Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДЕЛХӘЙ САБИТОВКА 50 ЯШЬ


Габделхәй Сабитов — матурлыгы халык җырларында
макталган Минзәлә якларыннан. Ул Югары Тәкермән авылында
туган. Урта мәктәп тәмамлагач берничә ел мәктәптә укытучы, район
газетасында тәрҗемәче булып эшли. 1956 елда Татарстан Язучылар
союзы аны Мәскәүдәге М. Горький исемендәге әдәбият институ-
тын? укырга җибәрә. Шуны тәмамлап кайткач, Казан телевидение
студиясенең әдәби-драматик тапшырулар редакциясендә өлкән
редактор, «Ялкын» журналында әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире
булып эшли. Соңрак «Чаян» журналында әдәби фельетончы,
аннары журналның җаваплы секретаре була.
Габделхәй әдәбият белән бик яшьли кызыксына, мәктәптә
укыганда ук үзе дә шигырьләр яза, аларның кайберләре район
газетасы һәм «Үсү юлы» альманахы битләрендә басылып та чыга.
Әмма алга таба ул проза һәм драматургия жанрларына торган саен
ныграк тартыла, шул жанрларда үзенең иҗат йөзен билгели дә.
Аның «Кечкенә ярдәмче», «Туган җир туфрагы» исемле беренче
хикәяләре, чирәм җир турындагы язмалары «Социалистик
Татарстан» газетасында, «Ялкын» журна
лында, «Идел» альманахында басыла «Өч күңел», «Корбан ашы» хикәяләре «Казан утлары» һәм «Чаян»
журналларында дөнья күрә.
«Туган җир туфрагы» хикәясе аеруча бәхетле һәм озын гомерле булып чыкты Ул, вакытлы
матбугатта басылу белән бергә, яшь язучыларның күмәк җыентыкларына, татар әдипләренең русчага
тәрҗемә ителеп, «Советская Россия» нәшриятында басылып чыккан «Тенге учаклар» исемле хикәяләр
җыентыгына, мәктәп дәреслекләренә кертелде 1963 елда Татарстан китап нәшрияты язучының шушы
ук хикәя исеме белән аталган беренче җыентыгын бастырып чыгарды Аңа тупланган әсәрләрендә автор
гади кешеләрнең туган җиргә булган олы мәхәббәтен, тормыш һәм хезмәт романтикасын үзенә хас
матур буяулар, хәтергә сеңеп калырлык образлар аша гәүдәләндерә Кайбер хикәяләрдә исә безгә
бөтенләй ят булган искелек калдыкларыннан, дини хорафатлардан арынып бетмәгән кире персонажлар
сурәтләнә
Язучының 1964 елда чыккан «Үлемсез Акылгали» җыентыгындагы тылсымлы хикәяләрендә илгә,
Ватанга, аның гади, саф күңелле, риясыз кешеләренә, һичбер нәрсәгә алыштыргысыз матур, сихри
табигатенә, халыкның теленә соклану хисе бөркелеп тора. Ул хикәяләрне укыганда авторның хыял
байлыгына, сурәтләү чараларын сайлап алуда һәм куллануда зур осталыкка ия булуын, сүз сайлауда
төгәллеккә һәм нәфислеккә омтылуын тоясың.
Габделхәй Сабитое, үз әсәрләрендә әледән-әле табигать күренешләренә мөрәҗәгать итә, теге яки
бу героеның эчке дөньясын, хис һәм кичерешләрен ачып бирү ечен алардан киң файдалана.
«Карурманның күзләре бар» җыентыгында басылган бер хикәясенең төп герое Сәфәрдән ул, мәсәлән,
менә мондый сүзләр әйттерә «Кечкенәдән йомшак күңелле идем мин: кешеләрне яраттым, җирне
яраттым, тереклек ияләрен, агачларны, урман-болыннариы яраттым...» Бу сүзләрне Габделхәйнең
үзенә карага да кабатларга мөмкин. Әлеге җыентыкка урнаштырылган «Йолдыз як тысы». «Ярсулы яз».
«Кәккүк ялгыша икән», «Бизәкле чиләк» хикәяләрендә ул туган ягы табигатен белеп һәм яратып, туган
җир туфрагының җылысын аеруча тирәитен тоеп яза. Бу хикәяләр аның каләменең йөгереклеген,
иҗатында әдәбиятыбызның күркәм традицияләренә—халык рухына, ата-бабаларыбыэның гореф-
гадәтләренә, борынгы һәм хәзерге йолаларына тугрылыклы булуын тагын бер тапкыр раслый торган
әсәрләр дип бәяләнергә хаклы Җыентыктагы «Хәвефле җәй». «Туй бүлеге» хикәяләрендәге Кыяметдин
һәм Гөлүсә кебек образлар тормыштагы иң катлаулы ситуацияләрдә, иң киеренке моментларда үз
вөҗданнарына хыянәт итмәгән, рухи матурлыкларын саклап кала алган замандашларыбызның күркәм
сыйфатларын гәүдәләндерүләре белән күңелгә кереп калалар һәм укучының аерылмас юлдашларына
әвереләләр Бу инде — язучы үз алдына куйган максатка ирешкән дигән сүз.
Габделхәй Сабитов драматургия һәм очерк жанрларында, шулай ук балалар әдәбияты өлкәсендә
дә эшләүче яэучыларыбызның берсе Минэәлә татар дәүләт драма театры аның «Кичерелмәс генаһ»
һем «Гарасат» пьесаларын сәхнәгә куйды Ул пьесаларның соңгысы драматургларның республика
конкурсында Татарстан Культура министрлыгы премиясенә лаек булды Театр 1979 елда Казанда
уздырган гастрольләрен шушы әсәр белән башлап җибәрде
Тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителгән, республикабыз районнарында гына түгел.
Башкортстанда. Ижевск, Свердловой кебек шәһәрләрдә дә күп тапкырлар уйналган һәм зур уңыш белен
барган бу драма башта «Казан утлары» журналында, аннары «Чулпан таңны уята» дигән исем белән
аерым китап булып басылды һәм илебезнең терле почмакларында яшәүче күп санлы укучыларга, чүл
санлы үзешчән сәнгать коллективларына да барып иреште
Габделхәй Сабитояның драма әсәрләре кискен конфликтларга, мавыктыргыч вакыйгаларга,
тормышчан конкрет детальләргә, кичереш-хислергә бай булулары белән аерылып торалар Тамашачы
күңелен алар әнә шуның белен җәлеп итәләр дә Об разлар тудыру естенде эшлегендә ул үэ-үзен
кабатлаудан кача. Шуңа күрә дә ачың күпчелек персонажлары бары тик үзләренә хас булган яклары
белән ачылалар «Кичерелмәс генаһ» драмасында, мәсәлен, туган туфрагыннан аерылуны хәтта уена
да китерә алмаган, бетен деньяиы гөлбакча итәргә хыялланган Галәви, ире яу кы-
рында мәңгелеккә ятып калгач та аның исеменә тап төшермәгән, олы мәхәббәтен» тугрылыклыгын
саклаган Галия, баштарак җилбәзәгрәк булып күренгән, әмма соңыннан тормышта үз юлын, үз урынын
тапкан Фәхрия, дошман вакытлыча басып алган җирдә калып, әсирлектә мең төрле газаплар кичергән,
ләкин кешелеклеген югалтмаган Нәзирә образлары һәркемдә патриотик хисләр — туган җиргә. Ватанга
бирелгәнлек хисләре тәрбияли.
Тәнкыйтьчеләр һәм театр белгечләре тарафыннан халык яэмышын чагылдырган әсәр дип
бәяләнгән «Гарасат» драмасында чит-ят җирләргә сөрелгән кешеләрнең кичерешләре, уй-тойгылары
һәм шулар белән бәйле киеренке вакыйгалар тасвирлана. Шул вакыйгаларның эчендә кайнаган,
үзәгендә торган Мирсәлим карт, башкорт егете, тегермәнче Иркенбай, якут Ләгәнтәй, шәхси милекчелек
чиреннән арына алмаган Сәлмән, бунтарь йөрәкле Зөлфәт, аның сөйгәне саф күңелле Сөмбел, кызу
канлы, кыю Сабир, ямаулыкны да ефәктән генә салырга хыялланучы Элми, шахта управляющие
Акулов, большевик Руэанов образлары калку һәм истә калырлык итеп сурәтләнгәннәр. Социаль-тарихи
планда яэылган бу драманың төп конфликты — хезмәт ияләре белән байгуралар арасындагы сыйнфый
бәрелеш. Татар-башкорт авылларының берсендә башланган вакыйга Себердәге алтын приискасында
дәвам итә. Прииска хуҗалары авылдагы шул ук Имай байларның интересларын яклыйлар, аларның
бары тик исемнәре генә бүтән. Максаты төрле катлам, төрле милләт вәкилләренең авыр, катлаулы
юллар аша революциягә килүен күрсәтүдән гыйбарәт булган бу әсәрнең материалы татар
драматургиясе өчен өр-яңа. Ул да булса — татар эшчеләренең 1912 елгы Лена вакыйгаларында
катнашуы. Әсәрдә социаль закончалыклар бер-берсен кабатламаган индивидуаль характерлар, алар
арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләр уртасыннан юл яра. Автор тормыштагы кызыклы, гыйбрәтле
вакыйгаларны драма жанры таләп иткәнчә куерта, үстерә белә Зур тырышлык белән ирешелгән бу ос-
талыгын ул әдәби очерклар язганда да бик теләп эшкә җигә.
Вакытлы матбугатта, шулай ук аерым җыентыкларда • басылган очеркларында Г Сабитов
замандашларыбызның тормыш юлын сөйләп, эшләгән э1иләрен бер-бер артлы санап чыгу белән генә
чикләнми, аларның күңел җылылыгын, шатлык-кайгыла- рын, туган җирне, табигатьне сөюләрен тирән
лиризм белән сугарылган картиналар аша гәүдәләндерә. Моны без аның «Чәчәк ата миләшкәй», «Юл
буенда һәйкәлләр», очеркларын укыганда аеруча ачык тоябыз.
Габделхәй Сабитов әсәрләрендәге төп геройларның берсе — табигать үзе. Моны бигрәк тә аның
балаларга багышланган хикәяләренә һәм курчак театры өчен язган •Ай сукмагы» исемле пьесасына
карата әйтергә мөмкин. «Ай сукмагыинда чәчәкләр тереклек чыганагы, кыз сурәтендәге Таңсылу исә
гүзәллек символына әйләнә. Табигатьне бәладән йолучы, аның кочагында яшәүче, аның белән
гомерлеккә дуслашкан кеше генә бәхетле һәм көр күңелле була ала дигән фикер әсәрнең буеннан-буена
кызыл җеп булып сузыла Табигать күренешләрен кешенең эчке халәте, хис-кичереш- ләре белән тыгыз
бәйләнештә сурәтләү Сабитов иҗатына аеруча хас сыйфат.
Каләмдәшләре арасында Габделхәй Сабитовны. аз яза, акрын яза, дип әйтүчеләр юк түгел.
Аларның сүзләрендәге дөреслекне инкарь итмәгән хәлдә, бу авторның ашыгып язмавына әллә ни үпкә
дә белдерәсе килми. Үз алдына ул күп язуны түгел, сыйфатлы итеп .язуны максат итеп куя. әйтергә
теләгән фикерен укучыга җиткерү өчен төрле чаралардан файдалана, туктаусыз эзләнә, әсәрләренең
телен җентекләп чарлый. Күп кенә хикәя һәм очеркларының газета-журналлар үткәргән конкурсларда
беренче яки икенче премияләргә лаек булуы үзе үк күп нәрсә турында сөйли шикелле.
Ул байтак еллардан бирле инде рус һәм чит ил язучыларының күренекле әсәрләрен татарчага
тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Эрис Распеның .Барон фон Мюн- хаузен маҗаралары», П. Л.
Трэаерсның «Мэри Попинс», Феликс Зальтенның «Бельби» (■Урман әкияте») повестьлары татар
укучысына аның тәрҗемәсендә тәкъдим ителде Каләмдәш дустыбыз үзенең беренче илле еллыгын
иҗатында яңа бер баскычка күтәрелү чорында каршылый. Киләчәктә ул үзенең укучыларына
берсеннән-берсе матуррак әсәрләр бүләк итәр дип ышанабыз.