрем булгандыр. Бу коточкыч халәттән ычкынырга, котылырга кирәк иде миңа. Ничек? Китәргә кирәк, ахмаклык эшләмичә генә китәргә кирәк.
Әкрен генә урынымнан күтәрелдем Шунда Әминәнең;
— Мә. Хәсән, сөлге, борыныңны сөрт,— дигән тавышы бөтен тор-мозларны берьюлы ычкындырып ташлады.
Калганын бик начар хәтерлим.
Житте, кабәхәт!!! дип кычкырдым бугай Яиагына да суктым шикелле Гафу да үтендем, еладым да сыман Әминә мине тынычланды рырга тырышты. Үзе дә елады, озата чыкты, ботинкаларымны кидерде кебек Барысы да төштә булган сыман, төштә күргән шикелле
6
21 сентябрь 1980 ел.
Көндәлекне дәвам итәргә кирәк Ләкин ничек — белмим Юк. язасы = сүзләр беткәннән түгел, авылга кайтып килү вакыйгасы да ахырына £ чаклы язылмаган Сүзләр күп, әмма нервлар какшаган - һәрбер жөч « лә гаять зур авырлык белән языла һәр сүзне язган саен йөрәгемә ка- ләм белән кадап кадап алам сыман Авыртуга чыдый алмый тешләрем не кысам, күздән яшь атылып чыга Бәлки ул авырту да түгелдер. х гарьлектер. Тәкәббер җанның мескен хәлдә калуыннан туган газаптыр ♦ Кайсы тәкәббер үзенең хурлыгы хакында бүтәннәргә сөйли5 Ә мин сөй- х ләп маташам. Ни өчен? Кемгә? Үземә булса, нигә кирәге бар? Буша = ну өченме? Шулайдыр Җинаять кылганнарда, хөкем карары укылган- £ нан соң җиңел сулап куялар ди ич Бушанып калгач, җиңел була, имеш -- Мин дә бәлки үземә үзем хөкем карары язамдыр? Димәк, мин җнна ® ятьче? х
Юк. Юк! Юк!. Мин җинаять эшләргә теләмәдем Теләмәдем Җи г наятьче җинаятьне салкын кан белән эшли Мин хәтта ни эшләгәнем ж не дә белештермәдем Барысы да төштә күргән сыман
Көндәлекне дәвам итәргә кирәк Кайда тукталган идем5 Эне Әми * нә мине тынычландырырга тырышты Үзе дә елады, озата чыкты
Исемә килгәндә юл кырыенда утыра идем Яныма автобус туктаган Кычкыра Борылып карадым
— Әй, кая барасың? — ди шофер
— Ә?
Кая барасың диләр сина.
Станциягә дип әйтергә телим, телем әйләнми
— Станциягәме? дип сорый шофер
Башымны селкеп кенә җавап бнрәм. ,
— Әйдә утыр, алайса.
Кузгала алмыйм
Тавышлар ишетелә:
— Исеректер ул
— Шофер, әйдә, соңга калабыз Бетмәс монда
— Туктагыз, бәлки авырудыр
Бер ике кеше автобустан төшеп яныма килделәр
— Кирәкми, дидем Әкрен генә тордым Хәл кәк. баш әйләнә чак егылмадым Автобустан төшүчеләр култыклап алдылар, автобуска ке рергә булыштылар Кемдер урын бирде
Автобус кузгалып китте Исерек түгеллегемне белгәч, сораштыра башладылар
— Кай җирең авырта?
— Үзең кайсы як кешесе?
— Нишләп анда утыра идең?
Берсенә дә җавап бирмәдем Җавап бирергә теләсәм дә. рәтем »>» нде Нервлар какшаган иде минем Артык арысам, борчылсам, дулкын лансам шулай була хәлем бетә минем Ләкин бу чаклы ук булганы юк иде әле Тынычланырга кирәк дип күзләремне йомдым Андый чак та шулай эшлим. Йокыга кнтәй. һәм өянәк әкренләп үтә
Тик йокы алмалы бу юлы Станциягә җиткәч, автобустан үзем тон тем төшүен, әмма барыбер хәл юк иде
Поездга утыргач та хәл яхшырмады. Анда да йоклый алмадым
Квартирымның ишеген көчкә ачып кердем, бармаклар тыңламый, ачкычлар кулдан төшеп китә.
Стенага таяна-таяна бүлмәгә уздым һәм, үз гомеремдә беренче тап-кырдыр, чишенеп тә тормыйча диванга аудым.
Бөтен ихтыярымны җыеп үземне йоклап китәргә мәҗбүр иттем Йоклап кителгән Ләкин йокы булды микән ул? Саташу гына булгандыр Куркыныч саташу Кайдандыр Сафиуллин килеп чыкты. Үзе кычкырып көлә, үзенең күзләреннән мөлдерәп яшь ага. Кочагында бер кочак кәгазь акчалар һәм минем кандидатлык диссертациясе. Шулар- ны бергә буташтырып бөгәрли-бөгәрли дә авызыма тутыра. Тыным кысыла, кычкырмакчы булам, тавышым чыкмый. Ул да түгел, култыклашып Хәйдәров белән Сәлимҗан килеп керәләр Икесе дә кәфенгә уралганнар
«Менә ул, менә ул!» — дип Сафиуллин миңа төртеп күрсәтә. Хәйдәров белән Сәлимҗан икесе берьюлы өстемә авалар Үзләре туктаусыз ыңгырашалар Этеп төшермәкче булам үзләрен, Сафиуллин кулларыма асылына Поездда очраган егетләр-кызлар да шунда икән, җыйнаула шып башымны төяләр. Кинәт барысы да югала Янымда Әминә генә. Кысып кочаклаган Туктаусыз үбә. Үпми — иреннәремне тешли. Ниһа ять, аңардан ычкынам. Оча башлыйм. Әминә мине куып тота да кып кызыл күлмәгенең итәге белән тирләгән борынымны сөртә. Ышкып- ышкып сөртә...
Уянып киттем Шабыр тиргә батканмын. Өянәгем, күрәсең, узган Бүлмә эче караңгы Баш инде әйләнми, гүләп кенә тора. Селкенмичә шактый* озак яттым Саташуымны анализлап карарга тырыштым. Берни дә килеп чыкмады Төшме ул, өнме икәнен аера алмадым.
Чишенеп ятарга кирәк иде —торып утырдым. Анысы яхшы, куллар, аяклар, көчләре булмаса да, мине тыңлыйлар.
Ут кабыздым Сәгатькә карадым Ун тулып узган. Алгы бүлмәгә чыгып кухняга, ванныйга кереп, бөтен җирдә дә утларны кабыздым.
Өч тәүлеккә якын рәтле-юньле ашамавым искә төште. Ашыйсы килми, авызның тәме юк, шула^ да ни дә булса капкалап алырга кирәк Югыйсә, ныклап торып егылуым мөмкин. Бәлки режимнан чыгуым да хәлсезләнүемә ярдәм иткәндер.
Ашарга кирәк дип кухняга керәм дә, нигә кергәнемне онытып чыгып китәм. Бәрелеп-сугылып квартира буйлап йөрим Бушлык, бушлык, бушлык...
Ни өчендер китап шкафы янына килеп, китапларга карап тордым. Күзем шкафның бер бүлегендәге — пыяла артындагы шешәгә төште. Нинди шешә соң әле ул?..
Шешәне кулыма алып озак итеп этикеткасын укыдым. Коньяк икән ич. Әллә кайчан, бер кирәге чыгар дип алган идем бугай Торган да торган. Үзем эчмим, квартирага кеше-фәлән килеп йөрми — торган да торган.
Туктале Нервлар какшаганда, депрессия вакытында ярдәме тия дип сөйлиләр Эчеп исерәсең дә, имеш, кәеф күтәрелә, аннан онытылып йоклыйсың Иртәгесен, имеш, сау-сәламәт килеш уянасың. Миңа бу депрессиядән котылырга кирәк Юкса харап булачакмын, күңелем сизә. Өянәк озакка сузылды, хәерлегә түгел.
Кухняга кереп, коньякны чәй эчә торган касәгә тутырып салып эчтем Үңәчләремне яндырып төшеп китте. Тагын салып эчтем .. Тагын Тагын...
Кәеф күтәрелмәде. Киресенчә, ниндидер сагыш басты. Кара сагыш Дөнья тагын да буш, мәгънәсез булып тоелды. Үткән гомер мираж гына, булган, киләчәк — юк. Әгәр дә үлеп китсәм, кем елар? Яшәп кемнәрне шатландырам? Нигә кирәк бу тормыш? Менә бу касә өстәлдән төшеп
ватылса, аны хет мин кызганачакмын. Чөнки ул ничә еллар миңа бер дәнбер киңәшче, бердәнбер иптәш булды Мин аңа ияләшкән, чәйне бүтән савыттан эчсәм, тәмсез. Әйе, ул төшеп ватылса, мина күңелсез булачак. Ә мин төшеп ватылсам?
Касәне идәнгә атып бәрдем Чәлпәрәмә килеп ватылды Аннан өс тәл өстендәге ваза, коньяк шешәсе идәнгә очты Холодильник гөрсел дәп ауды, алгы бүлмәдәге трюмо егылды, хрусталь люстра коелып төште... Тагын ниләрдер кырылды Нигә кирәк? Ни юаныч миңа алар дан?! Шулармы минем бәхетем?!!
Кырдым, җимердем Бу квартирада нишлиләр икән дип күршеләрдән берәү дә кереп карамады Чөнки белмиләр алар мине, мин дә алар ны белмим. Хәтта исәнләшмим дә.
Урамга атылып чыкканым хәтеремдә Каядыр йөгергәнем хәтерем дә. Нигә чыкканымны, нигә йөгергәнемне белмим
Бер урам чатында басып торучы егетләргә очравым исемдә йөгереп килгән уңайга берсенә нык кына суктым шикелле Шуннан арысын хәтерләмим
һәм менә мин ике ай инде больницада. Ярым үлгән хәлдә милиция машинасына салып китергәннәр Исән калырыма ышанмаганнар Ямый, тегә, ялгый торгач, адәм кыяфәтенә керттеләр Хәзер инде үз аягым белән туалетка бара алам
Милициядән килеп сораштылар. Хәтерләмим, исерек идем дидем Башлап үзем сукканымны әйтмәдем
Эшләгән урынымнан сирәк булса да килеп хәлне беләләр Бүтән бер кем юк. Бер кемем юк.
Уйланырга вакыт күп биредә. Ләкин уйларның берсе дә шатлык кн терми Үземне рәнҗеткәннәрдән үч алырга кайтам дип, үземнең шак тый ук вак, түбән җанлы мескен бәндә икәнлегемә төшендем Мине рәнҗеткәннәр диюем, минем тарафтан рәнҗетелгәннәр икән ләбаса Янә мин ялгыз икәнлегемне, япа-ялгыз икәнлегемне аңладым Ялгыз лыкның куркыныч, үзәк өзгеч нәрсә икәнлегенә төшенеп барам кебек Әмма ул ялгызлыктан чыгу юлын белмим Миңа кырык биш яшь бит инде. Кырык биш яшь! Нәрсәгә ирештем соң әле мин’ Фәннәр кандн даты? Шул гына Шуннан ни? Палатада утыз яшьлек бер егет ятып чыкты. Ул инде ике ел фәннәр кандидаты Ләкин аның ул дәрәҗәгә исе дә китми Шаярта, көлә. Аның янына керергә дуслары, туганнары чират тора Ә минем? Кемгә үз серләремне сөйлим?
Ярый әле шушы көндәлек бар Язуы авыр, бик авыр булса да язам Адәм баласы ни чаклы көчле булмасын, аңа бушанырга кирәктер Кай гы, Шатлыкларыңны кем беләндер уртаклашырга, бүлешергә кирәктер Кем беләндер дигәнем — минем шушы көндәлегем Киләчәктә ниләр буласын, ничек яшәячәгемне ачык итеп төсмерли алмыйм Киләчәгемә өметем аз.
Соңгы сүз итеп шуны гына әйтәм, көндәлегемнең бу өлешен үзем өчен генә язмадым, кемдер табып укып, мине акламаса да - аклау өмет итәргә хакым да юк бәлки кызганып куяр дип яздым Бәлки гыйбрәт алучылар да булыр дип яздым
jggg Крутушка — Казам