ИДЕЛ БӨРКЕТЕ
абыр холыклы Дмитрий Рогачев озак вакыт Зе леиодольск шәһәрендә яшәде. Ул Татарстандагы бик күп политик һәм иҗтимагый вакыйгаларга актив катнаша торган юеше иде. Ул, вафат булгач, Зеленодольски да күмелде. Республика кешеләре, Амур, Днепр, Идел флотилиясе моряклары аны зур ихтирам белән искә ала.
...Сталинград төнге караңгылыкка чумган. Шәһәр өстендә шомлы сентябрь җиле уйный. Урамнарда һәм мәйданнарда дары, нефть, тимер һәм мәетләр исе. Караңгы һәм салкын Идел буена суднолар кәрваны сузылган.
Флотилия командующие Дмитрий Рогачев штаб корабы палубасына чыгып басты. Уртача буйлы, пәһлеван кебек киң җилкәле бу кешенең йөзе бүген бик җитди. Контр-адмирал инде кырык җидене тутырган, ә үзе яшь егетләрчә таза, нык.
— Салкын түгелме? — диде ул вахтадагы кызыл флотчыга.
— һич юк, иптәш адмирал!
Командующий матросны яңадан бер кат күздән кичерә.
— Әйе, бик кызу чак шул, туңарга вакыт юк.
Октябрь ревлюциясенең егерме биш еллыгы якынлашып килә. Хатирәләр яңартырга кайчак вакыт та тия. Хәлләр анда да кискен иде...
1917 елның дәһшәтле октябрь төнендә Балтик флотының «Слава» линкоры матросы Дмитрий Рогачев революцион переворотта катнаша. Таврис сараен революция дошманнарыннан саклый. Аннан кызылларның Беренче фронты, Петроградка ыргылган кадетлар белән сугышлар. Ревель янындагы штык сугышында ул яралана. Җәрәхәте төзәлгәч, ак финнар десантына каршы көрәшкә китә. Контузия, тагын госпиталь. Унтугызынчы елда Рогачев матросларның икенче экспедициясе отряды составында «Красная Горка»ны штурмлый.
Озак та үтми, аны Байкал күлендәге Себер отрядына җибәрәләр. Монда ул беренче командирлык дәрәҗәсе ала — элемтә начальнигы ярдәмчесе итеп билгеләнә. Яңа эшкә алыныр алдыннан командирларга икеләнүе турында сөйли. «Кулымнан килерме? Белемем юк. Бала чакта мәктәпкә дә тулыр-тулмас дүрт кыш кына йөрдем. Белемне тормыш мәктәбендә генә алдым: ялланып эшләдем, корабльләрдә хезмәт иттем, дошманнарга каршы сугыштым. Дөрес, слесарь- электрик эшен беләм. һөнәргә Царицында туп заводында өйрәнгән идем»,— ди ул командирларга.
— һөнәреңнең ярдәме тими калмас. Хәзер Кызыл Флотка ко-
ОЧЕРКЛАР
мандирлар кирәк. Син — коммунист.— Отряд командиры Н. П. Орловның җавабы Рогачевның икеләнүләрен киметеп калдырды.
1929 елда Көнчыгышта хезмәт итә. мониторда капитанның өлкән ярдәмчесе булып эшли, ак кытайларны тар-мар итүдә катнаша.
Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә ул флотилия командиры була. Матрослар мониторларда, туплар белән коралланган хәрби көймәләрдә, бронекатерларда фашистларга каршы соңгы мөмкинлекләренә хәтле сугышалар. Көчләр тигез булмый. Каты бәрелешләрдә судноларның күбесе бата, исән калганнарын Днепр моряклары үзләре шартлата, экипажлар коры җир гаскәрләренә кушыла. Командующий үзе Киев оборонасында каты яралана. Авыр хәлдә Рогачев- ны «У-2» самолетында фронт сызыгы аша алып чыгалар. Сул кулы йөрмәс хәлдә булса да, ул тагын сугышчан постына баса.
Язмыш исән калган сугышчан дусларны яңадан очраштыра. Алар күп булмый: 3 нче ранг капитаннары Всеволод Кринов белән Степан Лысенко, капитан-лейтенантлар Климентий Максименко белән Яков Небольсин...
Хәрби флотилия турыдан-туры кырыс Сталинград фронты коман-дующиена буйсына. Аның алдында шәһәрне саклаучы коры җир гаскәрләренә ярдәм итү, Камышин — Астрахань арасында су юлы элемтәсен саклау, Идел аша безнең гаскәрләр янына чыгып йөрүне булдыру, фашистларның елганы кичүенә юл куймау бурычы тора.
Төн уртасы үтеп баруга да карамастан, флотилия командирларының күзләренә йокы керми. Югары чинлы офицерлар, штаб корабленә җыелып, суднолар хәрәкәте турында фикер алышалар. Көтмәгәндә телефон шылтырый.
— Дмитрий Дмитриевич, фронт командующие Еременко сезне сорый,— дип, флотилия штабы начальнигы Федоров телефон трубкасын Рогачевка суза.
Рогачев фронт командующиен игътибар белән тыңлый һәм аның җавабы да кыска һәм төгәл:
— Барысы да үтәлер!
Дмитрий Дмитриевич каютадагы диңгез офицерларына күз йөртеп ала да, Федоров һәм флотилия комиссары Бондаренкога мөрәҗәгать итә:
— Фронт командующие ашыгыч төстә елганың сул ягыннан шәһәр үзәгенә тулы бер дивизия чыгару бурычы куя һәм аны корабльләрнең артиллерия уты белән сакларга куша.
— Җиңел эш түгел, ничек башкарырга икәнен уйлашырга кирәк,— дип куя иптәшләренең берсе.
— Бу кичү түгел, дөресрәге, десант,— дип өсти икенче берәү.— Немецлар уң ярга якын килделәр, артиллерия утлары һәм минометлары Иделгә төбәлгән.
— Десант икән, десант, һич кичекмәстән кичү операциясен башларга кирәк!— ди җитди тавыш белән Рогачев.
Шәһәр үзәге районында һәм Мамай курганы итәгендә дошман зур көчләрен туплаган. Ул безнең частьларыбызны Иделгә бәреп төшерергә ниятләнә. Кыен хәлдән безнең гаскәрләрнең һәм флотилиянең яшендәй тиз һәм тәвәккәл хәрәкәтләре белән генә чыгарга мөмкин.
Елганың сул як яры урман белән капланган. Кызыл Бистә тирәсенә унөченче гвардия дивизия частьлары җыела. Бронекатерлар тупланган җиргә флотилия командующие катеры да килеп җитә. Дивизион командирлары капитан-лейтенантлар Степан Лысенко белән Александр Песков хәл итәсе мәсьәләләр җитәрлек.
— Корабльгә ничәшәр кеше алырга?
Сез хөл иткәнсездер дип уйлаган идем.
Исәпләвен исәпләдек, әмма нормадагыдан биш мәртәбә артык туры килә шул,— ди Лысенко.
— Мондый хәлнең булганы юк иде әле — дип өсти Песков.
Командующийның җавабы кыска һәм ачык: ф
Сугышта күп нәрсә белән беренче тапкыр очрашырга туры килүен сез яхшы беләсез. Сугышчыларны бик тиз уң ярга чыгарыр- ■га кирәк. Подразделениеләрне бүлмәс өчен җидешәр норма да алыр- ? га туры килер. Корабль командирларына гаскәрне урнаштыруда яр- ? дәм итегез. Кичү операциясен дошманга белгертмичә һәм көтмәгәндә е- үткәрергә кирәк.
Һәм башлана... s
Күк күкрәгәндәй гөрселдәгән артиллерия утыннан тирә-як дер ♦ килә, һава чыңлап тора. Прожекторлар уты астында калган Идел дул- z кыннары ярсып шаулый. Меңәр ат көченә тиң двигательләрен җи- = геп, хәрби корабльләр уң якка юл яра. Беренче эшелон артыннан “ тральщиклар кәрваны кузгала, аннан баркаслар, баржалар таккан з буксирлар китә.
Дошман безнең корабльләрне туктатырга тырыша. Аның снаряд- с лары һәм миналары Идел суын фонтан итеп чөя. Ләкин уң ярга = ашкынучы матросларны туктатырлык бернинди дә көч юк!
Командующий тыныч булып күренергә тырыша, ярдәмчеләре ~ аркылы бер-бер артлы кыска-кыска күрсәтмәләр биреп тора. Аңа s кичү операциясенең барышы турында хәбәр итәләр
— Корабльләр сафтан чыкты,— дип аларның саннарын атый штаб начальнигы ярдәмчесе.
Командующийның боерыгы ачык:
— Тральщикларга ярдәм күрсәтергә! Бронекатерларны тоткарламаска! Артиллерия утын көчәйтергә! Мине генерал Чуйков белән тоташтырыгыз...
Уң як ярда кургашын пулялар яңгыры ява, гранаталар уты көл тә булып күтәрелә. Ут өермәсенең ярдан ераккарак күчә баруы би нокль аша аерым-ачык күренеп тора
Икенче төн дә, беренчесе кебек үк, киеренке һәм авыр үтте. Матрослар аргы якка яхшы коралланган дивизияне бөтенләе белән чыгарып бетерделәр. Дивизия фашистларны яр буеннан кубарып ташлады да оборонага урнашты. Родимцев дивизиясе артыннан Са ры-су елгасының уң ягы һәм элеватор арасындагы районга 92 нче укчы бригада төшерелде. Бу бригада Төньяк һәм Балтик флотларын нан килгән моряклардан тора иде.
Август ахырында фашистлар, Донны кичеп. Сталинградка күп ке ю танкларын, мотопехоталарын ташлыйлар. Дошман авиация ярдәмендә фронт сызыгын өзә дә шәһәрнең төньяк читеннән Идел яры на килеп җитә. Флотилия штабы немецларны елгага үткәрмәү өчен ашыгыч һәм эшлекле чаралар күрә. Алга ыргылган дошман гаскәрләренә каршы диңгез пехотасы батальоны күтәрелә. Ул, Сталинград эшчеләре отрядлары һәм гарнизон частьлары белән берләшеп, гитлерчыларның завод районына ыргылган омтылышын сүрелдерә. Аларга ярдәм итү өчен бронекатерлардан һәм артиллерия орудиелә- ре белән коралланган көймәләрдән флотилиянең төньяк отряды оеш тырыла. Флотилия командованиесе батальон һәм корабльләр отряды алдына төгәл бурыч куя һәм аларның сугышчан бурычны үтәүләрен күзәтеп тора.
— Михаил Иванович, 3 нче ранг капитаны Телевнойдан нинди мәгълүматлар бар?— дип мөрәҗәгать итә Рогачев штаб начальны гы Федоровка
— Орловка янында сугышалар. Телевной яраланды. Батальонга лейтенант Горшков команДалык итә. Полковник Горохов батальонны башкаларга үрнәк итеп куя. Бик аз калдылар, күбесе батырларча һәлак булды.
— Кызганыч. Корабльләрдә белгечләр болай да җитешми. Судноларны тулыландыру турында уйларга кирәк.
Сталинград оборонасы чорында флотилия корабльләре дошман көчен күпләп юк итмәгән бер генә көн дә булмый.
— Танклар өере килә. Артиллериядән ут ачыгыз,— дип ярдәм сорый, 422 нче дивизия командиры полковник Морозов.
Корабль туплары дошманны ут белән каршылый. Немецларның 4 нче армиясе Котельниково һәм Абганерово районнарына көчле һөҗүм башлый. Фронтның бу участокларында безнең 64 нче һәм 57 нче армияләр оборона тота. Дошман көчле. Ул, елга ярына чыга калса, Иделне кичү мөмкинлеге дә ала. Аны туктату өчен флотилиянең ашыгыч ярдәме кирәк. Командующий Рогачев армияләрнең удар көчен корабльләрнең махсус бригадалары белән ныгыта. Бу бригадаларга контр-адмираллар С. М. Воробьев һәм Т. А. Новиков командалык итә. Флотилия артиллериясе немецларны унбиш километрдан ук көчле ут белән каршылый. Сугыштан соң генерал-майор И. К. Морозов бу дәһшәтле көннәр турында болай дип язачак: «1942 елның августы белән сентябрендә — коры җир гаскәрләре өчен иң авыр көннәрдә — безнең артиллерия утыбыз көчле түгел иде. Ярдәм вакытында килде. Дошман авиациясе бомбага тотуга да карамастан, кснтр-адмирал Рогачев командалыгындагы флотилия матрослары каһарманнарча сугышты. 64 нче армиянең команда пунктында флотилия командующие, коры җир гаскәрләре командованиесе белән бергә, дошманның ут һәм төп көче тупланган нокталарын дөрес билгеләде. Иртә таңнан корабльләрнең артиллериясе аларны юк итәргә тотынды. Диңгез орудиеләренең тиз һәм төз атуы безне таңга калдыра иде».
Сентябрьнең бу көне ап-аяз иде. Күктә бер генә болыт кисәге дә күренми. Кояш җәйнең эссе көннәрендәге кебек кыздыра. Идел өсте тып-тын. Мондый чакта бомбалар һәм снарядларның гөрселдәп ярылуы куркыныч түгел төсле. Шулай да теге яктагы хәрабәләр күзгә ташланып, дары һәм кан катнаш ис борынга бәрелеп, сугышны искәртеп тора.
Шундый матур көнне моряклар делегациясен партиянең Сталинград өлкә комитеты секретаре А. С. Чуянов үзенең пунктында якты йөз белән кабул итте.
— Без сезгә, Алексей Семенович, ярдәм сорап килдек,— дип башлады сүзен Рогачев.— Судноларны төзәтәсе бар. Ягулык һәм майлар белән дә эш әйбәттән тормый.
Чуянов, телефоннан предприятие җитәкчеләре белән элемтәгә кереп, хәлне ачыклады да матросларга кулдан килгән ярдәм күрсәтүне сорады.
— Тагын нинди үтенечләрегез бар?
Бондаренко үз күңелендә күптәннән бер фикер йөртә иде.
— Газета чыгару һәм листовкалар басу өчен кәгазь кирәк.
— Газетаны кайда басарга уйлыйсыз?
— Үзебездә. Кайбер җиһазларны таптык, белгечләребез юк.
— Бик кирәкле эш, газетасыз мөмкин түгел. Газетагызны шәһәр типографиясендә басарсыз.
— Минем дә сезгә үтенечем бар,— диде секретарь.— Кара Ярда Ленинградтан эвакуацияләнгән биш йөз бала җыелды. Тизрәк Идел аша чыгарып, тимер юл станциясенә якынрак илтәсе иде. Аларны Уралга озатырга кирәк.
Рогачев эсселе-суыклы булып китте. Шул балалар арасында ул үз кызы Наташаны күргәндәй булды. Кайда икән соң аның Наташа сы? Кайда гына булмасын, янында әнисе бар ич. Ә бу ятимнәрнең беркемнәре дә юк. Рогачевның белүенчә, Чуянов һәм Бондаренко балалары да шундый ук хәлдә.
Тынлыкны Чуянов бозды. ф
Иделдә фронт очен кыйммәтле йөкләр һәм азык-төлек төялгән баржалар батырылды. Аларны да бушатасы бар... ш
Үзенең команда пунктына кайтканда Рогачев командующий * итеп билгеләнгән беренче көннәрен исенә төшерде. Ул корабльләрне ® һәм частьларны карап йөри. Флотилиянең оешкан чагы гына. Mo ч ряклар төрле частьлардан җыелган. Күбесе госпитальдән яңа гына 2 чыккан, хәрби хезмәтләрен күптән үткән кешеләр. Алар гаять авыр " шартларда эшлиләр. Шуңа күрә командующий штаб офицерларына ♦ матросларның тормыш шартлары белән кызыксынырга, кулдан х килгән ярдәмне күрсәтергә куша. Үзе гел штабтан ерак корабльләр- = дә йөри, экипажларны атакага күтәрә.
Кырык икенче елның беренче яртысында Иделдә навигация бик 2 кыен шартларда барды. Немецлар елганы туктаусыз бомбага тотты- и лар. Коралланмаган күп кенә судноларыбыз батып калды. к
Бөтенләй көтмәгәндә нефть кәрванына фашистлар авиациясе һөҗүм итә. Бу турыда Рогачевка хәбәр итәләр. Ул ярымглиссерда бом х бага тотылган урынга китә. Аерым баржалар гына түгел, бөтен Идел “ суы януын күреп йөрәге әрни аның. Ут. еландай уклы телләрен су- я зып, судагы бөтен нефтьне ялап бара. Фашист козгыннарының ян- * дыргыч бомбалары шартлавыннан капкан ут баржаларны учак ит- ' кән. «Нефть кәрванын коткару өчен мөмкин булмаганны да эшләргә кирәк»,— дигән карарга килә контр-адмирал
Коралланмаган судноларга зенит туплары, пулеметлар куялар, корабльләргә өстәмә көч итеп флотилия резервыннан кызыл флотчылар һәм старшиналар җибәрелә, яр буенда зениткалар саны арт- тырыла. Йөк судноларына зенит туплары куелып, алар һава һөҗүменә каршы көрәш корабльләре вазифаларын үтәрлек хәлгә килә. Кәрван судноларын бронекатерлар озатып йөри. Әмма авыр йөкле судноларның агымга каршы йөзү тизлеге зур түгел — сәгатенә 4-5 чакрым гына. Флотилия җитәкчелеге моннан чыгу юлын осталарча уйлап таба. Бронекатерлар дошманның һава һөҗүменнән саклап кына калмыйлар, йөк судноларын этеп тә баралар, һавада кара тереле козгыннар күренүгә, кәрваннан аерылып, аларга ут ачалар. Бу нәрсә навигациядәге судноларга фашист авиациясе һөҗүмен киметә Мәкерле дошман, һава һоҗүме барып чыкмагач, суны миналарга керешә. Моны ул төнлә эшли. Баштарак безнең транспорт флотына шактый зыян китерергә өлгерә. Фашистлар беренче мәртәбә Иделдә күп импульслы магнитлы миналар куллана башлыйлар. Ләкин алар- ның сере тиз ачыла. Сталинградның суднолар ремонтлау заводлары эшчеләре андый миналарны зарарсызландыру өчен махсус траллар ясыйлар. Миналарны юк итүгә бронекатерлар да кушыла. Бронека терларның миналы суга беренче рейдында Рогачев үзе катнаша.
Флотилия корабльләре, снарядлар яңгырын үтеп һәм үлемне җи ңеп, Сталинград ярына кабат-кабат чыгалар, шәһәрне саклаучыларга сугыш кирәк-ярагы, азык-төлек ташыйлар, яралыларны алып кайталар.
138 нче укчы дивизия командиры генерал И. И. Людвиков шун дый рейсларның берсе турында болай дип яза: «.. Идел өстендә төнге караңгылыкта, парашютларда яктырткыч фонарьлар асып. «Фокке- вульфлар» бөтерелә Ракеталар балкуыннан елга өсте көзгедәй ял гырап тора. Дошман безнең корабльләрне һәм паромнарны күреп, тук
таусыз ата да ата. Сугышчылар җиргә басу әчеп ашкынып тора. Пехотачы җирдә үзен өендәге кебек хис итә: ул анда яшеренә, сыена ала. Дошман уты яуган су өстендә кыен, әлбәттә. Сиңа аталар, ә син, винтовкаңны күкрәгеңә кысып, баржада утырасың. Берни эшләп булмый. Яшьрәкләрнең нервлары түзми. Мин моны аларның бер-бер- сенә әйткән сүзләреннән сизәм.
— Ник акрын?
— Бер урында торабызмыни!
— Шыңшыма. Идел дигәннәр аны!..
Октябрьның икенче яртысында флотилиянең команда пунктына Сталинград фронты командующие генерал Еременко белән аның урынбасары генерал Попов килде. Рогачев командующийга флотилия корабльләре һәм частьларының 62 нче армия гаскәрләренә ярдәме турында сөйләде. Еременконың бу хакта яхшы ук хәбәрдар булуы күренеп тора иде. Контр-адмиралны игътибар белән тыңлагач, ул урынбасарыннан:
— Идел матросларының хәрәкәтләрен ничек бәялибез?— дип сорап куйды.
— Верховный Башкомандующий Сталинга: «Идел хәрби флотилиясе коры җир гаскәрләпен шәһәргә һөҗүм итүче дошман көчләрен юк итүдә зур ярд?м күрсәтә» дип хәбәр иттек,— диде генерал Попов.
— Коры җир гаскәрләре командованиесе сезнең тырышлыгыгызны белми дип уйлый күрмәгез, Дмитрий Дмитриевич. Ярдәмегезне тоябыз, сезгә дә җиңел түгел.
— Хәзер берәүгә дә җиңел түгел. Һәркем Ватан алдындагы изге бурычын үти.
Кичен Актүбә бугазыннан «Красный Октябрь» заводына таба ике бронекатер китеп барды. Фронт командующие үзен озата бармауларын сораса да. Рогачев, бу тирә суларның хуҗасы буларак, өлкән хәрби начальникның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен бронекатерга утырды.
«Елга, шәһәрдәге кебек, яп-якты иде. Немецлар һавага яктырткыч бомбалар яки ракеталар «асып куялар». Причалларга һәм култыкларга атып торалар. Идел ярлары җимерек-ватык әйберләр белән чуарланып беткән. Шулай да ул ярлар фронтны тулыландыру, яралыларны эвакуацияләү өчен бердәнбер юл иде»,— дип искә ала бу рейсны үзенең мемуарларында маршал Еременко.
Ноябрь салкын, ләкин көчле җил исә, әле кар, әле яңгыр ява. Сирәк-сирәк кенә кара-кучкыл болытлар арасыннан кояш та карап алгалый. Иделнең пыяладай юка бозларын вата җимерә суднолар йөзә.
Фронт штабына ашыгыч рәвештә флотилия командующие Рогачев белән штаб начальнигы Федоровны чакырып алдылар. Штабта эш бик кызу, һәркем үз вазифасы белән мәшгуль. Матросларга аларның килүенә берәү дә игътибар итмәгән төсле тоелды. Дежур офицер кунакларны турыдан-туры фронт командующие янына алып китте. Бүлмәдә фронт штабы начальнигы генерал И. С. Варенников та бар иде. Еременко морякларны үзенә хас кунакчыллык белән каршылады. Флотилиядәге эшләрнең торышы белән кызыксынды. Федоров доклад язылган папканы ачкан иде, командующий аны туктатып торды.
— Сабыр итегез, хәзергә мөһимрәк эшләр бар.
Өстәл башында утырган штаб начальнигы урыныннан торып басты. Ул һәрвакыттагыча аз сүзле һәм рәсми иде.
— һөҗүм операциясен тормышка ашыру өчен флотилия алдына
түбәндәге бурычлар куела,— дип .чигң^удлдч^тоттырды.
Димәк, һөҗүм! — дип аптырашта калды Рогачев
Фронт командующие кәгазьләрдән күзен алмыйча гыка:
— Әйе, һөҗүм!— диде.
Командование Рогачев өчен моның көтелмәгән хәл булачагын алдан ук белә иде, әлбәттә.
Рогачев директиваларда язылган кыска җөмләләр һәм конкрет саннар эченә кереп чумды. Алар контр-адмиралга корыч хәрефләр белән кергән саен, аның дулкынлануы арта төште.
— Бу бит искиткеч зур һөҗүм!
Еременко аны алдан ук кисәтеп куйды:
— Хәрәкәтләрегезне яшерергә тырышыгыз Гади көннәрдәге кебек эшләгез...
Флотилия алдында торган беренче мөһим бурыч 62 иче армия берләшмәләрен кешеләр резервы, сугыш техникасы белән тулыландырудан гыйбарәт иде. Бу берләшмәләр Сталинград тирәсендәге фашист гаскәрләрен чолгап алуда һәм юк итүдә катнашырга тиеш. Боз белән капланган елга аша 62 нче, 57 нче һәм 66 нчы армияләр районына меңнәрчә кеше, йөзләрчә тонна сугыш кирәк-яраклары чыгарырга кирәк.
Әзерләнә торган операциянең күләмен күз алдына китерү өчен Советлар Союзы Маршалы Жуков истәлекләренә мөрәҗәгать итик. «...Гаскәрләрне һәм сугыш йөкләрен ташуда 27 мең машина эшләде. Иделнең уң ярына чыгару өчен тимер юлдан көн саен 1300 вагон йөк килә иде. Сталинград фронтына гаскәрләр һәм йөкләр гаять кат лаулы шартларда Иделдә көзге боз катканда ташылды 1 нче ноябрь- дан 19 ына кадәр елга аша 160 мең солдат. 10 мең ат, 430 танк. 600 орудие, 14 мең автомашина, 7 мең тоннага якын сугыш кирәк-ярагы чыгарылды».
Әле телгә алынганнарның күбесен Идел хәрби флотилиясе корабльләре һәм йөзү средстволары ташыды Матрослар сул яр госпитальләренә уннарча мең яралы солдатны һәм офицерны күчерделәр
СССР Хәрби Диңгез флоты халык комиссары Н. Г. Кузнецов бо лай яза: «...Идел флотилиясе командованиесе флот көчен тралыцик- лар һәм траллар белән тулыландыру һәм арттыруны, елга судноларына зенит расчетлары җибәрүне үтенеп сорый иде. Әмма без бу өлкәдә күп ярдәм итә алмадык».
...Флотилия штабы начальнигы 1 нче ранг капитаны Федоров Баш диңгез штабына доклад яза: «1942 нче елның 2 нче июленнән 1943 нче елның 2 нче февраленә кадәр флотилия артиллериясе дош манның 47 танкысын, 118 орудиесен һәм минометын, гаскәрләр утырган 133 автомашинасын. 7 ягулык складын юк итте. 32 артба тарея уты бастырылды. 16 самолет бәреп төшерелде. 5000 солдат һәм офицер юк ителде...»
— Фашистларның югалтулары сизелерлек бит иптәш контрадмирал?— диде бер таңда комиссар Бондаренко
Рогачев сугышчан дустына күзләрен күтәреп карады
— Бөек полководец Суворов дошманны санамыйлар бәлки юк итәләр дип өйрәткән.
— Дошманның үлгәннәрен санарга кирәк,— дип каршы төште штаб начальнигы.
Алар икесе дә чын күңелдән көлеп куйдылар.
ЛАВРЕНТИЯ СЫРКИН.