Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭВМ НИ ӘЙТЕР?..


илгеле булганча, тугаи илгә М. Җәлилнең ике шигырь дәфтәре әйләнеп кайтты. Икенче дәфтәрнең тышлыгында «Әсирлектә һәм тоткынлыкта— 1942 IX—1943. XI — арасында язганнарым—125 шигырь һәм поэма Ләкин кая языйм? — Үэем белән бергә үләләр». — дигән сүзләр бар
Моабит дәфтәрләре аша илгә кайткан шигырьләрнең саиы — 93, алариың да 13е әлеге үкенечле юллардан соң. ягъни 1943 елның ноябреннән соң язылган. (Шагыйрь кайдандыр берничә бит кәгазь юнәтә һәм шуларга 13 яңа шигырен күчерә Ул битләр тегелмәгән, ә блокнот эченә салып кына куелган була) Шул рәвешчә. шагыйрьнең үз сүзләренә таянып, аның 1942—43 елларда тоткынлыкта иҗат иткән һәм безгә билгеле булмаган тагын 40 тан артык шигыре һәм бер поэмасы бар, дип расларга мамами Инде 1944 елда иҗат иткән әсәрләреннән (билгеле булганча, җәлилчеләрне 1944 елның 25 августында җәзалап үтерәләр) безгә нибары берсе — 1944 елның 1 январенда язылган «Яңа ел теләкләре» шигыре генә билгеле Хәлбуки, камерадаш иптәшләренең сейләвенә караганда, бу чорда М Җәлил бик күп һәм нәтиҗәле эшли
М. Җәлилнең әсирлектә язган һәр шигыре диярлек татар поэзиясенең чын <әзи- иәсе ул. һәм ул хәзинәне арттырырга тырышу, югалганнарын эзләү, аларны тузаннан, терле катламнардан арындырып, халыкка җиткерү теләге шулай ук бик аңлашыла Бу юнәлештә эзләнү эшләре дә күптәннән дәвам итеп килә
Шаһитларның сәйләсеннән чыгып, без бер нәрсәне ачык беләбез: хәрби әсирләр эчен оештырылган лагерьларда Җәлил шигырьләре күңелдән ятланган, кулдан-куяга, ләгерьдаи-лагерьга күчеп йергән Алар фашизмга каршы язылган прокламацияләр Һем совет информация бюросы хәбәрләре белән бер дәрәҗәдә хезмәт иткән
Билгеле, әлеге тәрмә һәм лагерьлардан бик азлар исән чыга Исән чыкканнарның да күбесе хәтер яңа чакта ул шигырьләрне кәгазьгә тешерергә елгерми Күп кенә язмалар һәм документлар сугыш утында, репатриация вакытында һәм сугыштан соңгы кырыс еллар матавыгында юкка чыга Шулай да, еллар узу белән акрынаеп. Җәлилгә нисбәт ителеп йери торган шактый шигырь туплана
Илленче елларда, «Моабит дәфтәрләре» басылып чыгып. М. Җәлил исеме бетен день яга шаулый башлагач, яңа табылган шигырьләрнең һәммәсен Җәлилгә нисбәт итү тенденциясе кечәеп китте Ләкин әсирлектә. М Җәлилдән тыш, А Алиш, X Меҗеи Р Сеттер, Ә Симай, профессиональ язучылар һәм журналистлар да Г Курмаш кебек укытучылар да шигырь язган Моңардан тыш. тоткынлыкның авыр шартларында без исемнәрен дә белмәгән дистәләрчә яшь шагыйрь кулына каләм алган бит Эш тагын шуның белен катлаулана, бәтенесе үк булмаса да. Җәлил тирәсендәге шагыйрьләрнең күбесе аның иҗади тәэсиреннән котыла алмаган, аның кебек булырга, аның кебек язарга тырышкан. Шуңа күрә, ул шигырьләрнең кемнеке булуын тегәл итеп ачыклау ечен, бер стилистик анализ гына җитми Әлеге шигырьләрнең күбесе тоткыннарның хетеренде ничек сакланса, шулай язып алынган, мондый очракта бозу һем үзгәртүләр, терле редакцияләүләр, кыскарту һем ествүлер котылгысыз
70 еллар башында. М Җәлилнең дүрт томлык сайланма әсәрләрен хәзерләү эше башлангач, бу месьәле тезүчеләр алдына бетен җитдилеге белен килеп баса Җәяил !>•
Б
гэ нисбәт ителгән шигырьләрне томнарга кертергәме-юкмы? Керткән очракта барысын да алыргамы, әллә сайларгамы?
Ныклы бер фикергә киленә: томнарга идея пафосы ягыннан да, эчтәлеге һәм стилистик үзенчәлекләре буенча да Җәлилнең шигъри алымына аеруча якын торган шигырьләрне генә кертергә. Дүрттомлыкның икенче томына шундый унике шигырь һәм «Шүрәле» музыкаль комедиясенең либреттосы кертелә. Ә шагыйрь китапханәсе сериясендә М. Җәлилнең рус телендә чыгарылган зур җыентыгына («Советский писатель» нәшрияты, Ленинград, 1979) әлеге шигырьләр хәтта «Дубия» (ягъни нисбәт ителә дип уйлый торган) бүлеккә дә кермәделәр.
Бервакыт мин университетта кибернетика буенча лекцияләр укучы Р. Г. Нигъмә- туллиннан әдәби әсәрләрнең авторларын ачыклау эшендә ЭВМны (электрон исәпләү машинасын) файдаланып булмыймы, дип сорадым. Рошаль Габделхәевич бу фикерне күтәреп алды Мәскәүгә баргач, ул ЭВМ ярдәмендә объектларны танып белү белән шәгыльләнүче зур белгеч, Ленин премиясе лауреаты, физика-математика фәннәре докторы Ю. И. Журавлев белән очраша һәм әлеге идея белән аны да мавыктырып җибәрә. СССР Фәннәр Академиясенең Исәпләү үзәге директоры академик А. А. До-родницын исә Җәлил шигырьләрен шулай ачыклау эшен планнан тыш башкарырга рөхсәт бирә. Мәсьәләне турыдан-туры чишү һәм аның барлык математик якларын хәл итү эшенә КДУның механика-математика факультеты студенты Рәхилә Шиһапова алынды, диплом эшенең җитәкчесе итеп Ю. И. Журавлев билгеләнде.
Эшне гадиләштерә төшү өчен, бу юлга өч кенә объект сайлап алынды: машинадан дүрт томлыкка кертелгән унөч әсәрнең генә я Җәлилнеке, я Алишныкы, я булмаса, шартлы рәвештә «Билгесез шагыйрь» дип алынган өченче кешенеке икәнлеген аныклатырга. Димәк, күптән билгеле әсәрләр нигезендә һәм мәгълүм параметрлар буенча машинаны әлеге өч авторны тану эшенә «өйрәтергә» кирәк иде. Кирәкле бу параметрларны миңа табарга һәм эшкәртергә туры килде. Сүз машинага салу өчен микъдари градациягә бирерлек бәяләр турында бара. Ә Җәлилнең гражданлык хисе — бер бөтенгә, ә Алишныкы бөтеннең яртысына тигез, дип булмый бит. Алар лирикасының мотивлары турында да шуларны ук кабатларга мөмкин: җиңүгә ышаныч, Туган илне сагыну, хәрби антка тугрылык һ. б.
Ахыр чиктә мин бөтенләй бүтән 12 параметрга тукталдым;
1. Ритмик сурәт. Билгеле булганча Моабит циклы иҗатында Җәлил ирекле үлчәмнәрдән качарга тырышкан. Аның шигырьләренең ритмикасы төгәл, классик дәрәҗәдә төзек, шагыйрьнең юлдагы иҗекләр саны белән билгеләнә торган яраткан үлчәме: 10—9. М. Җәлил, X. Туфан һәм һ. Такташ шигърияте белән яхшы таныш кеше, еларның моңарчы укымаган яңа берәр шигырен очратса, аның кемнеке булуын интуитив төстә тәгаен диярлек билгели алачак. Димәк, алар шигъриятенең ритмик сурәте хакында аңда инстинктив хәлдә шактый төгәл төшенчә яши дигән сүз. Әгәр тәҗрибәле белгеч әлеге параметрга таянса, шуңардан чыгып эш итсә — җиткән.
Әмма машина ифрат дәрәҗәдә бертөрлелекне ярата икән. Шуңа да, машинага салу өчен Җәлил поэзиясенең ритмик сурәте хакында мәгълүмат хәзерләгәндә, мин нигездә аның сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәләре ягыннан иң өлгергән, иң көчле шигырьләренә таяндым: «Җырларым», «Кичер, илем». «Син ышанма» һ. б шулардай чыгып, машина «Кызыл ромашка» шигырен, мәсәлән, М. Җәлил стиле өчен характерлы түгел, дип тапты. Чыннан да, фольклор традицияләренә таянып язылган бу баллада интонацион үзенчәлекләре ягыннан югарыда саналган шигырьләрдән нык аерылып
Машина Җәлилнеке булуы ап-ачык билгеле кайбер шигырьләрне аныкы дип танырга теләми икән, бу инде — параметрлар өстендә эшләүне дәвам итү һәм камилләштерү кирәклеге хакында да сөйли.
2.Рифма теэу системасы. Кагыйдә буларак, һәр өлгергән шагыйрь рифманы үзенчә төзи. Җәлилнең Моабит шигырьләрендә рифма гадәттә авазларның аһәңдәшлеге белән аерылып тора:
Кызны котлап җәүһәр муенсалар.
Беләзекләр бүләк иттеләр.
Тик барсы да кмре >м**п алы л,
Буш кул белам кайтып кит
Рифма юл азагындагы авазлар белен генә чикләнми, игътибар беләнрәк караганда, аның бетен
юлга җәелүен күрәсең. Әйтик, «иттеләр» белән «киттеләр» генә рифмалашып калмый. Рифманы
үзләштерүгә алдагы «бүләк» сүзе дә катнаша. Ул гүа ки җитмәгән «к» авазын тутыра. Авазлар
аһәңдәшлеген тудыруда .шигырь юлы тулы- ~ сынча катнаша дисәк, тагын да төгәлрәк булыр
«Беләзекләр бүләк иттеләр — буш - кул белән кайтып киттеләр». Монда кабатланып килгән «6» һәм «л»
дә. сузык аваз- Е ларның үзара чиратлашуы да мәгълүм роль уйный. Халык авыз иҗаты традицияле- =
ренә таянып, М. Җәлил еш кына юл башындагы сүзләр аһәңдәшлегенә дә мөрәҗә- z гать итә, бу исә
аның иҗатында рифма төзү мөмкинлекләрен чиксез баета
3. Шигъри образларның, метафора, чагыштыруларның оригинальлеге. Бу параметр хакында
күп сөйләп торуның хаҗәте юктыр кебек. — аның эчтәлеге һәркемгә * аңлашыла. Зур шагыйрь, нинди
дә булса эчтәлекне бирү өчен, һәрвакыт яңа образ- z лар, көтелмәгән метафоралар, төсләр эзләячәк,
башлап язучы яки кечерәк масштаб- лы шагыйрь, бик ихтимал, тапталган юлдан китәчәк билгеле
булган, куп тапкырлар < очраган, гомумнормага әйләнгән нәрсәләргә таяначак — сүз шул хакта гына
барырга £ мөмкин. Мисалга Җәлилнең «Үлем җиле исә күңел гөленә, яфрагын да ләкин селкет- о ми»
дигән метафорасын алыйк. Ике юлда яңалыгы, оригинальлеге белән тан калды- S рырлык тулы бер
картина бирелгән. Яки «Тимер баулы таш капчык, хәлең җитсә таш- д лап чык1» дигән юлларны алып
карагыз. Хәзер бу тәгъбиргә без ияләндек, ә шуны ~ табу өчен шагыйрьдән күпме кыюлык, хотта
батырлык соралган Әмма сүз ниндидер < аерым юллар турында гына түгел, ә бәлки үзләре бер
киңәйтеш <н< метафора төсен- " дәге («Имән». «Тау елгасы» һ. б.) шигырьләр хакында бара Шундый
образлар яр- а. дәмеидә шагыйрь зур фикерләр белдерә, тирән, фәлсәфи гомумиләштерүләр ясый.
Машина төгәллекне таләп иткәнгә күрә, без М Җәлилнең иң яхшы шигъри табышларының
оригинальлеген 1 индексы, ә башлап язучының күп кулланудан төссезләнеп беткән образын 0
индексы белән билгеләргә булдык Әлеге чи» нокталарның ике арасына җиде градация
урнаштырылды.
4. Поэтик сүзлек. Шагыйрь ни хәтле кызыйлырак. талантлырак, эрудициялерәк булса, аның сүз
запасы да шул хәтле баерак була. Сүз байлыгын тәгәл генә санап та була, ти,< без бу юлы да сыйфат
күрсәткечләреннән чыгып эш -'оргә булдым Дүрт дәрәҗә сайлап алынды: ярлы (башлап язучы
дәрәҗәсендә). уртача (кул шомарткан шагыйрь дәрәҗәсендә) уртадан югары һәм бай сүзлек.
5. Татар, рус һәм чит ил классиклары, шулай ук халык авыз иҗаты традицияләрен ныклы
үзләштерү. Без башлап язучы (билгесез шагыйрь), юиа галаитп,.. булган очракта да, традицияләрне
иҗади үзләштерә алмый дигән караш'л» чыгып ,ш иттек Чөнки моның өчен мәгълүм бер дәрәҗәдә
профессиональ өлгерт ә-лек сорала. Әйтик, М. Җәлилнең «Назлы сөяркә» шигырендә шәрык поэзиясе
тродицияллрен файдалану нык сизелә. «Кар кызы» шигыре шагыйрьнең шул исемдәге легенда белен
генә түгел, ә бәлки А Островский әсәре белән дә таныш булуы турында сөйли. «Алман илендә» шигырен
Гете. Гейне. Шиллерга гашыйк. Бетховен симфониясен тыңлап тетрәнгән, немец эшчеләр хәрәкәте
тарихы белән дә. маркси >м классикларының биографияләре белән дә яхшы таныш кеше генә яза ала.
Шул хәтлесен дә әйтергә кирәк, сүз биредә гади бер эрудите илелок традицияләрне аңлы рәвештә
осталарча файдалану турында гына бармын Т»җр~болс шагыйрь традицияләрне иҗади эшкәртә һем
шулар нигезендә бөтенләй »., »и<<ә«ь «ч, әсәр
иҗат итә. Традицияләрне үзләштерү дәрәҗәсен сыйфат ягыннан гына түгел. микъдар ягыннан да бәяләп
була (без аны. мәсәлән, алты градациягә бүлдек)
6. Тәгъбирләрнең лаконизмы. М Җәлил иҗатының елгергән чоры эчен аз гына сәнгать чаралары
ярдәмендә кечкенә мәйданда зур эчтәлек, тирән фикер бирү хас Билгеле, лаконизм бор Җәлилгә генә
түгел, һәр зур шагыйрьгә хас сыйфат Әмма бу очракта аны. башка шагыйрьләр поэзиясеннән аера
торган тешәкме буларак, ул •ярыйсы ук меһим урын тота. Җәлилнең «Серлә йомгак» исемлә шигырен
гонә алыгыз
1RI
Әкияттәге серле йомгак булып Тәгәрәде тормыш сукмагым. Озак бардым,
ахры, көн батканда Шушы йортка арып туктадым.
Нибары дүрт юлга күпме хис һәм кайнарлык салынган! Сугыш, канлы кыйнаш, әсирлек газабы,
зинданга ябылу — бу юлларда һәммәсе дә бар. Шагыйрь натуралистик детальләр санауга бирелми,
көпшәк һәм сүлпән тасвирдан кача. Шигырь юлларының чын көче — тыгыз образлылыкта.
7. Психологизм, хисләр диалектикасы. Башлап язучы яки зур талантка ия булмаган шагыйрь дә
теге яки бу хисне белдерергә сәләтле. Шунсыз поэзия булмый да. Тик чын мәгънәсендәге психологизм,
капма-каршы тенденцияләрнең көрәшен, хисләр диалектикасын бирү бары зур шагыйрьләр кулыннан
гына килә. Әйтик, Җәлил сөйгәненә багышланган шигырьләр циклында мәхәббәтенең көче, сагышы
турында гына сөйләми. Ул сөйгәнем мине көтәме икән дип шикләнә, сөйгәнем мине онытыр дип
борчыла. Шигырь тормышның бик күп катлаулы мәсьәләләре хакында уйландыра.
Мисалга «Соңгы үпкә» исемле шигырьне алыйк. Шагыйрь өчен иң кадерле, иң изге булган хис
турында күпме әрнү, күпме үпкә, күпме сыкрану аңарда. Шулерның һәммәсе өстеннән бер нәрсә — олы
җанлы, батыр йөрәкле ирнең характер көче тантана итә.
Тирән психологизм, кеше хисләрен аларның диалектикасында һәм капма-каршы мотивларның
бәрелешендә күрсәтү — Җәлил иҗатына аеруча хас сыйфат. Бу параметрны сайлаганда без шул
карашка таянып эш иттек. Дөрес, хисләр диалектикасы һәрчак күзгә ташланып тормый. Шуңа күрә без
бу параметрның 0 дәи 1 гө хәтле булган мәгънәсен алдык. (Өлге булып һәр очракта Җәлилнең иң яхшы
үз шигырьләре торды).
8. Лирик дулкынлану, эмоциональлек. Бу параметр алдагысына якын тора, әмма аның белән
тәңгәл килеп бетми. Ул артык шәрехләүгә мохтаҗ түгел. Бу сыйфатны, индивидуаль кабул итүгә таянып,
алты мәгънәгә бүлдек.
9. Шигырьнең музыкаль формаларын ныклы үзләштерү. Бу параметрны Җәлилнең авторлыгын
нык ышаныч белән билгеләү өчен керттек. Билгеле булганча, Җәлил — берничә дистә популяр җыр
авторы. Аларның күбесе композиторлар белән бергәләп язылган. Көй таләпләрен истә тотып. Җәлил
әле сугышка хәтле үк гаҗәеп күп төрле строфиканы, кушымталарның төрле формаларын,
рифмалаштыруның катлаулы төрләрен виртуоз төстә үзләштергән булган. Менә бер генә мисал:
Йөгерә-йөгерә кен дә иртән
Су сибәм гөлләремә.
Гөлләремне бүләк итәм Иң якын күргәнемә.
Ах... матур соң гөлләрем!
Гөлчәчәкле туган илем Саклаучыга бүләгем!
Строфаның схемасы: аб аб; вгв.
М. Җәлилдә җыр строфаларының үзенчәлекле төрләре дистәләрчә.
10 Тәгъбирләрнең афоризмлыгы. Җәлилнең күл кенә шигъри юллары хикмәтле сүз булып
яңгыраганына шагыйрь иҗатын өйрәнүчеләр күптән игътибар итеп киләләр:
Утта булган балчык кире купмас. Эштә булган тимер тутыкмас.
Эш күрсәткән ирне ил онытмас.
Каберенә ззне суытмас.
Билгеле, Җәлилнең барлык шигырьләре дә афоризм кебек яңгырамый. Әмма шуңарга омтылуы
аның шигырьләрен башкаларныкыннан аеру өчен ышанычлы дәлил булып тора.
11 Авазлар байлыгы. Рифма тезү бүлегендә бу ханта бераз сүз булган иде. Тагын бер мисал
китерик
Байрак ител илгә турылыкны
Утиы-суны кичте бу егет.
Автоматы түгел, аты түгел, *
Анты белой кемле бу егет.
Монда авазларның эчке аһәңдәшлеге гене түгел. Эчке рифма (автоматы —аты— $ анты) үзен» бер
терле кечле агыш тудыра, гүвки ул әсәрнең тел мәгънәсен «анты» х сүзен интонацион яктан да, авазлар
яңгырашы ягыннан да аерыл куя. Алда Җәлил = шигырьләренең аферистлыгы хекында әйтелде.
Авазлар яңгырашы ягыннан да нык * «тегелгән» булса гына афоризм чынга әйләнә, тиз хәтердә кала.
Яңгырашның мондый <*> камиллегенә ирешү эчен бик яхшы музыкаль сәләткә ия булу кирәк Шуның
белән ф бергә, М Җәлил иҗатында авазлар аһәңдәшлеге һич тә үзмаксат түгел, ул help чек х әсәрнең
идея эчтәлеген кечәйтүгә хезмәт итә. X
12 Теге яки бу кешегә, җисемгә, күренешкә мәрәҗәгать итүләр. Җәлил иҗа- ® тын әйрәнүчеләр (Г
Кашшаф, Р. Бикмехәммәтов, Н. Юзиев һ. б ) күптән инде * бер нәрсәне ачыкладылар: аның байтак
шигырьләре мерәҗәгать рәвешендә ° язылган. Мерәҗәгать рәвешендәге шигырьләр поэтик иҗатның
киң таралган тере, j шулай да ул вакыттагы һәм үз тирәсендәге башка шагыйрьләр белән чагыштырып
караганда, Җәлил иҗатында алар күбрәк очрый. Моабит циклындагы шигырьләрнең е; ечтен бере
диярлек турыдан-туры мероҗәгать формасында язылган. Хәтта очеиче я зат исеменнән язылган тыныч
характердагы шигырьгә дә нинлт мерәҗәгать детале & килеп керә: <
о.
Куп татыдым җирдә мии ачысын Үзәк езгеч авыр сагышның.
Елатып һәм кайнар үбештереп
Дустым белән, язмыш, кавыштыр!
Димек, бу сыйфат Җелил шигырьләренең аеторльнын билгеләүдә тагын бер тепле параметр була
ала
Әлеге саф филологик бәяләмәләрдән тыш, математиклар соравы буенча, машинага тагын бер —
унеченче параметр да салынды: ул — белгечнең субъектив фикере. Монда теге яки бу шигырьнең
Җәлилнеке (яки икенче бер авторныкы) булуына шәхсән ышану дәрәҗәсе күэдә тотылды. Аны без
түбеңдәге рәвештә бүлдем: 0, */т. */ъ */ъ */’> */'• */’ һем 1 Шуның белен берге. шигырьне башка
параметрларга бәйләмичә, бер бетен сәнгать эсере буларак кабул итү турыңда сүз барды
Бергәләп хәзерләнгән менә шушы параметрлар нигезеңдә без башта Җәлилнең электән билгеле
шигырьләрен тикшерә башладык Рәхилә Шиһапова һәр шигырьгә махсус схема тезеде. А Алишның
безгә билгеле шигырьләренә дә шулай ук схема эшләнде. Машина үзене тәкъдим ителгән параметрлар
буемча ул шигырьләрне танырга енренеп җиткәч иене, аңа алда телгә алынган 12 шигырь һем бер
либретто тәкъдим мтеДДе.
Эшнең математик ягы турында сейләп тормыйк. Тик шунысын һичшиксез әйтергә кирәк: методның
асылын үзләштерү, булган мәгълүматларны машина теленә әйләндерергә һем нәтиҗәләрне эшкәртергә
ейренү ечен Рәхилә тулы бер уку елы дәвамында Мәскәүдә махсус стажировкада булды Ярый, әлеге
шигырьләр турында галиҗәнап машина (СССР ФА Исәпләү үзәгенең БЭСМ-6 маркалы электрон-исәпләү
машинасы) ни әйтте соң' Машина биргән мәгълүматлар еметле генә түгел, хәтта, бел гечләр фнкеренчә,
мәнә диген булып чыкты. Унеч очракның унберендә машина «Белгеч пар советының» (бу очракта —
дүрт томлык редколлегиясенең) фикерен тулысымча раслады, бер очракта гына кире какты, е бер
очракта шактый нъж шик белдерде
Мена машинага ’екъднм ителгән әсәрләрнең анализ нәтиҗәләре (баллар Җәлил поэзиясенә хас
сыйфатларның кимү тәртибендә китерелә):
«Шүреле» — 9,6; «Соңгы сүз» — 7,7; «Внслага» — 7,6; «Твн. Төрме» — 6,8; «Кайту маршы»—4,8.
«Гариф дуска» — 4,3; «Ил» — 3,4; «Җыр» — 3,3; «Язлар килер» — 2,8; «Төн» — 2,5; «Улыма» — 2
балл.-
Әлеге серле баллар нәрсә турында сөйли соң? Алар — Җәлил поэзиясен» хас сыйфатларның
гомуми суммасы. Үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, балл нихетле югары булса, әсәрнең Җәлилнеке
булу ихтималы дә шул хәтле зур диген сүз. Бер үк вакытта машина «Алиш файдасына» һем
«Билгесез шагыйрь файдасына» да баллер җыйнады. Билгесез шагыйрь бетен очракларда
берсүзсез тешеп калды. Бу аңлашыла да. ЧеНки без анализ очен Җәлилнеке булу ихтималы зур
булган иң өлгергән шигырьләрне сайлап алдык. Анализланган кайбер шигырьләрдә машина Алиш
поэзиясенә хас сыйфатлар да тапты: «Төн. Төрмә» (1,6 балл), «Вислага» (1.6 балл), «Соңгы сүз» (1.5
балл), «Гариф дуска» (1.1 балл), «Шүрәле» (1,1 балл), «Ил» (1 балл). «Җәлил файдасына» җыелган
баллар белән чагыштырып карауга, Җәлил поэзиясенә хас сыйфатларның өстенлек алуы шик
уятмый.
Әлеге баллар артында ни ятканын ачыграк күрсәтү өчен, Җәлилнең электән билгеле үз
шигырьләре җыйган баллар санын да китерик.: «Җырларым»—15./, «Соңгы җыр» —13,3, «Кичер,
илем» — 12,4, «Ышанма» — 11.4 балл. Болары — иң югары күрсәткечләр.
Җәлилнең башка типтагы әсәрләрен — саф лирик һәм балладаларын — анализлаганда машина
бапларга шактый саран булып чыкты; «Упкын» — 4,4, «Сөю» — 4. «Син онытырсың» — 2,8, «Урман»
— 2 балл. Шулай да, бу мәсьәләдә машинаны артык гаепләп булмый, ул, алда әйтелгәнчә, Җәлил
поэзиясенең иң югары казанышы буларак, Моабит циклындагы лирик-публицистик шигырьләрне
танырга өйрәтелгән иде.
Инде авторлыгын билгеләү мәсьәләсендә машина килешмәгән шигырьләр хакында берничә
сүз. Сүз барыннан да бигрәк «Азатлык маршы» турында бара Анализ нәтиҗәләре буенча аның
Җәлилнеке булу ихтималы — 0,01751376. Алишныкы булу ихтималы да — 0,01751376. Гади генә итеп
әйтсәк, бу шигырьнең Җәлилнеке булу ихтималы да, Алишныкы булу ихтималы да бик кечкене.
Аның ниндидер башлап язучы әсәре булу ихтималы тагын да азрак. Моннан нинди нәтиҗә чыга?
Күрәсең, аның авторы сәнгатьчә осталык дәрәҗәсе белән башлап язучыныкыннан югарырак, ә иҗат
алымы белән Җәлилдән дә, Алиштан да аермалы булган, без белмәгән, без исәпкә алмаган
ниндидер дүртенче берәү (Курмаш, Симай яки башка кемдер) бул ган. Кызганычка каршы, Җәлил
группасына кергән шагыйрьләр хакында без аз беләбез. Шул хәл машинаны да аптырашта
калдырды. Р. Шиһапованың сөйләвенә караганда, машина ул шигырьне кабул итүдән «баш
тарткан», ул мәгълүм параметрларга һичничек сыймаган. «Таң маршы» белән дә шундыйрак хәл
килеп чыкты. Менә анализ нәтиҗәләре «Җәлил файдасына» — 0.83, «Алиш файдасына» — 0,18,
«Билгесез шагыйрь файдасына» — 0,16 балл. Формаль яктан машина Җәлилгә өстенлек бирә кебек.
Ләкин баллар суммасы шул хәтле кечкенә (бер бөтенгә дә тулмый), бу шигырь безгә билгесез
дүртенче кешенеке булырга тиеш.
Йомгаклап шуны әйтик. КДУның кибернетика кафедрасында диплом эшен яклау бик уңышлы
узды. Оппонентлар башкарылган эшнең оригиналь булуын һәм математик яктан югары дәрәҗәдә
икәнлеген билгеләделәр, диплом яклаучының ифрат сәләтле булуына басым ясалды Р Шиһапова
СССР Фәннәр Академияс»йчең Исәпләү үзәгенә аспирантурага тәкъдим ителде. Иң мөһиме шунда,
әлеге хезмәт ЭВМ ярдәмендә авторлыкны ачыклауның мөмкин генә түгел, ә бәлки нәтиҗәле булуын
раслады. Бу әле эшнең сынау характерындагы беренче этабы гына. Модельне алга таба
камилләштерә һәм тикшерүнең филологик базасын киңәйтә төшкәндә. Җәлилгә нисбәт ителә торган
барлык шигырьләрнең авторларын ачыкларга мөмкинлек туар дип ышанырга мөмкин.